Kitabı oku: «Йөзек кашы / Перстень», sayfa 19
Актаныш якларына сәяхәт
Бөтенесе бер якта калсын, быел җәй, укулар туктагач, авылга кайтам. Авылны, аның җәен, кичке уеннарны, тальян гармун көенә җырлап урам әйләнүләрне сагындым. Такташ әйтмешли, кайдан гына алып килеп адаштырдылар соң әле мине бу таш калада? Муеныма никадәр генә шәһәр шөлдерләре элмәсеннәр, синеке мин, авыл! Җаным-тәнем, уйларым-хисләрем, җырым-моңым белән, бөтенесе белән синеке, тик синеке генә. Туфрактан актарылып чыкканмын, яңадан туфракка әйләнеп кайтканчы, синеке булып калсам иде!
Әйе, ниятем шулай иде, җәен яңадан туган авылыма кайтып, гамьсез авыл егетенә әйләнмәкче идем, барып чыкмады. Картлар әйтмешли, «Алла боерса» дип әйтмәгән булганмындыр. Хәер, авылның да асты өскә килеп тора, колхозлашу хәрәкәте кызып барган чак. Катыклы умач ашап, корсагын уып яки кара мунчаларга җыелып ләчтит сатып утыра торган иске авыл өркеп артка чигенә, аның урынына колхозлы, кызыл почмаклы, газета-журналлы, шул ук вакытта эчке каршылыклары, ашкынулы һәм хаталы омтылышлары да берьюлы өскә бәреп чыккан яңа авыл туып килә иде. Менә шул яңа авылны төзешүдә үзебезгә күрә безгә дә өлеш тиде. 1935 елның язында, дөресрәге, җәй башында, мәктәпләрдә укулар туктагач, өлкән класс укучыларыннан һәм, җитәкчеләр сыйфатында өч укытучыны да кушып, комсомолның хәзерге Идел буе районы комитеты безне культбригада итеп Минзәлә кантоны Актаныш волостена, колхозлар эшенә ярдәмгә җибәрергә булды. Безнең бригадада барлыгы егерме бер кеше; җидешәр-җидешәр өч группага бүленеп, без өч колхозда эшләргә тиеш идек. Сигезенче класс укучысы, буй җиткән егет, өстәвенә җыелыш саен чәчрәп-чәчрәп чыгышлар ясаучы комсомолец дип йөрткәннәре, мондый эштән мин соң читтә каламмы инде! Әле гадәти генә берәү дә түгел, муенына күрә камытын да таптылар, бригаданың комсомол фракциясе секретаре. Шулай итеп, заманасында мин дә бер «фракционер» га әйләнеп караган идем, ләкин, узган эшкә салават, әллә ни зур эш кенә кырып булмады.
Шулай итеп, оешып килә торган яшь колхозларга ярдәмгә китәргә җыена башладык. Моның уен эш түгеллеген үзебез дә чамалый идек, үзебез белгәнгә өстәп, комсомол райкомында да, мәктәп дирекциясе дә, Наркомпроска чакырып та әйтә тордылар: юк, уен эш түгел бу, әгәр шулай әйтергә яраса, бу безгә – өлкән класс укучыларына – мәктәпне тәмамлап чыгу алдыннан иң җитди бер имтихан булачак.
Карыйсы эшләрне карадык, аласы стипендияләрне алдык, юдырасы керләрне юдырдык һәм, укулар тукталачак май азагын көтеп тә тормыйча, дүрт-биш көн алдан пароходка төялдек. Пароходның ни исемле булганлыгы хәтердә калмаган. Казан белән Уфа арасында йөри торган кечерәк кенә бер Агыйдел пароходы иде. Кечкенә булса да, ике катлы һәм пароходта булырга тиешле бөтен ялтыр-йолтырлары бар иде. Бик үк югарыга күтәрелә алмасак та, шулай да әллә ни койрыкка да калмыйча, өченче класстагы урыннарны ябырылып алдык. Яшь-җилкенчәк бар җирдә, үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, уен-көлке, шау-шуы да җитәрлек, өч укытучы гына баса алмаса, комсомол фракциясе секретаре буларак, мин дә юк мыекларны тырпайтып куйган булам. Тулаем алганда, каравыл кычкырырлык бернәрсә дә булганы юк әлегә, барысы да үз урынында.
Кузгалып киттек. Казан белән саубуллаштык. Кемнең капчыгында нинди хәзинәсе бар – шулар белән мактаныша-мактаныша, барысын да уртага салып, чәйләр эчтек. Шуннан соң без, әлеге өч укытучы һәм фракция секретаре буларак мин, җыелып, эш турында сөйләшә башладык. Хәзер инде Казаннан кителгән, безне кайгыртып торучылар юк, барысы турында да үзебез кайгыртырга тиеш: ныклабрак сөйләшмичә мөмкин түгел иде. Ә ныклабрак сөйләшә башлагач ачыкланды: Казанда чагында хәзерлек чаралары турында бик күп сүзләр сөйләнгән булса да, иң кирәклеләре искә алынмыйча калган икән. Җыр китаплары алганбыз, радиоустановкалар алганбыз, стена газеталары чыгару өчен буяу карандашларына хәтле онытылмаган, физкультура укытучысы Габдрахман Галиев авыл яшьләре арасында физкультура-спорт эшләрен җәеп җибәрү өчен волейбол җәтмәседер, туплар, әллә ниткән герләр, һәртөрле сикерү, суга чуму, әсбаплары алган, хәтта тартма-тартма зарядлары белән кече калибрлы мылтык алырга да онытмаган. Ә менә иң әһәмиятлесен, баргач та эшне башлап җибәрү өчен иң кирәклесен – нинди дә булса җайлырак, кечерәк кулдагы, уйнар өчен дә, карар өчен дә кызыклы берәр пьеса алырга онытканбыз. Имәндә икән ләбаса чикләвек, хәзер нишләргә инде безгә?
Чәйдән соң, пароходның әкрен генә тирбәтеп алып баруы җаена кайсыларыдыр кырын авып төшкәннәр иде, барысын да аякка бастырдык. Өченче класс салонына җыелдык, соңгарак калып булса да, тревога сугарга тотындык. Монда инде кул болгый-болгый кайнар нотыклар сөйләп торырга вакыт калмаган, һәм аңарга омтылыш ясап караучы да булмады. Барыбыз да өстебезгә йөкләтелгән бурычның уен түгеллеген сизә идек, сүз кыска, сөйләшү эшлекле булды.
Барып җиткәч тә, эшне танышу кичәсеннән башлап җибәрергә карар кылдык. Бу кичәдә, әлбәттә, коры сүз генә булмаска тиеш. Озакка сузылмаган кереш докладтан соң, шундук кичәнең әдәби-художество бүлегенә күчәргә. Шундук концерт номерлары әзерли башладык. Әлеге шул җаваплылык хисен сизүдәндер инде, кыстатып торулар булмады: җырларга теләүчеләр дә, биючеләр дә, декламаторлар да табылды, физкультура укытучысы Галиев, олы башын кече итеп, берничә акробатик номер күрсәтергә сүз бирде. Бикчәнтәев дигән бер малайның берничә фокус номеры бар икән, мәсәлән, кечкенә генә ак шарны тиз генә авызына каба да, куллары белән ниндидер галәмәтләр кыландырганнан соң, җиң очыннан тартып ала. Бик үк шома эш түгел инде түгеллеккә, ит югында үпкә тансык дигәндәй, әйдә, аның ул шарын да файдаланырга булдык. Шуның янына тагын барган җиребезнең үзендә дә яшьләр юк түгелдер, аларны да тартырбыз. Шулай итеп, булачак кичәбезнең концерт өлешен, шәт, ерып чыга алырбыздыр кебек күренә. Ләкин концертка кадәр бер-ике генә пәрдәлек булса да спектакль дә уйнап күрсәтергә иде бит. Барыбыз да шул фикердә, әмма кулыбызда бер генә пьеса да юк. Инде Казандагылар белән сүгешергә дә бераз соңгарак калганбыз. Шуннан нишләргә?
– Безнең язучыбыз үзебез белән бит, егетләр, – диде кайсыдыр, шаярган төсле генә итеп. Ләкин күзләреннән күренеп тора, шаярырга һич җыенмый иде, – язып ташласын Фатих берәр нәрсә.
Барысының да колагы торды бу тәкъдимгә. Шул җөмләдән мин үзем дә назландырып торуны артык санадым.
– Калдырыгыз минем үземне генә шушы тирбәтә торган бүлмәдә, – дидем мин, бар күк тәвәккәллегемне бергә туплап, – булдыра алганча чәчне йолкып карыйм, әгәр барып чыкмаса, яки тирбәлеп бара торгач йоклап китсәм, гаеп итеш юк.
Юк, йоклап кителмәде. Эшнең уен түгеллеге, бугаздан китереп тоткан җаваплылык хисе үзенекен итте булса кирәк, шул көнне көн буена утырып һәм төнен байтак кына чәч йолкый торгач, кечерәк-кечерәк ике пәрдәлек пьеса «пешеп» тә өлгерде. Хәзер мин аның исемен дә әйтә алмыйм, архивымда бернинди эзе дә сакланмаган, бәлки, бик шәп әсәр булгандыр, бәлки, профессиональ күзлектән караганда, тәнкыйтьтән түбән торгандыр, ничек кенә дисәк тә, безнең ул минуттагы ач карынга әче икмәк булды ул. Икенче көнне төштән соң, шундук рольләрне бүлешеп, репетициягә дә тотындык. Хәтердә ничектер өзек-өзек корамалары сакланып калган: авыл активының өе. Төн. Җиделе лампа яна. Лампа яктысына иелеп нәрсәдер эшләп утыручы яшь кенә бер егетнең башы күренә. Кинәт тәрәзә пыяласы челпәрәмә килеп коелып төшә. Егет күтәрелеп карарга өлгерми, ишектән, танытмас өчен битләренә кара яулыклар бәйләгән билгесез ике дәүкәди кереп, егетнең кулларын каерып алалар… Колхозга каршы әйтелгән берничә усал реплика яңгырап үтә. Аннары, ялгышмасам, икенче пәрдәсендә булса кирәк, «Матәм маршы» көенә салмак кына җырлап, төнлә чәнчеп үтерелгән әлеге яшь активның җеназасын озату башлана иде кебек. Аннары ачуланып кузгалган авыл ярлыларының гөжләүләре ишетелә башлый. Гөжләү көчәйгәннән-көчәя бара, һәм, ниһаять, төрлесе төрле яктан килеп чыккан бу ачулы ирләр сәхнәне тәмам тутырып, хәзергә әле тотылмаган, ләкин бүген булмаса, иртәгә тотылачак, һичшиксез тотылачак бандитка кизәнеп, йодрыкларын югары күтәрәләр. Сәхнә ачулы йодрыклар белән тула. Шунда ук кайберләре, котырынган сыйнфый дошманга ачу итеп, колхозга язылырга дип китәләр.
Сәхнә сәнгате кануннары ягыннан караганда, бик алай аяктан егарлык булмаса да, шул чорның кискен таләпләрен чамалау ягыннан авторның «төтене» дөрес чыккан иде булса кирәк. Шуңа күрәдер, пьеса безнең коллективта, хәтта бөтен нәрсәгә ничектер ирония беләнрәк караучы биология укытучысы Мөхәммәтшин тарафыннан да һичбер каршылыкка очрамыйча, «репертуарыбыз» га шома гына үтеп китте. Ул чагында безнең арада иң укымышлы, иң интеллигентный укучылардан саналган Асия Хәсәнованың бу спектакльдә һичсүзсез уйнарга риза булуы үзе генә дә автор файдасына сөйләүче бер дәлил булса кирәк. Дөрес, Асия Хәсәнова ул чагында әле, хәзерге кебек, «Азат хатын» журналы редакторы ук булмаса да, шулай да русча, татарча күп укыган, чәчне заманча бик хәтәр кыркытып йөрүче һәм, әтисе Фәрид агай Наркомпрос тирәсендә эшләүче булганлыктан, безнең барыбыз өчен дә кагылгысыз авторитет исәпләнүче бер кыз иде.
Пароходларның ул вакыттагы йөрешен чамалыйсыздыр дип уйлыйм. Без төшәчәк Әҗәкүл пристанена барып җиткәнче, өч тәүлеккә якын вакыт үтте. Без спектаклебезгә һәм булачак концертыбызга биш-алты мәртәбә репетиция ясарга өлгердек. Бер-беребезгә ияләшеп, бер семья кешеләредәй дуслашып беттек. Ләкин алда торган эшләрнең җитдилеген онытмадык, онытырга мөмкинме соң! Барасы җиребезгә якыная төшкән саен, безнең бер-беребезгә сиздермәскә тырышып кына эчтән борчылуыбыз, нәрсә булса да чыгара алырбызмы икән? Ничек каршыларлар икән дип хәвефләнүебез көчәя бара иде.
Эше бар, димәк, шатлык бар
Әйбәт каршыладылар. Остарып йөрүчеләр генә булмыйча, эшләргә дип җиң сызганып килүчеләр икәнлегебезне белгәч, волком секретареның бигрәк тә кәефе килде. Авыллардан олаулар килгәнне дә көтмичә, шундук, булган транспорт байлыкларын җигеп, безне билгеләнгән авылларга озатып куярга кушты. Без, җидешәр-җидешәр кеше, өч авылга – Такталачык, Яңа Әлем, Кызыл Яр авылларына билгеләндек.
Физкультура укытучысы Габдрахман абый Галиев җитәкчелегендәге безнең бригада Такталачык авылына туры килде. Элек ике мәхәлләдән торган, без барганда инде ике мәхәлләдәге ике мәчетнең берсе дә калмаган, аларның берсендә ике катлы зур гына Нардом ачылган, читтәрәк посып торучы берничә аерым хуҗалыкны исәпкә алмаганда, тоташ күмәкләшкән һәм, шул активлыгы аркасында булса кирәк, колхоз председателе итеп Мөхәммәдиев дигән яшьрәк кенә һәм бик тырыш «егермебишмеңче» иптәшне дә эләктереп өлгергән Такталачык авылы һәм аның «Кызыл таң» колхозы, гомумән алганда, волость күләмендә үрнәк хуҗалыкларның берсе санала иде. Авылның үз активлары да шактый күп иде. Шулар арасыннан Мутин фамилияле кешеләр ничектер аеруча хәтердә калган. Соңыннанрак белдек, татарның мәшһүр трагигы – артист Мөхтәр Мутин да шушы Такталачык авылыннан чыккан кеше икән. Без барганда, аларның нигезләре ташландык хәрабә хәлендә иде инде. Кемнәре дә калмаган. Биек рәшәткәләр белән уратып алынган чирәмле ишегалды уртасында түбә такталары череп мүкләнгән, парадный баскычлары кыйшайган, кадакланмый калган кайбер тәрәзәләрнең пыялалары ватылып, эчтән шомлы караңгылык һәм йотардай бушлык күренеп торучы ике катлы, чардаклы, төртсәң таралып китәрдәй өйләре генә моңаеп утыра иде. Мин шунда кинәт Садри Җәләлнең «Дим буе» дигән әсәрен, андагы шундый ук хәрабә хәленә килгән өйләрне хәтерләп куйдым. Ләкин бу шул беренче күргән мәлдә генә шулай булды. Соңыннан мондый моңсу уйланулар миндә яңармады һәм аңарга вакыт та булмады. Бу авылда ике ай эшләү дәверебездә без бу хәрабәләр яныннан еш кына үтеп-сүтеп йөрдек. Мүкләнеп яшәргән рәшәткәләрнең эчкәреге ягында ул хәрабәләр тын гына торып кала бирделәр, безнең үз эшебез муеннан иде.
Безне фатирга авылның түбән як мәхәлләсендәге, кара-каршы ике өйле, киң генә ишегалларында коелары һәм кечкенә генә бакчалары булган, гомумән, бөтен хуҗалыклары нык утырып торучы агайлы-энеле Яһүдин дигән кешеләргә куйдылар. Олысы Хөснул Яһүдин инде өйләнгән, ә энесе Нургали Яһүдин әле өйләнергә өлгермәгән һәм, безнең сизүебезгә караганда, кызлар артыннан бик алай чабарга да яратмый иде. Аның каравы кече Яһүдин бик оста гармунчы иде. Авылда гармунның нинди урын тотканлыгын беләбез, безнең дә авыл яшьләре арасына әкренләп үтеп керә алуыбызда һәм эшебезне уңышлы башлап җибәрүебездә кече Яһүдинның, бигрәк тә аның кулындагы гармунының роле шактый зур булды. (Җәяләр эчендә генә булса да әйтеп үтәргә кирәк: без дә бөтенләй үк йогынтысыз калдырмадык бу егетне. Аның оста гармунчы булуы һәм, гомумән, тузан астында күгәреп калмаска тиешлеге турында тукый торгач, ниһаять, ул Казанның музыка училищесына укырга килергә ризалык бирде. Анда укыган чагында, бер үк вакытта сәхнә сәнгате белән дә кызыксынып һәм өйрәнеп булса кирәк, соңыннан Минзәлә колхоз-совхоз театрының артисты булып китте. Бүгенге көндә дә шул труппада эшли булса кирәк.)
«Кызыл таң» колхозы болай үзе тирә-юньдә алдынгы хуҗалык саналса да, бу – чамача гына йөртелә торган алдынгылык, колхоз председателе Мөхәммәдиев моны безгә килүебез белән һич дипломатия саклап тормыйча әйтте. Безгә эш җитәрлек иде монда. Беренчедән, әле тик оешу-өйрәнә башлау чоры гына булганлыктан, колхозның исәп-хисап эшләре бик таркау, сдельщина кертелгән булса да, исәп-хисап эшләре таркау булганлыктан, күбесенә өлгерә алмыйлар, идарәдә элекке писарьдан азган карт бер хисапчыдан бүтән кешеләре юк. Җиде классны бетергән бер кыз күренгәләп йөрсә дә, өйдәгеләре бөтенләй үк ычкындырып җибәрмиләр иде булса кирәк, бер көн килә, икенче көн килми иде. Без исәп-хисап эшләрен бик шәп йөртә торган һәм, гомумән, эшкә бик уңган, аз сүзле, тыйнак табигатьле Шәүкәт Корбангалиев дигән егетебезне бик әйбәтләп кенә колхозның исәп-хисап эшләренә утыртып куйдык.
Безнең күпне белеп, остарып торуыбызның кирәге дә булмады, иң кирәклесен, көне-сәгате белән якадан китереп тотканын тормыш безгә үзе кушып тора иде.
– Ничек булыр икән, әйтик, сезнең ярдәм белән бәләкәй генә бер балалар бакчасы ачып җибәрсәк? – диде беркөнне Мөхәммәдиев. Ул еш кына безнең янга кереп, сөйләшеп утырырга ярата, табынга якын килми, ләкин безнең өстәлдә булганы белән кызыксына, җитмәгәнне ничек тә җиткерергә тырыша иде, – сөт-май, эремчек күк ризык үзебездә, колхозның май заводы эшләп тора. Кулаклардан калган буш өйләр бар…
Һәм кинәт ул, яңа Америка ачкандай, кычкырып ярып салды:
– Карагыз әле, егетләр, нигә мин сезнең табыныгызда безнең май заводында сугылган кирпечтәй тыгыз майны күрмим?
Шулай дип әйтүе булды, башлаган сүзен үк онытып, урыныннан сикереп торуы булды. Ярты сәгать тә узмагандыр, күпертмәле ак алъяпкыч япкан чибәр генә бер апа, алъяпкыч итәге белән каплый төшеп, безгә әле сугылып кына чыккан бер табак май китереп тә җиткезде. Ә бит моңа без хәтта ишарә дә ясамаган идек һәм, әле рәтләп эш күрсәтмәгән килеш, ишарә ясарга җыйналмый да идек. Бу мәсьәләдә бик сак булырга дип, безне Казаннан ук нык кисәтеп җибәргәннәр иде, үзебез дә бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел, колхоз җилкәсен кимереп ятарга дип килмәдек. Җитмәсә тагын, илдә кешенең кемнәре генә юк, килгән көннең иртәгесен үк ишеттерделәр безгә.
– Әнә колхозны корытырга төрле яктан саранчалар җыела башлады хәзер, – дип коткы җибәрде кайсыдыр берсе. Бу турыда Мөхәммәдиевкә әйткәч һәм аның юмартлыгын бәхәс астына куя башлагач, кул гына селтәде.
– Бәй, авыл кешесенең сүзе бетми аның, җаннарым, – диде ул, үзе дә бу як кешеләре сөйләгән җайга сузыбрак, һәм кинәт бик җитди, хәтта сатулашып торуыбыз өчен бераз ачулангандай итеп өстәп куйды: – Бирсәм, әллә мин сезгә күчтәнәч итеп бирәмме? Барысын да соңыннан исәпләшербез. Бер-беребезне обижать итәргә юл куймабыз, счетоводствода бездән бер кеше утырса, сездән – бер кеше.
Менә шушындый эшлекле, тормышны аңлый белә торган, вак-төяк сүзләрдән өстен торучы, шул ук вакытта кешеләргә бик тә игътибарлы, кеше җанлы председательгә тап булгач, без бик тә сөенеп, кая кушсалар, шунда йөгерергә әзер идек. Җитмәсә тагын, Мөхәммәдиевнең кичә авыз ачып та әйтеп бетермәгән тәкъдиме дә калган икән.
Безнең бригададан бер кызны колхоздан бирелгән өлкән яшьтәге бер апага кушып, балалар бакчасы ачу хәстәренә керештек. Хәзергә бакча үзе түгел, шуның җаен карарга теләүчеләр бармы? Әгәр шундый бакча ачыла калса, балаларын бирерләрме? Шундыйларның исәбен алырга.
Тамаша булып чыкты бу бакча дигәнебез. Элек балаларын ничек тә яздырмаска, төрле сылтаулар табып өйләрендә бикләп асрарга маташтылар. Соңыннан, бар булганы белән ачып, өсләре-башлары чиста, борыннарыннан агып тормаган балаларны шәһәрдән алып килгән төрле уенчыклар белән уйнатуны, сафларга тезеп, су буйларына, якындагы урманнарга алып йөрүне күргәч: «Нигә минекен алмыйсыз? Минеке кешедән киммени? Башкаларныкы төшкән җирдән үк төшкән!» – дип аты-юлы белән кычкырып, бәйләнеп йөрүче хатыннар бетәсе булмады.
Кыскасы, монда стена газетасына язарлык хәл-әхвәлләр чыгып кына тора иде. Мин үзем Нардом, комсомол ячейкасы тирәсендә булашканлыктан, стена газетасы чыгару миңа йөкләтелгән иде. Табып алдык шул авылның художник егетен. Безнең кулдагы оя-оя майлы буяуларны, йомшак кисточкаларны, табак-табак ватман кәгазьләрне күргәч, бу егетнең йоклап яткан «җеннәре» кузгалды. Карикатура дисәң: «Давай, кемне төшерәбез?» – дип кенә тора. Байтак кешегә эләкте безнең бу стена газетасында. Әмма, яшерен-батырын түгел, үзебезгә дә эләгә язып калган чаклар булмады түгел.
Шулардан берсе ничектер хәтердә эләгеп калган. Җәмәгатьләштерелгән каралтылар җитәрлек булмаганлыктан, колхозның күп атлары, сбруйлары колхозчыларның үзләрендә саклана иде. Ләкин бу, үзеннән-үзе аңлашыла, колхоз атын, идарә рөхсәтеннән башка, кая җитте шунда җигеп чап дигән сүз түгел. Бу мәсьәләдә колхозчылар бик нык кисәтелгән иде. Шуңа да карамастан карап торуга мокыт кына бер агай, үзендә саклана торган атны җигеп, төннең төн буена күрше авылдан сатып алган өйлек бурасын ташыган. Пар сөрү вакыты иде, иртәгесен хайванны сабанга җигеп карыйлар, колхоз аты бит, теләге бик яхшы яхшылыкка, ә егәре беткән. Шуннан соң безнең әлеге теге үткен күзле художнигыбыз, теге адәм актыгын үзен сабанга җигеп, бик шәп карикатура ясады. Ат үзе бер читтәрәк, бик канәгать бер кыяфәт белән башын селкә-селкә, тубалдан солы ашап тора. Рәсем астына мондыйрак сүзләр яздык: «Ат әйтә: «Тарт, тарт, Мөбарәкҗан абзыкаем, бу әле сиңа идарә нәрәте белән тигән рәхәтлек… Син үзең мине, бернинди нәрәтсез, төннең төн буе җиктең, бер сүз дә әйтмәдем».
Рәсемнең тәме татымлы булган, ахрысы, миңа карата Нардом баскычы төбендә начар сүз әйтеп сүгенеп калудан узмаса да, бер кичне, исереп алып, художник малаебызны әнисе алдында яңаклап чыгарга өлгергән бу. Монысы өчен колхоз председателенең исәбе карикатура белән генә калдырырга түгел иде, теге мокыт, айныгач тәүбәгә килеп, моннан соң андый алама эшләрне кабатламаска, алдынгы колхозчы булырга сүз биргәч һәм, әлеге художник малай да аңарга ниндидер чыбык очы кардәш тиешле туры килгәнлекне искә алып, шуның белән бетерергә булдык.
Иң конфликтсыз барган эш – физкультура укытучысы Галиевнеке булып чыкты. Чирәмле бер тыкрыкка таза гына ике казык утыртып, корып җибәрделәр волейбол җәтмәсе. Сикерепме-сикерәләр шул тирәдә. Икенче бер якта озынлыкка сикерү. Арырак, бәрәңге бакчалары артында, тир ачып җибәрделәр, атарга өйрәнәләр. Кыскасы, Габдрахман абый Галиев кояш батып, күз бәйләнгәч кенә телен чыгарып кайтып керә. Аннан-моннан гына тамагына каба да, шул җиңел тән, җиңел гәүдә белән Нардомга йөгерә. Безнең танышу кичәсендә күрсәткән һөнәрләребез халыкка бик хуш килде, кайбер җиңелчә үзгәрешләр кертеп, бигрәк тә авыл яшьләренең үзләре исәбенә яңа номерлар өстәп, без ул программаны ай буена биш-алты тапкыр кабатладык һәм һәр кабатлануы саен Габдрахман абыйга – бичарага – ач карынга шактый гына сыгылгалап, үзенең әлеге теге беренче танышу кичәсендә алкышлар астында үткән «акробатика» сын кабатларга туры килде.
Кызыл Яр авылындагы бригада да әкренләп җаен алган. Безнең анда күбесе кызлар, җитәкчеләре дә хатын-кыз укытучы иде (гафу итегез, исемен онытканмын), алар күбесенчә тормышның әнә шул ягыннан якын килеп, көч белән булудан бигрәк, хәйлә-акыл белән үтеп кереп, кызыклы гына эшләр башлап җибәргәннәр иде.
Иң читене Яңа Әлем бригадасы җилкәсенә төшкән булып чыкты. Хәер, моны безгә Актанышның үзендә үк читләтебрәк булса да аңлатканнар иде инде.
Ул группада безнең элек-электән үк радио җене кагылган Мөхәммәтҗанов дигән бер егетебез бар иде. Казаннан ук детекторлы радиоалгыч әсбаплары күтәреп килгән бу егет, авылга культураны радио аша берьюлы кертмәкче булып, клуб түбәсенә бик тырышып радио колгасы бастырган. Ләкин төн чыкканчы аның ул радиомачтасын кемдер кисеп ташлаган. Кичә уздырмакчы булып, бик матурлап афишалар яздырып ябыштырганнар, төн чыкканчы афишаларын ертып атканнар. Алар арасында тагын шигырьләрне, бигрәк тә хикәяләрне, бер дә фальшь җибәрмичә, бик табигый итеп, хис белән, тормыш дөреслеге хисе белән укый белүче Ихсанова дигән бер кыз бар иде (соңыннан ул артистка булып китте шикелле), шул кыз Казаннан ук үзенә бик ошаган хикәя китаплары күтәреп килгән иде. Үзенчә, колхоз революциясен нәкъ шул хикәя китапларыннан башламакчы булып, җанлы уку һәм китапны ничек аңлау буенча сорау-җавап кичәсе уздырмакчы булган, берәү дә килмәгән. Шуннан соң алар, тәмам аптырап, безгә мөрәҗәгать иттеләр. Кызыл Яр группасы бездән ерак түгел иде, аларга да хәбәр итеп, ике авылдашлар барыбыз бергә җыелып, Яңа Әлемгә киттек. Афиша яздырып тормадык, бөтен авылны берьюлы, десятниклар аша, Нардомга кудырдык. Үзебез дә вакланып маташмадык, егерме беребез дә берьюлы колонна булып, бераз өркетү өчен Габдрахман абый Галиевне мылтыгы белән колонна алдына куеп, җыйнаулашып кичә булачак урынга киттек. Килгән кешеләр берсе дә эчкә кермәгән, кайсы тәмәке тарткан булып, кайсы кызлар белән хихылдашып, Нардом тирәсендә кайнашалар иде. Ерактан ук сәлам биреп һәм юл уңаеннан шук сүзләр ташлап, арткы ходтан гына кереп киттек. Урыныннан купкан, яңадан килеп утырыр урын тапмаган, ләкин күңеле тынгысыз рәвештә эзләнә торган кешегә күпме генә кирәк соң! Унбиш-егерме минуттан пәрдәнең читен ача төшеп карыйбыз, бөтен зал (әгәр элекке мәчетнең фарыз һәм сөннәт бүлмәләрен бергә кушып корыштырган һәм уртада киселгән бүрәнә башлары тырпаеп торган урынны «зал» дип зурлап әйтергә яраса!) халык белән шыгрым тулган. Мондый чакта барың да кызган табада калгандай буласың, һәрхәлдә, без инде бер хакыйкатьне белеп алган идек: әлбәттә, озак көттерергә ярамый!
Безнең агай-эне һәм авылның активы ни арада бер сүзгә килеп өлгергәннәр, тәкәллефкә юл куймыйча, этә-төртә дигәндәй, мине пәрдәнең алгы ягына – зал ягына чыгардылар.
– Иптәшләр! – дип, ничек кирәк алай бер сүзне әвәләп әйтә алдым һәм, залдагы төрлесе төрлечә сынап утырган күзләрне күреп, авызым кипкәндәй булды. Шулай да минем артта, сәхнәдә һәм сәхнә артында, тагын егерме иптәшем һәм кичәне ничек тә урта бер җирендә өзмичә уздырып җибәрергә тырышып йөргән берничә авыл активы булганлыкны сизеп, мин шундук үземне кулга алдым, телемә – кай арада туып өлгерде диген – җор сүз килде:
– Без сезне сыйларга дип килдек һәм без сезне хәзинәдә булган байлыгыбыз белән сыйламыйча китмәячәкбез!
Болай бик гадәттәгечә, бераз шаярткандай итеп тотынудан башта бераз аптырабрак калдылар һәм кинәт, дәррәү кубып, кул чаба башладылар. Мин моны минем өчен ясалган алкыштыр дип һич уйламадым, әле хәзер дә алай уйламыйм. Кеше дигәнең һәрвакыт кеше булып кала, аның кызыксынуы аның кирелеген һәрвакыт җиңә. Күрәсең, уйладылар болар: «Мылтыклар күтәреп, бик куркытмакчы булып килгән идегез, әллә ни кыра алмадыгыз әле бик, безгә ялынычыгыз төште, тукта, тыңлап карыйк, алайса, ни кыланган булырсыз икән?»
Ә без Такталачык авылында ни кыланган булсак, монда да шуны ук кабатладык. Җиңел кулдан юлда гына язып өлгерткән әлеге пьесаны куйдык, шуңа концертын ялгадык, кыскасы, ярыйсы гына ерып чыктык. Шушы бергәләп башлап җибәрүдән соң, Яңа Әлем авылында да эшләр, ягъни андагы җиде кешелек бригаданың эше, ярыйсы гына җайланып китте.
Колхозлашу чоры турында мин, яхшымы-яманмы, роман язган кеше. Күп хәлләр анда тасвирланган, зинһар өчен дип әйтәм, икенче мәртәбә минем билбавымны чиштермәгез. Югыйсә уенын-чынын бергә кушып әйтүем, сезгә дә, минем үземә дә бер атнасыз йокы эләкмәячәк.
Тик шулай да, нәтиҗә итеп, бер нәрсә әйтәсем килә: безгә – көче-куәте ташып торган яшьләргә – эш җитәрлек булды бу сәфәребездә. Эш бар икән, димәк, шатлык бар, дуслар бар, күңел көрлеге бар.
Менә хәзер, картая төшкәч, уйлап карыйм: барысы да безнең күз алдыннан уздымы ул хәлләр? Әгәр шулай икән, әгәр чынлап та барысы да безнең күз алдыннан, безнең катнашыбыз белән узган икән, димәк, бик тә кызыклы чор кичергәнбез без, шайтан алгыры!