Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное», sayfa 34

Yazı tipi:

Әһле ислам

 
Бәндәнең бер гадәте шул:
Аһ идәр булгач гарип,
Кулда форсат бар вакытта
Һич зәвал498 юк безгә дип.
Һәр кеше кыйлыр шикаять
Җаһлемезнең дәрдедән,
Әмма дәрдкә дәрман идән499
Булмады һичбер табиб.
Бер заманда исламың шәү –
кәтләре ниндәй иде;
Буйлә торсак, уйлә шәүкәт
Безләрә булмаз насыйп.
Исламың бу гафләтен500 фор –
сат белеп, дошманнары
Йир йөзендән мәхү идәргә
Зан идәр501 әһел диеп.
Бер борын каны өчен мөслим –
ләре нишләп китәр;
Нәрәдә калды гадаләт –
Шул җәһәт бигрәк гаҗиб.
 

«Сән күрендең күзләрә…»

 
Сән күрендең күзләрә502 дош –
манлыгың бетмәс кеби,
Безләри агыр эшә503 куш –
канлыгың бетмәс кеби.
 
 
Алдадың бик күп заман,
Гафил иде милләтләрем;
Бездә гафләт бетсә дә, куш –
танлыгың бетмәс кеби.
 
 
Башкалар күзен ачарсә504,
Ни өчен эчең пошар?
Юкса кылмадыңмы фарыз –
Солтанлыгың бетмәс кеби?
 
 
Хак зоһур итте505 бу көндә –
Аттылар сән шайтани;
Атса да хак йолдызы,
Шайтанлыгың бетмәс кеби.
 
 
Йә татар! Тиз сән дә уян –
Мөнкариз булмас506 борын;
Зан идеп булдың һәлак сән507 –
Ханлыгың бетмәс кеби.
 

«Алар мәгъбүд дигән бәндә…»

 
Алар мәгъбүд дигән бәндә
Безем Алламызә колдыр;
Алар шул бер зәгыйфь колга
Гыйбадәт берлә мәшгульдер.
 
 
Кояш, айга, фәләннәргә
Гыйбадәт әйләде инсан –
Болай улмак егерменче
Гасырда гайре мәгъкульдер.
 
 
Аларның динене кыйлды
Риваять ул җәһел затлар;
Ничә тәхрифләргә508 очрау
Сәбәбеннән гайре мәкъбүлдер.
 
 
Дин улса һәр җиһанда ин –
сани мәкъсуда йиткезсен –
Тәрәккый һәм тәмәдденнән509
Безем мәкъсудымыз шулдыр.
 
 
Үземнең мәзһәбем хак дип,
Милләт идәр дәгъва;
Хакыйкать – юл бу дөньяда,
Мөгаен, бер генә юлдыр.
 
 
Безем диндә бүтән милләт –
ләри һич йирдә юк әкъраһ510;
Дин өчен яүме мәхшәрдә
Һәр инсан кәнде мәсьүлдер511.
 

«Табылса бу җиһанда яхшы юлдаш…»

 
Табылса бу җиһанда яхшы юлдаш,
Фида булсын ул юлдашка газиз баш;
 
 
Авырлыкта синең берлән бәрабәр512,
Качып китми сиңа булсын борадәр513;
 
 
Сиңа дошманга – ул һәм булса дошман,
Сиңа дустка – у514 һәм дуст булса һәр ан515,
 
 
Ничек кыйлса мәхәббәт бай заманда,
Шулай булса, дәхи мал булмаганда;
 
 
Сафа кыйлса516, сафа кыйлганда бергә,
Хафа булса, хафа булганда бергә;
 
 
Үзеннән башкага әйтмәсә серне, –
Җаның төсле якын күр мондай ирне.
 

Дөнья

 
Бу дөнья тик галим булган мөгаллимне күралмадым,
Тәгаллемне517 итәр мәҗбүр бу дөнья җөмлә инсана518.
Үзенең фикрене исбат итәр – куркып-нитеп тормас,
Бу бакмас аһ-зара519, илтифат итмәстер ихсана520.
Аның фикрен әгәр сәд итмәк эстәр исә521 бер милләт,
Китеш522 алай түгелдер, дип, аларны гаркъ итәр кана523.
Аның кашында һәркем бер, аның чөн мәсләке524 хөрдер,
Теләсә, тиз галиб итәр рәгыяне у солтана525.
Бу дөньяның дусы юктыр – инанма син бу дөньяга:
Бүген дус булганын иртән итә тәслим у дошмана526.
 

Бер татар шәкертенең үз хәленнән шикаяте

(«Беренче сада» вәзенендә, ягъни «Уян, шәкерт» мәкаме илә укылыр)
 
Төрле яктан басмаса гамь,
Һичбер кеше чикмәс әләм527.
Хәлем язам тотып каләм –
Бән егъламай – кем егъласын!
 
