Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 11

Yazı tipi:

III күренеш

Әүвәлгеләр һәм Икенче зобани.

Икенче зобани.

 
Тәкъсир, әл әман. Ихтилалчылар безне кысрыклый,
Каршы торырга мәҗал61 калмады.
 

Малик.

 
Кайда соң, кайда ялкын таулары, утлы гөрзиләр?
 

Икенче зобани.

 
Файда бирмиләр,
Файда бирмиләр аждаһаларның һәм гыйфритләрнең
Авызларыннан очкан агулы ялкыннары да.
 

Малик.

 
Ләүхелмәхфүзнең катгый нык хөкемен күргән булсагыз,
Тәңренең чиксез киң кодрәтенә иман итсәгез,
Тәмуг фетнәсен, фетнәчеләрен вәйран итегез!
 

Зобанилар.

 
Мөмкин түгел.
 

Малик.

 
Нәрсә дисез?!
 

Икенче зобани.

 
Алар көчлеләр.
 

Малик.

 
Кемнәр?
 

Икенче зобани.

 
Гөнаһкярлар.
 

Малик.

 
Япәруар дикәр!..
 

Икенче зобани.

 
Соңгы вакытта җир хакимнәре фетнәчеләрне
Исәпсез-сансыз төркемнәр белән безгә озаттылар.
Менә шул җаннар уттан оешып җиңәләр безне;
Ярдәмгә диеп Газазил кәүмен җирдән көтәләр.
 

Малик.

 
Газазил кәүмен җирдән көтәләр?..
Ә ләүхелмәхфүз?!
Ләүхелмәхфүздә аңа ишарә күренгәне юк.
 

Икенче зобани.

 
Ләүхелмәхфүзнең катгый фәрманы йомшара бара.
Фетнәчеләргә каршы торырлык көч бетә бара.
 

Малик.

 
Бу ни сүз тагы?! Әллә югыйсә Тәңрегә каршы
Гыйсъян чыгарган мәлгуньнәр бармы сезнең арада?
 

Зобанилар.

 
Сөбханалла! Сөбханалла!..
 

Икенче зобани.

 
Гарше әгълага мәңгегә, тәкъсир,
садыйк колларбыз,
Ләкин ни чара, бездә көч кими һәр сулыш саен,
Фетнәчеләргә шыгрым тулдылар тәмугларыбыз,
Урын калмады аларга анда газаплау өчен.
 

Малик.

 
Яна тәмуглар хәзерләр Тәңре кодрәте белән,
Шунда салырсыз искеләренә сыймаганнарын.
 

IV күренеш

Әүвәлгеләр, Гөнаһкяр һәм Өченче зобани. Бер төркем зобанилар, утлы гөрзиләр белән кыйнап, Гөнаһкярны алып керәләр.

Өченче зобани.

 
Тәкъсир, менә фетнәче җанга дүзәх төбендә
Урын калмады. Кайсы тәмугка рөхсәт итәсез аны
салырга?
 

Малик.

 
Нинди гөнаһың, и гөнаһкяр җан, монда озатты?
 

Гөнаһкяр.

 
Гөнаһсызлыгым, бәни адәмгә чикләүсез булган
Саф мәхәббәтем җир оҗмахыннан монда озатты.
 

Малик.

 
Җирдә оҗмах юк. Көфер сөйлисең, гөнаһкяр бала!
 

Гөнаһкяр.

 
Җирдә чын оҗмах тудырыр өчен көрәшкән чакта,
Җир хакимнәре мине астылар дар агачына.
 

Малик.

 
Тәңредән башка оҗмах төзергә кем җөрьәт итә?
Кем, ламәкәнең, ләүхелмәхфүзнең теләкләренә
Каршылык кылып, Тәңрегә каршы фетнә күтәрә?!
 

Гөнаһкяр.

 
Без.
 

Малик.

 
Сез кемнәр?
 

Гөнаһкяр.

 
Адәмнәр.
 

Малик.

 
Кайда?
 

Гөнаһкяр.

 
Җирдә.
 

Малик.

 
Ялган!
Тәңренең сөйгән мотыйг коллары яшәгән чакта,
Булмас ул оҗмах Тәңре ваз кичкән киң җир йөзендә.
Оҗмах һәм тәмуг тик монда гына мәңге яшәрләр.
 

Гөнаһкяр.

 
Алар бетәрләр.
Киң җир йөзендә оҗмах булгач та, безнең туганнар
Мондагы тәмуг, зобаниларны вәйран итәрләр.
 

Малик.

 
Тәңренең яңа һәм зур тәмугларын әгәр күрсәгез,
Ялган уйлардан мәңгелеккә ваз кичәр идегез.
Тәхет-тәңрегә буйсынмаганнар – барысы шунда,
Кара кисәүгә әверелеп, шунда мәңге янарлар.
 

Гөнаһкяр.

 
Алар сүнәрләр.
Безнең туганнар ул тәмугларны тиздән күмәрләр;
Ирекле киң җирдә көрәш утлары балкыган чакта,
Аның каһарман көрәшчеләре монда күчәрләр.
Тәңрегә каршы көрәшер өчен, монда күчәләр.
 

Малик.

 
Оҗмахтан сөргән хур Газазилнең утлы уйлары
Зәһәрләп сезне Тәңре юлыннан адаштырганнар.
Җирдә ул булса, монда Хак Тәңре һәм аның хөкеме
Патшалык итә һәм мәңге итәр, гөнаһкяр җаннар.
Алып китегез, җәхимнең62 тирән җитмеш җиденче
Соңгы катына салып куегыз, мәңгегә калсын!
 

Икенче зобани.

 
Анда урын юк.
 

Малик.

 
Боз богауларга богаулансын ул зәмһәрирендә!
 

Өченче зобани.

 
Анда урын юк.
 

Малик.

 
Дүзәхнең кайнап торган майлары кәбаб итсеннәр!
 

Беренче зобани.

 
Ул фетнәчеләр кулына күчте.
 

Малик.

 
Әллә югыйсә сез, җинаять байрагын тотып
Тәңрегә каршы, фетнәчеләргә кушылдыгызмы?
 

Зобанилар.

 
Сөбханалла, сөбханалла! Тотабыз без аның әмерен.
 

Малик.

 
Үзем табармын мин аңа урын!..
 

Суккалап алып китә. Зобанилар һәммәсе тарала. Тәмуг яңадан көчлерәк ыжгыра башлый.

Хәким.

 
Җир көрәшенең көчле дулкыны монда да күчкән.
Бу зар тормыштан котылу көне якынлап бара.
Җирдә ихтилал, җирдә үзгәреш, җир күтәрелгән.
Мөстәбидләрнең тәхет кануны ялкынлап яна.
Мин ялгышмадым, җирдә чакта ук шулай дип яздым,
Шулай уйладым; аңа ышандым: шулай булды да.
 

Җиһангир.

 
Гыйсъян, ихтилал, фетнә, җәнҗаллар, нәрсә соң алар?
Әгәр дә мине кодрәтле Тәңре кылыч тоттырып
Җибәрсә җиргә, бер кизәнүдә юк итәр идем;
Таратыр идем фетнәчеләрнең илен туздырып,
Бар иде заман, үткен карашым, көчле кылычым
Күренгән чакта, каршымда торган барлык
дошманым
Җилдә төтендәй югала иде… Бар иде көчем,
Бетмәс гайрәтем, еракта, артта калдылар алар…
Шулай да булса, Тәңре боерса кайтырга җиргә,
Фетнәчеләрнең ал каннарыннан дәрьялар ясап,
Фетнә утларын сүндерер идем шул каннар белән.
 

Хәким.

 
Ул заман үткән, батыр Җиһангир, ул кайтмас инде…
 

Җиһангир.

 
Әйе, ул кайтмас… Әгәр дә чынлап җир угыллары
Гарше әгълага, ләүхелмәхфүзгә һөҗүм итсәләр…
 

Хәким.

 
Минем мантыйкча, һөҗүм итәргә тиешләр алар,
Белем һәм гакыл Тәңредән өстен булырга тиеш.
 

V күренеш

Сигез морҗалы быргыдан гаршеләрне тетрәтеп кычкырта. Җәбраил, Малик, Вилдан, Гыйльманнар, Хур кызлары, Фәрештәләр, Диюләр, Пәриләр, Җеннәр, Зобанилар төрле яктан атылып чыгалар.

Җәбраил.

 
Вилдан, гыйльманнар һәм зобанилар тиз җыелсыннар,
Гарше әгъладан, ләүхелмәхфүздән фәрман китердем.
Барлык оҗмахлар, бөтен тәмуглар хәзер, шул сәгать,
Гадәттән тыш нык зур саклык белән сакта торсыннар.
Җирдә Газазил, җир әһлен җыеп Тәңрегә каршы
Фетнә чыгарып, гарше көрсигә һөҗүмгә килә.
Тәмуг көчләрен, зобаниларны шуларга каршы
Катгый көрәшкә хәзер торырга Тәңре боера!..
 

Малик.

 
Җиде тәмугның җидесендә ихтилал бара,
Тәмуг фетнәсен басарлык көч тә бездә калмады.
 

Җәбраил.

 
Ирек, Мәхәббәт һәм ялган Мәһди Газазил яклы
Соңгы көрәштә Дәҗҗал һәм Шәйтан кулга
төшкәннәр.
Гарше әгъланың кодрәт көрсие курку эчендә
Фетнәчеләрнең авазларыннан калтырап тора.
Белем байрагын дулкынландырып һава йөзендә,
Иксез көч белән җир әһле монда һөҗүмгә килә!..
 

Барысы.

 
Сөбханалла, сөбханалла!..
 

Исрафил кычкырта.

Җәбраил.

 
Җир белән күкнең хәбәр юллары күптән киселде;
Ләүхелмәхфүзнең кодрәт каләме дәһшәттән сүнде.
 

Барысы.

 
Сөбханалла! Сөбханалла!..
 

Җәбраил.

 
Әнә тыңлагыз, җирдә аваз бар. Юлга чыктылар.
Газазил, Мәһди алдан киләләр байраклар тотып.
 

VI күренеш

Әүвәлгеләр һәм Икенче зобани.

Икенче зобани белән бергә бер груһ зобанилар ашыгып керә.

Икенче зобани.

 
Әл әман, тәкъсир, каршы торырлык көчемез калмады;
Зәмһәрир63 хәзер фетнәчеләрнең кулына күчте.
 

Малик.

 
И зобанилар, хәзер торыгыз катгый көрәшкә!
Җир әһелләре каты үч белән безгә киләләр…
Ачыгыз Каф, Нон, Каһәф тауларын, ут дәрьяларын;
Тиз-тиз чыксыннар гыйфрит, диюләр, җен һәм
пәриләр!
 

Исрафил кычкырта. Барысы да чыгалар.

Хәким.

 
Җир белән күкне берләштерергә җирдә чакта ук
Уйлаган идем, шул сәгать җитте, җир күкне җиңде.
 

Нәби.

 
Тәңре исеменнән низамнар төзеп йөрүем өчен,
Җир угылларына күренергә дә оялам.
 

Җиһангир.

 
Җирнең кылычы тәмуг гөрзиен җиңде бит, ахры.
 

Хәким.

 
Җирнең белеме, үткен фикере Тәңрене җиңде.
 

Күк күкрәгән тавышларга охшаш авазлар; дию, пәри тавышлары, утлар, йолдызлар коела. Таулар ишелә. Оҗмахта утлар сүнә. Диюләр, Фәрештәләр, Хур кызлары, Вилданнар, Зобанилар качалар. Җир әһелләре, чыралар тотып, тәмуг һәм оҗмахларны басып алалар.

VII күренеш

Газазил.

 
Соңгы көрәштә без өстен чыктык.
Көчсез ля мәкян билгесез урынын калдырып
качкан!..
Ирекле җир өстен оҗмах ясадык… Яэҗүҗ,
Дәҗҗаллар
Юк анда хәзер, юк анда хәзер хуҗа һәм коллар.
Анда тигезлек, анда мәхәббәт, анда тик дуслык!
Соңгы көрәштә без өстен чыктык.
Бөтен тәмуглар сүндерелсеннәр һәм күмелсеннәр,
Җирдә һәм күктә тик оҗмах кына яшәргә тиеш.
Акыл, йөрәкне томалап торган богау-зынҗырлар
Җитмеш җиде мең галәм өстеннән күтәрелсеннәр!
Соңгы көрәштә без өстен чыктык!..
Бу булыр безнең иң соңгысы һәм…
 

VIII күренеш

Әүвәлгеләр, Мәһди.

Мәһди.

 
Дуслар, туганнар, күңелсез хәбәр:
хәйләкәр Шәйтан,
Богаулы урынын калдырып, яңадан качкан!..
 

Газазил.

 
Ах, ычкынган!..
 

Мәһди.

 
Җиргә яңадан!..
 

Газазил.

 
Алга!..
 

Һәммәсе, чыраларын яндырып, яңадан җиргә китәләр. Мәйданда фәкать Вакыт кына кала.

Вакыт.

 
Сәгать, көннәр үткән саен,
Атна, айлар алга атлый…
Еллар саны гасыр санын,
Артта калган гомерләрнең
Тирән эзен дәвер каплый…
Сәгать, көннәр… атна… айлар…
Еллар… дәвер… мең гасырлар…
Сугыла чаңда, сугыла заман!..
…………………
 

Авыр итеп бер мәртәбә суга.

Пәрдә төшә.

1922–1923 еллар

Американ
Комедия

Дүрт пәрдәдә
УЙНАУЧЫЛАР:

Апуш

Касыйм

Искәндәр

Самат

Зәйнәп

Нурия

студентлар.

Муса – электәге җәмәгать хадиме, татар киеменнән, жилет кигән.

Шәехмирза – элекке адвокат.

Габдуллаҗан – спекулянт.

Сәлим – тарихчы.

Насих Николаевич – мирза.

Сәлимгәрәй – электәге полиция чиновнигы.

Дилбәр – Мусаның кызы.

Мәйсәрә – Габдуллаҗанның кызы.

Разия – Габдуллаҗанның хатыны.

Нигъмәт – карт интеллигент.

Беренче пәрдә

Студентлар торагы.

I. Апуш, Касыйм.

Касыйм китап укып караватта ята. Апуш идәнгә ятып, җырлап плакат яза.

Апуш.

 
Без – коллык, наданлык дошманы,
Без – хөр студентлар ордасы.
Без яңа ил нигезен корабыз,
Без Совет өчен тайярларбыз!
Без бар, без яшь, яна бездә көч,
Билгебез китап, урак һәм чүкеч.
Бер, ике, өч; бер, ике, өч…
 

Касыйм. Шыңшыма әле, укырга уңайсызлыйсың.

Апуш. Син колакларыңа бармакларыңны тыгып тор… (Яңадан җырлый башлый.)

 
Без бүгенге көн җепләреннән,
Без киләчәккә юл сузабыз.
Без үткән көннәрне күмәбез,
Без тарих белән узышабыз.
Без бар, без яшь, яна бездә көч,
Билгебез китап, урак һәм чүкеч.
Бер, ике, өч; бер, ике, өч…
 

Плакатын күтәреп, җырлап чыгып китә.

Касыйм. Иртә җыр, кич җыр. Каян чыга бу кешедә бетмәс-төкәнмәс перманентный җыр. Ирек бирсәң, җырлап кына торырлар иде. Нәрсәгә дәртләнә торгандыр?!

II. Касыйм, Искәндәр һәм Самат.

Касыйм (каршы барып). Булдымы?

Самат. Юк.

Касыйм. Юк?

Самат. Әйе.

Касыйм. Ай, юри шаяртасыз, егетләр. Күзләрегездән күреп торам. Юк, чынлап, Искәндәр иптәш, булдымы?

Искәндәр. Юк.

Касыйм. Ничек юк?

Искәндәр. Шулай юк.

Касыйм. Нигә юк?

Искәндәр. Юкка күрә юк.

Касыйм. Нишләп инде ул алай юк?

Искәндәр. Юк.

Касыйм. Карагыз әле, егетләр, мин сезнең белән уйнап сөйләшмим.

Искәндәр. Без дә шулай ук синең белән шаярырга атлыгып тормыйбыз.

Касыйм. Бу ничек була инде?!

Искәндәр. Берничек тә булмый.

Касыйм. Самат, булмаса, син дөресен әйт.

Самат. Дөресе шул инде.

Касыйм. Юкмы?

Самат. Әйе.

Касыйм. Нигә юк, дим мин сезгә?!

Самат. Юкка күрә юк, дибез ләбаса без сиңа.

Касыйм. Ни өчен юклыгын аңлатыгыз, булмаса.

Самат. Ай Алла, тәмам урман чәере булдың лабаса. Юкны аңлыйсыңмы? Юк, юк, юк!

Касыйм. Аңламыйм да, аңлый да алмыйм.

Самат. Кызык!

Касыйм. Сезгә, бәлки, кызыктыр да, ә миңа кызык түгел. Төшенә алмыйм.

Самат. Искәндәр, булмаса, син төшендер.

Касыйм. Төшенә дә, аңлый да алмыйм.

Искәндәр. Аңларсың.

Касыйм. Аңламыйм. Чынлап әйтәм, аңлый алмыйм.

Искәндәр. «Юк» дигән сүзнең мәгънәсе саф татарча – юк, казакча – жок, русча – нет, немецча – найн, фарсыча – нист, украинча нема була, французча – ноң, гарәпчә – ля, инглизчә – ноу, латинча – нон эст, кытайча – мыйю. Инде аңладыңмы?

Касыйм. Аңлый алмыйм. Аңларга теләмим.

Искәндәр. Теләрсең.

Касыйм. Менә шул телләрдә «бар» дигәнне әйтеп чыксаң икән син миңа. Һе, юк, нет, найн, имеш. Аңлый алмыйм, чынлап аңлый алмыйм.

Искәндәр. Хәзер аңларсың. Дөньяда булмаган нәрсәгә «юк» диләр.

Касыйм. Аның булуы мөмкин түгел.

Искәндәр. Мөмкин.

Касыйм. Мөмкин түгел, чөнки дөньяда булмаган нәрсә юк.

Искәндәр. Ә, мин әйтәм, бар.

Касыйм. Юк.

Искәндәр. Бар.

Касыйм. Юк, юк, юк.

Искәндәр. Менә шул юклыкны аңлатып бир син миңа.

Касыйм. Юкны ничек итеп мин сиңа аңлатыйм?!

Искәндәр. Мин сиңа аңлаттым бит.

Касыйм. Нәрсә аңлаттың?

Искәндәр. «Юк» ны. Ха-ха-ха!

Касыйм. Чү әле, чү! Башымны катырма. Нәрсә турында сүз бара иде соң?

Искәндәр. «Юк» ны таптырып азаплансаң, үзеңнең дә юкка чыгуың бар.

Касыйм. Һе, юк диген… Ә мин сезгә ышанып торам тагын. Болай булгач, түгәрәкне таратабыз.

Искәндәр. Түгәрәк таралмас.

Касыйм. Болай булгач, таралмый хәле юк аның.

Самат. Кечкенә генә авырлыкка да каршы көрәшә алмагач, нинди совет студенты, ди, син.

Касыйм. Болай булгач, күрегез дә торыгыз, түгәрәк үзлегеннән таралачак.

Искәндәр. Ликвидаторлык белән миең чуалган синең.

Касыйм. Үзегез, юк, дисез бит.

Искәндәр. Юкны бар итә белергә кирәк.

Касыйм. Сүздәме?

Искәндәр. Эштә дә шулай булырга тиеш.

Касыйм. Амин!

Искәндәр. Синең теләкләреңә мохтаҗ булганыбыз юк әле.

Касыйм. Булырсыз әле, дөнья, диләр аны.

Искәндәр. Мохтаҗ булмабыз.

III. Әүвәлгеләр һәм Апуш.

Апуш (Касыймга). Әй син, җебегән, чәй урыны да хәзерләмәгәнсең бит.

Искәндәр. Әзергә хәзер булырга өйрәнгән бит ул. Кая, китер монда.

Касыйм. Ни дигән сүзең инде бу?

Искәндәр. Стаканыгызны сөртеп бирергә рөхсәт итегез, Касыйм әфәнде.

Касыйм. Әй, калдыр әле шул мәгънәсез чәнечкеләреңне.

Искәндәр. Дөрес. Мәгънәле чәнечкеләр хәзерли башларга вакыт җитеп бара.

Касыйм. Ул вакытларны көтә-көтә, үзеңә кетәклеккә менәргә туры килмәсен.

Искәндәр. Безнең өчен кайгырырга сиңа туры килмәс.

Касыйм. Кем белә бит. Дөнья, диләр аны, дөнья…

Искәндәр. Сезнең дөнья буялган, ди, йонга.

Касыйм. Сезнеке, безнеке юк хәзер.

Искәндәр. Сезнеке – сезнеке, безнеке – безнеке әле. Аларны бер казанга салып кайнатмыйлар. Провокация җибәрмә.

Самат. Егетләр, белеп торыгыз, бу бүлмәдә актык чәйләрне эчәбез.

Касыйм. Ничек актык чәйләрне?

Самат. Беренче числодан студентлар өчен тулай столовой ачыласы, ди.

Касыйм. Алты айдан бирле ишетәбез лә без аны.

Искәндәр. Әйтеп бетер.

Касыйм. Нигә бәйләнәсең син миңа?

Искәндәр. Әйтеп бетер.

Касыйм. Әйтермен, куркып тормам. Тулай столовой, имеш. Көтегез, сезгә хәзерләп куйганнар, ди… Ул столовойлар ачылганчы, без дә монда булмабыз.

Самат. Дөрес. Сез булмассыз, әмма без булырбыз.

Касыйм. Булырлык булса, моңарчы булган булыр иде инде.

Самат. Аптырыйм мин сиңа, Касыйм. Бу ышанмаучылык сиңа каян килә?

Искәндәр. Канына сеңгән аның.

Касыйм. Ничек канына сеңгән?

Искәндәр. Картларның бүрене нихәтле кадерләсәң дә, урманга карый дигән сүзләрен ишеткәнең бармы?

Касыйм. Кем бакчасына атылган таш инде бу?

Искәндәр. Мулла бакчасына.

Апуш (пырхылдап көлеп җибәреп). Шәп әйтелде бу, ха-ха-ха!..

Касыйм. Рәхәтләнеп чәй эчәргә дә бирмисез бит сез миңа. (Торып китә.)

Апуш. А-а, гаҗәп четерек икәнсең!

Искәндәр. Нәрсәләрнең үз исемнәре белән атарга яратам мин.

Касыйм. Хуш, әйтеп бетер, үз исемнәре белән әйтеп бетер. Әйтеп бетер, дим мин сиңа!.. (Стаканын идәнгә ташлый.)

Искәндәр. Безне, туган, мылтык атып та куркыта алмадылар. Стакан ватып кына өркетмә син безне…

Касыйм. Соң, атамның муллалыгына мин гаеплемени?

Искәндәр. Синең мулла малае булуыңа әллә мин гаеплеме? Син, стакан ватып, атаңны барып куркыт, әмма безне түгел.

Апуш. Шәп әйтелде, ха-ха-ха!

Касыйм. Ярый, бу мыскыл итүләрегезнең бер чиге булыр!.. (Яный.) Бер чиге булыр. (Чыгып китә.)

Искәндәр. Янама!

Апуш. Кыланышларына карап гарьләнеп үләрсең.

Самат. Чит элемент башлары белән совет вузына оялап алганнар да, нәсел-нәсәпләрен исләренә төшерергә дә ярамый.

Искәндәр. Бу тәти егетләрнең нервларын баса башларга вакыт.

Апуш. Кыланышлары белән тырнак тирләтәләр. Шул башы белән комсомолга керергә заявление биреп, комсомол билетын калкан итәргә маташтырып караган иде дә, барып чыкмагач…

Искәндәр. Гомерләренең кыскарганын сизенәләр алар.

Апуш. Чынлап та, революциянең дүртенче елында ни кыланган булалар бит!

Самат. Аның болай стакан ватып чыгуларының сере бар.

Апуш. Сере ачык: комсомолга үрмәләмәкче була.

Искәндәр. Серләрен сүтәрбез әле.

Апуш. Җыенысын себереп…

Ишек кагалар.

Искәндәр. Керегез!

IV. Әүвәлгеләр, Зәйнәп һәм Нурия.

Зәйнәп. Исәнмесез, иптәшләр!

Искәндәр. А-а, Зәйнәп, хуш киләсез!

Апуш. Әйтәм лә бүлмә нурланып китте, Нурия кергән икән.

Самат. Әйдәгез, иптәшләр, түрдән узыгыз, чәйдән рәхим итегез.

Зәйнәп. Рәхмәт.

Искәндәр. Чынлап, рәхим итегез.

Нурия. Без хәзер генә эчтек.

Зәйнәп. Без сезгә бер йомыш белән килгән идек.

Искәндәр. Чәй эчә-эчә сөйләшүе күңеллерәк була. Рәхим итегез!

Апуш (бер кулына стакан, икенче кулына чынаяк асты тотып). Стаканнанмы, тарелкасыннанмы? Теләгәнеңне сайла!

Нурия. Чынлап, эчәсем килми. Йомыш белән килгән идек.

Искәндәр. Чәй чәйләтә, йомыш йомышлата.

Апуш. Йомыш белән, дисеңме?

Зәйнәп. Тарих түгәрәге турында.

Искәндәр. Кечкенә мәсьәлә икән.

Нурия. Ничек, әллә булдымы?

Искәндәр. Юк.

Зәйнәп. Юк?

Искәндәр. Сез чәй эчә-эчә сөйләшегез әле.

Зәйнәп. Чынлап юкмы?

Апуш. Әйе.

Зәйнәп. Кызганыч.

Самат. Иптәшләр, без юк эшкә керештек бугай.

Зәйнәп. Ничек юк эшкә?

Самат. Тарих түгәрәге дигән булып, юк материаллар эзләп вакыт уздырабыз. Безгә материаллары әзер фәннәрне ныграк үзләштерү файдалырак булыр.

Нурия. Анысы, әлбәттә, шулай. Ләкин бер башлаган эшне төпләмичә, урталыкта калдыруы да шәп түгел бит.

Искәндәр. Теге карт төлке, профессорны әйтәм, юк материаллар эзләтеп башны катырмыймы икән? Бүген Самат белән бармаган җирне, кермәгән көтепханәне калдырмадык. Әллә юри бирмиләр, әллә чынлап та юк инде. Менә хәзер генә шул материалларны эзләп аптырап, әлсерәп кайттык.

Зәйнәп. Булмаган нәрсәләрне профессор эзләтеп азапламас. Материаллар бар. Профессор үзе дә белә алмаган бик кызыклы тарихи материаллар табарга юллар ачылып тора әле монда.

Искәндәр. Ничек?

Зәйнәп. Кара, кара, колакларын торгызды, ха-ха-ха!

Нурия. Сез бу шәһәрдә зур спекулянт Габдуллаҗан дигән байны ишетеп беләсезме?

Апуш. Кызын беләм, үзен юк.

Искәндәр. Кызы да бармыни?

Апуш. Бар, диләр, үзем күргәнем юк.

Зәйнәп. Менә шул Габдуллаҗан байда Идел һәм Кама буенда яшәгән борынгы халыкларның тарихларына бәйләнгән бик кыйммәтле тарихи материаллар саклана, ди.

Искәндәр. Алар аңа каян килгән?

Зәйнәп. Нурия, сөйлә.

Нурия. Ул аларны, чехлар Казаннан качкан вакытларда, чехлар койрыгына тагылып качучы учёныйлардан эләктергән, диләр.

Искәндәр. Ничек эләктергән?

Нурия. Сакларга алып калып үзләштергән.

Искәндәр. Спекулянтка ул тарихи материаллар ни эшкә кирәк булган икән?

Нурия. Ул аларның бәяләрен бик яхшы белә, ди. Заграницага валютага сатам, дип тора, ди.

Самат. Спекулянт алданмас.

Зәйнәп. Менә шул материалларны, әллә кайларга сатып олактырмас борын, түгәрәккә алырга кирәк.

Искәндәр. Әкият кенә түгелме икән соң?

Нурия. Әкият түгел. Бик яхшы тикшереп белдем. Моннан ике-өч йөз ел элек язылган кулъязма китаплар барлыгын да беләм.

Искәндәр. Алай булгач, бу эшне башкарып чыгаруны сиңа тапшырырга кирәк. Тикшергәнсең дә икән.

Нурия. Булмый. Әллә ничә сугылып карадым. Күрсәтми дә, каһәр.

Искәндәр. Нәрсә ди?

Нурия. Юк, дигән була.

Искәндәр. Бәлки, чынлап та юктыр.

Нурия. Бар дигәч бар инде. Баштарак үзем эшне боздым. Сатып алучы бар, дисәм, бәлки, күрсәткән дә булыр иде. Студент, дигәч, өеннән куып чыгарды. Мин инде аңа кабат бара алмыйм. Мине таный. Профессорга әйткән идем, ул үрле-кырлы сикерә. Ничек кенә булса да, ул материалларны кулга төшерергә кирәк, ди. Ул тарихи материаллар арасында Арслан хан заманыннан калган ярлыклар бар, ди. «Шаһнамә»нең моннан ике йөз сиксән ел элек язылган кулъязмасы барлыгын да тәгаен беләм.

Искәндәр. Чын булса, кызык мәсьәлә бу.

Нурия. Чын, чын.

Искәндәр. Чынлап кызык мәсьәлә бу… Иптәшләр, Зәйнәп, чәй эчә-эчә сөйләшик.

Зәйнәп. Бик кыстагач, бер стакан эчми булмас, ахры.

Искәндәр. Менә шулай кирәк. Мин үзем дә кыстатмыйм, кыстатканны да яратмыйм. Чәй бетеп киткән ич монда.

Барысы. Ха-ха-ха!

Искәндәр. Хәзер кайнарын китерәм.

Зәйнәп. Юк, юк, рәхмәт, мин юри генә әйтәм.

Искәндәр. Чынлап әйтәм, кыстатканны яратмыйм.

Нурия. Йә иптәшләр, бу мәсьәләгә сез ничек карыйсыз?

Самат. Минемчә, бернәрсә дә чыкмас. Юкка вакыт кына әрәм итү булыр.

Апуш. Милиция аркылы алдырып булмасмы икән?

Нурия. Булмый. Җиде кат җир астында яшереп тота, ди, ул аларны.

Зәйнәп. Ул турыда профессор белән дә сөйләштек. Яхшылык белән алу юлларын табарга кирәк.

Искәндәр. Һе, сез дә сүз сөйлисез. Спекулянттан яхшылык белән алмакчы буласыз. Ул аларның акча торганын белсә, җанын биргәндә дә бушлай бирмәс.

Зәйнәп. Хәйлә белән, дигәнем.

Апуш. Ай, белмим. Спекулянтны хәйләләү җиңел булмас.

Искәндәр. Кызык, бик кызык… Бу турыда уйларга кирәк.

Самат. Минемчә, бу эштән берни дә чыкмас. Юкка вакыт әрәм итеп, көлкегә генә калырга мөмкин.

Искәндәр. Булырлык булса, вакыты чорт с ним. Көлкегә калсак, анысы начар.

Зәйнәп. Шаулап-шаулап та, шуны булдыра алмасак, көлкегә дә калырбыз шул. Минемчә, бу эшне юлда калдыру ярамый. Искәндәр, син ничек уйлыйсың?

Искәндәр. Нурия әйткән материаллар чынлап та бармы икән соң?

Нурия. Бар, дим ич инде. Башка материалларның йөгенә кермәстән, Арслан хан заманыннан калган ярлыклар белән «Шаһнамә»нең иске кулъязмасы барлыгын тәгаен беләм.

Искәндәр. Тәгаен беләсең?

Нурия. Тәгаен беләм.

Искәндәр. Ничек, каян беләсең?

Нурия. Әйтсәм әйтим инде, Габдуллаҗан асравы – минем апамның дусы. Шуның аркылы белдем.

Самат. Тарихи материаллар белән кызыксынучы хатынның Габдуллаҗан байда асрау булып торуына ышана алмыйм.

Нурия. Миңа ышанасызмы, Самат иптәш?

Самат. Ышанам. Ләкин бит сез үзегез ул материалларны күрмәгәнсез.

Нурия. Ул турыда күңелегезне тыныч тотыгыз. Материаллар бар. Тик аларны вакытында кулга гына төшерергә кирәк.

Зәйнәп. Искәндәр, син ничек уйлыйсың?

Искәндәр. Бу, – бер яктан караганда, бик кызык эш. Ләкин ул эшләр артыннан йөрергә минем вакытым юк.

Нурия. Сез ничек, Самат иптәш?

Самат. Мин бу эшкә ышанмыйм.

Зәйнәп. Сез, Апуш иптәш?

Апуш. Бу эшкә профессорның үзен җигәргә кирәк.

Зәйнәп. Әй, боларның кулларыннан эш киләмени! Әйдә Сәлимнәргә…

Искәндәр. Туктагыз! Апуш белән Саматка үз исемемнән сөйләргә хак биргәнем юк әле. Бу – бер, икенчедән, бу эштә ашыгырга ярамый. Уйларга, уйларга, тагы бер кат чынлап уйларга кирәк. Сәлимнәр, дисез. Сәлимнәр булдыра алганны без дә булдырырбыз ла анысын. Эшне моннан башласак, ничегрәк булыр икән?..

Зәйнәп. Йә, йә!

Искәндәр. Һәрбер мещан төтен җибәрергә, мактанырга ярата. Аларның ул ахмаклыкларыннан да, бәлки, берәр эш чыгып куяр. Моның өчен безгә модный бер зур кеше ясап чыгарырга кирәк.

Самат. Ни сөйлисең син?

Искәндәр. Сабыр. Ул зур кеше, бердән, хак мөселман булырга тиеш, икенчедән, каяндыр ерактан килгән булырга тиеш. Өченчедән, аның ниндидер бер дәрәҗәсе булырга тиеш.

Апуш. Тиешләрең күбәебрәк китте, Искәндәр.

Искәндәр. Сабыр. Үз арасында булмаганны борынгы халык күктән көткән. Ә хәзерге бездәге мещаннар заграницадан көтәләр. Әнә Габдуллаҗан бай да тарихи материалларны заграница өчен саклый, дисез бит.

Самат. Заграницалар турында уйлый торган булса, ул спекулянттан ераграк булыгыз. Әллә нинди хәтәр эшләргә эләгеп, совет студенты дигән зур исемгә каралык китермик. Сак булыгыз, иптәшләр!

Искәндәр. Тышкы кыяфәткә, койрыклы сүзләргә алданмаган мещанның дөньяга туганы юк әле. Бая әйткәнчә, алар көтәләр. Нәрсә көткәнлекләрен үзләре дә белмиләр. Мещан, спекулянт халкы алдашырга нихәтле оста булсалар да, читтән килгән «зур» кешеләргә, в кавычках, шулай ук тиз алданалар. Бу турыда чынлап, ныклап уйларга кирәк.

Самат. Теләсәгез ни әйтегез, иптәшләр, бу эш була торган түгел. Каникулыгызны юк артыннан йөреп әрәм итмәгез. Әнә профессор үзе йөрсен. Хәзер лекцияләре дә юк. Барыбер Идел буенда балык тотып ята.

Зәйнәп. Тарих түгәрәген таратыргамыни?

Самат. Әллә нинди шикле спекулянтның кулындагы төтен материалларга нигезләнгән түгәрәкнең булуыннан булмавы артык.

Нурия. Аны соң башта нигә уйламадыгыз?

Апуш. Юк, юк, иптәшләр, түгәрәкне таратмыйбыз, таратмыйбыз!

Искәндәр (кинәт бик каты кычкырып). Эврика!..64

Зәйнәп

Нурия } (куркышып). Аһ!..

Апуш. Ни булды сиңа?

Искәндәр. Эврика!

Барысы. Нәрсә?

Искәндәр. Булды, иптәшләр, булды!

Барысы. Нәрсә булды?

Искәндәр. Түгәрәк өчен кирәкле тарихи материалларны кулга төшерү өчен юл табылды.

Апуш. Юл?

Искәндәр. Юл түгел, план.

Нурия. План?

Искәндәр. План түгел, мәзәк.

Самат. Мәзәк?!

Искәндәр. Юк, юк, мәзәк тә түгел, әкәмәт.

Зәйнәп. Әкәмәт?

Искәндәр. Әкәмәт тә түгел, теге ни… теге ни… фокус!

Барысы. Фокус?

Искәндәр. Юк, фокус та түгел, теге ни… ни… бар бит әле… үзегез дә беләсез бит инде. Теге ни, аты коргыры… (Бер кулын югары күтәреп, бармакларын шартлатып эзли.) Ә, булды… Апуш, пәрәмәч ашыйсың киләме?

Апуш. Юк.

Искәндәр. Алдалыйсың… (Корсагына төртә.)

Апуш. Чү әле.

Самат. Нәрсә дуракланасың!

Искәндәр. Шулай, дисеңме? (Корсагына төртә.)

Самат. Нишләттең?

Зәйнәп. Болай мыскыл итәрсез дип уйламаган идек. Әйдә, Нурия.

Искәндәр (кызларга ташланып). Зәйнәп! Нурия! Шатлыктан, җир йотсын, шатлыктан гына!.. (Эчләренә төртмәкче булып кизәнә.)

Зәйнәп. Нишлисең, Искәндәр?!

Искәндәр. Гафу итегез, йөз, мең, миллион кат гафу итегез.

Нурия. Нигә безне мыскыл итәсез!.. (Кычкырып җибәрә.)

Зәйнәп. Әнә кешене елаттыгыз ич. (Кычкырып еламсырап җибәрә.)

Самат. Бу ни хәл, иптәшләр?!

Апуш. Нигә елыйсыз, ха-ха!

Самат. Нишләттең син аларны?

Искәндәр. Мин, мин берни дә эшләтмәдем.

Самат. Йә-йә кызлар, елагыз инде, алайса.

Искәндәр. Зәйнәп, Нурия! Габдуллаҗан спекулянттан тарихи материалларны акчасыз алырга юл таптым.

Зәйнәп. Ә?.. Чынлап әйтәсеңме?

Нурия. Алдамыйсыңмы?

Искәндәр. Ике-өч көннән тарихи материаллар, ярлыклар, иске кулъязмаларга үзегезне күммәсәм… күммәсәмме… күммәсәм…

Нурия. Һаман мыскыл итеп бездән көлә. (Еларга җыена.)

Искәндәр. Бетте, актык сүз. Монда килегез. Апуш, син минем ярдәмчем булырсың. Башка бер кеше дә кирәк түгел. Тыңлагыз!

Барысы. Йә?!

Искәндәр. Тыңлыйсызмы?

Барысы. Йә, йә!

Искәндәр (уртага басып). Американ!

Барысы. Нәрсә?!

Искәндәр. Американ.

Самат. Нәрсә, итекме?

Искәндәр. Түгел.

Зәйнәп. Читекме?

Искәндәр. Түгел.

Апуш. Автомобиль?

Искәндәр. Түгел.

Барысы. Нәрсә соң?

Искәндәр. Американ!

Зәйнәп. Ә?..

Нурия. Ни соң?

Самат. Нәрсә?

Апуш. Кем?

Искәндәр. Мин!..

Барысы. Син? Ха-ха-ха!..

Пәрдә.

61.Мәҗал – көч, җегәр.
62.Җәхим – тәмуг.
63.Зәмһәрир – каты суык.
64.Эврика – таптым.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
17 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1931
Hacim:
511 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04198-0
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre