Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 32
Син мине күрәсеңме?
(Ике пәрдәле музыкаль комедия)
Катнашалар:
Гәрәй – 25–30 яшьләрдәге егет.
Галәү – 25–30 яшьләрдәге егет.
Галия – 25 яшьлек кыз.
Илүзә – 18 яшьлек кыз.
Нурания – 60 яшьтә.
Нургали – 65–70 яшьләрдә.
Галя – 20–25 яшьләрдә.
Гөлинә
Сәкинә
20 яшьтән узган кызлар.
Беренче пәрдә
Үзе моңлы, үзе дәртле кереш музыка җанны җилкендерә, күңелне алгысыта. Бу музыка безне табигатьнең гүзәл бер почмагы – Мишә елгасы ярына алып килә. Әрәмәлек. Ял итәргә килгән бер төркем (ун-унбиш кыз, ике егет) мәш килә, кайнаша.
Гәрәй. Шым кал! Чаукылдашмагыз! Мин булган җирдә тәртип булырга тиеш. Мин монда хөрмәтле вә гыйззәтле Айдар Исламовичның безне бер көнлек вә һәм бер төнлек коллектив ялга җибәрүе хөрмәтенә мин язган һәм сезгә өйрәткән җырны хор белән башкарабыз. Мин солист һәм оркестр ролен башкарам. Башладык. (Гитара кылларында бармакларын йөгертеп аккорд бирә.)
Җыр башлана.
Хор. Дөнья көтүләре авыр, диләр,
Җиңел дөнья барын кем белә?
Кемдер зарын сөйләр кеше тапмый,
Кемдер авыз ерып гел көлә.
Кемгәдер нидер ярамый,
Безгә бар да яраган.
Бу дөньяны авыр диләр,
Кем күтәреп караган?
Кемнәргәдер кояш нурын сибә.
Кемдер айга таба үрелә.
Кемдер гашыйк булып җыр чыгара,
Кемдер ярын тапмый сүгенә.
Кемдер сакалын кырган да,
Кемдер чәчен тараган;
Бу дөньяның тәрәзәсен
Кемнәр ачып караган?
Кайсы дөнья әйбәтлеген
Кемнәр үлчәп караган?
Безгә аның тегесе дә,
Монысы да яраган.
Гәрәй (җыр туктагач). Татарның һәр җыры бию белән тәмамлана. Хөрмәтле вә гыйззәтле Айдар Исламович хөрмәтенә күмәк бию!
Бию башлана. Бераздан Гәрәй аны туктата.
Туктагыз! Син нигә биемисең, Галәү?
Галәү. Мин бии белмим бит.
Гәрәй. Бии белмәгән кеше юк. Селкен. Хәзерге заманда селкенү «бию» дип атала. Нурания апа, син ник килдең?
Нурания. Үзең алып килдең ич.
Гәрәй. Беренчедән, мин алып килмәдем, Айдар Исламович җибәрде. Икенчедән, монда тамашачылар юк, барыбыз да артистлар. Музыка!
Бию дәвам итә. Гәрәй биюне туктата.
Ә хәзер барыгыз да Мишәгә!
Нурания. Биюе ошап китте бит әле, Гәрәйҗан!
Гәрәй. Дәвамы кич белән булачак. Барыгыз! (Бию туктагач.) Барыгыз да Мишәгә! Су өсте сезнең шатлыклы көлүегездән дулкынланып торсын. Рәсәйнең бер почмагында көлүен онытмаган халык калган икән дип уйласыннар. Алып килгән байлыкларыгыз өчен курыкмагыз, сакта үзем калам. Пистолетым – кесәмдә, автоматым – иңсәмдә.
Хатын-кызлар, чыр-чу килеп, йөгереп чыгып китәләр. Нураниянең муенына аскан телефоны шылтырый. Ул туктап калып сөйләшә.
Нурания. Нихәл, Нургали! Без монда, Мишә суы буенда. Балык тотарга килгән идек бит теге вакытта. Шул җирдә. Нишлибез дип, биедек тә коенырга барабыз. Бүген кайтып булмастыр. Гәрәй шулайрак әйтте. Сау бул! Мин чаптым. (Кызлар артыннан чыгып китә.)
Гәрәй янында Галәү белән Илүзә генә кала.
Гәрәй. Ә сез нишләп калдыгыз?
Галәү. Беләсең ич, мин йөзә белмим.
Гәрәй. Яр өстендә утырырсың. Бар!.. Ата казсыз каз көтүе булмый, Галәветдин. Галиягә дә күз-колак булырсың. Мишә буе егетләре үткеннәр, урлап китмәсеннәр. (Галәү чыгып киткәч, Илүзәгә.) Син нигә коллективтан аерылдың?
Илүзә. Минем сезнең янда каласым килде.
Гәрәй. Ничек инде ул «каласым килде»?
Илүзә. Сезнең белән бергә әйберләр саклашам.
Гәрәй. Миңа ярдәмчеләр кирәкми. Бар! Коен, йөз, кыска җәйнең рәхәтен күр. Бар, нәрсә Таһирга гашыйк булган Зөһрә шикелле карап торасың?
Илүзә. Ә мин сезгә гашыйк, Гәрәй абый!
Гәрәй. Нәрсә-ә-ә?
Илүзә (җыр белән).
Ә мин сезгә гашыйк, Гәрәй абый,
Гәрәй абый, мин бит сезгә гашыйк!
Сезне күрсәм, җаным канатлана,
Күңлем очып йөри күккә ашып.
Мин бит сезгә гашыйк, Гәрәй абый,
Сезне уйлап, иртән уянам мин.
Дөнья миңа сезсез кызык түгел,
Сезне уйлап кына юанам мин.
Гәрәй. Шул гына җитмәгән иде миңа. Син генә калган идең миңа гашыйк булмаган… Син мине күрәсеңме?
Илүзә. Күрәм.
Гәрәй. Минем башны күрәсеңме?
Илүзә. Күрәм.
Гәрәй. Андагы ак чәчләрне күрәсеңме?
Илүзә. Күрмим.
Гәрәй. Ничек инде күрмисең? Менә кара, кара! Минем ничә яшьтә икәнлегемне беләсеңме?
Илүзә. Белмим.
Гәрәй. Белмәсәң бел, миңа тиздән утыз яшь тула, балакаем! Сиңа ничә?
Илүзә. Унсигез!
Гәрәй. Менә күрәсеңме? Син, сабый бала башыңнан, миндәй азып-тузып беткән кешегә «гашыйк булдым» дип торасың. Егетләр белән йөргәнең бармы?
Илүзә. Бар.
Гәрәй. Яратышыпмы?
Илүзә. Юк. Болай гына. Сез – минем беренче мәхәббәтем!
Гәрәй. Нәрсә-ә? Ни сөйлисең син, тиле? Әйт әле, кайчан һәм ни өчен гашыйк булдың миңа?
Илүзә. Беренче күргән көннән. Сез миңа карап тордыгыз да «нихәл, сары чебеш» дидегез. Башымнан сыйпадыгыз.
Гәрәй. Шуның өчен гашыйк булалармы?
Илүзә. Сез яратып карадыгыз, яратып сыйпадыгыз.
Мин бит сезгә гашыйк, Гәрәй абый!
Сезне уйлап ятам төннәр буе,
Сезне уйлап каршылыйм һәр таңны,
Сезне уйлап йөрим көннәр буе.
Гәрәй. Әй-әй-әй… Әй, сабый! Бәлки, мин сиңа караганмын да их, бу сары чебешнең башын әйләндереп, кочаклап һәм алдап ташласаң иде дип уйлаганмындыр.
Илүзә. Сез алай уйламадыгыз. Сез сокланып карадыгыз.
Гәрәй. Ха-ха-хи, хи-ха-ха!.. Сокланырлык ниең бар соң синең? Ни буең юк, ни ниең тавык йомыркасы хәтле… Өстәвенә башың сары.
Илүзә. Сары түгел ул, аксыл. Аның каравы күзләрем матур минем. Менә карагыз.
Гәрәй. Карамыйм. Сезгә ышансаң, йә сихерләрсез. Мин, балакаем, гашыйк булмаска сүз биргән кеше.
Гашыйк ирләр мескен җаннар алар,
Богауланган коллар шикелле.
Мәхәббәт дип күккә ашу җиңел,
Төшүләре әмма икеле.
Юк, тимәгез миңа, тимәгез,
«Мин яратам сине» димәгез.
Гашыйк булу – эзләп алган чир ул,
Чирләрнең дә иң-иң яманы.
Мәхәббәт дип төпсез күлгә чумсаң,
Аннан чыгулары чамалы.
Юк, тимәгез миңа, тимәгез,
Зинһар өчен, якын килмәгез!
Илүзә. Ә сез мине башта гашыйк булмыйча гына яратыгыз. Бара-тора гашыйк булырсыз.
Гәрәй. Сине кочаклаганнары бармы? Кочаклап үпкәннәре булдымы?
Илүзә. Юк.
Гәрәй. Кайда үстең соң син? Казандамы?
Илүзә. Казанда.
Гәрәй. Казанда үсеп, кочакланылмаган, үбелмәгән килеш калдыңмы? Бу бит тәмугка эләгеп тә янмый чыгу белән бер. Соң, бәгырькәем, мин бит сине алдый алам.
Илүзә. Алдагыз!
Гәрәй. Нәрсә-ә-ә? Бар, ычкын моннан! Синең аркада гөнаһ җыясым килми. Болай да гөнаһларым муеннан. Бар, диләр. Башыңны салкын суга тык та уйла бераз. Бар!
Илүзә. Минем купальнигым юк.
Гәрәй. Ничек «юк»? Кая, ни өчен барганыңны белдеңме? Әйттеләрме?
Илүзә. Мин сез барганга гына килдем.
Гәрәй. Син, кызый, мине җүләргә санама, ярыймы?! Минем белән уйнарга да җыенма. Синдәйләрне мин миллиунны күргән. Яле, күтәр әле итәгеңне!
Илүзә. Нигә?
Гәрәй. Карыйк әле, бармы купальнигың.
Илүзә. Оялам.
Гәрәй. Менә анысы әйбәт, оялуың әйбәт. Бар, анда хатын-кызлар гына. Галәү абыеңа исең китмәсен, ул да ояла. Шәрә хатын-кыз күрсә, артына борылып утыра. Бар! (Илүзәнең башыннан сыйпап, озатып куя.) Вәт вәсвәсә! Тәки ышанып куюың бар. (Гитарасын алып, җиргә ята. Җыр суза.)
Мин ятам болында –
Иң матур урында.
Атым юк урамда,
Кайгым юк буранда.
Хатын юк өемдә –
Яшим үз көемә.
Кызлар күп янымда –
Яратам барын да.
Мин ятам болында –
Гитарам кулымда.
Өс бөтен, тамак тук.
Хәсрәтем, кайгым юк.
Киләм, «кил» дисәләр.
Китәм, «кит» дисәләр.
Агам, «ак» дисәләр.
Багам, «бак» дисәләр.
(Кереп, үзенә карап торган Галияне күрә.) Нигә кайттың, Галия?
Галия. Илүзә белән нишләдегез?
Гәрәй. Ничек инде нишләдек? Кызлар белән нишлиләр соң?
Галия. Хатын-кызлар яратмыйм дисәң дә, кызларга күзең төшә.
Гәрәй. Галия, җанкисәгем, хатын-кызларны яратмыйм, дигәнем юк. Киресенчә, бөтенесен дә бертигез яратам. Менә бу сары чәчле кызыгызны да сине яраткан кебек яратам.
Галия. Яратмыйсың шул мине.
Яратмыйсың мине, яратмыйсың,
Яратырга мине теләмисең.
Хисләремнән сиңа учак ягам –
Син янмыйсың анда, үрләмисең.
Гәрәй. Яраталмыйм сине, кичер мине,
Тик үземне генә яратам мин.
Үзем өчен яшим дөньяларда,
Яраталмыйм, кичер, яраталмыйм.
Галия. Яннарымнан үтеп киткән чакта,
Өмет итәм назлы карашыңны.
Гәрәй. «Яратам» дип, коллык чылбырына
Бәйләп куя алмыйм бу башымны.
Галия. Яратмыйсың мине, яратмыйсың.
Гәрәй. Яраталмыйм, кичер, яраталмыйм.
Галия. Яратырга мине теләмисең.
Гәрәй. Яраталмыйм, кичер, яраталмыйм.
Мәхәббәт мәсьәләсендә мин – демократик республика, Галия! Минем өчен бөтенегез бертигез. Аннары шунысы да бар, Галиякәй, син дә бит мине яратмыйсың. Интектермә йөрәгеңне. Сиңа ир кирәк. Син картаеп барасың. Мин өйләнмәгән булгач, мине ир итмәкче буласың. Ялгышма, Галия, миннән рәтле-җүнле ир чыкмый. Җилбәзәк акыллы кеше мин. Син – тәртипле, төпле кыз. Сиңа тотрыклы ир кирәк.
Галия. Миңа мин яраткан кеше кирәк.
Гәрәй. «Мин яраткан» дип, үзеңне алдама, Галия! Син Ләйлә дә, Зөһрә дә, Галиябану да түгел! Мәхәббәт дип саташып йөрергә сиңа ярамый. Тагын биш елдан утызны узасың. Кызлар ул яшьтә пенсиягә чыга.
Галия. Бик беләсең инде, илле биштән чыгаралар безне.
Гәрәй. Мин, кызлар, дидем, хатын-кызлар, димәдем. Ташла минем арттан йөрүеңне. Мин өйләнергә җыенмыйм. «Өйләнәм» дип, сине алдарга да теләмим.
Галия. Мин алданырга җыенмыйм да әле.
Гәрәй. Беләм, җыенмыйсың. Чөнки син – кирәгеннән артык акыллы кыз. Сиңа мин түгел, әнә Галәү кирәк.
Галия. Нигә һаман саен аны миңа кодалыйсың?
Гәрәй. Чөнки ул сиңа менә дигән ир булачак. Өрмәгән җиргә дә утыртмас.
Карап торыр күзләреңә,
Күзләреңә, йөзләреңә,
Басып йөрер эзләреңә,
Каршы дәшмәс сүзләреңә.
Түзеп торыр безләвеңә,
Герләр булыр бизмәнеңә,
Чишмә булыр кизләвеңә,
Ефәк дияр бүзләреңә,
Алтын дияр җизләреңә,
Маяк булыр эзләреңдә,
Язлар булыр көзләреңдә.
Ярата ул сине, Галия!
Галия. Яратса, әйтер иде яратканын.
Гәрәй. Бөтен кеше дә мин түгел. Син инде бала-чагалыктан узган, күрә бел кемнең кем икәнен.
Галия. Беләм, пешмәгән!
Гәрәй. Сиңа минем ише пешкәннәр кирәкме? Мин инде, Галия бәгырькәем, матурым, җанкисәгем, алма кисәгем, йөрәк маем, пешә-пешә көеп беткән. Галәү пешеп җитмәгән икән, пешереп бетерерсең. Сөйләшеп кара син аның белән.
Галия. Үзе сөйләшмәгән кеше белән ничек сөйләшим? Без коенган җиргә килеп, яр өстендә карга кебек утыра.
Гәрәй. Карга кебек түгелдер, бәлки, бөркет кебектер.
Галия. Шулай да ни сөйләштегез теге кыз белән?
Гәрәй. Яратам, ди.
Галия. Шулмы?
Гәрәй. Ә нигә? Аның да яратырга хакы бар. Аңа инде унсигез яшь, Галия!
Галия. Алар унбиштә үк егетләр муенына асылыналар.
Гәрәй. Яраткач асылынасың инде. Менә син «яратам» дисең, бер дә асылынмыйсың. Димәк, мине яратмыйсың. Бик әйбәт яратмавың. Ә Галәүне тилмертмә син. Бүтәнгә өйләнеп куймасын.
Галия. Нишләтим инде мин аны? Яныма да килеп карамый. Үткәндә-сүткәндә күзләре белән генә ашап кала.
Гәрәй. Китерәсең киләме яныңа? Сөйләштерәсең киләме? Мине яратсаң, тыңла киңәшемне. Галәү – тиз ышанучан егет. Телевизордан сөйләгән төрле әкиятләргә ышана. Әйдә, бер эксперимент эшләп карыйбыз. Бүген ул синең яныңа килсә, син аны күрмәгән булып кылан. Тавышыңны гына ишетәм, диген.
Галия. Нәрсә кыландырырга җыенасың?
Гәрәй. Кыландырмыйм. Сине дә, Галәүне дә бәхетле итәсем килә.
Галия. Синнән башка бәхет юк миңа.
Гәрәй. Нинди кешеләр соң сез, ә? Нәрсәмә кызыгасыз минем?
Галия. Синең белән сөйләшү, синең юк-бар шаяруларыңны тыңлау, синең яныңда тору рәхәт.
Гәрәй. Мираж алар барысы да, Галия! Сиңа төпле ир кирәк, дип әйтәм икән, ышан миңа. Галәү кирәк сиңа, Галәү кирәк. Тыңла минем киңәшемне, сүзен тыңла Галәүнең, үзен күрмә. Әнә кара, кара син ул Галәүгә. Кайдан табасың шундый ирне. Онытма, сиңа тиздән утыз яшь. Кара, сине эзли. Бар, кит тизрәк моннан, югыйсә мине үтерәчәк.
Галия. Кыланчык! Кай җиреңне яратамдыр.
Гәрәй. Мин дә шуңа аптырыйм бит.
Галия. Тиле! (Китеп бара.)
Гәрәй. Онытма мин әйткәнне. Әй бу тормыш дигәнең!..
Әй тормыш, син тормыш –
Акылга утыртмыш,
Акылдан яздырмыш.
Бәхет дип котыртмыш,
Күз яше койдырмыш,
Гыйшык дип алдамыш,
Җаннарны ялгамыш,
Яшьләрне картайтмыш,
Картларны… нишләтмеш?
Мыш та мыш, мыш та мыш,
Мыш та мыш, мыш та мыш…
Галя керә.
Галя. Получается?
Гәрәй. Что получается, Галина?
Галя. Вроде бы поёшь.
Гәрәй. Җырлыйм. Син дә миңа мәхәббәт аңлатырга килдеңме?
Галя. С чего это ты взял?
Гәрәй. Монда кызлар киләләр дә «яратам» диләр.
Галя. Нет, Гарай, дорогой, за полотенцем пришла. Впрочем, ты мне нравишься. Встретила бы раньше, привязала бы к себе.
Гәрәй. Булмый, Галинушка, мин убежденный холостяк! Галя, можно я тебя буду звать Галябану. Син бик матур, Галябану.
Галя. Ещё бы! Может поцелуемся!
Гәрәй. Нет! У тебя муж. Я с разведёнными целуюсь.
Галя. Баламут вы, Гарай Хамитович! И за это вас все любят.
Гәрәй. Бер җыр җырлыйммы, Галинушка? Син татарча аңлыйсың бит.
Ай җаный, вай җаный,
Татар үпкән марҗаны.
Нигә үпмәсен марҗаны,
Марҗаның да бар җаны.
Аңладыңмы, Галина?
Галя. Аңладым. Кстати, я не русская. Я – марийка. Мари кызы, мари хатыны.
Гәрәй. Әйтәм аны чибәр! Мари кызларының күз-ләре серле була.
Иртән торып, күл буена
Кудым үрдәкләремне,
Күз тутырып кара әле,
Мари кызы Галябану,
Өзмә үзәкләремне.
Их, мари, мари, мари,
Мари кызы да мари.
Әйтче миңа, мари кызы,
Күңелең кемнәргә карый?
Гөлләр булып түтәлемдә
Чәчәк атарсың микән?
Түшәгеңдә мине генә,
Мари кызы Галябану,
Уйлап ятарсың микән?
Их мари, мари, мари,
Мари сылуы мари.
Бер елмаеп кара гына,
Яратмасаң да ярый.
Галя. Хватит! Не дай бог, влюблюсь. Хочешь я тебе марийскую песню спою.
Моланат, моланат муралшаш да
Моланат, моланат шушкалмаш?
Лыпат лийшаш шумем-мокшем,
Моланат, моланат тарваталшаш?
Моланат, моланат ойгыршаш да,
Моланат, моланат шортылдалшаш?
Лыпат лийшаш шумем-мокшем
Моланат, моланат тарваталшаш?1
(Сөлгесен ала да үтеп барышлый Гәрәйнең яңагыннан үбеп чыгып йөгерә.)
Гәрәй. Да-а-а!.. Түзеп кара болар арасында. Бирешмә, Гәрәй!
Мин ятам болында –
Иң матур урында.
(Килгән Галәүне күреп.) Нигә башларың идең, дускаем Галәветдин? Ни кайгылар төште башкайларыңа? («Авыл көе» нә көйләп.)
Кулымдагы йөзегемнең
Исмен Галәү кушканнар,
Имә башларыңны түбән –
Сөенмәсен дошманнар.
Галәү. Галия синең янга нигә килгән?
Гәрәй. Син аның янына бармаганга, ул минем янга килгән.
Галәү. Әйттеңме минем турыда берәр сүз?
Гәрәй. Нишләп әле син әйтәсе сүзне мин әйтергә тиеш.
Галәү. Мин аның суда йөзгәнен карап тордым. Су кызы кебек йөзә.
Гәрәй. Су кызының йөзгәнен күргәнең бармыни?
Галәү. Бар, Гәрәй, бар! Мин бит авыл малае. Безнең өй күл буенда. Бервакыт, төнлә суга карап утырганда, күрдем су кызын.
Гәрәй. Бәлки, ул крокодил булгандыр.
Галәү. Каян килсен инде авылга крокодил?
Гәрәй. Синең кебек мокыт каян килгән соң?
Галәү. Мыскыл итмә инде, Гәрәй!
Гәрәй. Итәм! Мин сине су коенучы каз көтүе янына ата каз итеп җибәрдем. Ә син, ярым шәрә кызларның суда чупырдашканнарын күреп рәхәтләнәсе урынга, аларга сыртыңны куеп яттың. Әле тагын «Галия йөзә» дигән була. Күрмәдең бит син аның йөзгәнен.
Галәү. Күрмәсәм дә сиздем. Беләсеңме, Гәрәй, бервакыт мин күрше апаны шәрә килеш күрдем. Шуннан бирле шәрә хатын-кызны күрсәм оялам. Сиңа рәхәт, син ояла белмисең. Синең кебек булырга тырышам да, килеп чыкмый.
Гәрәй. Әйе-е-е!.. Кызганам да мин сине, Галәү, кызыгам да. Йөз илле ел буе яратып йөреп тә, яратуын әйтергә оялган егеткә ни диләр? Кем диләр?
Галәү. Беләм инде, пешмәгән, диләр. Нишләтим, шундый инде мин.
Нишлим инде, серле минем мәхәббәтем,
Күңелемнең төпкеленә яшеренгән.
Үзем янам, үзем көям, үзем сөям,
Бер үләм мин аны уйлап, бер тереләм.
Нишлим инде, шундый минем мәхәббәтем,
«Сөям» дисәм, сүнәр төсле януларым.
Гәрәй. Шулай йөрсәң, ихтимал бит, агай-эне,
Гомер буе буйдак булып калуларың.
Галәү. Көтәм әле, көтәм әле, көтәм әле,
Көтәм әле сөю кошы кагынганын.
Гәрәй. Юк, көтмә син, өмет итмә, көталмассың
Син ул кошның кочагыңа сарылганын.
Галәү. Сиңа җиңел, Гәрәй, теләсә кайсы кызны кочаклыйсың, теләсә кайсы хатынның биленнән тотасың. Берсе дә сиңа сүз әйтми, көлеп кенә торалар.
Гәрәй. Заманасы шундый, Галәветдин, заманасы. Кочаклата һәм кочаклаттыра торган заман.
Галәү. Мин дә шул заманда яшим бит инде.
Гәрәй. Синең тактик һәм стратегик ялгышың бар, Галәү дус! Син берәүне генә яратасың. Хәлил белән Галиябанулар заманасы үтте, Галәветдин! Берләр – унны, уннар берне ярата торган заман килде. Оныт син Галияне. Мин сиңа Галяларны табып бирәм.
Ах ты, моя Галочка,
Биле нечкә талочка.
Тавык кебек курочка,
Тавык сыман дурочка.
Галәветдин – Галочка,
Мировая парочка.
Вот какая дамочка
Мин табасы Галочка.
Галәү. Көлмә инде, Гәрәй! Миңа Галиядән башка беркем дә кирәкми.
Гәрәй. Хәлеңне аңлыйм, ярдәм итә алмыйм. Мин күп кызларны берьюлы ярату догасын гына беләм. Син беләсеңме, Галәветдин, мин бит кызлар янына күренмичә барам.
Галәү. Ничек «күренмичә»?
Гәрәй. Миңа әбиемнең ахирәт дусты – йөз дә бер яшьлек Бәдигылҗамал карчык бер дога өйрәтте. Шул доганы укыйм да кызлар күзенә күренми башлыйм. Кызлар янына барам, алар мине күрмиләр, юк дип уйлыйлар.
Галәү. Көлмә инде, Гәрәй!
Гәрәй. Ышанмасаң ышанма. Кызлар караватта йоклап ята, иеме, чишенгән. Мин инде аңа ияреп кайткан булам. Карап торып чишендерәм. Мине син бозык-фәлән дип уйлама, бөтенләй үк чишендермим. Бөтенләй үк чишенеп күлмәген, тегесен-монысын алыштырса, читкә карап торам. Ярамый кызлар белән шаярырга, Галәветдин! Ходай аларны кыз итеп яраткан, Ходайга каршы барырга ярамый. Мин нишлим? Алар чишенеп караватларына яткач, яннарына киләм дә яңакларыннан гына пәп итеп алам. Колакларына «яратам мин сине» дип пышылдыйм. Алар, беләсеңме, нишлиләр? Күзләрен ачып, тирә-якны күзәтәләр. Ах-ух итәләр. Ә мин шунда уң колак яфрагын пәп итеп куям. Пышылдап кына колакларына шушы җырны җырлыйм.
Гөлләрем син минем, алым син,
Шикәрем син минем, балым син.
Алтыным, көмешем, якутым,
Гомергә онытмас ярым син.
Ах, синең чәчләрең, толымың,
Мин синең бер мескен колыңмын.
Онытма, гүзәлем, онытма,
Әнкәмнең бер иркә колынын.
Шуннан кызый, тәмам гасабиланып, урыныннан торып утыра. Җыр иясен эзли. Ә мин – юк. Мин күренмим. Шуннан нишлисең дип сора.
Галәү. Шуннан нишлисең?
Гәрәй. Кызның күзләрендә сөю ялкыны дөрли башлагач, сул колак яфрагын пәп итеп алам да сиздермичә генә ишекне ачып чыгып китәм. Кызга тимим. Кызларга тияргә ярамый. Тияр өчен ирләрен өеннән куып чыгарган, аерылып кайткан хатыннар бар.
Галәү. Әллә ниләр уйлап чыгарасың.
Гәрәй. Минме уйлап чыгарам? Менә син ул уйлап чыгарасың җыен юк-барны. «Үлгән әбиемнең теге дөньяда ятканын күрдем» дип син сөйләдеңме?
Галәү. Аны мин генә сөйләмим, газеталарда язалар, телевизордан күрсәтәләр.
Гәрәй. Галәветдин, бәгырь кисәгем, моннан илле ел элек үлгән кеше күренгәч, исән кеше дә күренмичә йөри ала. Укыганың бардыр бит китапларда.
Галәү. Бар, ярты төндә чәчәк аткан абаганың чәчәген ашасаң гына күренмисең, ди.
Гәрәй. Соң, атаңның башы, анаңның аягы, бар бит миндә абага чәчәге. Мин аны төнге сәгать унике тулганда Кариле урманында эзләп таптым да өзеп, киптереп куйдым. Менә ул монда йөрәк янында күкрәк кесәсендә йөри. Шуны чеметеп кабам да, әбинең догасын укып, ул өйрәткән йоланы үтәп, күренмичә генә китәм кызлар артыннан.
Галәү. Анысын сөйләдең инде.
Гәрәй. Юк, бөтенесен дә ишетмәдең әле син, Галәветдин.
Ах, ул кызлар, ах, ул кызлар-кыркыннар,
Ул кызларны күренмичә күрүе!
Кызлар яткан караватның янында
Татлы, тәмле уйлар уйлап йөрүе!
Сул колакның яфрагыннан тәм алып,
Уң колакның яфрагына үрелү!
Мондый рәхәт – җанны кертү мунчага,
Мондый бәхет – үлгәннән соң терелү!
Әйт, телисеңме Галиягә күренми генә аның колак яфракларын үбәргә.
Галәү. Телим дә бит…
Гәрәй. Соң, теләсәң, өйрән абзаңнан.
Галәү. Син көләсең генә бит. Беренче апрель көнне дә ничә кешене алдадың.
Гәрәй. Сине алдадыммы?
Галәү. Юк та бит.
Гәрәй. Син ничек шофёр булып йөрисең, ә? Шофёрлар үткен була бит. Соңгы тапкыр сорыйм, телисеңме Галиягә күренмичә йөрергә?
Галәү. Башта үзең күрсәт миңа.
Гәрәй. Нәрсәне?
Галәү. Миңа күренмичә йөреп кара.
Гәрәй. Син нәрсә, әллә сихерне уен-муен дип белдеңме? Нигә мин синең алда күренмичә йөрим. Әллә колак яфрагыңны үбәсем бармы? Аннан соң, абага чәчәге миндә бит бер пот түгел. Ике генә чеметем. Мин капсам, сиңа калмый. Ярый, син теләмәсәң, мин Галияң янына керермен дә күренмичә үбеп чыгармын. Ризамы?
Галәү. Үбеп кенә кара!
Гәрәй. Нишләтәсең?
Галәү. Соң, алай була алмый бит инде, Гәрәй! Күренмичә йөреп булмый.
Гәрәй. Була, диләр сиңа. Син сынап кара. Сынап караудан ни була? Әнә бит пьеса язучылар сынап карыйлар. Комедия язып конкурска җибәрәләр. Үзләрен дә сынап карыйлар, жюри членнарын да сынап карыйлар. Барып чыкмаса, язудан туктыйлар.
Галәү. Әллә ниләр беләсең!
Гәрәй. Син дә бел, Галәветдин!
Галәү. Йә, әйтеп кара догаңны.
Гәрәй. Дога гына түгел ул, Галәветдин! Игътибар белән тыңла. Кыйбла якка карап басасың. Ике кулыңның ун бармагын кушырып түшеңә куясың. Колак салып тыңлыйсың. Сиңа син ишетмәгән бер музыка, көй иңәр. Аңладыңмы? Мин китеп торам. Син мин әйткәннәрне эшлә. Берәр көй ишетсәң, мине дәшәрсең. Шунда син ышанырсың минем сүзләремә. (Чыгып китә.)
Галәү ул кушканнарны эшли. Һәм, чыннан да, көй ишетә. Ул көйне без – тамашачылар да ишетәбез.
Галәү (Гәрәйне чакыра). Гәрәй? Мин ишеттем ул көйне.
Гәрәй. Әйтмә. Миңа әйтмә. Үзең генә бел. Мин читкә авышкач, шул көйгә җыр чыгар.
Галәү. Нинди җыр?
Гәрәй. Нишләтәсең килә Галияне? Шул хакта җырла. Җырлап туктагач, тагын тыңла, Галиянең тавышы ишетелгәндәй булыр.
Галәү. Мин аңа атап гел җырлыйм, тавышы ишетелми.
Гәрәй. Димәк, тыңлый белмисең. Колагың белән түгел, күңелең белән тыңла. Мин читкә авышып торам. Җырла!
Галәү. Кычкырыпмы?
Гәрәй. Мәхәббәт җырын кычкырып җырламыйлар. Әкрен генә, моңлы итеп. (Чыгып китә.)
Галәү (җыр суза).
Уйлыйм сине таңнар аткан чакта,
Уйлыйм сине кояш чыккан чакта.
Уйлыйм сине салкын кышлар үтеп,
Алмагачта бөре шыткан чакта.
Син уемда кояш батканда да,
Күктәге ай нурын сипкәндә дә,
Сандугачның сайрауларын хатка салып,
Җилләр аша сиңа бүләк иткәндә дә.
Ятсам, төшләремә керәсең дә
Үзәккәйләремне өзәсең лә,
Беләсең лә, синең утларыңда
Минем янганымны сизәсең лә.
(Шул чакта, Галиянең «Галәветдин» дигән назлы тавышын ишетеп, сискәнеп китә.)
Гәрәй, Гәрәй, мин ишеттем аның тавышын!
Гәрәй. Ышандыңмы инде, Алла бәндәсе. Мә, кап шушы бер чеметем абага чәчәген. Бу сиңа төнге сәгать уникегә хәтле җитә. Ул вакытка хәтле әйтәсе сүзеңне әйт Галиягә!
Галәү. Үлмәм микән, Гәрәй!
Гәрәй. Әллә син үзеңне тере дип беләсеңме? Кап тизрәк, озак тотсаң, сихере бетә.
Галәү (кабып). Әче. Борыч ич бу.
Гәрәй. Әллә сиңа бал каптырырлар дип көткән идеңме? Мәхәббәт ул төче генә булмый.
Галәү. Әйдә көл инде, көл миннән. Тик көлгәнеңне кешеләргә сөйләмә, ярыймы? Ишетсәм, бәреп үтерәм. Галиядән курыксам да, синнән курыкмыйм мин. Йә, ничек, мин сиңа күренәмме?
Гәрәй. Син Галия турында уйладыңмы, аңа атап җырладыңмы? Син бөтен кешегә күренәсең, Галиягә генә күренмисең. Аңладыңмы?
Җырлап, хатын-кызлар кайталар.
Нурания. Рәхмәт яусын сиңа, Гәрәй! Кырык ел суга кермәгән идем, рәхәтләндем.
Гәрәй. Миңа рәхмәт әйтмә, Нурания апа! Айдар Исламовичка рәхмәт әйт. Ул бүләк итте бу көнне.
Нурания. Син оештырдың, рәхмәт! Җыештыручы дип тормадың, мине дә алдың.
Гәрәй. Безнең илдә, Нурания апа, идән себерүче дә, министр да, депутат та бертигез.
Нурания. Тфү, нәгаләт, телең!..
Гәрәй. Мин – экспедитор, Галия – бухгалтер, син – җыештыручы. Кайчан тамак аерганыбыз бар? Тамакларыбыз бер безнең, хезмәт хакларыбыз гына төрле.
Нурания. И-и, шушы юк-бар сөйләвең өчен яратам да инде үзеңне! Хәзер безне нишләтәсең?
Гәрәй. Әнә агач күләгәсе, алып килгән җәймәңне җәй дә рәхәтләнеп ят, Нурания апа!
Нурания. Шулай итми булмастыр. (Җырлый-җырлый китә.)
Галия. Нишләп үзең генә, Галәветдинең кайда?
Гәрәй. Күрмәдеңмени? Нәрсәгә кирәк булды соң әле? Сорашканың юк иде моңа кадәр.
Галия. Үзең әйттең бит, үзең кодалап йөрисең.
Гәрәй. Үпкәләп кайтып китмәгәндер ич.
Галия. Автобусы монда ич.
Гәрәй. Чыннан да, кая китте икән? Ярый, кайтса әйтермен, Галия эзләде, диярмен.
Галия. Эзләмәдем, болай гына сорадым. (Китеп бара.)
Галәү. Әллә чынлап күрмәдеме мине?
Гәрәй. Нәрсә әйттем мин сиңа, ышандыңмы инде?
Галәү. Ышанмадым да…
Гәрәй. Бар, калма артыннан. Ул хәзер агач артында киемен алыштыра, карап тор. Куса, күренгән буласың, кумаса, үзеңә кара.
Галәү. Юк. Карамыйм. Ярамый.
Галия (җәймә күтәреп килә). Шушында гына ятыйм әле. Күләгәсе дә иркен икән.
Гәрәй. Син ят. Мин су коенырга киттем.
Галия. Минем янга ятмыйсыңмы?
Гәрәй. Син Галәү килгәнне көт инде.
Галия. Аның килгәнен көтсәң… Егет булгач, эләктереп алсын иде дә ул, кысып кочакласын иде. Кочагында эретсен иде.
Гәрәй. Ашыкма, бер кабынып китсә, эреп парга әйләнерсең. (Галәүгә күз кысып чыгып китә.)
Галия (җәймә өстенә сузылып ята). Их, рәхәте!
Җәйнең гүзәл кызу көннәрендә
Болыннарның яшел мендәрендә,
Күләгәле куак төпләрендә,
Йоклап киткәч татлы төшләреңдә,
Бер сөйгән яр табылсын иде.
Уянып ла киткән чакларымда,
Ятсаң иде дә кочакларында,
Янсаң иде дә учакларында,
Күңелнең серле почмакларында
Гыйшык уты кабынсын иде.
Галиянең җырын Галәү әсәрләнеп тыңлый. Ләкин Галиягә якын ук килергә базмый. Галиянең аны күрмәвенә ышанып ук бетми. Андый булмаган хәлгә кем ышансын. Шулай да ышанасы килә, шайтан алгырысы.
Галия җырын дәвам итә.
Бергә-бергә тормыш корсаң иде,
Бергә ятып, бергә торсаң иде.
Шатлык чәчеп, бәхет урсаң иде,
Тормыш рулен бергә борсаң иде.
Галәү. Булыр, Галия! (Шунда ук, ник әйткәненә оялып, авызын учлары белән томалый.)
Галия (сикереп тора, як-ягына карана). Абау! Кем бар монда?.. Әллә ниләр ишетелә. Әллә башка кызу сукты инде. (Тагын сузылып ята.)
Галәү аңа сокланып карап тора. Галиягә якын килмичә генә, янәшәсенә ятып карый. Үлән кыягы өзеп ала да шуның белән Галиянең аяк табаннарын кытыклый.
(Янә торып.) Әллә кырмыскалы урынга туры килдем инде?
Галәү, тыела алмыйча, кете-кете көлә.
(Галия тагын як-ягына карана.) Нәрсә соң бу? Галәү көлүенә дә охшаган. Ул шулай кызык итеп көлә. Әллә төш күрәм инде? (Ята.)
Галәү, әкрен генә үрмәләп килеп, Галиянең сул колак яфрагын үбә. Галия тагын торып утыра.
Абау, ни булды соң бу?
Галәү. Мин бу, Галия!
Галия. Кем соң?
Галәү. Мин ич инде – Галәү! Көлүемнән таныдың.
Галия. Кайда соң син?
Галәү. Яныңда!
Галия. Янымда булгач, нигә күренмисең?
Галәү. Мин синең төшеңә кердем.
Галия. Ничек кердең? Мин әле йокламадым да.
Галәү. Йокламыйча күргән төшләр дә була.
Галия. Җыен юк-барга син ышанып йөрисең.
Галәү. Юк-бар түгел, Галия! Әйт, син мине күрәсеңме?
Галия. Ничек күрим булмагач? Син әллә Галәү булып сөйләшүче пәриме?
Галәү. Чын Галәү мин, Галия! Мин сиңа күренмим генә. Ничек күренмәгәнемне аннары сөйләрмен. Син курыкма.
Галия. Ничек курыкмыйсың ди. Тавышың бар, үзең юк. Нигә миңа күренмисең?
Галәү. Оялам! Мин синнән оялам бит, Галия! Бухгалтериягә путёвканы керткәндә, сине күрсәм, телем бәйләнә. Ничә ел инде. Ә син мине күрмисең дә. Күренсәм дә күрмисең. Ишетәм инде, пешмәгән, дисең. Пешмәгән түгел мин, Галия! Оялчан да түгел. Сине күргәч кенә шулай.
Галия. Колагымнан син үптеңме?
Галәү. Мин. Ачуланма инде, Галия!
Галия. Кызларны колагыннан үпмиләр, иреннәреннән үбәләр.
Галәү. Миңа Гәрәй өйрәтте. Сиңа күренми йөрергә дә ул өйрәтте.
Галия. Шулайдыр дип уйлаган идем аны. Ул колактан үбәргә ярата.
Галәү. Әллә үпкәне бармы?
Галия. Үпкәне юк, үрелгәне бар.
Галәү. Күренепме, күренмичәме?
Галия. Ул син түгел. Бөтен этлеген күренеп эшли.
Галәү. Юк, этлек эшләми ул. Ул сине дә, мине дә бәхетле итәргә тели. Минем сине яратканны белә ич ул.
Галия. Син чынлап та мине яратасыңмы?
Галәү. Сизәсеңдер ич инде.
Сандугачлар таңны яраткан күк,
Мин яратам сине, Галия!
Бөдрә таллар суны яраткан күк,
Мин яратам сине, Галия!
Ак каеннар язны яраткан күк,
Мин яратам сине, Галия!
Аккош күлен сөеп яраткан күк,
Мин яратам сине, Галия!
Галия. Әй Галәветдин, Галәветдин! Күзгә күренеп йөргән егетне яраталар шул кызлар. Син гел күләгәдә. Исемең дә Галәветдин. Фердинанд йә Марсель булсаң иде, ичмасам.
Галәү. Миңа ул исемне әти кушкан. Галәветдин дигән кешенең тылсымлы лампасы булган. Мин генә әле тылсымлы лампаны таба алмыйм.
Галия. Кызык кына, үзең күренмисең, ә үпкәнең сизелә. Кулларымнан тотып кара әле, сизәрләр микән?!
Галәү (Галиянең кулларын учына алып). Сизеләме?
Галия. Кул икәне сизелми, кайнары сизелә. Кочаклап кара әле?!
Галәү (Галияне кочаклап). Сизеләме?
Галия. Бигрәк кайнар икәнсең син, Галәветдин!
Галәү. Син кайнар булганга, мин кайнар ул, Галия!
Галия. Син күрен, Галәү, сине күрәсем килә!
Галәү. Булмый шул, Галия! Мине төнге уникегә хәтле күренмәс итте Гәрәй. Әйдә су буена, Галия!
Галия. Нишлим анда, әле яңа кайттык.
Галәү. Син йөзәрсең, мин карап торырмын. Йөзгәндә син аккош кебек, Галия!
Галия. Арттырма инде, йә ышанырмын.
Галәү. Валлаһи, билләһи, шулай.
Галия. Әйдә соң, алайса. Ал җәймәне.
Галәү җәймәне ала.
Һай, бир тизрәк!
Галәү. Ни булды, Галия?
Галия. Җәймә күренә, син күренмисең. Кешеләр әллә ни уйлар. (Җәймәне ала.)
Чыгып киткәндә, Гәрәй очрый.
Гәрәй. Кая юл тоттың, Галиякәй?!
Галия. Галиякәй түгел мин сиңа, Галия! Кая телибез, шунда барабыз.
Гәрәй. Син патшалар кебек, «без» дип сөйләшәсең икән.
Галия. Шундый инде без. (Чыгып китә.)
Гәрәй (Галәүне туктатып). Йә, ничек?
Галәү. Гаҗәп. Ул ышана, мин ышанмыйм.
Гәрәй. Син ышан, Галәветдин! Кешеләр чынга түгел, ялганга ышана. Коммунизмда яшибез, дигәнгә миллионнар ышанды. Бар, калма. Һәм йөзәргә өйрән. Йөзә белгәннәр заманасы бүген.
Галәү чыгып йөгерә.
Гәрәй. Бәхетле кешеләр чүтеки бар дөньяда.
Илүзә пәйда була.
Илүзә. Гәрәй абый, мәтрүшкә нинди була ул?
Гәрәй. Агачтан кырып ясыйлар. Буяп күз, борын, авыз ясыйлар, яулык бәйләтәләр.
Илүзә. Мин аны әйтмим. Анысы аның – матрёшка. Мәтрүшкә ул чәчәк икән.
Гәрәй. Анысы, әйе, үлән. Мәтрүшкә чәчәге шәмәхә төсле була. Синең кебек сары чәчәклесе дә була. Анысын, сары мәтрүшкә, диләр. Нәрсәгә кирәк булды әле мәтрүшкә?
Илүзә. Нурания апа ире белән мәтрүшкә җыйганда танышкан икән.
Гәрәй. Мине әллә мәтрүшкә җыярга чакырасыңмы?
Илүзә. Әйе.
Гәрәй. Мәтрүшкә әле чәчәк атмаган.
Илүзә. Бәлки, аткандыр, карап кайтыйк, Гәрәй абый!
Гәрәй. Монда мәтрүшкә юк.
Илүзә. Нурания апа, бар, ди.
Гәрәй. Дисә, аның белән барыгыз.
Илүзә. Минем сезнең белән барасым килә.
Гәрәй. Әй, сары мәтрүшкә, бәйләнмәле миңа. Үзләре килеп сыланалар да көчләде дип судка бирәләр. Кит, бозма тәһарәтемне. Вәт ахырзаман сандугачлары! Нигә елыйсың?
Илүзә. Үзе мыскыл итте дә…
Гәрәй. Кем сине мыскыл итте? Кем килеп бәйләнә беренче? Синме, минме?
Илүзә. Мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк, ди Нурания апа.
Гәрәй. Нәрсә белә ул Нурания апаң. Менә мин аны өзелеп сөям, ул аны сизми дә.
Илүзә. Сезме? Нурания апанымы?
Гәрәй. Мин шул. Нурания апаңны.
Илүзә. Карт ич инде ул.
Гәрәй. Мин дә карт, йөрисең бит артымнан.
Илүзә. Бабае бар бит Нурания апаның.
Гәрәй. Нәрсә ул безгә бабай?
Илүзә (көлеп). Мин сезне шуның өчен яратам, Гәрәй абый!
Гәрәй. Бабай өченме?
Илүзә. Җүләр булганыгыз өчен. Сез дә мине яратасыз.
Гәрәй. Мин сине ни өчен яратырга тиеш инде?
Илүзә. Җүләр булганым өчен. Җүләр бит мин. Сезнең кебек. Менә күрегез. Мин – балерина. (Биеп күрсәтә.)
Гәрәй. Тукта. Кеше әллә ни уйлар.
Илүзә. Әйдәгез кеше күрмәгән җиргә. Мәтрүшкә җыярга.
Гәрәй. Нинди афәт соң син? Кит моннан, Барби курчагы!
Илүзә. Курчак белән уйныйлар бит, Гәрәй абый!
Гәрәй. Мин курчак уйнар яшьтән узган. Аңлыйсыңмы?
Илүзә. Юк, аңламыйм.
Гәрәй. Аңлатырлар әле, болай йөрсәң. Бәлки инде, аңлатканнардыр да. Нәрсә тасраеп карап торасың?
Нигә, нигә җыр башладың,Нигә инде сызгырдың?Тыныч күңлем, йөрәгемнеңТынычлыгын ник алдың?Нигә кайгыларга салдың,Ник күз яше түктердең?Тыныч күңлем, йөрәгемнеңТынычлыгын ник алдың?
[Закрыть]