Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 9

Yazı tipi:

II күренеш

Адәм, Һава.

Һава.

 
Җир патшасы, сулар шаһы, нинди уйлар
Каплап синең саф миеңне уйландыра?
Нинди серләр, чолгап синең йөрәгеңне,
Күзләреңдә нур сүндереп моңландыра?
Сагындыңмы әллә дәртсез оҗмахларны,
Сагындыңмы әллә Тәңре дәргяһларын?
Юксындыңмы ләүхелмәхфүз, гөрзиләрне,
Оныттыңмы зобанилар богауларын?!
 

Адәм.

 
Мин ач, мин ач һәм ялангач, күрмисеңме?
Нәрсә күреп шатланыем бу яланда?
Мәңге шулай газаплармы гасый җанны?
Йөрәгемә каннар сава, уйлаганда.
 

III күренеш

Адәм, Һава, Шәйтан, Дәҗҗал, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ, Бәдбәхет һәм Гөнаһ.

Гөнаһ.

 
Тилмермә, Адәм, дөнья зарына,
Вакыт үтмәгән саф тәүбә өчен.
Тәңредән сиңа сәлам китердем,
Кире чакыра, кайт оҗмахына.
 

Адәм.

 
Мине?! Йа Рахман!
(Сәҗдәгә китә.)
 

Һава.

 
Ялган!
 

Дәҗҗал.

Җитмеш җиде мең галәмнең үче белән

Җәһәннәмнең ут дәрьясы сезне көтә.

 
Ләүхелмәхфүз, аждаһалар теле белән
Гөнаһларны сулыш саен ул бөркетә.
Зобанилар утлар чәчкән гөрзиләрен
Сезнең өчен дүзәхләрдә уйнаталар.
Кара йөзнең, сезне алдаган Газазилнең,
Гасый җаны сезнең белән бергә янар.
 

Барысы бергә.

 
Сезнең белән бергә янар, бергә янар!..
 

Адәм.

 
Юк, юк, Тәңре ярлыкар.
 

Һава.

 
Ул куркыр.
 

Адәм.

 
Мине коткар!..
 

Гөнаһ (Һавага).

 
Кул тиермә! Ул сиңа хәрәм!
 

Барысы.

 
Тотма, җибәр!y
 

Һава.

 
Җитәр!
(Адәмне Һавадан аермакчы булалар.)
Җитәр сезгә, хаин җаннар! Кагылмагыз!
Бу безнең җир, безнең тәхет, безнең оҗмах!
 

Шәйтан.

 
Безгә үпкә асравыгыз, Һава, нахак,
Әмер мәгъруф әһле хакка фарыз бит ул.
Илче күңеле, саф су төсле, кердән азат.
Без тик илче. Бездән теләк – мәңге яшь бул!
 

Мәэҗүҗ.

 
Һәм чибәр бул!
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!
 

Һава.

 
Көлмәгез!
Хакыгыз юк безне монда кимсетергә!
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!
 

Һава (читкә).

 
Аһ, боларның авазлары агу төсле.
Саф йөрәкне кисәк-кисәк телеп ала.
 

Дәҗҗал.

 
Ул уйлана.
 

Шәйтан.

 
Әйе, шомлана.
 

Дәҗҗал.

 
Гарше көрси, ләүхелмәхфүз, утлы канун
Адым саен, сулыш саен сезне тотар.
Балкып торыр матурлыгың, зифалыгың,
Тауда үскән ал гөл төсле, тиздән сулыр.
 

Һава.

 
Юк, юк, хата! Мин мәңгелек, мин мәңге яшь!
 

Шәйтан.

 
Мәңгелек тик Тәңре генә, бер ул гына.
Ә син әрсез Газазилнең теләгенә
Курчак булган тик вакытлы бер җан гына.
Бер көн килер, син сулырсың, сулган гөлдәй.
Матурлыктан калыр авыр хәтер генә.
Бер көн килер, карачкыдай, күләгәдәй
Кибеп калыр сылу тәнең мәңгелеккә.
Бер көн килер, бу җирләрдә кош-корт калмас,
Барсы кайтыр, Тәңремезнең үз аслына,
Бер көн килер, тау, таш, дәрья – берсе калмас.
 

Дәҗҗал.

 
Гасыйларга утын булыр Һавиядә.
 

Шәйтан.

 
Бер көн килер, син матурдан ямьсез диеп,
Зәвыксыз дип, кызык итеп көләчәкләр.
Бер көн килер, мәңгелеккә сине моннан
Ямьсез диеп, дәртсез диеп сөрәчәкләр.
 

Һава.

 
Юк, юк, мин мәңгелек! Мин мәңгелек!
 

Дәҗҗал.

 
Мәңгелек тик Тәңре генә,
Аның кискен әмере генә.
 

Барысы.

 
Аның кискен әмере генә.
 

Һава.

 
Адәм, Адәм, коткар мине, коткар мине!
Утлы сүзләр, шомлы уйлар шомландыра.
Җиргә иңгән хаин Алла хыянәте
Саф йөрәкне, аямыйча, аһ, яндыра.
Китик моннан, качыйк моннан мәңге-мәңге
Тәңре мәкре ирешмәгән пакь илләргә:
Болытларга, йолдызларга, ак күкләргә,
Болар белән тумас шатлык безгә җирдә.
 

Адәм.

 
Мин арыдым, көч калмады, дәртләр сүнде,
Йөрәгемне чолгап алды шөбһә-курку;
Мин отылдым, ачлык мине тәмам җиңде;
Мин җиңелдем, Тәңре җиңә. Аһ, авыр бу!..
(Елый.)
 

Дәҗҗал.

 
Ела!
Ела, Адәм, мәңге шулай син еларсың!
Өзлекмичә мәңге аккан күз яшеңнән
Дәрья булыр. Ә мин анда коенырмын,
Уйнармын да тик көләрмен язмышыңнан.
 

Бәдбәхет.

 
Ха-ха-ха!
 

Дәҗҗал.

 
Ела!
Ела, Адәм! Мәңге ела! Җир сеңдермәс,
Кирәксенмәс синең гасый яшьләреңне.
Күз яшьләрең ләүхелмәхфүз караларын
Һичбер вакыт көчсезләтмәс һәм үзгәртмәс.
Ела!
Ела, Адәм! Үз гөнаһың өчен ела!
Шатлык белән күз яшьләре бергә алар.
Чын күңелдән тәүбә кылып гафу сора,
Күз яшьләре Тәңре өчен кирәк алар.
Ела!
Ела, Адәм! Зарларыңа җиһан тулсын.
Беренче тапкыр җиргә тамган яшьләреңнән
Җир йөзенә хәсрәт гөле балкып торсын.
Син түгелме ваз кичүче үз бәхетеннән?
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!
 

Дәҗҗал.

 
Ела!
Ела, ела! Мәңге ела, беткәнчегә,
Күз яшьләре тамырыңнан кандай аксын.
Күз яшьләре тәкәбберлек утын баса,
Күз яшеңә син яшәгән җиһан тулсын.
Ела!
Ела, Адәм! Елау кадерен белеп ела,
Әлмисактан яралган бу саф тамчылар
Кыямәттә кәүсәр булыр ак җаныңа.
Күз яшендә тик табарсың ярдәмчеләр,
Шәфкатьче алар гына булыр сиңа.
 

Адәм.

 
Аһ!
Нинди сүзләр сез сөйлисез? Нинди бетү?
Нәрсә тагын ул кыямәт, мин мәңгелек!
Мин мәңгелек җиһан шаһы, белдегезме,
Мин әбәди, мин мәңгелек, мәңге терек!
 

Дәҗҗал.

 
Әгәр дә күрсәң ләүхелмәхфүзнең
Утлы юлларын, котларың очып,
Мәңгегә шунда тораташ булып
Калыр идең син!
Ләкин ул сер кыямәткәчә
Сиңа фаш булмас һәм аңлашылмас.
 

Адәм.

 
Нигә соң Ходай зар-тәкъдиремне
Кайлап баглаган ләүхелмәхфүзгә,
Нигә яраткан соң мине Тәңре,
Минем көчемнән куркырлык булгач?!
 

Дәҗҗал.

 
Сине күтәреп гарше көрсигә,
Тәхетләр сайлап куелган иде,
Ләкин алдандың син Газазилгә…
 

Шәйтан.

 
Калганын үзең син аңла инде.
 

Һава.

 
Тәхетләр сайлап, җәллад итәргә,
Сине яраткан куркак Тәңре.
 

Адәм.

 
Тәхетләр мине әле һаман да
Көтәләрме соң гарше әгълада?
 

Дәҗҗал.

 
Тәхетләр көтә тик ялгызыңны.
 

Адәм.

 
Ялгызымны?! Юк, юк!
Хәйләле тозак корылган анда,
Калам мин монда мәңгегә, җирдә.
 

Һава.

 
Бергә.
 

Адәм.

 
Гомергә.
 

Һава.

 
Аермас безне…
 

Шәйтан.

 
Хәтта кабер дә.
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!
 

Адәм.

 
Нәрсә ул кабер?
 

Дәҗҗал.

 
Иң көчле тәхет.
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!
 

Һава.

 
Югал, бәдбәхет!
 

Дәҗҗал.

 
Ләүхелмәхфүздә шулай язылган.
 

Адәм.

 
Чын тормыш эзләп, без иңдек җиргә.
 

Шәйтан.

 
Дәртсез оҗмахтан риясыз җиргә иңгән Адәмгә
Риялы булып үзен алдалау кирәкте микән?
Кояш шәүләсе төшүдән борын сөңге буена,
Фикер үзгәртү җир шаһларына килешә микән?
Берничә сулыш моннан элгәре ялварган идең,
Ачлык, тарлыктан, ялангачлыктан күңелең әрнеп,
Җир тормышыннан, шул далалардан зарланган
идең.
Ә хәзер күрәм: гүя торасың җирдә тәм табып,
Ташлап җир белән оҗмах көрәшен, чын туганнарча
Сөйләшеп алсак, мәсьәләләрне уртага салып.
Эшнең ахыры, әлбәттә, булыр син уйлаганча.
Дуслар табарлык вөҗдан-иманым минем дә бар бит.
Уйлап кара син: киң оҗмахтагы гамьсез тормышны,
Анда син шулай бер кисәк нанга мохтаҗ идеңме?
Якты ай төсле ялтырый иде ыспай күренешең.
Анда син шулай корган агачтай ялан идеңме?
Гыйльман, вилданнар хезмәтләреңә тайярлар51 иде.
Шәраб-нигъмәтләр, хөллә-зиннәтләр карында иде.
Сәмруг кошыннан тәмле нигъмәтләр табында иде.
Ә монда нәрсә? Нәрсә көтәсең, нинди өмет бар?
Нинди теләкләр сине яндырыр, тамак ач булгач?
Киләчәгеңне уйлап кара син: алда, әйт, ни бар?
Өзлексез ачлык, мәңге мохтаҗлык һәм ялангачлык!
Матур теләкләр, бәхет, өметләр – бик шәп нәрсәләр,
Ләкин ач көе ул зур фикерләр истән чыга шул.
Йөрәктән күбрәк акыллык эшләтсәң,
һич үкенмәссең.
Җирдә чын патша, суларга хуҗа; «аңа» син «ир»
бул!
Әнә түбәндә уйнашып торган кыр кәҗәләрен
Тәңре ни өчен яратканлыгын һаман белмисең.
Оҗмахта чакта аларның симез, тәмле итләрен
Ашаганыңны әле һаман да син төшенмисең.
Әнә аккошлар, әнә киек казлар, симез үрдәкләр –
Барысы алар синең ризыгың, синең нәфәкаң52.
Алдыңда тора олуг хөрмәтләр, әнуаг нигъмәтләр,
Ә син ачлыктан кибеп, бөрешеп торасың, хайван!..
Ачлыктан дәрман үзең тапмасаң, табучы булмас.
Бу оҗмах түгел, күктәге хәлвәләр алдыңа иңмәс.
Үз теләге белән һичбер нәрсә атылып килмәс.
 

Адәм.

 
Әйе, әйе, дөрес, үз көчем белән яшәргә тиеш.
Дәббәтеларз күптән шулай әйткән иде бит.
Туйдыручы һәм ризык бирүче тик мөкатдәс эш.
 

Шәйтан.

 
Дөрес!
Сүздә генә калмавыңны күрер өчен,
Эшкә кабил икәнеңне күрсәтеп бир!
Әнә теге кәҗәләрнең иң симезен
Ун сулышта менә монда тотып китер!
 

Адәм.

 
Мин ач!..
 

Шәйтан.

 
Алай булгач!..
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!
 

Адәм (гарьләнеп).

 
Булдыра алмам дип әллә уйлыйсызмы?
 

Шәйтан.

 
Карап карыйк, җир патшасы, гайрәтеңне!
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!..
 

Адәм.

 
Кара инде алай булса!..
(Тау астына китә.)
 

Һава.

 
Адәм!
 

Адәм.

 
Хәзер!..
 

Һава.

 
Адәм, тукта!..
 

Гөнаһ, Бәдбәхет.

 
Юкка!..
(Һаваны тотып читкә алып китәләр.)
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!
 

Шәйтан.

 
Йөгер, йөгер, әһә, әһә, менә шулай.
Менә шулай, кулыбызга төште бугай.
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!
 

Адәм тирләп, арып кыр кәҗәсен күтәреп алып килә.

Шәйтан.

 
Качмас өчен, аякларын үлән белән
Бәйләп тә куй. Менә шулай, менә шулай!..
Көн ягына каратып сал йөзе белән,
Инде хәзер маңгаена таш белән бәр!..
(Таш бирә.)
 

Адәм, ташны алып, кәҗәгә бәрергә күтәрә.

Дәҗҗал.

 
Бисмиллаһи Аллаһы әкбәр!..
 

Шәйтан.

 
Бәр!..
 

Адәм бәрә.

Һава (читтә тарткалашып).

 
Җибәр! Җибәр!.. Аһ!..
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!..
 

Адәм (таш белән кәҗәгә бәргәч, шашынып кала, һушыннан тая).

 
Кан!..
 

Һава.

 
Ярдәм, ярдәм, ярдәм!..
 

(Кычкырып, газазилләр киткән якка ашыгып китә.)

Шәйтан.

 
Һушыннан тайды. Ярдәм кирәк.
 

Мәэҗүҗ.

 
Шундый чакта кайнар каннар шифа була.
 

Дәҗҗал.

 
Кая, тизрәк!
 

Шәйтан, учлап канны китереп, Адәмгә эчертә.

Яэҗүҗ.

 
Бисмилла!..
 

Адәм (иңеп, як-ягына карана).

 
Мин ни эшләдем?
 

Бәдбәхет.

 
Эш эшләдең.
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!..
 

Шәйтан.

 
Итен ашарсың.
 

Яэҗүҗ.

 
Тиресен киярсең.
 

Дәҗҗал.

 
Канын эчәрсең.
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!..
 

Тау өстендә Газраил пәйда була.

Газраил.

 
Әҗәл, әҗәл, әҗәл!..
Үлем, әҗәл, кан исләрен сизәм монда.
Кем күтәрде әҗәл ташын җанга каршы?
Кемнең кулы күтәрелде миннән башка
Пакь җир йөзен ал каннарга чылатырга?
Кем ул, кайда? Хак яраткан изге җанга
Җәллад булып кул салучы, җан алучы?!
Кемнең кулы буялды бу нахак канга,
Кем ул, минем тәхетем белән шаяручы?!
 

Адәм.

 
Мин ялгыштым.
 

Газраил.

 
Син ялгыштың!..
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!..
 

Газраил.

 
Күрәм, күрәм кулларыңда нахак каннар.
Гуаһ бирә җинаятең хаклыгына.
Әҗәл, үлем төсләренә буялганнар.
Ни йөз белән кайтачаксың дәргяһына?!
Гадәләте чикләүсез киң хак Тәңренең
Ләүхелмәхфүз хөкеме белән мәгълүм итәм,
Мине җиргә чакыручы беренче син!..
Шул сулыштан җир йөзенә әҗәл сибәм.
Бүгенгәчә җир йөзендә җан иясе
Әҗәл, үлем дигән хәлне белми иде.
Бүгеннән соң шул җинаятьнең иясе
Әҗәл суын үзе эзләп, үзе тапты.
Бүгеннән соң хәятеңә чик сызылды,
Бүгеннән соң «гомер» сиңа канун булыр.
Ләүхелмәхфүз битләрендә шул язылды.
Бүгеннән соң синең гомерең «фани» булыр.
 

Адәм.

 
Ничек?! Юк, юк, мин мәңгелек, мин әбәд…
 

Газраил.

 
Син мәмат!..
 

Адәм.

 
Юк, юк, булмас! Мин мәңгелек!..
 

Газраил.

 
Син үлек!..
 

Барысы.

 
Син үлек!.. Ха-ха-ха!..
 

Газраил.

 
Синең елларың, синең көннәрең санаулы калды.
Канга каршы кан, җанга каршы җан түләтә Тәңре.
Бу – аның әмере!..
 

Адәм.

 
Юк, юк, мин теләмим, юк, мин үлмим, мин әбәд!..
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!..
 

Газраил.

 
Соңгы сулышың минем кулда.
 

Адәм.

 
Коткарыгыз! Коткар!..
 

Барысы.

 
Ха-ха-ха!..
 

Адәм.

 
Кара җинаять алдады мине, аһ, алдадылар,
Ялварам сиңа, кайтар гомеремне, мәңге яшим мин.
 

Дәҗҗал.

 
Хак Тәңренең мәрхәмәте иксез-чиксез,
Оҗмахларга кире кайтсаң – гафу итәр.
 

Шәйтан.

 
Хәятеңне мәңгелеккә һибә53 итәр.
 

Адәм.

 
Җитәр, җитәр!..
Бау салмагыз якты, ирекле хәятемә!
 

Барысы.

 
Тәүбә, тәүбә!
 

Адәм.

 
Тәңре!..
(Тезләнә. Яңадан торып елый, ыңгыраша.)
Булмый, булмый!..
 

Дәҗҗал.

 
Мәңгелек хәят әгәр теләсәң, хәзер син тезлән!
 

Газраил.

 
Тезлән!
 

Барысы.

 
Тезлән!
 

Адәм.

 
Әгәр Тәңрегә сәҗдә кирәксә, ул алсын аны.
(Тезләнә.)
Телем әйләнми.
 

Барысы.

 
Тәүбә, тәүбә!
 

Адәм.

 
Йөрәгем күнми.
 

Барысы.

 
Тәүбә!
 

Адәм.

 
Вөҗданым кушмый.
 

Барысы.

 
Тәүбә!
 

Газраил.

 
Мәңгелек хәят әгәр теләсәң, нәфсеңне син җиң!
 

Барысы.

 
Нәфсеңне син җиң!
 

Адәм.

 
Булдыра алмыйм.
 

Барысы.

 
Нәфсеңне син җиң!
 

Адәм.

 
Ышана алмыйм.
 

Барысы.

 
Нәфсеңне син җиң!
 

Адәм.

 
Көрәшә алмыйм.
 

Барысы.

 
Әҗәл, әҗәл, әҗәл!
 

Газраил.

 
Әҗәл хак.
 

Адәм.

 
Хәят, хәят, хәят!..
 

Газраил.

 
Хәят өстәсәң, Тәңре дәргяһын исеңдә тот син!
 

Барысы.

 
Хәят өстәсәң, Тәңре дәргяһын исеңдә тот син!
 

Адәм.

 
Тәңре!
Агаһ бул син, тик мәңгелек хәят өчен
Сиңа кайтмам!..
 

Барысы.

 
Тәүбә!..
 

Адәм.

 
Тәңре!..
Ннк яраттың, ник яраттың хурлык өчен!
(Елый.)
 

Барысы.

 
Тәүбә, тәүбә!
 

IV күренеш

Әүвәлгеләр, Газазил, Һава, Ирек, Бәхет, Мәхәббәт һәм башкалар.

Һава.

 
Коткарыгыз, коткарыгыз бичараны!
 

Газазил.

 
Адәм!
 

Газраил.

 
Әҗәл!..
 

Адәм, кайсысына карарга белмичә аптырап, үзе белән үзе тартыша.

Газазил.

 
Ирекле тормыш алда сине балкып көтә.
 

Дәҗҗал.

 
Әҗәл сиңа үлем угын янап тора.
 

Газазил.

 
Аслың туфрак хезмәтеңә хәзер тора.
Хәят күчеп борыр, дәрья дулкынындай.
Синең көчле зөрриятең «мәңге» калыр.
 

Газраил.

 
Синең көчсез зөрриятең фани булыр.
 

Дәҗҗал.

 
Анда сине мәңгелек көн, оҗмах көтә.
 

Шәйтан.

 
Анда сине гарше әгъла зурлык көтә.
 

Ирек.

 
Анда сине кара тормыш, коллык көтә.
 

Дәҗҗал груһы.

 
Тәүбә кыл! Тәүбә кыл!
 

Газазил груһы.

 
Нык тор! Нык тор!
 

Дәҗҗал груһы.

 
Тәңрегә сәҗдә!
 

Газазил груһы.

 
Җиреңнән күчмә!
 

Җәҗҗал груһы.

 
Тезлән!..
 

Газазил груһы

 
Уйлан!..
 

Дәҗҗал груһы.

 
Адәм, уйлама!..
 

Газазил груһы.

 
Уйла!..
 

Адәм.

 
Икенең берсе, икенең берсе: йә җир, йә оҗмах.
Икенең берсе, икенең берсе, шомлы соңгы фал.
Хәят йә әҗәл!..
Бер якта – оҗмах, өзлексез сәҗдә, мәңгелек хәят.
Икенчесендә – ирек, мәхәббәт, матурлык, әҗәл.
Икенең берсен, теләсәң кайсын ал, Адәм, сайлап,
Икенең берсен шобагаңа сал: «хәят» йә «әҗәл».
Мәңгелек хәят чакырып торганда киң кочагына,
Йөрәк теләген алга сөреп, мин кабул итмәсәм,
Рәнҗер яшь җаным, әҗәлнең каты тар
кочагында.
Рәнҗер ул мәңге җиһаннан аны әгәр аерсам…
Юк!..
Мәңге коллыкта, дәртсез оҗмахта мәңге калганчы,
Дәртле киң җирдә иркенләп үлү мең өлеш артык.
«Ирексез», «бәхетсез», «мәхәббәт», «яр» сыз мәңге
торганчы,
Тормыш рәхәтен бер көн күрүе мәңгедән артык.
Юк, юк, бу – хата. Таулар, дәрьялар,
күктә болытлар
Мәңге калганда, минем мәңге калырга хакым бар.
Айлар, кояшлар, төнге йолдызлар
Сүнгәндә генә, җанымны көчләп тартып алырлар.
Ләүхелмәхфүзнең залим кануны салса дүзәхкә,
Шунда да үлмәс якты өметем киләчәк өчен.
Җансыз, өметсез, туфрак булганчы, мәңгелек газап
Артык булачак, ак тәнне ташлап җан чыгуыннан.
Аһ, нәрсәгә соң миңа чын хәят, мәңге булмагач?
Ни файда миңа, мин үлгәннән соң,
матур гөлләрдән?
Аһ, нәрсәгә соң ирек, мәхәббәт, бәхет, матурлык?
Минем үз «минем» мәңге аларны күрә алмагач?
Юк, бу да – хата. Кайдан эзләргә хаклык үзәген?!
Әгәр Тәңрегә каршылык кылсам, гөнаһым өчен
Иртәгә үк, бәлки, шул ак кояшны күрә алмамын…
Нәрсә соң гөнаһ, кайдан килгән ул?
Һә, минем өчен?!
Минем өчен, ә? Минем өчен, ә? Ха-ха-ха-ха-ха!..
Юк!..
Ул алай түгел. Гөнаһ – Ходайның сәҗдә иманы.
Дәҗҗал, Шәйтаны – барысы бергә үзенә булсын.
Саф минлегемне мин үзем таптым, ул бирмәде аны,
Өмет белән ышанычым да үземдә калсын.
Аһ, ни уйлыйм мин, мине балчыктан, юктан яраткан
Тәңрегә каршы баш күтәрергә нинди җан белән
Мин җөрьәт итәм?.. Юк, юк, мин сиңа, Тәңре,
баш орам!..
 

(Борылып тезләнә. Һава, төрле чәчәкләргә бизәнеп, Бәхет, Ирек, Мәхәббәт янында балкып тора.)

 
Җиде оҗмахны, җир һәм күкләрне кодрәтең белән
Яраткан Тәңре, синең каршыңда, синең каршыңда,
Синең каршыңда сәҗдә кыла алмыйм.
Мин җирдә калам!..
Җирдә калам мин. Кирәкми үзең һәм
оҗмахың да!..
 

(Һавага ташлана. Ирек, Мәхәббәт, Бәхет, Газазил чәчәкләр белән бизиләр.)

Газазил груһы.

 
Мәрхәбә! Мәрхәбә! Мәрхәбә!..
 

Дәҗҗал груһы.

 
Нәләт! Нәләт! Нәләт!
 

Пәрдә төшә.

Дүртенче пәрдә

Мәдәният һәм капитал тарафыннан алҗытылган табигать. Урманнар киселгән; таулар казылган. Төрле шахта һәм приискларның галәмәтләре күренә. Уртада адәм сөякләреннән өелгән зур тау.

Газраил шул тауның башында басып тора.

I күренеш

Газраил.

 
Үлем, әҗәл даласында көчле патша тик мин генә,
Минем хөкемем ут, зәһәрдән каты көчле һәм
дәһшәтле!
Кодрәт белән кадап әҗәл билгеләрен бөтен илгә,
Ул билгеләр калачаклар мәңгелеккә, мәңгелеккә!..
Тәхетем булып хезмәт итә адәми зат сөякләре.
Үткен утлы карашымда мәрхәмәт юк һичбер җанга,
Һәр җирдә мин, тик мин генә тетрәтәм йөрәкләрне.
Миннән рәхим, миннән каһәр һичбер зат юк бу
җиһанда.
Тик мин генә!..
Тик мин генә җан иясен баш ордырам кодрәтемә.
Тик мин генә юк итә алам җир йөзендә бөтен барын.
Тик мин генә хыянәтсез булып калдым зур Тәңремә,
Тик мин генә мәңге-мәңге шулай, мәңге җан алырмын.
Тик мин генә!..
Сөякләргә, буш чүлләргә бөтен җиһан тулгач кына,
Туктармын мин җан кыюдан, җиһанда җан беткәч
кенә.
Тын алырмын болын, кырлар, киң дәрьялар кипкәч
кенә,
Тын алырмын бар кяинат, якты кояш сүнгәч кенә.
Җиһандагы җан, хәят, кан – миңа алар дошман
һәм ят;
Юк тереклек, барсы үлек, барсы үлек минем өчен.
Кискен җилләр сызгырганда, җир йөзендә хәят
эзләп,
Булмас хәят, табылмас ул, табылмас сер һәм им
өчен.
Минем дәһшәт теләкләрем җир йөзендә катгый канун.
Миндә генә шатлык, кайгы берләшә ала, оеша ала.
Мәрхәмәттә һәм газапта баш булырлык кем бар тагы?
Миндә генә җан иясе чын теләген таба ала.
Тик мин генә мәңгелек ут, мәңгелек юл җир-күк
өчен,
Тик мин генә чын кануннар җиһан өчен төзи алам.
Тик мин генә дәрья булып агып торган күз яшьләрен
Сихри-серле канат белән сыйпый алам, сөртә алам!..
Тик мин генә!..
Минем өчен кайгы, хәсрәт, шатлык, рәхәт – берсе
дә юк.
Тик бар – канун, серле канун, «үлем-әҗәл»,
зар кануны.
Юк минем өчен чын гадәләт һәм хыянәт – берсе дә юк;
Тик бер үлем, мәңге юклык, таратамын җирдә
шуны!..
Кара төндәй минем кара канатларым җир йөзенә
Җәелгәндә, иксез-чиксез каберлекләр, мазарлыклар
бүләк итә;
Далаларда тау-тау булып өелешкән ак сөякләр,
Хәрабәләр, үләксәләр җан сыкратып мәңге яшәр.
Үткән җилләр ганбәр54 төсле кан исләрен китерәләр;
Анда, анда, тирән, юеш, тар базларда, кыр, тауларда
Мөһәндисләр белемнәрен миңа хезмәт иттерәләр.
Мине хезмәт көтә анда. Ха-ха-ха-ха-ха!..
(Чыга.)
 

II күренеш

Алдан гаскәриләр, шәм тоткан ялчылар, палачлар, түрәләр, сакчылар, суфилар, руханилар, монахлар улашып керәләр. Мөһәндис, Дәҗҗал, Яэҗүҗ, Мәэҗүҗ, Шәйтаннарны төрле халыклардан гыйбарәт коллар зиннәтле чардуганда күтәреп керәләр. Гөнаһ чыбыркысы белән колларны чыбыркылый.

Яэҗүҗ.

 
Мөһәндис!
Бу җирләрнең өсләрендә ни булганын
Барын алдым. Эче кирәк миңа аның;
Эчендәге хәзинәсен чыгарырга
Никадәр көч кирәк тагын?
 

Мөһәндис.

 
Йөз мең эшче, йөз мең көрәк аңа кирәк.
 

Яэҗүҗ.

 
Йөз мең көрәк хәраҗатын55 каплармы соң?
 

Мөһәндис.

 
Шөбһәсез.
Ләкин хәвефле бер ягы бар: дары белән
күтәрткәндә,
Алып калыр күп корбаннар.
 

Яэҗүҗ.

 
Күңелеңне тыныч тот син ул турыда –
Бездә эшче бетмәс әле, кызганмагыз.
Көрәкләрен башкалары казып алыр.
Табыш булсын, башкаларын искә алмагыз.
Сөякләрен кярханәләр эшкә кертер.
Өч йөз мең җан һибә итәм бу эшеңә.
Өч йөз мең җан бетсә әгәр, алты йөз мең,
Алты миллион эшче әзер, алар казыр.
 

Мөһәндис.

 
Минем яңа коралларым гаҗәп көчле:
Бер сулышта шушы бөек ташлы таулар
Юк булачак, дулкындагы күбек төсле.
Юк булачак меңәр-меңәр көчле җаннар.
 

Яэҗүҗ.

 
Адәм җаны кызганудан үткән инде,
Ул – мал түгел, мал табучы корал гына.
Мал кадерен белү кирәк, ул кирәкле,
Эшче бетмәс, корт шикелле, тик ал гына!
Җир тарихын без булдырдык, без тудырдык,
Җир байлыгын күкрәгеннән тартып алып,
Көнгә каршы ялтыратып без чыгардык.
Без калырбыз мәңге аңар хуҗа булып.
 

Шәйтан (яшерен).

 
Дөрес!
Мөһәндиснең ихтирагын56 сатып алып,
Үзен дә шул бер үк базга тыгу кирәк.
 

Мәэҗүҗ.

 
Мөһәндис!
Бер сулышта йөз мең адәм кыра торган,
Сугыш өчен бер корал бир ясап миңа.
 
 
Әгәр шуны теләгәнчә булдыра алсаң,
Каһарманга лаек нәшан57 булыр сиңа!
 

Яэҗүҗ.

 
Ә мин
Бармагыңа якут гәүһәр кидерермен.
 

Мөһәндис.

 
Тырышырмын.
 

Шәйтан.

 
Ант иттереп, кул куйдырып алу кирәк.
 

Мәэҗүҗ.

 
Мөһәндис!
Әнә теге тау башында болытларны
Күрәсеңме? Җитеп булмый, биекләр бит.
Шулар белән сугышырлык корал кирәк.
Җир безнеке, ул ычкынмас. Адәм кирәк.
 

Барысы.

 
Алар кирәк.
Күктән яңгыр көтеп торган ахмакларны
Шул базларга кертергә юллар кирәк.
 

Мөһәндис.

 
Алар белән сугарыла туган илем.
 

Барысы.

 
Туган илең? Ха-ха-ха!..
 

Шәйтан.

 
Чәч агартып, баш катырып укыганда,
«Туган илең» сиңа ярдәм күрсәттеме?
 

Яэҗүҗ.

 
Менә сиңа «туган илең» – алдан түлим.
(Акча бирә.)
 

Мөһәндис (каушый).

 
Белмим…
 

Яэҗүҗ.

 
Биргәндә ал. Күк капусы ябылгачтын,
Дога, зарлар һәм теләкләр кабул булмый.
 

Мөһәндис.

 
Ярый. Ләкин…
 

Яэҗүҗ.

 
Ал!..
 

Мөһәндис ала.

Мәэҗүҗ.

 
Коточыргыч ихтирагың тәмам булгач,
Каһарманга лаек «нәшан» син тагарсың.
 

Шәйтан.

 
Тәбрик итәм бәхет яуган көнең белән.
Шаять, монда кул куюдан ваз кичмәссең.
 

Мөһәндис кул куя.

Мәэҗүҗ.

 
Мөһәндис!
Әнә шушы тау артында зур диңгезләр бар;
Ул диңгезләр артларында чит илләр бар;
Ул илләрдә күз күрмәгән байлыклар бар;
Энҗеләр бар, хайван төсле эшчеләр бар.
Шул илләрне моннан торып алу өчен,
Дөнья йөзе күрә алмаган корал чыгар!
Ул коралда эшләгәндә, адәм көчен
Мөмкин кадәр аз итүне исеңә ал.
Чөнки заман бозылып тора бу арада;
Ышаныч юк корал бирү корамага.
Ә мин дигән корал булса, ул коралда
Эшләүче үз көчемез дә җитәр аңа…
Җир, күк, тау, таш, куе болыт, ут көчләрен
Бергә җыеп, бер кәрамәт тудыр, егет!
Ул чагында безгә каршы килгәннәрнең,
Барын тирән җир астына тыгар идек.
 

Шәйтан.

 
Чын, Мөһәндис эшлим дисә, ул булдырыр.
 

Мәэҗүҗ.

 
Яэҗүҗ сине алтыннарга коендырыр.
Ә мин синең күкрәгеңә шул нәшанны
(Зур нәшанны күрсәтә.)
Шул шатлыклы көнне үзем тагар идем.
 

Мөһәндис.

 
Уйлап карармын.
 

Яэҗүҗ.

 
Менә сиңа вәгъдә өчен.
(Акча бирә.)
 

Шәйтан (Мәэҗүҗгә).

 
Хәзер инде ул ычкынмас.
Әфәнделәр, ялыккансыз, боерыгыз…
 

Барысы.

 
Рәхмәт!..
(Үкерешеп-улашып китәләр.)
 

III күренеш

Газазил һәм Мәһди.

Газазил.

 
Мөһәндиснең белемлеген сатып алып,
Җир үзәген кимерергә юл тоталар.
 

Мәһди.

 
Безгә үлем хәзерләгән ул коралны
Җир йөзеннән мәңгелеккә җую кирәк.
 

Газазил.

 
Мөһәндиснең ул коралы, табигатьнең
Бөтен көчен бер ноктага җыеп алып,
Җир йөзеннән бөтен барлыкны корытып,
Тәхетләрне саклар өчен билгеләнгән.
 

Мәһди.

 
Мөһәндиснең ул коралы чыкмас борын,
Тәхетләрнең көлен күккә ташлау кирәк.
Җан кыючы корал безгә кирәк түгел.
Телләремез сөңге, каләмемез зәһәрле ук.
 

Газазил.

 
Безгә кирәк ару вөҗдан, чын саф күңел,
Безгә кирәк ирек, дуслык, чын матурлык.
 

Мәһди.

 
Әйдә, киттек!..
(Китәләр.)
 
51.Тайяр – әзер.
52.Нәфәка – яшәү өчен кирәк булган мал, азык.
53.Һибә – бүләк.
54.Ганбәр – хуш исле сыек матдә.
55.Хәраҗат – чыгымнар.
56.Ихтираг – уйлап табу.
57.Нәшан, нишан – орден.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
17 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1931
Hacim:
511 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04198-0
İndirme biçimi:
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre