Kitabı oku: «Окна / Тәрәзәләр», sayfa 5

Yazı tipi:

Ни өчен шулай мәрхәмәтсез икән бу кешеләр? Ул бит гомере буе аларга хезмәт итте, алачыкта әйберләр ясады, каралты-кураларын төзәтте, түбәләрен япты. Бер гөлне, кошны, кешене рәнҗетмәде, ә аның сәпиден саклап тотуы да кемнеңдер эчен пошыра, бавырына тия.

Гомер буе ике куллы пычкы белән үзе генә утын кискән абзый өчен урманда утын турау авыр түгел иде. Урманчылыкка барып, акча түли дә трактор белән алып кайта. Атна буе шуңа сөенеп, очып йөри, үзе кисә, яра, матур итеп өя дә миңа күрсәтә.

– Бетә Әгъзамнарның сәпиде, карамыйлар, – ди ул,  – ә минеке чыдый әле, тагын ун елны эх тә итми.

Сәпиден мендәргә салып йоклатса да гаҗәпләнмәс идем. Мәчесен дә бик яратты, аның белән сөйләшүләрен тыңлап торсаң исең китәр. Ул безнең Юлдашны якын күрде, кызганды. Этебез өч аяклы, әллә капкынга эләкте, әллә аттылар мескенкәйгә. Өстерәлеп кайткан аягын үзе чәйнәп өзде, шешенгән аягы аны теге дөньяга алып китүен сизенгәндер, бичаракай. Ул мине иске мәктәп капкасына кадәр озатып куяр, дәресләр беткәч көтеп торыр иде. Расписаниене яттан белә, минутка-минут килеп баса. Алдан кайткан көнне өйдә каршылый һәм, ачуланма инде дигәндәй, читкә карый.

– Билләһи, Вагыйзьдән акыллы бу, теле генә юк, – дип көлә Барый абый. – Бу бит әйтмичә дә аңлый, ә теге әйтсәң дә аңламый.

Сөя-иркәли этне, бүтән кешене якын җибәрми торган маэмай абзыйның олы, изге җанын авылдашларга караганда тизрәк аңлаган, күрәсең. Уйнап өрә, җиңнәреннән тарта, аяк араларыннан йөри, муеннарын кашыта, кулларын бирә, тезләренә башын салып, күзләренә карап ята.

Үрдерергә бәрәңге чыгару әле безнең истә дә юк, ә Барый абый инде күптән чыгарган.

– Соңга каласыз, вакыт бит инде. Мин бер атнадан утыртам.

Җир чыгып, әз генә кипшерүгә, ул бәрәңге бакчасын казый башлый һәм утырта. Бакча эшенә беркемне ярдәмгә чакырмый, чөнки бу эшне кешегә ышанмый. Безнең бакчаны сукаларга трактор кергәндә, аның бәрәңгеләре инде тишелгән була.

– Уңыш булачак, Алла боерса, бәрәңге яфрагының төсеннән билгеле: көчле орлык куе яшел төстә сабак җибәрә.

Бәрәңгене үзе китмәнли, төпләрен үзе өя. Мин аның эшләгәнен карап торам. Көрәкне сакланып кына бәрәңге төбенә батыра, тамырын кисүдән курка. Бәрәңге алганда:

– Чыга бит, Рафаил, шулай бит, болай булгач яшибез. Менә бу төптән ничәү чыгар икән, менә бу төптән?

Мин бәрәңге сабагын чабарга керешәм, Барый абый тальянда сыздырып җибәрә. Бу инде: «Мин бәрәңгене алып бетердем, Хөснурый, мин бәрәңгене алып бетердем, авылдашлар, мин бәрәңгенең эшен бетердем, дөнья», – дип, аның аваз салуы.

Ул моңлы көйләр генә уйный, көйләре бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш. Ләкин аңа үзәк өзгеч моң каян килә? Авылда гармунчылар күп. Араларында аның кебек сугыш уты кичкән, яраланган, гарипләнгәннәре дә бар. Миннегаяз, Ибраһим, Гарифулла, Гафиятулла абыйлар – алар да уйный, шәп уйныйлар, ләкин аларның гармуннарыннан сагыш үксеми, җан өзгәләнми. Бу әллә аның 17 яшьтән үлем авызына барып керүеннәнме? Әллә әнисен, абыйсын, энесен, сеңлесен югалтуданмы? Озак еллар буе бер ялгызы яшәү фаҗигасеме? Мин моңа җавап таба алмыйм.

Икенче көнне, бер чиләк бәрәңге тотып, безгә килеп керә. Күчтәнәч итеп китергән, әмерхан бәрәңгесе.

Бүтән төрле ризык әзерләргә җыенган әни казанга бәрәңге сала.

– Чиле-пешле килеш ал, Хөснурый, юкса изелә дә бетә, – ди Барый абый.

Бәрәңгесе искиткеч тәмле, телеңне йотарсың!

Әни белән итагатьле итеп саубуллашкач, ул ишеккә юнәлә:

– Ярар, исән-сау яшәгез, туганнар, – ди.

Без аңа туган булмасак та, соңгы елларда гел шушы сүзләрне әйтә башлады. Әллә туганнарын юксына, әллә безне якын итә. Мөгаен, соңгысыдыр. Безнең белән сеңлесе Гандәлифкә караганда да күбрәк аралаша.

Мин аны капка төбенә кадәр озата чыгам. Күк йөзенә күз салабыз. Кесәсеннән чылбырлы сәгатен ала.

– Нинди якты кич, – ди ул, – сәгатьнең секундлык теле йөргәне дә күренеп тора. Гомер үтә, энекәш, ялгыз яшәп булмас, бер ана маймыл алып кайтмый булмас,  – дип көлеп җибәрә. – Мин кешедән киммени? Егәр бар, каралты-кура нык, акча юнәттем. Ярар, сау бул, энекәш, матур утырдык, рәхмәт.

* * *

Һәр яңа җитәкче, авыл халкын юмалап кулга алу өчен, бер яңалык алып килә. Бу персидәтел белән дә шулай булды. Ул урам концертлары куюны күтәрде. Башта Югары очлар куйды. Әйбәт чыгышлары бар. Ул Шәһәр Рәфәгатенең җырлавы үзе генә дә ни тора! Аннан Яке урамнары концерт бирде, алар да тырышты.

Сценарий язу, концерт оештыру миңа калды. Туган авылның бөтен тарихын чагылдырган шигъри сценарий язылды. Җырчылар күп, тальянчылар бар, ләкин җанны актарып ташлый торган нәрсәләр җитми.

Әллә яшь чактагы аулак өйдә кич утыруны алабызмы? 1925 елгылар байтак бит: Һаҗәр апа, әни, Ибраһим абый, Сәлимә апа, Миргазиз абый, яшьрәк булсалар да, Хөсәен абый белән Сылубикә апа…

Барый абый моны дәртләнеп күтәреп алды. Һәр артистның өенә барды, үгетләде. Кайсының үз гомерендә сәхнәгә аяк басканы булмаган, кайсы картлыгыннан ояла, барысын да ризалатты абый.

Һәм менә бүген Мәдәният йортында концерт. Ай буе репетиция ясаулар бушка китмәсә ярар иде.

Түбәтәй, читек, камзул, ак күлмәкне кызыл билбау белән буган ирләр, бала итәкле күлмәк, ак алъяпкыч, энҗеле калфак, чигүле читек кигән, чәчләренә чулпылар, түшләренә тәңкәләр таккан апаларны күрүгә, авылдашлар ах итте. Өч минут аңсыз торган залны уятып, тальян моңы сибелде. Барый абый сыздыра. «Кирмән көе» җанны үзе белән күкнең җиденче катына алып менеп китте. Үзләре уйнап киткән көй 150 ир-атны кире алып кайта алмаган көй.

Зал елый. Ә мин, Барый абый белән горурланып, янәшә басып торам.

Бу җырга сугыш җәфаларыннан, ачлыктан, суыктан, хәсрәт-кайгыдан үлгән 216 яшүсмернең, хатын-кызның, карт-карчыкның җаны аша узган михнәтле сагыш та сеңгән иде.

Китте Сәлимә апа белән Сылубикә апа биеп, аяк очында гына, баш бармакларында гына. Юк, алар биемиләр, яшьлектә яшиләр. Сыздырып җибәрде өч тальян: Ибраһим, Хөсәен, Барый абый… Җырлап җибәрде Миргазиз абый. «Чибәр икән бит бу Куян Фазылы малае!» – дип карап торам. Тамашачылар котырып кул чаба.

Әни шигырь сөйли, үзенең яшьлеге турында, ике баланы ялгызы тәрбияләп үстерүе турында. Ыңгырашып сөйли, азапланып, күзеннән аккан яшьләрен тыймыйча сөйли.

* * *

Миңа 6 яшь иде. Миннелут, Дөлкәфил, мин урамда уйнап йөрибез. Мәктәптән бер төркем кызлар чыкты. Кышкы кичтә Барый абый тавышы да ачык ишетелә. Өч кыз – Мәүҗидә, Наилә, Мәрзия апалар.

– Юк, Барыйга мин барам, – ди Мәүҗидәсе. Наилә апа аңа каршы чыга:

– Ә нишләп син? Мин акыллырак. Барый абый мине ала.

– Алмый торсын әле, – ди Мәрзия апа. – Безнең Барый абый белән күптән сөйләшенгән. Шулай бит, Барый абый? – Ул Барый абыйны култыклап алмакчы була. Ә Барый абый алдан атлый, ашыга, кабалана.

– Китегез әле, булмаганны. Җүләрләр. Барыгыз өегезгә кайтыгыз, фатирга керткән карчыкларыгыз көтәдер.

Ә тегеләр чат ябышалар.

– Юк, беребезне барыбер аласың бит. Кай төшебез ярамый?

– Белемебез бармы? Бар.

– Холык-фигылебез ярарлыкмы? Ярарлык.

– Буй-сыныбыз сөлекме? Сөлек.

– Соң, шулай булгач, беребезне аласың да кочаклашып йоклыйбыз, – ди Наилә.

– Миннән дә кайнаррагы юк, – ди Мәүҗидә.

– Минем кочак җайлырак, – ди Мәрзия. Ул Барый абыйны кочакларга үрелә.

– Кит әле, җүләр тәре, кеше күрер. – Ничек кирәк алай кызлардан котылып, Барый абый безгә кереп китте. Укытучы апалар кирегә борылалар, шау-гөр килеп көлешәләр. Ә минем аларга таш алып томырасы килә.

Мин өйгә йөгерәм, Барый абый бездә.

– Менә, Хөснурый, сиңа бурычка алган акчаны бирәсе бар, дип кенә котылдым. Наилә, Мәүҗидә, Марзия, мине ал да, мине ал, дип, арттан ияреп төштеләр. Наиләсе холыксыз инде аның, анысын Әсгатькә бирәм. Марзиясе төскә-биткә әллә ни түгел. Мәүҗидәсе ярар иде дә, егете бар. Кеше арасына кереп булмый.

– Ник алай үзеңнән көлдереп йөртәсең аларны? Берсен кочаклап ал да, мин риза, әйдә, кайтабыз, дип әйт – кайтмаячаклар. Кабат берсе дә сине үртәп йөрмәячәк.

– Алай итеп буламыни, Хөснурый, – ди Барый абый, – укытучылар бит алар, аннан адәм балалары, ничек аларны кочаклыйсың, булмаганны?!

– Алайса, йөр инде мыскыл иттереп, – ди әни, усалланып.

– Миннән булмый ул, – дип үпкәләгән кебек саубуллаша Барый абый.

Элек укытучылар кич буе мәктәптә иде. Белемле кешеләр белән аралашырга яраткангамы, кызлар күп булгангамы, клубта үзенә тиңнәр калмагангамы, Барый абый гел мәктәптә булыр иде. Домино, шашка уйнарлар. Аның эшкә осталыгын белгән укытучы кызлар аны ат итеп җигәләр, сыер итеп савалар иде.

Бүтән барлык мәсьәләдә булдырган ир-атның мәхәббәт мәсьәләсендә сыер булуы, кул һәм тел уйнатмавы, үз гомерендә кызлар үпкәне булмавы мәктәпкә эшкә килгән кызларга гаҗәп тоела иде. Ә кызлар белән сөйләшү бик ошый үзенә, кызларны изге затлар дип күрә һәм, яратып, «ана маймыллар» дип атый.

Барый абыйның үзеннән көлдереп йөрүенә әнинең ачуы килә, шуңа ул сөйләгән маҗараларга йә эндәшми, эндәшсә, каты бәрелермен дип курка иде.

Бүген кич тә шулай булды. Барый абый укытучы кызларның үзен ничек яратуы турында сөйләп китте.

– Өйгә ияреп төшәбез дип, Наҗия, Зәйтүнә, Сәвия киенеп калдылар, мин алдан элдерттем. Юл кырыена кердем дә чумдым карга. Төшеп баралар: «Хәзер өенә барып керәбез дә, йә өчебез бергә йоклыйбыз, йә беребезне генә алып калыр», – дип сөйләшәләр. Карап ятам, яканы күтәргән. Төштеләр, урамда бер кеше күренми. Сукрана-сукрана менеп киттеләр. Мин чыктым да выжт өйгә.

– Ялгыз яшәү читен бит, ник шуларның берсенә өйләнеп яшәмәскә? Наҗиясен кияүгә барып кайткан дисең, Сәвиясен карт дисең. Зәйтүнәсенә нәрсә булган? Син үзең яшьмени инде, карт шайтан! – дип пырылдады әни.

– Соң ни бит, Хөснурый, – ди Барый абый, боргалана… – Исән-сау яшәгез, – дип чыгып та китә.

Ике атналап керми йөри. Аннан хуҗалыктагы бер-бер эшкә булышу җае табып, кич белән утырмага керә.

Ләкин, сөйләшә торгач, сүз яңадан шул бер үк хикмәткә – тормышта адәм баласы мәңге әйләнеп үтә алмый торган түмгәккә – мәхәббәткә барып абына.

– Менә беркөнне, – дип сөйләп китә Барый абый. – Илмира, Наҗия, Сүрия өчесе төштеләр бит. Икесе ике яктан эләктереп алдылар, җибәрмиләр генә. Кунарга төшәбез, диләр. Өчебезнең дә җиләк кебек чак, сине яратабыз, диләр «маймыллар». Төшәбез мәктәп чатыннан, ычкындырмыйлар, качар идең, җае юк. Үзебезнең урамга борылдык. Сезгә хәйләләп керер идем, утыгыз сүнгән. Төшәләр, сөйләшәләр: кемдә ничә чемодан бирнә, кемдә ничә сандык? Сандык эчендә нәрсә бар? Мин алсам, бөтен өйләрендәге әйберләрен ташып бетерәселәр. Тәки капка төбенә кадәр тагылып төштеләр. Инде нишләргә? Ычкындырыгыз, капканы ачыйм, дим. Кулларын җибәрүләре була, күз ачып йомганчы капканы ачам да эчтән эшермә белән бикләп тә куям, – дип, бик зур булдыклылык күрсәткән сыман көлеп җибәрә Барый абый. – Әй дөбердәтәләр, ә мин кереп киттем, өй ишеген бикләдем. Озак шакыдылар, ну ачмадым. Менә шулай ул ана маймыллар белән, Рафаил кәкә, алдыңны-артыңны чамалап йөрмәсәң.

Әни баш селкеп тора да чәй куярга почмакка кереп китә.

Ә теле чишелгән Барый абый үзенең мәхәббәт маҗараларын сөйләвен дәвам итә.

Әйе, аның йомшак ягын белгән хатын-кызлар дистә еллар буена аны котырттылар, шаярдылар, бу эшне чиратка салдылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

Көннәр үтә торды. Казанга сессиягә барырга вакыт җитә, ә курсовой эш төгәлләнмәгән, ул вакытында барып җитмәсә, мин түләүсез чакыру алам. Курсовой эштәге әдәбият исемлегенә керәсе ике китап Барый абыйда ята. Аңа киттем, соң булса да, уң булсын, караңгы дип торып булмый. Ул миңа сүз әйтмәс.

Барый абыйның капка төбендә, такта дөбердәтеп, берничә ирдәүкә кыз көлешә иде, чираттагы «маймыллар», чираттагы күңел ачу. Барый абый капканы бикләп кереп тайган, хәзер көлеп ятадыр.

Дөбердәтәләр, ихахайлашып көлешәләр. Зур эш майтарып, бер атна балаларны сикерә-сикерә укытырлык илһам алып, зыялы кызлар кайтып китте.

Койма аша ишегалдына төштем. Пәрдәсе тартылган тәрәзәдән өй эченә күз салдым.

Барый абый идәнгә капланып үкси-үкси елый. Аның үзәк өзгеч тавышы тәрәзә пыяласына бәрелеп сулкылдый.

Мин, үз күземә үзем ышанмыйча, читкә сикердем. Ялгыш күрмәдемме дип, яңадан тәрәзәгә үрелдем.

Дөрес икән, җилкәләре сикерә, әнә хәзер көзән җыерган кебек калтырана башлады һәм йөзен тәрәзә ягына борып тынып калды. Бу йөздә мең еллык кайгы-хәсрәт иде.

Мин, ул йөз тәэсиреннәнме, читкә чәчрәдем, кая барырга белмәдем, аннан бакча артлап кына кайтып киттем.

Икенче көнне кич утырганда, Барый абый кызларның озата төшүләрен шундый маҗаралы итеп сөйләде, энекәшнең көлә-көлә эче катып бетте. Ә  менә үзенең елавы турында ләм-мим. Дөрес, ул ир кеше сөйли торган нәрсә түгел. Ә шулай да сер бар монда. Күлмәк кенә бер кат икән. Әмма җавап табылмады.

* * *

Беркөнне Барый абый безгә иртәнге сигезләрдә килеп керде. Киңәшкән кебек сөйләшеп китте.

– Гандәлифләр өй салмакчылар, ике меңләп акча бирмичә булмас, син нәрсә дип әйтерсең?

– Дөрес эшлисең, Барый, – диде әни, – акча белән тун тегеп булмый. Картаймыш көнеңдә, бәлки, сеңлең балалары карар сине, белеп булмый бит. Авылда бердәнбер туганы син аның.

– Шулай дип әйтәсеңме, Хөснурый? – диде ул. – Өйләнергә кирәк инде, бер карт маймылга булса да…

Абыйның йөзендә елмаюның әсәре дә юк иде.

– Моңа кадәр гел кызлар дидең бит.

– Әй, болай гына иде лә ул, миңа гомергә яшьләр кирәк булмады, берәр карчык булса гына, диюем. Хәзер була инде, үзем дә 60 ка җитәм.

Шул ук өстәл янында утырсам да, сөйләшүгә катнашмадым. Читтән караганда, барысы да әйбәт күренде. Бу без белгән шалтырама Барый түгел иде. Сабый көлүе белән дә көлми. Нәрсә булган моңа? Яңагында мускуллары да уйнап ала. Ике мең сум акчасын кызганамы? Алай дисәң, аның акчасы әле җитәрлек, кирәк икән, бүген үк машина ала. Аңа ул акча нәрсәгә?

– Алай булгач, бирергә кирәк, дисең, Хөснурый? Бүтән җавап көтмәгән идем, рәхмәт. Синең дә балаларың үсеп җитте, Хөснурый. Кече малаең Үзбәкстанга эшкә китте. Балалар үстереп ята, икәү дисеңме әле? Хатлары киләме соң?

– Килә, Барый, онытмыйлар. Посылкалары да бар, кунакка да чакыралар.

– Олы улыңны Казанга алсалар, аның белән китәсеңме?

– Юк, безгә күченеп йөрергә соң инде, әле ул да бүген китәм дип тормый, китаплар чыгарсам, эш күрсәтсәм генә барам, ди.

– Соң ул китсә, син нишләрсең, дип кенә соравым. Ярар, акчаны биреп төшим әле.

* * *

Кышкы көннәрнең берсендә Барый абый авырый башлады.

– Зарифа карчыкның сараен төзәткәндә, суык тидердем, – диде ул. – Медпунктка көн дә менеп йөрим, менеп килгәнне күреп торалар, биклиләр дә китеп баралар. Кайгыртмыйлар сугыш ветераннарын, бетәбез инде, – диде ул.

Барый абый берничә көн күренмәде. Күрше карчыкка кереп әйткән: «Медпункттан төшсеннәр әле, дигән. Аяк шеште».

Төшмәгәннәр.

Барый абыйны Мамадышка илтеп салганда, инде гангрена узынган була. Бер сәгатьләп кычкырып ята да китеп бара бичаракай…

Кешеләрнең эшен бушка дип әйтерлек эшләп йөргән, үз гомеренә кеше әйберенә кагылмаган, өйләнмичә йөргәнгә, җүләр дип саналган Барый абый инде дөньяда юк. Шабашниклар каннарын суыра башлагач, и сагынырлар әле аны карт-корылар, ялгызаклар. Ул чистартып торган чишмәләр, ул дөньялыкка кайтарган чүмечләр, комганнар, тагын әллә нәрсәләр. Өе каршындагы су колонкасының язмышы бүгеннән билгеле, ул мәңге эшләмәячәк. Көн дә урамнарында чылтырап йөрүче көмеш кыңгыравын югалтканын аңлар микән авыл?

Без аны юдык. Бот төбендә тирән ярасы булган икән.

Аның капка төбенә ияреп төшеп, капка дөбердәткән кызлар, мин сезнең күзегезгә ничек карармын?

Мин аның кабере янында басып торам. Ул, кешеләр, сезне искиткеч якын итте, тормышны, яшәүне яратты.

Аның көлүе бөтен дөньяны кочаклый иде. Күз карашы сабыйларча чиста иде. Тимернең җанын тойган дәү, кытыршы кулларының башыма кагылганын хәтерлим, алар миңа әти кулы кебек иде.

Кешеләргә гомер буе хезмәт итте дә бер генә һәм соңгы тапкыр – үлеп кенә – мәшәкать тудырды, аңа гына авырыксынмагыз, кешеләр.

Рәнҗетүләрне күтәрә алмыйча, дөньядан китеп баргандыр. Авыр туфрагың җиңел булсын. Кичер безне, Барый абый…

Тәрәзәләр

Урта мәктәп тәмамлаган Зөлфәтне әнисе укырга җибәрмәде:

– Улым, әле бер ел ял ит, башыңа кан сава күрмәсен. Авыл китапханәсендә укымаган китабың калмады, мәктәптә дә яхшы укыдың, эшлә, – диде.

Мәктәп директоры әтисенә якын дус булган. Директорның кызы тугач, ике фронтовик балаларының колакларын да тешләткәннәр – бергә кушылып яшәрләр дип өметләнгәннәр.

Зөлфәтнең әтисе үлгәнгә дә инде унбиш ел тулды. Әтисенә 32 генә яшь иде. Әтисен исенә төшерсә, хәзер дә йөрәгенә кан сава. Сарайга чыкса да, күршеләренең су буендагы мунчасына төшсә дә, муенына атландырып йөрде әтисе. Ул әтисенең чәченә ат ялына тотынган сыман чат ябыша, егылып төшүдән курка иде. Аннан әтисе колагына тотындыра, шундый йомшак иде ул колаклар. Бөтен иптәшләренең күзе ут яна, чөнки бер аны гына бөтен авыл буйлап шулай йөртәләр ич! Атта гына йөрү түгел, әти муенында йөрү!

Әле әтисе «Алмагачлары» көенә кычкырып җырлап та бара:

 
Әй алмагачлары, сайрый сандугачлары,
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый
Сагындыра башлады…
 

Очраган апалар, әбиләр елап калалар. Моны өч-дүрт яшьлек малай ничек аңласын? Мин егыла дип елыйлар, ахры, дигәндер. Егылыр бар, әтисенең җилкә аша сузылган каешына да беркетелгән бит әле ул.

Хәзер генә аңлый Зөлфәт ул апаларның ирләре, уллары, туганнары сугышта үлгән, югалган булганын. Аның хәрби киемле әтисен күргәч, моңлы җыр ишеткәч йомшаганнардыр. 142 ирен фронтта, 216 кешесен тылда югалткан сала шул Көмеш Чишмә.

Дөрес, директорның кызы белән боткалары пешмәде малайның. Кыз тыйнак, әдәпле, зәп-зәңгәр күзле, чибәр балакай иде. Урман авылыннан төшеп укучы якын дустына үстергән икән кызын директор абыйсы. Аңламассың бу гыйшык-мыйшык эшләрен. Туры дисәң, кыек килеп чыга, кыек дисәң, тора-бара турая да куя. Ул кыз да дусты белән гаилә корды, ачуым килмәгәе.

Зөлфәт физкультура укытырга фәрман алды, туган авылында Көмеш Чишмә сигезьеллык мәктәбендә эшли. Авылда спортчы дигән даны бар. Инде 5 класста укыганда ук ике километрлы дистанциядә район чемпионы булды. Ә бер елны мәктәпнең чаңгы командасы «Пионерская правда» газетасы оештырган СССР күләмендәге ярышта җиңде, күчмә кубок һәм грамота алды. Бу ярышта урманчылыктан Хикмәтулла, Хәсәншадан Гаян белән Резеда, Нормадан Мәснәви, Миңнулла, Шамил, үз авылларыннан Илфат, Миннелут, Дания, Илсөяр, Илвира, Сания булуын да хәтерли.

Авылның беренче спорт фанаты Фаил абыйсыннан үрнәк алып, спорт белән шөгыльләнде, махсус китапханә туплады. Иртә белән һәм көндез алты чакрымдагы Су-Елга авылын әйләнеп кайта, кич белән авылын биш чакрымлы диаметр белән чорнап алган урман буеннан йөгерә. Исәпләгән иде: гаҗәпләнерлек саннар чыга: иртән – 12, көндез – 12, кичен 30 км. Атнаның өч көнендә ул 54 әр километр йөгерә икән. Дөрес, атнаның калган көнендә 10, 200, 400 метрларга йөгерә, бу – тизлекне арттыру өчен. Йөгерү секундомер белән исәпләнә, ә күрсәткечләр блокнотка теркәлә. Үзе ясаган турникта атына, штанга күтәрә, гантельләр белән сикерә.

Мәктәптә параллель класслар бар. Көненә бишәр сәгать физкультура укыта, һәр дәрестә укучыларны әйдәп йөрү дә аны ардырмый. Физкультура укытучысы ул бит бүтән мөгаллим түгел, һәрдаим матур йөреше, күнегүләрне күрсәткәндә, төгәл хәрәкәтләре белән үрнәк күрсәтергә тиеш. Бар ул бәрәңге капчыгы кебек бүселгәннәр, спорт тирәсендә тамак туйдыручылар, значок җыючылар.

Зөлфәт әле өйләнмәгән егет тә. Укучы кызларга бу бик ошый. Кызлар алар малайлар түгел, ун ел алдан күрә.

Биш ел физкультура укытты Зөлфәт, арымады, ялыкмады. Мәктәп командасы район чаңгы ярышларында гел беренче булды. Бу аның хезмәте генә түгел, электән килә, директорлары укытканда да шулай булган. Суыннан диләр авылның, чишмәләреннән.

Физкультурадан дәрес планнары озын түгел, дәфтәр тикшерәсе юк. Вакыт тренировкаларда уза. Көзен, язын таяк белән этенеп йөгерәләр, кулны-аякны чыныктыралар. Кышын чаңгы шуалар.

Мәктәп көне буе кайнап тора. Укучылар газета чыгаралар, андагы тәнкыйть угы кемгә генә кадалмый?!

5 Б классында җитәкче дә булган Зөлфәткә эш җитәрлек. Укучылар бик бердәм, аларны әнисе, апасы, абыйсы белән генә үскән аркылысы-буе бер чамада булган Миннәхмәт исемле малай цемент кебек ныгыта. Үзе – искиткеч гадел, яхшы укый, тугрылыклы малай. Иптәше дәрескә соңга калуын дөрес әйтмәгән иде: «Пионер башың белән ялганлап торасың, ыштыр бит, сыерыгызны урман буендагы лагерьга алып менеп, дәрес калдырдың бит!» – дип, яңагына чалтыраткандай итте Миннәхмәт.

Әнисе мәктәптә техничка булып эшләгәч, анасына якланучы озын гәүдәле Нурулланың да көе китә торган вакытлар була. Аның каравы ул бар кешедән күбрәк тимер-томыр җыя, капчык-капчык сөяк, кәгазь, чүпрәк алып килеп, мәктәпнең ат сараен да дыңгычлап куя. Чаңгы ярышында гел беренче урынны ала. Ләкин, эш кушкан чакта, эт күрүгә йоны гөлтләп кабара торган мәче сыман усаллыгы бар. Каршы да әйтә. Бер түзде Миннәхмәт, ике түзде. Өченчесендә түзмәде, ә класс җитәкчеләре кисәтергә өлгерми калды. Төп кебек Миннәхмәт озын торыклы малайны күтәреп тә алды, нарат бүрәнәле стенага китереп тә бәрде. «Икенче класска чыксын, абый!» – диде. Нурулла исә шылт та итмәде. Үтерсәләр риза, күрше класска гына күчермәсеннәр. Анда класс җитәкчесе – хатын-кыз. Кабат чаңгы да тәтеми. Ә абыйлары аларга Джек Лондонның «Мексиканец» хикәясен укый, тәрҗемә итеп бара. Малайларның күзе ут яна, инде барысы да, берсеннән-берсе яшереп, сыер лапасына салам тутырылган капчыклар асты, боксчы булып, аның тирәсендә бии башлады. Җитмәсә, иртәгә Жюль Вернның «Десять тысяч лье под водой» дигән романын укый башлыйбыз, диде. Ә Нурулла абыйларына киреләнеп маташа. Дошман ул, беләсегез килсә.

5 класслар гел бергә йөриләр, иң алдан, җитез-елгыр атлап, Зөлфәт абыйлары оча. Әкрен йөрүне гел белми, йөгерешче шул. Сабан туенда башкаларны әллә кайда калдыра.

Сабан туе дигәннән, узган ел мәйданда Нурулла белән Миннәхмәт бергә утырды. Кесәдә акча да челтери, бирделәр инде, кая барсыннар әниләре, бәйрәм бит. Кибетче Миннур апалары машинага төяп лимонад, прәннекләр дә алып төшкән. Рәхәтлән генә. Ул халык, ул кунаклар, ул каяндыр килгән көрәшчеләр!

Көмеш Чишмәдә ат чабышы белән егетләр йөгереше бер җирдә үтә, гаҗәп шәп була. Ни өчен дисезме? Егетләр мәйдан уртасыннан Ризван каеннарына таба йөгереп китә. Зөлфәт абыйлары шиповка, ягъни кадаклы чүәк кигән, чирәмне умырып-умырып ата инде менә. Ташлы Үзән елгасының текә яңагыннан йөгереп менәләр, кем мүкәли, кем үләнгә тотынып күтәрелә. Ташлы Үзәнне әйләнәләр дә мәйданнан һәр йөгерешче күренеп торган тау башына килеп чыгалар. Ул тауның тигезлеге, турылыгы, линейка белән сызсаң да алай булмас! «Кеше такыл тактасы7 ясарга да шуннан өйрәнгәндер әле», – дигән Нурулланың әтисе Миңнулла абый.

Тау юлы бер чакрымлап бардыр. Зөлфәт абыйларының кызыл киеме аеруча ачык күренә, адым саен башкаларны артта калдыра барган егетнең йөгерүендә тылсым бар иде. Менә ул Аръяк урамы каршындагы ком ала торган чокырга да килеп җитә. Көчәнми дә, чәбәләнми дә, мәйданга томырылып килеп керә. Ә башкалар әле комлыктан борылалар гына, өч йөз метрлап артта калганнар.

Малайлар ишетеп торды: Бөек Ватан сугышы барганда, Казан Сабан туена йөгерешкә кайтарылган солдат Бәдерниса Вагыйзе Зөлфәт абыйлары килеп җиткәндә әйтте: «Кая инде монда, безнең атлар да уза алмый моны». Чөнки икенче булып килүче Насыйх әле комлыкта гына иде…

Әйткән иде шунда Миннәхмәт Нуруллага: «Быел 5  нчедә укый башлыйбыз. Минем әни Зөлфәт абыйны укытырга кайта дип ишеткән, Зөлфәт абый класс җитәкчесе булса гына ярар иде». Ходайның «Амин!» дигән чагына туры килгән. Ул сабый сүзен ишеткәндер.

Зөлфәт абыйлары китапны җөмләгә җөмлә тәрҗемә итми, сөйләп бара. Аның йодрыгы алдагы партада утырган Миннәхмәтнең генә түгел, икенче рәттә утырган Фәритнең дә борын төбендә уйнаклап ала, соңгы рәттә утырган Нурулланың да селәгәен сөртми микән?! Әсәрләнеп, мавыгып укый, вакыт-вакыт китабын өстәлдә калдырып, класс тактасы янында йөрергә тотына, кемгәдер яный, сикерә, ә кайчагында пышылдауга күчә. Ул – сихерче, күз буучы, фокусчыдыр…

Фермага яшь бозаулар янына себерке, ипи сыныгы алып хәл белергә төшсәләр дә, Миннәхмәт, өйләреннән өч йөз метр кире якка барып, класс җитәкчесенең чыкканын, көянтә-чиләк белән чишмәдән су ташып бетергәнен көтә, бүтәннәр ишетмәгән дөнья хәлләрен, әдәбият дөньясындагы, спорт өлкәсендәге яңалыкларны, авыл тарихындагы гыйбрәтле хәлләрне белә, шуның белән яши иде.

Ул тыр-тыр йөгерә, абыйсының авызына карап чаба. Бервакытны, каршыга килүче Вәфия апасына килеп бәрелеп, әздән генә корсагын төшермәде…

Классларында малайларны ике метр читтә тота торган Гөлфия бар. Кемнән өйрәнгән гадәттер, шул араны бозган малайның, күз ачып йомган арада, күз төбе күгәрә, борыныннан нәрсәдер атыла, сирәк тешле икәнен онытса, теше дә төшәчәк.

Ләкин бер генә малай да Гөлфияне укытучыга әләкләми, чөнки Гөлфия йодрыгын аны кочакларга килгән малайга гына куллана иде. Кушаматы да искиткеч – Боксёр. Класс җитәкчеләре «Мексиканец» хикәясен укыды гына, Гөлфиягә кушамат чәп итте. «Ә барыбер кызлар кочаклыйсы килмәгән малай бәндә түгелдер инде ул», – дип уйлый Миннәхмәт.

Алар классындагы кызлар бик чибәр шул, чиста, ак алъяпкычтан, оялчаннар. Мөнирәсен күр дә, Гөлсимәсен күр! Гәүһәриясенә кара да, ике Гөлфиясенә кара! Вакыт-вакыт малайларны Зөлфәт абыйларына әләкләп тә алалар, алай да укытучылары әллә нәрсә эшләми, ләкин бик каты оялта.

«Егет булган безнең Галимулла, шулай дәвам ит, класс бүлмәсен пычрат, Аръяк тавыннан инешкә төшеп ләм ташы, Нормагыздан дуңгыз балалары алып менеп ябарбыз», – дигәч, аяк киемен юмыйча кем мәктәпкә керсен инде?!

Мәктәптә пионер отрядлары уку, чисталык, тәртип, җәмгыятькә файдалы хезмәт, шефлык, тагын әллә нәрсәләр буенча ярышалар. Уку елы ахырында нәтиҗә ясыйлар да Казанга, Алабуга, Мамадышка экскурсиягә баралар. Авыл баласына моннан да зуррак сөенеч Сабан туенда гына буладыр. Бүтән вакытта эш тә эш. «Аягың тәпелдәмәсә, авызың чапылдамый шул», – ди Миннәхмәтнең әнисе Фәйрүзәтти.

Әле Зөлфәт абыйсы малайларны биергә дә өйрәтте. Дәрестән соң малайларны мәктәпкә чакырды: «Беркем белергә тиеш түгел, дәүләт сере», – диде. Аңлашылды! Класс ишеген эчтән шатырдатып бикләде, парта рәтләре арасына сирәк-мирәк бастырып куйды. Ике куллары белән парталарга таянып, аякны әле алга, әле артка җибәрәләр. Үкчә белән идәнгә бәреп тыпырдыйлар. Биюдән өй эше бирә. Май башына биергә өйрәнмәгән малай экскурсиягә бармаячак. Кайталар малайлар өйләренә эт булып, бию бит ул кешене хәлдән тайдыра икән. Ләкин лапаста аяк болгарлык урын эзлиләр, булмаса ясыйлар да тыпырдый башлыйлар.

Норманың төймә борыны Фәрит әйбәт кенә бии хәзер. Аның өйрәнмәслек тә булмаган шул. Малайның лапаста аяк болгап сәрсәнләнүен үзен котырту дип уйлаган кәҗә тәкәсе арттан китереп ямаган, бер атна урын өстендә ятты Фәритең, ләкин барыбер серне ачмады. «Котырткан идем, сөзде инде», – дигән була.

Ай буе репетиция ясап, май буе биеп тә йөрде әле 5  класс малайлары. 1 Май бәйрәменә концерт куйдылар. Иң шәп номер малайлар биюе булгандыр. «Дәүләт сере югарылыгындагы эш җимешләрен мул бирде», – дияр Зөлфәт абыйлары. Биергә өйрәнүләрен хәтта кызлары да белмәде. Бер Фәритләрнең кәҗә тәкәсе белде, ләкин аның телен малайның әтисе Зәки абый аңламады. Репетицияләр дә Әтәмән планында, урман юлында узды.

Алып баручы сәхнәгә чыгып берни әйтмәде. Рифкать абыйлары хромкада сыздырды гына, коточкыч тыпырдап, 5 классның бар малае биеп чыкты. Пардан киенгәннәр. Торып басмаган бер укучы да калмады залда. Укытучылар да орышмады дөбердәгәнгә, алар да шаккаткан иде. Башларында түбәтәй, өстә ак күлмәк, билдә кызыл билбау, кара, үтүкләнгән чалбар, аякларында читек. Читеге олырак булуын да сизмәделәр. Урманда, саф һавада репетиция ясау килешкәнме, абыйлары бик таләпчәнме, мәктәпне тәмамлаганда гына ирешәсе осталыкка болар инде хәзер ирешкән иде. Бөтенесендә бер үк хәрәкәт, чөнки бар да Зөлфәт абыйлары кебек тыпырдый. Мәктәпне бетергәннәренә кырык ел үтсә дә, алар хәзер дә нәкъ шулай бииләр.

Әле моңа кадәр авыл клубының мондый алкышны ишеткәне юк иде. Әй, күңеле булды Зөлфәт абыйларының да! Тәнәфестәге җырлы-биюле уеннардан да кача бит ул малайлар, ә хәзер алар классында гына ун биюче малай бар. Менә сиңа мә!

Концерт өчен рәхмәт әйткәндә, сәхнәгә чыгып тезелгән артистларны директор абыйлары бөтен дөньяга танылган мәшһүр биюче – адашы Мәхмүт Исәнбаевка тиңләде.

Ул биюче чүгәләгән килеш ярты сәгать тора икән, ә үзе биюен бер секундка да туктатмый. Аның патша, король, хан, солтан, тагын әллә нинди исемдәге затлы кешеләр бүләк иткән алтын, энҗе, мәрҗән белән бизәлгән киемнәре, мылтык, кылычлары, мөгез һәм бокаллары, сәгать һәм чылбырлары галәмәт тә күп, ди, аларны музейга куйганнар.

Менә нинди дәрәҗәгә иреште 5 класс малайлары! Шуннан соң ничекләр тыңламыйсың ул Зөлфәт абыйларын! Тәмам кеше итте бит!

Күрше класста Әсгать исемле бер киребеткән малай бар. Физкультура дәресендә, үзе гаепле булса да, иптәш малаен кыйный башлый бу. Зөлфәт абыйлары килеп араламаса, эш нәрсә белән бетәр иде, бер Алла гына белә. Аеру Әсгатьнең күлмәге умырылып төшү белән тәмамланды. Күлмәк өр-яңа иде. Авыр еллар, авыр яшәүче ишле гаилә. «Ничек күлмәк алырлар?» – дип борчылды Зөлфәт абыйлары.

– Абый, үзе гаепле бит, – дип тынычландырырга маташкан Расихка әйтте укытучы:

– Ул алай санамыйдыр, акырып елап өенә йөгерде, сумкасын да алмады, әләкләргә инде. Хәзер әнисе төшеп җитәр.

Зөлфәт абыйларының кәефе китте, Расих классташларын җыйды да:

– Теге әләкләргә менеп китте, күлмәк алдыртам, ди, Зөлфәт абыйны гаепләячәк, укытучының бер гаебе булмаса да. Әйдәгез, өенә менеп төшик әле.

– Ярар, – диде барысы да.

Әсгатьнең әнисе, ару киемнәрен киеп, капкадан ыжгырып кына чыккан иде, малаеның классташлары аны камап алды, яңгыр явар алдыннан пырылдаган чәүкәләр кебек чәрелдәргә дә керештеләр. Вагыйзә апа бер-ике тапкыр ана каз кебек ысылдап карады, егерме чәүкәгә каршы тора алмады. Әсгатьнең арт шәрифләренә берничә тапкыр тамызудан, куенына кыстырып мәктәпкә алып төшәсе ертык күлмәкне йөзенә бәрүдән узмады.

5 нчеләрне бу кадәр берләштергән вакыйга юк иде әле. Әсгать тә басылды, яңа күлмәк тә тәтемәде, иптәшләренең сөймәс, сөйкемсез сөягенә әйләнә язды бит.

* * *

Вакыт тиз үтә. Иң истә калганы «Аҗаган» уены булгандыр. Инде Миннәхмәтләр 7 нчедә укый иде. Март ае. Хәзерлеккә Зөлфәт абыйлары җитәкчелек итте.

Сугышта батырлык күрсәтеп, орден-медальләр тагып, офицер булып кайткан мәктәп директоры хәрби уенны оештыруда зурдан купты. «Аҗаган» өчен авылдан ике чакрым ераклыктагы «Йөрәк Өе» басуы сайланды. Кышын куян белән төлке эзеннән башканы күрмәгән, көньяк-көнбатыштан урман белән каймаланган кырны директор белми сайламагандыр. Офицер кеше бит!

Малайларга автомат, сапёр көрәкләре өләшү, кәчтерүл, тәлинкәләрне имгәтеп, каска ясау дисеңме, кызларга ак халат, санитар сумкалары, аларга кызыл хач һәм ярым ай билгеләре тегү дисеңме. Яралыларны табу һәм эвакопунктка ташу өчен мендәрләр салынган кул чаналары хәстәрләү дисеңме, Яңа елдан соң гел шулар белән матавыкландылар.

7.Такыл тактасы (диал.) – тактаны читләгәндә, тигез сызу өчен ясалган туры такта.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
07 temmuz 2023
Yazıldığı tarih:
2014
Hacim:
432 s. 5 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-02789-2
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre