Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное», sayfa 35
Yazı tipi:
Әдәбият кичәсенең соңында укылган шигырь
Җанга бик тәэсир итәдер моңлы җыр һәм тәмле тел,
Милли җырларны ишеткәч, дәртләнә төшкән күңел.
Телләрен тәмләндерергә инде кузгалсын халык,
Тәмле тел халык җаны бит, инде җанлансын халык.
Үз көен, үз җырларын белсен вә ишетсен халык,
Үз телендә инде тәмнәр барлыгын күрсен халык.
Милли көй, милли музыка тәэсирендә башка ул:
Тиз вакыт чәчкә атып, йимеш бирүче бакча ул.
Җырладык үз халкымызның монда моңлы җырларын,
Соң заманда иншад иткән627 бик матур шигырьләрен.
Ушбу кичтә милли телнең иң беренче атламы,
Иҗтиһад итсә628 халык, алга китәр озакламый.
Уртача булса да булсын, бу – беренче баскычы,
Чөнки бу – башлангычы, бирсен Хода тел ачкычы.
Вакты берлән чәчкәгә су сипмәсәң – бетәр кибеп,
Тел дә шулай үстерүгә мохтаҗ ул, сулар сибеп.
Тел үсүгә иң беренче җыр, шигырь ярдәм итә;
Яхшылап язган әсәрләр берлә тел алга китә.
Телләре югалмаса, мәңге югалмас татар:
Милләт ашдыкча629 ашар, милләт яшьдекчә630 яшәр.
Монда килгәннәргә мин чын-чын тәшәккерләр итәм631,
«Яшәсен милләт вә тел!» – дип, сүзләремне хәтем итәм632.
1910
Кәҗә белән Төлке
Һич исәпсез сусаганнар бервакыт Төлке, Кәҗә –
Бер эчем дә су табалмый белмиләр нишләргә дә.
Эзли торгач, иске, ташланган коены таптылар:
«Бик тирәнме, суы бармы?» – дип, коега бактылар.
«Бик тирән түгел, суы бар, булды бит, – диләр, – теләк;
Инде соң нишләргә безгә? Су алырга юк чиләк».
Төлке (бер хәйлә беләндер) сикреп төшә дә су эчә,
Төлке артыннан Кәҗә дә дөп итеп сикреп төшә.
Һәр икәүсе суга кандылар – кирәкми инде су,
Су белән эш бетми бит, мөмкин түгел моннан чыгу.
Төлке әйтте: «Әй Кәҗә! Аягүрә бас син элек,
Мин чыгарырмын сине, үзем элек сикреп чыгып».
Кәҗә сүзсез басты. Төлке өстенә сикреп менә,
Кәҗә өстеннән сикерде якты дөнья өстенә.
«Инде, дуст, мине чыгар», – дип тилмереп, Кәҗә көтә;
Төлке: «Әй ахмак Кәҗә!» – ди дә кое яныннан китә.
Монда да бер сүз әйтеп китү мөмкин:
Чын дустан гына файда көтү мөмкин;
Төлке кебек хәйләкәр дустка ышансаң,
Кәҗә кебек үзең һәлак итү мөмкин.
Бабай белән Аю
Аю белән Бабай бер ел икәүләп чәчтеләр шалкан;
Үсеп җиткән бу шалканнар, кап уртаклап бүлү калган.
Бабай әйткән: «Син ал яфракларын,
тамрын алырмын мин».
Аю: «Ярар», – дигән риза булып, яфракларын алган.
Икенче ел шулай ук бергә-бергә чәчтеләр богдай;
Пешеп богдай, урыр вакыт якынлашкач, диде Бабай:
«Кил, иптәшем Аю! Богдай тәмам пешкән, ни дисең син?
Бу ел тамрын син ал инде, башакларын алырмын мин…»
Аю (үткән ел алдангач, бу ел алданмыймын мин дип)
Әйтте: «Хуш, тамрыны алыйм, башакларны гына
ал син», – дип.
Риза булып, Аю – тамрын, Бабай гел башларын алды:
Аю, ахмак, ике ел да гакыллы карттан алданды.
–
Шулай ук бу кешеләрдә Аюга охшаганнар күп,
Яман-яхшы арасын белмәгән, аермаганнар күп.
Кешегә файдалы эшне «зарар» дип уйлаганнар күп,
Зарарлы эшне дә «файдалы» дип әйткән наданнар күп.
Чикерткә белән Кырмыска
Чикерткә җәй буе шатлык белән үткәрде көннәрне:
Һавалар саф, үләннәр чәчкәләнгән, сахралар ямьле.
Эссе көннәр, әзер өй бар, ашыйм дисә – азыклар мул.
Әзерне ашый, әзерне эчә, әзер өйдә тора бит ул.
Үтеп көннәр, җитеп көзләр, һавалар салкынайткачтын,
Менә Чикерткә нишләргә белалмый аптырап шашкан.
Үләннәр шиңделәр, саргайдылар, инде карын ачты –
Суыклык берлән ачлыктан үләр көннәр якынлашты.
Гаҗәеп карыны ачкач, күршесе Кырмыскага барды:
«Мине туйдыр, җылы өйдә урын бирсәнә,
зинһар!..» – ди.
Диде Кырмыска: «Әй ахмак, йөрисең җәй буе сайрап.
Каты салкын килерне белмәдеңме җәй көне азрак?..
Бу көн ашарыма бар дип, хафасыз633 бушка йөрмиләр,
Җылы көн, кулда форсат бар вакыт кышлык
әзерлиләр».
–
Гакыллылар эшен вактында эшли,
Чикерткә кеби тик йөрмәү тиешле.
Үтә гомерем…
Торам чишмә янында: чылтырап, шәпләп ага саф су;
Агалар, югалалар – мин калам ялгыз, ни эш соң бу?..
Видагъ итә634 алар шунда миңа мәңге күрешмәскә,
Заманалар үтү берлән килеп бу җиргә төшмәскә.
«Бу су тамчылары инде миңа мәңге күрешмәсләр», –
Дип уйлап бетмәдем – шундук тама башлады
күз яшьләр.
Минем гомрем минутлары менә шул тамчылар төсле:
Ага шул су кебек яки эри яз көнге кар төсле.
Бу чишмә суларын күргәч, ничек соң акмасын күз яшь?
Үтә гомрем, югала, кайтадан һич әйләнеп килмәс!..
Җүләр белән энҗе
Әллә нишләп иртә торган бер Җүләр,
Кечкенә янчыкта тапкан энҗеләр.
Энҗе күргәч тә, ул: «Тары, – дигән, –
Тавыгыма салыр өчен ярый», – дигән.
Алгач ук янчыкны, ул кайтып китә –
Тиз-тиз атлап, тиз генә өйгә җитә.
Энҗеләрне җиргә сипте кайткач ук,
Әмма бу җимнән тавыкка файда юк.
Бер гакыллы бәндә бу эшне күрә,
Ушбу эштән аптырый, ныклап көлә.
Ди Җүләргә: «Нишлисең син, әй Җүләр!
Ник тавык алдына салдың энҗеләр?»
«Ушбу эшне белсен инде кем, – диде, –
Ак тары дип энҗене белдем», – диде.
Бик дөрест: булмады исә рәт-җүнең,
Ак тарыдан фәркы635 юктыр энҗенең.
Ишәк
Бар икән бер кешенең ялгыз Ишәк,
Башына бу кешенең төште исәп:
Шәһәргә барып кайту уе белән
Чыгып китте, Ишәгенә нәрсә төяп.
Җәйге көн. Өсләренә кояш төшеп,
Баралар юл буенча янып-пешеп;
Хуҗаның теле корып, аузы кипкәч,
Уйлады хәл җыярга, саф су эчеп.
Ишәкнең дә сусавы тәмам җитте –
Бер адым алга атларга хәле бетте,
Ишәкнең сусаганын хуҗа белеп,
Агымсуга сугарырга алып китте.
Шылтырап агып яткан саф су тапты,
Ишәкнең тезгененнән суга тартты.
Суга кермәс өчен, Ишәк артка тарта,
Тартыша торгач, Ишәк җиргә ятты.
Хуҗасы суга кертер өчен суга,
Якын да аяк басмый Ишәк суга:
Хуҗа аның тартуына каршылашып
Кереште аяк терәп тартышырга.
Ишәк уйлый: «Бу мине су эчерергә
Дигән булып, уйлый суга төшерергә,
Ничек тә мине суда үтерергә.
Шулай булгач, агымсуга ник керергә?..»
Тарткан саен, Ишәк һаман артка чикте,
«Эчерми куймамын…» дип хуҗа үчекте,
Көчәнеп чын көч белән тарта торгач,
Өзелде тезген – хуҗа суга төште.
Тора салып Ишәк китте, кырга атлап,
Үлә язып хуҗа чыкты судан чак-чак.
Наданлыгы, каршылыгы сәбәбеннән
Сусаган көе китте Ишәк ахмак!..
–
Дөньяда Ишәк төсле кешеләр бар:
Карышыр «һәлак булма, тор!..» дигәндә,
Аларны файдалы эшкә өндәгәндә –
«Һәлак итмәк була безне», – диләр алар.
Шаныбыз636
Күңел тарлыгы
Күңелләр тарлыгыннан нинди эшләр итмәде нәшьәт641?
Гадавәт642 тамрыны җәйде, арада калмады шәфкать.
Күңелләр тарлыгыннан чыкты дөньяга ничә диннәр,
Ничә мәзһәбкә643 айрылган кяферләр берлә мөэминнәр…
Шуның тәэсире берлән чыктылар байлар белән коллар,
Карендәшлек бетеп, безгә ачылды берничә юллар…
Күңелләр тарлыгыннан тартыша картлар белән яшьләр,
Күңелләр тарлыгыннан акты каннар һәм дә күз яшьләр.
Телеңне киссәләр…
Әй татар, нишләрсең инде, бар телеңне киссәләр?..
Зар җылап сорауларыңны юкка хисап итсәләр?..
Агызыңны көчләп ачып, бер башка телне тыксалар;
Нишләгән булырсың инде, чын аяктан ексалар?..
Барлыгыңны искәрерләрме Дума мәбгусләре644?
Кайчы тотканнар кисәргә, бар микән соң үчләре?..
Әй бичара! Тел барында үтте гомрең тик йөреп,
Инде телсезләр кебек ымлап йөрерсең, тилмереп…
Кулда форсат бар вакытта, барлыгын белдермәдең,
Тик талаштың үз араңда, ни кирәкне белмәдең!..
Телеңә ябышкач кына, бар, тел сорап бир телеграм,
Ничә еллар әйтә килдең: «Юк! Мин искечә торам…»
Инде бик белдең белүгә: файда бирми искелек,
Эш үтәр чакта гына калды башыңа ис кереп.
Инде селке өстеңдәге чүп-чарны, бу хәлне күреп,
Искелек берлән торып беткән идең бит искереп.
Соң да булса инде тор! Селкен, тазар, тизрәк яңар!..
Мәкъсудыңча шулвакыт мәктәп тә бардыр, тел дә бар…
Үлгән йөрәк
Кеше дәртләнмәсә җәйге матур, нурлы заманнарда,
Агар сулар, агачлар хәтфә төсле зур яланнарда;
Дәхи күргәндә төрле чәчкәләр, сайраучы кошларны,
Ишеткәндә йөрәк типмәсә, саф-моңлы тавышларны;
Күзе яшьләнмәсә, моңланмаса аулак вә тын җирдә,
Кояш чыкканда, баеганда тәэссерләнмәсә бер дә;
Күзе күрмәсә милләтнең изелгән, артта калганын,
Хәмият килмәсә645 күргән вакыт аның тапалганын646;
Йөрәк сызланмаса мескен вә мәзлумнарны647 күргәндә, –
Хакыйкатән648 дә «үлгән бер йөрәктер» мондаен бәндә.
Кайвакытта
Кайвакытта әллә нишләп әйләнәм ямьсезләнә,
Бер югалткан нәрсәсе бар төсле күңлем эзләнә.
Бер урында тормый күңлем, тибрәнә, тапмый карар,
Җир йөзе нурсызлана, бал-майлары тәмсезләнә.
Шул вакытта: «Йир йөзендә чын сәгадәт649 юк!» – димен,
Әй күңел! Җирнең йөзеннән чын сәгадәт эзләмә.
Әйләнәмдәге матурлыкларны тиң күрми күңел,
Иң ахырда мәгънәви бер көчкә күңлем тезләнә.
Ушбу куәт каршысында баш иям, хәйран калам,
Шул минутта шатланам, шуннан гына ләззәт табам.
Адәм вә Иблис
I
Хода газамәт650 вә кодрәт берлә бу йирне хәлык иткәч651,
Йир өстендә Адәмнәрне яратырга вакыт йиткәч,
Ниһаять, сез кешеләргә булыр дип, йир йөзе мәскән652,
Йир өстенә үзенең фәйзене, әсрарене653 чәчкән…
Кояш нур чәчте йиргә көндезен, яктыртты ай төндә,
Кешеләрне яратмак булды шуннан соң йир өстендә.
Нигәдер шулвакыт Алла мәләкләргә654 хәбәр бирде:
«Адәм балалары өчен хәлык кыйлдым кара йирне…
Адәм хәлифә булыр йиргә, аны шуңа яраттык, – дип, –
Аңа нигъмәтләрем бирдем, сезә биргәннән артык», – дип.
Бу тәблигъне655 ишеткәч тә, мәләкләр аптыраштылар,
Бу нинди эш, диеп, бу мәсьәләдә сүзләр ачтылар.
