Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное», sayfa 25

Yazı tipi:

Еллар үткәннән соң…
(Гәзитләрдә шушы сүзләр язылып үтте)

1 – … нче бригаданың хәрби-сәяси комиссары Нурый Сәгыйтовка аклар белән көрәшүдә зур хезмәтләр күрсәтүе өчен Кызыл Байрак ордены бирелде. 1920 ел.

2 – … нче рота командиры Вахит Җәгъфәров Оренбург фронтында ранен булды. 1919 ел.

3 – … Нәгыйм Әминев вилаять мәгариф комиссары итеп тәгаен ителде. 1921 ел.

4 – … авылының Сөләйман бай Җәмилев дигән кеше аклар белән качып киткән иде. Аның йортлары мәктәп һәм көтепханәгә бирелде. 1922 ел.

5 – … Николай вакытында становой пристав булып, бөтен тирә-якны изеп торган Иван Васильевич Степанов дигән кеше аклар белән качып киткән иде. Шул кеше хәзер кайтып, нинди юл беләндер тегермәнгә мөдир булган. Ул һаман ярлылар белән начар мөгамәлә итә. Бу кешегә кәҗә билеты бирергә кирәк. «Төртке» 1927 ел.

6 – Мин…. кантоны, Сабит авылының мулласы Мәхмүт Камалетдинов, 1927 елның июненнән башлап муллалыгымны ташлавымны һәм хокуклы граждан булырга теләвемне белдерәм.

1927

Шагыйрьнең алтын приискасында

I

Апрель числосы керү белән, мәдрәсәдәге бай шәкертләр таралып беттеләр. Тик, безнең кебек, бай малайларына аш пешереп, чәй кайнатып көн күргән ярлы укучылар гына торып калдылар.

Бай малайлары таралу белән мәдрәсәдә укулар да туктатылганга күрә, без укусыз да, эшсез дә торып калдык. Хәзер безнең башка «Нишләргә инде, кайда китәргә?» дигән уй төште.

Үткән ел җәй без төрлебез төрле җирдә эшләп йөргән идек.

Мин Троицки байларыннан бер байның заимкасында240 эшчеләргә аш-су хәзерләп, кашевар булып хезмәт иткән идем. Быел анда барасы килми. Чөнки анда, бердән, көн саен ике квашня241 икмәк басып, шуны әвәләп мичкә салу, зур казан белән аш пешерү, көненә берничә рәт ике чиләк сыешлы самавыр кайнату, иртәле-кичле сыер саву кебек вак эшләр ялыктырган. Икенчедән, жалуниясе аз – айга биш кенә тәңкә. Ул акчага кием алсаң, ашарга калмый, ашарга тотсаң, шәрә йөрергә туры килә. Быел ничек тә күбрәк акча китерә торган берәр төрле файдалы эш табасы килә.

Тормыш барган саен авырлашты. Безнең иптәшләр берәмләп, икешәрләп тарала башладылар: кайберәүләре җон юарга мойкага, кайберсе берәр байның көтүен көтәргә киттеләр. Бара торгач, без мәдрәсәдә өч-дүрт кенә шәкерт торып калдык.

Һәр көн төрлебез шәһәрнең төрле җиренә йөреп, эш эзләп тә карыйбыз, кайда нинди эш барын сорашабыз, ләкин һаман рәт чыкмый: йә бөтен җәй буена егерме тәңкә генә бирәләр, яисә вакытлы эшләр генә күрсәтәләр. Боларның һәр икәүсе безнең корган планга туры килеп бетмиләр.

Безгә җәй буе өзлексез эшләнә торган һәм иң азында утыз-кырык тәңкә хосул242 китерә торган эш кирәк.

Бара торгач, безнең тагын берәвебезгә эш табылды: Хәмзә дигән иптәш «ишан хәзрәт» нең243 куйларын көтәргә көтүче булып керде. Ул иртән китә дә, көн буе көтү көтеп, кичен безнең янга кайта, җитмәсә тагын, калган бәлешләр, симез итләр ашавын сөйләп, безнең йөрәкне яндыра: «Ач булсагыз, мә, минем эчемне ялагыз», – дип, безнең ачуны китерә торган иде.

Без, өч шәкерт, һаман эш эзлибез.

Шулай беркөн иртүк торып шәһәр арасына чыгып киткән Зиннәт мәдрәсәгә кичкә таба гына әйләнеп кайтты.

Ул үзе алтын тапкан кебек шатланган, кайтып керү белән:

– Мин бүген базар мәхәлләсендәге244 мәдрәсәдә укыган якташлар янында булдым. Алар иртәгә алтын казый торган җиргә китәләр, моннан йөз алтмыш чакрым җирдә «Восьмой» дигән алтын приискасы бар икән… Аның хуҗалары мөселманнар икән, – дип, приисканы мактап китте һәм үткән ел шул приискага эшкә барган кайсыдыр бер шәкертнең, җәй буе эшләгәннән соң, ашаудан арттырып, кырык тәңкә саф акча алып кайтканын, быел да шунда эшкә киткәнен үз күзе белән күреп торган кебек сөйләде.

Без аның бу шатлыклы хәбәрләрен колакларыбызны торгызып тыңладык, хәзер үк «алтын тавы» тапкан кешеләрчә шатландык:

– Әйдәгез, без дә шунда китәбез!

– Ул прииска кайсы якта икән соң? – дигән сүзләрне әйткәнебезне сизми дә калдык.

Зиннәт аның кайсы якта икәнен һәм анда кайсы юлдан, нинди авыллар аша барырга кирәклеген бик төпчеп сорашкан икән. Ул, үзе йөреп кайткан кеше кебек:

– Ул прииска Верхурал (Верхне Урал) өязендә икән. Анда кояш баешы ягына карап китәргә, иң элек Берлин245, аннан Тарутин дигән авылга барырга кирәк икән, – дип, авылларның исемнәрен санап китте һәм: – Юл сорарга – тел бар, адашмаска – күзебез бар, нәрсәгә куркып торырга, – дип өстәп куйды.

Мин Зиннәткә:

– Булды, китәбез. Ә соң йөз алтмыш чакрымга ничә көндә җитәрбез икән? – дигән сөальне бирдем.

– Биш көндә җитәрбез…

– Ну, алты көн китсен, мәгәр безгә бару белән эш кенә табылсын. Бару бушка китмәсме икән соң?

Зиннәт эш табылуына бик нык ышанган бер төс белән:

– Анда барып кына җит! Барып җитсәң, эш була инде ул. Рәзе алтын чыккан җирдә эш булмый, мин үзем барам тек барам! – дип, үзенең бер дә шикләнми китәчәген белдерде һәм, баягы сүзенә өстәп: – Анда тагын шунысы бар икән әле: анда шәп яңгырлар артыннан, үткән кыш юылып өелгән балчыклар өстеннән алтын эзләргә чыгалар икән. Шунда кайбер бәхетле кешеләр менә шулчаклы зурлыкта, – баш бармагын күрсәтеп, – алтын кисәге табалар икән. Шул ук байлар үзләре шул алтынның мыскалын шунда ук ике тәңкәдән сатып алалар икән…

Аның бу сүзләрен ишеткәч, безнең колаклар үрә торды.

– Вәт әй, кайда икән шәп кәсеп!

– Бәхеткә каршы, берәр кисәк алтын тапсак, сатарбыз да акчасын уртаклашырбыз, аннан без бай малайларына самавыр куеп торудан бөтенләй котылырбыз, – дип, хәзер үк самородкы тапкандай шатландык һәм безнең алдагы көннәр яп-якты булып киткәндәй булды.

Китү турындагы сүз байтакка сузылды. Без Зиннәт белән икәү, юллык акча рәтләп алу белән, «Восьмой» приискасына китәргә карар бирдек.

Ләкин теге бер иптәшебез никтер киреләнде:

– Юк, мин бармыйм, нигәдер күңел тартмый. Шулчаклы җиргә этләнеп җәяү барырсың да, эш тапмасаң нишләрсең, – ди.

Без аның сүзенә каршы:

– Сиңа бер җирдә дә пешереп куймаслар инде, син эш эшләргә ялкауланасың. Шундый җирдә эш табылмый калу мөмкинме соң? Әйдә, барыйк, ни булса да бергә күрербез, – дип, аны кыстап та карадык – булмады.

– Юк, булмый, үзегез барыгыз, мине нигә көчлисез, – дип, безнең белән барудан бөтенләй кул селтәде.

Без инде Зиннәт белән икәү генә сүз беркеттек тә юллык акча табу мәсьәләсен сөйләргә керештек.

– Берәр тәңкә акча кайдан табарга инде?

Иптәш, бераз уйлап торганнан соң:

– Ишан хәзрәттән көзгә чаклы бурычка сорап торыйк, көз кайткач бирербез, – дигән фикерне әйтте.

Мин аның бу сүзенә каршы төштем:

– Юк, ул безнең кебек ярлы шәкертләргә бирми, тик аталары бай булган ышанычлы шәкертләргә генә бурыч бирә, – дидем.

– Ну кайдан алабыз соң?

– Әйдә, укый торган китапларыбызны сатабыз, Фәхри хәлфә шундый нәрсәләрне ала бит.

– Ала торган булса, әйдә, сатабыз…

Ике сүздән соң ул үзе укый торган «Мохтәсар» китабын, мин «Шәрехе мулла» ны сатарга карар бирдек.

Иртүк торып, китапларны кулга алдык та Фәхри хәлфәнең йортына киттек.

Ләкин бу баруда:

– Хәлфә абзагыз йоклый әле, – дип җавап бирделәр.

Бераздан соң икенче рәт бардык:

– Яңа гына чыгып китте, – диделәр.

– Инде нишләргә соң?

– Лутчы без аның намаздан чыкканын көтеп торыйк та шунда очратыйк, – дип, аның өйлә намазыннан чыккан вакытын көтәргә булып, мәдрәсәгә кайттык.

Өйлә җитте. Ишанга мөрит булырга килгән суфилар, тагын әллә кемнәр өйлә намазына агыла башладылар.

Без икәү, «Мохтәсар» белән «Шәрехе мулла» ны кочаклап, мәчет тирәсендә әйләнгәләп, Фәхри хәлфәнең чыкканын көтәбез.

Көтү бик озак булып күренде. Менә намаздан чыга башладылар.

– Әнә Фәхри хәлфә дә чыкты.

Без аның кешеләрдән бераз ераклашканын карап тордык та каршысына чыгып сәлам бирдек. Ул безгә сул күзе белән карагач та, без икәү бердән, кулыбыздагы китапларыбызны күтәреп, шул китапларыбызны күрсәттек.

Ул башта:

– Кирәкми, алмыйм, – дип җавап бирде. Ләкин без аның яныннан китми, үзенең күзенә тилмереп карап торганны күргәч, бик салкын рәвештә:

– Күпме сорыйсыз соң? – диде.

Без алдан сөйләшеп куйган план буенча:

– «Мохтәсар» га – илле тиен, «Шәрехе мулла» га – алтмыш тиен, – дидек.

Хәлфә якын да килмәде:

– «Мохтәсар» ның яңасы җитмеш тиен, «Шәрехе мулла» ның бер сум бит аның, – дигән сүзләрне әйтте дә йортына карап китә башлады.

Без аптырашта калдык, аркан белән тартып алып барган кебек, аның артыннан барып, ялынган рәвештә:

– Үзең белеп бир инде, хәлфә абзый! – дип, тагын да аның юлын кистек.

Ул әз генә уйлап торды да:

– Икәүсенә илле тиен бирәм, – диде.

– Бик арзан була бит, хәлфә абзый.

– Китапларның миңа кирәге дә юк, тик әле сезне кызганып кына илле тиен бирәм, – диде дә кызу-кызу атлап алга китте.

Аның шулай алга китүен күргәч, безнең приискага барып эшләп акча алу, яңгыр артыннан баш бармак зурлыгындагы самородкылар табу планнарыбыз бөтенләй җимерелгән кебек булды.

Без бер-беребезгә карашып тордык та, «икәүсенә алтмыш тиен сорап карыйк, бирми икән, икәүсен илле тиенгә дә бирербез» дигән уй белән хәлфәнең артыннан йөгереп бардык та аны тагын туктаттык.

– Хәлфә абзый, икәүсенә алтмыш тиен бир инде.

– Юк, булмый.

– Ярый, алай булгач ал инде…

– Мин сезгә күптән тиешле хакын бирдем инде, – дип, безнең китапларны алып, сул як култык астына кыстырды да, уң кулы белән чапанының итәген кайтарып, портмонетын кесәсеннән тартып чыгарды. Акчасының күплегеннән аның портмонеты буаз крыса кебек бүселергә, акчалары коелып төшәргә тора иде. Ул шул акчалар арасыннан илле тиенлек көмешне алып, безгә бирде.

Без, акчаны алгач:

– Хуш, хәлфә абзый! – дигәч кенә, ул бездән кайда китүебезне сораган булды. Без үзебезнең «Восьмой» приискасына эшкә китүебезне әйттек.

– Бик яхшы! Рәмиевләр приискасына барасыз икән… Барыгыз, бар, анда сезгә эш булыр. Байларның, акмаса да, тама бит ул. Хыянәтсез, яхшы хезмәт итегез, байларга туры хезмәт иткән кеше һичбер вакыт хур булмый ул, – дип, безгә нәсыйхәт иткән булып, китапларны култыгына кыстырып, өенә кереп китте.

Без: «Ну саран да соң, нибары илле тиен бирде! Ул бит көз көне бездән алган китапларның бер-берсен алтмышар-җитмешәр тиенгә сатар, ә үзе бездән ике китапны илле тиенгә алды… Шулай файда иткән өчен дә ике катлы йорт салган да шул…

Теге приисканың хуҗалары Рәмиев дигән кешеләр икән… Үзләре алтын казыта торган булгач, ну байдыр да инде алар… Мондагы Янышевлардан да байлар микән әллә?..» – дип сөйләшә-сөйләшә кайтып киттек.

Юлда ашарга кирәк булыр дип, шундагы кибеткә кереп, бер каравай калач, алты мыскал чәй, бер чирек шикәр алып, мәдрәсәгә кайтып кердек.

Тулган ай кебек балкып торган зур каравай калачның күз алдында торуы авызларыбыздан сулар китерә, тамакларыбызның төбен кымырҗытып тора иде. Ниһаять, без чыдый алмадык, «кайда булса да, ашарга алынган калач бит ул…» дип, чәйнек белән чәй кайнаттык та, алтын приискасын сөйли-сөйли, чәй эчәргә керештек. Үзебез: «Мохтәсар» белән «Шәрехе мулла» акчасына алган калач тәмле була икән!» – дип көләбез. Әзләп кенә ашыйбыз дип ашый торгач, калач яртыга кала язды. Тамаклар туйгач, алтын приискасында эшләүләрне, яңгырдан соң самородкы табуларны сөйләшүләр тагын да күңеллерәк булып китте. Без шул күңеллелек астында «иртәгә иртүк юлга чыгарбыз…» дигән уй белән кояш баегач та ятып йокладык.

II

Иртәнге кояш күтәрелгәндә, без инде Троицки шәһәрен артка калдырып, Берлинга карап киткән юлдан алга бара идек.

Алтын чыккан җиргә китеп бару болай күңелле булса да, күптән түгел яуган яңгырдан пычранып калган юл белән җәяү баруы башта ук авыр булыр төсле сизелде.

Иске читекләр өстенә кигән яңа чабаталар, ике-өч чакрым җир киткәнче үк шешенеп, аякларны кыса башладылар. Үзләренең табаннарына берилле246 чамасында балчык ябышты. Май башлары булуга карамастан, һава яхшы ук салкын булып, төн ягыннан искән җил кергезин247 җиләннәрдән үтеп, тәннәрне чымырдата башлады. Шуның өчен без бик ашыгып, йөгерә-атлый барырга мәҗбүр була идек.

Төшкә таба көн бераз җылыта төште. Шунда без, бер күл буена туктап, үзебез белән алган чәйнектә чәй кайнатып, калачлап торып чәй эчеп җибәрдек. Хәзер безгә җан керде. Рух күтәрелде. Без, хәлләнеп, тагын да алга киттек.

Берлин дигәннәре зур гына бер урыс авылы икән. Ул да артта калды, без бүген Тарутинга җитеп, җылы өйдә кунарбыз дигән уй белән барсак та, булмады. Юлда очраган кешеләрдән сорашып, ул авылның моннан егерме чакрымнар чамасында икәнен белдек тә юлдан ерак түгел генә сабан сөреп йөргән кешеләр янына бардык. Алар шул тирәдәге бай бер кыргызның248 хезмәтчеләре булып чыктылар. Без алар белән аманлашканнан (исәнлек-саулык сорашканнан) соң, шулар янында кунып китәргә карар биреп, аркаларыбыздагы капчыкларны алып куеп, аларның чәй кайнатырга яккан утлары янына җылынырга утырдык. Ярты сәгать эчендә алар безнең кемнәр икәнебезне һәм кайда баруыбызны энәсеннән-җебенә чаклы сорашып беттеләр. Безнең алай-болай шикле кешеләр түгеллегебезне белеп алгач, үзләренең яннарына чәйгә утырттылар. Чәйдән соң без, чабаталарыбызны чишенеп, читекләребезне салып утка каршы утырып, чыланган чолгауларыбызны киптереп, яңадан киендек. Безнең аякларның кай җирләре читекләрнең ямаулы җирләренә туры килеп кабарган, кайбер урыннары чиләнеп киткәннәр иде. Теге хезмәтче кыргызлар, безне кызгана төшеп, аякларыбызга сөртергә сары май бирделәр. Сары майны сөртеп, җылы чолгауны урагач, рәхәт булып калды.

Безнең ятарга теләвебезне сизү белән, алар тагын безнең хәлгә керделәр. Астыбызга коры печән җәеп, өстебезгә ябынып ятарга калын киез бирделәр.

Бу өч ялчы кыргызлар, үзләре шушы хәлдә торып, бер байның ялланган батраклары249 булуларына карамастан, дәртле, күңелле җегетләр булып чыктылар. Аларның берсе – араларында иң яшьрәкләре – шунда торган бәйләүле атка сикереп менде дә сабан сөрә торган үгезләрне сугарырга алып китте һәм, бераз китү белән, озын көйгә салмак кына иттереп үләң (җыр) әйтә башлады.

Аның иркен күкрәгеннән чыккан тавышы тирә-якка таралып, моңлы һәм яңгыраулы авазы тын даланы уятып, җанландырып җибәрде. Ул бездән ераклашып, чиксез киң сахрадагы караңгылыкка кереп югалса да, тавышы һаман ишетелә, бездән ерагайган саен, тавышының моңы арта бара иде.

Икенче берсе, арбаны йөзтүбән куеп, өстенә печән ябылып ясалган куыш сымак нәрсәнең түбәсенә кыстырып куйган думбрасын алып чыгып, ут каршысына килеп, аякларын бөкләп җиргә утырды. Думбрасының кылларын бераз рәтләгәннән соң, күзләрен югарыга күтәрә төшеп, думбра чиртә башлады.

Бу вакытта аның утка каршы ялтыраган кара күзләрендә ялкынлы дәрт һәм ниндидер бер моң уйнап торган кебек була иде.

Җегетләрнең өченчесе – карап торуга әүвәлге ике җегеткә караганда яшькә зурраклары – көпесен250 аркасына яба төшеп кырый ятты һәм кесәсеннән шакшасын251 алып тезенә бәргәннән соң, пробкасын ачып, сул як кулының очына бер чеметемдәй насвай252 алып, авызын югары күтәрә төшеп, аскы ирене белән тешләре арасына салып җибәрде дә янган утка карап уйга калды.

Үгезләр эчерергә киткән җегетнең тавышы бик ерактан өзек-өзек булып кына ишетелә. Шуның белән бергә, ниндидер бер киңлекне, әллә нинди бер иркенлекне искә төшерә иде.

Думбра уйнаучы җегетнең кулындагы думбрасының кыллары телләнделәр, алар үзләреннән-үзләре, уйнаучы җегетнең дәртен, аның эчендә булган тойгыларын берәм-берәм санап бирә торган җанлы бер нәрсәгә әйләнеп, сөйләп торган кебек тавышлар чыгара башладылар.

Мин бөтенләй җиңеләеп киттем. Бүген иртәдән кичкә чаклы җәяү йөрүдән килгән авырлыклар беткән кебек булды. Чыдый алмадым, башымны күтәрә төшеп, аның дәрт белән думбра чирткәнен, шул вакыттагы ягымлы кыяфәтен карап ята башладым.

Насвай салган җегет, урыныннан кузгала төшеп, янган утны рәтләде, читтә яткан агач башларын утның өстенә салды да баягыча тагын кырын ятты.

Ул телләнеп, арлы-бирле селкенеп янган утның ялкыннарына карап нәрсәдер уйлый, үзе бер дә сүз әйтми, иптәшенең думбра уйнаганын тыңлый иде.

Думбрачы җегет, бераз уйнаганнан соң, башын тагын да күтәрә төште дә, кылларны чиртүен туктатмый, аерым бер дәрт белән:

 
Былбыллар пәрәз итеп очар гөлдә,
Шыгарыр хафаларын бар күңелдә,
Һәркемнең үз кайгысы үзенә артык:
Дугадак  –  чүлдә, акку, каз, үрдәк  –  күлдә…
Аса толпар җөргән шакта аяндамас253,
Биртелмәс таска тию менән алмас.
Арысланга тиң килерлек бүз балалар
Досманга очрасканда көч аямас254.
 

Җегет шундый шигъри сүзләрне туктаусыз тезеп алып китте. Аның тавышы барган саен күтәрелеп югарылана, думбраның кылларыннан тезелеп чыккан өзек-өзек авазлар бергә ялганып көйгә киләләр дә, тагын җегетнең тавышына кушылып, тыңлаган саен тыңласыны китерә торган бер рәвешкә кереп, тирә-якка таралалар иде.

Думбрачының тавышыннан дәрт тә, ярсыну да аңлана, сүзләреннән бертөрле кысынкы тормыштан ялыгу, икенче бер тормышка талпыну да, үзенең башкалар белән тигезсезлегеннән ризасызлык, ләкин күкрәгендә бу тигезсезлектән чыгарлык көче барлык та сизелә иде.

Ул шулай байтак үләң әйтеп, думбрасын чирткәннән соң туктады. Ул туктагач, караңгылык эченнән болай таба юыртып килгән ат аягы тавышы ишетелә башлады, һәм, озак та үтми, теге үгезләр сугарырга киткән җегет кайтып, ат өстендә көенчә утка каршы тукталды.

Мондагы җегетләр, аның өстенә карап:

– Нәмәнә бар, үгезләрне сугардыңбы? – диделәр.

Теге җегет:

– Атаңа ләнәт255, анау256 сайдың257 буендагы челек258 маңыннан259 кашкырмы260 -нәмәдер бер карачкыл җай гына китеп җатыр. Кулымда суйлым261 булмады гуй. Үзенең әкәсен262 танытыр идем! – дип сөйләнә-сөйләнә, атыннан төшә башлады.

Думбрачы җегет аңа каршы салкын кан белән генә:

– Кашкыр имәс263, каңгырып җөргән эт шыгар: монда кашкыр нә кылсын, – диде.

Өченче җегет:

– Кашкыр булса да гаҗәп имәс, мондагы малларды аңып264 йөри торган шыгар265. Тик ул сурлы266 үгезләргә бер нимә дә кылмайды гуй, – дип, бүредән куркыныч юклыгын белдереп куйды.

Теге җегет атын шундагы арбага бәйләп куйды да, камчысын биленә кыстырып, ут каршысына килеп чүгәләде.

Аның йөзеннән нинди дә булса төгәлләнмәгән бер эше яки нәрсә дә булса башкарырга уйлаган бер теләге барлыгы күренә иде.

Насвай салган җегет, аның шулай утыруыннан бернәрсә аңлаган кебек:

– Нәгып267 сөмрәеп утырырсың, атыңның ияр-тукымнарын268 ал да уттарга (ашатырга) куя бир, – диде.

Думбрачы җегет калҗың (мәзәк) рәвешендәрәк:

– Бүген дә Иркә-җаный җамына барин269 дип уйлап утыратын шыгар.

Бу сүздән соң теге җегетнең йөзе ачылып китте:

– Барып кайтаен дип идем, сездәр ни дисез? – дип, боларга карады.

Иптәшләре аның теләгенә каршы төшмәделәр һәм икәүсе бердән:

– Үзеңде аңдып270 торучылар булмасын, байлар күрә калмасындар, иртән таң саргаюга271 күлек272 җигәр мизгелгә килеп җит, – дигән тәнбиһләрне273 бирделәр.

Җегет аларның бу сүзләрен ишетү белән атына менде дә, тыпырдатып, киң даланың караңгылыгы эченә кереп югалды. Тик бик ерактан аның ай-һай салып үләң әйтүе беразга чаклы ишетелеп торды.

Мин эчемнән ул җегетнең Иркәҗан исемендәге сөйгән кызын күрергә киткәнен уйладым.

Думбрачы җегет, тагын шул ук дәрт белән бераз думбра уйнаганнан соң, иптәше тагын бер рәт насвай салып алганнан соң йокларга ятып, яткан җирләреннән үзләренең ялчы булып хезмәт иткән байлары, көндәлек эшләре һәм аралаш-аралаш хатын-кызлар турында сөйләшергә керештеләр. Мин, бер яктан, аларның сүзләрен тыңлап, икенче яктан, төрле уйлар уйлап ята торгач йоклап киткәнмен.

Иртәнчәк теге кыз янына киткән җегетнең, «айт, һайт» дип, үгезләрне сабанга җигәргә куып алып килү тавышына уянып киттек. Бу вакытта аның иптәшләре дә торган, өсләренә киенеп, сабан сөрергә китәргә хәзерләнеп беткәннәр иде. Алар теге җегеткә:

– Җул булдымы, Иркәҗаныңды күрдеңбе? – дигән сөальне бирделәр. Боларның сөаленә каршы:

– Булды! – дигән җавапны бирде.

Без дә урыннарыбыздан торып киендек, алар бездән тыныч йоклавыбызны сораштылар һәм, без киенеп, аркаларыбызга капчыкларыбызны асып, үзләре белән рәхмәт әйтеп күрешкәч, безгә юл өйрәтеп җибәрделәр. Без алардан аерылганда, кояш яңа гына чыгып, сабан тургайлары югары күтәрелеп, сайрый-сайрый уйнарга керешкәннәр иде.

Бүген үткән көнгә караганда көн җылы һәм тымык: юл сурыкканга274 күрә, йөрү җиңел булды. Аякларның кабарган һәм чиләнгән җирләре башта авырткан кебек булсалар да, бара-бара кызып, авыртулары сизелми башлады.

Бүген көндез елга буенда чәй эчеп, хәл җыйдык та, Тарутин авылына туктамый үтеп, кичкә каршы Яманчал авылы дигән бер кыргыз авылына җитеп, ярлы гына бер кыргыз өенә кунарга кердек.

Без кыргызларның үзләренә генә махсус булган гореф-гадәтләре һәм мосафир кешеләрнең йорт хуҗасы белән ни рәвешле мөгамәлә итүләре тиеш икәнен рәтләп белмәгәнгә күрә, күңелсез бер хәлдә тартынкырап торган идек тә, өй хуҗасы, моны сизеп, борынгы танышларча мөгамәлә итә башлады. Чәй эчерү белән генә калмый, алар безгә ит тә ашаттылар. Күптән күрмәгән итне туйганчы ашау безнең өзелгән йөрәкләребезне ялгап җибәргән кебек булды.

Ул бездән күп нәрсәләр сорашты һәм бу авылның Яманчал авылы дип исемләнүенә сәбәп шул авылдагы зур-зур яшел түбәле йортларның хуҗасы Исмәгыйль Яманчалов275 дигән байның булуыннан килеп чыкканын һәм аның ниһаять дәрәҗәдә комсыз, ярлыларны җәберләп, куркытып эшләтүче бер кеше икәнен сөйләде. Туйганчы ит ашап, җылы өйдә юрган ябынып (алар безгә ябынып ятарга юрган да биргәннәр иде) яткач, без таң атып, кояш чыкканын сизми дә калганбыз.

Без торгач, ул үзенең без бара торган якка бер йомыш белән барачагын һәм безне утыртып алып китәчәген әйтеп, безне тагын шатландырды. Китәргә ат җиккәч, без аның хатынына үзебезнең актык егерме тиен акчабызны бирмәкче булган идек тә, ул:

– Уй-бай, бу нә кылган эш?! Кесе276 мосапирлардан277 акша алучы идәбе, – дип, безнең акчаны алмады. Без ул хатынга рәхмәт әйтеп аманлашып чыктык та арбага утырып алга киттек.

Шәп кенә атка утырып, төрле сүзләр сөйләшеп бару безнең юлны кыскартты, егерме биш чакрым җир киткәнебезне белми дә калганбыз.

Ике юл чатлыгына җиткәч, безне алып килүче Аманбай атын туктатты да:

– Сез усы юл мән туры карап, алга җөрә биреңез, анау түбәнең артында бер урыс авылы булыр. Мин монау юл мән китәмен, – дип, безне арбасыннан төшерде дә, үзе безнең белән исәнләшеп, атына утырып, сул якка киткән юл белән алга китте. Без аның артыннан карап калдык.

Без, барган саен, «алтын тавы» на якынлашабыз, йөз чакрым җир килдек инде дип шатланабыз һәм Троицкидан чыккан вакытка караганда да күтәренке рух белән алга барабыз.

Шулай бара торгач, ул көнне кич ниндидер бер керәшен авылында кунып чыкканнан соң, иртәгәсен көне буе йөреп, кичкә каршы «Восьмой» приискасына барып җиттек. Капчыкларыбызны аркаларыбызга аскан көенчә, бик озын бер казармага барып кереп, ишек төбендәрәк бер җиргә басып, тирә-якка каранып, «Инде нишләргә, монда тәртип ничек?» дигән уйга калдык…

240.Заимкасында – тарлау, кырда бүленеп алынган җир участогында.
241.Квашня – күәс – икмәк камыры ясау өчен кулланыла торган тәпән.
242.Хосул – табыш.
243.Зәйнулла ишан. Ул һәр көн сәдакага дистәләп килгән куйларын көттерергә ел саен махсус көтүче яллый. Куйлар тәмам симергәч, кирәк кадәресен суйдыра, артыгын саттыра иде. – М. Гафури искәр.
244.Мәхәлләсендәге – шәһәр яки авылның бер мәчеткә караган өлешендәге.
245.Берлин дигәч тә, сез Германиянең хәзерге мәркәзе Берлин дип уйламагыз. Ул вакытта укучылар Берлинның исемен дә белмиләр, хәзерге укучылар кебек, Мәскәү, Ленинградларга барып укуны исләренә китермиләр иде. – М. Гафури искәр.
246.Берилле – бармак киңлегенә тигез.
247.Кергезин – (кармазин) – кызыл төстәге нечкә сукно.
248.М. Гафури бу әсәрендә казах халкын, Октябрьгә кадәрге төшенчә буенча, «кыргыз» дип атый.
249.Ул вакытта без «батрак» дигән сүзне белми, аларның изелүләрен аңламый идек әле. Бу сүзләр хәзергә карап алынды. Ихтимал, инде ул җегетләр бу көндә авыл советларында яки волисполкомнарда эшлиләрдер. – М. Гафури искәр.
250.Көпесен – куй йоныннан сырып теккән тун кебек киемен.
251.Шакшасын – вак тәмәке сала торган савытын – шешәне.
252.Насвай – көл белән махорканы кушып төйгән вак тәмәке. – М. Гафури искәр.
253.Аяндамас – атларның атлау белән юырту арасындагы йөрешләре.
254.Бу үләңдәге казахча сүзләрнең мәгънәләре: пәрәз – очмак, дугадак – һәрвакыт сусыз сахраларда гына көн күргән кош, акку – аккош, аса толпар – яратылышта ук гадәттәге атлардан аерым хасиятләр белән яратылган шәп ат. Казах, башкортлар арасында толпар турында бик күп легендалар бар.
255.Ләнәт – нәләт.
256.Анау – теге.
257.Сайдың – чокырың.
258.Челек – куак.
259.Маңыннан – яныннан.
260.Кашкырмы – бүреме.
261.Суйлым – чыбыркым.
262.Әкәсен – атасын.
263.Имәс – булмас.
264.Аңып – искәп.
265.Шыгар – булыр.
266.Сурлы – мөгезле.
267.Нәгып – ник.
268.Тукымнарын – ияр астына сала торган киезләрен. – М. Гафури искәр.
269.Барин – барыйм.
270.Аңдып – күзәтеп.
271.Таң саргаюга – таң беленүгә.
272.Күлек – сабан сөрергә атларны яки үгезләрне җигеп эшкә башлау. – М. Гафури искәр.
273.Тәнбиһләрне – кисәтүләрне.
274.Сурыкканга – кипкәнгә.
275.Исмәгыйль Яманчалов – кыргызларның миллионерыннан булып, аның Троицк шәһәрендә йортлары, каядыр алтын приискасы һәм күн заводлары бар иде. Бу авыл шуның төп авылы икән. – М. Гафури искәр.
276.Кесе – кеше.
277.Мосапирлардан – мосафирлардан.