Kitabı oku: «Йөзек кашы / Перстень», sayfa 18
Акча эшлибез, тормыш эзлибез
Фамилиянең «койрыгы» н өзеп ташлауны иң авыр кичерүче кеше минем әти булган. Моны миңа соңыннан җиткерделәр, бу турыда ул бик рәнҗеп, күрше-күләнгә, кем тыңласа, шуңа сөйләп йөргән. Инде ничә еллар буена карчыгыннан да калып, төпчек улыннан да мәхрүм булып, килен кулына карап яшәгән бичара картның күңеленә, күрәсең, барысы да җыелган булгандыр. Минем бу «җинаятем» өчен дә ул абый белән туганым җиңгине битәрләргә тотынган. Янәсе: «Бөтенесе шулардан. Йортка үзләре генә баш булып каласылары килеп, иң элек Фатихымны калага качырдылар. Инде килеп, ул кырыкка бер тулмаганы, картайган көнемдә минем баштагы бүрекне кыз-хатын яулыгы белән алыштырып, «Хөснетдинов» фамилиясен «Хөсни» гә әйләндергән. Янында тыяр ата белән тыяр ана булмагач соң».
Бичара әти, җылы күңелле әти, тиле әти! Фамилиядәмени соң хикмәт? Әгәр дә мин, шул койрыгы киселгән фамилия белән йөреп тә, кешеләрнең игътибарына лаеклы эшләр башкара алсам, һәм соңыннан кешеләр, мәшәкать белән тулы тормышларында, көндәлек ыгы-зыгы арасында, мин язып калдырган сүзләрдән җылылык табып, рәхәтләнеп бер елмаеп куя торган булсалар, бәхет шул түгелме соң?! Кул чабулары кирәк түгел, шаулап та йөрмәсеннәр, каберемә чәчәкләр дә китермәсеннәр, туган авылымны, әти-әниемнең кемнәр булганлыгын сорашып башларын да катырмасыннар, бары тик моңсу бер уйлану белән елмайсыннар гына. Кыскасы, дөньяны без ясамадык, дөнья безгә хәтле үк ясалган иде. Әмма без үтеп киткән юлда, бездән соң киләчәк кешеләрнең дә күңелләрен ачып, без ясаган шул туй кыңгыраулары һаман яңгырап торсын иде, торсын иде!
Ләкин фамилиябезнең «койрыгын кисү» өчен әтинең миңа рәнҗеп ни дә булса әйткәнен һич хәтерләмим. Хәер, шуннан соң ул озак та тормады, дөнья куйды. Мин аны җирләшүдә катнаша алмадым, чөнки кайгылы хәбәрне миңа соңыннан гына җиткерделәр. Шактый ук чуар гомер кичергән, әтисе белән бертуган Фәхри бабасыннан калган малны озакка сузмыйча туздырып бетереп, соңыннан үзе бөртекләп җыйган, тегүен дә теккән, байлар йөге белән калага да чапкан, берсе үлгәннән соң икенче хатын – минем әнине алып, бу ике хатыннан барлыгы унсигез баланың дөньяга килүенә сәбәпче булган, соңыннан бу икенче хатыннан да калып, алты-җиде ел тол карт булып каңгырып йөргән, элекке гөнаһларын искә алып булса кирәк, гомеренең соңгы елларында бик тә диндар бер адәмгә әйләнеп, маңгаен мәчет идәненнән күтәрмәгән бу чуар табигатьле кешенең үлеме дә башкаларныкы кебек булмаган. Ул мунчада үзен үзе чабып, үзен үзе яндырып үтергән. Үз мунчабызда булса икән әле, кеше мунчасында, йөрәге тузган карт кешегә кирәк бит шулхәтле чабынырга! Тынгысыз җанлы мәрхүмнең соңга таба, күрәсең, тәне дә тынгысызга әйләнә башлаган булса кирәк. Ничек кенә булмасын, мин аны, үз гомерендә яхшысын да, яманын да күпне күргән ул дәртле, ашкынулы, гөнаһлы кешене яхшылык белән, бары тик яхшылык белән генә искә алам. Һәрхәлдә, ярыктагы таракан булып түгел, кеше булып яшәде ул! – Бу сүзнең барлык якты һәм күләгәле якларын искә алып әйтүем.
Әти үлгәннән соң мин җәйге каникул вакытларында авылга кайтмас булдым. Бәлки, монда әти мәрхүм әйтә торган сүзләрнең миңа психологик йогынтысы да булгандыр. Казан белән авылыбыз арасындагы алтмыш-җитмеш чакрымлык ераклык аша мин күңелемнән анда калганнар белән әледән-әле әрепләшеп алам: «Йортта үзегез генә каласыгыз килгән иде, теләгегезгә ирештегез инде. Мин сезгә батрак булып, баш пешергеч эссе җәй айларында кара тиремне сыгасым юк!» Ләкин кайтмый калуымның чын сәбәбе бу түгел, чын сәбәбе җитдирәк һәм тирәндәрәк иде. Кышка өс-башымны рәтләрлек акча төшерү нияте белән, мин кая булса да берәр заводка эшкә керергә булдым. Акча төшерү белән бергә, минем өчен бик тә әһәмиятле икенче ягы да бар: ул чагында инде «Мин үзем заводта эшләгән кеше. Социальное положением – рабочий!» дип күкрәк төебрәк сөйләргә мөмкинлек ачылачак. Революциянең беренче ун елында, иске тормыштан әле тик чыгып кына килгәндә һәм ул иске тормышның өзелмичә калган сөякчел куллары әле теге яктан, әле бу яктан сузылып, совет властеның бугазыннан буып алырга торганда, иҗтимагый чыгышның эшчеләр сыйныфыннан булуы яки үзеңнең завод исен иснәгән кеше булуың бик әһәмиятле фактор исәпләнә иде (хәер, моның әле бүгенге көндә дә базары төшкәне юк).
Әмма әти үлгәннән соң беренче җәйдә үк мин заводка кереп эшли алмадым. Күрәсең, моның рәтен дә белмәгәнмендер, бәлки, авыл малае буларак, миндә заводтан чак-чак кына өркү дә булгандыр. Ләкин аның каравы, шул юнәлештә беренче адымнарны ясап, типографиягә корректор булып кердем. Александров исемендәге типография ул елларда Кремльдә, Наркомзем бинасының аскы катында, калын стеналы, түшәмнәре гөмбәзләнеп килгән, берсеннән икенчесе аркалар белән генә аерылып торган зур-зур галереяларга урнашкан иде. Ул чагында полиграфия техникасы бик түбән баскычта, бөтен нәрсә диярлек кулдан эшләнә һәм шунда, хәреф кассалары арасына башларын яшереп, кайберәүләр чама белән генә «төшереп» тә алгалыйлар иде. Безнең корректорский бераз эчкәрәк урнашкан, шулай да арада калын стена юк, безнең мыдыр-мыдыр гранка укуыбыз (берәвебез кычкырып укый, икенчебез оригиналны карап бара) хәреф җыючыларга, хәреф җыючыларның эш арасында шаяртып сөйләшүләре, үзара кычкырып көлүләре, бигрәк тә бугаздан «кургашын тузанын юып төшергән» агай-эненең, аеруча күңеллеләнеп, суганлы-борычлы анекдотлар сөйләп җибәрүләре безгә аермачык ишетелеп тора иде. Тик Зәкәрия абзый чыгып, тегеләрне тәртипкә чакырганнан соң гына, бераз басылгандай булалар иде. Наборщиклар белән араның болай якын булуы, дөресен әйткәндә, миңа бик ошый, бушаган араларда мин дә алар янына чыгып, хәреф кассалары тирәсендә чуалгалыйм, хәреф җыярга өйрәнеп маташкан булам, кулымны кургашын тузанына буйыйм. Ул да түгел, мәзәк яратучы берсе, арттан гына килеп: «Менә болай иелә төшебрәк чүплән!» – дигән булып, биш бармагын биш якка җәеп, минем битемнән учлап тота, биттә бармак эзләре җәелеп кала. Бүтәннәре шаркылдап көләргә тотыналар. Аларның болай шыксыз шаярулары өчен эчемнән тырналсам да, тулаем алганда, бик канәгать идем. Шулай булмыйча соң! Наборщиклар белән бер үк тузанны иснибез, бер үк түшәм астында эшлибез, җитмәсә тагын, үзләренә иш санап, кәефләре килгәндә минем биткә әнә шундый печатьләр дә суккалый торалар. Хәреф кассалары яныннан үтеп-сүтеп йөргәндә, үзем дә бармакларны тузанга манып алгалыйм, шулай булгач, кай җирем «рабочий класс» түгел инде минем!
Шулай да бармакны хәреф тузанына манып кына «рабочий класс» булдым дип йөрмә икән. Моны миңа беркөнне безнең өлкән корректорыбыз Зәкәрия абзый аңлатып бирде. «Син, Фатих туган, үз эшеңне онытып, наборщиклар тирәсендә буталып йөрмә, яме. Ак чәүкә башың белән сине кара каргалар барыбер үз араларына кертмәсләр», – диде ул миңа мыскыллы тон белән. Дөрес, мин ул чагында бераз онытылып киткән булганмын, әмма шулай да Зәкәрия абзыйның алай каты бәрелергә ни хакы бар соң?! Тыштан тел кайтарып бер сүз әйтмәсәм дә, эчемнән генә Зәкәрия карт белән әрепләшмичә булдыра алмадым: «Шулай да син түгел инде, Зәкәрия абзый, синең кебек, буржуйлар газетасында редактор булып эшләгәнем юк, Аллага шөкер».
Әйе, ул вакытта безнең «Кызыл Татарстан» газетасының өлкән корректоры булып эшләүче Зәкәрия Садретдинов агайның элек, революциягә кадәр, татар буржуазиясе акчасына чыгарылган «Кояш» газетасының фактик редакторы булган бер кеше икәнлеге турында мин инде ишетә белә идем, һәм Зәкәрия абзый берәр хәреф хатасы җибәреп, шуннан нинди дә булса мәгънә хатасы килеп чыкса, соңгы мәртәбә укучы корректор сыйфатында мин шул мәгънә хатасын тотып алсам, аңарга үткәзә торган итеп бер әйтергә бик әзер идем. Ләкин бу теләгемә ирешә алмадым. Зәкәрия абзый, болай үзе миңа малайсытыбрак караса да, үз эшен белеп һәм яратып башкара торган намуслы карт иде. Әмма аның «ак чәүкә башың белән кара каргалар арасына тыгылып…» дип, мине мыскыллап әйткән сүзләре дөрес булып чыкты. Көзен, укулар башланыр алдыннан, типографиядән киткәндә биреп чыгарган кәгазьдә болай үзе тулаем яхшы характеристика булса да, шулай да «эшче» дип язмаганнар, «хезмәткәр» дип кенә язганнар иде. Никадәр хәреф тузаны йоттым, кулларымны хәреф кассаларындагы тузанга мангалап йөрдем, битемә ничәмә-ничә тапкыр биш бармак эзе төште, ә биреп чыгарган кәгазьләрендә нибары «хезмәткәр» генә! Моңарга минем бик яман ачуым килде, һәм икенче җәйне без, Гыймад Нугайбәк агайның безнең мәктәптә укучы каенише Галимҗан Юсупов дигән бик чая бер малай белән, Паратский затонындагы «Красный металлист» заводына өйрәнчек малайлар булып кердек.
«Красный металлист» заводы ул елларда, купец Паратскийлардан калган хәлдән азмы-күпме «кузгалган» булса да, тулаем алганда, бик ерак китмәгән: кустарный мастерскойлардан, яртылаш су өстенә корылган һәм түбәсе күк белән ябылган сборочный площадкалардан торган, кадровый эшчеләре бик аз булган, күп кешесе безнең кебек килеп кенә эшләүче таркау бер завод иде. Мин анда айга күпме акча төшергәнебезне дә хәтерләмим, һәрхәлдә, мактанырлык эшебез булмады шикелле. Шулай да без инде «кара каргалар арасына эләккән ак чәүкәләр» түгел, без монда подручный эшчеләр исәпләнәбез, атнага бер килә торган ял көннәрендә Казанга кайтып, бәхеттән, урамда иске дуслардан берәрсен очратсак, тавышыбыз бөердән чыга: «Безнең заводта, малай… безнең рабочий класс арасында бик алай шаярырга туры килми», – дип кенә җибәрәбез.
Тулаем алганда, «чыгышым эшчеләр сыйныфыннан» дип язу, бәлки, анкета тутырганда бик шәптер, әмма үзең барып заводта эшләү һич тә алай майлы ботка түгел икән. Бер торып, завод капкасыннан кереп киткәч, чүп тә түгел, мастер кая йөгертә – шунда чаба бирәсең. Кирәкле инструментларны алып киләсең, баржа корпусларын җыйганда табаклы тимерләр җилкәңнән үтә, заклёпка вакытында чүкеч сугасың, чүкечне кувалда алыштыра, бик тирләсәң, мастер күзеннән шыгаеп, тиз генә чумып аласың. Су эзләп әллә кая барасы түгел, су шунда – безнең аяк астында гына. Болары шулай. Кич белән беләкләрнең, иңбашларның күтәргесез авыраеп, катып калуын искә алмаганда, эшләве берни түгел. Иң читене иртән йокыдан тору. Ул вакытта эшчеләр өчен, хәзерге кебек, бөтен шартлары җиткерелгән тулай тораклар юк, килеп эшләүче сезонниклар өчен аннан-моннан гына корыштырылган тар гына баракларда тыгылып беткән кеше була торган иде. Шунда ук һәркайсы үзенә аерым ашарларына пешерәләр. Ризык исе, аяк чолгавы исе, самосад тәмәке исе һәм бүтән имгә яраклы исләр… Җитмәсә тагын, эссе… Шул шартлардан, кешеләрнең төнлә үлгәндәй йоклауларыннан файдаланып, тапчаннарны, урын-җирләрне кандала сырып ала.
Шулай да без, Галимҗан белән икәү, хәйләсен таптык. Мәктәптә һәм интернатта чагында ук гел югартын, кеше башыннан йөрергә яратканы өчен, аннары ул чагында бик популяр булган «Багдад карагы» картинасы йогынтысында булса кирәк, «Дуглас Фербенкс» кушаматы алган җиңел сөякле, шук табигатьле Галимҗан эшне көйләде. Тышта, ике барак арасында, тар гына бер аралык бар иде. Шул аралыкка, өскә үк менгезеп, сәндерә ясадык. Ни өчен өскә үк менгезепме? «Син шагыйрь кеше, йолдызларга карап, илһам җыеп ят», – дигән булды Дуглас. Ләкин йолдызларда кайгыбыз юк, өскә үрмәләвебезнең үзенә күрә бүтән сәбәпләре бар. Бердән, аяк астындарак булсаң, безнең рәхәтлектән көнләшеп, икенчеләрнең дә безнең аралыкка борын сузулары бар. Икенчедән, бусы инде иң җитди сәбәп, өстә булгач, янәсе, кандала үрмәли алмас. Көннең көн буе чүкеч сугып, тимер-калай ташып, тәмам арыган гәүдәләрне кичен югарыдагы «тәхетебезгә» сузып салабыз. Аяк очыбызда гына ниндидер хикмәт буенча киселми калган карт имән саклап тора, имән яфраклары аша йолдызлар җемелдәшә, затоннан һәм Идел ягыннан йомшак җил искәләп куя. Һава шундый саф, исереп йоклап китүеңне сизми дә каласың.
Һәм әнә шунда кинәт гудок тавышы яңгырап китә. Әле яңарак кына яткан идек кебек, юк, алай булмаган, төн узып киткән, инде әллә кайчан яктырган, сәгать алты, әлеге гудок – урыннардан кузгала башларга дип хәбәр итүләре икән. Йокы, әлбәттә, туймаган, күз ачу читен, урыннан кузгалу тагын да читенрәк. Әмма кузгалмый да мөмкин түгел.
Аның каравы бөтенең бергә гөрләшеп эшкә баруы ни тора! Инде йокы ачылган, анда-санда уен-көлке сүзләр ишетелеп куя, үз ишләре итеп синең дә янтыгыңа төрткәләп алалар, син дә әҗәтле булып калмыйсың. Иң кызыгы шунда: барың да бер капкага таба барасың, барыбызга бер кояш чыккан, бүләсе малыбыз юк.
Эзләнү, таба алмау, тагын эзләнү
Кызык хәл: элегрәк, моннан берничә ел элек, авылдан килеп укый башлагач һәм өстәвенә тагын кулда каләм дә кыштырдап торгач, мин үземне Габдулла Тукай дәрәҗәсенә үк куймасам да, һәрхәлдә, эшләр шул якка таба бара, зур шагыйрь булып танылырга күп калмады, киерелеп бер сикерсәм, мин ул данның өстенә үк басачакмын дип уйлый идем. Нихәтле беркатлылык, җиңел уйлау, сабыйлык. Түбәндә, чокырда булганмын мин ул чагында. Бары тик үз өстемдәге бер кисәк күкне күргәнмен дә үземне генә күргәнмен. Аз-маз гына кеше арасына керә башлагач, өлкән агайларның акыллы сүзләрен ишеткәли торгач, әлбәттә, укыган китаплар да күзне ача баргандыр, бигрәк тә бер җәйне типографиядә, икенче җәйне «Красный металлист» заводында эшләү мине дәррәү генә чокырдан тартып чыгаргандай булды. Һәрхәлдә, күрә, сизә башладым: бик күп нәрсә җитми әле миңа! Югыйсә хәзер зур-зур гына парчаларым да басыла инде. Шул ук «Безнең юл» журналында «Машиналар арасында мәхәббәт» дигән бөтен бер биткә җәелгән поэма сымак бер нәмәстәкәй дә бастырдым. Бик тә «индустрияләштереп» язган идем мин бу мәхәббәтне. Кызында почмаклап бәйләнгән кызыл яулык, зәңгәр блуза. Машина «шалтыр-шолтыр» лары да ишетелеп тора кебек иде. Ләкин, яшерен-батырын түгел, берәүнең дә исе китмәде. Бераз суына төшкәч, читтәнрәк торып, үзем укып карадым: үземнең дә исем китмәде. Яңа рифмалар бар, корым турында, гудок турында сүзләр бар, ә менә кешеләр, аларның күңелне ышандыра торган үзара мөнәсәбәтләре, иртән күзеңне ертып аякка бастыра торган аяусыз тормыш юк. Бөтенесе ясалма, бармактан суырып чыгарылган, конфет кәгазе ябыштырып, чуарлап эшләнгән.
Әллә бу тормыштан бөтенләй читкә китеп, әче икмәк белән торучы гади кешеләрнең аягы тимәгән һәм аягы беркайчан да тимәячәк хыялый дөньяларны, күкле-яшелле болытларны, Гаденан бакчаларын айкап йөрергәме икән? Әнә Фәтхи Бурнаш күптән түгел генә «Мөкәррәмә» дигән шундый бер поэма язып чыкты ич. Йөгереп җитеп кара син анда тасвирланган дөнья артыннан. Бөтенесе яңгырап, очып, чын болытлардай кабарып тора.
Ул хәтле үк күпертә алмасам да, шулай да каләмне сынап карадым. «Луиза» дигән поэма яздым. Тышкы бизәкләре җирнеке. Хәтта исеме дә бар бу җирнең: Казан пристане. Дебаркадер. Айлы кичләр. Идел өсте. Пароходта эшләүче егет. Кыз аны айлы кичләрдә каршы ала, шундый ук айлы кичләрдә озатып кала. Бөтен детальләре хәтердә калмаган, кешеләре шулай ук хәтердә калмаган, хәер, безнең кебек кара әпәй ашап, төрле мәшәкать чигеп яшәүче кешеләр юк та иде бугай анда. Андый тормышны һәм андый кешеләрне сурәтли алу өчен, күрәсең, болыттай ишелеп торган хыяллар гына җитми иде булса кирәк. Әйе, персонажларын юньләп хәтерли алмыйм, ә менә айны хәтерлим: ай бар иде.
Шуннан соң «Безнең юл» журналы редакциясендә булган бер эпизодны хәтерлим. «Безнең юл» редакциясе ул чагында инде Мәдәният йортында, өченче каттагы тар-тар гына ике бүлмәдә иде. Шунда бер барып чыкканда, Гомәр Гали минем әлеге теге «Луиза» ны тәнкыйтьче Галимҗан Нигъмәтигә күрсәтеп тора иде. Әллә элегрәк күрсәтеп, шул турыда үзара фикер алышып торулары булдымы икән? Барлык ваклыклары белән истә калмаган. Истә калганы шул: Галимҗан Нигъмәти нәкъ минем күз алдымда чалбарын күтәргәндәй бер хәрәкәт ясап куйды. Аннары, һәрвакыттагы гадәтенчә, борынын тарткалады. Аннары әрләп тә түгел, ләкин шул ук вакытта бик үк исе дә китмичә, гадәти генә бер нәрсә турында хәбәр иткәндәй әйтте:
– Жуковскийда мин мондый романтиканың яхшырагын укыганым бар, син редактор кеше, үзең кара, – диде Гомәр Галигә.
Гомәр Гали сер бирмәскә тырышты, әсәрне яклап азапланды, һәрвакыттагы кебек, аңарга минем шигырь төзелешем, телнең йөгереклеге, колакны рәнҗетерлек яңа рифмалар артыннан куып маташмавым ошаган иде булса кирәк.
– Безнең чабаталы агай-эненең Жуковскийны хәтерләтерлек итеп яза алуы начар түгел ул, – диде соңыннан шаяртыпмы, чынлапмы Нигъмәтигә каршы. Һәм ул поэманы үзенең журналында бастырып та чыгарды. Дөресен әйтим, минем дә бик күңел булды бу эшкә. Шулай булмыйча, «Безнең юл» да поэма хәтле поэма бастыр әле син! Җитмәсә тагын, шул уңайдан нинди зур кешеләрнең исемнәре телгә алынды бит әле. Әйтергә генә ансат: Жуковский!
Ләкин Нигъмәтинең чалбарын күтәргәндәй итеп һәм, шуңа өстәп, борынын тарткалап торуы бик озакка чаклы минем күз алдымнан китмәде. Тел белән әйтеп бетермәгән ниндидер бик зур мыскыл бар иде бу хәрәкәтләрдә.
Мин моны соңга табарак аңлый башладым һәм хәзер инде, акыллы башланып, яшьләргә, яшь язучыларга киңәш итеп әйтәм: бүтәннәр сайраган тавыш белән сайрарга тырышмагыз, җанкисәкләрем. Яхшымы-яманмы, үз тавышыгыз, үз җырыгыз, үз догагыз булсын.
Тагын бер тукмак. Шул елларны мин «Европа үлә» дигән бер шигырь язып, «Авыл яшьләре» журналында бастырып чыгарган идем. Жуковский романтикасына сугылудан соң, бусы инде икенче чиккә тайпылып, үтә «кызыл», үтә заманча булырга тырышып ясалган бер селтәнү иде. Шул гөнаһ шомлыгы шигырь кисәге ничектер Такташның күзенә чалынган һәм, әлбәттә, бер дә ошамаган.
Мәдәният йортында яшь язучыларның атна саен җыела торган нәүбәттәге утырышларының берсендә, дөресрәге, утырыш башланыр алдыннан ничектер сүз чыгып, Такташ мине бу шигырем өчен шактый гына кыздырды.
– …Соң, син үзең уйлап бак, йөрәк парәм, – дип, бераз мишәрчәрәк сузып, әрләп китте ул мине сүзнең ахырына таба, – баш белән уйлап бак, Европа дигәнең зур бит ул, канатым. Аның Пуанкаресы да, Чемберлены да бар барлыкка. Болары минем үземә дә бер дә ошамый. Тиктән генә «Чемберленның сатыйм анасын, тупка тоткан Мәккә каласын» дип язмаганмындыр. Но бит, шагыйрь кеше, син белергә тиешсең: Европада әнә ул кәкре койрыклы «сукин сын» нарга караганда әллә ничә тапкыр күбрәк икенче кешеләр – яхшы кешеләр бар. Пролетариат сыйныфы, янә дә килеп, Ромен Роллан, Бернард Шоу, Томас Манн кебек зур әдипләр бар. Аларны да кырып бетермә келисеңмени син бер селтәнү белән? Одним словом, йөрәк маем, уйлап җиткермәгәнсең син бу шигыреңне. Ә уйлап җиткермичә шигырь язарга ярамый, язсаң да, бастырырга ашыкмаска кирәк. Сал да куй архивыңа. Бүген башың җитмәсә, бәлкем, иртәгә уйлап багарсың…
Иртәгесен дә, аның иртәгесендә дә кабат-кабат уйлап, ниһаять, мин бер карарга килдем: үзем дә канәгать түгел, әнә Такташ абыйныкы кебек табигый, җылы һәм уен-көлкеле дә чыкмый. Җитмәсә тагын, уйлап җиткерү дә шулчаклы гына икән. Ак тәүбә, кара тәүбә, юк, бүтән бер юл да шигырь язмаячакмын. Бусы, бәлки, үземне үзем юату, үземнең булдыксызлыгымны яшерергә тырышу өчен булгандыр инде: авыл көнкүреше белән бәйләп, бераз крестьянчарак итеп, үземчә теоретик нигез дә табарга тырышам. Шигырьдә син, аркандагы ат кебек, рифма казыкларына бәйләнеп куелгансың, фикергә үсәргә, хисләргә ташырга мөмкинлек юк. Ә менә хикәядә яки драмада син инде тәрханда, теләсәң кая чап, койрык чәнчеп чап!
Җитмәсә тагын, бу елларда мин театр белән дә нык кына мавыга башлаган идем. Опера белән димим, операга минем ул чагында да тешем үтмәде, хәзер дә «Евгений Онегин», «Пики дамасы», «Кармен», «Чио-чио-сан», «Мәзәкчеләр» кебек берничә операдан башка операны тыңлый алмыйм. «Татарда беренче опера» дип бик нык шаулап, ярты аршынлы хәрефләр белән басылган бизәкле афишалар чыгарып игълан ителгән «Сания» операсына актык тиеннәремә билет алып барып та, яртысын карагач, иптәшемне ташлап качып киткәнемне әле дә бик яхшы хәтерлим.
Ә менә драма – ул минем элек-электән йомшак ягым. Мактанып әйтә алам, мин – татар сәхнәсендә Нури Сакаевны, Бари Тархановны, Шакир Шамильскийны, Зәйни Солтановны, Хәлил Әбҗәлиловны, Нәгыймә Таҗдарованы күргән кеше. Хәлил Әбҗәлиловка булган җылы карашымны белдереп, бу зур актёрның үзенчәлекле уен осталыгы турында соңыннан язып та чыкканым бар. Әле ул елларны Фатыйма Ильскаяның да гөрләгән чагы иде. Ничектер «Канлы чәчәкләр» спектакле, аның да бөтенесе түгел, аерым кисәкләре, бигрәк тә үзенең дан йолдызына менеп баручы Фатыйма Ильскаяның бу спектакльдәге маркитанка ролен башкаруы истә калган. Солдат формасына киенгән кыз, чая, темпераментлы уен, көмештәй чыңлап торган тавышы, сәхнәне яңгыратып көлүе – болар барысы бергә кушылып, дала карлыгачыдай күз алдында уйнап тора. Соңыннан, әлеге спектакльдән соң күп еллар узгач, Ватан сугышы фронтларында газета чыгарып йөргәндә, көньяк далаларында күргән кайбер тормыш тәэсирләре белән рухланып, мин «Хатын солдат» дигән бер хикәя яздым (соңыннан мин бу хикәяне «Машук апа» дигән исем астында үзгәртеп тә эшләдем). Һәм, дөресен әйтим, әнә шул хикәяне язганда да, аны үзгәртеп эшләгәндә дә, фактик материалларга шигъри канатлар биргәндәй булып, әлеге шул Фатыйма Ильская иҗат иткән маркитанка образы күз алдымда уйнап торды. Бер күңелгә сеңеп калган образның еллар гына юып бетермәс көче әнә шулай була икән шул! Ул Бари Тархановның «Камали карт» тагы кызыл билбаулы, кырпулы бүрекле, бүрек астыннан бөтен нәрсәне сөзеп, сынап, үз файдасына нәрсә булса да «отарга» тырышып караучы астыртын-хәйләкәр карашлы Камали карт образы, ул аның «Хөсәен мирза» дагы дивана карты… Мин аларны күрдем, шунлыктан мин, татар театрын күрдем дип, һич офтанмыйча әйтә алам.
Әнә шул чагында, милли театрыбыз әнә шундый якты йолдызлары белән балкып үсеп барганда, эчендә җаны һәм кулында яхшымы-яманмы каләме булган кайсы язучы гына бу театр репертуарына нәрсә булса да бүләк итү турында хыялланмады икән? Һәм чынлап та – хикәячесе дә, шагыйре дә, публицисты да – барысы да кулларыннан килгәнне бирделәр, бирергә тырыштылар. Шагыйрь Гадел Кутуй «Балдызкай», «Күк күгәрчен» нәре белән әнә шул чорда бер шаулап алды. Хикәяче Фатих Сәйфи-Казанлы, хикәяче Шамил Госманов үзләренең драмалары белән бигрәк тә әнә шул чорда күренделәр. Мирза Заһитов дигән бер кеше бар иде, берчакны ул татар театрының директоры да булып алды кебек. Соңыннан аның язмышы ни белән беткәндер, әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, әдәбият кешесе түгел иде шикелле. Хәтта менә шул кеше дә бер пьеса язып, сәхнәдә куйдырып китте. Юкарак кына булса да, татар телендә «Тамашачы» дигән махсус журнал чыга, анда артисткаларның маңгайларына энҗеле калфакларын кәкрәйтеп төшкән карточкалары басыла, Сәйдәш көйләре яңгырый башлаган чак, театр темасына әледән-әле кызу бәхәсләр булып ала, күптән түгел генә Театр техникумын бетереп чыккан Хәким Сәлимҗанов, Зариф Закиров, Риза Ишморат кебек яшь артистлар, озын чәч үстереп, шакмаклы пиджаклар киеп, татарда соңга калып уянган «футуризмны» аякка бастырмакчы булып йөриләр. Бөтен нәрсә яшь күренә, барыбыз да бугаз киереп кычкырырга яратабыз. Үзеннән-үзе аңлашыла: шундый бер кузгалыш чорында нигә миңа, әйтик, пьеса язып карамаска! Бигрәк тә тагын шигырь белән дә эш пешмәде. Басуын басалар, шул ук вакытта башка да чүкеп кенә торалар. Теге вакытта Такташ тәнкыйтьләгәннән соң, җир тишекләренә керерлек булдым. Барыннан да бигрәк, шигырьләремнән үзем канәгать түгел идем. Һәм әнә шул каршылыклы хисләр астында, театрга якынаерга бик нык өметләнеп, мин «Көрәш кызы» дигән дүрт пәрдәлек драма язып ташладым. Әлбәттә, ул бик зәгыйфь туган иде булса кирәк, образлары юк, риторика поты белән иде. Шулай да мин аны тәвәккәлләп театрга алып бардым. Ул чагында Татар дәүләт театры хәзерге Качалов исемендәге Зур драма театры бинасында иде. Аның баш режиссёры һәм художество җитәкчесе Гомәр Девишев, пьесамны әллә укып, әллә укымыйча ук, берничә сүз белән мине әйләндереп салды.
– Юк, егеткәем, пьесагыз безнең театрда барырлык түгел, – диде ул һәм, сезнең белән сүз тәмам дигән кебек итеп, телефон трубкасына борылды.
Шуннан соң инде мин нишли алам ди? Әлбәттә, бик нык хурландым һәм, кызыл тыш белән пөхтәләп тышланган пьесамны култыгыма кыстырып, борынымны тарта-тарта кайтып киттем. Без ул чагында шикаять белән икенче, өченче ишекләргә барып йөрүне белми идек. Шундый зур кеше «Ярамый!» дип әйтеп тора икән, димәк, шулай инде, ярамый дигән сүз.
Ничек кенә булмасын, беренче пьесамның миңа файдасы тиде: шуның белән булашып, мин шигырь язудан башта читләштем, аннары бөтенләй язмас булдым. Гомумән, бу вакытларда инде мин яхшы ук уйлана башладым: язучы булырга кызыгып, читтә-чатта боз ялап йөрүләрдән рәтле нәрсә чыкмастыр, ахрысы. Буй үсеп бара, яшь тә егермегә җитте, өлкәнрәк классташлар, мәктәпне тәмамлап, кайсы кая таралыштылар. Укырга башта ук соңга калып керешкән һәм, гомумән, бөтен нәрсәгә соңга калып, кичегеп өлгерә торган мин – тиле сөяк – җыен бала-чага арасында сузылып калдым. Шул ук вакытта замана тавышын да ишетәм, бөтен җирдә белгечләр кирәк, әле тегендә, әле монда югары уку йортларына хәзерли торган курслар ачыла иде. Бу Вахитов мәктәбендә бот буе балалар арасында чуалып йөргәнче, әллә, бөтенесен ташлап, шул курсларга китәргәме икән? Вакыт-вакыт шундый уйлар да башка килгәли иде, ләкин, ни хикмәттер, шулай да китмәдем. Үзара гына әйткәндә, китмәвемнең ике сәбәбе бар иде. Беренчедән, Вологда өлкәсеннән килеп укучы Мөнирә Сафиуллина дигән гаҗәп чибәр бер кызга муенымнан гашыйк булып калганмын. Ул кыз моны беләме-юкмы? Ә менә мин, төннәрен йокламыйча, аның турында уйланып чыгам. Шул кыз өчен интернатта бер малай белән, ботинка атыша-атыша, сугышырга да өлгердек инде. Гаҗәп дигәнемнең сере тагын шунда: теленә әллә ниткән әкәмәт сүзләр катнаштырып сөйли. Себере дә, Сембере дә бергә дигән кебегрәк. Үзе шулай сөйләвеннән ояла. Оялган чакта, битенә алсу кызыллык йөгерә. Башын тәкәббер генә чайкап, йөзен читкә бора. Йөзен читкә борган чакта, чәч чуклары җилфердәп кала. Һәм аннары, үзенең рәтләп татарча белмәвенә ачу итеп, русча сөйләшә башлый. Ә русчасы аның, минем ул вакыттагы аршын белән үлчәгәндә, рус кызларын көпә-көндез чабата бәясенә сатып җибәрерлек шәп иде. Бер сүз белән әйткәндә, гомумән, бераз сәеррәк иде ул кыз. Юк-барга күз төшми инде минем, мактана дип уйламагыз. Җибәрмичә, әнә шул кыз тотып калды, хәерсез. Икенчедән, ничә еллардан бирле укып, коллективка, бигрәк тә укытучыларга ияләшкәнмен, ташлап китәсем килмәде. Аннары, гомумән, вәсвәсә бик көчле: бер җирдә утырып, түгәрәкләнгән урта белем аласым килде. (Бу гадәтемне гомер буена ташлый алмыйм. Әгәр бер ботакны эләктереп алам икән, аның күршесендә тагын да җимешлерәк нинди генә икенче агач үсеп утырмасын, йә үзем егылып төшмичә, йә ботакны сыкмыйча, беренче ябышкан ботагымнан төшмим!) Күбенә түзгәнне азына түзәрмен. Менә хәзер сигезенче классны бетерәм, тагын нибары бер класс, аннары түгәрәкләнгән урта белем белән югары уку йортына!
Шул үҗәтлегем аркасындадыр инде, буш вакытлардан файдаланып, мин тагын кулга каләм алдым. Теге пьесам ярамаган икән, кызыклырак итәргә тырышып һәм шактый гына детектив та кушып, кооператив тирәсендәге сорыкортларны фаш итеп, «Усаллар» дигән исем астында янә бер пьеса яздым. Һәм бусы ярады булса кирәк, 1929 елны, минем беренче китабым буларак, аерым китап булып басылып та чыкты.