Kitabı oku: «Батырша», sayfa 33

Yazı tipi:

Батырша кәнәфиендә кымырҗып, сикергәләп алды, алай да үз-үзен тыя төште, тик барыбер урыс побына каршы дәшми кала алмады:

– Вә әй хәсрәт, сән бөһтан сүз сүзлисең, Ычтапан. Бән сәнең күк башка диннәрне үрәнмәдем. Үзебезнең хак динебез исламнан башкасын белмим диярлек. Вәләкин сүзеңнең хак булмавын чамалыйм. Ник дигәндә, безнең динебез берлә урыс дине арасында кара исәп белән генә дә аерымлыклар буа буарлык.

– Мәсәлән?

– Һы, әйдә, диннең нигезеннән башлыйк – Аллаһы Тәгаләдән. Мөселманлыкның беренче шарты – Аллаһның барлыгын вә берлеген тану ул. Шуңа да без: «Ля иллаһе иллалаһы Мөхәммәде рәсүлуллаһ», – дип иман китерәбез. Коръән әйтә: Аллаһ ул – халикъ, ягъни дөньяны яратучы, ди, ул – раб әл галәмин, ягъни җиһанның хакиме, ул – әл-кадыйр, ягъни кодрәтле, ди. Аллаһ – бер һәм мәңгелек, ул тудырылмаган вә һәм тудырмаган, Аңа тиң берәү дә юк! Без – мөселманнар – шулай дип беләбез, Аңа буйсынабыз, сәҗдә кылабыз. Аллаһ юк дип әйтү түгел, ул хакта уйлавы да гөнаһ! Сезнең урыс Алласы исә – почмакка куелган ябай бер сурәттер. Аңа табынырга да, шул ук вакытта чүплеккә чыгарып ташларга да мөмкин. Җитмәсә, аллаларыгыз бихисап. Сездә Гайсә пәйгамбәр дә – Алла, әллә ниткән чуртлар да – Алла.

Мулланың үтә наив фикер йөртүе янә көләсен китерде Левицкийның. Ләкин вакыты авыз ерып утыра торган түгел. Бу беркатлы татарны ничек тә ышандырырга, христиан диненең бөеклеген расларга кирәк аңа. Йөзе тиз үк җитдиләнде, сүзләре шулай ук төпле иде:

– Сез төшенеп бетмәгәнсез, Батырша әфәнде. Алла Алла инде ул, христиан динендә дә үзенең асылы белән берәү генә. Ләкин ул өч шәхес буларак – бер: Алла – ата, Алла – ул һәм изге рух. Ягъни Гайсә Алланың икенче йөзе була. Иконаларда исә Христос, Алла анасы, шулай ук изгеләр сурәтләнә.

Стефан бик тәфсилләп христиан диненең асылы хакында сөйләмәкче иде дә, Батырша тагын сабырсызланды:

– Ул кадәресен аңламаем, Ычтапан. Бән белгән хәтлесе шулдыр, урысларның аллалары ызбалары саен.

– Сез ялгышасыз, Батырша әфәнде. Мәсьәлә сез уйлаганнан катлаулырак. Киләсе очрашуларда мин аны сезгә аңлатырга тырышырмын. Кызык, аерымлыкларны сез тагын ниләрдә күрәсез?

– Тагымы? Урысларда гөнаһ фани дөньяда ук кичерелә. Кем кичерә диген әле? Ябай бер поп. Христиан динендәге кеше гөнаһ кыла да шунда ук тәүбәгә килә. Янә кыла, тагы тәүбә итә. Ягъни үз гомерендә ул мең тапкыр вә аннан да күбрәк гөнаһка бата ала һәм алардан бик ансат котыла да. Бу бит гөнаһ кылырга нәсара дине үзе куша дигән сүз. Хәтерең калмасын, Ычтапан, менә шуңа да сезнең халык эчү-исерү, зина кылу, кыйнашу-җәберләшү, талау-үтерү кебек хәлләрне чүпкә дә санамый – әлхасыйль, урыс дине бәндәләрне әхлаксыз, миһербансыз, кешелексез итеп тәрбияли… Мөселманнарда исә гөнаһ кичерелми. Мөслим вә мөслимәләр үз гөнаһларын ошбу дөньядан киткәнче йөртәләр. Әнә шул хәл аларның вөҗданнарын газаплый, бәндәләрне тагы да гөнаһ кылулардан тыеп тора. Халаекларыбызда тәүфыйклылык, инсафлылык, тыйнаклык, оялу хисе, абруй саклау кебек сыйфатлар табигый санала һәм ихтирамлана.

Ключарь, гади бер татар мулласының эзлекле һәм төпле сүзенә исе китеп тыңлый-тыңлый, онытылып киткән икән. Чыннан да, кызык иде аңа Батыршаның фикерләве. Мондыен нәрсә аның семинарие бетергән башына килеп тә карамады моңарчы. «Ә бит дөрес сукалый, каһәр, – дип уйланды ул, мулла сүзләренә йотлыгып, – бәлки, безнең христианнарга хас әшәкелекләр, чыннан да, әнә шуннандыр – гөнаһларның һич кыенлыксыз гафу ителүендәдер». Әйе, кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты бу «вор». Кызганыч, сүзнең иң куерып җиткән җирендә өзәргә туры килә – гыйбадәт вакыты якынлаша. Попларның ризаларын, башка кирәк-яракларын хәстәрләп куясы бар. Ярый соң, Ходаның соңгы көне түгел ләбаса. Алла бирсә, тагын очрашырлар, гәпләшерләр әле.

