Kitabı oku: «Йөзек кашы / Перстень», sayfa 16
Тун трагедиясе
Интернатка урнашып алгач, күңел тәмам тынычланды, инде мин авылдашларымның, бигрәк тә абый белән туганым җиңгинең күзенә курыкмыйча карый алам. Шуның өстенә аерылып торган ике ай гомер эчендә авыл да сагындырып өлгергән. Барыннан да бигрәк, салкыннар якынаеп, өс киеме турында кайгыртыр вакыт борын төбенә килеп баскан иде. Ә минем авылда әле узган кыш кына тектергән тире туным бар, көзге салкын җилләр кабатланган саен, бигрәк тә шул искә төшә башлаган иде. Шуларның барысын да сәбәп итеп, мин Октябрь бәйрәме арасында берничә көнгә авылга кайтып килергә рөхсәт алдым.
Мәтәскә шул иске урынында, өйдә дә әллә ни үзгәреш юк, тик абый белән туганым җиңги генә курсны яхшы ук үзгәрткәннәр, башта хәбәрсез-хәтерсез йөреп тә, минем, ниһаять, укырга кереп кайтуым аларны сизелерлек йомшарткан иде.
– Безнең авылдан да бер камисар чыгып куйса, белмәссең. Син, әнкәсе, бүреккә тагарлык берәр кызыл чүпрәгеңне шулай да әзерли тор, – дигән булды абый, гадәттәге җорлыгына бераз мыскыл да кушып.
– И-и, яшь кешегә укымыйча соң, – диде туганым җиңги. Күренеп тора: минем йорттан китүгә җиңги бик шат, тик менә әти карт кына ничектер бераз аптырабрак калган иде. Бер яктан, кече улының, укып, кайчан булса да бик зур «урындагы кеше» булып чыгу ихтималы аның күңелен кымырҗыта, икенче яктан, малайны канат астыннан бик үк ычкындырасы килми иде булса кирәк. Дөресен әйткәндә, минем үз хәлем дә бик алай ансат түгел иде. Укырга керүен кердем, ул яктан күңел тынычланды, ә менә авылдашларымның, бигрәк тә иптәш малайларның: «Соң, син кем булып чыгасың инде?» дигән сорауларына җавап бирүе читен. Чөнки мин әле гомуми урта белем бирүче мәктәптә генә, аның да дүртенче классында гына укыйм. Кем булып чыгуым турында әйтү өчен, аз дигәндә, тагын җиде-сигез ел чиләнергә кирәк иде. Хәер, бераздан хәйләсен таптым, авызларын тиз томалыйм тегеләрнең:
– Кем булып чыгаммы? Анысын әле соңыннанрак әйтергә булдылар. Хәзер үк әйтсәләр куркалар: ник дисәң, безгә дигән урынга икенче берәүнең алданрак барып утыруы бар, шуңа күрә аны секрет итеп саклыйлар икән.
Болай чолгап-чолгап әйтүнең ике яклап файдасы бар: беренчедән, ык-мык килеп торудан котылам, икенчедән, аны-моны шәйләп өлгермәгән авыл кешесе тиз генә үзенчә нәтиҗә ясап, баш селкеп куя: янәсе, зур урын булырга тиештер инде ул, алай секрет итеп саклардай булгач.
Авылда ике кич кунып, коймак, кабартма ашап, мунча кереп, өсне-башны алыштырып, ниһаять, тугызынчы ноябрь көнне иртә таңнан юлга чыктык. Кар яуган иде инде, абый, түрле чана җигеп, Казанга үзе илтеп куярга булды. Әлбәттә, вак-төяк йомышлары да табылды бугай, ләкин сизеп торам, күңеле йомшарган, юк йомышны бар итеп, минем өчен юри бара.
Әлеге теге сары тунны киеп, түрле чанага, йомшак печән өстенә кыяфәт саклап кына чыгып утырдым. Авылдан чыгып, ун-унбиш километрлар киткәнче, шулай кыяфәт саклап бардым, шуннан соң һич уйламаганда кыяфәтем шиңә башлады. Ник дисәң, көн кинәт җылытып, кар урынына яңгыр шыбырдатырга тотынды. Шул көннәрдә генә яуган йомшак кар эреп, аяк асты пешмәгән боламыкка әйләнде, юл тәмам изелде. Болай да картаеп хәлсезләнә башлаган һәм гомер-гомергә сырт сөяге күмелмәгән безнең җирән кашкабыз изелгән юлдан тимерле чананы урталай бөгелеп, актык көчен куеп тарта иде. Кайда ул кыяфәт саклап тору, үр менгән чакларда абый бер яктан, мин икенче яктан атка булышып, чананы мөгезеннән тартып менә идек. Ат туйдырып, үзебез чәй белән җылынып чыгарга дип фатир төшкән җирдә, ниһаять, без түрле чананы тугарып калдырып, двор хуҗасы Михайло агайның утын арбасын җигеп китәргә мәҗбүр булдык. Әмма минем әлеге тире тунны ни белән дә алыштыру мөмкин түгел иде, көннең-көн буена өстән берөзлексез эретеп явып торган җылы яңгыр астында туным-мескенем тәмам җебеп, озынлыгы аяк йөзенә җитте.
Алай гынамы! Иза чиктем мин ул тире тун белән. Югарыда бер әйтеп үтелгәнгә, безнең интернатта барысы да диярлек авылдан килгән ярлы балалары иде. Озынлыгы аяк йөзенә җиткән һәм, тәмам җебеп, буяу катнаш тире исе аңкытып торган туннан суга төшкән тычкандай күшегеп кайтып керүгә, интернатташ иптәшләрем төрлесе төрле яктан миңа киңәшләр яудырырга тотындылар. Үзем турында түгел, туным турында. Янәсе, син аны болай ит. Юк, алай итмә, менә болай ит. Батареяга элеп куярга, балконга чыгарып җилдә генә киптерергә, йомшаган чагында итәген биш-алты карыш чамасы кисеп алырга да шундук бөгеп чыгарга, кыскарсын өчен, аркылыга тарттырып, йонлы ягы белән стенага кадаклап куярга – о, нинди генә киңәшләр бирмәделәр миңа. Шулар арасыннан иң колакка ятышлысы – матрасны күтәрергә дә тунны бик пөхтәләп кенә, ягъни һич җыерчык-мазар калдырмыйча, матрас астына җәеп салырга һәм өстенә менеп йокларга!
Чынлап та, дөнья күргән малай авызыннан чыккан киңәш булды бусы. Иртәгесен мин тунымны матрас астыннан шактый кыскарган, кибүен кибеп үк җитмәсә дә, сасысы сизелерлек кимегән хәлдә тартып алдым. Шул килеш өстемә киеп, мәктәпкә дә киттем. Ләкин дөнья гел яхшы кешеләрдән генә тормый икән шул, кадалып киткере. Безнең интернат малайлары арасыннан да бер хыянәтче табылды, кайсыдыр берсе минем тунның тартсаң сузыла торган яман гадәте булганлыгын шәһәр малайларына чишкән. Шуннан китте, малай, китте кәмит кору. Югарыда бер әйтә башлап та әйтеп үк бетермәдем, менә хәзер чыгарырга туры килә: безнең Вахитов мәктәбендә төрлесе бар иде. Авылдан килеп укучы ярлы-ябагай балалары һәм шулай ук бу таш каланың үзендә дә, Аллага шөкер, нужа калачы ашап үскән эшче малайлары белән бергә үк туклыклары йөзләренә бәреп чыккан, безнең ише «җәелергә торган сала кабартмаларыннан» ничек көләргә белмичә аптырап йөргән «нэпман малайлары» да шактый иде. Әнә шундыйлар тотындылар минем тунның итәгеннән тартырга, өскә кигәч тә килеп тарталар, вешалкада эленеп торганда да барып тарталар, кыскасы, юл килгәндәге җебүеннән әле тиешенчә кибеп җитмәгән тун янә аяк йөзенә хәтле сузылды.
Шул ук вакытта файдасы тимәде түгел. Беренчедән, шул мыскыллауларга үч итеп, мин бик ныклап укырга керештем. Көндез мәктәп, кичен бирелгән ужинны тәлинкәсенә чаклы ялтыратып куям да, мәктәп янәшәсендәге, анысы да шулай ук Вахитов исемендәге, китапханәгә йөгерәм һәм тәмам ябылу минутына чаклы китапка кадалып утырам. Соңыннан мыекка урый башладым, әле хәзер дә уйлангалап куям: Казанга килүемнең әнә шул беренче елларында, тун ачуын эчкә йотып, китапханәдә өчәр-дүртәр сәгать буена рәттән матур әдәбият «кимермәгән» булсам, белмим, миндә әдәбиятка хирыслык кузгалыр идеме икән?
Әлеге тунның читләтеп тигән икенче файдасы: мыскыл итүче мещан малайларына ачу итеп һәм шунда беррәттән мәктәптәге пионер отрядының эшен дә тәнкыйтьләп, мин «Яшь ленинчы» газетасына мәкалә яздым. Мәкаләм басылып чыкты. Мәкалә астында үземнең чабата кадәр итеп «Учкор Мөхәммәтфатих Хөснетдинов» дип куелган исем-фамилиямне күргәч, башым күккә тиярдәй булып шатландым. Хәлбуки эш әле фамилияне куеп чыгару белән генә бетмәде, бу мәкалә өчен миңа күпмедер шунда гонорар да тиешле, имеш. Мин бу сүзгә башта ышанмый торсам да, акчага бик сусаганлыгым җиңде, бер дә бер көнне сорашкалап, әлеге шул гонорар бирә торган җирләренә киттем. Бирделәр, әй. Чын икән, барып сорасаң, бирәләр икән! Һәм шуннан соң мин хәзерге Ленин урамындагы «Советларның икенче йорты» дип атала торган йортка урнашкан «Гажур» (газета-журнал редакцияләре) якларына сукмакны ничек тә онытмаска тырыштым. Авыл җырлары кысасына яңа сүзләр тезеп, тәнкыйть такмаклары да чыгарам, «Яшьләр клуб көтә», «Күпер кайчан салыныр икән?» кебек хәбәрләр дә илткәлим. Шулар өчен килгән азмы-күпме гонорар акчасын һич әрәм-шәрәм итмичә җыеп бардым да, кышкы каникулга кайтыр алдыннан кибеттән дүрт метр, чапсаң, балта үтмәслек кара материя сатып алып, башны бик югары тотып, авылга кайтып кердем.
Мин дә «боз ялый башладым»
Авылдан тунны тик тышлатып кына килдем, безгә интернатта да барыбызныкы бертөсле кара шинельләр тектереп бирделәр. Аякта шулай ук барыбызныкы берочтан резинкалы, кунычлы ботинкалар, кайгы китте өс-баш турыннан. Интернаттагы, мәктәптәге, пионер һәм комсомол оешмаларындагы тамашаларны яза китсәң, алар үзләре биш китаплык. Кызганыч, көндәлек алып барылмаган, теркәлмәгән, хәтергә ышанылган. Әлеге дә баягы культура җитмәү бәласе. Менә хәзер моннан утыз биш-кырык ел элек баштан кичкән ул маҗараларны күз алдына китерергә тырышып карыйм да, күбесе тузан астында күмелеп калган шул.
Җыеп кына әйткәндә, Мәтәскә малаеның эше ходка китте хәзер. Тамак тук, өс бөтен, башыңа сыйган белемне тутыр да тутыр. Мин инде, укудан тыш, әкренләп кеше арасына да кереп барам кебек. Безнең класста ана теле укытучысы Мансур ага Ишмаевның да үз предметын ихлас күңелдән бирелеп, яратып укытуы йогынтысыз калмады булса кирәк, шуның янына тагы бу фәнне янәшә классларда алып баручы Гобәй Таһировның да (соңыннан ул «РСФСРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем алды) тырышлыгы кушылып, без күмәк көч белән мәктәп күләмендә әдәбият түгәрәге төзеп җибәрдек. Җитәкчесе – өлкән класс укучысы һәм соңыннан үзе дә матур-матур гына хикәяләр язган Нигъмәш Булат дигән кеше. Казанның зур булмаган бер сәүдәгәренең баласы Нигъмәш Булат, фанатик фикерле әти-әниләре белән килешмичә, араны өзеп, алардан чыгып киткән, безнең белән интернатта тора, без ашаган карабодай боткасын ашый, ләкин үзенә бездән артыграк та өлеш чыгаралар: «Сарык тиресе бөркәнгән бүре баласы» дип, әле теге, әле бу яктан комсомол матбугатында чеметкәли торалар иде. Мәктәп җыелышларында да әледән-әле эләгә тора иде үзенә. Бик тирәнтен кичерә иде ул мондый ташлануларны. Болай да бик йомшак, оялчан, сөйләшкәндә теле тотлыга торган Нигъмәш Булат, башына әнә шундый тукмаклар төшкәннән соң, бөтенләй телсез кала. Кешедән кача, ашарга да башкалардан соңга калып кына төшә һәм бертуктаусыз укый, күзләре кызарып беткәнче укый иде. Шул ук вакытта кушылган җәмәгать эшләрен дә бик төгәл башкара: учкомда да ул, әдәбият түгәрәгенең җитәкчесе дә ул, интернатта чыга торган стена газетасының редакторы да ул. Әнә шул Нигъмәш Булат үзе чыгара торган стена газетасына минем бик тә Тукайча иттереп, вәзенен, кафиясен җиткереп язган шигыремне басып чыгарды. «Басып чыгарды» дип әйтәм, чөнки почеркы бик яхшы, уңга да, сулга да авышмаган түп-түгәрәк хәрефләрне берсе артыннан икенчесен тезеп кенә куя һәм әнә шул матур почеркы белән стена газетасын башыннан азагына хәтле берүзе коеп чыга иде. Соңыннан да мин байтак кына матур почерклы кешеләрне күрдем, әмма Нигъмәш Булат кебек коеп куючы кешене күргәнем булмады.
Гомумән, җылы күңелле, миһербанлы, кагылу-сугылуны күп күргән кеше буларак, китек күңелләрне бик тиз танып алып, үз җылысына тарта белә торган бу иптәш начар язучы да түгел иде. Аның соңыннан байтак кына хикәяләре матбугатта басылып та чыкты, ялгышмасам, хәтта бер җыентыгы да чыкты түгелме икән! Шул хикәяләре арасыннан «Малай укырга качкач…» дигән хикәясе ничектер аеруча хәтердә калган. Гади бер авыл кешесе авызыннан шуның теле һәм дөньяга карашы аша үткәзеп сөйләнә торган бу хикәядә крестьянга хас җиңелчә юмор, әйләнә-тирәдә кузгалган хәл-әхвәлләргә сәерсенеп карау, ләкин бер үк вакытта күңеленнән бик тә килешү, дәшми-тынмый гына хуплап тору бөркелә иде. Күрәсең, безгә, безнең әтиләргә, шул гомуми күтәрелеш чорының байтак кешеләренә хас, алар өчен уртак тойгылар булганга күрәдер, Нигъмәшнең ул хикәясе минем үземә аеруча ошаган иде…
Соңыннан Нигъмәш Булат Татарстан районнарының берсендә укытучы булып эшләде. Һәм электән үк саулыкка туймыйча килгән бу бик тә юка, бик тә китек күңелле кеше Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт фронты частьларының берсендә хезмәт иткәндә үпкәсенә каты салкын тидереп, шул чирдән терелә алмыйча, яшьләй генә дөньядан китте.
Шул Нигъмәш Булат җитәкчелек иткән әдәби түгәрәктә катнашкалап йөргәндә, безне Тукай урамының аргы очында, элекке атаклы Учительская школа бинасына урнашкан татар мәктәбенә алып киттеләр. Үзешчән көчләрне аралаштырып ясалган катнаш кичә булды кебек. Ул мәктәптә ана телен һәм әдәбиятны танылган шагыйрь Төхфәт Ченәкәй укыта иде. Барысы да хәтердә калмаган, кичәдә үзем язган бер шигырьне укып, мин дә катнаштым. Шигырем ошагандыр дисәм, гөнаһлы булудан куркам, нәрсә булгандыр, кичәдән соң Ченәкәй мине үзе яши торган бүлмәгә кунакка алып китте. Ул хәзерге Киров урамында, автопарк янындагы бакча каршында, элекке Апанаев номерларының берсендә, озынлыкка сузылган тар гына бер бүлмәдә тора иде. Без икәү генә түгел, безнең янда тагы берни дә сөйләшми торган кечерәк кенә бер кыз да бар иде.
– Менә бу туташ сезнең Вахитов мәктәбендә укый, – диде Ченәкәй юлда килгәндә, мине әлеге кыз белән таныштырып. – Салиха атлы. Син әле аны белмисең дә икән, үзең тагы шигырь язган булгансың.
Чынлап та, аңарга хәтле мин Салиханы белми идем. Бәлки, күргәнем булгандыр, ләкин шәһәрдән йөреп укучыларны мин үҗәт бер кирелек белән һаман әле кабул итә алмыйм, бик азларына гына һәм бик читенлек белән генә ияләшәм, өс-башларына әдәм рәтлерәк киенеп, шәһәрдән йөреп укучылар минем өчен әлегә барысы да бер чыбыктан сөрелгән яки сөрелергә тиешле «нэпман балалары» иде.
Ченәкәй бүлмәсенә кереп ут алгач, кинәт аптырап киттем: кара әле, сөйкемле генә кыз икән ләбаса бу Салиха дигәннәре. Мөгаен, «нэпман кызы» түгелдер. Өске киемен салгач, ул тагын да юкара, нечкәрә төшкәндәй булып калды. Ишек төбендәге урындыкка бөрешеп кенә утырды, үзе әледән-әле маңгай астыннан гына ятсынып карангалап ала иде. Ченәкәй агай, чәй һәм пәрәмәч китерәм дип, каядыр аска төшеп китте. Ул әйләнеп кергәнче, без Салиха белән ләм-мим бер сүз алышмыйча, читлеккә эләккән бүре балаларыдай, икебез ике читтә тып-тын гына утырып тордык. Вакыт, әлбәттә, бик озак үтте. Шунда мин Салиханың үкчәсе ашалган иске туфлиен күреп алдым, һәм кинәт күңелем йомшап китте. «Юк, «нэпман кызы» түгел бу, туфлиеннән үк күренеп тора».
Ченәкәй агай пәрәмәч белән чәйгә әле тик заказ гына биргән икән, пәрәмәч өлгергәнче, безнең укуларыбыз, ничек яшәвебез, кемнәрне укуыбыз, нәрсәләр белән кызыксынуыбыз турында сорашкалап утырды. Минем кайчан яза башлавым, кемне яратып укуым белән аеруча кызыксынды. Мин ык-мык килдем, колакларыма чаклы кызарды. Ахры, рәтле-башлы бер җавап та бирә алмадым кебек. Чөнки минем яратып укымаган беркемем дә юк, минем шундый чагым, юк кына колачым белән дөньяны колачларга әзер идем. Шуннан соң Ченәкәй агай үзе миңа вәзеннәр, шигырьнең калыбы, кафиясе, үлчәве турында минем башыма сыймый торган зур-зур киңәшләр бирде. Ул арада подноска олы гына ак чәйнек, аның янына чәй пешергән икенче бер кечкенә чәйнек куеп, тәлинкәгә кайнар пәрәмәч өеп, безгә ужин китерделәр. Бүлмәгә ризык исе таралды, хәзергә минем өчен иң аңлашыла торганы менә шушысы иде.
Пәрәмәчне дәррәү урып ташларга бик ният булса да, андый тупаслыкны эшләп буламы соң, өлкән шагыйрь абый өендә утырабыз лабаса. Ченәкәй агайның бик тырышып кыставы да безгә берәр пәрәмәчтән арыга китәргә мөмкинлек бирмәде.
Чәйдән соң без кинәт аптырабрак калдык. Сөйләшенәсе сүз сөйләшенеп беткән, ашагач та торып качарга ничектер уңайсыз иде. Ченәкәй агай мондый хәлне дә күз алдында тоткан булса кирәк, китаплары арасыннан карта колодасы кебек, ләкин зурлыклары ягыннан картадан зуррак, төрлесе төрле чәчәкле, төрлесенә төрле матур сүзләр, җырлардан өзекләр, чәчәк исемнәре, кеше исемнәре, гөл исемнәре язылган открыткалар тартып чыгарды һәм:
– Әйдә, алайса, почта уены уйнап карыйк, – дип, әлеге открыткаларны безгә өләшә башлады.
Авылда почта уены бөтенләй башка, анда «почта» сине караңгы өйалдына чакырып чыгара, һәм шунда күңелеңә ошаган кыз белән икәү генә каласың. Әлбәттә, салкын булмый. Кызарсалар кызарып керәләр, әмма салкыннан зарланып керүчене һич белмим… Монда болай өстәл янында гына утырып уйныйсы икән. Көн туган саен, белемем арта бара, менә инде кала «почта» сын да уйный белә башладым.
Шулай да почта уены әллә ни кызып китә алмады. Мин аның серенә дә рәтләп төшенә алмый калдым, Салиха, кинәт урыныннан торып, китәргә җыена башлады.
– Юк, китәм, китәм… Соңга калсам, аннары алма апа ишекне бикләп куя, – дип кабатлавын белде ул Ченәкәйнең утырырга кыставына каршы.
Мин чын күңелемнән Салиха ягында идем, без өчебез дә кузгалдык. Өстәлдә ничек эләксә, шулай ташланган чәчәкле открыткалар, яртылаш кына эчелгән стаканлы чәйләр, инде суынып беткән пәрәмәч, укылмаган шигырь китабы һәм язылмаган кәгазь битләре аунап калды; ялгыз тормыш белән яшәүче Ченәкәй агай мондый «шагыйранә тәртипсезлек» кә күнеккән иде булса кирәк, барысына да кул гына селтәде.
– Мондый караңгы кичтә кыз баланы ялгызын гына йөртергә ярыймы соң, – диде ул, урамга чыгу белән Салиханың култыгыннан алып. Ул моны үзенчә бик килештереп, шагыйранә нәзакәтлелек белән, бездән шактый олы кеше буларак, икебезгә дә акыл биргән кебек итеп әйтте. Ләкин мин аның бу соңгы сүзләрен дә, Салиханы һич тәкәллефсез култыклап алуын да ошатмадым. Ак маңгайлы, кап-кара күзле, озын керфекле, җимерек туфлиле ул чандыр кызга, аның озак-озак һичсүзсез мөлдерәп карап утыруларына, аның кинәт ясалган кискен хәрәкәтләренә, аның көмештәй чыңлап торган саф, җанга ягымлы тавышына, күрәсең, мин дә бик алай битараф калмаганмын булса кирәк.
Шуннан соң мин Ченәкәй агай белән якынтын очрашканымны хәтерләмим, һәм бу аңлашыла да. Ул – инде ун еллардан бирле басылып килгән өлкән шагыйрь, өлкән яшьләрдәге кеше, ә мин, сыерлар су эчкәндә, әле тик боз гына яларга өйрәнеп килүче яшь бозау – безнең арада нинди дә булса җитди уртаклык булуы мөмкинме! Шулай да Ченәкәй агай мине онытып та бетермәде. Ул елларда укучы яшьләрнең күбрәк җыелу урыны булган педтехникум, Татрабфак, Вахитов мәктәбе кичәләренең әле берсендә, әле икенчесендә, әллә кайдан танып алып исәнләшә, кулын бирә, укуым, шигырь язу эшендәге уңышларым белән кызыксына, һәм аның болай сораштырулары мине тагын да канатландыра иде.
Соңыннан, 1927 елларда бугай, Ченәкәй агайның шул Апанаев номерларындагы бүлмәсендә ул мине беренче тапкыр Муса Җәлил белән таныштырды. Мусаның Мәскәү университетында укыган чагы иде булса кирәк, матбугатта исеме шактый гына күренгән кеше иде. Һәрхәлдә, Муса минем хыялымда зур һәм шактый мәһабәт кыяфәтле бер кеше булып гәүдәләнә иде. Әмма кышкы салкыннан түгәрәк битләре алсуланып янган, йомры гына, көләч кенә, үзе гаҗәп тере, сөйләргә, шауларга ярата торган, күрер күзгә әле тик минем сыңар гына бер яшүсмер килеп кергәч һәм ул яшүсмер дигәнем инде исеме яңгырый башлаган Муса Җәлил булып чыккач, мин бер үк вакытта гаҗәпләнеп тә, аптырабрак та калдым. Шул ук вакытта рәхәт тә булып китте миңа. Бу инде, Ченәкәй агай кебек, һәр сүзен акыл бирергә тырышып әйтми, бу – бөтенләе белән үз кеше. Моның белән сөйләшергә, бәхәсләшергә туры килсә, бергәләп ат саклый барырга, туры килсә, икеңә дә бердәй охшаган матур кыз өчен егетләрчә бәргәләшеп алырга була. Дөрес, Муса мәрхүм белән без ул чиккә үк барып җитмәдек. Бәхеткә каршы, чорыбыз бай, яшьлегебез мул, кызларыбыз күп иде, талашмыйча да бик әйбәт бүлештек. Әмма Ченәкәй агайның әлеге шул тар гына бүлмәсендә, ләкин киң күңел белән куелган сые (әлеге шул кайнар пәрәмәч тә олылы-кечеле ике ак чәйнек) янында башланган дуслыгыбыз озын гомерле һәм шактый нык булып чыкты. Мин үзем, мәсәлән, Мусадан бик тә канәгать. Сүзем бераз тыйнаксызрак яңгыраса, гафу итегез, әмма күңелемдәген әйтми калдыра алмыйм: Муса мәрхүм исән булса, ихтимал, ул да минем турыда начарны әйтмәс иде.
Язның бер көнендә
1926 елның марты татарның ике зур язучысын алып китте. 9 мартта Казанда атаклы Фатих Әмирхан үлде, мартның икенче яртысында Уфада Сәгыйть Рәмиевне җирләделәр. Боларның икесе дә мәктәп программаларында урын алган, әсәрләре хрестоматияләргә кергән, класста үтелә торган язучылар, шуның өстенә Сәгыйтьнең бунтарь рухлы кайбер шигырьләрен ятлап та өлгергәнбез, мәктәптә аз гына кырын килә башласа яки шуклыгыбыз аркасында укытучылардан бераз эләксә, үзебезне шундук урынсыз җәберләнгән бөек геройлар дәрәҗәсенә күтәреп, мәктәп администрациясенә мөнәсәбәттә оппозициягә керәбез һәм шундый чакларда Сәгыйть Рәмиевнең кизәнү һәм ләгънәт белән тулы шигырьләре безнең кәефкә аеруча тәңгәл туры килә торган иде. Ә инде аның «Сызла, күңелем!» дигән шигырен мин үзем, мәсәлән, күпме генә кызларның альбомына тырышып-тырышып күчереп язмадым икән!
Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» е буенча булган бер диспутта укытучыбыз бу әсәрнең геройларыннан Рокыя белән Гомәрне, Европа культурасына омтылучылар сыйфатында, билгеле бер дәрәҗәдә яклый башлагач, «буржуйны яклау була түгелме соң бу? Укытучы башы белән, кара син аны, нишли?» дип аптырашып калуыбыз әле дә булса хәтердә. Һәрхәлдә, без ул чагында татар әдәбиятын күбрәк, яратыбрак укый идек. Класста үтелгән әдәбият белән генә чикләнмичә, китапханәләргә чабып, яраткан язучыларыбызның барлык әсәрләрен дә «сөреп чыгарга» тырышабыз, язучы, артист турында телдә йөри торган төрле сүзләрне колак яныннан һич уздырмыйбыз, шундук үзебезнең мөнәсәбәтебез калкып чыга, яраткан язучыңа карата нинди дә булса начар сүз әйткәннәрен ишетсәң, юк шпагаңны бар итеп, шундук кылычка кылыч килергә әзер торасың. Менә нинди изге донкихотлык чорларын кичердек без!
Һәрнәрсәне, хәтта кечкенә генә хәл-әхвәлне дә йөрәгебез аша кичереп үткәрергә өйрәнгән без яшь энтузиастлар өчен ике зур язучының бер-бер артлы үлеп китүе, үзеннән-үзе аңлашыла, тетрәткеч бер вакыйга булды. Әле дә бик яхшы хәтеремдә: Фатих Әмирханны күмәсе көнне мин мәктәптән интернатка кайтмыйча, сумкамны аскан килеш, иртәдән кичкә хәтле, ашау-эчүне онытып, гел аяк өстендә, гел кешеләр арасында буталып йөрдем. Мартның беренче яртысы гына булса да, аяк асты яхшы ук җебеткән иде. Башта язучының Жуковский урамындагы фатиры тирәсендә чуалдык. Аннары мәрхүмнең гәүдәсен хәзерге Ирек мәйданына куеп, шунда кайгы митингы оештырдылар. Митингны мәһабәт зур гәүдәле, җитү чәчле, яңгыравык тавышлы бер кеше ачты. Китапларда күренгән рәсеме буенча да чамалап алган идем, ул да түгел, җыелган халык арасында чыш-пыш сүз дә китте, митингны ачучы шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурнаш икән. Күп кенә сүзләрен ишетеп тә булмады, ишеткән чаклысы да минем өчен шактый катлаулы, ансат кына шуып үтәрлек түгел иде. Аңлаган чаклысы шул булды: Фатих Әмирхан дигәне бераз тегеләйрәк булган икән. Беренчедән, шунда кеше авызыннан ишетеп аптырабрак калдым, ул мулла малае булган икән. Ә безнең ул чакта, чыгышын яшереп, ялган белешмәләр ясатып, укырга кереп урнашкан мулла малайлары белән көрәшеп тә баш катып беткән иде. Андый халыкны бер дә өнәмибез, сарык тиресе бөркәнгән бүре балалары дип кенә атыйбыз. Икенчедән, ул Фатих Әмирхан дигән язучы революциядән соң бик алай ишеп торып язмаган да, имеш. Шулай да үзе, аумакайлык күрсәтеп, маташтырып йөрмәгән, сәламәтлеге начар булуга карамастан, эшләгән, укыткан, газеталарда мәкаләләр язган, кыскасы, платформалы бер кеше булган.
Мин үзем, мәсәлән, ул «платформалы» дигән сүздән пычагымны да аңламасам да, шулай да күңелемә бик ошады ул сүз. Платформалы кеше булгач, начар кеше түгел инде ул, юкны маташтырмагыз. Язган китапларын бик яратып укыган булганлыктан, мин күңелемнән Ф. Әмирханны гел яклыйм, аңарга карата бер дә авыр сүз әйттерәсем килми иде.
Фәтхи Бурнаштан соң, бүрекләрен салып та, бүрекләрен салмыйча да, тагын дүрт-биш кеше менеп сөйләде – зур кешеләр, наркомнар, шундыйрак кешеләр булгандыр инде, дөресен әйтим, мин белеп тә, ишетеп тә җиткермәдем.
Минем баш җитмәгәне бигрәк тә шул булды: ул зур кешеләр сөйләделәр-сөйләделәр дә шунда торып калдылар, процессияне дин әһелләре үз кулларына алдылар. Имештер, мәрхүмнең васыяте шулай булган, үзен дини йолалар белән озатырга кушкан.
Ничек кенә булмасын, тукталып калмадылар, табут куйган машинаны кузгатып, әкрен генә алып киттеләр. Халык төркеме кузгалды, китаплар тутырган авыр сумкамны артка таба шудыра биреп, мин дә шунда, халык төркеме арасында атладым. Болакның уң ягына чыккач, халык төркеме күзгә күренеп ишәйде, чалмалы һәм кырпулы бүрек кигән дин әһелләре ишле халык арасында бөтенләй югалып калдылар. Койма башларыннан яки җәйгә ерак булуга карамастан ябыштырылган тәрәзәләрне каерып ачып, сөйгән әдипне соңгы мәртәбә күзләре белән тавышсыз-тынсыз гына озатып калучылар да байтак иде…
Хәер, барысы да тавышсыз-тынсыз гына үтте дисәк, хата булыр. Мәсәлән, Тукай урамы чатыннан борылганда, кыска аяклы, ак бишмәтле, сай гына каракүл бүрекле бер карсак кеше, таягын болгый-болгый, сафны ярып арага килеп керде дә:
– Һай, бәдбәхет! Тар балаклы Зариф хәзрәт малае. Яхшыдан яман туган нәрсә. Шәкертләрне аздырып, марҗа кызлары артыннан чабып аягың корыган иде, Ходай кодрәте белән инде бөтенләйгә каткан икәнсең, бәрәкалла! – дип сөйләнә-сөйләнә, табут куелган машинага таба ырып-ерып бара башлады. Шактый ук тамаша чыгарыр кебек күренгән бу камыт аякка, хәер, озак шауларга ирек бирмәделәр. Кайсыдыр берсе аны, кыскыч белән баканы күтәреп аткан кебек, ике култыгыннан җиңел генә күтәреп алып, тротуар читенә чыгарып атты. Соңыннан кешедән ишетеп белдем: иске Казаннан, заманасында Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан каләме тарафыннан кайта-кайта көлдерелгән иске Печән базарыннан ничектер исән-сау сакланып калган бу тип – нэпманнар Казанының колоритлы бер мәзәкчесе Гыймади хәлфә булган икән. Гыймади хәлфә турында соңыннан да күп кенә кызык-кызык сүзләр ишеттем мин – эч пошканны басар өчен, кирәк бит бер «милли герой». Имештер, ул хатынын кыйнарга дәрте бик кузгалган минутларда иң элек өстәл өстенә сикереп менә икән дә, ди, хатынын өстәл янына чакырып китереп, шуннан, өстәлгә баскан җирдән генә тукмый башлый, имеш. Булыр, ник булмасын, болай кыйнарга буе җитмәгәч.
Аннары тагын мондый бер фактны да әйтәләр иде. «Кызыл Татарстан» газетасында аның турында бик усал бер фельетон басылгач, Гыймади хәлфә, редакциягә барып: «Кайсыгызны таяклыйм? Йә, әйтегез?» – дип, дау кубарып йөргән, имеш. Шуннан озак та узмый, шул ук газетада «Татарстан Бәчәсәкасы»2 дигән исем астында аның турында икенче фельетон да басылды. Дөрес, болары моның Ф. Әмирханны озатудан берничә еллар узгач, Гыймади хәлфәнең популярлыгы шактый кимегәннән соң булды, әмма зур әдипнең мәетенә ташлануы белән ул шул вакытта ук инде, чүплек башы герое буларак, минем күңелгә кереп калган иде.
«Чаткы» мәйданына килеп җиткәч, процессияне тагын туктаттылар, бу юлы инде дин әһелләре канат ярган иде. Муллалардан берсе чыгып, Фатих дамелланың, янәсе, дин юлында күрсәткән хезмәтләрен, динне, укыту-гыйлем бирү эшләрен «ислах кылу» да үзеннән күп көч сарыф иткән «тәрәкъкыйпәрвәр бер адәм» булганлыгын тырышып-тырышып исбат итәргә маташты. Икенче бер чалмалысы, бүтән бер сүз дә таба алмагач, мәрхүмне Харитонов матбагасында күптөрле хаталар белән басылган Коръәнне төзәтеп бастыруда зурлап искә алды. Югарыдан, Ирек мәйданындагы митингтан ук иярә килгән кайбер совет активы да шунда иде. Бу «мактаулар» барганда, алар, колакларын кая куярга белмәгәндәй, артрак планда аптырабрак басып тордылар. Җыелган халык арасында да ачыктан-ачык бер уңайсызлану сизелә иде. Шундый бер ыгы-зыгыдан соң арттагыларның аптырау катнаш сәерсенеп һәм үзара пышылдашып карап торулары астында әлеге теге дин әһелләре, бик үк җиренә җиткереп булмаса да, шулай да киртәсенә кертеп, бер-ике мәртәбә «сыгылып-бөгелеп» алдылар. Күренеп тора: монда эш яхшы ук буталып бара иде. Җеназа намазы бетеп, процессия урыныннан кузгалганнан соң, кешегә аны-моны сиздермәс өчен кепкасының козырёклы ягын тиз генә алга әйләндереп маташучыларны (намаз укыганда, ул козырёкны артка әйләндереп кигән булган!) мин үз күзләрем белән күрдем. Ә кайбер таркаурак кешеләр, әйләндереп кияргә бөтенләй онытып, шулай артка караган козырёклы килеш атлый бирделәр. Эшнең ала-кола бер төс ала барганлыгы күз алдында иде. Иртәдән бирле ашамыйча, гел аяк өстендә йөреп бик ачыккан булганга, тагын бер-ике чат баргач, мин каласы иттем. Шунда әллә кайдан гына безнең интернат малайлары да килеп чыкты, без, ишеткән-күргәннәребез турында сөйләшә-сөйләшә, кайту ягына борылдык.
Әллә шаяртып, әллә үчекләү нияте белән, Вилданов дигән бер очлы тел шунда миңа төрттереп әйтә куйды:
– Ул да Фатих атлы булган, син дә Фатих, бушаган урынга хәзер син кереп бас инде, малай.
Ниткән бушаган урын? Ниткән авыз еру бу? Җитмәсә тагын, шундый буталчык көндә! Күрәсең, минем «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газеталарында басылган бармак башы чаклы җырларыма, стена газетасында Нигъмәш Булат төзәтеп урнаштырган шигыремә йә булмаса өченче ел интернатта узган бер кичәдә үзем җырлап, үзем кул чабуга ишарәләп, мине мыскыл итеп әйтүе булгандыр. Янәсе, әнә нинди була ул язучы! Үлгәннән соң да чалмалысын да, кепкалысын да – бөтен дөньясын аякка бастыра. Ә син авылда тышлатып килгән сасы туның белән үзеңне, имеш, язучы дип йөргән буласың.
«Язучы» дип йөргәнем юк. Ә шулай да бик ачуымны китерде бу мишәр малае.
– Әллә басмаммы? Әллә язучыны мөгезле кеше була дип уйлыйсыңмы? – дидем мин, теге малайның якасыннан борып алырдай булып. Мине коточыргыч үҗәтлек биләп алган иде ул минутта.
