Kitabı oku: «Батырша», sayfa 34

Yazı tipi:

Левицкий кара янып чыкты, тотлыкты, сүзен әйтә алмый торды, аннан үзләреннән бер читтә торучы зиндан сакчыларына еландай ыслады:

– Алыгыс-с-с бу фанатикны! Чересен ташкапчыкта!

Батыршаны диварларыннан һәм түшәменнән салкын су тамып торган тәрәзәсез кысан камерага яптылар. Монысы инде ләхеттән дә начаррак иде. Моңа исе китмәде, үзен һәм мәкерле чиркәү әһелен җиңүдән горурлык белән тулы йөрәге тыныч иде мулланың. Ул, җиһанда хәят барын да онытып, гыйбадәтенә чумды.

Тышта исә көннәрне төн алыштырды, атналар, айлар узды. Рәсәй өстендә, бигрәк тә Идел-Урал якларында, берсеннән-берсе аяныч хәлләр булып торды, берсеннән-берсе шомлы хәбәрләр йөрде. Гъәйнәнең гыйсъянчысы Чурагол Уса воеводасы кәнсәләрендә үз-үзенә кул салды, Оренбург, Уфа якларында кансыз, миһербансыз майор Назаров Газраил булып җан кыеп шөһрәт алды – ул боларны белмәде.

Оренбургтан сөргенгә озатылган ике йөз утыз болачының кырык бише генә тәгаенләнгән урыннарына исән-имин барып җитте, калганнары юлларда чебен урынына кырылып бетте. Алар белән бер үк хәсрәтле юлга чыккан йөз дә унбиш хатын-кыз вә бала-чаганың туксан җидесе ачлыктан һәм кыйнаулардан җан тәслим кылды – алардан хәбәре булмады Батыршаның.

Хак, восстаниегә катнашучыларның берсен генә дә үлем җәзасына хөкем итмәделәр. Әмма алар хөкемсез генә асылды, киселде, кырылды – мулла аларыннан да хәбәрдар түгел иде.

Идел буйларында, Урал-тау араларында, Оренбург далаларында «Батырша хәбәрсез югалды» дигән шыксыз сүз йөрде – ул аларны ишетмәде.

Ниһаять, җәйге матур кичләрнең берсендә аны тышка алып чыктылар, богау чыңы астында каядыр алып киттеләр. Ниндидер тимер капка янына икән. Менә ул шөкәтсез шырыйлап ачылды һәм Батырша алдында су өстенә төшә торган шыксыз таш баскыч пәйда булды. Шул мизгелдә генә ул үзенең диварлары дәрья өстеннән алты сажин чамасы калкып торган утраудагы кальгада тоткынлыкта ятуын төшенде. Вәләкин бүген соңгы көне, имеш. Аны җыйнак, җиңел корабка кертеп утырттылар, богавы чылбырларын утыргычы тактасына кадаклап куйдылар һәм тагын да шыксызрак, шөкәтсезрәк һәм әшәкерәк кальга-зинданга – Шлиссельбургка алып киттеләр.

Кораб кузгалганда, Нева өстендә 1757 ел уртасының ак төне хакимлек итә иде инде.

Унсигезенче бүлек

Ул коточкыч тынлыктан уянып китте. Күзләрен ачмый гына, беравык тыңлап ятты. Юк, нинди дә булса аваз-өн түгел, тараканнар кыштырдавы да ишетелми, ичмасам. Хәер, бу таш ләхеттә каян килсен, ди, ул таракан! Гаҗәп бит, ошбу җир асты патшалыгында еллар буе аунап, хәтта чикерткә сайраганын да ишеткәне юк Батыршаның. Әйа, мондагы тынлыкка, караңгылыкка һәм ялгызлыкка әнә шул мәхлуклар да ияләнә алмый. Ә бәндә дигәнең түзә. Чыдамый кая барасың – тәндә җаны барында, адәми затларны кабергә илтеп тыкмыйлар.

Кинәт җилкәсен борып чеметеп алгандай булды, ул да түгел, шул җире үзәкләргә төшеп кычытырга тотынды. Мулла, башын бер якка бора төшеп, сул кулы белән җилкәсенә үрелмәкче булды. Әмма анысына тагылып, уңы да кузгалды – зынҗыр чыңлап алды. Эх, бу богаулар! Бер генә көнгә, һичьюгы, бер генә сәгатькә котылып булыр микән бер шулардан?! Ул ятагында торып утырды, богаулы кулларын башы аша ташлап, бик тәмләп һәм озаклап җилкәсен кашыды – хөҗрәгә кандала исе таралды, сытылды бугай. Менә бит син әй, бөтенләе белән җир астындагы бу дымлы казаматка күсе-тычканнар, тараканнар да борын төртми, кандала атлы бу хәшәрәт исә, каяндыр кереп, рәхәтләнеп үрчи. Бәндәнең җанын гына түгел, тәнен дә газаплау өчен махсус яратылганнар диярсең.

Кашынуыннан арынып, кабат урынына ятты, янә тыңлап-тыңлап торды. Юк, су чыпылдавы да, аралыкта аяк тавышлары да, ишек катында сакчының кыштырдавы да ишетелми. Тынлык кына да түгел, әллә нинди дәһшәтле өнсезлек бу. Әйтерсең җиһандагы бар тереклек иясе үлеп кырылып беткән дә, ошбу шөкәтсез базда иза чигүче Батырша гына онытылып калган. Кай вакыт икән соң, ичмасам? Көнме, төнме, әллә таң алдымы? Шуны чамаларга тырышып, башын ишек ягына борды, озак кына дөм караңгылыкка карап торды. Ниһаять, шәйләде: ишек ярыгыннан сизелер-сизелмәс кенә төшкән яктылык саргылт түгел, аксыл иде. Димәк, шәм яктысы булмыйча, көн яктысы, димәк, төн узган.

Дөньяга яңа көн туу турындагы нәни генә хәбәр аны шыксыз уйларыннан арындырып җибәрде. Әйа, исәбенчә, бүген аның янына сакка изге күңелле Гришка басарга тиеш ләбаса. Үз уеннан үзе канатланып, сәкесенә торып утырды, йөрәге ниндидер юаныч-куаныч белән өртелде. Гришканың кизү көнен ул һәрчак шулай көтеп ала. Бу көн – аның бердәнбер юанычы, шатлыгы, бәйрәме. Нигә дисәң, Гришка сакта көнне Батырша өч тәүлек «ураза» дан соң авыз ача, үзенең бәндә икәнлеген онытмаслык булса да сөйләшкәләп ала. Хак анысы, иркенләп, туарылып, көлешеп сөйләшә алмыйлар алар – хөҗрәдә бер-бер өн ишетелдеме, капрал шунда ук килеп җитә. Анысы Батырша өчен куркыныч түгел түгелен. Гөнаһларына кереп булмый, бүре булып уласа да, ни солдатларның, ни офицерларның ныклап кыйнаганнары да юк. Сизелә: тоткынга кул тидермәскә дип өстән кушканнар. Дөрес, әлеге күрсәтмә сакчыларга сирәк-мирәк һәм аз-маз тоткын җилкәсенә тамызгалап алырга комачауламый комачаулавын. Бигрәк тә Хомутов дигәне узына, кырын сүз әйттеңме, теләсә кайсы җиреңә тондырырга гына тора, һаман да шул исереклек галәмәте инде. Аек чакта ярыйсы гына бәндә сыман ул Хомутов. Ә менә салып алдымы, гел бәйләнә. Ә аның кизүлеккә аек килгәнен хәтерләми диярлек Батырша. Анысы башкалары да гел баштан сыйпап тормыйлар торуын. Тик аның ише вак-төяк чәбәкләүләргә генә кемнең исе киткән. Ие, мулла үзе солдат-капрал ишеләрдән генә түгел, янына яман кальганың коменданты керсә дә һич шүрләми. Ә менә мәхбүс белән сөйләшкәнен күрсәләр-ишетсәләр, аның Гришка өчен хәтәр бетүе бар. Шуңа да әңгәмәләре шыпыртлап һәм аз-маз гына булгалый аларның. Хәер, Батырша кебек бер авыз сүзгә интеккән, дөньяда көнме-төнме икәнен дә белмичә тереклек иткән тоткынга – анысы да тулы бер бәйрәм. Телен әйләндереп, чын адәми затка бер-ике җөмлә булса да сүз әйтә, җир өстендәге иң зур вакыйгалар турында булса да хәбәрләр алып кала. Әнә бит, яңа падишаһ – көн вә төн сәрхуш Өченче Пётрның үтерелүе, аның урынына тәхеткә бикәче Кәтеринә-Сания утыруы хакында да Батыршага ул җиткерде.

Тукта, үзе кая соң әле бу Гришка? Әллә соң ялгыштымы, бүген аның кизү чираты түгелме? Алай дисәң дә… Ишек артында, гел генә сакчы утыра торган җирдә, берәү дә юк бугай ла. Ул тарафтан һичбер өн-кыштырдау ишетелми. Теге комарлы уенны уйнарга киткәннәр дияр идең, көндезләрен аның белән мавыкмыйлар. Әллә соң бер-бер җыеннарымы?

Батырша шулай һич хаҗәте булмаган нәрсәләр белән баш ваткан арада, аралыктан ниндидер тавышлар ишетелгәндәй булды. Көлешәләр бугай. Юк, кемдер ниткәндер җанвар тавышы чыгарып чиный, нидер такмаклый сыман. Анысы аңлашылып бетми, ә менә ат сыман кешнәп көлүләре хак.

Бераздан бу авазлар да тынып калды. Шөгыльсезлектән интеккән Батырша кабат сәкесенә сузылып ятты. Бу юлысында инде ул соңгы вакытта көн-төн җанын талап торган мөһим уйларына чумды. Ие, Гришканың әйтүенә караганда, хәзер тышта урыс исәбе белән 1762 ел уртасы. Димәк ки, аның пайтәхет зинданыннан ошбу тереләр мазарына күчерелүенә дә нәкъ биш ел үтеп китте. Шушы үзе бер гасыр булып тоелган вакыт эчендә ул гомере буена өмет баглаган падишаһына кочак-кочак хатлар язды: бөек мәликә аның ачынулы йөрәк авазын ишетер, горбәтлектә үткән тормышы, халаекларны ялмавыз түрәләргә каршы күтәрүенең сәбәпләре турында сорашыр дип көтте. Көтте генә түгел, булачак очрашуга җавапларын әзерләде, аларны кат-кат барлады, чарлады. Ә нәтиҗәдә ни килеп чыкты? Чәчләре җитен сүсе булып агарды да маңгаендагы буразналары тирәнәйде – нибары шул. Әллә хатлары барып ирешмәде, әллә инде падишаһ аларны кулына алып та укырга теләмәде? Әйе, тәхет өчен бер-берсенең җанын кыярга, хәтта кем, Гришка әйткәнчә, хәләл җефетен бугазлатырга җиткән ул азгын хөкемдарлардан ни көтәсең?! Теге көнне яшен уты булып башына килгән ачышы хак икән шул: падишаһы да барлык яраннары, түрәләре вә генераллары белән бер чыбыктан сөрелгән. Димәк ки, аның яңа бөреләнгән нияте дөрес – качарга, фәкать качарга!

Аралыкта тагын гөр итеп көлештеләр, мәгәр артыгын иркенли алмадылар, офицерлардан кайсыныңдыр хәтәр авазы Батыршаның җиһаннан тибәрелгән хөҗрәсендә үк аермачык ишетелде:

– Это ещё что такое?! А-ну, разойдись!

Ошбу авазларны вә әмерләрне нәрсәгә дә юрарга өлгермәде, камерасының ишеге ачылып ябылды һәм шуның артыннан ук таныш пышылдау ишетелде:

– Батыршаһ, уяндыңмы, төш җитә бит.

Мулланың эче шатлык белән тулды, тик ни дип җавап бирергә дә белмәде. Богауларын шалтырата-шалтырата торып утырды һәм уянганын хәбәр итү нияте белән тамак кырып куйды. Ул арада пышылдау колак төбендә үк кабатланды.

– Йә, хәлең ничек, Батыршаһ? – диде сакчы, тоткын янәшәсенә сәкегә утырып.

Батырша дусты өчен куркып китте. Гришка кебек үк шыпыртлап, кайнарланып әйтте:

– Нишләвең бу, Гришка, кабарсың бит?!

– Курыкма. Бүген монда ярминкә. Сарайдан ниндидер түрәләр килгән, бер бик тә мәгълүм тоткынның хәлен белергә. Башлыкларның һәммәсе, сыныкны сылтау итеп, әлеге мәхбүсне кәнсәләргә озата киттеләр.

– Алай да сак бул, Гришка. Сән әле бәңа бик кирәк.

– Нәрсә, йомышың бармы?

– Бар, Гришка. Ике дилбегә тап.

– Тиле, әллә асылынырга булдыңмы?

– Дилбегә берлә асылыналар димени. Качам, Гришка, ярдәм ит!

Җавап булмады. Батырша терсәге белән караңгылыкны айкап алды – тегесе, чыннан да, утырган урынында юк иде. Ишек катында аның аяк тавышлары ишетелеп китте. Муллага, курыкма, дисә дә, үзе өркә, димәк. Анысы алны-артны карап йөрү ярый, Аллаһы Тәгалә дә бит: «Сакланганны саклармын», – дигән. Ул шулай юанган арада, колагы төбендә янә Гришка пышылдады:

– Син нәрсә, чынлапмы?

– Юри-мырый сүзли белмәем.

– Дилбегәдә эш калмас, Батыршаһ. Анысын мин киләсе кизү көнне үк алып керә алам. Кием эченнән урап. Тик аның белән нишлисең бу базда?

– Анларны монда алып кермә, төн ягындагы дивар ярыгына тал үсеп чыккан турга үлән арасына яшер.

– Ярыйсы уйланган. Ләкин, ай-һай, бу кабердән хәвеф- хәтәрсез генә чыга алырсыңмы?

– Анысын үзем чамалармын.

Гришка янә торып китте, йомыш тапкан булып, ишекне ачып карады. Аралык буш һәм тыныч иде. Сакчы кабат җәһәт кенә тоткын янына килде һәм тавышын тыймый гына әйтеп куйды:

– Дилбегә булыр. Тик бу хакта бүтән дәшмә!

Байтак кына сүзсез утырдылар. Батыршаның күңеле нечкәреп китте, бу игелекле бәндәне кочагына алып рәхмәт әйтәсе, йөзеннән сыйпыйсы килде. Кызык, бите-чырае нинди икән Гришканың? Вә әй хәсрәт, биш ел буе авыз ачып сүз дәшәр бердәнбер кешесе булуына карамастан, ул Гришканың чыраен күргәне дә юк диярлек, төс-кыяфәтен күз алдына да китерә алмый. Димәк ки, сакчы да шулай. Ә менә шуңа карамастан мәхбүсне кызгана, үз итә, кулыннан килгән ярдәменнән ташламый. Бар шул, кяферләр арасында да бар чын кешеләр. Мулланың бер кәлимә сүзгә интеккән авызы түзмәде, сорап куйды:

– Сезнең ниткән ат кәмите анда бүген?

– Тычканга үлем, мәчегә көлке, Батыршаһ.

– Аңламаем. Төшендереп сүзлә.

Гришка авыр сулап куйды, әмма җавап бирергә ашыкмады. Алай да, байтак кына мышнап утырганнан соң, авызыннан сүзен сыгып чыгарды.

– Тиз генә төшендерә торган хәл түгел, Батыршаһ. Шуңа сөйләгәнем дә юк.

– Сөйләгел. Дивана түгел, аңлармын.

Сакчы тагын авыр көрсенеп куйды, аннан янә ишек яныннан урап килде һәм тоткын каршына чүгәләп сорады:

– Күршеңдә кем ятканын сизенәсеңме син, Батыршаһ?

– Әйа, каян белим-сизим, ди, бән. Ошбу таш ләхеткә чебеннәр дә очып керми лә. Ярый әле сән бар, Гришка. Югыйсә телеңнән язарсың, билләһи.

Гришка кабат аның янәшәсенә елышты һәм мулланың колагына ук иелеп сөйләп китте:

– Белмәсәң бел: күршедәге казаматта синең кебек үк мәхбүс булып падишаһ утыра, Батыршаһ. Әйе-әйе, император Иван Алтынчы. Инде күп еллар тоткынлыкта, бахыр. Аңар көн саен хәмер эчереп торалар – хәлен җиңеләйтәләр, янәсе. Хәлбуки бу аны тилертү өчен эшләнә. Явызлар максатларына ирешәләр бит тәки – акылыннан ычкына башлаган, мескен. Зиндан сакчыларының олысы-кечесе шул фәкыйрьдән көләләр, оятсызлар!

Батыршаның авызы ачылып калды, бу сүзгә ни дияргә дә белмәде. Ышаныр иде – тузга язмаган сүз, ышанмас иде – сөйләүчесе Гришка. Байтак уйланды мулла, мәгәр үзен ышандыра алмады, шиге тышка ук бәреп чыкты:

– Дивана! Падишаһлар зинданда утыра димени?!

– Ай Батыршаһ, без белеп бетермәгән әллә нәрсәләре бар икән шул бу дөньяның!

Төнне ул, керфек какмый, сәкедә аунап үткәрде. Хәер, йокысызлыгы бер бүген генә түгел, инде өченче атна шулай: төннең-төн буена каты ятагының бер ягыннан икенчесенә ташлана, башын бәреп, кулларын сыдырып бетерә, яткан җирендә бөтерелә, бәргәләнә, тешләрен кыса, иреннәрен чәйнәп бетерә. Артыгын өзгәләнә башлагач, ул, авыр уйларыннан арыну ниятеннән, инде шомарып, ялтырап беткән богаулары белән мавыга. Күнегелгән гадәте буенча, аягының йөзен турайта, зынҗыр боҗраларын салып ата. Аннан тиле кешедәй елмаеп куя. Менә шулай, богаусыз килеш, иркенгә чыгып китәсе иде дә яланнар, үзәннәр, далалар буйлап барасы, кылган-әремнәрнең хуш исләрен исни-исни, үз җае белән генә туган төбәгенә кайтып егыласы килә. Кайчак таң алдыннан гына аз-маз черем итеп китә китүен. Ләкин онытылып торган чагында да җаны тынгылык тапмый: берсеннән-берсе ямьсез, зәхмәтле төшләр күреп саташа, бастырыла. Аннан мең бәла белән уяна, бераздан исә тагын уяулы-йокылы килеш кемнәрдәндер кача, тотыла, канга батып сугыша. Аны барыннан битәр җәфалаганы – әлеге дә баягы карчыга борынлы иләмсез Каракош. Ул төн саен диярлек Батырша янына килеп, аның йөрәген яисә башын чукымый калмый.

Хөҗрәсендәге төннәре кебек үк дөм караңгы көннәре исә читлектәге арыслан кебек йөренеп үтә. Бу иңе-буе биш-ун карышлы базның читлектән ни аермасы булсын. Ул, тар гына мәйданчыкта таптана-таптана, аякларын – сәкегә, башын түшәм гөмбәзенең дивар буена табан тәбәнәкләнгән җиренә бәреп, канатып бетерә. Сакчылар аның соңгы атналарда гына барлыкка килгән бу кыланышларына сәерсенделәр, сүгеп-орышып та карадылар, сугып-сугып та җибәргәләделәр. Әмма мулланы тынычландыра алмадылар. Аннан инде аңа бөтенләй кул селтәделәр.

Адәм баласын өмет яшәтә, диләр. Хактыр, күрәсең. Батыршаның бөтен гомере халаекларның аһ-зары, рәнҗеш-каргышлары эчендә үтте. Бу мәсхәрәләнгән, кимсетелгән, җәберләнгән кешеләрнең берсеннән-берсе аяныч хәлләрен күреп, чыгырыннан чыгар, балтага ябышыр минутлары күп булды аның. Әмма түзде, сабыр итте. Нигә дисәң, күңелендәге олы өмете – кайчан да булса бер патша белән очрашып, изелгән-тапталган бәндәләрнең хәлләрен сөйләп бирү, шуның белән ул мазлумнарның рухи вә матди дөньяларын яхшыга үзгәртү дәрте аңа сабыр канатлары бирде. Уфа, Оренбург, Мәскәү вә Петербург зинданнарында, янә дә килеп, ошбу тереләр мазарында үткәргән алты ел гомерендә тагын әллә ниләр күрде, әллә нәрсәләр кичерде. Йөрәгенең ярсуына ирек куйса, зиндан хадимнәреннән теләсә кайсын сугып үтерер, бичаралыктан үз-үзенә кул салыр мәлләре булды. Мәгәр чыдады. Әлеге дә баягы якты өмете бар иде.

Бер-берсен таш курчаклар мисалында алыштырган патшалар үзләренең гамьсезлекләре, игътибарсызлыклары, адәми затларны чүпкә дә санамаулары белән аның әнә шул изге өметенә балта чаптылар. Үзе өчен шуны ачыклаганнан бирле, сабыр канатлары сынды, шуннан бирле өзгәләнә, бәргәләнә, гасабилана Батырша.

Кичә аның бәйрәме булырга тиеш иде. Вакыйган, Гришка билгеләнгән вакытына кизүлеккә килеп басты – Батыршаның таланган-йолкынган йөрәге басылып, тынычланып калды. Менә җаен табып сөйләшерләр, миһербанлы сакчыдан ул ил-җир хәбәрләрен ишетер һәм көне Гришка белән булган башка чаклардагыча юаныч-куаныч, сөенеч белән үтәр. Әмма шатлык көтеп алган көне аны хафага гына салды.

Кизүлеген кабул итеп алганнан соң, Гришка, алай-болай итүгә, җаен чыгарып, ишекне ачып карады, якын-тирәдә кеше-кара югына инангач, ашыга-кабалана хәбәрен тоткынга җиткерде:

– Дилбегәләр булды, Батыршаһ. Алар сөйләшкән урында, иң биек тигәнәк төбендә.

Әйтте дә каядыр чыгып та китте Гришка, мулла аңа рәхмәтен дә белдерә алмый калды. Хәер, сакчы урынында утырган тәкъдирдә дә, мөгаен, ул анысын оныткан булыр иде. Чөнки дилбегә хәбәре аңа олы шатлык та, бер үк вакытта тау кадәр хафа да алып килде – төн йокысын алды.

Башта ул дустының сүзенә югалткан уенчыгын тапкан сабыйдай сөенде. Бераздан исә сөенече көенеч белән алышынды. Ие, дилбегәләр бар. Аякларындагы богаулар салына, алай-болай җаен табып, бу кабердән чыгып китә алганда, кальганың таш диварына менү юлын да чамалый. Тик менә бу әзмәвер тәбедән ничек котылырга да кальга уртасындагы мәйданга ничек исән-имин чыгып егылырга?

Аның уй-нияте бик тә ябай-гади иде югыйсә, һава алырга дип чыккач, богау чылбыры белән сакчының башын сугып ярырга да, тиз арада дилбегәләрне эләктереп, диварлар өстенә менә торган юлга ташланырга. Бу нияте аңа бик тә чын күренә һәм тормышка ашмас нәрсә булып тоелмый иде. Тик быел менә кальгадагы канун-тәртипләргә әллә ни булды. Инде җәй җиткәнгә бишбылтыр, тоткыннарны әле бер тапкыр да һавага чыгарганнары юк. Моның сәбәбен Гришкадан сорашкан иде Батырша. Ләкин ул да тәгаен генә әйтеп бирә алмады. «Яздан бирле яңгырлар ява, тышта салкын – шуңадыр», – дигән фараз белән котылды. Бәлки, Гришка хаклыдыр да. Әнә бит, җәй дип тормыйлар, ике-өч көнгә бер булса да һаман мичкә ягалар. Шунсыз казаматта катып үләрлек.

Сәбәп, чыннан да, шунда гына булса, бу әле ниятнең челпәрәмә килүе түгел иде. Кайчан да бер яңгырлар туктарга, көннәр җылытырга тиеш ләбаса! Менә ул көн җитәр, Батыршаны да һавага алып чыгарлар, һәм ул ишегалдына эләгүенең беренче көнендә үк… Әйа, кайчан була бит әле ул көн?! Бүгенгесе бик тә яман менә. Аның инде башкача чыдар, түзәр, сабыр итәр чамасы калмады.

Тешләрен шыгырдатып, урыныннан кузгалды һәм көндәлек гадәте буенча, бәрелә-сугыла, кабер урыны кадәр генә җирдә таптанырга тотынды. Ул, бар дөньядан ваз кичеп, үзенең сагыш һәм хәсрәт тулы уйларыннан сыгылып йөренгән-таптангандыр, бервакыт эт булып арыганын, башының миңгеп калганын тойды, хәле бетеп, сәкегә барып утырды. Урынына авып, йоклап киткәнен сизмәгән дә.

Мулла кычкырып сөйләшүләреннән уянып китте. Ишек катында ике сакчы шактый иркенләп гәпләшәләр. Тавышларыннан таныды Батырша: сөйләшүчеләрнең берсе иртәдән кизү торган солдат булса, икенчесе теге явыз Хомутов иде. Бәй, кизү алмашыну вакыты җиткән. Димәк, тышта инде кич, алда янә йокысыз төн!

Камерага таралган әшәке истән сизде мулла – Хомутов бүген дә салмыш иде. Кәефенең шәптән икәнен үзе дә расларга ашыкты солдат, икәүдән-икәү калуларына ул сәке кырыена килеп басты һәм күчәр башын Батыршага орындырырга маташты:

– Йә, кенәз, хәлләр гөл кебекме?

Батырша аның белән телгә килеп тормаска уйлаган иде дә, Хомутовның әлеге сорау белән генә калмасын, төрле сүзләр белән мәсхәрә итәсен белгәнгә, тегенең авызын томаларга булды:

– Гөл кебек үк түгел түгелен. Дуңгыз янындагы эт мисалында.

Солдат аның кинаясен аңламас дип уйлаган иде Батырша. Аңгы-миңге башына барып җиткән икән: Хомутов, караңгыда кармаланып, сул кулы белән мулланың киндер күлмәге изүеннән алды, йодрыкланган уңы белән тоткынның йөзенә китереп сукты.

Исерек кулыннан ничек кирәк алай котылып, Батырша таш диварга таба борылды, сиптереп кан аккан борынын күлмәгенең итәге белән томалады. Сакчыга каршылык күрсәтү яисә сүз әйтү турында уйлыйсы да юк – бөтенләй изеп ташлаячак!

Хомутов үзе дә чаманы арттырыбрак җибәргәнен төшенде бугай, тавышсыз-өнсез генә юкка чыкты. Тагын бераздан исә ишек катыннан аның иләмсез хырылдаганы ишетелде – бичара тоткынга гайрәт орудан ләззәт алган сакчы, вакыты-вакыты белән саташып, тәмләп йоклый иде.

Булып алган хәл Батыршаның болай да алгысыган йөрәген ярсытты гына. «Аяктагы богауларны салырга да, шыпырт кына барып, буып ташларга кирәк кабахәтне, аннан ни булса – ул», – дип кайнарланды мулла. Ул инде уң аягындагы тимер боҗраны шуытып чыгара ук башлаган иде. Шулчак Хомутов нидер мыгырданды, сүгенеп алды. Батырша боҗраны ташлап шым булды, эченнән генә догасын укырга, Аллаһыдан сабырлык сорарга тотынды. Ишек буенда хырылдау кабатланды – уянуын уянмаган икән, хәсис! Тик инде тоткын да шактый суынган, азмы-күпме тынычланырга өлгергән иде. Әйләнеп чалкан ятты да, күзләрен караңгы түшәмгә төбәп, иреннәрен чәйни-чәйни, нәфрәтле уйларына батты.

Сәгать чамасы үтте микән, сакчының утыргычы шыгырдап куйды, урысларга хас булганча, яман авазлар чыгарып иснәде, урыныннан торды, сикергәләп алды һәм, берни булмагандай, караңгылыкка эндәште:

– Сиңа да салкынмы, такырбаш? Болай булса, иртәнгә кадәр туңып үләрбез без.

Батырша җавап кайтармады. Хомутов исә ишекне дөбердәтеп ачты да каядыр чыгып китте. Күп тә үтмәде, ишек кабат ачылды. Утын алып кергән икән – аларны, гөрселдәтеп, мич буена ташлады. Кочагында балтасы да булган, күрәсең, караңгыда ничектер чамалап, шакы-шокы чыра телергә, эрерәк утын агачларын яргаларга тотынды.

Менә ул балтасын зыңгылдатып таш идәнгә атты да кабат чыгып китте. Шул мизгелдә Батыршаның миенә яшен суккандай булды – балта! Менә ул аны иреккә алып чыгачак нәрсә! Аның белән әшәке Хомутовны теге дөньяга олактырырга да, чыкканда, аралыкта очраганнарын дөмектерергә дә мөмкин.

Ул, үзе дә сизмәстән, сәкесенә торып утырды, ашыга-кабалана аягындагы богауларны салып атты һәм балтага омтылды. Нәкъ шул мәлдә янә ишек ачылды, кулына бер соскы утлы күмер тоткан Хомутов килеп керде. Батырша ятагына чигенеп өлгерде, мәгәр богауларын кию мөмкинлеге калмаган иде. Тын гына урынына ятып, йоклаганга сабышты.

Сакчы күмерен мич эченә бушатты да, аның өстенә чыралар куеп, пуф-пуф итеп өрә башлады. Менә ут тернәкләнеп китте – хөҗрәдә саран яктылык уйнап-уйнап алды. Батырша күзенә шәүләләр биешкән мич буенда яткан балта чалынды.

Нидер булды – башта ансат кына кабынып киткән утыннар чож-пож килеп бераз яндылар да сүрелеп сүнә башладылар. Хомутов башын мичкә тыгып һаман көчәнә-көчәнә өрүендә.

Ниятен тормышка ашыру өчен моннан да форсатлы мизгел булмавын сизенде Батырша. Ул, кулындагы богау чылбырларын күкрәгенә кысып тоткан хәлдә, ипләп кенә урыныннан торды, яланаяклары белән песи кебек кенә басып, мич янына китте. Бая гына балта күренеп алган турга иелде һәм… кинәт зынҗыры шалтырап куйды.

Хәтәрлекне сизенеп, Хомутов, өтәләнә-өтәләнә, башын мичтән алды, тураеп басты. Ләкин соң иде инде – Батырша балтаны эләктереп өлгерде. Кисәк мич ялкынланып китте – хөҗрәдә янә күләгәләр биешә башлады. Шул әкияти эңгер-меңгердә каршында, утын ярырга җыенгандай, балтасын ике куллап башы өстенә күтәргән коточкыч бәндәнең шәүләсен күреп алды сакчы һәм шырыйлап кычкырып җибәрде:

– О, бож…

Сүзен әйтеп бетермәде, дәһшәтле балтаның үткер йөзе түбәсенә килеп төште, әле мизгел элек кенә солдат Хомутов башы булып йөргән нәрсә, икегә ярылып, таш идәнгә тәгәрәде – тирә-юньгә кан чәптерде.

Батырша, канлы балтасын тоткан хәлдә, ишеккә ташланды. Әмма аны ачарга өлгермәде, аралыкта аяк тавышлары ишетелде. Тоткын, диварга сыенып, теге бәндәнең үтеп киткәнен көтте. Юк, узмады, дөбердәтеп ишекне ачты һәм башын эчкә тыкты. Саран гына яктылыкта аның капрал Никитин башы булырга тиешлеген абайлап алды Батырша. Ләкин теге, шәм яктысыннан кергән уңайга, берни күрми иде булса кирәк, һаман сузылып-сузылып каравында. Кан исеннән исереп киткән тоткынга исә шул гына кирәк иде дә. Ул, бар көченә кизәнеп, капралның муенына чапты – йөнтәс баш сәкегә таба чәчрәп китте, канлы гәүдә исә бусагага аркылы барып төште.

Аралыкта дапы-дөпе йөгерешкән тавышлар ишетелде. Хәзер инде Батыршага барыбер иде. Тоткын каннан лайлаланган балта сабын кысыбрак тотты – соңгы алышына әзерләнде. Бу минутта аның бәйдән ычкынган үгезгә охшап калган кыяфәтендә кыюлык һәм тәвәккәллек иде. Икенең берсе: йә сакчыларны чапкалап-тураклап бетерә дә иреккә чыгып ычкына, йә чын яугир булып көрәшеп үлә!

Кайсыдыр ишеккә килеп капланды – солдат Лазарев бугай. Бусаганы атлап үтәргә өлгермәде, алдында балта күтәргән өрәк күреп туктап калды. Тик чигенергә инде соң иде. Канлы балтаның ажгырып өстенә төшүен күрүдән бигрәк, ничектер тоеп, Лазарев башын артка ташларга җитеште, үткер тимер аның корсагын ярып керде – тирә-юньгә нәҗес исе таралды.

Батырша канга һәм пычракка баткан балтасын тартып алып, тураеп баскан гына иде, йөгерешеп килгән сакчыларның дүртенчесе – Епифанов дигәне – аның өстенә сикерде. Әмма елгырлыкка килгәндә мулла да төшеп калганнардан түгел иде. Ул бер якка тайпылып өлгерде – солдат сикергән шәпкә сәкегә барып таянды. Тоткын кәлтә җитезлегендә борылды һәм җан ачуы белән тегенең башына орды.

Вә әй хәсрәт, балтасы мәрхүмнең муен сөягенә эләгеп калды. Шуны тартып алырга маташкан арада, сакчыларның тагын берсе аның сыртына сикерде, кулы белән тоткынны буып алды. Батырша балтасын кулыннан ычкындырып җибәрде һәм аркасына сөлек булып ябышкан солдатны чөеп атарга маташты. Тик ул инде хәрәкәтләнүдән мәхрүм иде – дистәгә якын зобани аны һәрьяклап урап алган, кысып тотарга өлгергән иде.

Шулвакыт ачык ишектә кулына янып торган ике шәмле шәмдәл тоткан берәү күренде – хөҗрә эче тулысынча яктырды. Керүче камера уртасында, кан күле эчендә өерелеп торган солдатларның урталыкта калган чал чәчле башка сугып-сугып алуларын күрде һәм, кычкырып, әмер бирде:

– Отставить! Җибәрегез үзен!

Әмма әле генә канлы вәхшәтнең шаһиты булган солдатлар тәмам ерткыч кыяфәтенә кергән тоткынны ычкындырырга ашыкмадылар. Офицерга әмерен кабатларга туры килде:

– Отставить!

Сакчыларның башта берсе, аннан икенчесе, башкалары нишләптер оеп калган мәхбүсне калдырып, читкәрәк китеп бастылар. Менә соңгы солдат та яныннан китте. Баштанаяк канга баткан Батырша чайкала-чайкала бераз басып торды да гөрселдәп таш идәнгә ауды.

Солдатларның берсе аңа ташланды, өстенә иелеп, иңеннән алды. Тик нигәдер тоткынны күтәрмәде, кулларын каккалый-каккалый, акрын гына турайды һәм шыпыртлап диярлек әйтте:

– Ул сап-салкын, әфәнделәр!

Казаматта кабер тынлыгы урнашты. Солдатлар тын алырга да шикләнеп торган арада, ишек катында басып торган офицерның мыгырданганы ишетелде:

– Апоплексический удар – йөрәк параличы! Һәрхәлдә, актны шулай дип язарга кирәк.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1992
Hacim:
621 s. 3 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04233-8
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 3,7, 3 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre