Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 20

Yazı tipi:

Гөргөри кияүләре
(Ике пәрдәле этнографик музыкаль комедия)

Комедия керәшен сөйләменең Кама аръягы диалектында язылды.

Катнашалар:

Гөргөри – Үрбаш авылының үҗәт кылыклы кешесе.

Кәтернә – Гөргөринең сүз тыңлаучан ипле катыны.

Үринә – Гөргөринең чибәр кызы.

Җаграп – Үрбашның «әтәче».

Бәчке – Үрбашның «эш аты».

Микуш – Үрбашның «бозавы».

Анук – Үрбашның кәттә кызы.

Гөрпинә – Микушның чәчрәп торган әнисе.

Палый – җаучы. Җәше туксан җагына авышкан, кәтере җугала башлаган карчык.

Әүдәки – ул да җаучы. Җәшен авылдашлары белми, ләкин үзе белә. Кәтере бик җакшы карчык.

Беренче пәрдә

Гөргөри җортының капка төбесе. Өч тәрәзәле ызба. Ызба каршында – рәшәткәле бакча. Пәрдә ачылганда, капка төбендәге эскәмиядә Гөргөри белән Кәтернә җыр сузып утыралар. Җәй башы. Кичке эңгер-меңгер.

 
Аклылардай җаулыккай шул бик, әй, ямьле, әй, әләй,
Җәйге көнне җәеп бәйләргәй;
Үрбашның буйлары да шул бик ямьле, әй, әләй,
Уйнап-көлеп җәйне җәйләргәй.
 

Әкрен генә тәрәзә ачыла. Үринәнең аяклары күренә, аннан – гәүдәсе. Оста гына шуып җиргә төшеп җитәм дигәндә, әтисе Гөргөри аны күреп ала.

Гөргөри. Кая барасың?

Үринә туктап кала.

Кая барасың?! Кер!..

Үринә (телләшергә җыенып). Кая керим?

Гөргөри. Каян чыктың?

Үринә. Ызбадан.

Гөргөри. Ызбага кер. Нәстә дип әйттем?

Үринә. Ызбага кер, дидең.

Гөргөри. Ник кермисең?

Үринә. Керәсем килми.

Гөргөри (җирдә җаткан чыбыкны алып). Кәзер керәсең килер.

Кәтернә (Гөргөринең кулына җабышып). Җә инде, җә…

Гөргөри. Сиңа да кирәкме?

Кәтернә (рәшәткә кырына барып). Бар, кызым, бар, тыңла атаңны, колкын беләсең.

Үринә (ызбага керә. Тәрәзәдән башын тыгып). Сез җоклагач, барыбер качам мин.

Гөргөри. Җап тәрәзәне! (Тәрәзә җабылгач, бүленгән җырын дәвам итә.)

 
Ак та каеннарның да шул бөресен, әй, әләй,
Кулларыңа тотып җөрерсең.
Төшләреңдә мине дә шулай күрерсең, әй, әләй,
Өннәреңдә җылап җөрерсең.
 

Кәтернә. Бигрәк инде без. Кансирттагы сыман. (Киемнәрен карап.) Болай инде хәзер кансиртта гына киенәләр.

Гөргөри. Син әллә артистлардан кимме? Мин дә…

Кәтернә. Үринә әйтә, үтерсәгез дә кимим ул иске киемнәрне, ди.

Гөргөри. Әбисенең күлмәген кияргә җирәнәме?

Кәтернә. Җирәнүен җирәнмидер дә, ояладыр.

Гөргөри. Җалангач җөрергә оялмыйлар, җараусыз бәндәләр. Ничава, өйрәтәм мин аны.

Кәтернә. Гумер буена капка төбендә Үринәне саклап утырырбызмы?

Гөргөри. Кирәк булса утырырбыз.

Кәтернә. Үринә – җиткән кыз.

Гөргөри. Сез кыз-катыннар туганда ук җитлегеп туасыз. Үзең дә унсигез дә тулмас борын атылып чыктың кияүгә.

Кәтернә. Үзең җалындың бит.

Гөргөри. Җегетләр җалынган саен кияүгә чыгалармы? (Тәрәзә ачылып, Үринәнең аягы күренүгә.) Җап тәрәзәңне!.. (Тәрәзә җабылгач.) Суктырам мин синең ул кызыңны.

Кәтернә. Җә, җә, кызма. Җүри генә үрти ул сине. Ата казны үртәгән сымак.

Гөргөри. Җүри генә үртәргә мин кем аңа?.. Күрсәтермен ата каз.

Кәтернә. Әй Гөргөри, Гөргөри! Булмый инде, борын заманны кире кайтарып булмый инде ул. Алар үзләренчә җәшиләр инде.

Гөргөри. Җу-ук, минемчә җәшәп карасын. Ике кызың үзләренчә җәшәп ни булды? Икесе дә әтисез бала үстерәләр.

Кәтернә. Нишләп?.. Әтиләре бар ич аларның.

Гөргөри. Читтә җәшәгән әти әтимени ул? Җу-ук, монысын кияүгә үзем бирәм. Әүвәлгечә итеп – бөтен җоласына туры китереп бирәм. Мәңге бергә җәшәрлек итеп бирәм.

Үринә (тәрәзәдән башын тыгып). Мин барыбер син тапкан кияүгә чыкмыйм.

Гөргөри. Чыгарсың. Җап тәрәзәне! (Тәрәзә җабылгач.) Җөргән җегете бармы аның?

Кәтернә. Булмый диме, көтүләре белән җөриләр.

Гөргөри. Көтүләре белән?

Кәтернә. Кызлар матур булгач, шулай инде ул. Үзе кайсын җаратадыр, белмим.

Гөргөри. Көтүдә кемнәр бар?

Кәтернә. Топыйның Җаграпы.

Гөргөри. Топый малаемы? Тапкан икән җегет. Нәстә була инде бу? Топый үзе синең арттан җөрде, малае кызыңның артыннанмы?

Кәтернә. Нигә аны миңа әйтәсең, кызыңа әйт.

Гөргөри. Әйтермен дә, җөрмәсен шалапутлар белән… Тагын кем бар көтүдә?

Кәтернә (агач күләгәсендә басып торган Микушка күрсәтеп). Берсе әнә.

Гөргөри. Кем ул?

Кәтернә. Ибан Микушы.

Гөргөри. Шул да Үринә артыннан җөриме?

Кәтернә. Җөрми нишләсен, җегет бит.

Гөргөри (агач җанына барып). Никәл, җегет? Чык монда, нигә анда постың? (Агач артыннан чыккан Микушка.) Нишләп җөрисең монда? Сиңа әйтәм, әллә ишетмисеңме?

Микуш. Ишетәм, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Ишеткәч әйт, нишләп җөрисең монда? Минем җанга килдеңме?

Микуш. Җук, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Кәтернә тутаң җанына килдеңме?

Микуш. Җук, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Үринә җанына килдеңме? Ник дәшмисең?

Микуш. Әйе, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Үринә җанына килгәч, нигә анда посып торасың? (Микуш дәшмәгәч.) Бар, бактың уздырып җөрмә. Үринә чыкмый урамга.

Микуш. Ник, Гөргөри дәй?

Гөргөри. Мин чыгармыйм.

Микуш. Ник, Гөргөри дәй?

Гөргөри. Синең белән җөрттерәсем килми.

Микуш. Ник, Гөргөри дәй?

Гөргөри. Син – җебегән җегет. Җегет кеше бозау кебек ник-мик дип тормый ул. Бар, бар, җөрмә безнең ызба тирәсендә. (Китә башлаган Микушка.) Туктале, тукта. Кил әле монда. Җаратасыңмы син Үринәне?.. Әйт инде.

Микуш. Җаратам, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Бик җаратасыңмы?

Микуш. Бик, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Бик җараткач, нишләргә җыенасың инде?

Микуш. Ничек инде нишләргә?

Гөргөри. Менә мин, Кәтернә тутаңны бик җараткач, өйләндем.

Микуш. Мин әле уйлаганым җук, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Синең өчен кем уйлый инде, әниеңме?

Микуш. Мин уйлыйм инде анысы.

Гөргөри. Бар инде, алайса, Микуш, әйбәтләбрәк уйла. Аннары Үринә җанына килерсең, җарыймы?

Микуш. Җарый, Гөргөри дәй. (Чыга башлый да җаңадан әйләнеп керә.) Мин уйладым, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Нәрсә уйладың, Микуш?

Микуш. Мин Үринә артыннан өйләнер өчен җөрим. Өйләнергә бакыт, дип, әни дә әйтә.

Гөргөри. Җакшы, Микуш, җакшы. Алайса, әниеңә әйт инде син, без Үринәне әүвәлегечә итеп, җоласына туры китереп бирәбез кияүгә.

Микуш. Нәстә соң ул әүвәлегечә җола?

Гөргөри. Синең әниең бик күпне белә. Аңардан сора, җарыймы?

Микуш. Җарый, Гөргөри дәй. (Китә.)

Гөргөри. Җарый, Микуш, җарый.

Кәтернә. Җолаңа туры китереп, шуңа бирәсеңме инде Үринәне?

Гөргөри. Бирәм, ике дә уйламыйм.

Үринә (тәрәзәне ачып). Мин барыбер сез тапкан кияүгә чыкмыйм.

Гөргөри. Җап тәрәзәне.

Кәтернә. Бигрәк быламык шул инде бу Микуш. Әнисенә бераз да окшамаган, бигрәк быламык.

Гөргөри. Бүтән кияүләрең бик җакшы инде. Ташладылар да киттеләр кызларыңны. Җакшымы, җаманмы, әүвәлегечә итеп, җола буенча бирәм Үринәне. Бетте-китте…

Кәтернә. «Җола» да «җола», дисең… Үзең беләсеңме сун ул җоланы?

Гөргөри. Бөтен кешене дә үзең кебек надан дип уйлама.

Кәтернә. Шул надан белән җәшисең бит әле.

Гөргөри. Шуңа җәшим дә инде. Күпне белсәң, бер көн дә тотмаган булырыем. (Җыр тавышы ишетеп.) Кем ул матур итеп безнеңчә җырлый?

Кәтернә. Мәтүш Бәчкәсе түгелме сун?

Гөргөри. Ул да көтүдәме? Үринә тирәсендә җөриме?

Кәтернә. Җөри инде, җөри, барысы да җөриләр. Әйдә, керәбез.

Гөргөри. Тукта!.. (Җырны тыңлый.) Монда килә. (Читкәрәк китеп, Кәтернәне чакыра.) Кил мондарак. (Койма чатына посалар.)

 
Бәчке (җырлап керә).
Күлдә балык җөзәдер лә,
Су салкынын сизәдер, ай, сизәдер;
Авылыбызда бер чибәр бар,
Үзәгемне өзәдер, ай, өзәдер.
Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.
Кара шомырт чәчләре лә
Шомарадыр тараса, ай, тараса;
Ушларымны җибәрәдер
Бер җылмаеп караса, ай, караса.
Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.
 

Җырлап-җырлап та Үринәнең нурлы йөзен күрү бәхетенә ирешә алмагач, Бәчке җырлый-җырлый моңаеп китә башлый.

Гөргөри (җәшеренгән җиреннән чыгып). Әй, Бәчке, туктале, тукта…

Бәчке. Исәнмесез, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Сине күргәнче исән идем әле болай, дәлше ничек булыр. Син Үринә җанына килдеңме? Әйтмә, әйтмәсәң дә күренеп тора. (Тәрәзәгә карап кычкыра.) Үринә… Үринә, сиңа әйтәм!.. (Өйдән бернинди тавыш ишетелмәгәч.) Җоклаган, урамга чыгармаганыем, үпкәләп җоклаган. Нигә чыгармадың дип ник сорамыйсың? Әйтермен. Син миңа шуны әйт: җаратасыңмы Үринәне? Оялма, әйт.

Бәчке. Җаратам.

Гөргөри. Чынлап җаратасыңмы, болай гынамы?

Бәчке. Болай гына җаратмыйлар инде.

Гөргөри. Маладис! Кыз – синеке.

Үринә (тәрәзәне ачып). Мин барыбер аңарга кияүгә чыкмыйм.

Гөргөри. Җокламаган икән. Чык әле монда, чык, чык…

Үринә. Чыкмыйм.

Гөргөри. Кәтернә, кайда минем чыбык?

Бәчке. Кирәкми, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Нәрсә кирәкми, Үринә кирәкмиме?

Бәчке. Аны әйтмим… Мин үзем…

Гөргөри. Нәрсә үзең?.. Үзең җырлап карадың бит. Чыкмады бит. Үринә!.. (Кәтернәгә.) Бар, алып чык. (Кәтернә капкадан кереп киткәч.) Син, Бәчке, оялма, җегет бул. Җырлавың ошады. Үзебезчә җырладың.

Бәчке. Мин әрбакыт үзебезчә җырлыйм.

Гөргөри. Маладис. (Капкадан чыккан Үринәнең кулыннан тотып.) Утыр шушы эскәмиягә. Син дә утыр, Бәчке. Беркая да китмисез, шушында гына сөйләшәсез… Әйдә, Кәтернә. (Кәтернәне җитәкләп, чыбыгын сөйрәп кереп китә.)

Бәчке. Нишләгән ул Гөргөри дәй?

Үринә. Белмәдеңмени, сизмәдеңмени? Мине сиңа кияүгә бирә. Җырлавың бик ошады бит.

Бәчке. Син нигә миннән көләсең, Үринә?

Үринә. Син нигә минем арттан җөрисең? Җаратмыйм мин сине. Җырласаң да җаратмыйм. Җырлаганыңны әти җарата, аңа өйлән. Мине урамга чыгармый… Син килгәч чыгарды. Мин барыбер сиңа кияүгә чыкмыйм.

Бәчке. Мин бит әле сиңа, миңа кияүгә чык, дип әйткәнем җук.

Үринә. Алай булгач, ник килдең?

Бәчке. Җаратканга.

Үринә. Әллә бүтән сүз белмисең дәме?

Бәчке. Беләм.

Үринә. Белсәң, әйт бүтән сүз.

Бәчке. Әйтәм.

Үринә. Әйт, нигә әйтмисең?

Бәчке. Мин сине җаратам, Үринә.

Үринә (көлә). Җырлап та күрсәт инде. Булгач булсын.

Бәчке. Җырлап та күрсәтәм. (Җырлый.)

 
Кара бөдрә чәчкәйләрең
Шомарадыр тарасаң, ай, тарасаң;
Җөрәгемә җал буладыр, ай,
Бер җылмаеп карасаң, ай, карасаң.
Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.
 

Үринә. Җырлавын әйбәт җырлыйсың да, тик әллә кайчангы җырлар. Искереп беткән җырлар.

Бәчке. Җыр искерми, Үринә.

Үринә. Син мине өйрәтмә, җарыймы… Син Җаграптан куркасыңмы?

Бәчке. Нигә мин аңардан куркыйм?

Үринә. Ул синнән көчлерәк.

Бәчке. Булса соң…

Үринә. Ул да мине җарата.

Бәчке. Җаратса соң…

Үринә. Ул сиңа әйтсә, Үринә җанында җөрмә, дисә?

Бәчке. Дисә сун…

Үринә. Син нәстә дип әйтәсең?

Бәчке. Ә син нәстә дип әйтәсең?

Үринә. Мин нәстә дип әйтәмме? Мин болай дип әйтәм… (Сикереп тора да җөгереп чыгып китә.)

Гөргөри (капкадан атылып чыгып). Үринә!.. Борыл кәзер үк!.. (Үринә борылмагач.) Кәтернә!.. (Капкадан чыккан Кәтернәгә.) Бар, алып кайт кызыңны. Әгәр дә кайтмаса, үзең дә кайтма. Аналы-кызлы икәү бергә гүләйт итеп җөрерсез.

Бәчке. Гөргөри дәй…

Гөргөри. Син тик тор. (Кәтернәгә.) Бар!.. Мә чыбыкны! (Кәтернә чыбыкны сөйрәп чыгып киткәч.) Син җегетме? Җегет булгач, кызлар белән шулай сөйләшәләрме?

Бәчке. Җәшләр сүзен тыңлап тору килешми инде, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Тыңларлык сүзегез булдымы сун сезнең?.. Җырлавың әйбәт. Кыз – синеке. Качып бер җиргә китә алмас. Син нигә аңа, кияүгә чык, дип әйтмәдең? Үзең, җаратам, дисең? Үзең кияүгә чык димисең.

Бәчке. Ничек инде…

Гөргөри. Җаратасың икән өйләнәсең, җаратмыйсың икән җөрмә. Аңладыңмы?

Бәчке. Аңладым, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Ашыкма, әле мин бөтенесен дә әйтеп бетермәдем. Җиңел генә өйләнмәкче буласың, ә? Җу-ук… Шәли-иш… Мин, беләсең килсә, кызым Үринәне әүвәлегечә итеп, җоласына китереп кияүгә бирәм. Беләсеңме җоланы?

Бәчке. Кем белә инде аларны, Гөргөри дәй?

Гөргөри. Әүвәлеге җырларны беләсең ич.

Бәчке. Аларын җырлап торалар бит аның.

Гөргөри. Беләсеңме, Бәчке? Мин сине җаратам. Син ат кебек эшлисең. Эшләгән кешене җаратам мин. Тик, ни инде, Үринәне әүвәлегеләр җоласы белән бирәм. Син үзең белмәсәң, берәр карчыктан сора. Үзем әйтер идем дә, җарамый. Әти кеше бит мин.

Бәчке. Әүдәки әби белә микән?

Гөргөри. Кая инде ул! Белгәнен дә оныткан. Палый карчык белән сөйләшеп кара син, Бәчке. (Үринәне җитәкләп кайтып кергән Кәтернәгә.) Бар, өйгә кертеп биклә.

Кәтернә белән Үринә кереп китәләр.

Бәчке. Гөргөри дәй, әллә әүвәлегеләр кызларны бикләп тотканнармы?

Гөргөри. Син мине тикшермә, Бәчке кияү. Үринәне аласың килсә, мин әйткәнне эшлә. Сау бул, Бәчке кияү.

Бәчке китә.

Кәтернә (капкадан чыгып). Оятка калдырасың син мине. Бозау җитәкләп җөргән кебек кыз җитәкләп җөрергә…

Гөргөри. Кыз җитәкләп җөрисең килмәсә, кыз тапмыйлар аны. Ничә кыз табып, бер җегет юк.

Кәтернә. Мин кызларымны җилдән тапмадым. Үзең кайда идең?

Гөргөри. Күп сөйләмә! Бар, кер, кызыңны җаныңнан җибәрмә.

Кәтернә. Үзең дә кер.

Гөргөри. Әйткәнне тыңла.

Кәтернә. Бигрәк җауызландың, Гөргөри. Алай түгел идең. Аерым җоклый башладың.

Гөргөри. Синең җанга җатсам, уйларга мишәйт итәсең. Үринәне кияүгә бирәбез дә, кочагыңнан да чыкмам.

Кәтернә. Шулай итәрсең, җарыймы, Гөргөри? (Гөргөригә сыена.)

Гөргөри (Кәтернәне иркәләп алганнан соң). Булды-булды, җитте, бар. Мин дә кәзер керәм. (Кәтернәне озата да утыргычка утыра. Офыктан тәгәрәп чыккан түгәрәк айга карап әкрен генә җыр суза. Ул башлаган җырны кемдер дәвам итә. Үрбаш авылы кызы Анук икән. Аның җырын Гөргөри сихерләнеп тыңлый. Менә Анук үзе дә күренә. Бөтен урамны бер итеп җырлап килә.)

 
Урман авызлары – тарлар авыз,
Агач башы – сары балавыз.
Вак балыклар уйный
Агыйделнең җәмле суында.
Сагынган да саен күрешергә
Җырак булыр безнең арабыз.
Вак балыклар уйный
Агыйделнең җәмле суында.
Анукка каршы Җаграп килә.
 

Җаграп. Прибет, Анук!..

Анук, аның сәламен дә алмыйча, җырын өзмичә, җулын дәвам итә. Җаграп аның җулына төшә.

Мине ишетмәдең мәллә? (Анук игътибар итмәгәч.) Нишлисең син, ә?

Анук. Ишетмисеңмени, җырлыйм ич.

Җаграп. Мин синең җырлаганыңны ишетәм. Син ник мине күрмисең?

Анук. Менә күрдем ич инде.

Җаграп. Нигә исәнләшмисең?

Анук. Исәнләшәсем килми.

Җаграп. Ник килми?

Анук. Үринә белән исәнләш. Син бит аның җанына киләсең чаба-чаба. Аңа өйләнергә җөрисең, ди. Дөресме?

Җаграп. Дөрес булса нәстә?

Анук. Өйлән инде, өйләнеп кара.

Җаграп. Көнләшәсеңмени?

Анук. Бик исем китте. Барыбер минем кулга каласың.

Җаграп. Ничек калам?

Анук. Гөргөри дәй Үринәне сиңа бирми.

Җаграп. Кемгә бирә?

Анук. Синнән әйбәтрәккә.

Җаграп. Кем инде ул миннән әйбәтрәк?

Анук. Койрыклы җен. Җөрмә монда, әйдә су буена.

Җаграп. Бармыйм.

Анук. Ник?

Җаграп. Куркам.

Анук. Кемнән?

Җаграп. Синнән.

Анук. Мин шундый куркынычмыни?

Җаграп. Җук.

Анук. Алайса, ник куркасың?

Җаграп. Миңа өйләнергә кирәк. Болай җөреп туйдым.

Анук. Ник миңа өйләнмисең?

Җаграп. Сиңа өйләнергә җарамый миңа.

Анук. Ник?

Җаграп. Без икебез дә бертөсле. Синең белән җөрергә генә әйбәт. Мин Үринәгә өйләнәм, синең белән җөрермен. Үринә – көндәлеккә, син – кешелеккә.

Анук. Нәстә-ә-ә?

Җаграп. Кил әле монда, нәстә икәнен әйтәм.

Анук. Барыбер үптермим. (Үзе Җаграп артыннан бара. Агач артында аның чытлыкланып көлгәне ишетелә. Аннан, чыркылдый-чыркылдый чыгып йөгерә.)

Җаграп рәшәткә җанына килеп сызгыра. Аның сызгыруына Гөргөри сызгырып җавап бирә. Җаграп, аптырап, җак-җагына карана да тагын сызгыра. Гөргөри дә сызгыра. Шулай берничә тапкыр сызгырышкач, Җаграп, Гөргөрине күреп алып, аның җанына килә.

Җаграп. Прибет, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Арумы, Җаграп, арумы?

Җаграп. Үринә кайда, Гөргөри дәй?

Гөргөри. Өйдә.

Җаграп. Нигә чыкмый?

Гөргөри. Чыгасы килмидер.

Җаграп. Бар әле, чакырып чык әле.

Гөргөри. Минме?

Җаграп. Сиңа әйткәч, син инде, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Оялмыйсыңмы?

Җаграп. Җук, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Шулай шул – сезнең нәселегез белән оятсыз нәсел. Шалапутлар.

Җаграп. Син безнең нәселгә тимә, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Тисәм, ни диярсең?

Җаграп. Кызыңны алсам, киявең булам бит…

Гөргөри. Кызымны бирсәм, киявем булырсың.

Җаграп. Кәзер кызларны атасыннан сорап тормыйлар, Гөргөри дәй. Бар, чакыр инде, ату китәм бит.

Гөргөри. Сау бул.

Җаграп (рәшәткә җанына килеп кычкыра). Үринә-ә!

Тәрәзә ачыла, анда Үринәнең башы күренә. Кәтернәнең кулы аны тартып ала да тәрәзәне җабып куя.

Җаграп. Чыгармыйсызмыни кызыгызны минем җанга, Гөргөри дәй?

Гөргөри. Җук, Җаграп, җук.

Җаграп. Кемгә чыгарасыз?

Гөргөри. Кем әүвәлегеләр җоласын үтәп өйләнә кызыма – шуңа.

Җаграп. Ничек була инде ул әүвәлегеләр җоласы?

Гөргөри. Беләсең килсә, сораш.

Җаграп. Кемнән?

Гөргөри. Кемнәр белә – шулардан.

Җаграп. Син беләсеңме?

Гөргөри. Чамалыйм.

Җаграп. Өйрәт.

Гөргөри. Җук инде. Кыз да миннән, өйрәтү дә миннән булмый. Үзең өйрәнеп кил.

Җаграп (Гөргөрине күтәреп алып, рәшәткә баганасына утырта). Бигрәк җиңел икәнсең син, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Куркытма, җарыймы? Атаң да минем белән булышып караганые – оттырды.

Җаграп. Ничек оттырды?

Гөргөри. Кәтернә тутаң минеке булды.

Җаграп. Алай булгач, синең безгә бурычың бар, Гөргөри дәй. Түлә. Чыгар Үринәне.

Гөргөри. Чыгармыйм.

Җаграп. Алайса, үзем кереп алам. (Капкага бара.)

Гөргөри (капкага аркылы төшеп). Кермисең, Җаграп.

Җаграп. Керәм, Гөргөри дәй. (Гөргөрине читкәрәк этеп, капкадан кереп китә.)

Гөргөри (тәрәзәгә барып). Кәтернә, биклә ишекне! (Үзе тиз генә капкадан кереп китә.)

Ишегалдында шау-шу. Беравыктан капкадан арты белән чигенә-чигенә Җаграп чыга. Аның артыннан ау мылтыгын Җаграпка төзәгән Гөргөри чыга.

Гөргөри. Атам! Күтәр кулларыңны!

Җаграп. Гөргөри дәй, дурака нибәләй.

Гөргөри. Дәшмә, атла!

Үринә (тәрәзәдән башын тыгып, чыркылдап көлә). Ат, әти, ат! Атып җык!

Кәтернә (икенче тәрәзәдән башын тыгып). Гөргөри, җүләрләнмә! (Җаграп белән Гөргөри чыгып киткәч, Үринәгә.) Син нигә көләсең, җүләр баш?

Үринә. Җаграп дер-дер калтырый.

Кәтернә. Шундый ул әтиең. Син аның буена карама. Җалгыш атып җибәрмәсә җарарые. Барысы да синең аркада, җүләр баш.

Үринә. Мин нәстә эшләгән?

Кәтернә. Әллә ничә җегет белән җөрисең.

Үринә. Мин җөрмим ич, алар җөри.

Кәтернә. Барысы белән дә хихылдап сөйләшәсең. Кара аны, атаңның колыгы үзе белән. Син инде сабый бала түгел, җегетләрнең күңелеңә җакынын сайлап ал да шуның белән генә җөр. Менә мин әтиеңне сайлап алдым да аңа чыктым.

Үринә. Нигә син бәләкәй буйлы җегет сайладың?

Кәтернә. Аның каравы җөрәге зур аның. Атаң кебек җегет дөнҗада җук ул. Әй, аның җегет чакларын күрсәң!.. Һай, безнең җәш чаклар… (Җырга күчә.)

 
Үрбаш буйкайлары ла, ай, наратлык,
Ай, Үрбаш буйлары,
Наратлыкка бадиян тараттык.
Колык-пигыльләрен лә, ай, белмәдек,
Ай, Үрбаш буйлары,
Чибәр булган өчен лә җараттык.
Үрбаш урамнары ла, ай, пыяла,
Ай, Үрбаш буйлары,
Басканнар ла саен ла уала.
Сезнеңкәйләр белән җәшлегебез
Ай, Үрбаш буйлары ла,
Җырлаплар ла, гөрләп лә уза ла.
 

(Кинәт мылтык атылган тавышка сискәнеп куя.) Бетерде!.. Үтерде!..

Үринә, тәрәзәдән сикереп төшеп, рәшәткә аша сикереп чыгып чаба. Беравыктан Гөргөри белән Кәтернә керә. Гөргөри мылтыгын иңбашына аскан.

Кәтернә. Нишләдең син, Гөргөри?

Гөргөри. Аттым тегене!

Кәтернә. Кемне?

Гөргөри. Талга кунган ала карганы. Чебешләрне чүпләп бетерде, кәхәр. Вәт син, ә, этеп җибәреп кереп киткән була. Керерсең, бар! Җабыгыз тәрәзәләрне, сүндерегез утны.

Ут сүнә. Ут җанганда инде көн туган, төш вакыты җиткән. Палый карчыкны җитәкләп, Бәчке керә.

Палый. Кая аппарасың син мине?

Бәчке. Үзең әйттең бит, әүвәлегеләр җоласы белән кызны җаучыларга кирәк, дидең.

Палый. Җаучыламыйча булмый, җаучыламыйча булмый. Кызны җаучылап алырга кирәк. (Җаучы җырын җырларга керешә.)

 
Ай, килдек без, килдек без,
Иделләрне кичеп килдек без…
 

Бәчке. Ашыкма, Палый әби. Анысын Гөргөри дәйләргә баргач җырларсың. Атла инде тизрәк.

Палый. Җибәр, үзем дә җөри алам мин.

Бәчке. Тизрәк, эшкә китәсем бар.

Палый. Нәстә нитәсең бар?..

Бәчке. Эшкә китәсем бар. Әбәткә генә кайттым.

Палый. Нәстә апкайттым дисең?

Бәчке. Әйдә инде, атла инде…

Палый. Кая аппарасың син мине?

Бәчке (Палыйның колагына кычкырып). Әйттем бит инде.

Палый. Оныттым.

Бәчке. Син Үринәне җаучыларга барасың.

Палый. Кем ул Үринә?

Бәчке. Гөргөри дәй кызы.

Палый. Анысы кем?

Бәчке. Әйттем ич инде. Радионыч.

Палый. Памилия белән сөйләшмә. Әтисе ни исемле?

Бәчке. Микипар.

Палый. Микипар Гөргөриенең кызын җаучыларга бараммы?

Бәчке. Әйе инде.

Палый. Кемгә?

Бәчке. Миңа, дидем бит инде.

Палый. Син кем әле?

Бәчке. Әйттем ич инде.

Палый. Оныттым.

Бәчке. Сабук Мәтүшенең Бәчкесе. Аңладыңмы инде? Онытма. Микипар Гөргөриенең кызы Үринәне Сабук Мәтүшенең Бәчкесенә җаучыларга барасың. Онытмассыңмы, Палый әби?

Палый. Җук, җук.

Бәчке. Мин киттем, алайса…

Палый. Кит, кит…

Бәчке. Нишләргә беләсеңме инде?

Палый. Өйрәтмә. Исемең ничек дидең әле?

Бәчке. Бәчке, Бәчке, Бәчке… Сабук Мәтүшенең Бәчкесе.

Палый. Булды-булды… Бар, кит. Кич утынымны җарып китәргә онытма. (Бәчке чыгып киткәч, кылтыйн-мылтыйн атлап, Гөргөриләр капка төбесендәге утыргыч янына килә, утыра. Нәстәнедер исенә төшерергә тырыша.) Ничек иде суң әле?.. Җарый, монысыннан башлыйк. (Куллары белән капка, койма такталарын сыпырып ырым әйтә.)

 
Җиңгәй, җиңгәй, җиң җылан,
Киртә астыннан чык, җылан.
Чагар булсаң, чак, җылан.
Башыңны чабарым,
Коерыгың кыярым,
Балауз каян җабышкан,
Чир тимәгән кешегә
Чир каян җабышкан? –
Чире-чоры җилгә-давылга.
Кара җылан, чык, җылан,
Җептән нәзек калырсың;
Бакыр җылан, чык, җылан,
Җептән нәзек калырсың.
 

Гөргөриләрнең капкасы ачыла.

Кәтернә (капкадан башын тыгып). Кем бар анда? (Җаучы карчыкны күреп аптырап кала.) Палый түти, синме сун бу?

Палый. Ә?

Кәтернә. Синме, дим.

Палый. Мин шул. Син – синме?

Кәтернә. Мин. Кәтернә инде мин, Гөргөри катыны.

Палый. Катынымы? Җакшы. Кил әле, утыр.

Кәтернә. Әйдә, үзең өйгә кер.

Палый. Җук, башта моннан башлыйк. (Җайлап кына утыра да җыр белән нигә килгәнен сөйләп бирә.)

 
Кара сыерның ла, ай, мөгезләрен
Каерып та алырга килдек без лә,
Ай, килдек без.
Әнекәйләреннән лә, ай, бер бәбкәсен
Аерып та алырга килдек без лә,
Ай, килдек без.
 

Син әүвәлеге җолаларны беләсең, диде. Миннән башка белүче калмаган икән авылда әүвәлеге җолаларны. Җаучы булып килдем инде мин. Кемнән икәнне өегезгә кергәч әйтермен. (Кәтернәгә тотынып, җыр әйтеп кереп китә.)

Әүдәкине кулларына күтәреп, Җаграп керә. Утыргычка алып килеп утырта.

Әүдәки. И-и-и, рәкәт булды әле бу. Әллә тагын бер урам әйләндереп кайтасыңмы? Күптән күтәреп җөргәннәре җугые.

Җаграп. Син мин әйткәннәрне, үзең белгәннәрне эшлә. Мин сиңа машина алып бирәм, белдеңме, Әүдәки әби.

Әүдәки. Җук, машина кирәкми миңа. Күрше Үләнкәләрнең машинасын урлап киткәннәр, ди. Кәзәмә бер арба печән чабып бирсәң, җарар.

Җаграп. Чабабыз аны, Әүдәки әби. Мин сиңа сыер алып бирәм, белдеңме.

Әүдәки. Әүвәлегеләр җоласы, диме Гөргөри?

Җаграп. Шулай ди шул.

Әүдәки. Әүвәлегеләр җоласын миннән җакшы белүче җук инде. Җаучылаудан башлана инде. Элегрәк заманда җыры да барые.

 
И утырыр үрдәк лә, айлар утырыр,
Оясына мамык та тутырыр ла,
Нинди хәбәрләр лә, ай, кайтыр, ди дый
Җегет көтеп кенә утырыр ла,
Ай, утырыр.
 

Җаграп. Син элекке заманны миңа сөйләмә, Әүдәки әби. Боларга сөйләрсең. Син миңа Үринәне алып бир.

Әүдәки. Кай арада үсеп җитәләр диген. Мин әле синең бабаңның бабасын хәтерлим. Башсыз кеше иде. Син дә башсызмы?

Җаграп. Син мине тикшермә, Әүдәки әби.

Әүдәки. Ничек инде тикшермә… Мин нинди кешегә кыз җаучылаганны белергә тиеш.

Җаграп. Әйбәт җегет мин. Авылда бер дигән.

Әүдәки. Бабаңның бабасы да шулай әйтәе. Бабаң да башсызые. Кушаматыгыз ничек әле сезнең?

Җаграп. Кушаматыбыз җук безнең.

Әүдәки. Кушаматсыз керәшен керәшен түгел ул. Җабалакмы әле кушаматыгыз?

Җаграп. Кушамат түгел ул Җабалак.

Әүдәки. Нәстә сун?

Җаграп. Памилия…

Әүдәки. «Җабалак» дигән памилия жук керәшендә.

Җаграп. Ябалаков Евграф Трофимович мин. Паспортта шулай.

Әүдәки. Бозма керәшен исемнәрен. Җабалак Топыйның малае Җаграп син, белдеңме?

Җаграп. «Сайгун Җабалак» дип тә җөртәләр әле.

Әүдәки. Нәстә ул «сайгун»?

Җаграп. Үзем дә белмим инде.

Әүдәки. Кушаматыңны белергә кирәк. Исемеңне онытсаң да, кушаматыңны онытма. Менә мин беләм. «Кәзә» безнең кушамат. Бабамның әтисенә кушканнар. Әллә каян мамыклы кәзә алып кайткан булган. Мамыклы кәзә сыердан җакшы, дип сөйләп җөргән. Шуннан…

Җаграп. Әби, өйләренә кертеп биримме?

Әүдәки. Туктале, капкадан кергәнче нишлиләр иде әле?

Җаграп. Анысы нәстәгә инде, карап тормыйлар ич.

Әүдәки. Ә-ә-ә, син карап торганга гына үтисеңмени җоланы? Җоланы кеше карап торсын өчен генә эшләмиләр. Башсызлар шул сез, башсызлар. Сезгә кыз җаучылау да гонак. Илтеп куй мине өемә.

Җаграп. Әүдәки әби, алай итмә инде. Кәзәңә печән чабасы да бар.

Әүдәки. Бер кәзәлек кенә печән табармын.

Җаграп. Әүдәки әби…

Әүдәки. Җарый. Мине оятка калдырсаң, кара аны. Җабалак дип тормам. Кертеп куй өйләренә. (Җаграп аны кулларына күтәргәч.) Тукта… Сезнең нәсел эш эшләргә җаратмый. Катыныңны ничек асырарсың? Аның эшләгәненә җәшәрсеңме?

Җаграп. Мин балыкчылар бригадасы төзим, Әүдәки әби. Милиун сумлык балык тотачакбыз, белдеңме?

Әүдәки. Төшер. Тоткач җаучыларбыз.

Җаграп. Нәстә инде син, Әүдәки әби? Ышан инде.

Әүдәки. Җарый инде, әйдә, алып кер.

Кереп китәләр. Үринә керә, аңа Микуш ияргән.

Үринә. Син нәстә көпә-көндез миңа җабышып җөрисең?

Микуш. Үринә…

Үринә. Үринә инде, җә, Үринә.

Микуш. Үринә.

Үринә. Әти сиңа нәстә әйтте, җөрмә безнең ызба җанында.

Микуш. Үринә…

Үринә. Кит, диләр сиңа!

Микуш. Үринә…

Үринә. Синең белән җөрмим мин, җөрисем килми.

Микуш. Ник, Үринә?

Үринә. Җуаш җегетләрне җаратмыйм. Беләсеңме шуны?

Микуш. Белмим, Үринә…

Җаграп (капкадан чыгып). Белмәсен, өйрәтәм мин сине. Тай моннан. (Микушның җакасыннан эләктереп, читкә алып ыргыта. Микуш торып, Үринә җанына килгәч.) Нәстә, җитмәдеме әллә?

Микуш. Үринә…

Җаграп (Микушның изүеннән алып). Күрсәтәм мин сиңа Үринәне!

Үринә (Җаграпның кулына асылынып). Җибәр!..

Җаграп. Нәстә, әллә аны җаклыйсыңмы?

Үринә. Җибәр! (Җаграп Микушның изүен ычкындыргач.) Бар, кит, Микуш.

Микуш башын иеп чыгып китә.

Җаграп. Микушны җаратасың мәллә?

Үринә. Нигә көчең белән мактанасың?

Җаграп. Җөрмәсен, көче булмагач, кызлар җанында.

Үринә. Әгәр дә синнән көчлерәк сине кыйнаса?

Җаграп. Кыйнап карасын.

Үринә. Мактанчык. Үзең кичә әтидән курыктың.

Җаграп. Курыкмадым. Синең өчен генә. Бүтән булса, болгап ыргытаем.

Үринә. Балыгыңны тотмыйча, урамда нишләп җөрисең?

Җаграп. Ә син бел минем нишләп җөргәнемне.

Үринә. Нигә җылмаясың?

Җаграп. Ә син бел минем нигә җылмайганны.

Үринә. Бик беләсем килми әле. Сау бул.

Җаграп. Ашыкма.

Үринә. Ашыкмаска. Мин – эштәге кеше. Әбәткә генә кайттым. Кара, нигә җылмаясың син әллә ничек итеп?

Җаграп. Нигә җылмайганны ызбагызга кергәч күрерсең.

Үринә. Әллә җүләр инде син? (Капкадан кереп китә.)

Җаграп. Җүләрме, акыллымы – минем кулыма эләгәсең. (Шатлыгыннан җырлап ук җибәрә.)

 
Бара идем урам буйлап, җаный, дөя җигеп,
Бер кыз бала дәшеп калды шунда, җаныем, дип.
Мин аңарга әйткән идем, җаный, алмаем, дип,
Муеныма асылынды, җаный, калмаем, дип.
Җаумый җаңгыр, төшми кояш, җаный, пич башына,
Беркая да китмәенчә, җаный, тор каршымда.
 

Гөргөри (сәнәк күтәреп кайтып керә. Җаграпның җырлап торуын сәнәгенә таянып тыңлый да). Бәчке синнән матуррак җырлый.

Җаграп. Прибет, Гөргөри дәй. Мин бит син әйткәнне эшләдем, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Нәстә эшләдең?

Җаграп. Әүдәки әби сездә.

Гөргөри. Нишли ул анда?

Җаграп. Әүвәлегеләр җоласы, дидеңме? Әүдәки әбидән дә әүвәлегерәк кеше бармы безнең ауылда? Җук. Ул син белмәгәннәрне дә белә.

Гөргөри. Шуннан ни?

Җаграп. Шуннан шул – синең алдыңда синең киявең басып тора, Гөргөри дәй.

Гөргөри ашыгып капкадан кереп китә.

Җаграп канәгать булып көлеп кала. Атылып, Гөрпинә керә, Җаграпны күреп, каршына «җөзеп» бара.

Гөрпинә. Син мондамыни әле, Сайгун Җабалак? Нәстә син минем улым Микушыма бәйләнәсең, ә? Күзеңне төртеп тишәм бит, Сайгун Җабалак.

Җаграп. Нәстә син?

Гөрпинә. Мин нәстә түгел, мин – Гөрпинә тутаң, белдеңме? Минем улым Микушым җуаш булгач та, аны кыйнарга җарый дип белдеңме?

Җаграп. Бар әле, кит әле моннан.

Гөрпинә. Китәрмен мин сиңа, Җабалак. Топый малае.

Җаграп. Бар, кайт та иреңә бәйлән. Ул синнән куркып тора.

Гөрпинә. Син миннән курыкмыйсыңмы? Шуңа улым Микушны кыйныйсыңмы? (Җодрыгын Җаграпның борын төбендә уйнатып.) Менә моны күрәсеңме?

Җаграп. Кит диләр сиңа!

Гөрпинә. Кәзер китәм мин сиңа, Сайгун Җабалак. (Бик оста итеп Җаграпка тибеп ала. Җаграп кычкырып сыгылып төшә.) Тагын кирәкме, Җабалак? (Тагын тибеп алырга чамалаганда, Җаграп аның аягыннан эләктереп ала. Гөрпинә дөнҗа селкетеп кычкырырга тотына.) Каравыл, үтерәләр! (Икенче аягыннан галушын салып, Җаграпны шуның белән җаңаклый. Үзе һаман кычкыра.) Каравыл!.. Үтерәлә-әр!..

Пәрдә.

Икенче пәрдә

Пәрдә Гөрпинәнең «Каравыл… Үтерәләр!» дигән тавышы белән ачылып китә. Капкадан Гөргөри чыга. Тәрәзәләр ачыла. Анда Кәтернә, Үринә, Палый башлары күренә. Гөргөри килеп Җаграпка җабыша. Гөрпинәне аның кулыннан тартып ала.

Гөргөри. И-и-их син… Кыз-катын белән сугышып җатасыңмы?

Җаграп. Мин түгел, Гөргөри дәй, ул үзе…

Гөрпинә. Җаңгаллама, Җабалак. Матур гына итеп сезгә килә идем, Гөргөри, менә шушы урында Җабалак Топыйның малае тора. Исәнме, мин әйтәм, Җаграп улым, нишләп торасың, монда, дим. Матур гына итеп әйттем. Ул, үтерәм мин синең улың Микушны, ди. Алай җарамый, мин әйтәм, Җаграп. Ә ул нәстә әйтә? Уди атсуда, дип урысчалап әйтә. Нәстә, мин урысмыни аңа? Мин әйтәм, алай җарамый, Җаграп, дим. Ул сүгенде.

Җаграп. Җаңгаллама. (Торып кагына.)

Кәтернә. Әй, Җаграп, Җаграп, үзең җаучы җибәргәнсең. Үзең безнең җорт каршында сүгенеп торасың.

Җаграп (Кәтернә каршына аксый-аксый барып). Сүгенмәдем, Кәтернә ти, сүгенмәдем.

Гөргөри. Бар, кит моннан, Җаграп. Җакшы чакта.

Җаграп. Сүгенмәдем мин, Гөргөри дәй. Мин вапшы сүгенә белмим. Ул үзе мине тибеп җыкты.

Гөрпинә көлә башлый. Аңа бүтәннәр кушыла.

Гөрпинә. Гөрпинә типкәнгә җыгылдыңмы?

Җаграп. Ул бит тибә белеп типте.

Гөрпинә. Җылап җибәр инде, җылап җибәр, Җабалак.

Җаграп. Җиттеме сиңа, җукмы. (Гөрпинәгә таба килә.)

Гөрпинә. Әнә күрдегезме, әнә күрәсезме?

Гөргөри. Алып чыгам мылтыкны, Җаграп. Бар, кит!

Җаграп. Китәм, китәм. Тик белегез, әйтеп китәм. Ишет, Үринә, син дә. Син барыбер минеке булачаксың. (Аксап чыгып китә.)

Гөрпинә. Җабалак. Җилкенгән була. Җә инде, исәнләшик. Исәнме-саумы, Гөргөри? Исәнме-саумы, Кәтернә? Син исәнме, Үринә? Ә Палый карчык монда нишләп җөри?.. Исәнме, Палый ти?

Палый. Нәстә дисең?

Гөрпинә. Саумы, дим.

Палый. Син кем суң?

Гөрпинә. Әй, саңкай карга. (Утыргычка барып утырып.) Кил әле, утыр әле шушында Гөргөри. Чык әле монда, Кәтернә.

Гөргөри утыргач, җыр башлый. Кәтернә белән Палый чыгып тыңлап торалар.

 
Чәчләремне биштән дә лә үрерләр идем,
Чәчен биштән үргән дә лә, айлар, димәсләр.
Ай, сезләрнең өчен дә лә үләрләр идем,
Сезнең өчен үлгән дә лә, айлар, димәсләр.
 

Палый. Алай җырланмый ул җыр. Безнең заманда алай җырланмые, болай җырланае. (Җырлый.)

 
Кара сыерның ла, ай, мөгезләрен
Каерып та алырга килдек без лә,
Ай, килдек без.
Әнекәйләреннән лә, ай, бер бәбкәсен
Аерып та алырга килдек без лә,
Ай, килдек без.
 

Гөрпинә. Син, Палый ти, онытып бетергәнсең инде. Безнең калыкта алай җырламыйлар.

Палый. Син мине өйрәтмә, җәме. Әүвәлегедән шулай җырлана.

Гөрпинә. Җук, безнең калык алай җырламый.

Әүдәки (капкадан күренеп). Сез икегез дә дөрес җырламыйсыз.

Гөрпинә (Әүдәкине күреп). Кодаем… Син нишләп җөрисең, Әүдәки ти? Җөри алмый идең ич инде.

Әүдәки. Торгыздылар менә. Урын бирегез. Кагыл, Гөргөри. (Утыра.) Сез икегез дә дөрес җырламыйсыз. Болай җырлана ул. (Җырлап күрсәтә.)

 
Җаварлар килгән җаңгырларны
Җаумаенча китәр димәгез;
Җаучыларга килгән кызыгызны
Алмаенча китәр димәгез.
 

Палый. Алай түгел.

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
2006
Hacim:
600 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04251-2
İndirme biçimi:
Ses
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 11 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 4,2, 5 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 4,2, 5 oylamaya göre