Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 14

Yazı tipi:

Дүртенче пәрдә

Шул ук бүлмә.

I. Мәйсәрә һәм Дилбәр.

Мәйсәрә. Кара, кара, Америка профессоры да аракы эчә икән.

Дилбәр. Укыган халык эчәргә яраталар, ди әткәй.

Мәйсәрә. Кара, кара, йөзе нинди кызарып китте. Яхшы гына төшергәндер, ахры. (Дилбәрне култыклап.) Кара әле, Дилбәр, кешегә әйтмәсәң, мин сиңа бер нәрсә сөйләр идем.

Дилбәр. Ни эшләп әйтим, Алла сакласын. Сүз ташып йөрергә, мин Чулак Фатыйма түгел ич.

Мәйсәрә. Әем, әйтмим. Кешегә сөйләрсең.

Дилбәр. Билләһи, сөйләмим. Сөйләр булсам, телем корысын.

Мәйсәрә. Сөйләмәссеңме?

Дилбәр. Юк, дим инде.

Мәйсәрә. Менә, алайса, нәрсә, әлеге Америкадан килгән мөселман профессоры бар бит, әйеме?

Дилбәр. Йә, йә?

Мәйсәрә. Ләкин, зинһар, кешегә әйтмә. Әткәй мине шул профессорга кияүгә бирә.

Дилбәр. Ә профессор ризамы соң?

Мәйсәрә. Нәрсәгә?

Дилбәр. Сиңа өйләнергә.

Мәйсәрә. Әй ябалак, әйтәм ич, зур придан белән дип… Әти әйтә, акча барысын да эшли, ди.

Дилбәр. Кара әле, Мәйсәрә, син аңар кияүгә чыкма.

Мәйсәрә. Нигә?

Дилбәр. Ул бит сине, ата-анаңнан, кардәш-кабиләңнән аерып, әллә кая алып китә.

Мәйсәрә. Ә китсә ни? Әти әйтә, ел саен бер кат үзегез күрешергә килерсез, ди. Бер кат үзебез барырбыз, ди. Аннан ул тора торган Америка каласында большевиклар да, Советлар да юк, ди. Автомобильләрдә генә йөриләр, ди. Шулай булгач, кызыктым шул… Алтын-көмеш, энҗе дә бик арзан, ди. Берлиянт шул Америка каласыннан чыга икән. Икмәк урынына анда шоколад кына ашап торалар, ди. Шоколад анда тауда үсә икән.

Дилбәр. Теләсәң ни эшлә, үзеңне чукындырсалар, соңыннан үкенерсең дә – кайтмас.

Мәйсәрә. Нишләп чукындырсыннар? Әти әйтә, әгәр дә, ди, шул профессорга барсаң, ди, ни генә сорасаң да кызганмам, ди. Әбәзиян сак тектерермен, ди.

Дилбәр. Әбәзиян маймыл була бит ул. Маймыл тиресе киеп йөрерсеңмени?

Мәйсәрә. Әбәзиян нишләп маймыл булсын ул! Мех ул, бик кыйммәтле мех. Әй мескен, шуны да белмисеңмени? Маймыл булса, кем кияр иде соң аны? Әбәү, маймыл тиресен кияргә!

Дилбәр. Син ул Американың кайда икәнлеген беләсеңме соң?

Мәйсәрә. Хаҗдан да ерак түгелдер әле. Әнә кешеләр хаҗдан да кайталар. Әти әйтә, сез миңа Америка каласыннан вагонлап-вагонлап мал җибәрерсез, ди. Мин аны монда сатармын, бик күп кенә акча булгач, алтынга әйләндереп, үзем дә сезнең яныгызга торырга Америкага күчәрмен, ди. Шулай булгач, нишләп риза булмыйм?!

Дилбәр. Аның анда хатыны бар, ди. Көндәш өстенә сине алмакчымыни?

Мәйсәрә. Булса, мин аны баргач та куып җибәрермен.

Дилбәр. Хәер, теләсәң ни эшлә. Мин синең урыныңда булсам, әллә нигә дә аңар кияүгә чыкмас идем. Монда бит сине теләсә кем алыр. Үзең матур, бай, укыган…

Мәйсәрә. Кем укыган, минме? Мин бернәрсә дә белмим. Валлаһи, басканны көчкә генә таныйм. Байлык булгач, укуның нигә кирәге бар? Ярлы кешеләр берәр җирдә хезмәт итеп тамак туйдырыр өчен укыйлар бит. Ә миңа ул нигә? Чү, чыгалар бугай!

II. Дилбәр, Мәйсәрә, Искәндәр, Габдуллаҗан, Насих, Шәехмирза, Сәлим, Нигъмәт, Апуш, Муса, Сәлимгәрәй.

Искәндәр. Әфәнделәр, сезнең белән бер мәҗлестә булуыма мин бик шат! (Төртә.) Гафу итегез, без, америкалылар…

Насих. Зарар юк.

Искәндәр. Сез мирзамы әле?

Сәлимгәрәй. Шулай, ваше превосходительство.

Габдуллаҗан. Рәхим итегез, утырышыгыз!

Искәндәр. Рәхмәт. Туташлар, рәхим итегез! (Урын күрсәтә.)

Дилбәр. Мерси… (Реверанс ясый.)

Мәйсәрә Дилбәрнең реверанс ясаганын күреп посып ала.

Насих. Профессор әфәнде, Америкада безнең эмигрантлар күпме?

Искәндәр. Бихисап.

Насих. Хәлләре ничек?

Искәндәр. Һәйбәт. Сезнең һәркаюыгызга сәлам әйттеләр. Һәм, мөмкин булса, арыш сохарие җибәрүегезне үтенделәр.

Насих. Нигә? Матди яклары начармыни?

Искәндәр. Юк, бик яхшы. Һәркемгә дә ватан кадерле бит. Аларның Русиядән килгән арыш сохарие бик ашыйсылары килә.

Сәлим. Профессор әфәнде, татар тарихы хакында Америка голәмәсе нәрсә ди?

Искәндәр. Бик шәп, ди.

Сәлим. Шул хакта Америка голәмәсе берәр нәрсә эшлиме?

Искәндәр. Бик нык эшли. Ул хакта, гомумән, эшләр бик кызу бара. Татар тарихын тикшерү өчен, махсус алтмыш биш катлы бина төзелде. Һәм дә йөз дә сигез автомобиль әзерләнде.

Сәлим. Бик күп. Әллә татар тарихы хакында яңа кәшфиятләр дә бармы?

Искәндәр. Бик күп.

Сәлим. Кара син аны, бик күп, диең, алайса. Ә татар имласы хакында мәсьәләләр ничегрәк?

Искәндәр. Хәтта әйтергә мөмкин, бихисап.

Сәлим. Мәнбәгьләре әсаслымы соң?

Искәндәр. Бик әсаслы, бик нык, тимер шикелле нык.

Сәлим. Нәрсә соң ул алай Америка голәмәсен татар тарихын тикшерергә мәҗбүр итте?

Искәндәр. Мөһим бер ярлык. Ул ярлык хакында мондагы матбугат та бик шаулаган, дип ишеткән идем.

Сәлим. Теге бер мулланың бер мужиктан урлап алган ярлыгымы әллә?

Искәндәр. Әйе, мужиктан бер мулла, мулладан бер хәлфә, хәлфәдән бер газета мөхбире, мөхбирдән газета конторщигы, конторщиктан көтепханә назиры, назирдан бер урам каравылчысы урлаган ярлык. Аны аэроплан белән бер спекулянт, Америкага китереп, миллион долларга сатты. Менә инде шул ярлык татар тарихына нык нигез ителеп алынды. Аннан соң иске Болгар ханнарының ярлыкларын, Арслан ханның бөтинамәсенең бер нөсхәсен Һинд голәмәләреннән берсе безгә, Америкага китереп тапшырды.

Габдуллаҗан. Болгар ханнарының ярлыклары, дисезме?

Искәндәр. Әййе, һәм Арслан ханның бөтинамәсе.

Габдуллаҗан. Ул ярлыклар һәм бөтинамә ике нөсхә булганмыни?

Искәндәр. Әйе, ике нөсхә булган. Аны моннан сигез йөз алтмыш биш ел элек Арслан хан җыеп, ике нөсхә яздырып калдырган икән. Шуның бер нөсхәсен без таптык, икенче нөсхәсен Русиядә дигәннәр иде. Шуны эзләргә дип, мин монда килдем.

Сәлим. Соң берсе булгач, аның икенчесе нигә кирәк?

Искәндәр. Дөрес, артык кирәге юк. Ләкин без аларны чагыштырып карамакчы булабыз. Сез, Габдуллаҗан әфәнде, шул ярлыклар хакында миңа берәр мәгълүмат бирә алмыйсызмы?

Габдуллаҗан. Юк, мәгъзүр, бирә алмыйбыз. Миндә ул ярлыклар юк. Мин бернәрсә дә белмим. Аны дошманлык белән генә миндә дип әйтәләр. Миндә бернәрсә дә юк.

Искәндәр. Ә сез, мөәррих әфәнде, шул мөһим ярлыклар хакында бернәрсә дә белмисезмени?

Сәлим. Мин… эһем… Мин… әййе… мин… Эһем. (Габдуллаҗанга карый.) Бу хакта Габдуллаҗан әфәнде рөхсәт итсә?..

Габдуллаҗан. Нәрсә син такылдыйсың? Кеше бар дип тә уйлар. Миндә, профессор әфәнде, ярлыклар юк. Әййе, без надан кеше. Без аның рәтен дә белмибез.

Искәндәр. Хәер, без бу хакта икенче вакыт яхшылап сөйләшербез. Шулай түгелме?

Габдуллаҗан. Сөйләшәсе-нитәсе юк, мин бернәрсә дә белмим.

Муса. Теге ишан бабаңнан калган ярлыклар кайда соң?

Габдуллаҗан. Тапты сүз! Мин каян белим? Әнә зиратка барып үзеннән сора. Шифырт дисәң шифырт. Мөгезсез сыер төсле чакырмаган җиргә килеп керә. Менә юньсез!

Искәндәр. Хәер, ул ярлыкларның хәзер безнең америкалылар өчен әһәмиятләре юк. Бездә бит алар бар инде. Мин болай гына сорадым.

Габдуллаҗан. Булмас, ышанмыйм. Аның чыннары сездә булмас! Әйе, профессор әфәнде, ашыйсыгыз килсә, бездә аш бар, эчәсегез килсә, пирәш бар, йоклыйсыгыз килсә, түшәк бар, әмма ярлык-марлык бездә юк.

Искәндәр. Шулаймы? (Төртә.)

Габдуллаҗан. Ай!.. Әйе, шулай.

Сәлим. Профессор хәзрәтләре, Чыңгыз хакында Америка голәмәсе нәрсә ди?

Искәндәр. Бик шәп, ди. Әле мин китәр алдыннан гына, Чыңгыз гаскәрләренең Америкага килеп сугышканлыгы һәм Американы алуы турында бик зур гыйльми бәхәсләр булды.

Сәлим. Ничек, әллә Чыңгыз гаскәренең Американы фәтех итүе сабит68 булдымы?

Искәндәр. Әйе, бик ышанычлы, төпле дәлилләр һәм ярлыклар белән Чыңгыз гаскәренең Шимали69 Американы алуы фән белән беркетелде.

Сәлим. Хуш, хуш, бу хәбәр – безнең өчен гаҗәп зур вакыйга һәм материал. Бу хакта иртәгә үк журналларга мәкаләләр җибәрәм. Ничек, ничек булган? Хода хакы өчен, сөйләгез әле.

Искәндәр (төртә). Гафу итегез! Туташларны зарыктыру булмасмы соң?

Дилбәр. Пардон, мусио!

Мәйсәрә Дилбәрчә кыланып поса.

Сәлим. Хуш, хуш, профессор әфәнде, ничек булган?

Искәндәр. Нәрсә ничек булган?

Сәлим. Америкадагы Чыңгыз гаскәре?

Искәндәр. Ә, әйе. Ул болай булган… Чыңгыз ханның Тимер Йөрәк исемле бер бик көчле батыры булган икән. Көннәрдән бер көнне шул батыр, үз янына кораллы йөз кеше алып, Американы сугышып алу максаты белән, зур сәфәргә чыккан. Алты ай сәфәрдән соң, бик каты сугышлар соңында, Шимали Американы алган. Шуннан соң әлеге батыр, исән калган юлдашлары белән, Җәнүби70 Американы алырга барганда, Кардиллери таулары арасындагы Җон даласына очрап, шунда бөтен гаскәрләре белән харап булган.

Сәлим. Җон даласы, дисезме?

Искәндәр. Әйе, Джунгылы дигән мәшһүр җирне ишеткәнегез бармы?

Сәлим. Әйе, әйе.

Искәндәр. Менә шул Джунгылының асыл исеме Җон даласы икән. Аңар ул исемне башта татарлар кушканнар икән. Шуннан соң инде америкалылар шул татар сүзе булган Җон даласын Джунгылы дип йөртә башлаганнар.

Сәлим. Профессор әфәнде, мөмкин булса, шул хакта сезнең белән яхшылап бер утырышасы иде.

Искәндәр. Бик мөмкин. (Төртә.)

Сәлим. Ай… Рәхмәт!

Мәйсәрә. Дилбәр җаным, кәрчитым кыса, үләм инде. Әйдә, бауларын бераз бушатып керик.

Дилбәр. Мусио, пардон, безнең йомышыбыз бар.

Реверанс ясый. Мәйсәрә дә ясый.

Искәндәр. Рәхим итегез, рәхим итегез!

Дилбәр, Мәйсәрә чыгалар.

Сәлимгәрәй. Виноват, ваше превосходительство! Бездәге бу коммунистлар, Советлар һәм вак-төяк җөмһүриятләр турысында Америка җәмәгатьчелегенең фикере ничек?

Искәндәр. Бик һәйбәт. Быел мамык, шоколад, дөге, автомобильләр бик уңды.

Насих. Профессор әфәнде, менә бу безнең солтанәтле, көчле Рус иле төрле вак җөмһүриятләргә бүленүенә менә безнең ватанпәрвәрчеләрнең йөрәкләре бик әрни. Русның гали ханданы хөкем сөргән вакытларда бөтен халыкка рәхәт иде, татарларга аеруча рәхәт иде. Поляклар, еврейлар алар инде борын-борыннан ихтилалчылар71 иде. Менә мәрхүм падиша хәзрәтләренең кучеры, ат караучысы татар булган. Менә бит падиша хәзрәтләре дә татарларга ничек ышанган. Менә хәзерге совет власте төрле халыкларга мохтариятлы җөмһүриятләр биреп, утарларны талап алып, халыкны узындырды. Сез уйлап карагыз, җөмһүрият төзегән булып, җыен бала-чаганы эш башына утырттылар. Менә, Муса әфәнде, Шәехмирза әфәнде, Габдуллаҗан байларны һичбер җиргә сайламыйлар. Менә Сәлимгәрәй мирза штатский советник, полковник, хәзер конторщик булып тамак туйдыра. Бу бит мәсхәрәлек. Бу кешенең дәрәҗәсеннән, мәгълүматыннан көлү була. Әле аннан да куарга торалар, ди.

Сәлимгәрәй. Әле тагын көчләп татар телен укыталар.

Насих. Да, да, бусы инде бик зур ахмаклык. Мин французча, инглизчә, немецча, хәтта японча да укытуны аңлыйм, ә инде татарча өйрәтүне һич башым сыйдыра алмый. Безгә, татарларга, культура кирәк, ә алар татарча укытып маташалар. Безне, яшьлектә татарча укый алмаган картларны, татарча укырга мәҗбүр итәләр. Бу мәсхәрәлек, позор, издевательство! Нигә миңа кирәк татарча уку? Әйтсәгез лә, нигә кирәк? Менә сез мәдәни кеше, Америка профессоры, йә, әйтегез, Америкада французча укыталармы? Укыталар. Японча укыталармы? Укыталар. Ә татарча укыталармы? Юк. Мең мәртәбә юк.

Сәлимгәрәй. Ерунда на постном масле! Менә нәрсә, ха-ха-ха…

Насих. Мәдәни һичбер мәмләкәттә татарча укытмыйлар. Ә монда болар татар теле укытырга уйлап чыгарганнар. Җитмәсә, урысларга да укытып маташалар бит.

Сәлимгәрәй. Мәҗбүр итәләр, ваше превосходительство.

Муса. Юк, татар телен бөтенләй онытырга ярамый. Милли тел сакланырга тиеш. Ләкин урысларга татар телен өйрәтүгә мин дә каршы. Минемчә, урысларга тел өйрәткәнче, ислам динен өйрәтү артыграк булыр иде.

Искәндәр. Шулаймы?.. (Төртә.)

Муса. Ай!..

Искәндәр. Гафу итегез!

Габдуллаҗан. Бу Советлар, профессор әфәнде, сәүдә эшен бик кысалар. Менә Алла, хәзер суманы ашап ятабыз. Сез инде шул хакта безгә бераз ярдәм итегез. Чыдар хәл калмады бит инде, ахрысы.

Шәехмирза. Әгәр дә миңа Америкада профессорлыкка урын тапсагыз, валлаһи, бер көн монда тормас идем. Тәмам туйдырып бетерделәр.

Искәндәр. Габдуллаҗан әфәнде, сездә тарихи ярлыклар бар, диләр. Мөмкин булса күрсәтегез әле.

Габдуллаҗан. Миндә?! Миндә, профессор әфәнде, миндә ярлык юк. Миндә бернәрсә дә юк.

Искәндәр. Шулаймы? Әййе, бер мәртәбә сораган идем бугай… Русиянең аракысын мактыйлар иде, чынлап та шәп икән.

Габдуллаҗан. Аракы түгел, профессор әфәнде, коньяк.

Искәндәр. Ә, әйе, коньяк, каньяк, куньяк. Имлачы әфәнде, сез инде коньякны хәзер ничек итеп язасыз?

Сәлим. Авыздан ишетелгәнчә, профессор әфәнде.

Искәндәр. Куньяк дипме?

Сәлим. Әйе, куньяк.

Искәндәр. Әллә каньяк дипме?

Сәлим. Әйе, каньяк дип. Ишетелгәнчә инде.

Шәехмирза. Габдуллаҗан әфәнде, профессор әфәнде ялыккандыр инде.

Габдуллаҗан. Кунаклар, бераз ашап аласы иде.

Искәндәр. Ашадык бит инде.

Шәехмирза. Анысы аның банкет закускасы гына иде бит.

Искәндәр. Шулаймыни?

Габдуллаҗан. Сез дә, егет, әйдәгез, ә сез, профессор әфәнде?

Искәндәр. Рәхмәт, минем ашыйсым килми. Тәмәке булса бирегез.

Габдуллаҗан. Рәхим итегез, рәхим итегез, милли тәмәке.

Искәндәр. Рәхмәт, минем үземнең радио утым бар.

Насих. Бу Америка гаҗәп могҗизалар тудыра: таяк башында шырпы! Бик оригинальный нәрсә икән.

Искәндәр. Әгәр дә ул сезгә ошаса, мин аны сезгә бүләк итим. Минем хатирәм итеп тотарсыз.

Таягын суза. Насих алмакчы була.

Насих. Бик рәхмәт, сез галиҗәнап икәнсез, рәхмәт!

Искәндәр. Юк, бүген үк бирә алмыйм. Иртәгә яки киткәндә, мин аны сезгә калдырырмын.

Насих. Бик рәхмәт!

Габдуллаҗан. Кызым, кызым, Мәйсәрә, кая югалдың, чүпрәк баш?

Мәйсәрә. Нәрсә, атакай?

Дилбәр, чыгып, ирләр белән китә.

Габдуллаҗан. Кызым, профессор абзаң белән сөйләш.

Барысы чыгып китәләр.

Кара әле, берәр нәрсә кирәк булса кычкырырсың! (Чыга.)

III. Искәндәр һәм Мәйсәрә.

Искәндәр. Туташ, утырыгыз!

Мәйсәрә. Рәхмәт! (Посып ала).

Бер-берсенә карашып, озак сүзсез торалар.

Искәндәр. Туташ, дөньяда сезнең иң зур теләгегез нәрсә?

Мәйсәрә. Иң зур теләкме?

Искәндәр. Әйе, иң зур теләгегез.

Мәйсәрә. Әем, әйтергә оялам.

Искәндәр. Оялмагыз, әйтегез, туташ. Хуш, дөньяда иң зур теләгегез нәрсә?

Мәйсәрә. Кияүгә чыгу. Һи-һи-һи…

Искәндәр. Бик яхшы. Рәхмәт, акыллы сүз әйттегез. Билгедә тоткан киявегез бармы?

Мәйсәрә. Бар.

Искәндәр. Кем?

Мәйсәрә. Электәгесеме, хәзергесеме?

Искәндәр. Теләсә кайсы булсын, хуш. Электәгесе кем?

Мәйсәрә. Электәгесе – энҗече Хәбибрахман улы.

Искәндәр. Ә хәзергесе?

Мәйсәрә. Хәзергесе син.

Искәндәр. Мин?

Мәйсәрә. Әйе.

Искәндәр. Рәхмәт. Бу да акыллы сүз. Сез, туташ, бик акыллы икәнсез.

Мәйсәрә. Әти генә мине юләр дип тирги.

Искәндәр. Әткәгез сезне тиргимени?

Мәйсәрә. Бик тирги, тәмам туеп беттем инде үзләреннән. Шуның өчен тизрәк кияүгә чыгасым килә дә бит… Син мине тиргәмәссең бит?

Искәндәр. Юк, юк, мин сине автомобильдә генә йөртермен. Теләсәң, аэропланда очырырмын.

Мәйсәрә. Юк, аэропланда очырма син мине, мин куркам. Башым әйләнеп егылырмын. Автомобильдә генә йөртерсең, яме? Синең үз автомобилең бармы?

Искәндәр. Минем йөз дә биш автомобилем бар.

Мәйсәрә. Йөз дә биш? Бик күп икән. Без иртә белән берсендә, көндез берсендә, кич берсендә, төнлә берсендә йөрербез.

Искәндәр. Ярый, ярый.

Мәйсәрә. Син миңа бик күп итеп энҗе алырсың. Ә син миңа күптәннән гыйшык тотасыңмы?

Искәндәр. Биш елдан бирле.

Мәйсәрә. Мескен. Нигә соң сәлам хатлары бер дә язмадың? Ә туебыз кайчан булыр?

Искәндәр. Теләсәгез бүген үк мөмкин. (Төртә.)

Мәйсәрә. Пәрәмәч!.. Нигә төртәсең? Әле никах укылганы юк ич!

IV. Әүвәлгеләр һәм Габдуллаҗан.

Габдуллаҗан. Нәрсә, ни бар?

Мәйсәрә. Әти, ул төртә.

Габдуллаҗан. Ә, эһеммм… Кирәк нәрсәгез булса сорагыз.

Искәндәр. Рәхмәт! Габдуллаҗан әфәнде, сезнең кызыгыз гаҗәп акыллы икән. Әгәр дә ул сөйләгән сүзләр дөрес булса…

Габдуллаҗан. Нәрсә, нәрсә?

Мәйсәрә. Әти, без туй хакында сөйләдек.

Габдуллаҗан. Ничек, профессор әфәнде, сез ризамы?

Искәндәр. Риза, ләкин бер шартым бар.

Габдуллаҗан. Приданы? Җаныгыз ни теләсә, шуны бирәбез. Әгәр дә акча кирәк булса, менә рәхим итегез. Хәзердән үк.

Искәндәр. Юк, бик рәхмәт. Минем акчага мохтаҗлыгым юк.

Габдуллаҗан. Соң нәрсә генә?

Искәндәр. Миңа сез придан итеп Болгар ханнарының тарихи ярлыкларын һәм Арслан ханның бөтиен бирергә тиешсез.

Габдуллаҗан. Миндә һичбер төрле ярлык юк.

Искәндәр. Мин әйтәм, бар.

Габдуллаҗан. Юк, профессор әфәнде, миндә ярлык-марлык юк.

Искәндәр. Алай булса, гафу итегез. Мин Муса әфәнденең кызы Дилбәр туташка өйләнәм.

Габдуллаҗан. Хәерче бит ул. Өстенә кияргә күлмәге дә юк бит аның.

Искәндәр. Мин үзем бай. Шул ярлыкларны бирсәгез, бу көннән үк мин сезнең киявегез. Берничә көннән Америкага китәрбез. Теләсәгез, сезне дә алып китәрмен. Аннан товарлар алып кайтырсыз. Миндә кирәкле язуларның барысы да бар.

Габдуллаҗан. Юк, кияү, тфү… профессор әфәнде, миндә ярлыклар… Ничек дисез? Америкадан товар алып килеп булыр, дисезме?

Искәндәр. Теләсәгез, ун вагон.

Габдуллаҗан. Ә, ун вагон? Ярлыкларны бирергә ярамый.

Искәндәр. Аннан соң сездә бит ул ярлыклар базда күмелеп яталар. Ә мине ул ярлыклар бөтен дөньяга мәшһүр итәчәкләр. Менә шулай, Габдуллаҗан әфәнде, бирсәгез, иртәгә туй. Бирмәсәгез, гафу итегез. Мин бүген үк, Дилбәр туташка өйләнеп, Америкага китәм.

Габдуллаҗан. Кияү, профессор әфәнде, теләсәгез җанымны сорагыз, жәл түгел, әмма ярлыкларны бирә алмыйм. Үзем үлгәч, сезгә калдырырмын.

Искәндәр. Димәк, бирмисез?

Дилбәр күренә.

Габдуллаҗан. Бирә алмыйм. Мирас ул.

V. Әүвәлгеләр һәм Дилбәр.

Искәндәр. Алай булгач, гафу итегез. (Төртә.) Ә Дилбәр туташ, рәхим итегез! Минем сезгә бик мөһим йомышым бар иде, рәхим итеп утырыгыз!

Габдуллаҗан белән Мәйсәрә яшеренеп каранып утыралар.

Дилбәр. Мирси, мусио! (Реверанс ясый.)

Искәндәр (тегеләрнең караганнарын сизеп). Дилбәр туташ, әткәгез миңа сезнең фикерегезне ирештергән иде. Мин башта Мәйсәрә туташка өйләнмәкче идем, хәзер инде сезгә өйләнергә булдым. Сез ризамы?

Дилбәр. Мирси, мусио!.. (Реверанс ясый.) Риза!.. (Тагын реверанс ясый.)

Искәндәр. Алайса, иртәгә…

Муса керә.

VI. Әүвәлгеләр һәм Муса.

Муса. Профессор әфәнде, сез мине бик хафага салдыгыз. Гүя сез Габдуллаҗан байның кызына өйләнмәкче буласыз, имеш, дөресме?

Искәндәр. Шулай уйлаган идем.

Муса. Сез ул эшегез белән бик зур ялгышлык эшлисез. Аның кызы юләр, шыр тиле, надан, тәрбиясез, авыру. Аның әбисе дә шашып үлде. Габдуллаҗан үзе дә урлашып кына баеды. Революция вакытында халыкны талап баеды. Жулик, карак ул, кызы дивана.

Габдуллаҗан (чыдаша алмыйча атылып чыгып). Кем карак? Кем юләр? Кем жулик? Нәрсәңне урладым? Кем күргән, ә, кем күргән? Тоттыңмы? Ә?.. (Бугазына ябыша.)

Муса. Карак шул! Урлашып баедың.

Габдуллаҗан. Син үзең шифырт, син үзең күмер карагы.

Бугазга-бугаз киләләр.

Мәйсәрә (Дилбәргә барып). Мин юләрмени? Мин авырумыни? Минем әтием каракмыни? Сез үзегез мулла нәселе. Сорыкортлар!..

Дилбәр. Юләр шул, шыр тиле. Әтиең карак.

Мәйсәрә. Каракмы? Менә сиңа, менә сиңа!..

Дилбәр. Чеметмә! Җибәр, чеметмә, юләр!

Сугышалар.

Искәндәр. Туташлар!.. (Төртә.) Сабыр!.. Әфәнделәр!.. (Төртә.) Сабыр!..

Халык җыела.

Габдуллаҗан. Җәмәгать, менә шаһит булыгыз, менә бу күмер карагы мине карак дип атады!

Искәндәр. Җәмәгать, бернәрсә дә юк. Сабыр!.. Болай үзара гына. (Габдуллаҗанны читкә алып.) Габдуллаҗан әфәнде, ярлыкларны бирсәгез, хәзер туй итәрбез. Юкса Дилбәр туташ минем хатыным дип хәзер игълан итәм.

Габдуллаҗан. Ә кем, профессор әфәнде, ни эшлибез соң? (Мусага.) У-у-у… сине, күмер карагы! (Кизәнә.)

Искәндәр. Эш сездә. Әгәр хәзер үк ярлыкларны бирсәгез, Мәйсәрә туташ минем хатыным дип хәзер үк игълан итәм. Теләсәгез, туйны да бүген үк итәргә мөмкин. Юкса…

Габдуллаҗан. Ярый. Аллага тапшырдым. Риза.

Искәндәр. Юк, кулга ярлыклар кермичә, мин риза түгел.

Габдуллаҗан. Бетте, бетте, риза. Хәзер алып килермен. У-у, сине, күмер карагы! Йә, Мәйсәрә минем хатыным дип игълан итегез!

Искәндәр. Әфәнделәр, хәзер мин сезнең алдыгызда бик зур эш ачачакмын… Әфәнделәр, мин өйләнәм…

Барысы. Өйләнәсез! Кемгә?

Искәндәр. Мин… (Габдуллаҗанга карый, Дилбәргә карый.)

Габдуллаҗан. Ярый, ярый, риза. Алып киләм… (Чыгып барганда.) У-у… сине, күмер карагы! (Кизәнә.)

Муса. Профессор әфәнде, зинһар, байлыкка кызыкмагыз, кызы юләр бит. Җырлый да, бии дә, пианинода уйный да, французча сөйләшә дә белми. Минем кызым милли алтын бит!..

Габдуллаҗан керә.

VII. Әүвәлгеләр һәм Габдуллаҗан.

Габдуллаҗан. Менә, кияү, рәхим ит! Бөтен бәхетемне кызым белән сиңа тапшырам!.. (Искәндәр, алып, язуларны карый.)

Муса (Муса белән Дилбәр бер читтә посып, боегып басып торалар). Кызым, әйдә, киттек. Дөньяда акчага сатылмаган нәрсә юк икән, Америка профессорлары да акчага сатылалар икән. Әйдә, кызым, үзеңә насыйп милли егет табылыр әле. (Чыгалар.)

Габдуллаҗан. Кияү, мунча ягарга кушмыйкмы?

Искәндәр. Кушыгыз!..

Шәехмирза. Профессор әфәнде, Америкага баргач, зинһар, миңа берәр профессорлыкка урын хәзерләп куегыз әле.

Искәндәр. Ничек, Мәйсәрә, бу кешегә профессорлыкка урын хәзерлимме?

Мәйсәрә. Хәзерлә.

Искәндәр. Ярый, профессор булырсың. (Төртә.)

Шәехмирза. Бик, бик рәхмәт!.. (Кулын кыса.)

Сәлимгәрәй. Профессор әфәнде, берәр полициядә урын табылмасмы?

Искәндәр. Табылыр.

Сәлимгәрәй. Рәхмәт.

Сәлим. Профессор әфәнде, миңа ярлыкларның читләрен генә, әз генә, ерактан гына күрсәтмисезме?

Искәндәр. Күрсәтермен. Әфәнделәр, мин бүгенге милли тарихи кичәне яңача үткәрмәкче булам. Шуның өчен картлардан бер биш минутка гына чыгып торуларын үтенәм.

Барысы. Чыгабыз, чыгабыз!..

Искәндәр. Мин чакырмыйча кермәгез!

Габдуллаҗан. Ярый, ярый, әйдәгез, кунаклар, кияү белән кызның саулыгына бераз пирәшләп ала торыгыз!

Чыгалар.

Искәндәр. Ә син, Мәйсәрә, барып, ак күлмәгеңне киеп чык. (Төртә.)

Мәйсәрә. Төртмә әле, юньсез, никах укылганы юк ич әле. Һи-һи-һи!.. (Чыга.)

VIII. Искәндәр.

Искәндәр. Мондагы халык үзләре тарихи ярлыклар икән. (Ярлыкларны күтәреп чыгып китә.)

IX. Мәйсәрә, соңыннан башкалар чыга.

Мәйсәрә (кереп, Искәндәрнең киткәнен күреп). Сиңа әйтәм, сиңа әйтәм, кая киттең?! Качты, качты!.. Әткәй, әткәй, әткәй!..

Габдуллаҗан. Нәрсә, ни бар?

Мәйсәрә. Әткәй, киявең качты!..

Габдуллаҗан. Ә?

Барысы. Тес-с-с!

Габдуллаҗан. Харап булдык! Нәрсә карап тордың? Соң син, чүпрәк баш, ни карап тордың!..

Барысы. Тес-с-с!.. Тегеннән булмасын.

Габдуллаҗан. Ә?

Барысы. Утларны сүндер!..

Габдуллаҗан. Тес-с-с!..

Барысы. Тес-с-с!..

Утлар сүндерелә.

Пәрдә.

1923 ел
68.Фәтех итүе сабит – яулап алуы ачык.
69.Шимали – Төньяк.
70.Җәнүби – Көньяк.
71.Ихтилалчылар – фетнәчеләр.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
17 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1931
Hacim:
511 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04198-0
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre