Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», sayfa 8
– Болай ерак тормыйм мин, – диде Сираҗи, акчаларны алъяпкыч кесәсенә коеп. – Тиз табарсың. Хан бакалаеннан үр менәсе дә, Кабан урамына керәсе, аны үтүгә, Каенлы урамы булыр, уң кулда җиденче йорт тамгачы Сираҗиныкы. Мине белмәгән кеше юк, һич югы, сорарсың. Сак бул, этем бик усал, бәрелә-сугыла кермә.
Сираҗи баш иде дә, аш өчен янә рәхмәт әйтеп, китеп барды.
Воевода Василий тәмам шомлана калды. Шик юк, шик калмады – калада фетнә оешып килә. Кенәгинә хаклы, барысы да Җангали ханнан – кара халыкка ирек бирде. Кара халык кузгалса – яман, тыям димә, буйсындырып тоту турында уйларга да түгел. Сафа Гәрәй чорында тотылган бер каракның уң кулын кискәннәр, диләр, йә булмаса айлар буена зинданда ипи-суда гына тотканнар, имеш. Хәзер исә болар юк, Җангали хан хәтта каракларның да кулларын чиште. Чат саен карак та юлбасар.
Кенәз торып басты, бавырчыны чакырды. Тиешле акчасын бирде дә кибетләр буйлап китте. Берара үтүгә, артына әйләнеп карады, курыкканга куш күрендеме, аның артыннан кемдер килә кебек иде. «Койрык» ны саташтыру вә адаштыру өчен ул иелә төшеп икенче якка чыкты һәм, Болак буена җитүгә кырт борылып, хан капкасына юнәлде. Әмма ун адым ясарга да өлгермәде, артыннан килгән берәүне аркасы белән тойды. Артына әйләнеп карамады, мәгәр түзмәде, кисәк туктады, итек кунычын тарткан итеп артка күз ташлады. Куа килүче «койрык» тиз генә кемнеңдер ачык капкасына кереп китте. Кенәз Василий бертын таптанып торды, ахыр җан-фәрманга хан капкасына таба йөгерде. Үтүче-сүтүчеләр аңа сәерсенеп карап калдылар. Хәтта берсе, әллә шаяртып, әллә чын-чынлап: «Тотыгыз үзен, тотыгыз!» – дип кычкырып калды.
Капкада торучы сакчы кенәзне танымый тордымы, аркылы төште, сөңгесен юнәлтте.
– Якын килмә, чәнчим! – дип ыслады.
– Мин бу, ахмак, кенәз Василий, – диде воевода, тынычлана төшеп. – Ал сөңгеңне, дивана…
Кенәз урысларның иң татлы сүзләре белән сүгенде, шул сүгенү сакчыга дәва булдымы, теге тәмам сүрелде, сөңгесен аяк янына куйды, гаепле кеше сыман аска карады.
– Узың, узың, кенәз, кичерә күр, танымадым, – диде.
– Хан сакчысы кая китте? – дип сорады кенәз Василий. Гадәттә, капкада ике сакчы торыр иде, урыстан да, татардан да.
– Ул үз йомышы белән китте, кенәз. Хәзер килә ул, – диде сакчы, каушый калып. Ул үз кенәзен тәмам таныган иде инде.
– Син дә үз йомышың белән киткәлисеңме?
– Китми кая барасың, кенәз. Һәркем…
Василий кенәз дәшмәде, ашыга-кабалана китеп барды. Ул әле ни чара кыласын белми иде, әмма күңелендә ниндидер уй-фикер туып килә иде инде. Өй капкасында торучы сакчыларына күтәрелеп тә карамыйча, Василий кенәз болдырга менде, өенә керде дә өс-башын чишенеп ташлады һәм, иске тиресен салган еландай, «уф!» дип, түмәргә утырды. Шуннан соң гына бавырчысын чакырды:
– Көмешкә керт әле!
Бавырчысы, аны көтеп кенә торган кебек, тирләп торган кувшин белән эчемлек, бер табак ит кертте. Василий кенәз эчемлекне кувшиннан гына күтәреп эчте дә, кирәгеннән артык кыскартылган сакалын сыпырып, уйлана калды. Иткә үрелде, бер калҗаны чәйни-чәйни, фикерен тупларга тырышты. Сүз дә юк, Казанда фетнә кузгалырга тора. Әмма буш кул белән генә ала алмаслар, бу хак. Аның кул астында менә дигән баһадир егетләр. Аннары кирмән эчендәге мылтыклар, туплар – барысы да аның сугышчылары кулында. Хак, тупчылар арасында татарлар да бар, ләкин Ходайкол углан аңа хыянәт итмәс, һәрхәлдә, кенәзгә ант-вәгъдәсе бар. Шул ук вакытта Җангали хан да, бөтенләй үк ахмак булмаса, кирмәндәге урысларны суярга әмер бирмәс, әйе, башы ике булмаса. Һәрхәлдә, хан әмереннән башка берәү дә урысларга ташланмас. Димәк, ике түрә аның яклы, кала ки Коләхмәт вәзир һәм Булат бәк Ширин. Болары да ышанычлы кешеләр, хыянәт итмәсләр. Тагын кем? Кем булсын – Йосыф бәк кызы Сөембикә һәм шәех Колшәриф. Менә кемнәр котыртачак каны кайнаган халыкны, менә кем коткысы фетнә кузгатачак. Әллә соң һичнигә карамый ханбикә белән шәехне кулга алып Мәскәүгә озатыргамы? Алай дисәң, сәүдәгәрләр генә түгел, кара халык та шундук баш калкытыр, диндарлар кубар, нугайлар телгә килер, Юныс бәк исә кылычка ук ябышыр.
Воевода Василий хәрби киемнәрен киде, ишекле-түрле йөренергә кереште. Шунда ишек шакыдылар, ясавылы керде:
– Кенәз, Мәскәүдән кенәз Мороз килеп төште, янында җансакчылары, сугышчылары.
– Яхшы, – диде кенәз Василий, ни куанырга, ни көенергә белми, чөнки кенәз Морозның Казанга килү максатын белми иде. Шуңа карамастан атылып чыгып каршы алыйм дип кузгалган гына иде, аяклары гүя идәнгә ябышты – туктап калды. Әүвәл килү сәбәбен ачыклыйсы итте. Кем җибәргән кенәзне? Иван Овчина-Телепнёв булса, димәк, аны алыштырырга иткәннәр. Бик хуш. Иллә акыл өйрәтергә, татарлар белән ничек идарә итәргә дип үгетләргә генә килгән булса – юк, ул аңа кул да бирмәс.
Ул арада бүлмәгә кенәз Мороз үзе килеп керде. Мәһабәт гәүдәле, ыспай, көр тавышлы.
– Исәнме-саумы, кенәз! – диде Мороз һәм һични аңламый басып торган кенәз Василийны килеп кочты, чап-чоп өч тапкыр битләреннән үпте. – Сәлам сиңа бөек кенәгинәдән.
– Рәхмәт. Исән әлегә, – диде, кәефе кырылуын сиздермәскә тырышып кенәз Василий. – Уз әйдә, утыр. Сөйлә, нинди җилләр ташлады?
– Башта табын хәстәрләр идең. Тамак кипте. Нәрсә булды? Кала капкалары бикле, су бирүче дә юк.
– Чакырылмаган кунак ич син, кенәз. Чакырып китергән булсалар икән. – Кенәз Василий пешекчесенә өстәл хәстәрләргә кушты. – Хәлләр үзгәрергә тора әле, кенәз.
Кенәз Мороз аңа җавап бирмәде, гүя аны ишетмәде дә, бүлмәгә күз йөртеп, тәрәзәләргә күз ташлады, эчке якка кереп чыкты.
– Кысан салдыргансың өйне, аралыгың да тар. Ул-бу булса, качарга яшерен ишегең дә юк икән.
– Мин биредән берәүдән дә качарга җыенмыйм, кенәз.
– Йә, кыланган булма, Сафа Гәрәй хан Казанга килә, сиңа ярдәмгә килдем, Телепа җибәрде. Әйе, үсте, үсте берәү, кенәз Василий. Ә бит бергә сугышып йөргән идек. Хәтереңдәме, гелән «Телепка» дип ирештерә идек үзен, ябышып калды шул кушамат үзенә, хәзер «Иван Телепнёв» дип кенә йөриләр. Дума түрендә утыра хәзер Иван Телепнёв, Василий туган, Овчина-Оболенскийны әйтәм, кенәгинәгә якынайды да тәмам узынды. Кенәз Василий Шуйский, беренче хатыны вафат булгач, мәрхүм кенәзнең кызына өйләнгән иде бит. Ул боярларны тәмам үз кулына алды. Яман кылана. Дьяк Мишуринның башын кистерде. Иван Бельский белән Михаил Тучковны зинданда черетә. Телепа да тик ятмый – карачылары Михаил Глинскийны, Михаил Воронцовны, аннары мәрхүм олуг кенәзнең энесе Андрей Старицкийны кулга алдырды. Телепа гына димәссең үзен, мәрхүм олуг кенәздән бер дә калышмый. Еленаны өрмәгән җиргә генә утыртмый. Әллә өйләнәсе дә итә инде, баш угылына «улым» дип кенә җибәрә, икенчесе чукрак бит, анысы гел күренми, апасы карый, диделәр.
– Бельскийлар белән бәйләнмәскә иде аңарга, Мороз.
– Иван Бельскийны Белозёровога сөрде. Ә мине менә сине алыштырырга җибәрде, Василий кенәз. Кенәгинә Елена фәрманы. Мә, сүт, укы. Янәсе, янына ышанычлы кешеләрен җыя. Рәнҗемә, үзең сораган икәнсең бит.
Андый хәл булмады дип әйтә алмады кенәз Василий, килгән берсенә зарланган иде, димәк, зары кенәгинәгә үк барып җиткән.
Кенәз Василий үрелеп төргәкне алды, сүтте, ябыштырылган җилеменә, сугылган мөһеренә игътибар итте. Мөһер кенәгинәнеке иде.
– Килгәндә чирмешләргә тап булдык, – дип сөйләнде кенәз Мороз. – Мылтыклар булмаса, эленеп торасы иде Иван Морозга агач ботагында. Унҗиде кешемне югалттым. Монда хәлләр ничек соң? Татарлар баш күтәрергә җыенмыйлармы? Сафа Гәрәй хан ихластан киләсе итсә, син дә монда каласың. Укы, хатта да шулайрак әйтелгәндер. Дикъкать белән укы, хатны кенәгинә үзе язды, үз кулы белән, олан кенәз тамгасын салды. Мин иртәгә үк Җангали белән гаскәриләр җыярга керешергә тиешмен. Ливония белән сугышны дәвам итәргә исәп тоталар. Кимендә ун мең атлы гаскәри бу айда ук Мәскәүгә җибәрелергә тиеш, аннары тагын… Мылтык, дары җитәрлек китердем. Җангали хан ни хәлдә соң? Исән-иминме?..
– Әлегә җайда, кушканны үти, әйткән сүзне тыңлый.
Эшләр бөтенләй башкача иде, ләкин кенәз Василий эшнең асылын әйтергә теләмәде, Телепа кебек үк, ул Морозны да яратып бетерми иде.
– Ханның бикәсе күз алмалы чибәр, диләр. Хәйран, имеш. Хакмы шул?
– Чибәр, хәйран матур, – диде кенәз Василий теләр-теләмәс кенә.
– Акыллы дамы? – Иван Мороз алдына куйган кружка белән эчемлекне күтәреп куйды, аннары тозлы балыкка үрелде, өстәл читенә суккалап алды. – Артык чибәр хатында акыл сайрак була торган иде.
– Ханбикә матур да, акыллы да, кенәз Мороз. Җангали хан аның кулында диярлек.
– Ху-ху, күр әле син аны. Димәк, дала нугае бәгенең кызы Җангали ханны бөтереп итек кунычына тыккан. Беләсеңме, мин аны шулай булыр дип уйлаган идем дә. Җангали ханны мин күреп беләм, хатын-кыз күзе төшәрдәй кеше түгел. Кыска вә карсак бәдәнле, кыяфәте дә ташка үлчим. Хөсетле…
Кенәз Василий Иван Мороз кружкасына тагын көмешкә койды, бавырчы китергән чучка итен Мороз янынарак этәрде.
– Эч, җитеш, аша. Тамагың ачкандыр.
– Минем сугышчыларымны да ашатсыннар иде.
– Борчылма, аларны ашатучылар бар. Казан азык-төлеккә бай кала. Мәскәүдә ипигә интеккән чаклар бар иде, ә монда барысы да мулдан, аннары бермә-бер очсыз. Җитешле яши татар халкы. Эштән дә, аштан да баш тартмыйлар.
– Безнең урыс халкына сугыш булса шул җиткән, шулаймы?
– Алай димәс идем, безнең халык арасында да төрлесе бар, татарларда да. Гомумән, татар халкы тырыш, шуңа җитешле яши.
– Җитешле яшәгәч, нигә соң зарланасың, кайтам дип кенәгинәнең җелеген корыткансың. Әйбәт, җитешле урын булгач, үзең генә торыр идең. Бурсык син, Васька, бурсык та бурсык, син дә бурсык. Хатының сагынгансыңдыр әле. Теге нидән тартып алган хатының. Чибәр хатының, Василий, чибәр. Тикмәгә генә кеше кулыннан тартып алмагансың икән. Күрдем дә таң калдым.
– Җитте, Мороз.
– Татарлар бик кырыс халык, рәнҗеттеләрме әллә? – дип мыгырданды исерә башлаган кенәз Мороз. – Ә үзләре без татарлар түгел дип баралар икән, имеш, алар борынгы төркиләр— болгарлар. Бәлкем, шулайдыр да. Бер дә татарга охшамаганнар. Кунакчыл, ихлас халык.
– Хак, кунакчыл, ихлас халык, Мороз. Ләкин усалга – усал, явызга – явыздыр. Без аларны рәнҗеттек, ил-җирләрен басып алдык, ясак салдырабыз, гаскәриләр җыябыз. Азмы күз яше, кан коелды.
– Теге яктан да, бу яктан да.
– Хак, теге яктан да, бу яктан да. Ләкин кем хакимлек итә Казанда?
– Җангали хан.
– Җангали ханны кем китереп куйды, кенәз Мороз?
– Син, син, кенәз Василий.
– Ләкин мин хаким була алмадым, кенәз Мороз. Хәер, төрлесе булгандыр, иллә ил башында түрә була алмадым. Ә менә сиңа ул килешеп торыр иде. Кыяфәтең дә килгән, рәвешең дә. Кем әле сиңа кенәз аты бирде?
– Сиңа биргән мәрхүм кенәз Василий III, Рәсәйнең иң олуг кенәзләреннән берсе, урыны оҗмахта булгыры. Оныта буламы ул хәлне?! Ливониядән сугышып кайткан гына идек, олуг кенәз баһадирларын Думага чакыртты һәм бөтен бояр алдында сиңа да, миңа да кенәз титулы бирде… Беләсеңме, шунда чак кына елап җибәрмәдем. Игелекле кеше иде, мәрхүм.
– Синең белән миңа игелекле, ә менә күпләрнең бер гаепсезгә башларын кистерде, берәүләрне бәкегә ташлатты, аюдан ботарлатты. Ярый, үлгән сыер сөтле була дигәндәй, бу сабый кенәз ниндирәк соң? Тыны-тавышы бармы, халык арасына чыгамы, күренәме, дим?
– Күргәнем булмады. Анасыннан аерылмый да бугай. Митрополит Даниилны читләштерделәр, калганы Хода кулында, – диде кенәз Мороз. – Сер итеп кенә әйтәм, Василий, мин янә бер җитди эш белән килдем бирегә. Билгелесе шул: хан Шаһгали энесе Җангали ханга хат язган. «Син Казаннан урысларны ку да мине үз яныңа дәш. Казанлылар белән берләшеп, урысларга каршы торырбыз. Василий III үлгәч, безгә урыслар арасында рәт-җай калмады, динебез кысалар, халкыбыз рәнҗетәләр», – дип әйтеп әйткән. – Кенәз Мороз ишек ягына карап алды, бармагын ирененә куйды. – Тсс, кенәз. Миңа бу хакта сиңа телдән генә әйтергә куштылар…
12
Василий кенәзнең тәмам башы түнгән иде: төшендә булдымы кичәге хәл, өнендәме? Чынлап та, кенәз Мороз аны алыштырырга килгәнме? Килгән хәлдә аны ни көтә? Нигә аңа Җангали хакында кисеп кенә әйтмәде?.. Бит иртәгә Казан халкының кузгалуы бар, анда инде шәфкать көтмә, бер кайный башласа казан, тиз генә туктатыйм димә. Кем-кем, кенәз Василий татар халкын белә иде, азатлык вә ирек дигәндә фани дөньядан да китәргә әзер. Өстәлдә сабый олан кенәзнең анасы җибәргән фәрман ята. Язуын кенәгинә язган, ә маңка булса да, тамганы кенәз кисәге үзе куйган. Ул, кенәз Василий, тиз арада Җангали ханны Мәскәүгә алып китәргә тиеш. Ә ул арада Казанда воевода булып кенәз Мороз калып торачак. Тик ничекләр, кайчан озатырга йә ничек үзе алып китәргә тиеш Җангали ханны кенәз Василий. Бу хакта фәрманда әйтелмәгән. Хәер, бу хәл кенәгинә эше түгел, аның эше боеру, ә Василий ул боерыкны карусыз үтәргә тиеш. Һәм ул аны таш яуса да үтәр, чөнки аның, кенәз Василийның, чынлап та илгә кайтасы килә. Илдә аның гаиләсе, гүзәл хатыны.
Кенәз Василий сикереп торды, айнып киткәндәй булды. Хәзер үк кузгалырга тиеш ул, хәзер үк, иртәгә соң булып куюы бар.
– Ясавыл!
Атылып ясавылы керде, аягүрә басты.
– Мин монда, кенәз.
– Миңа киенергә ярдәм ит! Һәм мине тыңла. Тыңлый-тыңлый киендер. Син хәзер татар киемнәрен киясең дә сарайга үтеп керәсең. Менә сиңа бер янчык акча, кирәксә, тагын берне бирәм. Ал. Акчаны кызганма. Син миңа Җангали ханның кайда икәнен бел. Бу – бер. Икенчедән, үзеңә иң якын ун кешең сайлап ал. Күп сөйләштермичә генә аларны татар киеменә киендер һәм тиз арада минем янга алып кил. Безгә бүген төнлә Җангали ханны урлап Мәскәүгә алып китәргә кирәк. Искәрдеңме?
– Баш өсте, кенәз. Барысы да син әйткәнчә булыр.
– Миңа әнә теге кылычны, ике хәнҗәрне бир. Бар, Хода сиңа изге юл юрасын. Миңа Җангали хан исән-имин кирәк, ясавыл. Ишетәсеңме, ясавыл, дим?!
– Мин аны таш астына качкан булса да табармын, кенәз.
– Әйтәм бит, табу гына аз. Безгә аны исән-имин Мәскәүгә алып кайтырга кирәк. Аннары Мороз кенәз белән сак бул. Аның бу хәлне белмәве хәерлерәк булыр. Инде, бар, юлыңда бул…
Янә ул сугышчы иде. Сугыш дигәндә, яу-орыш дигәндә, гүя аңа канат үсә торган иде, бүген дә шулай булды, миенең кай почмакларыннандыр берсеннән-берсе кыю, тапкыр фикерләр туа һәм кенәз Василий тәвәккәл эш башлаганда бик сирәк ялгыша иде. Кенәз Морозда аның кайгысы юк, ул аңа хезмәтен тапшырды. Калганы аның эше, асты өскә килсә ни булган. Хәерле булсын, воевода буларак үз дәрәҗәсен белеп хөкем итте, татарлар белән уртак тел тапты, күп нәрсәләргә күз йомды, шул ук вакытта кирәген яшермәде дә, хаким вә хан киңәшчесе буларак ил-дәүләтенә, олуг кенәзгә хыянәт итмәде. Әмма бер нәрсәне барчасыннан да яшерде: ханбикәнең сәяси һәм хакимиятлек ягыннан күзгә күренеп үсә баруын, ил белән Җангали хан түгел, ә менә нәкъ аның гүзәл бикәсе идарә итүен барчасыннан да яшерде. Колшәрифне дә күрсә күрде, күрмәсә – юк. Ә бит ошбу шәех үзенә менә дигән сугышчан мөридләр туплады, берсе-берсе ун сугышчыга торырдайлар. Кирәк чакта нәкъ менә шул халык алгы сафта дошманга ташланачак иде. Бер тапкыр Колшәриф аңа: «Кяфер булсаң да, бөтенләй үк өметсез кеше түгелсең икән әле, кенәз Василий, – диде, кинаяләп. – Йөртмә шымчыларың минем арттан, теңкәмә тимә. Мин үз илемдә, үз җиремдә, кер хәлемә, рәнҗетмә атым вә иманым». Шулай диде дә борылып китеп барды. Шул хәлдән соң кенәз Василий өч көн тоташ эчкән иде, күзләренә ясавылы ике булып күренә башлагач кына туктады. Юк, курыкмады ул шәехтән, әмма шуннан соң күзәтүчеләрен дә алды. Хәтерендә: шул сөйләшү вакытында янында ясавылы басып торды, барысын да ишетте. Ләкин кенәз Василий моңа игътибар итмәскә тырышты. Шәех белән кенәз бер-берсен аңладылар, ләкин тәгаен җавап бирмәвенә үкенү тойган иде, бәлкем, эчә башлавы да шуннан булгандыр. Кем монда хаким?! Ул, ул! Тик улмы? Әнә шул шәех Колшәриф түгелме?.. Ә бит Казан мәркәзенә ул хуҗа булам дип килгән иде, куәте җитмәде булып чыга, сыгылды, бирелде, килеште. Шәех ия икән бит Казанга, Җангали хан да түгел, ул да. Кенәз Василий шактый дөнья күргән, адәм канын байтак койган кеше иде. Дингә ул ышанды да, ышанмады да, ул хакыйкатьне бер диннән генә эзләмәде, җисми тормышның үзеннән дә. Һәм искитәрлек нәрсәләр тапты. Юк, рухани аталарга ул беркайчан да кул күтәрмәде, яманлык кылмады, хәтта авыр сүз дә әйтмәде. Бәлкем, шуңа чит-ят дин әһеле булса да, Колшәрифкә дә сүз ката алмагандыр. Дөньяда адым саен туып торган мәшәкатьләргә, диндар халыкларга, аерым катлам фанатик кешеләргә аның үз фикере бар иде. Әйтик, Александр Глазатыйга ул баштан ук ышанмады. Астыртын, хәйләкәр, сине тыңлый, үзенчә эшли. Иманы да ташка үлчим, әле христиан, әле мөселман. Кыскасы, телгә беткән, йомшак җәеп, катыга утыртырга ярата. Тора-бара Җангали ханның да кенәз Василийдан эзе суынды. Ә менә Күзлебүкән ханга якынлашты, үз кешесенә әверелеп китте, җитмәсә, мәчеткә йөри башлаган. Менә ни өчен яратып бетерми иде ул артык диндар кешеләрне, инануларында ихласлык күрми иде.
Ул арада бәрелә-сугыла диярлек ишектән ясавылы килеп керде.
– Кенәз, сугышчылар әзер, атлар да. Калада фетнә. Җангали гаскәре белән хан капкасына таба кузгалган. Ни кылмакчы – берәү дә белми.
– Барысы да әзерме? Сугышчыларың татар киемендәме?
– Барысын да син дигәнчә иттек, кенәз, бер дә борчылма. Егетләрнең ут-су кичкәннәрен сайлап алдым.
– Алайса тапшырдык! Әйдә!
Кенәз Василий өч ел гомере узган бүлмәсенә күз йөртеп чыкты, почмактагы иконаны күреп, арлы-бирле генә кулын йөрткәндәй чукынып алды, аннары ишеккә юнәлде.
Тышта караңгы иде инде. Таң яңа ата башлаган. Ашыгырга кирәк. Җангали хан аның кулында булырга тиеш. Йә биредә ул башын сала, йә Җангали ханны кенәгинә Елена белән олан кенәз алдына кайтарып бастыра. Юкса кенәз исемен дә йөртәсе юк.
Хан капкасы янында ыгы-зыгы. Җангали хан тирәли җансакчылары баскан. Хан сугышчыларына нидер сөйли, хәтта кайнарланып китеп кычкыра ук башлый. Шулчак кенәз Василий:
– Юл бирегез, юл, Нократ морзасы Көрәмшә килә. Юл, юл бирегез, агай-эне!
Кенәз Василий таң алдыннан түгел, көпә-көндез дә танырлык түгел иде. Көрәмшә морзаны аның күргәне бар, төс-йөзгә дә бераз аңа охшаган иде. Сугышчылар чынлап та аны батыр Көрәмшә морзага охшаттылар, тыкрык ясалды, һәм кенәз Василий Җангали хан янына ук барып җитте.
– Хан, – диде ул, тавышын баса төшеп. – Хан, сезне ханбикә дәшә.
Җангали хан сөйләүдән туктады, дәшүчегә дикъкать белән карады, ахры, ышанды булса кирәк, мин хәзер киләм дип, атын Хан урамына таба борды. Хан артыннан унлап җансакчысы кузгалды, ә алардан чак кына кала төшеп, Василий кенәзнең татар киеменә киенгән юлбасар сугышчылары килә. Урам тутырып шәех Колшәриф күтәргән диндар халык килгәне күренде, атын чак кына юырттырып, кенәз Василий Җангали ханны куып җитте һәм ат тезгененнән эләктерде дә ян-як тыкрыкка борылды.
– Тик тор, хан, мин бу – кенәз Василий. Яшисең килсә, карышма, тиз бул!
Җангали хан кынысындагы энҗеләр белән бизәлгән кылычына үрелгән иде, кенәз Василий әче итеп сызгырып җибәрде һәм күз ачып йомганчы Җангали кулыннан кылычын бәреп төшерде. Ханның җансакчылары белән кенәз Василий кешеләре арасында каты орыш башланды. Кенәз Василий, хан атының тезгенен тоткан килеш, тар тыкрыкны узды, Болак буена чабып төште, яр буйлап берара баргач, кисәк сулга алды.
– Кенәз Василий, җибәр мине, җибәр! – дип кычкырынды Җангали хан.
Кенәз Василий ханның башына кылычының сырты белән сукты. Җангали хан шундук кычкырудан туктады, башы белән ат ялы өстенә капланды. Кенәз Василий атларны Сираҗи тыкрыгына борды. Җангали хан ыңгырашты, башын күтәрмәк итте.
– Сабыр ит, Җангали хан. Сабыр ит. Хәзер җитәбез.
Асыл егетләрнең берсе дә тыкрыкка үтә алмады, ясавыл сугышчылары аларны бик тиз турап ташладылар. Әмма үзләреннән дә бары тик ике сугышчы гына калган иде. Кенәз Василий аларны көтеп алырга булды. Атларны туктатты, атыннан төште, аннары Җангали ханны ияреннән суырып алды.
– Җангали хан, кенәгинә Елена сине исән-имин Мәскәүгә алып кайтырга кушкан. Карышып торма. Монда сине үтерерләр иде. Мин сине коткарырга дип килдем. Иртән кояш чыгуга, Сафа Гәрәй алып килгән Йосыф бәк гаскәре Казанда булачак.
Җангали хан дәшмәде, лышык-лышык елый башлады. Бер көн, бер төн аңа, бары тик бер көн вә төн аңа ихласи хан булырга насыйп иткән булып чыкты. Шуңа үртәлүе, шуңа әрнүе, шуңа елавы иде Җангали ханның. Әйе, ул карусыз Василий кенәзгә буйсыныр, аның өчен бу гадәти халәт, ләкин ихласи хан булып алган көне вә төне үтә кызганыч иде. Аннары Сөембикәсенең кабатланмас мәхәббәте…
– Йә-йә, тынычлан, Җангали хан. Син затлы нәселдән ич. Кенәгинә сине рәнҗетмәс, йә яңа биләмә бирер, йә үз кирмәнеңә үк җибәрер, уфтанма ул хәтле, хан ла син!
Кенәз Василий шулай дияргә дә өлгермәде, тыкрык яклап өермәдәй ике җайдак килеп чыкты. Җайдаклар атларны күрделәр дә аларга таба килә башладылар.
– Атлан атыңа, Җангали хан. Йә, тиз бул, исән каласың килсә! Атлан, атлан, диләр сиңа!..
Җангали хан өзәңгегә аягын куйган гына иде, итеге шуып китте һәм ул әллә юри, әллә чын-чынлап җиргә тәгәрәде.
– Имгәк, – диде кенәз Василий ачу белән. – Атка да атлана белмисең, Казан кадәр Казан тәхетендә утырдың бит әле, ил имгәге. Бер кулың белән тезгенеңә, икенче кулың белән ияр боҗрасына тотын. Шулай. Хоп! Менә мендек тә.
Кенәз дә очып менгәндәй атка атланды, кылычын суырып чыгарды. Кем генә якынаймасын, аны җиңел генә ала алмаслар, кенәз Василий диләр аны, аның кылычыннан үткәннәрне санасаң, чәчең җитмәс.
Ләкин атлылар якыная башлауга, кенәз Василий ясавылын таныды, аның янындагы җайдак яралы иде.
– Көчкә котылдык, Ермолканы яраладылар, – диде ясавылы.
– Калдыр аны, – диде кенәз кырт кына. – Вакыт тар. Тиз!
– Кенәз, мин аны калдыра алмыйм.
Кенәз Василий кузгала ук башлады, Җангали карусыз аңа иярде.
– Миннән калма, ясавыл. Искәрдең?
Ясавыл яралы ишенә карады, күп кан югалтудан иптәше ат ялына ук яткан иде. Селкеткәләп алды, яралы хәтта ыңгырашмады да. Шуннан ул урыс капкалы өйгә таба кузгалды, капканы шакыды.
– Кем бар анда, кем йөри кара таң белән?
– Ач әле, хуҗа. Караклар ишем яраладылар. Калдырыпкына китим әле үзен. Буш итмәм.
Йорт иясе берсүзсез капканы ачты, ял өстенә төшкән җайдакны ат тезгененнән алып, ишегалдына кереп китте, ясавыл аңа янчык белән акча ташлады.
– Коткара алсаң, тагын шулхәтле алырсың.
– Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, – диде хуҗа, акча белән янчыкны тотып алуга. – Тәкъдире җитмәгән булса, иншалла, аякланыр.
Ясавыл бик тиз кенәзне куып җитте. Ул арада күзгә күренеп яктыра башлады. Кенәз Василий таныш капка янына туктады да кылыч сабы белән шакыды. Җангали хан да ияреннән шуышып кына төште, ясавыл аңа булышкандай итте.
– Кем бар анда?
– Мин бу, тамгачы Сираҗи, мин…
– Кем үзе, тагын кемне кертмәкчесең? – дип кычкырды болдырда басып торган хатыны булса кирәк.
– Белгән кеше, калҗалы, – диде Сираҗи хатынына, капкага таба юнәлеп.
– Әй, йөрерләр инде, – диде хатын һәм борылды да өйгә кире кереп китте.
Сираҗи капканы ачты, өч җайдак ишегалдына керде, шыгырдап капка ябылды. Тамгачы Сираҗи шикләнеп кенәз Василийга карап алды.
– Аллага шөкер, котылдык, – диде кенәз Василий. Һәм кулын ары-бире йөртеп чукынып алды.
– Кяфер, һич югы, минем ишегалдымда чукынма. Түз. Якты йөзем күрсәттем дә туганым иттем дип белдеңме әллә? – Сираҗи Җангали ханга күз төшереп алды. – Бусы кем, мөселманга охшаган үзе.
– Кяфер мин, кяфер, Сираҗи кордаш. Сорашма син аңардан. Телдән калуың бар. Мә, ал да шул янчыкны, безне буш өеңә урнаштыр. Калганын соңыннан.
– Кһм, ни бит…
– Бар, бар, күп телеңә салынма. Тагын бер исеңә төшерәм, воевода кенәз Василий мин. Ә менә монысы минем ясавылым, бусысы… – Җангали хан башын күтәреп тамгачыга карарга кыймый тора иде, туры күзләренә бакты. – Тимә син аңа…
– Тамгачы Сираҗи, мин бу – Җангали хан. Ышансаң ышан, ышанмасаң – юк.
Сираҗи, ишелеп төшкән капчык кебек, Җангали аягына төште.
– Галиҗәнаплары, хәзрәтләре, олуг хан. Йа Хода, нинди юллар белән без бахырыгыз өенә төштегез?! Юк-юк, әйтмәгез, әйдәгез, кунак өемә узыгыз, дөнья булгач төрле хәлләр була.
Сираҗи күтәрелде дә алдан китте, аңа Җангали хан, кенәз Василий, ясавыл иярделәр.
– Сөбханалла, машалла, тамгачы Сираҗи портында хан үзе. Син, син, дим, чык әле бире. Син, дим! – дип, хатынына кычкыра башлады Сираҗи. Ләкин аны шундук кенәз Василий куып җитте, изүеннән эләктереп алды.
– Хатыныңа хан турында ләм-мим, Сираҗи. Ир белгәнне ир белсә, хатын белгәнне ил белер, ди.
– Йә-йә, кәмитләнмә, кенәз Василий. Минем хатын синең хатын түгел, күрше саен гайбәт сатып йөрми. Кяферләрдәул бардыр, әмма мөселман хатыннары ир белгәнне белергә тиешләр. Ханнар килә дә китә, тамгачы Сираҗи һаман үз урынында. Ал кулың изүдән, кордаш.
– Яхшы, Сираҗи. Килештек.
– Мин белмимме, – диде Сираҗи, чапан изүен рәтләштереп. – Калада фетнә. Сафа Гәрәй хан кайта, имеш. Җангали ханның биредә булуына мин шаккатмадым, кенәз Василий.
– Шаккатмадың, ә аягына төштең, – диде кенәз Василий, кинаяләп.
– Анысы инде, кордаш, сиңа кагылмый. Ул минем ханым, телим икән – аягына төшәм, телим – аягыма чорныйм. Тимә аңа!
– Яхшы, яхшы, Сираҗи, килештек. Сафа Гәрәй хан да, бәлкем, килер дә китәр әле, тамгачы Сираҗи. Ә без калырбыз…
– Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, кенәз Василий. Кунак ягына үтүгә, кунакларны сәкегә утыртуга, тамгачы Сираҗи уч төбендәге янчыкны сикертеп алды һәм артына килеп баскан хезмәтчесенә:
– Фәйзерахман, ишетәсеңме, Фәйзерахман, дим, кунакларның атларын абзарга яп, ашарга сал… Хәерниса, син кая тагын? – Сираҗи артына өтек кенә гәүдәле, бөкрерәк кенә бер хатын килеп басты. – Хәерниса, ә син кунакларга ашарга хәстәрлә! Ни сорыйлар, шуны табып бир, елан сөте сорыйлар икән, анысын да тап!
– Әстәгъфирулла, Сираҗетдин, каян тапсын сиңа Хәерниса елан сөтен!
– Мин әйткәч табарсың, тапмый чараң юк. Акча алардан. Казан базарларында кирәк кешегә елан сөте дә бар.
– Ярый, ярый, Сираҗетдин, шулай итәрмен, табарбыз елан сөтен дә. Шул урыс көмешкәседер инде ул.
– Бар, бар, юлыңда бул, Хәерниса. Абыстаеңа әйт, итнең кичә суйганын салсын, мул итеп.
– Ну рәхмәт, рәхмәт, Сираҗи кордаш, моны синнән көтмәгән идем, – диде кенәз Василий һәм өй почмагына карап янә чукынып алды. – Барсың икән әле, Ходаем, барсың икән…
– Ял итегез, мин киттем. Фетнә һәр көнне булмый. Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең – түнәсе, ди. Ил хәлләрен белеп кайтыйм әле.
Кунаклар аяк киемнәрен, өс киемнәрен салдылар. Башта ак киез җәйгән сәкегә, баш астына мендәр ташлап, кенәз Василий менеп ятты, аның артыннан Җангали хан.
– Гафу итә күр, хан, – диде аңа кенәз Василий, авыз чите белән генә елмаеп. – Ярдәм итә алмыйм. Кыл өзәрлек тә хәл калмады.
– Ходай ярлыкар, – диде Җангали хан, икенче мендәргә үрелеп. Ләкин шунда ук аңа ясавыл түшәк китереп салды.
– Рәхим ит, галиҗәнаплары, иркенләп ят, ял ит. Ярагыз борчымыймы?
– Ярам юк минем, рәхмәт, ясавыл. Игелегең онытмам.
– Ят, Җангали хан, ят, безнең эш бетте. Ял ит. Шул мәлдән син хан түгел, мин – воевода. Азатлар без. Ә син, ясавыл, ишегалдына чыгып, атларга күз-колак бул. Ышанып җитмим мин бу тамгачыга. Бик тә шома күренә.
– Үзең шома булганга шулай ул, воевода, – диде Җангали хан. – Син бар кешене дә үзең белән чагыштырасың. Бактың исә, син юлбасар, басмачы икәнсең ич! Әйе, бернинди дә воевода түгел.
– Кимсетәсең, хан, кимсетәсең воеводаңны. Әле кичәле-бүгенле генә һәр адымың кенәз Василий белән киңәшләшеп эшли торган идең. Ни булды үзеңә?
– Шуны да аңламыйсыңмы, кенәз? Ни булганы күз алдыңда. Урысларга ышанып булмый икән. Син көчле янында – көчле, көчсез янында көчсез икән ич. Синең, кенәз, абам Шаһгали белән хат алышуым турында беләсең киләдер. – Кенәз Василий терсәгенә таянып күтәрелә төште, дикъкать белән тыңларга җыенды. – Әйе, кенәз, мин аннан хат алдым, әйе, ул миңа киңәш биргән иде – урысларны Казаннан куарга. Ләкин мин моңа кадәр тәвәккәлли алмый тордым.
– Ахыр тәвәккәлләдеңме?
– Тәвәккәлләдем, кенәз, тәвәккәлләдем. Мин беркайчан да урыс кенәзе аягына төшмәячәкмен. Башым киссәләр дә.
– Әллә соң синдә ике башмы?
– Бер, бер, кенәз Василий, бер! Моңа кадәр Мәскәү Казанны талап ятты. Моннан соң ул булмас.
– Хи-хи-хи, – дип каһкаһәләп көлде кенәз Василий. – Ашыкма әле син алай, Җангали хан. Кайчан болай батыраеп киттең әле? Әллә Йосыф бәк кызы Сөембикә шулай иттеме үзеңне? Шик юк, матур, батыр, кыю һәм тәвәккәл хатын булды ул. Тик бит…
– Сөембикә ханбикәгә тимә, кенәз. Тимә син аңа! Ул – фәрештә, ул – алиһә, ул ил анасы булырдай кеше, ул минем күзем ачты, урыс белән татарны аерырга өйрәтте.
– Шуңа фетнә кузгаттыңмы?
– Шуңа, кенәз, шуңа. Тик әле булса үкенеп бетә алмыйм, нигә дип сиңа буйсындым, нигә дип шундук, яныма килеп басу белән башың чабып өзмәдем.
– Ә мин аның сәбәбен беләм, хан.
– Күңелгә төшкән курку бәласе, кенәз, курку бәласе, канга сеңгән икән инде.
– Мине чабып үтерергә әле дә соң түгел, хан.
– Соң, соң инде, кенәз. Миңа хәзер язмышыма буйсынырга гына кала. Кеше рәнҗетү сезнең каныгызга салынган яман чир ул, кенәз.
– Хак әйттең, Җангали хан. Канда безнең яманлык. Ләкин татарда да ул Аллага шөкер, Җангали хан. Менә, әйтик, синең токымнарың урыс кенәзләренә йөз тотып ни оттылар? Әйт, ни оттылар? Биләмә артыннан биләмәләрен генә түгел, диннәрен дә, исем-атларын да югалта баралар.
– Кайчандыр урыс кенәзләре дә татарларга йөз тотканнар.
– Әйе, тотканнар, әмма ни оттылар?
– Оттылар, оттылар, кенәз. Бүген Мәскәүдә Алтын Урданың иң кәттә куштаннары утыра, муеннарына тәре тактылар да вәссәлам. Ләкин бит алар канында татарлык ята. Олуг кенәз Иван Калита Урда ханнарының хатыннарына бүләк ташый-ташый «Калита» кушаматын ала һәм Урда ханнарының гаскәре ярдәмендә урыс кенәзләренә каршы сугыш башлый – кан коя. Аның каравы Алтын Урда ханнарына ярый, ясакны үзе җыя, үзе үк Урдага илтеп бирә.
– Миңа да шулай итәсе калган да бит, Җангали хан, йомшаклык күрсәттем. Минем адаш Василий III Алтын Урдакөненә калыр дип кем уйлаган. Дан-шөһрәт харап итә кешене, Җангали хан, дан-шөһрәт. Мәрхүм Василий кенәз үзен дөнья кендеге итеп күрә башлады. Нигә кирәк иде аңа бу Казан?! Юк, яулады, кан коюның исәбе-хисабы булмады, кан коюәле һамандәвам итә һәм киләчәктә дә итәчәк, чөнки гореф-гадәтләребез генә түгел, телебез вә динебез дә, кыйблабыз да башка безнең, тереклек итү мантыйгыбыз, ниһаять. Мин шуны аңладым, әмәрхүм кенәз аңламый вафат булды. Ә бит соңгы мәлдә изге җан буласы килде, монах рәвешенә кертүләрен үтенде, җан тәслим кылгач булса да тегеңә монах киемнәрен кидердек. Шуннан ни, кылган гөнаһларын ярлыкадымы?..
– Без барыбыз да гөнаһлы, кенәз Василий. Син әнә, ишеттем, ошбу ясавылыңның хатынын тартып алгансың икән, имеш, олуг кенәз ризалык биргән.
– Тартып ук алмадым алуын, булмады түгел, булды бераз, булды, Җангали хан. Тик мин бер дә үкенмим, миңа калса, ясавыл да ул хәтле уфтанмады.
– Хатын яраттымы соң үзеңне?
– Яратып ук бетерде дип әйтә алмыйм, әмма үз вазифасын үтәүдән бер тапкыр да баш тартмады.
– Менә син халык күңелен дә шулай яуларга исәп тотасың, кенәз Василий. Көч вә корал белән, буйсындырып. Тик кайчанга кадәр? Моның авырлыгы, беләсеңме, кем башына төшәчәк, синең оныкларың башына, бөтен рәнҗү-җәберне алар күрәчәк. Бәлкем әле, сезне каһәрләр дә, булмас димә. Сез, урыслар, бөтен мөселман муенына тәре тагабыз да җәннәттә яшибез дип инанасыз, бу зур хатадыр, кенәз. Диннең теле дә, табынган Ходасы да бердер – ышану, иман. Без сезнең өчен – басурман, ә сез безнең өчен – кяфер.