Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 23

Yazı tipi:

Алия. Үгә катям.

Аймәт. Ашыкма. Сүләшик. Ник яшмисең?

Алия. Ни яшим?

Аймәт. Сүвәм, диген. Мине генә саляп ал, диген. Ать инде.

Алия. Мин андый сүзләр белмим.

Аймәт. Үрән.

Алия. Син нигә минән көләсең, Аймәт?

Аймәт. Көлмим. Мин сине сүвәм. Шындый сүвәм мин сине! Сине кюргәц бәбәкләрем ялтыри, кулларым калтыри. Вата тотып бак кулларымны, калтыри.

Алия. Казанда син бозылыпсың, Аймәт.

Аймәт. Ницек бозылыпмын?

Алия. Шылай бозылыпсың. Ебәр мине.

Аймәт. Юк, ебәрмим. Коцакламадым да. Сагынып катьтем. Катькац Алия мине коцаклап ала инде, димен. Син аска гына багып торасың. Югары бак. Миңа бак. Вата минем күзләрем сиңа гына багып тора.

Хания белән Сания кереп, таллар арасыннан Аймәт белән Алия сөйләшкәнне күзәтеп-тыңлап торалар.

Аймәт. Бакмасаң, Фәйзи абзиның кызы Исламиягә үләнәм бит. Ник яшмисең?

Алия. Нигә мине котыртасың? Мин бит тиле тегел.

Аймәт. Мин тиле кызларны сүвәм. Абдрахман абзи кызы Зарема тиле, дир. Анарга үләнәм. Үләнимме анарга, әллә сиңа үләнимме? Коцаклап кюрим инде. Коцаклап кюрмицә үләнә алмим бит инде. Коцакли белмәгән катын белән ницек торим. Бак, фигураң ямьне синең. Сиңа үләнәм. (Алиянең елаганын күреп.) Нәк елыйсың? Тимәдем бит.

Хания (атылып чыгып, Аймәт каршына килә). Син нәк апамны елатасың?

Сания (Аймәтнең икенче ягына басып). Нәк апага тиясең?

Аймәт. Сез кемнәр?

Хания. Син кем?

Сания. Син кем?

Хания. Апага тисәң, бәбәгеңне төртеп тишәрмен.

Аймәт. Шылаймыни? (Саниягә.) Син дә төртеп тишәрсеңме?

Хания. Телеңне озайтма, кисәрбез.

Аймәт. Бак, бак, нә ди…

Хания. Нәди-мәди, мәмәди… Хулиган.

Аймәт. Кем син? Алия, кем бу кызи?

Сания. Кызи тегел ул сиңа, йерәк маем. Ул минем сеңелем. (Алиягә.) Адә, апа, катябыз.

Хания. Тагын да апаны елатсаң, аягыңны сугып сындырырбыз.

Аймәт (Хания янынарак килеп). Яле, яле, сындыр.

Хания. Килмә!.. (Ике бармагын сәнәк итеп.) Килмә, төртеп тишәм бәбәгеңне.

Сания. Килмә!.. (Ике бармагын сәнәк итеп, Аймәткә суза.)

Аймәт. Яле, тишегез, тишегез…

Хания белән Санияне икесен дә билләреннән эләктереп, кочаклап күтәреп ала. Кызлар чырылдап кычкыралар, куллары белән чәбәләнәләр, тиберченәләр. Хания Аймәтнең иңбашын тешләп ала. Аймәт кычкырып, кызларны ычкындыра. Үзе «үләм, үләм» дип җиргә егылып тәгәри. Аннан кинәт чалкан яткан килеш тынып кала. Кызлар аптырап карап торалар.

Хания. Адә, киттек.

Сания. Син аны нишләттең?

Хания. Мыний бу ерен тешләдем.

Алия. Мында бит елкә тамыры.

Хания. Кылына гына ул, адә, киттек.

Алия (Аймәт янына килеп тезләнеп). Аймәт, Аймәт…

Сания (Аймәт янына килеп тезләнеп). Аймәт, Аймәт…

Хания. Кылына.

Алия (тешләгән урынны карап). Тамырны тешләп өзгәнсең.

Хания. Мин каты тешләмәдем. (Аймәткә якынрак килеп карый.) Кылына. (Аягы белән Аймәткә төрткәли.) Тор, кылынма.

Сания. Типмә, үтерәсең. (Алиягә.) Апа, тыңна ерәген, сулимы?

Алия (Аймәтнең күкрәгенә колагын куеп тыңлый). Сулами.

Сания елап җибәрә.

Хания (еларга җитешеп). Мин каты тешләмәдем. Үзе аеплы.

Аймәт кинәт кенә сикереп тора, Ханияне күтәреп ала да җиргә төшерә. Үзе кача. Качышлый Саниянең яңагыннан үбеп ала. Хания белән Сания аны куып йөриләр.

Хания. Хулиган!..

Сания. Хулиган!..

Хания (Алия янына килеп). Аттем, кылына, диеп. Адә, киттек. (Агачка сөялеп карап торган Аймәткә.) Дурак. Башыңда синең тавык мие.

Аймәт. Юк, әцәт мие.

Сания. Тиле.

Аймәт (көйләп).

 
Калды ич, калды ич, Казан сөлгеләре,
Апасыннан матур сеңелләре.
 

Хания. Тагын безгә оцрап кына бак.

Сания. Оцрап кына бак.

Өчәүләшеп чыгып китәләр. Айшәбикәнең «Аләүетдин, Аләүетдин» дигән тавышы ишетелә. Үзе дә күренә.

Айшәбикә (Аймәтне күреп). Тапмадыңмы?

Аймәт. Юк.

Айшәбикә. Калярда эзләдең?

Аймәт. Мыний шыннан.

Айшәбикә (киткән кызларга күрсәтеп). Ул кызлар белән сүләштеңме?

Аймәт. Сүләштем.

Айшәбикә. Сүләшмә. Абдрахман кызы белән генә сүләш.

Аймәт. Болар да бит мишәр кызлары.

Айшәбикә. Аләүетдин!.. Аләүетдин!..

Аймәт. Син әтине бозау цакыргандай цакырасың.

Айшәбикә. Итәрсең аны бозау. Калярдан эзләдең?

Аймәт. Дальний Вастокка да барып катьтем.

Айшәбикә. Көлмә анаңнан. Атаңны белмисең син, китәр дә барыр… Абдрахман кызы белән генә сүләш.

Аймәт. Юк, мин бу кызлар белән сүләшәм.

Айшәбикә. Һай бу Аләүетдинне. Ай кылына, ай кылына. Хәерлегә тегел бу. «Трапиканка» да да кыланды, кыланды да хур булды. Акылдан ук таймаса яри инде. Ать, кюрдеңме?

Аймәт. Кюрдем.

Айшәбикә. Кать диеп атьтеңме?

Аймәт. Атьтем. Катьмим, дир. Әниеңне сүмим, дир.

Айшәбикә. Ни сүлисең син… Абдрахман кызы белән генә сүләш… Гармунны алырга иде. Гармунын алсаң, катя ул.

Аймәт. Бирми.

Айшәбикә. Нишлибез, ать?

Аймәт. Син, әни, аерыл аңардан. Синең белән торгым келәми, диген. Минем өцен алимент сорап судка бир.

Айшәбикә. Ни сүлисең син. Берүземә ике тиле… Кызларның касысы оши?

Аймәт. Син, әни. Миңа син ошисың.

Айшәбикә. Асимә карцык нукларының касе оши, дим.

Аймәт. Кецкенәсе.

Айшәбикә. Анысы бала гына.

Аймәт. Мин үләнгәнце үсә ул.

Айшәбикә. Юк. Бу катьканыңда үләндерәбез. Сезгә ышаныц юк. Олы абзиең Казанда калды үләнеп, кеце абзиең Уфада калды үләнеп. Абдрахман кызы ошамаса, Асимә карцыкның Алиясен саляп ал.

Аймәт. Мин Абдрахман абзи кызына үләнәм. Абдрахман абзиның машинасы бар.

Айшәбикә. Икегезнең берегез бер көн буена бер акыллы сүз атьте… Аләүетдин!.. Аләүетдин!.. Касе якка барып эзлим икән.

Аймәт. Бу якка бар, әни. Аннан бу якка барырсың.

Айшәбикә. Адә, барып багик.

Аймәт. Мин бармим. Син килмә, диде. Әниең үзе эзләп тапсын, диде.

Айшәбикә. Шылай дидеме? Һай, Аләүетдин, Аләүетдин… (Чыгып китә.)

Аймәт авыш үскән агач өстенә чалкан сузылып ята. Җырлый.

 
Калды ич, калды ич, Казан сөлгеләре,
Апасыннан матур сеңелләре.
 

Хания (агачлар арасыннан күренә). Тиле.

Аймәт (сикереп торып утыра). Нәк килдең, каннибал?

Хания. Кем ул каннибал?

Аймәт. Кеше ашауцы.

Хания. Тиле.

Аймәт. Син акыллымы? Кешене үтерә яздың. Менә хазер дә авырта. Уй-уй-уй, үләм. (Җиргә егылып төшә.)

Хания (кычкырып көлә). Тиле.

Аймәт (башын калкытып). Кил инде, үләм бит.

Хания. А-яй-яй…

Аймәт. Синең атың ницек?

Хания. Кылынма. Беләсең.

Аймәт. Каян белим. Мин киткәндә тумаган да идең.

Хания. Тиле.

Аймәт. Әллә син үңгә сүз белмисеңме?

Хания. Тумаган, дисең бит.

Аймәт. Кил инде якынрак. Куркма.

Хания. Мин куркмыйм. Син мине куып та тоталмисың.

Аймәт. Мин сине кумим да.

Хания. Куасың. Ә син ул ерны Казанда үрәндеңме?

Аймәт. Касе ерны?

Хания. Казан сөлгесен.

Аймәт. Үзем цыгардым.

Хания. Алдакцы. Син апага бәләнмә. Ул юаш.

Аймәт. Син усалмы?

Хания (Асимә күрсәткәнчә, гәүдәсен төз тотып йөренә). Усал шыл. Апага бәләнсәң, аягың сугып сындырырмын, ерла. Казан сөлгесен.

Аймәт. Ерлыйм.

 
Калды ич, калды ич, Казан сөлгеләре,
Апасыннан матур сеңелләре.
 

Хания. Син дерес ерламыйсың.

Аймәт. Дерес.

Хания. Дерес тегел.

Аймәт.

 
Калды иц, калды иц, Казан сөлгесе,
Апаларыннан ямьне сеңлесе.
 

Хәзер дересме?

Хания. Дерес. Мин дә ерлый беләм.

Аймәт. Ерла.

Хания (Асимә өйрәткән җырны җырлый).

 
Бадъян бакцалары тютәл-тютәл,
Арасыннан былбыл кош үтәр, шыл,
Арасыннан былбыл кош үтәр.
Безнең яшь үмерләр үтәр китәр,
Яшьтә сүвешеп калуга ни етәр, шыл,
Яшьтә сүвешеп калуга ни етәр.
Кызыл мәрьян кызларың кул бавы,
Авыр яр сүгәннәрнең булмавы.
 

Безнең борынгы әбиләр ерлаган бу ерны. Ә син озаккамы катьтең?

Аймәт. Син китмә дисәң, озак торам, кит дисәң, мыний хазер китәм.

Хания. Тиле. Син Казанца сүләшә беләсеңме?

Аймәт. Юк.

Хания. Казанда укыпмы?

Аймәт. Казанның теле япон теленнән дә авыр.

Хания (көлә). Китаплар Казанца язылган. Радио да Казанца сүли. Миндә кассеталар кюп. Сүләп кюрсәт Казанца.

Аймәт. Якынрак кил, сүлим.

Хания. Коцаклама. Коцакласаң, тешлим. (Аймәт яына килеп баса.) Сүлә.

Аймәт. Бу чибәр кыз бигрәк тә чибәр икән. Бу чибәр кызның исеме ничек икән.

Хания. Тагын. Тагын…

Аймәт. Бөтен чибәр кызлар да бу чибәр кыз янында өч тиен дә тормыйлар икән. Чибәр Галиябанудан да чибәр икән бу кыз.

Хания. Хания минем атым.

Аймәт. Шылаймыни?

Хания. Шылай. Ә синең цынлап та авырттымы мин тешләгәц?

Аймәт. Юк. Тагын тешлә.

Хания. Ай-яй-яй. Хайләкәр төлке.

Аймәт. Бак, ницек мин сине кюргәнем юк икән? (Җырлап.)

 
Син кайда идең, кайларда йөрдең,
Ничек мин сине күрмәдем икән.
 

Асимә (күренеп). Хания! Кил әле мында. (Хания килгәч.) Кая кацтың?

Хания. Кацмадым.

Асимә. Кать үгә.

Ханияне озата да үзе Аймәт каршына килеп, Аймәткә текәлеп карап тора.

Аймәт. Нигә алай багасың, Асимәттай?

Асимә. Баккым кели. Алиягә ни атьтең?

Аймәт. Берни атьмәдем.

Асимә. Нәк ул елый?

Аймәт. Мин каян белим.

Асимә. Бак аны, ристан. Бу таякны кюрәсеңме?

Аймәт. Кюрәм.

Асимә. Яхшылабрак бак. Аягың сугып сындырырмын. (Китә.)

Аймәт. Аяк яри, бәбәгемне генә төртеп тишмә. (Агачлар арасында Санияне күреп алып.) Һайт!.. Нишлисең анда?

Сания. Колак алкам төшеп калган. Шыны эзлим.

Аймәт (иелеп җирдән нидер алган була). Мыний ул мында. Мә, ал.

Сания. Алдисың.

Аймәт. Алдамим.

Сания. Кюрсәт.

Аймәт. Якынрак кил.

Сания (якынрак килеп). Алдисың.

Аймәт. Алдамим (җырга күчә).

 
Ак перцаткаң бар мәллә,
Бармакцасы тар мәллә?
Аләнәсең дә карыйсың,
Атер сүзең бар мәллә?
Сания. Алдисың.
Аймәт. Алдамим.
Атер сүзең бар мәллә?
Ак перцаткалар кигәнсең,
Ницек кулың тирләми?
Мынди ямьне, гүзәл булып,
Кая үстең цирләми.
Сания. Алдисың.
Аймәт. Алдамим.
Кая үстең цирләми.
Аклы күлмәк киепсең,
Билләреңне буыпсың.
Ай туганда син туыпсың,
Шыңа ямьне булыпсың.
Сания. Алдисың.
Аймәт. Алдамим.
Шыңа ямьне булыпсың.
Ай яктылары бик якты –
Кизләүдән су ташырга:
Кюңелләрем сиңа төште,
Мөмкинме танышырга?
 

Сания. Алдисың.

Аймәт. Алдамим.

Мөмкинме танышырга.

Сания. Алдисың.

Аймәт. Алдамим.

Сания. Бир, алайса, алкамны.

Аймәт. Сүвәм дисәң, бирәм.

Сания. Беренце оцрашуда ук сүвәм димиләр.

Аймәт. Хания миңа атьте.

Сания. Алдисың. Ул әлдә сүүнең ни икәнен дә белми.

Аймәт. Син беләсеңме?

Сания. Мин инде быел мәктәпне бетерәм. Укырга Казанга барам, Казанда укырга алалармы?

Аймәт. Мин атьсәм, алалар.

Сания. Син безнең апаны сүвәсеңме?

Аймәт. Ул мине сүвәме соң?

Сания. Ул безнең бик акыллы.

Аймәт. Син тилеме?

Сания. Нәк мин тиле булим. Ә синең Казанда ергән кызың бармы?

Аймәт. Бар иде дә ташлим инде.

Сания. Нәк?

Аймәт. Сине оцраттым.

Сания. Алдисың… Син Ханиянең башын аләндермә. Ул әлдә мәхәббәтнең ни икәнен белми.

Аймәт. Син беләсеңме?

Сания. Беләм.

Аймәт. Белгәц, миңа да ать инде.

Сания. Мәхәббәт ул бик каты сүвү.

Аймәт. Шылаймыни?

Сания. Шылай. Син Алия апаны бик каты сүмисең.

Аймәт. Каян беләсең?

Сания. Сүләшкәнегезне тыңнап тордык. Син алдакцы. Алканы таптым, дидең, ә уцыңда юк.

Аймәт. Син аны югалтьмадың да.

Асимә (күренеп). Сания!.. Кил мында. (Сания килгәч.) Нишләп ерисең?

Сания. Алкам югалган.

Асимә. Кать үгә. (Санияне озата да Аймәт каршысына килә.) Анарга ни атьтең?

Аймәт. Берни атьмәдем.

Асимә. Нәк ул кызарган?

Аймәт. Мин каян белим.

Асимә. Бак аны, ристан. (Ике бармагын сәнәк ясап.) Мыни кюрәсеңме?

Аймәт. Кюрәм.

Асимә. Яхшылабрак бак. Бәбәкләреңне төртеп тишәрмен. (Китә.)

Аймәт. Бәбәкләр яри, аякларны гына сугып сындырма. (Айшәбикәне күреп.) Тоттыңмы?

Айшәбикә. Катьмим, дир… Катьмим, дир… Әллә уняп, әллә цынлап… Һай, Аләүетдин, Аләүетдин…

Аймәт. Катер.

Айшәбикә. Ни сүлисең син. Мин атькәц катьмаганны, үзе катямы? Вата юктан бит… Син кать, мунца суынгандыр. Сөлгеләр, сабыннар шында.

Аймәт. Ә син?

Айшәбикә. Мин берсәк көтәм… Ә син нәк елмаясың? Сәгать ницә?

Аймәт. Унике.

Айшәбикә. Как унике?

Аймәт. Төнге унике.

Айшәбикә. Һай, мынысы да көлә. Кит.

Аймәт китә. Айшәбикә ялгызы гына уфылдап утыра да «һай, Аләүетдин, Аләүетдин» дип «Ак чук» көенә җыр башлый.

 
Аягымдагы кәвешем
Үкцәләре езләгән.
Ак цук, малым юк,
Сүвәр идем, ярым юк.
Синең кюңлең бизгән булса,
Минем кюңлем бизмәгән.
 

Аләүетдин күренә. Айшәбикәгә кушылып, гармун уйный. Айшәбикә, җырлаудан туктап, Аләүетдин янына килә.

Аләүетдин, йерәк маем. Адә, адә, катябыз. Аймәт тә катеп китте. Адә, Аләүетдин.

Аләүетдин. Ерла.

Айшәбикә. Катькац ерларын. Биермен дә катькац.

Аләүетдин. Син мында ерла, мында бие.

Айшәбикә. Аләүетдин… Яхшы тегел. Вата урамда ерлап-биеп тору.

Аләүетдин. Урам тегел. Кюл буе. Ерли идек, бии идек.

Айшәбикә. Ул бит яшь цакта. Әлдә мин картайдым, син дә картайдың.

Аләүетдин. Мин картаймадым. Мине син картайтасың.

Айшәбикә. Ни сүлисең син, Аләүетдин, йерәк маем? Ходайдан курк.

Аләүетдин. Барыгыз да картайдыгыз. Үдән цыкмисыз. Китәм.

Айшәбикә. Аләүетдин, катик. Яри, әцәтне суймибыз. Тагын бер әцәт алырбыз. Өцәү булырсыз. Катик, Аләүетдин…

Аләүетдин. Биесәң, катям.

Айшәбикә. Урам бит, Аләүетдин. Берсе багып торса… Син утпыскада да, мин утпыскада тегел. Дальний Вастукта да булмаган.

Аләүетдин. Биемәсәң, катьмим.

Айшәбикә. Һай, Аләүетдин, Аләүетдин. Аракы эцсәң, исерек дияр идем. Нигә азаплисың? Кая, уня инде, уня.

Аләүетдин уйный, Айшәбикә бии. Башта Аләүетдиннең күңеле булсын дип кенә бии башлый да аннан кызып китә. Хәле бетеп, Аләүетдин янына килеп утыра да Аләүетдингә сөялә.

Син мине үтерәсең, Аләүетдин.

Аләүетдин. Биегән кеше озын үмерле була, Айшук.

Айшәбикә. Сүләмә, Аләүетдин, сүләмә. Адә, катик.

Аләүетдин. Катик та китик. Үдә ятып ницек туймисыз. Бак син… Мыний тирә-якка бак. Кюлгә бак, тал яфрагына бак. Исеңдәме, Аләүетдин, мин кыз цакта, син егет цакта шыл урында үбешкән идек, диген.

Айшәбикә. Үбешмәдек. Син үптең. Билемнән кысып алып кютәрдең дә үптең.

Аләүетдин. Адә, тагын үбешәбез.

Айшәбикә. Ни сүлисең син, Аләүетдин. Катик, йерәк маем. Адә, адә.

Аләүетдин. Балдызны цакыр.

Айшәбикә. Ә?

Аләүетдин. Миңнури, минем балдыз, кать, Аләүетдин езни, дисә, катям.

Айшәбикә. Аләүетди-ин… Аләүетди-и-ин!..

Аләүетдин. Катьмим.

Пәрдә.

Икенче пәрдә

Күл буе. Таллар арасыннан Айшәбикә белән Миңнурый чыгалар. Аләүетдинне эзлиләр.

Айшәбикә. Аләүетди-и-ин!..

Миңнурый. Аләүетдин езни-и-и!

Айшәбикә. Юк. Мин цакыргац та юк, син цакыргац та юк. (Авыш үскән тал өстенә утырып елый башлый.)

Миңнурый. Тукта. Катер. Төнә катьте.

Айшәбикә. Төнә дә син атькәц кенә катьте. Тагын кацты вата.

Миңнурый. Яныннан китмәскә иде.

Айшәбикә. Китмәдем. Коцаклап яттым. Сүз атьмәде. Иртән дә яхшы гына ерде. «Трапиканка» бакканыма да сүз атьмәде. Үдән цыкмады. Көндез дә цыкмады. Мин, Аләүетдин, йерәк маем дип, янында тордым. Ямьне сүләштем. Ул да… Айшук, дир, адә икәүләп китәбез, дир. Кая, димен. Дальний Вастукка, дир. Тихакиянны карап катябыз, дир. Акца юк бит, Аләүетдин, йерәк маем, димен. Үне сатабыз дир.

Миңнурый. Үне сатабыз дир?

Айшәбикә. Шылай дир. Мин әцәтне тотып, Үмәр езниләргә суйдырырга киттем. Катьтем – Аләүетдин юк.

Миңнурый. Гармуны да юкмы?

Айшәбикә. Гармуны да юк. Аймәтне ебәрдем. Барып кать диеп. Ул да юк.

Миңнурый. Син елама, апа. Асимәттай атә, илле белән алтмыш арасында ирләр дуракланып алалар, дир.

Айшәбикә. Тагын ун ел тиле белән ториммы?

Миңнурый. Катьса, торырсың.

Айшәбикә. Ни сүлисең син?..

Миңнурый. Аләүетдин езни тиле тегел ул. Аның йерәге күкрәгенә сыйми.

Айшәбикә. Яклама. Аны син аздырасың.

Миңнурый. Как аздырам?

Айшәбикә. Гармун уня дип килеп етәсең.

Миңнурый. Гармун тавышын сүвәм бит, нишлим.

Айшәбикә. Алимеңне үрәтергә иде.

Миңнурый. Гармун унярга үрәтеп кенә булми шыл.

Чиләк-көянтә күтәреп, Алия судан кайтып бара.

Алия. Исәнмесез!

Миңнурый. Исәнме, Алия!

Айшәбикә. Аләүетдин абзиеңны кюрмәдеңме?

Алия. Юк.

Айшәбикә. Аймәтне дә кюрмәдеңме?

Алия. Юк. (Китеп бара.)

Айшәбикә. Асимәттай атә, тизрәк башкода ебәр, дир. Башкода кайгысымы калды. Әллә станцагамы барып багик? Поездга утырып китеп бармасын.

Үмәр белән Миңсылу керәләр.

Үмәр. Кая ерисез сез, Айшәбикә балдыз? Башлана бит.

Миңнурый. Нәрсә башлана, Үмәр езни?

Үмәр. Шыны да белмисеңме? «Трапиканка» башлана. Үзебезнең телевизыр емерелде. Айшәбикә балдызларга керәбез, үдә юклар. Тавышын ишетәм – мында.

Айшәбикә. Аләүетдин югалды бит, езни.

Үмәр. Как югалды? Ул нәрсә, бозаумы югалырга.

Айшәбикә. Югалды. Төнә дә үдән цыгып китте. Киц белән генә тотып катьтек Миңнури белән.

Үмәр. Япониядәме тотып катьтең?

Айшәбикә. Шыннан, кюл буеннан.

Үмәр. Аның Япониясе шында инде.

Айшәбикә (Миңсылуга). Апа, нишлик икән, каян эзлик икән Аләүетдинне?

Миңсылу. Аләүетдиннеңме кайгысы. Төнә дә «Санта-Барбара» ны бага алмадык.

Үмәр. Адә, Айшәбикә, катик. Башлана. Күрик, Иден бала тапмады микән?

Айшәбикә. Аләүетдинне табик инде, езни.

Үмәр. Каян табик?

Айшәбикә. Белмим бит.

Үмәр. Син башта бел. Атьтем мин сиңа, цыкма анарга дидем, ул тулы ук акыллы тегел, дидем. Цыктың.

Миңнурый. Сүгәц цыгасың, езни.

Үмәр. Син тик тор, цикерткә. Сүгәц… Алимеңнең түмәсен дә кади белмисең.

Миңнурый. Синме кадисың? Кади белмәсәм дә, мин аның каршында биеп кенә торам.

Үмәр. Цикерткә. Атәм – цикерткә. Иллегә етеп киләсең, акылың юк.

Миңнурый. Үзең кем?

Айшәбикә. Туктагыз. Аләүетдин турында гына сүләшегез. Аләүетдинне табарга кирәк.

Үмәр. Ыланыгыз кая?

Айшәбикә. Атасын эзләп китте!

Үмәр. Вата табып катер. Катьмаса, бергә китәрләр Япониягә. Икесе дә пар килгән. Үләндерәсең дип ишеттем, дересме?

Айшәбикә. Дерес иде дә…

Үмәр. Укыган кеше үләнми ул. Катыннымы баксын, укысынмы. Телевизырдан атьтеләр – укыганнарга акца бирмиләр икән. Сездән файда юк, сез акца туздыруцылар дип атәләр дир. Дерес тә. Кем дөньяны бути? Аларның башында уки-уки мазгалары кани башлый. Мазгалары колакларыннан цәцрәп цыкмасын өцен башкаларның мазгаларын кайнаталар. Аләүетдин дә вата укыган…

Айшәбикә. Аләүетдиннең укуы…

Үмәр. Укымаганны марякка алмилар. Вата аны Дальний Востокта укытканнар. Японияне күрсәткәннәр. Вата аны шында тарта. «Трапиканка» да кемнәр бути? Укыганнар. «Санта-Барбара» да кемнәр бути? Укыганнар. Син, Айшәбикә, белмисең. Аймәт үләнми. Аймәт Казанда кала, Айшәбикә. Аләүетдин дә сиңа үләнеп дерес эшләмәде. Анарга Япония марҗасына үләнергә кирәк иде.

Айшәбикә. Эцемне пошырма, Үмәр езни.

Миңсылу. «Санта-Барбара» ны тагын биш ел күрсәтәләр, дир.

Сания белән Ханияне ияртеп, Асимә керә.

Асимә (кызларга). Исәнләшегез кешеләр белән.

Кызлар. Исәнмесез!

Асимә. Бара торыгыз. Циткә тайпылмагыз. Сез мында нишләп утырасыз?

Үмәр. Аләүетдин югалган.

Асимә. Аләүетдин югалмас… Айшәбикә, башкода килмәде.

Айшәбикә. Ишетмәдеңмени Асимәттай. Аләүетдин югалды. Цынлап югалды. Цынлап югалды.

Асимә. Югалыр да шыл. Ирне тота белергә кирәк. Минеке югалмады. Азраил гына алып китте. Үзем үдә юк цакта. Үдә булсам, бирми идем.

Үмәр. Адә, Айшәбикә. Соңга калабыз.

Асимә. Кая каласыз?

Үмәр. «Трапиканка» башлана.

Асимә. Йа Хода. Синең Аләүетдинең югалмаган, Айшәбикә. Үмәр югалган.

Аймәт (җырлап керә).

 
Калды ич, калды ич, Казан сөлгеләре,
Апасыннан матур сеңелләре.
 

Айшәбикә (Аймәткә каршы барып). Ницек, Аймәт?

Аймәт. Нәне атәсең, әни?

Айшәбикә. Табылдымы әтиең?

Аймәт. Ә ул югалмаган да… Исәнмесез тутайлар, езниләр, әбиләр!

Айшәбикә. Кая әтиең?

Аймәт. Константиновкада.

Айшәбикә. Нишли анда?

Аймәт. Марҗалар биетә.

Айшәбикә. Һай, Аләүетдин, Аләүетдин!.. Нәк алып катьмадың?

Аймәт. Катьми. Әниең килсен, дир, тутайларың килсен, дир, езниләрең килсен, дир. Мин кайтацак маряк тегел. Алар килеп алмаса, дир.

Айшәбикә. Езни, барик, алып катик.

Үмәр. Вата бизбашка, эцмицә марҗа биетеп ери. (Миңсылуга.) Барабызмы, Миңсылу?

Миңсылу. Сисинең катыннары өцәү булганмы ул?

Айшәбикә. Адәгез инде, Константиновкадан цыгып китмәсен.

Үмәр. Вата бизбашка. Шылай инде без – Япониягә дип цыгып китәбез дә, марҗа итәгенә ябышып, Константиновкада калабыз. Адәгез. (Читкәрәк китеп баскан Миңнурыйга.) Миңнури… Миңнури, син анда нишләп торасың? Адә.

Миңнурый. Кая?

Үмәр. Ишетмәдеңме, Аләүетдин Константиновкада, дир.

Миңнурый. Багыгыз кюл өсте шындый ямьне. Багып торгым кели.

Үмәр. Бер нормальный кеше юк дөньяда. Адәгез.

Асимә. Мине калдырасызмы?

үмәр. Сиңа ярами. Урыс егетләренең алып калуы бар. Адә, Аймәт, алдан атла.

Аймәт. Ул атьте, син килмә, диде.

Үмәр, Миңсылу, Миңнурый, Айшәбикә, Асимә чыгып китәләр. Ләкин Асимә әйләнеп керә.

Асимә. Бак әле күземә.

Аймәт. Йә, бактым…

Асимә. Бак аны, бунеңны борып сындырырмын. Бар, атаңны алып кайтырга.

Аймәт. Бармим.

Асимә. Нәк?

Аймәт. Вакытым юк.

Асимә. Нишлисең?

Аймәт. Үләнәсем бар.

Асимә. Кемгә?

Аймәт. Абдрахман абзи кызына.

Асимә. Бак күземә.

Аймәт. Бакмим.

Асимә. Билеңне сугып сындырырмын. Бар, кит мыннан.

Аймәт. Китмим. Мында минем оцрашасым бар.

Асимә. Кем белән?

Аймәт. Абдрахман абзи кызы белән.

Асимә. Башыңны сугып ярырмын.

Икәү сүзсез генә утыралар.

Аймәт. Асимәттай…

Асимә. Яшьмә.

Аймәт. Кюл буенда карцык белән утыра алмим бит инде. Мында хазер Алия килә.

Асимә. Кем килә?

Аймәт. Алия килә. Ул синнән ояла.

Асимә. Бак күземә.

Аймәт. Йә, бактым. Син дә бак. (Алия килгән якка күрсәтеп.) Вата шында бак.

Асимә (Алия килгәнне күреп, Аймәтне аркасыннан сөя.) Пәрәмәцнең иң кайнары сиңа булыр.

Ашыгып китеп бара. Көянтә-чиләк асып, Алия керә.

Аймәт. Кая ташисың ул суны, Алия? Кизләүнең суын бетерәсең инде. Тукта, берсәк утырып тор, ян тарт. Сүләшик.

Алия. Вакытым юк, «Трапиканка» башлана.

Аймәт. «Трапиканка» ны мин үзем кюрсәтермен сиңа.

Алия. Ницек?

Аймәт. Коцаклашырбыз да «Трапиканка» шыл булыр.

Алия. Син цын кеше тегел, Аймәт.

Аймәт. Цын кеше нинди була?

Алия. Цын кешеләр үңгәләрне мыскыллап сүләшми.

Аймәт. Цын кеше әбисе кушканга төн буе су ташып ереми.

Алия. Мин әби кушканга еремим.

Аймәт. Нәк ерисең?

Алия. Син цын тегел. (Җылый башлый.)

Аймәт. Вата, вата… Нәк елыйсың?

Алия. Син цын тегел.

Аймәт. Ну, тегел, тегел. Мин – тиле, мин – дурак… Ну, нишләтим. Дөньясы шынди. Тилеләр көлә, акыллылар ели. Мыний син ать, нәк елисың? Кинадыммы сине?

Алия. Син көләсең миннән.

Аймәт. Син дә көл миннән. Вата синең сеңелең Хания көлә. Мин еламим.

Алия. Аның акылы юк.

Аймәт. Акылым бар дип елапмы утырырга. Әгәр дә миңа цыксаң кияүгә…

Алия. Мин сиңа цыкмим.

Аймәт. Цыкмагац нәк суга ерисең? Нәк юлыма цорисың? (Алия кычкырыбрак елагач.) Вата тагын ели. Ну, ать миңа, ать…

Алия. Ни диеп атим?

Аймәт. Ать. Сине цораткым келәми, диген. Син юлымда, диген, церегән агац кебек ятасың, диген. Сине кюргем келәми, диген. Син цебен кебек күземә керәсең, диген. Ать, ну, ать. Мин еламам. Сүсәң, ать. Сүүәм, диген, сүмәсәң ать, сүмим, диң.

Алия. Сүвәм.

Аймәт. Вата, вата шылай. Ату… (Алия булып елап күрсәтә.) Син бит мишәр кызы. Ебеп торма. Сеңелләреңнән үрән. Вата, атьтең сүвәм дип, мин дә сүвәм дип атьсәм нишлибез?

Алия. Белмим.

Аймәт. Вата бел. Үзең медучилищеда укып катепсың, үзең белмисең.

Алия. Анда аны укытмадылар.

Аймәт. Ул укып үрәнә торган нәстә тегел. Вата бел, син атьтең сүвәм диеп, мин дә атьсәм сүвәм диеп, коцаклашалар, үбешәләр. Аннан инде бик сүвешсәләр, үләнешәләр. Ә син атәсең миңа, цыкмим, дисең. Шылай булгац нишлибез инде, коцаклашабыз, үбешәбез дә, син үз юлыңнан китәсең, мин үз юлымнан китәм. Син мине ирегеп көтәсең, мин сине ирегеп яшим. Шылай ирегешеп картаябыз. Аңнисыңмы?

Алия. Аңнамим.

Аймәт. Ницек инде аңнамисың? Ницек итеп ирегүләрен. Аңнамисыңмы? Мыний былай итеп утыралар, тулган айга багалар да ерлилар. (Җырлап та күрсәтә.)

 
Их, целбәем, тал нәзек,
Талдан билләрең нәзек.
Талдан нәзек билләреңә
Булма келим беләзек.
 

Инде аңнадыңмы?

Алия. Юк.

Аймәт. Вата кил мында. Куй циләкләреңне. Вата утыр. Айны кюрәсеңме?

Алия. Кюрәм.

Аймәт. Вата бак шыңа. (Алияне биленнән кочаклап.) Ай тагын да яхшыракмы кюренә?

Алия. Кюренә.

Аймәт (тагын да кысыбрак кочаклап). Тагын дамы яхшырак кюренә?

Алия. Әйе.

Хания (агачлар арасыннан атылып чыгып). Ебәр апаны. (Аймәт кочагыннан ычкынып өлгергән Алиягә.) Апа, нишләтте? (Аймәткә.) Апаны нишләттең?

Аймәт. Апаң су алып катьканда абынып егылган, билен авырттырган. Шыны турайттык.

Хания (Алиягә). Апа, цынмы?

Алия. Цын.

Хания (Аймәткә). Алдисың.

Аймәт. Алдамим.

Хания. Апа, авыртуы беттеме?

Алия (чиләк-көянтәләрен алып). Бетте. (Чишмәгә төшеп китә.)

Хания (Аймәткә). Коцакладыңмы?

Аймәт. Юк.

Хания. Коцакладың. Багып тордым. Бак кюземә.

Аймәт. Йә, бактым.

Хания. Башыңы сугып ярырмын. Син мине дә коцаклисың, Сания апаны да коцаклисың, Алия апаны да коцаклисың.

Аймәт. Качан сине коцаклаганым бар?

Хания. Төнә коцакладыңмы? Коцакладың. (Асимәнең килгәнен күреп). Кац… Адә.

Кача-поса үрмәләп, агачлар арасына кереп китәләр. Асимә, Сания керәләр.

Асимә. Хания!.. Хания!.. Кая ул?

Сания. Белмим.

Асимә. Һай яфаланам сезнең белән. Сезнең аркада Константиновкага марҗалар биюен багарга бармица калдым.

Сания. Без нишләгән…

Асимә. Белмимме мин? Күрмимме мин? Алия кая?

Сания. Үзең беләсең. Су таши да су таши.

Судан Алия кайтып килә.

Асимә. Ханияне кюрдеңме?

Алия. Юк.

Асимә (Саниягә). Бар, бак су буеннан. (Алиягә.) Ристан кая?

Алия. Кем?

Асимә. Аләүетдиннең ристаны. Сүләштегезме?

Алия. Сүләштек.

Асимә. Нәрсә диеп сүли?.. Нәк яшмисең?.. Ярый, бар, кать. (Алия киткәч.) Хания! Хания!.. Сания!.. Сания!.. (Агачка утырып.) Ай бу кызларны. Ай бу кызларны. Әти-әниләре уйлап та бакми. Мин яфаланып ерим. Әле дә яри үзем бар. Мин булмасам нишләрләр. («Җаныкаем» көенә җыр суза.)

 
Былбыл кош моңая, әй, тугайда.
Мин моңаям нигә бу айда?
Моңайсам да юктыр, әй, бер файда,
Севеп ергән ярым, син кайда,
Севеп ергән ярым, син кайда ла?
Егълаулардан юктыр, шыл, бер файда.
 

Вата дөнья. Саниясе дә югалды. Сания! Хания! (Чыгып китә.)

Хания чыгып артыннан карап кала да кул изәп, Аймәтне чакыра.

Хания. Цык. Куркма.

Аймәт. Кулында таягы бар.

Хания. Ул атә генә, сукми. Кацып торганда син ни уйладың?

Аймәт. Эзләп тапмаса ярар иде дип уйладым.

Хания. Мин дә шыны уйладым. (Агачка утырып.) Син дә утыр. Якынрак утыр. Айны кюрәсеңме?

Аймәт. Кюрәм.

Хания. Якынрак утыр. Бик якын килмә. (Аймәт күчеп утыргач.) Ай тагын дамы яхшырак кюренә?

Аймәт. Кюренә.

Хания. Тагы да якынрак утыр. (Аймәт күчебрәк утыргач.) Тагы да яхшыракмы кюренә?

Аймәт. Әйе.

Хания. Адә, Казанца сүләшәбез.

Аймәт. Адә.

Хания. Син мине яратасыңмы?

Аймәт. Ә?

Хания. Яратасыңмы, димен.

Аймәт (каушабрак калган). Яратам.

Хания. Кыцкырыбрак ать.

Аймәт. Яра-та-ам…

Хания. Якын килмә. Тешлим. Анауында китеп утыр. (Аймәт читкәрәк күчеп утыргач.) Ерла.

Аймәт. Казан сөлгесенме?

Хания. Шыны.

Аймәт. Таптым. Таптым Казан сөлгесен,

Апасыннан матур сеңлесе.

Хания. Касы апасыннан? Сания ападанмы? Алия ападанмы?

Аймәт. Икесеннән дә.

Хания. Ярату ул ницек була?

Аймәт. Мыний шылай була.

Хания. Апасының да биленнән коцаклау, сеңелесенең дә биленнән коцаклау буламы?

Аймәт. Сине коцакламадым бит.

Хания. Мин коцаклаттырмадым. Кулларыңны сузган идең. Белеп тор: мин синнән дә хайләкәр. Синең Япониядә булганың бармы?

Аймәт. Юк.

Хания. Алып бар мине Япониягә.

Аймәт. Нәрсә?

Хания. Японияне кюргем кели.

Аймәт. Нәрсә сез барыгыз да Япония белән саташасыз? Минем әти дә Япониягә китәм диеп ери.

Хания. Аләүетдин абзимы? Ать анарга, мине дә алып барсын.

Аймәт. Сине башта Казанга алып барырга кирәк.

Хания. Нәк?

Аймәт. Психиатрга күрсәтергә.

Хания. Тиле икәнсең син. (Торып китә башлый.)

Аймәт (аның артыннан барып). Ацуланма инде, мин шаярдым гына, мыскыллап кына атьтем.

Хания. Тезләнеп гафу үтен.

Аймәт (тезләнеп). Зинһар өцен, афу ит.

Хания. Сау бул.

Аймәт. Китмә инде.

Хания. Минем йокым кели. Балалар бу вакытта йокларга тиеш. Озатма да. Мин сиңа үпкәләдем. Үпкәләвем беткәц сүләшербез. (Китеп бара.)

Аймәт әлеге дә баягы яраткан агачы өстенә ятып җыр суза. Сания керә. Аймәтнең җырын бирелеп тыңлый.

Аймәт (Санияне инде күптән күреп алган). Ошимы сиңа минем ерым?

Сания. Синең ерың тегел ул – халык еры.

Аймәт. Ерлавым ошимы димен мин сиңа?

Сания. Кызлар белән ятып сүләшмиләр.

Аймәт (сикереп торып). Афу ит, зинһар, афу ит. Бак, авылда үңгә кызлар юк мәллә ул? Кюл буенда сез генә йөрисез.

Сания. Сиңа урын етмиме аллә? Үңгә кызларны күргең келәсә, ары як кизләүгә бар. Абдрахман абзи кызы шында ери суга.

Аймәт. Шылаймы?

Сания. Шылай шыл.

Аймәт. Кил мында, утыр шында.

Сания. Сүзең булса, үзең кил.

Аймәт. Нәк алай сүләшәсең?

Сания. Ницек сүләшәм?

Аймәт. Төнә алай сүләшмәгән идең.

Сания. Төнә мин бер көнгә яшьрәк идем.

Аймәт. Бүген бер көнгәме картайдың? (Сания янына килеп.) Адә, ямьне итеп сүләшик.

Сания. Сүлә.

Аймәт. Сандугац, беләсеңме, нәк сайрый? Ул минем сайравымны Аймәт белән Сания тыңнасын диеп сайрами. Ул ата сандугацны цакырып сайри. (Сандугач булып сайрый.) Ана сандугац сайравын тыңнап башы әләнә дә ата сандугацның йерәге елкенә. Шыннан ана сандугац янына оцып килә. Шыннан ана сандугац сори, кая ердең, дир. Мин сине ирегеп көттем, дир. Ата сандугацның башы тагы да катырак аләнеп китә. Ана сандугацны коцаклап ала. Син аңнисыңмы минем ни сүләгәнемне?

Сания. Сүлә.

Аймәт. Күгерценнәр дә шылай. Ана күгерцен, ата күгерценгә ошарга тырышып, ызба кыегында түшен киереп егереп ери. Ата күгерцен ана күгерценнең түш киереп ергәнен циттән багып тора. Ана күгерцен ергә оцып төшә дә ердән шылай ери башли. (Йөреп күрсәтә.) Ата күгерцен һаман да циттән багып тора. Уйли эценнән генә – ошимы ул миңа, юкмы? Ана күгерцен дә ата күгерценнең багып торганын сизә. Тагын да ямьнерәк ери башлый. Ата күгерцен уйли – бу миңа оши. Ана күгерценнең янына килә. Шыннан ана күгерцен атә ата күгерценгә, син дә минем кебек ереп күрсәт, дир. Шыннан алар икәүләп түшләрен киереп ериләр. Аннан соң үбешәләр. Син аңнисыңмы минем ни сүләгәнне?

Сания. Сүлә.

Аймәт. Вата балыклар да үбешә, бакалар да үбешә. Еланнар да коцаклаша. Куллары юк – коцаклашалар. Вата син уйлисың, агацларның яны юк. Бар. Агацлар да коцаклаша. Вата син микроскоптан бак. Бер тамцы суны ал да пиялага куй. Шынарга бак микроскоптан. У-у, андагы микроблар! Миллион! Бары да болгана. Нәк болгана? Әрбер микроб үзенең парын эзли. Шыннан эзләп таба. Коцаклашалар. Вата филләр коцаклашми. Алар үбешә. Ата фил борынын шылай итеп суза, ана фил дә шылай итеп суза. Шыннан чулт – үбешәләр. Ни сүләгәнемне аңнадыңмы инде?

Сания. Сүлә, сүлә…

Аймәт. Мин инде сүләдем. Син аңнадыңмы?

Сания. Аңнадым.

Аймәт. Нәрсә аңнадың?

Сания. Мин сандугац булып сайрасам, күгерцен булып ересәм, бака булып үбешсәм, син миңа үләнәсеңме?

Аймәт. Ницек дидең?

Сания. Үләнәсеңме?

Аймәт. Ә син цыгасыңмы?

Сания. Ата сандугац булып оцып килсәң, күгерцен булып янымда ересәң, бака булып сайрасаң, цыгам.

 
Аймәт. Ах, город Магадан!
Күренәдер һавадан.
Шыл сүзеңне ямьне итеп
Атьце әле яңадан.
 

Сания. Микроб булып озак болганып ересәң, цыкмыйм.

 
Аймәт. Ах, город Кустанай!
С крутыми горами,
Атьмә әле шыл сүзеңне
Ерәгемә ярами.
 

Сания. Син елан булып шуышып килсәң, мин синнән курксам, син, куркма, мин елан тегел, дип, кабыгыңны салсаң, безнең күрше егете Аймәт абый булып калсаң, цыгам.

 
Аймәт. Ах, город Саратов!
Багып торам яратып;
Тагын атьце шыл сүзеңне,
Шикләремне таратып.
 

Сания. Син мине көтәрсеңме соң? Ахылдамыйца гына көтәрсеңме?

Аймәт. Ницә ел?

Сания. Үмерең буена.

Аймәт. Көтәрмен.

Сания. Мин сиңа «йерәк маем» дип кенә атермен. (Ханиянең елаганын ишетеп тынып калалар. Сания як-ягына карана.) Кем ул елый?.. Хания елый. (Эзлиләр. Агач артыннан табып алалар. Сания Ханияне кочаклап.) Хания, нәк елыйсың?

Хания. Ул миңа сүвәм диде.

Сания. Кем?

Хания (Аймәтне күрсәтеп). Ул. Сине генә сүвәм диде.

Сания (Аймәткә). Атьтеңме?

Аймәт. Сүвәм димәдем, яратам дидем. Сине генә дә димәдем. (Ханиягә.) Син сорадың, син мине яратасыңмы дидең. Мин яратам дидем. Сүвәм димәдем. Шынди кызга ницек инде яратмим дип атим?

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
2006
Hacim:
600 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04251-2
İndirme biçimi:
Ses
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 11 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 4,2, 5 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 4,2, 5 oylamaya göre