Kitabı oku: «Йөзек кашы / Перстень», sayfa 22
Шулай булып чыкты да. Шул баруда мине, рядовой Хөснетдиновны, политотдел начальнигы, ике ромбалы начподив Бирюков кабул итте. Озаклап сорашты. Солдат буларак кына түгел, язучы буларак та алдан ук сораштырган, кызыксынган икән – мине бигрәк тә шунысы шаккатырды.
Шушы очрашудан соң атна да узмады, мине үзем хезмәт итә торган частьтан дивизия политотделы карамагына күчерделәр, әлеге «Сугышчан постта» газетасының сотруднигы булып эшли башладым. Бу газетаның редакторы – ул вакытта хәрби эштәге язучы Газиз Иделле, рәсми исеме һәм дәрәҗәсе белән әйткәндә, батальон комиссары Газиз Усманов иде. Шулай итеп, Газиз Иделле үз гомеремдә ике мәртәбә минем турыдан-туры начальнигым булды. Берсе хәрби хезмәттә – әнә шул газета редакторы буларак, икенчесе – сугыштан соңгы елларда, ул «Совет әдәбияты» журналының редакторы булып эшләгәндә. Икесендә дә бер-беребезне якыннан аңлап, ике арага начальниклык тоны кертмичә һәм шул ук вакытта урыннарыбызны да буташтырмыйча, икебез дә эш интересын чын күңелдән сизеп эшләдек без. Һәрхәлдә, минем Газиз Иделле иптәштән зарланырлык бер генә сәбәбем дә юк. Эшемне үз вакытында һәм төгәллек белән башкаргач, башкасына ул вакланмый, мин аның «Каешың ник алай? Нигә честь бирмәдең?» дип бәйләнгәнен хәтерләмим. Хәлбуки миндә бу яктан бәйләнерлек сәбәпләр чыккалый тора иде.
Югары уку йортында да хәрби өйрәнүләр үткән кеше буларак, мин бер ел хезмәт иткәннән соң, ягъни 1934 елның көзендә кайтарылырга тиеш идем. Болай бик аһ итәрлек солдат булмасам да, үзем яраткан журналистлык эшендә файдам тиде булса кирәк, мине 1935 елның февралендә генә бушаттылар.
Бу бер бүлектә генә минем солдат чорымны, анда баштан кичергән хәл-әхвәлләрне, әлбәттә, сөйләп бетереп булмады. Армия тормышы миңа күп кенә чатлы-ботлы якларымнан котылырга, коллективны якыннанрак тоярга, йөкләнгән эшне вакытында башкарып чыгарга, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә, кечеләргә ярдәм кулы суза белергә өйрәтте. Ә болар – язучы өчен бик тә кирәкле сыйфатлар.
Армиядән кайткач
Армиядән кайткач… Солдаттан кайткач. Гомумән, кайту темасы. Әдәбиятта – рус әдәбиятында да, безнең татар әдәбиятында да – нинди генә чагылышларда гәүдәләнмәде икән бу тема! Миңа калса, электәрәк аны ничектер табигыйрәк, кешелеклерәк итеп сурәтлиләр иде кебек. Һәрхәлдә, элек, әйтик, Гражданнар сугышыннан соң, кайтуы белән мондагыларның «якасыннан борып алып», берүзе дөньяны әйләндерергә тотынган Алтын Йолдыз кавалерлары сирәгрәк иде.
Минем кайтуым элеккегеләргә дә, хәзергеләргә дә охшамады. Авылдагы урынымны инде югалтып өлгергәнмен, шәһәрдә кунакларга колгам юк. Әмма кайдадыр кунакламыйча да мөмкин түгел иде. Әлбәттә:
Шинель кими ни киярсең,
Бар киемең шул булгач, –
дип җырларлык ук түгел, минем шинельдән башка да киемем бар, шул елларныкына Гомәр Гали редакторлыгында минем, үземә калса, бик тә катлаулы «интеллектуаль мәсьәләләрне» кузгатып, институт тәэсирләрен нигезгә салып язган хикәяләр җыентыгым басылып чыккан иде. Шуның гонорарын әле туздырып өлгермәгәнмен, шунлыктан бик алай суга төшкән чебештәй бөрешеп маташмыйм. Шул акчага иң элек, әле армиядән демобилизацияләнгәнче үк, борынга төреп тыгарлык күн пальто – минем әллә кайчангы хыялым! – сатып алып куйган идем. Әйтергә кирәк, эчке кесәләр һәм андагы янчык та бөтенләй үк буш түгел иде. Шуның янына тагын, ничек кенә димә, армиядән кайткан кеше. Дөрес, хәзергә әле кесәдә Максим Горький имзасы төшкән авторитетлы билет – Язучылар союзы члены билеты ук юк, әмма кандидатлык карточкасы инде бар. Мирсәй Әмир, Гадел Кутуй, Габдрахман Минский кебек язучылар белән, дусларча баш селкеп: «Барамы эшләр?» – дип кенә исәнләшәм. Ул арада яңа роман язарга ният барлыкны әйтеп һәм материаллар тупларга дигән булып (бусы инде иң шәп сылтау!), Язучылар союзыннан ике айлык иҗат отпускысы алдым. Язучы Кави Нәҗми протекциясе белән һәм әлеге теге борынга төреп тыгарлык күн пальтоны киеп барып сөйләшкәч, фатир ягы да җайланды. Хәзерге Ульяновлар урамы, 65 нче йортның урамга карый торган ике катлы өендә бөтен аскы катны – барлыгы дүрт бүлмәне, бер залны үзенең барлы-юклы өч-дүрт кешелек семьясы белән доктор Лифшиц биләп тора иде. Кайчандыр Кави Нәҗми аларның күршесе булган икән, исемле язучы тәкъдим иткәч, Лифшицлар, озак уйлап тормыйча, мине ишек катындагы сигез квадрат метрлы бүлмәләренә керттеләр. Озак сатулашып та тормадык һәм бик алай тиремне дә тунап түгел: мин бүлмә өчен, гомуми тәртиптә, метр исәбеннән жактка түләргә һәм һәрберсе кыш саен унар-унбишәр кубометр утын уба торган «өч гуҗ» мичнең берсен ягып торырга тиеш булдым. (Шыпырт кына булса да әйтеп үтим: бу «сделка» ның нилектән болай ансат килеп чыгуын әлегә хәтле һич төшенеп җитә алмыйм. Кешеләре алыш-биреш мәсьәләсендә берни дә белми торган Ходай бәндәләре дип әйтеп булмый, минем дә торак нужам бугаздан китереп тоткан: ни сорасалар, шуны бирәчәк идем. Ә менә сорамадылар. Уйлыйм-уйлыйм да, дөресме-түгелме, мондыйрак бер нәтиҗәгә киләм: ахрысы, теге гөбердәп торган күн пальто башларын әйләндермәдеме икән? Аннары тагын ул «кабык эчендә»ге егете дә зарарсыз гына бит: армиядән кайткан, язучы кисәге, китаплары да чыккалап тора… Ә Лифшицларның буй җиткән, хәтта яше узып бара торган Гита исемле кызлары бар иде. Бәлки, мин уйлаганнарның берсе дә чынлыкка туры килми торгандыр, нишләмәк кирәк, шайтан дигәнең күңелгә әнә шундый коткы салды бит, каһәр суккыры! Укучыга төрлечә уйларга урын калдырмас өчен, хәзердән үк мәсьәләне өзеп китик. Юк, ул Гита дигән кыз белән борчак пешмәде минем. Моның өчен ул артык зур борынлы, ә мин үз нәүбәтемдә кызларны сайлый белерлек яшькә җиткән идем.)
«Оя корудан» һәм, армиядән кайткач, иптәшләр белән гомумән бер кәеф-сафа кылып алудан соң калган акчага мин әлеге шул урамга карый торган бердәнбер тәрәзәле кечкенә бүлмәмне үзем белгәнчә киендерергә тотындым. Идәненә хәтфә палас алып җәйдем. Карават буена да палас элдем. Стенадагы паластан бераз югарырак – Лев Толстойның Репин ясаган яланаяклы портреты. Әлбәттә, меңенче репродукциядән мең дә беренче репродукция. Каршы як стенада Леонардо да Винчиның бер эше – балаларын алдына алып утырган мадонна, аның күзне иркәли торган күкрәге… Почмакта бер этажерка, анда туры килгәндә сатып алынган, ә кайберләре исә, сорамыйча гына дуслар китапханәсеннән алып китеп, миндә «онытылып» калган берничә дистә китап. Әлбәттә, кәгазьләр, кара савыты, каләмнәр… Кай ягы белән язучы фатиры түгел, әйтеп карагыз? Хәер, әйтеп караучылар да булгалый торган иде. Мәсәлән, шул елларны Юдино тимер юлында машинист ярдәмчесе булып эшләүче һәм, «Күпер» дигән бер роман язып, дәррәү «пролетариат язучылары» төркеменә баскан, әмма дөньяга карашы, эстетик зәвыклары ягыннан үзенең әлеге шул Юдиносыннан ерак китә алмаган, бер үк вакытта иптәшләрчә шаярырга да яратучы Таһир Госман килеп керсә, уенын-чынын бергә кушып әйтә торган иде:
– Шешә, һич булмаса, аның бөкесен күрмим, Фатих. Аракы эчмәгән язучы какой-такой язучы ул, – ди торган иде һәм, кайбер хәлләрдә үзе белән алып килеп, мине ихлас күңелдән сыйларга тырыша иде (миңа карата болай ихлас күңеллелегенең сәбәбе: мин аны, әле Вахитов мәктәбендә чакта ук, безнең класста укучы бер кыз белән таныштырган идем. Шактый гына укымышлы гаиләдән чыккан һәм үзе дә кече яшеннән үк мәдәни тәрбия алган ул кыз белән таркау характерлы Таһир Госман арасында, әлбәттә, бернәрсә дә барып чыкмады. Соңыннан Таһир Госманның бу уңышсыз мәхәббәтне тирәнтен кичергәнлеген, шуның күңелдә калдырган аянычлы юшкыннарын эретеп, ахырдан «Крушение» дигән тагын бер хикәя язганлыгын да әйтә алам).
Бүлмәне әнә шулай курчак өе кебек киендергәч һәм әлеге теге иҗат отпускысы өчен дигән акчаны алып кесәгә салгач, мин, армия сафында хезмәт иткәндә шактый ук сагындырып өлгергән тынлыктан, ялгызлыктан тәмам рәхәтләнеп, күңелем теләгән эшкә – язарга утырдым. Әле нинди темага диген?
Ул елларны Максим Горький, актуаль әһәмиятле бик күп эшләр белән берлектә, һәрьяклап җәелә барган культура революциясе дәверендә бик тә кирәкле тагы бер эш башкара: «XIX йөзнең яшь кешесе» сериясеннән, Көнбатыш һәм рус әдәбиятларыннан сайлап, романнар редакцияләп чыгара иде. Француз Поль Бурже, инглиз Э. Бульвер-Литтон, итальян Альфред де Виньи, рус классикасыннан М. Лермонтовның «Безнең заман герое», И. Тургеневның «Рудин», «Аталар һәм балалар» романнары һәм тагын кемнәрне генә эченә алмаган иде бу серия. Максим Горький редакциясендә чыгуы үзе генә дә күпне вәгъдә итә, минем үземне, мәсәлән, бу сериядә чыккан романнар башым-аягым белән күмеп китте. Шул чорда сатып алынган, озак йөртеп укудан тышлары төшеп беткән ул романнарның кайберләре минем китапханәмдә хәзер дә саклана әле.
Рыцарьлык чоры романнарын укып җенләнгән һәм җил тегермәннәре белән көрәшкә ташланган «изге тиле» Дон Кихот кебек, әлеге «XIX йөз яшь кешесе» сериясендә чыккан романнар белән мин дә тәмам җенләндем. Соңыннан үзем дә «Яшь кеше» исемле роман язарга керешеп, Дон Кихот хәлендә кала яздым.
Сүз дә юк, төп уем изге – үз чорыбызның яшь кешесен сурәтләргә тырышу иде. Ләкин, халык әкиятендәге кебек, шалканны сабагыннан ашый башлаганмын. Кайдадыр Суконный бистәсендә, тузан, пычрак, гайбәт арасында кысылып калган иске агач өйләрнең берсендә, аулак бакчага карый торган аулак бер бүлмәдә дөньядан аерылып, кергә-тузанга катып, үзе, имештер, бу фани дөньяның мәшәкатьле ыгы-зыгысыннан, вакчыл кешеләреннән бик күпкә өстен торучы бер яшь кеше яши. Өстәлләрендә, шкафларында китаплар, егет бик күп укый, бик күп уйлый, бөтен нәрсәгә ирония аша карый. Татар язучыларын, әлбәттә, укымый, бары тик Фатих Әмирхан гына бу «бәхетсезлектән» ничектер котылып калган. Ф. Әмирхан әсәрләрен ул, күрәсең, үз характерына якын ирониясе өчен булса кирәк, укыштыргалый. Хәтта стенасында Фатих Әмирханның портреты да эленеп тора. Әмма егетнең дөньяга үт аша караучы нигилист җаны монда да үзенекен иткән, портретның астына «Гарәфә кич төшеңдә ялган хыяллар белән саташып ятканың өчен каргыйм мин сине, әдип, каргыйм!» дип үзеннән язып куйган.
Әнә шундый дөньядан аерылган бер бәндә иде ул минем «Яшь кеше» м! Әле хәзер дә аңлап җитә алганым юк: кайдан, нинди акчага ипи алып ашады икән ул?
Кыскасы, «Яшь кеше» романы белән эш барып чыкмады. Кузгалмыйча ай буена утырып, дүрт-биш табагын язгач, мин аны үз кулым белән яна торган мичкә аттым. Үзем дә Дон Кихотка әйләнмәс борын, миңа нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Гәрчә бик матур булса да, ялгыз бүлмәм дә туйдырды, өйдә озак утыра алмыйм, кайтсам, тик йокларга гына кайтам. Кайбер төннәрдә үз өемә аяк та басмыйча, яртылаш богема тормышы алып баручы очрак- лы иптәшләр янында кунып калгалыйм. Менә шунда «Әллә өйләнергәме?» дигән уй башка килде. Безгә – шигырь китапларыннан матур сүзләр укып, һавада очарга өйрәнгән, ләкин тормышны рәтләп белмәүче җиңел сөякле яшьләргә – болай уйлау беркадәр көлкерәк тә тоела иде. Киңәш сорап баргач, иптәшләрнең күбесе бу идеяне уртаклашмадылар. Имештер, өйләнергә, семья чүп-чарына, бала чүпрәкләре арасына кереп батарга! Аннары, барлык канатлы хыялларыңны бер якка куеп, семья туйдыру өчен җирдә үрмәләп йөри башларга! Әлбәттә, бу бик проза булып күренә, ләкин ялгыз өйдә йоклый алмыйча яткан (ә бу йоклый алмау чире миндә бик иртә башланды) төннәрдә кабат-кабат уйлап, бик үк канатланып булмаса да, гел шушы бер фикергә килеп кунам. Ахрысы, минем крестьян тумасы булуым, никадәр генә һавада очсам да, җирдән бөтенләйгә үк аерылырга яратмавым, дөресрәге, аерыла алмавым да файда итте булса кирәк: ниһаять, мин бернәрсәгә дә карамыйча өйләнергә карар кылдым. Айнык акыл белән үлчәп караганда, кулдан килердәй егетлек хәзергә тик әнә шул гына. Яшем егерме җидегә җитеп бара, институтны бетердем, армиядә хезмәт итеп кайттым, купшы гына җиһазланган бүлмәм бар, чорның яшь кешесе дип хыялланып йөрүем сабын күбеге булып чыкты. Инде алда торып калганы: өйләнергә дә балалар үрчетә башларга!
Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар икән әле, хәерсез. Кемгә өйләнергә? Мәктәптә, институтта укыганда йөрелгән, кинога барылган, кулларын тотып утырган кызларым кайсы кая таралып беткән. Күрәсең, каз мамыгы кебек, кагынганда төшеп кала торган җиңел мәхәббәт кенә булгандыр. Авылда калган «беренче мәхәббәт» ләргә таба муен борылмый, муен шәһәр тәкәбберлеге белән кәкрәеп каткан. Хәер, кем белгән, ул «беренче мәхәббәт» ләр мине көтеп тордылармы икән? Җитмәсә тагын, өстәмә бер бәла: башны кая куярга белмәгән әнә шул көннәрдә китапханәдә эшләүче бер кыз белән танышып, ул да тәмам аптыратып бетерде. Мин берьюлы кабынып, ул йөри торган сукмакка чирәм булып түшәлергә әзер, ә кыз тычкан белән уйнаган мәче кебек кылана: бер кичне ай кебек калкып чыга, икенче кичне вәгъдә ителгән урынга килми, китапханәдән миңа күренмичә качып китә, кесәмдә аңарга дип алган кино билетым файдаланылмыйча кала. Болай да ялгызлыктан туеп, нервыларым чыгып беткән, аннары тагын гел аңарга билет алып, файдаланылмыйча калдырырга кайдан килгән байбәтчә соң мин! Ниһаять, бу «каз мамыгын» да җилгә очырырга булдым. Авылда туып, авылда үскәнмен, бу очракта да авылга кайтып егылудан яхшысы булмас. Ничек ди әле Салих Баттал: «Авыл урамына егылсаң да, авырттырмас кебек күренә», – ди түгелме! Бу очракта мин инде шагыйрьнең союзнигы идем.
Бәхеткә каршы, җае да чыгып куйды. Шул көннәрдә Казанга Балык Бистәсе районы Чүкәй авылыннан минем укытучы җизнәм, югарыда берничә мәртәбә телгә алынган Габделхәй җизни килеп чыкты. Ул әле һаман колхозга керергә икеләнеп йөрүче Ибраһим исемле бер крестьянның түрле чанасына утырып килгән иде. Карыйсы эшләрен бетергәч, күрәсең, язучы каенишенең хәлен белеп китәргә уйлаган, минем «урыс ягындагы» кечкенә бүлмәмне эзләп тапкан. Икесен дә бик әйбәтләп сыйладым, үзем дә авыз ачып утырмадым, билгеле. Кызып алгач, без артык күп уйлап тормаучы тәвәккәл кешеләргә әверелдек. Тегеләрнең:
– Әйдә безнең белән авылга, – диюләре булды, мин чатылдатып ярып салдым:
– Барам. Ялгыз бүлмәдә тәмам интектем, ичмасам, күңел ачылып кайтыр.
Һәм киттек без. Март башлары иде. Кояш инде язчарак карый башлаган, әмма юллар бозылып өлгермәгән иде. Тигез яткан ак кар өстеннән, тар гына юлдан чана табаннарының шыгырдавына чак кына ойый төшеп, эчтән төрле-төрле уйларга бирелеп кайтып барам. Ат хуҗасы Ибраһим абзый үзе кузлага утырган, җизни шулай ук бик җәелмәгән. Янәсе, кунак егет, аннары тагын язучы да кеше, иң түрдә, хуш исле коры печәнгә мин җәелгәнмен. Чанага, әлбәттә, тройка җигелмәгән, нибары колхоздан өркеп калган бер алаша. Ләкин тәнле ат ярыйсы гына юырта, миңа – шәһәрдән арыган яки шулай уйлап, үзен Чайльд-Һарольд хәленә куеп баручы суынган гашыйкка – шул җитә калган: бөтен барлыгым белән авыл идиллиясенә бирелгәнмен. Күңелгә әледән-әле үкенечле бер сорау килә: каян соң әле мине шәһәр кешесе итеп ташладылар? Калырга иде менә шунда – карлы кырлар кочагында!
Һәм кинәт… истә-оста юк чагында, тегеләрнең икесенә берьюлы сорау куям:
– Кайтам инде кайтуын… ә соң бармы, ичмасам, җүнлерәк кызларыгыз?
Кем соң үз кунагының борынын төшерер? Тегеләр – берсе авылның бер очыннан, икенчесе икенче очтан – үзләрендә хәзергесе көндә исән-сау сакланып калган кызларны саный башлыйлар. Фәлән кызы да төгән кызы. Сүзләренә караганда, күктән йолдыз чүпли торган кызлар булмасалар да, шулай да бик үк төшеп калганнардан да түгел бугай.
Сөйләшә торгач, бу икенең берсе кинәт күктән йолдыз чүпли торганны тапкандай гөрләп әйтеп салды:
– Кара әле, онытып торабыз, Зыя абзый кызы бар икән бит әле, малай. Менә, ичмасам, кыз дисәң кыз: калаңа да, салаңа да ярый торган.
Келт итеп исемә төште: ишеткәнем генә түгел, күргәнем дә бар. Әле теге мин Казанга укырга килгән елларны, моннан ун еллар чамасы элек, әллә артыграк тамы? Зыя абзыйлар ул вакытта Казанда торалар иде. Акком асты урамында иде шикелле. Кунарга урын таба алмый йөргәндә, беркөнне кич, шул Чүкәй авылының Әхәт исемле малай белән барып кергән идек үзләренә. Авыз пешерә-пешерә кайнар аш ашаганым, аштан соң кып-кызыл карбыз белән сыйланганым хәтеремдә калган. Аларда берсеннән-берсе кечерәк өй тулы кыз иде. Олырак дигәне – ун-унбер яшьләр тирәсендәге каратутлы кыз – озын сыйраклы, үтәли күренердәй чандыр, әнисе йомыш кушса, үзе эшләмичә, сеңелләренә кушып эшләтә торган наян бер нәмәстәкәй иде. Тагын шулчаклысы да хәтеремдә: шул челән кыз мине фонтанга суга җибәрмәкче булган иде. Бармадым. Әнисе аңарга кушкан, ә ул, акыллы баш, мине җибәрмәкче була. Тапкан юаш малай.
Шул ук җизниләр аша булса кирәк, колагыма кереп калган иде бермәл: соңыннан ул Зыяныкылар бөтен семьялары белән авылга кайтып тора башлаганнар. Зыя абзый үзе колхоз председателе булып эшли дигәннәр иде шикелле. Күрәсең, шул чын булгандыр. Әгәр теге озын сыйраклы, каратутлы, яшькелт-зәңгәр күзле, үзенә кушкан эшкә мине йөгертмәкче булган наян кыз – «Зыя абзый кызы!» дип авыз суы корытып әйтә торганнары булса, чынлап та, якыннанрак бер күреп карарга ярар иде ул кызны.
Авылга кайтып, күчтәнәчләр белән чәй эчкәннән соң ук, мин, апаны бер читкә чакырып алып, кире кагарга урын калдырмаслык катгыйлык белән әйттем:
– Бүген өч-дүрт кенә кыз җыеп кич утыртасың, апа, – дидем һәм башында мие булган кешегә аңлашылырлык итеп өстәдем: – шул өч-дүрт кызның берсе обязательно Зыя кызы Мәрфуга булырга тиеш.
Багана төбенә су китерттекме? Китерттек
Бу урынга җиткәч, укучыларымнан гафу итүләрен үтенәм: кызып китеп, баштан түбәтәен атып бәргән борынгы биюче кебек, минем дә бераз кызып китүем ихтимал. Чөнки, үзегез күреп торасыз, кызларга эш килеп терәлде монда. Ә ул халык, картайгач инде әйтергә була, элек-электән күңелне уйната килде минем. Моңа хәтле бу турыда сөйләүдән үземне тыя төшеп килгәнмен икән, моның ике сәбәбе бар. Беренчедән, нәкъ менә шушы тирәләргә җиткәч, баштагы түбәтәйне бер якка атып, «бии» башларга көч саклап торуым иде. Икенчедән, яшерен-батырын түгел, өйләнгән, бала-чага атасы кеше мин хәзер. Хәтта балаларымның балалары бар. Шуларны искә алып, бигрәк тә хатынымның кызлар белән бәйлә- нешле истәлекләргә тыныч карый алмавын искә алып, моңа хәтле, үзегез күрдегез, гел әдәпле шәкерт кыяфәтендә килдем.
Шулай итеп, мин авылга кайткан кич үк, апа, берничә күрше кызын чакырып һәм, әлбәттә, Зыя кызы Мәрфуганы да читтә калдырмыйча, кич утыртырга булды. «Күрше кызлары» дигәне күз буяу өчен генә. Мине барыннан да бигрәк Зыя кызы Мәрфуга кызыксындыра иде. Юлда кайтканда, Ибраһим абзый белән җизни ул кыз турында бик тәкатьсез калып сөйләгәнгәме, әллә үсмер чакта ук күземә бер чалынып узганга инде, күңел, шаян песи баласы кебек, нәрсәдер гел Зыя кызы ягын каера иде. Апа хәтле апа җылы авызыннан чыккан сүзләре белән әйткәч, кич утыру һичшиксез булыр дип уйлыйм, ул яктан шигем юк. Әмма менә кичкә кадәр булган вакытны ничек үткәрергә? Йөрәк дигәнең, читлеккә эләккән тиен кебек, тарсылдап сикерә. Шуның янына тагын киеп кайткан хром пальто да бик шәп, көн яктысында аны да күрсәтәсе килә. Шулай итеп шул, тарсылдаган йөрәкне, ниһаять, өйгә ябып асрый алмадым мин. Ашап-эчкән арты ук, бар булган байлыкны өскә киеп, көяз-көяз генә атлап урамга чыгып киттем. Урамда, әлбәттә, озак буталып йөри алмадым, башыма бик шәп бер идея килде. «Тукта әле, мин әйтәм эчемнән генә, газета сораган булып, туп-туры Зыя абзыйларның өйләренә барып керим. Бусагадан бер атласам, шәт, пумала белән себереп чыгармаслар!» Уйлавым булды – тегеләрнең калай башлы капкаларыннан ялт кереп китүем булды. Еллар, күп еллар узганнан соң, кайта-кайта шул турыда уйлыйм: әмма тиле дә соң бу яшьлек! Әйтерсең газета дигәнең башка җирдә беткән. Шул юк сылтауны бар итеп, һич атламаган бусага аша атлап кер әле син!
Һәм, әйтергә кирәк, юлым уң булды. Аулак өйгә туры килдем, Зыя абзый, хатыны Галия апаны алып, Балык Бистәсенә – теш врачына киткән булган икән, башка бала- лары – кайсы мәктәптә, кайсы урамда – уенда чак туры килде. Мин кергәндә, әлеге шул, күрмәс борын ук күңелне алгысыткан кеше – Мәрфуга үзе – идән-сәке юып йөри иде. Яланаяк, итәк кыстырулы, җиң сызганылган. Бер кулында идән мунчаласы, баштагы яулыгы чак кына артка шуганлыктан, маңгай чәчләре тыңлаусыз рәвештә битенә, маңгаена сибелгәләгән. Шул тыңлаусыз чәч бөртекләре арасыннан тир белән бераз ялтырый төшкән каратутлы йөзе күренеп калды… Бер секунд, бәлки, секундның да йөздән бер өлеше генәдер – кыз миңа бер караш ташлап ала. Аптырау да, гаҗәпләнү дә, «нишләп инде болай… кешенең идән-сәке юып йөргән чагында?» дип үпкәләү дә, эш өстендә күренүдән чак кына горурлану да чагылып уза бу карашта. Шулар янына тагын аз гына тәкәбберлек тә булды түгелме икән әле? Һәм кинәт… шуларның бөтенесен берьюлы каплап, тир белән ялтыраган биттән сизелер-сизелмәс кенә алсу нур йөгереп уза…
– Зыя абзый өйдә юк, ахры, – дигән булам мин, кызны бу уңайсыз хәлдән ничек тә коткарырга тырышып. Бәхеткә каршы, шунда минем күземә өстәл өстендә яткан яңа газета чалына. Кинәт әлеге теге хәйләм искә төшә, телем чишелеп китә:
– Мин, ни… Зыя абзыйдан газета сорап тормакчы булып кергән идем.
Ул арада кыз да, мунчаласы белән чиләген җәлт алып, аралыкка шылып өлгергән. Ул минем белән кече яктан торып, бүлмә тактасы аша гына сөйләшә инде.
– Әткәй өйдә юк шул, – ди ул, балаларча сузып һәм, шундук үзен кулга алып булса кирәк, бераз кыюрак тавыш белән өстәп куя, – газеталары шунда, өстәл өстендә, әгәр карыйбыз дип әйтсәгез.
Юк, бу инде теге вакыттагы, әнисе кушкан эшне миннән эшләтергә маташучы шук бер кызчык кына түгел иде булса кирәк! Кара әле, башта ничек уңайсызланды, аннары ничек тиз аралыкка качып өлгерде, ә хәзер инде, кече якка кереп алгач, әнә ничек сайрап җавап бирә. Мин аның гап-гади сүзләреннән дә үземчә әллә ничә төрле мәгънә чыгарып өлгердем: «…газеталар әнә өстәл өстендә, чак кына юана торсагыз, мин дә хәзер шул якка чыгып җитәрмен… Тик менә өстемне генә алыштырыйм».
Юраганым юш килде, биш-ун минут уздымы икән, Мәрфугам, өстен-башын алыштырып, тыңлаусыз чәчләрен яулык астына яшереп, озын сыйракларын да оек эченә яшереп, ләкин оялу катнаш алгысудан барлыкка килгән йөз алсулыгын һич яшерә алмыйча, сәкегә киез җәю сылтавы белән, олы якка – мин нишләргә белмичә торган якка үтте һәм шунда – узган эшкә салават – ялгыш кына күзем төшкәндәй итеп, ә чынлыкта исә тыелгысыз бер кызыксыну белән, мин аңарга карак мәчедәй бер карап алдым. Кыз тәмам өлгергән һәм (искә алмый калып булмый торган факт!), аның үкчәсенә басып диярлек, бер-бер артлы ике сеңлесе җитешеп килә иде. Димәк, мондый чакта артык оялчанлык күрсәтеп, ачык авыз булып калырга да ярамый, күрәсең. Бигрәк тә каршыңда ияртеп калага алып китәрдәй күренгән шәһәр егете басып торганда!
Баштагы тартынулар бөтенләй үк юкка чыкмаса да, югала төште. Икебез дә чак кына кыюлык алгандай булдык. Минем телгә хәтта җор сүзләр үк килә башлады:
– Әти-әниегез ачуланмаса, сезгә көн саен шулай газета укырга керергә мөмкин икән, – дигән булдым мин, үземчә кызны бераз шаяртырга теләп.
Үзем газета караштырган булам, әмма башыма пычак та керми – шундый кызыклы минутлар да булгалый икән шул яшь чакта! Минем кебек үк кыл өстендә калмаса да, кыз да бик үк тыныч түгел иде булса кирәк. Әле теге йомыш, әле бу сылтау белән түр якка чыккалап йөрүеннән, бигрәк тә әледән-әле ян тәрәзәгә карап алуыннан шуны сизәм: кызга рәхәт тә, бер үк вакытта аны умарта корты да чагып узган, аннары тагын «әти-әниләр кайтып кермәгәе» дип курка да иде түгелме икән! Әлбәттә, мин аны бу авыр хәлдән коткарырга ашыктым:
– Сез бит шәһәрдә туып үскән кеше, Мәрфуга, – дидем мин, тегене ничек тә булса сүзгә катнаштырырга тырышып, – ничек соң, ияләшеп буламы авыл җиренә? Яңадан шәһәр ягы тартмыймы? Бер торып киткән кешене яңадан тарта торган магниты бар бит аның шәһәрнең.
– Юк, тартмый, – ди кызый, бер сүз белән минем авызымны каплап.
Ләкин аның әнә шулай каударлануы, бер сүз белән өзәргә тырышып җавап кайтаруы үзе үк күрсәтеп тора: юк, тарта. Тартмаса, син болай берьюлы чәчрәп җавап бирмәс идең, кызый. Хәер, бераздан ул моны үзе үк икърар итәргә мәҗбүр була:
– Тартса, кая барасың, – ди ул, кече яктан торып һәм, арада бүлмә тактасы булгач бераз батырая төшеп дәвам итә, – тарткан җебе өзелер, без шушында калырбыздыр, ахры, инде.
– Әй Мәрфуга, малай-й-й, – дип сузып куям мин, сүзне тагын уен-көлкегә борып, – ышан хәзерге заман техникасына. Тартам дисә, җиде бабаңны берьюлы тартып чыгарыр.
Һәм кинәт, бөтен уен-көлкене бер якка куеп, хәтта беркадәр инәлеп, хәтта әгәр рөхсәт итсә аягына егылырга әзер булып, кызның каршына барып басам. Шундый тәвәккәллек берьюлы кайдан килгәндер? Бернинди риясыз һәм шул ук вакытта ялган пафоска да бирелмичә, күңелемдәген ачыктан-ачык ярып салам:
– Сезнең теләвегез генә кирәк, Мәрфуга… Әгәр сез теләсәгез…
Әлбәттә, күңелдән ташып кузгалганны берьюлы әйтеп бетерергә мөмкинлек булмады, кала алган кебек чабып, өсте-башы карга манылган малай кайтып керде.
– Алма апа, кибеткә прәннек кайтты… кибетче Мәннан абый әйтә…
Алма апасыныкы кебек яшькелт-зәңгәр күзле бу малай, бигрәк тә тыштан чабып кергәннеке булса кирәк, кып-кызыл булып янган, сүзләрен әйтеп җиткерә алмый, тыны бетә, тыгыла. Күрәсең, прәннеккә дә бик күзе төшкән булса кирәк малайның. Алма апасы, әлбәттә, беркадәр уңайсызланыбрак калды: тиз генә тоттырып чыгарырга авыл кызына акча кайдан килсен? Акча бирмичә малайны куып чыгарса, кунак егет алдында яхшы түгел.
Шул форсаттан файдаланып, мин кыз алдында байлык күрсәтергә булдым. Эчке кесәмдә, «вакласам бетә» дип, вакламыйча саклап торган бердәнбер утызлык акчам бар иде. Аны-моны уйлап тормастан, шуны, әле туксан тугызы кесәдә калгандай, эре генә тартып чыгардым.
– Мә, энекәш, нәрсә җаның тели, шуны ал.
Алма апасы исенә килеп өлгергәнче, Шәүкәт (малайның исеме шулай булып чыкты) утызлык кызыл кәгазьне эләктереп очкан иде инде. Һәм, дөресен әйтим, искәрмәстән килеп туган бу факт мине бер мәлгә «лирик болытлардан» арындырып торды. Акчаны жәлләгәннән түгел, күңелгә ошаган кызның шулай чабып кергән энесенә җанымны ярып бирергә әзер. Тик менә мәсьәләнең икенче ягы бар: алай-болай ат яллап китәргә туры килсә, яки, тагын да четереклерәге – бу Мәрфуга дигән кыз белән гыйшык-мыйшык башланып, аңарга нинди дә булса күчтәнәч яки бүләк алырга кирәк булса, Аллам сакласын, кеше-кара ишетмәсен, кесәдә сукыр бер тиен дә акчам калмады бит, шайтан алгыры. Шул уйлар белән баш ватып һәм, шул ук вакытта тагын телдән килгәнчә кыз белән дә сайрашып торган арада, Шәүкәт дигәнебез бер итәк прәннек-конфет күтәреп кайтып та керде. Итәкне сәкегә китереп бушатты, шуның янына тагын берәрлек, өчәрлек, бишәрлек, көмеше-бакырлары – бер көтү акча – сдача – китереп түкте. Шундук эчкә җан кереп китте, юк инде, болай булгач, шәһәргә җәяүләп китте юк, алай-болай күчтәнәчкә эш килеп терәлсә, ул чагында да аптырап калмаячакбыз.
Малай үзенә кирәкне кесәсенә тутырды да чыгып тайды. Без Мәрфуга белән тагын икебез генә калдык. Ләкин сүз баягыча ялганып китә алмады, шулай ук сәкедә өелеп яткан прәннек-конфетларга да кагылмадык.
Үзара гына әйткәндә, бер безнең өчен генә түгел, малайның үзе өчен дә авыргарак туры килгән ул прәннек-конфет. Моны безгә еллар узганнан соң, инде зур егет булып, үзе кызларга прәннек-конфет өләшә башлагач, Шәүкәт уйный-көлә үзе сөйләде: бичара малайны, шул бөтен бер утызлык күтәреп кергәч, кибеттә бик шәпләп үчектерергә тотынганнар. Янәсе, кем бирде бу акчаны? Җизнәң булырга тиеш кеше бирдеме? Апаңны бик рәнҗетмәсме икән соң ул?
Соңыннан ул прәннек-конфетны кайда, ничек калдырганыбызны белмим, әмма «алма апа» дигәненең ул көнне, чынлап та, күңеле урыныннан купкан иде. Моны мин бигрәк тә шуннан чамаладым: кыз кичнең кич буена чиләк-көянтәләп, безнең апалар өе янындагы тыкрыктан үтә-сүтә, су ташыды. Суны аны, әлбәттә, бүтән кызлар да китерә, су китерүенә карап кына әйткән сүзем түгел. Әмма бүтән кызлар өчен чишмәнең үз юлы бар: турырак та, такыррак та. Ә менә Зыя кызы алма апага ул кичне бүтәннәр йөри торган юл ярамады, Зыя кызы алма апага әйләнгечрәк булса да башка юл, безнең апалар өе янындагы тыкрыктан йөрү кирәк булды. Аннары, адымнарын, җил-җил басып йөрүләрен кара әле син аның. Өстендә кофта гына, биле сыгылып тора, анысы инде, бәлки, чиләк-көянтә күтәргәннекедер, ә адымнарны шулай оста тезүен һичнәрсә белән аңлата алмыйм. Аннары тагын шуны да һич аңлата алмыйм: нишләп бу хәтле күп су кирәк булды икән аларга?
Уйлыйм-уйлыйм да, тик бер генә карашка киләм: көндез газета сорый кергән шәһәр егете бичара кызның тәки башын әйләндерде булса кирәк. Соңыннан, еллар, ун еллар узгач, башлар әйләнүдән туктагач, уеннан уймак чыгып, шул Мәрфуга дигән кызга өйләнгәч, ирле-хатынлы булып тора башлагач, кәеф шәп чакларда, узгандагы яшьлек хатирәләрен искә төшереп, хатынымнан тагын һәм тагын бер әлеге шул мәсьәләдә тел яздырмакчы булам:
– Узган эшкә салават, Мәрфуга, кызык өчен әйт тә бир: кая ташыдың син теге чакны шулкадәр күп су?
Бик йөдәткәч, нишләмәк кирәк, әйтергә мәҗбүр була алма апаң:
– Багана төбенә ташыдым, беләсең килсә бел, – ди һәм шундук тагын, мыскыл итеп өстәп тә куя: – шуңа күрә дә сулырак булып чыкты безнең тормыш. Синең «Менә шулай итәм!», «Менә болай итәм!» дип шапырынуларың су булып ага да бетә…
Моны ул, шаяртып, минем ачуымны китерү өчен әйтә, ә менә аны, март башында кофтадан гына калдырып, кичнең кич буена багана төбенә су китертүебез булды – анысы факт.