Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 22

Yazı tipi:

Йөрәк маем
(Ике пәрдәле этнографик комедия)

Катнашалар:

Аләүетдин – Әцәт авылы кешесе, 50 яшьләрдә.

Айшәбикә – Аләүетдиннең хатыны, иреннән ике-өч яшькә яшьрәк.

Аймәт – аларның улы, 20 яшь тирәсе.

Асимә – Аләүетдиннең авылдашы, 85 яшендә.

Алия

Сания

Хания

Асимә карчыкның оныклары.

Миңнурый – Айшәбикәнең сеңлесе.

Миңсылу – Айшәбикәнең апасы.

Үмәр – Аләүетдиннең баҗасы.

Комедия татар теленең мишәр диалекты Сергач сөйләшендә язылды.

Беренче пәрдә

Беренче күренеш

Аләүетдин йорты каршындагы күл буе. Бөдрә таллар. Матурлык. Аләүетдин шул матурлык уртасына утырган да гармун уйный. Миңнурый күренә, Аләүетдиннең уйнавын бирелеп тыңлый. Аләүетдин, аны күреп алып, уйнавыннан туктый.

Аләүетдин. Исәнме, Миңнури!

Миңнурый. Балдыз, диген Аләүетдин езни. Саумы, Аләүетдин езни! Бозау бәләп катеп килә идем, унавыңны иштем дә… Уня инде, уня.

Аләүетдин. Әз генә багып торим үзеңә.

Миңнурый. Картайдым инде, Аләүетдин езни. Багарлыгым юк.

Аләүетдин. Картайсаң да ямьне син, балдыз.

Миңнурый. Айшәбикә тутай да ямьне бит.

Аләүетдин. Айшәбикә дә ямьне. Икегезне дә сүә идем бит, балдыз.

Миңнурый. Тутайны салядың шыл. Миңа насип булмадың.

Аләүетдин. Алимың да бик яхшы, Миңнури балдыз.

Миңнурый. Ходайга шөкер. Уня, Аләүетдин езни, уня.

Аләүетдин. Алим үдәме?

Миңнурый. Мәскәүгә китте. Абзиларга.

Аләүетдин. Мин дә китәм, Миңнури. Дальний Вастукка, Япониягә. Хат язырсыңмы, Миңнури? Тихакянда моряк булганда язган идең.

Миңнурый. Онытмисың.

Аләүетдин. Онытырга ярами, Миңнури.

Миңнурый. Балдыз, диген, Аләүетдин езни.

Аләүетдин. Онытырга ярами, балдыз. Яшь цакларын оныткан кеше – бәхетсез. Мыний яшь цаклар искә төште. Киц белән шында цык, Миңнури. Ерларбыз, биербез. Яшь цакларны искә төшерербез. Төнә кызыңны күрдем, үзең кебек ямьне. Туган булмасагыз малайга алыр идек кызыңны, кода-кодаги булып торыр идек.

Миңнурый. Езни белән балдыз булып торик, Аләүетдин езни. Син уня. Вакытым юк, берсәк тыңлим да китәм. (Аләүетдин уйный, Миңнурый бөдрә талга сөялеп тыңлый. Түзмичә, «Таң җилләре исәр…» көенә җырлап та ала.)

 
Таң җилләре исәр, исмәс димә,
Бәлки, алар сезгә кагылмас.
Таң җилләре белән эзләсәң дә,
Узган яшь үмерләрең табылмас.
 

Сау бул, Аләүетдин езни! (Китә.)

Аләүетдин аның киткәнен сизми дә уйный. Айшәбикә кереп, Аләүетдиннең кыланмышына аптырап карап тора. Аләүетдин игътибар итмәгәч, каршына ук килеп басып иренә күзен теки. Аләүетдин алай да күрмәгәч, Аләүетдиненә иелеп карый.

Айшәбикә. Аләүетдин… (Аләүетдин игътибар итмәгәч.) Аләүетдин, син мине кюрәсеңме? (Тавышын күтәреп.) Аләүетдин!.. Йерәк маем!

Аләүетдин (сискәнеп куя. Уйнаудан туктый). Ә?..

Айшәбикә. Нишлисең син?

Аләүетдин. Ә?..

Айшәбикә. Нишлисең? Иртә таңнан үдән цыгып китеп кюл буенда гармун тартып утырасың. Багам – юк. Яри гармуныңның тавышы бар.

Аләүетдин. Яшь цаклар искә төште, Айшук.

Айшәбикә. Һай, Аләүетдин, Аләүетдин, йерәк маем. Яшь цагыңны син көндез уйлама, төннә уйлап ят. Мине коцакла да уйла. Көндез эш бар.

Аләүетдин. Пред миңа ян тартырга бирде. Цәцү бетте, уракка цаклы берсәк ян тарт, Аләүетдин абзи, диде.

Айшәбикә. Синең өцен мин – пред, Аләүетдин, ерәк маем. Белмисеңме, оныттыңмыни, җанкисәгем… Адә кать үгә, куй гармуныңны урынына. Әцәтне суярга кирәк.

Аләүетдин. Нәк?

Айшәбикә. Күрше тавыклары янына ери. Үзебезнең тавыкларны бар дип тә белми.

Аләүетдин. Аның өцен нигә әцәтне суярга? Әцәтне яннарында тоталмаган тавыкларны суярга кирәк.

Айшәбикә. Нәрсә сүлисең син, Аләүетдин… Адә, мин күрше тавыклары яныннан әцәтне тотып катям. (Җилләнеп чыгып китә.)

Аләүетдин утырып кала. Янәдән гармун уйный. Уйнаганына кушылып җырлый да.

 
Аләүетдин. Таң җилләре исәр, исмәс димим,
Бәлки алар сезгә кагылмас.
Таң җилләре белән эзләсәң дә,
Узган яшь үмерләрең табылмас.
 

Бакча ягында тавыкларның пыр тузып кытаклашканнары ишетелә. Кып-кызыл кикрикле әтәчне култык астына кыстырып, Айшәбикә керә. Тагын аптырап Аләүетдингә карап тора.

Айшәбикә. Аләүетдин…

Аләүетдин. Ә?..

Айшәбикә. Мин сиңа ни атьтем?

Аләүетдин. Кать, дидең.

Айшәбикә. Катьтыңмы?

Аләүетдин. Онытканмын, Айшук. Яшь цаклар искә төште бит.

Айшәбикә. Һай, Аләүетдин, Аләүетдин… Яшь цакларыңны искә алып картайтасың син мине, йерәк маем. Мин түзеп-түзеп торырмын да шартлармын, Аләүетдин. Атом бомбасыннан бер дә ким булмас. Бир әле гармуныңны.

Аләүетдин. Бирмим.

Айшәбикә. Аләүетдин, йерәк маем, нишлисең? Әцәтне суярга кирәк. Тизрәк. «Трапиканка» башлана.

Аләүетдин. Вата Абдрахманнан суйдыр.

Айшәбикә. Мине бит Абдрахман тегел, син коцаклыйсың. Абдрахман суйган әцәт итен иялмица ашар идеңме?

Аләүетдин. Һаман әцәт, әцәт… Сыер, бозау, пецән, картош. Мин гармун уняма келим. Миңа утпыскы бирде пред, аңнисыңмы – утпыскы.

Айшәбикә. Илледә гармун унямилар, Аләүетдин.

Аләүетдин. Кырыкта да унятмадың, утызда да унятмадың. Һаман тавык, тавык, әцәт…

Айшәбикә. Син тилергәнсең, Аләүетдин, йерәк маем. Бальниска бар.

Аләүетдин. Барырмын да. Котылырсың миннән.

Айшәбикә. Нәрсә сүлисең син, Аләүетдин, бәгырькәем. Сиңа мин котылырга цыктыммы? Өц ылан үстереп. Илле яшеңдә. Тиресләнмә, Аләүетдин. Бир гармуныңны. Мә, тот, әцәтне. Бир, йерәк маем, бир. Киц белән туйганцы унярсың. Бир, Аләүетдин, бир. Йә инде, «Трапиканка» башлана, Аләүетдин. (Әтәчне Аләүетдин кулына биреп, гармунны алмакчы була.)

Аләүетдин. Тимә гармунга. Алып цык пыцагыңны.

Айшәбикә. Шындамы?

Аләүетдин. Әцәт суярга үгәме керип торим?

Айшәбикә. Тилермә, Аләүетдин…

Аләүетдин. Алайса, суймим да әцәтне.

Айшәбикә. Һай, Аләүетдин, Аләүетдин, картайтасың мине. (Китә.)

Аләүетдин (әтәч белән сөйләшә). Нәрсә, суялармыни, брат? Шылай инде, шылай, егет булсаң, суялар. Күрше тавыгы ямьнерәк инде ул, ямьнерәк. Син мине аеплама инде, брат. Мин тегел бит, вата Айшәбикә апаң. Бик дерес яшәмә кели Айшәбикә апаң. Мулла кушканца гына яшәмә кели. Сиңа да, миңа да бик кыен инде алай яшәве. Яри әле мине суймыйлар. Аеплама инде, брат.

Айшәбикә (пычак алып килә). Мыний пыцак, мыный аякларын бәләргә еп. Бисмиллаңны атергә онытма, Аләүетдин… Куй инде гармуныңны.

Аләүетдин. Тавыкларың ямьсез булганга әцәтнең ни аебы бар?

Айшәбикә. Аләүетдин, ацуымны цыгарма. Егерме биш тавык етмимени анарга. Күпме атьтем үзенә. Сад бакцасында үзебезнең тавыклар сине көтеп зар елаша, син гулятьта ерисең, дидем. Суй, Аләүетдин, суй. Бөген ыланыбыз Аймәт тә катя, әцәт ите белән силарбыз.

Аләүетдин (әтәчне култык астына кыстырып сөйләнә). Да, брат, шылай инде безнең хальләр, әцәтне әцәттән суйдыралар. (Әтәчне суярга әзерләнә.)

Айшәбикә. Нишлисең, Аләүетдин?..

Аләүетдин. Әцәт суям.

Айшәбикә. Юлда әцәт суялармы. Циткәрәк кит. Бәлә аякларын. Ать бисмиллаңны.

Аләүетдин читкәрәк китә. Айшәбикә кемнеңдер үтеп барганын күрә дә кулын изәп, Аләүетдинне чакыра.

Аләүетдин!.. Аләүетдин!.. Аләүетдин, цукынцык…

Артта әтәчнең Аләүетдин кулыннан ычкынып кычкыра-кычкыра качканы ишетелә. Аләүетдин керә.

Аләүетдин. Ни бар?

Айшәбикә. Кил, кил бире.

Аләүетдин. Әцәтне куркыттың, вата кацты.

Айшәбикә. Куй шыл әцәтне. Вата бак, кем анда суга бара. Бактыңмы?

Аләүетдин. Ницек багим, арбаңны ал юлдан. (Айшәбикәне читкәрәк этеп карый.) Абдрахманның төпцек кызы тегелме ул?

Айшәбикә. Шыл үзе бит инде, Аләүетдин, йерәк маем.

Аләүетдин. Как үзе?

Айшәбикә. Безнең булацак киленебез. Аймәтебезнең катыны.

Аләүетдин. Как катыны? Үләнгәнцәме?

Айшәбикә. Үләнмәсә, үләнер. Үләндерәбез. Бу катьканында аягын кулын бәләп үләндерәбез.

Аләүетдин. Юкны сүләмә. Анарга әлдә егерме яшь тә тулмаган.

Айшәбикә. Тиле цагында үләнеп калсын. Акыл кергәц үләнмиләр алар.

Аләүетдин. Уки.

Айшәбикә. Укысын. Укып бетергәнен катыны безнең үдә көтеп торыр. Казан кызлары тотып алганцы үләндерәбез. Күзеңне ацыбрак бак, Абдрахманның кызына. Ницек?

Аләүетдин. Калынрак тегелме?

Айшәбикә. Калын булса, ни булган?

Аләүетдин. Үгә ницек сыярсыз?

Айшәбикә. Калын малда бәрәкәт, Аләүетдин. Үзең дә коцагымда эреп ятасың. Скилит булсам, кем елытыр үзеңне.

Аләүетдин (икенче бер кызны күреп алып). Вата!.. Вата мынийсы кыз дисәң кыз.

Айшәбикә. Кемне атәсең, Аләүетдин?

Аләүетдин. Вата кыз! Вата килен! Шыны алабыз, Айшә.

Айшәбикә. Кем ул, Аләүетдин, күрмим.

Аләүетдин. Вата үвеннән цыкты. Фәйзинең уртанцы кызы. Ай-ай… Бак син аны, бак…

Айшәбикә. Сүләмә, Аләүетдин. Анасы миннән дә явыз.

Аләүетдин. Синнән явыз катын буламы, Айшук. Син явызларның президенты, Айшук. Бак, Айшук, бак!.. Как атлап килә! А-а-а!.. Кыр кәзәсе кебек… А-а-а… Кыз цакта син шындый идең. Айшук. Вата кыз! Вата килен!.. (Соклануына түзә алмый.) Бак син аны, Айшук, бак…

Айшәбикә. Адә, катябыз.

Аләүетдин. Ни булды, Айшә абыстай?

Айшәбикә. Сиңа кыз багарга ярами. Безнең әцәттән дә яман.

Аләүетдин. Юк инде, Айшук. Нигә инде син… Абдрахманның кызы калынрак.

Айшәбикә. Аймәтебез дә юка тегел. Торма каршымда, кит. Ай, Аләүетдин, Аләүетдин. Ни явызлык кылдым сиңа, йерәк маем? Нигә мине рисвай иттең?

Аләүетдин. Как иттем? Как иттем мин сине?

Айшәбикә. Явызларның президенты дидең (елый ук башлый).

Аләүетдин. Вата… вата… Мин бит сүвеп кенә атьтем, Айшәбикә.

Айшәбикә. Сүмисең син мине, Аләүетдин.

Аләүетдин. Как сүмим?..

Айшәбикә. Миңнурины сүәсең.

Аләүетдин. Сүсә ни. Ул бит синең сеңелең?

Айшәбикә. Син аны балдыз диеп сүмисең.

Аләүетдин. Юк, Айшәбикә, Миңнурины балдыз диеп сүвәм, сине катын диеп сүвәм. Миңнуриның Алиме бар.

Айшәбикә. Әцәтне дә син үзең белеп ебәрдең. Үзеңә ибдәш булсын диеп ебәрдең. Кызларга багасың. Картаеп беттең, кызларга һаман багасың.

Аләүетдин. Үзең цакырдың, Айшук. Әцәтне кацырып цакырдың.

Айшәбикә. Мин сине кызлар багарга цакырмадым.

Аләүетдин (Алия, Сания, Ханиянең чиләк-көянтә күтәреп үткәнен күреп). Айшук, бак. Вата кызлар! Өцәү. Һай-ай-ай! Асимә карцыкның нукларымы алар? Шыларны алыйк, Айшук, Аймәткә.

Айшәбикә. Һай, Аләүетдин… Вата азгын, вата азгын.

Аләүетдин. Абдрахманның кызы калынрак, Айшук.

Айшәбикә. Кать үгә. Цыкма да үдән. Мин сине үгә ябып куям.

Аләүетдин. Мыний ансы булмый, Айшук. (Гармунын алып китә башлый.)

Айшәбикә. Кая барасың?

Аләүетдин. Китәм.

Айшәбикә. Кая, Аләүетдин?

Аләүетдин. Дальний Вастукка, Япониягә. Син мине куып тоталмаган ергә.

Айшәбикә. Тагын шыл Япунияңне башладыңмы?

Аләүетдин. Башладым. Узган ел сине кызганып китми калдым. Бу ел китәм.

Айшәбикә. Куркытма инде, Аләүетдин. Син куркытсаң, мин куркам бит.

Шулчак атылып сиксән биш яшьлек Асимә карчык керә. Керә дә, Аләүетдин белән Айшәбикә каршына басып, таянып йөри торган таягын Аләүетдингә төзи.

Асимә. Хак атәләрме? Дересме?

Аләүетдин. Ни булды, Асимәттай?

Асимә (таягын Айшәбикәгә төзәп). Дересме? Хак атәләрме?

Айшәбикә. Туктале, Асимәттай…

Асимә. Туктамим. Хак атәләрме? Ыланыгызны үләндерәсезме? (Аләүетдингә.) Үләндерәсезме?

Аләүетдин. Мин тегел, вата Айшәбикә үләндерә. (Бер читкә китеп утыра.)

Асимә (Айшәбикәгә). Үләндерәсезме?

Айшәбикә. Кем атьте аны сиңа, Асимәттай?

Асимә. Кем атькәнен тикшермә. Дересме?

Айшәбикә. Дерес булса ни булган?

Асимә. Кемнең кызына?

Айшәбикә. Белмибез әлдә.

Асимә. Как белмисез? Ыланнарын үләндерергә ериләр, кемгә икәнен белмиләр. Миннән яшерәсезме?

Айшәбикә. Ни сүлисең, Асимәттай?..

Асимә. Үзең сүләгәнсең Абдрахман катынына. Ыланыбызны үләндерәбез, диепсең. Үзебезнең авыл кызына, диепсең. Циттән берәүне дә кертмибез, диепсең.

Айшәбикә. Дисә ни булган?

Асимә. Как ни булган? Авылда безнең үнең барлыгын оныттыңмы? Безнең нәселнең барлыгын белмисеңме? Самакайлар нәселеннән кызларның кемнәр икәнен истән цыгардың? Без – бөтен тирә-якта дан тоткан нәсел. Безне, Мәскәүгә, Петербурга баргач, тройка белән каршы алганнар. Аршауга хатле, Финляндиягә цаклы барып еткән безнең нәсел. Сез безне санга куймисызмы? Безнең кызларны кызга санамисызмы?

Айшәбикә. Язмаганны сүләмә, Асимәттай. Кем сезне санами.

Асимә. Алайса, нигә башкода ебәрмисез?

Айшәбикә. Ебәрергә, без әлдә сүләшәбез генә.

Асимә. Сүзегезне миңа да сүләргә ярамимы? Абдрахман катынына сүлисең.

Аләүетдин. Абдрахманның кызын сүвә ул.

Асимә. Кем?

Аләүетдин. Айшук.

Асимә. Абдрахман кызын нацар димим. Безнекеләр яхшырак.

Айшәбикә. Аймәт үзе ни атер бит. Ул әлдә Казанда уки. Атер, миңа авыл кызы кирәкми диеп. Анарга атьтек, үләнсәң, мишәр кызына үлән, дидек.

Аләүетдин (утырган җиреннән генә). Мин атьмәдем, син атьтең, Айшук.

Айшәбикә. Мин атьтем. Мин атькәнцә булыр. Мишәр кызына үлән, дидем. Ул атә, яри, дир, Цистай кызына үләнәм, дир. Мишәрләрнең пирвый сурты Цистайда, дир.

Аләүетдин. Цистайда второй сурты. Пирвый сурты Израилда.

Айшәбикә. Ацуымны китермә, Аләүетдин… Вата шылай дир Аймәт.

Асимә. Шылай дирме? Вата ристан. Аләүетдин сыман икән.

Аләүетдин. Мин Цистай кызына үләнмәдем. Вата Айшәбикәне бирделәр.

Айшәбикә. Һай-ай-ай… Кем бирде? Үзең ердең бит, Аләүетдин.

Көянтә-чиләк күтәргән Алия, Сания, Хания үтеп баралар.

Асимә. Туктагыз, карлыгацларым. Исәнләшегез Аләүетдин абзиегыз белән. Исәнләшегез, Айшәбикә апагыз белән.

Кызлар. Исәнмесез, Айшәбикә апа! Исәнмесез, Аләүетдин абзи!

Аләүетдин. Сөбханалла, сөбханалла!..

Айшәбикә. Аләүетдин!..

Асимә (кызларга). Барыгыз.

Кызлар китә.

Аләүетдин. Кызларыгыз ямьне, Асимәттай.

Асимә. Ямьнедән ямьне туа, Аләүетдин. Нәселебез ямьне. Мин дә яшь цагымда дөньяда бер идем… Миңа туры баккан егетләрнең күзе сукырая иде. Мыний шыл ямьнеләрнең кайсын кая урнаштырырга кирәк, Алюк. Хәзерге заманда ямьне булу куркыныц. Алдилар да кацалар. Өцәү бит. Кецкенәсе дә үсеп етте. Уналты тула.

Аләүетдин. Касын алабыз инде үзебезгә, Асимәттай?

Асимә. Касын, касын… Олысын. Апаларын калдырып сеңелләре китмәс. Өлгергән цагы. Унтугыз тулып егермегә китте. Башкода ебәрегез.

Айшәбикә. Әлдә башкода ебәреп тормыйлар.

Асимә. Торсыннар. Башкода ебәрмәгәц ике ыланыгыз нишләде? Бер ыланыгыз Казан кызының колы булды. Икенце ыланың әллә кадян табак битле кызга ябышып калды.

Аләүетдин. Әллә кадян тегел, Уфадан. Татар кызы.

Асимә. Татар кызы бодау-бодау дип сүләми. Бозау, дир.

Аләүетдин. Типтәр татары ул, сез ни беләсез.

Асимә. Син ни беләсең? Ыланнарың мишәрнең канын сыегайтып ери. Үзебезнең авыл кызлары кияү көтеп картая. Өцәү бит. Берсеннән-берсе ямьне. Атьтем үземнең ыланга, үләнмә Хәйрулла нәселенә, дидем. Алар – юаш нәсел, дидем. Үләнде. Мыний кан сыегайды. Хәйрулла кызы өц кыз тапты. Утыралар кияү көтеп. Безнең нәсел кызлары кияүгә барми утырыр идеме? Минем кулымны егерме егет сорап килде. Егерме беренцесенә цыктым. Болар өцәү утыра. Атәм аналарына, урнаштыр кызларыңны, диеп. Картаялар, димен. Тыңнами. Үзләренә насиб табылыр, ди. Өцәү бит, Айшәбикә, өцәү бит, Аләүетдин. Телевизыр багып картаялар.

Аләүетдин. Өцәү кюп инде ул, Асимәттай, кюп. Кияүгә цыкмаган катын-кыз явыз да була.

Айшәбикә. Син кызлар тикшермә, Аләүетдин.

Аләүетдин. Кызларны егетләр тикшермәгәц кем тикшерсен.

Асимә. Айшәбикә, ни сүли ул синең ристаның. Анаңнан өлкән карцык янында ни сүлисең син, иятсыз? Аягыңны сугып сындырырмын. Вата белерсең шында мишәр карцыгының кем икәнен.

Аләүетдин. Беләбез, Асимәттай, беләбез.

Асимә. Ни беләсең, ә, ни беләсең?

Аләүетдин. Мишәрләрнең кызы яхшы, катыны белән карцыгы усал.

Асимә. Усал шыл. Сезгә усал булмасаң. Усал… Кыз цагымда да кара-каршы такмак атешеп синең кебекләрне тонцыктыра идем.

Аләүетдин. Юк, такмак атешеп, син мине еңә алмисың, Асимәттәй.

Асимә. Синеме?

Аләүетдин. Юк, еңә алмисың.

Асимә. Айшәбикә, ни сүләгән була ул синең ристаның?

Айшәбикә. Син аны тыңнама. Ул мыскыллап котырта.

Аләүетдин. Еңә алмисың, Асимәттай.

Асимә. Ярый, Алюк, котырт, котырт. Асимәттаңны коцыкны котырткан кебек котырт. Мин котырам. Тотцы, Айшук, таякны. Юк, бир, Айшәбикә, таякны. Хәзер мин котырам сиңа, Аләүетдин. (Такмак әйтә башлый.)

 
Ак пирцаткалар бәләдем
Алты-биш энә белән;
Без вак тегел, вакланмибыз
Сезнең ишеләр белән.
Аләүетдин (җавап бирә).
Безнең урам түбән таба –
Шывып бара бер цана.
Мин, мин димә, я хту димә,
Барыбыз да бер цама.
Асимә.
Аклы ситса күлмәгемне
Салып куям өстемнән:
Сүзләреңне җиргә бәреп
Таптап ерим өстеннән.
Аләүетдин.
Ишектән керәсеңме,
Келәсен эләсеңме;
Кешедән бик кюп көләсең,
Үзеңне беләсеңме.
Асимә.
Су буена төшәрсең,
Ишкәкләрдә ишәрсең;
Төртмә-төртмә кабыргага,
Кабырганы тишәрсең.
Аләүетдин.
Актыр пәке саплары,
Күктер пәке саплары;
Сиксән биштә, туксан биштә
Кызның ямьне цаклары.
Асимә.
Алтын балдак бармакта –
Аләнәдер салмакка.
Миңа атер сүзең булса,
Адә барик аулакка.
 

Аләүетдин ык-мык итә дә туктый. Асимә тәмләп көлә.

Булдымы? Котырдыңмы, Аләүетдин? Тагын бер кирәкме? (Такмак әйтә.)

 
Урамнардан без киләбез –
Билләрдә сары каеш;
Синең кебекләрне кюргән,
Мактанма, панимаешь.
 

(Таягын Аләүетдингә төзәп.) Кулың күтәр, Аләүетдин, Арифулла ристаны. (Аләүетдин кулын күтәргәч, тәмләп көлә.) Куып цыгар син моны, Айшук. Сиксән биш яшьлек карцыкка торырлыгы юк. Шындый безнең нәсел, Айшәбикә, безнең кызыбызга башкода ебәр.

Аләүетдин. Юк, Асимәттай. Сездән кыз алмибыз. Син берсәк картайдың, туйда бии алмисың. Бии алмаган карцыкның кодасы булмим.

Асимә. Бак, Айшук. Котырта. Мине биетмә кели. Ристан син, Алюк… Башкода ебәрегез. Башкода ебәрмим дисәң, Айшук, кызны алып килеп, түрегезгә утыртам. Биетмә кели, ә. Вата ристан. Сау булыгыз. (Ничек кергән булса, шулай чыгып китә.)

Аләүетдин. Вата карцык!.. Нуклары ямьне шыл.

Айшәбикә. Аләүетдин… Мин ни атьтем? Абдрахман кызын алабыз.

Аләүетдин. Юк, Айшук. Йә Фәйзи кызын, йә бу кызны.

Айшәбикә. Ацуымны цыгарма, Аләүетдин, йерәк маем. Бар, әцәтне тот. Суй. Мин «Трапиканка» багам.

Аләүетдин. Әцәт куып ерергә кем дип белдең мине?

Айшәбикә. Аләүетдин, ацуымны китермә.

Аләүетдин. Син дә минем ацуымны китермә.

Айшәбикә. Ни сүлисең син, Аләүетдин, йерәк маем?

Аләүетдин. Шыны сүлим, миңа приказ бирмә. Мин утпыскыда.

Айшәбикә. Аймәт катя. Ыланың катя.

Аләүетдин. Каться, китәр.

Айшәбикә. Ни сүлисең син, Аләүетдин. Тотасыңмы, юкмы әцәтне?

Аләүетдин. Тотмыйм.

Айшәбикә. Тотмисыңмы?

Аләүетдин. Тотмим.

Айшәбикә. Ашарга пешермим бит.

Аләүетдин. Пешермә.

Айшәбикә. Ни ашисың?

Аләүетдин. Балдызларга керәм. Миңнури пешереп ашатыр. Алим үдә дә юк.

Айшәбикә. Һай, Аләүетдин, Аләүетдин… Бар, кереп бак, бар. (Аләүетдин китә башлагач.) Аләүетдин, кая барасың? (Аләүетдиннең каршына бара.) Кая барасың, ерәк маем?

Аләүетдин. Дальний Вастукка, Япониягә.

Айшәбикә. Китмә, Аләүетдин, катярсың бит.

Аләүетдин. Катьмим, бу юлы катьмим.

Айшәбикә. Аләүетдин, ацуымны китермә. Ацуымны китермә, Аләүетдин. (Аләүетдинне кочаклап ала.) Аләүетдин, йерәк маем.

Үмәр белән Миңсылу керәләр.

Үмәр. А-а-а, Халил белән Алиябану икән монда.

Айшәбикә. Үмәр езни, апа, атегез шынарга.

Үмәр. Ни атим?

Айшәбикә. Китәм дир.

Үмәр. Китсен. Елга бер китеп ала бит ул. Кюл буена етә дә аләнеп катя. Тагын Япониягә китәсеңме, базя?

Аләүетдин. Син көлмә миннән.

Үмәр. Ә син көлдермә.

Миңсылу. Башлана «Трапиканка».

Үмәр. Һай, истән цыгардыгыз. «Трапиканка» башлана. Безнең телевизор ватылды. Сезгә кердек – сез юк. Тавышыгыз – мында. Адә керик.

Айшәбикә. Адя, Аләүетдин.

Аләүетдин. Мин «Трапиканка» бакмим.

Айшәбикә. Бакмасаң, утырып кына торырсың. Адә, кер. Әцәтне дә үзем тотармын. Адә, кер. Кер, Аләүетдин.

Үмәр. Без керә торабыз…

Айшәбикә. Туктагыз инде, езни. Апа, китә бит Аләүетдин.

Үмәр. Кая китә? Өц ел инде китәм диеп ери. Адә, керәбез.

Үмәр китә. Аңа Миңсылу иярә.

Айшәбикә. Аләүетдин, багим инде «Трапиканка» ны. Баккац бергә китәрбез. Аләүетдин, «Трапиканка» кюрсәт миңа, бәхетсез итмә инде, йерәк маем. (Тагын Аләүетдинне кочаклый.)

Аймәт кайтып керә.

Аймәт. Исәнмесез-саумысыз! Нишлисез сез мында кюл буенда?

Айшәбикә. Улым! Аймәт! Тот атаңны. Ебәрмә. «Трапиканка» башлана. (Ашыгып кереп китә.)

Ут сүнә.

Икенче күренеш

Шул ук күл буе. Шул ук бөдрә таллар. Таллар арасыннан түп-түгәрәк тулган ай күренә. Җиргә авып үскән тал өстендә шул ук Аләүетдин «Ак чәчәккәй» көен гармунда уйнап җырлап утыра.

Аләүетдин.

 
Кара урманнарның уртасында
Карцыгалар куа пебетне;
Ике кулыңа ла шәмнәр тотып
Табалмассың бездәй егетне.
Әллү-әллү кыцкыра асыл кош,
Безне сагына микән асыл кыз.
 

(Айшәбикәнең «Аләүетдин!.. Аләүетдин!» дигән тавышын ишетеп, агач артына поса.)

Айшәбикә белән Аймәт керәләр.

Айшәбикә. Аләүетдин!.. Аләүетдин!.. Ай акылсыз, ай акылсыз, ай акылсыз Аләүетдин. Цыга да китә, цыга да китә.

Аймәт. Катя бит инде ул. Кая китсен.

Айшәбикә. Аны кем аңлаган. Картайган саен дураклана.

Аймәт. Китмәгәндер, суга баткандыр ул, әни.

Айшәбикә. Ни сүлисең син. Акылсыз. Гармунының тавышы шыннан иштелде.

Аймәт. Ана кюл өсте дулкынланып тора. Шында сикергән. Гармунын коцаклап.

Айшәбикә. Котыртма мине. Атаң да үзе котырта да аннан цыгып китә. Миңа атә, Фәйзи кызын алабыз, дир.

Аймәт. Фәйзи абзиның кызы белән нишлисез?

Айшәбикә. Сиңа. Сүләштек тә атаң белән. Үзебезнең авыл кызына үләндерәбез диеп. Фәйзи кызын алик, дир.

Аймәт. Ә сиңа ул ошамимы?

Айшәбикә. Абдрахман кызы яхшырак.

Аймәт. Икесен дә алыгыз, миңа кирәкми. Сезнең авылда миңа яраклы кыз юк. Яхшылары Москвага кацып бетте.

Айшәбикә. Ай акылсыз. Ай акылсыз… Атасы да шынди, ыланы да шынди. Кая китте инде, ә… «Санта-Барбара» башлана бит. Аләүетдин!.. Аләүетдин!.. Йерәк маем! Бар, син бу якка бар, мин бу яктан эзлим. Ать үзенә, әти, диген, дуракланма, диген. Япониягә китеп нишли ул, япон телен дә белми бит… Аләүетдин!.. (дип китеп бара. Аймәт китәм дигәндә, Аләүетдиннең сызгырганын ишетеп туктап кала. Аләүетдин үзе дә күренә.)

Аләүетдин. Аймәт…

Аймәт. А-а-а, кацкын… Нихаль. Синең Японияң шындамыни?

Аләүетдин. Көлмә атаңнан.

Аймәт. Балалар аталарыннан көләр өцен туалар, әти.

Аләүетдин. Сиңа ницә яшь?

Аймәт. Миңа егерме. Сиңа илле.

Аләүетдин. Илле яшькә еткәц сүләшербез.

Аймәт. Син, китсәң, гармуныңны алып цыгып китмә. Минем дә унягым кели.

Аләүетдин. Үзеңә сатып ал.

Аймәт. Акца бирмисең.

Аләүетдин. Анаң дерес сүләми. Мин Фәйзи кызы өцен цыгып китмәдем. Ул миңа атә, әцәтне суй, дир. Мин утпыскада. Минем ян тарткым кели. Мин – моряк. Тихакиян морягы. Ул миңа каз суйдыра, әцәт суйдыра. Егерме биш ел каз суям да әцәт суям, тавык суям. Абдрахман суйсын тавыкны. Ул моряк тегел.

Аймәт. Син дерес атәсең, әти. Кит син Япониягә. Әни бик нацар катын. Мине дә алып кит Япониягә. Мин япон кызына үләнермен. Сиңа да бер япон кызы табарбыз.

Аләүетдин. Атаң белән шылай сүләшергә кем үрәтте?

Аймәт. Син. Әни атә, атаңа охшаган, акылсыз, дир. Адә, катябыз.

Аләүетдин. Катьмим.

Аймәт. Алайса, мин дә катьмим, әни дә катьми. Өцәү шында ерибез.

Аләүетдин (гармунын сузып). Мә, уня.

Аймәт. Касе ерны?

Аләүетдин. Ерны уняма, биюне уня.

Аймәт. Биисеңме?

Аләүетдин. Син уня.

Аймәт «Яблочко» ны уйный. Аләүетдин тыңлап кына утыра.

Аймәт. Бие инде.

Аләүетдин. Уня. Минем йерәк бии. Мин бит моряк, әцәт суюцы тегел. Бу нинди бию, беләсеңме?

Аймәт. «Яблочко».

Аләүетдин. «Яблочко» тегел, бу – безнең бабайлар биюе. Мишәрләр моряк булганнар. Алар Тихакиянда корабльдә ергәннәр. Иван Грузный бездән әцәт, тавык суюцы ясаган. Иван Грузный ул синең анаң. Кыцкыртып уня. (Аз гына биеп алгач.) Бак, мишәрнең биюе итек киеп бии торган бию – шак. Шак. Шак… Казанның биюе цитек киеп бии торган бию. Тавышы юк. Алар моряк тегел. Кыцкыртып уня.

Көянтә-чиләк асып, Миңнурый үтеп бара. Аләүетдин биюеннән туктый.

Миңнури!

Миңнурый. Балдыз, диген, Аләүетдин езни. Исәнме, Аймәт. Качан катьтең?

Аймәт. Бюген. Менә әтине биетәм. Әти белән биисеңме, апа? Сез икәү бик яхшы биисез.

Аләүетдин. Юк, Миңнури, үзең генә бие. Бие, балдыз.

Миңнурый. Берсәк картайдым инде, Аләүетдин езни.

Аләүетдин. Син картаймадың. Апаң картайды. Айшәбикә картайды. Ерламый да, биеми дә. Бие, Миңнури.

Миңнурый. Балдыз, диген, Аләүетдин езни. Биесәм, апа ацулана. Езнәңне аздырасың, дир.

Аләүетдин. Аңнамый ул Айшәбикә.

Аймәт. Әни аңнамый ул, Миңнури апа.

Миңнурый. Әниеңә каршы сүләмә, уня.

Аймәт уйный. Миңнурый бии дә көянтә-чиләген алып китеп бара.

Аләүетдин. Вата Миңнури!.. Вата балдыз!.. (Аймәткә.) Син әниеңне яманлап сүләмә, яримы.

Аймәт. Яри, яри…

Аләүетдин. Тукта. Тыңна, ишетәсеңме?

Аймәт. Нәрсәне?

Аләүетдин. Тавышны.

Аймәт. Юк.

Аләүетдин. Юк шул. Авыл үлгән. Су буе буп-буш. Нигә, беләсеңме?

Аймәт. «Трапиканка» багалардыр.

Аләүетдин. Багалар шыл. «Трапиканка» багалар. «Санта-Барбара» багалар. Үдән цыкмилар. Су буе буп-буш. Әлдә бу ерләр шаулап торыр иде. Уеннар уни идек. Үзебезцә ерлый идек. Хазер «Трапиканка». Телевизыр да телевизыр. Улсы да безнекецә кюрсәтми. Казан да мында кюрсәтми.

Аймәт. Казан ул үзендә дә кюрсәтми.

Аләүетдин. Су буе буп-буш. Тып-тын. Әцәт суй, ди. Китәм, Япониягә китәм. Анда «Трапиканка» юк, анда әцәтләрне әцәттән суйдырмилар.

Аймәт. Әцәтне дә суярга кирәк бит.

Аләүетдин. Тиле син. Мин сиңа бер нәрсә сүлим. Син… Бир гармунны. (Аймәт кулыннан гармунны ала да чыгып китә.)

Аймәт. Әти! Әти!.. (Аләүетдингә иярә.)

Иңнәренә көянтә-чиләкләр аскан Алия, Сания, Ханияне ияртеп, Асимә керә.

Асимә (кинәт туктап). Алия, башыңны югары тот. Алга карап бар. Күзләрең уң якны да, сул якны да кюрсен. Адәгез. (Тезелешеп китәләр. Асимә тагын туктый, таягын уртада баручы Саниянең аякларына төзи). Сания, кюпме атәм мин сиңа. Аякны кызлар алай атламилар. Боз өстеннән сыйр баргандай атлисың. Мыний, бак. Тот таякны (Саниягә таякны тоттыра да үзе аның көянтә-чиләген ала.) Мыний, кюр. (Йөреп күрсәтә.)

Сания. Мин дә шылай ерим бит.

Асимә. Шылай тегел. Син мыний былай ерисең. Кызлар ямьне ерергә тиеш. Ун циләк су кютәрсә дә ямьне ерергә тиеш. Тиливизыр багып утырып ерергә дә онытасыз. Киттек. (Таягын алып, көянтә-чиләген бирә дә, атлыйлар. Асимә тагын туктата.) Хания, сузма кютеңне, үзбәк куе тегелсең. Кызлар алай ерми, карцыклар гына шылай ери. Тиливизыр багып ятып май баскан.

Алия. Әби, адә инде тизрәк, «Санта-Барбара» башлана.

Асимә. Кюрсәтермен мин сиңа барбара. Ни атагыз сюз атьми, ни анагыз белми, каласыз тиливизырдагы нигрны коцаклап. Картайдың инде тиливизыр багып.

Хания. Нишләп картайсын, анарга әлдә унтугыз гына яшь.

Асимә. Мин унтугызда беренце ыланымны таптым. Адәгез… (Бераз баргач.) Туктагыз. Куегыз циләкләрегезне. Утырыгыз шыл агацка. (Кызлар утырышкач.) Хания, шылай утыралармы? Кая аякларыңны аердың? Бөтен амирикаң кюренә. Кызлар аяклар еып утыра, итәкләрен рәтләп куя. Мишәр кызының тездән югары ерен ире генә кюрергә тиеш. Улсы да төнне генә. Аңнадыгызмы? (Кызлар пырхылдап көлгәч.) Кешнәмәгез. Кюрсәтермен мин сезгә таяк белән анагыз кюрсәтмәгәнне. Азындыгыз. Белегез, азгын кызларга егетләр үләнми. Азгын кызларны коцаклап ериләр дә яхшы кызларга үләнәләр. Көлмәгез!.. Йоклап та ермәгез. Йоклап ергән кызларны егетләр кюрми кала.

Алия. «Санта-Барбара» башланды инде.

Асимә. Алия, сугам таяк белән.

Хания. Әбкай, миңа кияүгә цыгарга иртә. Апалар калсын, мин катим.

Асимә. Юк, дидем! Үрән. Мин үлеп китсәм, кем үрәтер. Бабагызны мин мыний шында оцраттым. Судан катеп киләм. Ул ат эцерергә бара. Үзем аны кюрәм, үзем кюрмәгәндәй кебек булам. Судан катеп киләсеңме, Асимә, дир. Күәндәмне шылай итеп тотты. Ебәр, дим. Тагын суга кил, дир. Тагын бардым суга. Ун кат бардым. Суымны ана шында алып барам да түгәм. Тагын барам. Усман көтеп тора. Шыннан инде…

Хания. Әби, мине ебәр.

Асимә. Тыңна!..

Хания. Мин аны ез кат тыңнадым инде.

Асимә. Тагын тыңна. Син дә үзеңнең нугыңа сүләрсең. Барыгыз Сания белән су алып менегез. Син, Алия, минем янда кал. (Сания белән Хания киткәч.) Син, кызым, ацуланма картайдың дигәнемә. Мин барыгызны да сүәм.

Алия. Ацуланмыйм.

Асимә. Син мишәр кызына охшамаган, Алия кызым. Анаң да шылай. Мишәр кызы үткен була, теле телгә йокми. Нигә шылай, беләсеңме? Син елмайма. Беләм нигә елмайганыңны. Әбиең кюпне күргән. Бабагыз мине кайларда гына ертеп катьмады. Ай, булган егет иде бабагыз. Мишәр үткен булырга тиеш, кызым. Ул төрле халыклар арасында яшәгән халык. Үткен булмаса, аны бетерәләр. Юашларны асалар бу дөньяда… Сиңа бу Айшәбикәнең ыланы ошыймы, кызым?

Алия. Аймәтме?

Асимә. Шыл инде. Үләндерәбез, дир анасы.

Алия. Уки бит ул.

Асимә. Укысын. Син дә укыган. Мидпункытта эшлисең. Син уйла, кызым. Тиливизыр багып эш цыкмый.

Миңнурый кайтып килә.

Миңнурый. Исәнме, Асимәттай!

Алия. Исәнмесез, Миңнури апа!

Асимә. Бар, Алия.

Алия көянтә-чиләкләрен алып китә.

Миңнурый. Кызларыгыз кияүгә бирерлек булган, Асимәттай.

Асимә. Булгац алыгыз. Ать апаңа, ать Аләүетдин езнәңә.

Миңнурый. Касен, Асимәттай?

Асимә. Алиябез өлгергән.

Миңнурый. Юк, Асимәттай, Аймәткә ул ярами. Кирәгеннән артык акыллы ул Алиягез.

Асимә. Аләүетдиннең акылсыз ыланына бик таман.

Миңнурый. Кирәгеннән артык акыллы кызны ирләр сүми. Аларга елбәзәгрәк катыннар кирәк.

Асимә. Синең сыманмы?

Миңнурый. Минем сыман, Асимәттай. Синең сыман. Минем Алимем минем күземә генә багып тора. Сау бул, Асимәттай. (Китеп бара.)

Асимә (судан кайтып килүче кызларны күреп). Сания, нәрсә атьтем мин сиңа? Аякларыңны бак… Хания!..

Хания. Сузмим инде, сузмим.

Асимә. Куегыз циләкләрегезне. Сания, сукмакка куйма. Аннан кеше ери. Циләгеңнең эце генә тегел, тышы да ару булсын. Инде син бар, Алия. (Алия көянтә-чиләкләрен иңенә салгач.) Башың югары тот, кызым, югары тот. Кайгысы бар, димәсеннәр. Сез утырыгыз.

Хания. «Санта-Барбара» бетә инде.

Асимә. «Санта-Барбара»ң кияүгә цыкми. Ул инде цыккан. Утыр.

Сания. Син, әби, бик усал.

Асимә. Атегез әтиегезгә, безнең әби усал, куып цыгар, диегез.

Хания. Хайләкәр син, әби.

Ашыгып-кабаланып, абына-сөртенә, Айшәбикә үтеп бара.

Асимә. Кая цабасың, Айшук?

Айшәбикә. Туктале, Асимәттай, синең кайгың юк әлдә. Бетә… «Санта-Барбара» бетә.

Асимә. Ай тилерде халык. Цаба. Бетә, ди. Әкиятнең беткән цагы буламы. Тилерде халык. Башы әләнгән. Берсен берсе кюрми. Уң ягын да кюрми, сул ягын да кюрми. Картайгац нәрсәне сагынып сүләрләр. Мыний багып калыгыз, уңга да бак, суңга да бак. Вата кюл. Вата таллар. Кюңелегезгә сеңеп калсын. Адәм баласының сагынып сүләрлек истәлеге булырга тиеш. Ай хәтерсез халык китте.

Хания. Әби, катик.

Асимә. Катьмисыз. (Су күтәреп менгән Алиягә.) Утыр, кызым. Кая мин үрәткән еруыгыз. Сания, син башла. Картайгац, әби белән кюл буенда, кизләүдән су алып катьканда ерлашып утырган иек диеп сүләрсез. Син, Хания, кыцкырып ерлама, бу кыцкырып ерлый торган тегел.

Сания «Бадъян бакчалары» көенә җыр башлый, аңа кушылалар.

 
Бадъян бакцалары тютәл-тютәл,
Арасыннан былбыл кош үтәр, шыл,
Арасыннан былбыл кош үтәр.
Безнең яшь үмерләр үтәр китәр,
Яшьтә сүвешеп калуга ни етәр, шыл,
Яшьтә сүвешеп калуга ни етәр.
Ацуланма сүгәнемә атькәгә,
Үкенерсең үмерең үткәнгә.
Бадъян бакцасында ерер идем,
Ике кул гынама гөл уцлап, шыл,
Ике кул гынама гөл уцлап.
Яным сүгән ярым булса иде,
Бәлки, йоклар идем тыныцлап, шыл,
Бәлки, йоклар идем тыныцлап.
Кызыл мәрьян кызларның кул бавы,
Авыр яр сүгәннәрнең булмавы.
 

Асимә (җыр беткәч). Онытмагыз безнең борынгы әбиләребез ерлаган бу ерны. Барыгыз, китегез, Алия, син тагы кил суга. (Аймәтне күреп алып.) Алия, син кал. Без китәбез.

Хания. Ә ул нигә кала?

Асимә. Кюпне белмә. Сиңа да етәр цират. Адәгез. (Сания белән Ханияне ияртеп китә.)

Аймәт керә.

Аймәт. Нихаль?

Алия. Исәнме, Аймәт!

Аймәт. Су ташисыңмы?

Алия. Ташим.

Аймәт. Тиздән безнең мунцага ташырсың суны. Башкода ебәр, дигән Асимәттай. Мине үләндерәләр, сине миңа кияүгә бирәләр. Өц кыз миңа саляп куйганнар. Касегыз элек килә, шынарга үләнәм инде. (Алия китәргә җыенгач.) Кая барасың?

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
2006
Hacim:
600 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04251-2
İndirme biçimi:
Ses
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 11 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 4,2, 5 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 4,2, 5 oylamaya göre