Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 29

Yazı tipi:
 
Шурали, Шурали, Шуралеечка,
Шуралеечка жалобно поёт.
Раз поёт, два поёт, три поёт.
Шуралеечка жалобно поёт.
 

(Римның җырын ишетеп, туктап тыңлый.) Появился солист. (Ике бармагын авызына тыгып сызгыра.)

Рим (кереп). А-а-а, ахир! Кайда югалдың син, ә?

Исфан. Мин югалмадым, син югалдың.

Рим. Мин күргәннәрне сөйләсәң, малай! Сөйлимме?

Исфан. Только не ври, ладно?

Рим. Кайчан яңгаллаганым бар? Ну, малай! Сөйләсәң…

Исфан. Ну, рассказывай инде…

Рим. Әле болай белеп бетермим, төш булдымы ул, өн булдымы. Күземне ачып җибәрсәм, малай, – Шүрәле кызы! Күрсәң, малай, Нәсимәдән ямьсезрәк, Җәмиләдән чибәррәк. Син аны күрсәң ябыша идең, валлаһи. Ә минем пахмил, Шүрәлене түгел, үземне күрәсем килми. Мин әйтәм Шүрәле кызына, баш авырта, дим. Төзәтәм башыңны, ди. Шуннан алып китте каядыр, әйеме? Барып кердек бер чытырманлыкка. Анда – шүрәле көтүе. Шунда Шүрәле кызы нишли дисең инде? Мине уртага алып кереп бастырды бу. Бөтен шүрәлеләргә карап әйтә. Менә, карагыз, бу – кеше дип атала торган нәрсә, ди. Беләбез, диләр шүрәлеләр. Юк, белмисез, ди Шүрәле кызы, сез кешеләрне әйбәт дип уйлыйсыз, ди. Кешедән дә әшәке җан иясе юк, ди. Карагыз моның кыяфәтенә, ди. Моңарга карап төкерергә дә җирәнгеч бит, ди. Валлаһи, шулай ди, малай. Шуннан әйтә бу, ә безнең кайбер егетләребез кеше кызларына ияреп йөри башлаганнар, ди. Әгәр дә болай булса, бетәбез бит, ди. Кешеләр безне бетерәчәкләр, ди. Айнып китә яздым, малай. Куркуга төштем. Изәләр, мин әйтәм, болар мине. Ярый әле тимәделәр. Шуннан Шүрәле кызы мине бөтен звирләргә күрсәтеп чыкты.

Исфан. Белая горячка ул синең.

Рим. Юк. Белая горячка булса, җен күрәсең ул. Ә бу – шүрәлеләр. Шуннан Шүрәле кызы мине урман кырыена чыгарып ташлады.

Исфан. Күтәреп, что ли?

Рим. Күтәреп түгел инде, сөйрәп йөртте. Күтәреп мине авылга Шүрәле алып кайтты. Җәмиләне эзләп килгән. Мине өйгә үк кайтарып куйды. Ярый әле әнинең яшереп куйган бер яртысы булган, үлә идем, малай. Хәзер ничава инде, төзәткәч. Карале, малай, ул шүрәлеләр төш булды микән, өн булды микән?

Исфан. Чё я те психиатр, что ли? Фигурасы как?..

Рим. Ничек «как»?

Исфан. Фигурасы ничек Шүрәле кызының?

Рим. Фигура күрерлекмени минем рәт…

Исфан. Вот мин сиңа әйтәм. Күп эчмә. Күп эчсәң, импотент буласың.

Рим. Нәрсә соң ул импотент, малай?

Исфан. Ну, как те сказать… Ну, кызларның фигурасын күрми башлыйсың. Өйләнсәң, хатының аерылып китә.

Рим. Ә мин өйләнмим. Юк, син миңа әйт, Шүрәле кызы чынмы?

Исфан. Чын, конешно.

Рим. Чын?

Исфан. Но синең белая горячка да булырга может.

Рим. Син нәрсә, мин алкаш түгел ич.

Исфан. Кем соң?

Рим. Шүрәле кызы чын дисең инде? Син аны күрсәң, Исфан дус…

Исфан. Чё миңа аны күрергә? Мин шунда барам.

Рим. Кая?

Исфан. Урманга.

Рим. Ничек урманга?

Исфан. Свиданиегә. Шүрәле кызы белән. Понял?

Рим. Кит әле, көлмәле миннән.

Исфан. Нигә мин көлим? Син күргәнсең бит Шүрәле кызын. И я видел.

Рим. Кит әле…

Исфан. Вот те на… Әйтеп торалар. Твоя как? Биекме иде?

Рим. Ничек биекме?

Исфан. Ну, высокая, что ли, была?.. Шүрәле кызы?

Рим. Кем күргән инде аны. Әйтәм ич… Ну, ярыйсы инде болай…

Исфан. А моя… Конфетка… Личико, конешно, так себе… А фигура…

Рим. Ул сине чакырдымы?

Исфан. Ну, свидание. Көтәм, диде. Беләсеңме, алар төнлә генә күлмәкләрен салалар. Кояш противопоказан, ди. Интересно, да, төнлә.

Рим. Курыкмыйсыңмы?

Исфан. Кемнән?

Рим. Урманнан.

Исфан. Чё урманнан куркырга? Мин Казанда йөрергә дә курыкмыйм әле.

Рим. Мин курыктым, малай. Кара, синең бернәрсә дә юктыр инде, ә?

Исфан. Нәрсә?

Рим. Куркуны басарга.

Исфан. Чё сиңа басарга?.. Урманга бармыйсың ич.

Рим. Пахмил чыгып бетмәгән.

Исфан. Не пей, дурачок. Импотент будешь. Вот миннән өйрән. Максимум ике рюмка. Для смелости. Аңладыңмы?

Рим. Аңлавын аңлыйм мин аның да. Мине дә алып бар, ә, Исфан дус?!

Исфан. Урманга, што ли? Чё, карап торасың килә, что ли?

Рим. Өйгә кайтасы килми. Әни тагын сүгә. Әтиең эчеп үлде, ди. Инде син, ди.

Исфан. Вот и эчмә. Ну, әйдә. Только якын килмә. Аңладыңмы?.. Син сандугач кебек сайрый беләсеңме?

Рим. Нигә?

Исфан. Шүрәле кызы әйтте, сандугач кебек сайрарсың, и мин килермен, диде.

Рим. Әнә бит сандугач сайрый, өйрән.

Исфан (сандугач сайравын тыңлап). Ну разве болай була…

Рим. Була. (Сандугач булып сайрап күрсәтә.)

Исфан. Ну-у!.. Ты же гений!

Рим. Нәрсәсе бар аның?..

Исфан. Киттек. (Китәләр. Кинәт туктап.) Стоп!

Рим. Нәрсә?..

Исфан. Молчи… Кил монда. (Куаклар артына яшеренәләр.) Вот смотри.

Рим. Бернәрсә дә күрмим.

Исфан. Точно бернәрсә дә күрмисеңме? Ну, они же!

Рим. Кемнәр?

Исфан. Кач! (Яшеренәләр.)

Кача-поса, Шүрәлия белән Шүрәлинә үтеп китәләр.

Рим. Теге… Теге ич бу. Нишләп йөриләр алар монда?

Исфан. Сине эзлиләр. Вот поймают тебя и будут кастрировать.

Рим. Йә инде…

Исфан. Әйдә за ними!

Рим. Ю-у-ук.

Исфан. Их син, куркак! Берсе, беләсеңме, которая пониже – моя. Давай, син үзеңнекен лови, мин свою. Әйдә.

Рим. Юк. Үтерсәң дә бармыйм.

Исфан. Пойми. Нельзя упускать, импотент несчастный. Пойми, их надо разлучать. Аерырга кирәк, беләсеңме?

Рим. Икесе дә сиңа булсын.

Исфан. Ты чё, одурел… Так… Ну, ладно. Рим, ну, давай! Курыкма. Без икәү.

Рим. Ул көчле.

Исфан. Минеке дә. Приёмы знает… Ну, знаешь, көчлене җиңү интересно. Чё со слабыми көрәшергә?

Рим. Киттеләр инде алар.

Исфан. Чё ты! Урман – анда… Вот они, вот. Монда киләләр.

Рим чыгып шыла. Шүрәлия белән Шүрәлинә керәләр.

Исфан (төче елмаеп исәнләшә). Исәнмесез, кызлар!

Шүрәлинәнең шатлыгы йөзендә балкый, Шүрәлиянең ачуы чыккан.

Шүрәлия. Безнең егетләр кайда?

Исфан. Вот мин егет.

Шүрәлия. Безнең егетләр, шүрәле егетләре кайда?

Исфан. Ә мин белмим. Утырыгыз, кызлар.

Шүрәлия. Кызларыгыз кайда?

Исфан. Нинди кызлар? Бездә кызлар юк.

Шүрәлия. Рәсимә, Нәсимә, Җәмилә кайда?

Исфан. Ә-ә-ә, алар. Ә мин алар белән… Шүрәлинә…

Шүрәлия (Исфанга тартылган Шүрәлинәне туктатып). Нишлисең син?

Шүрәлинә. Мин аны яратам.

Шүрәлия. Ничек яратасың? Син аны беләсеңмени?

Шүрәлинә. Без урманда үбештек.

Шүрәлия. Нишләдегез?

Шүрәлинә. Үбештек.

Шүрәлия. Ә нәрсә ул үбешү?

Исфан. Показать, что ли? Күрсәтергәме? Кил, Шүрәлинә.

Шүрәлинә Исфан кочагына сыена. Үбешәләр.

Шүрәлия. Шулмы? Шуннан нәрсә була? Яле минем белән…

Исфан. С удовольствием. Рәхәтләнеп… (Шүрәлияне үбә. Шүрәлиягә рәхәт.)

Шүрәлия. Яле тагын берне!

Үбешәләр. Шүрәлиянең башлары әйләнеп китә. Кинәт акылына килеп.

Сихер бу. Сихер! Киттек тизрәк! (Шүрәлинәне өстери, Шүрәлинә тартыла.)

Ут сүнә. Ут янганда, Җәмилә белән Шүрәле йөгерешеп керәләр. Утыргыч тирәли әйләнәләр-бөтереләләр. Бөтен дөнья әйләнә. Сандугачлар җырлый, бака сайрый, күктә йолдызлар бии, ай кул чабып тора.

Шүрәле. Җәмилә-ә-ә!..

Җәмилә. Шүрәле-е-е!.. Син кайда-у-у?

Шүрәле. Мин монда-у-у…

Кара-каршы киләләр. Бер-берсенә карашып торалар. Җәмилә чибәрләнгән, карап туймаслык булган.

Җәмилә. Шүрәле…

Шүрәле. Җәмилә. Син шундый чибәр.

Җәмилә. Мин күрдем. Якты күлнең суына карасам… Үземне танымадым да. Бигрәк серле күл икән ул Якты күл.

Шүрәле. Якты күл ул күңеле гүзәлләрне генә чибәр итә.

Җәмилә. Шүрәле…

Шүрәле. Җәмилә…

Аларның сөйләшүләре җыр белән дәвам итә.

 
Җәмилә. Очрадың да хыялымда,
Алып киттең үзең белән.
Очрашуның татлылыгын
Үзем беләм, үзем беләм.
Шүрәле. Хыялыңның сукмагыннан
Атлый бел син, атлый бел син.
Күңелеңдә туган җырны
Саклый бел син, саклый бел син.
Җәмилә. Ниләр көтә киләчәктә –
Хыялымның чикләрендә?
Ташлап тормыш упкынына,
Китмә генә, китмә генә.
Шүрәле. Яшьлегеңнең ал гөлләрен
Күрми таптап үтмә генә.
Хыялыңның толымнарын
Сүтмә генә, сүтмә генә.
Җәмилә. Йөр син минем хыялымда –
Төшләремдә, өннәремдә.
Сине уйлап кына узсын
Төннәрем дә, көннәрем дә.
Шүрәле. Көтә белсәң, мин килермен,
Очып кына килермен мин;
Тезләнермен алларыңа,
Шатланырмын, көлермен мин.
Икәү бергә. Хыялыңның канатлары
Арымасын, талчыкмасын.
Өметләреңне өзәргә
Ашыкма син, ашыкма син.
 

Шүрәле. Син елмай, син көл, Җәмилә. Көлсәң, син тагын да чибәрләнәсең.

Җәмилә. Көләсе килмәгән чаклар еш була бит, Шүрәле.

Шүрәле. Андый чакта син күз алдыңа Шүрәленең бүрәнә ярыгына кысылган бармакларын китер дә көл.

Җәмилә. Аңардан көләләрмени инде, Шүрәле?

Шүрәле. Ә син көл, көл, Җәмилә! (Бармакларын уйнатып.) Күр әле ниндиләр алар!

Җәмилә. Шүрәле, син ул бармакларың белән миңа бер тапкыр да кагылмадың, әйеме?

Шүрәле. Ярамый, Җәмилә. Мин яратып кына кагылсам да, кытыклый дип уйлыйлар кешеләр. Мин бүген китәм инде, Җәмилә. Озакламый таң ата.

Җәмилә. Мин сине көтәрмен, Шүрәле.

Шүрәле. Мин килермен, Җәмилә. (Югала, тавышы гына ишетелә.) Мин килермен, Җәмилә… Ә син көл, елмай, Җәмилә.

Рим (кереп, Җәмиләгә карап). Җәмилә, синме соң бу?

Җәмилә. Мин…

Рим. Сине танымассың да. Шундый чибәрләнгәнсең. (Җәмилә янына утырып.) Йоклап булмый. Төшкә әллә ниләр керә. Чыктым әле. Кара, син шундый матур. Эчүне ташлыйм әле мин, Җәмилә. Нишләп утырасың соң әле үзең генә?

Җәмилә. Мин үзем генә түгел.

Рим. Кем белән соң?

Җәмилә. Синең белән ич. (Көлә. Аңа Рим да кушылып көлә.)

Нәсимә белән Рәсимә керәләр.

Нәсимә. Карале боларны, тик торганнан көлешеп утыралар. Нидән көләсез, ә?

Җәмилә. Менә ич, Рим белән утырабыз.

Рәсимә. Аның ни көлкесе бар?

Җәмилә. Ул мине көлдерә.

Нәсимә (Римга). Син кая югалдың? Әллә урманда йоклап калдыңмы, Шүрәле?

Рим. Син үзең Шүрәле. Шүрәлия син.

Нәсимә. Син – Шүркә.

Көлешәләр.

Рәсимә. Чынлап та, кая киттең син, Рим?

Рим. Сезнең белән кызык түгел.

Нәсимә. Кем белән кызык соң? Кызык түгел дигән була, адәм тәганәсе… Эчә-эчә дә…

Рим. Ә мин ташлыйм эчүне.

Рәсимә. Әнә тагын бер шүрәлесе килә.

Көлешәләр. Исфан керә.

Исфан. Чё смеётесь?

Нәсимә. Синнән смиюмсә.

Исфан. А чё я? Клоун, что ли? (Җәмиләгә күзе төшеп.) О-о-о! Җәмилә!.. Ты чё? Такая красивая. Матур. Чибәр. Какие еще слова есть? Гүзәл. Чё? Мине көтәсең, что ли? Менә мин. Ария из оперы «Шурале».

 
Менә ми-и-н. Менә ми-и-ин!..
Я красив и лю-би-им!
 

Җәмилә, давай-давай, җырла минем белән. Опера. Әйдә инде.

Җәмилә. Тик кулың белән кагылма, ярыймы?

Исфан. Кайчан мин сиңа кагылганым бар? Мин нәрсә? Син нәрсә мине обижаешь, Вася?!

Җәмилә. Йә инде, йә, үпкәләмә. Әйдә, башла операңны. Тик татарча җырла. Мин урысча белмим.

Исфан. Яхшы, яхшы.

 
Менә ми-и-ин, менә ми-и-ин.
Каршы ал, киләм мин.
 

Кушыл, Җәмилә.

 
Җәмилә. Елмаям, көләм мин,
Сөясең, беләм мин.
 

(Кинәт туктап.) Ә кайда ул?

Исфан. Кем?

Җәмилә. Шүрәле… Шүрәле кайда?..

Исфан. Менә ич мин – Шүрәле.

Рәсимә. Син Шүрәле түгел, Шүрик син.

Исфан. Ә син…

Җәмилә. Исфан, операңны оныттың. Менә ми-и-ин!

Исфан. Менә ми-и-ин!

Җәмилә. Кайда си-и-ин?

Исфан. Монда ми-и-ин.

Шушы сүзләрне кабатлап, аларга бүтәннәр кушыла. Еракта Шүрәленең көлгәне ишетелә.

Пәрдә.

Илгизәр + Вера
(Ике пәрдәле драматик хикәя)

Катнашалар:

Нурхәмәт – 75 яшьләр тирәсендәге татар карты.

Хәлиулла – 45 яшьләрендә, Нурхәмәтнең улы.

Дания – 40–45 яшьләрендә, Хәлиулланың хатыны.

Мария – Нурхәмәтнең кордашы, рус карчыгы.

Алексей – Хәлиулланың яшьтәше, Мариянең улы.

Наталья – 40–45 яшьләрендә, Алексейның хатыны.

Илгизәр – 17 яшьтә, Хәлиулланың улы.

Вера – 17 яшьтә, Алексейның кызы.

Туй агасы.

Нина.

Ислам.

Беренче ир.

Икенче ир.

Беренче хатын.

Икенче хатын.

Авыл кешеләре: кияүләр, кәләшләр, туйлардагы кунаклар.

Беренче пәрдә

Иделдән ерак түгел генә җәелеп утырган Җикән авылы. Авылның яртысында татарлар яши, яртысында – руслар. Бүген бу авылда – туй. Татар туе. Туйның кызган чагы. Кунаклар, өйгә сыешмыйча, ишегалдына чыгалар. Гармунчыга дигән урындыкны баш очына утыртып бии-бии, Туй агасы чыга. Урындыкны ишегалды уртасына куя. Гармунчы үз дәрәҗәсен үзе белеп шул урындыкка урнаша, бию көен уйнавын дәвам итә. Өйдән чыккан кунакларның бер ише биюгә кушыла, кайсылары биючеләргә куәт биреп кул чабып тора. Туй агасы үзенең көр тавышы белән шундый әмер бирә.

Туй агасы. Шым кал!.. Үррә кат!.. Селкенмә!.. Берәү дә сүз дәшми, беркем дә бернинди хәрәкәт ясамый. Үррә кат! Кияү белән кәләш, түгәрәк уртасына рәхим итегез. (Кияү белән кәләш уртага чыгып баскач, гармунчыга әмер бирә.) Башла!

Гармунчы яңа бию көен уйный, кияү белән кәләш татарчалап бииләр. Калганнар, әлбәттә, җырлап, биючеләргә дәрт өстәп торалар.

 
Әй, биегез, биегез,
Уйнагыз да көлегез;
Бүген сезнең тыпыр-тыпыр
Бии торган көнегез.
 
 
Әй, кияве, кияве –
Егетнең бер дигәне;
Йөрешләре дә килешле –
Асыл заттыр сөяге.
 
 
Әй, биегез, биегез,
Матур икән көегез;
Матур көйгә матур итеп
Биеп туймас көнегез.
 
 
Әй, кәләше, кәләше –
Кызларның бер генәсе;
Эшкә уңган, төскә булган
Гүзәл затлар иясе.
 
 
Әй, биегез, биегез,
Күккә йолдыз чөегез;
Киләчәктә шатлык белән
Балкып торсын өегез.
 

Наталья (уртага атылып чыгып). Иптәшләр! Дуслар!..

Туй агасы. Наташа апа! Минем рөхсәттән башка беркем дә бер сүз әйтми.

Наталья. Туктале, энекәем!

Туй агасы. Мин сиңа энекәем түгел – туй агасы. Туйга мин хуҗа. Әйтәсе сүзеңне өстәл янында әйтергә иде. Монда бию һәм җыр гына.

Наталья. Әйтим инде бер сүз, энекәем! Күңелемнең ташыган чагы.

Туй агасы. Күңелеңнең ташыган чагы булса, әйт инде, алайса. (Кунакларга мөрәҗәгать итеп.) Әйтсенме, иптәшләр? Рөхсәт итәбезме?

Тавышлар. Әйтсен, әйтсен!..

Наталья. Авылдашларым! Бәгырькәйләрем! Нәрсә генә әйтим икән? Әйтәсе сүзләрем шулчаклы күп. Күз генә тимәсен иде. (Кәләшне кочаклап.) Карагыз инде моңа: сокланып туймаслык бит. Бәхеткәйләр телим үзеңә, сеңелкәем. Әтиең, әниең дөнья бәясе кешеләр – бәхетле булырсыз. (Кияүне кочагына алып.) Монысын карагыз инде – сөеп туймаслык лабаса. Әйтсәм әйтим инде, әтиеңә гашыйк идем мин синең. Әтиең миннән дә матурракны алды шул. Миңа менә шушы Алексей эләкте инде. (Ире Алексейны уртага тартып чыгарып.) Яле, Алёша, бәгырь кисәгем, әйтик әле кияү белән кәләшкә иң матур сүз. Бүген бит аларның иң бәхетле һәм иң җаваплы көннәре. Алар бүген озын-озак юлга чыгалар. Бәхет яусын алар барасы юлга. Синең белән минем кебек матур яшәсеннәр. Әйдәле, алар хөрмәтенә сузыйк әле үзебезнең иң яраткан җырыбызны. (Гармунчыга.) Габдрахман энекәем, безнең җырны беләсеңме син?

Гармунчы, шунда ук рус халкының «Зачем тебя, милый, узнала» җырын уйный башлый. Наталья җырлый, аңа Алексей кушыла.

 
Зачем тебя я, милый мой, узнала,
Зачем ты мне ответил на любовь?
Ах, лучше бы я горюшка не знала,
Не билось бы сердечко моё вновь.
 
 
Терзаешь ты сердечко молодое,
Тебя твоя зазнобушка зовёт…
Проходит только время золотое,
Зачем же ты, желанный, не идёшь?
 
 
Я жду, и вот приходит долгожданный,
Целует, нежно за руку берёт.
Ах, милый друг, мой нежный друг желанный!
И сердце песню радости поёт.
 

(Җыр туктагач, Наталья русча итеп кунакларга башын ия.) Рәхмәт сезгә, авылдашлар, җырымны күтәреп алдыгыз.

Шулчак Ислам тавышы ишетелә. Авылдагы бер мәҗлестән дә, бер туйдан да калмый торган кеше. Тавышы матур, килешле, авылча. Ул үзенең һәрвакытта да җырлый торган җырын җырлый – татар халкының «Кыр казы» дигән җыры.

 
Ислам. Кыр казлары очты, күрдегезме
Һаваларга менеп киткәнен?
Кыр казы –
Иделләр читендә,
Ялгыз башым миңа читен лә.
Беләсеңме, дустым, сизәсеңме
Аерылулар килеп җиткәнен?
Кыр казы
Суларда уйный шул,
Ялгыз башым гел сине уйлый.
 

Туй агасы. Булдымы? Җырлап бетердеңме?

Ислам. Икенче куплетым бар, белдеңме?

Туй агасы. Анысы икенче туйда, ярыймы?

Ислам. Син нигә гел мин җырлаганда килеп кысыласың, ә?

Туй агасы. Туй бит бу. Туйда бер син генә түгел.

Ислам. Бер син генәме?

Туй агасы. Ярый-ярый, булды. Җәмәгать, күңел ачуны дәвам итәбез. Яле, Дания апа, әйттер әле берне.

Дания. Нигә? Әйттерәм. Бер яшьлектә, бер картлыкта. Әйдә, Наташа.

Такмак әйтә башлый. Аңа Наташа кушыла.

 
Әйдә, бас, бас, әйдә,
Биеп калыйк бу җәйдә,
Ике матурның туенда
Тагын берне бас, әйдә.
 
 
Бас, әйдә, бас, әйдә,
Биеп күңел ач, әйдә.
Биемибез дигәннәргә
Ялынмыйбыз, бигайбә.
 

Икәүләп кодаларны биергә чакыралар.

 
Кодалар, кодалар –
Уңганнар һәм булганнар.
Кодагыйларга карагыз –
Дөнья бизи торганнар.
 
 
Балдызлар да кайнешләр,
Барыгыз да беришләр.
Атна саен туй ясарбыз,
Гел болай барса эшләр.
 

Ишегалдында аягына басып тора алган һәр адәм баласы бии башлый. Бии-бии кайберәүләре арып туктый. Тора-бара уртада Илгизәр белән Вера гына калалар. Алар дөньяда үзләреннән башка беркемне дә күрми бииләр. Бераздан гына аңнарына килеп туктыйлар да арттырып жибәргәннәреннән оялып чыгып йөгерәләр. Туй дәвам итә. Андагы көлеш, шау-шу карт өянке астындагы эскәмиядә утырган Нурхәмәт белән Мариягә дә килеп җитә.

Нурхәмәт. Мифтахетдиннәрдә инде бу галәмәт, Маруся күрше.

Мария. Алар нәселе бәйрәм ясый белә инде ул. Карале, Нурхәмәт күрше, кайсы елны ул без синең белән кара-каршы төшеп биегән идек?

Нурхәмәт. Безнең биегәннәрне санасаң…

Мария. Юк, анысы үзенә бертөсле бию булды ул. Әле дә хәтеремдә…

Нурхәмәт. Сезнеңчә биегән идекме, безнеңчәме?

Мария. Сезнеңчә дә, безнеңчә дә. Кайсыбыз алдан арып туктар дип биергә тотынган идек, мин арый башлаганны син сизеп алдың да арыган булып егылдың.

Нурхәмәт. Юктыр, мин үзем арыганмындыр. Сине биетеп арытып булмый иде. Марҗа биеп арый димени ул, Маруся күрше? Сез бит биергә бик маһир халык.

Мария. Сез дә кимен куймыйсыз инде.

Нурхәмәт. Анысы шулай, кәнишне… Тыңлале, бу синең килен тавышы бит. Уңдың киленнән, молодец синең Әләкчәй.

Мария. Күз тимәсен, синең киленең дә бик уңган.

Нурхәмәт. Уңуын уңдым да, малай бик юаш булып чыкты минем, Маруся күрше… Кара, ничек сиптерәләр, ә?.. Шулай инде, безне хәзер туйга да чакырмыйлар.

Мария. Нишлисең инде… Оныкларыбызның туенда утырсак кына.

Нурхәмәт. Күзле бүкән булып дисеңме?

Мария. Нишләп, биербез дә әле, биетсәләр. Сездә туй булса, әйтерсең, Марияне чакырыгыз, диярсең, бездә булса, мин сине үзем кереп чакырырмын. Шунда яшь чакларны искә төшереп бер биербез дә әле. Синең хәтер начарлана бара шул, Нурхәмәт күрше, икәү кара-каршы төшеп биегәнне дә оныткансың.

Нурхәмәт. Онытмадым ла инде… Булды инде, Ходай хәерле кылсын.

Мария. Хәзер Ходай дип утырасың. Ул чакта…

Нурхәмәт. Йә инде, искә төшермә инде.

Мария. Ояласыңмыни, карт төлке?

Нурхәмәт. Үзең бит…

Мария. Нәрсә үзең? Мин нишләгән?

Нурхәмәт. Чибәр идең бит.

Мария. Чибәр дигәч тә, юлда тотып үбәләр димени?

Нурхәмәт. Үзең дә качмадың бит.

Мария. Кая качыйм? Инеш юлы – тар сукмак. Ике ягы шомыртлык.

Нурхәмәт. Шомыртлык шул, шомыртлык, мать честная… Шулай инде. Шулай шул.

 
Ап-ак, ап-ак каз итләрен
Ах, ты, Маруся,
Мин турадым, син аша.
Ах, ты, не бойся!
Пущай безне рассуждают,
Ах, ты, милая,
Кил, утырыйк янәшә,
Кому какое дело?
 

Ә, Маруся?.. Шулай бит?..

Мария. Шулай иде, Нурхәмәт, шулай иде.

Нурхәмәт. Ярый, Маруся күрше, керим инде мин. Әллә нәрсә билләр сызлап тора.

Мария. Сау бул, Нурхәмәт күрше! Исән-сау очрашырга язсын.

Нурхәмәт. Шулай булсын, күрше, шулай булсын.

Икесе ике якка китәләр. Туй шау-шуы дәвам итә. Йөгереп, Илгизәр белән Вера керәләр. Карт өянке янында туктыйлар. Кочаклашып үбешәләр.

Ут сүнә. Ут янганда инде икенче туй бара. Рус туе. Әлегә аның тавышы гына ишетелә. Аны Нурхәмәт белән Мария тыңлый.

Нурхәмәт. Менә китте дөнья, ә? Бер атна гына элек Мифтахетдиннәрдә туй булды, бүген Микулайлар гуләйт итә.

Мария. Кай арада үсеп җитәләр диген син малайлары.

Нурхәмәт. Кызлар өлгергәч, малайлар үсә инде ул. Кем кызына өйләнгән соң Микулайның малае?

Мария. Иваннар белән кода булдылар инде.

Нурхәмәт. Кайсы Иван? Чтапан Иванымы?

Мария. Юк ла инде. Степан Иванының кызы юк ич. Теге Аграфена малае Иванның кызы. Беләсеңдер лә. Правлениедә утыра ич инде. Ак чәчле.

Нурхәмәт. Сез барыгыз да ак чәчле, кем белеп бетергән.

Мария. Син үзең бик кара инде.

Нурхәмәт. Бар иде чәчләрнең чем-кара чаклары, Маруся. Бар иде. Хәтерлисеңме, без синең белән кара-каршы төшеп биегән идек?

Мария. Безнең биегәннәрне санасаң…

Нурхәмәт. Юк, анысы үзенә бертөсле бию булды ул.

Мария. Син арып егылдың. Шуны әйтәсеңме?

Нурхәмәт. Арып түгел лә инде, арыган булып кына, синең алда.

Мария. Докажи!

Нурхәмәт. Соңрак шул инде доказать итәргә, Маруся. Картайдык, күрше, картайдык.

Мария. Әй, шыгырдап утырма әле, карт өянке кебек. Тоже мне старик.

Нурхәмәт. Ты не старуха, что ли?

Мария. Старуха не старуха, синең кебек зарланып утырмыйм. (Урыныннан тора.)

Нурхәмәт. Кая киттең әле?

Мария. Туйларын карап кайтыйм әле Николайларның.

Нурхәмәт. Мине калдырып китәсеңме?

Мария. Нәрсә, парлап барыйк дисеңмени кеше туена? Чакырылмаган килеш. Әйдә, ишегалдында бииләр бугай. Читтән генә карап кайтыйк.

Нурхәмәт. Килешер микән соң?

Мария. Килешмәсә кал… Без бит анда ашарга-эчәргә сорап бармыйбыз.

Нурхәмәт. Әйдәле, бер кызык булсын әле. Килен күрсә яхшы түгел инде түгелен.

Мария. Ир башыңнан киленнән куркып торасыңмы? Татар булган килеш?

Нурхәмәт. Әй, Маруся, татар киленнәре хәзер… Беләсең инде үзең… Киттекме?

Мария. Подручком барабызмы?

Нурхәмәт. Әллә куркыр дисеңме? (Марияне култыклый.)

Мария (кулын тартып алып). Кит, юньсез! Син тилегә әйткән мин җүләр.

Чыгып китәләр. Ә Николайларның ишегалдында туй гөр килә. Монда да Наталья уртада. Нина исемле бер хатын белән бергәләп частушкалар әйтә-әйтә бииләр.

 
Наталья. Ой, «подгорная», «подгорная»,
Весёлая игра.
Всё бы пела, всё бы пела
Всё бы пела до утра.
Нина. Я «подгорную» плясала,
Меня мама уняла:
«Рано, дочка, гулять стала,
Рано волюшку взяла».
Наталья. Не хотела я плясать,
Не хотела выходить.
Гармонист такой хороший –
Ему надо угодить.
Нина. Поиграй повеселее,
Раньше ты мне играл.
Неужели не сознаешься,
Что ты со мной гулял?
Гармунчы. Сам играю, сам пою,
Подпевать-то некому.
Дайте мне подпевочку –
Лет семнадцать девочку.
Наталья. Гармонист, гармонист,
Не гляди глазами вниз.
Гляди прямо на меня,
Завлекать буду тебя.
Нина. Сыграй, сыграй, припою,
Чтобы раздавалося.
Про измену про твою
Давно я догадался.
Гармунчы. Ты не лай, не лай, собачка –
У крылечка дамочка.
Ты послушай-ка, милашка,
Как ревёт тальяночка.
Наталья, Нина (икәүләп).
Ой, спасибо, гармонист,
За игру отличную.
Мы еще тебе желаем
Милку симпатичную.
 

Наталья. Ой, спасибо, мои дорогие! Спасибо, милые! (Баш ия.)

Туй агасы. Прошу внимания! Жених и невеста. Прошу, жених. Прошу, невеста. (Кияү белән кәләшне кулларыннан тотып уртага чыгара.)

Ислам (уртага чыга). Мин инде, җәмәгать, сүз әйтә белмим…

Туй агасы. Әйтә белмәсәң әйтмә.

Ислам. Син тик тор, агай-эне, белдеңме?!

Туй агасы. Минем тик торырга хакым юк. Мин – туй агасы, бу туйның хуҗасы.

Ислам. Бу туйның хуҗасы – Микулай белән Татияна. Менә мин алар хөрмәтенә бер җыр җырлыйм. Син читкә китеп тор, яме.

Туй агасы. Һаман шул җырыңмы?

Ислам. Анда синең эшең юк, белдеңме?! («Кыр казы» н җырлый.)

 
Кыр казлары очты, күрдегезме
Һаваларга менеп киткәнен?
Кыр казы –
Иделләр читендә,
Ялгыз башым миңа читен лә.
 

Дания. Бетмәде шул җырың. Туйда җырлый торган җырмы инде…

Ислам. Синең ни эшең бар минем җырда?

Дания. Туйда күңелле җыр җырларга кирәк.

Ислам. Бик күпне беләсең. Хәлләңне өйрәт, белдеңме?

Дания. Хәлиулланы өйрәтәсе юк, ул син түгел.

Ислам. Миңа ни булган, ни булган?

Дания. Бернәрсә дә булмаган. Кит, болганма.

Ислам. Китәрмен мин сиңа!

Дания (Исламга игътибар итмичә, гармунчы каршына бара). «Барыйна» ны уйна! (Гармунчының уйный башлаганын да көтмичә, такмак әйтә-әйтә бии.)

 
Әй, барыйна, барыйна,
Күзләреңә карыйм ла,
Күзләреңә карый-карый,
Керфекләрең саныйм ла.
 
 
Әй, барыйна, барыйна,
Сударыйна-барыйна.
Әй, барыйна, барыйна,
Бер озата барыйм ла.
 
 
Кеше-кара күрмәгәндә
Бер кочаклап алыйм ла.
Әй, барыйна, барыйна,
Сударыйна-барыйна.
 

Әйдәгез! Әйдәгез! (Бүтәннәрне дә биергә чакыра.)

 
Әй, барыйна, барыйна,
Булыйм сөйгән ярың ла.
Җаның сөйгән ярың булып
Яннарыңда калыйм ла.
Әй, барыйна, барыйна,
Сударыйна-барыйна.
 

Кунаклар барысы да ду килеп бии. Алгы планда Илгизәр белән Вера сиптерә. Аларның биегәнен Нурхәмәт белән Мария дә карап торалар. Менә Илгизәр белән Вера йөгереп чыгып китәләр. Туйдагылар биеп кала. Илгизәр белән Вера карт өянке янына чабышып киләләр. Сулулары капкан, икесе дә көлешәләр. Үбешеп алырга да онытмыйлар.

Вера. Шундый рәхәт миңа, Илгизәр!

Илгизәр. Миңа да.

Вера. Нигә рәхәт икән ул, Илгизәр?

Илгизәр. Ә мин каян белим?

Вера. Ничек инде белмисең?

Илгизәр. Беләсем дә килми. Рәхәт булгач рәхәт инде.

Вера. Мине яратасыңмы син, Илгизәр?

Илгизәр. Яратам, билгеле.

Вера. Өзелеп яратасыңмы?

Илгизәр. Өзелеп яратам, билгеле.

Вера. Ничек итеп яратасың?

Илгизәр (Вераны үбеп ала). Менә шулай итеп.

Вера. Ни өчен яратасың, Илгизәр?

Илгизәр. Каян белим?

Вера. Ничек инде белмәгән килеш яратасың?

Илгизәр. Син мине ни өчен яратасың соң?

Вера. Мин сиңа яратам дип әйтмәдем ич.

Илгизәр. Яратмагач, нигә үбешәсең соң?

Вера. Рәхәт булганга. (Көлешәләр һәм, әлбәттә, үбешеп алалар.)

Илгизәр. Әйдә без дә туй ясыйбыз.

Вера. Нинди туй, Илгизәр?

Илгизәр. Өйләнешәбез дә туй ясыйбыз.

Вера. Туйны бит аны өйләнешкәннәр ясамый, әти-әниләре ясый.

Илгизәр. Безнекеләр дә ясарлар. Әллә ясамаслармы?

Вера. Ә ни өчен өйләнешәбез, Илгизәр?

Илгизәр. Менә кызык. Бергә яшәргә.

Вера. Ә ни өчен бергә яшәргә?

Илгизәр. Кара… Син нәрсә миннән көлеп утырасың?

Вера. Мин көлмим, Илгизәр.

Илгизәр. Алайса, нигә гел сорау биреп утырасың?

Вера. Ә син җавабын тап.

Илгизәр. Бик кирәге бар.

Вера. Алайса, син сорау бир, мин җавабын эзлим.

Илгизәр. Минем соравым юк.

Вера. Бер генә, бер генә дә соравың юкмы?

Илгизәр. Юк.

Вера. Илгизәр! Тагын бер генә сорау бирим инде? Син нигә миңа исемем белән эндәшмисең? Мин сиңа «Илгизәр» дип кенә торам. Ә син бер генә тапкыр да миңа «Вера» дип эндәшкәнең юк.

Илгизәр. Бер дәме?

Вера. Бер тапкыр да юк.

Илгизәр. Белмим. Миңа барыбер.

Вера. Миңа барыбер түгел.

Илгизәр. Ишет инде, алайса: Веры, Веры, Веры, Веры, Веры, Веры!

Вера. Веры түгел, Илгизәр, Вера.

Илгизәр. Барыбер инде ул.

Вера. Барыбер түгел, Илгизәр.

Илгизәр. Кара, нигә бәйләнәсең әле миңа?

Вера. Хатын-кызлар бәйләнә инде ул, Илгизәр. Түзәсең инде. Түзәсеңме?

Илгизәр. Бик исем китте. Рәхәтләнеп бәйлән. Безнең әни әтигә гел бәйләнә, әтинең исе дә китми. Башын иеп тик йөри.

Вера. Син дә өйләнгәч башың иеп тик йөрерсеңме?

Илгизәр. Әни әйтә, син миңа охшагансың, ди.

Вера. Маменькин сынок инде, алайса?

Илгизәр. Үртәмә, диләр сиңа…

Вера. Үртәсәм нишләтәсең?

Илгизәр. Нишләтәмме? (Вераны үбәргә үрелә, Вера тайпылып өлгергәч.) Нишлисең, ә?

Вера. Үптерәсем килми.

Илгизәр. Менә кызык. Кызык икәнсең син. Әле яңа гына үбештең ич.

Вера. Яңа гына үбештек, хәзер үбешәсем килми.

Илгизәр. Ни өчен?

Вера (кычкырып көлеп). Соравым юк, дигән идең, ике сорау бирдең. (Илгизәрне үбеп ала.) Әйдә, Илгизәр, җырлыйбыз.

Илгизәр. Мин җырлый белмим.

Вера. Ә мин җырлыйммы?

Илгизәр. Җырла.

Вера. Синең өчен җырлыйм, ярыймы? Кайсы җырны җырлыйм?

Илгизәр. Миңа барыбер.

Вера. Сиңа бөтенесе дә барыбер икән.

Илгизәр. Миңа син булгач җиткән.

Вера. Ярый, тыңла, алайса. (Әкрен генә җырлый.)

 
Вот и встретились!.. Вот и прощаемся…
Как натянуто мы улыбаемся.
Что ж друг к другу с тобою мы тянемся,
Если будучи вместе маемся?
 
 
Вот и встретились!.. Вот и прощаемся…
Может быть, навсегда разлучаемся.
Вот и встретились! Вот и прощаемся.
И с тоскою запоздалою каемся.
 
 
Что ж мы каемся, что ж мы маемся,
Вряд ли когда-нибудь догадаемся.
Вот и встретились!.. Вот и прощаемся…
Может быть навсегда разлучаемся.
 

Ут сүнә. Сәхнә яктырганда, Хәлиуллаларның өй эчен күрәбез. Сәхнәдә берәү дә юк. Ишек шакыйлар. Чаршауны ачып, чаршау артындагы караваттан торып, Хәлиулла чыга. Утны яндыра. Чоланга чыгып, ишекне ача. Аннан Алексей белән керә.

Алексей. Ачуланма инде, Хәллә.

Хәлиулла. Нишләп ачуланыйм, уз, әйдә.

Дания (чаршау артыннан). Алексей, синме соң ул?

Алексей. Мин әле, Дания. Төнлә йөргәнгә ачуланмагыз инде.

Дания. Берәр нәрсә булмагандыр ич?

Алексей. Булуын булмады да. Кердем әле. Наташа, йөрмә төнлә кеше борчып, дигән иде дә, кердем әле. Хәллә белән сөйләшәсе сүз бар иде. Хәллә, капка төбенә чыгып утырыйк.

Дания. Килешмәгәнне. Өйгә кергәч. (Чаршау артыннан халатын киеп чыга.) Уз, әйдә, утыр. Хәлиулла, нәрсә катып калдың? Ки чалбарыңны. Сәгать ничә соң әле?

Алексей. Соң инде, Дания. Ачуланма инде.

Дания. Юк сүз сөйләп торма әле. (Өстәл янына урындык куеп.) Утыр. Мин хәзер.

Алексей. Миңа берни дә кирәкми.

Дания. Тик кенә утыр. Хәлиулла, кая югалдың инде? Уяна алмыйсың мәллә?

Хәлиулла (чалбарын киеп чыгып). Хәзер, хәзер. Бармы соң безнең?

Дания (өстәл эзерли-әзерли). Нишләп булмасын инде?!

Алексей. Зинһар, борчылмагыз. (Хәлиулла өстәлгә шешә куйгач.) Кирәкми.

Дания. Йә-йә. Күрше булсагыз да, көн саен кереп тормыйсыз. Наташаны да алып керергә иде. Бәрәңгеләр алынып бетте, кешеләр туй ясый. Безгә дә бер утырып алырга ярыйдыр инде. Бар, Хәлиулла, алып чык Наташаны. Кермим дисә, сөйрәп алып кер.

Алексей. Юк-юк, Дания, кирәкми, зинһар. Мин Хәллә белән генә…

Дания. Син Хәлләң белән сөйләшерсең, сезнең сүзегез миңа кирәкми. Без Наташа белән сөйләшергә сүз табарбыз.

Алексей. Юк, дидем, Дания. Ачуланма. Наташаның кәефе дә юк.

Дания. Ни булды?

Алексей. Булды инде. Зинһар, бернәрсә кирәкми. Алайса, чыгып китәм. (Хәлиуллага.) Утыр әле, Хәллә. Дания, ачуланма, без Хәллә белән икәү генә.

Дания (аптырап калган җиреннән). Ярый инде, алайса, чыгып торам, сөйләшегез. (Бүлмәләренең берсенә кереп китә.)

Алексей. Капка төбендә генә утырасы иде.

Хәлиулла (стаканнарга аракы салып). Йә, тотыйк әле.

Алексей. Монсыз гына сөйләшик.

Хәлиулла. Тот, әйдә, тот. Әйбәт булды әле керүең, баш та авыртып торае.

Чәкешеп эчеп куялар.

Алексей. Фу, чиргә әйләнде бу. Кешегә керер хәл юк.

Хәлиулла. Нишлисең инде. Шулай инде. Капкала. Даниянең булган әле ярый. Кичә малайлар белән җыелышып эштән соң бераз ниткән идек. Нәрсә, сез дә ниткән идегез мәллә?

Алексей. Юк ла… Нихәлләрдә соң, Хәлиулла?

Хәлиулла. Нихәлләрдә дип, үзең беләсең инде. Алга барган җир юк.

Алексей. Юк шул. Очы-кырые күренми.

Хәлиулла. Хәерле булсын инде. Шунысына шөкер, яшьтәш, ашарга-эчәргә бар.

Алексей. Син сизәсеңме, Хәллә, дөньяның рәте-чираты булмагач, булган ризыкны рәхәтләнеп, тәмләп ашап булмый икән.

Хәлиулла. Валлаһи, шулай бит әй, Алексей! Телевизор карыйсың да, әппитит бетә.

Алексей. Да-а-а… Төн уртасында нишләп йөри инде бу дип уйлыйсың инде син, әйеме? Нигә сүзен әйтми дип уйлыйсың инде?

Хәлиулла. Уйламыйм да…

Алексей. Болай әллә ни юк-югын. Наташа белән сөйләшеп яттык әле. Син минем бабайны хәтерлисең микән, яшьтәш?

Хәлиулла. Ничек инде хәтерләмәскә?

Алексей. Аның сөйләгәннәрен искә алып яттык әле Наташа белән. Безнең менә монда сезнең авылга килеп төпләнүебез турында. Безнең халыкны монда Пётр Беренче заманында көчләп күчереп утыртканнар. Бабайның әйтеп калдырганынча, Воронеж якларыннан булырга тиеш без. Кайсыбер татар авылларыннан татарларны бөтенләй куып җибәреп, безнең кебекләрне урнаштырганнар. Авыл исемнәре татарча калган. Беләсең инде аларны. Тәмте, әнә Каратун, Бортас… Күп инде алар.

Хәлиулла. Татарлар булганмыни анда?

Алексей. Татарлар, конечно. Сезнең авылга ни өчендер тимәгәннәр. Сезнең яннан безгә җир бүлеп биргәннәр. Татарлар турында куркыныч әкиятләрне күп ишеткән бабайлар. Башта сакланыбрак яшәгәннәр. Сезнекеләр үзләренчә, безнекеләр үзләренчә. Бара-тора инде, үзең беләсең. Үзең беләсең инде бүген ничек. Күз тимәсен, бер авыл, бер ил булып яшибез. Өч йөз елга якын бергә яшәп, бер генә тапкыр да сугышып урамга чыкмаганбыз. Сез безнең телне беләсез, без сезнең телне өйрәндек. Безнең бабайлар сезнең бәйрәмнәргә, сезнең бабайлар безнең бәйрәмнәргә йөргән. Безнең туйларда сез табын уртасында, сезнең туйларда без кадерле кунак.

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
2006
Hacim:
600 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04251-2
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 4,2, 5 oylamaya göre