Диделәр: «Бу фәсад әһлен656 яратмакта ни хикмәт бар?
Гасый657 булачак адәмнәрдә бу нинди әфзалият658 бар?
Гөнаһ эшләр кыйлырлар һәм алар мотлак түгәрләр кан,
Тулар йиргә фәсад, талаш, сугыш, гайбәт белән бөһтан659.
Күрәсез, без сиңа тәсбих660, сине тәкъдис661 белән мәшгуль,
Аларны артык итмәклек түгелдер шаныңа мәгъкуль662».
Ничек тә бу хәбәр баштук мәләкләргә агыр килде,
Адәмнәрнең алай булуын алар, белмим, ничек белде?
Яратылмас борын бунлар яратмагач адәмнәрне,
Диде Хак: «Әй мәләкләр! Мин беләм сез белмәгәннәрне».
Хода шулай мәләкләргә гаҗәп кыска җавап бирде,
Болай өсттән карауга шул мәләкләр фикере хак ирде.
Ходадан башка бер йиргә урын беткәч әләкләргә,
«Күрик, ничек булыр?..» дигән бер уй төште мәләкләргә.
Адәм тормак өчен баштук яратылган икән бу йир,
Кешеләрне түбән итмәктә бардыр, белмимен, ни сер?
Адәмне Алла хәлык итте, аңа ит һәм кан бирде,
Ничә еллар үтеп киткәч, Адәмгә Алла җан бирде…
Хода баштук Адәмне йирнең өстендә яраткан, ди,
Тән үсеп, җан кереп беткәнче ялгыз йирдә яткан, ди.
Адәм шунда ята торгач, кеше сурәтенә кергәч,
Үзенең рәхмәте белән рух белән гакыл биргәч,
Хода, чын мәбһүт итмәкче663 булып бахис664, хәсемнәрне665,
Сөеп яраткан Адәмгә үрәтте күп исемнәрне.
Диде шунда мәләкләргә: «Бу йиргә, әйдәңез, килеңез,
Бу шәйләрнең666 исемнәрене берәм-берәм хәбәр биреңез».
Хода үрәтмәгәч, табигый, мәләкләр башларын селекте,
«Алай булгач, хәбәр бир, йа Адәм!» – дип, Алла әмер итте.
Мәләкләр тордылар карап, Адәмне имтихан итте,
Карап торган мәләкләрнең тәмамән исләре китте.
Мәләкләрдән Адәм галимрәк булгач җиңелделәр,
Ходаның һәр эше хикмәткә мәбни667, дия белделәр.
Диде Хода: «Димәдемме: беләм сез белмәгәннәрни,
Бу күкләрдә дәхи йирдә миңа яшрен түгел һәр ни».
Фәрештәләр элек кыйлган бәхәсләргә үкенделәр,
Хода әмре шулайдыр дип, кара тәкъдиргә күнделәр.
II
Адәмне ярату белән генә эш бетмәгән әл дә,
Мәләкләргә әмер килде кыйлырга кешегә сәҗдә…
Табигый, бәгъзе куәтләр Адәмгә инкыяд итсен668,
Адәмнең әфзалиятен мәләкләр бары яд итсен669.
«Бу нинди бер әмер соң?» дип тәрәддед кыйлдылар670 барсы,
Алар йирдә тора алмыйлар Ходаның әмренә каршы.
Ходаның әмре булгач, сәҗдә кыйлмый чарамыз юк дип,
Адәмгә сәҗдә кыйлдылар, Ходаның каһредән куркып.
Хода кушкач, мәләкләр бу кешене кыйлдылар тәкъдис,
«Бу эш мәгъкуль түгел» дип, сәҗдәгә баш бөкмәде Иблис.
«Адәмнең асылы бик мәгълүм, тиешсез ихтирам», – диде,
«Ни булса да, аңа сәҗдә кыйлу миннән хәрам», – диде.
Фәрештәләр Адәмгә сәҗдә кыйлгач, һәммә эш беткәч,
Хода: «Ник сәҗдә кыйлмадың?» – диеп,
аннан сөаль иткәч,
Дигән Иблис: «Мине уттан яраттың, аны – туфрактан,
Нигә сәҗдә кыйлыйм соң мин, мин артык булгач
ул заттан?»
Җиһанда җөмләдән әүвәл Ходага каршылашкан ул,
Бу эш мәгъкуль түгелдер дип, япа-ялгыз талашкан ул.
Дигән Алла: «Сиңа ләгънәт! Ерак кит! Торма бу йирдә,
Җәһәннәмгә салырмын мин бөтен табигъларың671 берлә».
Дигән Иблис: «Бу көннән соң үчектем мин кешеләргә,
Ходаем ихтыяр бирсә – белермен нәрсә эшләргә!»
Хода, ачуланып, Иблисне салды мәңге зилләткә672,
«Мона син шунда тор» дип, бу Адәмне кертте җәннәткә…
Өмидсез хәлдә Иблис шул сәгать җиргә төшеп киткән,
Япа-ялгыз йир өстендә зарарсыз гына көн иткән.
Йир өстендә тулы җанварга кыйлмаган зарарлы эш,
Адәмнәр йиргә тулгач да зоһур иткән673 янә Иблис…
III
Хода кушкач, Адәм җәннәткә ялгыз баш барып кергән,
Агар сулар, мөзәйян674 бакчаларда буш кына йөргән.
Теләгән инде җәннәттә Адәмне ялгыз итмәскә,
Яратып бирде Хәуваны Адәмгә бергә ипдәшкә.
Ходай шулай хатыннардан хәлык итте фәкать берне,
«Бер иргә – бер хатын» дип һәм яраткан бер генә ирне.
Рух калебкә675 кергәч тә бирелгән җисмәни ләззәт,
Адәмнең башына йитә мона ошбу фани ләззәт.
Күрәсең, булмаган хур кызлары ул чакта җәннәттә,
Дөрес, хикмәт тә юк инде алай җисмәни ләззәттә.
Ничек итик? Шулай инде бу эш китабе мәнзилдә676.
Ни хикмәт бар бу эшләрдә – белә алмыйлар әл дә.
Адәм ата үзе янда үзе җенесен күрү берлән
Яраткан хәзрәте Хәуваны шундук чын күңел берлән.
Элек Хәува бераз назланса да, тиздән иләшкәннәр,
Икәү генә утырганнар, алай-болай сөйләшкәннәр.
Озын сүз кыскасы, шулай бу җәннәткә Адәм кергән,
Теләсә ни эшләсә дә, хөррият һәм ихтыяр биргән.
Ашар-эчәр өчен һәрнәрсәнең ишеген ачык куйган,
«Якын барма бу эшкә» дип, фәкать бер нәрсәдән тыйган.
Борын язган китапларда бу бер хикмәтле эш, диләр,
Ашарга кушмаган нәрсә дә – бертөрле йимеш, диләр.
Зарар юк нәрсә булса да, була инде бу кеби эш,
Күрик, нишләр Адәм, Хәува, дәхи ни эш кыйлыр Иблис?
IV
Ашау-эчү әзер булгач, торулар бигрәк ансат,
«Белермен нишләтергә» дип, теге Иблис көтә форсат.
Торалар нәкъ сабый төсле, мәгыйшәт677 катылыгын күрми,
Хаҗәт юк һич эш эшләргә, Адәм тик ята, һич йөрми.
Бу нинди эш? Адәм, Хәува торалар гыйш-гашрәттә,
Тора Иблис, кайчан форсат йитер, дип, кайгы-хәсрәттә.
Аның дошманнары җәннәттә буш йөрсеннәр иркенләп,
Йөри Иблис ачу берлән Ходаның рәхмәтен көнләп…
Ничә мең ел гыйбадәт кыйлса да, киткән бары йилгә,
Аның өстенә «мәлгунь» дип язылган Тәүрат, Инҗилдә.
Шулай да бу йитәр безгә дә көннәр, дип йөри ипләп,
«Бу җәннәткә кереп булмас микән?» ди дә китә читләп…
«Адәм өчен генә зилләткә төштем, аһ-ваһ» ди,
«Моны алдау – йиңел эш» дип йөри ул хәйләкәр даһи.
Куалар мескин Иблисне, бу җәннәткә якын барса,
Ничек кергән соң ул анда, языйм иске китапларча.
Шулай читләп кенә җәннәт яныннан беркөн узганда,
Күрә Иблис: җылан ялгыз гына утыра ишек янда.
Бу көндәге кеби түгел, җылан анда матур булган,
Аяк-куллы, зифа буйлы, дәхи гәүдәгә зур булган.
Бу көндәге суфиларча башын түбән таба иде,
Хәерхаһ муллалар төсле: «Исәнме, мелла кем!» – диде.
Моның тәкъвалыгын күргәч, җыланның шәфкате килде,
Ходага иң якыннардан, мәләкләрдән диеп белде.
Моны форсат белеп, Иблис җыланга эшне белгертте,
«Минем эш бар иде җәннәттә, кил, зинһар, мине керт»
ди…
Диде җылан: «Бүген җәннәт ишек янында мин сакчы,
Караулап торган өстеннән сине кертмәк түгел яхшы».
Диде Иблис: «Мине син авызыңа керт, һич кеше күрмәс,
Җылан керткән икән Иблисне дип, һичбер кеше белмәс».
Җыланга әллә нинди вәгъдәләр кыйлды, күп алдашты,
Җылан мескин: «Алай булгач, кер инде», – дип агыз ачты.
Ничә еллар көтеп йөргән бу җәннәткә барып кергәч,
Япа-ялгыз гына йөргән анамыз Хәуваны күргәч,
Диде: «Аһ, бу матурлыклар төгәнмәс – мәңгелек булса,
Гүзәл улыр иде, монда ни хикмәт бар – белеп булса.
Вакытча булмаса иде бу җәннәт, бу матурлыклар,
Булып, тиздән бетә торган бу тормышта ни ләззәт бар?
Күз ачып кына йомган чаклы ләззәт яки төш төсле
Кире килмәс булып беткәч, бу тормыш иң зур үкенечле.
Хода биргән икән монда сезә нигъмәтнең әнвагын678,
Һич үлмәс, мәңгелек итсә, Ходага ни була тагын!
Синең гомрең бу йирдә ялт итеп киткән яшен төсле,
Ахырда бер үлем йитәр көн артындагы төн төсле».
Җылый-җылый сөйләй Иблис, аның бер дә йөрәк тынмый,
Бу сүзләрне ишеткәч тә, диде Хәува: «Бу эш чынмы?
Каян белдең? – ди торгач, Хәува Иблискә якын барды, –
Син әйткәнчә, шулай ук бу матурлыкка зәвал679 бармы?
Син әйткәнчә, шулай ук без үләбезме, бетәбезме?
Гүя һич булмаган төсле бу дөньядан китәбезме?»
Йөзеннән, сүзләреннән Хәуваның чын курыкканын тойды,
Диде Иблис: «Бу агачтан ашаудан ни өчен тыйды?
Мона шуның өчен тыйды: бу җирдә мәңге тормаска,
Үлемне күрми көн иткән фәрештәләрдән улмаска.
Теге мәмнуг йимеш чын-чын дарудыр мәңге үлмәскә,
Аша тизрәк, теләсәң син кара йиргә күмелмәскә.
Хәерхаһ төсле Иблис Хәувага күп вәсвәсә кыйлды,
Тәмам алдаштырып беткәч, үзе бик тиз генә шылды.
V
Гаять тиз алданучы Хәувага бу сүз йитә калды,
Агачтан шул минут бераз йимешне сындырып алды.
Өзеп бер бөртеген капкач, бер эш юк, бик шома китте,
Бу шатлыкларны әйтергә Адәм янына барып йитте.
«Теләсәң мәңге үлмәскә, мона бу нәрсәне кап! – ди, –
Синең сөйгән матур хатының әҗәл даруыны тапты.
Аша инде, бер эш булмас, аша тиз, әйдә, тиз, тиз! – ди, –
Мона инде бу җәннәттә икәү мәңге торырмыз», – ди.
Хатын сүзе белән Адәм ашады бер генә бөртек.
– Дөрес, бернәрсә дә юк, – дип ашый башладылар күп-күп.
Йимешне ашаганнан соң, вакытлар үтмәде бик күп,
Очып китте аның өстендәге киемнәре, өркеп.
Мона шунда Адәм мескин ялангач тән торып калган,
Гөнаһка иртикяб иткәч680, ниһаятьсез681 Адәм оялган.
Кеше күтәрә алмыйдыр Ходаның фазыл ихсанын682,
Эш үткәч белде Хәуваны явыз Иблис котыртканын.
Диде: «Аһ! Шул явыз Иблис сәбәп булды гөнаһ эшкә»,
Үзе алданганын сылтап та куйды мескин Иблискә.
Адәм баласы да шулай: кыйла бер-бер гөнаһ эшне,
Үзе саф, тап-таза кала – гаепле итә Иблисне.
Кеше кыйлмас гөнаһ эшне, әгәр дә нәфсесен тыйса,
Тирә-ягында булган нәрсәләр берлән күзе туйса.
Гөнаһ башланды Адәмдән гади генә бер эш берлән,
Ике арадан мәхәббәт китте бер бөртек йимеш берлән.
Бер эш кыйлдым адәмнәргә дип, Иблис тә көч алды,
Беренче рәт үзенең дошманыннан яхшы үч алды.
«Йа Адәм! Иртикяб кыйлдың нәһи кыйлган683
гөнаһ эшкә», –
диеп, шундук Ходасыннан Адәмгә килде зур шелтә.
Бу инсан хилкатендә684 тәмгыкяр685 һәм дә тамаксаудыр,
Кирәк ни булса да булсын, туры килгәнне ашаудыр.
Адәм мескин бу эшкә бик үкенде – аһ-зар итте,
Гөнаһсын икърар кыйлды, Ходага игътизар итте686.
Җәнабе Хак диде: «Мин бит нәһи кыйлдым гөнаһ эштән,
Гелән саклан димәдемме сиңа шул мәлгунь Иблистән!
Бу җәннәткә керер-кермәс, йа Адәм, зур хатаң булды;
Чык инде җәннәтемнән, бар! Сиңа йирләр ватан булды.
Береңез береңез берлән талашып гомереңез үтсен,
Синең балаларың йирдә шулай аз-маз яшен түксен».
Хода Адәменә: «Йирдә мәгыйшәт михнәтен тарт, – ди, –
Бу көндән соң йир өстендә үзең эшлә, үзең тап! – ди. –
Сиңа файдалы сурәттә хәлык кыйлдым табигатьне,
Шулардай файдалан, көн-төн алай бушка карап ятмый.
Эш эшләп эшкә кертсен дип яраттым төрле ташларны,
Сиңа булсын дип үстердем үләннәрне, агачларны.
Эш эшләү һәм гамәл берлән булыр бәндәләрем мәсгуд687,
Сине ярату вә мөдәмдә688 шул эшләрдер минем мәкъсуд.
Йир астында күмелгән күп хәзинәләр йитәр күпкә,
Берәү бушка карап ятса, миңа һич кыйлмасын үпкә.
Болардан истифадә ит689! Сиңа әүвәл гакыл бирдем,
Колак, күз һәм йөрергә аяк, аның өстенә кул бирдем.
Сирате мөстәкыймдә690 бул, Ходаның берлеген берлә,
Хәерхаһка яхшы сүзле бул, кирәк торсаң да кем берлә».
Чыгасы килми җәннәттән, Адәмнең яше аккан соң,
«Нигә кыйлдың гөнаһ эшне?» дигән катгый хитабтан соң,
Алыш һәм дә биреш беткәч, Адәм, Хәува икәү бергә
Ходаның әмре берлән шул сәгать ташландылар йиргә.
VI
VII
Китаплар әйткәненчә, бу икәүсе йиргә ташлангач,
Капылда кулда һич шәй юк, ялангач һәм тамаклар ач.
Бу эшләр йитмәсә тагын – Адәм Хәувадан аерылган,
«Раббәна залмина»696 дип, Адәм күп тәүбәләр кыйлган.
Рәхәт-рәхәт торуларны авыр булган китү ташлап,
Шул көннән соң адәмнәр бу йир йөзендә тордылар башлап.
Йир өстенә төшү берлән, Адәмне күрде мәхлуклар,
Тыныч торган бу мәхлуклар сүләй башладылар юк-бар.
Диделәр: «Бу ике аяклы, ике куллы гаҗәп нәрсә,
Бу нәрсәнең бу йиргә килмәгендән соң сәбәп нәрсә?
Сурәтенә караганда чыгарыр бу гелән фетнә,
Тора каккан агач төсле, бу нәрсәдән өмид көтмә.
Нигә соң бу безем төсле түгел, җонсыз, ялангачтыр,
Үзе бик хәйләкәр төсле, усаллыклар моңа хастыр.
Бу көннән соң арамыздан мәхәббәтләр китәр инде,
Бу бар чакта йир өстендә тынычлыклар бетәр инде.
Хәзердән үк үзен саклар өчен кулына таяк тоткан,
Ачулы бер кеше төсле, төсе киткән, йөзен чыткан.
Хода күрсәтмәсен инде, күбәйсә, үрчесә бу зат,
Арыслан берлә капланны тотар, хәйлә белән арбап.
Үзенә мәнфәгать килсә, бу нәрсә гел кырыр безне,
Ничек саклый алырбыз соң моның шәрреннән697 үземезне?
Моның балалары йирнең йөзен тиздән китәр каплап,
Бу инсаннар һөҗүменнән безне кемнәр калыр саклап?»
Менә шулай йир өстенә төшү берлән безем инсан,
Моны күрү белән, шундук тәшәэмләнде698 һәрбер җан.
Балыклар суга качтылар, диделәр: «Кыйлмаек гауга»,
Бәхилләшкәч тә, җанварлар берәмләп киттеләр тауга.
Диделәр: «Әйдәңез, дуслар, без инде тормаек бергә,
Адәм йир йөзенә төште, китик ул бармаган йиргә».
Биек тауларга, урманнарга җанварлар таралдылар,
Әлел әбәд699 адәмнәрдән качып вәхшәттә калдылар.
Адәмне күргәч үк куркып качалар, куркалар әл дә,
Адәмнәрнең җәфасыннан әмин700 түгел алар әл дә.
627.Иншад иткән – иҗат иткән.
628.Иҗтиһад итсә – тырышса.
629.Ашдыкча – ашкан саен.
630.Яшьдекчә – яшәгәндә.
631.Тәшәккерләр итәм – рәхмәтләр белдерәм.
632.Хәтем итәм – тәмамлыйм.
633.Хафасыз – борчылмыйча, уйламыйча.
634.Видагъ итә – саубуллаша.
635.Фәркы – аермасы, үзгәлеге.
636.Шаныбыз – даныбыз, дәрәҗәбез.
637.Гыйффәт – сафлык, намуслылык.
638.Сәдакать – турылык, туры сүзлелек.
639.Ихсаныбыз – яхшылыгыбыз.
640.Булсын фида – корбан ителсен.
641.Нәшьәт итмәде – барлыкка килмәде.
642.Гадавәт – дошманлык.
643.Мәзһәбкә – гыйлем, фәлсәфәдә, дөньяга карашта тоткан юлга; дини сектага.
644.Дума мәбгусләре – Дума депутатлары.
645.Хәмият килмәсә – саклау теләге тумаса.
646.Тапалганын – тапталганын.
647.Мәзлумнарны – җәберләнгәннәрне.
648.Xакыйкатән – чыннан да, дөреслектә.
649.Сәгадәт – бәхет.
650.Газамәт – олылык, бөеклек.
651.Хәлык иткәч – яраткач.
652.Мәскән – тору урыны, йорт.
653.Фәйзене, әсрарене – рәхмәтен, серләрен.
654.Мәләкләргә – фәрештәләргә.
655.Тәблигъне – хәбәрне.
656.Фәсад әһлен – бозыклык иясен.
657.Гасый – гөнаһ кылучы, буйсынмаучы.
658.Әфзалият – артыклык, өстенлек, өстен күрү.
659.Бөһтан – яла.
660.Тәсбих – мактау.
661.Тәкъдис – данлау.
662.Шаныңа мәгъкуль – дәрәҗәңә лаек.
663.Мәбһүт итмәкче – хәйран калдырмакчы, таң калдырмакчы.
664.Бахис – бәхәс кыйлучы.
665.Хәсемнәрне – каршы торучыларны.
666.Шәйләрнең – әйберләрнең.
667.Мәбни – нигезләнгән.
668.Инкыяд итсен – буйсынсын, баш исен.
669.Яд итсен – истә тотсын.
670.Тәрәддед кыйлдылар – аптырадылар.
671.Табигъларың – иярүчеләрең.
672.Зилләткә – хурлыкка, түбәнлеккә.
673.Зоһур иткән – килеп чыккан.
674.Мөзәйян – зиннәтле, матур.
675.Калебкә – күңелгә.
676.Китабе мәнзилдә – Изге китапта.
677.Мәгыйшәт – тормыш, көнкүреш.
678.Нигъмәтнең әнвагын – азыкларның төрлеләрен.
679.Зәвал – бетү, югалу.
680.Иртикяб иткәч – төшкәч, юлыккач.
681.Ниһаятьсез – чиктән тыш.
682.Фазыл ихсанын – олы ярдәмен, яхшылыгын.
683.Нәһи кыйлган – тыелган.
684.Хилкатендә – яратылышында.
685.Тәмгыкяр – ач күзле, комагай.
686.Игътизар итте – гозерен җиткерде, гафу үтенде.
687.Мәсгуд – бәхетле.
688.Мөдәмдә – тәрбияләүдә.
689.Истифадә ит – файдалан.
690.Сирате мөстәкыймдә – туры юлда.
691.Татһир – тазарту, сафландыру.
692.Хакыйкый голувият – бөек уйлар, идеяләр.
693.Лиякатьне – булдыклылыкны.
694.Гарше әгълага – күкнең иң югары катламына.
695.Мотмәин нәфсе роҗуг итәр – тынычлык тапкан җаны (рухы) кайтыр.
696.Раббәна залмина – Аллабыз гафу итсен.
697.Шәрреннән – явызлыгыннан.
698.Тәшәэмләнде – шомланды.
699.Әлел әбәд – мәңгегә.
700.Әмин – тыныч.
Türler ve etiketler
Yaş sınırı:
16+Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021Hacim:
631 s. 2 illüstrasyonISBN:
978-5-298-04227-7Telif hakkı:
Татарское книжное издательство