Kitabı oku: «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», sayfa 15

Yazı tipi:

Идегәй мирза

Мангыт кабиләсеннән булган бу зат хәйләкәр, кыю, гайрәтле бер кеше булып, Алтын Урда хөкүмәтендә Мамай мирза чорында ук йогынтылы урын алган иде. Моның кыз кардәше Тимер Котлык хан никахында булды. Баштарак Туктамыш ханның нөгәре414 иде, аннары әмиренә әйләнде. Ниндидер сәбәп аркасында Идегәй Туктамышның ачуына юлыкты, аның үтертүеннән куркып, Сәмәркандка Тимерләнк янына качты. Ниһаять, 1391 елда Тимерләнкне котыртып, Дәште Кыпчак өстенә алып килде.

Туктамыш хан гаскәренең бер өлеше Идегәй мирза кабиләсеннән иде. Аларга Идегәй тарафыннан кеше җибәрелеп, сугыш башлану белән, Туктамыш гаскәрен ташлап китәргә күрсәтмә бирелде. Тимерләнк белән Туктамыш арасында сугышның иң кызган вакытында мангытлар ханнарына хыянәт итте. Туктамыш хан җиңелеп качарга мәҗбүр булды. Тимерләнк Иделнең көнчыгыш тарафын тәмам талады, 5 мең яшь кыз һәм егетне әсир алып, гаскәрләренә бүлеп бирде. Мөслимәләрне җария урынына файдаландылар.

Тимерләнк гаскәрендә Туктамыштан куркып качкан Тимер Котлык, Күнгә углан дигән шаһзадәләр бар иде. Идегәй мирза, Туктамыш ханның җиңелүенә минем кабиләм сәбәп булды, ул, җае чыгу белән, аннан үч алыр, шуңа күрә кавемемне сиңа алып килим, сиңа гомер буе хезмәт итәрбез, дип, Тимерләнктән үзенекеләрне алып килергә рөхсәт сорады. Тимерләнк рөхсәт биргәч, Идегәй угланнарның берсе белән үз кабиләсе тарафына китте, ләкин кире кайтмады. Шулай итеп, Идегәй Тимерләнк көче белән Туктамыш ханнан үч алды һәм әмирнең үзен дә алдады. Шуннан соң Тимер Котлык та Тимерләнк рөхсәте белән бер тарафка юл алды, ләкин шулай ук кире әйләнеп кайтмады. Тимерләнк, Идегәйнең кайтуыннан өмет өзеп, үзенең Сәмәркандына сәфәр итте.

Идегәй мирза, әлеге Тимер Котлыкны хан итеп, Туктамыш белән берничә мәртәбә сугышты, ләкин гел җиңелә килде. Унбишенче мәртәбә сугышканнан соң, Идегәй тәмам югалып, кайда икәне дә беленми торды. Туктамыш хан Идегәйнең хәлен тикшереп торган вакытта, Кавказ тарафыннан яңадан Тимерләнк һөҗүм итте. Терек суы буендагы зур сугышта Туктамыш хан гаскәре тар-мар ителде. Аксак Тимер кайтып киткәннән соң, Туктамыш хан Сарай шәһәрен төзекләндереп, үзен хан дип игълан итсә дә, тәхеттә озак утыра алмады. Кинәттән Тимер Котлык хан исеменнән аңа Идегәй мирза һөҗүм итте. Туктамыш хан Литвадагы Киев шәһәренә качты.

Идегәй Тимер Котлык хан исеменнән Литва кенәзе Витовттан үзенең дошманы булган Туктамыш ханны бирүен таләп итте. Витовт үзенең көченә, янында Туктамыштай баһадир булуына ышанып, Идегәй таләбеннән баш тартты, үзенең Алтын Урда тәхетен дәгъвалавын белдерде. Көчле сугыш купты. Башта Витовт гаскәре өстенлек алды, ләкин тиздән Тимер Котлык саклык чирүе белән Витовтның артына төште. Тигез җирдә Витовт туплары тиешле дәрәҗәдә эшләмәде, кенәз гаскәре җиңелеп качарга кереште. Моны күргәч, Туктамыш хан да бер тарафка юл алды. Идегәй гаскәрләре Витовт гаскәренең йөкләрен ганимәт малы итеп алды, кенәзне 500 чакрым җирдә булган Киев шәһәренә кадәр куды.

Тимер Котлык вафат булганнан соң (1400), Идегәй аның урынына моның кардәше Шадибәкне, аннары кардәше Фулад бәкне, шуннан соң моның тумасы Тимерне хан итеп күтәрде. Бу дәвердә Алтын Урда ханнарының шулай еш алмашынып торуыннан руслар күзендә Урданың элекке дәрәҗәсе беткән, кенәзләр Сарайдан килгән фәрманнарга илтифат итми башлаганнар иде. Идегәй мирза бу хәлне күтәрә алмады. Моңа бер чара күрү теләге белән, ул Мәскәүгә сәфәр итәргә карар бирде. 1408 елда Фулад Тимерне тәхеткә күтәргәннән соң, Идегәй Мәскәүгә таба юл алды. Мәскәү Кенәзе Василий, моны ишетеп, гаскәр әзерләсә дә, хатыны һәм балаларын алып, Костромага чыгып качты. Мәскәү халкы гаять куркышты. Мондый җай килгәннән файдаланып, угрылар һәм җинаятьчеләр Мәскәүне таларга керештеләр, посадны яндырдылар. Идегәй мирза Переяславль, Ростов, Дмитриев, Серпухов кебек шәһәрләрне алды, 30 ноябрьдә Мәскәүгә килеп җитте.

Идегәй кышны Коломна шәһәрендә уздырырга, ә Мәскәүне ачыктырып алырга карар бирде. Ләкин беркадәр вакыттан соң Идегәй мәскәүлеләргә солых тәкъдим итте. Мәскәү халкы моңа чиксез шатланды, солых шартларын һич кичекмәстән кабул итте, 3 мең сум акча түләде. Мирза 21 декабрьдә Урдага кайтып китте, чөнки, рус тарихчыларының язуынча, бу вакытта Сарайга шаһзадәләрнең берсе һөҗүм иткән иде.

Урдага кайтып барганда, Идегәй мирза кенәз Василийга хат җибәрде. Бу хатта ул кенәзләрнең Урдага буйсынган халыкларны кыерсытуларына, Туктамыш балаларын үзләрендә сыендыруларына, ханнарга илтифат белдермәүләренә, тиешле ясакны түләмәүләренә каты шелтә белдерде, элекке мөнәсәбәтләрне яңарту тиешлеген таләп итте (1409). Ләкин бу вакытта Василий Урдада яңа фетнә купканын ишеткән иде, шуңа күрә Идегәй таләбе буенча гамәл кылырга тиеш тапмады.

Ул арада Тимер Котлык улы Тимер хан, Сарайга һөҗүм итеп, Фулад хан белән Идегәй мирзаны качарга мәҗбүр итте. Күп тә үтмәде, Туктамыш хан улы Җәләлетдин, Сарайга килеп, Тимер ханның үзен тәхеттән куып төшерде (1411). Фулад белән Идегәй Кара диңгез олысына качтылар һәм аны, Урдадан бөтенләй аерып, мөстәкыйль ханлык ясадылар. Кырым ханлыгының башы шул вакыттан хисаплана да инде.

1416 елда Идегәй Литва кенәзе Витовт белән сугышып, аны җиңде, бөтен мәмләкәтен харап итте, меңләгән әсир алды. Моннан соң Идегәй мирза Витовтка солых тәкъдим итеп илче җибәрде, аның аркылы кенәзгә кызыл тула белән ябылган 3 дөя, 27 ат бүләк итте. Тиздән бу ике хөкемдар солых ясады. Идегәйнең болай җиңеп тә, үзенең үк солых тәкъдим итүенең бер сәбәбе бар иде. Бу вакыт Сарай ханы Кәрим Бирде (Туктамыш улы) белән Витовт арасы бозылган иде, шунлыктан Идегәйгә Кәрим Бирдедән үч алырга җай чыкты. Эш шунда ки: Витовт Кәрим Бирдене заманында ханлыктан төшереп, Җүҗи нәселеннән бөтен кыпчак һәм монгол кенәзе исеме белән Бетсәбул дигән бер шаһзадәне хан итеп күтәргән, ханлык билгесе буларак махсус бүрек һәм тун кидергән иде. Ә Кәрим Бирде Бетсәбул белән сугышып, аны җиңгән һәм, әсир алып, башын кискән иде.

Соңрак Идегәй мирза Туктамыш ханның икенче бер улы – Кадыйр Бирде белән Идел буенда бик каты сугыштылар. Бу сугышта Кадыйр Бирде үтерелде, ә Идегәй мирзаның гаскәре тар-мар ителде, үзе яраланды. Кадыйр Бирде сугышчылары мирзаны тотып алды. Идегәй болардан үлемне кичектерүләрен сорады, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укыды. Шуннан соң аны шәһит иттеләр. Кабере Әстерханның көнчыгыш тарафындадыр. Бу вакыйга 1419 елда булды.

Үзенең вафатыннан 2–3 ел элек ул хатыны, 300 атлы сугышчысы белән, Хиҗазга барып, хаҗ кылган иде. Моның заманындагы ханнар хан исемен генә йөрттеләр, эш йөртү һәм хакимият тулысы белән моның үз ихтыярында булды.

Аллаһы Тәгалә гафу итсен, Идегәй мирза шәхси мәнфәгате өчен гомуми мәнфәгатьне корбан итте, Тимерләнкне бу мәмләкәткә алып килеп, Дәште Кыпчак хөкүмәтен харап иттерде, һичвакыт җыелмас рәвештә мөселманнарның җәмгыятьләрен тараттырды, араларында булган мөнәсәбәтләрне өздерде. Хәзерге көндә бу җир мөселманнарының түбән һәм хур булып калуларының бер сәбәпчесе Тимерләнк булса, аның мондый һәлакәтне җиренә җиткерүче икенче сәбәпчесе Идегәй мирза булды.

Олуг Мөхәммәд хан

Олуг Мөхәммәд хан Дәште Кыпчак кына түгел, бәлки Казан хөкемдарларыннан да иң мәшһүрләреннән. Аның атасы Тимер хан, бабасы Тимер Котлык хан иде. Рус тарихчысы П. И. Рычков сүзенә караганда, Олуг Мөхәммәд – Сарайда булган ханнарның Батудан соң егерменчесе. Тәхеткә 1419 елда чыкты.

1425 елда Мәскәү кенәзе Василий үлгәч, моның улы Василий II кечкенә булу сәбәпле, мәрхүмнең энесе Юрий олуг кенәзлекне дәгъвалый башлады. Яшь кенәз белән абзасы арасында шушы җирлектә зур низаг калыкты. Вакытлы килешүләрнең нәтиҗәсе булмагач, дәгъвачылар 1431 елда Сарайга килде һәм, бәхәсне уңай хәл итү өчен, Олуг Мөхәммәдкә мөрәҗәгать иттеләр. Юрий ханның якыннарыннан булган Тәкин мирзаның ярдәменә бик өметләнә иде. Василий ягын куәтләргә исә бер олуг бояр Иван Дмитрий улы алынды. Бу бояр, хан якыннарыннан торган бер мәҗлескә кереп, кенәзлеккә Василийны тәкъдим итте, ләкин мирзаларның нечкә кылларында уйнап, аларның Тәкин кадәр йогынтысы булмавын, ханның Тәкин басымы аркасында Юрийны кенәз итеп куячагын искәртте. Мирзалар моңа бик гарьләнде һәм, Тәкинне читләштереп, аның тырышлыгын юкка чыгарырга карар бирделәр. Шуннан соң Тәкин мирзага басым ясадылар, карышса, үтереләчәген белдерделәр. Василий ягын бигрәк тә Фулад белән Хәйдәр исемле мирзалар куәтләде. Нәтиҗәдә 1432 елның язында бу бәхәскә нокта куелды: Олуг Мөхәммәд хан олуг кенәз ярлыгын Василийга ихсан кылды. Бу актын рәсмиләштерү өчен, Олуг Мөхәммәд Мәскәүгә үзенең Углан исемле вәкилен җибәрде. Углан, ханның хокук кәгазен укып, Василийны олуг кенәз тәхетенә утыртты.

Шул вакытларда Урда шаһзадәләренең берсе булган Кече Мөхәммәд абыйсы Олуг Мөхәммәдкә каршы чыкты. Юрий мәсьәләсендә авызы пешкән Тәкин мирза, үч алырга җае чыкканын күреп, Кече Мөхәммәдкә кушылды. Хәрби өстенлеккә ирешә алмыйча, Олуг Мөхәммәд күпсанлы дошманнары басымы астында Сарайны ташлап чыгарга мәҗбүр булды (1437).

Олуг Мөхәммәд хан, гаиләсен һәм үзенә ихлас булган тарафдарларын алып, барлыгы 3 меңләп иярчене белән (аларның да күпчелеге хатын-кыз һәм бала-чага) Русия хөкүмәте чигенә килде һәм Тула шәһәре тирәсендәге, ул вакытта Литва кенәзлегенә буйсынган Белёв шәһәренә урнашты. Максаты хәрби хәлен ныгытып һәм Сарайда калган тарафдарлары белән элемтәгә кереп, үзенең тәхетен яңадан кайтарып алу иде. Бу эштә Олуг Мөхәммәд үзенең олуг кенәз ярлыгы алган, һәр җәһәттән кадер-хөрмәт күргән Василий II нең теләктәшлегенә һәм хәрби ярдәменә өмет баглады. Әмма Василий үзенең бәхетенә сәбәп булган һәм аның кулыннан чикләнмәгән хакимият кабул иткән ханга илтифат һәм ярдәм күрсәтмәде, бәлки, вәкилен җибәреп: «Безнең җиребездән китсен!» – дип куды.

Бу хәбәрне ишеткәч, хан гадәттән тыш гаҗәпләнде, барлык кылган игелекләренең заяга китүенә бик көенде, ләкин үтә солтанат иясе һәм мәгърур зат булганлыктан, кенәз илчесенә илтифат күрсәтү түгел, җавап та бирмәде. Василий исә, Олуг Мөхәммәдне көч белән чыгару өчен, үзенең туганнары Шемяка һәм Дмитрий Красныйны 40 меңле гаскәр белән 3 меңле хан төркеме өстенә җибәрде. Рус гаскәренең Белёвка килүен белгәч, Олуг Мөхәммәд курыкты һәм, килешү сорап, кенәзнең гаскәр башлыкларына илчесен җибәрде. Әмма Шемяка белән Дмитрий хан гозеренә колак салмадылар, шәһәргә һөҗүм иттеләр. Бу һөҗүм вакытында ханның бер кияве дә һәлак булды.

Икенче көнне Олуг Мөхәммәд гаскәр башлыкларына үзенең мирзаларын күндерде. Хан никадәр гозер итеп, үз тәхетен кайтарып алган тәкъдирдә, олуг кенәзгә элек алынган ясакларны кайтарып бирергә, моннан соң һичбер салым алмаска, бәлки үзе ясак түләргә, шуның өчен улы Мәхмүдне әманәт итеп бирергә тәкъдим итсә дә, кенәз воеводалары ханның ялваруларын тыңламады. Ахыр чиктә Олуг Мөхәммәд, һич югы, иртәгә кадәр генә форсат бирегез, дип ялварып карады, нәтиҗәсе булмады. Әле җитмәсә, 3 меңле хан юлаучыларына каршы җибәрелгән 40 меңле рус чирүенә ярдәмгә тагын Литваның Мцена воеводасы Григорий Протасьев гаскәре дә килеп җитте.

Шундый аяныч хәлдә калган хан, һичнинди ярдәмгә өмет баглый алмаганын күргәч, ныклы бер карарга килде: бөтен шартын туры китереп тәһарәтләнде, бер агач күләгәсенә барып, ике рәкәгать намаз укыды, күз яшьләрен агызып дога кылды, Алладан ярдәм һәм яклау сорап, сугышыр өчен атына менде. Арыслан йөрәкле ханның ат өстенә менеп: «Аллаһу әкбәр!» – дип һөҗүм итүе белән, Русия гаскәре һич сәбәпсез качарга кереште. Менә шушы 1 мең чамасы сугышчыдан 40 меңле гаскәр качты, хан фиркасе исә аның артыннан куып, тәмам кырып һәм үтереп бетерде. Бу вакыйга 1437 елның 5 декабрендә булды.

Олуг Мөхәммәд бу гаҗәеп җиңүдән соң, бер дә һаваланмыйча, Иделне кичте, борынгы Болгарга караган, ләкин бу вакытларда рус һөҗүмнәре аркасында җимерелгән Казан хәрабәсен төзекләндереп, агач шәһәр бина итте. Аның килүен ишеткәч, тирә-якта таралган болгар төрекләре генә түгел, хәтта чуваш һәм чирмеш халыклары да килеп баш ордылар, Олуг Мөхәммәд ханнан үзләрен рус талауларыннан коткаруын үтенделәр. Шулай итеп, 1439 елда Казан шәһәре икенче мәртәбә торгызылды һәм шуннан Казан хөкүмәте оешты. Шушы ук елны Олуг Мөхәммәд Мәскәү тарафына яу чапты, Коломна шәһәрен яндырды, ганимәт малы алды. 1445 елда хан Нижегород вилаятен яулады, Муромга сәфәр кылды.

1445 елның язында Олуг Мөхәммәд Мәскәүгә яңадан кылыч тартты, берничә шәһәрне алды. Шушы сугыш вакытында Василий II казанлыларга әсир булып төште, зинданга салынды. Олуг кенәз әсирлектә чакта хан тарафы төрле сәяси юллар кулланды, Василийның туганы Шемяка белән элемтәгә кереп, аны олуг кенәз итмәкче, Казанның Мәскәү өстеннән хакимлеген ныгытмакчы булды. Ләкин ахыр чиктә, Шемякадан хәбәр кичегү сәбәпле, зур контрибуция (200 мең дип риваять ителә) хисабына Василий азат ителде һәм Мәскәү тәхетенә кире кайтарылды. Олуг кенәзләренең әсир төшүе Мәскәү халкы өчен коточкыч бер вакыйга булса, аның азат ителүе зур бәйрәм булды.

Олуг Мөхәммәд хан 1446 елда вафат булды. Кабере Курмыш шәһәрендәме, Казандамы – ачык мәгълүмат юк. Кайбер рус тарихчылары, Олуг Мөхәммәдне һәм аның кече улы Йосыфны өлкән улы Мәхмүд үтерде, дип язды. Әмма бу хәбәрнең дөрес булуы шикле.

Олуг Мөхәммәд хан гаять гакыллы һәм гайрәтле бер зат иде. Татар түрәләре бер-берсе белән талашып, тәмам бозылышып беткәннән соң, хан булса да, хөкүмәт эшләрен гадәттән тыш тиз төзәтте. Моның хәтта Бату хан заманасын кире кайтарачагы турында фикер йөртәләр иде. Ләкин мәкерле заман моның әмәл-чараларына уңайлык итмәде, ниятләгән нәрсәләре тормышка ашмады. Гаделлек белән хөкүмәт сөргән бу хан өстенә Борак, аннан соң Кече Мөхәммәд хан чыгып, күп мәшәкатьләргә төшерделәр, ахырда Сарайдан кудылар. Шуннан соң Олуг Мөхәммәд, Болгар тарафына килеп, Казан дәүләтен тәшкил итте. Монда үзенең бер уч гаскәре белән 10 яки 100 меңнәр белән дә авыр эшләнә торган эшләрне башкарып, үзенең гайрәтен, батырлыгын күрсәтте. Тик шушы һиммәтләренең нәтиҗәсен күрә алмыйча, тәкъдирнең кыерсытуына дучар булып дөньядан үтте.

Олуг Мөхәммәд хан кояш елы хисабы белән Сарайда 17, ә Казанда 8 ел хөкүмәт сөрде, җәмгысе 25 ел ханлык тәхетендә утырды.

Әхмәд хан

Олуг Мөхәммәд Сарайны ташлап чыкканнан соң, Дәште Кыпчак тәхетенә Кече Мөхәммәд чыкты. Ул якынча 10 ел хөкемдар булды. Кече Мөхәммәд вафатыннан соң (1447 ел тирәсе) аның урынын улы Әхмәд (Сәед Әхмәд) биләде.

Тәхеткә чыккач та, Әхмәд хан руслардан тулы ясак алу мәсьәләсен кабыргасы белән куйды, Василий II не коралга ябышу белән куркытты. 1451 елда Әхмәд ханның улы Мазоф шаһ (Мазовша) Мәскәүгә яу чапты, аны урап алды. Василий шәһәрдән чыгып качты. Ләкин олуг кенәз чамадан тыш зур гаскәр җыеп килә икән, дигән хәбәр чыккач, Мазоф шаһ, беркадәр ганимәт малы алып, Урдага кайтып китте. 1454 еллар тирәсендә Әхмәд хан гаскәре Мәскәү кенәзлегенә икенче мәртәбә кылыч тартты, Рязань, Переяславль шәһәрләренә һөҗүм итте. Ләкин Казат углан дигән гаскәр башлыгының хыянәте аркасында күп зар күреп, кире кайтып китте.

Иван III Мәскәү кенәзе булганнан соң (1462), ул берникадәр вакыт Урдага ясак түләүче дип саналса да, ясак түләмәде, ханнардан да ярлык сорамады, үз башына көн күрде. Әхмәд хан, моңа ачуланып, Мәскәү кенәзлегенә тагын сәфәр итте. Ләкин, Мәскәүнең бәхетенә күрә, шулвакыт Әхмәд ханга Кырым ханы Хаҗи Гәрәй һөҗүм итте. Дон суы башында бу ике хан каты сугышты. Мөселман – мөселманны, татар татарны утын урынына турады (1465). Шул сәбәпле Әхмәд Мәскәүгә бара алмады. Мәскәү кенәзлеге бу хәлне читтән тамаша кылып торды һәм зур бәладән котылып калды. Бу вакыйга Кырым ханнарының Алтын Урдага каршы беренче мәртәбә сугышулары булды. Моннан соң Кырым ханнары, Мәскәү кенәзе белән берлек төзеп, һәрвакыт Алтын Урдага каршы хәрәкәт итәләр.

1472 елда Әхмәд хан яңадан Мәскәү юнәлешендә сәфәр кылды. Алексин крепостен алып, шәһәрне яндырды. Мәскәү 180 мең чамасында гаскәр тупласа да, Әхмәд хан белән сугышырга җөрьәт итмәде. Мәмләкәттә паника купты, хәтта Иванның анасы да, балаларын алып, Ростов шәһәренә качты. Иванның сәясәте мөселманны мөселманга каршы кую булганлыктан, ул биредә дә Касыйм ханы Даниалны Әхмәд ханга каршы куйды. Даниалның Сарайга һөҗүм итәргә әзерләнүен ишеткәч, Әхмәд гаскәрен кире борды. Моннан соң Иван белән Әхмәд арасында солых ясалды. Иван татар түрәләренә бик күп бүләкләр таратты.

Кырым ханы Хаҗи Гәрәй вафатыннан соң аның тәхетен улы Миңле Гәрәй биләде һәм Иван белән килешүне яңартты. Икесенең дә максаты Алтын Урданы тәмам бетерү иде. Бу сәясәтнең ахыры 1783 елда Русиянең Кырым ханлыгының үзен дә басып алуы белән тәмамланды.

Мәскәү белән Сарай арасында солых ясалганнан соң, 1474 елда Әхмәд хан үзенең Кара Көчүк дигән илчесен 600 мөселман белән Мәскәүгә җибәрде. Болар белән 3200 мөселман сәүдәгәре сатар өчен 40 мең баш ат алып килде.

Татар ханнарының илчеләре торыр һәм килгән олуг кешеләре төшәр өчен, Мәскәүдә, кремль эчендә, махсус бер сарай бар иде. Татар илчеләре шунда торып, Мәскәү кенәзләренең һәр хәрәкәтен күзәтә, берәр шөбһәле нәрсә сизелсә, Сарайга белдерәләр иде. Хан тарафыннан мөһим кәгазь килгән вакытта, Мәскәү кенәзләре шунда җыелып каршы чыгып ала, ханның фәрманын тезләнеп тыңлыйлар иде. Византия кайсарлары нәселеннән булган Софья, кенәз Иванның хатыны, бер хәйлә табып, бу сарайны кремль эченнән читкә чыгартты, монысы урынына чиркәү салдыртты.

1476 елда Әхмәд хан Иванга Сарай шәһәренә килергә кушты. Ләкин кенәз килмәде, Бестужев дигән илчесен генә җибәрде. Бу хәл ханның ачуы кабаруга яңа бер сәбәп булды. Шул ук вакытларда, Миңле Гәрәй белән сүз беркеткән Иван, үзенең көчәйгәнен күреп, Урда кул астыннан чыгуын, моннан соң мөстәкыйль булуын игълан итте. Моны ишеткәч, Әхмәд хан Литва кенәзе Казимир белән берлек төзеде һәм, гаскәрен җыеп, Иван өстенә сәфәр итте. Мәскәү кенәзе бу турыда үзенең ахирәт дусты Миңле Гәрәйгә хәбәр салды. Тегесе, Иванның үтенечен кабул итеп, чирүен Казимир өстенә җибәрде. Шул ук вакытта Иван үз хозурында хезмәт итеп торучы касыймлы Нур Дәүләтне тегенең үз чирүе белән гаскәрсез калган Сарайга юллады.

1480 елда Әхмәд хан гаскәре белән Дон суын чыкты. Иван да чирүен алып Коломнага килде һәм Әхмәднең Оканы кичүен көтә башлады. Әхмәд хан, Казимирдан хәбәр алмыйча, Литва тарафына китте һәм Мәскәүгә, Угыр (Угра) елгасы аркылы үтү фикерен тотты. Моны белгәч, Иван да Угырга юлланды, алай да урдалылардан бик куркып, хәзинәсен һәм гаиләсен Белоозерга күчерде. Кенәз, илчеләр белән бүләкләр җибәреп, солых сорады. Ләкин Әхмәд хан аны тугыз ел буена ясак түләмәве өчен шелтәләп, гафу үтенер өчен үзе яки якын кардәшләре килүен шарт итеп куйды. Иван моңа риза булмады. Әхмәд Угыр суы катканын көтә башлады һәм, Мәскәүгә һөҗүм итү өчен, кышны көтәргә карар бирде. Су туңгач, 26 октябрьдә Иван, Әхмәд ханнан куркып, гаскәренә кире чигәргә боерды. Гаскәр тәртипсез рәвештә кача башлады. Кенәз аны Боровски шәһәрендә туктатып, шунда Әхмәд хан белән сугышырга карар бирде.

Үз чиратында Әхмәд хан да 11 ноябрьдә гаскәренә чигәргә кушты. Рус тарихчылары моның сәбәпләрен болайрак күрсәтә: янәсе, гадәттән тыш суык кыш, Казимирның килмәве, русларның чигенүен хәйлә дип кабул итү, Иванның дошман булган кардәшләре белән татулашып көч хасил итүе. Әмма чынлыкта төп сәбәп Кырым һәм Касыйм татарларының Иван тарафында торуы, Нур Дәүләтнең Сарайга һөҗүм итәргә әзерләнүе булган булса кирәк. Нәтиҗәдә ике бик зур гаскәр, ничә айлар йөзгә-йөз торганнан соң, бер-берсеннән куркып, таралып кайтып киттеләр.

Әхмәд хан, бу кышны Донец суы буенда кичерергә карар биреп, янында аз гына гаскәр калдырган иде. Шулвакыт Шәйбани яки Төмән урдасы ханнарыннан булган Ибак, нугайлар, Миңле Гәрәй хан берләшеп, Әхмәд ханга һөҗүм иттеләр. Ибак йоклап яткан хан хәзрәтләрен үз кулы белән суйды һәм, «дошманыңны үтердем» дип, Мәскәүгә, Иван янына сөенеч илчесе җибәрде.

Әхмәд һәлак булганнан соң, аның кайбер уллары ханлык дәрәҗәсенә ирешсә дә, хөкүмәтләре Алтын Урда кебек көчле һәм тотрыклы булмады. Шуның өстенә Миңле Гәрәй боларның баш калкытуыннан һәм Дәште Кыпчак хөкүмәтен аякка бастыруларыннан куркып, көн саен нәсел-нәсәпләрен бетерү, мөселман хөкүмәтен нигезенәчә сүтеп ташлау өчен тырыша иде.

1502 елның җәендә Миңле Гәрәй хан үзенең гаскәре белән кинәттән Сарай шәһәренә һөҗүм итте, бөтен мөселман халкын тулаем үтереп, шәһәрне җир белән тигезләтте. Үзенең бабаларының сарайларыннан, каберләреннән, мәдрәсә һәм мәчетләреннән таш өстендә таш калдырмады. Бөтен мал һәм хәзинә ганимәт итеп алынды. Миңле Гәрәй, руслар өчен бөтен дөньяның ишеген ачуын игълан итеп, дусты Иванга кеше җибәрде. Әхмәд ханның улы Шәех Әхмәд хан кул астындагы кешеләре белән сахрага качты. Сарай шәһәренең бөтен гомере 267 ел булды.

Руслар куркып һәм тетрәп торган ханнарның соңгы көне шушы рәвештә тәмам булды. Рус халкы 250 ел вакыт кол булып торганнан соң, Миңле Гәрәй хан һиммәте аркасында Әхмәд хан вафаты көненнән башлап азатлык алды, үзенә мөстәкыйль хөкүмәт хасил итте.

Бату хан корган бөек дәүләт, асылда, шул Бату хан балалары тарафыннан харап ителде. Бату тарафыннан җиңелгән руслар Бату хан балалары тарафыннан бөеклек һәм шан кәсеп иттеләр. Бәркә хан тарафыннан төзелгән шәүкәтле бер Ислам хөкүмәте, Иван тарафыннан «спасибо» ишетер өчен, Миңле Гәрәй хан тарафыннан тәмам җимерелде.

414.Нөгәр – дружинник.