Kitabı oku: «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», sayfa 8
Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте
Кырым вилаятенә152 сәфәр
Кырымга бара торган көймәне көтеп, Синуб153 шәһәрендә кырык көн кадәр вакытлар калдык. Бер рум көймәчесен яллаганыбыздан соң, уңайлы җил исүне көтеп, унбер көн тордык. Ахырында көймәгә утырып, диңгездә сәфәр башладым. Өч көн үткәннән соң, каршы яктан җил килә башлады – бу безне зур куркуга төшерде. Һәлакәтне күзебез белән күрдек. Көймә астында хөҗрәдә154 утырганым сәбәпле, Мәгъриб кешесе булган Әбү Бәкер исемле адәмгә: «Диңгез ни хәлдә икән? Хөҗрәнең өстенә чыгып кара», – дидем. Әбү Бәкер карап төште вә хәлнең куркыныч икәнлеген әйтте. Бик курыктык. Бераздан соң җил үзенең уңаен үзгәртте вә безне кире Синуб шәһәренә якын урынга китерде. Бәгъзе бер сәүдәгәрләр корыга чыгарга теләгән булсалар да, көймәчебез моңа ирек бирмәде.
Җил уңаебызга исә башлаганнан соң, тагын да диңгезгә юл тоттык. Диңгез уртасына җиткәч, янәдән әүвәлгечә каршы давыл чыкты. Җил уңаебызга исә башлау белән, сәфәребезне дәвам иттек. Таулар һәм коры урыннар күренә башлады. Керчь шәһәренә туктадык. Тау башында булган адәмнәр шәһәргә кермәскә ишарәт иттеләр. Шуның өчен, шәһәргә кермичә, кире кайттык та шәһәр тышында бер урынга төштек. Монда бер чиркәү күренде. Шуңа бардым. Анда бер раһиб155 бар иде. Диварда башына чалма бәйләгән, кылыч аскан, кулына сөңге тоткан, алдында шәм янып тора торган бер гарәп рәсеме күреп, раһибтан: «Бу кем рәсеме?» – дип сорадым. «Бу – Гали пәйгамбәр рәсеме», – дип җавап бирде. Моның ошбу сүзеннән гаҗәпкә калдым. Кичне чиркәүдә үткәрдек. Ашар өчен дип, тавык пешергән булсак та, диңгез исе белән бозылган сәбәбеннән ашый алмадык.
Ошбу төшкән урыныбыз – төркичә «Дәште Кыпчак» дип танылган сахрадандыр.
Бу сахрада тау вә чокыр, биналар, агач вә утын юк, бик гүзәл вә ямь-яшел бер тигезлектер. Мондагы халыклар тизәк яндыралар. Бик олуг адәмнәрнең, кием чабуларына салып, тизәк җыеп кайтулары күренә.
Дәште Кыпчакта гизүче мосафирлар арбаларда йөриләр. Дәште Кыпчакның зурлыгы алты айлык булып, шуның өч айлык җире солтан Мөхәммәд Үзбәк кулында вә калганы да башкалар карамагында.
Дәште Кыпчакка төшүебезнең икенче көнендә иптәшләребез булган сәүдәгәрләр, сахрада булган кыпчак халыклары янына барып, арба яллап кайттылар. Ошбу кыпчаклар христиан динендә иделәр. Шул арбага утырып, Кәфә156 шәһәренә бардык. Кәфә – диңгез яры өстендә озынча рәвештә төзелгән зур бер шәһәр. Күбрәк халкы җәнәүизләр булып, христиан динендәләр. Шәһәрнең башлыгы Дәмдир дип танылган бер түрә иде. Без мөселманнарның мәсҗедләренә төштек.
Мәсҗедтә урнашып берәр сәгать торганыбыз соңында, һәр тарафтан чиркәү каккан тавышлар ишетелә башлады. Моңа кадәр чиркәү тавышы ишеткәнем булмаганлыктан, бик курыктым. Иптәшләремә: «Югары менеп, Коръән укыгыз, тәкбир әйтегез, азан кычкырыгыз!» – дидем. Алар ошбу рәвештә кылдылар. Шулвакыт өстенә күбә157 кигән, кулларын аскан бер адәм килеп керде дә сәлам бирде вә безнең нинди кешеләр икәнлегебезне сорашты. Без хәлебезне сөйләп бирдек. «Мин азан вә тәкбир әйткән һәм дә Коръән укыган тавышларны ишетеп, бер-бер хәл булдымы әллә дип, куркып кергән идем», – диде вә үзенең бу шәһәрдә мөселманнарның казыйлары икәнлеген әйтеп чыкты.
Икенче көн иртә белән шәһәрнең әмире яныбызга килде вә аш әзерләтеп безне кунак итте. Шәһәрдә йөрдек. Базарлары, урамнары бик гүзәл, ләкин халыклар арасында мөселманнар күренми иде. Пристанен төшеп күрдек, сугыш вә сәүдә көймәләренең зурлары һәм ваклары – барысы 200 кадәр бар иде. Бу урын – дөньяның иң мәшһүр пристаньнарыннан берсе.
Бу шәһәрдә арба яллап, Кырым шәһәренә киттек158. Бу гүзәл вә олуг шәһәр булып, олуг солтан Мөхәммәд Үзбәк хан карамагындадыр. Монда Үзбәк хан тарафыннан Төлке Тимер исемле әмир куелып, шәһәрне шул идарә итә.
Ошбу Төлке Тимер әмирнең бер адәме юлда безнең белән бергә килеп танышкан идек. Шул адәм безнең ошбу шәһәргә килүебезне әмиргә белдергән икән. Шул сәбәпле әмир үзенең имамы булган Сәгъдетдин берлә безгә ат җибәрде. Без Задә әл-Хорасани исемле шәехнең тәкиййәсенә159 төштек. Әлеге шәех безне хөрмәт итте. Ошбу мәмләкәт мөселманнары арасында бу шәех үзе дә хөрмәтле бер адәм икән. Аны зиярәт кылыр өчен, халыклар, хәтта казый, хатыйп160, фәкыйһ161 вә башкалар килеп торалар. Әлеге шәех: «Безнең шәһәребез тышында христианнар тәкиййәсендә бер раһиб бар. Һәрдаим гыйбадәт кыла вә ураза тотадыр, инде кырык көндә бер мәртәбә бер орлык белән генә авыз ачып тора башлады. Әгәр дә күрәсегез килсә, бергә барырбыз», – диде. Ләкин мин кирәк тапмадым, әмма соңыннан: «Күргәнем яхшы буласы иде», – дип, бармый калганым өчен үкендем.
Бу шәһәрдә ошбу затлар белән күрештем: 1) хәнәфиләрнең162 олуг казыйлары – Шәмсетдин әс-Саили; 2) шафигыйларның163 казыйлары – Хозыр; 3) фәкыйһ һәм дә мөдәррис – Галяэтдин; 4) әл-Мәлик ән-Насыр төзеткән мәсҗедтә шафигыйларның хатыйплары – Әбү Бәкер; 5) рум булып та, соңыннан ислам кабул иткән шәех – Мозаффаретдин; 6) олуг фәкыйһләрдән булган Мөзһиретдин.
Төлке Тимер хозурына кабул ителдек. Ләкин ул үзе хаста иде, безне бик хөрмәт итте. Сарай шәһәрендәге солтан Мөхәммәд Үзбәк хәзрәтләренә сәфәр кылыр өчен әзерләнә иде. Мин дә моның белән бергә сәфәр кылырга булдым вә шуның өчен арбалар сатып алдым.
Дәште Кыпчакта арбалар
Арбаның, гадәттә, дүрт зур тәгәрмәче булып, бәгъзеләренә – ике вә бәгъзеләренә аннан да күп ат җигәләр. Бәгъзе кешеләр ат урынына сыер яки дөя җигеп тә йөриләр. Арбаны карап йөрүче кеше үзе тартып бара торган атларның берсенә атланып бара. Астында ияр, кулында камчы һәм дә озын бер таяк була. Тартып баручы хайваннар читкә китә башласалар, шул озын таяк белән тиешле юлга төшерә. Арбаның төрле агачлардан бөгеп ясалган көймәсе булып, бу агачлар бер-беренә каеш белән бәйләнә, көймәгә киез вә башка нәрсәләр каплана.
Көймәнең эчендә утырып баручылар тышындагы кешеләрне күрәләр, әмма тышындагы адәмнәр эчендә булганнарны күрмиләр. Мондый арбалар эчендә теләсәң ничек утырырга, йокларга, хәтта ашарга-эчәргә, укырга-язарга мөмкин. Сәфәр вакыты да бу саналган эшләргә киртә түгел164. Йөк йөртер өчен, өй рәвешендә махсус арбалар бар, аларның ишекләрен бикләп куярга мөмкин.
Сәфәр вакыты җиткәч, үзем белән җариям утырыр өчен, өсте киез белән капланган бер киез арба, иптәшем Гафифетдин әт-Тәүзәри өчен икенче бер кечкенә арба, башка иптәшләрем өчен зур бер өченче арба әзерләдем. Бу соңгысына өч дөя җигелә. Өчнең беренә арба хезмәтчесе атлана.
Әмир Төлке Тимер, аның кардәше Гайсә һәм дә Котлыг Тимер белән Сарыбәк исемле угыллары, имамы Сәгъдетдин, хатыйп Әбү Бәкер, казый Шәмсетдин, фәкыйһ Шәрәфетдин, таныштыручы Галяэтдин, шулар белән без дә бергә барабыз. Юлга чыктык. «Таныштыручы» дип, әмир хозурында торып, килүчеләрне әмиргә белдерүче адәмгә әйтеләдер. Мәсәлән, әмир хозурына казый килеп керсә, таныштыручы бөек тавыш белән: «Бисмиллаһи, сәййидүна вә мәүләна, казыййүл-коззат вәл-хөккям, мөбәййинүл-фәтава вәл-әхкям, бисмиллаһи!..»165 – дип, әгәр дә олуг бер фәкыйһ яки могтәбәр бер адәм килсә: «Бисмиллаһи, сәййидүна фәләнетдин, бисмиллаһи!..» – дип кычкырадыр. Мәҗлестә булган кешеләр, шушы таныштыруга карап, керүче адәмне каршы алырга, урын вә юл бирергә хәзерләнәләр, ихтирам итеп аягүрә торалар, мәҗлесне киңәйтәләр.
Хаҗилар Хиҗаз сахраларында ни рәвештә йөрсәләр, төрекләр дә ошбу чүлдә шул рәвештә йөриләр. Иртә намазы укып китәләр дә олуг аш вакыты җиткәннән соң туктыйлар. Өйлә укып кузгалалар да, кояш иңгәннән соң, аттан төшәләр.
Туктаган урыннарда ат, дөя вә сыерларны арбалардан туарып җибәрәләр, һәркемнең хайваны яланда йөреп ашый. Бу сахра үләне арасында арпа булу – үзенчәлекле. Дәште Кыпчак үләне сыман мал өчен ашлыклы үлән башка урыннарда юк кебек. Шуңа күрә бу җир халыклары терлекне күп асрый. Угрыларга карата гадәтләре бик каты булганлыктан, хайваннар югалмый. Каравылчысыз, көтүчесез йөреп ашыйлар.
Бу мәмләкәт халкының угрыларга карата хөкемнәре ошбу рәвештә: угры тотылса, урлаган нәрсәсе иясенә кайтарыла һәм дә шул нәрсәнең тугыз хакы балаларына күчә. Балалары булмаса, куй суйган сыман итеп, угрының үзен суялар.
Төрекләр икмәк һәм авыр ашлар ашамыйлар. Боларның ашлары «дукый166» исемле нәрсәдән гыйбарәт. Башта савытка су салып утка куялар, кайнап чыкканнан соң, бераз дукый салалар. Әгәр дә итләре булса, аны кисәкләп шушы шулпада пешерәләр. Ашны соңыннан савытларга салып бирәләр. Аңа катык салып эчәләр167. Моның өстенә ат сөте дә кулланалар. Ат сөтен «кымыз» диләр.
Бу кавем (төрекләр) көчле, нык, яхшы табигатьле. Бәгъзе вакытта «борхани» исемле аш та пешерәләр. Иң элек камыр ясап, аны вак-вак итеп кисәләр. Һәр кисәкнең уртасын тишәләр дә казанга салып кайнаталар. Пешкәннән соң, шуңа катык салып ашыйлар. «Борхани» шушы буладыр.
Болар дукый орлыгыннан эчемлекләр дә ясыйлар. Хәлвә ашауны гаеп итәләр. Мин рамазанда бер көн солтан Үзбәк хозурында булдым. Алдыбызга ат ите китерделәр. Боларның иң күп ашый торган итләре – ат һәм куй ите, әрештәдер168. Шул кичәгә мин үз иптәшләрем ясаган хәлвәдән бер табак хәлвә алып барган идем. Шуны солтан алдына куйдым. Бармагы белән алып кабып карады да ашамады. Төлке Тимер: «Ошбу солтанның бик могтәбәр бер колы булып, аның балалары вә балаларының балалары кырыкка җитә иде. Көннәрнең берендә шул колына солтан, хәлвә ашасаң, барыгызны да азат итәм, дигән иде. Кол аңа каршы, үтерсәгез үтерегез, әмма мин ашый алмыйм, дип җавап бирде», – диде.
Кырымнан сәфәр
Кырым шәһәреннән чыкканыбыздан соң,Сәҗан дигән урында әмир Төлке Тимер тәкиййәсенә төштек. Төлке Тимер мине үз янына чакыртты. Атланып йөрер өчен әзерләгән атым бар иде. Шуңа атланып, әмир хозурына киттем. Әмир аш әзерләткән икән. Икмәк тә бар иде. Аш соңында вак савытлар белән ак су төсендә эчемлекләр китерделәр. Халыклар шуны эчтеләр. Шәех Мозаффаретдин әмиргә якын утырды, мин аның янында идем. Эчемлекне татып карадым – ачы тоелды, эчмәдем. Мәҗлестән чыккач соравыма каршы: «Дукыйдан ясалган эчемлек, исеме – буза», – дип җавап бирделәр. Шәех Мозаффаретдин аның хакында: «Һуә маэд-дохни169», – дип таныштырды. Бу халыклар, Әбү Хәнифә мәзһәбендә булганлыкларыннан, мондый эчемлекләрне эчәләр.
Кырым шәһәреннән унсигез көн сәфәр иткәнебездән соң, зур су очрады. Моны тәмам бер көн үттек. Мондый зур сулар аркылы чыкканда арбалар, хайваннар бик авыраялар, лай вә балчык сәбәпле йөрү мөшкел була.
Әмир Төлке Тимер үзенең бәгъзе бер хезмәтчеләре белән безне алдан җибәрде. Азак әмиренә хат язып, минем падишаһ белән күрешү теләгем барлыгын белдерде. Мине хөрмәт вә гыйззәт кылу турысында күрсәтмә бирде. Без киттек вә, бер зур су аркылы ярты көн дәвамында үтеп, өч көннән соң Азак шәһәренә җиттек.
Азак шәһәре170
Азак – диңгез буенда, биналары гүзәл бер шәһәрдер. Сәүдә өчен бу шәһәргә җәнәүизләр һәм башкалар килә. Монда карендәшләрдән171 пычкычы бар иде. Бу адәм, – шәһәрнең могтәбәр затларыннан булып, мосафирларны кунак итүчедер.
Төлке Тимер әмирнең хатын алганга күрә, Азак әмире Мөхәммәдхуҗа Харәзми безне каршы чыгып алды. Янында казый вә шәкертләр булып, аш әзерләткән иде. Сәлам биреп юлыктык вә аш ашадык. Аннан соң шәһәргә җитеп, шәһәр читендә Хозыр вә Ильяс172 пәйгамбәрләр исеменә салынган тәкиййәгә төштек. Асылы Гыйрак вилаятеннән булып та, хәзер Азак шәһәренә нисбәт ителгән Рәҗәб исемле бер шәех безне үз тәкиййәсендә кунак итте. Ике көн торганыбыздан соң, әмир Төлке Тимер дә килеп җитте. Әмир Мөхәммәд, үзенең казыен һәм шәкертләрен алып, аңа каршы чыкты. Ашлар әзерләделәр вә бер-беренә тоташ өч чатыр кордылар. Чатырларның берсе төрле төстәге ефәктән вә икесе киндердән иде.
Әмир Төлке Тимер, җиргә төшү белән, мине үзенең алдыннан йөрергә кушты. Моның максаты исә минем хөрмәтле кеше икәнлегемне әмир Мөхәммәдкә белдерү булгандыр. Беренче чатыр Төлке Тимер утырыр өчен әзерләнеп, түрдә агачтан ясалып зиннәтләнгән мөнбәр бар иде. Әмир минем белән шәех Мозаффарны алга утыртты, үзе икебезнең арабызда югары утырды. Үзенең казые, хатыйбы һәм шушы шәһәрнең казые вә шәкертләр мөнбәрнең сул ягына яхшы паласларга урнаштылар. Төлке Тимернең ике углы вә туганы һәм дә әмир Мөхәммәд вә аның угыллары хезмәт өчен әзер тордылар. Моннан соң ат итеннән вә башка нигъмәтләр килде, ат сөте һәм буза да китерделәр.
Аш тәмам булганнан соң, хафизлар бик гүзәл тавышлар белән Коръән-Кәрим173 укыдылар. Бер мөнбәр куелып, аның өстенә вәгазь сөйләүче менде. Аның хозурында кариэләр174 тагын Коръән укыдылар. Вәгазь сөйләүче бик гүзәл хөтбә175 сөйләде, солтан вә әмир вә мәҗлестә булучылар өчен догалар кылды. Хөтбә вә догаларны гарәпчә кылганнан соң, төркичә аңлатма бирде. Кариэләр бик гүзәл көйләр белән Коръән укып тордылар.
Моннан соң гарәпчә, фарсыча, төркичә көйләргә җырладылар. Гарәпчә көйләргә – «каул» («сөйләү»), төрки көйләргә «мөләммәгъ» («буялган») диләр. Шуннан соң тагын аш килде. Ошбу рәвешчә кичкә кадәр тордык. Чыгып китәргә теләсәм дә, әмир Төлке Тимер ирек бирмәде.
Моннан соң әмиргә, аның ике углына, туганына, шәех Мозаффаретдин белән миңа киемнәр кидерделәр. Әмир Төлке Тимергә – ун, ике углы белән туганына – алтышар, башкаларыбызга берәр ат бүләк итеп бирделәр.
Дәште Кыпчакта ат хайваны
Бу мәмләкәттә ат бик күп, хакы да арзан, иң яхшы ат – үз акчалары белән 50–60 дирһәм. Бу исә безнең бер динарыбызга176 туры килә. Мисырда «Акадши» дип танылган атлар шушы мәмләкәттән бара. Мондагы халыкларның тормыш юллары ат юлы дип әйтерлек. Безнең мәмләкәтебездә куй ничек булса, боларда ат шул нисбәттә. Әмма боларда ат бездәге куйга караганда шактый күп вә файдалы. Бер-бер төрекнең меңәр баш аты була.
Бу мәмләкәттә ат үрчетеп кәсеп кылучы төрекләр хатыннар өчен булган арбаларына берәр аршын177 озынлыгындагы таяк очына бер карыш озынлыгында киез бәйләп асалар. Шундый киезле таякларның һәрбере 1000 баш атка билге булып йөри. Мин шундый унар таяк асылган арбаларны күрдем178. Монда җитешкән атларның бер өлеше Һиндстан йортына китә.
Бер-бер адәмнәр икешәр йөз баш кушып көтү ясыйлар да, шуны Һиндстанга җибәрәләр. Бер-бер көтүдә алтышар мең баш ат була. Һәр 50 ат исәбеннән бер көтүче булып, шул көтүчеләр аларны тәрбияләп алып баралар. Үзләре бу көтүчеләргә «алкыш» (елкычы) диләр. Әгәр дә бер атны тотып алырга кирәк булса, көтүче атка менә, кулында колга вә аның башына таккан дилбегәсе була; тотарга тиешле атка якын килә дә кулында булган колга белән дилбегәне теге атка ыргыта, анны, муеныннан эләктереп, үзенә якын ук китерә вә аның өстенә атлана.
Һиндстанга барган вакытларда, Синд мәмләкәтенә җитү белән, атларга җим бирә башлыйлар. Чөнки Синд сахрасындагы үләндә арпа булу үзенчәлеге юк.
Ошбу сәфәрдә атлар бик күп урлана вә үлә. Моның өстенә Синд хөкүмәте Шишинкар дигән урында ат башыннан 7 динар көмеш вә Синднең башкаласы булган Милтанда беркадәр кимрәк ала. Әүвәлдә бөтен малның дүрттән берен алып килгәннәр, бу хосуста солтан Мөхәммәд Үзбәк хан Һинд падишаһына язганнан соң, мөселманнар малыннан зәкят179 вә башкалар малыннан гошер180 ала башлаганнар.
Шулкадәр күп чыгымнар булса да, Һиндстанга ат озатучы кешеләр күп файда күргән. Чөнки биредә бик арзан булган атлар да, Һиндстанга барганнан соң, яхшы хак белән, хәтта 100 динар бәрабәренә сатылалар. Бу исә безнең Мәгъриб алтыны белән 25 динар була. Бәгъзе атлар моның ике, хәтта дүрт өлешенә сатылалар. Яхшы атларның бәһаләре 500 динар һәм артыграк та була.
Һиндстан халкы Дәште Кыпчак атларын көчле һәм адымлы булулары өчен ала. Әмма чабышыр вә сугышыр өчен аларга атлар Ямән, Гамман, Фарис мәмләкәтләреннән килә. Бу атлар хәтта 4 әр мең динар тора.
Маҗир181 шәһәренә сәфәр
Әмир Төлке Тимер ошбу Азак шәһәреннән сәфәр итте. Мин аннан калып өч көн тордым. Әмир Мөхәммәд минем сәфәр кирәкләремне әзерләтте, шуннан соң мин Маҗир шәһәренә сәфәр кылдым. Маҗир зур елга өстендә төрекләрнең иң гүзәл һәм дә олуг шәһәрләреннән булып, бакчалары, җимешләре күп.
Монда шәех Мөхәммәд әт-Табаихи тәкиййәсенә төштем. Бу адәм Әхмәд әр-Рифагый хәлфәләреннән булып, тәкиййәсендә гарәп, фарсы, төрек вә рум кавемнәреннән җитмеш кадәр мөҗавир182 бар иде. Араларында гаиләле адәмнәр дә, буйдаклар да бар. Тормышлары читтән килгән сәдака белән бара.
Бу җир халыклары мондый мөҗавирләргә ихлас күңелле, ат, сыер, куй кебек малларны сәдака итеп китерәләр. Хосусан солтан һәм дә аның хатыннары, шәехне зиярәт кылыр вә хәер-фатиха алыр өчен, үзләре киләләр, күп сәдакалар вә хәерләр калдырып китәләр.
Маҗир шәһәрендә җомга намазы укыдык. Намаз тәмам булганнан соң, Бохараның фәкыйһ вә укымышлысы, шәкертләре вә иярченнәре күп булган вәгазь сөйләүчесе Гыйззетдин, мөнбәргә менеп, вәгазь сөйләде. Шәһәрнең әмирләре вә хөрмәтле затлары килгәннәр иде. Шуннан соң шәех Мөхәммәд әт-Табаихи, аягүрә торып: «Фәкыйһ вә вәгазь сөйләүче Гыйззетдин сәфәргә чыгадыр, без шуңа бераз ярдәм итмәкче булабыз», – дип, өстендә булган җөббәне183 салып бирде. Шунда булучыларның кайсылары, аннан күрмәкче, киемнәрен салып бирделәр. Вә кайсылары ат яки акча бүләк итте. Күп нәрсәләр җыелды.
Бу шәһәрдә бер яһүди күрдек. Миңа очрап сәлам бирде вә гарәпчә сөйләште184. Нәсел-нәсәбен сораштым. «Мин Әндәлес185 мәмләкәтеннән булам, диңгездән башка, корыдан Кастантиниягә186 килгән идем. Аннан Рум вә Чиркәс шәһәрләрендә йөреп, монда килдем. Әндәлестән чыгуыма дүрт ай буладыр», – диде. Белүче сәүдәгәрләр моның хакында: «Дөрес сөйли», – диделәр.
Төрекләрдә хатыннарның дәрәҗәсе
Бу шәһәрдә күргән гаҗәеп нәрсәләремнән берсе – халкының хатыннарны артык дәрәҗәдә хөрмәт итүедер. Монда хатыннар ирләрдән өстен. Түрәләрнең хатыннарын башлап күрүем Кырымнан чыккач булды. Әмир хатыны Сартияне арбада барган вакытында күрдем. Бөтен арба күк төсле пәрдә белән өртелгән, алдында үзләре вә киемнәре гүзәл булган дүрт җария, артында да арбалар белән җарияләр баралар иде. Әмир торган урынга җиткәннән соң, хатын арбадан җиргә төште. Утыз җария, килеп, махсус ясалган урыннардан тоттылар да җиргә өстерәлмәсен өчен, итәкләрен күтәреп бардылар. Хатын бик һавалы иде. Якын килеп җиткәннән соң, әмир, үз урыныннан торып, хатынга сәлам бирде вә үз янына утыртты. Җарияләре хатынны урап алдылар. Кымыз килде. Хатын үз кулы белән кымызны савытка салды да, әмиргә каршы ике тезе белән тезләнеп, савытны аңа сузды. Әмир эчте. Аннан соң әмирнең туганына салып бирде. Әмир кымызны салды, хатын сузды. Шул вакытта аш китерделәр. Хатын әмир белән бергә ашады. Әмир аңа кием бирде. Моннан соң хатын кайтып китте. Түрәләрнең хатыннары барысы да ошбу рәвештә.
Сәүдәгәрләр вә гадәти адәмнәрнең хатыннары да арбаларда баралар. Итәкләрен күтәреп йөрер өчен, һәрберсенең янында өч-дүрт җариясе бар. Баш киемнәре җәүһәрләр белән зиннәтләнеп, очында тутый кош канатлары187.
Төрек хатыннарында хиҗаб (пәрдәләнү) булмау сәбәпле, өйләре (яки арбалары) ачык булып, йөзләре күренә. Шушы рәвештә базарга килеп, яннарында булган колларыннан куй һәм сөт саттыралар вә яхшы комач нәрсәләр сатып алып китәләр.
Бәгъзе вакытта бу хатыннарның яннарында ирләре дә була, ләкин хатыннар рәвешендә тәкәллефле188 киемнәр кимәгәннәре сәбәбеннән, читләр бу ирләрне шул хатыннарның хезмәтчеләре дип уйлыйлар. Аларның өсләрендә, гадәттә, куй тиресеннән тегелгән тун белән шундый ук бүрек була. Бу бүрекне көллә189 дип атыйлар.
Биштауга сәфәр
Мөхәммәд Үзбәк ханның урдусы190 Маҗир шәһәреннән дүрт көнлек җирдә – Биштау исемле урында булганлыктан, без Маҗирдан Биштауга сәфәр кылдык191. Бу Биштауда эссе чишмә чыгып тора. Төрекләр бу су белән коеналар, коенучылар сәламәтләнүләрен вә хасталыкка очрамауларын гөман кылалар192.
Урду урынына рамазан аеның беренче көнендә барып җиттек. Ләкин бу урыннан урду күчеп киткән иде. Урдуның безнең әүвәлге урыныбызга кайтачагын ишеткәннән соң, без дә әүвәлге урыныбызга кире кайттык.
Мин шушы җирдә бер түбә урынга чатыр кордым вә чатырның алдына байрак утырттым. Атларны, арбаларны чатырның арт тарафына куйдым.
Ошбу вакытта урдуның кайтып килгәнен күрдек. Гүя бөтен бер шәһәр күчеп килә иде. Мәсҗедләре, базарлары, учакларыннан чыга торган төтеннәре – бары бергә күчеп бара. Болар сәфәр вакытларында да арбаларында теләгәнчә аш пешереп йөриләр. Туктаулары белән, учакларын күтәреп алып куялар. Мәсҗедләрен, кибетләрен дә шулай күчереп йөртәләр.
Солтанның хатыннары алдыбыздан үтеп киттеләр, һәрберсе үзенең кешеләре, җәмәгатьләре белән аерым-аерым төркемнәр булып торалар. Солтанның дүртенче хатыны булган әмир Гайсә кызы түбә өстендә минем чатырымны вә чатыр алдында булган байракны күргәннән соң, минем гариб мосафир икәнлегемне белеп (чөнки бу рәвештә байрак утырту шуның билгеседер), үзенең җарияләрен миңа җибәрде. Җария вә егетләр килеп сәлам бирделәр вә хатынның сәламен ирештерделәр. Бу вакытта хатын үзе туктап, җария вә егетләрнең кайтып килүләрен көтеп торадыр иде. Мин үз кешеләрем һәм Төлке Тимернең таныштыручысы аша бүләк җибәрдем. Хатын минем бүләгемне хәер-фатиха санап кабул итте һәм дә мине үзенә якын төшәргә боерды.
Солтан да, килеп, үз кешеләре белән үз урынына төште.