– Сез бик кыю һәм кызык фикер йөртәсез, Батырша әфәнде, – диде ул, тәмам комарланып киткән мулланы бүлдереп. – Шунысы аяныч: безгә саубуллашып торырга туры килә. Нишлисең – вазифа. Ә без, җай чыгуга кабат очрашырбыз, мулла. Сез каршы түгелдер бит?!

«Бәңа барыбер», – дип битарафлык күрсәтмәкче булган иде дә, вакытында тыелып калды Батырша, әлеге бәндә белән ни өчен очрашулары исенә төште һәм хәлне төзәтмәкче булды:

– Бәнем язмыш сәнең кулда инде, Ычтапан, гозеремне ашыктырсаң иде?!

– Һәркемнең язмышы үз кулында, мулла, – диде Левицкий, урыныннан торып. – Аннары, мин әле сине бернигә дә ышандыра алмадым бугай, Батырша әфәнде. Ярый, хәзергә хуш!

Әйтте дә эреп беткәндәй юкка чыкты. Батырша исә, нишләргә дә белми, бүлмәдә утырып калды. Әмма аның өчен хафаланучы «изге җан» нар бар икән, ишек ачылды, һәм бусагада кораллы ике сакчы күренде:

– Камерага, мулла, камерага!

Салкын таш ләхет белән бергә Батырша башына салкын акыл да килде. «Ялгыштым бугай, – дип уйланды ул, үзенең тупас ятагына утырып, – Ычтапан белән бәхәсләшмәү кирәк иде. Ие, дәшмәскә, ни сөйләсә, шуңа ышанган булып кыланырга һәм чукыну дигәннәрен тизләтергә иде». Булмады, үзе иман китергән дингә тел тидерүләрен күтәрә алмый иде шул Батырша. Өстәвенә каны кайнар – бәхәсләрдә өстен чыкмаса, ул үзен беркайчан да гафу итә алмас. Түзәргә, бәхәсләшмәскә иде дә бит. Нишлисең, хәзер инде эш узган, икенче очрашуларында акыллырак булыр, боерса. Алай да чиркәү әһеле белән бүгенге сөйләшүләре аны әллә нишләтеп җибәрде. Ярсып-ярсып исламны яклавы Ычтапанга тәэсир иткәндерме-юктырмы, мәгәр мөселманлыгы үзенә бик тә якын булып китте, үзенең коточкыч гөнаһ юлына басуын абайлап алды, укылмый калган намазлары исенә төште. Кабат ялгызлыкта узган ике көнен гел диярлек намазлык өстендә үткәрде мулла.

Өченче көнне исә аны тагын өскә чакырттылар. Шул ук бүлмә, шул ук затлылык, шул ук гареб байларыча киенгән Ычтапан. Әмма бу юлысында ул Батыршаны йөз ел күрмәгән туганын очраткандай каршылады: ишеккә каршы килеп, мулланы кулыннан алды һәм, җитәкләп, йомшак кәнәфигә китереп утыртты. Шунда гына күрде Батырша: бүлмәдә тагын бер яңалык бар икән – кәнәфиләр янына бәләкәй генә өстәл куелган, өстендә җыйнак кына җиз самавыр, анысы тирәсенә хәлвә, бал ише тәм-том куелган. Өстәвенә самавыры моңлы итеп сайрап утыра.

Ошбу күренеш Батыршаны әллә нишләтеп җибәрде, күңелен әллә кайларда калган Карыш буйларына алып китте. Ярый әле, Ычтапан сагышка батарга ирек бирмәде аңа, нурлы бер мөлаемлык белән сүз башлады:

– Без нәрсәдә калган идек әле, Батырша әфәнде? Ә, әйе, диннәрнең үзенчәлекләре һәм аерымлыклары турында. Алар беркөн сөйләгәннәрдән башка да бар дип саныйсызмы?

Батырша бәхәснең кайда өзелгәнен дә, аның нәрсәдән башланганын да оныткан иде инде. Бүгенге чакыруларын да сорау алырга дәшүләре дип белде. Левицкий сорау биргәч кенә, теге көнге сүзләрен башыннан кичерде, үзе сөйләгәннәрне исенә төшерергә тырышты. Шулай үзе белән мавыгып байтак утыргач кына әйтеп куйды:

– Санап утырсаң, бардыр инде алар, Ычтапан. Вәләкин… ни бит… безнең сүзгә кирәкмәсләрдер.

– Юк-юк, аларны белү бик тә кызык. Мин, мәсәлән, син сөйләгәннәр хакында уйлап караганым да булмады. Яле, йә?

Атап сораганда, әйтәсе сүз тиз генә башка киләмени ул. Батырша янә уйланып калды, көттереп һәм сүлпән генә:

– Каратуннар тагы, – дип куйды.

– Алары кемнәр була инде?

– Сез, урыслар, аларны «монахлар» дип йөртәсез.

– Кызык, монахларга ни булган?

– Анысын сән яхшырак беләсең, Ычтапан. Каратуннар гомер бакый соумәгаләрдә, ягъни бикле хөҗрәләрдә ялгыз башлары яшиләр, гаилә кормыйлар, нәсел калдырмыйлар. Пәйгамбәребез Мостафа галәйһиссәлам исә нәселсезлекне гаепләгән. Вакыйган аңлы рәвештә җиһанда нәсел калдырмау – зур гөнаһ, Ычтапан. Ә сезнең дин шуны яклый.

– Монысын инде арттырыбрак җибәрәсез, мулла. Монахлар алар шул ук дәрвишләр ләбаса. Ә мөселман дөньясы дәрвишләргә бай.

– Ие, ахмаклар һәр кавемнәрдә дә бар һәм булып тора. Безнең Рәсәй мөселманнары арасында дәрвишлек юк югын, мәгәр Шәрыкта аларның байтак икәнен язалар. Шунысы хак: саф мөселманнар аларны яратмый, гаеп итә, дәрвишлекне нәсараннар уйлап чыгарган кыланчыклык дип саный.

Левицкий дәшмәде, мулланың төпле сүзенә һәм логикасына сокланып, үзалдына уйланып утырды. Дөрес әйтә, каһәр. Чыннан да, ул монахлардан җәмгыятькә, кешеләргә ни файда? Бер тиенсезгә ипи черетәләр – бары шул. Җир өстендә үзенең нәселен генә дә калдырырга теләмәгән кемсәләрнең кеше дип аталырга хакы юк. Ә бит бу якты дөньяда барлык җан ияләре, хәтта кортлар-бөҗәкләр дә нәселләрен ишәйтү белән мәшгульләр! Фу-у, тукта, аның максаты йолкыш бер мулланың сүзләрен җөпләп утыру түгел ләбаса. Сүз сөрешен борырга да, дилбегәне кулга алырга, һөҗүмгә күчәргә вакыт. Левицкий самавырга үрелде, хуш ис бөркеп торган чәй ясады, саф кытай фарфоры – касәне мулла алдына этәрде:

– Тамагыгыз кипкәндер, Батырша әфәнде, чәйләп җибәрик!

Тамак кибүе хак. Аннан да бигрәк, инде күптән, самавырдан агызып, чын чәй эчкәне юк. Ымсынып куйды, касәгә үрелде. Әйе, чәй эчү сүздән туктап калу өчен дә сылтау булачак. Әмма аңарда инде бәхәсче комарлыгы уянган, әйтәселәре бугазына килеп бөялгән иде. Сахра исләре таратып торган чәйне бер генә йотып куйды да янә фәлсәфәсенә чумды:

– Диннәремезнең аерымлыклары, аларның кайсы яхшы, кайсы яман икәне диндарларның эшкә мөнәсәбәтендә дә бик ачык күренә, Ычтапан. Коръәндә: хезмәт кешеләргә аларны туендыру, хаҗәтләрен канәгатьләндерү, мәгыйшәтләрен яхшырту вә гөлбакча итү, сәгадәтләрен арттыру вә тәрәккыят, яңарыш өчен бирелә, диелә. Бу – Аллаһы Тәгалә васыяте. Шуңа да иҗтиһад итү, сөенеп-очынып, җиң сызганып эшләү, хыянәтсез гадел хезмәт, гомер бакый тир түгү, ни дә булса бар итү, гыймарәт кылу – мөселманнарыбызның асыл сыйфатларыннандыр, Ычтапан. Чөнки җиһанда маңлай тире агызып вә көч сарыф итеп табылган икмәктән дә ләззәтлерәк икмәк улмастыр. Бәнем остазым Габделрахман әтә торган иде: мәңге яшәрмен дип тырыш, бүген үләрмен дип гамәл кыл! Һәм халаекларыбыз шулай итәргә тырышалар да. Күңелеңә авыр алмагыл, Ычтапан, сезнең халык эш дигәндә сикереп төшми, сүлпән, ялкау. Менә шуңа да падишаһ анларны крипаснуй правы дигән коллыкта тота. Ие, камчысыз эшләмәгәннәре өчен. Безнең мөселманларыбыз исә, шөкер, крипаснуй правы дигән нәрсәне белмиләр. Чөнки болай да иҗтиһад итәләр, тырышып эшлиләр.

Монысы Левицкий өчен янә чын-чынлап яңалык иде. Менә син әй, бер кара мужик диген син моны, әллә ниләр белә. Әйе, Стефан өчен әңгәмә торган саен кызыграк була бара. Тик бик ирәйтергә ярамый бу бунтарьны, югыйсә әллә ниләр әйтеп бетерүе, христианнарны мыскыл итүе бар.

– Туктагыз, сабыр… – дип бүлдермәкче булды ул Батыршаны. Ләкин тегесе гүя аны ишетмәде дә, үзенекен тукуында булды:

– Мөселманларыбызның тагы бер әгъла сыйфаты – гыйлемлектер. Чөнки гыйлем тәхсил итү, ягъни белеклек туплау – һәр мөселман өчен фарыздыр. Рәсүлулла хәзрәтләре бөтен әһле ислам арасына гыйлем таралуны арзу кылгайдыр. Ник дигәндә, мәмләкәтләрнең ныгулары өммәтләр вә милләтләрнең сәгадәт берлә дәвамнары – җирләре киң вә җан хиссалары күп булу берлә түгел, бәлки, гыйлем вә һөнәрләре, сәнаигъ вә мәгърифәтләре берләдер. Коръәннең «Укы!» дигән сүз берлә башланып китүе үк гыйбрәтледер. Үзем санаганым бар, Ычтапан, Коръән-Кәримдә гыйлемлеккә эстәү җиде йөз илле урында телгә алына. Менә шуңа да мөселманнарыбыз гыйлем эстәүдә гаять тырышлардыр, мәгърифәтне үз итәләрдер. Чөнки гыйлемсез мәгыйшәт тә, ахирәт тә юктыр!

– Анысы, Батырша әфәнде, бер генә дин дә уку-мәгърифәтне инкяр итми. Христианнарда да мәгърифәткә өндәгән китаплар бихисап.

Левицкий сүзен әйткән арада, чәен эчеп куярга өлгергән Батырша янә алып китте:

– Бәлкем, шулайдыр да, бән аларын белмәем. Күрмәдем, укымадым. Аның каравы бәңа башкасы бик тә мәгълүмдер: сезнең Ибан патша Казанны алганның соңында кяферләр мал-мөлкәтне талау белән генә калмыйлар, китапханәләрне, борынгы кәгазьләр тупланган урыннарны вәйран итәләр, әллә ничә гасырлар җыелган елъязмаларны, шәҗәрәләрне, тәварих төпләмнәрен яндыралар. Ханлыктагы дүрт йөз сиксән өч мәсҗед белән бергә шул ук микъдарда мәдрәсәләр дә көл-күмергә әверелә…

– Сугыш сугыш инде ул, мулла. Анда мал-мөлкәт кенә түгел, рухи хәзинәләр дә юкка чыга.

– Алаймы? Ә 1742 елның сезнеңчә ноябрьнең унтугызынчы көнендә чыккан мәгълүм Указ нигезендә Казан өязендә дүрт йөз унсигез, Тубыл губернасында туксан сигез, Хаҗитархан йортында өч дистә мәсҗед җимерелә вә яндырыла. Алар берлә бергә, әлбәттә, йөзләрчә мәдрәсә, бихисап китаплар да юкка чыга. Болары да сугышмы?! Бән ул чорны үзем күреп беләмен, Идел-Урал төбәгендә олы кыргыннар булмады… Ярый, орышлар булган дип фараз итик. Искәндәр Зөлкарнәен дә ярты дөньяны басып алган. Мәгәр мәдрәсәләр яндырмаган, бәлки, үзе яулаган җирләрдәге бөтен китапларны җыйдырып, Мисырда искитмәле китапханә ачкан. Урыслардан буңа охшаш эш кылгучы күргәнем-ишеткәнем булмады бәкем. Мәктәп-мәдрәсәләргә, китапларга вә башка мәгърифәт һәм сәнәгать әйберләренә кыргыйларча мөнәсәбәттә булган халаекның дине бәндәләрне гыйлем-мәгърифәткә өндидер дип уйлый алмыйм, Ычтапан, бигайбә.

Левицкийның башы үзеннән-үзе иелде, йөзе тимгел-тимгел кызарып чыкты. Ул инде бу авызына шайтан төкергән мулла белән бәхәс кузгатуына үкенә үк башлаган иде. Искәндәр Зөлкарнәен – Александр Македонский, имеш. Күр, ниләр белә бу такырбаш. Мәчетләр хакындагы мәгълүматлары да, әгәр дә алар дөрес булса, кызык кына. Хәер, 1742 елгы Указдан соң юк ителгәннәре хакында кайдадыр укыган иде ул. Исеннән генә чыккан. Ә менә Казан ханлыгы алынгач вәйран ителгәннәре… Юк, алары хакында ишеткәне булмады Левицкийның. Әллә шуңардан, әллә инде үз диндәшләренең миһербансызлыкларын йөзенә бәреп әйтүдән, янып чыкты. Шул хәлен муллага сиздермәс өчен, тәрәзә буена басып, тышка бакты. Әмма Батыршаның хөкем карары укучы судьяныкына тартым тавышыннан һәм диндәшләрен фаш итүеннән котыла алмады.

– Барыннан битәр, – дип сөйләвендә булды Батырша, кызып-кызып, – ислам – ярлыларны, изелгәннәрне, юксылларны һәм мәхрүм ителгәннәрне яклаучы дин ул. Безнең хак динемез гаделлекне, урталыкны, халаеклар тигезлеген, дуслык вә туганлыкны, нәфес тыюны хуплый, мал җыюны, байлыкны гаепли.

– Болары инде, Батырша әфәнде, бөтен диннәрнең дә әлифбасы.

– Белмәем. Шунысы хак, сезнең түрәләр, завод хуҗалары вә һәм башка байларыгызның кара урыслар берлән бергә чукынганнарын күргәнем юк бәнем. Крәстияннәрегез алпавытлар, завут башлыклары алдында калтырап торалар. Түрәләрегез ябай халыкны кимсетәләр, җәберлиләр, изәләр. Башка халаекларга мөгамәләләрен сүләп торасым да килми: җир-суларын басып алалар, үзләрен, телләрен, диннәрен кимсетәләр. Сәнең диндәшләр, Ычтапан, әле бүген дә Оренбур базарларында бәндәләрне кол итеп саталар. Алай дигәннән, адәми затларны коллыкта тоту тагын! Әнә безнең Колтымөхәммәт морза да, муенына тавык тәпие тагуга, колбиләүчегә әйләнде. Шулар да булдымы тигезлек?! Инде соңгысы, Ычтапан. Урысларда хөкем вә мәгыйшәт кануннарын, ягъни төрле указларны падишаһлар һәм хакимнәр чыгара, хак вә хокук мәҗмугалары диннән башка үзбаш яши, чиркәвегез исә дини өйрәтүләр берлә генә чикләнә. Ә безнең мөселманларыбызда хакимият бүленми. Хак Тәгалә бердәнбер кодрәт вә хакимият иясе булганы вә бүленмәгәне кебек, безнең динемез вә мәгыйшәтебез дә бүленми. Бездә дин әһеле – мулла да, хуҗа да, казый да, мөгаллим дә – үзе. Динемез бер үк вакытта иманымыз да, төрле кануннарымыз да. Исламда дини, рухи, хокукый, әхлакый тәртипләр вә һәм мәгыйшәт бары бергә табигый берлектә. Әлхасыйль, ислам ул – җир йөзендәге иң дөньяви дин, ислам ул – яшәешнең үзе. Динемез тормышка читтән генә бакмый, бәлки, аның эчендә кайный; ул сату-алу, мирас һәм теркә малы, әҗәт вә аны түләү, никах вә талак мәсьәләләрен хәл итә. Алар Коръәндә үк язылган. Шуңа да бездә мәгыйшәт вә шәригать кануннары бозылмый, чөнки алар Аллаһыдан. Сездә исә кануннарны кешеләр чыгара, Ычтапан. Шуңа да алар ихтирам ителми. Сүзем шулдыр, урыс дине узган заманнар дине булса, безнеке – киләчәкнеке!

Болары инде чамадан тыш иде. Тик барыбер Левицкий Батыршаны бүлдерәсе итмәде. Аңа – диннәр белгеченә һәм булачак миссионерга – бу акыллы мулланың фикер йөртүе һәм фәлсәфәсе бик кирәгәчәк әле. Батыршалар киләчәктә дә булыр һәм аларга каршы үз коралларын куллану яшь миссионерга ярап куяр. Шуңа күрә дә түзде, бүгенгә тыңлап кына утырырга булды. Алай да телдәр мулланы туктату чарасы күрә башларга вакыт иде. Һәм ул сыналган чарасына ябышты:

– Сез күп сөйлисез, Батырша әфәнде, тамагыгыз кипкәндер. Әйдәгез, тагы бер чәйләп алыйк. – Ул кулын кулга шапылдатып сукты – бүлмәгә күләгә булып кына бер хадим килеп керде. Левицкий табынга ишарә ясады. Тегесе, аны сүзсез дә аңлап, салкын самавырны күтәреп чыгып китте. Бераздан исә икенчесен, кайнар пар бөркеп торганын алып керде.

Сүзсез генә берәр касә чәй эчеп куйдылар. Левицкий кабат чәй ясады һәм пыяланы Батыршага сузды. Тегесе исә, дөньясын онытып, каршындагы тәрәзәдән күренеп торган зиннәтле манарага карап тора иде.

– Шәп бит, ә, мулла? – диде Левицкий, соборга ымлап. – Әйе, мәһабәт һәм хозур. Сез аның эчен, иконасын күрсәгез әле! Алтын да көмеш.

Батырша уянып киткәндәй булды һәм иренеп кенә әйтеп куйды:

– Сүз дә юк, чиркәүләрегез бай һәм зиннәтле сезнең. – Теләр-теләмәс кенә әйткәне ойый башлаган фикерен уятып җибәрде бугай, ул, монысы да онытылып калмасын әле дигәндәй, ялгап алып китте: – Ие, пайтәхеттәгесен әйткән дә юк, хәтта ябай авыллардагы чиркәүләрегез дә купшы, мәһабәт – бер күрүдә кешене әллә нишләтеп җибәрәләр. Ул алтын тәреләр, ул көмеш шәмдәлләр, ниткән сурәтләр, күмәкләп башкарылган җырулар, ымсындыргыч исләр, чаң кагулар… Сез, христианнар, шулар берлә бәндәләрнең хисләренә тәэсир итеп, анларны шаккатырмакчы, әсәрләндермәкче – шул юл белән динегезгә тартмакчы буласыз. Мәсҗетдә исә барысы да ябай, тыныч, кеше онытылып гыйбадәт кыла, Хак Тәгалә берлән турыдан-туры сүзләшә, вәгазьләр тыңлый. Ягъни безнең динемездә адәмнәргә тәэсир итү сүз ярдәмендә башкарыла. Болар икесе ике нәрсә, Ычтапан. Шуңа да нәсараннар берлә мөселманнар арасындагы аерма – җир берлә күк арасы!

Стефан аның бу сүзләрен игътибарсыз калдырды, үзенең һөҗүм алды разведкасын җәелдереп маташты:

– Шулай, мөселманнар бик күп ләззәт һәм рәхәтлекләрдән мәхрүмнәр, Батырша әфәнде. Исламның тыюлар системасы…

– Шул-шул менә – тыюлар. Ислам мөслим вә мөслимәләрне һәртөрле бозыклыклардан тыя: кешене җәберләү вә үлтерү тик, урлау-талау тик, зина кылмак вә хәмер эчмәк тик, гайбәт вә бөһтан сүздән тик. Китапларымызда хәләл вә хәрәм нәрсәләр бәйнә-бәйнә язылгандыр. Менә шуңа да дин тотучыларымыз күп кенә бозыклыклардан азатлардыр. Әйтик, хәмер эчүдән. Ә инде бәндә аракы эчми икән, башка гөнаһларны да эшләми. Сүзлиләр: мөселманлардан икәве кяфергә әсир төшкәч, анларга җәза өчен өч гөнаһның берсен кылырга кушканнар: йә зина кылырга, йә хәмер эчәргә, яисә кеше үлтерергә. Озак уйланалар бонлар. Нишләргә? Зина кылу – гөнаһ, кеше үлтерү – аннан да зур гөнаһ. Димәк ки, хәмер эчү кала. Анысы алай ук язык булып тоелмый бу бичараларга. Эчәләр, исерәләр. Шуннан соң инде исерек баштан зина да кылалар, кеше дә үлтерәләр. Сиздеңме, Ычтапан, бөтен бозыклыкның башы – эчкечелектер. Тәварих китапларында язылгандыр: әле борын заманда, сезнең урыс бабаларыгыз потларга вә кирәмәтләргә табынып яшәгән мәлдә, безнең ислам динле болгар бабаларыбыз Кияү каласына, урысның бөек кенәзе катына барганлар. Анларны мөселман диненә үгетләү өчен. Бу хәл бөек кенәзне бик тә кызыксындыра вә һәм ул болгар илчеләрен катына чакыра, ислам дине хакында сүзләүләрен үтенә. Тегеләр сүзлиләр, үз диннәренең канун-тәртипләрен әйтеп бирәләр. Баштарак «әйбәт», «бара», «шәп» дип утырган кенәз, сүз аракы эчмәү вә дуңгыз ите ашамауга җиткәч, аягына ук торып баса да кычкырып җибәрә: «Юк, бу диннең безгә кирәге юк», – ди. Соңрак инде урыслар эчү-исерүне хуплый торган нәсара динен кабул итәләр вә һәм инде йөзләрчә еллар буе эчәләр, теге бән сөйләгән хикәяттәге сыман, исерек баштан бихисап бозыклыклар кылалар.

– Тагы арттырасыз, үз динегезне кирәгеннән артыграк мактыйсыз, Батырша әфәнде, – дип кисте аны Левицкий. – Мәсьәләгә тирәнрәк карасак, ислам халыкларны бик күп кирәкле гамәлләрдән дә тыя ич. Әйтик, сурәт ясауны, музыканы, башка тәрәккый кавемнәрнең кием-салымнарын киюне һәм башкалар, һәм башкалар.

– Алары да кирәктер, кем, Ычтапан. Әнә шул тыюлар аркасында халаекларыбызда үзгә мәдәни, әхлакый күркәм сыйфатлар барлыкка килгән, ул үзенчәлекләр исә безнең бик матур гореф-гадәтләребезне тудырган. Безнең татарны гына алыйк. Аның бала туганнан алып кеше картаеп гүр иясе булуына кадәр – барысы өчен дә төрле йолалар эшләнгән. Ул йолалар, гасырлар буена чарлана-чарлана килеп, һәр татар кешесенең канына сеңгән. Әлеге йолалар бала-чаганы да, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә әхлакый кануннар йогынтысында тота. Һәр татар үз баласын кавемнең бер ботагы, бер матур яфрагы итеп тәрбияли. Бездә бәндә үзен һич тә очраклы бер кемсә итеп тоймый. Ул – моңа кадәр килгән нәселнең дәвамчысы. Ул үзендә шул канны дәвам иттерү өчен җаваплылык тоя. Ә әлеге җаваплылык исә мөселман дөньясындагы мохит тарафыннан тагы да көчәйтелә, арттырыла. Шуңа күрә, әлеге дә баягы дәвамчылык турында кайгырту булганга күрә, мәгыйшәтебез дә тотрыклырак, кешелеклерәк, матуррак. Менә шуңа да мөселманларыбыз татулыкны, дуслыкны, тигезлекне өстен күрә, менә шуңа да халаекларыбыз миһербанлырак, инсафлырак, гаделрәк вә кешелеклерәктер.

Кайчан кергәндер, Левицкий янында чем-кара озын җиләнле бер бәндә пәйда булды. Ул, иелеп, Стефанның колагына нидер пышылдады – тегесе агарып китте, керүчегә баш какты һәм урыныннан кузгалды.

– Безгә бүгенгә хушлашып торырга туры килә, мулла, – диде ул, кызу-кызу ишеккә таба атлап.

Ялгызлык, билгесезлек, шыксызлык, шуларга өстәп сагыш һәм өметсезлек эчендә янә бер башы Батыршаның. Шул ук дымык таш салкыны, караңгылык һәм зинданның тынга каплана торган авыр исе. Әмма аларда хафасы юк Батыршаның, аның бөтен җанын әлеге чиркәү әһеле белән очрашу, араларындагы бәхәс биләгән. Әйа, тагын кызды, тагын тыелып кала алмады, урыс динен хурлап, исламны яклады. Янә ялгыштымы? Әллә йөрәге кушканча дөрес эшләдеме? Сөйләгәннәре тегеңә ничек тәэсир иткәндер, мәгәр әлеге бәхәстән соң Батырша үзендә иманы яңаргандай тойды. Ул инде төшенде: чит-ят динне юрамалый гына да кабул итәчәк түгел. Хәтта башын саклап калу исәбенә булса да. Асалар икән ассыннар, кисәләр икән киссеннәр – тик ул саф мөселман булып кына китсен бу матавыклы дөньядан!

Алар өченче тапкыр да шул ук җыйнак, зәвык белән бизәлгән бүлмәдә очраштылар. Левицкий аны шулай ук тәкәллефле, нәзакәтле кабул итте, мәгәр башта ук кисәтеп куйды:

– Мин сезне күп тыңладым, Батырша әфәнде, ихластан сөйләвегез өчен рәхмәтлемен. Бүген исә мин сөйлим, һәм сүз, әлбәттә, христиан дине хакында, аның олуглыгы һәм бөеклеге турында. Әйдәгез!

Ул, урыныннан кубып, тышка ук чыгып китте. Батырша аңа иярде, артларыннан ике сакчы да кузгалды. Левицкий туп-туры Петропавел чиркәвенә таба бара иде. Батырша ихтыярсыздан күңеленә хуш килгән манарага карап алды. Монда әле төзәтү эшләре бетмәгән, осталардан берничәсе «без» нең иң очында кайнаша иде. Мулла, бер мизгелгә генә туктап, өскә карады һәм өнсез калды. Әлеге осталар манараның иң очына нидер беркетеп маташалар иде. Вә әй хәсрәт, аны гомере буена эзәрлекләгән Каракош карачкысы түгелме соң бу?! Хак, шул бугай – Рәсәй Каракошы бар халаеклар өстенә канатын җәйсен дип юраулары шул микәнни?!

Ләкин аңа ныклап карап бетерергә дә, фикерен ныгытырга да ирек бирмәделәр – сакчылар артына ук килеп төртелделәр. Һәм алар барысы бер йодрык булып эчкә уздылар. Батырша үз гомерендә беренче тапкыр патша сараена килеп кергәндәй булды. Әйа, мондагы зиннәт, әйа, мондагы алтын-көмеш, әйа, мондагы бизәк-сурәт! Башта ул аларның кайсына карарга да белмичә югалып калды. Әмма Левицкий урталыккарак үтүгә сүз башлады:

– Шулай итеп, мулла, христиан дине – дөньядагы өч зур диннең берсе һәм, әйтергә кирәк, иң абруйлысы, затлысы, шанлысы вә данлысы!

Китте, китте шуннан сөйләп. Батырша аның сүзгә бу кадәр дә маһирлыгын бүген генә аңлады. Чиркәү әһеле, берсеннән икенчесенә күчә-күчә, аны әле бер, әле икенче әсбаб-сурәт янына алып килә, шуларга күрсәтә-күрсәтә әллә нинди тәварихлар, изгеләр, пәйгамбәрләр, фәрештәләр һәм аллалар турында сөйли. Юк, сөйләми, гүя, бәгыреңне телеп, сүзләрен шунда сала. Аның гыйлемлегенә, авызына шайтан төкергәнлеккә таң калды Батырша һәм, чыннан да, нәсара диненең олуглыгына ышана башлагандай булды. Шунысы аяныч: Левицкий сөйләгәннәрнең кайберләрен төшенеп бетмәде мулла. Анысы, кем белә, бәлки, хәерлегә дә булгандыр. «Барыбер безнең мөселман дине күркәмрәк» дигән уйның миенең бер почмагында талпынып-талпынып алуы да, бәлки, шуннандыр. Ул хәтта вакыт-вакыт Ычтапанны бүлдерергә дип авызын ачты, нидер әйтергә маташты. Ярый әле, тегесе кул хәрәкәтләре белән генә аны тыя торды.

Шул рәвешле, икәүләп зур һәм мәһабәт чиркәү буйлап йөрделәр. Батырша бүген үз гомерендә ишетмәгәннәрне ишетте, ымсынып-ымсынып та куйгалады, мәгәр иманы чатнамады. Башындагы аек акыл аңа: «Ышанган бул, урыс динен макта, юрамалый чукын – мәхбүслектән котылу юлы шунда», – дип тукып торды һәм ул инде зиһене белән муенына тавык тәпие тагарга да әзер иде. Ләкин бөтен эшне аның кайнарлыгы, бәйге-бәхәсләрдә буй бирмәскә күнеккән хөр йөрәге, тугрылыгы һәм гаделлеге харап итеп куйды.

Инде Батырша гына түгел, чиркәү әһеле үзе дә талчыккан иде. Алар иң изге урынга – чиркәү түренә килеп бастылар, тын гына башларын иеп тордылар. Ниһаять, Левицкий янә телгә килде:

– Йә, ничек, Батырша әфәнде, христиан диненең асылына төшендеңме бераз? – дип сорап куйды. – Дөрес, андыен катлаулы диннең затлы якларын, фәлсәфәсен чиркәүгә бер керү белән генә аңлап бетерү мөмкин түгел. Менә чукынырсыз, безнең гыйбадәтләргә даими йөри башларсыз, шунда инде динебезнең бөтен гүзәллекләрен тәмам төшенеп, аны чын күңелдән үз итәрсез.

– Бән болай да күп нәрсә белдем, Ычтапан, рәхмәт. Вакыйган, урыс диненең дә асыл яклары байтак икән. Вә- ләкин бер нәрсәне һаман да ачыклап җитмәдем, Ычтапан.

– Сорагыз, сора. Аңлатырмын. Ни-нәрсә ул?

– Әйт әле, Ычтапан, алай бик затлы вә асыл булгач, ничөн нәсара динен халаекларга көчләп тагалар? Ничөн урыслар аны башкаларга мылтык-туп, ялган-мәкер берлә алып киләләр? Ә бит кеше оҗмахка да көч кулланмыйча, үз ихтыяры белән керергә тиеш, Ычтапан. Ие, яхшы нәрсәне ирексезләп муенга бәйләп такмыйлар, әйбәт динне, тәгълиматны, фикриятне бәндә үз йөрәге белән кабул итә.

– Мин… мин сине аңлап бетермим, Батырша әфәнде. Сүзеңнең асылы ни?

– Асылы шулдыр кем, мөселманлар үзләренең диннәрен берәүгә дә көчләп такмаганнар вә һәм такмыйлар, аны вәгазьләү, үгет-нәсыйхәт юлы белән генә тараталар. Бәндәләр ислам диненә йөрәк-бәгырьләре кушуы буенча гына күчәләр. Коръән-Кәрим тәфсирләренең берендә мондаен хикәят бар: Мөхәммәд рәсүлуллаһ Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәндә, аның сәхабәләре арасында Әнсар дигәне дә була. Бераздан монда Әнсарның уллары да күчеп киләләр. Баксаң, анлар нәсара дине тоталар, имеш. Аталары аларны ислам диненә күчерергә ант итә һәм алларына мөселманлыкка күчү таләбе куя. Тегеләре исә, исламны кабул итмибез, үз динебездә калабыз, диләр. Бәхәс китә. Аны хәл итү нияте белән Мөхәммәд хәзрәтләре катына килә ата, хәлне аңлатып бирә һәм әйтә: «Кыямәт көнендә гаиләмнең бер өлеше оҗмахта рәхәтләнүен, икенчесенең тәмугта газаплануын карап-күреп ничек түзәрмен», – ди. Рәсүлуллаһ аңа улларын тынычта калдырырга куша: «Диндә көчләү юк, тугры юл саташудан болай да бик яхшы аерыла», – ди. Менә шуңа да мөселманлыкта көчләүгә юл куелмый. Безнең болгар бабаларыбыз да исламны үз ирекләре, үз теләкләре берлә кабул кылганлардыр. Анларны көчләүче булмагандыр.

Левицкий елмайды, сабыр гына дәшми торды, аннан әйтте:

– Гарәпләрнең басып алу сугышлары хакында укымагансыз икән, Батырша әфәнде.

– Укыдым, нишләп укымаем, ди. – Батырша кабат чәчрәп төште. – Хак, сугышканнар, хак, кайсыдыр мәмләкәтләрне басып алганнар, ганимәт малларына ия булганнар, җиңелгән халаекларга ясак салганнар. Иллә мәгәр анларның диненә, теленә тотынмаганнар. Мөселманларыбызның башка диннәргә, телләргә үч-ачулары юктыр. Безнең Бөек Болгарда да, Алтын тәхеттә дә мәсҗедләр берлә рәттән чиркәүләр гөрләп эшләп торган. Нәсараннар исә башка диннәрне күралмыйлар. Урыс, кайчан вә кайда булмасын, халаекларның җирен-суын, мал-мөлкәтен генә түгел, җанын басып ала, анларның динен, телен вәйран итә, үзенекен тага. Шунысы да хактыр: көчләп тагылган дин-фикрият башка йөрәкләр тарафыннан кабул ителми, нәтиҗәдә халаеклар имансыз булып кала. Безнең керәшеннәремез – шуның мисалыдыр.

Очрашканнарыннан бирле беренче тапкыр бугай, Левицкий мәсхәрәле көлеп җибәрде:

– Ха-ха-ха! Ә җиһад! Исламның кяферләргә каршы изге сугышка чакырулары?! Җиһад – шул ук үз динеңне башка халаекларга көчләп тагу бит инде ул, мулла!

– Юк, һич юк. Җиһад ул – гадел сугыш. Мөселманнар алар, гадәттә, илбасарлар җир-суларын басып алганда, бигрәк тә үзләрен рәнҗетеп, диннәрен мыскыллаганда гына, җиһад игълан итәләр. Тик торганнан берәү дә изге сугышка кузгалмый. Сән, Ычтапан, әлеге сөалең берлә бәңа таш аттың, Идел-Урал мөселманларының соңгы яуларына ишарә ясадың бугай. Ие, без куптык, кузгалдык вә җиңелдек. Моңа безне сез, урыслар, мәҗбүр иттегез, Ычтапан. Аксак каратун Лукалар, Тубыл әрхәрәе Силвыстырлар мәҗбүр иттеләр!

– 1755 ел тугызынчы октябрь Указы белән Лука Канашевич Белгородка күчерелде, Казанга аның урынына Коломнадан Гавриил Кременицкий китерелде, Батырша әфәнде. Сильвестр Гловатский да эшеннән алынды. Ә, әйе, сез әле ишетмәгәнсездер дә, 1756 елның егерме өченче августында императрица җәнаплары исламның христиан дине белән тигезлеген таныган, татарларга мәчетләр салырга рөхсәт иткән Указ чыгардылар. Болар христианнарның миһербанлыгын раслаучы дәлилләр түгелмени сезнеңчә?!

– Эттән бер тотам йон! Ике йөз ел буе изү-кысу, җәберләү-мәсхәрәләү, асу-суюдан соң бер-ике указ кабул иткәннәр, имеш. Анысы да артыгызга су кергәч, Ычтапан. Анлар урысларның миһербанлыгы түгел, бәлки, безнең җиңүебез билгесе, беләсең килсә! Сезләр мөселманнар кузгалышыннан өректегез, вәт шул. Рәсәйдә ислам диненә карата кылынган явызлыкларның чиге-чамасы булмады. Әгәр дә шул әшәкелекләр кабатланып тормаса, халаеклар арасында дошманлык та булмас иде. Дуслык дигән затлы бинаны җимерүчеләр сез үзегез – урыслар, Ычтапан!

Левицкийның ягымлы, мөлаем йөзеннән кара күләгә узды, чырае болытлы көн булып бозылды. Ничектер төксе генә әйтеп куйды:

– Мин сезне аңламый башладым, мулла. Үзегез кабул итәчәк мөхтәрәм дингә пычрак атасыз. Ташлагыз, әйдәгез, дуслашыйк. Христиан булып үлү…

Үлү? Менә ничек? Вә әй хәсрәт, анлар аны коткару хакында уйламыйлар да икән ләбаса! Батырша, богауларын хәтәр шалтыратып, чиркәү әһеленә таба борылды һәм җан ачысы белән кычкырып җибәрде:

– Юк инде, Ычтапан, баскынчыларның әшәке динен кабул итә алмаем. Иманымны сатмаем! Иман сату – газиз анаңа хыянәт итүдән дә яманрак!

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1992
Hacim:
621 s. 3 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04233-8
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 3,7, 3 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre