Kitabı oku: «Йөзек кашы / Перстень», sayfa 11
Х
Авылга кайтышлый урман юлында беренче кабат очрашканнан бирле Гыйльменисаның Хафиз белән, урамнан үтешли яки кеше арасында туры китереп баш кагып исәнләшүләрен искә алмаганда, рәтләп очрашканы юк иде. Элекке хәлләрне истә тотучылар да бардыр дип уйлый, үзенең дә биргән сүзендә тормыйча, ашыгып Барыйга кияүгә чыгуыннан уңайсызлана иде. Ничек кенә булмасын, Хафиз күзенә чалынудан мөмкин чаклы качыбрак йөри иде ул. Әмма бу курку, бу уңайсызлану үзе үк аның инде элекке тынычлыгын югалтканлыгы турында сөйли иде. Теге төнне очраклы рәвештә йокы аралаш колагына кереп калган җыр да килеп кушылгач, аның тәшвишләнүе вакыт-вакыт нык кына сиздерә башлады. Шул ук вакытта «Булмаганны. Ошамаганны… күңелгә нәрсә килмәс ул!» дип, үзен тынычландырырга да тырыша иде. Шулай да Хафизның күпме еллардан соң яңадан авылга кайтып төшүе Гыйльменисаның тышкы тормышында, үзен тотышында, киемендә-салымында бернинди дә үзгәреш китереп чыгармады, хәер, көне-төне кеше эшендә чабып, моңарга аның вакыты да юк иде.
Әмма беркөнне туры килде. Юк, качып калу мөмкин булмады бу туры килүдә! Гыйльмениса авылдан шактый ерак Зирекле елгасы буеннан ялгыз яшәүче Хәерниса карчыкның җитенен җәеп кайтып килә иде. Көзге көн, берничә тапкыр өзек-төтек яңгыр да явып киткәнлектән, өсте-башы юешләнгән, пычрак җитен учмаларыннан биткә-кулга йоккан «кершән-иннекне» искә алмаганда, аны нинди дә булса үтә мөһим бер очрашуга әзерләнгән кеше дип күз алдына китерерлек түгел иде. Җитмәсә тагын, аягындагы чабатасы да тишелеп, арттан «канат ярып» кайта иде. Менә шунда, нәкъ шушы кыяфәтендә чакта, аны арттан атлы бер юлчы куып җитте.
– Әйдә, утыр, авылдаш, – диде атлы юлчы, Гыйльмениса турына килеп җитүгә атын туктатып. Күтәрелеп тә карамастан, тавышыннан ук танып алды Гыйльмениса: бу Хафиз иде. «Кайдан бу? Үзенең аты юк ич аның» дигән уй үтте Гыйльменисаның башыннан. Аның Хафизны үзеннән бик алай өстен кеше итеп таныйсы килми, хәтта вакыт-вакыт аның Хафизны бөтенләй дә таныйсы килми: «Кайтты да йөри әллә кем булган булып. Кәмитетләр оештырып. Дөньяны кырмакчы үзенчә». Шулай дип тә уйлаштыргалый иде ул кайчагында. Инде менә тәмам карага катып, чыланып, җәяүләп кайтып килгәндә, тегенең атта куып җитеп, утырырга тәкъдим итүе Гыйльменисаның горурлыгына ук тиде.
– Күп калмады, болай да кайтып җитәрмен, – диде ул, утырырга бик ашыкмыйча. Шулай да йөзеннән, кара тапларны басып, алсу-кызыллык йөгереп узмыйча кала алмады.
– Утыр, минем дә үз атым түгел. Кеше атына миңа кемне утыртып кайтсам да барыбер.
Сизелеп тора: Хафиз яланда Гыйльмениса белән икәүдән-икәү генә очрашуга бик тә шат, бу аның тавышына ук чыккан иде. Ул, атын һаман кузгатмыйча, Гыйльменисаның утырганын байтак кына көтеп торды. Гыйльмениса да, гәрчә тыштан туңган-җебенгән кебек күренсә дә, ихластан әйткәнне аңламаслык дәрәҗәгә үк килеп җитмәгән иде. Кинәт йомшарып, җылынып калгандай булды, шулай да арбага менеп утырырга ашыкмады.
– Юк инде, Хафиз абый, рәхмәт, – диде ул, кинәт яктырынып, алсуланып, каушап, – кеше күрсә, әллә ни уйлый башлар. Кайткан кайтыйм инде.
Ул, туктап торган арбалы атны урап, җәяүләп узып китте – дөресен әйткәндә, аңарга болай да бик рәхәт иде бу минутларда. Аяклары үзләреннән үзләре атларга торалар иде. Ләкин Хафиз атларга ирек бирмәде. Ул, шундук атны атлата төшеп, Гыйльменисаның алдына килеп чыкты һәм, дилбегәне арба карамасына урап куеп, үзе җиргә сикереп төште, арткарак калып, Гыйльмениса белән рәттән арба артыннан җәяүләп бара башлады. Сүз югыннан сүз булсын дигәндәй, үзенең ниндидер бер юк эш белән йөрүче кешене озата барганлыгын әйтте, ләкин кайдан килгән кеше һәм нинди эш белән йөрүче кеше икәнлеген әйтеп үк бетермәде. Ничектер серле кешечәрәк тота иде ул үзен бу минутларда. Шуны бераз йомшарту өчен булса кирәк:
– Ярты гомер читтә йөреп узды, үзең беләсең, Гыйльмениса, – дип, яңадан сүз башлады, әйтеп бетермәгән сүзләре өчен Гыйльменисадан гафу үтенгән сыман, – фронтовик кешенең нинди генә дуслары булмас. Лазареттан гына чыккан килеш, җәяүләп авылына кайтып бара, ә авылы моннан егерме ике чакрым. Җизнидән атын теләнеп, шул юлаучы солдатны озатып кайтып килешем. – Аннары әңгәмәгә җиңеллек, уен-көлке төсе бирергә теләгәндәй өстәп куйды: – Болай арба артыннан җәяүләп бару лутчы кызык икән. Курыкма, тартырга җиңелрәк калган өчен, күңеленнән генә ат та рәхмәт әйтә торгандыр әле.
– Аның да күңеле була микәнни? Белмидер ием, – дип, сүзне уенга борды Гыйльмениса да. Хафизның ихлас күңеллелеге, нәкъ шул Гыйльмениса өчен арбадан төшеп, тигезле-тигезсез юлдан бергәләп җәяүләп барырга риза булуы, шуның өстенә уен-көлке сүзләр дә кыстыргалап җибәрүе – никадәр генә керпедәй энәләрен калкытып күренергә тырышмасын – Гыйльменисаны да әкренләп эретә-йомшарта бара иде. Аннан соң алар, бик үк тирәнгә кермичә генә, авыл хәлләрен сөйләшкәләп бардылар, балаларына күчтеләр, Хафиз үзенең картузлы малайларының әкренләп авылга, малайларга ияләшә башлавы белән мактанып алды. Әллә чынлап, әллә шаяртып, хәзер менә артык расход чыгарга торганлыгын, әле кайтканда гына алган өр-яңа картузлары була торып, малайларының башка малайлардан күреп түбәтәй сорап йөдәтүләрен сөйләп, Гыйльменисаны авыз чите белән генә көлемсерәргә дә мәҗбүр итте.
– Минекеләр юкны-барны сорап йөдәтмиләр, алайса. Әтиләре Барый мәрхүм кебек, булганына канәгатьләр, – дип, сүзне тизрәк түгәрәкләп куярга ашыкты Гыйльмениса. Балалары белән мактанасы килүдән түгел, бу очракта Барыен сагынып искә төшерүдән дә түгел – булган да инде узган, искә төшерүдән кемгә файда, – авылга якынлашып килгәнлектән, сүзне тизрәк очлыйсы килүдән һәм, аннан да бигрәк, Хафизның сүзне әллә кая – икенче якка борырга маташуыннан курыкты ул. Шулай да авылга кайтып җиткәнче бик әһәмиятле һәм әле берсе дә кагылмаган бер сүз калган булган икән. Ир һәм элекке моряк кеше Хафиз бу яктан тәвәккәлрәк булып чыкты.
– Синекеләр нәрсә? Синекеләр зурлар инде, – дип, Гыйльменисаның кызларыннан тотынды ул, сүзне бик еракка җибәрмичә. Шул ук вакытта дуамаллык күрсәтүдән дә шикләнә иде. Ләкин, үзе дә сизмәстән, бер дуамаллык ычкындырмыйча кала алмады.
– Әйт әле, Гыйльмениса, монда без икәүдән-икәү генә, только яшермичә әйт: яратып чыктыңмы син Барыйны?
– Яратып чыктым, – дип, берьюлы өзеп салды Гыйльмениса. Ике төрле уйларга урын калдырмады.
Ләкин Хафиз ике уйламыйча булдыра алмады, Хафизга ике уйламыйча мөмкин түгел. Чөнки ул, беренчедән, узган эш турында сораша, ләкин хәзерге – нәкъ менә шушы минут белән яши, ул Гыйльменисаны, өсте-башы чыланган, чабатасы тишелә башлаган, инде яхшы ук төс салган, ләкин үзәкне өзеп карый торган моңсу кара күзләре, тыйнаклыгы, аз сүзлелеге сакланып калган шушы Гыйльменисаны әле хәзер дә тартып алып күкрәгенә кысардай булып ярата, икенчедән, Гыйльменисаның нинди сәбәпләр нәтиҗәсендә Барыйга барып егылуы турында ул инде авыл кешеләреннән күп мәртәбәләр ишеткән иде.
– Яратып чыктым, яратып чыктым! – дип, тавышын күтәргәннән-күтәрә төшеп, рәттән ике мәртәбә кабатлап куйды Гыйльмениса. Аның күзләре яшь белән тулган, ул аны түкмичә көчкә-көчкә генә тыеп бара иде. Шул ук вакытта аның Хафизга әйтәсе сүзләре дә бетмәгән иде. Ниһаять, менә әйтелде ул сүзләр: – Син икенче кабат минем Барыема тел тидерәсе булма, Хафиз, гөнаһысыннан курык.
Һәм ул, ерганак буенча урманнан үлән, утын, җиләк ташучы җәяүлеләр салган тар сукмакка борылып, хәтта рәтләп исәнләшеп тә тормастан, тиз-тиз атлап, ашыгып кире якка китеп барды.
Чынлап та, кире якка китү булды шул бу. Яман ният белән кузгатмады шикелле ич Хафиз ул сүзне. Гыйльменисаның элекке ире Барый турында да, бераз дуамалрак чыкса да, яман ният белән әйтмәде кебек. Тавышыннан, балалар турында кызыксынып сораштыруларыннан, атыннан төшеп, Гыйльмениса белән рәттән җәяүләп баруларыннан ук һәм моңарчыга кадәргесе дә – очраган саен җылы көлемсерәп, түбәнчелек белән исәнләшеп йөрүләреннән үк сизә һәм тоя килә иде Гыйльмениса: нәрсәдер Гыйльменисага әйтәсе сүзләре бар кебек Хафизның. Бик мөһим сүзләре булырга тиештер кебек тоя иде ул. Кемгә ничектер, Гыйльмениса, һәрхәлдә, шулайрак чамалый иде. Юлда да шул турыда уйлап кайтты ул, кайткач та уйлап йөрде, кызлары кайсы кайда эштә иде, өйнең ялгыз булуы аның бу аяныч катыш өметле уйлануларын тагын да көчәйтеп җибәрде: «Соң нәрсә булган? Әйтәсе сүзен әйтсен иде кеше. Сүздән соң… Яисә бер арбага утырып кайтудан соң нәрсә була? Сөйләгән кеше сөйли бирсен… авызына теле сыймаганы… Менә хәзер син аны үпкәләттең инде… Үпкәләткәнсеңдер инде…»
Кич белән Факиһәсе эштән кайткан вакытта, Гыйльмениса казан астына яккан, ашын салган хәлдә, караңгырак бер почмакта мендәргә йөзтүбән капланып ятып тора иде.
– Башым авыртып тора никтер. Җил кактымы дип әйтим, – дигән булды ул, кызына аны-моны сиздермәскә тырышып.
Хәер, Факиһәсе, аның үзе кебек үк, күп төпченүчән түгел, артык тирәнгә китмәде.
– Аш булганчы, мин чишмәгә суга барып кайтыйм әле, – дип, чиләк-көянтәсен алып, шундук чыгып китте. Бераздан анысы алып кайтты икенче бер аптыраткыч хәбәр.
– Ир-ат та бала-чага, суга барып йөрү кыендыр, дип, Хафиз абыйга бер көянтә чишмә суы керткән идем, – дип сөйләп китте кызы, үзенә күрә бер яңалык ачкан кебек итеп. – Кисмәкләре чишмә суы белән тулы, идән-сәкеләре юылган, өйләре җыештырулы, шул ике малае өйдәге бөтен эшне эшләп тора икән. Күреп исем китте, минем белән татарча сөйләшеп маташалар.
Ә Гыйльменисаның үзенең, Факиһә әйтүенә караганда, бигрәк тә бүтән нәрсәгә исе китте: Хафиз шулай да, кисмәкләре тулы булса да, Гыйльмениса кызы керткән суны алып калган, урын тапкан. Әле, чын булса, болай дип тә әйткән кызга: «Гыйльмениса кызы керткән су особый тәмле булыр инде ул. Без аны чәйгә генә тотарбыз», – дигән.
«Барыбер… барыбер, Хафиз, үз кызларымны үз кулым белән урнаштырып бетермичә торып, берни дә чыкмаячак. Уйлама юкны, чыкмаячак», – дип, күңеленнән үзенә үзе сүз биреп куйды Гыйльмениса.
XI
Хафиз кайтканнан соң Гыйльмениса тышкы яктан кеше күзенә ташланырлык үзгәреш күрсәтмәсә дә һәм моңарга аның вакыты булмаса да, шулай да авылда, нәкъ аның кебек, мәшәкать чигеп ятим балалар үстереп азапланучы икенче бер тол кешенең барлыгын белеп тору аңарга ничектер эчке тынычлык биргән кебек иде. «Юк, мин генә түгел мондый китек язмышка дучар булган кеше!» Теге, юлда туры килеп, арба артыннан бергәләп җәяүләп кайткан чагында Хафизның, Барыйны искә төшереп, «Яратып чыктыңмы син Барыйга?» дип, кабыргасы белән сорау куйганы өчен Гыйльмениса күңеленнән аңарга бераз рәнҗеп йөрсә дә, өйдә ялгыз гына калган тын сәгатьләрдә уйлана торгач, моның да үзенә күрә аңлатмасын тапты. Кем белә, бәлки, Хафиз Гыйльменисаның үз авызыннан ишетәсе килгәндер, кешедән ишетү бер нәрсә, кызыксынган кешеңнең үз авызыннан ишетү икенче – димәк, Хафиз әле Гыйльмениса белән кызыксынудан туктамаган дигән сүз. «Алайса, үз авызым белән әйтеп бирим, – ди ул, ялгызлыкта Хафизга җавап кайтарган кебек, күңеленнән үзе белән үзе сөйләшеп, – ничек чыкканымны уйлап торырга вакыт калдырмады шул безнең бай әтиебез. Тик шуны гына беләм: Барый мине ярата иде, үләрдәй булып ярата иде. Чыккач, бергә тора башлагач, кинәт, үзем дә сизмәстән, мин дә аны ярата башладым – яраттыра торган яклары ачыла барды мәрхүмкәемнең!»
Вакыты-вакыты белән күңеленнән шулай әрепләшсә дә, шулай да авылда Хафиз барлыгын белеп яшәү аңарга тел белән әйтеп булмый торган ниндидер тынычлык биргәндәй иде. Шулай ук Хафизның гел күзгә-башка чалынып йөрүен дә аңлый, аңларга тырыша иде: «Әнә бит… нинди генә сүзләр йөрми дөньяда. Җыен солдатлар – кайтканнары да, тегендә калганнары да – үзара сүз беркетеп, шунда ук кала кешеләрен, төрле һөнәрдәге мастеровойларны – завод эшчеләрен дә кушып, теге ни атлы соң әле… стуҗин дигәннәрен дә үз артларыннан ияртеп, патшага каршы чыгарга, сугышны туктатырга йөриләр ди түгелме соң? Теге көнне җизнәсеннән ат алып, белмәгән-күрмәгән аксак солдатны егерме ике чакрымга озатып йөрүе дә тикмәгә генә булмагандыр әле».
Болай уйлау бер үк вакытта Хафизны Гыйльмениса каршында үстерә, ничектер үрелеп буй җитмәслек серле бер кешегә әверелдерә, икенче яктан, күңеленнән аның белән мавыгуын, яшертен мавыгуын ныграк сизгән саен, эчтән яшәрә, чәчәк ата бара кебек иде.
Шулай да Гыйльмениса Хафиз турында «үрелеп буй җитмәслек серле кешегә әйләнә бара» дип уйлап йөрсә дә, көннәрдән бер көнне Хафиз вакыт тапты, «серле» дигән кешебез күңелендәгесен ап-ачык итеп әйтте дә салды.
– Кара әле, Гыйльмениса, – диде ул, тегенең кызлары эштә чак бермәлне туры китереп, – бер киңәш белән килдем сиңа. Болай ялгыз яшәү и шул ялгыз баштан үзең ир заты була торып балалар үстерү миңа да ансат түгел, сиңа да бик үк бәйрәм түгелдер. Әгәренки, әйтик, без менә болай итсәк: ике ояны бергә кушып, син шул ояның әнисе, мин шул ояның әтисе булсам? Онытмаган булсаң, без бит кайчандыр бер-беребезне күз карашыннан ук аңлыйдыр идек…
Һәм ул ничектер моңаеп, ярдәмгә мохтаҗ кеше сыман тилмереп, шул ук вакытта Гыйльмениса нәрсә әйтсә – шуңа күнәчәген алдан ук сиздерергә тырышкандай томырылып карап торды. Гыйльмениса хатын-кыз сизгерлеге белән шундук сизеп алды: яшь чагында, берсе кыз, берсе егет чакларында да, вакыт-вакыт шулай үзәкне өзә торган итеп томырылып карап торгалый иде ул Хафиз. Онытырга мөмкинме соң андый карашны!
– Минекеләр зур инде, бер ояга гына сыйдырып булмас аларны, – дип, әллә чынлап, әллә шаяртып җавап кайтарды Гыйльмениса, һәм үз чиратында бусы шулай ук тегенең күзләренә карап уйланып калды. Шундый җитди, шундый хәлиткеч бер минут килеп туды ки, моннан инде сүзсезлек белән дә, уйнап-шаярып кына әйткән сүзләр белән дә котылу мөмкин түгел иде. Шуны бөтен җитдилеге белән тоеп, күңеленнән Хафизны кабул итәргә бик-бик ашкынган хәлдә дә үзен тыеп, гаять җитди кыяфәттә аннары өстәде: – Юк инде, Хафиз, ашыкмыйк без бу эшкә, мин үз кошларымны үзем үстереп, үз кулым белән ияләренә тапшырганчы ул турыда уйламаска булдым. Мәрхүм әтиләре алдында сүз бирдем. Үзең үк күреп торасыңдыр, минекеләрнең канат-каурыйлары инде өсләрендә… очып китәргә күп калмаган.
Чынлап та, бик җитди сөйләшү булып чыкты бу. Моннан соң кабат ул темага сүз яңартып тору Хафизның үзен дә вакландырыр, Гыйльменисаның чынлап әйткән сүзен санга сукмау булыр иде.
Бигрәк тә тагын шунысы: дөньяда моннан башка да эшләр кузгалып китте. Авыл халкының теленә кереп, очы-чачагы Гыйльменисага да килеп җиткән әлеге хәбәрләр дөрес булып чыкты. Авылга бер-бер артлы яңа хәбәрләр кайта торды. Патшаны төшерү белән халык шундук сугышның бетүен, солдатларның шау-гөр килеп кайтып җитүен көткән иде, анысы булмады. Тагын әллә нинди сүзләр китте, тагын болгана башладылар, тагын комитет артыннан комитет оештырырга тотындылар, бу комитет дигәннәре берсе икенчесенә охшамаган, берсе сөйләгәнне икенчесе юкка чыгара тора иде. Бу ыгы-зыгылы айларында Хафиз атналар буена өендә күренмәс булды. Кайда монда үз ояң турында уйларга, халык үзе оясы тузгытылган шөпшәләр кебек тузгып, кем кемне чагарга белмичә тузгып ята. Гыйльменисаның үз мәшәкатьләре дә җитәрлек, ул күпкә тыгылмый, шулай да теге көнге җитди сөйләшүдә кузгатылган «оя кору» мәсьәләсен онытып та бетерә алмый – Хафиз үзе өйдә юкта, кеше-кара күзенә бик чалынмыйча гына барып, аның малайларына күз-колак сала, ямасын ямап, юасын юып, тегеләрнең яртылаш русча әйткән сүзләрен, аңласа-аңламаса, бик аңлагандай итеп, аларга үз телендә яхшылап, аңлый торган итеп киңәшләр биреп киткәли иде.
Аннары озак та үтмәде, аның икенче көткәне, Барые исән чакта, Барые белән бергәләп көткәне, Барые үлеп, биш хатын-кыз бер имана җирсез утырып калгач, күңеленнән ул вакыттагы законны каһәрли-каһәрли көткәне шаулап килеп җитте: тирә-юньдәге алпавытларны кайсын кая олактырып бетергәч, аларның җирләрен дә кертеп, имана җан башыннан өләшенде. Гыйльмениса дәррәү дүрт җанга дүрт имана җирле булды. Ирләр арасында кысылып йөрүдән һич тайчанмыйча, басудан басуга үз өлешенә тигән җирләренә туктап, үз адымнары белән үлчәп, үз тамгасын салып чыкты Гыйльмениса. Берьюлы шулхәтле җирнең хуҗасы булу, әлбәттә, бик шатлыклы иде. Ләкин бу шатлык үзе белән үк борчуын да алып килде: бу хәтле җирне ничек, нәрсә белән игәргә? Нәфес бар, кеше рәтенә керергә дәрт тә бик бар, ә менә ат юк. Ул дүрт имана җирне тырнак белән сөреп булмас ич аны! Хафизның кирәклеге башны бергәләп мендәргә кую өчен генә түгел (дөресен генә әйткәндә, анысын да бик тансыклаган иде инде Гыйльмениса, бичара!), Хафизның кирәклеге тормыш кору турында бергәләп кайгырту өчен дә икән – икәү бергә булсалар, бу хәтле кыйналмас иде Гыйльмениса.
Әле ярый революциядән соңгы беренче язны, Хафизны бик көтеп тә, анысы совет эшләре белән көн-төн чапканда, әллә картая-картая акылга утыра башлаудан, әллә революциядән куркып, беркөнне Гыйльменисаның җил капкасын каерып ачып, һич көтмәгәндә аның онытылган атасы Әлмөхәммәт карт килеп керде.
– Ишеттем, өлешеңә тигән җиреңне ничек чәйнәп йотарга белмичә, авыл буенда елап йөрисең икән, кызый, – дип башлады ул сүзне. Юк, әлегә ул үзен һавалы тотуын ташламаган иде әле. – Син ярлы тәкәббер булып, әтиеңә буй бирмичә йөрсәң йөрерсең, атай картның синең турыда уйлаудан туктаганы юк. Җирләреңне беркөнне Мөхәррәмгә күрсәтеп чыгарсың, ике атка берни дә түгел, үзебезнекеләргә тукталганда, шунда беррәттән синекеләрне дә сукалар, тырмалар. Чәчәр орлыгың юк икән, анысын да рәтләрбез. Соңыннан күз күрер, уртагына дип сөйләшербезме, сипкән орлыкны орлыклата түләрсеңме, үз кешеләр, шәт, талашмабыз.
Болай да аптырабрак калган Гыйльмениса, бу тәкъдимдә бернинди дә мәкерле ният күрмичә, шатланып риза булды. Баштан бу кайгы да очты дип, яңадан дәртләнеп, Хафизның адашып булса да яңадан бер аның бусагасын атлап килеп керүен көтеп йөргәндә, килә бит бер килә башласа. Бу очракта, бәлки, китә бит китә башласа, дип әйтү дөресрәк тә булыр кебек.
Беркөнне, әнисе белән өйдә икәүдән-икәү генә калганда, Гыйльменисаның олы кызы Факиһә тора торгач кызык кына итеп сүз башлады. Бәлки, яз да тәэсир иткәндер, бәлки, дөньялар алышынып, халыкның дәрте күтәрелеп торганны күрептер, бәлки, тагын да яшеренрәге – соңгы вакытларда, бигрәк тә Хафиз кайтканнан бирле әнисенең күңеле купшыганны сизенептер, Факиһә бер үк вакытта уйчан да, алгысыган да иде бу минутта.
– Хат танырлык кына булса да укы, укы, дип, кече-кечедән теңкәмә тиюче кеше ул кем? Син идеңме, әни?
– Йә, мин булдым ди. Шуннан нәрсә килеп чыга? – дип, бераз аптырабрак, чак кына сагая да төшеп, сорауга каршы сорау белән җавап кайтарды әнисе. Һәм аның бу соравы кызы өчен бик җайлы туры килде:
– Менә аннан нәрсә килеп чыга, әни, – дип, шаярта-көлә әнисен үртәгәндәй, әмма үзе бик җитди калган хәлдә, пөхтә төрелгән бер төргәк хатлар китереп тоттырды кыз. – Хат танырлык булып кына калмады безнең эшләр, хатны мин аңарга үзем дә яздым. Ачулансаң ачулан, кыйнасаң кыйна, синнән яшерен серем юк: менә болар – минем Түбән авыл мөгаллиме Шәүкәт абыйдан алган хатларым. Без аның белән бер-беребезне яратышабыз, ул – бик әйбәт кеше, әни, каршы килмә, мин аңарга кияүгә чыгарга булдым.
Каршы килеп нишләтә алсын, аннары тагы Гыйльмениса аңгыра түгел, кызының характерын белә – әнисенең тәвәккәллеге кызында да бар. Җитмәсә тагы, мөгаллим абыйсыннан да булгач, сүз әйтерең бармы мөгаллим кешегә – «кара әле әдәм көлкесен, авызыннан сүзен тартып алыр хәл юк иде башка вакытта. Түбән авылга бер утырмага барган иде, шунда таныштылар микәнни?» Чоры шундый – ут уйнап торган чор иде, Түбән авыл мөгаллиме Факиһәне хатын итеп кенә калдырмады, кыска сроклы курслар аркылы үткәреп, аннары һичбер сроксыз, үзе белгәнне кәләше белән уртаклаша-уртаклаша, аны әкренләп китапка, газета-журналга ияләштерде. Әйләнеп карарга да өлгермәде Гыйльменисаң, аның кияве белән кызы икесе тиң укытучылар иде инде – жалуньясын алалар, ягарга мәктәп белән беррәттән утыны-керосины килеп тора, аз булса да паёгы чыга… Әни кешене канатландырганы бигрәк тә шул булды: канат чыкты бит кызга, очты бит берсе, үзе генә очуы җитмәгән, инде әнә икенчеләргә – балаларга канат куя.
Дөнья һәм кыз бирү мәшәкате белән монда шулай мәш килеп йөргәндә, ул арада калада «чыбык очлары» нда асраулыкта яши торган икенчесе, уртанчысы – әлеге теге кече-кечедән киенергә, купшыланырга ярата торганы, әле теге чакларда ук хат яздырган өчен әнисенә китергән күкәйләрне тиз генә үзенә эләктереп, соңыннан кырыктартмачыдан мәрҗән алып, апасыннан элек муенына – мәрҗән, колагына алка тага башлаган Фасиләсе – калада купкан ыгы-зыгыдан үзенчә файдаланып, бер приказчикның башын-күзен әйләндереп өлгергән. Рөхсәт тә сорап тормаган анысы, приказчик белән ирле-хатынлы булып ук тора башлаган. Ул арада анысының приказчигын, сүзгә-язуга оста булуын, сәүдә эшен белүен искә алып, шул сату-алу эше ягыннан ук комиссар итеп тә куйганнар. Тик шуннан соң гына Фасиләсе, хат язып, эшнең ничек торганлыгын әнисенә хәбәр итте. Хатының азагында әнисен өч бүлмәле, элекке буржуйлардан калган, идәннән түшәмгә җитәрлек көзгесе булган яңа фатирларына кунакка чакырган һәм иң азагында, мактануын яшереп торырга да тырышмыйча, «мин хәзер Рахманова фамилиясендә түгел инде, комиссар ирем фамилиясенә күчтем, шуны сезгә мәгълүм итеп, Фасилә Кадерметова» дип имзасын салган. Элек-электән үк бераз шуграк табигатьле бу кызын Гыйльмениса болай да бик үк өнәп бетерми, җене чыккан чакларында: «Минем кызым түгелсең син, малга-зиннәткә исе китмәс ярлы тәкәббер Барый кызы да түгел, кайдандыр шайтан очырып китереп ташлаган алмаш күзле җен орлыгыннан яралгансың», – дип тирги, Барыеның бигрәк тә нәкъ менә шушы уртанчы кызы өчен үләргә торганлыгын сизеп, әйткән сүзләре өчен соңыннан үкенеп бетә алмый һәм кызы йокыда чагында елый-елый аны кочарга, үбәргә, иркәләргә керешә иде. Дөресен генә әйткәндә, Гыйльменисаның өч кызы арасында иң чибәре дә шушы уртанчысы иде. Купшылыгы өстенә, бәлки, шул чибәрлеге белән дә масаюы булгандыр, әнә бит, алдан әнисе белән киңәш-табыш итүне дә кирәк тапмаган. Комиссар кияүдән колак кагармын дип уйладымы икән әллә, юньсез? Бөтенесен, бөтенесен берьюлы күңеленнән кичереп, хат алу белән утырып бер елады Гыйльмениса һәм шуннан соң бушанып калгандай булды; «үзе егылган җыламас, ярый инде, ахыры хәерле булсын» белән бетерде. Ләкин калага кунакка чыгып китәргә ашыкмады.
Шулай да ана күңеле тынгысыз иде. Шуның өстенә тегеләре дә, үзе вакыт таба алмаса Фәнияне җибәрүне сорап, хат артыннан хат күндерә торгач, ниһаять, тәмам йомшарды. Җәйге эшләр җиңеләйгәнрәк бер вакытны туры китереп, бар күге белән киендереп, үзе урынына Фәниясен җибәрде. Һәм бу аның, үз карашыннан чыгып әйткәндә, балта белән юнып та кырып төшерә алмаслык бер хатасы булды. Моңа хәтле Ташлыяр авылыннан, аның да иң очындагы, башка йортлардан бераз аерылыбрак торган кыйшык йортыннан бүтән нәрсә күрмәгән, яше ягыннан да иләс-миләсрәк бер вакыты – тиз оныта, тиз кызыга, тиз алдана торган бер чагы булган унбиш яшьлек Фәниясе беренче мәртәбә шәһәр шау-шуын, шәһәр ялтыравыкларын, комиссар җизнәсе өендәге җиһазларны күрүгә кинәт иләсләнеп калды. Авылда калган әнисен шундук онытты, онытмаса да, авылга кайтып китәргә ашыкканлыгы бер дә сизелми иде. Апасы белән бергәләп, әниләрен чакырып, тагын берничә тапкыр хат язып карадылар, «хәзергә өйне ташлый алмыйм, килер әле вакыты, барырмын» дигән сүзләрдән башка җавап алмадылар. Ниһаять, көз җитеп, Казанда әнә шундый Фәния кебек авылдан килгән балалар өчен интернатлы һәм дәүләт стипендиясе түләнә торган мәктәп ачылачак икәнлеген ишетеп, комиссар кияү, яшьләрне укытырга – кеше итәргә кирәклекне, илнең яшь кадрларга мохтаҗ икәнлеген, Фәниянең бик аңлы, укырга, күпне белергә бик тә омтылучан сәләтле бер кыз булганлыгын кат-кат исенә төшереп, укып, фән белән коралланып чыкса, аның бик зур кеше булып җитешәчәген әйтеп, каенанасының күңелен эретергә тырышып, бер дә иренмичә үзе хат язды. Моңа хәтле күрмәгән-белмәгән кияү кешенең балдызы турында болай кайгыртып, аңарга зур киләчәкләр вәгъдә итеп, тәфсилләп язган, шуның да өстенә тагын, менә ничәнче кат инде түбәнчелек белән кунакка чакыруларын искә төшергән бу хатны алып укыгач, Гыйльмениса берьюлы эреп төште. Кунакка җыенуын вәгъдә итәргә ашыкмастан, Фәниясен әлеге интернатлы уку йортына ала калсалар, бу эшкә үзенең һич тә каршы түгеллеген белдереп, шундук җавап хаты язды.
Һәм әнә шулай итеп, кайчандыр өч кызы, бер каенсеңлесе, ялгыз бер өе һәм бик зур нужасы белән ирсез, җирсез каңгырып яшәгән Гыйльмениса кинәт баш җитмәслек хәлләр алдында торып калды: кызлары үсеп җитеп, кул арасына керә башлаган иде, кинәт кенә алары берсе артыннан икенчесе йорттан китеп бардылар. Революция, диделәр, гарык булганчы җирен бирделәр, ә ул җирне нәрсә белән, кемгә иңне терәп игәсең? Революция юк иде, укыган кешеләр кирәк, балаңны укырга җибәр, дип әйткән кеше дә юк иде, барың-югың белән бергә оешып яши бирә идең. Революция булды, илгә укыган кешеләр кирәк булып чыкты, аның актык кызын тартып алдылар. Революция юк иде, аның каравы авылның түбән очында, күпер төбендә, Гыйльмениса кебек үк, балалары белән ялгыз этләнүче Хафиз бар иде, әледән-әле Хафизны күреп ничектер җан тынычлыгы, бу мәшәкатьле дөньяда үзенә иш тапкандай була иде Гыйльмениса. Революция булды, Гыйльменисаның Хафизын үзенә тартып алды – хәзер инде Хафиз әнә «сәвит кешесе», күзгә-башка да күренми. Менә шулай әллә ничегрәк, каршылыклырак булып килде Гыйльменисаның революциясе.
Тиз генә аңлатып булмастай гаҗәп-кызык хәлләр, шул ук вакытта искәрмәстән генә өмет кайтты Гыйльменисаның өенә: кара әле син аны, балалары кеше булырга тора бит! Һәм кинәт яшәреп киткәндәй булды Гыйльмениса. Төшләр күрә башлады. Төшендә нәрсә күрә диген? Әле Сабан туе, әле печән өсте. Сабан туенда да башкалар арасыннан гел шул көрәшче Хафиз килеп чыга. Печән өстендә дә өлешләре, имештер, гел рәттән туры килеп тора. Үзе каерылып-каерылып печән чаба Хафиз, үзе шул арада бу якка – Гыйльмениса ягына таба да каерылып бер карап ала Хафиз.
Аннары кинәт, гомердә булмаган хәл, бит юарга исле сабын кирәклеген исенә төшерде Гыйльмениса. Кешедән ишеткәне колагына кереп калганмы, әллә кырыктартмачысы шундый теленә салынган кеше туры килдеме, имештер, битне көн саен «Гөлҗиһан» сабыны белән юсаң, биттәге сипкелләрне бетерә. Бер үк вакытта үзе аптырый, үзе күңеленнән генә көлемсери Гыйльмениса: нигә кирәк булды соң әле аңарга биттәге барлы-юклы сипкелләрне бетерү? Кемгә комачаулады алар? Карасана, әле көлүне дә онытмаган икән Гыйльмениса. Үзенә үзе икърар итәргә уңайсызлана, ләкин шулай икәнлеген күңеле белән сизенә: кызлары китте, яшьлеге кайтты Гыйльменисаның. Йокысы качты, көләчлеге кайтты Гыйльменисаның. Көлмичә соң, яшең иллегә җитеп килгәндә, биттәге сипкелемне бетерәм дип көн дә «Гөлҗиһан» сабыны белән бит юарга тотын әле син! Җитмәсә тагын, хәтере дә яңарып, әллә кайчандагыларны искә төшереп тора: бик-бик күптән, әле Барыйга чыкканчы ук, әлеге шул җәйге дымык бер кичтә, әрәмәлек буенда бергәләп тана эзләп йөргәндә иде шикелле, әйткән иде аңарга Хафиз. «Мин сине әнә шул бит очыңдагы ике сипкелең өчен яратам», – дигән иде. Әлбәттә, шаяртып, мыскыл итеп әйтүе булгандыр. Шулай икән, нигә мыскылга урын калдырырга? «Гөлҗиһан» сабыны белән юынып, нигә төбе-тамыры белән юк итмәскә ул «ике сипкел» не!
Аннары тагы, адәм әйтеп ышанмас, килде бер вакыт, үзенең егерме биш ел торган, балалар үстергән өендә төннәрен ялгыз калырга курка башлады Гыйльмениса. Кемдер килер дә, тәрәзә чиертеп тә тормыйча, турыдан-туры ишекне каерып, өйгә килеп керер кебек. Өйнең авыл читендә булуы аның соңга калып кузгалган бу өянәген тагын да куерта төшәргә бер сәбәп иде.
Болары шулай. Ләкин айнык акылы белән карап, боларына ул игътибар да итмәгән кебек күренергә тырыша иде: кемнең аңарга йомышы төшсен, кем килеп керсен аның ялгызлыктан җир астына чумарга торган бәләкәй өенә? Ләкин тора-бара игътибар итмичә кала алмаслык бер фактны күрә башлады Гыйльмениса: Хафиз үзе совет йомышлары белән чапканда, өйдә ялгыз калган малайлары көннән-көн чыгырларыннан чыга баралар. Йә бөтен күрше-тирә малайлары җыелып, өйне урыныннан күчерердәй булып котырыналар, йә, бөтен нәрсәне ачык һәм аяк астында калдырып, үзләре каядыр чыгып олагалар иде.
Шуларның барысын да искә алып, аларыннан да бигрәк инде моннан да ары Хафизны төштә күрү белән генә чыдап тора алмастай хәлгә җитеп, ниһаять, артык тыеп калып булмастай хатынлык инстинкты белән һәм бу юлы инде беркем сүзеннән дә курыкмыйча, туп-туры Хафизның үзенә – Совет йортына килде Гыйльмениса. Килгәндә бик өзеп әйтердәй булып, батыраеп килде ул. Хәтта әйтәчәк сүзләрен дә күңеленнән ясап, әзерләп килгән иде. Мәсәлән, менә болайрак башламакчы иде ул сүзне: «Хәтереңдәме, Хафиз? – дип башламакчы иде чама белән һәм, әлбәттә, бу сүзнең икесе өчен дә көтелгән сүз, кире кагылмаячак сүз булырына ышанган иде. – Син бервакытны миңа әйткән иең, ике ояны бер итү турында сүз кузгаткан иең. Ихлас булган булса шул сүзең, менә килдем мин, каршыңа үзем килдем, ал мине үзеңә хатын итеп. Үземнекеләрне очырып бетердем, инде синең балаларыңа ана буласым килә!» димәкче иде.
Ләкин килеп җитеп, Совет йортына кергәч, ничектер каушабрак калды. Телен әйләндереп сүзен әйтә алмыйча торды. Яшь кызлар кебек кызарды. Әмма бу оялчанлык, сүзен әйтә алмыйча кызарып-алсуланып торуы аңарга бу минутларда үзенә хас, август ае иртәләрендәге кебек, өлгергән бер матурлык өстәде, сизелер-сизелмәс кенә яшәртеп җибәргәндәй булды. Шул ук вакытта Хафиз да, нинди дә булса сүз башларга ашыкмыйча, сүзсез генә аңарга текәлеп калды.
– Ник килдең, дип, ник сорамыйсың, Хафиз? – Беравык тынып торганнан соң, сәер генә итеп шулай сорап куйды Гыйльмениса, һәм шул пауза бөтенесен хәл итте булса кирәк. Калганнарын ул артык тотлыгып тормыйча, хәтта арага чак-чак кына уен-көлке дә кыстыргандай итеп әйтте: – Ничегрәк уйлыйсың, Хафиз, синең ул әнисез малайларың түбәләре белән йөри башладылар түгелме? Син өйдә юк чагында, дим.
– Белгән юк инде, Гыйльмениса, малай, артта күзем юк, – дип җавап кайтарды Хафиз, үз нәүбәтендә шулай ук җиңелчә генә шаярткандай итеп. Аннары бик җитди, хәтта үпкәләгән дә кебек итеп өстәде: – Әйткән идем мин сиңа теге вакытта бер сүз, тыңламадың ич…
– Ул вакыт сәгате сукмаган булгандыр, бәлкем…
Гыйльмениса әйтер сүзен әйтеп җиткерер-җиткермәс тагын тукталып калды. Ләкин Хафиз өчен артык сүзнең кирәге юк иде инде. Ул шундук бөтенесен берьюлы төшенеп алды: әйе, хәзер менә вәгъдә сәгате суккан, хәзер менә ул, колакка керерлек бүтән бер йомышы да юк килеш, әлбәттә, аның янына тикмәгә генә килмәгән…
Монда, ихтимал, бүтән сүзләр дә, үзара шартлар куешу-фәлән дә булмыйча калмагандыр. Ләкин безнең өчен дә, аларның үзләре өчен дә иң әһәмиятлесе алары түгел, иң әһәмиятлесе шул булды: алар шул көннән башлап, загста язылышып, бергә тора башладылар: утыз елдан соң беренче мәхәббәте яңадан әйләнеп кайтып, Хафизга – хатын, аның әнисез калган малайларына әни булды Гыйльмениса.
