Kitabı oku: «Батырша», sayfa 35
Эпилог
Кемнәрдер үлде, кемнәрдер бу фани дөньядан китте дип тормыш туктап калмый. Батырша кебек ябайлар, җитмәсә, алты ел буе җир асты казаматларында аунап, инде әллә кайчан хәбәрсез югалганга саналганнар гына түгел, олуг түрәләр, патша-императорлар, шөһрәтле галим-хакимнәр җан тәслим кылсалар да, мәгыйшәт җир өстендә берни булмагандай дәвам итә, алга бара.
Батырша һәлак булганга да ун ел үтеп китте, унберенчесенә чыкты. Тарих өчен ун ел, – әлбәттә, диңгездән бер тамчы, мизгел генә ул. Мәгәр шул мизгелдә дә Рәсәй хәтле Рәсәйдә ниләр булмас. Аларның барын санап чыгу мөмкин түгел һәм аның кирәге дә юк. Алай да сүзнең ахырында хикәябезгә бәйле булган кайбер вакыйгаларны әйтеп китү гөнаһ саналмас. Шушы узган чорда телгә алып сөйләрлек хәлләрнең иң зурысы, әлбәттә, төрле мәкер һәм кан коюлар белән законсыз тәхеткә килеп, курка-өркә генә патшалык итә башлаган Екатерина-Сания властеның ныгып җитүе, морза-дворяннарның һәртөрле хокуклары киңәюе, кара халыкның тагын да ныграк изелергә тотынуыдыр, мөгаен. Тарихи яктан караганда, шушы печтеки генә вакыт эчендә Рәсәй чикләрен киңәйтү һәм ныгыту өчен сугышлар барды, фән-сәнаигъ сизелеп алга китте. Яңа патша белән бергә яңа каһарманнар үсеп чыкты. Аларның Суворов, Ушаков, Румянцев кебекләре үзләренең кыюлыклары, батырлыклары, ирлекләре белән шөһрәт казансалар, Орлов, Потёмкин сыманнары, императрицаның арт санын сыйпаштырып, дан-дәрәҗәгә ирештеләр.
Әйе, унъеллык азагында Екатерина баскан җирендә нык тора иде инде. Әмма тәхет өчен калтырау, шүрләү аны гомеренең ахырына кадәр эзәрлекләде. Хак, тәхет дәгъвачыларының берсеннән ансат котылды ул, дөресрәге, Ходай үзе саклады аны. Бу хәл Батырша үлеменең икенче елында булды. 1764 елның алтынчы июлендә гаярь офицерлардан Мирович дигәне тоткындагы император Иван Алтынчыны коткару максаты белән Шлиссельбург кальгасының дәһшәтле казаматларына үтеп керә һәм инде ниятен тормышка ашыра яза диярлек. Әмма тугрылыклы өч сакчы офицер сабый чагыннан алып егерме дүрт ел зинданда газап чиккән патшаны эт баласы урынына суеп ташлыйлар. Шул «баһадирлар» га рәхмәтен укып, Алласына шөкрана кылып, күп гыйбадәтле төннәр үткәрә патшабикә. Ләкин гыйбадәт белән генә дөнья түгәрәкләнми шул: Иван Антоновичтан арынса, Холмогорда аның эне-сеңелләре бер көтү бит әле. Зарар юк, башың эшләсә, аларыннан котылу җае да табылыр. Һәм соңрак моның әмәлен таба да императрица – Брауншвейгскийларны чит илгә олактыра. Тик бу дөньяда тынгылык юк инде ул адәм баласына. Әнә улы Павел егет булып килә, тәхетне аңардан ничек саклыйсы менә?!
Сүз бара торган елларда Екатерина Алексеевнаның кылган гамәлләреннән иң шау-шулысы – 1767 елда яңа законнар чыгару өчен комиссия төзүе һәм пайтәхеткә илнең бөтен почмакларыннан депутатлар җыюы булгандыр, мөгаен. Бик шәп законнар чыгарырга дип, башкаларга килгән йөзләрчә депутат арасында безнең иске танышыбыз – Гъәйнәдә баш күтәргән халыкны куып таратуда мөһим урын тоткан мөртәт старшина Туктамыш Ишбулат углы да була. Күп кенә депутатлар сыман, ул да дворян-морзаларга, түрәләргә өстенлекләр даулап чыгыш ясый. Екатерина исә ул чакта сикереп төшәргә ашыкмый. Дворян-морзаларга чикләнмәгән ирекне ул соңрак үзе бирәчәк.
Патшаның шул ук елда Казанга килүе дә тарихка теркәлеп калган. Биредә ул, әлбәттә, әллә ни кырмаган, мәгәр аның 1782 елда Казанны төзүнең генераль планын ансат кына раславын шул сәяхәт нәтиҗәсе дип карарга кирәктер. Императрица Казанда чагында татарлар, мәчет салырга рөхсәт сорап, аңа гарызнамә белән мөрәҗәгать итәләр. Екатерина әле күптән түгел генә булып узган Батырша восстаниесен исенә төшерә һәм Казанда беренче таш мәчет салырга рөхсәт бирә. Соңрак, астына су кергәч, ягъни Пугачёв җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы башланып, анда катнашучыларның иң күбесе татарлар икәнен белгәч, патшабикә Казанда кылган гамәленең дөреслегенә тәмам инана, татарларга һәр җирдә мәчетләр салырга мөмкинлек тудыра һәм тагын бераздан – 1789 елда – мөселман эшләренә җитәкчелек итү өчен Диния нәзарәте булдыру һәм Рәсәйнең беренче мөфтиен раслау турындагы Указга кул куя. Менә шуңа да татарлар аның хакында буыннан-буынга «Әби патша» дип авыз суларын корытып сөйлиләр.
Болары, олуг патшага бәйле хәлләр булганлыктан, күп кенә тарихи документларга кереп калганнар, билгеле. Ләкин тарих бит әле бер хакимнәр тормышыннан гына тормый, аны бихисап бәндәләрнең гамәл-шөгыльләре, язмышлары да «яза». 1766 елда Тирсәдәге тыныч һәм шактый гаугалы утарында туксан бер яшьлек Котлымөхәммәт Тәфкилев тә дөнья куя. Ничә еллар халаекларны кан елатып җыйган мал-мөлкәтне үзе белән алып китә алмый морза: һәйбәт утары да, Барҗы буендагы бакыр заводы да, кол крәстияннәре дә, йөзләрчә дисәтинә җирләре дә башкаларга кала. Башкалар дигәч тә, үзенең килене Дарья Алексеевнага, инде Осипка әверелгән улы Йосыфка, оныкларына инде. Мәгәр алар да хәрәм малның игелеген күрә алмыйлар – тагын биш елдан соң купкан мәхшәрдә крәстияннәр ул мирасның көлен күккә очыралар. Шулай итеп, ачкүз, кансыз морзадан киләчәк буыннарга аны каһәрләп чыгарылган «Тәфтиләү» җыры гына кала.
Вакыйгалар Батырша үлеменең унберенче елында тагын да куерып китә, 1773 елның сентябрендә Екатеринаның «сөекле» улы Павел Дармштадт принцессасы Вильгельмина – булачак Наталья Алексеевна белән ярәштерелә. Бу олуг вакыйга уңаеннан бөек кенәз Павел Петровичның, ягъни тәхет варисының тәрбиячесе граф Никита Панин фельдмаршал чины, жалованье һәм «аш-сулык» бүләкләр белән бүләкләнә. Әлеге «аш-сулык» бүләккә Смоленск губернасының 4512, Псков губернасының 3900 җан крәстияне, йорт җиткерү өчен йөз мең сум акча, илле мең сумлык сервиз, элек ала торган биш мең өстенә тагын егерме биш мең сум еллык пенсия, ундүрт мең сумлык жалованье, бер еллык шәраб һәм ашау-эчү әйберләре, экипажлар, ялчылар һәм башка шуның ише «вак-төяк» керә.
Панинны шулай зурлый императрица. Баксаң, ул аны тәхеттән бәреп төшереп, улы Павелны утыртырга маташучы фетнәчеләргә җитәкчелек итә, имеш. Заговор ачыла, алай да эш зурга китми, Панин варисны тәрбияләү эшеннән читләштерү белән котыла, олы туйга әзерлек дәвам итә.
Шулвакыт Петербургтан ике мең чакрым ераклыктагы Оренбург янында туйның икенчесе – канлысы башланып китә – Пугачёв яугирләре Яман каланы камап ала. Гадел «патша» явына күп кенә татар һәм башкорт егетләре дә кушыла. Әмма бу батыр йөрәкле халыкларның уллары Пугачёвка гына түгел, патша армиясенә дә кирәк. Казан, Оренбург, Уфа калаларыннан авылларга чапкыннар ашыга. Шуларның берсе Урал таулары арасындагы Шайтан-Күдәй иләвенә дә килеп җитә һәм старшина Юлайга фәрманны җиткерә. Йөзләп егетен чакырып ала Юлай һәм аларны гаярь углы Салават җитәкчелегендә Эстәрлетамакка озата. Монда аларны гаскәр туплау өчен махсус килгән Уфа воеводасы Павел Богданов каршы ала. Кыю егет ошый түрәгә һәм ул Салават карамагына тагын мең ярым татар һәм башкорт егетләрен бирә, исән-имин барып, Пугачёвка каршы хәрәкәт итүче генерал Кар солдатларына кушылырга боера.
Ләкин Салават әмерне үзенчә үти, меңгә якын татар-башкорт егетен «яхшы падишаһ Пётр Өченче» ягына алып чыгарга була. Оренбургка җитәргә җитмеш чакрым җир калгач, ул Биккол авылы янында егетләрне туктата, үзе яр өстенә сикереп менә һәм ялкынлы сүз әйтә:
– «Без башкорт илен, башкорт җирен саклыйбыз» дигәннәре өчен Үр тамагында үтерелгән биш мең башкортның, Минзәләдә үтерелгән Әнгар, Килмәт, Әлшәй, Юлдаш, Әминнәрнең, хәбәрсез югалган Батыршаның, моннан унҗиде ел элек яндырылган башкорт авылларының үчен Пугачка кушылу белән генә алырга тиешбез!
Батыр сүзе җилгә очмый – татар-башкорт егетләре восстаниечеләргә барып кушыла.
Мондый шартларда каршы як та йоклап ятмый, билгеле, Пугачёв явына каршы күп меңле гаскәр туплана. Оренбург янында түрәләрне асучы-кисүче, аларның малларын талаучы Пугач явыз килеп чыгуын Тирсәдә тыныч кына яшәп ятучы Йосыф-Осип Тәфкилев тә ишетеп ала һәм гайрәт ора. Шулай булмый ни, ул бит болачы татар-башкортларның газраиле Котлымөхәммәт морза углы, ул бит секунд-майор! Үзенең крәстияннәреннән тиз арада отряд туплый да Бөгелмә крепостенда бикләнеп посып яткан генерал Фрейман катына килеп җитә һәм аның ярдәмчесе булып ала. Баксаң, эшләр монда да артыңны кысып кына ятарлык икән шул – бер Бөгелмә төбәгендә генә дә пугачёвчыларның унбишләп отряды хәрәкәт итә. Ләкин, качып ятсаң, Осип Тәфкилевнең бакыр заводын, утарын, җирләрен кем саклар?! Ул, әтәчләнеп, отряды белән Ык буена – Нагайбәк-Акбаш кальгалары ягына чыгып китә. Тик ерак китә алмый, Кырым-Сарай авылы янына җиткәч, аны үз крестьяннары ук бәреп үтерәләр. Ярый әле, секунд-майор Тәфкилевнең тиреслектә яткан гәүдәсен, Бәйрәкә татарлары, авылларына алып кайтып, адәмчә җирлиләр.
Шушы ук көздә, төгәлрәк әйтсәк, 1773 елның 11 ноябрендә, канлы сугышлар барган төбәктән еракта – Нева буенда – зур тарих өчен әһәмияте булмаган тагын бер вакыйга теркәлә – сиксән бер яшьлек Неплюев дөнья куя. 1758 елда отставкага чыккан элеккеге губернатор, пайтәхеткә кайтканнан соң, әллә ни рәхәт күрми, сукырая. Дөм сукыр килеш дымлы, салкын казаматында Батырша газапланып яткан кальга янындагы дачасында, мал-мөлкәт эчендә ниләр уйлап ятты икән Иван Иванович? Һәрхәлдә, үзенең дошманы белән бер төбәккә күмелүе хакында түгелдер, мөгаен.
Ярсыган халыкта исә Неплюевлар кайгысы юк, чабаталы армия Пугачёв җитәкчелегендә Каманы кичә һәм 1774 елның июне ахырында Әгәрҗе-Тирсә тирәләренә килеп җитә. Баксаң, Тирсә крәстияннәре Пугачёв килгәнне көтеп ятмаганнар, гомер бакый җаннарына тигән морзаның утарын былтыр ук пыран-заран китереп, Осип Тәфкилевнең чибәр кызын үзләре белән алып киткәннәр. Ул гынамы, тирә-юньне түрәләрдән һәм патша яраннарыннан чистартып, үзләренә ирекле «мәмләкәт» төзегәннәр, башлыклары итеп гадел, үткен һәм гайрәтле Әбҗәлил Солтановны сайлап куйганнар. Тирсәләр Пугачёвны ипи-тоз белән каршы алалар һәм аңа морзаның гүзәл оныгын бүләк итәләр.
Пугачёв июльнең беренче төнен Алабугадан җиде чакрым ераклыктагы Саралы авылында, заводчы Красильников өендә үткәрә. Кичен ул бу яклардагы восстаниечеләрдән иң гаярьләреннән берсе – Карп Карасьны кабул итә. Батырга ихтирам йөзеннән аны Тәфкилев кызы белән бүләкли.
Шуннан инде олы яу Казанга таба кузгала, түрәләргә нәфрәттән ярсыган яугирләр арасында меңләгән татар егетләре дә була. Пугачёв явында җәмгысы сиксән биш мең татар катнашуы мәгълүм. Аларның күбесе, әлбәттә, Батыршаның кыздырмак вә егетләмәк хатын укып, аның иманлы сүзеннән гайрәтләнгән азаматлар иде.