Kitabı oku: «Йөзек кашы / Перстень», sayfa 17
Без Такташны тыңладык
Мине котырткан интернат малае алдында үҗәтләнеп кычкырган булсам да, шулай да язучы булып китү алай ансат бер эш түгел икән. Дөрес, «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газеталарында минем халык җырларын сипләштергәләп язган шигырьләрем әледән-әле чыккалый тора. Дөрес, мине хәзер мәктәптә «шагыйрь» дип кенә йөриләр, янәсе, безнең Вахитов мәктәбенең дә бер язучысы, бер шагыйре бар. Язучы дигәне – Нигъмәш Булат, шагыйре, янәсе, мин булам. Яшерен-батырын түгел, «гонорар» дигәннең дә тәмен белә башладым, шулай аз-мазлап тамып торган тиеннәрне җыеп килеп, өскә ул вакытларда яшьләр арасында бик модалы булган «юнгштурм» костюмы, күптәннән кызыгып йөргән күн куртка, коричневый штиблетлар, йон гетр алып кидем, койрык сыртта хәзер. Мәктәптәге деткорлар түгәрәгенә генә сыймый башладым, атнага бер мәртәбә Мәдәният йортына – яшь язучылар түгәрәгенә чабам. Островский урамы почмагындагы хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасында атна саен яшь язучылар түгәрәге җыела, анда озын йонлы кыска тунын киеп, тирән өчле кепкасын күзләренә чаклы батырып, кулына мәңге аерылмастай күренгән кәкре башлы таягын тотып, салкыннан алсуланып, Такташ килеп керә. Аңарга ияреп, киеме белән дә Такташка охшарга тырышып йөрүче, эт тиресеннән теккән тунлы Кутуй, озын шинельдән Демьян Фәтхи килә. Ул да түгел, ТКУдан үзләрен тәмам пешеп чыккан яшь марксистлар итеп санаучы, туры килсә, авызларыннан төкерек чәчә-чәчә ораторлык итүче, мәхәббәт, шәхси бәхет-сәгадәт, гаилә тынычлыгы кебек иске тормыш «крамолалары» турында сүз кузгалса, өскә очып кунарга әзер торучы яшь тәнкыйтьчеләр – Яүми, Ф. Мөсәгыйть, Г. Кадыйров килеп чыга. Башлана шигырь уку, китә кайнар бәхәсләр. Бәхәс кайчагында талашка әйләнә, сүзләрне үлчәп торулар бетә, пәри туе кузгалган чаклар була. Тыңлап, карап торып туеп булмый. Бөтен кеше дәртле, бөтенесендә яшьлек энтузиазмы кайный. Барыбызга да диярлек әле тик канатлар гына чыккан, дөньяның киңлеген, яктылыгын әле тоя гына башлаганбыз, иртәгә шундый ук якты көн тагын да туасын белеп торабыз, ә, юк, бүген, җирдән бер күтәрелеп киткән чагында очып калырга, ничек очканны күрсәтеп калырга, кычкырып калырга ашыгабыз.
Әле тик канат кына ярган шул яшь бөркетләр арасыннан, шау-шу һәм ыгы-зыгы эченнән, зур һәм чак кына моңсу бер күренеш булып, күңелдә тик бер Такташ кына утырып калган. Менә кемдер аның исемен әйтә, менә ул Мәдәният йортының сәхнәсенә чыгып баса. Кайчандыр Татар театры бинасы булган бу йортның сәхнәсе шактый иркен, юк-бар әсәр, юк-бар тавыш белән анда югалып калуың да мөмкин һәм безнең күз алдында куырылып төшкән яшь әтәчләр шактый күп булды анда. Ә менә Такташ… Өстендә нәрсә була иде аның? Хәзер инде, утыз-утыз биш елдан соң, ул турыда сүз алып бару да кыен. Бернәрсәне бик ачык әйтергә мөмкин: энә-җептән генә төшкән бик модный костюм булмас иде бервакытта да. Садә генә киемнән, чалбарының бер балагы икенчесенә караганда чак кына кыскарак та кебек, шуның өстеннән билсез, киң толстовка кигән. Ашыкмый гына атлап чыгар, сәхнәнең алдына ук килеп туктар, зур зәңгәр күзләре белән томырылып залга бер карап алыр… Калын иреннәреннән әлегә әйтелмәгән, менә-менә әйтеләчәк елмаю нуры узар һәм секундның кыска бер мизгелендә аның, горур җилпенеп, башын артка ташлап алуы булыр… Аннан соң да мин байтак кына сәхнәләрне, ораторларны, үз әсәрләрен укый белеп укучы язучыларны, шагыйрьләрне, сәхнәдә үзен судагы балыктай тотучы эстрада артистларын күргәләдем. Әмма Такташ чыгуы кебек сәхнәгә чыгуны һәм Такташның башын чайкап башлап китүе кебек башлап китүне беркайчан да күргәнем юк. Тел белән әйтеп булмый торган ниндидер бер садәлек бөркелеп торыр иде аңардан, һәм менә ул башлый, әкрен генә шигырь сөйли башлый. Әйе, элек әкрен генә, кабаланмыйча гына, аннары, ахры- сы, үзе дә мавыгып булса кирәк, тавышы үсә бара, үзе дә дәртләнә, безне дә кабыза бара, без, тыңлаучы буларак, үз-үзебезне онытабыз, тотышыбыз белән аның «сихеренә» бирелеп, ул тавышның күңелне иркәләүче аһәңе, шагыйрьнең хөкемдарлыгы астында калабыз: әйдә, кая алып барса да барсын, соңыннан Ф. Мөсәгыйть белән Яүми безгә, шәт, әйтеп бирерләр, ә хәзергә, шагыйрьнең үз авызыннан чыккан үз сүзләрен тыңлаган минутта, безнең өчен гүяки бүтән дөнья юк, без, үзебез теләп, үзебезне аның сихерле дөньясына тапшырганбыз…
Бигрәк тә шунысы хәтәр: мин әнә шул чакта, Казан урамнарыннан Такташ атлап йөргән әнә шул көннәрдә, Казан сәхнәләрендә Такташ яңгыраган чорда әдәбият мәйданына аяк басарга җөрьәт иттем. Үземнең әле кичә генә буразнадан тартып алган кып-кыска аякларым белән. Кеше каршына чыгып баскач югалып кала торган юк кына тавышым белән. Нинди генә саташулар кичерми кеше дигәнең!
Шуннан соң мин, мәктәп тормышыннан вак-төяк хәбәрләр язудан башка, бернәрсә дә язмас булдым. Мәктәптә, интернат малайлары арасында кем дә булса миңа «ша- гыйрь» дип эндәшсә, җен ачуларым чыга иде. Нишләп шагыйрь булыйм ди мин! Әнә ул кемнәр шагыйрь: Такташ, Туфан, Кутуй, һич югы, Демьян Фәтхи дә ярый. Кеше аңламастай әллә нинди сүзләр табып, шигыренә чегән кызлары кыстырып яза. Укуы да ярыйсы гына. Такташ кебек әфсенләп үк ташламаса да, бәрхеттәй баритон тавышы белән сузып-сузып укуы миңа бик ошый. Шигырь язмасам да, Мәдәният йортына – яшь язучылар түгәрәгенә кызыксынып чабам. Такташ белән Кутуй чыгыш ясаячак дисәләр, әлеге теге кыска күн курткамны элеп, җир читенә дисәләр – җир читенә китәргә әзер. (Җәяләр эчендә генә булса да әйтим: Кутуй мәрхүм үзенең «Аттылар», «Пычкы», «Портфель» дигән шигырьләрен бик яхшы укый һәм әдәбият турында ярсып-ярсып речьләр сөйли иде ул заманда. Югары уку йорты бетергән, русчасы бик яхшы булган, әдәбиятта шактый тирән йөзә торган кеше икәнлеге әллә кайдан сизелеп тора иде.)
Зур нәрсәләргә үрелеп, әдәбият эшенең читен бер хезмәт булуын тиешенчә искә алмыйча, ялтыравыклы тышкы бизәкләренә кызыгып (шагыйрьләр озын чәч үстерәләр, аларның портретларын журналларда басып чыгаралар, шагыйрьләрне кызлар ярата), ләкин үзем язган чүп-чарларның берсеннән дә канәгать булмыйча, иләсләнеп йөргән әнә шул көннәрдә минем күңелемне ачкан, хәлсезләнеп салынган канатларыма көч биргән тагын бер нәрсә – ул бөек рус әдәбияты булды. Үзебезнең авылда чакта ук Әхмәтша абый ачкан авыл китапханәсенең бер шкаф китабын инде «ашап килгән», Казанга килгәч, ялгыз башым ямансулап йөргән чакларымда китаптан тынычлык табып, Вахитов исемендәге зур китапханәгә йөреп, татар әдәбиятыннан булган байлыкны байтак кына чөмергән идем, һәм менә шунда минем авызым тиз генә чөмереп бетерә алмаслык диңгезгә – бөек рус әдәбиятына тиде. Дөресен әйтим, башта мин аны ул хәтле тирәннән аңлап та җитми идем. Кызыксынуым, бәлки, шактый дәрәҗәдә әлеге шул тышкы, өстә ялтырап яткан сәбәпләрдән булгандыр. Беренчедән, ничек кенә димә, кулыңа русча китап тотып йөрү кызык: янәсе, мин дә русча укый беләм хәзер! Икенчедән, кычкырып-кычкырып русча укысаң, тел шомара. Авылга кайткач, элекке иптәш малайлар арасында ялтырап алырга мөмкин булачак. Юкса аларның баш катырган сораулары гел шул: «Урысча беләсеңдер инде син, Фатих, малай?»
Өченче сәбәбе дә булды. Бусы турында мин тавышыма чак кына да шуклык өне чыгармыйча, җитди итеп кенә, бары тик җитди итеп кенә сөйли алам. Безнең Вахитов исемендәге мәктәп шәһәрчегендә, үрнәк-тәҗрибә мәктәбе булганлыктандыр инде, бик яхшы татар укытучылары белән берлектә, университет мәгълүматы алган, тышкы кыяфәтләре, кием-салымнары ягыннан да бик культуралы, зәвык белән киенә белүче, барыннан да бигрәк үз эшләрен сөеп башкаручы, тырыш, гадел күңелле, безгә – татар балаларына – чак кына да кимсетеп карамыйча, нәкъ үз туганнарыдай күреп, белем һәм тәрбия бирергә тырышып йөрүче гаять демократ рухлы бер төркем рус укытучысы бар иде. Шуларның берсе, эчке һәм тышкы культурасы күзгә бәрелеп торган пөхтә кеше, математика һәм черчение укытучысы Пётр Семёнович Кожевников (без аны, үзе юк чагында, «Петсемкож» дип кенә йөри идек), өйләнмәгән егет, шул өйләнмәгән килеш, шулай матур һәм саф килеш туберкулёз авыруыннан үлеп китте. Табигатьнең бу мәкерле селтәнүен гомердә дә гафу итәсем юк.
Шундый ук олы җанлы кешеләрнең берсе – Елизавета Васильевна Нечаева – безгә рус теле һәм рус әдәбияты укыта иде. Русның элек-электән килгән халыкчан укымышлылары традициясен билгеле бер дәрәҗәдә дәвам иттерүче, революциягә кадәр үк югары мәгълүмат алган, француз телен белүче һәм фортепианода бик оста уйнаучы Елизавета Васильевна, Өченче тау урамы (хәзерге Калинин урамы) дигән урамның иң югарыгы очыннан Тукай урамындагы безнең мәктәпкә кадәр шәһәрне көн саен берничә тапкыр диярлек аркылы гизеп чыга һәм, нинди генә салкын буран булганда да, үз фәненә, кешеләргә, яраткан геройларына булган ялкынлы мәхәббәтен суытмыйча алып килә торган иде. Бигрәк тә ул М. Лермонтов прозасына, аның «Безнең заман герое» дигән мәшһүр романындагы Печоринга гашыйк иде шикелле. Ул вакыттагы әдәбият теориясе буенча, күбесенчә берьяклы социология өянәгенә бирелеп язылган трактовкаларга ияреп, менә ул Печоринны тәнкыйтьләмәкче була, аны эгоистлык- та, эгоцентризмда, башкаларга карата шәфкатьсезлектә, мәхәббәткә уенчык итеп карауда гаепләргә тотына. Ләкин, әллә ничек кенә, үзе дә сизмәстән бугай, боларның барысы да гаҗизлектән, Печоринның үз көченә тиң эш таба алмавыннан, әйләнә-тирәсенең Грушницкий кебек буш, мәгънәсез яки Максим Максимович кебек беркатлы Ходай бәндәләре белән генә чолганып алынган булуыннан килгәнлеген әйтеп, геройның каршылыклы җанын ачып сала. Ә шуның өстенә ул геройда никадәр шәхси күркәмлекләр бар: Печорин – нечкә итеп һәм гомумән шагыйранә уйлый белүче, Печорин кешеләрне бер күрүдән танып ала. Печорин – тынгысыз җан, син аңарга һәрвакыт яңадан-яңа тәэсирләр, яңадан-яңа маҗаралар, яңадан-яңа куркыныч хәлләр китереп тор. Ниһаять, Печорин гаять дәрәҗәдә тәвәккәл. Кара син аны, «Тамань» да бер кирәкмәскә нинди хәтәрлекләргә ташлана! Әнә шул рәвешчә, бик әйбәт кешелек сыйфатларына ия булган герой шулай да дөньядан әллә ни эш кыра алмыйча үтеп китә икән, димәк, дөньясының үзендә ниндидер яшертен бер гөнаһ шомлыгы булган булса кирәк. Димәк, моның өчен кереп кунып чыккан мосафирны әрләргә түгел, өйнең үзен, аның шомлы тынлыгын, черек нигезен әрләргә кирәк.
Белинский да шулайрак аңлата бугай моны. Ләкин ул вакытта безнең буй Белинскийга чаклы ук җитми иде әле. Мин Елизавета Васильевна чәчеп калдырган орлыктан үстереп әйтәм.
Болары – шулай да беркадәр аңлатып була торганы. Ә менә аңлатып булмый торганы, бары тик тойгыларга гына төшеп, бары тик тойгыларны, акыл астындагы дөньяны, интуицияне генә кузгатып калдырганы күпме!
Хәтерлим, ләкин монысын әле хәзер дә үземә үзем дә аңлатып бирә алмыйм. Нигә кирәк булгандыр, Елизавета Васильевна бервакытны шулай безне, Нигъмәш Булат белән икебезне, өенә кунакка чакырды. Нигъмәш бара алмады, ул авырып калды булса кирәк. Мин, әрсез алабай, тәвәккәлләп киттем. Югарыда әйтеп үткәнемчә, Елизавета Васильевна бездән ерак, шәһәрнең югары өлешендә, Өченче тау урамының аргы очында тора иде. Сарыга буялган ике катлы агач йорт, бераз искерәк стильдә, ләкин төзеклеккә бик төзек. Рәттән ике ишек, урамга чыга торган парадный ишекләре. Шул ике ишекнең берсе Нечаеваларныкы иде. Курка-курка гына звонокны тарттым.
Өйләре якты, җылы. Бөтен нәрсәдән аклык, пакьлек бөркелеп тора иде. Мондый тормышны күрмәгән кешегә – миңа – бераз уңайсыз булып китте. Нәрсәдән сүз башларга да белмичә аптырап калдым. Минем рухи хәлемне шундук сизеп алган Елизавета Васильевна, тәкәллефкә һич урын калдырмыйча, минем тышкы киемемне салдырып элеп куйды да кабинетына алып керде. Аның зур булмаган пөхтә бүлмәсе бөтен яктан китап шкафлары, китаплар белән тулган иде. Нинди китаплар булганлыгын хәзер инде ачык кына әйтә дә алмыйм, Елизавета Васильевна минем алдыма, берсе артыннан икенчесен, күп кенә китаплар өйде. Бу китаплар барысы да сафьян тышлыкта, алардан үзләренә бертөрле, борынны кытыклый торган әчкелтем ис аңкый иде.
– Менә бу китапларны син тиз генә таба алмассың, Фатих, – диде Елизавета Васильевна (ул миңа һәрвакыт исемем белән эндәшә һәм исемемне татарның үзеннән болайрак җиренә җиткереп, нәзакәтле итеп әйтә белә иде): – Булатның килә алмавы үкенеч, ул, югарырак класста укучы буларак, китапны синнән яхшырак таный. – Һәм кинәт, тыелып кала алмыйча, бик тә үз кеше итеп ярып салды: – Укымыйча язучы була алмассың, Фатих, мин сине язучы булырга йөрисең дип ишетәм. Юк, акыллым, синнән элегрәк туган китапларны укып миеңне черетмичә, язучы була алмассың.
Моны ул укытучы буларак та, өлкән яшьтәге кеше буларак та әйтмәде, аның тавышында үгет түгел, аның тавышында кырыс кисәтү иде. Ә миңа, үз оямда андый җитди кисәтү сүзләре ишетмәгән кешегә, әле юньләп йөзә белмәгән килеш әдәбият диңгезенә ташланырга торган җильяк малайга, нәкъ әнә шундый кисәтү сүзе җитми иде булса кирәк.
Аннары без аларның җыйнак ак залында, кар кебек ак эскәтер җәелгән өстәлдә печенье белән берәр чынаяк чәй эчтек. Аларның чын фарфор чынаяклары чак кына кагылганга да чыңлап куя, һәм бу чыңлауны мин безнең авылда калган тай муенындагы шөлдер чыңлавына охшатып утырдым Шул кичне мин Елизавета Васильевнаның шәхси китапханәсеннән бер кочак китап алып киттем.
Менә нинди яхшы күңелле кешеләр чолгап алган иде мине. Шуның янына тагын колакта өзлексез бер тавыш – Такташның әле дәртле очыну белән, әле йомшак моңсулыкка бирелеп, башын артка ташлап шигырь укуы яңгырый. Кайдандыр бик ерактан күңелле чың да ишетелгән кебек: әллә авылда калган таебызның шөлдере шулай чыңлый, әллә Елизавета Васильевналарның чынаяк тавышы? Юк, болай булгач, чыкса-чыкмаса, язып карамыйча булмастыр, ахрысы.
Койрык очты, әйдә, оча бирсен
Инде җан-фәрман шигырьләр язам. Дәрес араларында, дәрестән соң, ял көннәрендә, төнге йокы сәгатьләрендә – башта гел рифма да рифма. Инде «Авыл яшьләре» журналында да басылгалый башладым, аның редакторы, бик тә яшь чырайлы, мөлаем егет Фазыл Мөбарәкшин, хәтта, бер очрап: «Безгә эшкә килергә уйламыйсыңмы?» – дип тә ташлады. Бусы болай гына, шаярту өчен генә әйтелгән сүз булгандыр инде! Ләкин шаярту өчен бүтән сүз кирәк иде. Юкса миңа, янында тыяр атасы, тыяр анасы булмаган җильяк кешегә, күпме кирәк. Дәреслекләр тутырган сумкамны аттым-бәрдем, редакция эшенә киттем-бардым булыр. Юк, китмәдем. Ничаклы җильяк димә, укымыйча мөмкин түгеллеген чамаладым бугай. Берничә мәртәбә «Безнең юл» журналы редакциясенә дә барып, керергә кыймыйча, коридорыннан борылып кайттым. Ул чагында «Безнең юл» журналы татар әдәбиятының түшәме исәпләнә, анда Такташ, Туфан, Кутуй, Ченәкәй, К. Нәҗми кебек зур шагыйрьләр, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, М. Гали кебек танылган әдипләр басыла. Ул да түгел, Галимҗан Нигъмәти, Уралдан Хәнәф Наум кебек тәнкыйтьчеләр үзара «әтәч сугыштырып» алалар. Әйләнеп карарга өлгермисең, «Иҗат механизмы» дигән мәкаләсе өчен Хәертдин Вәлине чалкан әйләндереп салып, кычкыртып кисәләр… Кыскасы, җанлы әдәби тормыш кайный иде. Яхшы хәтерлим: элек «Безнең юл» редакциясе Кремльдә, хәзерге Мәгариф министрлыгы урнашкан бинаның тычкан юлы кебек тар гына борылмалы коридорыннан барып керәсе кечкенә генә бер бүлмәдә иде. Шунда ук «Мәгариф» журналы редакциясе дә урнашкан иде. Анда Хөсни Кәрим агай эшли һәм, кайчан гына барма, ул үз урынында була иде. Ә «Безнең юл» редакторы Гомәр Гали – берьюлы берничә көймәнең койрыгын тота торган актив кеше, аңарга гел генә бер җирдә утырып тору, әлбәттә, эләкми иде. Менә шунда Хөсни Кәрим агай белән безнең арада чама белән түбәндәгечәрәк сөйләшеп алу була торган иде:
– Шигырь китердеңме, энекәем?
– Әйе, шигырь алып килгән ием шул, абый.
– Син аны калдыр, энем, калдыр. Монда аны карап куярлар.
Калдыр, дигәч, калдырмый хәлең юк, сөйләшеп торырга башың яшь. Бик пөхтәләп, дүрт почмаклап төрелгән кәгазьне кесәңнән тартып чыгарасың да Хөсни Кәрим абзаңның өстәленә җәеп саласың. Хәрефләре нәрсә? Борчак, хәреф кенә түгел. Шундый матур почерк белән тырышып күчерелгән, аерылып китәсе килми шигырьдән. Ләкин китми хәлең юк, Хөсни Кәрим абзаңның үз эше, ул биткә салынган, ләкин әлегә китап булып җитмәгән оттисклар укый. Борылып чыга башлагач, ишеккә барып җиткәч, ул сиңа тагын бер эндәшеп куя:
– Әй, кил әле монда, энем. Ашыкма әле син чыгып китәргә?
Курку катнаш өмет белән әйләнеп барасың, өстәл каршына килеп туктыйсың.
– Кара әле син, энекәем, – ди Хөсни агай, сиңа атаң кебек шәфкатьле бер караш ташлап, – шигыреңнең теге, ни… идея ягы ничегрәк соң?
– Булганы шунда инде, абый, үзегез карарсыз.
– Карарбыз, энем, карарбыз, калдыр син аны, әйе, калдыр. – Чыгып китә башлагач, яңа көч белән өсти: – Ә син, энекәш, искә алдыңмы икән, шигырьнең теге… идея ягына аеруча игътибар итә торган бул, төрле формализм-мазар җибәрә күрмә.
Бу калдырып киткән шигырьләр ияләренә, шәт, барып җитә торган булганнардыр, әмма «ияләреннән» миңа күңелне тынычландырырдай җавап килгәнен хәтерләмим. Шулай да беркөнне миңа әйттеләр, сине Гомәр Гали үзе күрергә тели, диделәр. Башларым күккә тиярдәй булып шатландым. Әлеге шул үзе юк чагында калдыргалап киткән шигырьләремнең берсе тәки редакторга барып ирешкән, алай гына да түгел, хәтта аңарга ошаган да икән. Өстәле каршына утыртты, кайдан килүемне, кайда укуымны, ничек укуымны сорашты. Чак кына яшькелтрәк, ләкин җаныңа үтеп карый торган күзләре белән күңелемдә ни кайнаганын укырга теләгәндәй карап, һаман сораша: кемнәрне яратып укуым, кайда торуым, авылда кемнәрем булуы – берсе дә, берсе дә калмады. Соңыннан, кул астына алып утырган унлап шигырьдән берсен күрсәтеп, әйтте бу миңа:
– Менә бусын иптәшләргә күрсәтеп карарга ярый. Алар каршы килмәсә, хәтта басып чыгарырга да булыр. Ләкин…
Гомәр Гали, утырган урыныннан торып, җитез хәрәкәтләр белән йөренде, тәрәзәдән Казанка ягына чак кына күз төшереп алды һәм яңадан өстәле янына килде, ләкин эчкәрегә кереп утырырга ашыкмады, минем каршымда туктап, дусларча елмаеп карап торды:
– …Ләкин, дус кеше, турысын әйткәнгә хәтерегез калмасын. Исем-фамилиягез бик озын: «Мөхәммәтфатих Хөснетдинов». Бер очыннан икенче очына барып чыкканчы туктап ял итеп алырга кирәк. Моңарчы татар әдәбиятында андый озын фамилияле шагыйрь булганын никтер хәтерләмим.
Һәм кинәт бөтенләй үз кешесенә әйләндереп һәм каршы килеп торырга һич урын калдырмаслык катгыйлык белән өзеп кенә әйтте дә салды:
– Ә без аның башын һәм койрыгын кисик, чёрт с ним, «Мөхәммәтфатих Хөснетдинов» түгел, әйтик, «Фатих Хөсни» генә ди. Аннан революциягә ни зыян? – Шундук җиңел шуклык белән көлеп тә алды: – Болай кыска койрыклы булганда, любой ярыктан кысылып үтәргә мөмкин. Кем белә, заманалар узу белән, бәлки, Сәйфи, Сәгъди, Әмири, Мәгарриләр рәтенә кереп китүең дә бар.
Соңыннан, фамилиянең койрыгын кисеп ташларга мин каршы килмәгәч, бу юлы инде бөтенләй җитди бер төс белән сүзне йомгаклап куйды:
– Шулай анда-санда язгалый торыгыз. Дөресен әйтим, Фатих иптәш, сездә шигырь техникасын, бигрәк тә татар әдәби теленең эчке аһәңен тою сизелә… Ә үз телеңне тоя белү бик кирәк нәрсә язучы өчен.
Шундый зур кешенең, «Безнең юл» редакторының, танылган тәнкыйтьченең, җитмәсә тагын, шулай ягымлы итеп, шук көлемсерәү белән күңелеңә карый белә торган дәү абыйның, мин яшь әтәчне каршына утыртып, шулай сөйләнеп торуыннан эредем дә төштем. Исемнең башын, фамилиянең койрыгын кискәнгә кайгырып тору кайда ул, кисә бирсен. «Фатих Хөсни» – нигә ярамаган!
Шулай итеп, мәрхүм Гомәр Гали кискән койрык белән киттем дә киттем һәм менә бүгенгәчә шулай киләм.
«Безнең юл» журналында да басыла башлагач, борын күтәрелә төште. Ләкин шулай да үземне шагыйрь дип күз алдыма китерергә дә куркам, язганнарымнан күңел һич канәгать түгел. Әйтик, 1927 елны, әлеге шул «Безнең юл» журналында «Тормыш дулкынланганда» исемле шигыремне бастырып, ул шигырьне:
Кимсетелеп үстем,
Чөнки мине
Картлач еллар үги иттеләр,
Җылак көннәр, миңа ачуланып,
Кырын карап үтеп киттеләр, –
дигән строфа белән башлап җибәргәнмен икән, уйлап карасаң, нәрсәсе, кай җире минеке соң моның? Үткәндәге хәерчелекне каргау, гомумән, узганны тулаем сызып ташларга сызганып тору барлык шагыйрьләрдә дә тулып ята иде ул елларда. «Картлач еллар», «Җылак көннәр» дә кемдәдер булды булса кирәк. Нәкъ үзләре булмаса, шуларга охшашлы эпитетлар булгандыр. «Иттеләр» белән «киттеләр» рифмасындагы яңалыкны әйтерең бармы? Татар халкы үзенә аерым бер тел белән яши-сөйләшә башлаганнан бирле – җырларында булсын, такмак-такмазаларында, мәкаль һәм әйтемнәрендә, ниһаять, Кол Галидән башлап Ченәкәйгә хәтле барлык шагыйрьләре авызыннан, андый шома, ләкин күңелгә йогып калырлык моңы бик җиңел булган рифмаларны күпме генә кабатламаган инде? Әйтик, менә шул елларда килеп чыккан һәм, кинәт ялтырап, күзнең явын ала башлаган шагыйрь Хәсән Туфанны ал син. Анда, ичмасам, рифма дисәң дә рифма:
Талган күзләремә карый-карый
Сүнә бу, дип, юкка боекма,
Ташла, кызый!
Бу гомернең алсу чәчәкләре
Җимеш бирер өчен коелган.
«Боекма – коелган» – моңа тикле колак ишетмәгән, күз күрмәгән рифма. «Аваздаш рифма» дип кенә җибәрәләр моны, шигырь техникасы турында сүз чыкканда. Иярүчеләре дә шундук табылды. Газиз Әхмәтов шундый рифмалар белән яза. Әбүзәр Түрәй шул рифмага җайлашырга маташа. Салих Баттал, «тәнкыйтьнең буе җитмәүдән» файдаланып, Ленинград янындагы очучылар мәктәбеннән Такташ белән шул рифмада әрепләшә. Күңелгә сеңә төшсен өчен, Газиз Әхмәтовтан да шундый бер аваздаш рифманы китерик:
Сентябрьдә Кырым чәчәк ата,
Ә Казанда…
Ә Казанда тездән баталар,
Их,
Кайтмас идем Казанына,
Комсомолкам кала ятларга.
«Баталар – ятларга» – шәп рифма бит, шайтан алгыры! Шәп булмаса да, моңа хәтле берәүдә дә күренмәгән, колак ишетмәгән. Бөтен нәрсәне яңадан корырга тотынган бер чорда нигә соң безгә – шагыйрьләргә генә – иске рифмаларга ябышып ятарга! Мин дә, ыштан балакларымны сызганып, шул яңалык артыннан чабарга тотындым. Вакыт-вакыт кайбер уңышларым да ялтырап киткәли кебек. Мәдәният йортында туры китергәләп, Туфан абый, башымнан сыйпаштыргалап, җылы сүзләр дә әйткәләп куя. Шулай да теге вакытта Гомәр Гали әйткән сүз дөрескә чыга, ахры, каһәр. Татар җырының, татар шигыренең элекке аһәңе канга нык сеңгән, яңа рифманы иярләп алдым дигәндә генә, иске рифма чабудан тарта да төшерә. Бу әйтелгәннәргә беркадәр мисал да булыр дигән өмет белән, ләкин чын дөреслектә күңелем яратканга күрә, үземнең әлеге шул «Безнең юл» журналында (1927 елның 4–5 нче санында) басылган «Дөнья матур миңа» дигән шигыремне тулысынча күчереп үтәм:
Кирәк булса, биек тауга менеп,
Таштан уклар ясап атыгыз,
Тәннәремә кызыл билге салсын
Очлы чуерташлар ватыгы.
Кирәк булса әгәр, муеным бирәм,
Бугазымны килеп бусыннар,
Кирәк булса, менә йөзем куям,
Агу белән йөзем юсыннар.
Шунда да мин һаман шат булырмын,
Үз сүземне үзем сөйләрмен,
Дөнья матур, дөнья көләч әле,
«Яшим әле мәңге!» диярмен…
Бу очракта сүзне рифмалардан башлаган икәнбез, шул турыда дәвам да итик. Беренче строфадагы рифмаларга, шәт, игътибар иткәнсездер: «атыгыз – ватыгы». Әлеге теге Туфан абыебыз ачкан аваздаш рифмамы? Аның да менә дигәне. Ләкин икенче-өченче строфаларда мин инде яңа рифма ияреннән еглып төшкәнмен, ягъни яңа рифмага атланып барырга көч җитмәгән.
Ә чынлап торып хөкем йөрткәндә, мисалга китерелгән ул шигырьнең азмы-күпме истә калдыра торган «сихере» бөтенләй рифмаларында түгел, барыннан да элек ул алып килә торган оптимизмда, яшәүгә һәм тормышка чын күңелдән гашыйклыкта.
Шигырь техникасыннан, рифмадан башланган бу гәпне, шигырьдә рифманың әһәмиятен һич кире какмастан, шулай да бүтән бер нәрсә белән, соңыннанрак төшенеп алган бүтән бер хакыйкать белән очлыйсым килә: шигырьгә дә, башка төр сәнгать әсәренә дә яшәү көче бирә торган нәрсә – барыннан да элек шагыйрьнең иманы.
«Дөнья матур миңа» дигән шигырь уңае белән бигрәк тә шуны әйтәсем килә: аңа чаклы да каләм кыштырдатып шаярулар булуга карамастан, мин үз иҗадиятемне нәкъ әнә шул югарыда китерелгән шигырьдән башлап җибәрдем дип раслыйсым килә. Шулай раслау миңа рәхәт, шулай раслау поэтик дөреслеккә дә туры килә шикелле. Ә аңарчыга хәтлесе – басылган яки басылмыйча калган булуына карамастан – Һ. Такташның кулга каләм алгач та язып ташлаган иң беренче «Дыр-дыр драбан, Мокамай йомырка урлаган» ы.
Кемдә булмый андый көйле «драбаннар»!