Kitabı oku: «Йөзек кашы / Перстень», sayfa 13
Минем тәрәзәләрем
(Автобиографик повесть)
Сабый чак
Әдәбият фәне белән шөгыльләнүче иптәшләрнең берсе көннәрдән бер көнне әйтте миңа:
– Син, агай-эне, тормыш юлыңны язып кара әле, берәр нәрсә килеп чыкмасмы, – диде.
Димәк, картаю шулай башлана булса кирәк. Бүтәне чыгар дип инде ышанмыйлар, һич югы, әйдә, үзенең тормыш юлын язып карасын, имеш. Миңа калса, ышанычны югалтырга әле иртәрәк, тырышканда, бүтәне дә чыгар. Еллар узу белән, чишмә, бәлки, бераз саега торгандыр, ләкин чишмәнең корыганы әле сизелми.
Тормыш юлы икән тормыш юлы! Сөйләргә була ул турыда. Күз явын алырлык әллә ниткән бизәкле картиналар булмаса да, артка әйләнеп караганда, игътибарны азмы-күпме тотып торырлык кайбер истәлекле сәхифәләр бар. Мин дә ата баласы ич, кешеләр башыннан кичкән михнәтләр минем баштан да кичкән, дөнья булгач, әлбәттә, рәхәте дә булмыйча калмагандыр. Алайса, сөйләп карыйм.
1908 елның 20 январенда (яңа стиль белән 3 февральдә), ул чагындагы административ бүленеш буенча, Казан губернасы Лаеш өязе Пановка волосте Олы Мәтәскә авылында урта хәлледән түбәнрәк Хөснетдин карт семьясында бер көтү кыз бала арасында тансык ир малай, төпчек бала булганлыктандыр, бераз чирләшкәрәк һәм бик тә елак бер нәмәстәкәй дөньяга килә. Атап әйткәндә, бу шул – мин булганмын инде. Шул төпчеклек аркасындадыр һәм, бәлки, җир өләшү елларына туры килеп, дөньяга тууым белән үземә имана җире эләктереп алуым өчендер, семьяда миңа башка балаларга тимәгән иркәләү эләккән. Бераз үсә төшкәннән соң да, (бүтән балаларын иске өйдә яткызып калдырганда, әнинең мине үз янына яңа өйгә яткызганын, әтинең түгәрәк икмәкне башлап кискәндә, «кибән башы иң элек менә малай кешегә!» дип, апайлардан әүвәл миңа кисеп куйганлыгын һәм шуның өчен яхшы ук борын чөеп утырганымны ачык хәтерлим. Хәер, төпчек бала булу бәхете озакка сузылмады, миннән соң безнең семьяда янә бер кыз бала артты. Гарифә исемле иде ул кыз. Әмма бик кыска гомерле булды, икеме-өчме яшендә юк кына чирдән үлеп китте. Ул кечкенә сеңлемнең, апайлар табынны җыеп алганнан соң, сәке читләрендә коелып калган ипи валчыкларын бәләкәй бармаклары белән чүпләштерүен һәм олыларның бу эшне бик тә хуп күрүләрен хәтерлим. Соңыннан, Гарифә үлеп, күпмедер вакытлар узганнан соң, әти белән әни һәм апаларым, аны нәкъ әнә шул коелып калган ипи валчыкларын оста чүпли белгәнлеге өчен сагынып искә төшерә торганнар иде. Тагын бер деталь: кышкы салкыннарда кайчакта шулай безнең иске өй тәрәзәсе алдына, тышкы нигезгә яки тәрәзә рамына песнәкме, кызылтүшме кунып кагына башласа, апайлар миңа «Әнә Гарифәнең җаны очып кайткан!» ди торганнар иде, һәм мин, җылы сулышым белән тәрәзә бозын эретеп, «күз ясап», шуның аша «Гарифәнең җаны» белән сөйләшә, аны кызганып елый торган идем. Күрәсең, ул кечкенә, зәгыйфь кызчыкның дөньяга килүе һәм, ипи валчыгы чүпләүдән бүтән эш күрсәтмәгән килеш ашыгып кына дөньяны ташлап китүе, гәрчә мин үзем моңа һич игътибар итмәгән кебек булсам да, минем балалык хыялымда билгеле бер эз калдырган булса кирәк…
Кабаттан әйләнеп кайтып, бер нәрсәне ачыклап үтәсем килә. Бу – минем туган елым мәсьәләсе. (Дөрес, бүтәннәр өчен моның пычагым да әһәмияте юктыр. Ләкин соңыннан башыма төшкән күп кенә мәшәкатьләргә, үземнән дә бигрәк кешеләргә ясаган мәшәкатьләргә сәбәпче булган бу фактны – ягъни үземнең кай вакытта, нинди көнне, нинди сәгатьтә һәм ниндирәк аваз салып дөньяга килүемне төгәл билгеләмичә һич уза алмыйм.) Әни мәрхүмәнең миңа әледән-әле әйтүенә караганда, мин – көз көне, карабодай сугып бетергәч, ындыр эшләре беткәч, каз өмәләре башланыр алдыннан, бер сүз белән әйткәндә, бик кызык вакытта, көзге байлыкта туган кеше. Әни чаклы әни үзе шулай дип раслап торгач, мин моны бервакытта да – элек тә, соңыннан да – шик астына алмадым. Көзге чебеш икән көзге чебеш. Кайчан тусаң да барыбер түгелмени! Кайсы айда, кайсы числода, нинди көнне, нинди сәгатьтә туганлыгым мәсьәләсе, күрәсең, башка берәүне дә һич кызыксындырмаган. Электә, революциягә кадәр, караңгы авыл шартларында, нужага күмелгән крестьян семьясында алай нечкәртеп торырга, хәер, вакыты да тимәгәндер. Искитәрлек ние бар ул хәтле, бер мин генә тумаган, кутыр-чутыр баскан бала-чага иске авылда мыжгып беткән була торган иде. «Әле ярый туган елымны чамалап калганнар» дип, күңелемнән шуның өчен әти-әнигә бик зур рәхмәтләр укып, инде картаеп килгәндә, бервакытны, әле күптән түгел генә, хәрби исемгә аттестацияләү максаты белән, минем туган аемны һәм туган көнемне ныклабрак таптыра башладылар. Нишләмәк кирәк, хәрби кешеләр төгәллекне ярата, аларны әнинең «карабодай суккан» датасы белән генә канәгатьләндереп булмады. Тотындым туган көнемне эзләргә. Үлгәнне, туганны теркәп баручы загс органнарына гариза биреп, шулар аркылы тырышып эзләтә торгач, ниһаять, таптык. Метрика кенәгәләренең күрсәтүе буенча, «көз көне туган» дигән версия бөтенләй күккә очты, мин – чирләшкә малай – кышкы суыкта, январь азагында туганмын, имеш. Бәлки, шул салкында туып, бар туңасымны берьюлы, аңсыз сабый чагымда туңып калгангадыр, кышкы салкыннарга минем исем дә китми. Үз ягыбызның ак тунлы кышын чын күңелдән яратам, кыштан язга борылган айларда аеруча очынып яшим. Язган әйберләремнең дә иң күбесе шул чакларга туры килә.
Туган көнемне болай «югалтып тору» ның үзенә күрә бер нигезе дә бар. Безнең күршедә генә мулла абзый тора иде. Үзегез беләсез, иске авылда метрика, үлгәнне-туганны теркәп бару эше мулла кулында иде. Димәк, гади бер арифметика: мулла безнең күршебездә генә, ә мин – әтинең төпчек малае, җыен кызлар арасында бик сагындырып туган кадерле чыпчык. Шуннан үзегез нәтиҗә чыгарыгыз инде: нишләп яздырырга ашыксын мине әти, бер ел алдан наборга кертеп, актык малаен бер ел элек солдат итү өченме? Әнә шуларның барысын да күздә тотсаң, көз көне – ел азагында туган мин елакны, ул елны яздырмыйча, икенче елның башында яздырган булулары да бик ихтимал.
Балачак истәлекләреннән, аннары, өлкән апамның туе, кияү кертү, ишек бавы кебек кайбер эпизодлар истә калган. Ләкин ишек бавы тотканда халык телендә йөри торган традицион такмакны көйләп торганымны һич хәтерләмим. Ахрысы, җизни бик агрессив кеше булып, минем такмаклап торуымны көтә алмады булса кирәк. Югарыда әйтеп үткәнемчә, минем Хәдичә, Гайшә, Нәфисә исемле өч апам бар иде. Шулардан берсен – өлкәнен – Хәдичә апаны без күрше Яңил авылының хәлле генә бер кешесенә бик зурлап туйлап бирдек. Шунда инде мин татар туеның никадәр шау-шулы, расходлы һәм мәшәкатьле бер вакыйга булганлыгын бик яхшы белеп калдым. Ул чагында әле мин өч-дүрт кенә яшьлек булганмын, шулай да дугадагы кыңгыраулар, чуклап җигелгән атлар, ястык-мендәр салынган тарантаслар, кунаклар, чуклы шәлләр белән чуарланып калган ишегалдыбызны, мәчет таяклары, кәвешләр, юкә башмаклар белән тулган өйалдыбызны бүгенгедәй ачык хәтерлим. Безнең ише малай-салайга андый мәшәкатьле көннәрдә өйдә урын да, кадер дә, әлбәттә, булмагандыр. Шунлыктандыр инде, келәт буенда, утын әрдәнәләре арасында кысылып, җизни бүләк итеп алып килгән сөяк саплы пәке белән юнышып утырганым ничектер үтә ачык булып истә калган. Кыскасы, бер дә икеләнмичә әйтә алам: күрдем мин аларны – татар туйларын! Өлкән апамның туе бик мәшәкатьле, чыгымлы булганын күреп, гыйбрәт алып торган булса кирәк, уртанчы апам, андый мәшәкатьләр тудырмыйча, Чүкәй авылының Шәкүр мулла малае укытучы Габделхәй дигән егеткә ябышып чыкты. Үзем белән бергә сугышып-кырылышып үскән Нәфисә апаны 1921 елны, әйдә, тамагы узса да файда дигәндәй, шулай ук бик ашыгыч озаттык. Апалар киткәч, безнең өебез минем өчен сизелерлек бушап, тынып калды. Җырлар да, төрле юк-барны сөйләшеп баш карашулар да, уеннар да, кич утырулар да бетте. Бигрәк тә шунысы сиздерде: олырак егетләр хәзер инде берсе дә мине, элекке кебек, «Әйдә, минем каениш буласыңмы?» дип тотып кысмый башлады. Ничек кенә димә, апайлар бар чакта рәхәтрәк иде. Халык җырларының матурлыгын, мәхәббәт хатларының баш-башлары ниндирәк бизәкләргә бизәлеп, нинди сүзләр белән башлануын, ниндирәк җырлар белән очлануын, егет белән йөрүнең ни дәрәҗәдә мавыктыргыч бер хәл икәнлеген, шау-шулы туйларны, кызы рөхсәтсез ябышып чыкканнан соң, ана күңеленең ничек рәнҗүен, барыннан да элек мин нәкъ әнә шул апаларым күп булу аркасында белә-тоя алдым кебек. Хәзер дә әледән-әле шул турыда уйлыйм: әгәр минем әсәрләремдә егет белән кыз арасындагы сөешү-мәхәббәт эпизодлары, кияүгә чыгу, өйләнешү һәм туй картиналары билгеле бер дәрәҗәдә тормышча дөрес чагыла икән, моның өчен мин барыннан да элек үземнең кызлар арасында буталып үткән балачагыма бурычлы.
Күңелдә шундый ук зур урынны янә Сабан туйлары, җыеннар биләп тора. Һәй, аларны искә төшерә башласаң! Сөйләп яки язып бетерерлек кенәме соң! Әйтик, иртәгә Сабан туе – күкәй җыярга чыгасы, йокы да юк ул кичне, рәтләп уяу да түгелсең. Күпме яңа тәэсирләр! Әни тектереп куйган яңа күлмәк-ыштанны, әти алып кайткан яңа кәләпүшне кичтән яныңа салып куеп, шул якка борынны төртә биреп, ярты төнгә хәтле йоклый алмыйча ятулар. Иртәгесен әнинең: «Тор, улым, тор! Соңга каласың, сиңа дигән кызыл күкәйләрне бүтән малайлар җыеп бетерәләр булыр», – дип сөйләнә-сөйләнә иркәләп уятулары… Йокы исереклегеннән айнымаган килеш, шулай да ашыга-кабалана киенүләр. Кызыл башлы тастымалдан теккән капчыкны тотып, караңгылы-яктылы иртәләрдә кардәш-ырулардан, күрше-күләннәрдән күкәй җыярга чыгып китүләр… Кайбер күрше-күләннәрнең буяулы күкәй урынына кара оннан катырган эре-эре төшләр генә биреп чыгарулары һәм аны биргәндә, «Безнең тавыклар быел менә шушындый кабыксыз күкәй генә салдылар, мур кыргырлары!» – дип, тавыкларны әрләгән булып, сине мыскыл итүләре. Күкәйне азрак җыеп кайтсаң, әнинең: «Фәлән түтәең нәрсә бирде? Күкәйме, төшме?» – дип төпченеп сорашулары. – О, боларны әле хәзер дә, илле елдан артык вакыт үткәч тә, тыныч кына сөйләп булмый. Авыл малаеның бүтән чүп-чарлар белән бозылмаган саф күңеле өчен никадәр юаныч һәм куаныч булганнар алар!
Тагын бер эпизодны китерми узсам, сабый чак алдында хыянәт булырдыр кебек. Бу – безнең актык атыбызны сатып җибәрү вакыйгасы. Чынлап та, зур вакыйга, йөрәк әрнеткеч бер вакыйга булды ул минем өчен. Күз алдыгызга китерегез: әйләнә-тирәгә бары тик күзе генә төшә башлаган крестьян малае. Иптәш малайлары атка утырып йөри, хәтта атларын инешкә су эчерергә дә үзләре алып төшәләр. Әтиләре янына арбага утырып тегермәнгә китәләр. Олы капкалары зур итеп ачыла, капка төбендә дегет исе аңкып кала… Ә инде Сабан туйларында, җыеннарда ат чаптыру турында хыялланып сөйләшүләрне әйтеп тә торасы юк… Борынына ат исе керә башлаган авыл малае өчен никадәр ләззәт алар!
Ә миңа болар берсе дә эләкмәде. Борынга нәкъ шул ат исе керә генә башлаган бер вакытта, минем әти безнең бердәнбер җирән кашкабызны сатып җибәрде. Аптыраганнан-йөдәгәннән дип әйтмәс идем мин моны. Ул чагында байда приказчик булып эшләүче өлкән абыйдан (әтинең элеккеге, үлгән хатыныннан туган беренче малае) акмаса да тамгалап тора иде. Әмма, әйтмичә дә үтә алмыйм, атны саттыручы да шул абый булды. Мин моны соңыннанрак, бераз үсә төшкәч белдем.
– Әти, син картайгансың, Фатих әле бик яшь, ат карар кешегез дә юк, сукагызны мин үзем акча җибәреп сукалаттырырмын, булган ашлыгыгыз кырда калмас, мәшәкатьләнмәгез ат белән, – дигән абый.
Олылар арасында тагын нинди сүзләр булгандыр, анысын белмәдем. Әмма зур-зур ике кеше безнең җирән бияне йөгәнләп алып чыгып киткәч, үземнең элек яшен суккан кебек катып калуымны, аннары, ат артыннан йөгереп чыгасы урында нишләптер өйгә чабып кереп, өйнең ян тәрәзәсеннән мөлдерәп карап торуымны гомердә онытасым юк. Коймабыз биек түгел иде, тегеләр капкадан чыгып киткәннән соң да, байтакка хәтле атыбызның башы, ике колагы, куе булып үскән ялы, сырты койма өстеннән күренеп барды… Булды менә шундый хәл. Олылар моны ничек кичергәннәрдер, ә минем өчен бик тә фаҗигале эз калдырды бу.
Каз өмәсендә
Аннары сабый чак истәлекләреннән каз өмәләрен китерергә мөмкин. Әлбәттә, өзек-өзек кенә. Урамда беренче тансык карны арттыра алмыйча катып-калҗаеп йөргән бәләкәй авыл малаеның күңеленә ничек, кай ягы белән эләгеп калган булса – шул рәвешендә.
Тукта әле, тукта! Журналда басылган вариантта юк иде бит синең бу казларың, кайдан алдың боларны диючеләр булыр. Юк иде шул, ә менә булды! Өзек-төтек кенә булса да, тергезергә тырыштык, һәм моның сәбәбе дә бар. «Тәрәзәләр» не журналда бастырып чыгарганнан соң, укучылардан килгән күпсанлы хатлар арасыннан берсе авторны аеруча уйланырга, хәтерне ныграк җигеп, тагы бер мәртәбә язу өстәле янына утыртырга мәҗбүр итте.
Иң элек ул хатның үзе турында. Хәзерге көндә Мәскәүдә яшәүче өлкән яшьләрдәге пенсионерка Мәүгыйзә Туктамышева иптәш тарафыннан язылган бу хатта өзеп калдырып булмый торган кызыклы гына тормыш «валчыклары» бар. Сүзне бүлеп торып, ә бәлки сүзне куәтләү өчендер, мин аларның кайберләрен, соңыннан булса да, монда теркәп калдырырга уйладым.
«…Мин үзем дә ярым авыл кызы (элекке Чистай өязе Яуширмә авылыныкы). Ләкин яшьтән үк минем тормышым шундый булды, туган һәм үскән җиремдә торырга туры килгәне юк. Әүвәл әти солдатта вакытында, рус телен белмәве аркасында бик күп җәфа чиккәнгә, «балаларымны урыс булганчы укытам» дип сүз биргән. Авылда торып «урыс ясау» түгел, бәлки укый-яза белә торган ясау да авыр булганга, җәен авылда крестьян эше белән шөгыльләнеп, кышын Чистайда извозчик булып эшләгән һәм безнең барыбызга да мәгълүмат бирергә тырышкан, һәм ул вакытта алырга мөмкин булганны (ягъни мин Чистайда җәдит мәктәбендә рөшди – 8 сыйныф бетереп) алып, 1916 елның көзендә мөгаллимә булып, Минзәлә өязенә киттем…»
Революцияне мөгаллимә булып каршылаган, соңыннан кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән уннарча ел Урта Азиядә эшләп, пенсиягә чыгар алдыннан 13–14 ел Мәскәүдә СССРның Ленин исемендәге үзәк китапханәсендә татар әдәбияты буенча консультант булып хезмәт иткән, кыскасы, революция башыннан бирле культура фронтын куймаган бу иптәшнең минем өчен наказ булып яңгыраган һәм мине, яңадан кулга каләм алып, шушы бүлекне язарга мәҗбүр иткән юллары түбәндәгеләр:
«Иптәш Хөсни, – дип дәвам итә ул үзенең хатын, – авылны шулкадәр матур итеп тасвир иткән кеше, авылда 15–16 яшьләренә кадәр кызлы йортта үскән кеше. Тик бары безнең татарда гына була торган бер кызык моментны төшереп калдыруыгыз беркадәр күңелне бозды. Бу – көзге каз өмәләре. Әйткәнемчә, минем көз көннәрендә, өмә вакытларында авылда булганым юк. Укып мөгаллимә булгач, мөгаллимә кеше, әлбәттә, каз өмәсенә йөрми. Тик казның эче-башы һәм аягыннан пешерелгән тәмле бәлешне генә ашаганым бар. Мөгаллимә булган мәҗлестә авыл кызлары үзләренең гади хәлләрен югалталар. Сез, әлбәттә, миннән яхшырак беләсездер: кызларның йолыккан казларны көянтә башларына элеп, су буена юарга барулары, анда аларны гармуннар белән егетләрнең каршы алулары, бәке янындагы биешүләре, кичен әүвәл тәрәзә аша, аннан өй эченә үк кереп, бөтен кызларга кушылып китүләре… Шулай ук бер-берсенә гыйшык тотулары, туйлар башлануы… Әгәр безнең әдәбиятта бу мәсьәлә чагылмаган икән, шул турыда бер матур хикәя язып чыксагыз, бер зур эш булыр иде. Белмим, ул традиция хәзер дә дәвам итәме йә бөтенләй онытылып калдымы? Әгәр чынлап та онытылган булса, һич югы, әдәбиятта чагылып калуы яхшы булыр иде…»
Өлкән яшьтәге бер кешенең сагыну һәм борчылу хисләре белән тулган шундый хатын ничек игътибарсыз калдырмак кирәк! Турысын гына әйткәндә, ул монда миңа эш тә калдырмады, кырлап-сырлап тормыйча, барысын да үзе әйтеп бирде. Әйе, була иде шул андый каз өмәләре! Сүз уңаеннан әйтеп үтәргә мөмкин: безнең татар каз, үрдәк үрчетергә элек-электән үк бик хирыс халык булган булса кирәк. Син аның җырларына гына игътибар ит: никадәр каз, үрдәк каңгылдап ята аларда!
Ә түшәк, ястык – татар өенең яртысын биләүче һәм, байлык билгеләренең берсе буларак, һәрвакыт сандык өстендә, бүлмә тактасы башында пуф итеп күпереп торган мамык мендәрләр – болар әллә каз, үрдәк асрамыйча гына булган байлык дисезме?
Шулай итеп, сүзне бу юлы казлар турында башлап җибәрдек. Әйе, мин белә-белгәннән бирле без үзебез дә гел каз асрый идек. Күп булып чыккан, күп булып үскән еллары да, аталы-аналы ике дәү казның җәй буена бер бәбкә ияртеп йөргән елы да булды. Нишләптер, бигрәк тә менә шушы бер бәбкәле ел истә калган.
Чыкканда, алар икәү иде. Ике олы казга ике бәбкә каз җитәрлек үк булмаса да, шулай да кеше арасында битне-кызартырлык ук түгел. Бәбкәләре нинди тагы! Йөргәндә, башка кешеләрнеке кебек, артка чүгеп-чүгеп тә китмиләр, чыгуларына ишегалдындагы яшел чирәмне чукырга тотындылар. Үзләре ямь-яшел, йоннары йомшак, бигрәк тә шунысы куандырды: икәү генә булгач, әниләренең канат астында урын иркен, йөгереп керәләр, йөгереп чыгалар, ә кайчакта йоклаган җирләреннән башларын чыгарып, миңа карап-карап куйгалыйлар иде…
Мин, кадакланган кебек, гел шулар тирәсендә. Әлеге ике кадерле бәбкәне тилгән, ябалактан саклыйм. Шулай да бу бурычны мин ахырына кадәр үтәп җиткерә алмадым. Инде хәзер бөтен вак-төякләренә хәтле хәтерли дә алмыйм, ахрысы, күрше кызы белән тәти-тәти уйнап күзем тонган булгандыр, мин, ачык авыз, «Тилгән! Бәбкә алмага килгән, сиңа бәбкә бирмәм, бер күзеңә – яфрак, бер күзеңә – туфрак» дигән такмакны онытып җибәргәнмен. Шуннан файдаланып, мич капкачы хәтле зур тилгән, әллә кайдан гына лапылдап килеп төшкән дә безнең әлеге теге кадерле ике бәбкәнең берсен алып та китте. Әй эләкте дә соң моның өчен миңа! Бигрәк тә шунысы истә калган: аталы-аналы икесенә бер бәбкә белән генә торып калгач, безнең казлар искиткеч усалландылар. Иң зәһәре – ата каз. Әле аның янына барырга уйлаган да юк, ә ул, әллә кайдан чабып килеп, өскә ысылдап тора.
Аның каравы икенче җәй каз җәе булды бездә. Тупырдашып чыктылар, тупырдашып үстеләр. Бәбкәләр үсә төшкәч, бер нәрсәгә игътибар иттем: әниләренең канат астына сыймый башладылар болар. Кара әле, ишле бәбкә булуның дә әкәмәт ягы юк түгел икән! Узган җәй, бер генә бәбкә чагында, рәхәт иде казга. Артыннан шул бер бәбкәсен ияртә иде дә ата каз янына барып, аңарга орынып ук кунаклый иде.
Ә быел, бигрәк тә көзгә авышып, бәбкәләр үзләре казга әйләнә башлагач, төннәрен бөтен ишегалдын тутырып, ничек эләксә, шулай кунаклыйлар. Һәркайсының үзенә Алла биргән канаты бар, кайда ана каз, кайда бәбкә казлар – аера да алмассың.
Бер нәрсә бик нык истә калган. Төнлә йокыдан уянып тышка чыгарга кирәк булса, мин иң элек тәрәзәгә күз төшерәм. Ишегалдында казлар тулып ята икән, миңа берәүне дә уятып торырга кирәк түгел. Чыгам йөгереп, үтим үтисе эшемне, казларның кайберләре, тәмле йокыларын бүлеп, миңа сак кына тавыш биреп кала… Бөтен җеннәрне тудырып, аларның барысын да минем өскә җибәреп яту урыны булып хыялга килә торган мунчабыз ягына, ичмасам, күтәрелеп тә карамыйм. Йөгереп кереп, өйалды ишегенә бастырыкны салып та куям – килеп карасыннар җеннәр хәзер.
Казлар белән шулай дуслашып җиткәч, кырдан игеннәр җыелып, казларны игенгә чыгудан саклау мәшәкате өстән төшкәч, кыскасы, шул ак канатлы, гел су коенып, гел чистарынып-кагынып яшәүче саф җан ияләре белән шау-гөр килеп ишегалды тутырып яшисе бер вакытта, көннәрдән бер көнне бездә зык куптылар. Әти тотынды пычак кайрарга, апалар кызлар чакыра чыгып киттеләр, әни: «Мичебез дә агартылмаган, әле атна-ун көн сабыр итәргә булыр иде, ник шулхәтле кабалана торгансыңдыр?» – дип, әтигә сукранып алды, әмма әтинең карары нык иде, ул, аны-моны вакланып тормастан, пычак кайравын белде. Димәк, шулай! Сүзгә урын юк, бүген безнең казларның башларына җитәчәкләр.
Калганы Мәүгыйзә ханымның хатында тасвирлаганча ук диярлек. Шулай да кайбер ваклыклары хәтердә торып калган. Әти суясы казларны суеп бетерде дә, сугым пычагын матчага – без бала-чаганың буе җитмәстәй урынга кыстырып, бик зур эшемне кырган кешедәй чыгып китте. Минем ул көнне әтигә күтәрелеп карыйсым да килмәде, хәер, ул көне буе диярлек өйдә рәтләп күренмәде дә. Ул көнне өйдә иң нык бөтерелүче хатын-кызлар һәм безнең Гарифә төсе итеп асрый торган карт песиебез булды. Әмма бәйрәм килде дә соң песигә! Тегеннән теге төшен кисеп аталар, моннан бу төшен. Кызлар халкы гомумән күп уйлап мәшәкатьләнми, ә бездә җыен күрше-тирә кызлары. Аларга кеше казы белән юмартлану берни дә тормый. Песи, гуҗ корсак, күрмәгәнен күргәндәй ашады-ашады да аннары – тапты урын – мичтән төшкән җылы нурга, почмак сәкесенә сузылып ятты. Шуны гына көтеп торганнар иде ди. Аны шундук, яткан киезе белән күтәреп алып, мич башына томырдылар. Әлеге дә баягы шул күрше кызлары – кансызлар, аларга соң кеше песие жәлмени!
Чатырдап мич яна – әни, табаларны бер-бер артлы йөгертә-йөгертә, көндезге чәйгә, каз мае белән майлап ашау өчен, коймак пешерә. Иртә яккан мич кичкә хәтле янды. Кичен шул кызу мичкә, шул кызу табаларда, казның баш-аякларыннан ике зур бәлеш кереп китте. Миңа әйтеп үк бетермиләр, шулай да сизенәм, кичен бездә бәлештән бүтән дә тамашалар булачак икән әле! Ләкин мин кичне көтеп чыдап утыра алмадым, иртәдән бирле янган мич, иртәдән бирле янган учак эссесеннән тәмам әлсерәгән идем, әти кебек, бер кешегә бер сүз дәшмичә чыгып киттем.
Бездә шул әлеге Мәүгыйзә ханым әйткән мөгаллимә-мазар юк иде, мөгаллимә булмагач, «авыл кызлары үзләренең гади хәлләрен», әлбәттә, югалтмаганнар иде булса кирәк. Җырлаганнар да, Фәхрелбәнат исемле күрше кызы, бер кызып киткәч, тамаша чыгару өчен хәтта кичне дә көтеп тора алмаган, тамашаны инештә, бәке буенда каз юган чакта ук чыгарган.
Дөрес, моны мин үз күзләрем белән күрмәдем, ишеткәнемне сөйлим, арттырып җибәргән булсалар, гөнаһысы арттырып җибәргән кешеләргә.
…Шул каз түшкәләрен, эчен-башын салкын суда чайкаган чакта булган бу хәл. Анда болар, кулны манып җылыту өчен, җылы су да алып төшкән булганнар. Фәхрелбанат апа, кызып эшли торгач, әлеге җылы су белән кулын гына түгел, аягын да җылыткан. Әле шул көзне бастырып кигән өр-яңа киез итеге бәке тирәсендәге юешне шактый гына эчкән моның.
Анысы аның берни түгел, итек юешләнә дә, кибә дә… Безнең көнозын янып торган мичкә терәбрәк куйсаң, әле ничек кенә кибәр. Бөтен бәла дә шунда – мичкә хәтле килеп җитә алмаган шул Фәхрелбанат апа.
Килгән аның янына – бәке төбенә – егет. Сүзләрен кеше ишетмәсен дип булса кирәк, читкәрәк кагылганнар болар. Керешкәннәр сөйләшергә дә серләшергә. Ә безнең авылда элек-электән шулай: егет белән кыз серләшә башладымы, дөньялары онытыла. Фәхрелбанат апа да бөтен дөньясын оныткан. Моның белән төшкән кызлар, эшләрен бетереп, менеп киткәннәр, ә болар һаман да серләшәләр дә серләшәләр ди. Икәве генә калгач, сүзләр тагы да күбәеп киткән. Каз өмәсе чаклар бит, кәеф икесенең дә шәп.
Әмма берзаман әлеге безнең Фәхрелбанат апа өнгә килгәндәй була. Өнгә килеп, шул, тиз генә менеп китим дисә, аякны ала алмый бу. Элек җылы су белән җебеп, яхшы ук ылҗыраган киез итек читтәге салкын бозга шакырдап каткан. Нишләмәк кирәк, соңыннан минем Нәфисә апа, комган белән җылы су алып төшеп, көч-хәл белән генә кубарып алганнар Фәхрелбанат апаны!
Болай үзе итеккә бернәрсә дә булмаган. Бәлки, вакыйгасы да шулай тавышсыз-тынсыз гына узар дигәннәр иде дә, андый кызык хәл тавышсыз-тынсыз гына узамы соң! Иртәгесен үк бөтен авылга таралды. Иртәгесе бер хәл иде, кичкә дип көткән шатлыгы җилгә очты Фәхрелбанат апаның. Бәке буенда, иптәшләреннән аерылып, бозга ябышып калуын ишетеп, дулап кереп җиткән әнисе, аны, мескенкәйне, ай-ваена куймыйча, шундук җилтерәтеп алып чыгып китте. Шулай итеп шул, егетләр белән кич утыру рәхәтеннән тәки колак какты Фәхрелбанат апа. Кич утыру түгел, кул көче кергән каз бәлешенә дә җибәрмәделәр аны. Әни, берничә мәртәбә чакыра кереп тә, олыларын тыңлата алмагач, әлеге теге зур ике бәлешнең берсен, Фәхрелбанат өлеше дип, аларга кертеп бирде.
