Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр», sayfa 4

Yazı tipi:

«Гений һәм талант рухи аристократия исәбенә керәләр, чөнки даһилык һәм талант аларга бушка килгән, көч-хезмәт куеп алынмаган, – дип яза Н.Бердяев. – Хезмәт куймыйча гына, шәхси тырышлыктан һәм шәхси казаныштан башка гына аристократ булырга мөмкин… «Аристократия» – башка бер җирдән дә алынмаган үз хасиятләренә ия онтологик нигезле токым ул. Аристократия Алла тарафыннан яратылган, һәм сыйфатларын ул Алладан ала. Аристократизмда илаһи гаделсезлек, илаһи каприз һәм наянлык бар, ә алардан башка космик тормыш, галәмнең матурлыгы булырга да мөмкин түгел… Һәртөрле үпкә-нөктә психологиясе, һәртөрле дәгъва-претензияләр психологиясе аристократизмга ят, болар – кара халык психологиясе».

Янә:

«Чын аристократия башкаларга, адәмгә һәм дөньяга хезмәт итә ала, чөнки ул үз-үзен данлыклау белән мәшгуль түгел, ул баштан ук җитәрлек кадәр югары тора, ул үзен корбанга китерә… Аристократик башлангычның мәңгелек кыйммәте дә шунда. Кешелек җәмгыятендә үз-үзләрен данлыклауны кирәксенмәгән, мондый данлыклауга бәйле түбән хасиятләрдән азат кешеләр булырга тиеш. …Тумыштан ук хокуклары булган кешеләр кирәк, хокуклар алу өчен, көрәш атмосферасыннан азат булган адәми җаннар кирәк. Хокукларын хезмәттә һәм көрәштә генә яулап алган һәм тормышта дәрәҗәгә ирешкән бәндәләр ачы кичерешләрдән, рәнҗүләрдән һәм еш кына үчәшлектән хали түгелләр… Плебейларның һәммәсе аристократлыкка эләгергә тели. Плебейлык рухы – аристократиядән көнләү һәм аны күрәлмәү рухы ул. Бу мәгънәдә алганда, гап-гади халык кешесе дә плебей булмаска мөмкин».

Һәрбер интеллигент рухи аристократ булмаса да, рухи аристократ – һәрчак интеллигент. Мондый интеллигентны тану кыен түгел. «Интеллигент – көч куллануны инкяр итүче шәхес ул», – дигән иде академик Андрей Сахаров.

Ә менә бер могтәбәр татар язучысының: «Интеллигент – җыбыткы шәхес ул», – дигәнен хәтерлим. Дөрес, шушы ук фикерне шактый ук шакшы формада Владимир Ульянов-Ленин элегрәк әйткән булган инде. 1919 елның 15 сентябрендә Максим Горькийга язган хатында ул интеллигенцияне «милләтнең мие түгел, бәлки «тизәге» дип атаудан да чирканмый (оригиналда – «говно»). Бәхетсезлегебезгә каршы, соңгы елларда аның фикердәшләре бездә күбәйде генә, чөнки без тупас көч культына табынабыз, аны һәм фәкать аны гына, Блез Паскаль әйтмешли, чын хакыйкать дип саныйбыз…

ХХI гасырда без затлы интеллигентларга, рухи аристократларга аеруча мохтаҗ. Торгынлыктан һәм примитивлыктан безне шулар чыгарса гына чыгарыр. Сәнәктән көрәк булганнардан – итекче булып туган Джугашвили белән Кагановичлардан, цирк шамакае Сәхипгәрәевләрдән, дивана Демьян Бедныйлардан Алла сакласын!

Әйе, Тукаебыз «аристократ-сорыкортлар»ны күралмаган. Ләкин бит ул рухи аристократларны күздә тотмый, аның бу сүзләре капкорсак байларга гына кагыла. Асылда, Тукай үзе үк – аристократ, рухи аристократ. Без менә шуны аңларга тиешбез. Тукайның «Хиссияте миллия» исемле мәкаләсеннән бер өзек китермичә кала алмыйм: «Милләт образованный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ».

Кыскасы, милләткә рухи аристократия кирәк, чөнки коммунистлар патшалык иткән 70 ел эчендә аристократларны берәм-берәм дә, массакүләм дә кырып бетерделәр. Исән калганнары да, әйтергә яраса, «ирек»кә асыл сыйфатларын җуйган хәлдә, гарипләнеп чыкты. Тукай, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Ризаэтдин Фәхретдин кебек чын рух аристократларына алмашка килгән номенклатур кызыл профессура оныкларыннан арыну кирәк. Җыеп кына әйткәндә, милләтебезне җитәкләргә могтәбәр ирәннәр кирәк, мужиклар кирәкмәс.

