Kitabı oku: «Окна / Тәрәзәләр», sayfa 6

Yazı tipi:

Совет армиясе көненә хәзерлектә дә «Аҗаган» уены үзәктә иде. Мәктәптәге Б класслары һөҗүм итүчеләр булды, А класслары крепость төзүчеләр һәм аны саклаучылар. Монысын жирәбә хәл итте.

6 А ларның җитәкчесе, хезмәт укытучысы Габделхәй абыйлары «дошман» һөҗүм итәсе крепостьны шундый шәп итеп төзетте! Аның биеклеге, аның матурлыгы, аның манараларының дәһшәте! Берничә атна дәвамында крепостьның һөҗүм буласы ягына текә үр ясалды, ул су сибеп катырылды. Анда чебен дә аягына басып тора алмый, кая анда Миннәхмәтләр!! Ул ату тишекләре, ул җепшек карны әвәләп ясаган, атака дип йөртелүче кар йомарламнары, атышканда тисә дә, тимәсә дә, һәр дошманны кырыкмаса-кырык үтерерлек иде.

– Иван Грозный Казанны алган, тик бу крепостьны ала алмас иде, – дигән кирмәнне күрү өчен махсус рәвештә ерак басуга менгән тарих укытучысы Фәүзия апалары. Билләһи менә!

Уенның катгый кагыйдәләре бар. Габделхәй Васыйлович гарнизоны саклаган крепость бары маңгайдан, авыл ягыннан гына һөҗүм ителергә тиеш. Кар йомарламы тиеп сафтан чыккан һәр сугышчыны санитарлар госпитальгә ташый. Уен барышын, кагыйдәләр үтәлешен класс җитәкчесе булмаган укытучылар бик таләпчән хөкем итәчәкләр, имеш.

Һөҗүм итүчеләрне, саклаучыларны ашату белән интендант взводы шөгыльләнә: учак хәстәре, бәрәңге пешерү, ипи кисү, чәй эчертү – алар өстендә. Барысы да исәпләнгән, чөйләнгән-көйләнгән. Һөҗүм итүчеләрнең авылдан өстерәп менгән озын баскычлары да бихисап иде.

Уен башланырга сигнал биреп, ракета чөелүе булды, биш-ун минуттан уен бетте дә. Шунысы кызык: 7 класстагы Рафаил: «Үтерә генә күрмәгез, сатылам!» – дип кычкырып, һөҗүм итүчеләр ягына чыкты. Аның инде өч ел буе дусты Миннәхмәт укыган класска күчәсе килә, һич җае гына чыкмый иде.

Бөтен эшне «Аҗаган» уены кагыйдәләрен укымаган, әллә сакламаган, Бөек Ватан сугышы белән чагыштырганда чүпкә санаган мәктәп директоры бозган икән. Ул һөҗүм итүчеләрдән торган утыз кешелек удар төркем оештырган да, крепостьны тылдан алу өчен, әйләнгеч урман юлыннан җибәргән. Партизан-диверсантлар уен башланганчы ук юлга чыккан, берничә чакрым кар ерып, крепостьның тылына төшкән, урман эчендә сигнал ракетасын шакаллар кебек көтеп ятканнар.

Ракета оча гына, уен шарты буенча тылдан һөҗүм көтмәгән гарнизонны аптырашта калдырып, ике яклы һөҗүм башлана. Габделхәй Васыйловичның коточкыч тавышы да берни майтара алмый. Дәһшәтле крепость алына һәм тар-мар ителә.

Әллә кайдан директорга ысылдап килгән Габделхәй Васыйлович: «Уеныгыз уен түгел, мәче ние», – дип, авыз тутырып әйтә дә кул селтәп, төшеп китә.

Директор: «Сугышта алай булмый ул, ха-ха-ха!»  – дип акланырга маташса да, «Аҗаган» турында сүз чыкса, йөзе кара көйгән Габделхәй Васыйлович теге гыйбарәне генә ысылдый иде: «Уеныгыз уен түгел…»

* * *

Өй кыегыннан, болдыр түбәсеннән, ат сарае саламнарыннан чәнти бармак нечкәлегендәге, баздагы бәрәңге үсентесе сыман гына җылы бозлар чөмгереп чыкты. Аны Миннәхмәт күрмәгән дә булыр иде. Түбәнге зират елгасында аунамаган бер уйгылны калдырмыйча, буран малае булып кайтты ул. Әнидән эләгә инде, шулай да кагылганын каккалап, кырылганын кыргалап, салынганын салып, бозланып каткан чалбар балакларын яньчеп-сындырып, сау-сәламәт хәленә кайтарырга азапланганда, муенына тамчы тамды. Мунча ташы кебек кызган тәнне ул калтыратып җибәрде дә, Миннәхмәтнең башында даһи уй туды, әнине өйдән чакырып чыгарып, язның беренче бозын күрсәтим әле! Яз килә икән бит! Март азагында чаңгы ярышына барасы бар анысы. Ләкин эш андамыни? Тамчы тама!

Малайның әсәрләнеп өйгә керүе булды: «Әни, әйдә, бернәрсә күрсәтәм!» – дип кычкыруы булды.

– Кая әле, кая әле, кем кемгә күрсәтер әле монда, – дип, уклау йомарлап чыккан Фәйрүзәтти, малае күрсәткән нәни генә бозны кулы белән сыйпап, кеткелдәп көлеп тә җибәрде.

– Күрсәң, син генә күрәсең инде, улым. Күренерлеге дә юк бит әле моның, – дип, малаеның сизгер йөрәгенә, нечкә күңеленә куанып, уклавын кая куярга белмичәрәк торды да кисмәктәге онга кадады.

Миннәхмәтнең өстеннән киемнәрен кәлтә кабыгын салдырган сыман кубарды да мич башына сөяп куйды. Чалбар да шунда басып тора.

Табынга бер коштабак дучмак та килгәч, Миннәхмәт, зират елгасында булган маҗаралар белән майлап, дучмакны сыпырды гына. Ризыгын яратып, мактап ашаган кешедән дә якын кеше юк пешеренгән хатын-кызга. Ул андый бәндәгә йөрәген дә ярып бирә. Эреде дә акты әнисе, онытылды кисмәктәге уклаулар.

Әллә кемгә охшаган бу Миннәхмәте, теге якта да, бу якта да сүзне бөккән кебек сырлап, бәлеш кебек майлап-җайлап сөйләшүче юк кебек. Ә бу, кычыткан чыпчыгы, әнә ничек мактый әнисенең дучмагын.

– Бу бәрәңге кояшы бит, нишләп пычак белән турадың син бу кояшны, әнием? – дип җибәргән иде, Фәйрүзәттинең күзеннән яшь бәрде. Ниндидер сылтау тапты, почмак якка кереп, күзен сөртеп чыкты да:

– Ярар, кабат турамам, улым, кояш килеш ашарсың,  – диде.

Рәхәт иде төпчек улы белән кара-каршы утыру. Олы кызы Аръякта кияүдә. Эшләп яшиләр, хәләл көч белән, Аллага шөкер. Кияү – акыллы кеше. Язын – чәчүдә, көзен комбайнда, куян кебек кетердәтеп, арыш-бодай ура. Кышка кердеме, фермага эшкә менә – терлек арасына күчә. Ходай балалар да биреп сөендерде үзләрен. Көмеш Чишмәнең кояш чыккан урамында, аның да иң беренче өендә, иртәнге көтү авыл белән хушлаша торган шомыртлы тау янында яшәп ятулары. Табыннарында үзләре үстергән, күпереп торган хуш исле икмәк, парлары чыгып торган сөт, уалма бәрәңге, инештән тотып алган балык дисеңме. Келәтләре тулы капчык-капчык бодай, арышның күпме икәнен белүче дә юк. Сарайлары тулы сыер да, бозау да, сарык. Чөнки, терлекне кай якка кусалар да, иртәнге чыгы билеңә кадәр коендыра торган җиләкле-печәнле тау битләре, әрәмәләр, уйгыллар. Ярга дулкын лыпылдатучы инешләр, чишмәләр.

Олы кызы җитез, булдыклы бала Фәйрүзәнең. Ни персидәтел янына, ни авыл Советына, ни пучтыга, ни тегермәнгә ирен йөртми, юк-бар белән ирен борчымый. Персидәтел янына менсә дә, керергә чират торган кешеләрдән: «Хуҗаның кәефе ничек, гаиләсендә иминлекме, колхозда ул-бу юкмы, ишеген шакысам, үзе генә микән?» – дип сорашыр. Хуҗа бүлмәсеннән ишетелгән күк күкрәүне чамалар да кире борылып төшеп китәр. Димәк, әле хуҗа янына керү өчен, Ходай насыйплаган мизгел өлгермәгән. Фагыйлә рәис янына кереп чыгуны олы бәйрәмгә әйләндерә белә. Нәкъ вакытында кирәк!

Персидәтел дә Фагыйлә апасы кергәч рәхәтләнеп сөйләшеп утырсын. Дөрес, кайчан керсә дә кире бормыйлар. Хикмәт андамыни?! Аңа, гади эшчегә, колхоз рәисе әллә нинди киңәшәсе мәсьәләләрен җиткерә һәм иң дөрес җавабын да ала иде. Югыйсә бит идарә утырышы бар, белгечләре бар, үз тәҗрибәсе бар. Телефон чылтыраса да алмый, дөньясында бер җайлы кеше белән гәпләшә ич.

Әнә күрше авылга торбадан басма салу да Фагыйлә апасы белән сөйләшкәндә килеп чыкты. Бөтен кеше, аны персидәтел Миңлегаян салдырды, дисә дә. Салдыруын ул салдырды да, ә очкынын Фагыйлә апасы кабызды бит.

Кайсы көтүне кайчан, кайда чыгарасын да тач әйтә дә сала.

– Менә Саурыш елгасында чемчендерә башласак шушы җомгада? – ди Миңлегаян Каюмыч.

– Өлешләп-өлешләп кенә ашат, үләннең тамыры да ныгымаган, кавырсыны чыкмаган сабый кебек. Ләкин фермада тирес, газ эчендә дә яткырып булмый, бетләрен коеп кайтсалар да ярый, яфрак та чемченерләр, ябагалары да очар, каен суы аккан агачларга ышкынып, кышкы ялкаулыкларын да коярлар, – дип җибәрүгә, Фагыйлә апасына нәрсә сораса, шуны бирә Миңлегаян Каюмыч. Бу инде тегесе кирәк ие, бусы кирәк ие дип, булмаса, ярар, дип чыгып китә торган ирләр түгел. Фагыйләдән котылам димә. Ул тиешлесен генә сорый һәм вакытын туры китерә, бирә алганнан бармак калынлыгы булса да кимрәк сорый. Аласы әйберенә кәгазь яздырып менгәч тә, Фагыйлә апасы: «Алла, бигрәкләр дә күп сорадым түгелме соң, бу кадәрле инде, бу кадәрле», – дип, матур гына чигенеш тә ясый.

Фагыйлә апасы изге теләкләр теләп чыгып киткәч, Каюмыч бүтән кешене кабул итми. Моны һәркем яхшы белә. Ул УАЗигына утыра, күңеленә хуш килгән белгечләрнең берсен ала да Саурыш елгасына юнәлә. Әйләнгеч юл була дип тормый, күрше авылга төшкәндә, елга аша салынган теге тимер басма янына туктый, теге якка, бу якка чыгып бер әйләнеп керә. Култыксага шап-шоп суккалый. Аның бу гадәтенә ияләнгән: шофёр да, зоотехник та бер сүз дәшми, ял итәләр. Чөнки үзләренең дә зур, файдалы эшләр майтарганнан соң күңел балкышы кичергәннәре бар. Артык сүз ычкындырып, шатыр-шотыр куак сындырып килеп чыккан поши буласылары килми.

Аларны Саурыш елгасының дымлы үзәне, чәчәкле тау битләре, яз көнендә чәчәк аткан шомыртлары белән күкне томалап, чатыр хасил иткән Бурсык елгасы, аның бала йоннары чыгаручы салкыны, исертерлек хуш исе көтә.

Язгы сулар юып шомарткан ак ташлар балкый, кайдадыр, кояшны кире кайтарып, пыяла ватыклары күзне чагылдыра. Хуҗа да көтү чыгаруның, язгы чәчүнең кайбер борчуларын шушы уйгылларда адаштырмакчы була. Аз сүзле персидәтел. Сандугачның сайравын озак кына тыңлагач, «Сайрыйлармы?», ә Саурыш чишмәләренең суын уртлагач, «Агалармы?» диюдән узмый. Аннан Бурсык белән Саурыш елгалары кисешкән җирдә җылы комташка утыра да тәмәке кабызып җибәрә. Төпчеген сүндереп кесәсенә сала. Юк, ташламый бу матурлыкның күзенә чүпне. Хәтта иртәгә көтү чыгасы булса да.

Аннан соң ерганак башларында силәдә8 сикергән сыман очынган машинага утыра, Хәсән чүнниген, Рәхимулла умарталыгын урый. Казыган тау башына кайтып туктый да Миңлегаян өченче җөмләсен кысып чыгара:

– Йә, нишлибез?

Аңа җавап кирәк тә түгел. Бу инде камәленә китерү өчен генә эшләнә. Болай да аңлашыла: алардагы кебек чишмәләр дөньяда юк. Бурсык елгасындагы сыман шомыртлык СССРда юк, Хәсән чүнниге почмагындагы кебек сайраучы сандугач Галәмдә юк. Димәк, көтүне иртәгә чыгаралар…

Фәйрүзәнең олы улы Муллахмәт тә өйләнеп башка чыкты. Рәсимәсе белән Югары очта чүкелдәтеп яшәп яталар. Ни өчен чүкелдәтеп, чөнки малае – алачыкта тимерче. Чүкеч белән коя язмышын, чүкеч белән бөтәйтә хуҗалыгын. Килене тупырдаган балалар да апкайта. Чыр-чу өйләрендә. «Татулык-тигезлектән аермасын Ходаем», – дип, битен сыпырганын да сизмәде Фәйрүзә.

– Әни, бер сынык дучмак ашауга әппәр итәләрмени? – дип эндәшкән Миннәхмәтенә:

– Ярар, улым, апаң белән абыеңа дучмак илтеп кайтырсың, үзебез генә авыз күтәреп ашап утыру ярамас. Табында алар булмагач, әллә ничегрәк. Онытылып киткәнмен. Әйдә, капкалыйк әле! – дип, табакка үрелде Фәйрүзә.

Әтисез үсә малае, ир-атта булган холык йоксын өчен әйбәт булды әле: класс җитәкчеләре итеп Зөлфәтне куйдылар. Ул да ятим үсте. Тормышны җигелеп тарта, өйләрендә ат җигүче юк. Печән, салам, утын хәстәрләү дә үз җилкәсендә. Егет кеше дип тормый, көянтә-чиләкләр белән чишмәдән су ташый. Әнисе бик булган хатын, авыл Советында эшли. Уфалла тарталар, кешегә ялынмыйлар. Мал асрыйлар, өй салалар. Үзе дә, энесе дә чиста киенә. Әйбәт укыдылар. Үрнәк гаилә инде.

Миннәхмәт гел абыйсы турында сөйли: «Абый болай әйтте, абый тегеләй кушты». Йоклаганда: «Мин – капитан Немо!» – дип кычкыра. Кәҗә тәкәсе белән бокс уйный, койма, каен башыннан төшми. Гомер булмаганны, ботинкасын чистарта, галстугын китап белән бастырып куя һәм өй түрендәге иң биек кадакка элә. Китапханәдән китап ташый. «4»кә, «5»кә генә укый. Ә беркөнне биеп тә күрсәтте. Менәтрәк! Нәселдә ир-атлардан бер биегән кеше юк бит ләбаса! Камәленә китерә. Үзгәрде малай, менә шуңа сөенеп бетә алмый Фәйрүзә.

Болдыр түбәсеннән җиргә сикерергә җыенучы язны да күреп алган бит, Аллага шөкер. Маллар исән-сау, өй базында бәрәңге күп, озакламый бакчадагы орлык базын да ачып карыйсы булыр. Су гына төшә күрмәсен. Сәндерәләрендәге салам-печән дә басудагы эт эчәгесе кармавычына эләгерлек. Үзләре исән-сау. Каралты-кура өскә ишелерлек түгел. Утын киләсе кышны башларга да җитә, әле китерерләр дә.

Табында түгәрәк икмәк, табагы белән дучмак. Аллага шөкер дими, нәрсә дисең. Менә малае белән кызына авыз иттерсә, күңелдәгечә булачак. Әнә алтын баганасы ачыгып кайтты да сыптырыпмы-сыптыра. Бер карап торган малай инде, башка балаларының үз тормышы.

Ишек өстендә такта чәй укасы белән каймаланган Аятелкөрси. Стенада герле сәгать текелди. Тәрәзә араларындагы диванда кызы Мәгъсүрә чиккән чәчәкле-чуклы кул эшләре. Тәрәзә төбе тулы гөлләр. Моны бәхет дими, ни дисең! Ирсез килеш, бик авыр заманда үстерде бит ул балаларын. Сугышы да калмады, суыгы, ачлыгы-ялангачлыгы да. «Кабат Ходай күрсәтмәсен, бала хәсрәте күрергә язмасын», – дип, дога кылды бәхетле ана.

«Кич белән абый гәҗит чыгарырга чакырды», – дип, Миннәхмәте дә кузгалды. Рәхмәтен әйтте, әппәрен итте. Кем малае дип торасыз сез аны, Фәйрүзә анысын гына өйрәтә, Аллага шөкер.

* * *

Зөлфәтнең бу уку елында иң истә калган вакыйгасы балалар белән чыршы бәйрәме үткәрү һәм 31  декабрьдә мәктәптә хезмәттәшләре белән яңа елны каршылау булгандыр. Аңа бераз кыен да әле үзен укыткан мөгаллимнәр белән бер табында утыру. Дөрес, инде туган мәктәбен тәмамлагач, өч ел шәһәр мәктәбендә укыды. Аларның сигезьеллык мәктәбендә укыгач, балалар күрше авылга куст мәктәбенә барырга тиеш тә. «Шәһәр, райүзәк башкачарак – офыгы биегрәк, – диде әнисе. – Ул мәктәптә колхоз рәисе, мәктәп директоры, нәчәлство балалары белем ала, укытучылары көчле, бәхетеңне сынап кара, улым», – диде. Мамадыш шәһәренең данлы педучилищесын япкач, урта мәктәпкә әйләнгән уку йорты лабаса.

Билгеләре, характеристикасы шәп булгангамы, әллә спортчы икәнен белгәч, шигырьләр язуына игътибар итепме, ятим булгангамы – алдылар бит! Бик еш искә төшә шәһәрнең 2 нче санлы мәктәбендә укый башлаган көннәр.

Китте башка мәктәпләрдән килгән укучылар белән танышу, сынашу. Математикадан, бигрәк тә телдән исәпләүдән аңа тиңнәр юк икән. Укытучы мисалны әйтеп бетерә алмый, ул җавабын бирә. Хәтта Иске Комазан мәктәбен гел «5»кә тәмамлаган Кәүсәрия дә авызын ачып кала. Шәп укыткан икән аны Шамил абыйсы. Моны шәһәргә килгәч кенә аңлыйсың икән. Математикадан Наһар Галиевна укыта. «Алпавыт кызы, каныгызны эчә әле! – диде 10 нчылар, – яртыгыз укуын ташлый әле». Тиздән аларның сыйныфы да моны үз җилкәсендә татыды. Гаҗәп таләпчән, математикларга хас булганча, яшен тизлегендә җавап бирү яки гамәл көткән апалары Комазан, Көек, Дүсмәт ягы кызларының яшененә әйләнде. Әллә малайлар шома, әллә беләләр, әллә апа кызларны сөйми, әллә математика кызлар фәне түгел, сөрмә күзле, алсу йөзле кызлар белән укытучы кәнфитләнеп тормый:

– Нәрсәгә килдегез монда, юл тиресләп. Бар кайтыгыз, фермагызда сыер савыгыз, бөтен кыяфәтегез шуңа килешеп тора да! – дип куя.

Үтә дә рәхимсез карар чыгарылганнан соң, нечкә җанлы, математика дәресенең генә түгел, чәчәкле болынның бер гүзәле булган бу кызлар, ашкынып аккан чакта улактан сикергән тамчы кебек, укуын ташлый, торактагы тумбочкасыннан әйберләрен елый-елый җыя да өенә кайтып китә. Кая икән сез, безнең белән берәр ай гына сабак алган фәрештәләр? Язмышыгыз ничек булды икән? Сез хәтердә бик рәнҗегән кебек яшисез.

Наһар апа авырдымы, әллә укырга киттеме, аларны бераз Минкин абый укытып алды. Аның исеме Динмөхәммәт булган икән. Без аңа гел Минкин дип эндәштек. Менә бу кеше, ичмасам! Ул математикадан халык җырчысы Миңгол Галиевкә гел «5»ле генә тезгән. Сөекле җырчыбызны мисал, мәсьәләләр белән борчымаган, дәресендә җырлаткан гына.

Зөлфәтнең исенә күптән түгел генә булган бер вакыйга төште. Географияне мәктәптә иң кирәкле фән дәрәҗәсенә күтәрергә тырышкан мәктәп директорына математик Шамил Нургалиевичның бик эче поша, түзә, дәшми. Чөнки ул белә: арифметика – математика патшасы, математика – фәннәр патшасы. Бетте-китте! Бүген сүз бик төчеләнгәч һәм озынга киткәч түзмәде Нургалиев. Бит директор географиядән башка ашап та, яшәп тә, хәтта пес итеп тә булмый дигән соңгы чиккә җитте. Тянь-Шань тауларында өшерлек, Камчатка гейзерларында пешәрлек, Ниагара шарлавыгыннан мәтәлеп төшәрлек, Үле диңгезнең бар суын эчәрлек итте.

Бар кыюлыгын, тәвәккәллеген җыйган яшь математик:

– Нәрсәгә ул география! – диде. Билет аласың, хет Владивостоктан, хет Ташкенттан, хет Лондоннан, хет обратномы? Станцияң килеп җитүгә, стюардессамы, бортпроводницамы, кондуктормы, йоклап ятсаң, якаңнан алып, качсаң эзләп табып тибә дә төшерә. – Дулкынланган математик, үзенең кыюлыгына шаккатып, дер-дер килгән кулларына папирос алып, ишектән чыгып китте. Әле ул тартып кергәндә дә, директорның авызы ябылмаган килеш иде.

Минкин абыйсын үз итте Зөлфәт. Бу кешенең сөйкемле сөяге бар. Аның бар ачулануы «Менә әкәмәт!» булып, бу сүз «Афәрин! Афәрин!» югарылыгында әйтелә, кешене мескенләтми иде. Ул, ачуланудан бигрәк: «Бездә, укытучыларда гаеп, бигрәкләр дә укыта алмаганбыз шул, гафу итегез» сыман ишетелә. Минкин абый барыбызны да эшкә җигә, мөлаем елмаю белән бөтереп ала, чияләнеп төйнәлгән мәсьәләне чишеп, җимерелергә торган буаның арыгын чистартып җибәрә дә бер кызык вакыйганы мәзәк капчыгыннан селки. Кызыл төлке төсендәге костюмы белән синең яныңнан тиз генә бөтерелеп китә, кесәләре акбурга буялган, ләкин болар барысы да математика кыясын кимерергә ярдәм итә.

Ул рус теле дәресендә тагы. Ап-ак чәчле, чип-чиста русча сөйләшүче татар укытучысы рус әдәбиятын гаҗәп яратуы белән гаҗәпләндерә. Пушкин, Лермонтов, Некрасов, тагын дәреслектә булмаган язучылар әсәрләрен яттан сөйләп, сине диварга кадаклап куя. Яки җанны фонтандагы тамчы итеп өскә чөя дә, шул тамчыны кабат аска төшермичә, сүз таҗында тотып тора. Зөлфәтнең нечкә күңеле тәрәзә каршындагы юан тупыл ботакларында тирбәлә, җиргә төшми. Яңгырый Пушкин, яңгырый Лермонтов…

– Туктале, туктале, – диде беркөнне чип-чиста татар телендә Бариеч, – безнең Тукайда ничек әле ул, балалар? – Һәм Тукайны яттан сөйли башлый, аннан кыш турында Такташ шигырьләрен: «Кышны ямьсез диләр, ялганлыйлар…»

Юк, үтерде безне бу Бариеч!

Һәр дәрестә егетлекне зурлап, класс бүлмәсендә утыручы малайларны әтәчләндереп, бер сүзне кабатлый: «Прекрасный молодой человек, грудь колесом…»

Пушкин, Лермонтов, Тукай, бигрәк тә Такташ җене кагылган Зөлфәт шигырьләрне сырлый гына. Әдәби кичәдә сөйләп тә күрсәтте һәм… мәктәпнең күренекле шагыйренә әйләнде. Шигырьләре гәҗит, журналларда басыла.

Әдәбияттан белем бирүче Дөрлия Исламовна сүзләрнең тәмен, нечкәлеген тоюда үтә сизгер иде.

– Менә, балалар, – ди ул. – Кич белән йокларга ятканда, кешеләр бер-берсенә нәрсә дип әйтәләр?

Без:

– Тыныч йокы, диләр, Дөрлия Исламовна.

– Тамырдан дөрес түгел бит, балалар. «Тыныч йокы!» дип, үлгән кешегә, мәетләргә әйтәләр. «Хәерле төн!» дип әйтелергә тиеш.

Тәнәфестә ул мине өстәл янына чакыра да: «Яз, Зөлфәт, бүгенге дәрәҗәле шагыйрьләр дә башлангыч чорда синең кадәр дә язмаганнар, мин беләм инде. Эшли-яза остарганнар. Өмет бар синдә, мине сөендерәсе көннәрең алда әле. Мин укыткан шагыйрь бит ул! – дип горурланырга язсын Ходай».

Дәрестә өстәл араларында йөргәндә, Дөрлия апабыз кинәт туктый да: «Ят хәрефләр, ят авазлар ашый минем җанны», – ди.

Моны аңлау өчен, Зөлфәткә дә шактый яшәргә кирәк булды шул…

Биология укытучысы Мөнир Закировичның зирәклеге, зыялылыгы аны гомер буе сокландырды. Ул укытучысы белән хәзер дә кала урамында очраша, аерылышып китә алмыйлар. «Ярар инде, энем, син эш кешесе бит, мин генә ялда булгач та», – дип, гел кабатлый Мөнир абыйсы, ләкин бер ярты сәгать гәпләшкәндәй итәләр. Соңгы очрашканда, ул миңа үзе язган сау-сабагай гына шигырь укыды.

Зөлфәт хәзер инде биология дәресләрен төгәл хәтерләми, ләкин Мөнир аганы искә алса, ул һәр дәрестә ике-өч тапкыр: «Үлән исе җитми миңа, балалар!» – дип әйткән кебек. Кешелеккә үлән исе җитми!..

Тарих дәресләрен аеруча ярата иде малай. Нәселе ил тарихын язуда катнашкангадыр ул. Авыллары борынгы Кирмән җиренең төньяк-көнбатышындагы хәрби ныгытма булгангамы, белмәссең. Әллә түбәнге зиратта кеше гәүдәсе биеклегендәге серле язулы кабер ташлары янында озак басып торганмы ул?

Әллә бакыр рудасы эзләгәндә, кәйлә астыннан аваз салган Бакырчы чишмәсенең суын эчеп үскәнгәме? Нинди җәйге челләдә дә суын чүмеч белән тутырып эчәләр, бу чишмәнең суы суык тидерми, хәтта төчкертми дә. Ә  үзе сап-салкын, чиләкне өшетерлек. Әллә инде алар авылыннан күчеп, Су-Елга, Өләүкә, Хәсәнша авылларын нигезләгән кешеләрнең тарихын белгәнгәме, аларның Көмеш Чишмәдәге өй нигезләрен барлап йөргәнгәме, кулак дип авылдан сөрелгән һәм, качып кайтып, кара-каршы 168 өйле ике урамны Кучи Кашабы ут төртеп яндыргангамы, ул урамнардагы борынгы кое урынын эзләгәндә, чыгыр тавышларын ишеткәнгәме – Зөлфәт тарих дәресләрен аеруча якын итте.

Көмеш Чишмә мәктәбендә Фәүзия апасы тарихи даталарны ятлата һәм сорый иде. Шуңа күрә тарихны яраткан кара вельветлы малайны Любовь Хәсәновна аеруча якын итте. Укытучы сөйләп кенә дәрес берьяклы булганны белә хәзер Зөлфәт. Сораулар биреп, баланың зиһенен уятып та җибәрергә кирәк.

«Сугыш битваларында», – дип башлап китә апалары. Бүген дүшәмбе көн, әле килделәр генә. Атна буе торакта ачлы-туклы укыгач, шимбә төнендә генә өйләренә кайттылар. Ходай кәбестә бакчасына кертеп җибәргән кәҗә сыман, малайлар өйдә рәттән бар нәрсәне ялады, кимерде, хәлдән тайганчы ашады. Дүшәмбе иртәнге өчтә йокыдан торган, ДТ тракторы чанасындагы барда багы эчендә һава җитмәүдән хәлсезләнгән, спиртзаводтан торакка 3–4 чакрым җәяү менгән, атна буе ашап тотарга исәпләнгән ризыкларын чемоданына бикләгән, көч-хәл белән дәрескә җитешкән марафончылар оеп утыралар. Урыслашкан татарлар Суворов Александр Васильевич белән Котдусов (Кутузов) Михаил Илларионович, аларның йокымсыравын бүлеп-бимазалап, әле французлар белән, әле төрекләр белән, әле Альп тауларында, әле Измаилда сугышып йөри, аларга йокларга ирек бирми. Ниндидер император белән патша арага килеп керә, барысы да бутала.

Ике көн буе сыйланган, вакыт-вакыт йокыдан айнып киткәндә дә, күз алдында дучмак, бөккән күреп, ахмакларча елмаеп җибәргән укучыларын аңлый һәм бик кызгана Любовь Хәсәновна.

Авылга кайткач та, йокы күрми алар, клубка чыга, җырлы-биюле уенда күңел ача, аннан кызларны өйләренә озата. Капка төбендә, түгәрәк-түгәрәк сүзләр сөйләп, бер саплам җәйге төнне үткәрәләр дә җибәрәләр. Кызның кулын да тотмаган килеш саубуллашалар.

Бер сүз белән әйткәндә – дүшәмбедә үтереп йокы килә. Сугышасы килсә сугышсыннар теге ике татар тумасы, ә торактагы сәкеләрен сагынган малайларга аның шыгырдавы ишетелеп тора. Юк, кыңгырау, шалтырап, дәрес беткәнне хәбәр итә икән. Тәнәфестә дә беркая чыкмыйлар, йоклыйлар малайлар. Кызлары сүлпән генә чыгып китә, малайлар белән йоклап ятмаслар бит инде.

Зөлфәтнең хәле арурак, ул төнлә йоклый. Иртәнге өчтә тормый. Атаклы чаңгычы, физкультура укытучысы Людмила Георгиевна Калегина аңа үз чаңгысын, ботинкасын биргән иде. Искесен искерәк, ләкин авылдан килүгә үк чаңгы алды, бу бәхет егетнең башын күккә тидерде. Аның беренче тапкыр ботинкалы чаңгы киюе иде. Әйе, 1962 елның соңгы айлары бу. Шимбә көнне дәрестән соң Ташлы авыл, Демьяновка, Арташ аша Көмеш Чишмәгә выж гына итә. Башкасы әллә ни түгел, Ташлы авылдан Демьян урманына кадәр сузылган озын басуда хикмәт. Анда гел җил дә буран. Җиле каршы булса үтәли чыга инде гәүдәне. Эчтән гәҗит киеп йөри ул. Күпмени инде ул 18 чакрым спортчы өчен, тиз кайта, тиз килә Зөлфәт. Кайтканда, биштәре юка гына була, аның каравы килгәндә чүмәләләнә.

Беркөнне Любовь Хәсәновна барыбызны да гаҗәпләндерде. Патефон, пластинка алып кереп, музыка тыңлатты. Әле күпчелек авылларга электр да кермәгән 60  нчы еллар башында тальян, хромка, баян моңыннан башканы ишетмәгән укучыларга апалары берни аңлатмады, үтә рәхимсез сорау куйды:

– Нәрсә турында сөйли бу музыка?

Тәлинкә тәгәри дә башлады. Идәнне түшәмгә, түшәмне идәнгә орып, дәһшәтле авазлар яңгырады. Тиздән ул кайдадыр аягын яралап кайткан, гангрена башлану куркынычы тугач, аны үзе чәйнәп өзгән, шуңа гына исән калган этләре Юлдаш кебек җанны сулкылдатып үксүгә күчте, шактый йөрәкне талады скрипка, аннан яңадан чишмә челтерәде, язгы ташкыннар Кирмән инешенең ярларын котырынып кимергән авазлар шаулады, аннан ягымлы тавышлы скрипка авазы җанны бәйләде дә, музыка безнең иң биек тавыбыз – Бәйҗан тау түбәсендә туктап калды.

– Йә, кем җавап бирә? – диде Любовь Хәсәновна.

Башлар аска иелде. Пауза гаҗәп озак тоелды. Укытучы да эндәшми, барыбыз да аптырашта. Берничә кеше арткы өстәлдә утыручы Зөлфәткә ялварулы караш белән борылып карады.

– Ягез инде, әйдәгез инде, – диде укытучы, патефонны ник күтәреп керүенә аптыраган сыман.

Зөлфәт тәвәккәлләргә булды:

– Апа, без инде музыка буенча укымадык. Авылда җыр гына керде. Ләкин бу көйдә бик каты сугыш булды. Туптан аттылар, атта чаптылар, кылыч сугышы – атака, үлеш-кырылыш. Үлгәннәргә кайгы көе. Соңыннан җиңү белән мактану, ни, шул инде.

Любовь Хәсәновнаның ике күзеннән дә яшь бәреп чыкты, ул патефонга иелеп, озак кына нәрсәдер борды, көйләде, пластинканың тузаннарын сөртте дә:

– Дөрес, үскәнем! – диде.

Без, шулай итеп, апаның иксез-чиксез шатлыгына шаһит булдык.

Кабат коридорда йә урамда очраса да, Любовь апасы Зөлфәтнең хәлен сораштыра: әнисен, энесен, авылындагы хәлләрне белеп китә торган булды.

– Ярар, үскәнем, мин китим инде, сау бул, – дип хушлаша. Бер-ике адым атлагач: – Рәхмәт, Зөлфәт! – дия. Нәрсә өчен рәхмәт әйтте икән ул? Моны Зөлфәт үзе укытучы булгач кына аңлар.

Асия Зиннәтовна Мөхәммәдиеваны, институт бетереп кайтуга, класс җитәкчесе итеп тәгаенләделәр. Ул Себердән, Аслана авылыннан. Булса да була икән кеше! Тавыш күтәрмәс. Искиткеч зифа буйлы, каракай, чибәр. Без аңа күтәрелеп карарга да оялабыз, ахры. Үзе укучы кызлар кебек яшь. Физиканы шәп белә. Барчабызның гаиләсе, китап укуы, торак хәлләре белән кызыксына, өйләребезгә барып кайтырга да күп сорамый, ә безнең авыллар Мамадыштан ай-һай!

* * *

Торак дигәннән. Аларның мәктәбе шәһәр үзәгендә, ә торак бер чакрым өстәрәк, ашханәләре торактан ике чакрымда бардыр. Көнгә өч мәртәбә торак – ашханә – мәктәп, мәктәп – ашханә – торак, торак – ашханә – торак маршруты буенча юырталар. Километры шәп чыга.

Малайлар торагы, эрләү-туку фабрикасы, авторотадан да өстә, шәһәрнең соңгы өе иде. Аннан соң «Мамадыш» совхозының иркен басулары җәелә. Торак ике зур бүлмәдән тора, аларга ике ишектән керәсең, әле Зөлфәт яшәгән бүлмә янында җыештыручы Надя апаның гаиләсенә дә бүлмә бүленгән. Бинаның ике башында да такта болдыр бар. Торакта урысы, татары бергә яши. Керәшен малайлары да күп.

Стена буйлап ике катлы ятаклар тезелгән, бүтәнчә сыешлы түгел.

Торактан берәр чакрым үргә күтәрелгәч аэродром, аннан да арырак тәпиләсәң, район Сабан туе була торган зур алан. Ул аланнан Нократ елгасы борылышлары, Яковка, Малмыжка, Яңа Комазан, Көек Ерыкса авыллары уч төбендәге кебек күренә.

Малайларның иң яраткан урыны «Мамадыш» совхозының утыз гектарлы алма бакчасы булгандыр. Малайлар алма пешкән, өзелеп төшкән вакытта укырга килә. Мәктәп юлы да бакча читеннән уза. Андагы төрле зурлыктагы, төрле төстәге пешкән алмаларны күреп, кем генә авыз суларын голт-голт йотмагандыр.

60 нчы еллар башында Көмеш Чишмәдә алма бакчалары берничә кешедә генә иде. Югары очта Хәсән абыйда, Шәйхи картта, Пулый Рәфәгатендә. Авыл уртасында Миннехан Гаянында, Бәдигыльҗамал апада, Түбән очта Миннегаяз, Хәсбәтулла абыйларда, Хәбибрахман бабайда. Шуның белән шул. Зур авылга бит ул. Авыз тутырып, бәрәңге генә ашаган малайлар алар. Тагын мәктәп бакчасы бар. Аның каравылчысы Вафа абыйдан котыла алмыйсың, тотыла гына аласың.

Ә монда утыз гектарлы, меңләгән алмагачлы бакча! Аның коймасы гына да ничә чакрым. Алманы башта совхоз җыя. Бераздан шәһәр кешеләре капчык-капчык ташый. Шуннан инде алар да кушыла, бер-ике көннән иркенләп ашап йөри башлыйлар. Өч ел буе шулай, бер тапкыр да куганнарын хәтерләмиләр. Торакта алма атышалар, кеше идәндәге алмага баса да тәгәрәп егыла. Тәрбиячеләре Өмбел апа дежурга менгәнче дип, кизүләр чиләк-чиләк алманы чүп базына ташый.

Иң кызыгы: шимбә көнне биштәргә, сәпид багажнигындагы сумкага тутырып, авылга алма алып кайту. Аннан бәлеш пешертү һәм торакка алып килү иде.

Беркөнне алар өчәү: Салихҗан, Зөлфәт, Рәүф бакчада чалулап, күңел ачып йөрделәр. Алдан баручы Салихҗан Зөлфәтне кул изәп кенә чакырды да: «Менә, Зөлфәт, күрәсеңме бу агачны, алмалары кып-кызыл, үзләренең олылыгы! Ләкин каба күрмә, авызыңны бер атна чайкарга туры килмәгәе – кислота! Тик Рәүфне кызык итик, аның комсызлыгын беләсең, ул бу алманы чәйнәми йотарга мөмкин», – диде.

Салихҗан Зөлфәтне куалап җибәрде дә Рәүфне чакырды: «Рәүф, нишләп йөрисең анда, элек ашаганнар бәрәңге белән бер, менә бу алма, ичмасам, йөгер!» Ашыгып-кабаланып килгән малайның алманы өзеп алуы кая да умырып кабуы кая! Үзе каты, үзе коточкыч ачы алманы Рәүф авызыннан пәке белән тураклап алдык, малайның күзеннән яшь агып торды…

Торак янәшәсендә бер урысның бәрәңге бакчасы бар иде. Үзе авторотада шофёр. Волейбол уйнаганда, сирәк-мирәк булса да, туп бакчага керә. Юри кертмибез инде.

Бүген тагын шулай булды. Балта күтәреп, коймадан сикереп төшкән урысны күрүгә, Зөлфәт янында бер Рифкать кенә калган. «Зарублю!» – дип, балта күтәреп килгән Пакшинцевка Зөлфәт: «Сядешь!» – дисә, Рифкать: «Дом сожжём!» – дип өстәде.

– Ладно, ребята, пошутили и хватит. Играйте, сколько хотите, – дип, балтасын коймадан томырды да авыраеп калган гәүдәсен койманың теге ягына мәтәлтте абзый. Өстерәлеп кенә өенә кереп китте. Аның хатынына аты-юлы белән сүгенгәне:

– Синең сүз белән йөрсәң, өйсез дә калырсың әле монда, – дип җикергәне ишетелде.

Алар да кабат тупны бакчага кертмәскә тырыштылар. Шул вакыйгадан соң Рифкать: «Бу сатлык җаннар белән булмый!» – дип, укуын ташлап, каядыр китте. Тормышлары да авыр булгандыр…

Алар Нургаян дус белән бер класста укыйлар. Ул Иске Комазаннан, ләкин әбисе Зөлфәтләр авылында яши. Кечкенә чагында ул гел алар авылына килә иде. Ят малайны кыерсытырга теләүче кайда да табыла. Куып китәләр Нургаянны кыйнарга маташып, ләкин куып җитә алмыйлар, шәп йөгерешче иде малаең. Зөлфәт янәшә йөгерә һәм малайларга тидерми. Ә ул инде Түбән очларның атаманы. Кушаматы да кая таба – Чапай!

Йомшак телле, ягымлы иде Нургаян. Тормышлары авыр булгангадырмы, 9 класста, укуын ташлап, Казахстанның Гурьевка шәһәренә нефтьчелеккә укырга китте. Күп еллар үтте. Зөлфәт аның белән биш-алты тапкыр гына очрашып калды. Дөньядан да китеп барган. Сагындыра ачык чырайлы, сүзләрне ипигә май итеп яга һәм әле өстенә бал сылый торган дусты. Малае калган, диделәр, ничәнче класста һәм кайсы мәктәптә укый икән ул ир орлыгы?

Көек Ерыксадан Нурмөхәммәт һәм Рәшит белән дуслаштылар. Авызы гел ерык иде Нурмыйның. Аның өенә кунакка кайткач, ишле гаиләләрендә күп санлы энекәшләренең дә шушы егет ярдәменә мохтаҗ икәнен күргәч, дөньясына төкереп, гел шаркылдап торган сабакташына тагын да хөрмәте артты. Торакта кушаматсыз малай сирәктер. Рәшитнең кушаматы Каз иде. Ул көне буе юына. Озын терсәкләрен як-якка каз канаты кебек җәя-җыя мәш килә, су чәчрәтә.

Урта мәктәпне бетергәч тә, Рәшит белән Зөлфәт хат алышты, аннан элемтәләре өзелде. Бер күңел җебен югалтканнар… Кайда син, Рәшит дус, һаман да шулай юынасың микән?.. Чир китә, гадәт китми, диләр бит.

8.Силә (диал.) – бишек элә торган пружина.

Ücretsiz ön izlemeyi tamamladınız.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
07 temmuz 2023
Yazıldığı tarih:
2014
Hacim:
432 s. 5 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-02789-2
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre