Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 16
Беренче күренеш
Фәрхи белән Гөлнур сөйләшеп керәләр.
Фәрхи. Алла, Гөлнур, нәрсә генә ашатып ул казларыңны болай симерттең? Берсеннән-берсе симезләр. Хан табынына куйсаң да, йөз кызарырлык түгел. Ничә баш үзләре?
Гөлнур. Егерме дүрт баш: икесе коега төшеп үлде, берсен тилгән урлады, берсен теге Хисами балаларының бурзай этләре буган.
Фәрхи. Нигә болай иртә йолыктырасың? Салкыннар да башланмаган бит әле.
Гөлнур. Калага җибәртеп сатарга уйладым. Көзне көтсәң, үткән елгы кебек, коры калуың да бар. Үзеңнең ничек?
Фәрхи. Быел минем әллә нишләп каздан бәхет булмады. Ике оядан барлыгы сигезе борнап чыкты. Икесе бәбкә чакларында инештә югалдылар. Икесен никрутлар суйганнар.
Гөлнур. Никрут дигәннән, Тавык Күз Зарифына ни булган? Нишләп сине тиргиләр?
Фәрхи. Яхшылык иткәнгә. Кешегә нихәтле яхшылык итәргә тырышсаң, шулхәтле сиңа дошман булалар икән. Алладан килгән казаны бәндәдән күрү үзе кяферлек, ди бит хәзрәт…
Гөлнур. Җен кагылганмы әллә чынлап та?..
Фәрхи. Җен шомлыгын миннән күрәләр. Шул Зарифлары, Фәрхи әби, зинһар, мине солдаттан калдыр, калдыр, дип ялынгач, барлыгы утыз пот арышка ишан хәзрәт даруын колагына гына салдым. Безнең мужик, надан халык, ни белә соң! Тәһарәте булмаган икән, шул, җен сугып авызлары кыйшаеп, телләрен зәхмәт сугып, хәзер үләргә ята. Менә шуны миннән күрәләр, янәсе, дару килешмәгән, имеш. Әнә Әфтах малае, Сыерчык Сибгат малае, Аткүз Гали малае, Чыпчык Җиһан малае солдаттан калдылар. Аю шикелле, суксалар тимерне өзәрлек булып йөриләр. Очраган саен, рәхмәт, Фәрхи әби, рус кулыннан коткардың, диләр. Ә боларга ярамаган. Әнә Аттеш Сәлях малаеның үлүен дә миннән күрәләр. Алла сакласын, башны Себер җибәрерләр. Алла тәкъдирен, ләүхелмәхфүз язуын миннән күрәләр… Син аларга яхшылык, изгелек теләп, тукта, мөселман кеше рус-улак арасында йөрмәсен, дуңгыз итләре ашап гөнаһлы булмасын, руска хезмәт итмәсен дип йөрисең. Ә алар сиңа баз казырга торалар. Тәүбә, тәүбә. Моннан соң берсенең дә колагын да, аягын да бозмыйм. Бүсер дә ясамыйм. Аларның кырык-илле пот арышларыннан башка да, ризык бетмәгән булса, торып булыр әле.
Гөлнур. Мескен, бик һәйбәт егет иде. Бер елны безнең җирләрне дә уртактан эшләп биргән иде. Бер дә хыянәте булмады.
Фәрхи. Тәкъдирендә язылган булгач, һәйбәт-начарлыкка карамый шул. Ләүхелмәхфүздә җен зәхмәте сугып үлүе язылган булгач, котылып булмый инде.
Гөлнур. Шулай ук үләр микәнни?
Фәрхи. Хәзрәт әйтә, ата кяфер җене кагылган, ди. Аның шифасы юк, ди… Кем, Гөлнур, сүз озая сүз чыгып, онытып китмим, дим… Мине хәзрәт тагы шул Сәрвәр турында сөйләшергә дип җибәрде бит. Нишлисең инде, нигә болай кире кагып торасыз? Аллага шөкер, быел казларың да күп, гөрләтеп туй гына итәсе бит. Мәхдүм инде тәмам саргаеп кибеп беткән. Алдыгызга килгән нигъмәтне нигә кире кагасыз? Әнә хәзердән үк халык Сәрвәр турысында әллә нәрсәләр чыгара башладылар…
Гөлнур. Нәрсә, нәрсә тагы? Ятим баланы кайсы тагын рәнҗетмәкче була?..
Фәрхи. Ишеткәнең юкмы? Бик сөйлиләр. Янәсе, Сәрвәр хәзрәтнең хезмәтчесе Исмәгыйль белән…
Гөлнур. Нәрсә, ни булган? Йә Ходай, кайсысының гына теле кортлаган икән? Йә, йә, нәрсә диләр соң?
Фәрхи. Янәсе, хәзрәтнең хезмәтчесе белән Сәрвәр арасында гыйшык бар, имеш. Исмәгыйль Сәрвәр янында кунып та чыккан, ди. Мин ышанмадым. Юк, юк, булмас, дим. Сәрвәр андый кыз түгел, дим.
Гөлнур. Кунып-нитеп йөрүләре юк. Анысы ялган. Сәрвәр Исмәгыйльне сөя. Анысы чын. Әйтсәм әйтим инде, ләкин, зинһар, бер кешегә дә чыгара күрмә. Бер-ике атнадан туй ясап, Исмәгыйльне йортка кертәбез. Кешегә сөйли күрмә. Мин дә ул баланы улым шикелле күрәм. Ата-анасыз, кеше кулында үссә дә, менә дигән тәүфыйклы егет. Менә шуңа күрә казларны йолкырга ашыктык.
Фәрхи. Алай, үзең дә әйтеп бирдең инде. Тәүбә, тәүбә! Гөлнур, син үз акылыңдамы? Әллә сиңа да җен шаукымы тигәнме?.. Тәүбә, тәүбә! Гөлнур, суфига барып зәгъфран яздырып эч, юкса… Мәхдүмгә бирмичә, ата-анасыз, җиде яттан туган табылдык Исмәгыйльгә кыз бирәләр. Тәүбә, мин аңар этемне дә бирмәс идем. Йорты бармы? Кардәш-кабиләсе бармы? Туган-тумачасы бармы? Кода-кодагый дип әйтерлек кеме бар? Әстәгъфирулла!.. Барыгыз да шашкансыз, кит, кит! Моннан соң сезгә килергә Алла сакласын… Хәер инде, ана-ата тәрбиясе күрмәгән кызга зимагур килешмичә кем килешсен. Остабикә булып түрдә утырырга теләмичә, тот та бер каткан зимагурга хатын бул, имеш… (Тора.) Ярый, хуш, сау бул, Гөлнур, чынлап әйтәм… Күзеңнең нуры беткән… Хуш, сау бул!.. (Чыга.)
Икенче күренеш
Гөлнур ялгызы.
Гөлнур. Ярабби, үзеңә тапшырдым… Нигә генә әйттем?! Нигә әйттем?! Хәзер инде бөтен дөньяга шау килер. Алла сакласын, араларын боза күрмәсеннәр. Томран хатыныннан сихерләтмәсәләр ярар иде. Соң Исмәгыйль шикелле арысландай егет бар чагында, ничек итеп гурбун мәхдүмгә кыз бирергә кирәк… Башым катты. Мием череде. Тукта, тәһарәт яңартып, намазымны укып алыйм да… Чынлап та, суфидан бер-ике тәлинкә яздырып алырга кирәк булыр. Бәла аяк астыннан чыга ул. (Чыга башлый.)
Өченче күренеш
Гөлнур, Сәрвәр, Фатыйма.
Фатыйма. Гөлнур әби, ата-бабадан калган йоланы эшләмичә ярамый, диләр. Кичкә егетләр кертмичә моннан чыгу юк, диләр. Егетләр дә кертмәгәч, каз өмәсе буламыни?..
Гөлнур. Соң, бәбкәм, ни эшлик?
Сәрвәр. Әби, кертик инде. Кертмәсәң, кызлар үпкәләрләр.
Гөлнур. Чәй җитәрлек тә бит, шикәр азрак…
Сәрвәр. Без шикәрне кызлар алдына гына куярбыз. Йә, әби бәгырем, кертикме?
Гөлнур. Ата-баба йоласы инде, кертерсез.
Фатыйма. Менә рәхмәт, Гөлнур әби, бик рәхмәт. Әйдә, кызлардан сөенчесен алыйк. (Чыга башлыйлар.)
Гөлнур. Сәрвәр бәбкәм, шикәрне алырсың… Мин тәһарәтемне яңартам да суфига барам. Аннан Нәбаһарга керермен. Соңга калсам, юньле утырыгыз… Ярамаган эшләрегез булмасын.
Сәрвәр. Ярый, ярый, әби.
Фатыйма. Ярый, ярый, Гөлнур әби. Мулла кызлары шикелле инсафлы булырбыз. Тыныч бул!..
Гөлнур. Сәрвәр! (Үзенә генә.) Исмәгыйль дә буламы?
Сәрвәр. Вакыты булса, килергә булган иде. Берәр яры йомышка җибәрмәсәләр инде.
Гөлнур. Кеше кулындагы кеше шул. Туй турында сөйләшегез. Атыгыз-чабыгыз чыкмас борын, туйны тизрәк итеп калыйк. Йөрәгем менә әллә нәрсә сизгән төсле кайнап тора.
Сәрвәр. Борчылма, әби бәгырем. Килсә әйтермен.
Гөлнур. Бәбкәм, кара әле, күзләремнең нуры бетмәгәнме?
Сәрвәр. Юк, юк, әби, бернәрсә дә юк, гадәттәгечә.
Гөлнур. Булмаса ярый, шулай да бер-ике тәлинкә яздырып алырга кирәк. (Тәлинкәләрен алып чыгалар.)
Дүртенче күренеш
Исмәгыйль (ялгыз, тәрәзәдән карап җырлый).
Һаваларда тилгән, ай, очадыр,
Урын, урын сайлый кунарга.
Сәрвәр күренә.
Мәҗлес корып, җанкай, ай, көтәдер,
«Сөям, иркәм!» диеп кочарга.
Бишенче күренеш
Исмәгыйль һәм Сәрвәр.
Сәрвәр.
Күптән көткән тилгән безгә килгән,
Нинди хәбәр алып килгән ул?
Исмәгыйль.
Сине сагынып яткан, ай, егеттән
Илче булып сиңа килгән ул.
Йә, җаный, каз өмәсе ничек бара? Егетләр кертәсезме? Гөлнур әби рөхсәт итәме?
Сәрвәр. Кертәбез, кертәбез, син килмичә калма. Кара аны! Әллә хәзер үк керәсеңме? Без инде егетләргә хәбәр җибәрдек. Хәзер килеп җитәрләр. Сиңа да Мәфтуханы җибәргән идем. Күрдеңме?
Исмәгыйль. Юк. Менә нәрсә, җаный, мәхдүмнең дә киләсе килә.
Сәрвәр. Егетләр янынамы?
Исмәгыйль. Әйе.
Сәрвәр. Юк, юк, кызлар разый булмаслар. Аннан соң мин аңар карый да алмыйм. Бер яктан, аны кызганам. Икенче яктан, елан күзләре төсле ялтырап торган күз карашларыннан куркам.
Исмәгыйль. Ул бик үтенгән иде. Читтә генә утырырмын, ди. Аннан соң, әгәр син аны кертмәсәң, ул мине күрше авылга йомыш белән җибәрәм, ди. Керт инде үзен. Мин дә кызганам ул бичараны. Ата-анасы белән дә бер дә тынышмый; соңгы вакытларда бөтенләй шашкан төсле йөри башлады. Керт инде.
Сәрвәр. Ярый, алайса, килсен… Кызларга, егетләргә белдермичә генә килерсез.
Исмәгыйль (китмәкче булып). Ярый, булды.
Сәрвәр. Кара әле, Исмәгыйль, әби әйтә, атна-ун көн эчендә туй итеп алыйк, ди. Йөрәгем курка, ди. Арагызны боза күрмәсеннәр, ди.
Исмәгыйль. Ярый, ярый, миңа дисә, бүген үк туй итәргә мин разый… Теләсәгез кайчан булсын. Ертык бишмәтне култык астына кыстырам да очып кына киләм. Ну, малай, дошманнарның йөрәкләре янар соң…
Сәрвәр. Синең шулай дошманнарың да бармы?
Исмәгыйль. Әллә тагын, югын юк та, синнән көнләшүчеләр булыр инде.
Сәрвәр. Әйдә, көнләшсеннәр. Ике ятимне көнләшүләре кызык та… Ярый, ярый, хатыннар төсле очраган җирдә такылдап йөрмә. Соңга калмагыз.
Исмәгыйль. Очып кына килербез, һуп! (Үбә.)
Сәрвәр. И-и, юньсез!..
Фатыйма керә.
Алтынчы күренеш
Сәрвәр һәм Фатыйма.
Фатыйма (тәрәзәгә йөгереп бара-бара). Кем ул? Кем белән сөйләштең? Ай наян! Эшегезне сиздем. «Утсыз төтен булмый» дигәннәр шул бабайлар. Ил авызындагы сүз дөресме әллә?
Сәрвәр. Дөрес, Фатыйма җаным, дөрес. Бер атнадан чыбылдык тегәргә килерсең.
Фатыйма. Ә?.. Хәерче бит ул.
Сәрвәр. Аның йөрәге бай!
Фатыйма. Йөрәге генә булмаса шул инде… Йә, ярый, теләсәгез ни эшләгез. Егетләр хәзер киләләр бит инде. Ни эшлибез? Урындыклар кертәсе иде, кая утыралар?
Сәрвәр. Әйдә, әйдә!
Чыгалар. Бераздан кызлар белән керәләр.
Җиденче күренеш
Сәрвәр, Фатыйма һәм кызлар.
Сәрвәр. Кызлар, өйне бераз җыештырып алыйк әле. (Өй җыештырышалар.)
Фатыйма. Кызлар, егетләрдән бусага ялы түләтәбезме?
Кызлар. Түләтәбез, түләтәбез!
Фатыйма. Алай булса, канатлар алып керегез!..
Бер кыз, чыгып, бер кочак каз канатлары күтәреп керә.
Сәрвәр, бусагада үзебез торырбыз. Бу җебегәннәрдән булмас.
Сәрвәр. Үзең сөйләш инде. Мин сүзләрен дә хәтерләп бетерә алмыйм.
Фатыйма. Теге шулай ук башыңны катырдымыни?
Сәрвәр. Тс-с-с!..
Фатыйма. Бетте-бетте. Кая, сөлгеләр хәзерләргә кирәк. (Фатыйма белән Сәрвәр сөлгеләр ишәләр.) Кансыз бул. Никадәр нык суксаң, шулкадәр егетләрнең күңеле була. Йә кызлар, һәркайсыгыз үзегезгә канатлар алыгыз. Җебеп тормагыз. Акча салмыйча канат бирмәгез.
Кызлар (һәркайсы кулларына икешәр канат алалар). Чү, киләләр, киләләр!
Ыгы-зыгы башлана. Еракта «Каз канаты» җыры башлана.
Фатыйма. Йә кызлар, урыннарыгызда булыгыз. Әйдә, Сәрвәр. (Ишекне ябып, тотып торалар.)
Егетләр (ишек янында җырлыйлар «Каз канаты» көенә).
Каз канаты кат-кат була, ир канаты ат була.
Җаның сөйгән яр алдында җанга рәхәтлек була.
Кызлар.
Каз канаты кат-кат була, кыз канаты ак була.
Бусага ялын түләгән хөрмәтле кунак була.
Егетләр (шау-шаулап ишеккә ябырылып). Кая, нигә кертмисез инде? Җебегән тавыклар. Ха-ха-ха!..
Фатыйма. Ашыкмагыз, авызыгыз ашка пешәр. Янчыкларыгызны капшап, берәм-берәм керегез!..
Сигезенче күренеш
Әүвәлгеләр һәм беренче егет.
Беренче егет. Әссәламегаләйкем! Вәгаләмәлләдикем, казлар, и-и, казлар, юк ла, кызлар симез булсын!
Кызлар. Ха-ха-ха!.. (Сөйләшкәндә, кызларда хәят белән бергә кызык сүзләрдән көлү, куштанлану күренеп торырга тиеш.)
Фатыйма. Сиңа, егет, кем кирәк?
Беренче егет. Кара кашлы кыз кирәк.
Фатыйма. Ни эшкә соң ул кирәк?
Беренче егет. Әнигә килен кирәк.
Фатыйма. Егет, сиңа ни кирәк?
Беренче егет. Миңа нечкә бил кирәк.
Фатыйма. Ни эшкә соң ул кирәк?
Беренче егет. Ансыз яна яшь йөрәк.
Сәрвәр. Сиңа, егет, ни кирәк?
Беренче егет. Каз мамык ястык кирәк.
Сәрвәр. Казларыбыз мамыксыз. Кызлар йоклый ястыксыз!..
Фатыйма. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз!.. (Ишкән сөлгеләр белән кыйныйлар.)
Беренче егет. Ай, ай, ай… (Барысы да көлешәләр, егет аркасын уып.) Казларыгыз кыз… кызларыгыз каз. Башларыгыз таз. Күзләрегез тоз. Үзегез котсыз. Борыныгыз курнос.
Фатыйма.
Сәрвәр.
И-и, тозсыз!.. (Кыйныйлар.)
Сәрвәр. Сиңа, егет, ни кирәк?
Беренче егет. Ак каз канаты кирәк.
Сәрвәр. Ни эшкә соң ул кирәк?
Беренче егет. Очарга.
Сәрвәр. Ни эшләргә?!
Беренче егет. Матур кызлар кочарга. (Бер кызны кочакламакчы була.)
Фатыйма. И-и, өтек карга, буш кул салма кызларга, акчаң кайда?
Беренче егет. Акча сезгә кирәксә, менә ул тулы кесә.
Кызлар. Канат сатам. Канат сатам, канат сатам!..
Беренче егет (бер кыз каршына барып). Кая ул, мин алам.
Кыз. Акчаң җитәрме соң, үзең чибәрме соң?
Беренче егет. Акчам тулы өй асты, үзем албасты.
Кызлар. Ха-ха-ха!..
Беренче егет кызны кочакламакчы була.
Кыз. Кагылма миңа, исәр!
Беренче егет. И-и, юләр.
Беренче кыз. Егет үзәге – мунча өрәге. (Гомуми көлү.)
Беренче егет. Кызлар теләге – йөрәк үзәге.
Беренче кыз. Кайда ялың?
Беренче егет. И-и, йонлы Җамалым, салам түшәгем, күктә йолдызым, суда кондызым, сазда…
Фатыйма. Алаймы? (Кыйный.)
Беренче егет. Бетте, бетте, мә, ал! (Акчасын тешләп муенын суза.)
I кыз. Нәрсә ул?
Беренче егет. Ял.
Беренче кыз. Ярый, кал.
Фатыйма. Тешләсәң – тешең сынар, үбә алсаң – эшең уңар.
Беренче егет. Юк, элек ал!
Кыз үптермичә алырга тырыша, егет үбә.
Беренче егет. Ах! Иреннәре көйдерә язды.
Кызлар. Ха-ха-ха!..
Оркестр, җыр.
Каз канаты каурый-каурый,
Сәлам язарга ярый.
Ир канаты маллар даулый,
Кыз канаты яр сайлый.
Шул арада ишектән Шәйбәк керә.
Фатыйма (аны тотып). Чү, чү, бусага ялың кая? Кара аны, ял түләмичә кермәкче була.
Сәрвәр. Ярый, ярый, ул көтүләрен оста көтә. Ял түләмичә генә керсен.
Тугызынчы күренеш
Әүвәлгеләр һәм икенче егет.
Фатыйма. Сиңа, егет, ни кирәк?
Икенче егет. Атаң башы.
Фатыйма.
Сәрвәр.
Алаймы? (Кыйныйлар.)
Икенче егет. Чү, чү, илчегә үлем юк… Менә егетләрдән сезгә, бусага ялын алыгыз, тамагыгызга ут булып керсен. (Итәгеннән конфетлар, чикләвекләр бирә.)
Фатыйма. Керегез!..
Егетләр шаулашып керәләр.
Унынчы күренеш
Әүвәлгеләр һәм егетләр.
Егетләр. Казларыгыз симез булсын, кызлар!
Фатыйма. Казларыбыз симез, үзебез игез!..
Икенче егет. Игезлектән йөдәгән миңа килер, әнигә килен булыр. Бикә булып түрдә торыр. Кыш җеп эрләр, җәй урак урыр, яз урын җәяр, көз мунча ягар!..
Фатыйма. Каян килгән тиле бояр! Атларың юк җигәргә. Сыерларың юк саварга. Утының юк ягарга. Киемең юк кияргә. Канатың юк очарга, и-и, өтек карга!..
Кызлар. Ха-ха-ха!..
Икенче егет. Син булсаң, утыны да булыр, мунчасы да ягылыр, канаты да табылыр!..
Кызлар. Канат сатам, канат сатам, канат сатам!..
Егетләр. Мин алам, мин алам, мин алам. (Һәрберсе бер кыз каршына баса.)
Кызлар. Канат хакы бер алтын.
Егетләр. Үзеңдә калсын. (Борылалар.)
Кызлар. Чын егет булса алсын!
Егетләр (борылып). Йә?
Кызлар. Егет, сиңа кем кирәк?
Егетләр. Канатлы яшь кыз кирәк.
Сәрвәр һичберәүгә канат сатмый, егетләр каршына басмый.
Кызлар. Ни эшкә?
Егетләр. Канатыңда очармын, үзең сөеп кочармын.
Кызлар. Канат хакы йөз алтын.
Егетләр. Ала алган алсын!.. (Тешләренә акчаларын кысалар.) Йә, ал!
Кызлар. Нәрсә ул?
Егетләр. Ял.
Кызлар. Ярый, кал.
Егетләр. Юк, элек ал!..
Чыр-чыр килеп үбешәләр, кочаклашалар.
Барысы бергә.
Каз канаты каурый-каурый,
Сәлам язарга ярый.
Кызлар.
Яшь йөрәкләр ярлар сайлый.
Барысы бергә.
Карт йөрәкләр мал даулый.
Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый.
Яшь чагында уйнамасаң,
Ул аннан нигә ярый?
Кызлар.
Каз канатын кызлар сата,
Ир канатын кем сата?
Барысы бергә.
Җан теләген кире какма,
Дошманнардан сынатма.
Кызлар.
Каз канаты йомшак, дибез.
Ир канатын белмибез.
Барысы бергә.
Казлар симез булсын өчен,
Каз канатын җырлыйбыз.
Егетләр.
Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була.
Барысы бергә.
Җаның сөйгән яр алдында
Оҗмахтан артык була.
Унберенче күренеш
Әүвәлгеләр һәм Исмәгыйль белән мәхдүм.
Исмәгыйль. Әссәламегаләйкем, казлар, кызларыгыз симез булсын.
Егетләр. Алай булсын.
Гомуми көлү.
Беренче егет. Сыерның мөгезе, казның игезе, кызның симезе яхшы була ул.
Гомуми көлү.
Фатыйма. Сиңа, егет, ни кирәк?
Исмәгыйль. Кара кашлы кыз кирәк.
Фатыйма. Ни эшкә соң ул кирәк?
Исмәгыйль. Әнигә килен кирәк.
Беренче егет. Анаң юк ич синең.
Гомуми көлү.
Фатыйма. Сиңа, егет, ни кирәк?
Исмәгыйль. Миңа нечкә бил кирәк.
Фатыйма. Ни эшкә соң ул кирәк?
Исмәгыйль. Ансыз яна яшь йөрәк.
Сәрвәр. Сиңа, егет, ни кирәк?
Исмәгыйль. Каз мамык ястык кирәк.
Сәрвәр. Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз.
Фатыйма. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз. (Кыйныйлар, гомуми көлү.)
Сәрвәр. Сиңа, егет, ни кирәк?
Исмәгыйль. Ак каз канаты кирәк.
Сәрвәр. Ни эшкә соң ул кирәк?
Исмәгыйль. Очарга.
Сәрвәр. Ни эшләргә?
Исмәгыйль. Матур кызлар кочарга. (Сәрвәрне кочакламакчы була. Фатыйма арасына төшә.)
Фатыйма. И-и, өтек карга. Буш кул салма кызларга! Акчаң кайда?
Исмәгыйль. Акча сезгә кирәксә, менә ул тулы кесә.
Кызлар. Канат сатам, канат сатам, канат сатам!..
Исмәгыйль. Кая ул, мин алам. (Сәрвәр каршысына баса.)
Беренче егет. Кара, кара, кая үрмәли!..
Сәрвәр. Акчаң җитәрме соң? Үзең чибәрме соң?
Исмәгыйль. Акчам җитәр, үзем чибәр. (Кочакламакчы була.)
Сәрвәр. Кагылма миңа, исәр!.. Кая ялың?
Исмәгыйль (акча тешләп). Мә, ал!
Сәрвәр. Нәрсә ул?
Исмәгыйль. Ял.
Сәрвәр. Ярый, кал.
Исмәгыйль. Юк, элек ал!.. (Үбешәләр, гомуми көлешү, шау-шу.)
Җыр һәм оркестр.
Кызлар.
Каз канаты йомшак һәм ак.
Егетләр.
Каз канаты сөттән ак.
Барысы бергә.
Кыйгак, кыйгак, кыйгак, кыйгак!
Без барыбыз бүген шат.
Беренче егет (читтә боегып торган Надирга). Мәхдүм, син ничек болай монда киләсе булдың? Ясин укыргамы әллә?
Гомуми көлү.
Надир. Юк, син наданны күрергә килдем.
Икенче егет. Тешли ул безнең мәхдүм.
Беренче егет. Мулла халкында теш тә булмаса, ул нигә ярый? Бөтен авылның казларын ашап бетерер өчен кирәк бит ул аларга.
Гомуми көлү.
Надир. Ә син, егет, телеңә салынма. Бездә дә ул бар, менә ул. (Үртәп телен чыгара.)
Гомуми көлү. Сәрвәр уңайсызланып аптырап тора.
Беренче егет. Коръән укый-укый шулай үскәнме, әллә бәлеш ашапмы?..
Көләләр.
Надир. Син, егет, минем белән сынашып карарга уйлыйсың, ахры. Әйдә, көчеңне сынап кара. (Җиләнен салып ташлап.) Сугышасың киләме? Көрәшәсеңме? Әйдә…
Егетләр. Әйдә, әйдә, Гайфулла, курыкма!
Беренче егет. Кибәнең ишелүдән куркам, мәхдүм.
Надир. Нәрсә, нинди кибән?! (Калтырана башлый.)
Беренче егет. Җилкәңдәге…
Гомуми көлү.
Надир. Их син, бозау… (Егетне кысып алып, астына салып, тезе белән баса. Бөтенесе аптырап калалар.) Син нигә минем бөкремнән көләсең?.. Ул сиңа уңайсызламый бит. Нигә көләсең?.. Икенче авыз ачасы булсаң, бугазыңны өзәрмен! (Җибәрә.)
Икенче егет. И-и Гайфулла, сүздә генә икәнсең. Бәлеш корсактан, зәгыйфь кешедән җиңдереп маташасың!..
Надир. Син нәрсә дисең тагы? Нигә сез мине рәнҗетәсез? Нигә рәнҗетәсез?!
Икенче егет. Сез муллаларны рәнҗетерсең!
Надир. Мин мулла түгел. Менә мин, сезнең шикелле булыр өчен, монда килдем. Минем сезнең шикелле үк буласым килә. Аңлыйсызмы, сезнең шикелле үк.
Икенче егет. Безнең шикелле булыр өчен бөкреңне юнасы бар әле.
Егетләр көләләр.
Надир. Көлмәгез миннән, көлмәгез. Юкса мин сезне… (Пәкесен чыгара. Кизәнә.)
Егетләр. Ярамый, ярамый, мәхдүм!..
Кызлар чинашалар.
Сәрвәр (барып кулыннан тотып). Мәхдүм, сансызланмагыз. Мәҗлеснең ямен җибәрмәгез. Егетләр, мәхдүм минем кунагым… Аны рәнҗетерлек бер генә сүз әйтсәгез дә – бәхил түгел.
Надир. Рәхмәт, рәхмәт, Сәрвәр туташ. Мин куям. Мин куям… Рәхмәт, сез мине аңладыгыз… Егетләр, туташлар, сез мине үз арагыздан бүген кумагыз. Менә шунда, почмакта гына утырырмын. Әйе, почмакта гына. Сез уйнагыз, көлегез, миңа карамагыз… Мин сезгә уңайсызламам. Сәрвәр туташ, менә шул почмакта гына утырырга рөхсәт итегез. Гайфулла, Шакирҗан, килегез, килешик. Миңа рәнҗемәгез. Минем ачуым чыкты. Сез әйтмәсәгез дә, бөкрелегемне дә, шәйтанга охшаган кыяфәтемне дә беләм бит. Менә, кызлар, сезгә бүләк. Менә бусага ялы… Миңа каз канаты кирәк түгел… Миңа аны сатучы булмавын белеп килдем. Уйнагыз, егетләр. Җырлагыз, биегез! Мин сезгә уңайсызламам. (Почмакка утыра.)
Кызлар. Мәхдүм, бүләкне бик күп алгансың… Рәхмәт.
Сәрвәр. Мәхдүм, сез инде безнең шаяруларны гаепләмәгез!..
Надир. Юк, юк, һич, уйнагыз, мине бөтенләй юк дип уйлагыз. Әйе, бөтенләй юк. Менә шулай. (Утыра.)
Беренче егет. Мәхдүм, без инде надан кеше, тупас телле булабыз. Мин бит болай уйнап кына, кызык өчен генә синнән көлдем. Рәнҗемә… Әйдә, безнең белән бергә уйна… Егетләр, мәхдүм уйнасын бит?
Барысы бергә. Уйнасын, уйнасын!
Надир. Рәхмәт, рәхмәт… Йә, әйдәгез, егетләр, биеп, җырлап алыгыз әле. Безнең Исмәгыйль бик нык баса гына!.. Әйдә, Исмәгыйль!..
Барысы бергә. Әйдә, чык, чык, Исмәгыйль!..
Оркестр «Әтнә» көен уйный. Бию башлана, иң элек Исмәгыйль белән Сәрвәр бииләр. Башкалар да бии. Иң ахырдан мәхдүм бии.
Беренче егет. Мәхдүм, әйдә, бас әле, булмаса. Намаз укыган аяклар сыгылучан була ул.
Барысы бергә. Әйдә, мәхдүм, әйдә, бас!..
Надир бии башлый. Ул биегәндә, староста, писарь һәм пүнәтәй килеп керәләр. Кызлар йөзләрен яшерәләр. Аптырашып калалар. Сәрвәр Исмәгыйль янына килеп баса.
Уникенче күренеш
Әүвәлгеләр, староста, писарь, пүнәтәй.
Староста. Бу ни эш, мәхдүм?.. Килешми, килешми. Килешә торган эш түгел! Егетләр, туктагыз! Йомыш бар. Писарь, кәгазьгә карап кычкыра башла!
Писарь. Гайфулла Шәмсетдинов…
Староста. Гайфулла энем.
Беренче егет. Нәрсә?
Староста. Бас шунда. Егетләр, исемнәрегез чыкканнар менә шунда килеп басыгыз!
Писарь. Сирай Нәҗметдинов.
Өченче егет. Монда.
Писарь. Гатаулла Фәсхетдинов.
Староста. Монда юкмы?
Егетләр. Юк.
Писарь. Исхак Курамшин, Касыйм Галиев, Мифтах Алмаев, Исмәгыйль Әхмәдуллин, Мөбарәкша Салихов…
Староста. Башкалар монда күренми. Егетләр, хәзер каравыл өенә әйдәгез. Иртәгә калага барабыз.
Надир. Саттар агай!
Староста. Син нишләп монда, мәхдүм? Килешми, килешми…
Надир. Юк ла, болай гына. Нәрсәгә бу егетләрне калага алып барасыз?
Староста. Чакырганнар.
Надир. Приёмга иртә бит әле.
Староста. Патшадан үрәдниккә хәбәр килгән. Киләсе елга караласыларны хәзер үк наборга чакыралар, ди. Ярман патшасы безнең патшага каршы сугыш ачкан.
Барысы бергә. Сугыш!!!
Катып калалар, Исмәгыйль Сәрвәргә ташлана.
Староста. Әйе, сугыш.
Исмәгыйль. Менә ул сүнгән йолдызлар каян килеп чыкты…
Сәрвәр катып кала.
Староста. Йә, әйдәгез, егетләр!
Кызлар елашалар, егетләр чыгып китәләр.
Надир (шатланып). Сугыш, әһә, сугыш!.. Мин сугышка бармыйм, мин калам. Мин зәгыйфь, мин бөкре. Мин гурбун!..
Сикерә, шатлана. Сәрвәр урынында катып кала. Урамда егетләр җырлап китәләр.
Каз канаты мамыксыз,
Ир канаты бәхетсез.
Илдә ризык калган булса,
Исәнлектә кайтырбыз!..
Сәрвәр (авыша-авыша тәрәзәгә барып). Исмәгыйль, Исмәгыйль! (Каты елый.)
Пәрдә.
