Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное», sayfa 26
III
Без кергәндә, казармада ямау ямап, яшь баласын имезеп, камыр басып, кер юып, җырлый-җырлый кечкенә иске сандыгын актарып утырган берничә хатын-кызлар һәм төрле җиргә таралып уйнап йөргән эреле-ваклы берничә дистә балалар гына булып, алар башта безнең керүебезгә игътибар итмәделәр.
Без, кемгә сүз кушарга белми, бераз аптырап торганнан соң гына, аларның күзләре безгә таба ташланды.
Бездән ерак түгел генә камыр басып торган бер хатын безгә әйләнеп, күзләрен тутырып бераз карап торды да, онлы кулын алъяпкычына сөртә-сөртә, электән таныш кеше төсле:
– Апайларым278, сезгә кем кирәк иде? – дигән сөальне бирде.
Без үзебезнең эш эзләп килүебезне һәм казармага кунарга керүебезне әйткәч, ул хатын:
– Ә, алай икән! Әллә сезнең монда танышларыгыз бармы? – дип сорады.
Баласын имезеп утырган яшь кенә хатын, безнең җавап биргәнне көтеп тә тормый:
– Монда семьялы кешеләр генә торалар (кулы белән тәрәзә аркылы икенче якка күрсәтеп), сез әнә теге буйдаклар тора торган казармага барыгыз, анда урын күп, – дип, безгә икенче казармага барырга тиеш икәнен әйтеп бирде.
Хатыннар белән безнең арада сүз башлангач, теләсә кайда таралып йөргән балалар, безнең янга килеп, тирәдәй сырып алдылар. Араларыннан берсе, артык җәсарәт279 күрсәтеп, минем янга ук килеп, кулымдагы таякны тотты. Минем кулымдагы таяк чынлап та балаларны кызыктырырлык һәм аларга ат-ат итеп уйнар өчен бик муафикъ280 иде. Ул таякны үзенә таба тарта башлагач, таякны аның кулына бирергә мәҗбүр булдым. Ул малай, таякны эләктерү белән, казарманың икенче башына таба шылды. Аның артыннан башка балалар да йөгерделәр…
Камыр басучы хатын безнең кайдан килүебезне, кемнәр икәнебезне белүне бик кирәксенгән рәвештә:
– Сез кайдан килдегез, үзегез кемнәр буласыз соң? – дип төпчеп сорашырга кереште.
– Без Троицкидан килдек, кыш көне анда укыган идек, хәзер эш эзләп монда килдек әле, – дигән җавабыбызны ишеткәч, ул төсен үзгәртә төшеп, шәкертләрнең приискага эшкә килүләренә гаҗәпләнгән сыйфатта:
– Ә-ә, шәкертләр икәнсез! – диде, соңында үзендә бер ниндидер җитешсезлек булганын сизгән төсле, башындагы яулыгын рәтләп, тирә-ягына карап алды.
Бала имезүче хатын, урыныннан торып, үзенең ачык күкрәген яба-яба:
– Сез кайсы як кешеләре буласыз соң? – диде дә, безгә туп-туры карап, җавап көтә башлады.
– Мин – Уфа ягы, ә бу иптәш Златоуст ягыннан була.
Камыр басучы хатын, безнең бу сүзебезне ишеткәч, тагын да кызыксына биреп:
– Уфа ягыннан икән!.. Алай булгач, безгә якташ буласыз бит. Син кайсы авыл соң? Без үзебез дә Уфа ягыннан, Бәләбәй өязеннән булабыз, – дип, үзенең миңа якташ икәнен белдереп куйды.
– Мин Эстәрле өязе… авылының булам…
Безнең сүзләр шушы җиргә җиткәндә, җырлый-җырлый сандыгын актарып утырган хатын да, җырлавыннан туктап, безнең янга килде. Ул үзенә кирәкле бер сүз ишетәсе килгән рәвештә, безнең сүзләрне бик дикъкать белән бераз тыңлап торганнан соң, миңа карап:
– Синең әллә Кучкар приискасында да булганың бармы? Мин сине күргән төсле булам, – диде.
– Юк, анда булмадым.
– Алдашма, син анда торган идең бит!..
Аның бу сүзеннән соң никтер мин уңайсызланып киттем. Аның тиктомалга «алдашма» дип әйтүе миңа авыр булып тоелды. Башкалар да минем турыда шиккә төшкән кебек булып күренделәр.
Мин:
– Нигә алдашыйм, анда барган булсам, дөрес әйтер идем, – дип, үземнең Кучкар приискасында булмаганлыгымны исбат итеп сөйләргә мәҗбүр булдым.
Иптәшем Зиннәт тә:
– Юк, ул анда барганы юк, – дип, минем яктан төште.
Шулай да теге хатын, безнең сүзгә ышанмаган рәвештә миңа караган шикелле, карашын үзгәртмәде һәм:
– Мин сине кайдадыр күргән төсле булам, – дип, үзенең ачык калдырган сандыгы янына барып, әйберләрен рәтләргә кереште.
«Даң-даң-даң!»
Эшчеләргә эштән туктарга вакыт икәнен белдереп, колокол кагылды. Шуннан соң безнең белән сөйләшеп яки безне карап торган хатыннар да кайсысы мич тирәсенә, кайберсе үзләренең урыннарына киттеләр.
Камыр басучы хатын, без казармадан чыгып киткәндә дә, тагын да безгә әйтәсе сүзләре яки сорашасы нәрсәләре булган кебек, безнең артыбыздан карап калды.
Буйдаклар казармасы бу казармага якын иде. Без бу казармадан чыгып, анда таба карап барганда, эшләреннән туктаган эшчеләрнең төрле яктан шушы казармаларга таба агылып килүләре күренә иде.
Без туп-туры буйдаклар казармасына барып кердек. Бу казарма үзенең озынлыгы, тәрәзәләренең сирәк һәм кечкенәлекләре, мичләренең солы кибәне кебек җәелеп салынулары, шуның белән бергә, тәбәнәклеге ягыннан караганда нәкъ семьялы кешеләр торган казарма төсле булса да, эчендәге күренеш ягыннан бөтенләй башка иде. Аның җирме, тактамы икәнлеге беленмәгән идәнендә, ничә көннәрдән бирле җыелып килгән тәмәке төпчекләреннән башка, анда-монда ыргытылган иске чабаталар, балчык белән кызарган аяк чолгавы өзекләре, ашарга ярамаганлыктан ташланган балык (вобла) башлары, тагын әллә нинди чүпләр көрәп алырлык булып күбәйгәннәр иде.
Казарманың ике як стенасы буйлап киткән, тычкан башы ярылырлык ялангач сәкеләре, күптән бирле адәм кулы якын бармаган ала-кола тәбәнәк мичләре, тышкы яктагы нәрсәләр күренмәслек дәрәҗәгә килгәнче тузанланып каткан тәрәзәләре «бу казармада күптән бирле адәм заты тормый торгандыр» дип әйтерлек ямьсез бер күренешне күз алдына китерәләр иде.
Чынлап та, без ул казармага барып кергәч, үзебезне әллә нинди ташландык, куркынычлы бер хәрабәгә кергән кебек сиздек, монда ялгыш килеп кергәнбездер дигән сымак бер уйда калдык… Казарманың кайсыдыр бер почмагыннан ишетелгән «Уф-уф, ай-ай!» дигән сызланулы ыңгырашулар һәм аңа каршы «Җә, нәрсәгә балалар төсле чыдамсызланасың?» дигән сүзләр ишетелмәсә иде, без бу казармадан кире чыгып киткән булыр идек.
Без, шөбһәләнә төшеп, шул тавышлар чыккан якка карап, алга атладык. Хәзер безнең күзләр казарманың моңсу караңгылыгына ияләшә төштеләр: стеналарга кагылган арба кендеге юанлыгындагы агач чөйләргә эленгән капчыклар, шүрлекләргә куелган кечкенә агач сандыклар, тышлары бер карыш катып каралганлыктан нәрсә икәнлекләре беленмәслек бер хәлгә киленгән кечкенә мендәр кебек әйберләр һәм башка иске кием затлары күзгә чалына башладылар.
– Анда кем йөри? – дигән тавышка без сискәнеп киттек һәм тиз генә шул тавышның иясе янына барып җиттек.
Хәзер безнең алдыбызда кызыл түбәтәен башына кыңгыр салып кигән, күптән бирле алдырмаган чәчен сул як чигәсенә каратып аударган, уң кулының бармаклары арасына махорка [кыстырып], сул кулының бармаклары белән озын гына мыекларын бөтереп утырган таза гына бер җегет утыра иде.
Ул безгә башын күтәреп карады да, никтер бер сүз дә әйтми, безнең сүз башлауны көткән кебек, үткер күзләрен безгә терәде.
Шул вакытта теге авыру тагын да: «Уф, уф! Монысы миңа булсын, уф, хәлем бетте бит», – дип ыңгыраша һәм саташа башлады.
Без икебез дә саташып, авырып яткан кеше ягына караганыбызны сизми дә калдык.
Мич артындагы почмакта, ялангач сәкегә җәелгән иске бишмәт өстендә аунап яткан авыруның гәүдәсе хәзер безгә ачык күренде.
Теге таза җегет, авыруга карап:
– Яткан җиреңнән самородкы таптыңмы әллә? Монысы миңа булсын, дисең. Самородкы синең төшеңә генә керә торгандыр, өнеңдә тапсаң да, аны синең кулыңда тотмаслар! – дип сөйләнә-сөйләнә урыныннан торып, авыруның янына барды һәм аның баш астындагы кечкенә һәм караеп, әвәләнеп беткән мендәрен рәтләп куйды да:
– Су эчәсең киләме? – дип сорады.
Авыруның «килә» дигән җавабын көтми үк, тәрәзә төбендә утырган, ысланып каткан кара тимер чәйнектән калай кружкага су салып:
– Мә, эч! Төшеңдә алтын казып, шахтада йөреп сусагансыңдыр, – дип, алдына китерде.
Авыру бераз гына аңына килгән кебек булды да, күтәрелеп, суны берничә рәт йотканнан соң, кире урынына ятты.
Таза җегет, кире безгә таба борылып, авыруның хәлен безгә белдерергә теләгән бер сыйфатта:
– Шахтада эшләгәндә авырды да шуннан терелә алмыйча ята. Тир281 авыруы булса кирәк. Шуны карап, мин дә эшкә чыга алмадым, ул терелсә, бу каһәр приискадан китәр идем, – дип, урынына килеп утырды.
Беренче күрүдә безгә куркыныч сыйфатлы күренгән бу таза җегет хәзер ару гына күренә башлады. Шуннан соң гына без аннан:
– Бу казармада безгә дә кунарга ярый торгандыр бит? – дип сорадык.
Ул һаман да йөзенә ачыклык чыгармый, кемгәдер ачуы бар кеше төсле:
– Бу казармада сезгә түгел, этләргә дә кунарга ярый. Күрәсез бит, эт абзары кебек, – дигән җавапны бирде һәм, сүзен йомшата төшеп: – Әллә сезнең моңарчы приискаларда булганыгыз юкмы? – дигән сөальне бирде.
– Юк!
– Туты шул!
– Сез үзегез монда күптән эшлисезме?
Ул, сүзне озынга җибәрергә теләмәгән рәвештә генә:
– Күптән түгел, мин бүген монда, иртәгә анда! Себердән башлап Уфага чаклы мин күрмәгән приискалар калмагандыр инде!..
Таза җегет белән безнең арадагы сүз шул җиргә җиткәндә, көрәк, кәйләләр күтәргән эшчеләр берәмләп, икешәрләп казармага кайтып керә башладылар.
Алар кергәч, казарма җанлана төште. Алар кәйлә, көрәкләрен сәке асларына, мич башларына ыргытып, күн бияләйләрен анда-монда кыстырып, кайберсе чәйнекләрен асып, чәй кайнатырга чыгып киттеләр, кайберәүләре вак балчык тулган чабаталарын чишеп, аларны кагып, өс-башларын тузаннан әрчергә керештеләр. Аларга безнең барлыгыбыз-юклыгыбыз барыбер кебек булып күренгән булса кирәк – алар безгә карап-карап үтсәләр дә, бер сүз дә кушмадылар.
Иртәдән кичкә чаклы забойда эшләп, хәлдән таеп, шундый ямьсез күренешле, күңелсез бер казармага кайтып кергән кешеләрнең шулай булулары гаҗәп түгел!..
Эшчеләр кайтып, казармада икенче бертөрле хәрәкәт башлангач, без алардан буш калган бер урынга утырып, капчыкларыбызны сәкегә куеп, бер-беребезгә караштык. Бу вакытта иптәшем нәрсә уйлагандыр – миңа мәгълүм түгел.
Мин үзем: «Менә тормыш! Алтын чыга торган җир шулай була икән… Соң болар нигә бер дә рәтләнә алмаганнар? Әллә болар самородкы тапмаганнардыр… Теге таза җегет әйткәндәй, самородкы боларның төшләренә генә керә торгандыр яки өннәрендә тапкан булсалар да, боларның кулларыннан тартып ала торганнардыр», – дип уйлый идем…
Эшчеләрнең кайберләре үзләре чәй кайнатып эчәргә, кайберсе бәрәңге ашарга утырдылар.
Без әле мондагы тормышка өйрәнеп, төшенеп җитә алмаганга күрә, чәй кайнатып тормый, су белән Троицкидан алып чыккан күмәчнең калдыгын ашап ятарга уйладык та күмәч салган капчыкның авызын чишәргә керештек.
Эшчеләр, чәй янына утыргач, күңеллеләнә төшеп, үзләренең эшләре турында сөйләшергә керештеләр.
Хәзер кояш баерга якынлашып, аның соңгы яктылары казарманың тузанлы тәрәзәләре үтә каршы стенага төшеп, моңлы бер күренеш ясыйлар иде.
Шул вакытта теге таза җегет, шүрлектә торган гармунын алып, аны сынап караган кебек телләрен тиз-тиз басып, төрле тавышлар чыгарганнан соң, кыска гына дәртле бер көйгә уйнап җибәрде.
Шуннан ерак түгел генә чәй эчеп утырган икенче бер җегет:
– Әйдә, әйттер! Безнең өчен гармун моңлансын! – дип өстәп куйды.
Без капчыктан күмәчне алып, инде ашыйбыз гына дип торганда, каршыдагы ишектән матур гына бер карт кереп, кулын маңлаена куеп, кемнедер эзләгән кебек карый да башлады. Эшчеләрнең, бабайга карап:
– Сәлим бабай, нәрсә карыйсың, кемне югалттың? – дип сорагач, бабай, үзенең бик яраткан танышларына сүз кушкан төсле:
– Монда яңа гына килгән ике җегет булса кирәк, шуларны эзли идем, – диде.
Теге эшче, кулын безгә таба сузып:
– Алар әнә тегендә утыралар! – дип, безне күрсәтте.
Бу вакытта байтак эшчеләрнең күзләре безгә текәлгән иде.
Бабай безгә таба карап борылгач, без, кулларыбызга тоткан күмәч сыныкларын капчыгыбыз өстенә кире куеп, бабайның килгәнен көттек.
Ул, безнең янга килеп, безне бер кат карап алды да, исәнләшеп, сәкегә утырды һәм тиз генә арада кайдан килүебезне, кайсы яктан икәнлегебезне сорашып үтте. Без аңа теге казармадагы хатынга биргән җавапларыбызны бирдек.
Шулай сөйләшкән арада, икебезнең уртабызда яткан капчыкка һәм аның өстендәге күмәч кисәкләренә күз төшереп алды.
– Шулай икән! (Миңа карап.) Син безгә якташ буласың икән. Мин үзем дә, асылда, Бәләбәй өязенеке булам, – дип, үзенең миңа якташ икәнлеген белдергәннән соң: – Юлда арып килгәнсездер бит, нигә чәй эчмисез? – дигән сөальне бирде.
Мин аңа каршы:
– Приискага килеп җитәр алдыннан яланда күптән түгел генә чәй эчкән идек, хәзер эчәсе килми инде, – дидем.
– Хәер, яшь чакта ничек тә ярый инде, талымлап торып булмый. Шулай да эчү кирәк иде. Булмаса, әйдәгез безнең казармага. Анда әзрәк сөйләшеп утырырбыз, – дип, безне үзенең торган казармасына чакырды.
Без назланып тормадык, капчык белән икмәк һәм чәйнекне шунда калдырдык та, бабай белән бергә теге семьялы кешеләр тора торган казармага барып кердек.
Хәзер бу казармада бая без кереп чыккан вакыттагы тынлык югалган, кырмыска оясы кебек мыжгып торган бертөрле тормыш башланган иде.
Һәрбер квадрат чамасы җиргә бер семья урнашып, ашар-эчәр өчен хәзерләнгән урыннардан башка бөтен җирләре төрле яшьтәге, төрле төс, төрле сыйфаттагы кешеләр белән капланып, болар үзләренең шул казармага каратылып корылган кечкенә, ялыктыргыч тормышлары эчендә кайнашалар, иртәгә үк торып эшкә китәргә хәл җыяр өчен, ашап-эчеп, ятарга хәзерләнәләр иде…
Бабай, безне үзе артыннан ияртеп, озын казарманың бер башындагы мич артындагы почмакка алып барды.
Бу почмак башка җирләргә караганда әз генә иркен, шуның белән бергә ару гына җыештырылган һәм стена буена төрле корамалардан теркәп тегелгән тар гына юрган сымак нәрсә җәелгән иде. Бабайның йөзе тагын да ачыла төште:
– Әйдәгез, түрдән рәхим итегез әле! – дип, безгә түрдән урын күрсәтте.
Без, кыяр-кыймасрак, чабаталарыбызны чишенеп, сәке өстенә менеп утырдык.
Бабай, сүз башлап:
– Баягынак сез монда кереп чыккансыз икән, җиңгәгез әйтә, Троицкидан, ди, ике шәкерт эшкә килгән, ди, үзләре безнең якташлар икән, ди. Шуннан соң, тукта, боларны чакырып сөйләшеп утырыйм әле дип, сезне алып килдем. Шулай, менә безнең тормыш шушы инде. Барына риза булып торган булабыз. Җәен тагын бер хәл, эш тә җиңеләя төшә, тормыш та арулана. Кыш көне кыенрак була.
Казарманың чамасын күрсәткән рәвештә кулын сузып:
– Менә шул казармада ун-унбиш семья торып кара әле! – Бабай, сүзен шул җиргә җиткергәч: – Йә, син чәеңне хәзерләп җибәр әле, – дип, артына әйләнеп карады.
Аның шул сүзеннән соң, без бу казармага беренче рәт кергән вакытта камыр басып торган һәм безнең белән сөйләшеп, артыбыздан карап калган җиңги килде дә, безнең белән тагын да исәнләшеп, чәй урынын хәзерләргә кереште.
Чәй урыны тиз хәзерләнде. Ашъяулык өстенә шикәр, күмәчтән башка крендель белән ярты кадак чамасы йөзем җимеше дә куелды.
– Менә шушы приискада гына ун ел эшлим инде, – дип, үзенең үткән эшләрен сөйләп киткән бабай, капыл гына сүзен өзеп: – Йә, җегетләр, рәхим итегез әле! – дип, безне ашарга өндәде һәм, җиңгигә карап: – Әйдә, утырып чәеңне ясый башла инде!.. Хәдичә кайда? Ул да килсен, читтән килгән кунаклар белән сөйләшеп утырыйк, – дигән сүзләрне өстәде. Бабайның әйтүе белән, җиңги, самавыр янына утырып, чәй ясап бирә башлады.
Бабай чыдамады, тирә-ягына карап алганнан соң, бездән ерак түгел генә җыелышып утырган бер төркем хатын-кызлар арасына күзен төшереп:
– Хәдичә, әйдә, монда кил, нәрсәгә дип килмисең тагын? – диде дә, безнең барыбызга да карата: – Чәй эчсен, дим, көн буе алтын юып эштән чыгып, арып кайта. Иртәгә тагын эшкә барырга кирәк, – дип куйды.
Хәдичә әтисенең сүзен кире какмады, ул, бераз гына ояла төшкән рәвештә, әнисенә каршы самавырның икенче ягына килеп утырды. Ул безнең белән исәнләшмәгән кебек, без дә аның белән исәнләшергә кыймадык. Хәтта башта Хәдичә монда килеп утыруына уңайсызланган кыяфәт күрсәтте, без дә үзебездә ниндидер күңелле бер уңайсызлык сизгәндәй булдык.
Сәлим бабай, безнең уңайсызланганыбызны сизеп, шуны бетерергә теләгән кебек:
– Безнең монда хатын-кызлар яшеренеп-пошырынып тора алмыйлар инде. Урыны шулай булгач, ни эшләмәк кирәк. Шәһәр җирләрендәге эшләми торган хатын-кызлар яшеренеп йөрсәләр дә, безнең монда ул эш мөнкин (мөмкин) түгел. Ирләрдән качып, намәхрәм282 дип йөрсәң, эш эшләми ач калырга кирәк, – дигән берничә сүз белән муллаларның башларын ваткан хиҗаб мәсьәләсен әйтте дә бирде.
Аның бу сүзләре безне уңайсызлап торган пәрдәне күтәреп җибәргәндәй булды.
Хәдичә күзләрен тутырып безгә таба бик тирән карады да тагын да күзен түбән төшерде.
Без һаман да ачылып сөйләшеп китәрлек сүз таба алмыйбыз. Сәлим бабай бу сүзсезлекне үзе генә бетереп бара, ул тагын:
– Җирле җирендә, җикән283 күлендә дигән кебек, һәр җирнең үзенә карап торырга туры килә… Шулай, бая сез монда кереп чыккансыз икән, җиңгәгез әйтә: Троицкида укучы шәкертләр эшкә килгәннәр, ди, үзләре безнең якташлар икән, кем белән сөйләшергә белми аптырап торган кебек торалар, ди. Шуннан мин әйтәм, алар алай моңаеп тормасыннар, үзләрен чәйгә алып килим әле, дим. Мин үзем дә шулай, яшьтән үк ятим калып, кешегә эшләп үстем. Шуннан эш эзләп читкә чыгып киттем. Башта шулай сезнең кебек кыен булды. Кем белән сөйләшергә белми аптырап торам, бара-бара өйрәнеп китәсең аны… Ягез, чәйдән, нигъмәттән рәхим итегез әле!..
Туктаусыз рәвештә ашъяулыкның почмагын бер бөтереп, бер язып утырган Хәдичә тагын да иркенәя төшеп, мәҗлескә табан әйләнкерәп утырды. Хәзер аның тулы йөзе, кара кашлары астындагы зур гына кара күзләре янтыктан түгел, бәлки капма-каршы күренәләр иде…
Сәлим бабайдан соң җиңги:
– Мин ни, бая, болар килгәндә, камыр басып тора идем. Рәтләп сорашып та булмады. Үзебезнең якташлар килеп чыксалар, рәхәт булып кала. Үзебезнең якны күргән кебек булып калам, – дип, үзенең туган-үскән ягын һаман да исеннән чыгара алмаганын белдереп куйды.
Минем:
– Үзебезнең Уфа ягын сагынасыңмыни, җиңги? – дигән соравыма каршы:
– Сагынмыйммы соң? Урак урган, печән җыйган җирләрем күз алдымнан китмиләр. (Сәлим бабайга ишарә итеп.) Менә аның исенә дә кереп чыкмый, өч ятып, бер төшенә дә керми ичмасам! – диде.
Сәлим бабай, көлә төшеп:
– Инде ул җирләр онытылып беткән. Туган җирдән туйган җир яхшы, диләр. Сагынсаң тагын, кайда барасың?..
Мин Хәдичәнең сүзгә катнашуын көтми идем, ләкин бер дә уйламаганда ул да:
– Безнең әти инде ул шушы приисканы үлсә дә ташлап китмәс, авылга кайтыйк инде дисәң, монда да бик яхшы бит әле, безгә анда да әзерләп куймаганнар, дип кенә куя, – дигән сүзләрне әйтте дә, никтер үзе дә кызара төшеп, ашъяулыкның почмагын тотып, тагын да бөтерә башлады.
Аның тавышы ягымлы һәм бик ачык иде… Аңа каршы Сәлим бабай:
– Балам, безгә кайда да бер инде. Кара сакалың кайда барсаң да артыңнан калмас, дигәннәр. Мин илне сагынмыйм, тик сине тагын да бераз укыта алмый калуга кайгырам… Менә монда зуррак кызларны укытырга мәптек тә юк бит! – диде.
Хәдичә елмая төште дә:
– Мәктәп диң, әти, – дип, әтисенең сүзен төзәтеп куйды һәм шул ук минутта безгә күзен төшереп алды.
– Безнең кебек надан кеше китапча сүзләрне дөрес әйтә алмас инде, балам, – диде Сәлим бабай.
Бу вакытта Сәлим бабайларга күрше торган семьялар да мондагы сүзләрне тыңлап утыралар иде.
Шуннан ерак түгел уртача яшьле берәү:
– Безне укыта торган мәптекләр ачылмаганнар әле, без үлгәч кенә ачылырлар алар, – дип куйды.
Казарманың икенче ягындагы кешеләр ята башладылар, ул яктагы бала-чагаларның чыр-чу тавышлары басыла төште. Яңарак кына яндырылган өчле, бишле лампалар сүндерелеп, казарманың ул як башы караңгылык эчендә калды.
Мин:
– Сезнең кызыгыз укыган төсле күренә, – дидем Сәлим бабайга.
Бабай тагын ачылып китте:
– Болай яхшы гына укыган укуын. Бәләкәй чагында авылда укыган. Мин үзем ул вакытта читтә йөри идем. Монда килгәч тә, Гарифә абыстасыннан укып йөрде, тик ул мәрхүм вафат булгач кына туктады. Бөтен казармага килгән хатларны Хәдичә укый, һәммә кешегә дә Хәдичә хат яза. Болай үзенең китаплары да бар. (Шүрлеккә күзен салып.) Әнә анда аның китаплары, – дип, Хәдичәнең укымышлы булуын белдергәннән соң: – Берәр китабыңны алып бир әле! Шәкертләр укып карасыннар, – дип, Хәдичәгә китап алып күрсәтергә дә кушып өлгерде.
Хәдичә, китапларын күрсәтергә уңайсызланган кебек, урыныннан кузгалмыйрак торгач:
– Алып күрсәт, балам, гыйлемнең ояты юк, – дигән сүзен кабатлады.
Аның шул сүзеннән соң гына Хәдичә урыныннан торып, калын гына бер китапны алып, мәгънәле рәвештә генә елмаеп, минем кулга бирде.
Мин ул китапны ачып карау белән, аның «Сөбател-гаҗизин» китабы икәнен белдем.
Китапның исеме өстендә, «Ушбу китап ияси, яңы күлмәк кияси Хәдичә бинте284 Сәлим кызыдыр» дип, үзенең исемен язган, китапның исеме астына, «Ушбу китапның хаки илли тндер» дип, китапның бәясен язып куйган иде.
Китап тышындагы үзенең кулъязмасын укыганда, Хәдичә күзләрен бер түбән төшереп, бер миңа, бер әтисенә карап, кызара төшеп утырды.
Мин, башка нәрсә әйтергә дә белми:
– Бу китапларны укый белгәч, бик ярый инде, – дидем.
Шуннан соң Хәдичә күңелләнеп киткәндәй булды. Хәтта китаплар турында бераз сөйләшкәч, ул тагын да ачыла төшеп:
– Сез нинди китаплар укыйсыз соң? Анда сезне зур укыта торганнардыр инде? – дигән сүзләрне әйтте. Без дә үзебезнең укып үткән һәм хәзерге көндә укып йөргән китапларның исемнәрен әйттек. Безнең сүзләрдән Хәдичә дә, аның әтисе белән әнисе дә гаҗәпләнгән рәвештә безгә карап тордылар.
Иң соңыннан иртәгә безгә нишләргә кирәклеге мәсьәләсенә күчтек.
Сәлим бабай, күп уйлап тормый:
– Байлар алар үзләре Оромбур каласында торалар, монда җәй көннәрендә килеп-китеп, кызык күреп кенә йөриләр. Аларның монда Ислам һәм Харис дигән управляющийлары тора. Ләкин алар да борыннарын бик югары тоталар. Күреп карарсыз, нәрсә әйтерләр. Ләкиннәһү285 көнлеккә яллый торган Иван Василичны күреп сөйләшсәгез, сезнең өчен лутчырак булыр. Исән булсагыз, эш табылыр әле, – дип, безнең күңелне юатты.
Шуннан соң без, түрдән төшеп, чабаталарыбызны киеп, исәнләшеп, буйдаклар казармасына киттек.
Саф һавага чыккач, безнең күңел тагын да күтәрелеп китте, иптәшем, уйламаган җирдән бер нәрсә тапкан кебек, капыл гына:
– Матур бит, әй! – ди.
– Кем? – дим.
– Хәдичә!
– Ул матур да бит, безнең эшләрнең башка яклары ямьсез бит әле, эш булса ярар иде, бөтен җәйне шунда үткәрер идек, – дим.
Без казармага кергәндә, теге авыру янында гына өчле лампа яна, үзе тирәсендә торган ике кешенең йөзләрен күрсәтә ала. Башка җирләр бөтенләй караңгы булып, эшчеләрнең мышнап йоклаган тавышлары гына ишетелә иде.
Без, капчыкларыбыз янына килеп, аякларыбызны чишендек тә, астыбызга кыска җиңле бишмәтләребезне, баш астына бүрекләребезне салып, өстебезгә җиләннәребезне ябынып йокларга яттык.
Авыру һаман сызланып уфлый, саташа һәм кайвакытта бер дә тавышсыз гына кала иде.
Шунда аны карап торган кешеләрнең:
– Бу җегет бик начарлана бит, малаең әллә шытырга итәме?!
– Хәле начар начарын да, шулай да чыкмаган җанда өмет бар бит, – дигән тавышлары ишетелеп, мине тагын да күңелсезләндерде.
Бу вакытта казарманың төрле җирләрендә төнге чикерткәләр туктаусыз кычкыралар, сәке асларыннан крысалар йөгереп үтәләр, чыркылдашалар, кичтән арып яткан эшчеләр мышнап йоклыйлар, теге авыру саташып җибәрә – шулар һәммәсе бергә җыелып, күңелсезлек һәм соң дәрәҗәдә авыр җанлылык бирәләр иде.
Шунлыктан мин, бик озак йоклый алмый, тәрәзәдән күренгән айга карап ятарга мәҗбүр булдым…
Казарма таң белән бергә уянды.