(Тәкрар укылыр)
 
Яшем килде утыз яшькә,
Мөмкин түгел егъламаска,
Күп кайгулар килде башка –
Бән егъламай…
Сабак укып унбиш сәнә
Ошбу явыз мәдрәсәдә,
Файда алмадым аз исә дә –
Бән егъламай…
 
 
Уйламадым алдым-артым,
Бушка яттым, бушка яттым,
Җәһаләткә кереп баттым –
Бән егъламай…
 
 
Унбиш сәнә үткән гомер,
Унбиш сумлык юктыр һөнәр,
Инде ятам эчеп зәһәр528 –
Бән егъламай…
 
 
Күкрәкләрем бетмеш череп,
Ике битем эчкә кереп
Егълаймын, дус, бән үкреп –
Бән егъламай…
 
 
Гарәпчәгә биреп күңел
Укысам да, белмәдем тел,
Инде хәлем булды мөшкел –
Бән егъламай…
 
 
Мантыйклардан укып «Сөлләм»529,
Кирәк кадәр белмәдем һич,
Шуның өчен хәсрәт чигәм –
Бән егъламай…
 
 
Остазыма торсам каршы,
Дошман күреп итте ачу;
Аның эше һәб талашу –
Бән егъламай…
 
 
Дидем: заман башка, хәзрәт,
Фикерне үзгәрт, тәртипне үзгәрт,
Искеләргә бетте эрәт –
Бән егъламай…
 
 
Яңа тәртипне башлаек,
Искеләрне тиз ташлаек,
Җавап бирде: мондан тиз чык –
Бән егъламай…
 
 
Нәсыйхәтне дыңламас бу,
Файда бирмәс күп талашу,
Тиешле эш мондан качу –
Бән егъламай…
 
 
Анам орыша кайтсам өйгә:
Фатихадан калдың нигә,
Балам, диеп зәхмәт чигә –
Бән егъламай…
 
 
Сасык һава мәдрәсәдә
Иснәп яттык ничә сәнә,
Көндезләрдә һәм кичәдә –
Бән егъламай…
 
 
Бәнем хәлем шуйлә, милләт,
Бәндән инде көтмә хезмәт,
Гыйлем юктыр бәндә, хикмәт –
Бән егъламай…
 
 
Инде, дуслар, ни эшләргә,
Эш белмәймен эш эшләргә,
Эшләмәсәм – юк тешләргә –
Бән егъламай…
 
 
Һөнәрем юк көн күрерлек,
Ашап-эчеп үткәрерлек,
Моннан артык бармы гарьлек –
Бән егъламай…
 
 
Эшләп акча алыр идем,
Мондан дәхи юк өмидем,
Инде көйдем, инде көйдем –
Бән егъламай…
 

«Сәгадәткә ирешмәк…»

 
Сәгадәткә ирешмәк әс –
бабын күрмәк йөгермәкләр,
Тәрәккый тоткасын тоткан
Безем әрбаб һиммәттә.
 
 
Татар намен ишеткәндә,
Җәһаләт исләрә төште,
Татардан таҗ төшәр искә,
Косур530 улмазса хезмәттә.
 
 
Бөтен милләт хәлен баксак,
Бер инсан хәленә охшар.
Бер инсанның җәмигъ531 гомере
Үтәрме наз-нигъмәттә?
 
 
Гасырларча хөкем сөргән
Җиһангир без татарлардыр –
Булып гайриләрә532 гыйбрәт
Газимәт илә гайрәттә533.
 
 
Бу әхваль алмашынды, гак –
се534 килде, эш начарланды;
У гайрәт китте, нур бетте,
Татарлар калды зилләттә535.
 

«Бәңа бу көн мәхәббәт булды михнәт…»

 
Бәңа536 бу көн мәхәббәт булды михнәт,
Күңелдән һичвакыт китмәй, ни хикмәт?
 
 
Бүтәннәргә буның һич кыйммәте юк,
Вәләкин бу күренде бәңа кыйммәт.
 
 
Харап итте заһирны537 бу фикерләр,
Буны уйлау калебкә бирде зиннәт.
 
 
Кеше хәлен кеше тәкъдир итәрме538?
Итәр тәкъдир буны әсхабе һиммәт539.
 
 
Ничә төрле фикерлә540 мөбталя541 мин,
Җәһәннәм чыкты истән, дәхи җәннәт.
 
 
Мәхәббәтсез җиһанда тормак улмас542,
Бу дөньяны тотып торган мәхәббәт.
 

«Милләтем улганга татар, бән дә улдым бер татар…»

 
Милләтем улганга татар, бән дә улдым бер татар;
Бергә булгач асыл җенсем, бергә булсын аһы-зар.
 
 
Алга китсә, бергә киттем, ташламам бән бунларый,
Милләтем алга китәр дип, хөсне зан543 бунлара бар.
 
 
Астын өскә кыйлды анлар дөньяның үткән заман,
Шунларә мәнсүб544 татармын дип кыйлырмын ифтихар545.
 

«Гафури, сән онытма милләтеңне…»

 
Гафури, сән546 онытма милләтеңне,
Сарыф ит ушбу юлда һиммәтеңне547.
 
 
Дәвам ит, ушбу юлда күп чалышкыл548,
Белер әрбабе һиммәт549 кыйммәтеңне.
 
 
Татарның зилләтен550 күр һәм намусын әйт,
Димә зилләт үзеңнең зилләтеңне.
 
 
Тәләф улсаң551 тәләф ул ушбу юлда,
Фида ит милләтә һәб риннәтеңне552.
 

Икенче сада

 
Карап тик тормам, бушка утырмам,
Ихласым бик там553 милләт юлына.
 
 
Акса да яшем, һиммәт – юлдашым,
Вәкыф554 бу башым милләт юлына.
 
 
Булам гайрәтле, гали һиммәтле555,
Ихлас хезмәтле милләт юлына.
 
 
Биреп күкерәк безләр бигерәк,
Керергә кирәк милләт юлына.
 
 
Һичкемнән курыкмый кер туктап тормый,
Йоклап утырмый милләт юлына.
 
 
Безләр и туган, анадан туган
Булырга корбан милләт юлына.
 
 
Алар белән без булганча тигез,
Курыкмабыз һәргиз556 милләт юлына.
 

Тырыш балалар

 
Яхшы булыр балалар – сабакка күз салалар,
«Тик тору начар эш» дип, иртәрәк кузгалалар.
 
 
Укырга һич иренмәс, начар юлларга кермәс,
Ялкау балалар кебек, үзен уенга бирмәс.
 
 
Таза булыр өс-башы, китап булыр юлдашы,
Сабак укып туктагач, вакытча булыр ашы.
 
 
Китабыны пычратмас, начарлыкны яратмас,
Ялкау балалар кебек уйнап-көлеп тик ятмас.
 
 
Анасы кушар йомыш – очып китәр мисле кош557,
Йомыш-фәлән булмаса, язып укыр – тормас буш.
 
 
Һәр көн торыр иртәрәк, сабакка булыр зирәк,
Соңга калмый мәктәпкә, барып йитәр тизерәк.
 
 
Китаплары ак булыр, һәр эшендә сак булыр,
Үзен начар күрсәтүдән һәрвакыт ерак булыр.
 
 
Шәфкать итәр кечегә, юл куяр зур кешегә –
Моның кебек баланы яратмас кеше нигә?..
 

Әтәч белән Сандугач

 
Әтәч йөри җим эзләп, аяк белән типкәләп,
Янында тавыклар бар – бары җиде-сигезләп.
 
 
Әтәч мохтаҗ азыкка һәм ихласы зәвыкка558,
Сирәк-сирәк кычкырып, гайрәт кыйла тавыкка.
 
 
Сандугач, күзен салып, урыныннан кузгалып,
Тәрәзәнең төбеннән диде Әтәчкә, мактанып:
 
 
«Әй Әтәч, син, бичара, болай таба бер кара:
Кечкенә бу Сандугач ничек көнен узгара?
 
 
Тәмле орлыклар ашап, рәхәтлек белән яшәп,
Синең кебек, җир казып, күрмимен һичбер азап.
 
 
Чүплек башына барып, йөрмимен чүп актарып».
Әтәч, моны ишеткәч, җавап бирде кайтарып:
 
 
«Ни файда аш күплектән? Чыгалмыйсың читлектән,
Хөр көенчә азык эзләү күп артыктыр чүплектән.
 
 
Күрәмсең: мин ничек хөр, кайда барсам – анда бер;
Ушбу йөргән җиде тавык – барысы минем хатындыр.
 
 
Уйнап көләм теләсәм, теләгәнчә сөйләшәм;
Кай җирем синнән ким, орлык ашап үсмәсәм?
 
 
Торган урының бик тар, тарлыкта ни рәхәт бар?
Кайгы-хәсрәтең күплектән кыйласың син аһ-зар.
 
 
Адәмнәргә син әсир, торган җирең – бик тар җир;
Ничек чыдап торасыз? Сандугачым, җавап бир!..»
 
 
Әтәчкә җавап тапмый гаҗиз калды Сандугач,
Башыны түбән салды, башка хәйлә тапмагач.
 
 
Гыйбрәт илә монда бак, Әтәчнең һәр сүзе хак:
Әсир булып торудан хөр булу артыгырак.
 

Алмас559 ташы

 
Гелән вәхши көн иткән бер заманда
Бер алмас ташы яткан шул яланда.
Чын алмас ташы кадрен белми алар,
Бу алмасны алар һич алмаганнар.
Кадерсез ятканын алмас та белгән,
Бу эшкә кайгырып, чиксез үкенгән.
Үкенгән берлә ни файда аңарга?
Түгел мөмкин моңа хәйлә табарга.
Менә бер көн моны бер вәхши алган,
«Нигә соң бу?» – дигән дә суга салган.
Наданнар һич синең кадрең белалмас,
Кара ташлар янында син – бер алмас.
Кара таштай чаклы булмастыр базарың,
Ишетмәсләр синең һич аһ-зарың.
 

…гә
(Бер хатирә)

 
Башкаларга бирелсә бу мәхәббәтем,
Чыдамас күтәрергә моны һичкем.
Хур сыйфатлы матурлыгың касәсеннән
Мәхәббәт шәрабыны мин дә эчтем.
 
 
Мәхәббәтем сезгә төшкән көннән бирле
Гыйш-гыйшрәт560 кыйлуымнан өмид кистем,
Дөньяда булган башка матурлардан
Күз йомып, барчасыннан инде кичтем.
 
 
Калеб ул – үзе нәкъ бер фотограф,
Башка тап вә пычрактан булды бу саф,
Калебемдә ялгыз синең сурәтең бар,
Шуны уйлап, мине кызган, кыйлгыл инсаф.
 
 
Күңелемдә ялгыз бер шул сурәт калды,
Дөньяда торуым сезгә багланды,
Гыйшкыма бер дәлил сорасаңыз:
Вөҗүдем561 зәгыйфь, йөзем сарыланды.
 
 
Уемда сез генәсез – төш вә өндә,
Синең белән саташамын көн дә, төн дә,
Мәхәббәт җәфасыннан коткарсаңыз,
Сөеклем, ялгыз синең кодрәтеңдә.
 
 
Бер генә рәт шатландыр син мине, көл дә,
Елмаюың шифа була бу күңелгә,
Бу көндә нәкъ сандугач төсле булдым –
Сайраган гашыйк булып кызыл гөлгә…
 

1909

Инкыйлаб

 
Дөньяда торсаң күрерсең – һәр көне бер инкыйлаб,
Бер көне юаш торыр, икенче көн китәр дулап.
 
 
Дустларыңнан аерып, фирак562 утына яндырыр;
Эшләрең чуалдырыр да су кебек болгандырыр.
 
 
Йөрмәс ул син уйлаганча – бәдбәхеттә юк сәбат563:
«Бу фәкыйрьне рәнҗетермен ич» димәс, юк анда ят564.
 
 
Яэҗүҗ ул: сиңа һөҗүм кыйлыр өчен ачмакта юл;
Син аның юлына сәд чик565, син аңа Искәндәр ул566.
 
 
Ул сине эскәнҗәгә кыскан кебек кысар, ватар,
Бервакыт тартыр үзенә, бервакыт читкә атар.
 

Тәәссеф567

 
Дөньяга килгәнемә мин үкендем,
Ни чара? Китеп булмый, инде күндем.
Төзәлүне өмид итеп торган идем,
Булмый икән! Ул фикердән инде түндем.
 
 
Ахмаклары һич туктамый эшне боза,
Гакыллының «төзәтәм» дип көне уза:
«Инде бу эш төзәлде» дип торган чакта,
Давылдагы тузан кебек борхып туза.
 
 
Күп кешеләр бушамыйлар төзәтүдән,
Халыкларның файдасыны күзәтүдән;
Эшне белми, тугърылыктан чыкканнары
Бушамыйлар дөньяны дер селкетүдән.
 
 
Морадыңча тәгәрәмәс дөнья шары,
Нигә син хур булмыйсың моннан ары.
Дөньяның табигате таштан каты,
Тәэсир итмәс һич кешенең аһы-зары.
 
 
Ләкин мин ул явызга ялынмамын,
Теләсә нишләсә дә – ихтыяры;
Сер бирми кырын ятып карап торсам,
Шулвакыт мин – бу дөньяның бәхтияры568.
 

Нәсыйхәт

 
Һәр эшнең асылын белү өчен – тикшер,
Тикшереп дикъкать итсәң, беленер сер.
 
 
Юлга керми, «мин моны белдем» димә,
Бу эшне беләм дисәң, юлына кер.
 
 
Уйлаган кеше генә серен табар,
Уйламаган наданнарга бары да бер.
 
 
Хакыйкать өчен булсын җаның фида,
Шуның өчен хәбескә569 кер, кит һәм Себер.
 
 
Чын кеше мал, җәмалга570 һич алданмас,
Мал, җәмалны алар алсын, аларга бир.
 
 
Аларның бит шуннан башка ләззәте юк,
Булсыннар алар мәгърур, алар кибер571.
 
 
Мал-фәләннән ләззәт алмый, төне-көне
Кеше өчен хезмәт итеп, җәзалар күр.
 
 
Син асылда кеше өчен тугансың бит:
Кешегә ярдәмче бул һәм хезмәт ит.
 
 
Тугърысы: кеше чөн572 ту, кеше чөн тор,
Кеше өчен хезмәт итеп, дөньядан кит!..
 

Бакчада…

 
Бүген әллә нигә мәхзүн573 күңелләр,
Минем күңлемне ачмыйлар бу гөлләр.
Матур хур кызлары, алдымда торса,
Мине мәсгуд итәр төсле түгелләр.
 
 
Нигә күп сайрашасыз, сандугачлар?..
Сези574 шатландырамы бу агачлар?
Сези дә юкса мәфтүн итәләрме575
Зифа буйлы матурлар, кара чәчләр?..
 
 
Алай түгел, мәхәббәт – башка, башка,
Алар гашыйк чәчәк берлән агачка;
Мине мәфтүн итеп торган матурның
Чәчәк тик кадре юктыр сандугачка.
 
 
Яратмак бер, вәләкин юллары күп,
Берәүнең дошманы башкага мәхбүб576;
Кеше шелтәсе кяр577 итмәс кешегә,
Әгәр булса гашыйк чын гыйшка мәнсүб578.
 
 
Кешенең үзенә – үз хәсрәте зур,
Димә аны хәкыйрь579, бичара һәм хур;
Мәхәббәт – мәҗбүри булган бер эш ул,
Мәхәббәт әһле580 мәхзүн һәм дә мәгъзүр581.
 

Балыклар белән Кысла

 
Таралды тирә-якка язгы ташу,
Бу ташкыннан торып калды бераз су.
 
 
Күрер күзгә бу су – бер кечкенә күл,
Тирә-ягы бөтенләй комлы бер чүл.
 
 
Шушы суда торып калган Балыклар,
Дәхи Кысла дигән ямьсез халыклар.
 
 
Балыклар һәммәсе уйный кояшта,
Теге Кысла да уйнап йөри аста.
 
 
Һаман болгый, карап тик кенә ятмый,
Балыклар Кысланы һичбер яратмый.
 
 
Гаҗиз калды Балыклар ушбу эшкә,
Бара торгач җыелдылар киңәшкә.
 
 
Киңәштән соң киленде шул карарга:
Бу күлдән Кысланы көчләп куарга.
 
 
Моны тапшырдылар мәхсус вәкилгә,
Диделәр: «Китсен ул бер башка күлгә!»
 
 
Тәвәкъкыфсыз582 вәкил Кыслага барды,
Тәмамынча гарыз кыйлды583 карарны.
 
 
Диде: «Күзгә күренмә, йөрмә болгап,
Бүтән җирдән мөнасиб584 бер урын тап.
 
 
Аякларың кыйла саф суны пычрак,
Бу пычрактан йөрибез инде чак-чак».
 
 
Диде Кысла: «Сабыр ит! Бик ашыкма,
Тәҗавез кыйлма585, юлдан читкә чыкма.
 
 
Миңа ярый бу су да, мин бит әрсез,
Начар булса бу су – сезләр китәрсез», –
 
 
диде дә, кул-аягын ныклы болгап,
Шылып китте, юрамал суны болгап.
 
 
Димәк, Кысла Балыкларга карышты,
Бу эштән күп Балыклар уйга төште.
 
 
Балыклар гаҗиз улды, чара бетте,
Киңәш, карар – бары да җилгә китте.
 
 
Балыклар тондырадыр – Кысла болгай,
Үтеп китте ничә атна, ничә ай.
 
 
Дәвам итә һаман да болгатуда,
Балыклардан көлеп, аста ятуда.
 
 
…Менә беркөн Балыкчы бу чокырга
Балыкларга китерде салды мурда.
 
 
Теге Кысла килеп мурданы күрде:
«Бу ни соң?» – дип йөзеп барды да керде.
 
 
Азапланып аңа керде-керүгә,
Эче иркен түгел икән йөрергә.
 
 
Чыгалмый мурдада тәмам адашты:
Кереп килгән ишек юк, кайда качты?
 
 
Кыйлып бага чыгарга төрле тәдбир586,
Бераз торгач килеп йитте теге ир.
 
 
Балык юк мурдада, Кыслага бакты:
«Моны нишлим?» – диде дә җиргә атты.
 
 
Коры җирдә тыпырдап итә шап-шап,
Моны күргән Балыклар һәммәсе шат.
 
 
Тыпырдап Кысла үлгәч – күл дә тонды,
Балыкларның да чынлап күңле тынды.
 
 
Менә килде боларга башка тормыш:
Тынычлыкта үтәдер җәй белән кыш.
 
 
 –
 
 
Кысла төсле, бездә юкмы болгатучы,
Ут салып, астан котыртып ятучы?
 
 
Тыныч яткан кырмысканың түмгәгенә
Таяк тыгып туздыручы, кузгатучы?
 
 
Юкмы бездә чүп салучы саф елгага,
Бозыклык таратучы бу дөньяга?
 
 
Һичвакытта чынлык аста торып калмас,
Алар да эләгерләр бер мурдага.
 

Үрдәк – Лачын

 
Бик матур һәм ташлы күлдә, сулары торган тонып,
Ялгыз Үрдәк шатланып йөзә иде чумып-чумып.
 
 
Анасын күргән бала тик бер чума, бер талпына,
Әйләнә дә тулгана бер алдына, бер артына.
 
 
Бәгъзе вакыт болгата башын тыгып күлнең ташын –
Шулвакыт Үрдәкне күзләй күктә торган бер Лачын.
 
 
Ул Лачынның мәкъсуды – бу Үрдәге587 типмәк була,
Ташлы күлдә йөзгән Үрдәкне алып китмәк була.
 
 
Инглиз кеби Лачын бу: бик ерактан күз сала,
Килде, типте жу итеп, Үрдәк аны белмәй кала.
 
 
Ул – Лачынның тырнагында ихтыярсыз кычкыра,
Ычкынам дип талпынып, ул төрлечә башын бора.
 
 
Ычкынырлык итмәгән ул – тырнагы баткан аның,
Шәфкать итмәй ул сиңа, аксын каның, чыксын җаның.
 
 
Җан бирү агырлыгын588 тат589, инде башка юк чара,
Баштарак качу кирәк иде сиңа, и бичара!
 
 
Ул сине итәр тәләф590, ашар итең, эчәр каның –
Тәэсир итмәс ул залимга күз яшь илә бакканың.
 

Күңел

 
Башкалар зәм кыйлсалар591, сән592 чикмә хәсрәт, и күңел,
Китмәсен кәйфең аңа, сән шат улып бу эшкә көл.
Башкалар сәннән ничек мәмнүн булып593 зәм кыйлмасын,
Әүвәлән сән үз-үзеңнән бер дә бит мәмнүн түгел.
 
 
Бу халык кыйлган эшем тәкъдир кыйла алмаслар димә,
«Афәрин, тәхсин» диеп594 тә телгә алмаслар, димә.
«Бәдбәхет» дисә дисеннәр, шул юлыңда ит дәвам,
Кадреми595 белмәсләр анлар, күзне салмаслар димә.
 
 
Хезмәт ит малың, җаның, кулың илә, сүзең илә,
Әлхасыйль596, кызганма милләттән – кулыңнан ни килә,
Галибият597, шөбһәсез, синең тарафыңда торыр,
Син фәкать хаклыкта ул598 да туктама, яз да сөйлә.
 
 
Залимы599 телсез, сине галиб итәр600 тугры каләм,
Ничә йөз мең гаскәри601 мәгълүб итәр602 үткен каләм.
Чык сугыш мәйданына тиз шул ике корал илә,
Чын ышан! Куәт шуларда, башканы эзләп чикмә гамь.
 
 
Йоклаган милләтләри603 үткен каләмнәр уйгатыр,
Тугры сүз, балкып чыгып, яткан калебне604 кузгатыр.
Һәрбер эштә алгы сафта сүз илә каләм йөрер,
Әлхасыйль, бунлар каһарман, бунлар кави605,
бунлар батыр.
 
 
Хакыңы606 исбат итәм дисәң, каләм-сүзгә сарыл,
Ушбу көндә дөньяга бунлар хаким, бунлар король.
Ике милләтне солых кыйлса – боларда ихтыяр,
Әлхасыйль, төзегән дә шул, бу дөньяны бозган да шул.
 

Сират күпере бәяны

 
Мәкәрҗә үзрә бер күпрүг ирер607, аһ;
Ушал күпрүг сират атлыйгъ гизәргяһ608.
 
 
Сират күпре бөтен дөньяга фаш бу;
Вәләкин бу сират байларга хас бу.
 
 
Хода кертмәсен инде аны төшкә;
Пөшәйманнар609 ушал көн төшкәй эшкә.
 
 
Гаҗәп хәйран булыр фәрзәнд адәм610;
Күзең салсаң – аның асты җәһәннәм.
 
 
Әгәр кайтам дисә, бигрәк начардыр;
Аның артында бик зур хәүфе бардыр.
 
 
Йөрәкләр кан улыр, күзләр түгәр яшь;
Дигәйләр: аһ! Котылгаймы гариб баш?
 
 
Фәганләр купкай әүладе бәшәрдин611;
Ничек кайтам, диеп, ошбу сәфәрдин.
 
 
Гыйнаять кыйлса612 бәгъзе адәмзад,
Эше яхшы булып китәр, үзе шад.
 
 
Үтәр бәгъзесе андин йөгерек ат тик –
Агаң, ничек менә эшләр бара, дип.
 
 
Бу затлар дөньяда күп ичмәгәннәр,
Гаҗәп тәртип белән эш эшләгәннәр;
 
 
Йөреткәннәр һәр эшләрен хисап белән,
Боларда булган инде хөсен әхлак613.
 
 
Үтәр бәгъзесе мөселман тая-тая,
Йитәр ахыр дигән гашрәтле җая.
 
 
Эчендә калмагач зәррәчә хәсрәт,
Идәргә башлар инде ул гыйшык-гашрәт.
 
 
Гөнаһларын гафу иткәч хуҗалар,
Ничек шатланмасын соң инде алар?
 
 
Булып китәр боларда типтерү дә,
Алай-болай урыннарга керү дә.
 
 
Эш ипләнгәч, сираттан котылгач,
Гаепләп булмый инде буйлә булгач.
 
 
Котылдым мәңге дип, ул үз уенча,
Калырлар кайгысыз бер ел буенча.
 
 
Идәр игълан ифлас614 бәгъзе инсан,
Илаһи әйлә гел әүвәл көнне асан.
 
 
Гафу иткел аларны, инде үзең боер,
Алар кыйлган ничә төрле кәбаир615.
 
 
Алар күкрәк сугучы, «без дә без» дип,
Әгәр бетмәсә Мәскәү, «бетмәмез» дип,
 
 
Кеше малын «үземнең» дип йөрүче –
Урынсызга хисапсыз мал түгүче.
 
 
Алардан кыйлмаган эш калмагандыр,
Шуның өстәвенә гаять надандыр.
 
 
Бозыклык кыйлса да хәд вә хисапсыз,
Мәгариф мөнкиредер616 уйлә, оятсыз.
 
 
Гомерләре үтәр эшләп бозыклык,
Ниһаять, эшләредер – банкротлык.
 

«Әгәр үткәрмәсәң андан сәламәт…»

 
Әгәр үткәрмәсәң андан сәламәт,
Колың рисвай булырга зур галәмәт.
 
 
Үкенгәндә дә файда юк, эш үткәч,
Кеше алдында йөзең суыны түккәч.
 
 
Шулай да бичаралар ул заманда
Нәдамәт617, тәүбәләр кыйлгайлар;
 
 
Дигәйләр: саны юк гыйсъян кыйлыпмыз,
Кеше малын үземезнең белепмез;
 
 
Яман юлларга күп китмеш парәмез,
Ничек инде аларга без барамыз?
 
 
Миһербан бир үзең мәскәүлеләргә,
Ки йитмеш биш проценттан түләргә.
 
 
Идәрләр тәүбә, эшне яхшы белгәч,
Бетәр тәүбә, дәхи дә эш төзәлгәч.
 

«Агайлар, алдыңызда куркынычлар…»

 
Агайлар, алдыңызда куркынычлар,
Ки ягъни искитәрлек зур бурычлар.
 
 
Йөретсәңез әгәр эшне исәпләп,
Үтәрсез дә китәрсез бигрәк шәп.
 
 
Заманага муафикъ булса хәрәкәт,
Менә шунда булыр шул малга бәрәкәт.
 
 
Әгәр киресенчә йөрсәң бу китешкә,
Дучар булдың котылмаслык бер эшкә.
 

Тәвазыйглык идеп618 тәкәбберлектән ерак булмак

 
Кил, әй дустым, була күрмә тәкәббер,
Кеше бит син, кешеләр бит барыбер.
 
 
Әгәр рөтбәң ирер әгълаи афак619,
Түбән калган фәкыйрьләр хәленә бак.
 
 
Белем арткан саен артыр түбәнлек,
Чын инсанлык нидер – шуңа күзең тек.
 
 
Белемлеләр үзен артык күтәрмәс,
Үзен артык, бүтәнне кимгә күрмәс.
 
 
Әгәр син уфалы бер мирза булсаң,
Үзеңчә мирза булгач, зур да булсаң,
 
 
Тәкәббер булмагыл, әй бимәгани620,
Фәләннең углыдыр мин, дип, фәләни.
 
 
Көлеп китмә «Менә вәт татар» дип,
«Татар булгач соң, анда нәрсә бар?» дип.
 
 
Кәмаләткә зарар бирми татарлык,
Шулай да, ихтимал, ул синнән артык.
 
 
Борынгы хәлегә кыйлма нәзарә,
Ул артык булса соң инде, нә чара?
 
 
Ышанма атаңа, калма таләбдин621,
Бу көннәрдә сорашмыйлар нәсәбдин.
 
 
Чын инсанлык кына торсын исеңдә,
Беләсез, бер дә хикмәт юк исемдә.
 
 
Фәлән мирза дигәнгә күп кызыкма,
Кешелекләр – гыйлемлектә. Онытма.
 
 
Бу көндә кыйлган эшләргә багалар,
Кирәк кем бул, сине эзләп табалар.
 
 
Юк эш белән үзеңне артык күрәсең,
Үзеңнән башкаларны көлдерәсең.
 
 
Нәсел, мал берлә кил, мактанма, зинһар,
Әнә ничек сине үлчәүчеләр бар.
 
 
Күз ал, белсәң дә син рус лисаны,
Киберләнү ичүн дип белмә аны.
 
 
Мин аңлыймын, бүтәннәр аңламыйлар
димә: бүтәннәр әле бик яшь малайлар.
 
 
Гыйлем берлә генә инсаннар инсан;
Нәсеб, мал, башкаларга калмады сан.
 

Сүз аңлату хакында

 
Сүзеңне аңлатырсың һәр кешегә:
Гавамга622, һәм наданга, һәм кечегә.
 
 
Аларның гаклы бардыр сүзне аңлар,
Сүз аңларлык аларда, чөнки аң бар.
 
 
Бозылмаган аларның миләре, саф,
Чын әйткәнне белерлек бардыр инсаф.
 
 
Вәләкин тәрбиясез муллаларга –
Сүз аңлатам димә син һич аларга.
 
 
Сүз аңламый, алар каршы торыр тик,
Аларны бозган инде ысхоластик623.
 
 
Аларның бәгъзесе мөнкир624 һәр эшкә:
Белер, белсә дә салыныр белмәмешкә.
 
 
Сүзең үтмәс мәгариф мөнкиренә,
Колак салмас алар меңнән беренә.
 
 
Нәсыйхәт дымламас дил сәхтү-мәхҗүб625,
Күгәрмәс таша626 ягъмур яуса һәм күп.
 
498.Зәвал – бетү, югалу.
499.Идән – иткән.
500.Гафләтен – гаксызлыгын (дәшмәвен).
501.Мәхү идәргә зан идәр – югалтырга уйлар.
502.Күзләрә – күзләргә.
503.Эшә – эшкә.
504.Ачарсә – ачар исә, ачса.
505.Хак зоһур итте – Алла күрсәтте.
506.Мөнкариз булмас – юкка чыкмас.
507.Зан идеп булдың һәлак сән – Ханлыгың бетмәс кеби – ханлыгың бетмәс кебек уй йөртеп һәлак булдың син.
508.Тәхрифләргә – үзгәртүләргә.
509.Тәмәдденнән – мәдәниләшүдән.
510.Әкъраһ – көчләү, ирексезләү.
511.Кәнде мәсьүлдер – үзе җавап тотадыр.
512.Бәрабәр – бертигез.
513.Борадәр – дус, иптәш.
514.У – ул.
515.Ан – вакыт.
516.Сафа кыйлса – күңел ачса.
517.Тәгаллемне – өйрәнүне.
518.Җөмлә инсана – барлык кешегә.
519.Аһ-зара – аһ-зарга.
520.Ихсана – булышлыкка.
521.Сәд итмәк эстәр исә – тоткарларга теләсә.
522.Китеш – хәзерге заман.
523.Гаркъ итәр кана – батырыр канга.
524.Мәсләке – алган юлы.
525.Галиб итәр рәгыяне у солтана – өстен итәр халыкны ул солтанга.
526.Итә тәслим у дошмана – тапшырыр ул дошманга.
527.Чикмәс әләм – кайгырмас, борчылмас.
528.Зәһәр – агу.
529.Мантыйклардан укып «Сөлләм» – «Сөлләм» исемле китап буенча мәдрәсәдә мантыйк фәнен (схоластиканы) өйрәнү турында сүз бара.
530.Косур – кимчелек, җитешсезлек.
531.Җәмигъ – бөтен.
532.Гайриләрә – башкаларга.
533.Газимәт илә гайрәттә – уйлап эш итүдә, кыюлыкта (тырышлыкта).
534.Гаксе – киресе.
535.Зилләттә – түбәнлектә, хурлыкта.
536.Бәңа – миңа.
537.Заһирны – тышкы күренешне, кыяфәтне.
538.Тәкъдир итәрме – бәя бирерме, танырмы (аңлармы).
539.Әсхабе һиммәт – идеаллы кешеләр.
540.Фикерлә – фикер белән.
541.Мөбталя – бәхетсезлеккә дучар.
542.Тормак улмас – торып булмый.
543.Хөсне зан – яхшы уй.
544.Шунларә мәнсүб – шулар арасындагы (шуларга караган).
545.Кыйлырмын ифтихар – мактанырмын, горурланырмын.
546.Сән – син.
547.Һиммәтеңне – тырышлыгыңны, дәртеңне.
548.Чалышкыл – тырыш.
549.Әрбабе һиммәт – тырышлык ияләре.
550.Зилләтен – түбәнлеген.
551.Тәләф улсаң – һәлак булсаң.
552.Фида ит милләтә һәб риннәтеңне – корбан ит милләткә барлык тавышыңны.
553.Там – бөтен.
554.Вәкыф – (җәмәгать файдасына) бирелгән.
555.Гали һиммәтле – яхшы уйлы, олы идеаллы.
556.Һәргиз – һәрвакыт.
557.Мисле кош – кош кебек.
558.Ихласы зәвыкка – күңеле ләззәтләнүгә.
559.Алмас – алмаз.
560.Гыйш-гыйшрәт – уен-көлке.
561.Вөҗүдем – яшәешем.
562.Фирак – аерылышу.
563.Сәбат – ныклык, даимилек.
564.Ят – оят.
565.Сәд чик – киртә кор.
566.Ул – бул.
567.Тәәссеф – үкенеч.
568.Бәхтияры – бәхетлесе.
569.Xәбескә – төрмәгә.
570.Җәмалга – матурлыкка.
571.Кибер – тәкәббер, һавалы.
572.Кеше чөн – кеше өчен.
573.Мәхзүн – кайгылы, моңлы.
574.Сези – сезне.
575.Мәфтүн итәләрме – үзенә буйсындыралармы, сокландыралармы.
576.Мәхбүб – сөекле.
577.Кяр – тәэсир, йогынты.
578.Гыйшка мәнсүб – гыйшыкка бирелгән.
579.Хәкыйрь – кимсетелгән.
580.Мәхәббәт әһле – мәхәббәт тотучы.
581.Мәгъзүр – гозерле.
582.Тәвәкъкыфсыз – кичекмәстән.
583.Гарыз кыйлды – аңлатып бирде.
584.Мөнасиб – яраклы.
585.Тәҗавез кыйлма – чиктән узма.
586.Кыйлып бага чыгарга төрле тәдбир – чыгар өчен төрле чара күреп карый.
587.Үрдәге – үрдәкне.
588.Агырлыгын – авырлыгын.
589.Тат – таты.
590.Тәләф итәр – һәлак итәр, бетерер.
591.Зәм кыйлсалар – хурласалар.
592.Сән – син.
593.Мәмнүн булып – шат булып.
594.Тәхсин диеп – яхшы күреп.
595.Кадреми – кадремне.
596.Әлхасыйль – кыскасы.
597.Галибият – өстенлек.
598.Хаклыкта ул – хаклыкта бул.
599.Залимы – залимны, җәберләүчене.
600.Галиб итәр – җиңүче итәр.
601.Гаскәри – гаскәрне.
602.Мәгълүб итәр – җиңәр.
603.Милләтләри – милләтләрне.
604.Калебне – күңелне.
605.Кави – көчле.
606.Хакыңы – хакыңны.
607.Мәкәрҗә үзрә бер күпрүг ирер – Мәкәрҗәдә бер күпер бардыр.
608.Гизәргяһ – үтеп китә торган урын.
609.Пөшәйманнар – үкенечләр, кайгыручылар.
610.Фәрзәнд адәм – адәм баласы.
611.Фәганләр купкай әүладе бәшәрдин – үксү-елау чыгар кешеләрдән.
612.Гыйнаять кыйлса – ярдәм итсә.
613.Хөсен әхлак – яхшы, матур әхлак.
614.Идәр игълан ифлас – банкротлыгын (бөлүен) игълан итәр.
615.Кәбаир – зур гөнаһлар.
616.Мөнкиредер – инкяр итүчедер.
617.Нәдамәт – үкенеч.
618.Тәвазыйглык идеп – түбәнчелек итеп; тыйнаклык белән.
619.Рөтбәң ирер әгълаи афак – дәрәҗәң бик тә югары булса.
620.Бимәгани – мәгънәсез.
621.Таләбдин – эзләнүдән, эстәүдән.
622.Гавамга – кара халыкка.
623.Ысхоластик – схоластика.
624.Мөнкир – инкяр итүче, юкка чыгаручы.
625.Дил сәхтү-мәхҗүб – таш күңелне.
626.Таша – ташка.