Kitabı oku: «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», sayfa 2
Беренче бүлек. Халкыбыз тарихыннан. Тарихи язмалар вә сәяхәтнамәләр
Болгар вә Казан төрекләре
Дөньяда гарәп һәм фарсы, һинд һәм әфган, кытай һәм япон, француз һәм инглиз, итальян һәм рус исемнәрендә милләтләр булган кебек, төрек2 исемендә дә олуг бер милләт бар. Төрек милләте – безнең үз милләтебез, без төрек милләтеннәнбез.
Башка милләтләрнең искедән килгән тарихлары һәм мәшһүр көннәре, аерым гореф-гадәтләре һәм ганганәләре3 булса, без олуг болгар һәм төрек кавеменең дә тарихы һәм мәшһүр көннәре, гореф-гадәтләре, тел-лөгатьләре һәм дә ганганәләре бар.
Чит милләтләрдә булган кебек, без олуг болгар һәм төрек милләтенең дә үзебезнең ислам динебезгә һәм ыругыбыз балаларына, ватаныбызга гакыллары һәм гыйлемнәре, мал һәм әйберләре, дәүләтләре, матди һәм мәгънәви көчләре белән азмы-күпме хезмәт итеп килгән һәм барлык халык мәнфәгате хакында фикер йөрткән, милләтне кайгырткан хөрмәтле һәм фидакяр адәмнәребез бар.
Русларның идарә итү ысуллары, кул асларындагы вак һәм зәгыйфь милләтләр белән булган мөгамәләләре дөньяга мәгълүм булды. Моны озын сөйләүнең кирәге юк. Дүрт йөз еллар кадәр шушындый кавем идарәсендә торып та, икенче бер сурәткә кермәгән, телләрен һәм гадәтләрен, диннәрен һәм үзенчәлекләрен саклап калган бер милләтнең тырышлыгы, чыдамлылыгы, түземлелеге башка кавемнәр тарафыннан да танылса кирәк.
Бу көндә үзләрен мәдәни санаган һәм ирекле рәвештә гомер сөргән милләтләр үз араларында барлыкка килгән уйлап табучы һәм башлап нигез салучы, ачыш ясаучы, бигрәк тә сугыш коралын дөньяга чыгаручы адәмнәр белән мактансалар, безнең дә, изүче бер хөкүмәт кул астында көн уздырганнары хәлдә, шушы кадәр заманнарда милләтне тәрбияләп килгән, яхшы гореф-гадәт һәм гүзәл әхлакларның сәламәт саклануына сәбәп булган, динебез һәм милләтебезгә хезмәт итүне үзенең вазифасы санаган адәмнәр белән мактанырга хакыбыз бар.
Шуңа күрә без әсәребез булган «Асар» да4 шул мәшһүр адәмнәребездән үзебезгә мәгълүм булганнарын яздык. Үзебез белгән кадәр тәрҗемәи хәлләрен һәм гомер сөрү рәвешләрен сөйләп үттек. Шуларга ияртеп, шушы өлкәбезгә чит мәмләкәтләрдән килеп йөргән һәм бабаларыбыз белән аралашкан, тыгыз мөнәсәбәттә торган адәмнәрдән дә хәбәр бирдек. Хәтта, гыйбрәт булсын дип, үзләренең булдыклылыкларын һәм сәләтләрен явыз ният белән кулланган (дингә һәм милләткә, гомумән, кешелеккә файда китерерлек көчләрен урынсызга әрәм-шәрәм иткән) кайсыбер кешеләрне дә арага кыстырдык.
Тәрҗемәи хәлләр язылудан максат эш юклыктан эш ясау булмаган кебек, аларны укудан максат та вакыт уздыру булмый. Бәлки, азмы-күпме гыйбрәт алу һәм берәр төрле караш тудыру мөнәсәбәтендә үрнәк табу һәм файдаланудыр. Шәмсетдин суфиның: «Кабил гыйрфан ирсәң, остазың улыр зәррә»5, – дигәненчә, зирәклеге бар кеше яхшыдан да, яманнан да һәм һәрнәрсәдән өлеш алыр. Файдалана белү сыйфатына ия булган кешегә урам буйлап очып йөргән яфраклар һәм тузаннар да мөгаллимлек хезмәтен күрсәтәләр.
«Асар» ның кереш өлешендә сөйләнергә тиешле сүзләрне бу әсәр керешендә яздык. Моннан зарар юк. Әмма бу эштә милләтебезнең үткән көннәре һәм барлык үткән хәлләребез хакында үз тарафымнан язылган һәм таралып яткан кәгазь битләрен җыячакмын һәм дә Нәзарәт архивында булган рәсми кәгазьләрдән кайбер файдалы җөмләләрне сайлап алып язачакмын, Алла теләсә.
Болгар һәм Казан төрекләренең дөньяда гомер сөрүләре түбәндәге дәверләргә бүленәдер: 1) мөстәкыйль хәлләрендә гомер сөрүләре; 2) татарларга тоткын булып, аларның хакимлекләре астында калулары; 3) руслар тарафыннан басып алынып, рус җәбере һәм золымы астында яшәүләре; 4) миссионерларның хакимлекләренә дучар булулары һәм һәртөрле чирканыч чаралар белән чукындырылулары; 5) коммунистлар кул астында юкка чыгулары6.
Беренче дәвер. Нәсел-ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз. Төрекләр. Фин вә сәкълаб. Һун вә болгарлар
Тарих языла башлаган вакытларда Азиянең төньяк тарафында һәм Европаның көнчыгыш ягында «төрек» исемендә олуг бер кавемнең көн күреп торулары һәм гомер сөрүләре мәгълүм булган иде.
Нух пәйгамбәрнең Яфәс исемле углының Төрек исемендә бер углы булып, бу көндә «төрек» дип танылган кавемнең шул Төрек бине Яфәстән, ягъни безнең Нухтан таралган нәсел булуыбыз аталардан – угылларга, аналардан – кызларга, буыннардан-буыннарга күчә килгән, картлардан яшьләргә мирас булып калган риваятьләрдән аңланадыр. Һәрхәлдә, «төрек» кавеме Җир йөзендә иң борынгы һәм иң шөһрәтле, дөньядагы авырлыкларга түземле һәм чыдамлы, төпле һәм нык торучан бер халык булганлыгы мәгълүм.
Тарих үзләштерелә башлаган вакытлардан бирле «төрек» милләте югарыда телгә алынган урыннарда кунып-күчеп йөрде. Алар аерым шәһәрләр дә төзеделәр һәм, һәрхәлдә, шул мәйданнарны биләп тордылар.
Кайсыбер тарих китапларында югарыда әйтелгән урыннарда төрле кавемнәр күрсәтелүеннән аларның төрле-төрле милләтләр һәм бер-берләреннән аермалы, бөтенләй башка халыклар булуларын аңларга ярамый. Бу исемнәрнең, бу көндәге башкортларның борҗан, үсергән, кыпчак, катай, гәйнә, тамьян кебек төрле исемнәр белән йөрүләре кебек, төрле вакытларда йөргән урыннары яки башлыклары, йә булмаса берәр мәшһүр бабалары исемнәре һәм тирмәләре торган елгаларның исемнәре белән танылулары һәм шул урыннарга, кабиләләргә нисбәт ителүләредер. Һәрхәлдә, шул төрле исемнәрдә күрелгән кавемнәрнең һәммәсе – «төрек» кавемедер.
Бу көндәге төрек милләтен шундый өч төркемгә аерырга мөмкин: 1) төшлек төрекләре; 2) көнчыгыш төрекләре; 3) төньяк төрекләре (шималь төрекләре).
1. Төшлек төрекләре. Болар – бу көндәге Анатолия һәм Урта Азиядә, Кырым һәм Кавказда, Иран һәм Төркиядә һәм дә шушы урыннарның төшлек тарафларында һәм Африканың кайбер урыннарында гомер сөрүче төрекләр.
2. Көнчыгыш төрекләре. Болар – Төркестан һәм Фирганә, Бохара һәм Харәзем, Кытай һәм Әфган, Кыргыз һәм Казах төрекләре.
3. Төньяк төрекләре. Болар – әүвәлге ике төркемнән башкалары. Себердә һәм Уралда, Идел, Дон һәм Җаек буйларында, шушы суларга түгелә торган елгаларның болыннарында гомер сөрүче төрекләрнең һәммәсе шушы өченче төркемгә керәләр. Төрекләрне башка рәвештә бүләргә дә мөмкин. Бу әһәмиятле мәсьәлә түгел.
Болгарлар (иске болгарлар, олуг болгарлар) – шушы урында сөйләнгән өченче төркем төрекләрнең ерак бабалары һәм, дөрестән дә, үзләредер. Бу көндәге Казан мөселманнары, мишәрләр, башкортлар, чувашлар, типтәрләрнең һәммәсе – иске болгарлар һәм олуг болгарның үз балаларыдыр.
«Фин» исеме белән йөртелүче кавемнәр бик иске заманнарда, төрекләрдән аерылып, аулак урыннарда бүленеп калганнар һәм башкалардан аерым рәвештә яшәгәннәр. Шул сәбәптән бик күп төрек гадәтләрен онытканнар, хәтта телләрен дә бозганнар. Заман үтү сәбәпле, саф төрекләр тарафыннан үзгәртелеп торылган эш-хәлләрдән боларның хәбәрдар булмаулары да мөмкин. Һәрхәлдә, финнар төрекләрдән ераклашканнар. Мордва (мукшы), ар һәм чирмеш, чувашларның һәммәсе «фин» дип йөртелә. Болардан төрекләргә иң якын торганнары чувашлар, ар һәм чирмешләр булса кирәк.
Һуннар – Сибириядә Уртун (Һун) елгасы яныннан Дон буйларына, аннан Идел һәм Урал буйларына күчеп килгән төрекләрдер. Болар, шушы урыннарга килгәннәреннән соң, җирле төрекләр белән аралаштылар һәм көчле бер хөкүмәт (Болгар хөкүмәте) төзеделәр7.
«Сәкълаб» сүзе бервакыт «фин» белән бер мәгънәдә кулланыла, икенче бервакыт Идел, Дон, Урал буйларында булган төрекләр белән финнарның һәммәсен дә үз эченә алган сүз буларак кулланыла. Икенче төрле итеп әйтелсә: «сәкълаб» сүзе бәйсез йөргән вакытында төрекләр белән финнарны эченә алган булыр. Әгәр «төрек» сүзенә каршы йөрсә, ул вакытта финнар гына күздә тотыладыр.
«Болгар» – күмәк мәгънәдә булган «финнар» белән «һуннар» ның бергә кушылып, аралашып беткәннән соңгы исемнәредер. Мәгәр безнең шушы өлкәбездәге төрекләрнең «болгар» исемен алулары белән үз араларындагы төрек, чуваш, ар, чирмеш, башкорт, мишәр, типтәр кебек аерым исемнәре һаман да дәвам итеп киләдер.
Болгарларның мәмләкәтләре һәм хөкүмәтләре
Болгарлар8, иранлылар белән нык аралашканлыктан, гыйлем һәм сәнгать, иҗтимагый тормыш ысулларын һәм, гомумән, мәдәниятне иранлылардан алганнар һәм күп эшләрдә, гореф-гадәтләрдә аларга ярашканнар.
Болгарлар, бу көндәге Германия кебек күп җөмһүриятләрдән гыйбарәт бер хөкүмәт булып, бөтенесе бер хан идарәсенә буйсына иде. Спас төбәгендә (Казан губернасы), Иделнең сул ягында кайбер тарихи истәлекләре бу көнгә кадәр сакланган Болгар шәһәре болгарларның ханнары тору өчен махсус башкала иде.
Болгарлар хакында башлап хәбәрләр язып, тарихларга кертүчеләр гарәп тарихчылары булды. «Башкорт» сүзен дә башлап дөньяга чыгаручылар һәм кәгазьләргә төшерүчеләр – шулай ук гарәп язучыларыдыр. Болгарлар (безнең бабаларыбыз) хакында гарәпләр тарафыннан язылган хәбәрләр, бер урынга җыелганда, озын бер чылбыр тәшкил итәчәкләрдер.
Әлеге гарәп галимнәре Урал һәм Идел буйларында йөргәннәр, болгар төрекләре белән аралашканнар, хәлләрен тикшереп мәгълүмат җыйганнар һәм шул мәгълүматларны язганнар. Боларның болгар төрекләре хакында биргән хәбәрләре һиҗри белән 310, милади белән 922 елдан башланып күп елларга кадәр дәвам итәдер. Дөрес, гарәп тарихчыларының болар хакында кайсыбер кешеләрне адаштырырлык рәвештә ялгыш хәбәрләр бирүләре дә бар. Моның сәбәбе – үзләренең адаштырылулары һәм ябыштырылуларыдыр (адаштыру һәм хакыйкатьне яшерү теләге белән сөйләнгән хәбәрләргә ышануларыдыр). Шулай булса да, болгарларның төрек кавеменнән булулары хакында биргән хәбәрләренең дөрес булуында һич шөбһә юк. Ул эш – хакыйкать һәм булган эштер.
Гарәп тарихчылары: «Болгар мәмләкәте бортас җире белән күрше булып, бортаслар болгарлар9 белән хәзәрләр (түбән болгарлар) җирләренең уртасындалар, слау (славян) җиреннән чыгып, Хәзәр диңгезенә коя торган Идел – Ител елгасы буенда», – диләр. Болар Болгарны «Олуг Болгар» һәм дә «Кара Болгар» исемнәре белән дә йөреттеләр. «Олуг Болгар» диюләре – Дунай елгасы буена күчеп киткән болгарларны, «Кече Болгар» һәм дә «Кара Болгар» диюләре – Идел буе болгарларының, ислам кабул итүләреннән соң, Габбаси хәлифәләргә ярашуларыннан, хөкүмәт билгесе итеп кара төсне ихтыяр итүләреннән иде, диләр.
Гарәпләр Болгар мәмләкәтен Бәрсула, Әсгаль10, Болгар исемнәрендә бүлемнәргә бүләләр дә боларның бер-беренә күрше булулары турында сөйлиләр. Ләкин бу рәвешле бүленү бер мәмләкәтнең өлкәләргә, төбәкләргә бүленүе кебек кенә булачагы мәгълүм.
Болгарларның бөек хөкүмәтләре (мәркәзләре) һәм мөстәкыйль бер хөкемдарлары булып, шул хөкемдар (хан һәм падишаһ) кул астында вак хөкүмәтләр һәм ханнар булганлыгы югарыда телгә алынды. Мәгәр болар шул заманнарга күрә мәдәниятле һәм дәүләтле булганлыкларыннан, боларның өсләренә кайбер вакытларда, шундагы байлыкны җыеп алу теләге белән, күршеләрендәге вәхши һәм мәдәниятсез, шәригать кушкан юллар белән байлык табуга көче җитми торган халыклар һөҗүм итәләр һәм күп зарарлар күрсәтәләр иде. Шушы сәбәптән Болгар мәмләкәтендә төрле вакытларда зур фетнәләр һәм баш күтәрүләр хөкем сөргәнлеге мәгълүм.
Милади белән 631 елларда бер мең кадәр болгарлар үзләренең хатыннары һәм бала-чагалары белән, шушындый бер фетнәдән котылу теләге белән, мәмләкәтләрен ташлап киттеләр һәм, көнбатыш тарафына сәфәр итеп, Франция өлкәсенә барып керделәр. Шунда җирләшеп, французлар белән аралаштылар һәм французлаштылар.
Һиҗри белән 287, милади белән 907 елларда булган фетнәдә Болгар төрекләреннән олуг бер җәмәгатьнең көнбаеш тарафына китеп, аларның Маҗарстан мәмләкәтенә нигез салулары һәм үзләре белән бергә булган бер шаһзадәне хан итеп куюлары риваять ителә11. Болар да, җирле халыкларга аралашулары сәбәбеннән, үзләренең ата-бабаларының (һун һәм болгарларның) телләрен оныттылар, төрле кавемнәргә аралашулары сәбәбеннән, төсләрен һәм кыяфәтләрен үзгәрттеләр, диләр.
Гарәп сәяхәтчеләренең хәбәрләренә караганда, Болгар мәмләкәте сазлык һәм кара урманлык булып, урманнарда чикләвек агачы күп үсәдер, һәм бу агач унар фәрсәх12 кадәр урыннарны билидер.
Болгар мәмләкәтенең бик зурайган һәм кечерәйгән вакытлары да булды. Күбрәк вакытта үз идарәсендә булган милекләре Урал таулары, Ока һәм Сура сулары, Дон буйларыннан гыйбарәт буладыр иде.
Болгар мәдәниятле һәм үз күршеләренә караганда гыйлемле мәмләкәт иде. Рус кенәзләреннән Владимир беренче тапкыр болгарлар белән сугышырга булганда, гаскәренең башлыгы моңа: «Болгарларның аяклары итекле, без аларны җиңә алмыйбыз, безгә үзебез кебек аяклары чабаталы булган халыклар белән генә сугышырга кирәк», – дип киңәш биргән иде13. Моннан максат – «болгарлар гыйлемле һәм мәдәниятле, өс-башлары бөтен һәм әсбаплары камил, әмма без алар дәрәҗәсендә түгелбез» диюдер. Соңгы вакытларда рус падишаһлары, татарларны җиңеп, дәрәҗәләрен бетергәннән соң да, «болгар кенәзе» дигән дәрәҗәле исемнәрен һаман дәвам иттерделәр һәм моның белән бер мәмләкәттә булган бөтен төрек кавеменә һәм ислам милләтенә хаким булуларын мактану урынында кулландылар.
Болгар хөкүмәте үзе акча сугадыр иде. Шуның белән бергә, Болгар мәмләкәтендә гарәп хөкүмәтләре, шулай ук Иран һәм Европа хөкүмәтләре тарафыннан сугылган акчалар да кулланыладыр иде. Ул вакытларда бу гадәт бер Болгарда гына түгел, бәлки бөтен дөньяда гомуми булып, һәр урында һәртөрле алтын, көмеш һәм бакыр акчалар кабул ителәләр һәм кулланылалар иде.
Болгарларның нәселләре вә телләре
Болгар кавеменең, «төрек» нәселеннән булып, төркичә сөйләшүләрендә шөбһә юк. Боларның мәдәниятләре югары дәрәҗәдә булган чакларында, араларында катнашып йөргән гарәпләр боларның төрек кавеменнән булуларын һәм төркичә сөйләшүләрен (телләре төркичә булуны) бәян кылалар.
«Болгар дигән кавем нинди халык буладыр?» – дип сорауга каршы һиҗри белән 433 елда Багдад шәһәрендә булган Болгар хаҗиларының берсе: «Төрек белән сәкълаблар (яки саклаблар) катнашыннан һәм аралашуыннан хасил булган кавем», – дип җавап бирде14. Бу – дәгъваны исбат итәдер. Чөнки сәкълаб чынбарлыкта үзе дә төрек иде15.
Төрек кавеменнән булган болгарларның сүзләре төркичә булачагы үзеннән-үзе билгеле. Дөрес, кайбер иске кабер ташларындагы язуларның безнең бу көндәге телебезгә нисбәт белән чуваш теленә (җирле сөйләменә) якын булганлыгы инкяр ителми. Ләкин моннан болгарларның телләре төркичә булмавы түгел, бәлки кайбер мөселманнарның чуваш телен кулланган булулары гына аңлашыладыр. Чуваш теле үзе дә төрки телләрнең бер тармагы гына булса кирәк. Һәрхәлдә, әлеге кабер ташларындагы язулардан мөселман чувашлар булганлыгы һәм кабер ташлары да үз җирле сөйләм телендә язылганлыгы аңлашыла. Болгарлар арасында чуваш һәм мордва мөселманнары булуы ихтимал16.
Дунай буена урнашкан болгарлар, җан хисабы белән үзләреннән күп булган славян кавемнәре белән аралашулары аркасында, үз тарихларын һәм милләтләрен онытып, славян булып киттеләр. Бары ыругларының исеме булган «болгар» сүзен генә үзләренә исем итеп саклап калдылар. Юкса алар Казан һәм Урал буйларындагы мөселманнар рәвешендә чын болгарлар һәм чын төрекләр бит. Телне тикшерүче белгечләр, «болгар» сүзе төркичә булган кебек, үзләренең сүзләрендә төркичәдән үзгәргән яки сәламәт хәлендә төркичә сүзләр күп, дип риваять итәләр17.
Болгарларның мәдәниятләре. Кәсеп вә һөнәрләре
Гарәп язучылары болгар төрекләре хакында: «Мәдәни вә көчле бер милләт булып, күбесенчә шәһәрләрдә вә авылларда яшиләр, иген эшләре белән дә шөгыльләнәләр, сату-алу белән кәсеп итәләр», – диләр. Болгарларның биналарын тасвирлаганда, бер язучы: «Бүрәнә өстенә бүрәнә салу юлы белән төзиләр вә бүрәнәләрне агач кадаклар белән бер-беренә беркетеп баралар», – ди18.
Дөрес, болгар төрекләре иген эшләре белән шөгыльләнәләр, бодай, арпа кебек орлыклар чәчеп, азык хәзерлиләр һәм озын кышларны рәхәтлектә уздыралар иде. Шулай булса да артык дәрәҗәдә күңел куйган эшләре сәүдәгәрлек иде.
Греклар белән кайчакта сугыш һәм кайчакта солых хәлендә яшәгән иранлылар яу вакытларында да, тыныч вакытларында да болгарларга күрше урыннардан, күбесенчә алар аша йөргәнлектән һәм дә Европа белән булган сәүдәләре бөтенләй болгарлар аша үткәнлектән, болгар төрекләре мәдәният юлына иртә кергәннәр, хәтта Иран белән Греция мәмләкәтләреннән соң өченче булып саналырга лаеклы булып кәсеп иткәннәр.
Болгар төрекләре, иранлылар белән европалыларның сәүдәләренә арадаш булыр өчен, сәүдә эшләрен иртә өйрәнгәннәр, хәтта ике милләт сәүдәсенең үзәге булу өчен, Болгар шәһәрен төзеп, сәүдә үзәге ясаганнар. Европа, Греция, Иран һәм Төркестан, Кытай һәм Һиндстан кәрваннары Болгарга килеп актарылалар һәм шунда дөньяның һәр тарафына мал төяп китәләр. Бу эшләр бигрәк тә моннан тугыз-ун гасырлар элек аз һөнәр булып саналмаса кирәк.
Бу тарафтагы халыклар тирмәләр белән күчеп һәм мал көтеп йөргән булсалар, икенче якларындагы күршеләре, урманнарда куышлар ясап һәм базлар казып, шуларда гомер сөргән булсалар, болгар төрекләре исә, бүрәнәләрдән бурап, өйләр салалар, кирпечләрдән морҗа чыгаралар, тәрәзә куялар һәм кышкы салкында рәхәт гомер сөрәләр.
Болгарлар, читтән килгән нәрсәләрне алып һәм озатып торуга канәгать булмыйча, сәүдә белән үзләре йөри башлыйлар, Иран, Кытай һәм башка мәмләкәтләр сәүдәсе белән ярышу юлына басалар. Болар сәүдә белән ерак өлкәләргә баралар. Идел, Ока, Чулман19, Вятка елгалары боларның сату белән йөри торган юллары була. Харәзем, Кытай һәм Хорасан, Иран һәм Һиндстан кебек ерак өлкәләргә сату кәрваннары йөреп тора.
Болгарлардан читкә китә торган маллардан күбрәк шушы нәрсәләр буладыр иде: кеш, тиен, сусар, төлке, кама, куян мехлары, кәҗә күне, балавыз, ук, эре балык, балык җилеме, балык теше (мамонт яки морж теше), гәрәбә, чикләвек, кылыч, калкан, каен агачы, ислам әсирләре20, сарык, куй һәм мөгезле хайваннар.
Бу малларның күбесе болгарларның үзләренеке булып, кайберләре руслар, пирманнар21, вотяклар тарафыннан Болгарга китерелгән буладыр.
Сәүдәдә үзләре үрнәк булып тору, сәүдә галәмендә хөкем сөрү теләге белән чит мәмләкәтләрнең сәүдәгәрләрен үзләре аша уздырмау өчен, һәртөрле чараларны күрәләр һәм куркыныч хәбәрләр сөйләп өркетәләр. Шул рәвештәге хәйләләр һәм уйдырма хәбәрләр болгарлар хакында гарәп галимнәре тарафыннан кайбер ялгыш хәбәрләр таратуга сәбәп булды, диләр.
Болгар төрекләренең башкалардан өстен яклары күн эшләү турысында иде. Болгарлар тарафыннан эшләнә торган «болгар күне» шәрык тарафында да, гареб тарафында да яхшы кабул ителә иде. Моннан башка бакырчылык һәм тимер сугу һөнәрләрен яхшы белгәнлекләре, бакырдан һәртөрле савытлар һәм казаннар, агачтан бадьян һәм кәндиләр ясаулары мәгълүм. Тимер эретү учакларының эзләре хәтта бу көнебезгә кадәр калганлыгы риваять ителәдер.
Һәрхәлдә, болгар төрекләре мәдәниятле һәм гыйлемле булып, араларында хәтта тарихчылар булганлыгы да риваять ителәдер. Болгар шәһәрендәге казыйлардан берсе «Болгар тарихы» н язган булган. Ләкин бу әсәр бу көндә дә табылмый. Алла белә, татарларның һөҗүме вакытында гыйльми әсәрләр һәлак булып беткәндә, бу әсәр дә юкка чыккандыр. «Нәсыйхәтес-салихин», «Башлагали», «Нәһҗел-фәрадис», «Бәдавам» кебек әсәрләрне дә шушы болгарларга нисбәт итәләр22.
Болгарларның мәшһүр шәһәрләре
Болгар төрекләре сәүдәгәр һәм һөнәрле, шул заманга күрә мәдәниятле булганлыкларыннан, шәһәрләре һәм авыллары күп буладыр иде. Боларның шәһәрләреннән һәм кальгаларыннан кайберләре бу көндәге шәһәрләр урыннарында булырлар, кайберләре сугыш вакытларында дошманнары тарафыннан җимерелделәр һәм ватылдылар, хәтта урыннары да югалды.
Бу көнгә кадәр исемнәре калган шәһәрләрдән Арнасны, Ибраһим (Бряхимов), Уйшил, Басыф, Биләр, Болгар, Тухчин, Саксин, Сувар, Кирмәнчек, Җүкәтауны күрсәтергә була.
Сувар
Бу шәһәр турында гарәп тарихчылары болай дип язалар: «Бу шәһәр мәшһүр Болгар шәһәреннән бик ерак түгел. Үзендә зур мәчет бар, йортлары нарат һәм чыршы бүрәнәләрдән төзелгән. Кешеләр кыш көнендә шул йортларда тора, әмма җәй көннәрендә җәйләүләренә чыга».
Бу шәһәр урынында хәзер рус авылы бар, диләр.
Кятиб Чәләби: «Бәһҗәтел-әнвар мин хакыйкатил-әсрар»23 исемле әсәрнең язучысы – Сөләйман бине Давыд әс-Суари», – дип сөйли24.
Бу болгар шәһәре булган шушы Сувар шәһәренә мөнәсәбәтле түгелме икән? Суварның бу көндәге Сакмар шәһәре булуын уйлаучылар да бар.
Җүкәтау
Русларның Жукотин дип йөртә торган шәһәрләре шушы Җүкәтау булса кирәк. Бу шәһәр үзе бу көндә Чистай төбәгендә Танавир исемле рус авылы янында, диләр.
Саксин25
Бу шәһәр хакында тарихларда болай язылган сүзләр бар: «Төркестан өлешендә олуг бер шәһәр булып, Иделдән ерып кертелгән судан башка суы юк. Тирә-якларындагы халыклар тирмәләрдә торалар, үзләре ислам динен тоталар. Татарларның Болгар белән сугышу өчен хәрәкәт итүләрен ишетү белән, бу шәһәрдә торучы болгар сакчылары, качып, Болгарга кайттылар һәм вакыйгадан хәбәр бирделәр. Бу шәһәр шушы тирә-якта үзәк шәһәр булып торадыр иде. Соңыннан су астында калып һәлак булды, эзсез югалды».
Соңгы тарихчылар «Иделдән ерып кертелгән су» сүзләреннән Иделгә яки диңгезгә коя торган су һәм елга булуын аңлыйлар, шуңа нигезләнеп, бу шәһәр Җаек елгасы буенда булгандыр, диләр. Бигрәк тә Карамзинның: «Саксин кавеме һәм Болгар сакчылары, татарларның кузгалуларыннан хәбәрдар булып, Җаек буеннан качып, Болгарга бардылар», – дигән сүзе шушы фикерне куәтлидер.
Биләр26
Бу шәһәр Биләркә исемле елганың Чирмешән елгасына койган урынында иде, диләр. Болгар тарихчысы Ягъкуб бине Ногманның Әндәлесигә27 сөйләвенә караганда, Болгар халыклары, үзләренә башлап ислам динен кертүче һәм өйрәтүче Биләр исемендәге кешене ихтирам итү һәм исемен мәңгеләштерү теләге белән, аның исемен шушы шәһәргә биргәннәр һәм «Биләр» дип атаганнар.
Болгар28
Болгар шәһәре Идел елгасыннан 4 чакрым арада булып, шәһәрнең читләре имән бүрәнәләрдән буралган буралар эчләренә таш белән ком тутырган ныгытма белән уратылган иде. Ныгытманың эче 3,5 квадрат чакрым киңлектә булып, агачтан төзелгән 520 ләп йорт һәм хисапсыз күп тирмәләр һәм чатырлар урнашкан иде. Ныгытманың көньяк тарафында һәм почмак булып килгән урынында сугыш өчен ясалган тагын бер ныгытма бар иде. Бу ныгытма бу көндә дә сәламәт булып, руслар ничә гасырлардан бирле җимерсәләр дә, һаман да башына җиткәннәре юк. Үзләре моны «городище» дип йөртәләр.
Багдадтан илчеләр делегациясе килгәндә, Болгар шәһәрендә 10 мең микъдарында җан хисабы бар иде. Базарлары һәм урамнары бик җанлы иде. Таш йортлар һәм бүрәнәләрдән салынган биналар, бакчалар һәм күңел ачу урыннары, шулай ук хөкүмәт биналары шәһәрне зиннәтләп торалар иде.
Болгар шәһәренең шөһрәтле вакытыннан ядкяр булып калган тарихи истәлекләрдән «Кара сарай» һәм «Ак сарай» исемендә биналар һәм кечкенә бер манара бар.
Кара сарай үзенең фасады һәм матурлыгы белән Россиядә булган борынгы истәлекләрнең иң-иң яхшыларыннан саналадыр. Ләкин бу йортның нинди урын булганлыгы һәм нинди вазифа үтәгәнлеге мәгълүм түгел. Моның хакында халык арасында: «Бу йортта явыз һәм усал адәмнәрне хөкем иткәннәр һәм җәза биргәннәр», – дигән бер хәбәр бар. Шул мөнәсәбәт белән моңа «Хөкем сарае» дип тә әйтәләр. Тышыннан кара булып күренүе сәбәпле, «Кара сарай» дип танылган.
Бу сарай дүрт катлы булып, өстендә купол бар, аның уртасы тишекле. Түбән каты квадрат кебек һәм өйнең нигезе хөкемендә булып, һәр тараф дивары 17 аршын озынлыгында һәм 3 аршын биеклегендә, беркадәр җиргә батып торадыр. Бу бату заман үтү белән булганлык мәгълүм.
Өйнең ишеге төньякта булып, ишек янында астан өскә киткән тишекләр бар. Бу тишекләрнең нинди хезмәтләр башкарганлыгы яхшы һәм ачык рәвештә беленми.
Икенче катта өч ишек һәм баскычлар бар. Көньяктагы ишекнең ике ягында ике тәрәзә булып, юыну өчен булса кирәк, тәрәзәләрнең як-якларында савытлар куярлык урыннар бар.
Өченче кат башка катларга караганда тәбәнәк булып, дүрт тәрәзәсе бар.
Дүртенче кат, өченче кат биеклегендә булып, сигез почмаклы һәм сигез тәрәзәле. Халык телендә йөргән хәбәрләргә караганда, бу дүртенче катта махсус кешеләр шәһәрне һәм тирә-якны карап торганнар. Бәлки, дошман килүне һәм яну-фәлән булуны күзәтеп торганнардыр.
Ак сарай да шушы Кара сарай рәвешендә. Формасы ягыннан әһәмиятле мөлкәт булган бу сарай бу көндә харап булу алдында. Моңа «Ак сарай» диюнең сәбәбе – төсе ак булудыр. Бу өй дә квадрат формасында булып, купол белән ябылган. Почмакларында үзе төсле куполлар белән капланган бәләкәй-бәләкәй өйләр бар. Бу өйләр шул уртадагы өйгә ишекләр белән тоташтырылганнар. Моның астында – су юлларымы яки кешеләр йөрер өченме – ниндидер юллар булганлык риваять ителәдер.
Элек шәһәр булып торган урыннарда зур-зур чокырлар бар. Боларны камалу вакытында казылган яки башка берәр сәбәп белән су кытлыгы вакытында әзер булып торсын өчен, су белән тутырылган чокырлар булган дип уйлыйлар.
Зур мәчет хәрабәсе янында калган манарасы, Олуг Пётрның әмеренә күрә тимер кыршау белән ныгытылган булса да, заман үтә-үтә һаман зәгыйфьләнеп барган һәм, ниһаять, һиҗри белән 1260, милади белән 1844 елда рамазан29 аенда җимерелгән30. Бу манараның ишеге көньяк тарафыннан булып, эченнән бормалы 73 баскыч белән менә торган булганнар.
Бу көндә сәламәт булган кече манараның төбе (асты) квадрат формасында һәм һәр тарафы 6 аршын озынлыкта һәм 4 аршын биеклектәдер. Шушы төп өстенә түгәрәк итеп манара салынган. Манара, өскә күтәрелгән саен, нечкәрә барадыр. Түбәсе очлы итеп тимер белән ябылган һәм аның өстендә, иң очында, матурланып торган ае бар. Манараның биеклеге – 28 метр. Манараның эчендә бормалы баскыч булып, аңа төн ягыннан керәләр. Эченә кергәннән соң, 48 баскыч белән югары менәләр.
Шушы манарадан ерак түгел урында иске каберләр бар. Халык боларны «сәхабәләр каберләре» дип йөртә (беренче мәртәбәдә ислам кабул итүчеләр – сабкун каберләре булуы мөмкин).
Европа һәм Азия, Иран һәм Кытай, Греция сәүдәгәрләренә үзәк булып, никадәр вакытлар гомер сөргән, капкасы төбенә маллар төялгән Харәзем һәм Һиндстан, Фирганә һәм Бохара, Чуд һәм Кавказ кәрваннары килеп туктаган, самавидларга31 кадәр кавемнәр җыелып алыш-биреш иткән бу шәһәр Аллаһы Тәгаләнең хөкеме белән бу көн һәлак булган, бары исеме һәм дә хәрабәләре генә калган…
Бөтен шәһәрне яңгыратып торган азан тавышлары, мөнбәрләрендә сөйләнгән хөтбәләр һәм вәгазьләр, галимнәр һәм хафизлар32, дин юлында көрәшүчеләр һәм исламны саклаучылар – кайсы урыннарга киттеләр һәм кайсы төрле җирләргә таралып беттеләр…
Болгар шәһәре бигрәк тә милади белән ХIV гасырда бозылды һәм аннан соң да һаман бозылуда дәвам итте. Һич төзекләндерелү күрмәде, бу шәһәр урынын һәм шәһәрнең борынгы истәлекләрен руслар «Успен» исемле монастырьларына бүләк иттеләр һәм шул исем белән бер рус авылына нигез салдылар. Әлеге рус авылы, ике йөз елларга якын була, Болгар шәһәрен җимерүдә дәвам итте, ташларыннан чиркәү дә төзеде, кабер ташлары һаман һәлак ителде.
Болгар шәһәре харап булса да, болгар төрекләре бу көннәргә кадәр һаман яшәп килгәннәр, диннәрен һәм миллилекләрен, гореф һәм гадәтләрен, телләрен һәм язуларын саклаганнар иде. Моннан соң инде ниләр булыр?..
Иске Болгар шәһәре хакында ясалган карталарда Болгар шәһәрен ураган Иске Иделдән башлап бер ур күрсәтеләдер. Бу урның икенче башы уралып, янәдән шул Иделгә килеп тоташадыр. Бу ур бурап ясалган ныгытманың тышында идеме, әллә эчендә идеме, моны бик ачык белеп булмады. Урның бөтен буе 8 чакрым микъдарында.