Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 10
IV күренеш
Бәдбәхет.
Киң җир йөзендә зур күпчелекнең җилкәләрендә
Албасты булып кара хөкемемне үтәп торамын.
Җир балаларын кан йоттырамын үз илләрендә;
Үз илләрендә вакытсыз гүргә өндәп торамын.
Кояш нурларын, язның гөлләрен каплыйм алардан;
Йөрәк каннарын күкрәкләреннән сыгып аламын.
Ләүхелмәхфүзнең, язмышның боерыкларын
Йөрәкләренә һәр сулыш саен ярып саламын.
Тирән базларда эшләгән чакта күмеп калдырам;
Иген кырларын, туган йортларын утка ягамын.
Ата-анадан зар балаларын аера торам;
Саф намусларын, хезмәт көчләрен малдай сатамын.
V күренеш
Бәдбәхет һәм ачлар.
Ерактан ыңгырашкан авазлар белән ачлар: ач хатыннар, балалар груһы килә. Сөякләрдән өелгән тау итәгенә егылалар.
Ачлар барысы.
Без арыдык, көч калмады, дәрман бетте.
Ач.
Кайда кадәр язмыш безне бу сукмактан алып
барыр?..
Бәдбәхет.
Гүргә кадәр.
Ач.
Кайчан гына котылырбыз бу хурлыктан,
мохтаҗлыктан?
Бәдбәхет.
Кабердә.
Ач.
Кайчангача кара болыт безнең өстә сарылып торыр?
Бәдбәхет.
Мәхшәргәчә.
Ач.
Менә безнең туганнарның сөякләре тау-тау булган.
Барысы.
Без арыдык, көч калмады, дәрман бетте.
Ач.
Кайда кадәр михнәт юлы шул килештә алып барыр?!
Бәдбәхет.
Тәмугкача.
Барысы.
Без арыдык, көч калмады, дәрман бетте.
Ач.
Аһ, нигә генә атмый икән күптән көткән якты таңнар?
Кемнәр генә залимнәрнең кәсәсенә агу салыр?!
Бәдбәхет.
Һичкем.
Ач.
Кемнәр генә, кемнәр генә безнең хәлне күреп аңлар?
Бәдбәхет.
Сүнгән таулар.
Барысы.
Без арыдык, көч калмады, дәрман бетте.
Ач.
Урманнарда киек бетте, елгаларда сулар кипте.
Ач хатын.
Тамырларда каннар кипте, күкрәкләрдә сөт калмады.
Барысы.
Без арыдык, көч калмады, дәрман бетте.
Ач.
Зур шәһәрләр, ак сарайлар төзедек без.
Үзебезгә ышыкланыр җир калмады.
Җир йөзендә комсызларны сыйладык без,
Үзебезгә каткан икмәк табылмады.
Барысы.
Без арыдык, көч калмады, дәрман бетте.
Икенче ач.
Су, су, актык теләк!..
(Үлә.)
Ач хатын.
Ярдәм кирәк! Ярдәм кирәк…
VI күренеш
Әүвәлгеләр һәм Газраил.
Газраил.
Мин хәзер!..
(Утлы байрагын күтәрә.)
Барысы.
Без арыдык, көч калмады, дәрман бетте.
VII күренеш
Әүвәлгеләр һәм Газазил.
Гaзaзил.
Ач туганнар, зур сөенеч, Мәһди иңде.
Барысы.
Без арыдык, көч калмады, дәрман бетте.
Газазил.
Бәйрәм якын. Гарәфәсе таңын атты.
Яныбызга туганыгыз Мәһди кайтты.
VIII күренеш
Әүвәлгеләр, Мәһди һәм Дәббәтеларз. Мәһди кулында зур байрак.
Сөякләр өстенә баса.
Барысы.
Без арыдык, көч калмады, дәрман бетте.
Мәһди.
Туганнар!
Мин сез көткән, күктән иңгән Мәһди түгел!
Сезнең кебек газапларны күреп үскән,
Җирдә туып, җирдә үскән керсез күңел;
Сезнең төсле, елгаларның суын эчкән.
Күк Мәһдие – киң чүлдәге сәраб58 кына.
Мин, Мәһди «мин!», ярдәмгә дип сезгә килдем.
Азатлыкка илтер тик шул байрак кына.
(Газраилгә.)
Ә син югал! Монда артык эзең күрмим.
Югал, югал! Сарайларга хәзер кит син!
Ач туганнар, күзләрегез күрә алмый,
Җирләремез, тауларымыз нигә охшый?
Кайда киткән тулып торган ал лаләләр?
Киң болыннар, бу урманнар нигә охшый?!
Бу сөякләр – ата-баба сөякләре.
Шул хурланган сөякләрне кулга тотып
Ант итик туздырырга сарайларны.
Барысы.
Без арыдык, көч калмады, дәрман бетте…
Дәббәтеларз.
Мин тудырдым җиһанга ул сарайларны,
Минем аны ватарга да көчем җитәр.
Дию төсле ватып шушы зур ташларны,
Мин тудырдым кярханәләр, зур шәһәрләр.
Очып китсен барысының көле күккә.
Яңаларын ясап җиһан тутырырмын.
Җир йөзләрен оҗмах иттем залимнәргә,
Алар өчен җәһәннәм дә тудырырмын.
Җир йөзенә таратып су тамырларын,
Сахраларда зур бакчалар ясадым мин.
Көне-төне казысам да таш-тауларын,
Зур сазларын, йортсыз-җирсез мин, ач калдым.
Җир минеке, кярханәләр, зур шәһәрләр –
Барысы да, барысы да үземнеке!..
Чүкечемез, китмәнемез бар чагында,
Җиһанга без яңа оҗмах тудырырмыз!..
Барысы.
Без арыдык, көч калмады, дәрман бетте…
Мәһди.
Ата-баба сөякләрен хурлаучылар –
Җир йөзеннән сөрелергә тиеш алар.
Соңгы көрәш, соңгы сулыш, алга! Алга!
Үлем илтик комсыз, залим сарайларга!
Барысы.
Үлем сарайларга!
Мәһди.
Шул хурланган сөякләрне кулга тотып
Ант итик туздырырга сарайларны!..
Барысы.
Ант итәбез туздырырга сарайларны!..
Газазил.
Алга!..
Мәһди.
Үлем сарайларга!..
Барысы.
Алга!..
(Чыгалар.)
Ант иткән вакытта, һәрберсе берәр сөяк күтәрә. Чыгып киткәндә, сөякләрне бутап, янап чыгалар.
Пәрдә төшә.
Бишенче пәрдә
Капитал һәм мәдәниятнең берләшкән зиннәтле сарайга охшашлы мәйданы. Уртада биек тәхет. Тәхетнең артында, өстә – дар. Тәхет алдында, сул якта, зиннәтле тимер шкаф. Уң якта зиннәтле зур туп. Тимер шкаф артында, өстә, Яэҗүҗ тәхете, туп артында, өстә, Мәэҗүҗ тәхете. Мәйданның тирә-ягында туплар, пулемётлар һәм сакчылар сакта тора. Мәйдан төрле герблы флаглар белән, үләннәр белән зиннәтләнгән. Ирек, Мәхәббәт, Бәхет богауланганнар.
I күренеш
Руханилар, монахлар, суфилар, генераллар, патшалар, түрәләр, байлар тимер шкафка һәм тупка төрле рәвештә (һәр халык үзенчә) тәгъзим галәмәтләре белән ихтирам күрсәтәләр. Дәҗҗал кергәндә, һәммәсе сәҗдәгә китәләр. Дәҗҗалның бер ягында Гөнаһ, икенче ягында Бәдбәхет. Дәҗҗал тәхеткә менеп утырганчыга кадәр, музыка уйнап тора, зур ихтирам белән каравыл астында Мөһәндиснең яңа ихтирагы тәхеткә якын бер җиргә куела. Гаскәри һәм гражданнарча тәкәллефләр-церемонияләр ясала.
Дәҗҗал.
Безнең өчен кирәк эшне кодрәтле фән тәмам кылды.
Безнең өчен соңгы сүзне мәдәният бүген әйтте.
Бу көнгәчә милкемезне көнлекчеләр саклый иде;
Бүгеннән соң мәңгегәчә аны саклар зур фән көче.
Бүгеннән соң тәхет-таҗга шикләнерлек эш калмады;
Бүгеннән соң безне саклар табигатьнең сихри көче.
Бүгеннән соң, меңәр-меңәр әрәмтамак асрар өчен,
Ихтыяҗ юк. Бүгеннән соң шул машина безне
саклар.
Бүгеннән соң канлы, ерткыч ихтилалны59 басар өчен,
Сатлык җаннар, ач хайваннар, курамалар кирәк
түгел.
Мөһәндиснең зур белеме азат итте куркулардан.
Бүген тәхет-таҗлар көне; байлык, шатлык,
корал көне.
Мөһәндиснең белем, фәннең ватанына хезмәт көне,
Табигатьне һәм халыкны буйсындыру, җиңү көне.
Бүген тәхет, хуҗаларның, богауларның бәйрәм
көне.
Яэҗүҗ.
Бу шатлыклы ак көннәрне күрсәтүче
Зур фән булса, сәбәпчесе син, Мөһәндис,
Кая, кил, ал, менә сиңа аның өчен!..
(Акча бирә.)
Мөһәндис.
Рәхмәт!..
(Сәҗдә кыла. Төрле тәкәллефләр күрсәтә.)
Мәэҗүҗ.
Ата-бабаң һәм нәселең күрә алмаган
Зур нәшанны ватан өчен үзем тагам.
Гаскәри тәкәллефләр күрсәтелә. Кул чабалар, кычкыралар, тәбрик итәләр.
Барысы.
Мең яшәсен тәхет, ватан!
Аны сөйгән чын каһарман!
Шәйтан.
Бүген фәннең табигатьне җиңгән көне,
Бүгенге көн көчлеләрнең бәйрәм көне.
Мөһәндиснең искиткеч зур ихтирагын
Әманлыкта чын күңелдән котлау көне.
Музыка уйный. Халык: «Ура, виват, яшә», – дип кычкыра. Гаскәри нәмаешлар.
Мөһәндис (машинаның ачкычын биргәндә, тәхет алдында сәҗдә кылып).
Табигатькә безне хуҗа иткән корал
Тәмам булды. Әмерегезгә тайяр тора.
Дәҗҗал.
Мөһәндис!
Безнең тәхет, милкемезне саклар өчен,
Ниләр, ниләр вәгъдә кыла безгә бу фән?
Мөһәндис.
Бу көнгәчә җир тарихы мондый көчне
Күргәне юк, белгәне юк, ханнар ханы.
Дәҗҗал.
Ниләр генә вәгъдә итә соң ул безгә?
Мөһәндис.
Теләкләрнең иң зурларын!..
Дәҗҗал.
Афәрин!
Нинди көчкә малик соң бу ихтирагың?
Мөһәндис.
Кирәккәндә мең чакрымлык даирәдә,
Менә шуннан бер кендеген басу белән,
Һичбер җаннан җан иясе калмаячак.
Дәҗҗал.
Афәрин!
Мөһәндис Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ белән сөйләшә.
Шәйтан.
Бу коралның серен монда күмәр өчен,
Мөһәндиснең хәят җебен кисү кирәк.
Аңа охшаш башка кулда булмас өчен,
Мөһәндисне җир йөзеннән сөрү кирәк.
Аларның бит белемнәре малдай сатлык.
Мәэҗүҗ.
Йә Мөһәндис, тәбрик итәм шөһрәт белән, зур дан белән,
Тәхет өчен, ватан өчен зур хезмәтләр күрсәттең син,
Тарихларда исемнәрең язылачак ал кан белән.
Шәйтан (Мөһәндискә).
Аң бул: монда яңа бер сер яшеренә, син сизмисең.
(Яэҗүҗкә яшерен сөйли.)
Яэҗүҗ.
Алай булгач, югалтырга кирәк аны җир йөзеннән.
Беткәнмени, кирәк булса, икенчесе табылыр тагын.
Шәйтан яңадан Мөһәндискә килеп яшерен сөйли.
Мөһәндис.
Төшенә алмыйм, ачыграк әйтсәгез лә.
Шәйтан.
Ничә еллар чәч агартып эзләп тапкан хәзинәңне
Бер кап алтын, бер нәшанга сатып калу ничегрәк?
Мөһәндис.
Ни димәкче буласың син?
Шәйтан.
Чит илләргә илтеп сатсаң, шөһрәт-малга чумар идең.
Мөһәндис.
Шөһрәт тансык туклар өчен. Әмма минем…
Шәйтан.
Сизәм, сизәм.
(Дәҗҗалга барып.)
Хәзер тотып астыр аны, фәннең «сере» бездә калсын.
(Гыйшык пәрәсткә барып.)
Әнә теге озын буйлы чибәр хатын
Сине чакыра, кочагына бар тиз, ашык!
(Гаскәри янына барып.)
Теге егет хатыныңны алдалаган.
Намус даулап, бар, хәзер син сугышка чык!
(Юан байга барып.)
Әнә теге озын кеше сиңа каршы
Көндәш булып, кибет ачып күршеңә,
Сине йотып, сиңа капчык тактырмакчы.
(Түрәгә барып.)
Әнә теге ришвәт хурны күрәсең бит,
Баш вәзирнең тирәсендә койрык бутап,
Хәйлә белән сине күздән төшермәкче,
Сине куып үзе шунда утырмакчы.
(Баш вәзиргә барып.)
Кара, кара, әнә теге салам сыйрак
Ихтирамсыз, аягыңа басып китте.
(Бай карчыкка барып.)
Почмактагы сылу егет сиңа карап
Гыйшык тотып аһ итә. Кызган аны!
Шәйтан коткысы киткәннән соң, һәрберсе үз дошманын күзе белән, хәрәкәте белән сагалап, бәйләнергә уңай вакыт сайлап йөри башлый.
Гаскәри (Гыйшык пәрәст янына барып).
Гафу итегез, «мещан» әфәнде, бу ни эшегез?
Гыйшык пәрәст.
Нәрсә дисез? Сүзегезне кире алыгыз!
Гаскәри.
Уйламыйм да.
Гыйшык пәрәст.
Мин патум… почёт… гр-р-р-р!..
Гаскәри.
Тик торыгыз!
Тапланган намус кан белән генә юыла алыр.
Шәйтан (Гыйшык пәрәсткә).
Бирешмәгез! Бирешмәгез!..
Гыйшык пәрәст.
Нәрсә? Әллә…
Гаскәри.
Менә нәрсә!..
(Перчаткасын йөзенә бәрә.)
Гыйшык пәрәст.
Әйдә, әйдә, мин курыкмыймын атышудан.
Гаскәри.
Әйдә!..
(Чыгалар.)
Чибәр хатын.
Зинһар, туктагыз! Икегезне дә мин бит сөямен!
Туктагыз, дим. Ах-ахх!..
(Һуштан тая.)
II күренеш
Хатыннар груһы бер таза ирне чолгап алып, өстерәп керәләр. Аны кочалар, үбәләр. Икенче якта ирләр груһы бер бозык кызны өстерәп керәләр, кочалар, үбәләр. Чибәр хатын, урыныннан торып, хатыннар груһына катнаша. Руханилар догалык, тәреләр, матислар күтәреп керә.
Мулла.
Арзан бәһагә иман сатамын, иман сатамын!
Алганнар уңар, алмаган мордар, Аллаһы әкбәр!..
(Дога кыла.)
Һава.
Арзан бәягә оҗмах билеты, индульгенция!
Алмаганнарга хәзерләдем мин инквизиция!
Раввин.
Фәләстыйннан яңа гына килеп төшкән
Изге матиса, тозсыз маиа, милли маиа!
Поп.
Тимер тәре, көмеш тәре, алтын тәре,
Агач тәре, балчык тәре, бакыр тәре.
(Чукына.)
Халыкның кайсы сәдака бирә, кайсы тәре, маиа, индульгенция сатып ала.
Юан бай.
Минем белән тартышырга чәчең җитмәс,
Син бай булсаң, мин синнән дә баерак шул.
Юка бай.
Нәрсә дисең?!
Юан бай.
Без күп күргән синең ише яфрак астын,
Базар сиңа беткәнмени, эшлим дисәң!..
Юка бай.
Син шашкансың.
Юан бай.
Кайдан килгән доктор тагын, юләр балык!
Юка бай.
Туктагыз, дим!..
Юан бай.
Туктамасам нишләтерсең?..
Вәзир.
И син, салам сыйрак! Мәхкәмә көчеге!
Хәзер килеп, гафу теләп, кулымны үп!
(Нечкә түрә ашыгып килеп кулын үбә.)
Син ни диеп минем яңа чирвигемне
Тәхкыйрь кылып, аягыма басып үттең?
Нечкә түрә.
Ялган сөйли. Мине куып, үзе шунда…
Вәзир.
Кем, нәрсә? Кем?!
Нечкә түрә.
Билләһи, дөрес, зинһар, мине хур итмәгез!
Егерме ел хезмәт иттем тәхет өчен,
Чалбар төбем әйтеп тора, күрмисезме?
Вәзир (чалбар төбен карап).
Әһә, әйе, шактый шома, көзге төсле,
Аның минем чирвигемә дошманлыгын
«Рәсми итеп» гаризада күрсәтерсез.
Генерал.
И!
(Туташ белән үтеп барган офицерны туктатып.)
Ни өчен син честь бирмәдең көчегемә!
Күрмисеңме муенындагы дәрәҗәсен?
Яшь офицер.
Гаеп миндә!
(Честь бирә.)
Генерал.
Ә син ахмак! Гаскәр шәэнен кимсетәсең.
Тезлән хәзер, тәпиен үп!..
(Офицер көчекнең тәпиен үбә.)
Рөхсәт, бар кит!
III күренеш
Мөһәндис Яэҗүҗ, Мәэҗүҗгә машинаның серләрен күрсәтә. Халык кайнап йөреп тора. Бай карчык Яшь егеткә сарылып керә.
Бай карчык.
Сылу егет, ай нурлары диңгез дулкынында
Сахиранә уйнап торган моң кичләрдә
Синең белән икәү бергә тын почмакта
Яшәрәсем килә синең кочагыңда!..
Яшь егет.
Гафу итегез, ханым-әфәнде!
Бай карчык.
Юк, юк! Янам, язгы назлы күбәләктәй,
Дәртле гыйшык утларында. Аһ, аһ, янам!..
Ал, ал мине кочагыңа! Аһ! Мин үләм,
Алтыннарым, җәүһәрләрем әрәм кала!..
Яшь егет.
Алтын, җәүһәр дисезме сез? Кайда алар?
Бай карчык.
Йөрәгемдә.
Яшь егет.
Ераграк икән шул.
(Китмәкче була, карчык сарыла.)
Бай карчык.
Юк, юк. Якын сиңа, якын, менә алар!
(Алтыннарын бирә.)
Яшь егет (Алтыннарны алып, карчыкны кочаклап).
Аһ, алтыным!..
Бай карчык.
Аһ!..
Чыгып китәләр. Таза ирне хатыннар бер-берсеннән тарталар, үзара талашалар, сугышалар.
Тук хатыннар бергә.
Миңа, миңа!.. Миңа!..
Беренче тук хатын.
Сөйгән ярым!
Таза ир.
Ха!..
Икенче тук хатын.
Матур ярым!
Таза ир.
Ха!..
Беренче тук хатын.
Әйдә, китик.
Таза ир.
Ха!..
Икенче тук хатын.
Кил, кил!..
Таза ир.
Ха!..
Барысы бергә.
Миңа! Миңа!..
Беренче тук хатын.
Колың булырмын.
Таза ир.
Ха!..
Икенче хатын.
Алтын түләрмен.
Таза ир.
Ха!..
Барысы бергә.
Миңа, миңа!..
Беренче тук хатын.
Зарыктырма!
Таза ир.
Ха!..
Икенче тук хатын.
Аһ, онытма!
Таза ир.
Ха!..
Барысы бергә.
Миңа, миңа!..
(Тарткалашып-талашып, таза иргә сарылып чыгалар.)
Дәҗҗал.
Мәэҗүҗ!
Ихтирагның бар серләрен төшендеңме?
Мөһәндистән башка аны эшләтергә,
Әйт, кулыңнан килә алырмы?..
Мәэҗүҗ.
Дәҗҗал.
Син ни дисең?
Яэҗүҗ.
Ихтыярың канун безгә.
Дәҗҗал.
Мөһәндис!
Тәхетләрнең тынычлыкта калуы өчен,
Сине асып үтерергә тиеш таптым.
Зурлап сине шул урында асачакмыз!
Мөһәндис.
Мине?! Ни өчен?!
Дәҗҗал.
Минем әмерем – катгый канун.
Мөһәндис.
Нинди гаебем, хыянәтем мине үлемгә
Хөкем кыла?! Мин бит әле шатлыгымны
Гаиләмә уртаклашып өлгермәдем.
Дәҗҗал.
Синең гаиләң – тәхет, ватан.
Мөһәндис.
Иҗатымда юкса мәкер сизелдеме?
Моны эшләп башкаларга әҗәл-үлем
Эзләсәм дә, кансызлыктан түгел иде…
………………………
Киләчәктә киң җиһанны нахак канга
Батыруда сәбәп булып гаепләнсәм,
Ул гаепне сездән түгел, башкалардан,
Башкалардан күтәртергә тиеш идем.
Дәҗҗал.
Киң җиһанны кан силенә батырырга
Тик без генә, тик без генә хаклы аңа!..
Мөһәндис.
Ни өчен соң бу алтыннар, бу мәртәбә?
(Алтыннар һәм нәшанын күрсәтә.)
Дәҗҗал.
Тәхет, ватанга хезмәтең өчен.
Мөһәндис.
Ни өчен соң дар агачы мине көтә?
Дәҗҗал.
Белемең өчен.
Мөһәндис.
Белемем өчен?!
Ул чагында алтыныгыз, нәшаныгыз
Кире кайтсын үзегезгә, әмма минем
(алтын, нәшанны ташлый)
Хәятемә бау салучы хөр белемем!..
(Машинага ташлана. Яэҗүҗ белән Мәэҗүҗ аны машина янына җибәрмиләр.)
Дәҗҗал, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ.
Ул безнеке!
Шәйтан.
Син саттың, без алдык. Хи-хи-хи…
Мөһәндис.
Хыянәт, хыянәт, хәянәт!..
(Төрле якка ташлана. Аны җибәрмиләр. Тоталар. Ул газаплана, шашына.)
Дәҗҗал.
Үлгәндә, күкрәкләрен бизәп торсын,
Каһарманга лаек булган ул зур нәшан.
Үлгәндә, алтын көчен татып үлсен,
Сине зурлап без асарбыз, син Каһарман!..
(Нәшанны күкрәгенә тагалар. Алтынны биленә асалар.)
Мөһәндис.
Әфәнделәр, соңгы теләк, соңгы теләк!
Минем белән бергә-бергә сез аны да…
Дәҗҗал.
Юк, ул безгә кирәк.
Мөһәндис.
Коткарыгыз! Коткарыгыз!
(Тезләнә.)
Дәҗҗал.
Минем сүзем – катгый канун.
Мөһәндис.
Юк, юк, мин бетәм икән, сез дә бетегез!..
(Машинага ташлана.)
Дәҗҗал.
Ачкычы миндә.
Барысы.
Ха-ха-ха!..
IV күренеш
Әүвәлгеләр, Газазил, Мәһди һәм башкалар.
Дәҗҗал.
Җәлладлар, хәзер торыгыз!
Җәлладлар, асар өчен, дар агачын хәзерли башлыйлар.
Мөһәндис (гаять ачуланып, калтырап, җаны бугазына килеп, сәхнәнең алдына, Газазил, Мәһди торган якка килеп чыгып, тешләрен шыгырдатып, бармакларын гасәби кысып).
Әһә, шулаймы?.. Заид «т» белән нәкыйс «б»…
Юк, алай түгел. Нәкыйс «т» белән
(Тәкрарлый.)
Нәкыйс «җ», нәкыйс «т» белән нәкыйс «җ»…
Инде асыгыз!..
Газазил (Мәһдигә).
Исеңдә тот, нәкыйс «т» белән нәкыйс «җ».
Мәһди.
Ике нәкыйстан заид туа.
Дәҗҗал.
Тәхет, ватан өчен җанын аямаган
Каһарманга лаек булган хөрмәт белән,
Ата-бабаң күрә алмаган зур дан белән,
Сине асарга боерамыз фәрман белән…
Җәлладлар асарга алып менәләр. Гаскәри һәм төрле-төрле тәкәллефләр ясала. Кул чабалар. «Ура», «виват» тавышлары.
Хайваннарны химая җәмгыяте әгъзасы.
Хайваннарны яклый торган җәмгыятьнең
Бер әгъзасы булуым белән, шуны әйтәм:
Урынсызга һичбер хайван кыйналмасын,
Сугылмасын, җан иясе рәнҗемәсен.
Җәбер, золым һәм үлемгә без чын дошман.
Дөнья йөзе чебен канын күрә алмасын.
Үтенеч шул сиңа, җәллад, җәмгыятьнең:
Бау салганда, ак якасын буямасын!..
Дәҗҗал.
Руханилар, бу кешегә җиде оҗмах ишекләре
Бөтен килеш ул сәгатьтән ачык булсын!
Руханилар.
Ачтык, тәкъсир!
Руханилар догалык бирәләр. Тәре үптерәләр. Маиа кисәге каптыралар. Оҗмах билетын муенына тагалар. Мәһди машинаның бер җебен кисә.
Мәһди.
Нәкыйс «т» киселде.
Газазил.
Катгый һөҗүм кирәк хәзер!
(Чыгалар.)
Дәҗҗал.
Сазчылар сазларын чалсыннар!..
(Пауза.)
Сазчылар!..
Вәзир.
Уйнамыйлар, баш тарталар!
Дәҗҗал.
Сазларын ватыгыз! Үзләрен асыгыз!
(Ерактан шау-шу, гөрләү, яман авазлар ишетелә. Туклар куркып калтырана башлыйлар, гаскәриләр тупларын төзиләр һәм башкалар.)
Бу нинди тавыш? Бу нинди шау-шу?!
Вәзир.
Тәкъсир, халык күтәрелгән. Монда киләләр.
Дәҗҗал.
Кем җөрьәт итәр сарайның тәхетен таптарга!
Әй сез, әрәмтамаклар, коралга!
Машинаны эшләтегез, ал ачкычын!
(Машинаның ачкычын Мәэҗүҗгә ташлый, Мәэҗүҗ машина тирәсендә әйләнә. Туплар яңгырый, пулемётлар шалтырый, бомбалар ярыла.)
Мәэҗүҗ.
Кискәннәр. Машина эшләми!..
Дәҗҗал.
Әрәмтамаклар! Коткарыгыз! Коткарыгыз!
(Башкалар качарга урын эзләп аптырап йөргәндә.)
Аһ, сез качасыз, үзем барам.
Мәйданны тирә-яктан ачлар груһы чолгап ала. Туп тавышлары көчәя. Дәҗҗалга каршы Газазил сугыша. Ирек бау сала. Мәһдигә каршы Мәэҗүҗ сугыша. Мәхәббәт бау сала. Яэҗүҗгә каршы Дәббәтеларз сугыша. Бәхет бау сала. Барын җыеп бәйләп җиргә салалар. Тәхетләр, шкафлар, туплар, дарлар утта тар-мар килә.
Мәһди (җыен үлек, җимерекләр өстенә басып байрак тотып).
Җиһан безнеке!
Барысы.
Хәят, хәят, хәят!..
Пәрдә төшә.
Алтынчы пәрдә
I күренеш
Әгъраф. Уңда оҗмах. Сулда тәмуг. Уртада күгәреп беткән бик зур чаң. Чаңның теленә Вакыт утырган. Чаңның түбәсендә төрле төстәге утлар сүнәләр, кабыналар, тагы сүнәләр. Чаң акрын гына әйләнә. Тәмуг ут дулкыннарында ыжгырып кайнап тора. Оҗмах сүрелгән. Күңелсез һәм дәртсез күренә.
Вакыт.
Сәгать, көннәр үткән саен,
Атна, айлар алга атлый…
Еллар саны гасыр санын,
Артта калган гомерләрнең
Тирән эзен дәвер каплый…
Сәгать… көннәр… атна… айлар…
Еллар… Дәвер… Мең гасырлар
Сугыла чаңда, сугыла заман…
…………………
(«Даң» итеп мәһабәт бер суга.)
Хәким.
Җир йөзендә яшәгәндә, дуслык, дидем,
Иман, дидем, золым, дидем, хаклык, дидем.
Адәм гакылын, фәрасәтен буйсындырдым.
Бусы булыр, ә монысы булмас, дидем.
Киң җиһанда яшәгәндә, белем, дидем,
Вөҗдан, дидем, нәфес, дидем, юкны эзләдем.
Калын-калын зур китаплар язып тордым;
Яңа юллар сызып торган зур китаплар.
Әйе, зур китаплар!..
Дөя кадәр зур китаплар…
Утлар чәчкән нык кануннар язып тордым.
Йөрәкләрдә ташкын булып шаулап аккан
Теләкләргә, әмәлләргә юллар сыздым.
Калын-калын зур китаплар язып тордым.
Әйе, зур китаплар…
Дөя кадәр зур китаплар…
Белем белән саф вөҗданны туган итеп,
Җир йөзенә хәким итеп куймакчы идем.
Киң җиһанны шул нур белән нурландырып,
Калын-калын зур китаплар язып тордым.
Әйе, зур китаплар…
Дөя кадәр зур китаплар…
Ләкин Вакыт, ихтыярын ирекле итеп,
Минем көчле әмәлемә богау салды;
Богау салды юлларыма үлем сибеп.
Ләкин мәңгелеккә якты эзем җирдә калды.
Яңа юллар сызып торган зур китаплар.
Әйе, зур китаплар…
Дөя кадәр зур китаплар…
Җиһангир.
Дошман, дидем, бөтен җиһан дошман, дидем,
Дус эзләдем, әмма аны табалмадым.
Гөрзи орып, кылыч чабып юл эзләдем,
Ләкин аны кан эчендә табалмадым.
Арык-арык булып аккан адәм каны
Дәрья булды. Шул дәрьяда җилкән корып,
Җил-давылга карамастан йөзеп йөрдем.
Кан эчендә йөзеп йөрдем, көч күрсәтеп…
Хәким.
Юк, юк!..
Җир калдырган якты эзләрем яшәгән чакта,
Аның нурлары монда да иңәр. Мин аны көтәм.
Җиһангир.
Нинди нурлар?
Хәким.
Серле, тылсымлы, җил төсле көчле белем нурлары.
Җиһангир.
Алар җирдә юк.
Хәким.
Булырга тиеш. Җирдәге адәм яшәгән чакта,
Ул нурлар аңар һава шикелле кирәк булачак.
Нәби.
Рухани азык бирә алмаган белем утлары
Җанга баш булып яшәгән чакта киң җир йөзендә,
Эзләгәннәрен таба алмаслар җир угыллары.
Таба алмаслар, таный алмаслар үз-үзләрен дә.
Кем белә, бәлки, күптәннән алар, үз язмышларын
Чит кулга биреп, киң җир йөзеннән югалганнардыр;
Кем белә, бәлки, күптәннән алар, чын юлдан язып,
Тарихка каршы гыйсъян чыгарып җиңелгәннәрдер.
Хәким.
Белем җиңелмәс, ул – мәңгелек ут, ул мәңге янар,
Мин көтәм аның җитмеш җиде мең галәмгә өстен
Булып чыгуын, мин көтәм аны, ул монда ашар.
Җиһангир.
Хата, зур хата.
Белемгә каршы кылыч-гөрзиләр яшәгән чакта,
Ул баш була алмас үлем баш булган комсыз җиһанда.
Хәким.
Тик белем генә башлык итәргә тиеш җиһанда…
Нәби.
Игътикад, иман кара күкрәкне нурландырмаса,
Белемнең көче ялгыз башына берни кыла алмас.
Җиһангир.
Юк ул игътикад, юк ул хак иман, юк ул чын белем,
Бар тик бер нәрсә:
Көч!..
Аны саклап күтәрелгән кылыч…
Менә ул канун, белем, игътикад һәм чын, саф иман.
Хәким.
Дөньяга тормыш, гакылга ачкыч була алырлык
Зур китапларым яшәгән чакта яшәр адәмнәр.
Җиһангир.
Юк алар!..
II күренеш
Малик, зобанилар һәм Исрафил.
Малик.
И сез, Тәңренең садыйк коллары, зобанилары,
Тиз җиңелегез, сезгә Тәңредән зур фәрманнар бар.
Исрафил кычкырта. Зобанилар тәмуглардан ут дулкыннары чыгарып җыелалар.
Зобанилар.
Ләббәйкә, тәкъсир, ләббәйкә, тәкъсир!
Малик.
Кодрәтле Тәңре гарше әгълада, ләүхелмәхфүзгә
Утлы сүзләрдән төзелгән катгый фәрманын сыза…
Зобанилар.
Сәмган вә таган, сәмган вә таган!
Малик.
Тәмугта мәңге янарга мәхкүм гөнаһкяр җаннар
Тәңрегә каршы алты тәмугта баш күтәргәннәр.
Алты тәмугта, ишетәсезме сез, алты тәмугта!
Җиденчесендә – менә монысында – нинди хәлләр бар?
Зобанилар.
Бездә дә шул ук куркынычлы хәл…
Малик.
Ихтимал?
Зобанилар.
Шулай, тәкъсир.
Малик.
Тыңлагыз!
Менә хәзердән бар зобанилар, бөтен тәмуглар
Барлык көчләрен шул ихтилалга каршы куйсыннар.
Ут богаулары, ялкын таулары арттырсыннар!
Арттырсыннар соңгы чиккәчә җәза-газаплар.
Бу – Тәңремезнең катгый әмере!
Зобанилар.
Сәмган вә таган, сәмган вә таган.