Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 12
Икенче пәрдә
Уртача җыйналган кабинетка охшашлы бүлмә.
I. Муса ялгызы.
Муса (ишектән карап). Анасы, анасы, пәрәмәчне карап пешерегез. Итен, маен кызганмагыз. Кунак ни җитте кеше түгел, Америка профессоры. Ишетегез, пөхтә булсын. Хуш. Бу профессор Америкадан нинди максат белән килде икән? Хөкүмәт эшләре беләнме икән әллә? Юк, юк, тәгаен өйләнергә килгәндер. Америка никадәр шәп булса да, тәрбияле милли кызлар юк шул анда. Бу инде үзе татар булгач, татар кызына, ягъни милли туташка өйләнүне тиеш тапкандыр, күрәсең. Туп-туры миңа килүе мәсьәләне тагын да мөһимләштерә. Шулай ук минем шөһрәтем Америкага кадәр барып җиткәнме икәнни? Хәер, гаҗәп түгел. Җитсә дә җитәр шул. Милләт өчен кулдан килгән кадәр эшләдек инде, Алла кабул гына итсен инде. Большевиклар гына кадерне белмәделәр. Әнә укыган, тәрбияле, абруйлы кеше Америкадан торып кадеребезне белгән. Ай, бу мәдәният бик зур нәрсә шул. Хуш. Бу хакта кызым белән сөйләшеп алырга кирәк. Хатын-кыз бит ул ахмак була. Дилбәр, Дилбәр кызым, монда чык әле. Әгәр дә эшләр теләгәнчә барып чыкса, Аллаһныкын белмәссең. Баба булып Америкага да барып куярсың шул. Әйе, әйе, һәр эш Хода кулында инде.
II. Муса, Дилбәр.
Дилбәр. Нәрсә, әткәй?
Муса. Кызым, якынрак кил.
Дилбәр. Нәрсә, әткәй?
Муса. Озакламыйча, кызым, безгә Америка профессоры киләчәк.
Дилбәр. Беләм, әткәй. Тиз килерме икән соң?
Муса. Берәр сәгатьтән килергә тиеш. Кызым, профессор хәзрәтләре өйләнмәгән кеше икән.
Дилбәр. Өйләнмәгән?!
Муса. Әйе, өйләнмәгән. Монда килүенең максаты: тәрбияле, укыган милли туташка өйләнү булса кирәк. Менә инде башлап безгә кунак булып килүендә сер булырга кирәк.
Дилбәр. Сер?!
Муса. Әйе, сер.
Дилбәр. Соң ул…
Муса. Сабыр, сабыр. Ул сер, минем уйлавымча, син булырга кирәк. Әгәр дә күңеленә ошасаң, бәлки…
Дилбәр. Әткәй, син мине оялтасың.
Муса. Мондый чакта ата белән кыз арасында оят булмый. Мин бит, ахры, синең бәхетең өчен тырышам. Әгәр дә чәчләрегез бәйләнгән булса, бәлки, киявебез профессор белән миңа да Америкага китәргә туры килер. Менә шуның өчен профессор алдында үзеңне яхшы тот. Теге Пётр Иванич кызыннан өйрәнгән тәртипләреңнең барысын да яса. Ул, татар булса да, Америка зыялысы инде. Күрешкәндә, ничек әле, болай итәсезме әле? (Посып күрсәтә.) Шулай посып күрешерсең. Йә, эшләп кара, кара әле.
Дилбәр реверанс ясый.
Яхшы, күркәм чыга икән. Башыңны бераз күтәрә төш. Йә, яңадан эшләп кара.
Дилбәр реверанс ясый.
Посканда, менә шулайрак поссаң, матуррак чыгар төсле (посып күрсәтә). Йә, тагын бер посып күрсәт.
Дилбәр реверанс ясый.
Әһә, бәрәкалла, яхшы, күркәм, милли булып чыга. Сөйләшкән чакта, шулай кулларыңны күкрәгеңә куеп тот. Теге сурәттәге кызлар төсле. Күзләреңне зур итеп ачып, югарыга карап тор. Милли булсын. Ул, бердән, тәгъзим галәмәте, икенчедән, килешле булып чыга. Күлмәгеңнең иң модныен ки. Хәер, өстеңдәге ярарлык икән. Энҗе, алтыннарыңны барысын да ас, ислемаеңны кызганма. Тешләреңне яхшылап щёткалап ю. Ис килмәсен. Алай-болай… эһем… эһем…
Звонок.
Чү, килделәр бугай. Бар, чакырмыйча чыкма! Милли гадәтләреңнең барысын да кылырсың. Бар, бар!..
Дилбәр чыга.
III. Муса, Искәндәр һәм Апуш.
Апуш. Профессор хәзрәтләре боердылар.
Муса. Хуш киләсез. Мәрхәбә, таныш булыйк. Муса Мәхмүди сабыйк җәмәгать хадиме.
Искәндәр. Чикаго дарелфөнүненең профессоры. Нью-Йорк академиясенең әгъзасы, профессор Булат Сон.
Муса. Сезне ханәбездә күрү белән бәхетлебез, әфәндем. Боерыгыз! (Урын күрсәтә.)
Искәндәр. Рәхмәт. (Төртә.) Гафу итегез, мин шулай.
Муса. Әйе, әйе, тәкәллефсез булуыгызга бик шат… Профессор хәзрәтләре, сез безнең шәһәребездә озак калырга уйлыйсызмы?
Искәндәр. Эшләрем тәмам булганчы калырмын дип уйлыйм.
Муса. Гафу итегез, хөкүмәт эшләре беләнме, әллә?..
Искәндәр. Һәм хөкүмәт, һәм фән, һәм тарих, һәм… һәм…
Муса. Бәрәкалла, бик гүзәл, бик күркәм.
Искәндәр. Муса әфәнде, исемегез шулай шикелле.
Муса. Бәли, бәли.
Искәндәр. Муса әфәнде, мин сезне дә, гаиләгезне дә Америкада чагында ишетеп белгән идем.
Муса. Ә, әйе, бик рәхмәт. Мин бик шат. Мин үзем дә, сез килер алдыннан гына, шулай уйлаган идем.
Искәндәр. Муса әфәнде, мин сезнең әткәгезне дә беләм. Ягъни ишетеп беләм.
Муса. Әйе, әйе, мәрхүм шактый мәгълүм кеше иде.
Искәндәр. Мин сезнең белән якыннан дуслашасым килә. (Торып, кулын сузып төртә.) Гафу итегез!
Муса. Бик рәхмәт. Мин бик шат.
Искәндәр. Шәһәрегездә Габдуллаҗан исемле спекулянт бар икән.
Муса. Әйе, бар. Карун дәүләтенә малик кеше инде. Бик саран, ахмак бәндә.
Искәндәр. Менә шул Габдуллаҗан спекулянтта Арслан ханнан калган тарихи ярлыклар бар икән. Сезнең шул хакта хәбәрегез юкмы?
Муса. Әйе, бар, дип әйтәләр. Ләкин үз күзем белән күргәнем юк. Ул аларны һичбер кемгә күрсәтми.
Искәндәр. Шулай дигәннәр иде. Хәер, ул мәсьәлә минем өчен мөһим түгел. Минем башка зуррак эшләрем бар. Муса әфәнде, бер стакан кайнар су булса, мин бик шат булыр идем.
Муса. Бәлки, чәй эчәрбез?
Искәндәр. Лимон белән булса, мөмкин.
Муса. Була, була. Рәхим итегез, менә бу әфәнде сезне пәрәмәч ярата дигән иде.
Искәндәр. Аһ, бик, бик!.. Беләсезме, Муса әфәнде, минем иң яраткан ашым пәрәмәч инде. Һичбер риясыз, бик яратам. Шул яраткан ашымны егерме ел ашаганым юк. Россиягә килгәч тә, берьюлы егерме пәрәмәч ашап бетерергә ант иткән идем. Үзегез уйлап карагыз. Егерме ел бит, егерме ел. Сөйгән ашым, милли пәрәмәчебезне ашаганым юк.
Муса. Сез Америкада егерме елдан бирле торасызмыни?
Искәндәр. Әйе, егерме ел. Мин унбиш яшемдә Америкага барган идем.
Муса. Кыяфәтегез, тфү, тфү, күз тимәсен! Бик яшь әле.
Искәндәр. Без, америкалылар, тиз картаймыйбыз. Һи-һи-һи… (Төртә.) Гафу итегез! Әйе, гимнастика белән бик нык маташабыз.
Муса. Сез бик күңелле кеше икәнсез, профессор хәзрәтләре. Гафу итегез, мин хәзер. (Чыга.)
Апуш. Сайрый беләсең, малай. Көлмичә чыдап булса ярар иде. Син ул корсакка төртүеңне куй. Килешми…
Искәндәр. Тес-с-с!..
Муса керә.
Муса. Менә рәхим итегез, чәй. Сез, бәлки, кофе яисә какао тели торгансыздыр?
Искәндәр. Юк, рәхмәт. Мин үзебезнең Россиянең милли чәен сагындым.
Муса. Бәрәкалла, бәрәкалла. Газиз милләтебезне онытмаган икәнсез. Ә безнең эшләр монда тәмам чуалды. Бу әфәнде, шаять, үз кешебездер?
Искәндәр. Үз кешебез, сез аңар ышаныгыз.
Муса. Афәрин, афәрин. Дөньяда үз акылларында калган кешеләр дә бар икән әле.
Искәндәр. Ул да милли пәрәмәчебезне бик ярата икән.
Муса. Ә, әйе, пәрәмәч. Гафу итегез! (Чыга.)
Апуш. Пәрәмәче җитәрлек булырмы икән? Бик ашыйсы килә бит, малай. Тамакны туйдыргач та, тизрәк моннан сызарга кирәк.
Искәндәр. Тес-с-с!..
Муса яңадан керә.
Муса. Менә инде милли пәрәмәчебез… Рәхим итегез!
Искәндәр. Әйе, милли пәрәмәч. Мин инде тансыкка күбрәк ашармын. Сез гаепләмәгез. Апуш әфәнде, рәхим итегез. Миңа инде үз өемдәгечә иркенләп утырырга рөхсәт итегез. Сез миңа, Муса әфәнде, бик ошадыгыз. Пәрәмәчегез дә бик ошады.
Муса. Рәхмәт илтифатыгызга. Сез дә миңа бик ошыйсыз. Никадәр күп ашасагыз, шулкадәр безне якын күргән булырсыз. Җитешегез.
Искәндәр. Рәхмәт.
Муса. Сез Американың кайсы җиреннән, шәһәреннән сәфәргә чыктыгыз?
Искәндәр. Пәрәмәч шәһәреннән. Ә… ни, Чикаго шәһәреннән.
Муса. Һавалар ничек калды?
Искәндәр. Яхшы.
Муса. Сәяси хәлләр ничек?
Искәндәр. Яхшы.
Муса. Профессор хәзрәтләре, бу бездәге Советлар хакында Американың фикере ничек?
Искәндәр. Төрлечә.
Муса. Тиз бетәрләрме икән инде?
Искәндәр. Нәрсә?!
Муса. Җитешегез, җитешегез!.. Ә, монда беткән икән. Кайнарын китерик.
Искәндәр. Рәхим итегез, бигрәк ләззәтле пәрәмәчләр икән.
Муса. Милли нәрсәләр ләззәтле була инде ул, профессор хәзрәтләре.
Искәндәр. Шулай була икән.
Муса чыга.
Апуш. Ну, пәрәмәче, малай! Тагы бер егермене сыпырырмын, ахрысы. Әллә кунарга да калыйкмы икән? Яхшы кешегә охшый.
Искәндәр. Тес-с-с!..
Муса керә.
Муса. Менә кайнары да булды. Зинһар, сез ашый күрегез инде, ашагыз.
Искәндәр. Рәхмәт.
Муса. Профессор хәзрәтләре, шәһәребезнең могтәбәрләреннән сезнең белән танышырга теләүчеләр бар иде. Әгәр сез кабул итсәгез, бүгенге кичәбез бер гыйльми кичә төсен алыр иде.
Искәндәр. Комиссарлармы?
Муса. Юк, юк. Аларны без, эһем, эһем… Хода сакласын! Ул халык белән Хода каберләрне янәшә итә күрмәсен инде. Мин әйткән кешеләр – игътибарлы, абруйлы, чын кешеләр. Шәһәребезнең голәмәсе, могтәбәр милли байлары.
Искәндәр. Ярый, бик яхшы. Мин каршы түгел. Ләкин бүген кабул итә алмыйм. Шулай да иң якын һәм иң могтәбәр кешеләрегездән бер-икесен кабул итәрмен.
Муса. Ярый, ярый. Иң могтәбәрләреннән бер-икесен генә чакыртырмын. Әйе, алар хәзер килеп җитәрләр. (Чыга.)
Искәндәр. Ул бозау башларның эч серләрен белергә кирәк. Мин алар белән сөйләшкәндә, күз алдымда торма. Теге Габдуллаҗан бай нигә озак килми икән? Соң син аңар әйттеңме?
Апуш. Әйткән идем… Пәрәмәче җитәрме икән, малай?
Искәндәр. Җитмәсә, милли кабартмасын сорарбыз.
Муса керә.
Муса. Гафу итегез, сезнең чәйләрегез беткән икән. (Стаканнарны алып чыга.)
Апуш. Каеш кыса башлады, малай. Мин бу бичара мәхлукны кызгана да башладым инде.
Искәндәр. Зарар юк, зур эшләр корбансыз булмый.
Муса керә.
Муса. Рәхим итегез, профессор хәзрәтләре. Профессорлык хезмәтен күптәннән алып барасызмы?
Искәндәр. Биш елдан бирле.
Муса. Шактый бар икән. Бер дә ишетелмәгән иде.
Искәндәр. Бу соңгы елларда хәбәрләшү мөмкин түгел иде бит.
Муса. Дөрес, дөрес, мөмкин түгел иде. Нинди фәннәрдән дәрес бирәсез?
Искәндәр. Һәммәсеннән дә.
Муса. Америкада сездән башка тагын мөселман профессорлары бармы?
Искәндәр. Хәзергә юк әле. Бер-ике елдан булырлар. Бер үзбәк, бер төрек, яңадан бер татар профессорлыкка хәзерләнә калдылар. Моннан сау-сәламәт кайтып булса, мин аларны профессор итәргә тырышачакмын.
Муса. Тырышыгыз инде, профессор хәзрәтләре, тырышыгыз, милләтебез профессорларга бик мохтаҗ… Ә-ә… Мин сезгә кайнарын китерим. (Чыга.)
Апуш. Туям бит, малай.
Искәндәр. Алаймы, эһе.
Муса керә.
Муса. Менә кайнарыннан рәхим итегез. Профессор хәзрәтләре, сезнең ата-анагыз исәннәрме?
Искәндәр. Мәрхүмнәр.
Муса. Нинди кәсептәге кешеләр иде?
Искәндәр. Әткәй, мәрхүм, инглиз флотында капитан иде. Ә әнкәй, әнкәй… Әнкәй әткәйнең хатыны иде.
Муса. Бик яхшы, бик яхшы, сезнең асылыгыз зат каннардан икән.
Искәндәр. Әйе.
Муса. Үзегезнең ничек, рәфикагыз бармы?.. Ягъни хатыныгыз бармы?
Искәндәр. Юк.
Муса. Туры килмәдемени?
Искәндәр. Әйе, чөнки, чөнки Америкада безнең татарлардан зыялы гаиләләр юк. Ә мин үземә милли рәфика, ягъни татар кызын рәфика итәргә ант иткән идем. Үзегезгә билгеле, антны бозу – гөнаһ. Аннан соң мәрхүм әткәй белән әнкәйнең васыятьләре дә шулай иде. Хатының милли булсын, дип кычкырып үлделәр.
Муса. Бәрәкалла, бәрәкалла. Инабәтле нәселдән икәнсез. Ә менә бездә сез эзләгән, ягъни сез теләгән милли туташлар бар инде.
Искәндәр. Тәрбияле, милли туташларга кияүләр дә күптер инде.
Муса. Юк шул, юк. Берәү дә калмады, чөнки могтәбәр гаиләләрнең егетләре чехлар, колчаклар белән китеп беттеләр. Хәзерге вакытта бездә яхшы, игътибарлы кияүләргә ихтыяҗ бик зур. Әйе, ифрат зур инде. Рәхим итегез, пәрәмәчтән җитешегез! Ә, профессор хәзрәтләре, минем бердәнбер кыз балам бар. Әгәр дә теләсәгез, мин аны сезнең белән таныштырыр идем. Бик тәрбияле бала инде. Профессорларга ихласы бик зур. Шигырьләр язарга да булдыра. Аш-суга да осталыгы бар.
Искәндәр. Шулаймы? Чыгар монда. (Төртә.) Ә… Гафу. Мин бик шат булыр идем. Милли туташларыбызның йөзләрен күрмәгәнгә егерме ел булды бит инде.
Муса. Алай булса, мин хәзер. Хәзер… Дилбәр, Дилбәр, кызым, монда чык әле. Хиҗапны ташлату турында бик каты көрәштем. Аны сезгә һәркем дә әйтер. Мин башта ук, туганда ук хиҗапка каршы идем. Бала чагымда ук әнкәй мәрхүмнең яулыгын башыннан тартып ала торган булганмын. Һи-һи-һи!..
Искәндәр. Милләтебез сезнең шикелле зыялы аталар белән мактана торгандыр.
Дилбәр керә.
IV. Әүвәлгеләр һәм Дилбәр.
Дилбәр. Нәрсә, әткәй?.. Аһ, пардон, мусио, гафу итегез. (Реверанс ясый.)
Муса. Профессор хәзрәтләре, минем Дилбәрем шул инде, танышыгыз.
Дилбәр реверанс ясый.
Искәндәр. Мин бик шат. (Дилбәргә төртә.) Гафу итегез, туташ, мин шулай инде.
Дилбәр. Аһ, пардон, мусио.
Муса. Әйе, әйе, кызым, профессор хәзрәтләре сөйгән кешесенә шулай төртергә ярата икән.
Дилбәр. Аһ! (Реверанс ясый.)
Искәндәр. Муса әфәнде, сезнеңчә, ничек?
Муса. Нәрсә, профессор хәзрәтләре?
Искәндәр. Минемчә, шундый милли туташлары булган милләт яшәргә тиеш.
Муса. Яшәсен милләт!
Дилбәр. Яшәсен милләт! (Реверанс ясый.)
Искәндәр. Мадемуазель, Дилбәр туташ, утырыгыз!
Дилбәр (реверанс ясый). Мерси…
Искәндәр. Сез, туташ, нәзакәт һәм ыспайлыгыгыз белән безнең Америка ледиләрен оялтачаксыз. (Төртә.) Гафу итегез!
Дилбәр (реверанс ясый). Мерси.
Муса. Без инде, профессор хәзрәтләре, азрак кызыбызга французча да укыттык. Кызым, хәерле көн французча ничек була?
Дилбәр. Бон жур, мусио! (Реверанс ясый.)
Муса. Хәерле иртә ничек була?
Дилбәр. Бон матин, мусио! (Реверанс ясый.)
Муса. Хәерле кич ничек була?
Дилбәр. Бон суар, мусио! (Реверанс ясый.)
Муса. Мин Американы яратам ничек була?
Дилбәр. Җим бүлә Америк.
Искәндәр. А-а-а! Французчаны бик һәйбәт беләсез икән. Мин Америкада чакта үз илебездә милли туташларыбыздан французча белүчеләр булыр дип һич уйламаган идем, милләтебез бик тәрәккый иткән икән.
Муса. Тырыштык инде, профессор әфәнде. Кулдан килгән кадәр балаларыбызны милли рухта тәрбия итәргә тырыштык инде. Дөрес, бездә бик зур приданлы бай кызлары да бар, ләкин милли тәрбияләре бик зәгыйфь шул. Яхшы милли тәрбия байлыктан артык бит, профессор хәзрәтләре. Без инде кызыбызга французча да, русча да укыттык. Шуның белән бергә, милли музыка белән дә таныштырдык. Кызым, Дилбәр, профессор хәзрәтләренә берәр милли көй җырлап алмыйсыңмы?
Искәндәр. Минем милли көй ишетмәгәнгә нәкъ егерме ел.
Муса. Кызым, ишетәсеңме, профессор хәзрәтләре нәрсә ди? Җырла, җырла, кызым, назландырма!
Дилбәр. Оялам, әткәй. (Реверанс ясый.)
Муса. Җырла дигәч җырла. Алай карышырга ярамый. Тәрбиясезлек була… «Әллүки, бәллүки» көен җырла. «Әллүки, бәллүки» не җырла.
Дилбәр «Әллүки» көенә тамак төбеннән европача тавышлар чыгарырга тырышып җырлый. Җырлап бетергәч, һәммәсе дә кул чабалар. Дилбәр кат-кат реверанс ясый.
Искәндәр. Үзебезнең милли көебезне милли туташыбыз авызыннан ишеткәндә, Европа, Американың опералары юк булып калдылар. Яшәсен милли көй! «Әллүки, бәллүки!»
Муса. Яшәсен милләт!
Дилбәр. Яшәсен милләт! (Реверанс ясый.)
Муса. Бик һәйбәт җырлый иде, бүген бераз кабзыять65 алган булырга кирәк. Ун яшеннән бирле балалар кичәсендә җырлап килә. Кызым, профессор хәзрәтләренә пианинода «Галиябану» ны уйнап күрсәт әле.
Искәндәр. Пианинода уйный беләсезме, туташ? (Төртә.)
Дилбәр. Аһ, пардон, мусио! (Реверанс ясый.)
Муса. Белә, белә, бик һәйбәт, моңлы итеп уйный. Йә кызым, назланма, белгәнне күрсәтү гаеп түгел. Шулай бит, профессор хәзрәтләре? Белгәнне күрсәтү гаеп түгел бит?
Искәндәр. Бик дөрес. (Төртә.) Ә гафу… Безнең Америкада белмәгәнне күрсәтү дә гаеп түгел.
Муса. Әнә ишетәсеңме, профессор хәзрәтләре нәрсә ди?
Дилбәр. Нәрсә уйныйм соң? (Реверанс ясый.)
Муса. «Галиябану» ны, ул шәп чыга.
Дилбәр бер бармак белән «Галиябану» ны ялгыш-йолгыш уйнап чыга. Кул чабалар.
Искәндәр. А-а-а… Милләтебезнең, хосусән, милли туташларыбызның шул егерме ел эчендә тәрәккый итүләренә хәйран калам. Яшәсен пианино!
Муса. Яшәсен милләт!
Дилбәр. Яшәсен милләт! (Һәр «яшәсен» дигәндә, реверанс ясый.)
Искәндәр. Яшәсен милли туташларыбызның имән бармаклары! (Төртә.)
Барысы. Яшәсен!..
Дилбәр һаман реверанс ясый.
Муса. Шулай булгач, милләтебез бетмәс бит, профессор хәзрәтләре?
Искәндәр. Юк, һич бетмәс. Бетәргә рөхсәт юк. Әгәр дә милләтебез тагын биш-ун ел шул юлыннан аерылмыйча барса, һич шөбһәсез, Американы узып китәчәк.
Муса. Американы, дисезме?
Искәндәр. Әлбәттә, һич шөбһә юк. Чөнки бездә аларда булмаган хосусиятләр бар. Милли пәрәмәчебез бар, милли «Галиябану» ыбыз бар, милли туташларыбыз бар, милли татарларыбыз бар. Кирәк-яракның һәркайсы бар. Ә аларда ул юк.
Муса. Аларда юк икән, профессор әфәнде?
Искәндәр. Аларда машина, автомобиль, һөнәрдән башка һичбер милли нәрсәләре юк.
Муса. Ишетәсеңме, кызым? Америкада юк, ди. Булмаса булган икән инде, профессор хәзрәтләре, Дилбәр туташтан милли бию биеп алуын үтеник.
Искәндәр. Милли бию дә беләсезмени?
Дилбәр. Уй, мусио!.. (Реверанс ясый.)
Искәндәр. А-а!.. (Төртә.)
Дилбәр. Аһ, пардон мусио!..
Муса. Бик матур бии. Ун елдан бирле балалар кичәсендә биеп килде. Мактап гәзиткә дә яздылар. Бик һәйбәт бии. Кызым, кайда, биеп күрсәт. Профессор хәзрәтләренең күрәсе килә.
Искәндәр. Әйе, әйе, мин бик шат булырмын. Егерме елдан бирле милли бию күргәнем юк бит.
Муса. Ишетәсеңме, кызым, егерме елдан бирле, ди.
Дилбәр. Мин музыкасыз бии алмыйм. (Реверанс ясый.)
Искәндәр. Менә Апуш әфәнде уйнар. Ул аз-маз шалтыраткалый бугай.
Муса. «Әпипә»не биесенме, «Әтнә»неме? Һәр икесен дә булдыра.
Искәндәр. Җаны эстәгәнен биесен.
Муса. Кызым, Әпипә, Әпипә!.. Йә, йә, бас, кызым Әпипә, син басмасаң, мин басам. (Бию хәрәкәтләре ясый.)
Дилбәр «Во садули» рәвешенчә, «Әпипә»гә бии. Кул чабалар.
Искәндәр. Яшә, мең, миллион мәртәбә яшә, Дилбәр туташ! Бу милли биюебезне карап торганда, Американың балеты бөтенләй юкка чыга… Тагы бер мәртәбә яшә! (Кул бирә.) Син яшәсәң… (Төчкерә.) Син яшәсәң… (Төчкерә.) Борынга әллә ни булган. (Төчкерә.)
Дилбәр. Томау төшкәндер, пардон. (Реверанс ясый.)
Искәндәр. Шулайдыр. (Төчкерә, төртә.) Гафу итегез, мин әйтмәкче идем… (Төчкерә.)
Искәндәр төчкергән саен, Муса ярхәмәкеалла дип тора. Соңыннан үзе дә төчкерә башлый.
Дилбәр (төчкереп). Пардон! (Реверанс ясый.)
Искәндәр. Бәрәкәт.
Шәехмирза керә.
V. Әүвәлгеләр һәм Шәехмирза.
Шәехмирза. Кайда ул Америка профессоры, кайда?
Муса. Кызым, ир-ат бар, чык!
Дилбәр чыга.
Акрын, акрын, зинһар, акрын!.. Безнең сабыйк милли адвокатларыбыздан Шәехмирза Юкабашов әфәнде.
Искәндәр. Мин бик шат. (Кулын бирә һәм төртә.)
Шәехмирза. Ай профессор әфәнде, минем бүсерем бар. Шуның өчен үтенәм…
Искәндәр. Миллидер инде ул.
Муса. Әйе, әйе, ышанычлы милләтчеләребездән.
Шәехмирза. Мин сезнең белән танышуыма, профессор әфәнде, бик шат. Гафу итегез, профессор әфәнде, мин сезгә бер сөаль бирәм.
Искәндәр. Рәхим итегез.
Шәехмирза. Сез большевикмы, түгелме?
Искәндәр. Америкада большевиклар юк.
Шәехмирза. Мин сезгә ышанам. Шулай буласын алдан ук сизгән идем, профессор әфәнде. Сез моны күрәсезме? (Тазын күрсәтә.)
Искәндәр. Шактый шома икән.
Шәехмирза. Мине таз диләр, ә мин әйтәм, мин әйтәм, ул – мәдәнилек, галимлек галәмәте, дим. Сезнең пеләшегез бармы, кайда?..
Искәндәр төртә.
Ай, бүсерем!.. Менә, Муса әфәнде, һәрбер мәдәни, галим кешенең башы пеләш булырга тиеш. Ә сез таз дисез.
Муса. Сезнең пеләш түгел, таз, Шәехмирза әфәнде.
Шәехмирза. Юк, ялгышасыз, пеләш!
Муса. Шәехмирза әфәнде, юкка кызмагыз. Сезнең атагызның да башы таз иде. Тазлык – сезнең нәселдән килгән милли авыру инде ул.
Шәехмирза. Милли булса булыр, ләкин мин таз түгел, пеләш.
Муса. Шәехмирза әфәнде, сез милли тазлыгыгыз белән мактанырга тиешсез. Әйе, әйе, сезнең җиде буынга кадәр бөтен нәселегез таз.
Шәехмирза. Нәсел тикшерергә калганда, Муса әфәнде, сезнең хәлегез начаррак булачак. Сезнең нәселегездә бирән авыруы бар. Сезнең атагыз бирән авыруыннан үлгән. Анагызның уң аягы ярты аршин кыска булган.
Муса. Син үлгәннәргә тимә, энем. Синең атаң – миссионер Ильминскийга милләтне саткан кеше.
Шәехмирза. Ә син үзең? (Колакка.)
Муса. Кем әйтә аны, кем әйтә?
Шәехмирза. Мин әйтәм.
Муса. Юк, сез аны әйтә алмассыз!
Шәехмирза. Әйтәм һәм әйтермен!
Муса. Юк, син исбат ит! (Якасына ябыша.)
Шәехмирза. Тотма якадан.
Искәндәр (араларына кереп төртеп). Әфәнделәр, сез икегез дә бик маһир ораторлар икәнсез. Әгәр дә Америкада булсагыз, шөбһәсез, бөтен дөньяга мәшһүр милли адвокатлар булыр идегез.
Шәехмирза. Аңар тагын адвокат булырга! Мөәззин дә була алмады. Ә мин, әфәндем, факультет ярым бетергән кеше. Бу большевиклар булмасалар, мин үзем дә әллә кайчан профессор булган булыр идем… Минем гыйльми әсәрләрем дә бар.
Муса. Профессор хәзрәтләре, ышанмагыз, ялганлый! Аның әсәрләренә кибетләрдә тоз тутырып саталар. Ахмак ул.
Шәехмирза. Ахмак кешенең пеләше булмый. Менә ул!
Муса. Пеләш түгел ул, таз!
Шәехмирза. Юк, пеләш!
Муса. Ә мин әйтәм, таз!
Шәехмирза. Ә мин әйтәм, пеләш!
Муса. Юк, таз!
Бер-берсенә кизәнә башлыйлар.
Искәндәр (урталарына кереп, төртеп). Әфәнделәр, сабыр!
Шәехмирза. Синеңчә, профессор әфәнденең дә башы тазмы?
Муса. Син таз!
Шәехмирза. Ә син хәйләләп Америка паёгы ашадың. Өстеңнән язып кына бирәсе бар.
Муса. Бар, бар, әйт. Ә мин синең чехларга шпионлык иткәнеңне әйтермен.
Габдуллаҗан керә.
VI. Әүвәлгеләр һәм Габдуллаҗан.
Габдуллаҗан. Әссәламегаләйкем! Америка профессоры кайда?
Муса. Габдуллаҗан бай, рәхим итегез. Менә ул!
Габдуллаҗан. Исәнме? Кая, бер дога кылыйк.
Дога кылалар.
Сез, профессор әфәнде, Америкадан кайчан чыктыгыз?
Искәндәр. Апрельдә.
Габдуллаҗан. Америкада сәүдә эшләре ничек бара?
Искәндәр. Шәп.
Габдуллаҗан. Ничек, профессор әфәнде, Америкада акча алтын, диләр?
Искәндәр. Көмеше дә бар.
Габдуллаҗан. Көмеше дә бар, диең?
Искәндәр. Бар.
Габдуллаҗан. Юлга расход күпме чыкты?
Искәндәр. Йөз доллар.
Габдуллаҗан. Безнеңчә күпме була инде?
Искәндәр. Шул чама.
Габдуллаҗан. Кара аны, бөтенләй юк икән! Өй җәмәгатьләрегез сау калдылармы?
Искәндәр. Сау.
Габдуллаҗан. Үзегезнең җәмәгатегез бармы?
Искәндәр. Юк.
Габдуллаҗан. Юк, диең?
Искәндәр. Әйе, юк.
Шәехмирза. Профессор әфәнде, сез кайсы шәһәрнең университетында эшлисез?
Искәндәр. Вашингтонда.
Муса. Чикагода түгелмени?
Искәндәр. Чикагода да, Нью-Йоркта да, мин бөтен Америка шәһәрләренең университетларында эшлим.
Шәехмирза. Профессорлыкка берәр буш урын юкмы?
Искәндәр. Кем өчен?
Шәехмирза. Үзем өчен. Мин факультет ярым бетердем бит. Гыйльми әсәрләрем дә бар.
Муса. Таз башың белән кайда үреләсең инде син?! Аларның үзләрендә дә синең шикелле әрәмтамаклар бетмәгәннәрдер әле.
Искәндәр белән Габдуллаҗан үзара сөйләшәләр.
Шәехмирза. Син, шәкерт хәлфәсе, ике галим сөйләшкәндә, арага ботыңны кыстырма, яме?
Муса. Синең гыйлемеңә сукыр анаңнан башка кеше ышанмый бит.
Шәехмирза. Ә син, шәкерт, шифырт, күмер карагы!
Муса. Минем, әлхәмделилла, ундүрт әсәрем бар. Ә син гомереңдә бер әсәр нәшер иттең, аңа да кибетләрдә тоз тутырып саталар.
Шәехмирза. Ә синең әсәрләрең кәгазь капчык ясарга да ярамый.
Искәндәр. Муса әфәнде, бик рәхмәт хөрмәтегезгә, безгә рөхсәт итегез.
Муса. Юк, юк, профессор хәзрәтләре. Кунып китәрсез. Сез бу дивананың сүзләренә карамагыз. Ахмак психопат ул!..
Шәехмирза. Менә профессор әфәнде, шаһит булыгыз, менә бу шифырт, хәлфә кисәге мине ахмак, психопат дип тәхкыйрь итте66. Мин аны иртәгә үк 173 нче статья буенча судка бирәмен. (Чыга.)
Искәндәр. Мин, бәлки, иртәгә үк Америкада булырмын.
Муса. Ничек, әллә аэропланыгыз да бармы?
Искәндәр. Әйе. Милли пәрәмәчегезгә, лимонлы чәегезгә рәхмәт. Әгәр дә Америкага барсагыз, миңа кунак булып төшегез. Ниопост урамында. 16 818 нче йортта, 84 нче катта, 9987 нче номерлы фатирда, 1189 нчы бүлмәдә мин булырмын.
Муса. Юк, юк, мин сезне, кундырмыйча, һич җибәрмим. Минем сезгә үзегезгә генә сүзләрем, йомышларым да бар әле.
Габдуллаҗан. Профессор әфәндене кунарга мин үземә алып барам.
Муса. Юк, бай, кеше кунагын алай тартып алып китәргә хакыгыз юк. Профессор хәзрәтләре бездә кала.
Габдуллаҗан. Юк инде, Муса хәлфә, алай үзеңә генә бөтен нәрсәне йомарлап тотмыйлар аны. Профессор әфәнде иртәгә китәчәк булгач, мин аны үземә кунарга алып барам. Әйдә, профессор әфәнде.
Муса. Юк, юк, рөхсәт юк. Кеше кунагын алып китәргә хакың юк.
Габдуллаҗан. Бик бар, менә дигән хакым бар. Син милләт хадиме булсаң, мин дә милләт бае. Алай үз ягыңа гына каерма.
Искәндәр (төртеп). Әфәнделәр, мин үз номерыма кайтам.
Муса. Юк, юк, рөхсәт юк. Бәхил түгел, миндә каласыз.
Габдуллаҗан. Муса хәлфә, син алай әрсезләнмә. Профессор әфәнде бездә кунар. Бездә мунча да ягылды. Махсус заказ – милли кабартма да пешерелде. Мунчадан чыгуга пирәш тә бар. Әйдә, әйдә, профессор әфәнде. (Култыклый.)
Муса. Юк, юк, рөхсәт юк. Бездә кунар. (Култыклый.)
Габдуллаҗан. Юк, безгә барыр.
Муса. Юк, бездә калыр.
Габдуллаҗан. Тартма, киемен ертырсың.
Муса. Нигә кеше кунагын талап алып китәсең!
Габдуллаҗан. Әйдә, профессор.
Муса. Кал, профессор.
Габдуллаҗан. Әйдә безгә!
Муса. Җибәрмим!
Соңгы сүзләрне тәкрарлап Искәндәрне як-якка тарткалыйлар.
Пәрдә.