Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 15
Сүнгән йолдызлар
Драма
Дүрт пәрдәдә
Уйнаучылар:
Сәрвәр – ятимә кыз.
Исмәгыйль – аның сөйгәне, хәзрәттә ялчы. Ятим егет.
Гөлнур – Сәрвәрнең әбисе.
Фәрхи – им-том итүче карчык.
Фатыйма – Сәрвәрнең дус кызы.
Сираҗи – көтүче карт.
Шәйбәк – көтүче малай.
Сафый – кабер казучы.
Беренче егет.
Икенче егет.
Өченче егет.
Беренче кыз.
Саттар – староста.
Писарь.
Мулла.
Мөрид.
Җиһанша – авыл карты.
Насыйр – авыл кешесе.
Егетләр, кызлар, картлар, бер пүнәтәй.
(«Эскадрон», «Каз канаты», «Әтнә», «Уел», «Мәдинәкәй», «Әллүки» көйләре җырлана.)
Беренче пәрдә
Уртача тормышлы авыл өе.
Беренче күренеш
Сәрвәр ялгыз.
Сәрвәр (ялгызы тәрәзә янында чигү чигеп, җырлап утыра).
Ефәкләрем төшми тамбур булып
Сөйгәнемә дигән сөлгегә.
Янды йөрәк, янды күмер булып,
Шулай янар микән мәңгегә.
Чигүләрем төшми ефәкләргә,
Тамбур инәкәем нечкәгәй.
Утлар капты ярсу йөрәккәйгә,
Басылмыйдыр иртә, кичләр дә.
Икенче күренеш
Исмәгыйль, Сәрвәр.
Исмәгыйль тәрәзәдән җырлый.
Исмәгыйль.
Кирге киереп кызлар, ай, чиккәндә,
Егет күзе төшә бармаккай.
Көмеш булса дәртле йөрәккәең,
Кызыкма син алтын балдаккай.
Сәрвәр.
Кызыкмыйм мин алтын балдакларга,
Күңелем төшкән ярлы егеткә.
Киндер күлмәк, кургаш балдакка да
Разыймын мин, егет, гомергә.
Исмәгыйль.
Көньягыннан үкереп болыт килә,
Әллә яңгыр, юкса боз микән?
Яшермә син, Сәрвәр, дөресен сөйлә,
Нәрсә сизеп ярсый йөрәгең?
Сәрвәр.
Тамбур энәләрем сөяк саплы,
Мимеч илләреннән алынган.
Ярсый күңелем, ярсый, урын тапмый:
Гыйшык уты аңар кабынган.
(Оялып борыла.)
Исмәгыйль. Сәрвәр җаным, сиңа сөенеч, үземә көенеч хәбәр китердем.
Сәрвәр. Нәрсә, нинди хәбәр?
Исмәгыйль (хат биреп). Менә мәхдүмнән хат!..
Сәрвәр. Мәхдүмнән?.. Миңамы?.. (Хатны ала да укымакчы була.) Юк, юк, миңа булмас, син ялгышкан.
Исмәгыйль. Сиңа, сиңа, ышан. (Тәрәзәдән бүлмәгә керә.)
Сәрвәр (хатны укып). Булмас, булмас. Ялган!.. Син, мине сынар өчен, бу хатны китергәнсең, шулаймы, сынар өченме?
Исмәгыйль. Юк, юк, Сәрвәр. Кушканны эшләргә мин тиеш. Үземнең баемнан үз сөйгәнемә хат тапшырырга мин тиеш, күрәсең… Миңа ни кушсалар, мин шуны эшләргә тиеш. Мин ялгыштым, мин ялгыштым, Сәрвәр, сине сөеп мин ялгыштым. Миңа башканы, үз тиңемне сөяргә кирәк иде. Ә мин әрсезләндем. (Күңелсезләнә.)
Сәрвәр. Юк, юк, Исмәгыйль, син ялгышмадың… Мин сине генә сөям. Мин мәхдүмне сөймим, сөя алмыйм. Аны кызгансам да сөя алмыйм. Бу инде аның йөз дә беренче хаты… Юк, мин аны сөя алмыйм…
Исмәгыйль. Менә хәзер Фәрхи әби белән монда килергә җыенып калдылар. Фәрхи әби, сине яучылап, синең белән мәхдүмне күрештерергә килә. Хәзер алар килеп җитәрләр, син күнәрсең. Алар сине җиңәрләр.
Сәрвәр. Син миңа ышанасыңмы-юкмы?
Исмәгыйль. Ышанам, Сәрвәр, бик ышанам, шулай да без кавыша алмабыз. Мин аны беләм, әйе, без кавыша алмабыз. Сәрвәр җаным, гомере ятим булдым, гомере кеше кулында үстем, кеше эшләрен эшләп гомерем уза. Гомеремдә миңа синнән башка якты чырай күрсәткән, татлы сүзләр әйткән кеше булмады. Син минем атам-анам да, син минем байлыгым да, син минем барысы, барысы… Мин сине, сукадан арып кайтып яткач, төшемдә күреп уянсам да, яңадан йокыга китмәскә тырышып, сине уйлап таңнар аттырадыр идем. Минем бөтен рәхәтем, бөтен шатлыгым, бөтен кинәнечем син, синең хакыңда уйлау. Сине миннән аерганчы, мине бәреп үтерсәләр, миңа мең мәртәбә җиңелрәк булыр иде. Сәрвәр җаным, син үз рәхәтеңне кара. Чынлап та, миңа килеп уңмассың. Гомеребез кеше кулында хезмәттә үтәр. Синең авыр көн күрүеңә карап минем йөрәгем әрнер. Син, булмаса, мәхдүмгә чык. Мин алардан чыкмам. Ичмасам, һәр көн йөзеңне күреп торырмын. Син мәхдүмгә чык. Юкса безне барыбер аерырлар. Безгә кавышу насыйп булмас.
Сәрвәр. Исмәгыйль, әйт, мине сөясеңме?
Исмәгыйль. Мин сине сөям дию генә аз… Менә мин сине… мин сине… юк бит, юк, аңлатырга сүз юк! Менә хәзер тотып үтер, мин риза, мин күңелемнән синең кулыңнан үләргә дә риза. Алай гына да түгел. Менә мин сине шулкадәр сөям, яратам, дус күрәм. Аңлатырга сүз генә таба алмыйм… Их, Сәрвәр, менә мондагы хәлемне аңлата алмыйм… Синең белән сөйләшә башлагач көләсем дә, елыйсым да килә. Йөрәкләрем кытыклана… Сине миннән аерып алулары күңелемә килгәндә, мин үләм… Юк, үзем үлмим, йөрәгем үлә. Син, Сәрвәр, тере кешенең йөрәге үлүнең авырлыгын белмисең… Менә ул өзелеп төшә. Юк, өзелеп тә төшми. Менә бөтенләй югала… Иреннәрем кибеп калтырый башлый. Тыным кысыла… Шулай уйлап катып торам-торам да тагын эшкә китәм. Тагын сине уйлыйм… Сөйгән кешегә йөрәк хәлен аңлату читен икән.
Сәрвәр. Исмәгыйль җаным! Күңелеңне тыныч тот… Мин дә шулай ук. Синнән аерылуны уйлаганда, минем дә шулай ук йөрәгем үлә. Безнең йөрәкләребез моннан соң үлмәсләр… Ышан, мин синнән башкага чыкмыйм… Валлаһи, чыкмыйм. Исмәгыйль җаным, алай мине азаплама!.. Юк-бар фикерләрне башыңа китермә. Менә көзгә туй итәрбез… Әби дә күнә. Безгә күчәрсең, үз йортыбыз, үз кәҗәбез булыр. Хәлләнә төшкәч, сыер алырбыз. Исмәгыйль, көзгә безнең, бәла-казадан үлмәсәләр, егерме дүрт баш казыбыз, унике үрдәгебез була. Туйда кунаклар ашасыннар гына, менә хәзердән үк тот та мине үз хатының итеп үк уйла. Мәхдүмгә мин ассалар да – чыкмыйм. Дөрес, мин аны бик кызганам. Зәгыйфь кеше, бичара.
Исмәгыйль. Ул да бәхетсез шул… Мин ятим, кеше кулында гомергә ялчы булуым белән бәхетсез. Ә ул үзенең зәгыйфьлеге белән бәхетсез.
Сәрвәр. Менә миңа өйләнгәч, бәхетле булырсың. Менә күр дә тор. Мин сине бәхетле итәргә тырышырмын. Үткән авыр көннәрең сагынып сөйләргә генә калыр.
Исмәгыйль. Юк, Сәрвәр, безгә кавышу насыйп булмас.
Сәрвәр. Сиңа ни булды? Ник тузга язмаганны сөйлисең? Кем безне аерсын?
Исмәгыйль. Белмим… Шулай да безне аерырлар. Тәгаен аерырлар. Мин төшемдә шулай күрдем. Өч тапкыр шул бер үк төшне күрдем. Берсе синең белән беренче күрешкән көнне булды. Икенчесе менә яулыкны биргән көнне булды. (Яулыкны бүрек астыннан чыгарып күрсәтә.) Өченчесен кичә күрдем… Их, Сәрвәр, уянгач, шушы яулыкны үбә-үбә елаганны белсәң иде. Бик каты еладым. Менә хәзер дә йөрәгем авыртып тора. Аерырлар безне, Сәрвәр, аерырлар. Белмим мәхдүм безне аера, белмим башкасы. Сәрвәр җаным, ике күзем, мин синнән башка ни эшләрмен?
Сәрвәр. Исмәгыйль бәгырем, яман төшләр күп вакытта хәерле дә була бит. Бәлки, безнең кавышуыбызгадыр. Каян беләсең аны?
Исмәгыйль. Шулай булса, ни генә әйтер идең. Булмас шул, булмас.
Сәрвәр. Йә әле, күргән төшеңне сөйләп кара әле, ничек күрдең?
Исмәгыйль. Без югары оч Таз Хисам, Мифтах, Чулак Сәләхи Шакиры, Тавык күз Минһаҗы, Каюм, тагын әллә нинди бик күп танымаган, гомердә күрмәгән егетләр шунда…
Сәрвәр. Йә, йә, йә, ничек күрдең?
Исмәгыйль. Төшемдә көзге караңгы төн, имеш. Күктәге йолдызлар шундый яктылар, имеш. Бөтен җир йөзен яктыртып, бик күп авыллар, шәһәрләр аларның нурларыннан яктырып, күренеп торалар, имеш. Безнең авылның өстендәге йолдызлар башка йолдызларга караганда яктырак, имеш. Кайдадыр, урман дисәң – урман түгел, кыр дисәң – кыр түгел, бер урында бик күп егетләр җыелганнар икән дә һәркайсы үзенә берәр йолдыз алганнар икән. Син дә шул арада үзеңә йолдыз сайлагансың, ди. Мәхдүм дә сайлаган, минем дә йолдызым бар икән. Менә кинәт аждаһа төсле бер нәрсә сызгырды да йолдызларны сүндерә башладылар. Минем йолдызым да сүнде, мәхдүмнең дә, синең йолдыз да сүнде. Тагын бик күп, бик күп егетләрнең йолдызлары сүнеп, күк йөзе корымлы кара таба төсле караңгыланып, каралып калды.
Синең белән бер тау астында торабыз, ди. Таудан кан ага, ди. Менә шул кан безне батыра, ди. Без тауга менәргә азапланабыз, ди. Бөтен киемнәребез, кулларыбыз кып-кызыл кан, ди. Үзебез тауга менә алмыйбыз, ди. Менә шуннан каннар белән бергә бик зур, әллә тагын кырык башлы бер аждаһа килеп чыкты да, ди, безне берәм-берәм ашый башлады, ди. Сәләхине дә ашады, Шакирны да ашады, минем янымда торган Каюмны да ашады. Авызын ачып мине кабам дип торганда, аның авызыннан син чыктың да, минем күкрәгемә бик зур пычак тыгып, йөрәгемне тартып чыгарып ашый башладың, авызыңнан, борыннарыңнан кан ага, ди… Үзең кычкырып көләсең, ди. Шуннан аждаһаның ике башы берьюлы икебезне дә кабып йотты. Шуннан соң…
Сәрвәр (елап). Җитәр, җитәр, җитәр… Юк, юк, бу – ялган төш, бу дөрес түгел. Син һаман мине уйлаганга гына шулай төшеңә кергән. Юк, юк. Ышанма, бу – ялгыш төш.
Исмәгыйль. Юк, Сәрвәр, ышанмасам да, эч поша. Бу – дөрес төш. Өч тапкыр бит шулай күрәм, өч тапкыр. (Пауза. Җырлый.)
Төшләремдә күреп киләчәкне,
Бәхетсезлек көтеп торам мин.
Алда торган кара күрәчәкне
Күреп гүр иясе булырмын.
Сәрвәр.
Алданып син юк-бар, ай, төшләргә,
Үз бәхетеңне үзең кисәсең.
Синең белән бергә күрәчәккә
Батыраеп каршы барам мин.
Исмәгыйль.
Аждаһалар чорнап тирәбезне,
Сине миннән тартып алырлар.
Сине миннән, сине, Сәрвәремне,
Талап, мине мәхрүм итәрләр.
Исмәгыйль, Сәрвәр.
Сулар ага дулкын-дулкын,
Дулкыннарга каршы кем йөзәр.
Дулкыннарга каршы йөзә алган
Дусларың шулай кул сузар.
(Бер-берсенә кулларын бирәләр.)
Өченче күренеш
Сәрвәр һәм Гөлнур.
Гөлнур (тыштан). Көш, көш, көш, дим… Үз йортыңа кит!..
Исмәгыйль чыга, әби керә.
Сәрвәр бәбкәм, кызыл канатның оясын таптым. Келәт астына оялаган икән. Унбер йомырка… Берсен маяга калдырдым. Салават койрык астына куярга кирәк. Теге Миңлиса тавыгы салмый башлаган, кырылдап йөри. Салкын су белән коендырып, баскыч астына ябып куйдым. Җим салырга оныттырма, оныттыра күрмә.
Сәрвәр. Әби, төштә йолдызлар сүнсә, ни була?
Гөлнур. Нигә?
Сәрвәр. Юк, болай гына сорыйм…
Гөлнур. Төшне һәрвакыт яхшыга юрарга кирәк. Төштә кан күрү, күз яше – кайгы, бәла-каза галәмәте.
Сәрвәр. Ә төштә тауга менә алмасаң, ни була? Аждаһа күрсәң, ни була?
Гөлнур. Ни булсын. Әгәр аждаһаны болыт күтәреп алып киткән булса – хәерлегә. Хәер, йокың туйса уянырсың. Мондагы чуар тавык йомыркалары кая соң?
Сәрвәр. Гөлҗамал тәтәйгә бурычка бирдем. Кияүләре килгән икән, тавык тутыралар.
Гөлнур. Әсхәпҗамал терелгән микәнни?
Сәрвәр. Терелгән, ди. Әби, аждаһа берәр кешене ашаса, ни була?
Гөлнур. Кара аждаһа – кабер, дигән. Кемне ашый, шул үлә. Кызыл аждаһа – янгын, сары аждаһа – ачлык, яшел аждаһа – үләт, ди… Ярабби, бәла-каза, үлем-җитемнән үзең сакла. Сәрвәр бәбкәм, мин Җиһаншага барам. Каты сабанымны кайчан сукаларга керешә икән? Аңар он бирергә кирәк. Бер умачлык та оныбыз юк. Каян алып бирергә инде? Икендегә кадәр кайтмасам, инешкә төшеп бәбкәләрне алып кайтырсың. Аннан соң…
Сәрвәр. Әби, төштә йолдызлар сүнгәнне күрсәң, ни була?
Гөлнур. Йолдызлар сүнсә…
Фәрхи керә.
Дүртенче күренеш
Әүвәлгеләр һәм Фәрхи.
Фәрхи. Юлым уң булыр. Өйдә икәнсез. Саумы, Гөлнур, саумы, Сәрвәр бәбкәм. Буй кыз буласыңмы инде? Йә, бер дога кылыйк!.. (Тәрәзәдән күренгән Надирга изи.) Сәрвәр кызым, ятимлектә үссәң дә, ата-аналы кызлардан зифа, матур булып үсәсең. Бәхетең дә бар икән. Сөенчедән буш калдырмассың инде. Гөлнур, бик зур йомыш һәм бик зур илтифат белән килдем.
Гөлнур. Нәрсә алай? Игелек теләп йөрүеңә бик рәхмәт инде.
Фәрхи. Сүзне боргалап сыргалауда файда юк. Йомышым менә шул. (Кулы белән Надирга изи.) Сәрвәр бәбкәм, якынрак кил әле, менә нәрсә: хәзрәтебез Надир мәхдүменә Сәрвәргә яучы итеп җибәрде.
Сәрвәр (сискәнеп). Нәрсә?!
Фәрхи. Бик бәхетле сәгатьтә тугансың икән, бәбкәм. Остабикә булырга тәкъдиреңдә язылган, күрәсең… (Кулы белән Надирга изи.) Менә шул, бөтен туй чыгымын хәзрәт үз өстенә ала. Бер тун, ике йон күлмәк, мамык шәл, читек-кәвеш, шәһәр юрганы, камзул, бер мамыклы, бер мамыксыз бишмәт, бирнәлекләр алырга дүрт йөз сум акча… Бәхетең бар икән, бәбкәм. Мәхдүмгә киләсе елга указ алып, үз янына имам итмәкче. Хәзрәт үзе дә өч-дүрт елдан артык тормас. Хәзердән үк эченә бик каты катулар чыга башлаган инде. Карт остабикәнең гомере әллә ни озак булмас. Шулкадәр дәүләткә үзегез хуҗа булып калырсыз. Йә Гөлнур, туйны кайчан билгелисез?
Гөлнур. Сәрвәр бәбкәм үзе ни әйтер бит.
Фәрхи. Сәрвәр – гакыллы кыз ул. Уйлап җавап бирер.
Гөлнур. Сәрвәр бәбкәм, ни әйтерсең? Ят җир түгел, үлгәндә, янымда булырсың.
Сәрвәр. Әби, мин мәхдүмгә чыкмыйм. Мин аны сөймим. Мин аны кызганам. Ул миңа атна саен хатлар язып торды. Мин җавап язмадым. Аны сөймим, минем… минем…
Фәрхи. Нәрсә? Синең әллә башка сөйгән егетең бармы?
Сәрвәр. Көзгә мин башка кешегә… Әбекәем җаным, мине мәхдүмгә бирмә. Минем сөйгән кешем бар. Әбекәем бәгырем, мине хур итмә!..
Гөлнур. Чү, чү, бәбкәм! Нигә елыйсың? Мин бит әле бирәм дигәнем юк. Үз бәхетең үзең өчен, теләсәң нишлә!
Фәрхи (Надирга кулын изи). Сәрвәр, балакай. Акрын, бу сүзләреңне күрше-фәлән ишетә күрмәсен. Күзеңне ачтырмаслар, хәзрәткә килен булмыйча, әллә көтүче Гайнуллага килен булмакчы буласыңмы? Килгән нигъмәтнең кадерен бел!
Сәрвәр. Фәрхи әби, борчылып йөрүегезгә бик рәхмәт, мин мәхдүмгә чыкмыйм. Үлсәм дә, мин аңар чыкмыйм… Мин аңардан… мин аңардан… Әбекәем бәгырем, мине мәхдүмгә бирмә, мин аны сөймим.
Фәрхи. Никах, балакай, үзе мәхәббәт тудыра. Барыбыз да кыз булдык. Барыбыз да кияүгә чыкканда башта сөймәдек. Еладык. Никахтан соң күгәрченнәр шикелле тордык. Никахта, балакай, җитмеш җиде мең намаз уку савабы бар, ди. Бәлки инде, син аның зәгыйфьлегеннән курка торгансыңдыр? Бер сугуда бүре үтерерлек көч бар аңарда. Ә белем, гыйлем дисәң инде – дәрья. Шәйморзада укыган бит. Менә ничә ел инде хәлфә булып тора. Алдыңа килгән нигъмәтне кайтарсаң, гомере игелек күрмәссең. Сөйгән егетең дә әллә кем түгелдер. Бер мужиктыр шунда. Ә боларның бит нәселе ун буыннан бирле мулла булып килә. Озакламыйча хәзрәт үзе мөридләр кабул итмәкче була, ди. Ишан килене булырсың.
Гөлнур. Кем, Фәрхи, Сәрвәр белән яхшылап сөйләш. Сәрвәр бәбкәм нәрсә дисә, мин шуңар риза инде. Минем Җиһаншага барасым бар иде. (Тора.)
Фәрхи. Юк, алай җиңелгә алырга ярамый. Хәзрәтнең хәтере калуы да бар бит. Бүген-иртәгә гүр иясе булырга торабыз бит. Җеназабызны укып тәлкыйн кылучы72, ясин укучыбыз ул бит. Ахирәт ягын да уйларга кирәк.
Гөлнур. Мин Сәрвәр күнгәннең барысына да күнәм. Сәрвәрнең теләгенә каршы баралмыйм. Мәрхүм ата-анасының васыятьләре шулай. Сәрвәр бәбкәм, самавыр куй. Чәйгә кадәре мин кайтып җитәрмен. Фәрхи түтине чәй эчермичә җибәрергә ярамый… Хәзергә сау бул. Самавыр кайнаганчы кайтып җитәрмен. (Чыга.)
Фәрхи. Йә кызым Сәрвәр, син моңарчы юләр түгел идең. Алай намуссызланма. Санга санап каршыңа килгәннең кадерен бел. Мәхдүм сине бик сөя икән. Тәмам гыйшык булган.
Сәрвәр. Фәрхи түти, минем сүзем бер. Минем билгеле кешем, биргән вәгъдәм бар. Мин ике якка бүленә алмыйм.
Фәрхи. Соңгы сүзең шулмы?
Сәрвәр. Шул, Фәрхи түти.
Фәрхи. Мин илче, илчегә үлем юк, диләр. (Надирга керергә ымлый.) Алдыңа килгән оҗмах нигъмәтен кире какканың өчен, дөньяда ук үкенерсең. Син соң алдан егетләр хәзерләп куеп кияүгә чыгуны кемнән өйрәндең? Атаң-анаң да инсафлы кешеләр иде ләбаса. Бу сүзеңне икенче кешегә әйтә күрмә. Хур булырсың. Илдә күренмәгән мондый хурлыкны каян уйлап чыгардың?
Мәхдүм керә.
Бишенче күренеш
Әүвәлгеләр һәм Надир мәхдүм.
Надир. Исәнмесез, Сәрвәр туташ!..
Сәрвәр куркып, калтырап чыкмакчы була.
Фәрхи (каршы төшеп). Чү, чү, Сәрвәр, алай инсафсызланма. Каршыңда көтүче Сираҗи Гайнулласы түгел бит, мәхдүм тора. Алай әрсезләнергә ярамый.
Надир. Фәрхи абыстай, минем Сәрвәр туташка берике генә сүзем бар иде, мөмкин булса…
Фәрхи. Ярый, ярый, мәхдүм, мин дә чыгам. (Чыга.)
Сәрвәр. Фәрхи түти, чыкма. Юкса мин дә чыгам. (Чыкмакчы була.)
Надир (каршы төшеп). Сәрвәр туташ, әгәр дә мин сезне телем яки кулым белән рәнҗетсәм, шушы якты кояшны күрү хәрәм булсын!.. Мин сезне ихтирам итәм. Мин, сезгә үземнең эч серләремне сөйләргә дип, яучым белән бергә килдем. Мине яратмавыгызны хатларыма җавап бирмәвегездән үк аңладым. Ләкин сез мине аңламыйсыз әле. Минем тышкы күренешем шәйтанга охшаса да, миндә җан, йөрәк бар. Бәлки, минем шул җанымны, йөрәгемне аңларсыз.
Сәрвәр. Мин сезне, Надир мәхдүм, кызганам.
Надир (кызып). Юк, мин үземне сездән кызгандырырга килмәдем. Мине кызганган кеше минем дошманым. Мине Алла кызганмаган бит. Адәмнәр дә мине кызганмасыннар. Мин теләмим!.. Гафу итегез, мин сезнең белән тупас сөйләшәм. Менә мин, Сәрвәр туташ, Алла тарафыннан җәберләнгән, Сәлях хәзрәт баласы, зәгыйфь, шәйтан кыяфәтле, гурбун мәхдүм. Сезнең алдыгызда сезнең мәхәббәтегезне сорарга килдем. Мин сезне сатып алырга теләмим. Аз гына миңа ышанычыгыз, аз гына миңа илтифатыгыз булса, шул җитә. Сез мине бервакытта да янып, өзелеп сөя алмассыз. Анысы мөмкин дә түгел. Мине кешеләр түгел, шәйтан да, җен-пәриләр дә сөя алмаячак. Мин аны беләм. Сез миннән җирәнмәсәгез, шул җитә. Ә мин сезнең гомергә аяк астыгызда туфрак булыр идем. Мин сезне сөям. Мин сезнең кара кашларыгыз, зифа буйларыгыз белән бергә, мин сезнең җаныгызны, йөрәгегезне, мине сөйми торган йөрәгегезне сөям. Яңадан әйтәм, әгәр дә сез миннән җирәнмәсәгез, мине кызганмасагыз, шул җитә.
Сәрвәр. Мин сезне кызганам.
Надир. Ярамый, ярамый. Мине кызганырга ярамый. Сез ялгышасыз, мин кызганыч түгел. Мин кызганыч түгел. Мине кызгану газаплы. Сез мине һичбер вакытта да кызганмагыз. Менә мин, мине яраткан көчләргә үч итеп, үземне кызгандырмыйм. Мине беркем дә кызганмас. Мин сездән башка бөтен дөньяга дошман, ачулы кеше. Сез мине хәзер дә, киләчәктә дә, һичбер вакытта да кызганмагыз… Мин сездән үтенәм, мине кызганмагыз. Миңа ул тәмуг газабы белән бер. Сезгә генә минем ачуым юк. Сез шуны аңлый алырга тиеш. Менә ике елдан бирле шул авылда диварга кадакланган шәмаил төсле торам. Сезнең өчен, сезнең өчен, Сәрвәр туташ. Бәлкем, минем шул кыяфәтем белән мондый сүзләрне сөйләү – ахмаклыктыр да, әрсезлектер дә. Анысын мин уйламыйм. Мине яраткан Аллам тарафыннан читкә кагылган төсле, кешеләр тарафыннан да читкә кагылган мәзлүм. Мин ялгыз идем. Аңлыйсызмы, егерме биш яшькә кадәр ялгыз идем, сез ул ялгызлыкның авырлыгын белсәгез иде… Әйе, бәхетле кешеләр ул ялгызлыкның авырлыгын һичбер вакыт хис итә алмаячаклар. Менә ике елдан бирле мин шул авыр газаплы ялгызлыктан котылып тора башладым. Сез коткардыгыз, Сәрвәр туташ. Хыялымдагы сезнең җисмегез мине шул ялгызлык газабыннан коткарды. Мин ике елдан бирле су буйларына, зиратларга, урманнарга барып җырлыйм. Егерме биш яшемә кадәр мин җырның нәрсә икәнен дә белмәгән идем. Сез миңа җан керттегез, сез миңа егерме биш яшемә кадәр күрә алмаган бәхетнең нурын күрсәттегез… Әйе, мин… җырлыйм… Җырлаганда, бөтен күңелем белән җырлыйм. Каршымда сезне фараз кылып җырлыйм. Дөрес, мин мөнәҗәтләрдән башка көй белмим… Менә шул мөнәҗәт көйләрендә үземнең хисләремне күрсәтә алам. Менә хәзер дә җырлыйсым килә. Сез миннән көлмәгез, мөмкин булса җавап бирегез. Орышыгыз, сүгегез, теләсә ни эшләтегез, тик җавап кына бирегез… Мин, бәлки, моннан соң җырлый алмам инде. (Җырлый.)
Һәр сәхәр вакытында төшемдә күрәм,
Мин сезне, мин сезне, Сәрвәр җан, сөям.
Сәрвәр, янам мин, аһ, әман73, әман, әман!
Икәү бергә.
Мин сезне, мин сезне, Сәрвәр җан, сөям!
Мин сезне, мин сезне, мәхдүм, сөя алмыйм.
Сәрвәр.
Күбәләк гөлләрдә тәхетләр сайлый.
Мин сезне, мин сезне, мәхдүм, сөя алмыйм.
Мәхдүм, сөя алмыйм, аһ, әман, әман!
Икәү бергә.
Мин сезне, мин сезне, мәхдүм, сөя алмыйм.
Мин сезне, мин сезне, Сәрвәр җан, сөям.
Надир.
Янган йөрәкләргә шифа даруын
Мин сездән, мин сездән, Сәрвәр, көтәм.
Сәрвәрем, янам мин, әман, әман, әман!
Икәү бергә.
Мин сездән, мин сездән, Сәрвәр, көтәм.
Мин сезгә, мин сезгә, мәхдүм,
бирә алмыйм.
Сәрвәр.
Янган йөрәкләргә шифа даруын
Мин сезгә, мин сезгә, мәхдүм, бирә алмыйм.
Мәхдүм, бирә алмыйм, аһ, әман, әман!
Икәү бергә.
Мин сезгә, мин сезгә, мәхдүм, бирә алмыйм.
Мин сездән, мин сездән, Сәрвәр, көтәм.
Надир.
Тәңреләр, кешеләр чит күргән җанны,
Ят күреп, ят күреп, читкә какмагыз.
Сәрвәр, янам мин, аһ, әман, әман, әман!
Икәү бергә.
Ят күреп, ят күреп, читкә какмагыз!
Ят булып, ят булып, шулай калыгыз!..
Сәрвәр.
Мин сезне кызганам чын күңелдән.
Ят булып, ят булып, шулай калыгыз!..
Мәхдүм, сөя алмыйм, аһ, әман, әман, әман!
Икәү бергә.
Ят булып, ят булып, шулай калыгыз!
Ят күреп, ят күреп, читкә какмагыз.
Надир.
Иң соңгы өметне сез үтермәгез,
Мин сезне, мин сезне, Сәрвәр җан, сөям.
Сәрвәр, янам мин, аһ, әман, әман, әман!
Икәү бергә.
Мин сезне, мин сезне, Сәрвәр җан, сөям.
Мин сезне, мин сезне, мәхдүм,
сөя алмыйм.
Сәрвәр.
Йөрәгем ачкычы башка кулында,
Мин сезне, мин сезне, мәхдүм, сөя алмыйм.
Мәхдүм, сөя алмыйм, аһ, әман, әман, әман!
Икәү бергә.
Мин сезне, мин сезне, мәхдүм, сөя алмыйм.
Мин сезне, мин сезне, Сәрвәр җан, сөям.
Исмәгыйль читтә җырлый. «Эскадрон» көенә.
Исмәгыйль.
Төшләремдә күрәм аждаһалар,
Өннәремдә кайчан күрермен?
Малга кызып анда җан саталар…
Хәбәрләрен кайдан белермен?
Сәрвәр, дәртләнеп, тәрәзәгә барып тыңлый. Надир тешләрен кысып, йодрыгын йомарлап, чырайларын сытып, бөтен нәрсәгә каһәр иткән кыяфәттә катып кала.
Пәрдә.
Икенче пәрдә
Шул ук өй.