Әдәбиятны күзәтеп барган укучыбыз белә булыр, эреле-ваклы рус идеологлары бүген: «Безгә яңа «русская идея» кирәк!» – дип зарланырга яраталар. Минемчә, иң әүвәле аларга мең ел буена аңнарын томалап килгән бер идеядән баш тартырга кирәк, ул да булса – «Владей миром» идеясе, дөньяны яулап алу идеясе. Ә рус сәясәтенә хас «се моё, а то моё же» дигән принцип та шул идеядән килеп туган нәрсә бит. Шуның аркасында руслар үзләрен, испаннар әйтмешли, «бакчачы эте кебек» тоталар. Алманы да ашамыйча черетәләр, башкаларга да авыз итәргә ирек бирмиләр. Әлбәттә, әлеге испан әйтеме рус телендә дорфарак яңгырый: «Как собака на сене», ягъни «Эт печән ашамас, сарыкка ирек бирмәс» була инде. Арулану, пакьләнү идеясе, тәүбә итү кирәк бу, чыннан да, олы милләткә тәүбә итү! Бөек рус халкын шул гына яңарышка китерсә китерә ала. Тукайга каршы килеп булса да, шуны әйтергә батырчылык итәм: бу дөньяда тәнгә мунча булса, җанга тәүбә бар.

Ә без русларның ялгышын кабатламаска, башка халыкларны ихтирам итәргә тиешбез.

Дәүләтләр, халыклар, милләтләр тарихына бүгенге караш Исхакый заманыннан үзгә дияргә мөмкин. Хәер, бу карашларның да озын тарихы бар.

Ибне Халдун «Әл-Мокаддимә» («Кереш») дигән хезмәтендә, тарихка карата структур анализ ысулын кулланып, мәдәниятләр тәгълиматын бәян итә.

Аның фикеренчә, тарих милләтләрнең туу, аларның куәткә ирешү, әкренләп зәгыйфьләнү һәм түбән төшү чорлары кабатлана торган цикллардан гыйбарәт. Ибне Халдунча, шәһәр – мәдәни җәмгыятьнең нигезе. Шәһәр кешесе нәзәкатлерәк һәм ачыграк булганга, ул сугышырга яратмый һәм шул ягы белән бәдәвиләрдән көчсезрәк. Туганлык җепләре белән бәйләнгән бәдәви кабиләләр шәһәрне бик җиңел буйсындырганнар, ләкин, дүрт буын алмашынуга, шәһәр боларны да «боза», һәм алар үзләре яңа буын бәдәвиләрдән җиңеләләр.

Тарихта цикллы кабатланулар турындагы фикере белән Ибне Халдун ХХ гасырның күренекле тарихчысы Лев Гумилёвның теориясен дә хәтерләтә.

Тарихтагы цикллар турындагы концепция, милләтләрнең тууы, куәткә ирешүе, әкренләп артка китүе, түбән тәгәрәве, аннары яңарыш кичерүе турындагы фикер Библиядән үк килә. ХVII–ХVIII гасырларда яшәгән итальян тарих философы Вико Джамбатиста да халыкның балалык чоры каһарманнар чоры – яшьлек белән алмашына, аңа алмашка җитлегү чоры – гуманитар (кешелек) дәвере килә дип күрсәтә. Аның идеяләре Н. Данилевский, К. Леонтьев, О. Шпенглер һәм мәгълүм дәрәҗәдә А.Тойнби фикерләренә якын. «Империяне кулга төшергәннән соң, – дип яза Ибне Халдун, – җиһангирлар үз-үзләрен алҗытуга биреләләр… Алар гөлбакчалары һәм фонтаннары булган сарайларга хуҗа булып, …Аллаһның әмер биргәнен (көтеп яталар)… Иртәме-соңмы, империяләргә картлык килеп җитә, алар да кешеләр кебек үк үсәләр, җитлегәләр, ә аннары түбән тәгәри башлыйлар». Шунысы кызык: ХIХ гасырда аның бу фикерен Казан математигы Н. Лобачевский сүзгә-сүз диярлек кабатлый.

Ибне Халдун яһүдиләрне Җир йөзендәге иң затлы кавемнәрдән саный, чөнки Ибраһимнан алып Мусага кадәр барлык пәйгамбәрләр дә яһүдиләрнең ата-бабаларыннан чыкканнар, ди ул. «Хәзерге еврейләрнең мәкерлелеге һәм каты күңеллелеге – аларның илдән куылуы, башкаларга буйсынуы һәм тормыш итү рәвешләре нәтиҗәсе», – дип яза Ибне Халдун. Аның фикеренчә, бу милләт инде бер тапкыр яңарыш кичергән, шушы нәрсә аларның тарихны ничек күзаллавын билгели һәм киләчәккә перспективалар ача.

Урта Азия галиме, энциклопедист Әбү Рәйхан Мөхәммәд ибне Әхмәд әл-Бирүни (973–1050) дә тарихи процессларның барышында кабатлану цикллары булуы турында фикерләр әйтеп чыккан. Тарихта охшаш чорларның, охшаш вакыйгаларның, хәтта охшаш шәхесләрнең (әйтик, залимнәрнең һәм либераль идарәчеләрнең) ниндидер бер эзлеклелек белән кабатлануы һәм алмашынуы турындагы фикер рус галиме, Шлиссельбург тоткыны мәшһүр Н. А. Морозов тарафыннан күтәрелеп, соңгы елларда бу мәсьәлә математик ысуллар белән дә тикшерелде һәм, чыннан да, тарихи күренешләрнең аерым блоклар рәвешендә, толыкманы-толыкманы белән кабатлануына игътибар ителде. Шул ук вакытта, әйтик, борынгы рус тарихындагы аерым фактларның соңгырак вакыйгалардан «күчереп куелган» булуы да тәгаенләнде. Дөрес, бу мәсьәләдә төрле спекулятив нәтиҗәләр чыгаручылар да күзәтелә.

Җир табигатендәге аерым циклларның Кояш активлыгына бәйлелеге дә исбат ителде (А. Л. Чижевский), һәм бу да дөньякүләм тарихи вакыйгалар барышына периодик йогынты ясый.

«1893–1894 еллар өчен Казан губернасының истәлек китабы»нда (Казан, 1894) Болгар йортының таркалу сәбәпләре турында менә нәрсәләр язылган: «Ләкин Болгар иле ХIV гасырга кадәр генә зур әһәмияткә ия булган. Халык арасында таралган ислам дине йогынтысында әхлакый гадилек һәм ирдарлык юкка чыга: байлык белән бергә иркәлек һәм эшлексезлек барлыкка килә; баегач, халык йөрәксез һәм куркакка әйләнә, ул инде ялан кырда дошманына кара-каршы чыгарга җөрьәт итми һәм һәрвакыт шәһәр диварлары артына кереп сыена, әгәр алар да саклый алмасалар, дошманнарыннан солыхны һәм тынычлыкны алтын бәрабәренә сатып ала башлый. Шушы вакытларда руслар Болгар йортына әледән-әле һөҗүм итә башлаганнар, ә аннан соң зәгыйфьләнгән илне Азиядән килгән татарлар бик җиңел буйсындырганнар. Татарларның куәтләре беткәч, руслар Болгар патшалыгына тагы да зуррак көч белән һөҗүм иткәннәр. Мәсәлән, елъязма: «1399 елда руслар Бөек Болгарны һәм Җүкәтауны (хәзерге Чистай өязендәге Савин шәһәрчеге), шулай ук Казан белән Кирмәнчекне алдылар һәм аларның бөтен җирләрен яуладылар һәм әллә никадәр бисермәннәрне һәм татарларны кырдылар, ә татар җирләрен буйсындырдылар», – дип сөйли. Рус кенәзләре арасында низаг булу сәбәпле, шулай ук Азиядән яңа татар урдалары килеп Россиягә куркыныч белән янаулары аркасында, Болгар иле руслар кулына төшмәде, бәлки аны татар ханнары тәмам буйсындырдылар, аннары үзләренең тору урыны итеп руслар тарафыннан 1399 елда җимертелгән Казан шәһәрен сайладылар». Бу русча белешмәлекне Гаяз Исхакый укыган булырга тиеш, һәм яшь Исхакыйның аңын формалаштыруда әлеге фикерләрнең дә роле булган сыман тоела.

Л. Н. Гумилёв пассионарлык теориясен күтәреп чыкканнан соң, аның идеяләренә таянып, Идел буе болгарларының этногенезын яңача аңлатырга омтылышлар күзәтелә. Мәсәлән, соңгы елларда Р. Х. Бариевның «Идел буе болгарлары этногенезының фәлсәфи аспектлары» («Философские аспекты этногенеза волжских булгар») исемле китабы дөнья күрде (Санкт-Петербург, 1997). Р. Х. Бариев, академик В. И. Вернадскийның «ноосфера» турындагы төшенчәсен этносларга карата кулланып, «этноноосфера» дигән яңа төшенчә кертә. Аның фикеренчә, этноноосфера – теге яки бу этнос ия булган ниндидер информацион-энергетик кырдан гыйбарәт һәм этносның хәтере, аның «җаны», аның «аңы» шунда саклана икән. Шушы концепция нигезендә автор славян-рус һәм төрки-болгар халыкларының кан кардәшлеген исбат итәргә тырыша. Гомумән, Р. Х. Бариев пассионарлык концепциясе һәм үзенең этноноосфера теориясе нигезендә теләсә кайсы халыкның килеп чыгышын аңлатып була дип дәгъва итә. Ләкин шунысы хак: аның теориясе (асылда, гипотезасы) конкрет бу очракта ниндидер ышанычлы, яңа нәтиҗәләргә китерми.

Академик Сергей Петрович Капица «Демографический переход» («Демографическая революция») теориясе буенча үсешнең формуласын да чыгарган. ХХI гасырда ук инде кешелек дөньясы үсешендә кискен үзгәреш булып, ул экспоненциаль (биниһая) үсештән баш тартачак, стабиль тереклек юлына басачак (кешеләр саны даимиләшәчәк, үрчү, ишәю, арту дигән нәрсә булмаячак). Бу вакытта тормышта нинди социаль үзгәрешләр килеп чыгар, нинди яңа тетрәнүләр, орышлар, түнкәрешләр булыр – монысын берәү дә белми.

Әйе, бу теория буенча да безне, чыннан да, инкыйраз көтә. Ләкин «безне» дигәндә аерым бер милләт, әйтик, татар гына күздә тотылмый. Барлык милләтләрне дә инкыйраз көтә, ләкин, тулаем алганда, кешелек дөньясы гомумһәлакәттән котылып калачак. Һәм болар – бу үзгәрешләр шушы гасырның ахырларына һәм тарих өчен бик кыска вакыт арасында – ике буын тормышы дәвамында булачак хәлләр. Дөресен әйткәндә, мондый прогнозлар элек тә бар иде, ләкин алар ерак киләчәккә нисбәт ителәләр, һәм гади халык кына түгел, традицион демагогиядән арына алмаган лыгырдык тарихчылар барысы да бу исәпләүләргә хыялый бернәрсә дип, фантастларның хыял җимеше дип югарыдан карыйлар иде. Күрәсең, фантастлар бу юлы да хаклы булып чыгар. Озак еллар буе Мәскәүнең беренче телевизион каналында «Очевидное невероятное» тапшыруын алып барган һәм гади тамашачы зәвыгына (гакыл кимәленә) бик үк туры килмәгәнгә, ниһаять, программасы төп каналдан төшеп калган акыл иясе Сергей Петрович Капицаның (ниһаять, ул да академик булды һәм бу исемне ул хаклы рәвештә йөртә!) гади генә формуласы һәм кешелекнең үсеш графигы безгә шуны күрсәтә.

Шулай итеп, чыннан да, якын киләчәктә кешелекне дөньякүләм әһәмиятле, коточкыч катлаулы проблемалар көтә икән. Бүгенге фикер ияләренең үзенә бертөрле «ахырзаман» турында биргән саннары, нигездә, Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән сүзләренә тәңгәл. Моның очраклы хәлме, түгелме икәненә карата төрле гөманнар әйтергә мөмкин булса да, әйдәгез, бер фараз өстенә икенчесен өймик, чөнки мондый фикер сөреше ихтималлыктан, хакыйкатьтән ераклаштыра гына.

Әдәбиятта «Һәрбер өммәт өчен әҗәл бар» дигән сүз очрый («Ликөлли өммәтен әҗәлен»). «Һәр кәмалның бер зәвалы бар» ди мәкаль дә. Ягъни һәр камиллекнең сыйфатын җуюы, затсызлануы – гомуми бер канун икән. Шуңа күрә инкыйразга – энтропиягә каршы көрәшү кайберәүләргә мәгънәсезлек булып та тоелырга мөмкин. Ләкин хикмәт шунда: адәм баласы да тумышы белән үк, камилләшү процессында ук, инкыйразга – кара энтропиягә каршы көрәшергә тотына һәм бусы – тагын да гомумирәк канун. Асылда, ул – үзенә бертөрле «оптимистик канун», ә инкыйраз – «пессимистик канун». Прогресс һәм регресс. Оптимистлар кешелек дөньясы тарихының зәвал вакыты (кульминациясе) әле җитмәгән дип саныйлар, ә мин кайчагында тагын да ифратчылмын – кешелек дөньясы илаһилык ноктасына таба хәрәкәт итә дип уйлыйм. Ә милләтеңне сакларга тырышу шушы бөек хәрәкәткә бер өлеш кертү дип хыялланам мин.

Күргәнебезчә, тарихчылар бер генә халыкның, бер генә милләтнең һәм мәмләкәтнең дә мәңгелек түгеллеген дәлиллиләр. Гомумән, теге яки бу милләтнең үзенчәлекле өммәт булып яшәве мең ел чамасы дәвам итә. Димәк, инкыйраз котылгысыз булып чыгамы? Юк, мондый табигый, эволюцион үзгәрешне барыбер үлем яки һәлакәт дип булмый. Асылда, милләт бер халәттән икенче халәткә генә күчә, һәм хәтта ул, үзенең телен югалткан хәлдә дә, әүвәлге исемен саклап калырга мөмкин икән. Кайчагында ул телен дә кайтара, мөстәкыйль дәүләт булып оеша икән (Израиль).

Белмим, эволюцион үзгәрешне Исхакый инкыйразга тиңләр иде микән? Тиңләмәс иде дип уйлыйм, чөнки эволюцион үсеш тәрәккыятнең үзе инде.

Хәзерге вакытта адәми зат дигән биологик төргә тышкы мохитнең турыдан-туры йогынтысы сизелми диярлек. Бу йогынты киләчәктә тагы да зәгыйфьләнер дип көтәргә кирәк. Шул ук вакытта кешегә, аның биологиясенә иҗтимагый шартларның тәэсире көчәя булыр. Әлбәттә, бу тәэсирне дә тышкы тәэсир дип карарга мөмкин шикелле, әмма иҗтимагый шартлар үзләре үк кешегә бәйле булганга, без аны тышкы тәэсир исәбенә кертмәү яклы. Киләчәк заман кешесе нинди булыр? Аның кыяфәте, анатомиясе үзгәрерме? Кайбер футурологлар киләчәк заман кешесен гадәттән тыш зур һәм пеләш башлы итеп күз алдына китерәләр, күренекле фантаст һәм биолог Г.Уэллсның бер романында киләчәк заман баласы әзмәвердәй баһадир гәүдәле итеп сурәтләнә. Хәер, «Вакыт машинасы» дигән әсәрендә ул аларны кечкенә гәүдәле итеп күрсәтә. Ихтимал, киләчәк заман кешесенә әзмәвер гәүдә һәм физик көч кирәк тә булмас.

Кавемебез «демографик күчеш»тә сау-сәламәт калсын өчен көрәшергә кирәк. Моның шартлары Гаяз Исхакыйдан, Ризаэтдин Фәхретдиннән һәм башка милләтпәрвәрлебезнең уйлануларыннан мәгълүм. Ләкин алар арасында аеруча мөһим шарт бар, ул да булса – туфрагыңнан аерылмау.

Горбәттән кайт, татар, Иманыңа борыл, гыйлем өйрән, башкалардан калышма, Җир-анаңны ташлама, Исхакыйлар әйткән васыятьләрне онытма…

Милләтебезне яшәтү өчен, күренекле әдибебез һәм сәнгатькярыбыз Миргазиян Юныс күп тапкырлар тәкрарлаган «Татар Ренессансы»на иман китерергә һәм шушы идеягә хезмәт итәргә кирәк дип уйлыйм. Инкыйраз өшеткеч энтропия булса, ренессанс – шуңа каршы җан җылыткыч дару ул. Ләкин яңарышыбыз коры лозунгларга һәм «Без тарихта эзлебез!» дия-дия күкрәк төюгә генә кайтып калмасын. Әгәр саф күңел белән, бирелеп гамәл итсәң, иң гади, гап-гади эшләрең дә милләтне торгызуга, аякка бастыруга, күтәрүгә һәм данлыклауга хезмәт итәчәк. Фидакярлек кирәк!

Бөтен рус әдәбияты Гогольнең «Шинел»еннән чыккан диләр. Бәс, шулай икән, татар әдәбиятының чишмә башы Гаяз Исхакыйның «Инкыйраз»ы дип әйтә алабыз. Хәтта әдәбиятыбызның гына да түгел. Исхакый булмаган булса, татарда театр сәнгате үсеп китәр идемени? Ф. Туктаров «Мәҗбүри бер җавап» исемле мәкаләсендә (1916) Гаяз Исхакыйны «татар әдәбиятының мөәссисе, татар театрының атасы, татар әдәби теленең мөҗәддиде, татар милләтенең горурлыгы» дип бәяли.

Миңа кадәр шактый элек әдәбият белгече Ибраһим Нуруллин хәзрәтләре үк инде Исхакыйның «Инкыйраз»ын Гогольнең «Шинель» повестена охшаткан икән. Бу чагыштыру белән академик Миркасыйм Госманов та килешә (әсәрләрнең әһәмияте ягыннан). Яшермим, бер мизгелгә генә Ибраһим Нуруллиннан көнләп тә куйдым, ләкин үземә фикердәш табылуына куандым да.

Милли проблемаларның куелышы ягыннан караганда, «Инкыйраз»га «Гоголь шинеле» кысанрак та әле. Программ документ буларак, ул русларның «Игорь явы турында җыр» дигән мәңгелек ядкяренә тиң. Әйе, байрак буларак, «Инкыйраз» да – тарихи ядкяр. Аны тагын Алтын Урда шагыйре Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан»ы һәм Казан ханлыгы чорында яшәгән Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасы белән чагыштырырга мөмкин. Гомумән, «Инкыйраз» – татар әдәбиятының гына түгел, бөтен татар мәдәниятенең, татар ренессансының чишмә башы ул.

«Инкыйраз»ның татар укучысы тарафыннан ничек каршы алынуы турында авторның замандашы Г. Газиз турыдан-туры: «Берничек тә каршыламады. Укырга өйрәнмәгән, матурлыкны аңламаган татар галәме бик тыныч кына каршылады, хәтта беренче басмасы һаман китапчыларда сатылып беткәне юк, дип бик кыска гына җавап бирергә мәҗбүр буламыз», – дип яза. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, Г. Исхакыйның замандашы Г. Газиз «Инкыйраз»ның җәмәгатьчелек аңына ясаган тәэсирен бәяләп җиткерми дип уйлыйм.

«Ике йөз елдан соң инкыйраз», йөзләгән талантлы татар яшьләрен дәррәү аякка бастырып, көрәшкә, дауга чакырып, бөеклеккә өндәп, кальбләрендә ут кабызмадымыни? Гаҗәп бит: Тукай шикелле үк япь-яшь бер авыл малае милләтенә яңа программа төзеп бирә алган. Исхакый уяткан милләтпәрвәрләрнең күбесе соңрак большевизмга җайлаша алмыйча шәһит киттеләр, анысына безнең буын шаһит. Әйтик, Фатих Әмирханны совет зинданыннан вафат булуы гына коткарып калган дип әйтә алабыз, чөнки әдип өстендә яман болытлар куера башлаган була инде. Хәтта Такташны да Фатих Әмирханга каршы өстереп карыйлар, барып кына чыкмый. Тукаебыз да бу афәттән котылып кала алмаган булыр иде…

Бүген исә без яшь шагыйрә Гөлназ Вәлиеваның аһәңле авазында Гаяз Исхакыйның кырыс тавышын ишеткән күк булабыз:

 
Сынган кылыч, суынган көл –
Минем илем икән.
Кабер ташында «үлгән тел»
Минем телем икән.
Мин, имеш, дәүләтен җуйган
Халык баласымын, –
Бусага өстенә
Тарих
Ясый кара сынын.
Нигә әле шул карт рәссам
Миңа аяк сөртә?!
Тартып алам пумаласын,
Манам…
Ап-ак сөткә.
 

Бу юлларны укый алса, бөек әдибебез: «Яшә, Гөлназ!» – дияр һәм: «Яшим мин!» – дип тә өстәр иде.

Гөлназларны тудырырга сәләтле халыкның киләчәге булырга тиеш! Мин белмим, бәлки Гөлназ үзе нәфис каләм тоткан кулына кылыч алырга җөрьәт тә итмәс. Ләкин аның моңы безнең даучы һәм көрәшче Сәхаповларга, Бәйрәмоваларга дәрман биреп торачак.

Г. Исхакыйның укыйсым килә торган тагын бер хезмәтен телгә алыйм әле. «Стамбул и проливы» исемле мәкалә ул. Чыганагын «Родина», 1915, 20 февраль (76 сан) дип язып куйганмын. Билгеле булганча, «Бугазлар мәсьәләсе» – бөекмәмләкәтчел рус шовинистларының бугазына аркылы килгән бер сөяк ул. Бу хакта Исхакый ниләр әйткән иде микән?

Кызыксынуымның сәбәбе дә бар.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Сталин күрсәтмәсе буенча академик Е. В. Тарле Царьград (Константинополь – Стамбул, Истанбул) шәһәренең Россиянеке булуын нигезли торган «фәнни» хезмәт яза. Күрсәтмәсен биргәндә, мәкерле Сталин Төркиянең Германия ягында сугышка катнашу ихтималын күздә тоткан, әлбәттә. Бу очракта җиңүдән соң күренекле академикның мондый тарихи тикшеренүе Төркия каршына фәнни нигезләнгән территориаль таләпләр куярга мөмкинлек бирер иде. Бәхетенә каршы, безнең көньяк күршебез сугышка катнашмый, чөнки Сталинградтан соң моның перспективасыз эш булачагын чамалый. Төркия каршына территориаль дәгъвалар кую мәсьәләсе шулай һавада эленеп кала. Тарленың кулъязмасы матбугатта басылмаган һәм, Ю. Боревның «Сталиниада» китабына караганда, кайсыдыр махсус архивка озатылган.

Ә менә минем академик Тарле фикерләре белән Исхакый фикерләрен чагыштырып карыйсым килә.

Ниһаять, Исхакый галәмен тулаем колачларга, аның әдәби, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген бербөтен итеп тикшерергә, шәхесен һәм биографиясен иҗаты белән багланышта өйрәнергә омтылган юнәлеш пәйда булды һәм «Гыйльме Исхакыйә» фәне туды дияргә мөмкин. Әхмәт Сәхаповны мин беренче «гыйльме исхакыйчы» яки «исхакыйәтче» дип атар идем, чөнки аңа кадәрге галимнәребез, күпкырлы әдипнең һәркайсы сыңар ягын гына тикшереп, Исхакый галәменең бер почмагын гына «кимереп» яки «тешләп» карадылар. Берәвесе аның театр өлкәсендәге хезмәтләренә, икенчесе иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенә игътибар юнәлтә, өченчесе Исхакыйның милләтпәрвәрлек идеяләре белән кызыксына иде, ә дүртенчеләре әдипнең бай мирасын чит илләрдән Ватанга кайтару эше белән янып йөрде… Юк, тешләре үтмәде дип әйтәсем килми. Фән тарихы өчен аларның да әһәмияте зур, чөнки алар колачлы тикшеренүчегә эш мәйданы әзерләделәр.

Моңарчы без Исхакыйның бөтен мәһабәт буе белән төшкән портретын белми идек.

Соңгы ун ел эчендә генә дә Исхакый турында язылган мәкаләләр саны йөзгә тула торгандыр. Дөрес, бер үк авторның төрле басмаларда бер үк фикерне, бер үк сүзләрне кабатлап язганын күргәч бераз эч поша пошуын, ләкин Туган иленә әйләнеп кайткан Гаяз Исхакый хакына монысына бәйләнеп торасы килми. Бу яктан караганда, соңгы ун ел милләтебез өчен шатлык чоры булды, әдәбиятыбыз өчен бәйрәм булды.

М. Сәхаповның рус телендәге монографиясе («Вестник возрождения», Казан, 2001) бөек язучыбыз Гаяз Исхакый турында. Әлбәттә, Сәхапов ялгыз түгел, монда Ф. Мусин, Ә. Кәримуллин, Д. Абдуллина, Ф. Ибраһимова исемнәрен һәм тагы дистәләрчә фамилияләрне атап күрсәтергә мөмкин.

ХХ гасыр башындагы тәнкыйтьтә без Гаяз Исхакыйның тел-өслүбе турында аек фикерләрне күп очратабыз. «Аң» журналының 1913 елгы 17 – 218 нче саннарында Хөсни Кәрим (1887–1965) Гаяз Исхакый иҗаты турында менә ниләр язган: «…ул һәр әсәренә тормышның халыкка бик якын, бик таныш урыныннан төшенергә ансат кына мөндәриҗәләр табып, мөмкин булган кадәр халыкның тормышында истигъмаль кылына торган үз сүзе илә язарга тырышты һәм максудына да иреште булырга кирәк. Чөнки халык аның фикерен тиз төшенде. Аның әсәрләре, бик тиз заман халык йөрәгендә урын табып, вакыты илә татарның һәр сыйныфы өчен җан азыгы була алдылар. Халык үз-үзеннән әүвәлге тереклек исәбен онытты һәм һичбер тәлкыйнсез үк «Һай, үз татарым!.. үз телем… үз әдәбиятым…» ди башлады. Гаяз мәктәбе үз тәрбиясендә татар өчен күп файдалы эшләр һәм күп яхшы мөхәррирләр вә шагыйрьләр чыгарды. Шулай итеп, Гаяз әфәнде әдәбиятымызны тагы да ничә чакрымнар тормышка, халыкка якынлаштырды һәм, халык фикеренчә, әүвәлге тереклек мәктәбен бөтенләй йимерде. Менә шул зур хезмәтләренә мөкяфәт уларак, аңар татар дөньясы чын халык әдәбиятына башлап нигез салучы исемен бирде».

Хөсни Кәрим бу фактны теркәп кенә калмый, ул телче һәм әдәбиятчыларны мәңге кызыксындырып килгән олы сорауны да куя.

«Хакыйкатьтә ул әдәбиятны башка төзәтергә ихтыяҗ төшмәслек дәрәҗәдә үзгәртә алдымы? Менә бу кадәресе караңгырак әле».

Мәкалә авторы бу мәсьәләнең «безнең тәнкыйть дөньясы өчен яшерелгән мәсьәлә» булуын таный.

Әмма Гаяз Исхакыйларның киләчәге авторны куркытмый. Киләчәктә ул яңа әдипләр буыны киләсен, аларның язганы ул замандагы халык өчен тагы да «төшенкелекле», аңлаешлырак, күңелләренә якынрак булачагын яхшы белә (моны аңа картрак әдәбиятларның үсеш юлы һәм тарихы күрсәтеп тора). «Дөрест, – ди автор, – алар иткән хезмәтләре өчен милләт тарафыннан бу көнге кебек үк, хәтта артыграк та тәкъдир ителерләр. Фәкать ул вакытта халык дөньяга алар фикере, алар тәгълиме ашалый карый алмас, ул вакыт аларның әсәрләре милләт йөрәгендә халык зиһененең тирән йирендә, китапханә вә кыйраәтханәләрнең югары шүрлекләрендә ял итәрләр».

Искиткеч бит! Артыбызда әллә кайчан ук шушындый аек фикерләр, төпле сүзләр әйтелгән булса да, без, рухи хәзинәбездәге чын энҗеләрне читкә тибәреп, даһиларыбызның бәясен төшерергә маташабыз.

Гаяз Исхакый әсәрләренең телен ошатмыйча, чырайларын сыткан кешеләргә Гаяз Исхакыйның «әбиләр чуагы» көннәрен ничек тасвирлавын укытасым килә. Укыгыз, кычкырып укыгыз, колагыгыз да ишетсен!

«Кояшның йөрешендәме, җылысын чәчүендәме, әллә йирне каплаган яшелләвекләрнең, яшел уҗымнарның, саргая башлаган яфракларның шул нурны каршы алуларында – ингыйкас иттерүләрендәме, җәйдә дә, көздә дә, язда да күрелмәгән бер башкалык була; була гына түгел, бөтен шул көннәр шул йомшак башкалыкка манчылган, җумайланган була. Болыннарны, яланнарны, суларны, урманнарны коендыра торган кояшның нуры тагы аграк, тагы яктырак була.

Кояшның шул үтә күренә торган яктылыгындамы, кояшның җылысын бөтен дөньяга тигез йиткерер өчен тырышуында, нурын яудыруындамы, әллә шул чиксез тын, ак көндә һаваланып кына агып йөри торган нечкә-нечкә күбәләк җепләрендә, үрмәкүч дилбегәләрендәме, бер бәхилләшү, бер аерылышу, бер кызганышу буявы, бизәге бар.

Авылларда бу вакытта киленнәр, каенаналар да орышышмый.

Бу вакытта авылда берсен берсе күралмый торган яшь әтәчләр дә канга батышып сугышка керешми.

Бу вакытта мулла белән мәзин дә фидия өчен, зират печәне өчен кычкырышмый, талашмый.

Әллә ник һәрнәрсә, һәр мөнәсәбәт тынып тора, дустлык, дошманлык тик хәл җыя.

Бу көннәрне авылда әбиләр атнасы диләр».

Галимнәрнең, әйтик, докторлык дәрәҗәсенә лаекмы-түгелме икәнен тавыш бирү юлы белән хәл итеп була.

Сәнгатьтә исә җыйнаулашып хәл итү һич кенә дә ярамаган нәрсәләр күп. Әдәбияттагы, шул исәптән әдәби телдәге, яңалык та әдип үзе генә, бер ялгызы гына хәл иткән нәрсә түгелмени? Бөек әдип безгә яңа аршын, яңа өлге ясап бирә. Аннары без аны кем кулыннан алганыбызны да онытабыз.

Тел мәсьәләсендә курьёзлар да күренгәләп тора. Гаяз Исхакыйның 1990 еллар башында чыккан «Зиндан» китабында «Алла эшкәртә» дигән сүзләргә тап булгач, аптырабрак калганымны хәтерлим. Укучының да хәтеренә төшерим: анда әтисен (Исхакыйны) моңарчы күрмәгән-белмәгән сабый баланың (соңыннан әтисе янына чит илгә киткән кызы Сәгадәт булырга тиеш) аңа куллары белән үрелүе турында сүз бара. Китапның нәширләре (текстологлар, редакторлар, корректорлар) Исхакый кулланган «әшкәртү» сүзен аңламыйча, аны «эшкәртү» дип транскрипцияләгәннәр. Югыйсә бу сүзнең мәгънәсенә карата Н. Исәнбәттә «Бер кыен хәлгә дучар булып нишләргә дә белмәгәндә, инстинкт белән күңеленә үзлегеннән бер чара килүне шулай әйтәләр» дигән аңлатманы очратабыз, ягъни эзләнгән кеше, һич югында, Нәкый агага шылтыратып та белешә алган диюем. Асылда исә бу сүз «әшкярә» сүзе белән тамырдаш булырга тиеш. Анысы да мәгълүм сүз, тик соңгы тапкыр В. И. Ленин томнарын тәрҗемә иткәндә генә «гласность» мәгънәсендә кулланылды бугай.

Исхакыйны өнәмәүчеләргә тагын ни әйтим соң? Фатих Әмирхан һәм Гаяз Исхакыйлар – пионерлар алар. Алар башка әдипләрдән алдан, юл ярып бардылар. Аларны Максим Горькийның Данкосы белән чагыштырырга мөмкин. Данко да бит күкрәгеннән йөрәген суырып алып якты ут кабызган… Тукай да… Исхакый да…

Арттан аксый-туксый ияреп килгән уртакул әдипләргә генә түгел, хәтта могтәбәр Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури белән Галимҗан Ибраһимовка да инде җиңелрәк булган. Начармы-яхшымы, бер юлга күндерелеп, максудлар карарлашкач, алар татар әдәби телен чарлау, шомарту белән иркенләп шөгыльләнә алганнар. Икенче бер фактор да бик мөһим: Көннән-көн катылана барган, бугазыңнан ныграк «кочкан» тоталитар режим шартларында әдип кеше ирексездән тел-өслүпкә ныграк игътибар итәргә, телнең аһәңле яңгырашына ирешү өчен күбрәк көч куярга мәҗбүр булган. Чыннан да, Совет хакимияте елларында татар теле, бик күп шәркый сүзләрне кирәксә-кирәкмәсә дә ташлап калдыруына карамастан, бер баскыч югары күтәрелде бит. Ул үзенең аһәңен, музыкальлеген үстерде, үз хәзинәсендәге чаралар ярдәмендә меңләгән яңа сүзләр тудырып, фәнни терминологиясен булдырды, Галимҗан Ибраһимовларны, Әмирхан Еникиләрне, Гомәр Бәшировларны, Фатих Хөсниләрне бирде. Менә хәзер әле кичә генә чүп итеп ташлап киткән шәрык алынмаларын янәдән берәм-берәм чүпләп тел хәзинәсенә тутыра барабыз һәм, кайберәүләрнең ифрат кылануына да карамастан, тулаем алганда, моннан безнең әдәби телебез ота гына. Шуңа күрә Гаяз Исхакыйны татар теле үсешендәге бер этап – гадәттән тыш мөһим баскыч дип карарга кирәк. Гаяз Исхакыйсыз һәм Фатих Әмирхансыз татар теле бүгенге камиллегенә ирешә алмаган булыр иде.

Ибраһимов исә сокландыргыч телбизәкләр белән мавыга. Әйе, әйе, аның лексикасы һәм фразеологиясе бай, теле дә аһәңлерәк, шигъриятлерәк, ул горбәттә язмаган, ана телебез күкрәгеннән аерылмаган, шуңа күрә ул безгә якынрак та…

Ләкин кемгә ничектер, мин барыбер Галимҗан Ибраһимовың мул итеп «иде»ләр белән чуарланган урыннарын кабул итеп бетермим. Хәер, мондый озын «иде»ләр тезмәсен Гаяз Исхакыйда да табабыз. «Кыйссаи Йосыф»тагы «имди»ләргә күнегелә, аны хәтта көтеп аласың, сөйләм телендәге «инде»ләр дә беребезгә дә ят түгел ич инде. Ә менә бүген прозаның шигъриятен җуйыйм дисәң, ялыктыргыч «иде»ләрне тезеп чык…

Мин, мәсәлән, байтак романнары белән җәмәгатьчелекне шаулаткан һәм күп санлы укучылары булган Г. Әпсәләмовның өслүбен яратмый идем. Бик дөрес фикерләр, хак сүзләр, редактор кулы кергән төзек җөмләләр. Ләкин алар миңа җансыз булып тоелалар иде. Заманында Г. Бәширов, әле ул вакытта Гомәр Разин, яшь Әпсәләмовның иҗатына бәя биргәндә, тел-өслүп мәсьәләсен дә кузгата. Ул биргән сабакларны Әпсәләмов үзләштереп бетермәгән иде…

Әпсәләмов белән Исхакый арасында параллельләр эзләмим мин. Киресенчә, алар бер-берсенә перпендикуляр.

Гаяз Исхакый теле демагоглар теле түгел. Ә бит бүгенге әдәби телне еш кына демагоглар һәм шомакай вә шамакай лыгырдыклар, тел бистәләре, төрле бушбугазлар эшкә җигәргә маһир… Монысы да хак! Шунысы кызык: кичә бу шомакайлар кеше ашаучы Сталинны, гадәттән тыш матур сүзләр табып, күкләргә чөеп мактаган булсалар, бүген, затлы кәләпүш киеп алып, ярыша-ярыша, милләтне мактарга тотындылар. Ә Гаяз Исхакыйча сөйләү һәм язу өчен бөтен барлыгың һәм фикерләвең дә Исхакыйча тирән һәм бәхәс кузгатырлык җәдиди булырга кирәк. Әйе, Исхакый ашыккан, яшәргә һәм гамәл кылырга ашыккан, очынкы фикере зәңгәр күк тирәнлегендә эреп җуелганчы аны кәгазьгә төшереп калырга ашыккан, ә язганын хәзерге әдипләр шикелле кайта-кайта шомартырга, камилләштерергә аңа насыйп булмаган… Тәкъдир.