Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 30
Хәлиулла. Ничек инде шулай булмасын, бер авылда яшәп.
Алексей. Хәтерлисеңме, Хәллә, өченче ел сабан туенда Бакырчы авылының бер егете минем энекәшкә бәйләнгән иде. Ике арада сугыш чыккач, бүтәннәр дә кушылып, ике авыл бәргәләшергә тотынды. Без, татары-урысы, бергәләп бакырчыларга каршы сугыштык. Син үзең дә катнаштың бугай.
Хәлиулла. Андый чакта карап тормыйсың инде. Бер җүләр аркасында ямьсезләштек, шунысы гына.
Алексей. Урыс егетен яклап сугыштың бит, Хәллә, Бакырчы татарлары белән.
Хәлиулла. Урысның, татарның ни катнашы бар монда? Син әллә нинди әле бүген, Алексей. Тот әле, әйдә, исәнлеккә-саулыкка… (Күтәреп куялар. Пауза.)
Алексей. Бер сорау биримме сиңа, Хәлиулла яшьтәш? Беләсеңме, ни өчен без ничәмә-ничә йөз ел бергә яшәп сугышу түгел, телгә дә килгәнебез юк?
Хәлиулла. Ә нигә сугышасың ди?
Алексей. Кешеләр нигә сугыша соң?
Хәлиулла. Нигә дип, бүлешә алмыйлар.
Алексей. Безнең бабайларның да бүлешәсе нәрсәләре булмаган дисеңме? Сугышмаганнар. Акыллы итеп бүлешкәннәр. Безнең бабайлар безнең патшалардан акыллырак булганнар. Сез үз җирегездә рәнҗетелгән, без үз җиребездән куылган – нигә сугышырга? Язмышлар бер.
Хәлиулла. Кызык син бүген, Алексей. Укытучылар кебек сөйләшәсең.
Алексей. Юк, син көлмә, Хәллә. Безнең бабайлар бер-берсен хөрмәт итә белгәннәр. Сугыш чыгарырлык эш эшләмәгәннәр. Безнең тел – бөек тел, сезнең тел бәләкәй дип, ахмак сүз сөйләмәгәннәр.
Хәлиулла. Син татарча миннән остарак сиптерәсең әле.
Алексей. Яле, сал әле, Хәллә, чүт кенә итеп. (Тотып куйгач.) Да-а-а… Шулай шул, Хәллә, шулай. Аннан соң, Хәллә, син беләсеңме, безнең бабайлар ничаклы бергә яшәп, бер тапкыр да уртак туй ясамаганнар. Әтиләр дә андый эшне эшләмәгәннәр. Ни өчен?
Хәлиулла. Әллә чыннан да?
Алексей. Шулай, Хәллә. Руслар белән татарлар безнең авылда берәү дә бер-берсенә өйләнмәгән дә, кияүгә дә чыкмаган.
Хәлиулла. Кара, чыннан да, әйеме? Минем дә ишеткәнем юк.
Алексей. Арада яратышучылары да булгандыр инде юкса. Сезнең кызлар нинди чибәрләр, егетләрегез нинди. Без дә ямьсез халык түгел, күреп торасыз. Бер-берсенә күзләре төшкәндер инде. Ни өчен өйләнешмәгәннәр икән?
Хәлиулла. Әкәмәт. Казанда өйләнешәләр инде анысы.
Алексей. Син Казанны алма. Казан шәһәр шул. Шәһәрдә анда эт – баш, сыер – аяк. Берсен берсе белми дә, күрми дә. Кемгә өйләнгәнен дә, нәрсә сөйләгәнен дә чамаламый. Йөриләр өерелеп урам этләре шикелле. Бүген өйләнә, иртәгә аерыла. Авыл ул бүтән, монда бер-береңнән башка яшәве читен. Монда мин сине көн саен күрәм. Монда өерелеп йөреп булмый.
Хәлиулла. Шулай шул. Чыннан да, өйләнешүчеләр нигә булмады икән?
Алексей. Нурхәмәт абый өйдәме соң?
Хәлиулла. Өйдә. Йоклый.
Алексей. Чакырыйк әле.
Хәлиулла. Минем эчкәнне яратмый ул. Өйдә шешә күрсә, тавыш куптара.
Алексей. Алып куй әле. (Шешә, стаканнар яшерелгәч.) Чакыр әле, Алексей дәшә, диген. (Хәлиулла Нурхәмәт йоклый торган бүлмәгә кереп чыккач.) Чыгамы?
Хәлиулла. Хәзер. Сөйләшеп утырырга дисәң, ул…
Нурхәмәт (чыгып җитеп). Нихәл, Әләкчәй күрше?
Алексей. Йокыңнан уяттым инде, Нурхәмәт абый.
Нурхәмәт. Йоклыйсы көннәр алда әле безнең, Әләкчәй күрше. Нихәлләрдә?
Алексей. Менә сөйләшеп утырабыз әле Хәлиулла белән.
Нурхәмәт. Ярый-ярый, яхшы. Күрше белән күрше сөйләшеп утырса әйбәт ул, дөнья тыныч дигән сүз.
Алексей. Менә бер сорауга җавап таба алмыйбыз әле, Нурхәмәт абый.
Нурхәмәт. Бик четереклемени? Нәрсә, аракының да файдасы тимәдемени?
Хәлиулла. Без әз генә.
Алексей. Нурхәмәт абый… Менә безнең авылда руслар белән татарлар күпме яшәп бер тапкыр да бер-берсе белән өйләнешмәгәннәр. Болай гынамы ул, берәр хикмәте бармы?
Нурхәмәт. Хикмәте бар, Әләкчәй күрше, хикмәте бар. Болай гына бернәрсә дә булмый бу дөньяда. Болай гына тавык тирәсендә әтәч тә йөрми.
Алексей. Нәрсәдә инде аның хикмәте?
Нурхәмәт. Нәрсәдәме? Синең мәрхүм әтиең белән сөйләшкән бар иде ул турыда. Аның хикмәте шунда. Әләкчәй күрше, тату яшәргә кирәк бит, талашып бергә яшәп булмый бит. Талашмас өчен шулай эшләгән безгә кадәргеләр. Без дә шулай эшләдек. Шулай тиеш.
Алексей. Тиеш үкмени?
Нурхәмәт. Тиеш. Ир белән хатын кем ул? Сез әйтәсез дә: муж и жена – адна сатана дип, адна сатанага әйләнгәнче алар башта аерым-аерым сатана бит әле. Башта һәрбересе үз ягын каера. Кайвакыт каера-каера каерып ук чыгаралар. Башта юктан гына тавыш чыга да ызгышка да әйләнә. Кызып китеп бер-берсенең начар якларын санап бетергәч, нәсел-нәсәпләргә барып җитәләр. Кайчак ахмак ир белән юньсез хатынның җүләрлеге аркасында чыккан ызгыш туган-тумачаларына күчә. Китә талаш, китә сугыш.
Алексей. Гел алай булмый инде.
Нурхәмәт. Гел булмый, билгеле. Сезнең белән безгә берсе дә җитә, Әләкчәй күрше. Безгә кадәргеләр ара бозылудан курыкканнар. Ике җүләр арасында чыккан гауга зурга китсә, ни белән бетәсен чамалаганнар.
Алексей. Язылмаган закон булган инде, алайса?
Нурхәмәт. Булган, Әләкчәй күрше, булган. Беләсегез килсә, кешеләрне язылган законнар түгел, язылмаган законнар кеше итеп тота. Язылмаган законнарны бозсалар, кешеләр звиргә әйләнәләр. Хикмәте бар, Әләкчәй күрше, хикмәте бар.
Алексей (паузадан соң). Менә шуның өчен дә кердем бит әле, Нурхәмәт абый. Сез берни дә белмисезме?
Нурхәмәт. Нәрсәне?
Алексей. Илгизәр бернәрсә дә әйтмәдеме?
Нурхәмәт. Миңа ул нәрсә әйтсен? Мине түгел, әтисен дә санга сукмый ул.
Хәлиулла. Нәрсә булган Илгизәргә?
Алексей. Алар бит Вера белән өйләнешергә җыеналар.
Хәлиулла. Ничек өйләнешергә?
Алексей. Вера бүген кич белән әйтте, озакламый туебыз була, ди.
Нурхәмәт. Ничек инде ул «туебыз була»?
Хәлиулла (Данияне чакырып). Дания, беләсеңме, Илгизәр белән…
Дания. Ишетеп торам. Өйләнешсәләр ни булган?
Хәлиулла. Сиңа әйттеме Илгизәр?
Дания. Әйтсә әйткәндер инде…
Нурхәмәт. Әтисе белми.
Дания. Әткәй, син безнең семья эшенә кысылма. Урының җылыда. Син дә, Алексей, төн уртасында ах-ух килеп… Нәрсә булган ул хәтле? Яшьләр өйләнешә инде ул. Нәрсә, безнең белән кода буласыгыз килми мәллә?
Алексей. Кодаларын кодалар да…
Дания. Син безнең әткәйне тыңлама. Ул инде яшисен яшәгән. Хәзер инде бүтән замана. Яшьләр нишләргә кирәген үзләре беләләр.
Нурхәмәт. Нәрсә беләләр, нәрсә беләләр? Аракы эчә беләләр.
Дания. Син дә әүлия булмаган, әткәй, дәшми генә утыр. Тапканнар тавыш чыгарырлык нәрсә.
Алексей. Без тавыш чыгармыйбыз, Дания күрше, уйлашабыз.
Дания. Күп уйласагыз, тиз картаерсыз. Язылмаган закон дигән булып, юк-барны уйлап чыгарып утырасыз. Әнә безнең Рашат язылган закон буенча өйләнде. Татар кызына. Аның кебек иблисне дөньядан эзләп таба алмассың. Төкерәм мин аның татарлыгына.
Алексей. Татарның татарлыгына син төкерсәң бер хәл, Дания. Менә мин төкерсәм, бик яман. Русның руслыгына син төкерсәң дә начар.
Дания. Нәрсә, син каршымыни, Алексей? Татарга кызыңны бирәсең килмимени? Кимсенәсеңмени? Шулай дип өзеп әйт, нәрсә аны… Наташа да шулай диме? Шуны әйтергә сине кертеп җибәрдеме?
Алексей. Туктале син, Дания күрше. Кинәт кенә бит.
Дания. Малайларың, кызларың үсеп җитүе кинәт була инде ул. Кинәт беләсең инде ул. Безнекеләр, ярый әле, әйтеп торалар өйләнешәселәрен, кайсыларыныкы балалары тугач кына беләләр. Шунысына рәхмәт әйт. Миңа әйтте Илгизәр. Рөхсәт сорады. Уйлашырбыз, дидем. Нигә аңа күтәрелеп бәрелергә?
Хәлиулла. Миңа да әйтергә була иде инде.
Дания. Эштә идең. Эчеп кайткан идең. Укаң коелмас, әйткән булыр идем.
Хәлиулла. Үзе кайда соң Илгизәр?
Дания. Кайда булсын? Егет кешенең кайда булганы билгеле инде.
Нурхәмәт. Егет. Авызыннан балавыз сарысы китмәгән. Бала-чагалар. Өйләнешкәч кем ашатыр дип уйлыйлар икән соң?
Дания. Анысы синең кайгың түгел, әткәй.
Алексей (Нурхәмәтнең үз бүлмәсенә кереп баруын күреп). Нурхәмәт абый, тукта әле.
Дания. Йокласын. Аның эше беткән инде, үзенекен өйләндергән. Менә нинди әйбәт килене бар. Дөньяда бер дигән. (Көлә.)
Нурхәмәт. Бер дигән инде…
Дания. Нәрсә, әллә ошамыймы? Татар кызы бит. Таптылар сөйләр сүз. Радиосын ачсаң – татар, телевизорын карасаң – татар. Сөйләргә сүзләре беткән диярсең. Аптырама, Алексей. Яшьләр әйткән белән генә бүген-иртәгә туй үткәрмәбез. Әйбәт итеп эшләрбез. Кешеләрнекеннән ким булмас. Үзләре табышканнар икән, бер-берсенә ярашканнар икән өйләнешсеннәр. Яраткан елан ите ашаган, ди. Менә мин дә яраттым – чыктым. Карап торырлык кыяфәте дә юк иде, нишлисең син, җүләр, диделәр. Мин чыктым. Аллага шөкер, менә дигән итеп егерме биш ел торабыз. Менә шул. Берсе үзсүзләнеп Чаллыга китте, ята хатынының колы булып. Монысын үз яныбыздан җибәрде юк. Үзебезнең авыл кызын сайлаган – бик әйбәт. Бергә-бергә менә дигән итеп яшәрбез.
Алексей. Безгә хәтле бит…
Дания. Безгә хәтлесе безгә кирәкми, Алексей кода. Безгә үзебезнеке дә бик җиткән.
Нурхәмәт (ишекне ачып). Сез генә түгел дөньяда, бүтәннәр дә бар. Өч йөз елга чаклы сакланып килгән тәртипне нигә синең малаең гына бозарга тиеш? Башыңда миең бармы синең бераз?
Алексей. Сезнең җирегездә сезнең белән талашып яшисем килми минем, күршеләр.
Дания. Ә кем куша сиңа талашырга?
Ут сүнә. Сәхнә яктырганда, Илгизәр белән Вера өянке астындагы утыргычта утыралар. Сөйләшер сүзләр беткән, күрәсең, үбешеп алалар да тагын үз алларына карап утыра бирәләр.
Вера (тынлыкны бозып). Гел үбешәбез дә үбешәбез…
Илгизәр. Нишлисең инде тагын?
Вера. Минем әти белән әни аптырап калдылар.
Илгизәр (көлеп). Минем дә әни күзләрен акайтып миңа карап тора. Ул карап калды, мин чыгып киттем.
Көлешәләр дә үбешеп алалар.
Вера. Әйткәч кызыгы да бетте. Әйтмәгән чакта кызыклырак иде. Әллә кияүгә чыкмаска инде? Чыгасы да килми башлады. Синең һаман да өйләнәсең киләме әле, Илгизәр?
Илгизәр. Килә.
Вера (көйләп). Әй, илә-лә, илә-лә,
Өйләнәсем килә лә.
Өйләнәсе килгән егет
Кәҗә сатып өйләнә.
Әйдә, болай эшлибез, Илгизәр. Әнә син тегендә бас, әйеме? Мин – монда. Шуннан, күзләрне йомышып, кулларны сузып, кара-каршы киләбез. Әгәр дә кулларыбыз очрашса өйләнешәбез, очрашмаса өйләнешмибез.
Илгизәр. Өйләнешмичә нишлибез соң?
Вера. Анысын аннан соң уйлашырбыз. Әйдә.
Икесе сәхнәнең ике ягына басалар да, кулларын сузып, кара-каршы киләләр. Куллары очрашкач, кочаклашып үбешәләр.
Илгизәр. Әйттем бит.
Вера. Нәрсә әйттең?
Илгизәр. Өйләнешәбез, дидем.
Вера. Ә син күзләреңне йомган идеңме?
Илгизәр. Әллә ышанмыйсыңмы?
Вера. Әйдә тагын бер тапкыр.
Янә баягы уеннарын кабатлыйлар, янә куллары очраша, янә үбешәләр!
Илгизәр. Әйттем бит… Кара, Алексей абзый бездән чыгып бара. (Өянке артына посалар.) Ну, эш булды аларга. Туй, диләр инде, чабыша башлыйлар инде. Әтинең кирәген бирәчәк кенә инде әни, чаптырачак кына. Бабай гына утырачак, кем өйләнгән шул чапсын, дип. Гел акыл өйрәтә ул, туйдырып бетерә.
Вера. Минем авылда да каласым килми инде.
Илгизәр. Ә кем кала авылда? Китәбез Чаллыга, абый янына китәбез.
Вера. Әниең әйтә дисең ич, авылда калдырам, дип әйтә, дисең.
Илгизәр. Аның сүзенә карасаң… Китәбез дә барабыз. Бер тузыныр да бетәр.
Вера. Синең армиягә дә барасың бар.
Илгизәр. Әй, бер ел бар әле аңа.
Вера. Әгәр дә армиядән кайткач өйләнешсәк?
Илгизәр. Әй, аңынчы… Бәлки әле, алмаслар да.
Вера. Ничек инде алмаслар?
Илгизәр. Радиодан әйттеләр. Армия бетә, диделәр.
Вера. Радио әйткәнгә ышансаң… Син мине яратасыңмы, Илгизәр?
Илгизәр. Ну, бәйләнәсең син, әйеме? (Вераны кочаклап үбә.)
Ут сүнә. Ут янганда, Хәлиуллалар өендә туй. Өстәлләрдә – ризык, шешәләр. Өстәл янында кунаклар. Алгы планда Нурхәмәт белән Мария янәшә утыралар. Түрдә кияү белән кәләш, ягъни мәсәлән, Илгизәр белән Вера урыны буш. Анда әлеге дә баягы Туй агасы басып тора.
Туй агасы. Внимание! Тынлык! Карагыз аны, барыгыз да мине тыңлагыз. Бу туй, иптәшләр-товаришлар, башка туйлар төсле булмаячак. По-новому будем проводить свадьбу.
Дания. Ашыкма, сабыр ит, кунаклар килеп бетмәде әле.
Туй агасы. Күпме көтәргә була? Ике сәгать көттек – җитте. Нишлибез, җәмәгать, көтәбезме-юкмы? Будем ждать или нет?
Дания (Туй агасын җитәкләп алга килә). Син нәрсә кыландырасың? Монда барысы да татарча белә.
Туй агасы. Барысы да русча да беләләр. Интернациональ туй булгач, интернациональ булсын. Ике якка да тигез булсын. Үзең бит миннән Туй агасы булырга сорадың, Дания апа. Теләмәсәгез, көчләп килмәдем.
Дания. Ярар, үпкәләргә торма.
Туй агасы. Башлыйк инде. Киләсе кеше килгәндер инде. Килсәләр, урын күп, матур итеп утыртырмын.
Дания. Ярар, әйдә. Килмәсәләр, чукынып китсеннәр. (Натальяны чакырып алып.) Башлыйбызмы, Наташа? Килмәгәннәрне көтеп утырып булмас.
Наталья. Башлыйк.
Дания (Туй агасына). Әйдә.
Үзләре утырышалар.
Туй агасы (түр башына барып). Внимание! Тынлык! Без монда хуҗалар белән киңәшмә-совещание үткәрдек тә туйны башлап җибәрергә булдык. Внимание! Начали!
Гармунчы туш уйный. Шаһитлар, кияү белән кәләшнең кулларыннан тотып, тантаналы рәвештә алып керәләр, өстәл башына утырталар. Кул чабучылар да бар.
Кияү белән кәләш! Жених и невеста. Поздравляю вас с вашим самым великим днём! Сезнең икегезгә дә ак бәхетләр телим һәм беренче сүзне кияүнең әтисенә бирәм.
Хәлиулла (торып). Мин нәрсә әйтим инде? Мин сүз әйтә белмим бит.
Дания. Әйт инде, нәрсә… Әйбәт яшәгез, диген. Котлыйм, диген.
Хәлиулла. Әйбәт яшәгез, балалар. Котлыйм! Әйдәгез, кунаклар, җитешегез әле. Өстәлдә бары белән.
Туй агасы. Стоп! Ашауга иртәрәк. Сүз – кәләшнең әтисенә!.. Прошу.
Алексей (тора да өстәл янында утыручыларны карашы белән барлап чыга). Авылдашлар! Рәхмәт килгәнегезгә. Безне санга сугып килгәнегезгә рәхмәт. Менә безнең балаларның туе инде бу. Туйга килгәнегезгә тагын бер рәхмәт. (Илгизәр белән Верага озак итеп карап торганнан соң.) Менә безнең балалар инде болар. Илгизәр кияү белән Вера кызым. Нәрсә әйтим инде сезгә? Котлыйм инде, билгеле… Нинди теләк телим? Теләгем шул гына инде, әйбәт яшәгез, безнең йөзгә оят китерә күрмәгез, менә шул инде безнең теләкләр. (Кулындагы чәркәсен тоткан килеш уйланып басып тора.)
Туй агасы. Тост. Тост әйт, Алексей Степаныч.
Алексей. Тост! Менә шул теләкләр кабул булсын өчен күтәрик инде.
Туй агасы. Урра! Кем дә кем шул теләкләр кабул булсын ди, шул иптәшләр кулларын, гафу итегез, рюмкаларын күтәрәләр. Молодцы. Туй бара, туй дәвам итә. Өченче тост өчен сүзне ике свидетельнең берсенә бирәбез. Рәхим итегез, свидетельләр, прошу, кайсыгыз әйтә?
Шаһитлар икесе дә торып басалар.
Шаһит кыз. Без икебез дә әйтәбез.
Туй агасы. Пожалысты. Баш өсте. Бүтән булса, каршы килер иде, мин – юк.
Шаһитлар (алдан әзерләп куйган кәгазьне алып, икәүләп шуны укыйлар). Дорогие Вера и Илгизәр! Кадерле Вера һәм Илгизәр!
Мы вас крепко поздравляем,
Семейной дружбы желаем.
Живите вместе долго-долго,
Растите детей много-много,
Друг друга уважайте,
Радостных дней умножайте,
Если печаль придет,
Пусть она обратно уйдет.
Вы теперь муж и жена,
Пусть мужа любит она,
Пусть и он любит жену,
Пусть любит только одну.
(Җырга күчеп.) Сокланып карап туймаслык
Зифа буегызга да;
Онытмагыз чакырырга
Бәби туегызга да.
Алсу йөзле, зәңгәр күзле
Балалар үстерегез;
Туган илгә матур кызлар,
Батыр уллар бирегез.
Җырлап туктыйлар да утыралар.
Туй агасы. Кем дә кем шаһитларның сүзләренә кушыла, шул иптәшләр кулларына рюмка тотып төшереп куя. (Үзе дә чәркәсен эчеп куйгач.) Ә хәзер ашап алырга рөхсәт. (Утыра.)
Берара тавыш-тынсыз гына ашыйлар. Кашык-чәнечкенең тәлинкәгә бәрелгәне, тәмле итеп чәйнәгән, йөткергән, борын тартып алган тавышлар гына ишетелә. Ләкин рәхәтләнеп ашаганда гына Туй агасы тагын сикереп тора.
Иптәшләр! Внимание! Туйга килсәң, туеп кил дигән мәкальне ишеткәнегез бармы? Ишетсәгез шул, рюмкаларны, ягъни мәсәлән, чәркәләрне тутырыгыз. Сүзне кемгә бирәбез? Сүзне кияүнең әнисенә, Дания апага бирәбез.
Дания (кияү белән кәләш янына ук килеп). Минем кадерле улым Илгизәр, минем кадерле кызым Вера!.. Мин сезгә бүген шуны телим: бәхетле булыгыз. Кызым Вера, мин сиңа «кызым» дип кенә дәшәрмен. Без һәрвакытта да күршеләр булдык, бик тату яшәдек. Киләчәктә дә шулай яшәрбез. Без хәзер туганлаштык. Кадерле кода Алексей, кадерле кодагый Наташа, мин сезгә телим озын гомер, шатлык, куаныч. Әйдәгез, кадерле кунаклар, безнең улыбыз белән кызыбызның бәхете өчен күтәреп куйыйк әле.
Чәркәләр күтәрелгәндә, Нинаның әче тавышы яңгырый.
Нина. Горько!.. Горько!..
Аңа тагын кемнәрдер кушыла. Илгизәр белән Вера, урыннарыннан торып, гадәттәгечә үбешәләр. Нурхәмәт урыныннан торып чыгып китә. Сәхнәдәге яктылык аның белән бергә карт өянке астындагы утыргычка күчә. Нурхәмәт бераз утыргач, аның янына Мария чыгып урнаша.
Мария (паузадан соң). Шулай инде, Нурхәмәт күрше…
Нурхәмәт. Кода, диген.
Мария. Кода. Хәерле булсын инде, Нурхәмәт кода.
Нурхәмәт. Хәерле булмый нишләсен? Бабалары алдында лачкылдатып үбешкәч хәерле була инде. Аннары этләр кебек синең белән минем каршыда өегешә үк башларлар. Шуннан хәерле була инде.
Мария. Син нигә әле мине гаепләгән кебек сөйлисең?
Нурхәмәт. Нишләп сине гаеплим? Мин үземне гаеплим. Бездән туганнан туганнар бит алар. Безнең дә синең белән үбешкән булды. Безнең үбешкәнне кеше түгел, ай да күрмәде. Инеш юлындагы шомыртлар гына күрделәр.
Мария. Без бит синең белән ир белән хатын түгел идек.
Нурхәмәт. Нәрсә, ир белән хатын булгач, кеше алдында чишенеп, өстәл өстенә менеп ятаргамы?
Мария. Туйда үбешү электән калган йола инде.
Нурхәмәт. Сездә калган ул, бездә түгел. Сезнең туегызда үбешкәнне мин үзем дә рәхәтләнеп карап утырам. Сездә аны килешле итеп эшлиләр. «Горько» дигән сүзе дә бар. Бездә бит аның сүзе дә юк.
Мария. Монда сезнең туй гына түгел бит инде.
Пауза.
Нурхәмәт. Түгел шул, Маруся, түгел шул.
Мария. Нишлисең инде хәзер? Яши генә күрсеннәр инде. Бигрәк яшьләр шул әле.
Нурхәмәт. Эш яшьлектә түгел монда, Маруся, башсызлыкта.
Мария. Дөньясы буталды шул.
Нурхәмәт. Буталмады. Бутадылар.
Мария. Да-а-а. Боже мой, боже мой…
Нурхәмәт. Гуспади пумилуй, диярсең әле, Маруся кодагый.
Мария. Ярый, әйдә, кереп утырыйк, йә әллә ни уйларлар.
Нурхәмәт. Кем уйлый? Синең белән мине оныттылар инде алар. Шайтан туена синең белән мин кирәкме? Менә әлегә үзебезне үзебез йөртәбез, Маруся. Алар кулына калырга язмасын. Картлар йортына илтеп ыргытачаклар. Вәт шунда булыр бужы муй, бужы муй.
Мария. Йә инде, нәрсә инде син? Нишлик, үликмени? Яшәргә кирәк ләбаса.
Нурхәмәт. Ачуланма инде, Маруся күрше.
Мария. Ачуланмыйм да. Туй көнендә болай әллә ничек. Бер алар гына түгел.
Нурхәмәт (туйдан китеп барган бер ир белән хатынны күреп). Нишләп бик тизләдегез, Салихҗан? Туй яңа башланды гына.
Беренче ир. Красноярскидан кунаклар кайтканые да, үзләре генә. Тиз кайтабыз дип киткән идек.
Нурхәмәт. Бераз көтәрләр иде әле.
Беренче ир. Кунак көттерү әллә ничек шул, Нурхәмәт абый. Табын ташлап килгән идек.
Нурхәмәт. Шулаен шулай да…
Беренче хатын. Ике сәгать буш урындык саклап утырганга без гаепле түгел инде. (Иренә.) Әйдә.
Беренче ир. Сау булыгыз, Нурхәмәт абый. Сау булыгыз, Маруся апа.
Нурхәмәт. Сау булыгыз, сау булыгыз… Хатын-кыз азды, Маруся. Кара, ире адәм рәтле сөйләшә, хатыны пуләмит кебек тырылдый. Шулай, Маруся.
Мәскәүски Маручкалар
Кияләр саручкалар;
Көн дә шулай гүләйт итсәк,
Җитмәс шул палучкалар
диген, ә, Маруся кодагый?
Әйдә, Маруся, күрше, мать якасын. Керик, гүләйт итик.
Өйдә туй дәвам итә. Яшь-җилкенчәк магнитофоннан яңгыраган заман ритмына «танцавайт» итә. Өлкәнрәкләр бер-берсенә тотынышып селкенәләр. Шунда Ислам магнитофонны кинәт сүндерә.
Туй агасы (Ислам янына килеп). Нигә туктаттың манитофонны? Син хуҗамы монда, минме?
Ислам. Син тик тор, агай-эне, яме? Нәрсә һаман урыс җыры җырлатасың? Бу бит сиңа урыс туе түгел, белдеңме?
Туй агасы. Син, белмәсәң, тик кенә тор, ярыймы? Урыс җыры түгел бу, беләсең килсә.
Ислам. Кем җыры соң? Әллә татар җырымы?
Туй агасы. Бу – Америка ансамбле, беләсең килсә.
Ислам. Миңа барыбер, белдеңме? Нигә син татарча җырлатмыйсың, ә, нигә җырлатмыйсың? Урыс булдыңмыни?
Дания (Исламга килеп ябышып). Син эчсәң, буеңа сеңдер, Ислам.
Ислам. Эчермәгәч тә ник чакырдың соң?
Дания. Чакыргач, дуңгыз булганчы эчеп тавыш чыгарыргамыни?
Ислам. Кем дуңгыз булган, кем? Җырлыйсым килә минем, белдеңме?
Дания. Бик ишетәселәре килә ди синең үкергәнеңне.
Ислам. Нигә син минем җырымнан көләсең, ә?
Наталья (килеп). Нәрсә, Ислам, әллә җырлатмыйлармы? (Исламны кочаклап алып.) Әйдә, җырлыйбыз.
Ислам. Мин кеше белән җырлый белмим, мин үзем генә җырлыйм.
Наталья. Әйдә, җырла.
Ислам. Хәзер инде әпититне бетерделәр.
Наталья. Үзем җырлыйммы синең җырыңны?
Ислам. Әллә беләсең?
Наталья. Беләм, билгеле. Ничек инде ул синең җырыңны белмәскә?!
Ислам. Яле-яле. Тыңлап карыйм әле.
Наталья (җырлый).
Кыр казлары очты, күрдегезме
Һаваларга менеп киткәнен?
Кыр казы Иделләр читендә,
Ялгыз башым миңа читен лә.
Ислам (Наталья алдына тезләнеп). Их, Наташа!.. Җанкисәгем!..
Наталья. Бүлдермә, Ислам.
Беләсеңме, дустым, сизәсеңме
Аерылулар килеп җиткәнен?
Кыр казы
Суларда уйный шул,
Ялгыз башым гел сине уйлыйм.
Булдымы, Ислам?
Ислам. Мәңге онытмам, Наташа!.. Наташа!.. Бәгырькәем! Менә бу ичмасам җыр дисәң дә җыр. (Туй агасына.) Ә син, завклуб дигәч тә, командовать итмә, белдеңме?
Туй агасы. Белдем-белдем. Ярый, бар, утыр. Внимание! Барыгызга да утырырга. По коням! Тутырдыгызмы чәркәләрне? Сүзне Наталья Васильевнага бирәбез. Рәхим итегез, Наталья Васильевна. Пажалысты.
Наталья. Әйтеләсе сүзләр әйтелде бугай инде. Авылдашларыма гына әйтәсе сүзем бар барын. Әйтим микән? Әйтимме, Алёша? Әй, әйтим әле. Гаепләмәгез инде сез безне, авылдашлар. Не обессудьте нас, дорогие мои.
Тавышлар. Нигә гаепләргә?.. Син нәрсә?.. Рәхмәт чакырганыгызга…
Наталья. Так уж получилось, дорогие мои. (Эченнән генә җылап алганнан соң.) Давайте, выпьем за всё хорошее, что было в нашей җизни.
Нина. Горько!.. Горько!..
Ислам (сикереп торып). Горько булса, тышка чык та үбешеп кер, белдеңме? Нәрсә кеше үбешкәнгә кызыгып утырасың?
Нина. Әйдә, минем белән чыгасыңмы соң?
Ислам. Чыкты диярләр.
Нина. Их ты, трус! Куркак. Үзең кычкырып утырган буласың. Чего ты хорохоришься-то? Урыс туе түгел, урыс туе түгел. Какая тебе разница? Вот я выйду да попляшу, что ты скажешь? Запретишь, что ли? (Частушкалар әйтә-әйтә, биергә тотына.)
Я девчонка боевая,
В себе уверена;
Глазки вниз не опускаю, –
Совесть не потеряна.
Говорят, что я горда –
По-гордому ответила:
Любить тебя, гулять с тобой
Я плана не наметила.
У стола четыре ножки,
У лоханки только три;
Всем ты миленький, хороший,
Только носик свой утри.
Ой, с характером милёнок,
Не могу его понять:
То заржет, как жеребёнок,
То захнычет – не унять.
(Биеп, Ислам янына бара. Аны сөйрәп чыгара, муенын каерып үбә дә аяк чалып ега. Көлеш беткәч.) Менә, җанкисәгем, марҗалар шулай эшли ул, белдеңме? Йә, тагын ни әйтәсең?
Ислам (аптырап калган). Мин сиңа күрсәтермен әле, белдеңме?
Нина. Күрсәт-күрсәт. Күрик әле, хатының ни өчен аерылып китте икән? Менә мин синең кебек дуракны куып чыгардым.
Туй агасы. Тихо! Туй дәвам итә. Тагын сүз әйтергә теләгән иптәшләр бармы? Әгәр дә сүз әйтергә теләүчеләр булса, миңа заявка бирсеннәр. Ә хәзер танца.
Магнитофонны кабыза. Селкенеш башлана. Ут өянкене яктырта. Анда Алексей белән Хәлиулла тәмәке тартып утыралар.
Алексей. Син берне дә тотып куймадың, ахры?
Хәлиулла. Малай туенда килешми. Әти дә шунда…
Алексей. Да-а-а… Шәп кешеләр сез, Хәллә.
Хәлиулла. Кеше кеше инде, Алексей. Сезнең дә начар чагыгызны күргәнем юк.
Алексей. Менә бу өянкегә ничә яшь, беләсеңме? Йөз яшьтән дә ким түгел. Аны синең прадед белән минем прадед утыртканнар. Ике арага. Бергә карап үстергәннәр. Элек бит сезнең йорт урыны белән безнең йорт урыны бушлык булган. Безнең авылны икегә аерып торган ул бушлык. Аннан безнең бабайларның әтиләре сөйләшеп йорт җиткергәннәр, ике арага шушы өянкене утыртканнар. Аның мәгънәсе бар, бәйләп тора. Ике йортка бер өянке, өянке астында ике йортка бер утыргыч. Хәзер инде менә кодалар булдык.
Хәлиулла. Ислам гына әллә нишли әле.
Алексей. Ислам гел шулай инде ул.
Хәлиулла. Чакырмыйк, дигән иде Дания. Чакырмасаң, үзе килеп керә.
Алексей. Ислам гел шундый, Хәллә. Элек аның әйткәннәрен ишетми дә идек, бүген ишетелә. Хәзер шаярып әйткәне дә усал булып ишетелә. Безгә ияләшергә кирәк инде яңадан. Яңабаштан ияләшергә кирәк. (Ир белән хатынның китеп барганнарын күреп.) Чего вы, Стёпа?
Икенче ир. Чего? Пора, Алёша. Пусть молодые-то танцуют. Нам-то чего? Спасибо за приглашение. Рәхмәт, Хәллә.
Хәлиулла. Иртә бит әле, Степан.
Икенче хатын. Иртәгә иртүк торасы бар. Пошли, Степан, пошли. (Китәләр.)
Алексей. Таралып бетәләр.
Болганып, Ислам чыкканы күренә. Алексей белән Хәлиулла каршына басып карап тора.
Ислам. Утырабыз дисез инде, әйеме? Утырыгыз, утыр. Ә мин китәм.
Алексей. Утырырга иде әле бераз.
Ислам. Юк. Туй түгел бу. Как хош, Алексей, туй түгел. Туй түгел бу, Хәллә.
Хәлиулла. Нәрсә, аракы җитмәде мәллә, Ислам?
Ислам. Төкерәм мин синең аракыңа, белдеңме?! Туйга аракы эчәр өчен йөриммени мин? Мин кешеләрнең ничек итеп бер-берсен яратышканнарын күрер өчен йөрим. Үзем алардан көнләшәм, үземә рәхәт.
Хәлиулла. Ярый, сау бул инде, алайса. Килүеңә рәхмәт.
Ислам. Алдашма, Хәллә. Минем килгәнемә сөенмәдең, киткәнемә сөенәсең син. Вот так, Хәллә. Вот так, Алексей. Җырлыйммы?
Хәлиулла. Ишеткәнем бар инде җырлаганыңны.
Ислам. Юк, аны җырламыйм мин. Ул җырны мин кадерләп кенә саклыйм, белдеңме? Мин сезгә бүтән җыр җырлыйм, белдеңме?
Ай, җаный, вай, җаный,
Татар үпкән марҗаный.
Нигә үпмәсен марҗаный,
Марҗаның да бар җаный.
Ак мунчага як мунча,
Тимә, сызылып тик янсын.
Ак мунчада үп марҗаны,
Спачибы дип калсын.
Вот так, Хәллә.
Хәлиулла тора да Исламның йөзенә суга.
Алексей. Нишләдең син, Хәллә?! Нишләдең, күрше?!
Ә өйдә туй дәвам итә. Магнитофон үкерә дә үкерә.
Пәрдә.
Икенче пәрдә
Хәлиуллалар өе. Туй узган. Табын җыештырылган. Өстәлләр генә үз урыннарында түгел. Өстәл башында кара-каршы Нурхәмәт белән Хәлиулла утыралар.
Нурхәмәт. Дәшмә!.. Синең урыныңда мин булсам… Син беләсеңме шуны, безнең нәселдә кешегә кул күтәреп суккан кеше булмаган. Син башладың.
Хәлиулла. Йә, нәрсә инде… Түзмәдем. Каршыда ыржаеп тора. Сизми дә калдым.
Нурхәмәт. Бүтән вакытта каршыңда гел көлеп кенә тордылармыни?
Хәлиулла. Монда бит… Алексей да шунда.
Нурхәмәт. Алексей сукмаган бит.
Хәлиулла. Ничек инде Алексей суксын, аңа килешми дә.
Нурхәмәт. Сиңа килешә.
Хәлиулла. Ярый, булды инде, булды. Каныма тоз салма. Болай да… Ничаклы акча түгеп туй ясап. Чакырган кунакның яртысы килмәде. Килгәннәре дә туй беткәнче таралды. Туй булмады инде бу, әллә нәрсә булды.
Нурхәмәт. Хатын сүзе белән йөрсәң шулай була инде ул.
Дания (бер бүлмәдән атылып чыгып). Нәрсә хатын сүзе белән? Нәрсә булган ул хәтле? Аптырагансыз икән. Суккан-суккан, нәрсә ахылдап утырасыз. Телен тыя белсен. Килмәгәннәр икән чакырып, килмәсеннәр, мәтәлеп китсеннәр. Татар тәресенең шул булыр инде аның, үзенүзе әллә кемгә куеп…
Нурхәмәт. Татар тәреләре генә түгел, урыс тәреләренең дә бик күбесе килмәде.
Дания. Килмәгәйләре. Чукынып китсеннәр. (Хәлиуллага.) Кодаларның өстәлләрен кертергә кирәк. Нәрсә тәресен югалткан урыс кебек утырасың?
Хәлиулла. Сүзеңне үлчәп сөйлә инде, ичмасам.
Дания. Минем барысы да үлчәнгән. (Хәлиуллага.) Тот, әйдә.
Бер өстәлне икесе ике башыннан тотып алып чыгып китәләр. Үз бүлмәләреннән эчке күлмәктән генә Вера чыгып тышкы ишеккә үтеп китә. Аның артыннан трусиктан гына Илгизәр чыга.
Илгизәр. Әниләр кайда соң?
Нурхәмәт. Синең, нәрсә, кияргә ыштаның юк мәллә?
Илгизәр. Бәйләнмәле. (Кереп чалбарын киеп чыга. Чалбарын кия-кия.) Әниләр кайда китте ул?
Нурхәмәт. Хатының урамга ялангач чыгып китте. Бар, күлмәк чыгарып бир. Әйт үзенә, минем алда ялангач йөрмәсен.
Илгизәр. Ялангач түгел ич ул. Әллә күзең күрмиме?
Нурхәмәт. Бик әйбәт күрә минем күзем. Минем күзем күрмәсә, син бүген бу дөньяда булмас идең. Хәзер син олы кеше булдың инде. Симия башы. Малай булып йөрү килешмәс.
Илгизәр. Әниләр кайда ул?
Нурхәмәт. Синең туеңнан соң өй җыештыралар. Син йоклап ятасың.
Илгизәр. Бәйләнмә инде. Әни әйтеп тора бит сиңа, урыныңда гына утыр, дип.
Алексей (кереп). Мөмкинме? Нихәл, Нурхәмәт абый. (Илгизәргә.) Син нихәл?
Илгизәр. Яхшы.
Нурхәмәт. Шөкер, Әләкчәй. Әйдә, уз.
Алексей. Узып тормыйм. Менә булышырга кирәк. Бүген бездә җыелабыздыр инде.
Нурхәмәт. Көн дә бәйрәм, көн дә туй диген…
Алексей. Шулай инде, нишлисең. (Тыштан кереп килгән Вераны күреп.) Син нишләп болай йөрисең?
Вера. А чё?
Алексей. Чё, чё… Голая… Голову, что ли, потеряла?
Вера. Ну уж… (Бүлмәләренә кереп китә, аңа Илгизәр иярә.)
Алексей. Син ачуланма инде, Нурхәмәт абый.
Нурхәмәт. Ачуланып нишлисең инде, Әләкчәй. Бер синең кызың гына түгел. Оят югалды бит ул хәзер. Телевизорларда анадан тума йөрергә өйрәткәч, болар нишләсен инде?
Алексей (Нурхәмәт янына утырып). Нурхәмәт абый, үзеңә генә әйтеп куйыйм, ул-бу булса, тәмсезләшмик, ярыймы?
Нурхәмәт. Нәрсә булсын…
Алексей. Дөресен әйтәм, бергә яшәүләренә ышанмыйм мин.
Нурхәмәт. Кызың турында андый сүз сөйләмә. Син – ата кеше.
Алексей. Шулай инде… Ата инде. Башсыз бер курчак үстер дә, нинди ата? Иткә тапшырасы үгезне печкән шикелле, безне печәргә кирәк булган, Нурхәмәт абый.
Нурхәмәт. Әниең ни хәлдә?
Алексей. Аның да кәефе юк, Наташаның да… Вообшем, юк инде, Нурхәмәт абый. (Өстәл күтәреп чыгып китә.)
Дания белән Хәлиулла кайталар.
Дания (Хәлиуллага). Бирәнең булгандыр. Шунда кергәч тә эчмәсәң.
Хәлиулла. Эчмәдем ич мин, тотып кына куйдым.
Дания. Куйдың! Беләм мин синең куйганыңны. Миңа гына дигәнмени җыештырырга, чабарга?..
Хәлиулла. Туй, туй, дип, үзең кычкырдың, җыештырырсың инде.
Дания. Эчмәдем дигән була, теле ачылды.
Илгизәр (чыгып). Әни, ашыйсы килә. Кая йөрисең инде?
Дания. Тордыгызмы?
Илгизәр. Әллә кайчан инде. Ашыйсы килә.
Дания. Килен кайда? Нигә күренми?
Илгизәр. Нинди килен?
Дания. Аңгыра. Вераны әйтәм.
Илгизәр. Ул киенә.
Дания. Әйт хатыныңа, чәй куйсын. Әнә теге бүлмәдә өстәл тулы ризык. (Хәлиуллага.) Әйдә, ал урындыкларны, нәрсә терәлеп каттың?
Ислам (кереп). Ярыймы керергә?
Дания (аның каршына килеп кунып). Бар, бар, эзең булмасын. Күземә күренмә.
Ислам (Данияне читкә этеп). Туктале. Синең янга килмәдем, белдеңме?!
Дания. Чыгып кит, диләр сиңа!
Ислам. Хәллә, әйт әле аждаһаңа берәр сүз.
Дания (Исламга ябышып). Бирермен мин сиңа аждаһа, зимагур!
Ислам. Хәллә, кичә миңа суккан кебек тамыз әле шуңа берне.
Хәлиулла. Дания!.. Дания, кемгә әйтәләр?!
Дания (Исламны этеп җибәреп). Күрсәтермен әле мин сиңа. (Урындыкларны алып, пырлап чыгып китә.)
Ислам. Ай-яй! Ничек яшисең син моның белән? Шул гомер? Мин аны әллә кайчан кыйнап үтергән булыр идем. Нурхәмәт абый, нихәл?
Нурхәмәт. Саумы!
Ислам. Савын сау да. Кичә Хәллә бик каты сылады бит әле, белдеңме? Борынның карарлыгы юк бүген. (Хәлләгә.) Йодрык саллы икән үзеңнең.
Нурхәмәт. Син ямьсезләнеп йөрмә инде, Ислам туган. Үзең гаепле.
Ислам. Ә мин гаепле булганга килдем дә, Нурхәмәт абый. Мин гаебемне Хәллә суккач та аңладым. Гаепсез булсам, Хәлиуллаңның сөяген генә җыеп алган булыр идегез. (Хәлиуллага.) Кинә кума, ярыймы, Хәллә? Мин әйттем – син суктың. Квит. Бир кулыңны.
Хәлиулла кулын суза – килешәләр. Ислам Нурхәмәт янына барып утыра.
Әмма дә ләкин шунысы бар, Нурхәмәт абый, җырны бит мин чыгармаган. Мин чыгарган җыр түгел бит ул, белдеңме?