Kitabı oku: «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», sayfa 26
Гыйбрәтле сүзләр853
Хөрмәтсез кешеләрнең сүзләре – ялган санала, олуг кешеләрнең ялган сүзләре – сәясәт атала.
Хыял берлә ләззәтләнү – булган эш берлә ләззәтләнүдән ләззәтлерәк.
Гакыллы дошманның үткен кылыч булып кискәне сизелми, әмма гакылсыз дошманныкы үтмәс кылыч булып кисүдән газаплы.
Кешенең ахмаклыгына дәлил – бер-беренә дошман булган ике кешене дус итеп тотуыдыр.
Дошмансыз булу – камиллек түгел, камиллек – хаклы урында дошман тотуыдыр.
Бәрәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эче яхшы.
Дөньяда иң авыр нәрсә – ризык аз вә гакыл күп булып, икесе бергә җыелудыр.
Җиңел саналган эшләрнең ахырлары – күп вакытта авыр вә авыр күрелгән эшләрнең соңлары күп вакытта җиңел буладыр.
Хаҗәт вакытында дәваны истигъмаль итү854 – шифа бирә, хаҗәт булмаганда истигъмаль итү – авыру тудыра.
Якын карендәшләреңне бозык кешеләрдән саклавың кебек, китапларыңны да тиешле булмаган кешеләрдән сакла.
Ачу килү изгелекләрне оныттыра.
Тиешле булмаган кешене мактау вә яманлау – сазлыкка өй салу мисалында.
Күп фикерлә, аз сөйлә.
Күңелне үзенә тартучы нәрсә – кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер.
Сүзләрнең кыйммәтлесе – заман үтү белән онытылмый торганы.
Никадәр авыр булса да, адәм баласының дөньяда торасы килә.
Дөнья бер театр булып, адәм балалары – шунда уйнаучылар.
Һәр кичәнең – көне, һәр кайгының шатлыгы була.
Кеше үзенең хатасын заманага йөкләтә.
Ялган дус – чын дошманнан зарарлырак.
Күп наданга иярүгә караганда аз галимгә иярү яхшырак.
Дуслык дәвам иткән вакытында ныгый бара.
Дуслык – кайгыны, шатлыкны уртаклашудыр.
Хәзерлекләре булган кешеләр куркынычлы эшләргә дә каршы торалар.
Хөкүмәт башында торучылар кәҗә тәкәсенә генә булса да гыйбадәт кылучы, динле булсыннар.
Төшүе авыр булырлык югары урынга менәргә кызыкма.
Иргә барачак кыз вә хатынга үз күзләреннән бигрәк кеше сүзен игътибарга алырга кирәк.
Йомыркаларыннан чыкмас борын чебешләрне санамыйлар.
Тумышында кәкре булган нәрсә тәрбия белән генә төзәлми.
Дошман белән чуалу вә булышу – аны кыздырудыр.
Өмет бетү куркакны да батырландыра.
Дошманны җиңү өчен иң көчле корал – аңа изгелек итү.
Син үз вазифаңны үтә дә аннан аргысын тикшермә.
Исерү – үз ихтыярың белән дивана булудыр.
Һәр ике кеше дә ирле-хатынлы булмый.
Надан бай – галимнәр мәҗлесендә телсездер.
Үткән көннәрдәге бәгъзе авырлыклар бу көндә мал түгеп алачак җиңеллекләрне тудыра.
Үткән хәлләрне онытмау ахирәт тормышын искә төшерүгә сәбәп буладыр.
Дөньяның кызганыч кешеләре – галим углы надан белән бай углы юксылдыр.
Наданнарның галимнәрдән өйрәнгән нәрсәләренә караганда галимнәрнең наданнардан өйрәнгән нәрсәләре күбрәк була.
Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе – дин өйрәтеп калдыру.
Исерү – адәмлектән чыгып, хайванлыкка керүдер.
Кешеләрне шатландыруың – үзеңне шатландыруыңдыр.
Гакыллы дус – арыган вакытта утырып бара торган арба.
Дөньяның максатлары яз көнендәге кар кебек эри дә бетә.
Гакыллы кешенең йөге – башында, ахмак кешенең йөге – аркасында.
Эшләп аруга караганда тик торып ару авыр.
Әйткән сүз, үткән гомер – агып киткән су мисалында.
Тугрылык – максатка бара торган юлларның һәм кыскасы, һәм яхшысы.
Бәгъзе бер кешеләр тешләре белән чәйниләр, бәгъзе берәүләр телләре белән чәйниләр.
Бу дөньядагы кайгылар, авырлыклар – адәм балаларының имтихан бирүе.
Дөреслек катнашмаган ялганга каршы торуы җиңел, каршы тору авыр булган нәрсә – дөреслек катнашкан ялган.
Сәламәтлегеңне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул.
Кешеләрнең чын яхшы булуларына ышанмаган кешеләрнең шул фикерләре күп вакытта дөрес тә була.
Ярдәмчеләре никадәр аз булса да, хаклык кайчан да бер өскә чыга.
Өмете беткән кешенең өмете – үлем генә.
Атаң-анаңны кабергә салган дөньядан ни мәрхәмәт өмет итмәк кирәк!
Дөньяда яшәгән вакытларында адәм балаларының ике төрле максатлары бар: берсе – байлык, икенчесе дә – байлык.
Күрү өчен йөрүче хатыннарга караганда күрелү өчен йөрүче хатыннар күбрәк була.
Гакыллы кеше ялгызы гына калудан курыкмас.
Озын сүзләрдә кыска гына бер максат була.
Синдә күңеле булганда сине синдә булмаган сыйфатлар белән мактаучының синнән хәтере калганда сине синдә булмаган кабахәт эшләр белән яманлауга да кулыннан килер.
Үлгәннән соң макталу вә сагынылу – терек булу, әмма терек вакытта макталу – үлү вә онытылу.
Яхшы эшләреңне онытмаучылар аз булса да булыр, әмма син үзең үзеңнең хата эшләреңне онытма.
Вафасыз855 кеше белән дус булу – кадерен белми торган кешегә изгелек итү дәрәҗәсендәге мәгънәсез эш.
Дөрес булса да сөйләүдән тыелу – бәндәләрдәге мактаулы сыйфат.
Пыяла савытларның сәламәт булу-булмавы тавышларыннан беленгән кебек, адәм балаларының һөнәрләре дә сүзләреннән беленер.
Хатыннар хакында
Адәм балаларының бәхетләре – хатыннар кулында.
Балаларын күреп, аналарының чисталыкка ихтирамлы вә тәрбияле булуларын белерсез.
Бер хатынның кыйммәтле байлыгы – иренең мәхәббәтедер.
Матурлыгы белән мактанучы хатын матур түгел, бәлки тәрбияле вә яхшы холыклы булуы белән мактанучы хатын матурдыр.
Ирләр тән булса, хатыннар – җандыр.
Хатыннарның елмаеп көлүләре никадәр күңелле булса, кычкырып көлүләре шул дәрәҗәдә күңелсездер.
Адәм балаларының дөньяга килүләренә сәбәп булганлыклары өчен, хатыннарның кешеләр җәмгыятендәге урыны бик хөрмәтледер.
Кычкырып көлүче хатыннарга капма-каршы буларак, елмаеп көлүчеләренең иң гакыллы кеше икәнлекләрендә шөбһә юк.
Хатыннарның адәм балалары галәменә иткән хезмәтләрен каләм белән язып белдерү мөмкин түгел.
Пакьлек сөйгән хатынның пычрак хезмәтчесе булмас.
Дөньяның бәхетсез адәмнәре – күркәм холыклы хатыннан вә тәрбияле баладан мәхрүм булганнарыдыр.
Хатыннарда үзләрен сөйдерүче өч төрле сыйфат бар: 1) матурлык вә гүзәллек; 2) гакыл вә тәрбия; 3) зирәклек вә нәзакәт. Ошбу өч сыйфатның беренчесеннән мәхрүм булганнар, өметләрен кисмичә, икенче вә өченчеләр белән файдалана алырлар.
Хатын – фәкыйрьлеккә каршы бер гаскәрдер. Мәмләкәте – өе, коралы – кайчы белән инәсе.
Ирләрнең өйдә утыруы, хатыннарның читтә йөрүе – фәкыйрьлек коралыдыр.
Алдан күрүчән тәрбияле һәм дә гакыллы хатыннан мәхрүм йорт – җимерек йорт.
Үз-үзен зур күрү – һәркем өчен бозыклык, хатыннар өчен ул бигрәк тә бозыклыктыр.
Бер хатын ялгыз бер ирне генә бәхетле итүгә бурычлы.
Бәхетле ир – канәгать хатыны булган ирдер.
Дөньяда яхшы тереклек күркәм холыклы хатыннан башка булмас.