Күзне ачып карау белән тынчу һәм яртылаш караңгы казарманың төрле почмагында йокылары туймый торган эшчеләрнең яткан урыннарыннан торып иснәп утырулары һәм анда-монда ялт-йолт итеп яктырып киткән тәмәке утлары күзгә ташландылар.
Мин үзебезнең шушы мал абзары кебек казармага кич килеп, беренче төн кунуыбызны, мондагы күңелсез тормышны һәм үткән кич семьялы эшчеләр тора торган казармадагы күренешләрне уйлап алдым. Шул ук минутта Хәдичә дә күз алдымнан узган кебек булды.
Озак үтмәде, казармада хәрәкәт көчәйде. Эшчеләр урыннарыннан торып, кыштыр-кыштыр киенеп, кереп-чыгып йөри башладылар.
Без дә урыннарыбыздан торып, инде нишләргә кирәклек турында сөйләшеп, эш сорап конторга барырга хәзерлек күрә башладык.
Бездән ерак түгел берәү безнең үзара сөйләшүебезне тыңлап торган, күрәсең, ул, безгә карап:
– Ну, сез кайда барырга җыенасыз? Тотыгыз да конторга барыгыз. Анда көнлекләп эшләргә яллыйлар, – дип, безгә юл өйрәтергә кереште.
– Үзебез дә шунда барырга уйлап торабыз. Анда эш бирәләр микән соң?
– Күп вакытта эш була торган, түлке анда сайланкырап286 ала торганнар инде. Сез эшкә эләгә алырсыз микән?
– Барып карыйбыз әле, әллә эш булып куяр…
Ул артык сүз әйтмәде. Тартып утырган трубкасын берничә рәт көчәнеп-көчәнеп суырды да, трубкасыннан төтен китмәгәнен белгәч, авызыннан алып, сәке казнасына кагып, көлләрен төшергәннән соң, аны тәмәке яньчегенә287 урап кесәсенә салды һәм урыныннан торып, мич башына ташлаган көрәк белән кәйләсен алып, нигәдер аларны әйләндереп карый башлады.
Без аның «түлке анда сайланкырап алалар» дигән сүзенә төшенмәдек һәм ул сүзнең мәгънәсен сорап та тормадык.
Эшчеләр, ун-унбиш минут эчендә киенеп бетеп, көрәк, кәйләләрен күтәреп, икешәрләп, өчәрләп казармадан чыгып эшкә таралдылар. Аларны эш көтә… Аларның эш кораллары кулларында… Алар эш эзләп йөрми, туры барып, эшләргә керешәчәкләр… Шуның өчен алар безгә караганда бәхетлерәк булып күренделәр.
Казарма тагын тын калды. Теге озын чәчле таза җегет авыру эшчедән ерак түгел йоклап ята, авыру эшченең бүген никтер тавыш-тыны беленми… Күрәсең, ул, төн буе сызланып, хәзер генә йокыга киткәндер.
Без казармадан чыгуга, иркен, саф һава безне үзенең кочагына алган кебек булды. Яңа үсеп килгән яшь үләннәрнең төчкелтем исләре танауга бәрелде. Әле үзе чыгып өлгермәгән кояшның югары сирпелеп торган кызыл катыш саргылт нурлары каршы алды… Казармадан ерак түгел өем-өем булып тезелеп киткән сары балчык тезмәләре үзләренең араларында зур-зур алтын кисәкләрен яшереп яткан төсле булып күренделәр. Семьялы эшчеләр тора торган казарманың ишегалдындагы хатын-кызларның тавышлары колак төбеннән үтеп китте. Алар арасында Хәдичә дә бар иде. Ул да, башка хатын-кызлар кебек, эш киемен киенеп, алтын юарга китәргә хәзерләнгән, алтын комнарын юа-юа ялтырап, көмеш кебек булып беткән тимер көрәген уң кулына тотып, уңга-сулга әйләндерә, үзенең иптәшләрен көтә иде.
Без хатын-кызлар ягына таба бер генә күз ташладык та, Хәдичәләрне күрмәмешкә салынып, конторга таба юнәлдек. Чөнки җегет башы белән әле яңа контор алдына эш эзләп бару, шулар төсле көлешә-көлешә эшкә китми торып, аларның күзләренә күренү никтер уңайсыз кебек булып күренде…
Без конторга барып җиткәндә, контор алдында күбрәге яшь хатын-кызлардан, калганнары авыл крәстияннәре киемендәге ирләрдән булган зур бер төркем халык, эш көтеп, конторның ачылганын көтәләр иде. Без дә, шулар рәтенә барып, чиратка торган кебек, бер читкә аяк бастык.
Монда җыелган хатын-кызларның өсләрендәге киемнәре авыл урыс хатын-кызларының киемнәре кебек булса да, үзләренең татарча бик оста сөйләшүләре мине бик кызыксындырды. Мин башта татарча сөйләшкән «марҗалар» ны күреп гаҗәпләнсәм дә, соңыннан боларның приискадан өч чакрым җирдә булган керәшен авылының хатын-кызлары икәнлекләрен белгәч, «татарча белгән марҗа кызларының» кемнәр икәнен төшендем…
Озак көттерми, контор ишеге ачылып, таза гәүдәле, зур мыеклы, ялтыравыклы күзле, өстенә күн бишмәт (тужурка), аягына кунычлы итек кигән бер кеше чыгып, күтәрмәгә288 басты.
Эш эзләп көнлеккә килүчеләр бер минут эчендә бу усал кыяфәтле кешене әйләндереп алдылар. Без иң артта торып калдык.
Яллаучы, көнлеккә килүчеләр өстеннән күзен йөртеп алганнан соң, кайберәүләрнең исемнәрен әйтеп, кайберәүләрен бармак белән төртеп күрсәтеп, төрлесен төрле эшкә җибәрә башлады. Эшкә билгеләнгән кешеләр шунда ук үзләренә күрсәтелгән эш урыннарына киттеләр.
Байтак кешеләргә, шулар рәтеннән безгә дә эш җитми калды. Эшкә яллаучы, артык бер сүз дә әйтми, конторга кереп китте. Без, авызыбызны ачып, аның артыннан карап калдык.
Язгы кояш тау артыннан көлеп килеп чыкты. Аның беренче нурлары каршыдагы биек сырт өстенә, җир астыннан казылып чыгарылган кызыл балчыкларга, аннан соң контордан ерак түгел бик матур һәм иркен итеп салынган яшел түбәле йортларның зур-зур тәрәзәләренә төштеләр. Кояш кемгә карап көлә торгандыр – анысын без белмәдек… Конторга каршы өелгән бүрәнәләр өстенә барып утырдык та, үзебезнең эш эзләп килүебезне әйтеп, хәлебезне әйтеп, хәлебезне сөйләп, бүгеннән берәр эш бирүен сорамакчы булып, управляющийның чыкканын көтәргә керештек.
Бездән соң безнең янга аркасы чыккан, сул кулы зәгыйфьләнгән бер карт килеп утырды. Ул, гадәт буенча, безнең кемнәр икәнебезне, кайдан килүебезне сорашып алды. Без дә аның кайсы як кешесе икәнен һәм нинди эштә булуын сораштык. Шулай сорашу аның өчен дә, безнең өчен дә кирәкле бер эш булып тоелды.
Ул үзе каравылчы икән…
Каравылчы икәнен әйткәннән соң уфлап куйды да, асылда, үзенең Казан губернасыннан булуын, аннан чыгып китүенә кырык елдан да артык гомер үтүен әйтеп үтте.
Кырык ел!
Бу гомер безнең кебек яшь кешеләргә чиксез күп бер гомер булып күренде. Аның кырык ел буена читтә йөргәнен уйлап алганнан соң:
– Кайтканың бармы соң? – дидек.
– Егерме еллар элек кайтып килгән идем, шуннан соң кайтканым юк. Анда инде минем кардәш-ыруларым да юк, анда кайтып нишлисең? – диде дә, үзенең япа-ялгыз бер карт икәнен исенә төшергән кебек, җыерчыклы йөзенә үкенү һәм кайгы билгеләре чыгарып куйды.
– Кырык ел күп гомер шул. Ул гомер эчендә күп җирләрне күргәнсеңдер инде, бабай? – дидек.
Ул, үзенең эчендә сакланган вакыйгаларның авыр җәрәхәтләрен безнең белән уртаклашасы килгән бер сыйфатта, үзенең тарихын сөйләп алып китте.
Ул Урал эчендәге заводларның берсендә ун ел хезмәт иткәннән соң, «Кучкар» приискасындагы алтын шахталарында егерме биш еллар забойщик булып эшләүләрен, анда эшләгәндә, забой ишелеп, бер көн тәүлеге җир астында ятканнан соң гына казып алуларын, шуннан соң бервакыт таш астында калып, сул кулының сынуын, шуннан зәгыйфьләнеп, башка эшкә яраксыз булып калганлыктан, моннан биш ел элек шушы приискага килеп, каравылчылыкка ялланып, шуннан бирле каравылчы булып тамак туйдыруын әрнүле рәвештә сөйләп бирде дә:
– «Кеше күрәсен күрми гүргә керми» дигәннәре дөрес икән, тагын әллә ниләр күрәчәгем бар, – дип, кояш нуры астына күмелгән яшел түбәле йортларга карады һәм, алар өстендә рәнҗешле күзләрен йөртеп алганнан соң: – Яшь вакытларны сагынам, карт көнемдә көзге, кышкы, яңгырлы, буранлы озын төннәрне шул йортларның әйләнәсендә йөреп үткәрү миңа яшь чагымдагы сиксән аршын тирәнлектә булган шахталарда таш ватып йөрүләрдән дә авыр… Ул вакытта мин уйның, кайгының нәрсә икәнен дә, ару-талуны да белми идем. Хәзер шул йортлар әйләнәсендә йөреп арыйм. Төннәр буе үткән гомерләрне уйлап үткәрәм, – дип, тагын шул йортларга карап алды.
Бабайның кыяфәте безгә тагын да кызганычрак булып күренде. Аның сүзләрен тыңлап утыру бик-бик авыр булып бәрелде.
Без үзебез дә аның үткәргән тормышының йөрәгендә калдырган җәрәхәтләрен сызлатмаслык, аның моңнарын уртаклашырлык бер нәрсә дә таба алмадык. Артык бер нәрсә дә әйтергә белми: