Kitabı oku: «Йөзек кашы / Перстень», sayfa 24
Чигенү
Нәкъ безнең план буенча диярлек бара: күпмедер вакыт узуга – ә безгә, көткән кешеләргә, ул бөтен бер гомер кебек тоелды – «тегеләр» ягыннан кухняга чыга торган ишек ачылып, аннан Вова килеп чыкты. Вова – Лифшицларның бердәнбер малае. Унбер-унике яшьләр чамасында һәм, гомумән, «тегеләр» ягыннан безгә иң җылы караучы, дуслык саклый торган демократ табигатьле бер малай иде. Ләкин бу кызган минутта без андый нечкәлекләр белән исәпләшеп торырлык дәрәҗәдә түгел идек. Малайны тиз генә бер якка таба этәреп, ачык ишектән әлеге теге бушап калган бүлмәләргә бәреп кердек. Оккупация икән оккупация, алны-артны уйлап тору булмады. Бик кызу тотып, үзебезнең бар булган байлыгыбызны түшәп салдык. Ә булган байлыгыбыз үзегезгә мәгълүм: кая тартсаң – шул якка сузыла торган сүз тыңлаучан карават, ике коляска, ике урындык, бер өстәл. Иң ышанычлысы, коткарса, бары тик шулар гына коткара инде, дип күз текәп торганыбыз – ике бала. Аларның икесен ике урынга лып итеп китереп утырттык, һәм ул бичаралар, яңа урынны ятсыныпмы, әллә «теге як» белән «бу як» арасында кинәт кабынып киткән җәнҗалдан куркыпмы, без планлаштырганнан да катырак тавыш чыгарып, парлашып елап җибәрделәр, һәм китте тавыш, китте тавыш, бөтен тышкы бизәкләр, интеллигент булып кыланып йөрүләр барысы берьюлы һавага очты. Без нәкъ үзебез булып, анадан тума шырлыгыбыз белән диярлек, күзгә-күз, маңгайга-маңгай басып калдык. Ай ул фатир маҗаралары! Моңа хәтле кемнәрне генә аптыратмаган-йөдәтмәгән дә, моннан соң кемнәрне якага-яка китермәс! Дөрес, менә фәлән вакыттан соң кеше саен мәрмәр-якуттан аерым бер дворец ук салмасак та, торак кытлыгын бетерәчәкбез дип вәгъдә итәбез итүен дә, бу кытлык дигәне дә бик әрсез алабай булып чыкты бит, хәерсез: син аны ал капкадан кусаң, ул синең арт капкаңнан кысылып керә.
Шулай итеп шул, басып алган бүлмәбездә кан калтырап, ахыры нәрсә белән бетәр моның дип, ут йотып тора башладык. Ашау-эчүнең тәртибе чуалды: коры-сары белән генә җан саклыйбыз. Ник дисәң, алган позицияләребез нык түгел, ышаныч юк. Сәет дус дигәнебез, башындагы пары очып беткәч, сиздермичә генә чыгып сызды, без «ут сызыгында» ялгыз, үзебез генә калдык. Ә чынлап та, кемнәр генә ябырылмады безгә, нинди генә көчләр ташланмады. Жакт кешеләре, фәнни работниклар секциясе вәкилләре, докторның бик чая хатыны, аның иптәшләре, участковый милиционер, өстенә штатский киенеп тә, куртка астыннан әллә ниткән шөбһәле каешлар аскан янә бер кеше – яхшылык белән дә, өркетергә тырышып та әйтеп карадылар. Мин бермәлне хәтта, яулап алган позициябезгә төкереп, яңадан үзебезнең элекке куышыбызга кайтып егылырга риза да булган идем (ач тамагым, тыныч колагым!), ләкин кысан бүлмәнең нужасын миңа караганда, әлбәттә, күбрәк татыган һәм чак кына киңәю калҗасын менә-менә эләктереп алырга торган Мәрфугам-сугыш чукмарымның һич кенә дә йомшар исәбе күренми иде.
– Әнә ике баланы, законы булса, теләсә кая куйсыннар, мин аларны итәк астыма ябып асрый алмыйм, – дип кенә җибәрә иде ул, караватта күзләрен елтыратып утыручы балаларын калкан урынына файдаланып.
Шулай билгесез бер хәлдә, төрле яктан һәм төрлечә килгән һөҗүмнәрне кире кайтарып, тышкы һөҗүмнәр басылып торган арада, ир белән хатын – үз арабызда килеп чыккан нәразыйлыкларны ничек тә кешегә ишеттермичә генә җайларга тырышып, кыскасы, кызган табага баскандай куырылып, ике көн уздырганнан соң, өченче көнендә, иртән эшкә баргач, мине редактор үз янына чакырып алды.
– Син анда, Фатиx, ниндидер мөгез чыгарырга маташасың, имеш. Квартира турысыннан булса кирәк, – дип башлады ул кырку гына. Ләкин минем мохтаҗлыгымны белә иде, шулай ук, редактор буларак, үз сотруднигына бу мәсьәләдә берничек тә ярдәм күрсәтә алмавын да сизә иде булса кирәк, кыркулыгы озак бармады. Гадәттәгечә, бөтен битен тутырып, битеннән дә бигрәк, матур кара күзләрен мәгънәле елтыратып, дәшми-тынмый гына карап торды да, битараф калырга теләгәндәй, сүлпән генә өстәп куйды: – Ул ягын син үзең кара инде, көчең җитә икән, бөтен йорты белән үзеңә калдыр. Мин сиңа тик шуны гына җиткерергә тиешмен: бөтен эшеңне калдыр да, хәзер үк Муринга бар. Ул сине сәгать 11 гә кабул итәргә булды.
Хәерлегә генә була күрсен, мине Мурин кабул итәчәк, Казан шәһәр советы башкарма комитеты председателе Мурин үзе. Моңа хәтле ничә вә ничә мәртәбәләр омтылыш ясап та, аның кабинеты алдындагы тар озын бүлмәдә тутый коштай кабарынып утыручы түшибикә-секретареннан уза алмаган идем. Кайда ул Муринның үзенә барып җитү, хәтта аның артында торучы терәкләреннән берсе – шәһәр советының торак идарәсе начальнигы Данилов агай хозурына барып ирешү дә кыенлык белән генә эләгә, безне – торак көтеп чиратта торучыларны – әлеге шул тораклар идарәсенең гап-гади генә бер Газейкин дигән кешесе дә җитәрлек аптырата иде. Сүз уңаеннан әйтеп китүем, гайбәте дип уйлый күрмәгез. Фамилиясе русныкына да, татарныкына да охшаган, үзе татарча сандугачыңнан болайрак сайрый белә торган бу Газейкин дигән кеше – минем кордашрак бер адәм – миңа аеруча ачык чырай күрсәтә иде. Бер елга якын бусагасын таптап, мин аның ник бу хәтле ачык чырайлы булуының сәбәбен тәки белә алмадым, һәм, дөресен әйтим, соңга таба мин инде аның янына ничек тә булса, кайчан да булса торак ала алырмын дигән өмет белән түгел – мөмкинме шундый баш җитмәслек эшнең булуы! – ә бәлки әнә шул җәенке көләч йөзен күреп, тынычланып кайту өчен генә йөри башлаган идем.
Һәм кинәт, истә-оста юк чагында, Данилов һәм Газейкин агайларны бер якта калдырып, шәһәр советы председателе Муринның нәкъ үзенә! Аптырау, чак кына шикләнебрәк-өркебрәк калу, өмет-хыял – бөтенесе бергә буталды миндә, һәм шулай буталган килеш, тәвәккәлләп, председатель абзыйның болын хәтле зур, болын кебек якты кабинетына барып кердем.
– Утырыгыз, – диде иптәш Мурин, каршысыннан урын күрсәтеп. Ничектер күңелгә җылы сала торган итеп әйтте ул шушы бер сүзне, моннан соң инде мин бөтенесенә дә әзер идем. Шәһәр советы башкарма комитеты председателе итеп сайланганчы Казандагы зур заводларның берсендә баш инженер булып эшләгән бу кешенең йөзеннән, хәрәкәтләреннән, тавышының тембрыннан, кыскасы, бөтен үзен тотышыннан күзгә бәрелеп тормый торган, ләкин күңеле таштан ясалмаган кешедән әкрен генә җылыта баручы нәзакәтлелек, интеллигентлык нуры бөркелә иде.
– Сезнең язучы халкы каләм тибрәтергә остарган халык, – дип, башта ук ничектер бөергә төртергә тырышкандай башлап китте бу, – шуны исәпкә алып, мин сезне чиратсыз гына кабул итәргә булдым, жалоба-фәлән белән йөгермәсен, мин әйтәм, тукта, үзем сөйләшеп карыйм, дидем.
Һәм шундук үтә кырыс тонга күчеп ялгап алып китте:
– Сез нәрсә анда, иптәш Хөснетдинов, Лифшицлар өендә суматоха күтәрдегез? Әдип, газета эшчесе, үзегез кешегә акыл бирә торган кеше, фактта исә анархия юлы белән китеп, кешенең өенә басып кергәнсез…
– Мин бит ни… иптәш Мурин… үзем шул жактныкы.
– Бернинди капкага да сыймый, авыз ачып сүз әйтәсе булмагыз. Хәзер үк кайтыгыз да фатирны бушатыгыз. Һәркем шулай сезнең кебек тилерә башласа, беләсезме, нәрсә килеп чыгар иде?
Кыскасы, миңа авыз ачып сүз әйтергә дә ирек бирмәде председатель. Сүзе, бәлки, табылган да булыр иде, ләкин сизеп утырам: бәхәскә урын юк. Чынлап та, бөтен кеше шулай икенче берәүнең торагын, бакчасын яки туган илен басып алу белән шөгыльләнә китсә, безнең планетаның әллә кайчан асты өскә килгән булыр иде.
Минем, каршы сүз әйтмичә, уйланып калуым председательне йомшартырга сәбәп булды булса кирәк, иптәш Мурин кинәт бөтенләй үз кешегә әверелеп, хәлгә керергә теләгән бер төс белән, әңгәмәне түгәрәкләргә ашыкты:
– Сезнең торакка мохтаҗлыгыгыз безгә мәгълүм, иптәш Хөснетдинов. Без бу хакта сөйләштек. Мин сезгә үзем, горсовет председателе буларак, вәгъдә итәм. Островский урамы чатында безнең коммунальниклар өчен махсус яңа йорт салынып ята. Шул йорттан мин сезгә аерым бүлмәгә үз кулым белән ордер язып бирергә вәгъдә итәм. Килештекме шулай?
– Килешүен килештек тә…
– Икеләнергә һәм сезнең анархиягә юл куярга хакыбыз юк. Кайтыгыз да оккупацияләгән бүлмәләрегездән чыгыгыз. Ул квартира научный работниклар секциясенә беркетелгән, алар анда үз кешеләрен кертәчәкләр.
Шулай итеп, шәһәр советы председателенең тиргәшен һәм вәгъдәсен алып кайтып киттем һәм ике көн ярым дәвамында төрле каршылыкларга, һөҗүмнәргә очрап күңеле катып беткән, аннан да бигрәк басып алган киң бүлмәләргә ияләшә башлаган Мәрфугамны көчкә генә күндереп, без югарыда берничә мәртәбә санап күрсәтелгән байлыгыбызны, бу юлы инде һич тә каушамыйча, янә үзебезнең урам өстендәге кечкенә бүлмәбезгә ташыдык.
Шуның белән җәнҗал бетте. Аның каравы без хәзер күктән җиргә төшкән, әллә кая билгесез җиргә дә түгел, Островский урамы чатына килеп кунган һәм тиздән койрыгыннан эләктереп алырга мөмкин булачак, әмма хәзергә әле эләкмәгән бәхет кошына өметләнеп яши башладык. Гади телгә күчереп әйткәндә, бу – Островский урамы белән хәзерге Кави Нәҗми урамы чатында салынып бетеп килә торган биш катлы, заманына күрә шактый кыландырып, почмакларына колонналар чыгарып эшләнгән йорт. Әнә шунда булачак инде безгә вәгъдә ителгән бүлмә!
Фатир хәсрәте гаять көчле булган булса кирәк, әле дә бик яхшы хәтерлим, кичләрен без, Мәрфуга белән икәү һәм кайчакта яңарак кына тәпи йөри башлаган Рафаилне дә ияртеп, өчәүләп, шул йортны, бер бүлмәсе безгә булачак шул сары йортны, янына якынрак барып карап кайта идек… Тәмам салынып, эше беткәннән соң да, нишләптер ул йортка бик озак кертмәделәр. Хәер, бәлки, анысы безгә – көткән кешеләргә генә – шулай озак тоелгандыр. Кызыклы бер деталь истә калган. Шулай кич барып, тирәсендә әйләнеп йөрү сәгатьләренең берсендә без, йортны урам ягыннан карау белән генә канәгатьләнмичә, ишегалды ягыннан да карамакчы булып, әле ясалып бетмәгән капкага барып сугылдык. Безгә каршы, ишегалды ягыннан, иңенә иске берданка аскан хәтәр сак – бер карт килеп чыкты. Әлбәттә, ул безне ишегалды ягына үткәрмәде, мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә шунда: әлеге очрашудан соң ул мылтыклы карт бик озакка хәтле минем кечкенә Рафаилем өчен истәлекле бер фигура булып калды. Шуны хәтердә яңарту өчен, малай белән безнең арада әледән-әле булып алган бер диалогны китерәм:
– Безнең яңа өебез бармы, улым?
– Бал.
– Кайда соң ул безнең яңа өебез, улым?
– Бабайлы мылтык янында.
Күрәсез, малай өчен булачак яңа өй дә ул хәтле әһәмиятле түгел, бабай үзе дә мылтыкка кушымта гына, аның өчен иң кызыклысы, күз алдында утырып калганы – мылтык. (Мактана дип уйламагыз, үз итеп кенә чишелүем, соңыннан минем ул малаем һәвәскәр аучы булып чыкты. Мылтыкка һәвәслеге, күрәсең, шул озын сакаллы «бабайлы мылтык» тан йогып калган булса кирәк.)
Шуклык бер якта калып торсын, көтә торгач, без ул йортка, ниһаять, барып кердек. Көзге бер иртәдә киң ишегалдының кешеләр, атлар, автомашиналар белән мәш килгәне әле бүгенгедәй күз алдымда. Шулай ук колакта йөктән дыңгырдап төшкән чиләк, бала ваннасы тавышлары яңгырап китә. Шунда ук тагын берсенең эте ияреп килгән, ыгы-зыгы арасында кемдер аның тәпиенә китереп басты булса кирәк, ул бөтен ишегалдын шаулатып чинап җибәрде. Бер секциядән чыгып, икенчесенә «чумарга» баручы Данилов күзгә чалынып кала. Данилов – ул чагындагы Горжилуправление начальнигы. Начальник дип тормаган, ул да иртүк торып чыккан. Хәер, мондый тантаналы иртәдә йоклап ятарга мөмкинме соң! Кулында тимер чыбыкка кидерелгән бәйләм-бәйләм ачкыч. Иң элек аңарга сәлам бирмичә, кулында ордеры булуга да карамастан, берәү дә квартирага керә алмый.
Шунда, ыгы-зыгы арасында, күземә язучы Гариф Гобәй чалынып китте. Үзе балалар язучысы булуга да карамастан, моңа хәтле миңа гел зур кеше, үтә җитди дәү абый булып күренүче Гариф Гобәйнең тулы түгәрәк йөзе тулган ай кебек булып күренә. Тик менә шунысы сәер: бу «тулган ай» бераз соңгарак калып чыккан түгелме?
Түгел икән. Гарифка һәм миңа икебезгә бер коридордан – аңа ишегалды ягына карый торган бер тәрәзәле, миңа урамга карый торган, шулай ук бер тәрәзәле берәр бүлмә бирделәр. Ачкычны кулга алып, идәне сары буяуга буялган, стеналары ап-ак һәм, гомумән, кул-аяк тимәгән, зурлыгы унтугыз квадрат метрлы зур гына бүлмәгә кереп, өченче каттан тәүге мәртәбә тәрәзәдән урамга күз ташлагач, беренче тәэсир: «Кара әле, әнисе, кешеләр нинди тәбәнәктә һәм ничек бер дә ашыкмыйча гына йөриләр!» – дип аптырап калу булды.
Әллә бик кечкенә бүлмәдән күчеп килгәннеке, унтугыз квадрат метрлы шыр бүлмә миңа коточкыч зур, ат чаптырып йөрерлек киң булып күренде. Шатлыктан чак-чак кына шаярасым килә иде. Мәрфугамны, биленнән кочып, бүлмәнең бер почмагына илтеп бастырдым да, үзем икенче почмагына китеп:
– Сиңа эндәшәм, әнисе, мине ишетәсеңме? – дип шыр акырып кычкырып җибәрдем.
Соңыннан, кереп дүрт-биш ел торгач, бала-чага ишәя, чүп-чураман арта төшкәч сизә башладык: бүлмәбез алай ат чаптырымы ук булмаган икән ләбаса! Тагын да соңга табарак бүлмәдә миңа язарга урын да калмады, илһам килгәнне көтеп йөрим дә, ул шук малай килеп җитүгә, аны җитәкләп, төн булса – төн, кичен өлгерсәк – кичен, тизрәк Матбугат йортына йөгерәм. Анда – редакциядә – минем эш урыным, өстәлем, каләмем… Бөтенесе ияләшенгән, бөтенесенең көен беләм.
Соңыннан, Гариф Гобәй радиокомитет җитәкчесе булып эшли башлагач, аңарга икенче бер яңа йорттан аерым квартира бирделәр. Гарифтан бушаган бүлмәне, язучыдан бушаган бүлмәне язучыга бирергә дигән мәгълүм карарга таянып, миңа бирделәр. Карардан тыш, монда чак кына блат та роль уйнады булса кирәк. Казан финанс-экономика институтында минем белән бергә укыган Салих Батыев ул вакытта Министрлар Советы председателенең урынбасары булып эшли иде. Мин, алга-артка карамыйча, аңарга йөгердем. Ул, әле генә телгә алынган махсус карар да булгач, үзен бик иркен тотып һәм, институтташ дусты хакына бер дә иренмичә, шундук телефон трубкасына ябышты.
Менә шул: эшнең әллә ни зурайганы күренмәсә дә, «нәфес» дигән шайтан малаеның борыны күтәрелә – торган саен дөньяга тамырларны киңрәк җәя барам.
Борчулы еллар
Фатир эзләү, фатирга тиенү һәм шул эшләр белән бәйләнешле маҗаралар белән мавыгып, алгарак йөгергәнлегемне сизмичәрәк калганмын. Әйтеп үткәнемчә, үз исемемә ордер алып, Островский урамындагы зур сары йортка урнашуым 1939 елда булды, ә аңарга хәтле караңгы һәм борчулы 1937 ел бар, аны уратып узу һич килешмәс иде. Һәм искәрмә рәвешендә шуны да әйтәм: ул турыда сөйләгәндә, мине ияләшкән юргам – сикәлтәләрдән ансат кына сикереп үтә ала торган җиңел тояклы юргам-юморым алып чыга алмас кебек. Кем белә, бәлки, шуңа күрәдер, мин аны һаман арткарак чигерә килдем. Әмма үзем белгәнемчә, үзем кичергән кадәресен теркәп үтмичә дә кала алмыйм. Әлбәттә, ул болганчык елларны миңа караганда күп мәртәбәләр авыррак, фаҗигалерәк кичергән кешеләр дә бар, татар әдәбиятында моңа хәтле кул-аяк тимәгән бу теманы бөтен эчке каршылыклары белән алар күтәрерләр дип уйлыйсы килә, һәм аларның моңа, бүтән беребезнеке дә булмаган кебек, мораль хаклары да бар. Аннары бер уңайдан юксыну хисе белән шуны да әйтми үтеп булмый: башка халыкларда һәм бүтән әдәбиятларда шулай булган кебек, татар әдәбиятының да Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Гомәр Гали кебек эшчәннәре нәкъ әнә шул шомлы 1937 ел корбаннары булдылар.
Менә хәзер, егерме биш елдан соң, шәхес культы дәверендә булып узган ул ямьсез хәлләрне, аның детальләрен, аның авыр, күңелне болгатып торган һавасын яңадан күз алдына да китерәсе килми. Әмма кирәк! Яңадан шундый башбаштаклыкларга юл куймас өчен, безнең кебек үк ике аяклы, ике куллы гөнаһлы бер кешене, элек үзебез мактый-мактый, ирке чикләнмәгән хөкемдарга әйләндереп, соңыннан үзебезне аның тупас итекләре астына тузан бөртекләре итеп җәеп салмас өчен, ягъни булып үткән әнә шундый хурлыклы хәлләрнең яңадан кабатлануын булдырмас өчен, безгә ул турыда, авыр булса, да, искә төшергәли торырга кирәк.
Әлбәттә, революция ак перчатка киеп кенә ясалмады һәм алай гына ясала да алмый. Самодержавиене бәреп төшерү өчен, буржуазия һәм алпавытлар кулыннан хакимлекне тартып алып, илдә эшче-крестьяннарның үз властьларын урнаштыру өчен Гражданнар сугышы фронтларында, аннан соң ачлык һәм җимереклек белән барган тартышларда бирелгән күпсанлы корбаннар гына безне бөтенләйгә үк коткармадылар. Илнең эчендә теге яки бу төрле бөркәнчек астында качып калган контрреволюцион буржуазия, аның һәртөрле ялчылары, тәлинкә ялаучылары, Көнбатыш буржуазиясенең коткысы белән рухланып, әле теге почмактан, әле бу култыктан көйрәп чыгып, Советлар иленә үзләренең зарарларын сала тордылар. Нәкъ шул утызынчы елларда булган вакыйгаларның кайберләрен искә төшереп үтик. «Промпартия процессы», Шахтинокий вакыйгалары, аннары Ленинградта Кировны ату… Шулай ук партиягә үк үрмәләп, эчтән корт булып төшкән хыянәтчеләр дә юк түгел иде. Болар барысы да безне итәкне-җиңне җыебрак тотарга, саклыкны, уяулыкны көчәйтергә мәҗбүр итә иде. Ләкин шул ук вакытта болар берсе дә совет кешеләрен тоташы белән диярлек шик астына куярга, аларның берсен икенчесенә каршы ыскытырга, газеталарда, җыелышларда урынлы да, урынсыз да «Сталин, Сталин!» дип тәкрарлап торырга, Сталинның исемен шигырендә кыстырып язмаган шагыйрьне контрреволюционерлыкта гаепләргә, ә шул исемне тәсбих урынына тартучы ялагайларны муенга атландырырга хокук бирми иде. Ә бездә, аянычка каршы, шул юлга басучылар шактый күп булды. Дөресен әйтергә кирәк, бу юлда газеталарыбыз да кирәгеннән артык тырышлык күрсәттеләр. Мин, хәтергә генә ышанмыйча, шул 1937 елның «Кызыл Татарстан» газетасы подшивкасын актарып карадым. Мәкаләләрнең башларына гына булса да игътибар итегез: «Политик сукырлык», «Кабахәт бозу», «Гамьсезләр корткычларны күрмәгәннәр», «Семьячылыкны яшерү өчен күз буяучылык», «Битлек астында» һ. б. Кем кемгә ничек һәм нинди әшәке сүзләр белән ташланганны тикшереп мәшәкатьләнү юк, бары тик ташланып, бер-береңне пычратып кына тор.
Шунысы да гыйбрәтле: редакторлар үзләре дә «бер көнлек хәлифә» хәлендә. Елның башындарак газета сәхифәләрендә яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп тотынган Исхак Еникиев елның урталарына таба инде юкка чыккан, аны «Черек күл» артына алып киткәннәр, газетада яңа редактор Дәүләтьяров. Елның икенче яртысында, көзгә таба, Дәүләтьяровны Совнарком председателе итеп күтәрделәр, газетада иске замредактор Шакир Рәмзи. Елның иң азагында Шакир Рәмзи дә юкка чыккан, газетада редактор хезмәтләрен башкаручы – Ибраһим Үзбәков.
Ә бит соңыннан, партиянең XX съездыннан соң, бу кешеләрнең гаепсез икәнлекләре ачыкланып, намуслы исемнәре әйләнеп кайтты, әмма ләкин авыр булса да икърар итәргә туры килә: үзләре кайта алмадылар шул!
Мин югарыда кыйналучылар рәтенә үз исемемне кертмәдем. Һәм соңыннан уйланып калдым. Чынлап та, кайда калдым соң мин? Калмаган кайда! Калырсың, бар. Утыртып ук куймасалар да, шулай да ул елның шыксыз җиле миңа да нык кына кагылды. Язучылар союзыннан чыгарып аттылар, редакциядәге эшемнән куып чыгардылар, газета тукмагы әледән-әле башка төшә торды. Соңыннан мин боларның дәлилләрен дә китерермен, бәлки, булдыра алсам, кайбер кичерешләрне дә искә төшерергә тырышырмын. Ләкин аңарга хәтле күңел бер фактны әйтеп китүне кирәк таба. Гомуми психозга бирелеп булса кирәк, бәлки, ул чагында әле редакциядә эшләвем дә «ярдәм» иткәндер, кеше тукмаклары төшеп, миңрәп калганчы, берчакны шулай мин үзем дә тукмак була яздым. Дөрес, мин беркем өстеннән дә бер юл да донос язганымны хәтерләмим – утыз җиденче елга хәтле дә, болганчык утыз җиденче елның үзендә дә, аннан соң да – ул яктан вөҗданым тыныч. Ләкин шул шаукымлы елда «Кызыл Татарстан» газетасында басылып чыккан бер подваллык мәкаләмне, бөтенесен булмаса да, аның кайбер «мөгез чыгарырга тырышып» әйткән формулировкаларын өянәккә бирелү аркасында килеп туган ялгышлык дип карамыйча булдыра алмыйм. Сүз – «Биш йолдыз» ның берсе турында» дигән мәкалә хакында бара. Күрәсез, мәкаләнең башы алай котны алырлык түгел, хәтта бик әдәби баш дип әйтергә була. Теләге дә начар түгел, мин ул фикерләремнән хәзер дә кайтканым юк.
Мәсьәлә моннан гыйбарәт: шуннан берничә ел гына элек тәнкыйтьче Галимҗан Нигъмәти үзенең бер мәкаләсендә яңа Америка ачкан кыяфәт белән татар әдәбиятында биш йолдыз булганлыгын, ул йолдызларның Кави Нәҗми, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Г. Толымбайский һәм Хәсән Туфан икәнлеген язып чыккан иде. Бу биш кешенең, Хәсән Туфаннан башкалары, хәзер инде дөньяда юк, аларның, йолдыз буларак, ничек яктыртканлыклары һәм ничек сүнгәнлекләре турында тукталып тормыйм. Ләкин шуны әйтәм: нинди генә талантлы кешеләр турында сүз бармасын, әмма ләкин бер халыкның, бигрәк тә татар халкы кебек катлаулы культурага ия булган халыкның, әдәбиятын бары тик дүрт-биш исем тирәсенә генә «арканлап» калдыру – бу әдәбиятның киңлеген, аның үрентеләрен һәм перспективасын күрмәү, әлбәттә, дөрес булмас иде. «Биш йолдыз» дип раслау өстән караганда бик оригиналь кебек күренсә дә, чынлыкта исә, бердән, шул мактап телгә алынган кешеләрнең үзләрен дә үсүдән, эзләнүдән туктауга этәрүче бер факт булыр иде. Икенчедән, тырышып үсеп килүче яшьләрне ачуландырыр иде. Мин моңа хәзер дә тик шулай гына карый алам. Күрәсең, теге вакытта да ачуы кабарган кешеләрнең берсе мин булганмындыр. Шул кызулык белән мин Г. Нигъмәти тезеп куйган «биш йолдыз» ның берсенә – минем өчен өлкән ага һәм әдәбиятта беренче адымнарымны ясаганда хәерхаһлык күрсәткән кешегә – Кави Нәҗмигә ыргылып ташландым. Язучының «Үч» һәм «Иң соңгысы» дигән һәм тагын берничә элекке хикәяләренә таянып, аның иҗатында революция стихиячел бер көч итеп кенә сурәтләнә, К. Нәҗми крестьянга гомуми бер реакцион толпа итеп карый дигән ялгыш нәтиҗәне китереп чыгарганмын. Нахакка кулга алынган һәм соңыннан акланып чыккан өлкән бер язучының тырнак астыннан кер эзләп, аны ничек тә «контрреволюционер» ясарга маташканда, Ежов һәм Берия кешеләре минем ул мәкаләмне искә алганнардырмы-юктырмы, әмма мин үзем аны үкенү һәм гыйбрәт хисе белән искә алмыйча булдыра алмыйм. Сәнгать һәм әдәбият кебек катлаулы категорияләр белән иткәндә, ай-һай ла, уйлап эш итәргә һәм, тиз генә политик нәтиҗәләр чыгарып, художникка нинди дә булса мөһер басудан бик-бик сакланырга кирәк икән!
Дөньясы утсыз төтен белән тулган һәм кара машиналар һич гаепсез кешеләрне бары тик шик һәм ялган донослар аркасында гына төнлә, җылы урыннарыннан сөйрәп төшереп, судсыз-нисез тимер рәшәткәнең эчкәреге ягына ташып торган ул болганчык чорда, хәер, күп уйлап мәшәкатьләнергә бирерләр идеме соң! Хәзер менә күз алдына китерү дә кыен. Кыен һәм оят. Үзебез белән бергә үскән, бергә «теш чыккан», нәрсәгә сәләтле – шуны биреп, бергә эшләгән кешеләр кинәт, истә-оста юк чакта, үз аякларында йөреп торганнары хәлдә, «череп таркала» башлый, ул гына җитмәсә, тагын да куркынычрагы – «халык дошманы» на әверелә. Моннан да ямьсез, күңел өшеткеч, психикага суга торган сүзнең булуы мөмкинме? Имештер, «халык дошманы».
Шул чагында да халыкта юмор көче сакланып калган бит, әй. Соңыннанрак, әйләнеп кайткан аваз төсендә, шул чорның күз яше аралаш туган шуклыклары килеп җитә башлады һәм әле дә әйләнеп кайта тора.
Әйтик, урамда күптәнге ике дус очрашты ди. Иске гадәт буенча, аны-моны абайлап өлгермәстән, берсе икенчесенә күрешергә дип кул суза. Кул суза һәм шундук сузган кулын кире тартып ала. Як-ягына карана һәм пышылдап кына сорый:
– Син дөньядамыни әле, дускай? Газетада беркөн үк бит инде «череп таркалган» идең…
– Газетада таркалсам таркалганмындыр, – ди тегесе, ни дип җавап бирергә дә белмичә, бераз аптырап торганнан соң, – хәзергә әле менә аягымда… йөреп торам.
Яки шул чорның менә икенче бер гыйбрәтле «анекдоты».
«Фаш ителгән», «әллә кайчан череп таркалган», «политик сукырайган», «халык дошманнары тегермәненә су коючы» берәү, утырып сөйләшер кешесе калмагач, тәмам аптыраганнан, үзе кебек икенче бер «череп таркалган» ның өенә килеп керә. Бик тә сөйләшеп утырасы килә бит моның! Ләкин өй хуҗасы эче пошканнан лаякыл исереп кайткан. Кунак, иртәгә хәтле айныр әле дип, боларда кунып кала. Дөрестән дә, өй хуҗасы иртәгә хәтле айный, кунактан элегрәк аякка баса. Һәм ни күзе белән күрсен, моның өендә «череп таркалган» йоклап ята. Алла сакласын берүк, моны соң кем дә булса берәр очлы күзлесе күреп калмадымы икән!
Һәм «череп таркалган» өй хуҗасы, «череп таркалган» кунак күзләрен ачканчы, тизрәк өеннән чыгып сызу ягын карый.
Язучылар союзында ике көннең берендә, төнге сәгать берләргә кадәр, шау-шулы, тәмәке төтененә баткан җыелышлар була иде ул көннәрдә. Яңа әсәр язылган, шуны тикшерәләр дип уйламагыз – анысы аның ул чорда иң әкрен эшләнә торган эш иде. Әлеге шул «череп таркалганнар» ны фаш итү бара. Моннан элекке җыелышта «фаш ителгәннәр» килеп утырган булса, аларны «контрабанда юлы белән үткән» дошманнар дип, җыелышны бүлеп торып, куып чыгаралар. Шулай куылып чыгарылучылардан мин, мәсәлән, Гадел Кутуйны һәм Фатих Кәримне хәтерлим. Соңыннан бу ике зур шагыйрь, иң гадел совет кешеләре һәм ялкынлы шагыйрьләр буларак, дошманны очлы каләм һәм туры сүзле автомат белән тукмап, чын патриотларча, Ватан өчен башларын салдылар.
Ә теге караңгы елны дошман кулы белән борып җибәрелгән машина үз эшен эшли бирде: кешеләр, берсен берсе шик астына алып, берсен берсе фаш итеп бушамадылар. Төрле яклап шулай «тырыша-тырыша», Татарстан Язучылар союзының беренче председателе өлкән язучы Кави Нәҗмине «таш капчык» ка озаттык. Союз башына, язучы буларак әллә ни танылмаса да, редактор буларак байтак эшләгән Ләбиб Гыйльми менеп утырды. Озак та узмады, төнге машина Ләбиб Гыйльмигә дә килеп җитте. Союз башына, зур кыстаулар белән, Мирсәй Әмирне утырттык. Әмир, килеп, бары тик җиңне сызганып кына өлгерде, шундук аны да алып киттеләр. Язучылар союзы бер мәлгә «башсыз» торып калды. Шулай да «фаш итү эше» бара: әллә ни ыгы-зыгы күтәрмичә генә тагын берничә кешене, шул җөмләдән мине дә, Язучылар союзыннан сөреп аттылар. Мин инде, сөрелгән кеше буларак, ул тирәдә чуалырга җөрьәт итми идем, шулай да кызыксынып белдем; Союзның башында берәү дә калмагач, ул вакытта язучылар клубы мөдире хезмәтен башкаручы Җәләй Әмин иптәшкә утырып торырга кушканнар. Ялгыз, үзе генә түгел, аның белән чиратлашып, драматург Хан Җәмил дә килеп-килеп утыргалый икән.
Көләрлек тә, еларлык та – әмма хәзерге күзлектән караганда. Ә ул чагында тик бер генә күзлектән, тик «фаш итү» күзлеге аша гына карарга мөмкин иде. Ә ул күзлектән караганда, кешеләрнең берсе дә саф намуслы түгел, нәрсәдер уйлыйлар, кем тирәсендәдер казыналар, кемнедер аударып ташларга җыеналар кебек күренә иде.
Исеме чыккан саен аягүрә баса-баса үзебез канат куйган кумирыбыз, җирдән очып китеп, үзебезнең баш түбәсенә менеп кунаклагач һәм халыктан тәмам аерылгач, халыктан курка башлагач, әнә нинди ямьсез нәтиҗәләр килеп чыкты. Буласы булды, тик моннан соң андый куркыныч хәлләр кабатланмасын иде!