Kitabı oku: «Йөзек кашы / Перстень», sayfa 21

Yazı tipi:

Әмма билгеле бер чиккә җиткәнче генә «коткаручы» булды. Ул «билгеле бер чик» дигәнебез шунда гына посып торган булган икән, каһәр. Әйтик, төштән соң, сәгать дүртләр-бишләр тирәсендә, безнең бик яман карын ачты. Җитмәсә тагын, нәкъ шул тирәләрдә, безне үчекләгән кебек булып, пароходта җанлану башланды: палубада кешеләр күбәя төште, кайберләре бинокльләр алып чыккан, берсенә берсе күрсәтешү, соклану, соклангандай булып кылану, гүзәллектән оеп калу һәм шул оеп калган кешеләрнең гайбәтен чәйнәп алу – барысы бергә буталып, аралашып, мәш килеп бетте. Тамагы тук, бара-бара аптырап беткән кешеләргә нинди дә булса бер кызык уйлап чыгарырга кирәк ич! Шундыйлардан бер диванасы булса кирәк, «Жигули да Жигули!» дип шом салган, икенче бер диваналарга шул җитә калган. Палубадагы шау-шу шуннан икән.

Ә безне – тамагы ач кешеләрне – тиз генә алдый алмассың, белеп торабыз: Жигулига хәтле әле Самара бар. Безне Жигулиеңнан да бигрәк Самара кызыксындыра иде.

Бүтәннәр хыялларындагы Жигулига карап ах-ух килгән арада, без, Гатиф белән икәү, каютада чемоданнарыбыздан артык-портык нәрсәләребезне бушаттык. Киңәш бер: пароход Самара пристаненда туктап торган арада тиз генә толчокка йөгереп, ни хак бирсәләр, шул хакка очырырга! Мин якасы Украина милли чигеше белән бизәлгән бер күлмәгемне, кадергә генә кия торган җәйге чалбарымны арттырырга булдым. Соловьёв та вакланып тормады. Кыскасы, Самарага җитәрәк, пароход туктамастан элек үк, без, сатылачак әйберләребезне тотып, чыгу юлына, түбәнге пролёт алдына килеп баскан идек инде.

Пароход Самарага кичке сигезләрдә генә килеп җитте. Ашыгыбрак атлаганда, кичке базарга өлгерергә мөмкин иде әле. Бәхеткә каршы, базарлары ерак түгел икән. Хәер, без килгәндә базар диярлек җире калмаган, халык таралган, берничә яктан, тузан туздырып, базар мәйданын себерә башлаганнар иде. Шулай да бер читтә, кичен килүе мөмкин булган ялкау бәхетне көтеп, биш-алты толчокчы тәмәке пыскытып тора иде әле. Тузан өермәсе аша үтеп, шуларның каршысына барып бастык. Сатулашып тору булмады, хәер, сатулашып торырдай вакыт та калмаган иде. Ни хак бирсәләр, шул хакка ыргытып, бераз акчага тиенгәч, башыбыз күккә тигәндәй шатланып һәм, юл уңаеннан коммерческий күмәчен, хәлвәсен дигәндәй алып, кесәбездә шыгырдап торган акчалар белән пароходыбызга кайтып кердек.

Һәм, әйтергә кирәк, Самараның бу ягын Мәкәрҗәдән кайтучы байларча кайттык. «Байларча кайттык» диюем шуннан: күмәч белән хәлвәне ашыйбыз да, аннары звонок төймәсенә генә басып, сыра китертәбез. Аннары түбәнгә төшеп, үзебез ише кара корсаклар арасында буталып йөрибез дә, менеп, тагын хәлвә белән күмәч ашарга тотынабыз. Тәүлектән артык теге мактаулы ландрин белән тукланып тәмам җилеккәнбез икән, хәер.

Шулай да бу сәфәр ярап куйды безгә: ашарга әче әпәең булмаса, югары катта сызгырып йөрүнең кызыгы юк икән дигән бик дөрес хакыйкатьне мин нәкъ шунда ачтым.

Галимҗан Ибраһимов янында

1933 елның көзендә, Идел буйлап ясалган маҗаралы сәяхәткә хәтле, шул елның җәй башында булган бер вакыйга онытылып кала язган икән, ә аны онытып калдырырга һич ярамый. Чөнки ул вакыйганың минем өчен билгеле бер дәрәҗәдә йогынтысы булды һәм бүтәннәр өчен дә кызыксыз булмас дип уйлыйм.

1933 елның җәй башында, сабан чәчүләре беткәч, әмма иртә парга керешкәнче, Казанда Татарстан колхозчы-ударникларының беренче съезды булды. Бу съездга үзәктән, шулай ук күрше республикалардан һәм өлкәләрдән дә күп кенә кунаклар, шулар рәтеннән Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты председателе Михаил Иванович Калинин да килгән иде. Сәламәтлеге нык кына какшаган булуына карамастан, бу съездга, махсус чакыру буенча, Кырымнан язучы Галимҗан Ибраһимов та кайтты. (Шул ук елның көзендә колхозчы-ударникларның икенче съезды да булды, Г. Ибраһимов шул көзен узган съездга кайтты дип раслаучылар да бар. Ләкин минем үземә нишләптер җәй башында үткән съездга кайтты кебек булып хәтергә сеңеп калган. Шулай булуы минем иҗат фантазиямә дә төгәл туры килә. Ютәл чире белән җәфаланучы кешене, юеш һәм салкын көздә аптыратып йөртүгә караганда, якты һәм кояшлы җәй башында йөртү, әлбәттә, яхшырак. Ахыр чиктә тарих китабы язмыйм ла мин, әдәби әсәр язам, үзенең иҗат концепциясенә туры китереп, язучы фактларны урыннарыннан күчереп куйса да, бер дә гөнаһысы юк, һәм ул тыелган алым да түгел.) Съезд цирк бинасында ачылды. Бүгенгедәй хәтеремдә: көн бик матур, җылы, чалт аяз, чәчәк исе белән тулган бер көн иде. Без – ул вакыттагы яшь язучылар – юк дигәндә съездның ачылу көнендә катнашасыбыз килеп, койрыклары пешкән мәчеләрдәй, Татарстан язучыларының Оештыру комитеты (хәзерге «Бегемот» дип йөртелгән бинада, өченче катта иде ул) тирәсендә бик сырпаланып йөрсәк тә, бернәрсә дә чыгара алмадык. Оештыру комитетының ул вакыттагы председателе Кави Нәҗмине күрергә дә мөмкин түгел, ул башы-аягы белән «югары сфералар» тирәсендә әйләнә, калган вакытын Галимҗан Ибраһимов янында үткәрә. Комитетның җаваплы секретаре К. Төхфәтуллин андый зур эшләр өчен әле артык яшь иде. Съездның ачылу тантанасында булу да, әлбәттә, бик кызыктыра, әмма, барыннан да бигрәк, минем үземнең Михаил Ивановичны күрәсем килә иде. Әле Казанга килгәнче, авылда чакта ук, безнең авыл советы йорты стенасына ябыштырылган бер плакат күз алдыма килеп басты: ул плакатта авылча гади киенгән, татарча түгәрәк сакаллы Калинин бабай печән чабып тора иде. Чәчәкле болын, бер читтән укадай сузылып су ага, елганың аргы ягында, кайдадыр еракта, авыл силуэты – тегермән, силос башнясы, мәктәп, бүтән шундый биек-биек йортлар… Күрәсең, плакатчы-художникның фантазиясе шулай бертөрлерәк булгандыр инде: кукраеп торган бу «яңа авыл» да нишләптер бөтен йортлар, шәһәрдәге кебек, өсте-өстенә өелгән һәм бөтен йортлар бертөсле кызыл түбәле итеп ясалган иде. Кызыл калай түбәле ул биек-биек йортлар безне – авыл малайларын – кызыктыра, әмма ләкин без аларны күрмәгән, белмибез, шуңа күрә бик алай һуштан да язмыйбыз: кайдадыр, кайчандыр шундый биек-биек йортлар салыначак икән, бик яхшы, без күрмәсәк, бүтәннәр күрер… Ә менә болыны – тукранбашлар, ут чәчәкләре белән тулып торган болыны безгә таныш, нәкъ безнең авылның үз болыны. Менә шунда, нәкъ безнең авыл болыны кебек болында, нәкъ безнең авыл кешесе кебек Калинин бабай печән чабып йөри. Менә шул Калинин үзе, әгәр укытучы абыйның әйткәне дөрес булса, Совет илендәге бөтен председательләрнең дә председателе икән. Малай чакта уйлап чыгарырга оста буласың ич: күрми күргән шул плакат тәэсирендәме дип әйтим, әллә олылардан ишетеп, кай вакытларда бик белдекле кешегә әйләнеп һәм Бөтенсоюз старостасы Калинин агайның фамилиясен татар авызына яраклаштыра төшеп:

 
Иптәш Кәли печән чаба,
Иптәш Кәли урак ура, –
 

дип такмаклап йөргәнебезне мин әле бик ачык истә саклый идем. Менә шул кеше, безнең авыл болынында печән чапкан кебек булып күңелгә сеңеп калган шул «иптәш Кәли», бу очракта икеләнеп торырга һич урын юк, безнең Казаныбызда, кул сузымы гына җирдә.

Ләкин, нишләмәк кирәк, кереп булмады циркка, күреп булмады Калинин агайны. Аның каравы минем өчен икенче бер көтелмәгән шатлыклы хәл килеп туды: шул съезд барган көннәрнең берсендә мине Оештыру комитетына чакыртып әйттеләр:

– Сине Галимҗан Ибраһимов күрергә тели, көттермичә бар, иртәгә сәгать 11 дә… Ул Казанское подворьеның (номеры хәтердә калмаган)… бүлмәсендә, – диделәр.

Чак кына каушап калдым һәм, дөресен әйтим, бераз гына борын да күтәрелде. Хәлбуки Г. Ибраһимов бер мине генә түгел, башкаларны да чакырып сөйләшкән, татар совет әдәбиятының ул вакыттагы гомуми торышы ягыннан да, аның аерым кешеләре, бигрәк яшь язучылары белән кызыксынган. Ләкин миңа, күрми күргән кешегә, мине генә колагымнан тартып кояш яктысына чыгарырга тели кебек тоелды бу. Кыскасы, кодрәтләнү һәм чак кына аптырабрак калу – ике хис бергә буталган иде. Шулай булмыйча соң! Галимҗан Ибраһимов хәтле Галимҗан Ибраһимов чакырсын әле. Без аның «Кызыл чәчәкләр» ен, «Табигать балалары», «Карт ялчы», «Алмачуар» кебек хикәяләрен мәктәптә чакта ук ипи урынына «ашаган» идек инде. Авыл тормышын бөтен нечкәлекләренә кадәр тоеп шул ук вакытта изелгәннәргә, «карт ялчыларга» һәм аларның сынык күңелендә туган моңлы җырларына тирән мәхәббәт, теләктәшлек күрсәтеп яза белүче бу зур художник миңа авылыннан аерылган, ләкин шәһәргә әле һаман йогып җитмәгән авыл малаена – кешедән качып елаган вакытларда бәреп чыккан күз яшем кебек аңлаешлы. Ул – минем еракта калган туган авылым, ул – минем ат менеп чапкан тузанлы юлларым, ул минем әйтергә куркып йөргән беренче мәхәббәтем иде. Мәктәп яшендә чакта ук стипендиядән артып калган вак-төяк акчама сатып алып, йә булмаса китапханәдән ташып, Галимҗан Ибраһимовның бөтен әсәрләрен укыган идем инде. Соңыннан, бераз ерактанрак һәм, әлбәттә, изге кешегә караган кебек, курку катнаш чак кына сихерләнү белән бер-ике мәртәбә үзен күргәнем дә бар иде. Моның берсе, ялгышмасам, егерменче еллар азагына туры килә иде. Латин әлифбасына күчү алдыннан, Бакуда булып узган тюркологлар киңәшмәсеннән соң, Казанда, аерым алганда, татар матбугатында «Латинмы, гарәпме?» мәсьәләсе тирәсендә бик каты бәхәсләр кызып китте. Шул бәхәсләрнең йомгагы рәвешендә, Мәдәният йорты залында уздырылган бер җыелышта арткы рәтләрнең берсендә мин дә посып кына утырган идем. Анда, әлбәттә, Галимҗан Ибраһимов та катнашты һәм аңарга бик каты ташланучылар да булды. Мин әнә шунда ук аның яклы булып, каты әйтсәләр, аны кызганып, бәхәстән аның һичшиксез җиңеп чыгуын теләп утырганымны хәтерлим. Гарәпне яклаудан, латинны читенсенүдән түгел – миңа, барыннан да элек, Галимҗан Ибраһимов кызганыч, ул гарәп яклы булганга, мин малайдан бу турыда берәү дә сорамаса да, мин дә гарәп яклы идем…

Шуннан берничә ел вакыт узганнан соң, көтмәгәндә-уйламаганда әнә шул кеше, минем ерактан күз атып йөргән пәйгамбәрем, татарның танылган язучысы Галимҗан Ибраһимов, кайдандыр минем «һ. б.» лар рәтендә генә йөри торган исемемне казып чыгарып, үзе янына кереп чыгарга кушкан! Әдәбиятка аяк кына баскан, ләкин әле рәтләп «тәпи йөреп» китмәгән яшь язучы өчен моннан да тетрәткечрәк куанычның булуы мөмкинме!

Чакырылган көнгә һәм сәгатькә барып, уңайсызланып кына ишеген шакыдым. Галимҗан ага өйдә киелә торган озын халаттан, диванга яртылаш янтая биреп, иртәнге газеталарны карый иде. Кергәч беренче тәэсир: «Шул үземе, теге вакытта Мәдәният йортында күргән Галимҗан Ибраһимовмы соң бу?»

Беренче күргән вакытларда эре сөякле, нык иңбашлы, бераз озынчарак, ләкин тулы битле, зур башлы, бигрәк тә җилкәсенә төшеп торган озын чәче белән мәһабәт бер сын булып күңелдә утырып калган һәм әдәби-иҗтимагый хезмәтенә егерме ел тулуны зурлап билгеләп үтү көннәрендә художник Беньков тарафыннан ясалган портреты ярдәмендә көчәйгән тәэсир, язучының үзе белән менә болай якыннан күзгә-күз очрашкач, кинәт шиңеп калды. Мин күз алдыма китергәннән кечерәк, ябыграк. Чәче дә сыегайган, яңаклары да эчкә баткан. Йөзендә, ай яктысында күренә торган күксел мәрмәр кебек, салкын күкселлек… Әмма боларның бөтенесен җиңә торган бер тойгы мине шундук биләп алды: аның каравы бу художник ясаган портрет түгел инде, бу үзе, чын Галимҗан Ибраһимов үзе иде. Менә ул укый торган газеталарын бер якка куеп аякка калыкты, һәм бүлмәнең яртысына хәтле миңа каршы төшеп:

– Шушы сезмени инде ул Фатих Хөсни дигән шау-шулы бәндә? – дип, авыз чите белән генә көлемсерәгәндәй итеп, күрешергә кулын сузды. Дөресен әйтим, мин нәрсә дип җавап кайтарырга да белмәдем. Тартындым, уңайсызландым, авыз ачып бер сүз әйтә алмадым, әгәр шул минутта, ниндидер кодрәт буенча, үземне бер читтән үзем күреп тора алган булсам, мөгаен, пырхылдап көлеп җибәргән булыр идем. Чөнки баштанаяк суга төшкән чебеш булып калганмын: үзем дә белешмичә баскан урынымда таптанам, тәнемә кызу тир бәреп чыкты, үзем шул көенчә ниндидер акыллы сүз әйтмәкче булып азапланам…

Галимҗан Ибраһимов минем эчке халәтемне сизде булса кирәк, миңа урын күрсәткән булып, күзләрен читкә алды. Ахры, миннән рәтле-башлы сүз чыкмаслыкны төшенеп, баягы сүзен уен-көлкегә боргандай, ялгап алып китте:

– Укыдым… сезнең ул «Җир тыңлый» дигән җәнҗаллы әсәрегезне дә, аның турында Гомәр Гали мәкаләсен дә укыдым. Шулай инде ул, Фатих туган, безнең эш – чапканда, кулны болгый-болгый, берни белешми чабасың, аның каравы сөртенеп егылып, борыныңны канатсаң…

(Юк, ул болай чәчәкләп-чуклап әйтмәде кебек… Аннары тагы мин алай барын да түкми-чәчми сеңдереп торырлык хәлдә дә түгел идем ул минутларда. Ул вакыйгадан бирле утыз елдан артык вакыт узган, кайдан барысын да хәтерләп тормак кирәк. Шунысын хәтерлим: сүз «Җир тыңлый» романы турында башланып китте.

Шуннан соңгысын мин чама беләнрәк, «шулай булды кебек», «шулай булган булуы да бик ихтимал» кебек фараз кылулардан чыгып, үземчә маташтырам. Әлбәттә, чак кына бизим дә булса кирәк. Сөйләшү шушы булсын: монда Галимҗан Ибраһимов авызыннан әйттергән сүзләрне, зинһар, нәкъ шулай әйтелгән икән дип, авызыгызны ачып утыра күрмәгез. Бигрәк хәтәре: зинһар, цитата итеп ала күрмәгез. Фикерләре шулар, әйтелеше, ихтимал, башкачарак та булгандыр.)

Ул әйтә башлаган фикереннән бүленеп калды, ләкин мин инде сүзнең кай якка таба борылачагын сизә башлаган идем, эчкә чак кына җан кергәндәй булды. Әгәр сүз «Җир тыңлый» турында барса, тәүбә итәргә өйрәнгән инде мин, алай итәрмен, болай итәрмен, өлкән агай алдында ничек тә кайнаган казанга ук барып төшмәм.

Ләкин «өлкән агай» дигәнем, кинәт сүзне бөтенләй икенчегә борып, бертуган энесе белән сөйләшкәндәй, дустанә эндәшеп куйды:

– Ничек карыйсыз сез, әгәр берәр стакан чәй китертсәк? Чәй янында сүзе дә чыгар иде. Безнең татарда гадәт шулай бит.

Шушы гади, дустанә эндәшүе белән ул мине икенче кабат үтерде. Шундый зур, даны илгә таралган кеше миннән сорап тора: имештер, мин берәр стакан чәй мәсьәләсенә ничек карыйм? Мин, авыз эчемнән ишетелер-ишетелмәс кенә ботка пешереп, нидер җавап бирдем, ләкин нәрсә әйткәнемне үзем белмәдем.

Куе итеп ясалган кайнар чәй соңыннан барыбер килде, чәй белән бергә вазада бисквит һәм бик яхшы конфет та килде. Ләкин аңарга хәтле Галимҗан ага мине тәнкыйть белән сыйлап өлгергән иде инде. Бик еракка сибелмичә, күбесенчә ул минем «Җир тыңлый» романы турында сүз алып барды. Ордым-бәрдем итеп тә түгел, ничектер күңелне ышандыра торган итеп, дәлилләп, арада уен-көлке сүзләр дә кыстыргалап, минем китап белән генә чикләнмичә, үзеннән дә уңышсыз мисаллар китереп (янәсе, берәү дә гел генә алтын күкәй салып тормый!), яхшы ук пешекләде бу мине. Үзе дә кызарып, тирләп чыкты, йөзеннән әлеге теге ай яктысында күренә торган күксел мәрмәр төсе китте, агаем чынлап торып җанланып, яшәреп калды.

Сәгать ярымга сузылган бу кызыклы әңгәмәне мин сүзгә-сүз һәм бөтен тулылыгы белән, әлбәттә, китерә алмыйм, бәлки, аның иң мәгънәле дигәне телгә дә бирелми торгандыр.

Шулай да шаярту аша гына әйткән кайбер үтә чын фикерләрне, бездән соңгы каләмнәргә дә сабак булсын өчен, әлбәттә, үз сүзләрем белән әйткәләп үтим.

– Сезнең анда, беренче биттә үк, менә мондый сүзләр бар, – Галимҗан абзый китапны алды, аның юл аслары сызгаланган, чит-читләренә вак кына билгеләр куелган иде, – «Гыйнвар кешеләрнең мыекларына кар ябыштырып йөри». Шундук тагын «Ә җил чабып килә дә вагоннар астына кереп ышыклана» дигән җөмләләр бар. Мин аңламыйм, Фатих туган, ничек ябыштыра соң ул гыйнвар дигәнең кешеләрнең мыекларына карны? Бөтен кешеләргә берьюлы ябыштырамы? Әллә берсен оформить иткәннән соң, икенчесенә китәме? Аннары тагын, сезнең логика буенча йөрсәк, болай килеп чыга: гыйнвар үзе тудырган җил, шул гыйнварның үзеннән качып, вагон асларына кереп ышыклана булып чыга. Мин үзем, сүздән, әйтик, табигатьнең мондый четерекле күренешләрен аңлап җитмим. Ник дисәгез, сәбәбе ачык: чөнки мыекка кар ябыштырып йөрүче гыйнварны, образлап әйткәндә, бәлки, күз алдына китереп тә буладыр. Әмма гыйнвардан куркып, вагон астында посып утырган җилне күргәнем юк. Күргән булсагыз, сез, бәлки, миңа аңлатып бирерсез, кем белә, ихтимал, мин дә шулай хәтәр итеп бер урында кыстырып җибәрермен.

Минем үз-үземнән оялып һәм, турысын әйткән өчен булса кирәк, эчемнән генә бу мәрмәр йөзле абзый белән сүз көрәштереп, башымны иеп тик утыруымны күреп, Галимҗан Ибраһимов гаять җитди тон белән сүзен очлап куйды:

– Болар барысы да, Фатих туган, ничек тә булса шәп итеп, шаккатыргыч итеп язарга тырышудан килә. Ә нигә кирәк безгә кешеләрне шаккатыру? Болай да эш җитәрлек ләбаса. Кыскасы, гадирәк һәм кешеләрчәрәк сөйләргә өйрәнәсебез бар.

Хәтердә тагын шунысы да калган: сары тунлы бер персонажыма бәйләнеп йөдәтте ул. Тышсыз сары тун киеп, мескенләнеп килгән авыл кулагы волком секретаре Батталовка үз авылындагы активлардан зарлана, секретарьдан яклавын сорый.

– Үзегез уйлап карагыз, кайда монда логика? – Ярсудан Галимҗан Ибраһимовның муен тамырлары бүртеп чыкты, бу юлы хәтта «Фатих туган» дип баштан сыйпап торуны да онытты. Күренеп тора, ул бик җитди һәм, шул җитдилектән булса кирәк, күзләрендә әле моңарчы күрелмәгән очкыннар пәйда булды. – Кыскасы, сездә бу кулакның мәкерле яклары тиешенчә ачылып җитмәгән. Сүздән, әйтик, аның дуамалланып волком секретарена килүен кара инде! Бик ныклап дәлилләгән вакытта, бәлки, моны аклап та булыр иде, ә сездә ул җитәрлек дәлилләнмәгән. Просто бер сары тунлы кулак. Просто килгән дә кергән. Алай булмый бит ул дөньяда. Димәк ки, сез әле бу әсәрегездә сыйнфый көрәшнең нинди ачы торма икәнлеген күрсәтеп җиткермәгәнсез, Фатих Хөсни иптәш!

Бу фикерләре аеруча истә калган, чөнки моны әйткәндә, ул минем башымнан сыйпап, өйрәнчек малай белән сөйләшүче яхшы күңелле дәү абый булып түгел, бер өлкәдә эшләүче иптәше итеп, үз дәрәҗәсенә куеп һәм шунлыктан ташлама ясауны, гафу итүне белмичә, чак кына ачулангандай итеп, җитди таләпчәнлек белән әйтте. Һәм бигрәк тә әнә шул әңгәмә вакытында мин, бөтен тулылыгы белән үк булмаса да, шактый тирән итеп бер хакыйкатьне аңлап алдым: әйе, дөньяда зурга-кечкенәгә бүленми һәм бүленә дә алмый торган төшенчәләр дә була икән!

Үз гомеремдә беренче мәртәбә һәм, кызганычка каршы, соңгы мәртәбә минем Галимҗан Ибраһимов белән шундый бер очрашуым булды. Бу очрашу барыннан да элек үзенең җитдилеге белән минем хәтеремә сеңеп калган.

Шунлыктан булса кирәк, бу бүлектә бер дә шуклык кыстырасым килмәгән иде. Ләкин безнең язучылар даирәсендә ансыз мөмкинме соң! Бу очракта да бер анекдот чыгарып өлгерделәр. Галимҗан Ибраһимовның бу килүендә, аңа хезмәт күрсәтү өчен, Оештыру комитетыннан шагыйрь Нур Баян беркетелгән иде. Анекдотның бер почмагы мәрхүм Нур Баянга барып төртелә.

Имештер, Нур Баян, Галимҗан Ибраһимовны өенә чакырып кунак итү нияте белән, базардан култыгына зур бер әтәч кыстырып кайтып килә икән, күңеленә илһам кошы кунып, абайламыйчарак калган, әтәче, култыгыннан ычкынып, йөгереп лабаз астына кереп качкан. Имештер, бөтен базар кубып эзләгәннәр, таба алмаганнар әтәчне…

Бик үк тулып җитмәгән бу тамашаны мин хәзер, еллар узганнан соң, хыялым белән тутырам. Галимҗан Ибраһимовка дигән әтәчне без тапмыйча кала алмыйбыз, тапмыйча калырга хакыбыз юк. Гүяки соңгы чиктә бик күп башка әтәчләрне дә, бик күп башка кош-кортларны да, хәтта әкиятләрдә сөйләнә торган Сәмруг кошның үзен дә тоттык без. Һәм Галимҗан Ибраһимов хөрмәтенә, әнвагъ-әнвагъ нигъмәтләр куеп, зур табын әзерләттек! Табын – чәчәкләр белән тулган бакчада. Аның әйләнәсендә язучылар – үлгәннәре, тереләре дә – тезелеп утырган. Өстә кояш нурлары, кошлар чыр-чуы, безнең чыр-чу, һәм кинәт Галимҗан Ибраһимов аякка калка. Без тынып калабыз, кошлар тынып кала, чәчәкләр шулай ук тынып калалар.

Менә шунда Галимҗан Ибраһимов сүз башлый. Әдәбиятның җитди бер эш – халыкка хезмәт итү икәнлеге, аның белән шаярырга ярамаганлыгы, шаяруның олуг гөнаһ булуы турында сөйли Галимҗан Ибраһимов. Без барыбыз да, өлкән останың сүзләрен куәтләп, тост күтәрәбез һәм: «Нишләргә икән соң миңа? Эчсәң дә… эчмәсәң дә вай!» – дип бераз икеләнеп торганнан соң, хәтта Афзал Шамов та рюмканы дәррәү чөйкәлтеп эчеп җибәрде, имеш!

Кыра торгач, юна торгач…

Көзен, Октябрь бәйрәмнәре узгач, ниһаять, мине армия сафына чакырып алдылар. Мин 1 нче татар укчы дивизиясе каршындагы Аерым элемтә батальонына җибәрелдем. Частька барып җитеп, беренче мәртәбә мунча керү һәм өскә энәдән-җептән генә төшкән өр-яңа хәрби киемнәр киюдән соң туган тәэсирне хәзер инде ул вакыттагы тулылыгы белән сөйләп тә булмас. Тантаналы күтәренкелек һәм бер үк вакытта чак-чак кына борын да чөю булды шикелле. Янәсе, менә күрегез: абзыегыз кем булды хәзер!

Ун көнлек карантинны үтүгә, безне шундук полк мәктәбенә билгеләделәр, өр-яңа киемнәргә бер дә юкка төрмәгәннәр икән. Монда мин барысын да бердәй ансат кичердем һәм авызыма салганнарны тыгылмыйча йотып кына тордым дисәм, ялганлау булыр иде.

Җыен кызлар арасында бердәнбер төпчек малай булып иркә генә үскән, аннары, яшьләй анадан калып, ялгыз өйдә барына-югына янә үзем баш, аннары, абый белән җиңги кайткач, аларга карата оппозициядә торып, ничек тә сыртны җиргә тидермичә, «бүре малае» булып яшәү, ниһаять, алардан качып, таш кала кочагына ташлану, монда алай иркәләнү эләкмәсә дә, беркем тарафыннан да чикләнмәгән хөрлек, янә килеп, тулай тораклар, андагы чуар тормыш, төрле характердагы кешеләр, төрле күренештәге шуклыклар-этлекләр – болар соң минем тәэсиргә тиз бирелүчән йомшак натурама эз салмыйча гына үтеп киткәннәрдер дип әйтергә мөмкинме? Бераз арткарак чигенеп булса да, искә төшермичә үтә алмыйм. Тулай торак дигәннән, Вахитов мәктәбе каршындагы интернатта торганда, минем Латыйп исемле бер дус малаем бар иде. Укыса, фәнне тиз үзләштерүчән, сәләтле егет, әмма күңелен китапка һич кенә беркетә алмас. Күзенә ак төшкән, чак кына «чәршәмбегә» карый, әмма кайсы малайның сандыгында авылдан килгән нинди күчтәнәч качып ятканлыгын бөтен кешедән элек ул күрер. Кичке сәгатьләрдә, идәнгә аягын тидермичә, караваттан караватка гына сикереп йөрүче, бигрәк тә үзеннән көчсезрәк малайларның иңбашларына басып йөрергә яратучы менә шул «сыңар тәрәзә»нең бик күп һәм бик оригиналь гадәтләреннән тик берсен генә китерү дә җитсә кирәк: мунчага бару алдыннан өч көн: «Иртәгә мунчага барасым бар, шунда юылыр әле», – дип, битен юмас, мунчадан кайтканнан соң өч көн: «Кичә генә мунчадан кайттым, кирәк-кирәкмәскә ышкып, битне туздыра тормыйм!» – дип, битенә су тидермәс. Аннары әледән-әле кабатлый торган бер сүзе бар иде шул Латыйпның. Тора торгач яныңа килер дә, әлеге теге ак төшкән күзен моң пәрдәсе белән төргәндәй итеп, борчылган тавыш белән көрсенеп куяр:

– Их, Фатих малай, уйлыйсыңмы син? – дип, күңелгә шом сала торган итеп башлап китәр, аннары, шаярганлыгын чак кына да сиздермичә, нәтиҗә чыгарыр: – Шуны уйлыйсыңмы син, Фатих малай, әгәренки кайчан да бер көн без бу Вахитов мәктәбен бетереп, безне бу интернаттан сөреп чыгарсалар, малай, кайда тамак туйдырырбыз икән без?

Байтак вакытлар узганнан соң, сабакташ иптәшләрнең берсеннән ишетеп белдем: соңыннан ул юридик мәктәп бетереп, кайсыдыр бер районда судья булып эшли башлаган. Әйтмешләренә караганда, начар судья да түгел, имеш.

Булыр, бөтенесен булдыра ала торган егет иде Латыйп, мин аны яхшы беләм. Алай гына да түгел, хәтта мин аны яратып ук өлгергәнмен. Әнә шундый ташбашлар, озак еллар үз казаннарында кайнатып, мине үзләренчә «пешереп» өлгергәннәр, күрәсең: дисциплина дигән нәрсә миңа бик авыр бирелә, ә армиядә, бигрәк тә полк мәктәбендә, дисциплина бөтен һавасына сеңгән, шуннан башка мөмкин түгел иде.

Менә шушы нигездә, ягъни минем һәртөрле «кәҗә майларым» ны чыгарып бетергәнче, отделком Черняевка, старшина Смирновка, взвод командиры Горяевка байтак кына көч түгәргә туры килде. Хәер, алар үзләре дә бурычлы булып калмадылар. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә мин фәкыйрьгә, нәүбәттән тыш, кухняга байтак кына наряд йөрергә, төннәр йокламыйча, кисмәк-кисмәк бәрәңге әрчергә туры килде. Соңга таба мин бу кухня нарядларына шулкадәр ияләшеп киттем, әгәр иптәшләрдән хурланмасам, көн саен җибәрсәләр дә, сүз әйтмәс идем. Ичмасам, турникта тартылып тәнне ватасы, «кобыла» дан егылып, адәм көлкесенә каласы түгел. Әрчисең-әрчисең бәрәңгене, утырып эшләү бик изә башласа, плита астына утын кертәсең, утын ташыйсың. Аннары тагын бәрәңге әрчи башлыйсың. Ә таң алдыннан, эшләнәсе эшләрнең якадан борып алырдайлары беткәч, кайсың кайда кылаеп, черем итеп аласың. Мамык түшәкләрең бер якта торсын, шул «кылаеп алу» лардан да рәхәт нәрсә дөньяда булдымы икән?

Кухняга еш йөргәч, повар минем кем икәнлегемне белеп бетерде, бик алай шәфкатьсез кыланмый. Хәтта беркөнне, бүтән дежурныйлар кайсы кайда кылаеп беткәч, башындагы такыясын бер якка кыңгыр сала биреп, бу үзе минем янга килеп утырды. Һәм китте сөйләп, китте сөйләп, ничек ул авылда кызлар белән йөргән. Ничек аны әтисе ул сөймәгән бер кызга өйләндермәкче булган. Ничек ул өйдән чыгып качкан. Ничек шәһәрдә эшкә урнашкан – шуларның барысын да бик тәфсилләп сөйләде дә, соңыннан, серле бер эш турында хәбәр иткәндәй, тавышын кыса төшеп:

– Кара әле, әй, шуларны бер китап итеп чыгарып булмас иде микән? Ну, әтинең борынына чиртү булыр иде дә соң! – дип, авыз суларын корытып әйтеп куйды. Шуның артыннан ук ул мине үзенә дип махсус табада, махсус үләннәр сибеп, итнең иң шәп төшеннән куырылган жаркое белән сыйламакчы да булып караган иде, ләкин монда ачыктан-ачык мәкер, мине сатып алырга тырышу ятканлыкны сизеп, бигрәк тә төн ката бәрәңге әрчүдән тәмам изрәп, мин аның бу сыеннан баш тарттым.

Соңыннан да повар турында нәрсә булса да язганымны һич хәтерләмим: ахрысы, минем ул ак калфаклы дустым мине сатып ала алмады булса кирәк. Кем белә, кухняга болай нарядка йөрүләр бик ешаеп китсә, бәлки, аптыраган баштан берәр нәрсә чыккан да булыр иде. Ләкин соңга таба минем нәүбәттән тыш нарядка йөрүләрем кими төште. Юна, кыра торгач, ахыр килеп, миннән дә, бик үк юньле булмаса да, уртакул солдат ясап чыгардылар кебек. Әлбәттә, берьюлы гына түгел. Иң элек мин бүтән беркем дә җыя алмаганча пөхтә итеп койкамны җыярга өйрәндем. Бу урын җыю осталыгым өчен старшина Смирнов хәтта беркөнне миңа строй алдында рәхмәт тә белдерде. Шул бер рәхмәт мине эретте дә җибәрде… Шуннан соң физкультураны кыздыра башладым. Занятие сәгатьләрендә генә түгел, кичләрен, йокы алмыйча яки янымдагы курсантның гырлавына эчем пошып яткан төннәрдә торам да, дневальныйга сиздермичә генә турник ягына үтеп, тартылырга, сузылырга, корсакны тимергә ышкырга тотынам. Болай ышкынуның ике яклап файдасын күрәм. Бердән, буыннар ныгый, «интеллигентлык» чире чыга бара, икенчедән, тәнне шулай аркылыга-буйлыга сындыргалый торгач арыйсың. Барып ятуга, йоклап китәсең. Кыскасы, соңга таба мин физподготовкадан да ярыйсы гына алдыра башладым. Турникта очам дип үк әйтерлек түгел түгеллеккә, булмаганны бар дип шапырына алмыйм, әмма шул ук вакытта, инспектор тикшерүләре барганда, взводны, ротаны, мәктәпне артка сөйрәрлек дәрәҗәдә үк капчык та түгелмен. Анкеталар тутыргандагы кебек: монда да «урта хәлле». Аның каравы политподготовкадан политрукның күз өстендәге кашы идем. Армиягә институт бетереп барган, диамат, истмат, политэкономия кебек гуманитар фәннәрне шактый тирәнтен үткән, китаптан башка да аз-маз гына ми селкетергә өйрәнгән кешегә – миңа, күбесе әле колхоздан гына килгән яшьләр арасында, башкалардан элек кул күтәреп, политрук куйган сорауга чатылдатып җавап бирү әллә ни читен эш түгел иде.

Шул рәвешчә, кешедән элек ашыгып кул күтәрүләрнең миңа файдасы да тимәде түгел. Беренчедән, политподготовкадан минем үземне укытучыга әйләндереп, бу предметтан авыррак баручы ике егетне миңа беркеттеләр. Хәер, бу бәйрәм ашы кара-каршы дигән төслерәк бернәрсә булып чыкты. Бу ике егетнең берсе аның каравы физподготовкадан бик шәп бара, һәртөрле снарядларда очып кына йөри иде. Ул мине, гәрчә үзе кебек очарга ук өйрәтеп җиткермәсә дә, миннән өч яшькә кечерәк (мин унберенче елгылар белән, үз елгыларымнан өч елга соңга калып хезмәт иттем) һәм физик эштә чыныккан егет буларак, байтак алымнарда миңа үрнәк күрсәтә һәм өйрәтә иде. Ул эшләгәннәрне эшлим дип, минем дә, әлбәттә, турниктан очып төшкән чакларым булмады түгел. Ләкин нинди генә маҗаралар килеп чыкмасын, болай бер-береңә ярдәмләшүнең файдасы тиде: егет – политподготовкадан, ә мин физподготовкадан алдыра башладык. Икенчедән, кулның шулай кешедән элек күтәрелүен күреп һәм минем язу-сызу эшендә азмы-күпме катнашым барлыгын ишетеп булса кирәк, политрук Козырев миңа кул ябыша торган янә бер эш тапты: без ротаның стенгазетасын чыгара башладык. Кыскасы, политрук белән безнең ара якынаеп китте. Моны отделком Черняев та, әлбәттә, күрми түгел иде. Тагын да соңга табарак, кышкы инспекторлык тикшерүләре вакытында безнең рота ярыйсы гына күрсәткечләр биргәч һәм, әлбәттә, политрук белән якын мөнәсәбәттә булу да эзсез генә калмагандыр, ял көннәрендә шәһәргә увольнениеләр дә ешрак эләгә башлады.

Болай үзе барысы да эзгә төшкән кебек иде хәзер. Казарма тормышына да, дисциплинага да ияләшеп барам, нарядка да үз чиратымда гына йөри башлаган идем. Әмма бер кешене – старшина Смирновны – бернәрсә дә йомшарта алмады. Шул старшина, шул йокысыз төн кошы бер төнне, отбойдан соң, безнең аяк очындагы табуреткаларны, ул табуреткалар өстендәге гимнастёрка-чалбарларыбызны, итекләребезнең ничек куелышын тикшереп йөргән һәм шунда минем балак очымдагы бәйләрне чишмичә йоклаганымны күреп алган. Иртән торуга, миңа, чираттан тыш, кухняга бер наряд әзер иде инде. Шулай итеп, әлеге теге үзе турында китап яздырырга тырышучы шеф-повар кул астында, әле бәрәңге әрчеп, әле плита астына утын ташып, әле идән себереп, тагын бер мәртәбә шәп кенә биергә туры килде.

Һәм анысы соңгысы булды булса кирәк. Май башы җитеп, көннәр матурая башлауга, безнең батальон җәйге лагерьга күчте. Лагерь, әлбәттә, курорт түгел, анда солдат җилкәсенә өстәмә рәвештә икенче һәм уникенче йөкләмәләр дә төшкәнлекне үзләре солдат булган кешеләр, шәт, беләләрдер. Ләкин минем лагерем ничектер бүтәнчәрәк килеп чыкты. Эш моннан гыйбарәт: хәрби частьлар җәйге лагерьларга күчү белән, дивизия политотделы каршында «Сугышчан постта» дигән хәрби газета чыга башлаган иде. Шул газетага мин үзебезнең батальон тормышыннан җәйге өйрәнүләрнең башлануы турында берничә хәбәр дә язып җибәргән идем. Ул елны җәй бик матур килгән иде, каен урманына урнашкан лагерь тормышы, гәрчә болай казённый киеренкелектән бөтенләй үк азат булмаса да, үзенең яңалыгы белән миңа бик хозур тоела, күңелем бизәкләр белән тулы һәм ул бизәкләрне мин, кирәк булса-булмаса, әлеге теге газетага җибәргән мәкаләләргә дә салгалый идем. Шулар файда иттеме, әллә яңа оешкан газетага бушлай эшләүче сотрудник кирәк булдымы, беркөнне мине дивизия политотделына чакырттылар. Мине, рядовой Хөснетдиновны, әле рядовойлыгы корысын, башы нарядтан чыкмаган таркау бер бәндәне, туп-туры дивизия политотделына чакыртсыннар әле! Әле кем килеп әйтте диген. Комиссар хәтле комиссар үзе! Әлбәттә, нык кына кисәтте, килеш-килбәтне рәтли төшәргә кушты, ләкин шулай да кисәтүендә үк өметле җылылык сиздем: тикмәгә булмаса кирәк!

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
461 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04257-4
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 1, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 2 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 7 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 5 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre