Kitabı oku: «Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке)», sayfa 3
Шәм
Җил өрәме, мае йокмый – нигә бу шәмнәр сүнә?
Хәбибулла Габидов
Поэтам следует печаль…
Геннадий Шпаликов
1.
Һәм көтәргә тиеш шагыйрь:
Заман шавы аның аша
Шаулап узгач, кем булыр ул,
Әйләнерме бер алкашка?
Пьедесталда уянырмы?
Үзе – бер хәл. Мөһим – сүзе!
Ачылырмы, ул сүз иңгәч,
Бәндәләрнең сукыр күзе?
Әйе, бераз сабыр кирәк,
Үлем кирәк – аңа чаклы.
Үлми торып белеп булмый:
Шәмең синең яначакмы?
2.
Алачакмы ул җылыта
Берәр җанны – хәтәр төндә…
Юк икән, ник исәпләргә
Үз-үзеңне әллә кемгә?!
Һәйкәлләр күп минем илдә,
Тик йөрәген суырып алып,
Ут ягучы… Шулар сирәк…
Аларны бит көтә халык.
Бәлки, инде көтмидер дә,
Кергәндер, шәт, хәлләренә…
Тик үлмичә белеп булмый.
Үлмичә без – бәндә генә.
Үлмичә без – бары сукбай,
Шамакайга охшаш бик тә.
Элек безне авызлыклап
Тотканнар йә биктә… Читкә
Тибәргәләп уйнаганнар.
Хәзер исә – күрмәү җитә.
Һәйкәлләр күп минем илдә —
Изүләре ачык җилгә.
3.
Ул да, ачып изүләрен,
Шул җилләргә каршы барды.
Кычкырды, тик сизмәделәр,
Юкса инде шәрран ярды!
Үз телендә кычкырганга —
Ишетелми, бәлки, шуңа?
Безнең ярсу акрын-акрын
Сүреләрәк бара, тына.
Зирәкләнә микән, әллә
Бирешәрәк ул көннән-көн?
Йортлар төзи, казан аса,
Сабыена бирә дәртен.
Ул кичерә белә хәзер,
Һәм җылыта – күшеккәнне.
Карашында – коңгырт сагыш,
Сүзләрендә – мөшек тәме.
«Кабыза алсак ул сүзләрдән…»
Кабыза алсак ул сүзләрдән
Дөм җиһанда нәни бер шәм,
Янар, бәлки?
Үкенече
Калмас гәрчә —
Беркөн үлсәң.
Фәрештә
һәркемнең үз әкияте җирдә.
үз тәмугы һәм үз җәннәте.
аңа гына насыйп бердәнбере.
тик ул белгән сөю сәнгате.
баш очында йөзгән үз йолдызы.
фәрештәсе – иңдә оеган.
үз иреге һәм үз киртәләре.
үз ызаны – бозу тыелган.
хакыйкать тә түгел берәү генә,
һәм иман да – җитмеш битлекле.
…ә фәрештә уяна да кинәт
тыпырчынып куя: «киттекме?»
ә аннары, кыштыр-кыштыр, кабат
дәфтәренә нидер сызгалый.
һәркемнең үз үкенече җирдә.
яшәү була микән сызланмый?
яшәү була микән вәсвәсәсез?
«әй фәрештәм, кая дәшәсең?»
елмая ул: «…өлгерербез… сиңа…
яшәсе дә әле, яшәсе…»
карашына тулган ак болытлар
агылалар аргы ягына
офыкларның… яшерсә дә, беләм,
ватанын ул, йортын сагына.
мин дә багам башка офыкларга,
шәһәр артта кала гөрелдәп,
дәрәҗәсе, даны, мин-минлеге
җуелмасын, диеп, дерелдәп.
үз әкиятем эзләп китеп барам
көзге сукмаклардан… юллардан…
иңнәремдә йомшак ак йомарлам —
ул булганда, юк, юк, югалмам.
һәркемнең үз бурычы бар җирдә,
булмый икән аны үтәми.
башын иңгә салып, ул көй көйли…
артыбызда шәһәр ютәлли.
Ишек
– Я видел его ещё три раза.
– Как, сад?
– Нет, дверь. И не вошёл.
Герберт Уэльс. «Дверь в стене».
Дивардагы ишек ачык тора.
Мин үтәмен.
Юлым дәвам итәм.
Ә аннары…
Төнге ышыгымда
Булыр-булмас могҗизалар көтәм.
Дивардагы ишек ачык тора.
Анда бакча.
Сылу пантералар.
Монда – дөнья.
Бәндәләр җан кыя,
Кешеләрдән ясак таптыралар.
Түләтәләр. Илне дөрләтәләр.
Мәйданнарда – аһ-зар.
Сүздә – бушлык.
Мин туныма төренәм дә чыгып
Хәстәрлимен утын —
Тик бер кышлык.
Бик гади күк, бик гади күк бар да.
Без үзебез, ахры,
Катлаулырак.
Юллар барда – йөгерәбез,
Ә җан…
Бәргәләнә – яклау, хаклау сорап.
Анда бакча.
Анда вакыт – башка.
«Кичекми кайт», – диеп дәшә кемдер.
Бишмәтемне элеп
Чыгам йорттан.
…Һәм артымда кала куе эңгер.
Кешеләр
1.
Кешеләрдән җылы эзләр булсаң,
Кешеләрдән ерак кит икән.
Йөрәк – йөрәк бит ул, тыпырчыныр,
Учларыңа кыс та көт икән.
Уңга, сулга чәчмә сагышыңны,
Чүбек итмәсеннәр зарыңны.
Урла да кит Каф тау артларына
Тик үзеңә насыйп ярыңны.
Дала күкрәгендә учак тергез,
Тирмә үзәгенә бишек эл.
Сиңа насыйп язмыш – тик синеке, —
Ымыңны да хәтта ишетер.
2.
Ә кешеләр үз үлемен ашыктыра.
Син дә – шулар исәбендә.
Мин дә – шулар.
Җирдә безнең күләгәләр кисешсә дә,
Анда барыбер олагырбыз —
Сыңар, сыңар.
Шуңа сине эзлим җирдә. Шуңа көтәм.
Шуңа син дә ут йотасың
Төннәр буе.
Тик кешеләр җиңә алмый мин-минлеген.
Кешеләрнең күләгәдән
озын буе.
Боҗра
Алар китә… Китә алар – берәм-берәм,
Алар кайта ялгыз гына
Туган йортка.
Без әрнибез…
Әйтерсең җир күчәренең
Тузып беткән олтаннары кинәт купкан…
Алар китә… Без калабыз булып үксез…
Эндәшмәскә күнегәбез…
Берөзлексез
Узып тора буш вагоннар перроннардан…
Озатабыз яулык болгап…
Нигә күп сүз?!
Алар китә… Калганнарга кала гомер —
Мәшәкате, бимазасы,
Чүбе белән.
Кем аера, кем аермый —
Ни кадерле
Җанга бәргән тәүлекләрнең күбегеннән?..
Кем каезлый, кемдер тегә яраларын…
Чыпталарын чыгара да
Кага җилдә…
Эндәшмәскә өйрәнәбез… Көрәшмәскә…
Һәм өр-яңа җаннар аваз
Сала җиргә…
Алар килә… Килә алар берәм-берәм,
Туган йортның исе аңкый
Тәннәреннән…
Без шашабыз…
Без күкләргә үк ашабыз —
Бирсә-бирә бит бәхетне адәменә…
Алар килә… Килгәннәргә – яңа гомер.
Сөенәбез – җирдә
Шулай күнегелгән.
Ни табарлар… Ни ягарлар алар
Безне
Озаткачтын,
Аерып җир чүбегенннән…
Юл
Юл булсын.
Һәм булсын тынлык.
Калганы килә, китә.
Кемнедер дәвалый, кемне
Иртәрәк гүргә кертә.
Күк булсын.
Булсын йолдызлар.
Җирнеке – зина гына.
Шартлатып бикли адәмне
Тынчыган зинданына.
Кешеләр күнә.
Күнегә.
Карусыз гына. Гаусыз.
Һәм яши башлыйлар шулай —
Күкрәүсез, шартлауларсыз.
Үз-үзен ишетми хәтта.
Башканы түгел, үзен.
Арзанрак кием сайлыйлар —
Язларын, кышын, көзен.
Без башка камырдан, болай
Яшәмәс төсле идек.
Җиңдеңме син безне, дөнья,
Шушымы безнең тиңлек?!
Мин торам юлның башында…
Башында әле һаман…
Булсын ул!
Аңа ышаныйм.
Калганы – күптән ялган.
Күзләреңдәй – зәңгәр…
Г-гә
Сергей должен был верить мне и
хоть немного дорожить мной,
я знаю – другой такой, любившей
Сергея не для себя самой,
другой он не найдет.
Из дневника Галины Бениславской6
1.
Кабакларның зәңгәр төтенендә
Синең сылу сының чайкала…
Син эзлисең аны —
Айнытырга —
Бүген тагын куна кайтмаган.
Һәм көнлисең диңгез артындагы
Бердәнбере —
Затлы ярына…
Син кирәксең кайчак —
Таянырга —
Алар төкергәндә зарына.
Үз зарыңны ләкин
Сиздермисең.
Син – кем генә…
Ул – ай… Ул – кояш…
Кайчак җырлар җырлый – үчекләпме:
«Кашкайларың, диеп, һай, кыйгач…»
Тик беләсең: сиңа түгел җыры…
Уйлары да бик-бик еракта…
Син атлыйсың төнге урамнардан,
Кайчак сабыр җитми, елата.
Кабакларның куе төтенендә
Саф яшьлеген аның эзлисең.
Пышылдыйсың:
«Юкка гынамыни
Син… Күк төсле… зәңгәр күзлесең…»
Һәм телисең аны коткарырга
Ялган дусларыннан, ярыннан.
Алышасың алышмас көч белән…
Тәкъдире бит күптән язылган:
Акка – кара белән…
Укып кара:
«Ватык көзге дә…
Бер мин генә…»
Ул йокыга тала – сабыймыни,
Башын салып нәфис иңеңә…
Ә шомлы көч якынлаша бара —
Күләгәдәй йөри артыннан…
Ят бер бүлмә булыр:
Кара тапмый,
Каны белән язар – ахырда…
Язмышның бу элмәгеннән сезгә
Котылу юк инде, беләсең.
Юатасың килә…
Шуңа гына
Тозсыз мәзәгеннән көләсең.
2.
…Соңгы папиросың сүндергәч, җил,
Зират уртасында – байгыштай —
Кәгазь-каләм алып, хат сырларсың…
Калтырамас кулың ялгыш та:
«Күзләредәй», – диеп, соңгы тапкыр
Төбәлерсең Күккә…
Кар төшәр…
Калтырамас кулың:
Юкса анда
Берьялгызы
Синсез
Ул нишләр?!
Яланаяк
мин бәхетне яланаяк күрәм.
мин бәхетне күрәм – үтәли.
бала чагым болынында бабам
әле һаман печән күбәли.
әле һаман чыжлый чалгылары.
әле һаман шул ук – иманы.
мин ызаннар кичәм:
…икәү… өчәү…
тик аңламыйм һаман дөньяны.
кануннарын аның.
алымнарын.
юк, аңламыйм.
кем соң аңлатыр?!
– бары киткәч, – ди ул, – кемдер безне
бүгенгедән күбрәк яратыр…
җирдә чакта аңлау бирелмәгән,
бирелмәгән никтер адәмгә.
и сихәтле бәхет!
хәләл дә син,
кем өчендер – үтә хәрәм дә.
бәхет өчен туганмы соң без, дип,
яланаяк – киртләч үрләргә…
кирәк безгә, бәлки, тик – яшәргә.
кирәк вакыт килгәч – үләргә.
Mahа-manvantara
Нинди төстә хәзер синең төшләр?
Тәрәз пәрдәләрең? Өстәл лампаң?
Күшегәме һаман бармакларың
Җәен-кышын, булмаса да салкын?
Фасылларны ничек исәплисез —
Дүртәүме алар? Күбрәкме? Азмы?
Сез яшәгән яңа ул дөньяның
Бармы көләч тузганаклы язы?
Нинди Күккә карап сокланасыз —
Кызыл микән? Шәмәхәме әллә?
Без яраткан башка төстәгесе
Тәгәрәде никтер җәһәннәмгә.
Борчымыймы күкерт яңгырлары?
И сөйлиләр иде, исеңдәме…
Кешеләрдән тагын кемнәр калды?
Нинди алар? Бармы исемнәре?
Сүзләр бармы? Әллә һәрбер мәгънә
Караш аша гына укыламы?
Кем дә булса, борынгылар сыман,
Берәр кемне өзелеп юксынамы?
Онытамы тәмам? Йә сөртәме,
Хәтеренең төймәсенә басып?
Җан кыюдан туктадымы гавам,
Ирештеме тынычлыкка – тансык?
Нинди төстә хәзер сезнең төшләр?
Ул төшләрдә кайтавазлар бармы?
Хет саташып булса ерасызмы
Таныш күктән яуган ап-ак карны?
…Арындырган бугай артык йөктән, —
Кем ул, белмим, сезнең яңа Тәңре.
Тик ышанам: шәфкатьледер, гадел.
Һәм биш фасыл җәйдер анда мәңге.
Яшел күзле
Феи августа так свободны и так легки,
их духи немного горчат.
Лемерт
алар бии таңга кадәр болыннарда.
сокланасың: менә ләса – яшьлек үзе!
алар елый, яшеренеп үләннәргә —
үзләредәй яшел күзле, яшел күзле.
алар көлә – кыңгыраулы үзән буйлап
уйнап кына йөгерек җил узганмыни!
алар китә, артларыннан эз калдырмый,
берәүгә дә үч сакламый, кызгандырмый.
алар көтә – айга, елга сузыламы,
сузыламы бер гасырга, аннан ары…
алар кача кешеләрдән ераккарак,
сизә калса сүзләрендә ялган барын.
алар белә: югалсалар – ахыр булыр.
төсләре дә онытылыр, үзләре дә.
дөнья биер, шашып-шашып, үз көенә,
бик иске дәрт күмерләнер күзләрендә.
…бераз кырку тоелыр ул август төне:
нәкъ ирек һәм җуелмаган хәтер төсле.
һәм оза-а-ак чык кипми торыр үләннәрдә,
кемнедер бик хәтерләтеп – яшел күзле.
Гап-гади
Безнең хәсрәт хәтта хәсрәт түгел,
Хисләр хәрабәсе – гап-гади.
Үлем сызыгында йөргәннәрнең
Исе китмәс иде әллә ни…
Алар, бушлат кесәсеннән алып,
Махоркасын җилдә төрер дә,
Һәм саргайган теше белән кысып,
Ютәленә буылып көләрләр.
Көләр алар… Артларында – Әфган,
Артларында – кырыс кырык бер…
Безнең сугыш хәтта сугыш түгел,
Азагы юк хирыс… коллык гел.
Без, җан өчен көрәшәбез, диеп
Алданабыз яки алдыйбыз.
Ә чынлыкта бары… очын җуйган
Чынбарлыкны төшкә ялгыйбыз.
Шулай ярый. Пошынмаска артык.
Бу йөрәктә, имеш, җөйләр күп…
Һәр кайтканы – Булат безгә… бүләк…
Һәр тапканы – яңа Зиләйлүк.
Биле нәзек Зиләйлүкләр өчен
Кергәннәрен утка күрмәдем…
Минем буын башка: һәр яңа көн
Алыштырып кия күлмәген.
Юк, янамый аңа һичбер афәт,
Ул кизәнә үзе үзенә:
Фил кадәрле булып күренә дә
Очып барган чебен күзенә.
Күкрәк кесәсендә хатлар йөртеп,
Исән кайтканнарның әллә ни
Үзгә түгелдер дә сөюләре…
Бераз тугры бары. Һәм гади.
Җилфер…
Йөрәк идем.
Бары йөрәк идем.
Шартлап ярылганчы, таралганчы —
Ай-йолдызлар качып киткән күккә…
Миндә яңа галәм яралганчы.
Хәзер инде исем-атама да,
Һәм эндәш тә туры килми һичбер.
Шуңа «кемдер» диеп дәшә калсаң,
Җавап ишетмәсәң…
Аптырама!
Җилфер…
Җилфер…
– Җилме?
– Җилдер…
Иярәм дә мин үтәли йөрим
Күлмәгеңнән синең – ап-ак киндер…
Түбәләргә менеп, кошлар куам —
Күгәрченнәр гүли, гөлдер-гөлдер…
– Ә, бәлки, син – төндер?
– Бәлки, төндер…
Дөнья әле бүген ишетергә,
Теләмәгән ялгызак бер өндер?
Күр: үтәли йөрим – йортлар аша,
Җаннар аша – ишетмисез бары.
Һәркемнең үз куанычы, гаме,
Үрсәләнеп торган тиңсез зары.
Ә мин биим кыек читләрендә —
Кем өчендер, бәлки, мин өндер дә…
Төшләреңнән айнып елмаясың,
Кул селтисең:
– Китче…
Кит!
Көлдермә!
Һәм мин очам моннан ераккарак…
Каналларда – көймәләр – җип-җиңел…
Кара чутыр малай әнкәсенең
Ычкындыра кулын:
– Кем ул?!
– Җилдер…
Мин елмаям бары:
– Җилдер… җилдер…
Ә кып-кызу көньяк төне җиргә
Япкач зәңгәр ябынчасын – киндер,
Мин иелеп аңа әкият сөйлим
Һәм җыр көйлим таңга кадәр:
– Җилбер-җилбер…
Сөембикә
1.
Тум-тулы күктә ай, тум-тулы.
Югыйсә бит инде онтылды:
Ул көбә күлмәкне киюләр
Һәм хәнҗәр йөзендә биюләр…
Буй-колач җитмәслек ялганнар…
Бу шанлы каланы алганнар
Үз-үзен ничә кат аклады
Һәм сине, сүз дә юк, сатмады.
Көймәдә озатмады.
Иделең
Илереп дәшмәде:
– Җиңелдең…
Дастаннар сүтелә җилләрдә —
Кем тели, шул аны җилгәрә.
Сорама:
– Ник беркем эндәшми?
Ятмы мин аларга?
Көндәшме?!
Яугирме – көбәдән киенгән?!
Иделең суына иел дә…
Пышылдар сиңа ай – тум-тулы…
Пышылдар Иделең:
– Онтылды…
Тарихың да күптән…
Илең дә —
Шәп-шәрә —
Баскыннар җилендә.
«Кайт…» – диеп дәшәдер далаңда
Чәчләре чаларган Атаң да,
Кайт шунда,
Монда син – килмешәк,
Сиңа тик… дастанда килешә…
Исеңдә иде бит, исеңдә —
Шул теге… борынгы кичеңдә —
Ай гына тәрәздән карады.
Яныңда берәү дә калмады…
Калмады дус түгел, дошман да…
Кит, оныт, Үткәнгә ышанма!
2.
Тум-тулы, тум-тулы күктә ай.
Нурлары, аҗдаһа-еландай,
Чорный да…
Уянам яңадан
Мин әле җуймаган Урдамда…
Һәм йолкып чәчләрем толымнан,
Җил мине далага томыра…
Ул инде ят түгел… иркәрәк…
Ефәктәй ургыла җилкәмнән,
Мин кара юргамда җилгәндә…
Ә ерак-еракта
Тилгәннәр
Каңгылдый, һөҗүмгә ыргыла…
Мин кайтам Әтием Йортына.
О-ныт-мас-ка!
1.
Алар өчен телең дә юк синең,
Илең дә юк…
Сүндер төшләреңне!
Яшьлек хыялыдай
Беркатлырак
Булганга ул бик тиз өшәндеме —
Безнең ирек?
Очсызгарак төшеп,
Югалттымы үз кадерен, затын?
Алар өчен
Без – олтырак кына,
Дәверләрдә солтан булган халкым.
2.
Кемнең тәхетенә әверелер
Яңа җан йөгерткән кирмәннәрем?
Әйтерсең мин, кендек каным тамып,
Дөньясына хәтта килмәгәнмен…
Бик борынгы кояш асларында —
Күпне күргән
Һәм бик күпне белгән —
Мин әйтерсең бетмәгәнмен янып,
Әйтерсең баш калкытмаган көлдән.
Оныт, диләр,
Кайсы кышлауда син
Чыккан идең соңгы кабат кышлап.
Тик онытма:
Кемгә тез чүктең
Һәм
Ант китердең,
Кемнән алдың бөят.
Әйтерсең без булмаган да җирдә.
Әйтерсең без тамактагы сөяк.
3.
Яшем белән юып
Үбәм синең
Ташларыңны —
Хәрабәгә калган.
Дөньялыкның
Кай читенә барма,
Сөйләшәләр
Минем телдә һаман.
Кайсы гына
Туфрак
Сугарылсын,
Кубарылсын —
Минем тарих калка:
Тәңкәләре, әнә
Сөңгеләре,
Каберлекләр
Еламсырап ята.
Әнә бик борынгы
Тынлыгыннан
Күләгәләр
Күтәрелә иңрәп:
Мин – аларны,
Алар мине таный,
Һәрберсенә
Кушуч
Дога кирәк.
Сөт тәмен дә,
Сөю тәмен дә мин
Үз илемдә
Үз телемдә
Белдем.
Оныт, диләр,
Тик йөземә бәрә
Бик борынгы,
Ирек сөйгән
Җилем.
4.
Оныт, диләр,
Кайсы җәйләүдә син
Чыккан идең соңгы кабат җәйләп.
Ул җәйләүдә атлар үрсәләнә,
Күз алартып, авызлыгын чәйнәп.
Кендек каным тамган тамырларны
Кубарам да
Бер йодрыкка
Төйнәп
Карап торам:
Ватанымны
Минем
Йота бара
Дәвасы юк
Үләт —
БИТАРАФЛЫК.
Ул очсызга төшә
Кемнәргәдер.
Ә кемгә —
Бик кыйммәт.
Узган гасырдан калган фотосурәтләр белән берьяклы диалог
– Ә мин туганчы сез ничек яшәдегез?
– Синең туасыңны көтеп, кызым…
– Нәкъ менә минем сездә туасымны алдан ук белдегезме?!
– Белдек, билгеле! Синең безне эзләп табуыңны көттек…
Бала чактагы сөйләшүләрдән.
Бик борынгы чордан, көлгә калган йорттан
Чыкканнар да исән,
Төбәлгәннәр күзгә…
Чит-читләре көйгән моңсу сурәтләрме,
Кораблармы – саксыз якорьларын өзгән?
Чәчләрендә чал юк, сыр юк маңгайларда,
Елмаялар әнә үзләре яшь, ихлас…
Мин юк әле, юк мин…
Кояш астындагы
Ул яшәеш шуңа, ахры, сәер бераз.
Орынмыймын…
Чатнап уалыр да… инде
Җыеп алмам сыман… югалырлар эзсез.
Мин аларның минсез чакларына һаман
Ышана алмый яшим…
Кем идегез?
Кем сез?!
«Әбием» дип сезгә эндәшкәнче «бабам»,
Учыгызга учым йомылганчы…
Әүвәл…
Мин галәмдә, йолдыз тузанында кайнап,
Эзләгәндә оя – йөрәгемә тәңгәл…
Таныганчы сезне,
Табылганчы, аннан…
Ак биләүгә төшеп, елаганчы тәү кат…
Юк бу сергә ачкыч,
Булган ул сер гүя —
Иңгәнче ук Коръән, Яхшы Хәбәр, Тәүрат…
Миңа бары җырлар һәм әкиятләр калды
Сез яшәгән чордан…
Дөньяда юк йорттан…
Һәм сурәтләр —
Анда
Шундый бәхетле сез!
Шул бәхетне ялгыш югалтудан куркам!
Шагыйрь
Пуля у виска. Пуля наверняка.
улыбайся только своим.
Диана Арбенина
ялгыз килгән җиргә, ялгыз китә.
ә калганы аның – язмыш эше.
ул – урманнан тотып алып кайткан
киек сыман.
юкса – шул ук кеше.
бар тапканын, барлык югалтканын
чәркәләргә салып кат-кат чайкый.
җанындагы упкыннардан качып,
мәгарәгә керә, җирне айкый.
юк, белми ул шул җанында кайчан
галәм шартлап, йолдыз атыласын.
янартаулар уянасын…
әле
җир күрмәгән энҗе табыласын.
күзләренә карамый да, кайчак
тоя үзе бимазасын ятның.
яна, яна, яна…
тынга каба!
ә акылы… аек кала, салкын.
ул һичкемгә яр да түгел, пар да —
кияүгә бир аны, хет өйләндер.
авызлыгын чәйнәп, чабыш көтә
фатирларда,
яшәп кем беләндер.
көтә мәхәббәтнең һичберәүгә
очрамаган иң бөеген…
хагын…
һәм ваз кичә аннан ул сөюдән:
«тапмадым, дип, ул булмадың тагын…»
ул капшанып бара, бара, бара
чытырманнан —
эз салмаган бәндә.
«минеке бу туфрак!
һәм Җир шары!..» —
шапырына…
тик…
үзе дә хәтта —
үзенеке түгел.
ил, чорныкы…
чәркәдәге ялкын түзми, чатный.
авызлыктан ычкынырга теләп
бәргәләнә…
юк!
ычкына алмый!
…ычкынса да… ычкыначак бары —
мәңгелеккә.
монда —
бу «урман» да —
ялгыш кулга төшкән бер киек ул —
уңыш елмаймаган бер сунарда.
улый, улый, улый…
җиңәлмичә
үзеннән мең тапкыр олы көчне.
дөнья чигәсеннән тишеп уза…
ә калганы инде —
Ходай эше.
Кичке пастрол
урамнарга кич кергәндә,
җил төргәндә – сине, мине,
баш очында йолдызлана,
коңгызлана Аның иле…
дөнья җиргә яңа туган,
күзен ачкан сабый ише.
кайсыбызның өнедер бу,
кайсыбызның, белмим, төше.
белмим.
көләм!
кыңгыраулар
көлә ерак басуларда.
– алар, дисең, шундый наян,
һәм нәзберек – ачулана —
ялгыш кына орынсаң да…
кыңгыраулар —
Күгең төсе.
тып-тын гына эри бу кич,
биләвенә төреп
безне.
кичләр хәзер сиңа охшаш —
үзе сабый,
бакый үзе,
дөнья җиргә яңа туган:
тибрәп тора
ап-ак бүзе —
урамнарга кич кергәндә…
– томан, – дисең. —
көзге… томан…
мин кыңгырау сабагында —
өзелми…
чак эленеп торам.
Болан күзләре
мин сагынмыйм синле көзләремне.
язларымны. җәйне. кышларны.
никтер йөрәк, күтәрелеп, кошлар
ташлап киткән кырдай бушанды.
никтер йөрәк барлыгыңны тоймый
бу җиһанда бүтән. төшләнми.
тамчылар да керфек очларында
иза чикми – өзелеп төшәлми.
никтер йөрәк яфракларын койган
дөнья сыман калды шәбәреп.
һәм бер кичтә тәрәз-ишекләрне
япты.
якты кәбен шәмнәрен.
«соңга калып булса-булсын…» – диде.
сүтте җыйнап куйган бүзләрне…
тәрәзәдән, керфек какмый, аңа
карап торды болан күзләре.
Сөт юлы
тауларда болан йөгерә,
ай тулып юкарганда.
татлы ис булып ярату
тарала утарларга.
дөньяның кырыс йөрәге
дөп тә дөп тибә һәр төн.
син мине яраткангадыр,
мин – сине… әллә бәлкем…
сулыкка төшә боланнар,
күзләре – өркәк-көрән.
каяндыр, тирән-тирәннән
карый күк төбәп… үткән.
карый күк учар йолдызлар:
Сөт юлы… Кучкар… Сәвер…
без, Күктән иңгән оланнар,
Җир иңләп очкан дәвер…
дөньяның зәгыйфь йөрәге
сулкылдап тибә һаман.
ул безнең буза-даулардан
йончыган инде тәмам.
шулкадәр иркен югыйсә
урманы… тугайлары…
тынлыгын җанга тутырып,
керепләр югалмалы…
Күк тулы учар йолдызлар:
Аждаһа… Тимерказык…
кайсына кайтырбыз кире,
йөзебез ак, дип, базып?!
…тауларда болан кычкыра…
җемелдәп яткан эздән
йөгерә улым…
бөркелә
сөт исе —
чуак
көздән.
Бәхетле бул!
ашыктырма гына язмышыңны.
гомереңне, зинһар, ашыктырма.
кешеләре җирнең, әнә кара,
үз бәхетен эзләп табып тора.
үз вакытын белеп китә кышлар.
килә көзләр – нәкъ үз вакытында.
үз-үзеңә кайтып була бары
җир кабыгын бәреп ватып кына.
татып кына – югалтулар зарын.
һәм очышын мәхәббәтнең – кабат.
урманнарда – эзне буташтырып.
канатларың… җәрәхәттән канап.
табып була.
шуңа – ашыктырма.
күктән кояш, яңгыр ташып тора.
исемем юк минем.
җисемем юк.
мин – өр-яңа туган гашыйк кына.
ул – бик иске бер Җир шары.
зинһар,
куалама аны.
сак бул! сабыр!
үз вакытын белеп эри карлар.
үз вакытын белеп коя яңгыр.
язда калган күзләреңдә күрәм:
нинди якты – үткән.
нинди зирәк.
ашыктырма гына!
ул бит —
сиңа —
бер гомерне яшәр өчен кирәк.
бәхетле бул, димәк!
Күрешү турында баллада
Золотарник и четвёртый камень,
Это то, что я тебе принёс,
Когда узнал…
Суфьян Стивенс
Әле һаман синеке мин. Җирдә
Сине оныттырыр көч юктыр.
Төшләремә кунак булып керсәң,
Түргә әйдим:
– Саумы. Уз. Утыр.
Күрмәгәнгә аймы, ел узганмы,
Атыла да шундук каршыңа,
Бармак очларыңны тоюга ук
Әзер йөрәк Күккә ашырга.
Әзер онытырга гомеренең
Синсез узган сәгать… минутын… —
Иреннәрең сутын татыр өчен
Күп тә түгел, бары бер йотым.
Әле һаман шул ук тәм аларда —
Диңгез тозы… әрем ачысы…
Һәм аз гына… сизәр-сизмәс… бераз…
Нарат җиләгенең тамчысы…
Аерылганга аймы, ел узганмы…
Узды бугай инде бер гомер.
Чигә чәчләреңнең бөтеркәсе
Кайнар күмер түгел, ак төтен.
Күрешергә тиеш булмаганга…
Шуңа төштә генә киләсең.
Бусагалар көтә сине сыкрап,
Син дип ачам ишек келәсен —
Ухлап карт ябалак күтәрелсә
Ботагыннан корган тупылның.
– Килермен дип уйламадым… болай…
Тик үтешли генә сугылдым…
– Ярый, – димен. – Мин дә… тик үтешли.
Тик үтешли – фани дөньяда…
Яшим исемеңне телгә алмый,
Пышылдамый хәтта уйда да.
Әмма беләм: барыбер минеке син,
Язмыш кайда кагып йөртсә дә.
…Сумаладай кара чәч толымым —
Йөрәк турыңдагы кесәңдә…
Туфрак
Без сезнең шикелле идек.
Сез безнең шикелле булырсыз.
Кибәч зиратының капкасына язылган сүзләр.
Җир дә – бер күләм. Күк тә – бер күләм.
Җан да – бер күләм.
Шуңа – пошынма.
Тын тор. Сүзеңне тыңласын Җиһан
Яфрак шавында. Җил сулышында.
Сирень фокстроты, шомырт кадриле,
Тузганакларның көяз вальсында.
Яратыр өчен сүзләр… кирәкми.
Син бит беләсең. Сүзсез. Барысын да.
Дөнья бер чиктән икенче чиккә
Айкала әле.
Айкалыр озак.
«Без идек сездәй. Бездәй булырсыз».
Кочаклап елар…
Юк!
Үбәр өчен —
Җирсегән чакта —
Калсын бу туфрак.
Бары – бер күләм.
Артыгы түгел.
Артыгы – хәрәм.
Артыгы – әрәм.
Шуңа – пошынма.
Чиксез бу җирдә
Чикләр булганга
Бәхетле адәм.
Лилия Гыйбадуллина (Гыйбаш)
Лилия Фәнис кызы Гыйбадуллина (Сираева) 1987 елның 22 мартында Татарстанның Актаныш районы Әҗмәт авылында туа. Әҗмәт башлангыч мәктәбендә, аннан Такталачык урта мәктәбендә укый. Балачактан шигырьләр яза. Мәктәп елларында районның «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсенә (җитәкчесе Мөхәммәт Мирза) йөри. «Мин бәхетне күрәм!..» дип исемләнгән тәүге җыентыгы 2003 елда, мәктәптә укыган чорда ук дөнья күрә (Рәдиф Гаташ кереш сүзе һәм фатихасы белән). «Нур Баян», «Иделем акчарлагы» һ.б. әдәби бәйгеләр җиңүчесе.
Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем ала (2004–2009). «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсендә каләмен чыныктыра, вакытлы матбугатта даими басыла.
«Белла» халыкара рус-итальян әдәби премиясе иясе. Өч шигъри җыентык авторы: «Мин бәхетне күрәм!..» (2003), «Тынлык кайтавазы» (2010), «Кайту» (2018). «Көмеш кыңгырау» газетасында һәм «Мәйдан» журналында эшли.
2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.