Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 17

Yazı tipi:

Өченче пәрдә
Беренче картина

Шул ук өй.

Беренче күренеш

Гөлнур һәм Сәрвәр тәрәзәдән карап елап торалар. Урамда егетләр җырлыйлар. «Каз канаты» көенә.

Урамда егетләр.

 
Без китәбез бу илдән,
Аерылып нечкә билдән.
Безнең хәлне сорашырсыз
Кыйбладан искән җилдән.
Сандугачлар чут-чут сайрый,
Ярманнар74 кылыч кайрый.
Сугышка киткән газиз баш
Туган илләргә кайтмый.
 

Гөлнур. И мескеннәр, суелырга барган хайваннар төсле тилмерәләр. Берни итәр хәл юк шул.

Сәрвәр. Әби, әнә Исмәгыйль егетләрдән аерылды. Монда килә.

Гөлнур. Килсен, бәбкәм, килсен. Икегез дә бәхетсез балалар икәнсез. Мин чыгыйм. Сөйләшеп калыгыз!.. Бәлки, артык күрешә дә алмассыз инде. Тәкъдир шулай, күрәсең, балакай, тәкъдир. (Чыга.)

Икенче күренеш

Исмәгыйль һәм Сәрвәр.

Исмәгыйль (кереп, Сәрвәрне кочаклап).

 
Киек казның ак канатын
Кемнәр барып имгәткән?
Чит илләрдә җан биргәндә,
Кем итәр икән ярдәм?
 

Сәрвәр.

 
Кыйгак-кыйгак кыр казлары
Оча ерак илләрдән.
Кыр казлары үткән саен
Хәбәр көтәрмен синнән.
 

Исмәгыйль.

 
Сандугачлар чут-чут сайрый,
Ярманнар кылыч кайрый.
Сугышка киткән газиз баш
Туган илләргә кайтмый.
 

Сәрвәр.

 
Саф-саф булып кыр казлары
Үтәр, язлар җиткәндә.
Кемнәр сиңа ясин укыр,
Газиз җаның чыкканда?.. (Елый.)
 

Исмәгыйль.

 
Елама, җаным, елама, Сәрвәр,
Елап уңгаймый эшләр.
Мин ятимне син сагынсаң,
Ешрак сәламең җибәр.
 

Сәрвәр.

 
Көзләр үтеп, язлар җитәр,
Бакчада былбыл сайрар.
Кылыч чапкан җәрәхәтнең
Каннарын кемнәр юар?
 

Исмәгыйль.

 
Рушан йолдыз яктырамы
Айның ундүрт төнендә?
Сагынганда айга кара,
Син булырсың күңелемдә.
 

Сәрвәр.

 
Зөһрә йолдызның нурларын
Каплар туплар төтене.
Синең өчен теләк теләп
Елармын көне-төне.
 

Кочагына ташлана.

Исмәгыйль.

 
Хуш, бәхил бул, җанкисәгем,
Инде соңгы теләгем:
Үлгән хәбәрем ишетсәң,
Атнакич укы хәтем…
 

Кочаклашып үбешәләр, елашалар.

Сәрвәр. Юк, юк, җаным, сине җибәрмим. Син кайтмассың. Син үләрсең, сине үтерерләр. Мин, мин синсез нишләрмен? Барма. Барма, кач, идән астына, ындырга, кибән астына кач!

Исмәгыйль. Ярамый, ярамый, җаным. Без күрәсен барыбер башка күрмәс. Шулай язган, күрәсең. Әҗәл җитмәгән булса, бәлки, кайтырмын да.

Сәрвәр. Юк, кайтмассың. Кайтмассың… Безнең генә бәхетсезлегебезгә каршы явыз ярман сугыш ачкан икән. Аптырадым. Башым катты, йөрәкләрем кысыла. Фәрхи әби дә килми бит, ичмасам.

Исмәгыйль. Фәрхи әби ни эшкә?..

Сәрвәр. Дару китермәкче иде. Бәлки, шифасы булып каладан кире кайтыр идең.

Исмәгыйль. Кая инде безгә дарулану… Аны алырга акча кирәк бит.

Сәрвәр. Анысыннан эш тормас иде әле. Бөтен күлмәкләремне, сөлгеләремне – барысын бирер идем. Тик китерсен генә иде.

Исмәгыйль. Кирәк түгел, Сәрвәр. Гомер буена җыйган күлмәк, сөлгеләреңнең рәхәтен үзең күр. Минем инде тәкъдир шулай, күрәсең.

Сәрвәр. Син булмагач, миңа алар кәфенлеккәме?.. Син булмагач, миңа ак көн булыр дип уйлыйсыңмы? Баш сау булса, күлмәге дә, сөлгесе дә табылыр әле. Китерсен генә иде…

Урамда егетләр җырлый.

Исмәгыйль. Ярый, җаным, хәзергә хуш. Егетләр янына чыкмыйча ярамый.

Сәрвәр. Бәхилләшергә иртәрәк кил. Фәрхи әби даруын юнәтә алмасмы? Әйдә, мин дә чыгам. Фәрхи әбине күрергә кирәк.

Чыгалар, артта егетләр җырлый.

Егетләр.

 
Без китәбез бу илдән,
Аерылып нечкә билдән.
Безнең хәлне сорашырсыз
Кыйбладан искән җилдән.
Сандугачлар чут-чут сайрый,
Ярманнар кылыч кайрый.
Сугышка киткән газиз баш
Туган илләргә кайтмый.
 

Бөтен җыр ике мәртәбә җырлана. Гөлнур кереп елап тора.

Яңадан чыгып китә.

Өченче күренеш

Сәрвәр һәм Фәрхи әби.

Сәрвәр. Фәрхи әби, анам бул. Үтенечемне кире какма. Ни сорасаң, шуны бирәм. Даруыңны бир. Бәлки, шифасы булыр.

Фәрхи. Юк, балакай, булмый… Аны алданрак әйтү кирәк иде. Ышандырган кешеләремә дә җитми. Ул кое суы түгел бит. (Чыга башлый.)

Сәрвәр. Фәрхи әби, җаным. Аяк астыңда туфрак булыйм. Дарула Исмәгыйльне, газиз башы әрәм булмасын. Гомергә онытмас идек.

Фәрхи. Чү, балакай, Сәрвәр, мине юлымнан туктатма. Елда бер килә торган урак өсте бит бу, дарулап сәдакаларын аласы кешеләрем анда тилмереп мине көтәләр. Җибәр, балакай, урак өсте бер килә ул.

Сәрвәр. Фәрхи әби, йөрәк маем, аяк астыңда туфрак булыйм. Дарула Исмәгыйльне!

Фәрхи. Менә, кызым, картларны тыңларга кирәк. Мәхдүмгә чыккан булсаң, җаның тыныч, күңелең шат булыр иде. Ярман безнең авылга килгәндә дә, аны сугышка алмаячаклар. Хәзерге заманда шундый ир – үзе бәхет. Үзе хәзинә.

Сәрвәр. Үткәннәрне оныт, Фәрхи әби… Мин Исмәгыйльдән башка барыбер тора алмас идем. Үткәннәрне онытып, бүген изгелегеңнән калдырма безне.

Фәрхи. Кара әле, Сәрвәр, бирсәм бирермен дә – бик кыйммәт бит. Синнән файда итүем түгел.

Сәрвәр. Күпме теләсәң, шулкадәр ал. Шифасы гына булсын.

Фәрхи. Шифасы була инде… Үткән елны дүрт авылдан унбиш егетне калдырдым. Менә хәзер дә унлап егет көтеп тора… Кеше ризыгына кереп булса да бирәм. Бәясе кырык пот арыш булыр.

Сәрвәр. Безнең арышыбыз юк. Менә туйга дигән күлмәкләрем. (Сандыкны ачып.) Мә, ал, менә сөлгеләрем, теләгәнчә ал!.. Шифасы гына булсын.

Фәрхи, күлмәкләр, сөлгеләрне сайлап алып, ашъяулыгына төрә.

Фәрхи. Ярый инде. Сүзеңне кире какмыйм. Ике күлмәк, унбиш баш сөлге. Бер ашъяулык алдым.

Сәрвәр. Ал, ал, теләсәң, тагын ал.

Фәрхи. Ярый, тагын алыйм берәр сөлге, алайса, күбрәк бирермен. (Сөлгеләр ала.) Тәрәзә фәрдәңне төшер… (Кесәсеннән бер шешә чыгарып.) Үземнең даруларга вакытым юк. Унлап егет анда көтеп тора. Үзеңә генә өйрәтеп калдырам. Исмәгыйльне менә шунда ян белән яткыр. Уң колагы аста булсын. Каз канаты белән сул колагын арчып ал, шуннан соң менә шушы даруны колагына сал да менә монысын аның өстенә сал… Башын селекмичә торсын. Башта авыртыр, чыдасын… Шуннан соң колагы тишелеп ага башлар. Яисә авызы, күзе кыйшаеп калыр… Бисмилла әйтеп эшлә. Төшендеңме? Кешегә әйтәсе булма!

Сәрвәр. Алла сакласын. Әйтәмме соң…

Фәрхи. Әгәр кеше белсә, сиңа да, миңа да, Исмәгыйльгә дә Себер булачак. Ишетсен колагың… Йә, кыямәт көнне дуңгыз булып кубыйм, кешегә әйтмәм, диген!..

Сәрвәр. Валлаһи, таллаһи, кешегә әйтмәм.

Фәрхи. Кая, шифасы булсын, утыр, дога кылыйк… Аллаһы әкбәр. Бу – даруның сәдакасы гына; шифасы булып, Исмәгыйль кире кайтса, тагын түләрсез.

Сәрвәр. Анысыннан эш калмас. Бик рәхмәт инде, Фәрхи әби. Даруларга үзеңнең вакытың юкмыни?

Фәрхи. Әйтәм лә бит. Урак өсте… Сау бул… Шифасы булсын! (Чыга.)

Дүртенче күренеш

Сәрвәр, Гөлнур.

Гөлнур. Нәрсә, бәбкәм?

Сәрвәр. Әби, кеше-фәлән килсә кертмә, яме! Исмәгыйльнең колагына дару салабыз.

Гөлнур. Даруын кайдан алдыгыз?

Сәрвәр. И теге… Әйтмәскә ант иттем, әбкәм бәгырем.

Гөлнур. Ярый, ярый, антыңны бозма. Илаһи, шифасы гына булсын инде. (Сәрвәр даруны сандыкка сала.) Бәбкәм, туйга дигән күлмәкләрең кая?!

Сәрвәр. Бирдем, даруга бирдем, әбкәм җаным.

Гөлнур. Ярый, ярый. Баш сау булса, мал табылыр… Шифасы гына булсын инде.

Сәрвәр. Әби, мин хәзер Исмәгыйльне алып киләм. Кем генә килсә дә, син өйгә кертмә инде.

Гөлнур. Ярый, балакай. Кертмәм.

Сәрвәр чыга. Урамда егетләр җырлый.

Егетләр.

 
Каз канаты каурый-каурый,
Сәлам язарга ярый.
Газиз башларны кисәргә
Германнар кылыч кайрый.
Каз канатын кызлар сата,
Ир канатын кем сата?
Ир канатын патша сата,
Туган илне елата.
 

Бишенче күренеш

Гөлнур һәм Надир мәхдүм.

Надир. Исәнме, Гөлнур әби?

Гөлнур (каушап). Мәхдүм, синмени?..

Надир. Исмәгыйль кая?.. Әллә Сәрвәр туташ та өйдә юкмы?

Гөлнур. Юк, өйдә… И, юк ла, өйдә юк иде шул…

Надир. Тиз кайтырмы соң?

Гөлнур. Юк, тиз кайтмас. Бүген бөтенләй кайтмас.

Надир. Кая алай китәсе булды?

Гөлнур. И-и… Теге нигә… Ничек әле… аты коргыры… Теге ни бар бит әле…

Надир. Инешкә суга төштеме әллә?

Гөлнур. Әйе, әйе, инешкә төште. (Тәрәзәгә карана.) Кем, мәхдүм, хәзрәткә сәдакам бар иде… Үзем бара алмадым, тиз генә шуны хәзрәткә илтеп тапшырсана. (Акча бирә.) Нәзер сәдакам иде… Кояш баеганчы бирәсе иде. Менә монысы үзеңә булсын, дога кыл. Бу кара тавык йомыркасы. (Йомырка бирә.)

Надир (йомырканы алып өстәлгә куя). Әби, Исмәгыйль кайтса, безгә кереп чыксын әле. Әти әйтә, йомышым бар иде, ди.

Гөлнур. Ярый, ярый, барыр. Кайткач та әйтермен.

Надир. Ул кайтырмы соң?

Гөлнур. Сәрвәр белән хәзер кайтырга тиеш… Ә, юк, үзе генә кайтам, диде. Ә-ә, хәзер, әби, кайтам, диде.

Надир. Кайтса, безгә килсен! (Чыга.)

Гөлнур. Ярабби, җилкәмнән тау төшкән төсле булды… Исмәгыйльгә дип хәзерләгән сәдакамны алып китте бит. (Тәрәзәгә карый.) Әнә үзләре дә килә. Яхшы әле, озаттым үзен. Кеше кертмәскә кирәк. (Чыга.)

Алтынчы күренеш

Исмәгыйль, Сәрвәр.

Сәрвәр. Әйдә, әйдә, ишекне яп! (Сандыктан даруларны чыгарып.) Менә шуны хәзер колагыңа салырга кирәк. Менә күр дә тор, каладан кире кайтарырлар үзеңне.

Исмәгыйль. Соң, бу үтермәсме?

Сәрвәр. Юк, үтерми… Шуны колакка салып, бик күп кеше калган.

Исмәгыйль. Каян алдың?

Сәрвәр. Соңыннан, соңыннан әйтермен. Вакыт уздырырга ярамый. Әйдә, менә шунда ят. (Тәрәзә пәрдәсен кора.) Йә, әйдә инде, җаным!..

Исмәгыйль. Әллә нишләп күңелем бер дә тартмый бит.

Сәрвәр. Соң, шулай итеп, мине гомергә елатырга уйлыйсыңмы? Мин бит синнән башка бер көн дә тора алмам… Бер киткәч, син анда, мин монда гүр иясе булырбыз… Чарасын күрергә кирәк. Әнә халык шулай колак бозып кала бит.

Исмәгыйль. Кем салыр аны? (Даруны карый.)

Сәрвәр. Үзем, үзем, бәгырем. Ни эшләргә икәнен беләм. Менә алдан каз канаты белән колагыңны арчырга кирәк. Шуннан соң менә монысын колагыңа салып, аның өстенә монысын салырга… Бераз авыртуы булыр инде булуын. Анысына чыдарсың инде, җаным.

Исмәгыйль. Ярый, тапшырдык… Алай-болай була калса бәхил бул.

Сәрвәр. Бернәрсә дә булмас. Бөтен ил эшли бит.

Исмәгыйль. Булса да, үкенеч юк. Анда барып та барыбер. (Ята.) Әйдә, үзеңә тапшырдык.

Сәрвәр (канат белән колагын арчып). Шифасы гына булсын инде. Бисмиллаһ-иррахман-иррахим. (Дару сала.) Селкенмә, селкенмә, тик ят!..

Исмәгыйль. Аһ, аһ!.. Үтерә, яндыра!..

Сәрвәр. Чыда, чыда, бәгырем, икенчесен салам. (Сала.)

Исмәгыйль. Аһ, аһ! Үтерә, яндыра!.. (Сөлек төсле иелә, сыгыла.)

Сәрвәр. Бәгырем, чыда, чыда, бәгырем!.. (Үзе кызганып калтыранып елый.)

Исмәгыйль. Аһ, үтерә, күз алларым караңгылана! Аһ, аһ, аһ!.. (Сәке буйлап тәгәри.)

Сәрвәр (елап). Чыда, бәгырем, чыда!..

Исмәгыйль (сикереп торып). Юк, юк! Чыдар хәлем юк! Үләм! Үләм, үләм!.. Хуш, Сәрвәр, хуш, бәхил бул! Үләм… (Идән буйлап тәгәри.) Аһ… Аһ!.. Бәхил бул!.. Бәхил бул!.. Безгә кавышу насыйп… булмаган икән… (Сәкегә ята.) Аһ!.. Аһ!.. Үләм! Яндыра!.. Яндыра!.. Сәрвәр, Сәрвәр, кил, кил… Бәхил бул… Бәхил бул… Үләм… Үләм… (Зәгыйфьләнә. Сәрвәр аның күкрәгенә ятып елый. Исмәгыйль ыңгыраша.) Аһ, аһ!.. Яндыра… Уф… Уф!.. (Бәрелә, сугыла, кычкыра, ыңгыраша. Йөзләрен, күзләрен, авызларын җыера.)

Сәрвәр (кинәт елавыннан туктап, Исмәгыйльне капшап). Аһ!.. Аһ!.. Үлде… Исмәгыйль… Исмәгыйль! Бәгырем! Бер генә… Бер генә сүз эндәш!.. Аһ!.. Үлде… Мин үтердем… Мин, мин…

Шулвакыт Надир тәрәзәдән карый.

Аһ!.. Аһ!.. Мин җанымнан артык күргән сөйгән ярымны үз кулым белән үтердем!.. Үз кулым белән… Мин үтердем. Мин үтердем!.. Ярдәм, ярдәм итегез. (Ишеккә таба йөгерә.)

Җиденче күренеш

Надир, Сәрвәр һәм Исмәгыйль.

Надир (ишеккә каршы торып, Сәрвәрне кулларыннан тотып). Син үз-үзеңне харап итәсең!..

Сәрвәр. Җибәр, җибәр!.. Мин үтердем, мин!.. Сөйгән ярымны үтердем. (Исмәгыйльгә ташлана.) Исмәгыйль, Исмәгыйль!.. Юк, юк… Син үлмәгән!.. Син тере… Исмәгыйль!.. Эндәш!.. Юк, юк, ул үлгән!..

Бик каты елап, һушыннан тая язып сулкылдый, ыңгыраша башлый.

Шулвакыт урамда егетләр җырлаган тавыш ишетелә. Надир баскан урынында катып Сәрвәргә карап тора.

Егетләр.

 
Каз канаты каурый каләм,
Кем генә язар сәлам?
Миннән калганнар сау булсын,
Мин инде илгә кайтмам!
 

Пәрдә.

Өченче пәрдә

Икенче картина

Шул ук өй.

Беренче күренеш

Гөлнур һәм Фәрхи.

Гөлнур (елап утыра). Суфидан тәлинкәләр дә яздырдым, курку да койдырдым. Ишан хәзрәттән дә өшкерттем. Шифасы булмады. Һаман шул бер килеш. Бигрәк тә яратышкан булганнар икән. Ике чын сөйгән кавыша алмый, диләр иде. Чындыр, ахрысы. (Елый.)

Фәрхи. Кара әле, тәрьяк ашатырга кирәк. Бик файдалы нәрсә. Яисә крипки вудки дигән нәрсәне суга салып эчерергә кирәк. Крипки вудки исеннән җеннәр кача, ди. Аннан соң идән астына ябып ашатмыйча, эчертмичә җиде көн, җиде төн тотарга кирәк. Җен зәхмәте уразадан курка, ди.

Гөлнур. Башым катты инде… Ашау-эчүенең дә бер дә рәте юк.

Фәрхи. Ашатмаска кирәк. Барыбер, ашаса да, җен корсагына китә бит. Кызу мунча ташына бастырып чаптырмадыгызмы?..

Гөлнур. Аның инде күргән газаплары да җитәрлек.

Фәрхи. Җенен качырырга кирәк. Кыйнаганыгыз бармы соң?

Гөлнур. Син ни сөйлисең? Кыйнарга ничек кул күтәрелсен?!

Фәрхи. Соң бит җеннәрен качырырга кирәк ләбаса, ахыры.

Икенче күренеш

Әүвәлгеләр һәм Җиһанша.

Җиһанша (урамнан тәрәзә аркылы сөйләшә). Саумы, балдыз, ни эшләр бетерәсез, кодачаның хәле ничек?!

Гөлнур. Әйдә, җизни, өйгә кер, өйгә рәхим ит!

Җиһанша. Рәхмәт, монда да ярый, кунак булып килмәдем әле. Кодачаның хәле ничек, дим?!

Гөлнур. Беркөе, җизни, беркөе.

Фәрхи. Җиһанша, мин әйтәм, җеннәрен качырырга кирәк, дим, кыйнарга кирәк, дим.

Җиһанша. Суярга кирәкмиме тагын? Ичмасам, син йөрмә шунда өстерәлеп. Сихереңдер әле бу да. Йөрмә, дим, монда, йөрмә, дим! Чынлап әйтәм сиңа, йөрмә, дим.

Фәрхи. Тукта әле, Җиһанша, сиңа ни булды? Әллә син дә…

Җиһанша. Әй, куй әле, мин синең белән талашырга килмәдем. Балдыз, урак өсте җитә бит, шуңарчы кодача терелмәсә, ни кылырбыз, дим? Арышыңны кем урыр? Кешедән урдырсаң, ун поттан ким алмаслар. Сөргән, чәчкән өчен, миңа да бирәсең булыр. Минем өйдә дә артык кул юк. Ни эшләрбез икән, дим. Ай, уңган кыз балага күз тия шул. Уракка аңарга каршы чыгучы тирә-якта юк иде бит. Күз тия шул, күз тия. Уңган кулга күз тия, ди шул.

Гөлнур. Әйтмә инде, җизни, әйтмә инде. Улларыңнан хат-хәбәр юкмы?

Җиһанша. Юк, балдыз, юк, юк шул. Сезнең имананы Мөхәммәтҗаным сөреп, чәчеп калдырган иде бит. Ә хәзер кая… Көлтәсен кертү насыйп булмаслыгы тәкъдиренә язылган, күрәсең, бер эш тә эшләп булмый шул… (Пауза.) Балдыз, каты сабаныңны бу юлы мин сөрә алмыйм бит, бөтен йортка бала-чага арасында бер башым калдым. Үземнекен ничек башкарырмын икән дип аптырап торам, һаман шул бер сүз инде. Уҗым чәчүеңне кемнән генә эшләтерсең икән, дим? Кеше тапмадыңмы әле?

Гөлнур. Чулак Шәрәфи уртактан сөреп уҗымны чәчәргә булды булуын да, Сәрвәр терелми бит.

Җиһанша. Орлык та уртакмы?

Гөлнур. Орлык та уртак. Тик Сәрвәр ике имана арышын бу елдан ук урырга тиеш. Киләсе елга да урырга… Сәрвәр авырый. Ни эшләргә дә белмим. Аптырадым инде, җизни. Мием череде. Сәрвәр бәбкәм эшкә ярамагач, Шәрәфи дә чәчмәсә, капчык тагып илгә чыгарга гына кала. (Елый.)

Фәрхи. Гөлнур, бер дә кайгырма. Сәрвәрнең җеннәре Чулак Шәрәфи кырын гына түгел, ярты авыл кырын урып ташларлар әле, җеннәр бит алар…

Җиһанша. Куй әле син, үгез сабан сөргәндә, бака бугаз киерә, ди Мөхәммәтҗан карт. Син дә шул…

Читтән берәү сәлам бирә.

Ә, вәгаләйкемәссәлам, Ибраһим! Кайдан кайтыш? Ярый, балдыз, хәзергә сау бул, барып чык. Каты сабан җитте, уйлашырга кирәк. Барып чык әле. (Китә башлый.) Гаепләмә инде, минем кулдан килми шул. Үз хәлем хәл. Әллә кемнәр файдасы өчен генә балалар сугыш кырларында газап чигәләр… Кемгә кирәк соң бу сугыш, кемгә кирәк?.. Ярый, хуш, балдыз. (Китә.)

Гөлнур. Ярый, Алла боерса, барырмын, үзең дә, җизни, ташлама инде. Алла каргаган сәгатьләр безгә дә җитте, күрәсең.

Фәрхи. Алла шул, Алла. Бик дөрес әйтәсең, Гөлнур. Алла ташламаса, бүре ашамас, дигәннәр. Аллага сыгынырга кирәк, Аллага. Әле шуны әйтәм, Гөлнур, җеннәр алар, бер ияләнсәләр…

Өченче күренеш

Әүвәлгеләр һәм Фатыйма.

Фатыйма. Саумы, Гөлнур әби?

Гөлнур. Әйдә, Фатыйма, әйдә, бәбкәм…

Фатыйма. Сәрвәр кая?!

Гөлнур. Бәбкәләремне ашатырга чыккан идем. Шул арада әллә кая чыгып киткән. Коега-фәләнгә төшеп үлмәсә ярар иде.

Фатыйма. Нигә яхшылап сакламыйсыз? Хәле яхшырак түгелме?

Гөлнур. Һаман шул беркөе.

Фәрхи. Кара, кем, Гөлнур, ат селәгәе эчерергә кирәк. Ат исеннән җен кача, ди.

Фатыйма. Тагы ни калмаган, берсенең башына җиттең инде, монысын да үтермәкче буласыңмы? Убырлы карчык!

Фәрхи. Ай-һай, кызый, бик иртә сиңа тел чыккан. Кемне мин үтердем? Йә, әйт, кемне?.. Старшинага әйтеп арка тиреләреңне тунатырмын.

Фатыйма. Күп сөйләшмә, ичмасам, шәйтан карчык! Никадәр егетләрнең газиз башларын ашадың. Комсыз аждаһа.

Фәрхи. Кемнең башын ашадым, ә? Кемне мин үтердем? Әллә синең сөйгән уйнашчыңнымы?

Фатыйма. Минһаҗ Гайфулласын кем үтерде? Сәләхине кем үтерде? Исмәгыйльне кем үтерде?

Фәрхи. Әҗәлләре җитеп үлделәр. Белмәсәң, хәзрәттән барып сора.

Фатыйма. Барыгыз да сез бер чыбык белән сөрелгән.

Фәрхи. Хәзрәткә дә тел тидерә торган булгач сөйләшеп тә торасы юк инде… Марҗа булуың җиткән икән. Әллә күрше авыл мөгаллимәсеннән шундый һөнәрләр өйрәндеңме? И-и, яхшыдан яман туган нәрсә. Юньсез! Картларның фатихасын алу урынына рәнҗетеп ята.

Фатыйма. Фатиха дигән була тагы… Писарьлар белән аракы эчеп йөргән шәйтан карчыкларының фатихасы җитә торган булса, иртәгә үк кыямәт булыр иде.

Фәрхи. Кыямәт тә, ахырзаман да булыр… Әллә бу сугышларны тикмәгә дип торасыңмы?.. Барысы да менә сезнең шикелле урам этләренең гөнаһ шомлыгы!..

Фатыйма. Тукта, убырлы карчык!.. Юкса мин сине иңсәләп моннан чыгарырмын.

Гөлнур. Фатыйма бәбкәм, алай ярамый.

Фәрхи. Үз өеңә барсам куарсың, кеше өендә кабарынма!

Дүртенче күренеш

Әүвәлгеләр һәм Надир.

Надир. Сәрвәр йоклыймы әллә?

Гөлнур. Юк, мәхдүм, качып чыгып киткән.

Фәрхи. Мәхдүм, Сәрвәргә тәрьяк ашатырга кирәк. Тәрьяк исеннән җеннәр кача, ди.

Надир. Чык моннан, шәйтан карчык!.. Инде Сәрвәр башын ашарга йөрисеңме? Чык, дим, юкса… (Өстенә бара.)

Фәрхи. Чү, чү, мәхдүм. Әллә син дә җенләндеңме?.. Бу ни бу, боларның барысына да җен шаукымы кагылган. Тәүбә… тәүбә… Суфидан тәлинкә яздырып эч!..

Надир. Чык, дим!.. Мәлгунь! (Җилкәсеннән тотып чыгарып җибәрә.)

Фәрхи (чыгып барганда). Тәүбә, тәүбә, чынлап та саташкан, ахры. Җибәр, җибәр, дим, гурбун шәйтан! Җибәр, бөкре шәйтан!

Надир. Ә шулаймы? Гурбун шәйтанмы?.. Менә сиңа, дәллял75 карчык! Менә сиңа!.. (Җиргә егып буа башлый, Фәрхи гырылдый.)

Фатыйма. Чү, мәхдүм, нишлисең?

Гөлнур. Үтерәсең бит (Аералар).

Фатыйма. Тынычланыгыз, мәхдүм… Шакшыга тисәң, исе чыга, ди.

Фәрхи. Менә кешегә ит яхшылык. Менә бөкре шәйтанга Сәрвәрне димләп…

Надир, җилкәсеннән тотып, ишектән этеп чыгара.

Каравыл, каравыл! Үтерәләр, үтерәләр! (Ава.)

Гөлнур. Мәхдүм, ярамый, ярамый, бәбкәм!..

Фатыйма. Утырыгыз, тынычланыгыз… (Утырта.) Ул убырлы карчыкның сүзләренә карамагыз. Явыз карчык ул.

Фәрхи (тәрәзәдән). Яхшылыкка каршы син шулай җавап кайтарасыңмы? Гурбун шәйтан! Мин, юләр карчык, шул шәйтан кыяфәтле, җен алмаштырган нәрсәгә яучы булып йөрдем. Гурбун тәре. Мин сиңа кайтарырмын әле. Мин сиңа күрсәтермен әле!.. (Тәрәзә яңагын кыйный.) Шул кыяфәтең белән өйләнергә йөрисең тагын! Гурбун эт!

Фатыйма. Убырлы карчык, яхшылыкта китәсеңме?

Фәрхи. Кара әле!.. Аны яклаган була тагы… Бар, үзенә кияүгә чык. Гурбунын сыйпап тик торырсың. Һи-һи-һи. Маймыл авызы төсле авызыннан үбәрсең!.. Һи-һи-һи.

Фатыйма. Кит, дим, убырлы карчык!..

Фәрхи. Җикеренмә миңа, себерке!.. Инде шул гурбунга калдыңмы?

Надир (Фәрхи сөйләгәндә көчкә-көчкә генә чыдап, калтыранып тора. Соңыннан пәкесен чыгарып). Мин сине этне бугазлаган кебек бугазламасам… (Тәрәзәгә ташлана. Фатыйма, Гөлнур аны тоталар.) Җибәрегез, җибәрегез, мин аны!..

Фәрхи. Каравыл! (Урамда.) Каравыл, суялар, суялар, суялар, каравыл!..

Фатыйма (мәхдүмне утыртып). Тынычланыгыз, тынычланыгыз! Гөлнур әби, салкын су китер!.. (Гөлнур чыга.) Шул хәшәрәтнең сүзләренә карамагыз. Котырган ул!..

Гөлнур (керә). Менә, мәхдүм, су эч! Бисмиллаһ-иррахман-иррахим…

Надир (су эчә). Рәхмәт, Гөлнур әби. (Бүлмә буйлап йөри.) Әби, Сәрвәрнең хәле һаман беркөе дисеңме?

Гөлнур. Һаман шулай… Алга бармый. Үләр инде, ахры, мескенем. Бигрәк бәхетсез бала икән. Ата-ана мәхәббәтен күрә алмый үсте. Сөйгәненнән дә вакытсыз аерылды. Тәкъдире кара булган, күрәсең, бәбкәмнең… (Елый.)

Надир. Елама, әби… Менә мин дә еламыйм әле… Минем кадәре аны сөюче, минем кадәре аны ихтирам итүче дөньяда түгел, җәһәннәмдә дә булмас. Шулай да еламыйм, хәер, минем гомеремдә дә елаганым юк… Нигә еларга… Барыбер мине аяучы булмас, мине Алла үзе дә аямаган бит.

Гөлнур. Тәүбә, диген, бәбкәм. Тәүбә, диген, Аллага тел озайтма!..

Надир. Аңарга тел озайтмаскамы?.. Мин, әгәр дә минем кулымнан килсә… мин аны… Юк шул, юк. Көч юк…

Гөлнур. Бәбкәм, әллә син дә…

Надир. Юк, әби, минем шашканым юк әле… Менә безне яраткан, мине яраткан Алла шашканга охшый.

Гөлнур. Чү, бәбкәм, тәүбә, диген. Лә илаһе иллаллаһ мөхәммәде расүлуллаһ, ләхәүлә, ләхәүлә…

Надир. Укыма, әби… Әгәр дә ул юньле булса, менә минем шикелле, әнә теге агулаучы, ил өстенә әҗәл чәчеп йөрүче карчыкларны яратмаган булыр иде.

Гөлнур. Ләхәүлә, ләхәүлә… Моңар да җиткән икән… Ярабби, үзең мәрхәмәтеңнән ташлама… Ләхәүлә, ләхәүлә… Мәхдүм, бисмилла, диген!..

Надир. Минем каршымда хәзер әнә теге дәҗҗал карчык белән сине яраткан Алла арасында аерма юк. Икесе дә – җинаятьчеләр алар. Йә, нигә мине шул кыяфәттә дөньяга яраткан? Эткә биргән матурлыкны да бит миннән кызганган. Әллә мине яраткан вакытта исерек булганмы ул? Мине яратса, дөнья җимерелер идемени?

Гөлнур (Коръән күтәреп). Бәбкәм, Коръән тот, качарлар.

Надир. Кемнәр, кемнәр?

Гөлнур. Җеннәрең, бәбкәм, җеннәрең. Бисмилла, диген.

Надир. Ярый, әби, мин артык сүгенмәм инде. Барыбер файдасы юк. Шулай бит, Фатыйма туташ. Син дә Сәрвәрнең хәлен белергә килдеңме?

Фатыйма. Бик кызганыч, бичара.

Гөлнур, сәкегә намазлык җәеп, тәсбих тартып утыра.

Надир. Кызганыч шул… Ә мин көннәр буе янында утырам… Менә шул шашкан Сәрвәр янында рәхәт табам. Ул минем белән сөйләшә. Җырлый, мин дә аңар кушылып җырлыйм. Читтән караган кеше мине дә, шөһбәсез, шашкан дип уйлар, ләкин мин гомеремдә дә шаша алмам, мин рәхәтләнеп шашар идем, ләкин булдыра алмыйм, булдыра алмыйм, булмый. Шашар өчен Сәрвәр төсле җаннар, Сәрвәр төсле кеше кыяфәтендәге фәрештәләр булырга кирәк. Ә мин гурбун шәйтан, шулай бит, гурбун шәйтан, эт бит, һи-һи-һи.

Фатыйма. Нигә алай уйлыйсыз?

Надир. Ничек уйлыйм соң? Алайса, бөкре пәри, мунча пәрие, һи-һи-һи… дөньяда нинди ямьсез нәрсә булса, шул ямьсезләрнең барысыннан да артыграк мин ямьсез. Шулай бит? Сәрвәр туташ алай дими иде: ул, мине кызганып, минем ачуымны китерә иде. Шулай да күземә туры карый ала иде. Башкалар минем күземә туры карарга җирәнәләр… Һи-һи-һи… Кызык бит, ә? Кешеләр синнән җирәнсен, имеш… Алланың рәхмәте нинди зур, ә?.. Һи-һи-һи… Кешеләрне берсен болай ярата, икенчесен тегеләй. Берсен матур итеп, икенчесен чирканыч итеп ярата. Балалар кузна уйнаган шикелле, безнең белән уйный. Һи-һи-һи… Бәлки, чынлап та, аның гаебе юктыр, бәлки, ул мине бөтенләй белми дә торгандыр… Бәлки, гаеп бөтенләй башкададыр… Мине шул кыяфәттә кем тудырган булса, шул җәһәннәмнең төбенә йөзтүбән китсен.

Фатыйма. Һәрнәрсәнең хикмәте була, диләр, мәхдүм.

Надир. Хикмәт. Һи-һи-һи… (Пауза.) Ә безнең Сәрвәр юк. Суга-фәләнгә төшмәсен.

Фатыйма. Бер бүген генә чыгып йөрүе түгел бит.

Надир («Уел» көенә җырлый).

 
Нигә генә мине ялгыз итеп
Дөньясына китергән бу Ходай?
Нигә мине, Ходай, читкә кагып,
Үксез, боек иттең син болай?
Ник яраткан Ходай дөньясына
Ярсыз, дуссыз сынгандай ят күңел?
Икеләй генә тилгән, һай, бер былбыл,
Нигә үлгән тилгәнләй мин түгел?
 

Сәрвәр белән без Исмәгыйльнең каберенә барабыз. Ул җырлый, мин Коръән укыйм. Мин һәрвакыт аның каберендә Коръән укыйм. Ул миңа хәзер якын туган төсле. Үткән җомганы урманга җиләк җыярга бардык. Шунда агач төбендә утырганда, Сәрвәр сүнгән йолдызлар хакында сөйләде. Бик һәйбәт җырлады. Ә беләсезме нәрсә, Сәрвәр хәзерге хәлендә миңа акыллы чагыннан да сөйкемлерәк. Ул минем белән сөйләшә. Минем күзләремә туры карый. Кулларымнан тота. Миннән чирканмый, ә бит терелсә, икенче төрле булуы мөмкин. Әйе, ул миңа хәзер элеккедән дә сөйкемлерәк… Гөлнур әби, кара аны, Сәрвәрне сакла. Дәвалыйбыз дип, агу эчереп үтерсәгез, менә валлаһи дип әйтәм! (Пәкесен чыгара.) Ярты авылны суеп чыгармын. Мин чыдасы кадәр чыдадым инде… Хәзер Сәрвәр минеке… Аны миннән бер кеше дә аерып ала алмас. Их, Фатыйма, әгәр сез минем йөрәгемне ярып карасагыз, һушыгыздан таяр идегез. Җәһәннәм анда, чын җәһәннәм. Әгәр дә Алла эләксә, үзе дә янар иде анда, ихлас, янар иде, һи-һи-һи…

Фатыйма. Һаман Аллага тел озайтасыз, алай ярамый.

Надир. Ярамый шул, тәүбә, тәүбә… Әйттем исә кайттым. Чынлап та, Аңар тел тидерергә ярамый. Гөлнур әби, шулай бит, Аллага тел тидерергә ярамый бит? Гөнаһ була, һи-һи-һи!..

Гөлнур. Менә әллә кайчан шулай кирәк иде. Көфер сүзләр сөйләргә ярамый.

Надир. Дөрес, ярамый. Хәер, Алла мондый пүчтәкләрне генә кичерер, ярлыкый бит ул! (Пауза.) Фатыйма туташ, мәдрәсәдә минем бер шәригем бар иде. Шул кеше Алланы сүгә иде, Алла юк, ди, торган иде. Соңыннан шул кеше ишан булды. Меңнән артык мөриде булды… Менә дөньяда нинди кешеләр бар. Ә мине Фәрхи карчык гурбун эт ди. Шәп бит! Һи-һи-һи…

Фатыйма. Без надан кеше, бернәрсә дә белмибез.

Надир. Шулай шул. Шуңар күрә сез бәхетле дә, ә мин менә надан да түгел, галим дә түгел. Кеше дә түгел, шәйтан да түгел… Урталыкта адашып калган. Аллага кызык кеше кирәк булган да мине яраткан. Һи-һи-һи…

Фатыйма. Сез тагын тотындыгыз.

Надир. Әнә анда әби тәсбих тарта. Алтмыш елдан бирле ул аны тарта. Һаман туксан тугыз. Артмый да, кимеми дә – һаман беркөе, минем гурбуным төсле. Һи-һи-һи… Ә Сәрвәр туташны эзләргә кирәк. Коега батып куюы да бар бит… Ул чагында дөньяда торырлык калмый… Иң соңгы өмет тә югала. Дөньяда өметсез торып булмый. Барып эзләргә кирәк. (Тора.) Әби, күптән чыгып киттеме?

Гөлнур. Өйләдән соң чыгып китте.

Надир. Сез бармыйсызмы, Фатыйма туташ?

Фатыйма. Юк, мин монда көтәрмен, кайтыр әле.

Надир. Минем белән урамнан үтәргә хурланам диегез, һи-һи-һи… Зарар юк. Ә Сәрвәр хурланмый…

Еракта «Каз канаты» көенә Сәрвәрнең җырлаган тавышы ишетелә.

Чү, чү… бу аның тавышы… Ул кайта. (Тәрәзәгә барып.) Әйе, әйе, ул шул. Сез аны борчымагыз, үз иркенә куегыз!..

Сәрвәр (пәрдә артыннан шул җырларны җырлый).

 
Сандугачлар чут-чут сайрый,
Ярманнар кылыч кайрый.
Сугышка киткән газиз баш
Туган илләргә кайтмый.
 

Каз канатлары, чәчәкләр, үләннәр, башаклы саламнар кочаклап, Сәрвәр керә. Күлмәге сәләмә, чәчләре тузган, яланаяк, чәчләренә үләннәр ябышкан, җырлый.

 
Каз канаты йомшак һәм ак,
Кыз канаты сөттәй ак.
Кыйгак, кыйгак, кыйгак, кыйгак,
Без барыбыз бүген шат.
Рушан йолдыз ялтырамый
Айның ундүрт төнендә.
Сагынганда айга кара,
Син булырсың күңелемдә.
 

Канатларын идән буйлап тарата. Шуларны рәтләп тезеп, каранып, аларга карап җырлый.

 
Саф-саф булып кыр казлары
Үтәр, язлар җиткәндә,
Кемнәр сиңа ясин укыр,
Газиз җаның чыкканда?
 

Канатны кочаклап.

 
Елама җаным, елама, канат,
Елап уңаймый эшләр.
Мин ятимне син сагынсаң,
Ешрак сәламнәр җибәр.
 

Канат сатам, канат сатам, канат сатам!.. Кая ул – мин алам… Кара… кая үрмәли, ха-ха-ха… Акчаң җитәрме соң? Үзең чибәрме соң? Мә, ал, нәрсә ул? Нәрсә ул?.. Ал… Ярый, кал!..

 
Каз канатын кызлар сата,
Ир канатын кем сата?
Җан теләген кире какма,
Дошманнардан сынатма!
Каз канаты төрле була,
Кыз канаты бер була.
Җаның сөйгән яр алдында
Оҗмахтан артык була.
 

Сиңа, егет, кем кирәк? Кара кашлы кыз кирәк. Сиңа, егет, кем кирәк?.. Каз мамык ястык кирәк. Казларыбыз мамыксыз, кызлар ята ястыксыз!.. Ууу… Ха-ха-ха…

Канатларын бәргәләп тарата. Яңадан җыя башлый.

 
Каз канаты йомшак, дибез,
Ир канатын белмибез.
Казлар симез булсын өчен,
«Каз канаты» н җырлыйбыз.
Кыйгак-кыйгак кыр казлары
Оча кыйбла ягыннан.
Кыр казлары үткән саен
Хәбәр көтәрмен синнән.
 

Нәрсә?! Сугыш! Ха-ха-ха… Менә сүнгән йолдызлар каян килеп чыкты… Юк, юк, мин сине җибәрмим. Син монда кал!.. Әйе, монда… Әйе, дару, дару, колагыңа дару салырмын! Аһһһ!.. Ул үлә… Ул үлә… Ярдәм итегез! Ул үлә!.. Юри, юри… Үлми, юри генә… Ха-ха-ха!..

 
Көзләр үтеп, язлар җитәр,
Бакчада былбыл сайрар.
Кылыч чапкан җәрәхәтнең
Каннарын кемнәр юар?
 

Торып, күзләрен зур итеп ачып, як-ягына карана.

Чү, чү, йолдызлар сүнәләр… (Надирга.) Йолдызлар, йолдызлар сүнә!.. Син кем, син кем?.. Әйе, әйе, син теге аждаһа ялчысы, кем әле?.. Сәлам әйт аңа… Каз өмәсенә килсен… Килсен… Мин аны кызганам… Мәхдүм, пычагыңны ташла. Мәҗлесне сансызлау килешми… Исмәгыйль, Исмәгыйль. Хәзер китерәм. Хәзер колагыңа салырбыз!.. Хәзер, хәзер…

Йөгереп чыга башлый. Мәхдүм тота, Сәрвәр ташлана, Фатыйма да тота.

Җибәрегез, җибәр! Соңга калам… Даруга соңга калам… Фәрхи әби, Фәрхи әби, аяк астыңда туфрак булыйм. Һичкемгә, һичкемгә, һичбер кемгә әйтмәм. Валлаһи, әйтмәм!..

Яткыралар.

Менә шулай, сул колагыңа, сулына!.. Әһә! Әһә… Чыда, җаным, чыда… Әһә… Аһ, аһ, аһ! (Бик каты кычкыра, сирпелә.) Ул үлә… Исмәгыйль үлә!.. Аһ, аһ, аһ!..

Надир. Әби, су бир!.. (Әби су бирә, эчерәләр.)

Сәрвәр (тынычлана, урыныннан торып, идәндәге канатларга).

 
Зөһрә йолдызларның нурын
Каплар туплар төтене.
Синең өчен теләк теләп
Елармын көне-төне!..
 

Канатлары янына килеп, канатларны кочаклап елап кала.

 
Хуш, бәхил бул, җанкисәгем,
Инде соңгы теләгем:
Үлгән хәбәрем ишетсәң,
Атнакич укы хәтем!..
 

Гөлнур, Фатыйма елыйлар, Надир агарып катып Сәрвәргә карап тора.

Сәрвәр, тезләнеп, канатларны кочаклап елый.

Акрын гына пәрдә төшә.

74.Ярманнар – германнар.
75.Дәллял – арадашлык итүче, маклер.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
17 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1931
Hacim:
511 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04198-0
İndirme biçimi: