Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 31

Yazı tipi:

Нурхәмәт. Бөтен җырны да җырлап йөрергә димәгән.

Ислам. Җырланмый торган җырны кеше чыгармый.

Хәлиулла. Бар әле, Ислам, безнең эш күп.

Ислам. Ә мин мишәйт итмим. Мин Нурхәмәт абый белән… Син эшлә. Син, Хәллә, эшләр өчен генә яратылган җан иясе. Синең кебек дураклар булмаса, болай бөлми идек без, белдеңме? Эшлә син, эшлә, Хәллә, Нурхәмәт абый инде эшлисен эшләгән, минем дә стаж нормальный.

Нурхәмәт. Пенсия ала, диләр, дөресме?

Ислам. Дөрес бит, Нурхәмәт абый. Синең киленең зимагур дигәч тә. Шундый эшләр бар, Нурхәмәт абый, илледән пенсиягә чыгасың да үлем көтеп йөрисең. Менә мин дә үләргә авылга кайттым. (Хәлиулла урындыклар алып чыгып киткәч.) Чәй куеп эчер димим инде, Нурхәмәт абый. Берәр буш стакан бир әле.

Нурхәмәт. Өегездә стакан булмадымыни?

Ислам. Күп сөйләмә инде. (Кесәсеннән шешә чыгара да Нурхәмәт алып килгән стаканга салып эчә.) Берәр ипи катысы да бир инде. (Нурхәмәт теләр-теләмәс кенә ипи телеме алып килеп бирә. Ислам көлеп куя.) Теләнчегә биргән кебек, ә?

Нурхәмәт. Чакырылган кунагым түгел, гаеп итмә, Ислам туган.

Ислам. Да-а… Син менә шуны әйт әле, Нурхәмәт абый. Утыз өч ел буе мич башында яткан Илья Муромецны кем ашаткан?

Нурхәмәт. Кем соң ул Илия Муромис?

Ислам. Авылга лектор-фәлән килсә сора: кем ул Илья Муромец, диген. Утыз өч ел эшләмичә мич башында яткан Илья Муромецны кем эшләп ашаткан диген… Үзең акыллы да кеше син, Нурхәмәт абый. Нәселегез тәртипле. Безнең ише зимагур нәсел түгел. Ләкин бөтенесен уйлап бетермисең. Әгәр дә дөньясын бер урап кайтсаң, Әбүгалисина булыр идең.

Нурхәмәт. Без урыйсын урадык. Герман җирләреннән урап кайттык.

Ислам. Анысы шулай, шулай. Гафу ит, Нурхәмәт абый. (Үз бүлмәләреннән киенеп-ясанып чыккан Илгизәр белән Верага.) Сез ни хәлләрдә, тутый кошлар? Йокы туйдымы? (Илгизәр белән Вера исәнләшмичә дә чыгып киткәч.) Шулай. Дөнья бервакыт шундый өйрәтә, Нурхәмәт абый, дуңгызга иелеп сәлам бирә башлыйсың… Ярый, ачуланма, киттем мин. Хәлләдән гафу үтенергә дип кенә килгән идем. Ну, барыбер дөрес эшләмәдегез сез, Нурхәмәт абый. Безнең авылда иң беренче булып сезнең нәсел чикне бозды. Урыс белән туганлаштыгыз. Минем урыска бер дошманлыгым юк, белдеңме? Мин күп йөрдем, күпне күрдем, татарны яратмый урыс, белдеңме? Наданнар сез. Без урыс белән кушыла алмыйбыз. Урыс белән янәшә генә яши алабыз. Син марҗага өйләнгән бер татарның баласына татар исемен кушканын ишеткәнең бармы? Урыска кияүгә чыккан татар хатынының баласы әнисенә «әни» дип әйтәме? Урыс татар белән татарны йотар өчен генә туганлаша, белдеңме? Наданнар сез. Нигә бүгенге көнгә хәтле безнең авылда бер татар да бер марҗага өйләнмәгән, нигә бер урыс та бер татар кызын алмаган? Нәрсә, алар сездән дураграк булганнар мәллә? Юк, бер-берсен бик яхшы белгәннәр алар. Кушылырга ярамаганны белгәннәр.

Нурхәмәт. Бар әле, энем, бар, өеңә кайт.

Ислам. Кайтам. Ләкин шуны белегез, марҗасын алып авылдан китсен бу аңгыра бәрәнегез. Көн күрсәтмәячәкмен мин аңа. (Ишеккә бара. Анда ишектән килеп керүче Хәлиулла һәм Алексей белән очраша.) Нихәл, Алексей?

Алексей. Яхшы.

Ислам. Син миңа ачуланма, яме.

Алексей. Нигә ачуланыйм?

Ислам. Минем сиңа дошманлыгым юк.

Алексей. Минем дә.

Ут сүнә. Яктырганда, өянке төбендәге утыргычта Мария утыра, Уйларына чумган. Нина үтеп барышлый аның янына туктый.

Нина. Здравствуй, бабка Мария.

Мария. Да вот сижу, Нинуленька, сижу и думаю.

Нина. О чём это думаешь-то, если не секрет?

Мария. Чё уж тут секретничать-то. В мои-то года…

Нина. Твои года – твое богатство инде. Сездә туй дип ишеткән идем дә, бер дә тавыш-фәлән ишетелми. Туйны сездә уздырмаска булдыгызмыни?

Мария. Мин ул эшләргә катышмыйм.

Нина. Наталья өйдәме соң?

Мария. Өйдәләр. Туган-тумачалар, кодалар гына җыйналып…

Нина. Алайса, туй инде. Шыпырт кына диген. Наталья мине чакырмады да.

Мария. Анысын мин белмим инде. Бар соң, кер.

Нина. Чакырылмаган килеш… «Незваный гость хуже татарина» дигәнне ишеткәнең юкмы әллә?

Мария. Юк, ишеткәнем юк.

Нина. Киявегез татар булгач, колагыгыз ишетми башлагандыр шул. Качып-посып кына туй үткәрәсез. Кичәге туегызны да әйтер идем инде. Татарлар теләсә нәрсә кылана. Без ят кешеләр кебек утырдык.

Мария. Боларны син нигә миңа әйтәсең?

Нина. Авылдагы үзебезнең егетләрне санга сукмыйча…

Мария. Син санга суктың да бит, үзебезнекеләр сине санга сукмады. Аерып җибәрделәр. Ничәвенә чыгып карадың, хәзер менә ялгыз яшисең.

Нина. Ну и пусть. Мин, гомеремдә ир күрмәсәм дә, татарга кияүгә чыкмыйм. Пачкать себя не стану.

Мария. Балаболка ты, Нина.

Нина. Ну и балаболка. Вот ты на старости лет своих правнуков-татарчат будешь нянчить. (Кулында бала тирбәткәндәй итеп.) Әхмәт, Җәмилә, Абдулла… Әхмәт, Җәмилә, Абдулла. Бәү-бәү, бисмилла, бәү-бәү, бисмилла.

Мария. Нигә шулчаклы яратмыйсың татарларны, алар сиңа ни начарлык эшләде?

Нина. Яратмыйм, и всё. Чё они зашумели? Суверенитет, суверенитет… Туган тел, туган тел… Недорезанные. Чуть что, они начнут тут хозяйничать. Им только дай волю. Триста лет нас мучали, опять хотят.

Мария. Кто тебя мучил-то? Беспутная ты, бесстыжая. От злости это у тебя всё. Люди как люди. По людски-то надо жить.

Нина. Продались вы все. Душу дьяволу продали. Вот пошло все кувырком. Свадьбу справляют – от людей прячутся. Тьфу!.. Креста на вас нету. Прости, господи, за наши грехи-то… (Урыныннан торып.) Прощевайте, бабка Мария, пейте, ешьте, гуляйте. (Алексейлар өендә ишетсеннәр дип, кычкырып частушкалар әйтә-әйтә чыгып китә.)

 
Я хотела выйти замуж,
Хотела за барина.
Хотела за барина,
Вышла за татарина.
Мой милёнок – татарчонок,
Сама не татарочка.
Я сикушка, он чаплашка –
Мировая парочка.
Милого обрезали –
Обезобразили;
Не обезобразили –
Разнообразили.
 

Наталья (атылып кереп). Это кто? Нинка, что ли?

Мария. Она.

Наталья. Чё это она? (Нина артыннан куып чыгып китә. Анда талашкан, сугышкан тавышлар.)

Мария. Господи!.. Господи!.. (дип кенә утыра).

Наталья (әйләнеп керә. Чәчләре тузган). Я покажу тебе, вертихвостка! Я тебе покажу, потаскуха чертова. А ты что здесь сидишь? Места, что ли, дома нет? (Мариянең йөзенә игътибар беләнрәк карап.) Ты чё, плачешь что ли? Чё ты? Мама… Мам… (Мария эндәшмәгәч, аның каршына тезләнә.) Ну, перестань. Мама… (Шуннан Мариянең алдына башын салып, үзе кычкырып елап җибәрә.) Да что же это такое!.. Господи!.. Что я тебе плохого сделала? Единственная дочь… На свадьбе-то как на похоронах. Что же это такое? За что, за что так?! Мамаша!. Милая!.. За что же такое наказание?!

Мария. Наталья!.. Не надо, Наталья… Успокойся, чё ж теперь убиваться-то?!

Наталья (тынычлана төшеп). Живут же люди… Зачем же так?.. Живут же… Ничего ж такого не случилось. Ну, вышла замуж… Ну, не послушалась. Разве мы слушали родителей? Так уж ведётся, живут же… Зачем же людей срамить-то? Ну, вышла, что я могу делать-то?.. Дура она, Нинка, дура…

Дания (күренә. Ул шат күңелле). Наташа, кая югалдың син? Анда күрсәң… Синеке белән минеке кочаклашканнар да җырлыйлар. Нәрсә җырлаганнарын да белеп булмый. Әйдә, әйдә, утырма, кер. Әйдә, бер кара-каршы басып биик әле, чукынып китсен дөньясы, әйеме? (Такмак әйтә-әйтә бии.)

 
Пич башыннан егылып төшкән
Сәхипҗамал тәтәгез;
Безгә гармуннар кирәкми –
Гармунсыз да әйтәбез.
Әй, барыйна, барыйна,
Мин дә суга барыйм ла;
Мине суга аппармасаң,
Күтең тибеп ярыйм ла.
Әй, барыйна, барыйна,
Сударыйна-барыйна.
Әй, барыйна, барыйна,
Сударыйна-барыйна.
 

Туктаусыз кабатлап бии. Ут сүнә. Ут янганда, Хәлиуллаларның өе. Нурхәмәт идәнгә яулык җәйгән дә шуның өстендә намаз укый. Дания кайтып керә, чишенә. Гомерендә намаз укымаган каенатасының «кыланышына» аптырап карап тора да көлеп җибәрә. Нурхәмәт аңа игътибар итми.

Дания (көлүеннән туктап). Нишлисең син? (Нурхәмәт эндәшмәгәч.) Сиңа әйтәләр, әткәй.

Нурхәмәт (амин тотып, яулыкны җыеп алгач). Күрмисеңмени?

Дания. Күргәнгә сорыйм да шул менә. Гомердә кыланмаганны.

Нурхәмәт. Мин кыланмыйм. Колагыңа киртләп куй.

Дания. Киртләвен киртләрмен дә… Беренче тапкыр күрәм. (Көлеп.) Шундый килештерәсең. Әллә мулла булырга җыенасыңмы? Эт чаба дип, бет чаба. Тотындылар. Дин дә дин. Татар да мөселман. Мәчет салалар да искечә китаплар саталар. Син дә шуларга иярдеңмени?

Нурхәмәт. Гөнаһ җыеп күп йөрдек. Җитәр. Бер Ходайдан гафу сорарга вакыт.

Дания. Укый беләсеңме хет, ичмасам? Бисмилла да әйтмәгән кеше…

Нурхәмәт. Белмәсәк өйрәнербез.

Дания. Өйрән инде, алайса, өйрән. Кәләпүш алып җибәрербез үзеңә. (Яулыкны кулына алып.) Әнкәй мәрхүмәнең яулыгы түгелме соң бу?

Нурхәмәт. Булса ни?!

Дания. Нигә әле минем белән сырт куеп сөйләшәсең? Сиңа сүз әйткән кеше юк лабаса. Рәхәтләнеп укы. Миңа димәгәе. Хәлиуллага әйт. Казан мәчетеннән әйбәт намазлык алып кайтсын. Анда саталардыр… Илгизәрләр кайтмадымыни?

Нурхәмәт. Кайттылар.

Дания. Нәрсә, кайтып керүгә тагын шунда кереп киттеләрме?

Нурхәмәт. Әйтмәделәр.

Дания. Кызык тапты. Ияртә дә алып кереп китә, ияртә дә алып кереп китә.

Нурхәмәт. Керсә… Атасының йорты. Сагынгандыр.

Дания. Монда йорт түгелмени? Дәшми торгач та… Миңа әйткәндә өздереп әйтәсең. Шуңа берәр сүз әйтергә ярыйдыр сиңа да.

Нурхәмәт. Ни әйтим мин аларга?

Дания. Бу – төп йорт, диген. Килен булып төшкәнсең икән, онытма, диген. Менә мин алай эшләмәдем бит.

Нурхәмәт. Эшләмәдең инде, эшләмәдең…

Дания. Нәрсә, нәрсә, нәрсә?.. Нәрсә эшләгән ул кадәрле? Малаең юаш булганга әллә мин гаеплеме? (Киенә башлый.)

Нурхәмәт. Йөрмә. Кеше белән сөйләшә белмисең. Тавыш чыгарыргамы? Кайтырлар.

Дания. Өйрәтмә.

Нурхәмәт (тәрәзәдән күреп). Әнә кайтып киләләр. Сүзеңне үлчәп сөйлә.

Дания. Өйрәтмә, диләр.

Илгизәр белән Вера көлешә-көлешә кайтып керәләр.

Вера. Исәнмесез!

Дания. Исәнен исән дә бит менә… Кайтып кергәнсез дә чыгып чапкансыз. Өйләнешкәнегезгә өч ай, өйдә торганыгыз юк. Кунактан кунакка, кунактан кунакка. Ярый, барыгыз, чишенегез. (Илгизәр белән Вера үз бүлмәләренә кереп киткәч.) «Әни» дип тә әйтә белмиләр.

Нурхәмәт. Өйрәтмәгәч, ничек әйтсеннәр…

Дания. Җитте инде сиңа. Болай да ачуым чыгарга тора.

Нурхәмәт үз бүлмәсенә кереп китә. Илгизәр белән Вера чыгалар.

Вера (Даниягә бер төргәк сузып). Менә әнинең апалары сезгә җибәрделәр. Бүләк.

Дания (төргәкне сүтеп, аннан кофта ала). Ай, рәхмәт. Озак тордыгыз.

Илгизәр. Җибәрмиләр.

Вера. Мәскәүдә безнең туганнар бик күп бит. Әле берсенә, әле берсенә.

Дания. Яхшы булган. Мәскәү ошадымы соң?

Вера. Юк. Кибетләрдә бернәрсә дә юк. Мин теге барганда бөтен нәрсә бар иде.

Дания (Илгизәргә). Син нигә бер сүз дә дәшмисең?

Илгизәр. Нәрсә дәшим? Әйбәт… Яхшы…

Дания. Яхшы икән, яхшы. Инде болай. Сиңа – ир, (Верага) сиңа хатын булырга вакыт. Гел кунакта гына йөрмиләр. Бу өйдә сез кунак түгел.

Вера. Ә нишләргә? Чәй куярга, что ли?

Дания. Чәй дә куярсың, башкасын да эшләрсең. Мин биреп җибәргән акчагызны нишләттегез?

Илгизәр. Анда киемнәр юк. Спекулянткаларда гына. Кыйбат. Ә без, беләсеңме, нәрсә алдык? Японский магнитофон. Беләсеңме, арзанга туры килде. Болай биш меңгә саталар. Бу – өч меңгә.

Дания. Күпмегә?

Илгизәр. Өч мең. (Бүлмәсенә кереп, магнитофон күтәреп чыга.) Менә. Дүрт кассетасы бар.

Дания. Акылың бармы соң синең?

Илгизәр. Ә нәрсә? Моны әле көчкә таптык. Оляның танышлары табып бирде.

Дания. Кем инде ул Оля?

Вера. Моя двоюродная сестра.

Дания. Ике мең генә алып киткән идең бит акча.

Вера. Тётя дала. Взаймы.

Дания. Син нигә әле урысча сөйләшеп утырасың? Монда бит урыслар юк. Кем түли инде ул бурычы-гызны?

Илгизәр. Туйдан калды бит әле акча.

Дания. Әй Алла… (Өстәлдән самавырны җилтерәтеп алып китә.)

Вера. Я тебе сказала.

Илгизәр. Әй… Аның ни эше бар туй акчасында? Бүген клубка алып чыгабыз. Көнләшеп үләчәкләр. (Магнитофонны кабыза. Аннан пәри туена охшаган ритм бәреп чыга.)

Нурхәмәт (ишектән башын тыгып). Ни булды?

Илгизәр (рәхәтләнеп көлеп, магнитофонны туктата). Ишеттеңме, бабай? Менә шундый була ул магнитофон. Японский. «Сони». (Нурхәмәт ишекне ябып куйгач.) Мин сиңа әйттем бит, Вера. Миңа бер сүз дә әйтә алмыйлар алар. (Магнитофонны кабыза.)

Дания (кереп, бар тавышына кычкыра). Тукта-а-ат!..

Илгизәр (магнитофонны туктатып). Нишлисең син, ә?

Дания. Кертеп куй тизрәк, күземә күрсәтмә.

Илгизәр. Нишлисең син, ә?

Дания. Кертеп куй, аяк астына салып таптаганчы… (Илгизәр магнитофонны алып кереп киткәч, Верага.) Син әйтер идең шул аңгырага. Син бит хатын-кыз. Семья тотасы кеше. Син дә санамагач акчаны, кем санасын? Ирләргә аларга нәрсә: гөмбә – шалкан, бук – талкан. Гомер итәсегез бар.

Вера. Ә миңа нәрсә…

Дания. «Миңа нәрсә, миңа нәрсә»… Кияүгә чыкканда белмәдеңмени нәрсә икәнен? Кияүгә чыгуны әллә кунакка йөрү дип белдеңме?

Вера. А чего вы на меня кричите?

Дания. Мин ни кричу, мин ничек яшәргә әйтәм.

Вера. Ну и яшәгез. Какое ваше дело в нашей жизни?

Дания. Ничек инде эшем булмасын? Мин сезгә әниме, юкмы? Синең миңа «әни» дип тә әйткәнең юк.

Вера. У меня есть своя мама. Только на меня не кричите. Моя мама на меня не кричит.

Илгизәр (бүлмәдән чыгып). Вера, әйдә. (Вераның кулыннан тотып, бүлмәсенә тарта.)

Вера. Перестань. Скажи своей маме, чтоб она на меня не кричала. Накричалась.

Илгизәр белән бүлмәгә кереп китәләр. Бик әйбәт кенә сабак алган Дания ни эшләргә дә белми басып кала. Хәтта ул бераз курыккан да бугай әле. Хәлиулла кайтып керә. Сүзсез генә чишенә.

Хәлиулла. Салкынайтты кичкә таба.

Дания. Нәрсә?..

Хәлиулла. Салкынайтты, дим. Чәй куйдыңмы?

Дания. Ни дидең?

Хәлиулла. Чәй куйдыңмы, дим? Балалар кайда соң әле? Кайттылар дигәннәр ие.

Дания (әкрен генә исенә килеп). Бүлмәләрендә.

Хәлиулла (Даниянең, йөзенә карап). Берәр нәрсә булды мәллә? Кыяфәтең киткән?

Дания. Нәрсә булсын миңа? (Үзе борынын мышкылдатып елый башлый.)

Хәлиулла. Ни булды?

Дания. Сорама. Сорама, Хәлиулла.

Хәлиулла. Әти белән әйткәләштегезме?

Дания. Кайчан минем әткәй белән әйткәләшкәнем бар? Әй, дурак булдым, дурак булдым. Үз кулларым белән тотып бирдем бит улымны. Күршедә генә яшәп, кем икәнен белмәгәнмен. Дурак булдым, дурак булдым.

Хәлиулла. Инде бу киленең белән дә чәкешеп өлгердеңмени? Нәрсә җитми сиңа, ә? Нигә яшьләр арасына керәсең? Тимә, яшәсеннәр үзләренчә. Аларның үз тормышы, безнең – үзебезнеке.

Дания. Саруым кайнатып утырмале син дә… Сиңа бөтенесе дә әйбәт. Мин изаланам алар белән. Ходаем, бер сыер алырлык акчага моның хәтле тартма күтәреп кайтканнар бит! «Ни кричи» дигән була бит әле, марҗа тәресе.

Хәлиулла. Әкрен инде… Нәрсә алып кайтканнар дисең?

Дания. Нәрсә булсын – магнитофон, ди. Өч мең тәңкә, ди.

Хәлиулла. Чит илнекедер. Бик кыйммәт дип сөйләп торалар иде мастерскойда малайлар. Йә, ярый, алган – булган. Югалтмаганнар бит. Яшьләргә анысы да кирәктер. Үзләре эшли башлагач, акчаның ни икәнен аңларлар әле. Мин механик белән сөйләштем, Илгизәрне үз яныма урнаштырырбыз. Эшкә үзем өйрәтеп, үз урыныма калдырырмын. Вера фермага барыр. Син инде, Дания, давай канатларыңны бик җилпемә. Бераз гына алар җаена да тор. Дөнья бит син дигәнчә генә булмый. Ярый ла мин түзәм…

Дания. Түзәрлек нишләттем соң әле мин сине? Ашарыңа әзер, өс-башың чиста.

Хәлиулла. Анысы шулай инде. Яшьләр беләмени аны…

Илгизәр белән Вера чыгалар.

Вера. Исәнмесез… Хәлиулла… абый…

Хәлиулла (Вераның уңайсызланганын күреп). Ярый, ярый, ничава… Өйрәнерсең. (Илгизәргә.) Син нихәл?

Илгизәр. Әйбәт.

Хәлиулла. Әйбәт булгач бик әйбәт.

Вера (Даниягә). Сез мине гафу итегез… Я не хотела…

Дания. Ярар. Булган – беткән. Утырыгыз. Чәй чыгарам. (Өстәл әзерли.)

Вера бик матур итеп кенә утырып тора, ярдәм итәргә уйламый да. Дания аңа карап-карап ала, Вера аның карашын, кызганычка каршы, аңламый.

Хәлиулла (Нурхәмәт бүлмәсенең ишеген ачып). Әти, чык чәй эчәргә. (Нурхәмәт чыгып утыргач.) Эшләр ничек, әти?

Нурхәмәт. Тәгәри.

Дания (эш арасында). Син аңа кәләпүш алып кайт, намаз укый башлаган.

Нурхәмәт. Булды инде сиңа, җитте.

Хәлиулла (Илгизәргә). Мин механик Хәерҗан абыең белән сөйләштем. Мастерскойга урнашырсың эшкә. Җылыда. Эшкә өйрәнерсең.

Илгизәр. Без бит китәбез.

Дания (самавыр күтәреп чыгып килгән җиреннән ишетеп калып). Ничек китәсез? Кая китәсез?

Илгизәр. Абыйлар янына, Чаллыга.

Дания (самавырны өстәлгә куеп). Нәрсә калган анда сезгә?

Илгизәр. Камазга эшкә керәбез.

Дания. Нинди Камаз?

Илгизәр. Машина заводы. Автомашиналар чыгарачак ул. Шунда китәбез.

Дания (Хәлиуллага). Син аның нәрсә сөйләгәнен ишетәсеңме? (Илгизәргә.) Кем котыртты?

Илгизәр. Беркем котыртмады. Авылда калмыйбыз.

Дания. Безнең ни әйткәннәрне оныттыңмыни? Әтиең белән гел әйтеп килдек, авылда, үзебезнең янда, төп йортта каласың, дидек. Беркая да китмисез. Менә ындыр табагы хәтле өй. Кем өчен дип тырышып-тырмашып салдык без аны? Анда упшыйжитиедә йөрергә… Абыеңнар ничә ел упшыйжитиедә интектеләр?

Вера. Мин авылда калмыйм.

Дания. Нигә?

Вера. Фермада эшләргә теләмим.

Дания. Анда эшләмәсәң, бүтән җирдә эш табылыр.

Вера. Мин барыбер авылда калмыйм.

Дания. Ничек инде «калмыйм», ирең бар бит синең.

Вера. Ул теләсә нишләсен.

Дания. Ничек инде…

Хәлиулла. Туктагыз әле, туктагыз. Алексей, Наташа, бергәләп сөйләшербез. Болай гына булмый ул. Уйлашырбыз. Син, кызым, алай кистереп сөйләшмә. Әнә әнкәң Дания, сүзен өзеп сөйли дә, соңыннан үкенеп бетә алмый. Һәрнәрсәнең дә тәртибе бар бит. Әйдәгез әле, табын янында әйбәтләп кенә чәй эчик. Карагыз ничек, нинди түгәрәк табын – әти, без, сез… (Нурхәмәткә.) Шулаймы, әти?

Нурхәмәт. Матур итеп сөйләргә өйрәнеп кайткансың әле, тыңлыйм да аптырап утырам.

Дания (Вераның муенына асылган тәрене күреп алып). Нәрсә ул?

Хәлиулла. Тагын ни булды инде?

Дания. Тәре бит. Чын тәре. Муенына аскан. (Верага.) Яле, күрсәт әле…

Вера. А чё? Крестик есть крестик. Оля бүләк итте, үзенә алган булган, миңа бүләк итте. В Москве их полно.

Дания. Син тактыңмы?

Вера. А чё?

Дания. Тәре бит ул.

Вера. Я знаю, что тәре.

Дания (Нурхәмәткә). Әткәй… Тәре таккан бит.

Нурхәмәт. Утыр әле урыныңа. Әллә тәре күргәнең юкмы?

Дания (Илгизәрнең изүен ычкындырып карап). Син нигә такмадың? Нәрсә инде бу, йә, нәрсә инде бу? (Илгизәргә.) Син күрдеңме аның такканын?

Илгизәр. Күрсә ни булган?

Дания. Тәре бит ул, беләсеңме син шуны, тәре!..

Вера. Нәрсә инде сез тагын кычкырасыз?! Он же подарок сестры моей. Я же не верующая. Вы же знаете, я не верующая.

Дания. Хәлиулла, син нигә бер сүз дә дәшмисең?

Хәлиулла (кычкырып). Җитте, диләр сиңа! Дәшми-дәшми торгач та. Башта үзең йөрдең. Белмәдеңмени малаеңның кемгә өйләнгәнен?

Дания. Белмәдем, белмәдем. Мин тәре тага торган марҗага өйләндерергә үстермәдем улымны. Миңа тәреле марҗа кирәкми.

Хәлиулла. Әйтеп торалар бит сиңа. Бүләк, диләр. Киеп йөрер дә салып куяр.

Дания (Верага). Сал, хәзер үк сал. Күземә күрсәтмә.

Вера. А вот и не сниму. Назло буду носить.

Хәлиулла. Вера, кызым, туктале, утыр әле.

Вера. Ә нигә ул миңа кычкыра? Не кричите на меня! (Кычкырып елап, өстенә дә кимичә чыгып йөгерә.)

Хәлиулла (аның артыннан ашыгып). Вера, туктале, Вера…

Дания башын учлап уфылдап утырып кала.

Нурхәмәт (башын аска иеп утырган Илгизәргә). Син нишләп утырасың, бүкән? Хатының чыгып китте. Хатының чыгып китте, диләр сиңа!

Илгизәр, урыныннан торып әнисенә карый-карый, ишеккә таба бара.

Дания. Тукта!.. Аягыңны атлыйсы булма!..

Нурхәмәт. Син нишләгәнеңне беләсеңме, тиле баш?! (Туктап калган Илгизәргә.) Бар!

Дания. Тәре ич, әткәй! Мин аны шушы яшемә җитеп авылда карт марҗалар белән карт урысларда гына күрә идем. Ялтырап тора торган тәре тагып кайткан бит.

Илгизәр. Әни!..

Дания. Тәресен өйләрендә салып калдырмаса, бусагамны атлап кермәгез.

Ут сүнә. Ут карт өянкене яктырта. Утыргыч буш. Сәхнәнең ике ягыннан Мария белән Нурхәмәт керәләр. Берсен берсе күреп туктап калалар. Ике күрше йорт арасыннан узып киткән шомның шаукымы боларга да кагылган – икесе дә гөнаһ эшләгән кешеләр сыман уңайсызланалар.

Мария (ниһаять, телгә килеп). Нихәл, Нурхәмәт? Берәр җиргә баруыңмы?

Нурхәмәт. Кибеткә дип чыккан идем дә, ачыктырмы?

Мария. Ачыгын ачык та, бернәрсә дә юк анда. Сания берүзе туңып утыра.

Нурхәмәт. Көн суыткан, ахрысы.

Мария. Ни дисең?

Нурхәмәт. Көнне суыткан, ахры, дим.

Мария. Минем колак шаулый башлады әле, Нурхәмәт күрше. Кычкырыбрак сөйлә. Унбиш градус дигәннәрие иртән радиодан.

Нурхәмәт. Булыр. Раштуа җитеп килә бит. Нихәлләрдә соң, күргәнем дә юк? Өйдән дә бик чыгасы килми хәзер. Мичкә сыртны терәп утырам шунда. Эш кушучы да юк. Сыерлар астын карарга дип чыкканыем да кичә, килен куып кертте. Йөрмә, ди, авырып егылсаң, миңа интегергә кала, ди.

Мария. Шулай инде, нинди эш инде ул бездән…

Нурхәмәт. Гомер буе эшләгәч, йөрәк чыдамый шул. Кирәксез кеше булудан да начар нәрсә юк икән, Маруся күрше. (Икесе дә әкрен-әкрен селкенеп үзләре сизмәстән утыргыч янына килеп җиткәннәр, Нурхәмәт урындыкны бияләе белән сыпырып.) Утыр әле, Маруся күрше.

Мария. Кирәкми, Нурхәмәт, кузгатма, искә төшерәсем килми.

Нурхәмәт. Юк, мин аны әйтмим. Теләсәләр нишләсеннәр. Безнең ни катышыбыз бар, әйе бит?

Шулчак һәрвакыттагыча салып алган Ислам пәйда була.

Ислам. Һәйт! (Куркып киткән Мария белән Нурхәмәттән көлеп.) Кода белән кодагый нишли монда бу салкында? Өегездә утырыгыз. Эшләр ничек соң, ә? Как дела, тётя Маруся? Картаеп буламы?

Мария. Син үзең дә инде яшь түгел.

Ислам. Синең арттан куам.

Нурхәмәт. Бик әллә ни куалмассың ла…

Ислам. Нигә, Нурхәмәт абый?

Нурхәмәт. Аек көнең юк.

Ислам. Син минем өчен кайгырма, Нурхәмәт абый. Ходай биргәнен яшәрбез. Салкын бит. Үтеп барышлый Ниналарга кердем дә, яле, мин әйтәм, Раштуа бәйрәменә куган самогоныңнан авыз иттер әле, дим. Юк, дигән була. Белмиләр ди самогоны барлыгын. Тәки бер стакан салып бирде, мә, проклятый татарин, ди. Үзе проклятый, ди, үзе бирә. Шулай ул дөнья, Тетя Маруся. Җырлыйммы, Нурхәмәт абый?

Нурхәмәт. Бугазыңа суык тияр.

Ислам. Ничава. Безнең бугазлар каешланып беткән инде ул.

 
Кыр казы
Иделләр читендә.
Ялгыз башым миңа читен лә…
 

Ут Хәлиуллаларның өе эченә күчә. Анда Хәлиулла, Дания һәм Илгизәр.

Хәлиулла (Даниягә). Чәеңне куй.

Дания. Аңарга әнисе куйган чәй ошамады бит. Кипәтүк эчәргә китте, пумала башка ияреп.

Хәлиулла. Бергә яшәгәч иярәсең инде ул. Мин дә бит утыз ел сиңа ияреп йөрим.

Дания. Ияртерсең сине. Дәшми-дәшми торасың да тешләп аласың. (Илгизәргә.) Рәхәттер инде упшыйжитийдә яшәүләре. Сүз әйтергә әни юк. Хат язып салу юк. Балаларының туганын да кешеләрдән генә ишетәбез.

Илгизәр. Үзең ич. Кайтып күренәсе булмагыз, дидең.

Дания. Кайткансың бит әле. Хатыныңның әнисе килдеме соң?

Хәлиулла. Барсак бергә генә барабыз, диде ич Наташа.

Дания. Ышан ул астыртын еланга.

Хәлиулла. Булды. Чәеңне куй. (Илгизәргә.) Бар, бабаң белән исәнләшеп чык, чирләбрәк тора. (Илгизәр кереп киткәч.) Бик каты бәрелмә, болай да башы әйләнгән чагыдыр.

Дания. Әйләнчек бәрән булып туган инде туганда ук. Сора әле, балаларына нинди исем куштыралар икән? Әйт, Айдар кушсыннар.

Хәлиулла. Үзләре табарлар әле. Баласын тапканнар бит.

Дания. Табарлар, бик әйбәт итеп табарлар. Иван куштырып куяр марҗасы.

Хәлиулла. Иван булса Иван инде, бернишләп тә булмый.

Дания. Утырмасана үртәп… Болай да җыларга гына торам. Бөтен нервыларымны бетерде. Хәлиулла, сөйләш, яме, матур итеп. Мин әйткәнне колагына алмый ул. Зинһар өчен дип сорыйм, урыс исеме куштыра күрмәсен баласына.

Хәлиулла. Әйтте ич инде Наташа, Илгизәр үзе нинди исем таба, шуны кушарлар, диде. Алексей да шулай ди.

Дания. Кайчан сөйләшеп өлгердең соң әле?

Хәлиулла. Кичә сүз чыкты да…

Дания. Үзең тагын, мыштым гына йөрсәң дә… (Илгизәр чыкканны күреп.) Ярый, сөйләшеп утыра торыгыз, мин хәзер чәй куеп җибәрәм. (Самавырны күтәреп алып чыгып китә.)

Хәлиулла. Бабаң нык чирли. Таныдымы сине?

Илгизәр. Таныды.

Хәлиулла. Берәр сүз әйтмәдеме?

Илгизәр. Юк. Карап кына торды.

Хәлиулла. Озак тормастыр инде. Җирләргә кайт. Телеграм сугарбыз. Абыйларыңны күрәсеңме?

Илгизәр. Баргалыйбыз.

Хәлиулла. Нәрсә, Вера кайтмаска иттемени?

Илгизәр. Кайтты ул.

Шул сүз әйтелүгә, Дания ялт итеп килеп чыга, тыңлап тора.

Хәлиулла. Кайда соң, алайса?

Илгизәр. Өйләренә кереп китте.

Хәлиулла. Бергә кайттыгызмы соң?

Илгизәр. Бергә.

Хәлиулла. Сүзгә килмәгәнсездер ич?

Илгизәр. Юк.

Хәлиулла. Ничек инде ул алай?

Илгизәр. Мин сезгә кермим, диде. Әниең күзенә күренмәскә кушты, диде.

Дания (түзмичә). Нигә соң, алайса, үзең кердең? Ияреп киткәнне ияреп керергә иде.

Хәлиулла (чыгырыннан чыгып). Җитте сиңа канса да кансов! Сугып торып җибәрермен. Нәрсә сез мине!.. Кем башына ашкынасыз? Әллә сез мине уенчык дип белдегезме? (Даниягә.) Бар урыныңа, күренәсе булма.

Дания (куркуга төшеп). Нишлисең син, ә? (дип чигенә-чигенә чыгып югала).

Хәлиулла (Илгизәрнең изүеннән тотып күтәрә). Ә син!.. (Ни әйтергә белми улына карап тора да.) Их сез!.. (Илгизәрнең изүен җибәреп.) Ишәк!.. Хәер, атасы ишәк булгач, малае кем булсын?!

Бала күтәргән Вераны җитәкләп, Наталья керә.

Наталья. Исәнме, Хәллә? Менә киленегезне алып кердем. (Верага.) Утыр шунда. Менә бу синең төп йортың. Ничә әйттем мин сиңа. (Илгизәргә.) Ә син нигә бер хатыныңа баш була белмисең? (Верага.) Бәхетең, әтиең өйдә булмады. Менә, Хәлиулла, нәрсә әйтәсең инде боларга? Дания безне битәрли, безнең ни катнашыбыз бар? Кайда соң әле үзе? (Данияне күреп, аның янына кереп китә.)

Хәлиулла. Нихәл соң, Вера?

Вера. Исәнмесез. (Баласын кочаклап утыра бирә.)

Хәлиулла. Безнең онык ничек соң? Яле, күрик әле.

Вера янына килгәндә, тышта карт өянкенең шатырдап ауганы ишетелә. Хәлиулла тәрәзәгә барып каплана. «Ни булды?» дип, Дания белән Наталья чыгалар.

Хәлиулла. Өянке ауды.

Дания. Күпме әйттем, кисеп ташла, дип. Черегән иде инде.

Хәлиулла (тәрәзә яныннан китеп). Йә, ярар. Хәерлегә булсын! Ярый әле үтеп баручы булмаган. (Илгизәргә.) Әйдә, урамга аркылы ауган, юлны ачыйк.

Чыгып китәләр.

Наталья. Син миңа ачу саклама, Дания. Икесе дә тиле бит әле, нишләтәсең. Утыра бит әнә авызын турсайтып. (Верага.) Исәнләшергә дә оныттыңмы әллә? Кара, мине яклар дип уйлама!

Вера. Ну и не надо. Я и не хотела приезжать… Сама писала-плакалась.

Наталья. Замолчи! (Даниягә.) Нурхәмәт абый ничек?

Дания. Ята.

Наталья. Сөенечен алырмын дигән идем. Оныгыбыз койган да куйган ул. Сакал-мыек та ябыштырсаң. (Верага.) Күрсәт әле, кызым. (Баланы, үз кулына алып, Даниягә күрсәтә.) Күр әле, койган да куйган, әйеме?

Дания. Исемен Айдар дип кушабыз.

Наталья. Айдар? Айдар Илгизәрович. Нигә? Матур. (Верага.) Шулай бит, кызым?

Вера. У него уже есть имя.

Наталья. Куштырдыгызмыни? Нигә соң аны әйтмәдең?

Вера. Не спрашивала – не сказала.

Наталья. Ничек соң?

Вера. Иван.

Дания. Иван?!

Вера. Да!.. Иван!.. Есть свидетельство о рождении… Иван!..

Дания. Ходаем!.. Хәлиулла-а!.. (Үкереп чыгып йөгерә.)

Аңа Наталья иярә. Ул Данияне ауган өянке янына озата чыга. Дания кычкырып өянке янында балта тотып торган Хәлиулла янына чаба.

Хәлиулла-а!.. Иван… Хәлиулла-а…

Наталья (йөгереп килеп, Данияне тота). Дания!.. Туктале, Дания!

Дания. Кит! Китегез! Барыгыз да бер… (Натальяны этеп җибәреп.) Иван… Иван… (сөйләнә-сөйләнә, өянкенең теге ягына күчеп чыгып китәргә җыена.)

Хәлиулла. Кая барасың? Тукта!

Дания. Китегез! Берегез дә кирәкми. (Чыгып китә.)

Аңа Хәлиулла белән Наталья иярә. Илгизәр берүзе басып кала. Бала күтәреп, Вера чыга. Илгизәргә күз дә салмый, үзләре ягына юнәлә.)

Илгизәр. Вера…

Вера (өянке өстенә баскан килеш). Отстань! (Китеп бара.)

Илгизәр ялгызы өянке янында утырып кала. Мария керә.

Мария. Ни булган бу өянкегә? Әллә кискәннәр инде? Ауган түгелме соң бу? Ауган ич бу! Кара, бер дә авар кебек түгел иде ич. Ауган шул. Нурхәмәт белә микән? Кара син, ә, бер дә авар төсле түгел иде…

Пәрдә.

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
2006
Hacim:
600 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04251-2
İndirme biçimi: