Kitabı oku: «Йөзек кашы / Перстень», sayfa 23
Чак-чак кына борчак
1935 елның март башында булган шул очрашу, уйный-көлә сөйләшүләр, кич утырулар һәм, чыгарга дип өсне киенгәч чыкмыйча калып, карак песи кебек караңгыда кыз куенына елышулар безнең икебез өчен дә чынга әйләнде: мин, Сабан туе вакытында яңадан кайтып, бирсәләр – туйлап, бирмәсәләр – урлап, кызны шәһәргә алып китәргә булдым. Кыз тегеләй дә, болай да риза – туйлап икән туйлап. Туйлап барып чыкмастай булса, урлатырга да әзер. Мактанып әйтүем түгел, ахрысы, мин аны эреттем булса кирәк. Монда, ихтимал, элек тә шәһәрдә торган, шәһәрдә туып үскән кызның, авыл тормышына ияләнә алмыйча, яңадан шәһәргә качарга әзер торуы да билгеле бер роль уйнагандыр. Әмма күн пальтолы егет тә төшеп калганнардан түгел иде, ул елларда әле кызлар алдында сандугач булып ук сайрамаса да, Алдар-таз булырга оста иде.
– Минеке генә бул, мин сине өрмәгән җиргә дә утыртачак түгелмен, – дип кызып-кызып, кызны кызыктырырга тотындым мин, – телисең икән, укырга яки эшкә керерсең, теләмәсәң, хәзергә аңа барып терәлмәгән. Минем эшләгән дә Аллага шөкер, акчаны без көрәп үк алмасак та, шулай да санап тормыйбыз. Тиле кеше әйтмешли, бездә акча – бер очырма.
Гомеремдә беренче тапкыр һәм, ялгышмасам, соңгысы да шул булды булса кирәк: кызны кулга төшерергә теләү хирыслыгыннан мин тәмам Хлестаковка әйләндем ул көннәрдә. Булганы белән дә, булачагын күздә тотып та, сибә алган чаклы сиптем борчакны. Һич гафу итәсем юк, бер кызып киткәч, күземне дә йоммыйча, «минем пианином да бар, һич тә булмаса, шунда уйнарга өйрәнеп, сәхнә-театр тирәсендә берәр эш чыгарып булмасмы? Төсең-битең, буй-сының ярыйсы» дип тә ычкындырдым. Бу хлестаковлыкны, күз дә йоммыйча ялганлый белүләрне тик бернәрсә белән генә аңлата алам: яраттым мин ул Зыя кызын! Ничек тә булса аны үземә аударырга, ризалыгын алырга, аны үземнеке, үземнең кәләшем итәргә! Башкасын барысын да «Алла гафурыр-рәхим» дип карадым. Бүген юк икән, иртәгә булыр. Яшь вакыттагы әнә шул изге тәвәккәллек, күп уйлап баш ватмыйча, упкынга сикереп төшәргә әзер тору – кеше гомеренең яңадан кабатлап булмый торган матур бер җыры шул түгелмени соң инде? Үзегез уйлап карагыз: мин – югары уку йорты бетергән, армия сафында булган, азмы-күпме тормыш күргән, кайберәүләр өчен инде «Фатих Хуснутдинович» ка әйләнгән, шигырьләре, хикәя китаплары чыккан, язучы исеме белән телгә менгән бер кеше, ә Мәрфуга минем – ничек кирәк алай җидееллыкны бетереп, авылда «ликбез» курсларында сабак укытып маташучы һәм мин сипкән борчакны чүпләргә әзер торучы гади бер авыл кызы. Аерма шактый ерак. Үз-үзеңә сораулар куя башласаң, сорауларга урын бар: ул мине аңлармы? Минем инде үсә башлаган зәвыкларыма җавап бирерме? Яки мин үзем, ничек тә булса саксызлык күрсәтеп, аның белән ике арада булган бу тигезсезлек өчен болай да кимсенеп йөргән күңеленә кагылып, аны рәнҗетмәмме?
Яшь булсам да, җаен таптым: мин бу хәвефле сорауларны куеп тормадым. Мин аны беренче күрүдән үк яраттым, ул мине алгысытты, йөрәгемне үзенә бәйләде, нәрсәсе, кай ягы белән бәйләгәнлеген әйтә алмыйм, әмма шуны ачык беләм, бәйләде. Киләчәктә нәрсә булып бетәр? Берсенә дә карамастан, әгәр ул мине үзенеке дип кабул итсә, мин аны бөтенләе белән, җитешкән һәм җитешмәгән яклары белән үземнеке итеп кочагыма алырга, иңбашыма утыртып, дөнья гиздерергә әзер идем. Әгәр шундый бер үлчәүсез тилелекне, кеше гомерендә тик бер генә кабат кузгалуы мөмкин булган изге тилелекне «мәхәббәт» дип атарга мөмкин икән, миндә ул кузгалган гына түгел, мине ул хис башым-аягым белән бөтереп алган, хыял барып җитмәстәй биеклекләрдә очырып йөртә иде…
Аннары тагы, дөресен әйтим, мине болай тилертүгә Тургенев карт та шактый гына булышты кебек. Атап күрсәтергә кыенсынам, ләкин аның кайсыдыр бер китабында, юл арасында гына диярлек, ялгышып кына ычкындырган бер фикере бик истә калган иде: хатын итеп ала торган кешеңнең бөтен яктан да синең дәрәҗәгә күтәрелеп җиткән булуы һич тә шарт түгел, хәтта аның беркадәр тегеләйрәк, коелып җитмәгәнрәк булуы кызыграк та. Ул чагында син аны, үз карашларыңа һәм үз зәвыкларыңа туры килә торган итеп, үзеңчә коясың.
Сүзгә сүз китерүем түгел, әмма күңелемә йогып калган фикере чама белән әнә шулайрак. Белмим, бөек Тургеневның бу теориясе Мәрфуга белән минем бергә уздырган тормыш тәҗрибәбездә ни дәрәҗәдә аклангандыр, ул турыда әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, «яңадан кою» бер генә яклы булмады кебек. Мин Мәрфуганы үземчә «коеп куярга» тырышсам, ул күп очракта тырышып кына да калмады. Ләкин, дөресен әйтим, ул – мине, мин аны нәкъ үзебез теләгәнчә «коеп кына» бетерә алмадык. Күрәсең, ул да, мин дә камырдан гына ясалган булмаганбыздыр.
Аннары теге, вәгъдә ителеп тә, әле алынмаган һәм якын арада алыну ихтималы да күренмәгән пианинога әйләнеп кайтасым килә. Яз үтеп, җәй башлары җитеп, Сабан туйлары башлануга, мин, әлбәттә, сүземдә тордым, Мәрфуганы Казанга килен итеп төшердем. Бу эш алай монда теркәлеп үтелгәнчә җиңел генә булмады. Килен төшерүгә хәтле әле акча төшерү, туйга әзерләнү, сагыну, хат көтү һәм хат алмау, күңелгә шик төшү кебек күп кенә ыгы-зыгы булды. Алары турында да әйтеп китәрмен, ләкин менә хәзер әлеге теге каһәр төшкән пианино телгә килеп чалынды бит.
Шулай итеп шул, җәй башында мин Мәрфуганы, тормыш иптәшем итеп законлаштырып, шәһәргә килен итеп төшердем. Минем доктор Лифшицлар фатирындагы бик матур кечкенә бүлмәмне югарыда бер тасвирлаган идем инде: яланаяклы Толстой, бала имезеп утыручы Мадонна, тимер карават, аның буенда ашъяулык хәтле генә палас, өстәл, ике урындык, этажерка, шүрлекләрендә тузанга күмелгән берничә дистә китап… Мәрфугам, бичарам, керә-керешкә үк аптырап бер карап алды. «Шушымы бар байлыгың? Ай-яй, теге чакны борчак сипкән булган идең!» – дигән төсле иде аның бу карашы. Ләкин шундук бик үз, бик якын итеп елмаеп куйды һәм шуның белән бөтен куркуымны берьюлы сөртеп алды.
Пианиноны ул бераздан, байтак вакыт үткәч, бер-беребезгә ияләшә төшкәч, анда да узгандагы бер шуклыкны искә төшергәндәй итеп кенә телгә кертте:
– Синең пианиноң да бар бугай бит әле, картым. Нигә син аны миннән яшерәсең?
Хәер, мин дә этләшеп җиткән идем инде бу вакытта, әллә ни аптырап калмадым. Бәхеткә каршы, Лифшицлар семьясы, җәйгә дачага күчеп, бөтен фатирларын безгә ышанып калдырганнар иде. Зал ишеген төбенә хәтле ачтым да аларның пианиносына төртеп күрсәттем:
– Әнә ул сиңа әйткән пианино. Уйныйсың килсә, уйный бир.
Без икебез дә яшь, без икебез дә бик бәхетле идек ул вакытта. Төпченеп торулар булмады, көлдек тә бетердек. Чынлап та, дөньясы үзе тулысы белән безнеке икән, пианиносы каян килеп кая китмәгән! Бүген булмаса, иртәгә булыр… Соңыннан, өйнең аулак булуыннан файдаланып, Мәрфуга буш вакытларында ул пианинода бер бармак белән чүпләнә-чүпләнә, ниһаять, «Бас, кызым, Әпипә» көен чыгара да башлады. Бу әле сәнгать түгел, әмма шулай да аның бармаклары астыннан чыккач, сәнгать булып күренә иде инде миңа. Хәер, миңа – яшь кәләш бәхетеннән башым-аягым белән исергән кешегә – нәрсә генә күренмәгәндер ул бәхетле-сәгадәтле минутларда!
Әмма, пианино һәм кәләш белән мавыгып, үзем дә сизмәстән алга йөгергәнмен. Кәләшне өйгә төшергәнче, бик күп тирләргә туры килде әле миңа. Гомәр Гали редакторлыгында чыккан җыентыкның акчасын инде туздырып бетергән идем. Әйбергә әйләнеп калганы: әлеге шул күп тапкырлар кабатланган мактаулы күн пальто да комиссионный магазиннан алган, миңа килгәнче кайсыныңдыр иңен шактый җылыткан һәм, табында саксыз утырганныкы булса кирәк, уң як чабуына вино табы төшкән костюм… Аннары үзегезгә мәгълүм бүлмә җиһазлары. Кыскасы, адәм рәтле туй үткәрәм, кәләшкә бүләкләр алам һәм үземне чын-чынлап кияү егете итеп күрсәтәм дисәм, миңа коточкыч нык тирләп акча эшләргә кирәк иде. Һәм мин шулай итмичә булдыра да алмадым. Чөнки көтәр җирем юк, таяныр әти-әниләрем әллә кайчан үлгән, бай меценатлар килеп чыгар кебек күренми иде.
Барыннан да элек «Кызыл яшьләр» газетасы редакциясенә хезмәткә кердем һәм тотындым җиң сызганып эшләргә! Талымлап тору юк, ни туры килсә – шуны коям. Тәрҗемә дә итәм, информацияләр дә ташыйм, бүтәннәр өчен дежур торырга да әзер. Кичке сәгатьләрдә редакциядә калып, икенче редакцияләр, бүтән газеталар өчен мәкаләләр, очерклар да укмаштырам. Бик яхшы исемдә калган: ул елларда яшьләр матбугатында, әллә ни зурга үрелмичә, кечкенә эштән тайчанмыйча, куна-төнә эшли белә торган Гаяз Кәтиев дигән бер егет бар иде. Мин аның кызлар турында сөйләгәнен ишетмәдем, шәхси тормышы бөтенләй диярлек юк, редакциядә подшивкалар өстендә иң тәмле йокы белән йоклый белә торган иде. Аның каравы газета вёрсткалауга, оригиналь информацияләр табуга һәм, кайчы ярдәмендә газеталардан кызыклы хәбәрләр кисеп алып, аларны бер-берсенә бик оста ябыштырып, арага үз фантазиясен дә кушып, төрле сенсацияләр укмаштыруга килгәндә, аңардан да уңган кешенең булганын белмим. Шул Кәтиевкә напарник булып, редакциядә подшивка өстендә йоклап калган чакларым минеке дә булгалады. Ләкин, Кәтиевтән үзгә буларак, минем баш очымда үземә күрә йолдызым бар, мин әле минеке булып өлгермәгән Мәрфугам турында уйлап, шул якты хыял өчен аңлы рәвештә мәхрүмлекләргә бара идем. Моны мин соңыннан, хәзер, узган юлларга тузан кунганнан соң, ул чактагы гөнаһсыз яшьлегебездән рәхәт бер ләззәт табып, юри шулай кабартып әйтәм. Чынлыкта исә моның бер дә патетикасы юк, миңа туй өчен, яшь кәләшне киендерү өчен акча эшләргә кирәк, көндез генә өлгереп булмый, төнлә исә синең нәрсә эшләвең һәм ни өчен болай тирләп-пешеп эшләвең белән берәү дә кызыксынмый, йокысызлыкка чыдый алсаң, хет таңга хәтле каләм кыштырдат.
Иртәгесен редакторыбыз, Касыйм Шәйхетдинов дигән кеше, йомшаган-изелгән подшивкаларны күреп, ниндидер мәгънә чыгаргандай, борын астыннан мыгырданып йөрсә йөри, әмма кул астында күзгә чекерәеп торган фактлары булмагач, ул да сукранудан узмый. Тулаем алганда, вакчыл кеше түгел иде редакторыбыз, кайбер вак-төяк гаепләрне белсә дә, белмәмешкә салышып уздырып җибәрә, аңарга барыннан да элек эшнең эш булып, җиренә җиткерелеп башкарылуы әһәмиятле иде. Шундый егет йөрәкле кешеләр, кызганычка каршы, озын гомерле булмыйлар, бу Касыйм Шәйхетдинов та, кешегә җәбер салмыйча, шулай әкрен генә яшәп, ахырында зур эшләр өчен башын куйды – Бөек Ватан сугышыннан кайтмады.
Әмма эшебезне эшли белә идек без! Газетабызда нинди дә булса берәр зуррак хата җибәреп, кая булса да чакырып йөрткәннәрен һич хәтерләмим. Чаялыгыбыз да бар иде, хәер. Сарык тиресе бөркәнеп, уку йортларына үрмәләгән «бүре малайлары» на көн күрсәтми идек. Шулай ук әдәбиятта шыңшу ишеттергән кешеләр дә, олылыкларына-кечелекләренә карамастан, иң элек шушы яшьләр газетасында тукмак алалар иде. Өлгерә дә белә идек, мактанып әйтүем түгел. Утыз еллап гомер узганнан соң, хәзер инде курыкмыйча әйтәм: үземнең күзем төшеп, вәгъдәләшеп кайткан кызны мактап, мин, башсыз, нәкъ менә шул газетада «Мәрфуга» дигән очерк бастырдым. Аннары тагын, кайдан килгән җитәкче дәү абый диген, шул ук газетабыздагы баш мәкаләләрдән, ВЛКСМ өлкә комитеты карарларыннан чыгып, әлбәттә, булган кадәресен үземнән дә өстәп, «Комсомолның җәйге урып-җыю чорындагы бурычлары» дигән табак ярымлы брошюра да чыгардым. Ул кечкенә «җитәкче китап» әле дә булса архивымда саклана һәм аңарга күзем төшкән саен, мин, ул чактагы тиле егетлекләребезне хәтерләп, горурлык катнаш оялу белән көлемсерәп куям…
Тагын бер бәла килеп төште шул кәләш аркасында. Баштарак бер искә төшереп узган идем шикелле инде: сары тун белән булган хәлне. Бу соңгысы солдаттан киеп кайткан трикотаж гимнастёрка белән һәм әлеге дә баягы өйләнү алдыннан килеп туган комарлык аркасында башыма төште. Әлбәттә, мин теге комиссионный магазиннан сатып алган костюмны кияү булып барганчы кимичә сакларга булдым. Чистарттым, өтеләттем һәм, тәмам «яңага» әверелдереп, чемодан төбенә таслап кына салып куйдым. Эшкә әлеге шул солдаттан киеп кайткан трикотаж гимнастёрканы киеп йөрим. Әлбәттә, туган илгә һәм миңа байтак хезмәт иткән мал, түшләре мылтык маена буялып, тапланып беткән. Тагын бер хәтәр ягы бар: эче йомшак, калын трикотаж тукымадан тегелгән бу гимнастёрка, тартсаң, гармун шикелле сузылырга тора иде. Редакциядә эшләүче шук егетләр, минем бу сырлы кабыкның шул яман гадәтен белеп алып, узганда-барганда гел итәктән тартып китә торган булдылар. Усал ният белән эшлиләр, анысы факт: минем теге чемодан төбенә таслап салып куйган «яңа» костюмны ничек тә булса чыгартасылары, ничек тә булса туздыртасылары, мине кыз янына ничек тә булса иске костюмнан җибәрәселәре килә шайтаннарның. Әмма мин дә крестьян малае, нәрсәнең кайда батканын чамалыйм. Кыскасы, сер бирмим ятларга: теге ерык авызлар көндез минем гимнастёрканы итәгеннән түбәнгә тартсалар, мин, кич утырып, аркылыга таба тартам. Шул рәвешчә, көндез буйлыга, кич аркылыга таба тарта торгач, минем ул «кабык» тәмам киңәеп китте, мин аның аркылы, ярлы кешенең тишек абзары аркылы үтеп йөргән чая җил кебек, шома гына үтеп йөрим. Иртән баш ягыннан җиңел генә киям, кичен аяк ягыннан, бер азапсыз, шудырып төшерәм. Нәрсә булса да булды, шулай да туйга кадәр әлеге чемодан төбендәге костюмымны кузгатмадым.
Менә шулай бик кыйбатка төште ул миңа Мәрфуга дигәннәре. Аның каравы бергә тора башлагач, без шуның тәмен тоеп яшәдек кебек.
Бала-чага, уйлану һәм аптырап калу
Табигый хәл: шуннан соң без ишәя дә башладык. Өйләнгәннең икенче елында ук безнең беренче кыз балабыз туды, исемен Фәридә куштык. Фәридәгә яшь тә алты көн дигәндә, 1937 елның өченче июлендә, болганчык һәм караңгы бер елда – улыбыз Рафаил туды. Һәм шулай алга таба барырга иде исәп…
Хәер, җан исәбе арттыру өчен әллә ни зур акыл кирәкми. Дөнья яралганнан бирле шулай килгән – яратышканнар, кавышканнар, бәхетлеләр һәм бәхетсезләр булган. Шул арада, шаярган кебек кенә итеп, үрчи дә торганнар. Ә менә туганнан соң балаларны үстерү, аякка бастыру, кеше итү өчен акыл да, борчыла белү дә, җаваплылык хисе дә кирәк, һәм, әлбәттә, балаларыңны салкыннан, яңгырдан, усал күздән саклау өчен үзеңнең җылы куышың булу да кирәк. Минем әлеге, кеше түбәсе астындагы сигез квадрат метрлы бер почмагым бар иде барлыкка. Ләкин, бер-бер артлы ике бала туып, югарыда инде берничә мәртәбә тасвирлап үтелгән җиһазлар янына бала коляскалары да килеп кергәч һәм өстәвенә баш очына бала чүпрәкләре дә эленгәч, илһамга бөтенләй диярлек урын калмады. Илһам турында әйтеп торган булам тагын, илһамны аны редакциядә – эшләгән җирдә дә – канатыннан гына тартып төшерәбез. Монда нервыга тия торган икенче нәрсә бар: квартир хуҗабыз кысрыклый башлады. «Без сезне ялгыз гына дип керткән идек…» дип әкрен генә башлый һәм, шул рәвешчә, әкрен генә алып та бара. Бик тә интеллигентный, бер караганда. Әмма нәкъ менә шул әкренләп, җайлап, астыртын кимерүләре белән каныма тоз салалар да инде. Әлбәттә, мин дә тик кенә калмыйм, тавыш күтәрмичә генә, тавыш күтәрмәскә бик тырышып кына әйтәм тегеләргә:
– Туктагыз, үзегез уйлап карагыз, Михаил Семёнович, – дим мин, шулай ук бик интеллигентный итеп, – сез дүрт кеше сиксән квадрат биләп торасыз, без дүрт кеше – сигез квадрат метрда. Шулай була торып та мин тарсынмыйм, сез миннән тарсынасыз. Әлбәттә, миңа да ансат түгел, ләкин гомергә болай калмабыз, миңа да, шәт, үз өлешемне бирерләр. – Шул уңайдан үземнең кем икәнлегемне тагын бер кат тегеләргә сиздерергә теләп, мәҗбүри рәвештә мактанып та куйгалыйм. Янәсе, Язучылар союзы члены, танылып килә торган язучы, өлкә газетасы редакциясендә эшлим, үзем жакт члены, ревкомиссия члены…
«Һәм башкалар» ны ук әйтмим, чөнки ачу килгән чак, чын сүзне уенга алуларыннан куркам.
Күптән узган ул көннәргә әйләнеп карасам, әле дә булса гаҗәп-хәйранга калам: никадәр сабыйлык булган, билләһи! Шундый торак кытлыгы заманында үзеңә аерым фатир яулап алу өчен әйтерсең югарыда мин санап узган «титуллар» гына җитә. Аерым фатир түгел, яңа йорттан үз исемемә аерым бер зуррак бүлмәгә тиенү өчен генә дә күпме тамашалар тудырырга кирәк булганны мин әле алда бер иркенләп сөйләрмен. Хәзергә язучы буларак кичергән хисләр турында бераз сызгалап үтмәкче булам.
М. Горький имзасы төшкән билет кесәдәсен кесәдә, исем дә аз-маз яңгырый башлаган, газета-журнал битләрендә вак-төяк очеркларым да чыккалап тора, тормыш тәҗрибәсе дә әкренләп туплана бара кебек. Әмма шулай да, нилектән икәнен дә белмим, мин бермәлне нәрсәгә тотынырга да белмичә аптырабрак калдым. Мондыйрак бер тойгы биләп алды мине: әйтерсең мин төнлә, әйе, караңгы төн аша, таныш булмаган билгесез юллардан, таныш булмаган бер йөкченең хуш исле печән белән күмелгән арбасына утырып уяулы-йокылы килгәнмен дә кояшлы бер иртәдә, минем өчен бөтенләй ят бер урынга, быргы һәм барабан тавышлары яңгырап торган һәм гомумән кызык тамашалар белән тулган, ләкин бер дә күз-колак ияләшмәгән ыгы-зыгылы бер ярминкәгә килеп чыкканмын. Инде мине алып килгән йөкче юк, инде аның хуш исле печән белән күмелгән арбасы да юк, борылып кайтыр юлны белмим, килеп туктаган җиремдә ниндидер мин белмәгән кешеләр. Шул елларны, нәкъ шул тәэсирләр йогынтысында бугай, ни өчендер рус телендә «О мальчике прекрасном и гордом» дигән романтик бер хикәя дә язып ташлаганымны хәтерлим. Аннары шундый ук иске романтиклар стилендә, сүзләрдән каурыйлар куеп, «Аккош күле» һәм «Бүреләр» исемле парчалар да сызгалаган идем. Реаль чынбарлыктан гаять ерак, бары тик шартлы билгеләрдән, мәгънәле итеп әйтергә тырышылган ымлаулардан, кабарынкы сүзләрдән генә торган бу символистик парчаларны (соңгы икесен) элеккерәк бер җыентыгымда хәтта бастырып та чыгардым кебек. Ләкин соңыннан аларны бүтән бер җыентыгыма да кертмәдем, хәзер дә өйрәнү, чыныгу чорының эзләнүләре итеп, чын әдәбиятка килү юлы ансат түгеллекне күрсәтү өчен генә телгә алам.
Шул елларда, шундый ук романтик шартлылык нигезендә, символик «переворотлар» белән тутырып, «Кара шәһәрнең һәлакәте» дигән шактый зур күләмле повесть та яздым. Бу соңгысын, машинкада суктырып, хәтта бастыру нияте белән нәшриятка да тәкъдим иткән идем. Күпмедер вакыттан соң, Ибраһим Газиның күкләр күкрәтеп, яшен яшьнәтеп, бик усал тел белән язган рецензиясен тагып, «Кара шәһәр…»емне үземә кире кайтардылар. Әлбәттә, ул чагында Ибрайга бик нык рәнҗедем. Әмма хәзер, уннарча еллар узганнан соң, салкын акыл белән уйлап, тик шуны гына әйтә алам: бәлки, чынлап та, Ибраһим хаклы булгандыр. Ә бәлки, сәнгатьнең тоташ ачык кырдан гына тормаганлыгын белү өчен, андый «саташулар» ның кайберләрен бастырып чыгарганда да дөнья җимерелмәс иде.
Ул вакытта үз-үзеңә сораулар биреп, озак уйланып торырга вакыты да тимәгән, яшьлек тә «рөхсәт итмәгән» булса кирәк. Соңга калып булса да, менә хәзер үземә-үзем сорау куям: кайдан, нилектән килеп чыкты икән соң болай аптырап калулар? Мин үзем моның социаль нигезен һич күрмим, һәм, бармактан суырып чыгармасаң, ул юк та.
Ахрысы, бу утызынчы еллар башында «Җир тыңлый» романы белән уңышсызлыкка очраудан һәм, шактый өлеше язылып та, соңыннан үзем үк туктаткан «Яшь кеше» романыннан соң бары тик минем үземә генә кагыла торган бер өзгәләнү булды булса кирәк. Институт елларындагы тәэсирләргә, уйлануларга таянып язылган «академик хикәяләр» инде чыккан, авыл темасы шулай ук очланып бара, тормышны ныклабрак өйрәнү башланмаган, яшьләр газетасы, андагы шук обстановка, шуның өстенә үземнең дә яшь булуым мине ничектер тормыш өстеннән юыртыбрак барырга мәҗбүр итә иде. Боларның бөтенесе янына әдәбиятның бурычларын ныклап аңлап җиткермәү дә, яшьләргә хас чак кына кыланчыклык та, үзеңчә мөгез чыгарырга тырышу, оригинальлек артыннан куу да булды булса кирәк. Минем Юрий Олеша, Исаак Бабель белән кирәгеннән артык мавыга башлавым да, гомумән, импрессионистик алымнар алдында, беренче мәртәбә Ташаяк ярминкәсенә килеп төшкән авыл малае кебек авызымны ачып калуым да нәкъ әнә шул елларга туры килә.
Үкенеп әйтүем түгел: булды шундый сөрлеккәләп китүләр. Хәер, анадан туганда ук «ортодокс» булып кыланучы һәм гомерләре буена «ике җирдә икең – дүрт» кебек дөреслекне генә чәйнәп торучы язучыларны мин үзем художникка санамыйм. Ә вакытлыча «ис тию» бәлаләреннән арынырга миңа үземнең каләмдәш иптәшләрем дә булышты, тәнкыйть тә әледән-әле искә төшерә торды (Туфан әйтмешли, «баштан сыйпау миллиметрлап» кына эләксә дә, баш очыбызда чыбыркы шартлатуларны күп ишеттек), иң җитди мәктәп тормыш үзе булды. Бөтен кеше тормыш арбасына нык җигелеп, чын дәрт, якты омтылышлар белән социализм төзеп килгәндә, ялгыз бер Фатих кына читтән койрык чәнчеп чаба алырмы соң! Җитмәсә тагын, «язучы» дигән җитди исемне өскә алгач.
Ул арада мин «Кызыл Татарстан» редакциясенә күчеп өлгергән идем инде. Мине, блокнот тоттырып, әле авылга, әле заводка, әле уку йортларына йөгертә башладылар. Монда, җанкисәгем, тормышны өйрәнмәс җиреңнән өйрәнерсең. Җае туры килүдән файдаланып, шуны әйтим: язучы буларак чарлануда көндәлек газета миңа бик нык ярдәм итте.
Бераз алгарак сикереп булса да, яңадан шул тамакка килеп тыгылган торак мәсьәләсенә, аның белән бәйләнешле тамашаларга әйләнеп кайтыйк. Иҗади торгынлыкның, аптырап калуларның нигезендә билгеле бер дәрәҗәдә ул да, әлбәттә, ята иде.
Шулай итеп шул, өйләнгәннән соң бер ел үтә, өч ел үтә, хуҗалар белән ара суынганнан-суына бара, балаларның тавышы үскәннән-үсә, без һаман алдагы өмет белән яшибез, ә бүлмәбез гел шул сигез метр да сигез метр. Ниһаять, бер дә бер көнне безгә дә кояшның бер чите ачыла башлагандай итте. Безнең фатир хуҗабыз доктор Лифшиц, семьясын алып, Сталинградка җыенырга тотынды. Анда яңа мединститут ачылырга тиеш икән дә, шул яңа институтның кайсыдыр бер кафедрасын безнең хуҗага тәкъдим иткәннәр булса кирәк. Бик кызу тотып җыенуларына караганда, яңа урын, аларның Казандагы урыннары белән чагыштырганда, әлбәттә, төшемлерәк булырга тиештер кебек күренә иде.
Хәер, ул кадәресендә безнең эшебез юк. Безне аякка бастырган нәрсә икенче: шул ыгы-зыгы арасында, аларның сиксән квадрат метрлары исәбенә чак кына терсәкне киереп, «территорияне» арттырып калып булмасмы? Үзара мөнәсәбәтләр какшамаган бер чак булса, моның, бәлки, әллә ни кыенлыгы да чыкмас иде: тулаем бер фатир исәпләнә торган җирдә, бер түшәм астында нинди күченүләр ясамаска мөмкин. Җитмәсә тагын, икебез дә шул бер үк жакт членнары…
Ләкин күршеләр белән безнең үзара мөнәсәбәт какшаган иде, алар үзләренә Әтәч Фәхри булсалар, без үзебезгә Әтәч Фәхри идек. Аннары әлеге шул берничә җирдә член булу да башны әйләндерде бугай, мин һичбер төрле дипломатия сатып тормыйча, шулай ук закон белән дә исәпләшмичә, үземә кирәкле «тормыш мәйданын» штурмлап алырга булдым.
Лифшицлар инде барлык өй җиһазларын, авыррак мебельне төреп, бәйләп, урам өстендәге зур залга «баррикада» корып куйганнар, (барасы шәһәрләрендәге) фатир алыштырасы кешенең җаен гына көтеп торалар иде. Аларның ишегалды ягына караган, кухня аша үтеп йөрешле ике бүлмәләре, игене җыелган буш кыр кебек, шыр ялангач бушап калган иде. Менә шул буш калган ике бүлмә минем башымны-күземне әйләндерде дә инде. Кухнядан без уртак файдаланабыз, коридор ягыннан кухняга юл ачык иде. Шул кухняга, сиздермичә генә көчне туплап, теге яктан ишек ачып чыгуларын эндәшми-тынмый гына сагалап торырга да, ишек ачылуга дәррәү бәреп кереп, тиешле позицияләрне биләп алырга. Көч дигәнебез нәрсә? Ике бала, бер хатын, бер тимер карават, бер өстәл. Интеллигентлык билгеләрен, һәртөрле китапларны, яланаяклы Толстойны соңыннанрак та ташырга мөмкин булыр. Мондый җәнҗаллы эшкә аларны катнаштырырга ярамас. Кыскасы, план шулай иде.
Мондый зур һәм мәкерле планны, читтән нинди дә булса ярдәм алмыйча, үз көчең белән генә ерып чыгарга мөмкинме соң! Редакциядә минем Гаяз Сәетов дигән дуамалрак характерлы бер дустым бар иде. Үткен телле өлгер журналист булуы белән бергә, язучылык эшенә дә дәрте зур, хәтта «Бронепоездның һәлакәте» дигән ярыйсы гына бер хикәя язып, «Совет әдәбияты» журналында әдәби чиркәнчек алырга да өлгергән егет иде. (Ачылып китәргә туры килмәде бичарага, Бөек Ватан сугышында һәлак булды.) Ярдәмгә әнә шул Сәетне чакырырга булдым.
– Барабыз, шундый мөмкинлекне ычкындырырга ярыймы соң, дурак, – дип күтәреп алды бу минем авантюраны. Соңыннан, бераз башын кашып торганнан соң, үзенең шартын куйды: – Ләкин болай итәрсең, Фатих дус, яме: барышлый йөз грамм ак аракы белән бер кружка пиво эчерерсең! Айнык баштан теге, ни… әллә ничегрәк.
Баш китәрлек шундый зур эшкә нибары йөз грамм да бер кружка сыра. Бөтенләй юк бәя! Сәдакасы дип әйтергә дә оят. Була, дускай, була.
Куелган шартларны үтәгәннән соң, кирәкле дәрт-дәрманны җыеп дигәндәй, без, алдан билгеләнгән план буенча, тышкы коридор ягыннан килеп, кухняга бәрмә көч туплый башладык. Әлбәттә, балаларны ук китерергә ашыкмадык. Ни генә димә, тавышлы халык. Берсе елап җибәрсә, бөтен план җимерелде дигән сүз. Әмма балалардан башкалары барысы да тупланды. Монда, әлбәттә, бөтен ышаныч караватта иде. Анысы да шундый хәтәр эш булачагын алдан күреп эшләнгән диярсең. Бернинди капризы юк, җыелмалы тимер карават. Тартсаң – сузылырга, кыссаң җыелырга тора. Карават буена бер-бер артлы ике бала коляскасы килеп тезелде. Ике урындык. Өстәлнең аягы дүртәү булса да, ул, каһәр, авыррак күчте, кухня ишегеннән сыймыйча йөдәтте. Сәет кызмача баштан: «Китер пычкы, кисәм аякларын!» – дип әтәчләнсә дә, ул чиккә үк барып җитмәдек. Чөнки, үзегез беләсез, пычкы кузгатуның күренеп торган ике куркынычы бар: бердән, пычкы тавышына тегеләрнең як-якка каранулары, коридорга килеп чыгулары ихтимал. Икенчедән, планыбыз барып чыгамы-юкмы, аягын кисеп, карсак аяклы, гарип өстәл белән калуың мөмкин. Ә безгә – яңарак кына тормыш итә башлаган кешеләргә – кадагына хәтле исәпле иде.
Тырыша торгач, аягын кисмичә дә үткәрдек. Кыскасы, хәзер безнең бар күк «йодрык» кухняга тупланган иде инде. Мәрфуга, балаларны әзерли тору өчен, аяк очы белән генә басып, коридор аша үз бүлмәбезгә үтте. Беренче сигнал булуга, ягъни ишек ачылып, без бөтен күчмә көчне әлеге теге бушап калган бүлмәләргә ташлауга, Мәрфуга ике баланы җәлт эләктереп, ике урынга чүлмәктәй китереп утыртырга тиеш. Әлбәттә, балалар елап җибәрәчәкләр. Бусы хәтта яхшырак та, «теге як» ның каршылыгын сындырырга, тавыш-гаугасын ишеттермәскә ярдәм булыр.
Көчләр тупланды, көтәбез. Ишектән күзләребезне алмыйча көтәбез. «Теге як» тан кухня ишегенә таба килүче аяк тавышы ишетелми дә ишетелми. Йөрәгем дөп-дөп тибә. Куркудан түгел, уңайсызланудан: билләһи газыйм, нинди варварлык эшләргә торабыз бит! Үзебез китап, газета-журнал белән эш итә торган кешеләр. Бу калтырау бушап калган бүлмәне яулап алу өчен. Ә менә икенче бер илнең җирен басып алучылар шундый хисләрне кичерәләрме икән? Дөресен әйткәндә, чак-чак кына курку да бар. Сәетнең башыннан теге йөз граммның һәм бер кружка сыраның пары очып беткәнче, кайсы якка булса да бер якка хәл ителсен иде. Юкса… ни дип әйтергә дә белмим юкса!..