Kitabı oku: «Йөзек кашы / Перстень», sayfa 25

Yazı tipi:

Ярып карагыз: дошман чыгармы?

«А» сын әйткәч, «Б» сын да әйтик: ни өчен соң мине Язучылар союзыннан һәм редакциядәге эшемнән чыгардылар? Кәгазь барысын да күтәрә, өяргә мөмкин булган сүгенү сүзләрен барысын да өйделәр, әмма азмы-күпме тотып күрсәтердәе дә юк түгел иде. Беренчедән, 1930 елда басылып чыгып, яртысы таралу белән җыеп алынган «Җир тыңлый» романы тамакка килеп тыгылган таш булды. Хәер, үз вакытында шау-шуы да бик зур чыккан иде моның. Имештер, мин, ул чагында әле егерме ике яшьлек комсомолец, элек тырнагым белән җир сөргән крестьян малае, әлеге әсәрем белән матур әдәбиятта кулак идеологиясе үткәзеп ятканмын. Утызынчы елны «үткәзеп ятучы» булган булсам, утыз җиденче елны инде «сөйрәп кертергә маташучы» кешегә әверелдем. Дөрес, үз вакытында бу мәсьәлә буенча мине бер кат «иләгәннәр» иде инде, рецензентлардан кайберсенә фирка шелтәсе дә эләккән иде. Ләкин бүтән кешеләрнең тырнак астыннан юк тузанны эзләп табарга тырышканда, җидееллык тузанны актарып атып, аннан бу «фил үләксәсен» көн яктысына чыгару читенме соң? Икенче бик зур гаеп: без Ялтада ютәл чире белән авырып ятучы Галимҗан Ибраһимовка яшь язучылар исеменнән, имештер, яшертен хат язганбыз һәм ул хатта аны «үзебезнең остазыбыз» дип атаганбыз. Урын өстендә ятучы зур әдипкә азмы-күпме мәгънәви көч кертмәсме дигән яхшы нияттән чыгып язылган безнең ул хатыбыз, Г. Ибраһимов «халык дошманы» дип кулга алынганнан соң, безнең үз башыбызга бәла булып төште. «Әгәр сөрсегән милләтчелек сөременнән исергән булмасагыз, сизәргә тиеш идегез: Г. Ибраһимов хәзергесе көндә «халык дошманы», нишләп ул сезнең остазыгыз булсын! Һәм, гомумән, бөек юлбашчыбыз Сталиннан бүтән кемне дә булса остаз итеп санарга мөмкинме соң?» – дип бәйләнделәр безгә. Хәзер, ул вакыттан бирле егерме биш-егерме алты ел вакыт узганнан соң, шәхес культы һәм аның күзләрне томалагыч зарарлы йогынтысы җилгә очырылганнан соң, бу беркадәр сәеррәк тә тоела: «Шул дәрәҗәдә үк сукырайган булдыкмы икәнни?» дисең. Ләкин ул вакытта безнең үзебезгә дә шактый куркыныч гөнаһ булып күренде бу эш: «Чынлап та, игътибарны каядыр читкә юнәлтергә маташу сымак бернәрсә булып чыккан бит бу», – дип уйладык без. Чүп өстенә чүмәлә килеп ауды дигән сүз. Хатка кул куючылардан Абдулла Алиш, Абдулла Әхмәт, Галимҗан Мөхәммәтшин һәм мин – барыбыз да бердәй каһәрләнгән һәм менә-менә кулга алуларын көтеп йөрүче без – дүрт гөнаһлы бәндә, бер-беребездән шикләнеп («ул чакмадымы мине?»), шул ук вакытта бер-беребездән юаныч эзләп («аны алып китмәгәннәр икән, димәк, әле миңа да килеп җитмәсләр»), көнгә караңгылык төшү белән, курка-курка гына бер-беребезгә килеп, ишек кагабыз һәм, өйдә утырып, килгән-киткәннең күңеленә шик төшермәс өчен, йомыш булса да, булмаса да, урамга чыгып китәбез. Төннәр буена, һич югы, ярты төн авышканчы урамда буталып йөрибез. Галимҗан Мөхәммәтшин, Абдулла Алиш һәм мин – ул елларны без өчебез бер тирәдә: Алиш – Достоевский урамының бирге башында, үз йортлары белән торучы бер рус мещанының гроб кебек тар, озынча бүлмәсендә, мин шуннан Айвазовский урамы аша, хәзерге Ульяновлар урамында, югарыда кайта-кайта тасвирланган бердәнбер тәрәзәле кечкенә бүлмәдә торам. Галим, әлеге шул Айвазовский урамы аша кире үтеп, чокырда – Овражная (хәзерге Госпиталь урамы) дигән урамда, кияүдән кайткан кызы һәм оныклары белән торучы Варвара Романовна дигән тол карчыкның бер бүлмәсен били иде. Күрәсез, торакларыбыз һәм байлыкларыбыз ягыннан бер-беребездән бернинди дә өстенлегебез юк, тегендә барсак та, шул бер бүлмә, монда килсәк тә, шул бер. Тегендә барсак та, шул бер ярлылык, монда килсәк тә, шул: кайсы кайда ташланган китаплар, языла башлап та бетмәгән шигырьләр, чәчелеп ята торган кофе пачкасы, кәгазе майланган хәлвә калдыгы. Бусы бигрәк тә Галимдә була торган иде, һәм мин аны менә хәзер дә, күпме еллар үткәннән соң да, бер кулына китап, икенче кулына хәлвә кисәге тоткан хәлдә, куян кебек мелт-мелт күшәп, укып утыра итеп күз алдыма китерәм.

Һәм менә ул утырган җиреннән дәррәү сикереп тора да, өстәлдәге кәгазьләре арасыннан тиз генә берсен алып, кечкенә гәүдәсенә караганда шактый ук зур тавыш белән укырга тотына:

 
…Кинәт миндә ден-делин дә ден-делин,
…Телефонда кайсыгыз бу? Кем сөйли?
 

Шул куркыныч елларны иде кебек, ул гаять зур мавыгу белән, әйтер идем, балалар кебек телен бер якка чыгарып, тәмам онытылып һәм зур осталык күрсәтеп, Корней Чуковскийның «Мойдодыр» ын һәм «Телефон» ын тәрҗемә итте. Мин исә, шигырьдән башланып киткән элекке өянәккә бирелеп, Эдуард Багрицкийның «Пионерканың үлеме» дигән поэмасын татарчага «аударып салырга» маташып йөрдем.

Эдуард Багрицкий дигәннән, Галимнең дә, минем дә – ул чагында шигырь җене кагылган безнең барыбызның да уртак «пигамбәребез» иде Багрицкий. Кургашын кебек салмак образлары, кара каурыйлы иске романтикасы, кош аулаучылары, контрабандистлары белән барыннан да бигрәк революцияне бөтен катылыгында-кырыслыгында, һич төчеләнүсез кабул итүе һәм җырлавы белән ул безне үзенә әсир иткән иде. Ә балачагы, шыксыз биографиясе үзләре генә дә ни тора:

 
Еврейские павлины на обивке,
Еврейские скисающие сливки,
Костыль отца и матери чепец   –
все бормотало мне:
Подлец! Подлец!
 

Кемнең әле үзе турында, үзенең балачагы, яшьлеге турында шушы хәтле рәхимсез һәм шушы чаклы туры итеп әйтә алганы бар икән?!

Шундый болганчык һәм борчулы көннәребездә безгә онытылу көче һәм мавыгу ләззәте бирә алган бу зур шагыйрьнең, күрәсең, без төшенеп җитмәгән, бары тик тоярга-ләззәтләнергә генә мөмкин булган ниндидер эчке «тылсымы» тарткан булса кирәк, һәм без – үзебез турында инде шикләнеп уйлый башлаган «сөрелгән кешеләр» – рөхсәт ителәме безгә, рөхсәт ителмиме, аңа карамастан, шагыйрьгә ияреп, революциянең катылыгына чын күңелдән соклана идек:

 
О, мать-революция не легка,
Трёхгранная откровенность русского штыка.
 

Һәм кабул итәрләрме-юкмы без эшләгәнне, аңа карамастан эшли идек. Әнә шулай, бер яктан борчылып, икенче яктан, поэзиянең һәрвакыт күңелне иләсләндереп торучы «сихер» еннән баш айнымыйча, төн белән көн арасында буталып эшсез йөргәндә, капкабызны төбенә хәтле каерып ачып, яңа бәла килеп керде. Көткән дә идек, берьюлы аптырап та калдык.

Шулай берзаман, башны кая куярга белмичә, урам таптап кайтып киләм. Кызыбыз Фәридәне җәйге ял вакытында үзебез белән алып барып, авылда, дәү әниләрендә калдырып кайткан идек. Хатыным Мәрфуга, кызны да алып кайтмакчы, бераз торып та килмәкче булып, кечкенә Рафаилне алып, янә авылга киткән иде. Өй буш, күңел буш, урам шулай ук буш булып күренә иде (бәлки, бу шуныкы да булгандыр: белгән-күргән кешеләрнең күзләренә чалынмас өчен, без ничек тә бушрак, арткырак урамнардан йөрергә тырыша идек).

Ялгыз өйгә күңел бик тартмый, тукта, мин әйтәм, Галимгә сугыла узыйм. Борылдым Овражный ягына.

Барып җитсәм, капка төбендәге скамьяда, иске шәлгә төренеп һәм яхшы ук бөрешеп, Романовна башын салып утыра.

– Хәерле кич, Романовна. Ял итеп утырабызмы? – дип, ерактан ук үз кешеләрчә исәнләшеп килеп туктадым.

– Сидим вот, горюем, – дип, башын күтәрмичә, тонык кына итеп җавап кайтарды Романовна. Күңел кинәт куркынып куйды: «Тагын нәрсә ишетәм икән, Ходаем?» Шундук сорарга ничектер уңайсыз, әмма сорауның кирәге дә шулкадәр генә, тонык тавышы, өзеп-өзеп чыгарган шул берничә сүзе белән Романовна бөтенесен әйткән иде инде. Шулай да, ничек итеп кенә булса да, сүзне ялгамыйча мөмкин түгел иде.

– Нәрсә булды соң мин белмәгән?

– Ишетмәдегезмени? Алимны алып киттеләр бит.

Шуннан соң нәрсә турында сөйләшкәнебезне хәтерләмим, сөйләшә алмадык кебек. Ә менә шул, йөрәктән өзелеп чыккан шул сүзләр, гади рус карчыгының кечкенә генә татар шагыйре турында чын күңелдән кайгырып әйткән, «Сидим вот, горюем», «Разве не слышали, Алима ведь забрали» дигән сүзләре хәтердә кургашын ядрә валчыкларыдай утырып калганнар…

Әйтелмәгәне, әйтергә мөмкин түгеле, ә күңелне өшетеп узганы тагын шул булды: «Галим дә киткәч, димәк, миңа да чират җиткәндер». Әмма кунакка әзерләнү түгел, өйгә кайтып, кулны кушырып утырасы килми. Бигрәк тә хатынсыз, бала-чагасыз өйдә. Алдан сөйләшкән буенча, хатыным әле атна-ун көнсез дә кайтачак түгел, кем белә, бәлки, кар явып, беренче чана юлы төшкәнне үк көтеп ятуы бар. «Нәрсә булса, шул, дидем мин, кискен карарга килеп, – алсалар, шуннан – бала-чагаларым яныннан алып китәрләр, ичмасам, якыннарыма әйтәсе сүзләремне әйтеп калырмын».

Шушы карар белән шул кичне, шул минутларда ук диярлек, өйгә йөгереп кайттым да күршебез Фаня Эмануэловнага күңелемдәген һич яшермичә әйттем. Аннары, ул-бу була калса, өстемә бәла китерүе мөмкин дип тапкан китапларны, шул җөмләдән Галимҗан Мөхәммәтшиннең үз кулы белән язып биргән шигырь китапларын да, янып торган мичкә аттым да, кесәгә бер сынык икмәк тыгып һәм бүтән бернәрсә дә алмыйча, кичке сәгать сигезенчедә, көнгә караңгылык төшкәч, төнгә каршы, шәһәрдән җитмеш километрдагы авылга юлга чыктым.

Ноябрь башы, әле туңдырып, әле туң балчыкны чиратып, әле яңгыр, әле кар күрсәтеп торган чак. Үзегез беләсез, җәяүле юлчы дигәнебезнең аягында шәһәрдә йөрү өчен генә яралган ботинка-галош булып, галошын адым саен үзле пычрак суырып торса, шуның өстенә аны артыннан курку да куа килсә һәм бер үк вакытта башы «Ярып карагыз, дошман чыгармы миннән? Нишләп болай тинтерәтеп йөртәсез мине?» дигән дәгъвалы сораулар белән дә тулган булса, аның өчен мондый караңгы төндә, пычрак ерып, ялгыздан-ялгыз авылга сәяхәт итүнең ни дәрәҗәдә кыен бер эш булганлыгын, шәт, чамалый торгансыз. Шәһәрдән унбиш километрлар чамасы киткәч, Богородский дигән рус авылында кунып чыгарга булдым. Әмма анысы да мин уйлаганча җиңел генә килеп чыкмады. Вакыт байтак киткән, сәгать унбер тулып килә, авыл кешеләренең күбесе йоклап беткән, «исән калган» утлы тәрәзәләргә барып шакысаң, син гозереңне әйтеп бетергәнче, алар җавапны биреп куялар. Әлҗе-мөлҗе ут яктысында күзләрендә аермачык күренеп торган шик ялтырый: «Кертүен кертер идек тә без сине, әмма ләкин бик шома күренәсең, егет: өстеңдә – ялык-йолык килеп торган күн пальто, башыңда – эшләпә, әмма күзләреңдә бер дә өмет заты күренми, берәр җирдә кеше үтереп, качып баручы түгелме соң син?» Шулай дигән төсле итеп карыйлар.

Ләкин дөньяда яхшы күңелле, кешегә ышанып карый торган мәрхәмәтле кешеләр дә бетмәгән икән. Карчыгы белән икәве генә калган көрәк сакаллы бер рус карты һич икеләнүсез кертте. Әле җитмәсә, карчыгыннан кайнаган сөт китертеп, сап-сары каймаклы куе сөт белән дә сыйлады. Шуның өстенә, җылы сәндерәгә иске толып атып, йомшак урын әзерләп бирде. Шуның да өстенә тагын, яткач, күрәсең, йоклап китә алмыйча булса кирәк, карчыгына әйткән булып, ләкин миңа да ишеттерерлек итеп сөйләнеп куйды:

– Күренеп тора, аптыраганнан йөрүче, ә син… теге, ни… Ә үз малаең, Гришаң, мәйтәм, шулай берәр бәхетсезлеккә дучар булып, ишектән кире кагылса, ә? Хырлый да башлады, ә кеше аңарга сүз сөйләп тора.

Күземнән яшь агып китте, үземне кызганудан түгел, кешеләргә ышану шатлыгымнан. Юк, дөнья мәңге болай болганчык булып тормас, тормаска тиеш! Ник дисәң, анда шиккә караганда ышану, төрмәләргә караганда дворецлар, тургайлы далалар күбрәк. Менә моны инде берәү дә шик астына ала алмас!

Иртәгесен әлеге теге сөтле крынка тагын килде. Өстәвенә чажлап торган кайнар самавыр да килде… Хуҗа карт, каршыма үзе утырып, сөтләп чәй ясый-ясый, әмма кайдан килүем, нишләп йөрүем турында һич төпченмичә, хәтта, киресенчә, үз тормышыннан, карчыгы Агафья башыннан кичкән кызыклы-кызыклы маҗаралар сөйләп, ипи-тоз, якты йөз белән сыйлап чыгарды.

Төнге салкын нык кына туңдырган, юл каты, атларга җиңел, бигрәк тә шунысы истә калган: бик зур, бик матур булып кояш чыккан, аның кыеклап сибелгән иртәнге нурларыннан кырау катлаган уҗым басулары эреп китәргә бик үк ашыкмасалар да, шулай да җирнең кешеләргә яхшылык теләүче яшькелт елмаюы җәелеп күренә иде инде. Аннары тагын теге көрәк сакаллы рус картының ачык йөзе дә күз алдымнан һич китми иде. Кыскасы, юлның бу ягын шәбрәк атлап кайттым мин.

Кояш күтәрелә төшкәч, туң җирнең өске катламы эреп, юл авырайды, аякка сылана, галошны «тешли» башлады. Шулай да, иртәнге күтәренкелек, шәһәр талкысыннан котылып, киң кырлар кочагында уйларым белән ялгыз, үзем генә калу миңа – җәяү йөрүне күп күргән авыл кешесенә – көч бирә, шул көнне ничек тә кайтып җитәргә ашкынып, арыганлык белән исәпләшмичә, һаман атларга тырыша идем.

Кояш батып, көнгә караңгылык төшә башлаганда, мин инде Балык Бистәсе районы чикләренә кердем. Солтан авылын чыгып барам, әмма авылдан һич чыгасы килми, шуның өстенә урамда очраган кешеләр дә кунып китәргә киңәш бирәләр иде… Мин кайтасы Чүкәй авылына әле ун километрдан артык, әлбәттә, кунып кипкән булсам да ярыйсы икән. Шул пычрак юлда кырык биш километр чамасы ара үтелгән, бик арылган, аннары тагын тәрәзәләрдәге утлар да, үзләренә чакырып торгандай, рәхимле җемелдиләр иде. Әмма мин үҗәтләнгән идем ул кичне. Солтан авылын чыгып киттем һәм, юлда адашып, көзге төндә кырда кунып кала яздым. Ул шыксыз караңгы төндә, ялан уртасында ялгыз баштан кичергән уй-хисләрне хәзер инде, ничәмә еллар үткәннән соң, кабаттан яңартып та булмый һәм аның кирәге дә шулчаклы гына. Әмма язучы өчен бернәрсә дә, хәтта иң ямьсез хисләр дә, артык түгел. Мин аларны үземнең хәтер «сандыгыма» салып куйдым, андый-мондый адашкан ялгыз юлчы турында язарга туры килсә, запас буяуларым бар, аптырап калмаячакмын. (Бер җае чыкканда әйтим, «Җәяүле кеше сукмагы» романында, кечкенә чана тартып тегүгә китеп барышлый буранга тап булып, кырда адашып калган Корбангали абзый белән улы Сәфәргали кичерешләрен тасвирлаганда, мин ул буяуларны бераз гына файдаландым да кебек. Шулай да алар аталы-уллы икәү, аларның кичерешләре ничектер башкачарак чыкты.)

«Новая деревня» дигән рус авылы янындагы чокырда, алынмыйча калган иске печән чүмәләсе төбендә күшегеп утырган җирдән мине Питрәч ягыннан кайтып килүче атлы юлчылар утыртып алып киттеләр. Рәхмәт төшкерләре, аларның юлы Чүкәй авылы аркылы икән. Кесәмдә булган бар күк байлыгымны чыгарып бирдем – мин жәлләмәдем, алар «кирәкмәс» дип әйтә белмәделәр.

Шундый караңгы төндә, төн уртасында, җеп-бөртексез пычранып кайтып кергән мин, чакырылмаган кунакны, өйдәгеләр ничек каршы алганнардыр, алай нечкәртеп торырлык чамам калмаган иде. Әби, самавыр куеп тормыйча, салкын сөт кенә китереп бирде – шуннан аның ничек каршылаганы билгеле иде инде. Әмма бабай мәрхүм, шуның өчен аны һич онытасым юк, төсенә дә чыгармады, сүз белән дә сиздермәде. Кайтып кергән төнне дә, соңыннан да. Шулай булган, шулай булырга тиеш дигән кебек, башын салып йөри бирде. Югыйсә ул вакытта колхоз председателе булып эшләүче бу картның, һич югы, үзенә сүз килүдән куркып, мыек кабартырга хакы бик бар иде.

Аның каравы башкалар бик тиз сиздерделәр. Мин кайтып, ике көн торуга, нәкъ өченче көнендә, безнекеләрнең Яңа Арыш авылы җидееллык мәктәбендә укучы кызлары – Фәүзия белән Рафига – әйберләрен күтәреп, күз яшьләре белән елап кайтып керделәр. «Җизнәгез Фатих Хөсни – «халык дошманы», шәһәрдән качып, авылга кайткан. Без «халык дошманнары» ның балдызларын укытып ята алмыйбыз!» – дигәннәр аларга. Ике төрле уйларга юл калдырмаслык итеп әйткәннәр. Каенатай мәрхүм хәтта шул чагында да төсенә чыгармады.

Аннары мин – «шәһәрдән авылга качып кайткан «халык дошманы» – Октябрь бәйрәме көнне, мәктәп һәм бакча балаларына ияреп, демонстрациягә чыктым. Соңгы ун ел эчендә авылда революция бәйрәмнәре уздыруда катнашканым юк иде, кызык булып китте: бүрекләренә яртылаш күмелгән малайлар, һәм шул бүрекләр астыннан утлы күмерләрдәй күзләр елтыраша. Шулар тагын җырлаган булып маташалар. Ә алда, авылның караңгы көзенә ялкын нуры сибеп, күңелле җилфердәп, зур кызыл байрак бара…

Бәйрәмнәрне аңа чаклы да күргәләгәнем бар иде минем. Ләкин шул иртәдә, шул көзге иртәдә күргән бу җыйнак, шау-шусыз, ә минем өчен исә шактый ук каршылыклы кичерешләр белән тулган бәйрәм ничектер аеруча истә калган.

Әлбәттә, дөньяда гаделсезлекләр дә бар. Әмма кешеләрнең гаделлеккә, бәхеткә омтылулары бөтенесенә караганда да көчлерәк. Шуның өстенә тагын колхозчылар чәчеп калдырган, язны көтеп, көзге кояш астында күз яше аша көлеп ятучы уҗым басулары да бар. Шуның өстенә тагын завод-фабрикаларда көнгә икешәр-өчәр норма биреп эшләүче бик яхшы эшчеләр бар. Ул гына җитмәсә, нәкъ шул елларда атаклы очучы Владимир Коккинаки, дөньядагы барлык биеклекләрдән дә биеккәрәк ашып, стратосфераны айкап төште.

Гаделсезлекләр юк түгел, әмма социализмның еракларга тавыш бирүче маршын туктатырга берәүнең дә кулыннан килмәячәк! Миңа пычрак ташларга, мине бәлагә батырырга, ниһаять, «халык дошманы» дигән иң куркыныч мөһерне басып, «таш капчык» ка ябып куярга мөмкин, әмма минем күңелдән социализмның җиңүенә булган ышанычны чокып чыгарырга мөмкин түгел. Шулай булгач, шик йотып яшәүчеләргә карап кычкырасым килә: «Ярып карагыз мине, чыгармы дошман?»

Әдәби салоннар

Әйтеләсе сүз әйтелде, узасы хәтәр җилләр узды, бөтен кешеләргә хас нәрсә – күңелдә вакыт-вакыт арыганлык тойгысы кузгалу миңа да ят хис түгелдер: нишләп соң әле болай очындым мин? Кемгә, ни өчен кирәк булды минем бу очынуларым? Шундый сораулар да башка килгәли. Ул буталчык уйлар башны бөтенләй томалаганчы, бәлки, барысына да бер уртак йомгак ясарга кирәктер. Шулай уйлап, күңел «карурманыннан» тиз генә чыгып ычкынмакчы булып торганда, бернәрсә искә төште: тукта әле, хәтерләп карыйм, кемнәр белән бер утырып ял иттем соң мин? Чаптым, дөнья кудым, укыдым, халыкка файдалы кеше булырга дип тырыштым, көләр чакта көлдем, елар урында еладым, чама белән генә борчак та сиптем, әмма тормышның баганалы юлыннан һич тайпылмадым, яланаяклап та, кешеләр кигәнне киеп тә берөзлексез чаптым, тиле ашкынудан ак-кара күрмичә чәнчелеп барып төшсәм, шул төшкән урында бераз миңрәп яттым да, кешеләр күргәнче дигәндәй, яңадан сикереп торып, яңадан чабарга тотындым…

Карагыз әле, агай-энеләр, бу юлы тагы мәтәштерәм бит мин сезне. Сезне генә түгел, үземне дә мәтәштерәм. Гел болай чаба аламы соң кеше? Кешенең, һәр адәм баласының, хәтта табигать тарафыннан үтә йөгерек, үтә хәрәкәтчән итеп яралган кешеләрнең дә арып туктаган, туктап як-ягына караган, уйланып-моңсуланып калган минутлары булмыйча мөмкинме соң? Шөкрана хисе белән әйтә алам: минем дә булды шундый минутларым. Һәм шундый минутларда сөйләшеп-серләшеп утыра алырдай дусларым да булды кебек.

Менә бу урында мин, бераз соңгарак калып булса да, әдәби салоннар турында тукталып үтмәкче булам. «Зурдан купты бу» дип, зинһар, гаепләмәгез, аты олы, кабыргасы коры булып чыгуы да бик мөмкин. Ләкин мин үзем ул утыруларны шулай атамыйча булдыра алмыйм, чөнки алар минем күңелдә кечкенә генә булса да якты эз калдырдылар. Әмма сез боларны юбилейлар уңаеннан үткәрелә торган шау-шулы эчке мәҗлесләре яки, һичбер сәбәпбез, тора торгач ресторанга барып, ләх булып исереп кайтулар белән, зинһар, бутый күрмәгез. Бу соңгылары аның, биргәненә шөкер, әледән-әле булгалап тора һәм, бәхетсезлеккә каршы, андый эшләр өчен без оялмаска да өйрәнеп барабыз кебек инде.

«Әдәби салон» дип мин күңелгә ошаган һәм билгеле дәрәҗәдә уртак тойгылар тапкан иптәшләрең белән якты эзе калырдай итеп, сөйләшеп утыруны яки халык җырлары, халык уеннары традицияләрен яңартып, ләкин аларны шапшак тойгылар белән буташтырмыйча уйнап-көлеп, җырлашып күңел ачуларны, яки бу фани дөнья мәшәкатьләреннән арып-алҗып калган минутларда, иртәгә тагын да ныграк чабу өчен, җаның теләгән дусларың белән утырып бер ял итүне атыйм.

Шулай итеп, бу юлы сүз әдәби салоннар турында.

1927 елның кышы иде булса кирәк – ул чагында мин әле Вахитов исемендәге мәктәптә укый идем, – беркөнне мине Әмирхан Еники кичкә өенә килергә дәшеп, адресын калдырып китте. Ул вакытта әле минем Әмирхан белән танышлык шулчаклы гына иде, кинәт булган бу чакырудан беркадәр аптырабрак калдым.

Кап-кара чәчле, киң ак маңгайлы, ул чагында әле нечкә-нәфис гәүдәле, салмак-салпырак хәрәкәтле, аз сүзле, үзе сөйләүгә караганда, бераз читтәрәк торып, кешеләрне тыңларга яратучы, әмма кешеләрнең бер сүзен дә тәнкыйтьсез, үз иләге аша үткәрмичә кабул итми торган бу яшь язучы ул елларда «Безнең юл» журналында берме-икеме хикәя бастырып өлгергән, борыннары ис сизә торган әдәби «дәү абыйлар» аны күреп алганнар иде инде. Мин дә яратып укыдым аның ул парчаларын. Әмма бу «беренче коймаклары» ннан да бигрәк, мине ул егет үзе кызыксындыра: юктан-бардан алай тиз очынып китми торган салмак табигате, эченнән ни уйлаганын селкергә ашыкмаучы авыр, беркадәр яшертен характеры, тышкы пөхтәлеге, иптәшләр арасында гаҗәеп бер нәзакәтлелеге, мөлаемлыгы белән Әмирхан ул елларда әдәби даирәдә күп буталып йөрүче «йон гөнҗәләләре» нең капма-каршысы иде, һәм, шулай буларак, ул минем өчен укылмаган серле бер китап иде. Сүз уңаеннан әйтүем: әле хәзер дә, аннан соң кырык елга якын вакыт узып, эшебез-ашыбыз уртаклашып, бер фронт солдатлары булып калгач та, дөресен әйтим, мин ул Әмирхан Еники дигән язучыны бөтенләе белән беләм дип әйтергә җөрьәт итмим. Ә бит кайбер кешеләрне, шул җөмләдән үзләрен язучы дип йөргән кешеләрне дә, бер утырып чәй эчкәндә үк «укып» бетерәсең һәм әле җитми кала.

Әмирхан – исән кеше, мин дә әлегә аяк сузарга җыенмыйм, ике исән кешенең бер-берсен макташып торуы килешми, Әмирханның үзе турында шушының белән вәссәлам.

Әйе, шул чибәр егет, беркөнне килеп, мине өенә вечерга чакырып китте. Әлбәттә, бардым. Әле ничек кенә бардым. Өстемә ул елларда яшьләр арасында бик модада булган «юнгштурм» костюмы киеп алдым, аякта – коричневый штиблетлар, кепка – бер якта, кепкага сыймыйча бүлтәеп чыккан калын яшь чәч – икенче якта. Хәзер инде авызымны җыеп әйтә дә алмыйм: Дон казагы белән Мәтәскә җил-ягы икесе бергә буталган иде. Киттем.

Әмирхан ул чагында Захаровский (хәзерге Каюм Насыйри) урамының бирге башында, 2 нчеме, 3 енчеме номерлы ике катлы таш йортның бер бүлмәсендә вакытлы фатирчы рәвешендә яши иде булса кирәк. Эшне һәрвакыт зурдан йөртергә ярата торган ул «бөлгән морза» бу очракта да серне сынатмаган, хуҗалары белән сөйләшеп, кунакларны зур залда каршыларга булган.

Урамга карый торган зур-зур өч тәрәзәле, биек түшәмле, паркет идәнле, вак-төяк чүп-чар белән тутырылмаган якты иркен зал хәтердә калган. Шунда бер читкәрәк өстәл әзерләнгән. Биек аяклы вазаларда берничә төрле печенье, бисквитлар, конфет һәм кузы-чикләвек… Ләкин бертөрле дә эчемлек-мазар юк иде.

Яшьләргә хас тәкәллефсезлек белән билгеләнгән вакытка, төп-төгәл җыелдык. Хәер, күп тә түгел идек. Әлбәттә, мандолинасын култыгына кыстырып, Ченәкәй дә килгән. Мин танымаган бер чибәр егет бар иде – аны Әмирхан «булачак художник Мортаза Абдуллин!» дип таныштырды. Пединституттан килгән берәү – без мәктәп скамьясындагы бала-чагалар арасында үзен вәкарьле тотучы пөхтә егет – Гази Кашшаф булып чыкты. Ул чагында әле Газиның ике аягы да исән, ул үзенең табигый аякларында җитез генә бөтерелә һәм хәтта соңыннан кызлар белән танцевать итеп тә күрсәтте кебек.

Кызлар дигәнебез безгә караганда да азрак булып чыкты. Ул чагында Театральный техникумда укучы өч оялчан кыз дәррәү килеп керделәр дә, бу якты залда үзләренең бик алай ука-чуктан киенмәгән икәнлекләрен күреп алгач, кинәт аптырабрак калгандай булдылар. Әмма алар нәкъ шул аптырабрак калган хәлләрендә искиткеч самими, әйтеп бетергесез ягымлы иделәр. Тартынып торулары озак дәвам итмәде, ләкин шул ук вакытта җилбәзәкләнеп, артык үзләшеп китүләр дә булмады. Нәрсәдер безне тотып тора, бер-беребезгә олы итеп, хөрмәтләп карыйбыз, бер үк вакытта бер-беребездән чак-чак кына куркып та калган кебек идек…

Кичне ничек һәм нәрсәләр белән уздырганыбызны ачык хәтерләмим. Әмма күңелсезлеккә, эч пошуга, тиз генә тугарылып китеп, кызларга сылану кебек «хөрлекләргә» урын булмады. Бәлки, бу әдәплелек мәҗлестә эчемлек-мазар кузгалмаганлыктан да килгәндер. Әмма «ул юк» дип беребез дә борын салындырып утырмадык. Уйнадык-көлдек, аннары, әлеге түгәрәк өстәл янына җыелып, шау-гөр килеп чәй эчтек, аннары тагын уйнадык… Уен дигәнебез нәрсә? Әлеге дә баягы чәчәкле открыткалар белән «почта йөртү», аннары бакча балалары кебек тотаклашып, җырлый-җырлый әйлән-бәйлән уйнау… Шушы әйлән-бәйлән уйнагандамы икән, әллә бүтән берәр уен вакытында булдымы, уртага чакырып чыгарып җәза бирешү китте. Менә шунда инде без кемнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген янә бер кат күрдек. Театральный кызларын әйтмим, алар сәнгать әһелләре булырга әзерләнүче кешеләр, ялындырып тормадылар: ялгыз җырлар да башкардылар, этюд уйнап та күрсәттеләр, декламация дә сөйләделәр. Тик менә без – егетләр халкы – бераз сыната төштек. Бер «җәза» вакытында Әмирхан үзе, мәҗлеснең хуҗасы буларак, бик әтәчләнеп, минем шул елларда «Безнең юл» журналында басылган «Дөнья матур миңа» дигән шигыремне сөйли башлаган иде, нибары өч строфалы шигырьнең ике строфасын сөйләгәч, буталып, тамагына кайнар бәрәңге тыгылгандай, ык-мык итеп туктап калды. Аның артыннан миңа чират җитте. Минем «репертуар» шулай ук бик чикле иде. Дөрес, авыл көйләренә сузып җибәрсәм, ни дә булса чыгара аласыма ышана идем. Әле теге елларны, Казанга килгәч тә, интернатта узган бер концертта үзем җырлап үзем кул чапканым әле дә исемдә. Ләкин кабат булмас инде андый беркатлылык, көтмәгез! Бигрәк тә шундый мөлаем Театральный кызлары алдында. Әмма нинди дә булса бер «һөнәр» күрсәтмичә җәзаны алмыйлар бит, каһәр. Озак аптырап торырга вакыт юк иде, хәер… Шуннан соң мин, күп уйлап тормыйча, тоттым да, кулларымны як-якка чапылдаткалап, әтәч булып кычкырдым да җибәрдем…

«Юнгштурм» костюмыннан мин болай да әтәчкә бик охшаган идем, минем бу «сәнгать» не хуп күреп кабул иттеләр, хәтта Театральный кызлары да төзәтмә кертә алмады. Шушы уңыштан соң күңел дигәнең – шайтан түгел диген син аны! – «Шул Театральный кызларының кайсын булса да берсен озатып кую, бәлки, миңа да эләгер әле!» дип өметләнеп торганда, сәгать 11 дә тулмас борын, ул кызларыбыз дәррәү килеп кергән кебек, дәррәү кузгалып, кайтырга җыйнала башладылар. Иң аянычлысы шул булды: дүрт егет арасыннан нә беребезне, нә икенчебезне озатучы итеп үзләре белән алсыннар икән! Мин инде үземне кыстырмыйм, әтәч булып кычкырудан башка бер ягым белән дә чалынмадым бит мин аларның күзләренә. Һич югы, шул ук Әмирхан Еникинең үзен ал. Кунак итеп чакырып китерде, расходланган. Үзе өр-яңа костюм-чалбардан, галстукны ничек килешле итеп таккан, гомумән, һич килмәгән җире юк, аны да алмадылар бит озатучы итеп. Ә Мортаза Абдуллин! Ә Гази Кашшаф!

Күрәсез, әйтерлек бернәрсә дә булмады. Җыелдык, уен-көлке сөйләшеп, җыр җырлашып, «почта» уены уйнап шаулашып утырдык, аннары таралыштык. Ә менә шул якты бер нур булып истә калган. Ә кем белә, бәлки, әнә шул бернәрсә дә булмавы, сафлыгы, чисталыгы, айныклыгы өчен истә калгандыр? Шуңа күрә дә мин аны «Әдәби салоннар» дигән зур баш астына беренче эпизод итеп керттем дә.

Шуннан унбер-унике ел үткәч, шомлы утыз җиденче елдан соң, бу юлы инде кызларсыз гына, тагын шундый бер «салон» булды. Утыз җиденче елгы борчулы вакыйгалардан соң яңадан үземнең язучылык хокукларым кайткач, мин беренче эшем итеп «Урманда» дигән дүрт пәрдәлек комедия яздым. Әсәр Татар дәүләт академия театрында куелды, аны режиссёр Ширияздан Сарымсаков куйды, сәхнә оформлениесен художник Мортаза Абдуллин эшләде, баш рольләрдә хәзер инде мәрхүм булган артистлардан Хәлил Әбҗәлилов, Габдулла Сәгыйтов уйнады. Егерменче еллар азагында һәм утызынчы еллар башында драматургиядә каләм сынап караганнан соң, «Урманда» комедиясе минем беренче азмы-күпме җитди адымым иде. Ул беренче сезонда яхшы ук гөрләп барды да икенче сезонда пары, соңгы мунча пары кебек, чыжылдап кына чыга башлады һәм кинәт сүнеп калды. Турысын гына әйткәндә, мин үзем ул комедияне әле хәзер дә башка кияргә ярамаслык, эче әйләнеп чыккан иске бүрек дип исәпләмим. Тузанын каккалап-суккалап, кайбер тәкәббер башларга кидереп куйсаң, андыйларны гына акылга утыртырлык «тәнкыйть пары» сакланып калгандыр дип уйлыйм. Хәер, ул чаклысы монда сөйләшеп хәл ителә торган сүз түгел.

Әйе, менә шул «Урманда» комедиясен сәхнәгә кую һәм уйнау дәверендә, мин үзем өчен берничә кешене ничектер «яңадан ачкан» кебек булдым. Моның берсе – әлеге Әмирхан Еники мәҗлесендә башлап танышкан художник Мортаза Абдуллин булса, икенчесе һәм хәзергә кадәр әледән-әле иҗади очрашып, бергәләп эшләп килә торган дустым – режиссёр Ширияздан Сарымсаков иде.

Спектакльдән соң, элек-электән килгән йола буенча, вакыйганы бер «юу» өчен түгел, спектакль чыгып, байтак уйналганнан соң, ничектер курка-курка гына мин боларны үземнең әлеге бер тәрәзәле кечкенә «хөҗрәмә» кунакка чакырдым. Узган бүлекләрдә кайта-кайта тасвирланган «маҗаралы» бүлмә инде ул, шәт, онытмагансыздыр дип уйлыйм. Бала коляскаларын чыгардык, балаларның үзләрен дворник булып эшләүче абыйларга төшереп куйдык. Шуннан соң бүлмәбез чак кына киңәеп калган кебек булды. Хәер, бүлмәдәмени эш, бүлмәбез тар булса, күңелебез киң иде.

…Менә шунда, сигез квадрат метрлы бүлмәдә, карават белән өстәл арасында калган тар гына аралыктан кысыла-кысыла үтеп, өч кунагым һәм үзем бик иркенләп һәм бик озаклап утырдык, әй. Кунагымның өченчесе – ул чагында инде берничә мәртәбә ат казанып өлгергән Хәлил ага Әбҗәлилов иде. Бу юлы инде без, әлбәттә, чәй белән генә чикләнеп калмадык, канны уйната торганны да эчтек кебек. Ләкин беребез дә исермәдек. Киресенчә, утырган саен бер-беребезне якыннанрак ача, «укый» бара идек.

Ничектер мәрхүм Мортаза Абдуллин аеруча истә калган. Кара костюмнан, кара галстуклы, күзләре дә чем-кара бу егет безнең арада үтә аз сүзлелеге, очынмавы, басынкылыгы белән аерылып тора иде. Әмма бу аның фикере яки сүзе юклыктан түгел, әйтсә, җиренә җиткезә торган итеп, өздереп һәм, сүзләренә чак кына үт кислотасы кушкандай, ачы итеп әйтә белә иде ул. Мәсәлән, хуҗа кеше дип тормады, минем очынып сөйли башлаган берничә сүземне ул, әдәп белән генә, әлбәттә, матур гына итеп бастырды. Мин ул кичне, кызмача баштан, кайта-кайта бер чүбекне чәйнәп һәм чәйнәгән саен бозау энтузиазмына бирелә барып, ахрысы, критик карашлы бу кунагымны яхшы ук туйдырып бетергән булганмындыр. Мортазаның чәнечкеле репликасы мине айнытып җибәргән кебек булды, әмма «Хәллә әкә» мин түгел, аны вак-төяк шырпы җибәрү белән генә туктата алмассың. Ул башта сүзгә бик катнашмыйча, шулай ук ризыктан да чемченеп кенә утырды да, аннары, «бу малай-салайларга, ахыр, әйтмичә ярамас, борыннарын бик күтәрмәсеннәр» дигәндәй, куе һәм салмак тавышы белән гөрләргә тотынды:

– Ә минем менә сәхнәдә рәхәтләнеп, җәелеп, Шекспир трагедиясе кебек трагедия уйныйсым килә. Китереп карагыз шундый трагедияне миңа. Беләм, бездә андый трагедияләргә нигез юк дип әйтергә ясканып торасыз. Кем хатыны әйтте аны «юк» дип? Бездә аның көчлерәген, Отелло белән Дездемона трагедиясенә караганда көчлерәген тудырырга мөмкин булыр иде… Сез миңа лучше әйтегез, «талант юк» дип. И менә киттек хәзер мич белән чүлмәк арасында кысылып калган вак кына драмалар юлы белән.

Yaş sınırı:
12+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
461 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04257-4
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 3,7, 7 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 2 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 7 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 5 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre