Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 21

Yazı tipi:

Әүдәки. Син тик тор, Палый. Мин кияүгә чыкканда, син әле тумаган идең. Сезнең ишеләр тудылар да җырларны бозып бетерделәр.

Палый. Кем кызып китте? Үзең кызып киттең…

Әүдәки. Кызып киттең, димим, бозып бетердегез, дим. Колагың ишетмәгәч, җаучы булып килмиләр аны.

Палый. Син әле аягың җөрмәгән килеш тә килгәнсең.

Гөрпинә. Икегезне дә әйтер идем инде… Туктагыз әле, тукта, тукта, тукта… Нәстә дидегез әле сез? Нинди җаучы дидегез?

Кәтернә. Менә Палый ти белән Әүдәки ти Үринәне җаучыларга килгәннәр.

Гөрпинә. Ә?! Кемгә?!

Гөргөри. Җабалак Топый Җаграпы белән Мәтүш Бәчкесенә.

Гөрпинә. Ә?! Нәстә?! Сез әле, саңкай карга белән чатан карга…

Гөргөри. Кызма-кызма, Гөрпинә, син үз җомышыңны әйт.

Гөрпинә. Җомыш? Нинди җомыш? Син минем нишләп җөргәнемне аңламадыңмыни?

Гөргөри. Аңлавын аңладык та…

Гөрпинә. Аңласагыз, шул… Минем Микушымнан да җакшы җегетне дөнҗадан эзләп-эзләп тә…

Палый. Җарый, алай, кем… Кем әле синең исемең?

Гөргөри. Гөргөри, Палый ти, Гөргөри.

Палый (Кәтернәгә). Син Үринәме әле?

Әүдәки. Җәп-җәш башыңнан башың эшләми. Кәтернә ул, Кәтернә бит ул. Үртәми кызы Кәтернә.

Палый. Шулай бугай шул. Шулай итәбез инде, болай булгач. Кызның әти-әнисе каршы килмәде, дибез. Бүген кич, эш беткәч, үзе килсен… Кем әле аның исеме?

Гөргөри. Бәчке инде, Бәчке.

Палый. Шул бугай шул. Мин киттем инде, алайса, кем… (Китә.)

Гөрпинә. Кит, бар, кит, саңкай карга.

Әүдәки. Кешегә алай әйтергә җарамый, Гөрпинә.

Гөрпинә. Җарамагач, нигә җөрисең ике җөз җәшеңә җиткән килеш. Кешесе кеше булса. Җабалак малаена.

Әүдәки. Тик тор… Каян чыккан ул олыларга каршы сүз әйтү. Җабалакка ни булган? Карап торсаң – гәүдәсе бар. Ир булгач, аның гәүдәсе дә кирәк. Башсызын башсыз инде дә. Кәзер бөтенесе дә башсыз инде. Кич белән килсен дисеңме, Гөргөри?

Гөргөри. Сөйләштек инде, Әүдәки ти.

Әүдәки. Мине кайсыгыз илтеп куя суң өемә?

Гөрпинә. Ничек килдең, шулай китәсең инде.

Әүдәки. Тик кенә тор, диләр, Айгыр Ычтапый Гөрпинәсе. Илтеп куй, Гөргөри.

Гөргөри. Кәтернә, алып чык әле бәләкәй арбаны.

Әүдәки. Җук-җук, аңарга утырып җөрсәм, эчәкләрем селкенә, күтәреп кенә илт.

Гөргөри. Бигрәк кадерле җаучы булып чыктың әле, Әүдәки ти. Кил, әйдә. (Әүдәкине күтәреп ала.)

Гөрпинә. Миңа ни дидең, Гөргөри?

Гөргөри. Кич килсен Микушың, кич… үзе килсен. Киттек, Әүдәки әби.

Ут сүнә. Ут кабынганда, кич җиткән. Урамнан Анук җырлап үтеп бара.

 
Анук. Ышкаплар, ышкаплар, ай, өстендәй,
Карточкасы ышкаплар өстендәй.
Гөрли күгәрчен, гөрли күгәрчен, –
Бодайлар сибәрсең;
Кеше читләтер дә, син читләтмә,
Ыригым синең өстәлдәй.
Гөрли күгәрчен, гөрли күгәрчен,
Бәлки лә, сөярсең.
 

Җаграп (Анукка каршы килеп). Прибет, Анук. (Анук, аның сәламен дә алмыйча, җырын өзмичә, җулын дәвам итә. Җаграп аның җулына төшә.) Нәстәле син гел кыланасың?

Анук. Кыланмыйм ич, җырлыйм ич.

Җаграп. Ишетәм җырлаганыңны. Ник мине күрмисең?

Анук. Менә күрдем ич инде.

Җаграп. Нигә исәнләшмисең?

Анук. Исәнләшәсем килми.

Җаграп. Ник килми?

Анук. Нәстә, Үринә эләкмәгәч, тагын мин кирәк булдыммы?

Җаграп. Кем әйтә, эләкмәде, дип?

Анук. Эләкмәячәк. Гөргөри дәй барыбер сиңа бирмәячәк Үринәсен.

Җаграп. Ә мин аңардан сорап та тормыйм.

Анук. Әй, әй, әй, сөйләгән була. Әүдәки әбине күтәреп җөргәнеңне белмиләрме әллә?

Җаграп. Мин җүри генә.

Анук. Ничек инде җүри генә?

Җаграп. Гөргөри дәй кызымны бирәм дип әйткәч, кызыңны алмыйм дип китәм дә барам.

Анук. Әй, әй, әй, сөйләгән була. Үринәне эзләп җөрисең бит инде.

Җаграп. Җук, Анук, Ябалаков Евграф Трофимович кызлар эзләп җөри торган җегет түгел ул. Кызлар үзләре аны эзлиләр.

Анук. Алайса, нигә монда болганасың суң?

Җаграп. Болганасым килгәнгә. Кая барасың?

Анук. Су буена.

Җаграп. Нишлисең анда?

Анук. Җегетләр эзлим.

Җаграп. Нәстә-ә-ә? Эзләтермен мин сиңа!

Анук. Миндә синең ни эшең бар?

Җаграп. Мужыт, мин сине җаратамдыр.

Анук. Нәпесең зур икән.

Җаграп (агач артына ишарәләп). Кил әле монда.

Анук. Бармыйм.

Җаграп. Кил, диләр.

Анук. Бармыйм, диләр.

Җаграп. Нәстә, син дә җалындырасыңмы? Ачуымны китерсәгез, Пәнәчегә барырмын да Бираны алып кайтырмын, җөрерсез җылап…

Анук. Кайтмагаең.

Җаграп. Килмисеңмени?

Анук (Җаграпка ияреп). Бер тапкыр гына барам, башка бармыйм.

Агач артына посалар. Анукның чыркылдаганы ишетелә. Менә ул агач артыннан атылып чыга да җөгерә.

Җаграп. Әй, кая качтың? Кил монда. (Агачка сөялеп кала.) Әллә шул Анукка гына өйләнергә инде? Үринәсе чибәррәк шул, кәхәр. (Җырлап җибәргәнен сизми дә кала.)

 
Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын…
 

Сәхнәнең икенче читендә Бәчке күренә. Өченче яктан Микуш керә.

Җаграп (аларны күреп). Әй, килегез әле монда!

Микуш. Әгәр дә кулың белән кагылсаң, таш алам да бәрәм.

Бәчке. Мин синнән курыкмыйм, Җаграп.

Җаграп. Курыкмасаң кил. Килегез, кил, тимим. (Җегетләр сагаеп кына килгәч.) Никәл, җегетләр?

Микуш белән Бәчке. Җакшы.

Җаграп. Үринә җанына килдегезме?

Бәчке. Син кем җанына килдең суң?

Җаграп. Җәле, әйбәтләп кенә сөйләш әле. Мин әйбәтләп сөйләшәм бит. Мин дә Үринә җанына килдем. Гөргөри дәй әллә ниләр уйлап чыгара бит. Сезне дә әллә Гөргөри дәй чакырганмы? Әйтегез инде, нәстә җәшергән буласыз?

Бәчке. Чакырган.

Җаграп. Син Палый әбине җаллаган идеңмени?

Бәчке. Җалласа ни булган?

Җаграп. Җә инде, эрәтләп сөйләш инде. Настроениемне бозма инде. Нишләтергә җыена икән Гөргөри дәй? Өчебезне җыеп әйтә инде, мин Үринәне Җаграпка бирәм, дип әйтәчәк инде. Сез нишлисез инде? Сез миңа ачу сакламагыз, җарыймы? Туйга акча җыясы була инде. Җегетләр, әйдәгез, бригат оештырабыз. Эчтирләт тотып, киласын унар меңнән сатсак, «бер КамАЗ» эчтирләттән, белдеңме, күпме җыябыз?

Микуш. Эчтирләт түгел, килкә дә тоттырмый әле сиңа.

Җаграп. Нәстә-ә? Менә күрерсең. Бригат оештырып, моторлы луткы белән җәтмә сатып алабыз да… Керегез минем бригатка, җегетләр. Көймәне син сатып ал, Микуш, җәтмәне Бәчке алыр.

Бәчке. Син нәстә аласың?

Җаграп. Мин бригадир булам ич инде.

Бәчке. Акылың котмы?..

Җаграп. Хулиган син, Бәчке. Менә Микуш, ичмасам, жегет. Бар, Микуш, өеңә кайт, җөрмә бу хулиган белән. Писталит сатып алдым әле мин, җегетләр. Җегерме сигез патрон сыя көпшәсенә. Бер атканда бүрене үтереп була, белдегезме?

Үринәнең җырлаган тавышы ишетелә. Өчесе дә тораташ булып катып калалар. Гөргөри ызбасының тәрәзәсе ачыла. Анда Үринә. Җегетләр тын да алмый аның җырын тыңлыйлар.

 
Үринә. Кара урманнарның, ай, уртасында
Карт имәннәр кистем күмергә.
Пар үрдәкләр йөзәдер әрәмәдә-күлләрдә, шул,
Җыен дуслар җыелышкач,
Чәчәк ата гөлләр дә, шул.
Узган гомерләрнең лә буйларында
Тату булсак иде лә без бергә.
Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк,
Җиләктән кайтып киләм, шул,
Җир җиләге ничек тәмле –
Сезне дә шулай күрәм, шул.
Су буйларында ла йөри торгач,
Алтын тәңкә таптым – әлләли.
Җыйдым җиләк, койдым как
Бөрлегәннәре белән шул,
Без йөрибез дус-ишләрнең
Бер дигәннәре белән шул.
Алтын тәңкә безгә зур мал түгел,
Бер күрешүләре әллә ни.
Француз яулыклар киштәдә –
Бөклә дүрткә-бишкә дә шул,
Сезнең белән күрешүләр
Кермәс инде төшкә дә шул.
 

Үринә җырлап бетергәч, өчесе дә тәрәзә каршына барып, рәшәткәгә җабышалар. Өчесе дә бер аваз чыгаралар: «Үринә!..»

Үринә. Исәнмесез, җегетләр!

Җаграп. Исәнме, Үринә!

Бәчке. Никәл, Үринә?

Микуш. Арумы, Үринә?

Үринә. Нишләп җөрисез, ә?

Җаграп. Без су буена барабыз.

Бәчке. Мин синең җаныңа килдем, Үринә.

Микуш. Мин дә синең җаныңа килдем, Үринә.

Җаграп. Алар түгел, мин синең җаныңа килдем, Үринә. Чык монда.

Үринә. Әти чыгармый шул.

Җаграп. Әтиең үзе бит безне чакырткан.

Үринә. Әти чакырткач, әтине көтегез.

Бәчке. Ул кайда?

Үринә. Алгы өйдә чәй эчә.

Капка артында Гөргөринең «Җап тәрәзәне!» дигән тавышы ишетелә. Үринә тәрәзәне жаба. Капкадан Гөргөри чыга.

Гөргөри. Ә-ә-ә… Кияүләр. Никәлләрегез бар, кияүләр? Ник дәшмисез? Әрмиядә начар өйрәткәннәр икән сезне. Без солдат чакта генералны «Здравие желаю, тавариш генерал!» дип кычкырып каршы алаек.

Җаграп. Син генерал түгел бит, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Генерал булмагач, ник килдегез?

Бәчке. Ник чакырттың, Гөргөри дәй?

Гөргөри. Палый карчыкны син җибәрдеңме?

Бәчке. Мин.

Гөргөри. Палый карчык нәстә әйтте?

Бәчке. Кич белән Гөргөриләргә бар, диде.

Гөргөри. Килдеңме?

Бәчке. Килдем.

Гөргөри. Нишләп мин чакыртыйм инде, шулай булгач? Үзең килгәнсең ич. Миңа сезнең берегез дә кирәкми. Өчегезгә дә мин кирәк.

Микуш. Үринә кирәк.

Гөргөри. И-и-и, Микуш та монда икән. Сиңа Үринә кирәкмени? Кәзер чакырабыз Үринәне, чакырабыз. (Кычкырып.) Кәтернә!.. Кәтернә!..

Кәтернә (тәрәзәне ачып). Иске киемнәрне кимим, ди.

Гөргөри. Кидер!.. Ә сез, җегетләр, рипититсия ясый торыгыз.

Җаграп. Рипититсия? Нәстә ул?

Гөргөри. Барыгызның да җаучылары килдеме? Килде. Мин берсенә дә атказ бирмәдем. Барысы да әүвәлегеләр җоласы белән әйбәт итеп сөйләштеләр. Инде кәзер үзегез җарышасыз.

Бәчке. Ничек җарышабыз?

Гөргөри. Ничек икәнен әйтермен, Бәчке кияү. Җарыш була. Шул жарышта кем җиңә, кыз да шуңа була.

Гөрпинә (әллә кайдан атылып чыгып). Андый җола җук.

Гөргөри. Син монда нишләп җөрисең? Мин сиңа килергә әйттемме?

Гөрпинә. Үзем килдем. Андый җола җук. Җегетләрне җарыштыра торган җола җук бездә.

Гөргөри. Сездә булмаса, бездә бар.

Гөрпинә. Сез керәшен түгелмени? Андый җола җук. Интектермә Микушны.

Гөргөри. Алып кит, алайса, Микушыңны.

Гөрпинә. Китмим, алып китмим. Андый җола җук.

Җаграп. Җук андый җола, Гөргөри дәй. Җарыштыра торган җола җук.

Гөргөри. Син нәстә белер-белмәс кычкырасың? Көрәшәсең килмимени Микуш белән, куркасыңмыни?

Җаграп. Ә-ә… Көрәшергәмени? Алайса, бар андый җола!

Гөрпинә. Кычкырма, Җабалак! Җук! Ышанмасагыз, Палый белән Әүдәкине алып килегез. Алар да әйтер, җук андый җола.

Гөргөри. Палый дисеңме? Әүдәки дисеңме? Барыгыз әле, кияүләр, тиз генә алып килегез әле.

Бәчке. Мин алып килмим.

Гөргөри. Үзеңә кара, Бәчке кияү, мин җалынмыйм. Җаграп, син алып киләсеңме?

Җаграп. Киләм, Гөргөри дәй, киләм. Бар андый җола. (Китә.)

Гөргөри. Ничек соң, Бәчке кияү? Оттырасың бит, бар тизрәк.

Бәчке теләр-теләмәс кенә чыгып китә.

Гөрпинә. Киттек, Микуш, бу тиле Гөргөри белән кода булганчы…

Микуш. Мин китмим.

Гөрпинә. Микуш!.. Кемгә әйтәм. Сине Җабалактан кыйнатыр кәлем җук. Бик исем китте Үринәләренә. Аның кебекләрне мин Пәнәчедән олавы белән төяп кайтам.

Гөргөри. Төя, Гөрпинә, төя.

Микушны җитәкләп, Гөрпинә чыгып китә. Үринәне җитәкләп, капкадан Кәтернә чыга.

Кәтернә. Түзеп-түзеп торам да, Гөргөри…

Гөргөри. Шуннан нишлисең инде, Кәтернә ти?

Кәтернә. Артыгын кыланасың.

Гөргөри. Артыгын кылансам нишлисең инде, Кәтернә ти?

Кәтернә. Кешеләрне көлдереп…

Гөргөри. Кешеләр көлсә нишлисең инде, Кәтернә ти?

Кәтернә. Котыртма мине.

Гөргөри. Котыртсам нишлисең инде?..

Кәтернә (кинәт җомшап). Нишлисең дип… Үринә бит… Кызың…

Гөргөри. Аңа ни булган?

Үринә. Катышмыйм мин синең уеныңа.

Гөргөри. Мин уйнамыйм.

Үринә. Нигә киерттегез боларны?

Гөргөри. Алар безнең киемебез булган. Исеңә төшерер өчен. Шушы киемне киеп кияүгә бер чыккач, шул киемеңне сандыгыңа салып, ирең белән аерылмый яшәр өчен. Апаңнар кимәде, хәзер әтисез бала үстерәләр. Ишетеп кал, әтисез бала үстерәләр. Тагын бер тапкыр әйтәм: әтисез бала үстерәләр.

Үринә. Син тапкан кияүгә барыбер чыкмыйм.

Гөргөри. Башта киявен табыйк әле, аннары карарбыз.

Әүдәкине күтәреп, Җаграп килеп керә.

Әүдәки. Нишләтәсең инде тагын, нишләтәсең, башсыз?

Җаграп. Әүдәки әби әйтә, андый җола бар, ди. Әйдә, Гөргөри дәй, кайсысы белән көрәшим? (Җиңнәрен сызгана.)

Гөргөри. Ашыкма, Җаграп, ашыкма.

Җаграп (Үринә каршына килеп, сокланып карап тора). Үринә-ә-ә!

Үринә. Нәстә күзеңне акайттың?

Җаграп. Минеке буласың. Бәчке белән Микушны мин аны икесен бер җулы…

Бәчке Палыйны җитәкләп керә.

Бәчке. Әйдә инде, атла инде тизрәк, Палый әби.

Палый. Тукта, кума. Кем син?

Бәчке. Бәчке ич инде, бүген җаучыладың ич инде…

Палый. Кемне җаучыладым?

Бәчке. Үринәне җаучыладың ич инде.

Палый. Җаучылагач, тагын кая алып барасың?

Бәчке. Менә бит, Гөргөри дәй…

Гөрпинә Микушны җитәкләп керә.

Гөрпинә. Ә, бездән башка гынамы? Җук андый җола.

Әүдәки. Нинди җола сөйлисез?

Гөрпинә. Менә Гөргөри уйлап чыгарган. Әүвәлегеләр җоласы, ди. Менә бу малайларны көрәштерергә җыена. Кайсы җыга, Үринәне шуңа бирәм, ди. Бармы андый көрәштерә торган җола кыз өчен? Әйт, булганмы?

Палый. Нәстә турысында сөйләшәсез анда?

Гөрпинә (Палый җанына очып килеп). Гөргөри малайларны көрәштереп җарыш җасый. Билгеле инде, ул Җабалак Топый малае минем Микушымны җыга.

Микуш. Нәстә инде син, җыкмаган бит әле.

Гөрпинә. Тик тор, ичмасам, ул Җабалакны җыгып буламы?

Гөргөри. Син җыктың бит әле…

Палый. Нәстә сөйләшәсез анда?

Гөрпинә. Андый җола җук. Кыз өчен көрәштерә торган җола җук.

Әүдәки. Күпне белмә, Гөрпинә, миннән узып… Мин әйтсәм бар дип, була. Мин кияүгә чыкканда, син әле тумаган даең. Әйт, Гөргөри, нәстә монда?..

Гөргөри. Менә, Әүдәки әби, сез бит инде өчәүләп минем кызны җаучыладыгыз. Өчегезнең дә сүзен кире какмадым. Инде нишлим? Кызым берәү генә…

Палый. Нәстә сөйлисез, миңа әйтеп сөйләгез.

Гөргөри (Палый җанына килеп). Кил әле, Палый ти, менә монда утыр әле. (Палыйны утыргычка Әүдәки янына утырта.) Җакшылап тыңла, Палый ти… Сез җаучылаган кыз берәү генә, дим, җегетләр өчәү, дим. Мин хәзер аларны җарыштырам. Кем җиңә, кыз шуңа.

Гөрпинә. Андый җола җук.

Әүдәки. Булгандыр ул, кәтерлим, колакка кереп калган. Әүвәлеге заманда кызлар өчен сугышканнар да бугай әле.

Палый. Нишләгәннәр?..

Әүдәки. Әй… Картайдың, Палый. Мин кияүгә чыкканда син әле курчак кына уйнап җатаең. Булган андый җола. Әйдә, Гөргөри, җарыштыр. Җарыштырсынмы, Палый?..

Палый. Булган андый җола, булган.

Гөрпинә. Җарый инде, җарый, җыелышып Җабалакка кыз бирәсез… Кара аны, кәрәмләшмә, Җабалак. (Палый белән Әүдәки уртасына кереп утыра.) Җөрисез инде шунда.

Әүдәки. Син дә җөрисең бит әле…

Палый. Син кем әле?

Гөргөри. Башлыйбыз. Нык итеп карап торыгыз сез дә, түтиләр. Җәгез, кемнәрдән башлыйбыз?

Җаграп. Миннән инде, Гөргөри дәй. Җә, җегетләр, кайсыгыз чыга?

Бәчке (чыгып). Аяк чалма.

Җаграп. Сиңа аяк чалып тораммы, Бәчке?

Тотынышалар. Бераз торгач, Җаграп Бәчкене җыга. Бик горур кыяфәт белән Үринә каршыннан үтә.

Гөргөри (Жаграпка). Җал итеп аласыңмы, кәзер үк көрәшәсеңме Микуш белән?

Җаграп. Кәзер үк.

Гөргөри. Син, Микуш, көрәшеп торасыңмы Җаграп белән?

Микуш. Әни, көрәшимме?

Гөрпинә. Күтәреп бәр шул Җабалакны, улым!

Микуш. Җарар, әни. (Үринә каршына барып.) Үринә, көрәшимме?

Гөргөри. Үринәне катнаштырма.

Микуш. Җарар, алайса. (Җаграп белән тотышалар. Һәм шунда ук Җаграп үзе дә сизмәстән сырты белән килеп төшә. Ах итәләр, билгеле. Гөрпинә бөтен дөнҗаны җаңгырата.)

Җаграп. Дөрес түгел, дөрес түгел. Мин тотып өлгермәдем.

Гөргөри. Булды, булды. Бүтән чакта тотып өлгерерсең, Җаграп. Кәзер инде Микуш белән Бәчке… Әйдәгез.

Микуш белән Бәчке алышалар. Алышу Бәчкенең җиңүе белән тәмамлана.

Гөргөри. Ничек килеп чыкты инде бу? Бөтенесе дә берәр җыкты, берәр җыгылды.

Җаграп. Җаңадан, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Җук инде, бүтән төрле җарышлар да бар. Кәзер берәм-берәм җырлыйсыз инде, җегетләр.

Җаграп. Андый җола җук.

Гөрпинә. Бар, бар!.. Әүвәлегеләр кыз өчен җарышканнар. Җарышканнармы, Әүдәки әби?

Әүдәки. Палый нәстә ди?

Гөрпинә. Җарышканнар бит, Палый ти?

Палый. Булган, булган…

Гөрпинә. Башла, Гөргөри… Чык әле, Микуш улым. Җырлат, Гөргөри.

Гөргөри. Иң әүвәлеге җырны җырлап бир әле, җегет.

Микуш (җырлый).

 
Читлеккәен ачып, һай, тутый кош
Очырдым ла сезнең тарафка;
Асыл җаннарым да тәрәзәсен
Ачып куяр әле жаратса, әле җаратса.
Әй, Иганә буе, әй, Эләке,
Җан тәрәзен ачыр җаратса, әле җаратса.
Искә төшсә, өзә, һай, үзәкне.
Зиһенемнең бетә эрәте, әле эрәте.
Үзе булмаса да, һай, җанымда,
Күз алдымнан китми сурәте, әле сурәте.
Әй, Иганә буе, әй, Эләке,
Күз алдымнан китми сурәте, әле сурәте.
 

Гөргөри. Җарый. Кайсыгыз тагын?..

Җаграп. Бәчке чыксын.

Бәчке (җырлый.)

 
Ай, әле бик җырактан килдек без,
Җитмеш чакрым җулны үттек без;
Ак калфакның каралган чагы,
Ак калфакның каралган чагы –
Туганнарның таралган чагы.
Җитмеш чакрым җирне, һай, үттек без,
Бер күрешер өчен килдек без;
Ак калфакның табылган чагы,
Ак калфакның табылган чагы –
Туганнарның сагынган чагы.
 

Гөрпинә. Бу әүвәлеге җыр түгел.

Гөргөри. Кайчангы җыр?

Гөрпинә. Кайчангы икәнен белмим, әүвәлеге җыр түгел.

Бәчке. Ул җырны, Гөрпинә ти, беләсең килсә, Илһам Шакиров сиксән ел инде җырлый.

Гөрпинә. Җарый инде, алайса, ул җырлагач, әүвәлегедер. Җә инде, җә, Җабалак, син җырла.

Гөргөри. Син, Гөрпинә, тик кенә утыр, җарыймы? Җә, Җаграп…

Җаграп. Әллә җырламас дип беләсезме? (Җырлый.)

 
Сандугачлар килгән безгә,
Китәрләр микән көзгә?
Урманда куак кына,
Без монда кунак кына, –
Кунак булып җөрибез.
Сандугачлар китәр көзгә,
Җамансу булыр безгә.
Урманда таллык кына,
Бу безгә шатлык кына, –
Шатлык белән җәшибез.
 

Гөргөри. Кара, өчегез дә җарыйсы гына җырлыйсыз икән. Кәзер биисез инде, җегетләр. Китер әле гарбунны, Кәтернә. Башладык, җегетләр, «Чабата» көенә.

Җегетләр аерым-аерым да, бергә дә бииләр, арыганчы бииләр дә чирәмгә җал итәргә утыралар.

Гөргөри. Җә, түтиләр, ничек минем кияүләр?

Гөрпинә. Җабалак бии белми.

Җаграп. Җиттеме-җукмы сиңа, Гөрпинә ти?

Әүдәки. Берсенә дә сүзем җук. Җарый. Тик менә безнең замандагыча түгел. Алай биемиләр иде безнең заманда. Безнең заманда болай бииләр иде. Гөрпинә, Кәтернә, тотыгыз әле мине. Бастырыгыз әле җиргә.

Гөрпинә белән Кәтернә Әүдәкине култыклап алып җиргә бастыралар. Җыгылмасын өчен тотып торалар. Әүдәки аякларын боргалап биегәндәй итә.

Менә шулай бииләр иде безнең заманда, менә шулай итәләр иде. Менә шулай, менә шулай. Утыртыгыз урыныма.

Гөрпинә белән Кәтернә утырталар.

Палый. Җук, Әүдәки ти. Алай итмиләр иде, болай итәләр иде. (Таягын биетеп күрсәтә.)

Гөрпинә. Селкенмәгез әле ачу китереп… Гөргөри, әйт сүзеңне…

Гөргөри. Бу җулы да тигезләр. Бәчке әйбәтрәк әйбәтрәген…

Гөрпинә. Җаклама Бәчкене. Гел шуны җаклый-сың.

Әүдәки. Җегетләрне биеттең дә, Гөргөри, кызыңның биюен күрмәдек бит әле. Җәле, күрсәтсен әле, кемне җаучылап җөрибез икән? Шулаймы, Палый?

Палый. Нәстә дисең?

Әүдәки. Әнә Палый да шулай ди.

Гөргөри. Күрсәтербез аны, Әүдәки ти. Җәле, Үринә.

Үринә. Биемим.

Гөргөри. Кемгә әйтәм?!

Үринә. Мин бии белмим.

Гөргөри. Беләсең.

Үринә. Белмим.

Анук. Уйна, Гөргөри дәй, үзем биеп күрсәтәм. (Ул әлегә хәтле капка төбендәге җарышны агач артыннан күзәтеп торган иде.) Уйна. (Гөргөринең уйнаганын да көтмичә, үзе җырлап, үзе биеп китә.)

 
Үринә. Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса;
Суга салсаң калкып чыгар,
Безгә насыйп җар булса.
Их, тала, тала, тала,
Тала минем беләгем;
Нигә тала, нигә җана
Икән минем җөрәгем?
Талмас иде беләккәем,
Талдыручы булмаса;
Җанмас иде җөрәккәем,
Җандыручы булмаса…
 

Бии-бии дә чыгып җөгерә. Аңа Җаграп иярмәкче була да «кияү» икәнлеге исенә төшеп туктап кала. Анукның кыланышы Үринәнең дә кытыгын китерә, ул да сикереп чыгып такмак әйтә-әйтә бии.

 
Кара урманда бөрлегән,
Чәчәкләре бер дигән;
Нишләп җөрим берәү белән,
Сынап карыйм төрледән.
Их, тала, тала, тала,
Тала минем беләгем;
Нигә тала, нигә җана
Икән минем җөрәгем?
Талмас иде беләккәем,
Талдыручы булмаса;
Җанмас иде җөрәккәем,
Җандыручы булмаса.
 

Үринә биеп туктап, үз урынына утыра.

Әүдәки. Туй булды бит бу, Гөргөри. Туй булды бу, Кәтернә.

Гөргөри. Туй болай гына булмаячак, Әүдәки ти.

Әүдәки. Без җәш чакта…

Гөрпинә. Җәш чагыңны аннары сөйләрсең, Әүдәки ти. Гөргөри, сүзеңне әйт.

Гөргөри. Әйтәм, Гөрпинә, әйтәм. Микушны курламыйм. Быламык дип йөри ием дә, түгел икән. Җаграп та җарыйсы, Бәчке дә әйбәт.

Гөрпинә. Тагын Бәчкене данныйсыңмы?..

Гөргөри. Мин үземә ошаганын данныйм, Гөрпинә. Җарый, тагын да җарыштырып карамакчы ыем да, калып торсын. Инде болай була. Калынны кайсысы күбрәк түли, кыз шуңа була инде.

Гөрпинә. Нинди калын тагын?

Гөргөри. Әүвәлегеләр җоласы.

Гөрпинә. Әллә ниләр уйлап чыгарма, Гөргөри. Кәтернә, син нигә бер сүз дә дәшмисең? Нишли бу синең лилипутың?

Кәтернә. Мыскыл итмә, Гөрпинә, үзеңнеке да әллә кем түгел. Безнең Гөргөри бөтенесен дә белә. Ул ни әйтсә, шул булыр.

Гөрпинә. Әйт, Гөргөри, нәстә ул калын дигәнең?

Гөргөри. Әнә Әүдәки ти белән Палый ти әйтсен.

Гөрпинә. Әйт, Әүдәки ти. Нәстә сөйли ул Гөргөри?

Әүдәки. Бик белеп сөйли. Әүвәлегеләр кызны калын түләп алганнар.

Палый. Булган андый җола, булган.

Гөрпинә. Акча түләпме?

Әүдәки. Акча гына түгел.

Гөрпинә. Нәстә, кызыңны сатып бирәсезмени, Гөргөри?

Гөргөри. Сатып бирмибез, җола кушканча бирәбез. Әүвәлегеләр шулай эшләгән.

Гөрпинә. Алар күпме түләргә кушкан инде?

Гөргөри. Күпме икәнен әйтеп калдырмаганнар. Анысын үзебез әйтәбез.

Гөрпинә. Күпме инде?

Гөргөри. Күп, Гөрпинә.

Гөрпинә. Күпнең дә чиге була, Гөргөри.

Гөргөри. Акчасын кәзер түләсәгез, җарты милиун.

Гөрпинә. Җарты милиун?!

Палый. Нәстә сөйләшәсез?

Гөрпинә. Җарты милиун, ди…

Палый. Нәстәгә җарты лимун?

Әүдәки. Тыңлап кына утыр, Палый. Болары безнең башка сыймый.

Гөргөри. Кәзергә генә шулай. Кәзер түләмәсәгез, әрбир каклары үскән саен, калын акчасы да арта барыр. Мужыт, бер милиун булыр, мужыт, ун милиун.

Җаграп. Ун милиун?!

Гөргөри. Ун милиун, Җаграп. Әзрәкме әллә? Шуның өстенә миңа эче җонлы тун, Кәтернәгә тышы җонлы тун.

Гөрпинә. И-и-и, и-и-и…

Гөргөри. Ашыкма, Гөрпинә. Ике баш сыер, бер баш тана, сигез баш сарык.

Бәчке (көлеп). Өстә, әйдә, Гөргөри дәй, өстә.

Гөргөри. Син көлмә, Бәчке, мин бит чынлап әйтәм. Шулар өстенә өч көпчәкле мотоцикл.

Гөрпинә. Кодаем! Нишләвең, Гөргөри?..

Гөргөри. Синнән күбрәк тә тиеш әле, Гөрпинә.

Гөрпинә. Анысы нигә инде?

Гөргөри. Телең бик әче. Синең киленең булып җәшәүләре, ай-яй!

Гөрпинә. Җәшәп караганың җук бит, нигә мыскыл итәсең?

Бәчке. Алай җарамый бит, Гөргөри дәй. Калын алырга җарамый.

Гөргөри. Кем әйтте җарамый дип? Өйрәндегез бушка кыз алып. Бушка алалар да биш көннән аерып җибәрәләр. Бушка килгән нәрсәне ыргыту жәл түгел шул. Җук инде, түләп алып карагыз. Җаратасың икән, түләп ал.

Җаграп. Закон бар, Гөргөри дәй. Мин беләм, бер үзбәк сөйләде, закон бар, диде.

Гөргөри. Син законга өйләнерсең, җарыймы, Җаграп? Син, Микуш, нигә бер сүз дәшмисең?

Гөрпинә. Ник дәшсен? Дәшерлек иттеңмени? Дәшмибез, Гөргөри. Син әйткән акчага каладан бер олау марҗа төяп кайтабыз. Әйдә, Микуш.

Микуш. Гөргөри дәй, син чыннан да чынлапмы?

Гөргөри. Чынлап, Микуш, чынлап.

Гөрпинә. Әйдә, Микуш…

Әүдәки. Әй, күңелле генә утыраек, әллә нишләттең, Гөргөри. Бигрәк кыйбат.

Гөргөри. Минем кызым арзан түгел. Бер тиен дә төшмим. Уйлагыз, җегетләр, уйлаганнарыгыз иртәгә килеп әйтер.

Микуш. Мин уйладым, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Нәрсә уйладың, Микуш?

Микуш. Мин риза.

Гөрпинә. Микуш!..

Гөргөри. Ашыкма, Микуш. Ныклабрак уйла. Иртәгә шушы вакытта әйтерсең. Бергәләп килегез.

Ут сүнә. Ут җанганда Җаграп керә, рәшәткә җанына килә, Анукның җырлаганын ишетеп, агач янына барып сыена. Җырлап Анук керә.

Җаграп (Анук җулына аркылы төшеп). Прибет, Анук. Нәстә, тагын исәнләшмисеңме, тагын мине күрмисеңме?

Анук. Син мине күрәсеңме суң?

Җаграп. Күрәм.

Анук. Син күргәч, шул җиткән.

Җаграп. Кыланма инде.

Анук. Нәстә, Үринә бик кыйбат булгач, арзан Анук җанына килдеңме?

Җаграп. Мин килмәдем, син очрадың.

Анук. Үринәгә акча алып килдеңме? Сыерың белән танаң кайда сун? Эләктеме инде Үринә? Син ул сораган әрбирләрне мәңге табасың җук.

Җаграп. Көлмә. Ачуны китерсәң, балыкчылар бригадасы төзим. Бер КамАЗ эчтирләт тотып сатам да. Киласы унар меңнән… Кая барасың?

Анук. Су буена.

Җаграп. Көн дә көн дә нишлисең анда?

Анук. Көн дә, көн дә түгел, төн дә, төн дә…

Җаграп. Төн дә, төн дә нишлисең?

Анук. Сине көтәм.

Җаграп. Мин килмимме?

Анук. Килмисең шул.

Җаграп. Сине Үринәдән артыграк җарата башлагач килермен, җәме?

Анук. Җә. Сау бул.

Җаграп. Тукта инде…

Анук. Нишлибез?

Җаграп. Син Үринәдән әйбәтрәк биисең, Анук.

Анук. Мин аны син әйтмәсәң дә беләм.

Җаграп. Су буенда нишләп утырасың, Анук?

Анук. Аккан суга карап утырам.

Җаграп. Ник?

Анук. Кызык.

Җаграп. Мин сине җарата башладым әле, Анук.

Анук. Рәкмәт инде.

Җаграп. Кил монда, Анук. (Агач артына чакыра.)

Анук. Нишлибез анда?

Җаграп. Беләсең ич инде.

Анук. Оныттым.

Җаграп. Җә инде, беләсең…

Анук. Бер үпкәнең өчен – бер милиун. Ике үпсәң, өстәвенә ике сыер.

Җаграп (рәкәтләнеп көлә). Үтерәсең син, Анук.

Анук. Үләсе көнең алда әле, Җаграп. Әнә тәрәзәдән минем белән сөйләшкәнеңне катының карап тора.

Җаграп. Ачуны китерсәләр өйләнмәм дә әле. Тотармын да сиңа өйләнермен.

Анук. Әгәр мин чыкмасам?

Җаграп. Син чыгасың. Кил инде мондарак.

Анук. Җук, Җаграп. Анда бармыйм. Үпсәң, менә шушында үп.

Җаграп. Ничек инде. Үринә карап торса?..

Анук. Торса тора инде.

Җаграп. Әллә куркыр дип уйлыйсыңмы?

Анук. Уйламыйм.

Җаграп аны кочаклап үбеп ала. Анук көлә-көлә чыгып җөгерә, Җаграп рәшәткә каршына килеп сызгыра.

Бәчке (кереп). Мин монда, Җаграп.

Җаграп. Ә-ә-ә, Бәчке. Прибет. Җә, алып килдеңме калын?

Бәчке. Син алып килдеңме сун?

Җаграп. Җә инде, җәшергән булма. (Микушны күреп.) Әнә бит килә. Моңарда инде байлык. Әниең кайда, Микуш?

Микуш. Син бәйләнмә миңа. Таш белән алам да бәрәм.

Җаграп. Бәреп кара. Җыктым дигәч тә. Җалгыш кына җыгылдым мин. Әйдә, көрәшәбез. (Микушны эләктереп ала.)

Гөргөри (капкадан чыгып). Никәл, җегетләр?

Җаграп. Прибет, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Исәнме, исәнме… Җә, ни уйладыгыз? Син ни уйладың, Җаграп?

Җаграп. Уйладым мин болай: көтәргә биреп тор Үринәне.

Гөргөри. Ничек инде көтәргә?

Җаграп. Әҗәткә… Бурычка… Өйләнгәч түләрмен. Мин балыкчылар бригадасы төзим. Бер КамАЗ эчтирләт тотып сатам да… Килосы унар меңнән…

Гөргөри. Эчтирләтеңне саткач килерсең, Җаграп, җарыймы?

Җаграп. Алайса, үзеңә кара, Гөргөри дәй. Үринәне бәхетсез итәсең килсә… Ул бит миннән башка берәүне дә җаратмый. Мине үлеп җарата.

Үринә (тәрәзәне бәреп ачып). Җаратмыйм! Җаратмыйм! (Тәрәзәне җабып куя. Тагын ачып кычкыра.) Җаратмыйм! (Тагын җаба.)

Җаграп. Җаратма, әйдә, җаратма… Җарты милиун акчам булса, өйләнеп тормас идем әле. Әнә Бәчке өйләнсен акча түләп…

Гөргөри. Җарый, булды. Җә, Бәчке?

Бәчке. Син чынлап әйттеңме, Гөргөри дәй?

Гөргөри. Чынлап, Бәчке.

Бәчке. Синең белән Үринә дә килештеме?

Гөргөри. Килеште.

Бәчке. Калын түләсәм чыгамы?

Гөргөри. Чыга.

Бәчке. Үзе теләпме?

Гөргөри. Үзе теләп.

Бәчке. Үринә үз теле белән әйтсен.

Гөргөри. Нәстә дип әйтсен?

Бәчке. Әгәр дә Бәчке әти сораган калынны түләсә, үзем теләп Бәчкегә чыгам, дисен.

Гөргөри. Әй, Үринә! Үринә, дим!

Кәтернә (тәрәзәдән). Нәстә инде тагын?

Гөргөри. Үринәне чакыр. (Үринә тәрәзәдә күренгәч.) Үринә, әйт, әгәр дә Бәчке әти сораган калынны түләсә, үзем теләп Бәчкегә чыгам, диген.

Үринә. Чыкмыйм.

Гөргөри. Үринә!..

Үринә. Чыкмыйм.

Гөргөри. Син нитмә, Бәчке, курыкма. Чыгарам мин аны.

Бәчке. Җук инде, Гөргөри дәй. Шулчаклы калын түләп җаратмаган катын алып булмас.

Җаграп. Дөрес, Бәчке. Пәнәчегә барабыз да үзебез сайлап алабыз.

Гөргөри. Бәчке! Мужыт, уйларсың, ә?

Бәчке. Җук, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Уйла әле, Бәчке, уйла әле.

Бәчке. Җук.

Гөргөри. Җегет түгел икәнсең, Бәчке. (Микушка.) Җә, син нәстә?

Микуш. Мин – риза.

Гөргөри. Нәстәгә риза?

Микуш. Калын түләргә!

Гөргөри. Әниең әйтәме?

Микуш. Үзем.

Гөргөри. Акчаң шулай күпмени?

Микуш. Җук. Эшләрмен, көне-төне эшләрмен. Җыярмын. Көтсен генә Үринә. Ике-өч җыл көтсен генә.

Гөргөри. Әй, Үринә, ишетәсеңме?

Кәтернә. Ишетә, ишетә.

Гөргөри. Нәстә ди?

Кәтернә. Көтмим, ди.

Микуш. Көтмәсен. Мин барыбер калын алып киләм. Алып киләм дә сиңа бирәм, Гөргөри дәй, мә, дим.

Гөргөри. Шулай ук җаратасыңмыни Үринәне?

Микуш. Җаратам.

Гөргөри. Кәтернә!

Кәтернә. Ишетә инде, ишетә.

Гөргөри. Алып чык монда.

Кәтернә. Чыкмыйм, ди.

Гөргөри. Алып чык! Үзем кереп сөйрәп алып чыгам. (Бәчке белән Җаграпка.) Нәстә карап торасыз, җегетләр?

Җаграп. Нишләрсең икән дип, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Син әле нишлисемне белмисеңме, Җабалак? (Капкадан чыккан Үринәне кулыннан тотып, Микушка бирә.) Ал, җегет. Кыз – синеке. (Үринәгә.) Карама Топый малаена. Җегет түгел ул. Җегет түгел алар. Китегез, китегез минем ызбам җаныннан.

Җаграп. Син чамалап кына, Гөргөри дәй.

Гөргөри. Китегез. Мылтыгымны алып чыгам да икегезне дә атып үтерәм.

Җаграп. Бик исебез китте. Әйдә, Бәчке, су буена.

Китәләр.

Гөргөри (Микушка). Син нәрсә җебеп торасың? Тот нык кына итеп, җараткач. Нык тот, җибәрмә.

Үринә. Калыны җук бит.

Гөргөри. Булыр. Кәтернәгә бер чәчәкле җаулык алып бирсә, шул җиткән. Киттек, Кәтернә.

Кереп китәләр.

Микуш. Үринә… Мин җаратам бит сине.

Үринә. Беләм ич инде… Җаграпны син чынлап җыктыңмы?

Микуш. Синең өчен мин, Үринә, дию пәриен дә җыгам.

Үринә. Мактанма инде.

Микуш. Менә күрерсең, Үринә, мин… Мин… Җаратырсың син мине…

Үринә. Мин сиңа җаратмыйм дигәнем дә җук.

Микуш. Җук шул, Үринә, җук шул.

Үринә. Җырла әле теге җырыңны.

Микуш. Кайсын, Үринә?

Үринә. Минем өчен җарышканда җырлаганны.

Микуш җыр башлый.

Пәрдә.

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
2006
Hacim:
600 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04251-2
İndirme biçimi:
Ses
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 11 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 4,2, 5 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 4,2, 5 oylamaya göre