Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 13

Yazı tipi:

Өченче пәрдә

Мещаннарча җыйналган кунак бүлмәсе.

I. Разия, Мәйсәрә бүлмә җыештыралар.

Разия. Кызым, тузаннарны яхшы сөрттеңме икән инде? Кунак ни җитте түгел, ди, американ, ди. Алла сакласын, шакшы торалар дип, бөтен дөньяга яманатыбызны таратыр.

II. Разия, Мәйсәрә һәм Габдуллаҗан.

Габдуллаҗан. Кайда, буласызмы инде? Кирәкяракның барысы да булдымы инде?

Разия. Булды, атасы, булды.

Габдуллаҗан (үчекләп). Булды, атасы, булды, атасы. Мин сиңа талчукчы да, читекче дә түгел. Сүз сөйләшә белмисез, һи, атасы, атасы… Кайчан гына шул тупаслыкларыгыздан котылырмын икән инде. Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс, дигәннәр, дөрес шул. Һичбер төрле итеп тәрәккыйпәрвәрләндереп булмый үзегезне. Кара аны, Разия ханым, актык мәртәбә әйтәм, әгәр дә тагы «атасы» дип эндәшкәнеңне ишетсәм, билләһи газыйм дип әйтәм, яңагыңнан утлар чыгарырмын!

Разия. Яшьлектә өйрәнмәгәч, картайгач булмый икән шул. Онытып җибәрәм.

Габдуллаҗан. Онытмаска кирәк. Шул бер-ике сүзне өйрәнмәскә, миегез черемәгәндер бит. Тупас дисәң тупас инде шул безнең татар хатыннары.

Разия. Ярый инде, сиңа әйтәм, юк өчен…

Габдуллаҗан. Нәрсә, ничек ничек?..

Разия. Юк, болай гына, атасы.

Габдуллаҗан. Ә?..

Разия. Бәйләнмә инде, сиңа әйтәм…

Габдуллаҗан. Сиңа әйтәм?! Сиңа әйтәм?! Әллә син мине авылдан базарга кәбестә төяп килгән гыйбад дип уйлыйсыңмы?! Яңадан шул «сиңа әйтәмеңне» авызыңнан чыгарсаң, телеңне кадак белән тишәрмен. Гыйбди дисәң гыйбди. Мужик, надан… Бу кадәр замананы аңламаган, тәрәккыйгә күнмәгән хайваннар булырсыз икән! Ат кәмитендә бит аюны да сездән яхшырак, сездән тәрәккыйпәрвәррәк итеп нәзакәткә өйрәтәләр. Бу кадәр аңгыра булырсыз икән. Кара аны, Разия ханым, бүген кешеләр алдына чыгасы булма! Синең өчен бөтен планнарымнан колак кагар хәлем юк. Әнә ашханәдә дөмегеп тор. Кеше итәргә, кеше арасына кертергә тырышмадым түгел инде. Алла кабул итсен. Ә син һаман үзеңнең мокытлыгыңнан аерыла алмыйсың.

Разия. Ярый инде, ярый. Юк өчен дөнья кубарма. Теләсә генә ни эшләт, исемең белән эндәшеп гөнаһлы булыр хәлем юк.

Габдуллаҗан. Теләсәң шәйтан дип эндәш. Әнә шул «сиңа әйтәм» белән «атасы» дигәнеңне генә ташла!..

Сиңа әйтәм, атасы, имеш… Кәнәфи менә шунда торсын. Әйдә, тот!

Разия кәнәфине күтәрә.

Бисмилла диген, юньсез.

Разия. Әгүзебилләһи минәшшәйтан ирраҗим, бисмилләһи…

Габдуллаҗан. Кирәкмәгәндә, артыграк юмартланып та китәсең. Әгузесен калдырсаң да ярый. Һаман шул иске остабикәләр тәрбиясе бетми үзегездә. Келәмнәрне кактыгызмы?

Разия. Кактык, ата… сиңа… ә…

Габдуллаҗан (җиһазларны, келәмнәрне яулыгы белән сыпырып карый). Кайда, кызым, одеколон чыгар. Бүлмәнең һавасын тазартырга кирәк.

Мәйсәрә чыгып китә.

Ходаның хикмәте, шул ат мае исеннән кабергә кермичә качып булмас, ахры. Әлдә инде сезнең тәннәрегезгә үк сеңгән… Никадәр тәрәккыйпәрвәрләнмә, ат мае һаман үз эшендә.

Разия. Милли ис, атасы, милли…

Габдуллаҗан. Милли дип инде, комганыңны да шкаф башына китереп куй. Һәр нәрсә үз урынында килешә. Ат мае белән милләт тәрәккый итми.

Разия. Ай Алла, үзең әле үткән ел гына, яшәсен милли ат мае, яшәсен аның исе дип, мәйданда нотык сөйләгән идең.

Габдуллаҗан. Кайчан, кайчан?..

Разия. Теге урамга бүрәнәләр тезеп, сабитларга каршы…

Габдуллаҗан. Тик тор, чүпрәк баш! Шул башың белән сәясәт тикшергән буласың тагын. Аны аңлый белергә кирәк әле сиңа!

Разия. Ярый инде безгә, үзебезгә, мөселманча булгач, маеннан да җирәнмибез, исеннән дә чиркәнмибез.

Габдуллаҗан. Ярый, ярый, шапылдама!

Мәйсәрә керә.

III. Разия, Габдуллаҗан һәм Мәйсәрә.

Мәйсәрә. Атакай, булды.

Разия. Атакай дип кайдан шул мишәр сүзләрен уйлап чыгардыгыз?

Габдуллаҗан. Дөнья күрмәгәнлек адым саен килә дә чыга. Театрларга да йөртәм ләсә үзеңне. Бар икән дөньяда аңгыралар.

Разия. Әти, әткәй дип эндәшү нигә ярамагандыр үзеңә!

Габдуллаҗан. Әти, әткәй дип без үстек. Безнең аталар-бабалар үскәннәр. Заманасында ул яраган. Хәзер заманасы башка. Тәрәккый заманы. Нигә соң син, чүпрәк баш, чыра якмыйсың? Нигә электрик ягасың, ә? Кызым, теге өрдерә торган машинаны да китер. Кая, кызым, кая, мондарак кил әле! Бу нәрсә?

Мәйсәрә. Борын, атакай.

Габдуллаҗан. Тимерче кебек корымланып йөрмәсәң ярамас дип куркасыңмыни, чүпрәк баш!

Разия. Иртәдән бирле тузан эчендә бит, атасы.

Габдуллаҗан. Сорамаганга җавап бирү ахмаклык була ул, Биби Разия ханым, белдеңме? Әллә инде бүлмә дә җыештырмас идегезме? Әнә Германиядә менә дигән кызлар, гимназия бетергән кызлар асраулар эшен эшлиләр, ди. Бар, кызым, әйткәнне эшлә.

Мәйсәрә. Ни эшлим, атакай?

Габдуллаҗан. Соң мин ни эшләргә куштым?

Мәйсәрә. Әллә тагын, оныттым, атакай.

Габдуллаҗан. Соң синең башың кайда? Миең черегән нәрсә!

Мәйсәрә. Беләм, атакай, беләм, әфәндем. Машина. (Чыга.)

Габдуллаҗан. Менә юньләп тыңлагач була ул.

Разия. Кем… ни… әй… әй…

Габдуллаҗан. Айлама миңа. Мин эт тә, ат та түгел. Исемем бар минем.

Разия. Ярый ла инде… Американнан башка, мәҗлестә тагын кемнәр булыр?

Габдуллаҗан. Беренчедән, американ түгел. Америка профессоры. Ишетәсеңме? Америка профессоры, чүпрәк баш. Икенчедән, мәҗлес түгел, зыяфәт, банкет… Мәҗлес белән банкет арасында никадәр аерма булса, американ бае белән Америка профессоры арасында да шулкадәр үк аерма бар. Бу ниткән сүз аңламас аңгыра булдыгыз сез! Син төне-көне тәрәккыйпәрвәрләнергә, җәмәгать эшләренә керергә тырышып йөрисең. Ә болар монда сине иске базга, кадимлеккә өстериләр.

Разия сүзсез генә төртә.

Нигә миңа төртәсең? Телеңә җен кагылмагандыр бит?

Разия. Аптырадым инде мин, аптырадым. Атасы, дисәң ярамый. Сиңа әйтәм дисәң ярамый. Әй, дисәң ярамый. Төртсәң тагы ярамый. Соң нихәл кылыйм инде? (Елый.) Тәрәккыйпәрвәрлегең үзеңә булсын, нигә чәнчелмисең шунда! (Елый.)

Габдуллаҗан. Елама, елама, миңгерәү тавык. Үзең өчен тырышам бит. Банкетны да белмәскә, оят бит. Безнеңчә зыяфәт, Европача банкет дип бер кешенең шәрәфенә багышлап ясалган мәҗлескә әйтәләр.

Разия. Манкитыңда да барыбер мәҗлестәге шикелле үк тыгынырга җыелалар бит.

Габдуллаҗан. Ярый, ярый… Дорфа сүзләреңне үзеңнең чүпрәк башлар мәҗлесләреңә калдыр. Банкетның хикмәтләрен аңларга шомарасың бар әле. Банкет ул зур нәрсә, бик зур.

Разия. Алай булгач, мунча ягарга да кирәк булыр инде.

Габдуллаҗан. Кирәк, кирәк, ләүкәләрен һәйбәтләп кайнар су белән сабынлап юыгыз, Разия ханым. Теге утынлыктагы иске китапларның тузаннарын сөртеп монда кертегез. Аннан соң малайны базарга җибәреп, бик күп итеп, татарча һәм русча гәзитләр, журналлар алдырып, өстәл өсләренә куегыз. Берәр заграничный-сурәтле журналлар табылмасмы, барысын алсын, акча кызганмасын.

Разия. Ярый, ярый, алдырырбыз. Әрәм булмаслар. Бәлеш асларына җәяргә дә ярарлар. Юкса йортта им өчен бер кәгазь кисәге юк бит.

Габдуллаҗан. Телефон шылтырыймы?

Разия. Әллә тагын, кагылган кеше булмады.

Габдуллаҗан (шалтыратып). Шылтырый ич.

Разия. Бу американ бигрәк расходлы кунак булды.

Габдуллаҗан. Расходсыз гына синең ул аңгыра тавыгыңны… Йә, ярый, ярый, бар, ашларыңны кара! Пәрәмәч, кабартмаларың яхшы булсын. Пәрәмәчтә ихласы зур, ди, аның. Банкет булса да, бездә ул милли булыр.

Разия. Кунак ашы җирдә калмас, дигәннәр. Алла хәерле итсен инде. (Чыга.)

IV. Габдуллаҗан ялгызы.

Габдуллаҗан. Эшләнәсе эшләр, алынасы нәрсәләр алынып бетте бугай инде. Чынлап та, хатын әйтмешли, бу американ үзенең банкеты белән шактыйга төшәр төсле күренә. Хәер, эшләр уйлаганча барып чыкса, ун өлеш итеп кайтарырбыз әле. Син Америка профессоры булсаң, без дә үз эшебездә профессор, әфәндем. Алдатмабыз әле. Дөньяда көтелмәгән эшләр була. Көтелмәгәндә әллә ниләр эшләп ташлый ул, дөнья, диләр аны. Башына тай типмәгән кеше дөньясында харап булмый ул. Бабайлар да, дөнья куласа: әйләнә дә бер баса, дип ялгышканнар. Дөрес, дөнья куласасын куласа, әйләнүен дә әйләнә, анысы дөрес. Әмма әйләнеп басмый! Өскә чыгара. Җилкәдән тотып өскә чыгара. Бабайлар сүзе белән йөрсәң, авылда кара ипи кимереп, йә берәр шахтада күмер казып торыр идең. Ә монда эшләр бөтенләй башкача, Америка профессорының бабасы. Ә, һи-һи-һи, уйласам йөрәкләр кытыкланып китә. Тукта әле, бу чүпрәк башларны шул хакта агаһландырып куярга кирәк. Юкса көтелмәгәндә әллә ни эшләп ташламасыннар тагын. Акыл өләшкәндә кершән буянып калган халык бит алар. Анасы!.. Әй, тфү, Разия ханым, кызым, монда керегез!.. Тиз булыгыз инде. Имгәкләр! Шулай диген, көтелмәгәндә, диген, җилкәдән тотып чыгара, диген. Һи-һи-һи…

V. Габдуллаҗан, Разия, Мәйсәрә.

Разия. Син чакырдыңмы?

Габдуллаҗан. Килегез, утырыгыз… Кызым, син дә утыр.

Утыралар.

Разия. Ни бар?

Габдуллаҗан. Менә нәрсә, кызым, Мәйсәрә туташ. Хатыным, Разия ханым. Мин иске фикерле, тупас кара татар бае да түгел, ишаннарга кул биреп дөньямны ахирәткә алмаштыручылардан да түгел. Мин замана кешесе, тәрәккыйпәрвәр, милләтче татар углы татармын…

Разия. Мөселман, диең, атасы.

Габдуллаҗан. Тик тор, син, ишәк. Нәүбәтең җиткәч сөйләшерсең. Менә шулай, кызым туташ. Мин кара фикерле каткан татар түгел, замананың теләкләренә каршы килмим. Хәзер инде замана башка төрле. Ору, сугу, көчләүләр модада түгел. Хәзер эшне заманача, тәрәккыйпәрвәрләрчә йөртү модада. Менә шуңа күрә мин сине үзең теләмәгән кешегә көчләп кияүгә бирү ягында түгел, кызым. Бүген безгә киләчәк американ – бик зур могтәбәр кеше. Үзе – профессор, үзе – хак мөселман. Америкада тора. Әгәр дә чәчләрегез бәйләнгән булса, кызым, гомерең буенча автомобильдә генә йөрерсең. Төшендеңме, кызым туташ?

Мәйсәрә. Әбәү, мин аңар чыкмыйм!

Габдуллаҗан. Сөйләп бетергәнне көт, миең черегән нәрсә! Шулай, әгәр дә син аңар кияүгә чыксаң, җаның ни тели, шуны алырсың, әбәзияннан сак тектереп бирермен. Әйтәм бит, җаның ни тели, шуны алып бирермен.

Мәйсәрә. Әем, мин аңарга чыкмыйм!

Габдуллаҗан. Сөйләп бетергәнне көт, дим, юкә баш! Менә мондый, иресеннән, менә шуның озынлыгы энҗе алып бирермен. Теге берлиант кашлы беләзекне дә бирермен.

Разия. Тукта әле, кем, ни…

Габдуллаҗан. Тик тор, чүпрәк баш. Синнән акыл сораган кеше юк бит әле. Бу йортта син хуҗамы, минме?

Разия. Юк, мин болай гына, ихтыяр үзеңдә.

Габдуллаҗан. Әгәр дә насыйп булып аңарга кияүгә чыксаң, Америкага китәрсез. Ел саен берәр кат без дә барырбыз. Сез аннан вагонлап-вагонлап мал җибәрерсез. Без монда сатарбыз да, алтынга әйләндереп, сандыкларга тутырып, сезнең янга Америкага торырга китәрбез. Бу тупас Рачы халкы арасында торуы да туйдырды инде. Төшенәсеңме, кызым, эшләрнең кая барганын?

Мәйсәрә. Яшьме соң үзе?

Габдуллаҗан. Менә килгәч күрерсең. Ул сиңа гашыйк булган. Ашым аш, суым су түгел, ди.

Мәйсәрә. Әй, аның ише… Һи-һи-һи!..

Габдуллаҗан. Аннан соң шуны да истә тот, кызым: син аның аягы астында туфрак булырга тырыш. Минем өемнән чыгып киткәннән соң, тәрбияң аның кулында булачак. Кем ашын ашаганыңны һәрвакыт исеңдә тот. Яхшы булсаң, сый күрерсең, яман булсаң, ут күрерсең. Дөрес, синең гомереңә җитәрлек мин үзем дә сиңа придан бирермен, ләкин мөселман кешегә шәригать боерыгыннан чыгарга ярамый. Хатын ирнең колы булырга тиеш.

Мәйсәрә. Әем, алай ут йотарлык булгач, мин аңарга чыкмыйм.

Габдуллаҗан. Мин, кызым, тупас татар бае түгел. Әгәр дә күңелеңә ошамый икән, мин сине көчләп бирмим. Ә инде минем сүземә каршы килүең өчен, яңагыңнан утлар чыгарырмын. Мин сине утыз яшькә кадәр ашатып түремдә тотмам. Хәзер заманасы ул түгел. Гомер буе кияүгә чыкмасаң да, мин сине һич берәүгә көчләп, елатып бирмәм. Ә инде башбаштаклыгың өчен яңагыңнан утлар чыкканны көт тә тор… Мин синең белән ике сөйләшмәм. Мин замана кешесе. Син белгән җәдитлекне мин дә беләм. Йә, ни әйтерсең, кызым?.. Дәшмисең?..

Разия. Дәшмәү ризалык галәмәте ул, атасы.

Габдуллаҗан. Син тик тор, әрәмтамак! Дәшмәү ризалык галәмәте дип эш кылырга мин кадим бай түгел. Миңа үз теле белән шартлатып әйтеп бирсен. Мин аны көчләп бирергә теләмим. Инде минем планнарымны җимерә икән, үзенә үпкәләсен. Яңагын кабыргалы бозау кәтлитеннән ким ясамам. Йә кызым!.. Мин көтәм!..

Мәйсәрә. Риза.

Габдуллаҗан. Менә, бәрәкалла, кызым. Менә бу эш чын җәдид, зыялыларча булып чыкты. Үзеңә дә уңай, миңа да яхшы. Халык күзендә дә күңелле.

Разия. Миңа инде, атасы…

Габдуллаҗан. Синнән сорамаганда, син тик тор, яңадан шул тупас «атасы» дигәнеңне ишетсәм, кара аны… Кая, кызым, бар, һәйбәтләп борыннарыңны, йөзләреңне юып, теге мутный күлмәкләреңне киеп, рәтләнеп, хәзерләнеп тор. Озакламыйча килә дә башларлар. (Одеколон өрдерә.) Ә син, Разия ханым, ашларыңны кара.

Разия. Ярый, ярый… Кем… ни…

Габдуллаҗан. Ни бар?

Разия. Шулай ук бердәнбер кызыбызны…

Габдуллаҗан. Син ашларыңны бел. Башкасына катышма. Синең эшең түгел, бар, бар!

Разия. Ярый, ярый, Алла хәерле итсен иде инде. (Чыга.)

Габдуллаҗан. Ярый, бер яктан эш бетте. Инде профессорның җебен тотарга кирәк. Хәер, алай куркынычлы конкурентлар күренми әле. Өч-дүрт төргәк белән егерме-утыз каратны күрсәтсәң, күзе томаланыр әле. Беләбез без ул халыкны. Үзбәк әйтмешли, пүл булсын, пүл булса, барысын да кол итәргә була.

Звонок.

Әһә, килделәр бугай. (Чыга.)

VI. Габдуллаҗан, Нигъмәт.

Габдуллаҗан. Әйдә, әйдә, Нигъмәт әфәнде, рәхим итегез!

Нигъмәт. Профессор әфәнде юкмыни әле?

Габдуллаҗан. Вакыт бар әле. Ул халык бит сәгате-минуты белән йөри торган халык инде.

Нигъмәт. Дөрес, дөрес. Үзегез ниләр бетереп торасыз?

Габдуллаҗан. Яңа хәбәрләр сездәдер инде. Дөньяда ниләр бар? Гәзитәләрендә ниләр язган булалар? Налоглар турында тагын берәр кәсафәт тудырырга уйламыйлармы?

Нигъмәт. Тудырган кәсафәтләре дә җитәрлек булды инде. Ни эшләмәкче була торганнардыр инде. Менә Европа дәүләтләре белән килешүдән берәр хикмәт чыкмасмы инде.

Габдуллаҗан. Ничек, әллә берәр нәрсә чыгар төсле күренәме?

Нигъмәт. Күренергә тиеш. Чит дәүләтләр капиталы кергәч, җирле капиталга да юл ачылырга тиеш.

Габдуллаҗан. Соң гәзитләрендә ниләр язалар?

Нигъмәт. Иске мунча, яңа таш. Һаман шул бер балык башын чәйниләр. Тегеләй эшлибез, болай эшлибез дип мактанудан уза алмыйлар әле. Юньләп эшләгән бер эшләре юк. Мәмләкәт тоту бунт чыгару түгел икән шул.

Габдуллаҗан. Шулаен шулай да, кем, Нигъмәт әфәнде, көч алар кулында бит.

Нигъмәт. Тарих бер урында тормый, Габдуллаҗан әфәнде. Бүген алар булса, иртәгә эш башында безнең булуыбыз да бик мөмкин.

Габдуллаҗан. Әнә теге бүрәнә җөмһүрияте заманында нинди уңай вакыт туры килгән иде. Кулдан ычкындырдыгыз бит шуны.

Нигъмәт. Юк, Габдуллаҗан әфәнде, ул алай түгел. Без сезгә, милли байларга, ышанып харап булдык ул чагында.

Габдуллаҗан. Ничек безгә ышанып харап булдыгыз? Киресенчә, без сезгә ышанып харап була яздык. Иләдегез инде, Нигъмәт әфәнде, иләдегез. Алла хәерле кылсын инде.

Нигъмәт. Ярый инде, үткән эшкә салават, дигәннәр бабайлар. Үткән беткән инде. Ул эшләр киләчәк өчен сабак булсын. Тарих ул йокламый, һаман алга атлый. Бабайлар әйтмешли, дөнья куласа: әйләнә дә бер баса.

Габдуллаҗан. Менә ул – хата фикер, Нигъмәт әфәнде. Дөрес, дөнья куласасын куласа, әйләнүен дә әйләнә, ләкин…

Звонок.

Профессор килде. (Чыга.)

VII. Габдуллаҗан, Шәехмирза, Сәлим, Нигъмәт.

Габдуллаҗан. Әйдәгез, әйдәгез, рәхим итегез!

Шәехмирза. Килмәдемени әле? Исәнмесез, Нигъмәт әфәнде.

Күрешәләр.

Сәлим. Габдуллаҗан әфәнде, безнең бу мәҗлесебезне сизмәсләрме икән?

Габдуллаҗан. Мәҗлес түгел, зыяфәт, банкет, Сәлим әфәнде.

Шәехмирза. Бүредән курыккан урманга бармас, дигәннәр бабайлар. Куркырлык булгач килмиләр аны.

Сәлим. Сез, Шәехмирза әфәнде, зыялы адвокат булсагыз да, тәрбиягез барып чыкмаган.

Шәехмирза. Ә сез һаман татарлыктан чыга алмыйсыз. Мин факультет ярым бетергән кеше. Һәрхәлдә, сезнең мәдрәсә тәрбиягездән артыграк. Мин тәрбия күргән кеше. Гаҗәп, безнең татар зыялылары нәзакәт дигән нәрсәне белмиләр. Менә Нигъмәт әфәнде мәдрәсәдә укыган шәкерт кенә булса да, ул бөтенләй башка.

Габдуллаҗан. Әфәнделәр, сөйләшәсе сүзегез булса, сөйләшеп бетереп куегыз, профессор алдында, зинһар, сынатмагыз.

Шәехмирза. Син, Габдуллаҗан әфәнде, бер сәүдәгәр генә. Зыялылар сөйләшкәндә тыңлап торырга кирәк.

Габдуллаҗан. Мин үз өемдә үзем хуҗа. Теләсәм сөйләшермен, теләмәсәм тыңлап торырмын.

Звонок.

Тес-с, зинһар, тавышланмагыз. Килде. (Чыга.)

Сәлим. Нигъмәт әфәнде, сез профессор хакында нинди фикердә?

Нигъмәт. Мин әле аны күргәнем юк бит. Һәрхәлдә, милләтебез өчен зур мактану инде, зур хәзинә.

Шәехмирза. Зур мактану, имеш. Менә мин факультет ярым бетергән кеше. Революция булмаса, әллә кайчан профессор булган булыр идем. Шулай инде. Ерактагы кояш якты була, ди.

Тавыш ишетелә, һәммәсе рәтләнәләр.

VIII. Әүвәлгеләр, Габдуллаҗан, Муса, Дилбәр.

Муса. Әле килмәдемени?

Габдуллаҗан. Хәзер килергә тиеш. Рәхим итегез!

Күрешәләр.

Нигъмәт. Муса әфәнде, ни эшләр куптарасыз? Әллә нигә картаеп киттегез бу арада.

Муса. Гомер уза бит.

Нигъмәт. Юк, революция картайтты сезне.

Муса. Анысы да бардыр инде… Газиз милләтебез сакчысыз көтү шикелле горбәттә67 калды бит. Бала-чага эш башына менеп утырып, безне бөтенләй читкә кактылар бит. Ни өчен? Милләткә утыз ел хезмәт иткән өчен. Менә шул утыз еллык хезмәтнең җилгә очканын күрү җиңел түгел шул.

Шәехмирза. Шулай була ул. Теге вакытта учредительный собраниегә мине сайлаган булсагыз, бәлки, бу хәлләр булмаган да булыр иде. Ә сезнең ышанычлы вәкилләрегез нишләттеләр үзегезне? Сезне монда агач атка атландырып калдырып, үзләре заграницага тайдылар. Шулай була ул. Ә сез эшне өйләгә кадәр бетереп куйдыгыз.

Нигъмәт. Муса әфәнде, американ профессор сездә булган, ди.

Муса. Әй-йе, булды.

Нигъмәт. Нинди тәэсир калдырды?

Муса. Чын зур галим икәнлеге һәрбер сүзеннән, хәрәкәтеннән күренеп тора.

Шәехмирза. Миңа да ул бик ошады. Мин беренче күрүдә үк аның зур галим генә түгел, философ икәнлеген анык белдем.

Габдуллаҗан. Алланың хикмәте ул профессор, бер дә бездәге укыган кешеләргә охшамый. Бездә укыган кешеләр юләр сымаграк булалар бит, әйеме? Ә ул алай түгел, профессорларның да урта бармагы булырга кирәк.

Шәехмирза. Габдуллаҗан әфәнде, сез сәүдәгәр кеше, сез, бәлки, базар малын яхшы да таный торгансыздыр, әмма инде учёныйларга бәһа куюны сез безгә тапшырыгыз.

Габдуллаҗан. Юк, алай түгел, адвокат әфәнде. Кеше белән кешене без дә аера беләбез. Мин сәүдәгәр булсам да, әлхәмделиллаһ, тәрәккыйпәрвәр, милли сәүдәгәр. Мин профессор әфәнденең зур кеше, чын галим икәнлеген үзем аңладым.

Муса. Профессор әфәнде инде милләтебез өчен бик зур мактану. Америка шикелле Америкада профессор булу бу инде җиңел эш түгел. Шуның өстенә иң кадерлесе, профессор хәзрәтләре безнең мәсләктәге кеше икән. Һәрбер тәрәккыебезгә, милли эшләребезгә куанып тора.

Шәехмирза. Мин профессор хакында моннан биш ел элек ишеткән идем. Һәм үзенә бер хат та язган идем…

Сәлим. Әллә сез, Шәехмирза әфәнде, профессор белән якын мөнәсәбәттәме?

Шәехмирза. Ә, әййе, әййе… Мин аның философ икәнлеген тәгаен беләм. Европада, миннән кала, иң зур галимнәрдән саналырга тиешле. Әййе, әййе… Американың яшь галимнәренең иң зурысы инде.

Габдуллаҗан. Американың иң зур галиме безнең агай-энеләрдән бит ә, Сәлим әфәнде? Әгәр дә берәр үткен сәүдәгәребезне дә Америкага җибәреп алсак, андагы сәүдәгәрләрнең арт сабакларын укытыр идек без анда!.. Һи-һи-һи… Американың иң зур кешесе, диең…

Нигъмәт. Муса әфәнде, профессор сезгә шулай туп-туры үзе килеп төштемени?

Муса. Әййе, безнең профессор хәзрәтләре белән мәгънәви танышлыгыбыз күптән инде. Ул минем бөтен әсәрләремне укып чыккан. Мин дә аның хакында француз журналларыннан шактый гына нәрсәләр моталәга кылган идем. Аннан соң безнең мәрхүм әткәй белән профессор хәзрәтләренең әткәсе шәрик булып укыганнар. Болардан башка профессор хәзрәтләре ана ягыннан безгә кардәш тә була икән.

Сәлим. Нинди уйлар, нинди максатлар белән ул монда килгән?

Муса. Гыйльми тикшерүләр өчен, аннан соң үзенең бәгъзе бер хосусый йомышлары да бар икән.

Сәлим. Нинди йомышлар?

Муса. Гафу итегез инде, анысын сер итеп саклавымны үтенде.

Сәлим. Бу Советлар хакында нәрсә ди?

Муса. Ул хакта озак сөйләшмәдек. Шулай да Советларга кире икәнлеге күренә.

Шәехмирза. Галим профессор булсын да, имеш, кире карамасын.

Сәлим. Юк, алай димәгез, Европада Советлар яклы профессорлар бар.

Габдуллаҗан. Советлар яклы булган профессорларның профессорлыклары да Шәехмирза әфәнденең адвокатлыгы шикелле генәдер инде.

Шәехмирза. Габдуллаҗан әфәнде, сез, беренчедән, мещан, икенчедән, торгаш. Шуңа күрә гыйлем-фән хакында сүз барганда тыңлап кына торырга тиеш.

Габдуллаҗан. Сез, Шәехмирза әфәнде, юләр балык. Башка түгел.

Шәехмирза. Ә син идиот…

Звонок.

Нигъмәт. Әфәнделәр, сабыр. Звонок бар. Профессор килде.

Габдуллаҗан. Ә профессор!.. Хәзер!.. (Ашыгып чыга.)

Шәехмирза. Менә койрык сөяге. Спекулянт, ул да сөйләшкән була бит.

Барысы. Тесс-с-с!.. Профессор!..

Тавыш ишетелә.

IX. Әүвәлгеләр, Габдуллаҗан, Насих, Сәлимгәрәй.

Насих. А-а-а, татарның бөтен могтәбәрләре монда икән. Хәерле кич, әфәнделәр.

Күрешәләр.

Нигъмәт. Насих Николаевич әфәнде, сез соңга калдыгыз.

Насих. Мин Сәлимгәрәй мирзаны көтеп тордым. Хезмәт кешесе бит, ахры, урынын ташлап чыга алмады.

Габдуллаҗан. Әфәнделәр, профессор хәзрәтләре килергә тиеш. Шуңар күрә милли банкетыбызны алып бару хакында берәр мәслихәт бирүегезне үтенәм.

Нигъмәт. Чынлап та, банкетның программасын төзергә кирәк. Шуның өчен, шул банкет программасын төзү хакында фикер алышу өчен, вакытлы гына бер рәис, бер сәркатип сайларга кирәк.

Насих. Сез, Нигъмәт әфәнде, соңгы вакытта тәмам кызыллашып киттегез. Нигә кирәк рәис! Банкет – банкет ул. Сөйләрбез, тост күтәрербез. Шуның белән эш тә бетәр.

Муса. Юк, ул алай түгел, Насих Николаевич әфәнде. Профессор хәзрәтләрен милли эшләребез белән һәм сәяси карашларыбыз, планнарыбыз белән таныштырырга тиешбез. Бөтен татар большевик дип уйлап китә күрмәсен.

Нигъмәт. Минемчә, әфәнделәр, татарның рухын эченә алган бөтен җәмәгать хадимнәребез бергә җыелган җирдә мәсьәләне төплерәк кую мәслихәт. Без һәркаюыбыз үз специальностебыздан сөйләргә тиешбез. Менә, мәсәлән, мин татар зыялылары исеменнән сөйләрмен.

Габдуллаҗан. Нигъмәт әфәнде аны булдыра инде, тик әнә беркөнге, мәйданда сөйләгән төсле генә була күрмәсен инде.

Нигъмәт. Анысы бит аның күз буяр өчен генә иде. Минемчә, нотыкларны үзара бүлешеп куярга кирәк.

Муса. Ярый, мәслихәт. Мин бәйнәлмиләл һәм шәрык сәясәтендә тоткан юлыбыз хакында сөйләрмен.

Шәехмирза. Мин фән һәм шәригать хакында сүз алам.

Нигъмәт яза.

Сәлим. Мин татар тарихы һәм аның имласы хакында мәгълүмат бирермен.

Муса. Мәслихәт, мәслихәт.

Насих. Мин инде большевиклар хакында нотык тотармын.

Сәлимгәрәй. Мин киләчәктә татар милләтенең тотачак хәрби тактикасы хакында рапорт бирермен.

Барысы. Мәслихәт, мәслихәт. Яхшы булыр бу.

Габдуллаҗан. Әфәнделәр, сез инде миңа да берәр сүз табып бирегез.

Муса. Әйе, әйе… Сез инде, Габдуллаҗан әфәнде, банкетны рәсми итеп ачарсыз һәм банкетның рәисе булырсыз.

Барысы. Мәслихәт, мәслихәт.

Шәехмирза. Менә монда мәсьәләнең иң зур ноктасы бар. Кемгә алдан сүз бирелергә тиеш?

Барысы. Чынлап та, бу мәсьәлә мөһим һәм зур!

Нигъмәт. Минемчә, бу мәсьәлә бик җиңел хәл кылынырга тиеш. Профессор зыялы кеше булганлыктан, беренче сүз зыялылар хакында сөйләүчегә, ягъни миңа бирелергә тиеш.

Муса. Минемчә, гомуми мәсьәлә хакында сөйләүче алдан сөйләргә тиеш. Бәйнәлмиләл, шәрык мәсьәләсе – хәзерге вакытта бик зур мәсьәлә. Шуңа күрә миңа алдан сүз бирелсен. Аннан безнең иске татар гадәте буенча да миңа тиеш. Чөнки мин милләтебез өчен барыгыздан да артык эшләгән, тырышкан кеше.

Сәлим. Минемчә, хәзерге вакытта татар милләте өчен нәрсә мөһим булса, шул хакта сөйләүче алдан сөйләргә тиеш. Тарих, имла мәсьәләсеннән дә зур эшебез юк бит безнең.

Сәлимгәрәй. Әфәнделәр, һәрвакыт банкетларда гаскәриләргә алдан сүз бирелә. Чөнки рапортсыз бернәрсә дә чыкмый. Минем рапорт. Шуңар күрә алдан мин рапорт бирергә тиеш.

Насих. Сез һәркайсыгыз аерым мәсьәлә хакында нотык тотасыз, ә минем нотыгым информация урынында булачак. Шуңар күрә, әлбәттә, баштан мин сөйләргә кирәк.

Габдуллаҗан. Ә минемчә, банкетның рәисе баштан сөйләргә тиеш.

Нигъмәт. Юк, алай түгел ул.

Габдуллаҗан. Синеңчә дә түгел.

Шәехмирза. Үзем баштан сөйлим, үзем.

Муса. Әфәнделәр, башлап мин сөйләргә тиеш.

Насих. Нигә мин түгел, син кем булдың соң?

Нигъмәт. Әфәнделәр, булмаса, тавышка куйыйк!

Барысы. Мин, мин сөйләргә тиеш! Мин!..

Нигъмәт. Әфәнделәр, туктагыз!..

Барысы. Үзем сөйлим, үзем!..

Шау-шу башлана, Апуш керә.

X. Әүвәлгеләр, Апуш һәм Искәндәр.

Апуш. Әфәнделәр!.. Әфәнделәр, Әфәнделәр!.. Профессор хәзрәтләре боерды.

Барысы. Тес-с-с!

Һәммәсе телдән калып сафка тезеләләр. Шул ук вакытта

Искәндәр керә.

Искәндәр. Әфәнделәр, сәлам!

Барысы. Мәрхәбә, профессор хәзрәтләре!..

Башларын ияләр. Искәндәр баскан килеш кала.

Пәрдә.

67.Горбәт – ялгызлык.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
17 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1931
Hacim:
511 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04198-0
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre