Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 18
Дүртенче пәрдә
Зиратлык. Агачлар, каберләр, каберташлары.
Беренче күренеш
Сираҗи һәм Шәйбәк.
Көтүче Сираҗи, ялгызы чыбыркы очы ишеп, бер таш өстендә утыра.
Шәйбәк зур паузадан соң чыбыркысын шартлатып керә.
Шәйбәк. Бабай, көтүне урман авызына сөрикме? Анда үлән шәп булыр.
Сираҗи. Нигә, монда әллә азык начармы?
Шәйбәк. Монда да яхшы әле. Теге яңгырдан соң кырлар болын төсле булып китте. Үләннәр менә болай. Гөлнур әбинең мүкләк сыеры бух иткән, менә болай, көчкә тын ала. Җилене җиргә өстерәлә.
Сираҗи. Рәхәтләнсеннәр, рәхмәт төшкерләре. Алла ул хайваннан ризык кызганмый.
Шәйбәк. Бабай, Алла адәмнәрдән ризык кызганамы?
Сираҗи. Кызганмый да, шулай да Алла каршында адәмнәр бер түгел. Берсен бәхетле ясый ул, икенчесен бәхетсез итә. Ә хайванны ул бертөсле күрә.
Шәйбәк. Бабай, бу инде ярман патшасы белән безнең патша сугыша, ди. Шул инде ике патша үзләре алда торып сугышалармы?
Сираҗи. Патшалар үзләре сугышмый, аларның халыклары сугыша.
Шәйбәк. Нигә үзләре сугышмый?
Сираҗи. Нигә сугышсыннар… Сугышу бит ул җиңел эш түгел.
Шәйбәк. Нигә соң патшалар сугыша дип әйтәләр?
Сираҗи. Патшалар алар халык башында тора. Халыкны сугыштыралар.
Шәйбәк. Бабай, бу сугыш ни өчен чыга?
Сираҗи. Патшалар ачуланышалар да, әйдә, халыкны куып сугыштыра башлыйлар. Үзләре читтә карап торалар. Җиңгәне җир ала, медаль ала, плен ала, шәһәр ала.
Шәйбәк. Ул алынган җирләр, шәһәрләр кемгә була?
Сираҗи. Кемгә булсын, патшага, байларга, купецларга, янаралларга була.
Шәйбәк. Нигә, халык сугыша бит, халыкка булсын иде.
Сираҗи. Андый закон юк шул.
Шәйбәк. Ә теге җиңелгән патша үз җирләрен, акчаларын җиңгән патшага бирәме?
Сираҗи. Ни эшләп үзенекен бирсен, халыктан җыеп бирә. Менә безнең авылдан җыелган иманалар шундый җирләргә китәләр.
Шәйбәк. Бер кешенең сугышасы килмәс, сугышка ул бармаса ни?
Сираҗи. Ни булсын, төрмәгә ябалар. Йә мылтыктан атып үтерәләр.
Шәйбәк. Бабай, иртәгә терлекләрне Кушкаенга куарбыз. Анда үлән тездән, ди. Әйдә, хайваннар бер рәхәтләнеп калсыннар.
Сираҗи. Алла боерса, диең.
Шәйбәк. Соң, иртә булгач, боермаса да була инде.
Сираҗи. Булмый шул. Алланың ачуы килсә, тотар да төнлә шул үләннәрне киптереп ташлар. Менә аннан соң куарсың Кушкаенга.
Шәйбәк. Бабай, Алла шулай ачуланамыни?
Сираҗи. Ачуландырсаң ачулана шул.
Шәйбәк. Бабай, Алланы күргән кеше бар микән?
Сираҗи. Ул күренми.
Шәйбәк. Соң, күренмәгәч, Аның барлыгын каян беләләр.
Сираҗи. Менә шул агачлардан, кешеләрдән карап беләләр.
Шәйбәк. Бабай, бу каберне таныйсыңмы?
Сираҗи (борылып). Кайсын?
Шәйбәк. Менә монысын. Менә, менә!.. (Аягы белән кабергә төртә.)
Сираҗи. Юк, кемнеке соң?
Шәйбәк. Исмәгыйль абзыйныкы.
Сираҗи. Кайсы Исмәгыйль?
Шәйбәк. Хәзрәттә хезмәтче булып тора иде бит. Сугышка бармас өчен, колагына дару салып үлгән.
Сираҗи. Аның кабере шулмы? (Торып, чыбыркысын шартлата.) Чыбыркысы да чыбыркысы… Елан төсле, һуп! (Шартлата.)
Шәйбәк. Кая, бабай, мин дә шартлатып карыйм. (Алып шартлата.) Син, бабай, очына кыл иш. Ныкка килә.
Сираҗи. Кыл булса шартламый. Аннан соң, акрын гына суксаң да, бик авырттыра.
Шәйбәк. Бабай, сугыш җирендә инде чыбыркылар очына тимер чыбык ишә торганнардыр?
Сираҗи. Анда сыерлар белән сугышмыйлар, ядрәдән яудыралар. Шарт та шорт, чыдап кына тор!.. (Колагын тота башлый, Шәйбәк чыбыркы шартлата.) Кил әле, улым, үлекләр рухына багышлап бер сузып алыйк.
Шәйбәк. Бабай, үлекләр безнең сөйләшкәнне ишетәләрме?
Сираҗи. Үзләре ишетми, рухлары ишетә, ди муллалар.
Шәйбәк. Ничек инде ул алай? Үзләре ишетмәгәч, рухлары ишетә?
Сираҗи. Анысы инде Алла эше.
Шәйбәк. Рух соң күзгә күренәме?
Сираҗи. Юк, өрәк кенә күзгә күренә.
Шәйбәк. Өрәк белән рух бер түгелмени?
Сираҗи. Юк, кая, сузып алыйк. Үлекләрнең дә күңеле булыр, ята-ята алҗып беткәннәрдер мескеннәр…
Шәйбәк. Үлекләр озакмы шулай тик ятарлар?
Сираҗи. Кыямәткә кадәр.
Шәйбәк. Ә ул кыямәт кайчан булыр соң?
Сираҗи. Кояш менә бу яктан чыккач… Әйдә, суз!.. («Мәдинәкәй» көенә курай уйный.)
Шәйбәк.
Богдай гына чәчтем,
Богдай гына чәчтем, ай, уңмады,
Буразнасы аның тулмады.
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч.
Һичкемгә дә, дуслар, үпкәләмим,
Үз бәхетем минем булмады.
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч.
Аяз да гына булса, ай, айга көч,
Болыт та гынай булса, көнгә көч.
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч.
Кайда гына барсаң, шул бер кояш,
Күбәләктәй газиз җанга көч.
Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч.
Икенче күренеш
Әүвәлгеләр һәм Сафый.
Сафый. Әссәламегаләйкем!.. Моңланасызмы?
Сираҗи. Вәгаләйкемәссәлам! Сафый, үлекләрнең күңелләрен бераз ачыйк, дидек.
Сафый. Үлекләр үлеп котылдылар. Менә исәннәрнең эше яман. Бер яктан, бала-чаганы сугышка алып киттеләр. Икенче яктан, иманага терлекләрне җыялар. Бу ярман патшасы бик яман икән. Безнекен бик нык кыздыра, ди. Төрекләр дә аның яклы икән.
Шәйбәк чыга.
Сираҗи. Төрекләр аның ягында булса, аның эше җайлыдыр. Пләүнә төбендә Госман патша безнең дә кирәкне бирде. Ул тере булса, урысның эше кәкәй инде. Ядрәне яңгыр төсле сиптерә ул. Ә инде штыкка барганда, һич чыдар хәл юк. Кибәнгә көлтә ыргытамыни. Тәкбир әйтеп кереп китә, мин сиңа әйтсәм. Безнекеләрдән тузан гына оча.
Сафый. Ярый инде алай булгач, төрек белән бергә булгач, ярманга Алла куәт бирсен инде. Бу урыс артыграк узынып китте. Яхшылап борынын төшерсәләр, бәлки, мөселманга җиңеллек булыр. Югыйсә бит имана, набур белән теңкәгә тия. Төрекләр җиңсә, әллә җир дә артыр иде. Төрек әйтә икән, ди, әгәр дә, дип әйтә икән, ди, шул мордар урысны җиңсәм, иң элек мөселманга җиңеллек ясап, җир бирермен, имана түләттермәм. Рус белән бертигез ясармын. Мөселманча укырга юл куярмын. Зиратларның тирәләрен тимер рәшәткә белән тотармын, дип әйтә икән, ди.
Сираҗи. Алла куәт бирсен. Нияте яхшыда икән, җир аз шул, бер көн эчендә көтү бөтен кырны урап чыга. Андый җирдә нинди азык булсын. Ә халык аны аңламый. Көтүчене гаепли. Ярый әле, менә яңгыр булып җиргә җан кертте. Яңгыр булмаса, Сираҗи терлекләрне карамый, дип күз дә ачырмыйлар. Җир инде мөселманына да, русына да кирәк инде. Ансыз булмый. Русның терлеге дә, үзе дә шундый ук Алла хайваны, Алла бәндәсе бит, мөселман төсле үк.
Сафый. Дөрес, Сираҗи, дөрес. Дөньяга туган һәр җан иясенең торасы килә. Җаны булгач, җире дә булсын аның. Бу патшаны да әйтәм, мин сиңа әйтсәм, Алла биргән җирне русыннан, мөселманыннан кызгана. Әллә каберенә алып китмәкче буламы?..
Сираҗи. Дөрес, Сафый, дөрес.
Сафый. Кабер өчен күп җир кирәкми. Менә Алланың биргәненә шөкер, өч йөз илле алтынчы каберне башларга килдем. Бер колач җиргә староста да, старшина да сыя, патшага да артык кирәк түгел.
Сираҗи. Кемне җирлисез?
Сафый. Чулак Нуретдиннең улы сугыштан кулсыз, аяксыз кайтты. Тора алмаган, бичара, кичә төнлә белән җан биргән.
Сираҗи. Кайсы улы?
Сафый. Уртанчысы бугай.
Сираҗи. Теге уллары исәннәр микән?
Сафый. Зурысы үлгән, ди. Кечесе исән, ди, әле. Анысы да үләр инде. Ярманга һич чыдар хәл юк, ди, анда. Менә минем үземнең икәве анда. Зурысыннан өч ай хәбәр килгәне юк. Аллага тапшырдык инде. Бөтенләй кул-аяксыз калдырды бу патша. Ярый, каберне башларга кирәк. Хәзрәт базардан кайтса, бүген күмәрләр. Хи-хи-хи… Сөякләр сызлый. Әллә тагын яңгыр булыр инде.
Сираҗи. Бирсен Алла, терлекләр бер рәхәтләнерләр иде.
Сафый. Ярый, Сираҗи, сау бул. Каберне казырга кирәк. Үлекне көттерү – гөнаһ… (Чыга.)
Сираҗи (торып). Шәйбәк, Шәйбәк! У-у-у!.. Кара, әнә теге чуар тана арыш кырына китмәкче була. Кайтар үзен. (Пауза). Ай, таяк белән бәрмә алай. Хайванны рәнҗетмә!.. Менә шулай… (Борылып юлга таба барганда, Җиһанша керә. Сираҗи аны күреп.) Саумы, Җиһанша агай?..
Өченче күренеш
Сираҗи, Җиһанша.
Җиһанша (кулын маңгаена куеп). Бу синмени, Сираҗи?.. Көтүне монда утлатасызмыни? Ничек соң, терлекләр туярлыкмы?..
Сираҗи. Бик рәхәтләнеп… Беркөнге яңгырдан соң җиргә җан керде. Хайваннар, рәхмәт төшкерләре, берничә көн эчендә җан алдылар. Зиратка килдеңме?
Җиһанша. Юк, игеннәрне карарга чыктым. Югары арыш кырын барып күрмәкче булам. Хәлләре ничегрәк икән? Кичә урман артындагы сабаннарны карарга барган идем. Җаннарым рәхәтләнеп китте күргәч. Куян капланырлык булганнар. Менә болай. Ул тарылар, мин сиңа әйтсәм. Куе булып чыкканнар. Хәзердән үк карга капланырлык ясмыклар, борчаклар да бик һәйбәт булып киләләр… Сабан яхшы. Беркөнге яңгыр, зәмзәм суы шикелле, сабакларны тергезеп җибәргән. Арышларны карарга барам. Хәлләре ничек икән. Югары оч Хисами күреп кайткан, ат күмәрлек булып, дулкын-дулкын булып торалар, ди. Атна-ун көннән серкә очырыр. Бирсен инде Ходай, хәере белән җыярга насыйп булсын. Югыйсә бит эшләр шәп түгел: балаларны сугышка кудылар, иген дә булмаса, ят та үл.
Сираҗи. Еллар авыр булып китте шул. Бирсен инде Ходай, иген дә булмаса, кортлар шикелле кырылырга гына кала.
Җиһанша. Әйтмә инде. Рәхмәтеннән ташламасын инде. Арышларга тагын берәр яңгыр булса җитә. Серкә очырганнан соң, берәр яңгыр булып, кыздырып җибәрсә, төшеме, орлыгы яхшы була. Ә сабанга кирәк әле. Ни булса да, хәере белән булсын инде.
Сираҗи. Улларыңнан хәбәр юкмы?
Җиһанша. Юк шул, бер хәбәр дә юк. Хисами малае гына «сугышка бергә керәбез» дип язган булган. Әйтмә инде, Сираҗи, тугыз кашык күтәрәбез. Йортта бала-чагадан башка ир заты юк. Җыен бала-чага, хатын-кыз белән утырып калдык. Игеннәрне хәере белән җыярга язсын инде. Булмады исә, егыл да үл. Ярый, Сираҗи, мин барып, арышларны бер күреп, җанны рәхәтләндереп килим әле. Терлекләр туя диген, алайса?
Сираҗи. Рәхәтләнәләр генә. Берничә көн эчендә тәнләнеп киттеләр. Көтү дә зур түгел хәзер. Казнага алалар да казнага алалар.
Җиһанша. Бирсен Ходай, бирсен. Ярый, барып карап кайтыйм әле.
Чыга, Шәйбәк керә.
Дүртенче күренеш
Сираҗи, Шәйбәк.
Шәйбәк. Бабай, һавада карлыгачлар уйный. Төнгә тагын яңгыр булыр.
Сираҗи (кулын маңгаена куеп күккә карый). Бирсен Ходай, карлыгачлар уйный шул. Болай булса, төнгә дә калмас.
Шәйбәк. Бабай, әнә урман артында болытмы ул, нәрсә ул?
Сираҗи. Кая? Ә-ә, болытмы, әллә янгынмы? Төтенгә дә охшый.
Шәйбәк. Бая аз гына иде, хәзер әнә ничек.
Бишенче күренеш
Әүвәлгеләр һәм Мөрид.
Мөрид суфи кыяфәтле. Каберлеккә кереп, Коръән укый.
Сираҗи. Синең күзең үткенрәк бит. Төтенгә охшамыймы?
Шәйбәк. Бер карасаң, төтенгә дә охшый. Икенче карасаң, болытка да охшый.
Сираҗи. Ярый, ни булса да, хәере белән булсын. (Курай уйный башлый, «Әллүки» көенә.)
Шәйбәк (җырлый).
Ишеттем мин кичә: былбыл сайрый,
Канат кагып яфрак астында.
Әллүки, бәллүки, сагынып сәлам язган абзый
җаныкай.
Сагынганмы былбыл туганнарын, –
Әллә кайгы-хәсрәт башында?
Әллимсең, бәллимсең, кош теледәй язуын
жәллимсең?
Мөрид. Әссәламегаләйкем!..
Сираҗи. Вәгаләйкемәссәлам!
Мөрид. Зиратлар өстендә курай тартып, җырлашып утыру – гөнаһ, карт. Үлекләрне газаплау була. Муллагыз кем?
Сираҗи. Муллабыз – хәзрәт.
Мөрид. Исеме ничек?
Сираҗи. Без, хәзрәт, дибез. Исемен каян беләсең. Мәҗлесләрдә очрашмыйбыз.
Мөрид. Мәчеткә дә бармыйбыз, диең.
Сираҗи. Барып булмый шул.
Мөрид. Соң син, мөселман, бу курай тартып җырлауларның гөнаһысының зурлыгын беләсеңме?
Сираҗи. Кайдан беләсең аны. Без укымаган, надан кеше.
Мөрид. Белмәсәң, менә бел, алайса. Курай тарту, авыз күтәреп җырлау – хәрәм. Бик зур гөнаһ, зират өстендә шул гөнаһны кылу – гөнаһ өстенә гөнаһ. Үлекләрне рәнҗетүең – аның өстенә гөнаһ… Карт башың белән менә бу сабый балага шәйтан уены өйрәтү – шул бөтен гөнаһларың өстенә гөнаһ.
Сираҗи. Абзый, бу гөнаһларың бигрәк күбәеп китте. Күтәреп булыр микән соң?
Шәйбәк. Ялганлый ул, җырлау гөнаһ түгел.
Мөрид. Кит син, чучка борын. Иблис малае! (Таягы белән кизәнә, Шәйбәк чыгып китә.) Менә сиңа гөнаһ түгелне күрсәтермен! Бу ниткән эш бу! Сакал сәлперәйтеп, зират өстендә курай тартып җырлап утыралар. Хәзрәтегез шундыйдыр, ахры? Соң син беләсеңме, бу гөнаһ өчен тәмугта күпме яначаксың?
Сираҗи. Күпме?
Мөрид. Җитмеш җиде мең ел. Ә инде сиратны үткәндә, җәһәннәмгә чәнчелеп төшәчәксең.
Сираҗи. Менә анысы булмас инде, тора тор!
Мөрид. Менә булганын баргач күрерсең.
Сираҗи. Булмас шул. Хәзрәт, сиратны син, Сираҗи, яшен кебек тиз үтәрсең, ди… Менә шуның өчен мин аның терлекләрен буш көтәм. Хәзрәтнең дүрт сыеры, ике баш танасы, илле баш сарыгы – һәммәсе дә безне менә Шәйбәк белән сираттан җилтерәтеп кенә алып чыгарлар.
Мөрид. Әгәр дә берәр кешенең фатихасын ала алсаң, мин анысына керешмим.
Сираҗи. Менә инде ундүртенче ел хәзрәтнең терлекләрен бушлай көтәм. Шуның өчен хәзрәт фатихасын бирә.
Шәйбәк керә.
Мөрид. Алай булса, хәер, сүзем юк. Ә инде бу зират өстендә курай уйнавың өчен зобанилар кирәгеңне бирерләр. Анысыннан инде котыла алмассың!
Сираҗи. Хәзрәт әйтә, көтүче хайваннарны рәнҗетмәсә, сөтен савып эчмәсә, аның урыны оҗмахта, ди. Муса атлы пәйгамбәр дә көтүче булган. Безнең урын аныкы белән бергә буласы, ди. Ышанмасаң, барып, хәзрәттән сора.
Шәйбәк. Икмәктер, шулай, миңа да әйтте. Син, абзый, үзең кем буласың?
Мөрид. Мин Күсекәй авылыннан булам.
Сираҗи. Кая барасың?
Мөрид. Бозлы чишмәгә.
Сираҗи. Ни йомыш белән?
Мөрид. Ишан хәзрәткә кул бирергә барам.
Сираҗи. Алай. Ул инде, кул биргәч инде, тегендә ничек инде аларның эше?
Мөрид. Кайда?
Сираҗи. Ахирәттә дигәнем.
Мөрид. Анысы инде Алланың үзенә генә билгеле. Бу нинди авыл?
Сираҗи. Югары Каенсар.
Мөрид. Сезнең авылда мөридләр бармы?
Сираҗи. Белмим, бардыр.
Мөрид. Алай, иртә намазында ничә рәкәгать?
Сираҗи. Мин яшь чакта дүрт иде. Хәзер ничәдер, белмим.
Мөрид. Кяфермесән, мөселманмысән?
Сираҗи. Элек мөселман идек.
Мөрид. Сәнең мөселманлыгыңда мәнем шәкем бар.
Сираҗи. Синең шәкеңдә минем ни эшем бар?!
Мөрид. Бәхетең, карт. Син безнең авылда түгел. (Китә.)
Сираҗи. Нишлим мин сезнең авылда!
Шәйбәк. Бабай, теге кара нәрсә болыт булып чыкты. Кара, нинди килә.
Сираҗи (кулын куеп карый). Боз булмаса ярар иде. Бик гайрәт белән күкрәп килә. Әйдә, улым, көтүне авылга якынрак сөрик.
Чыгалар, ерактан күк күкри башлый.
Алтынчы күренеш
Сәрвәр (пәрдә артыннан җырлый).
Түтәл, түтәл гөлләр күрдем
Су буенда чирәмдә.
Дөньяда күп михнәт күрдем,
Унтугызга җиткәндә.
Дөнья караңгылана башлый. Сәрвәр, чәчәкләр, каз канатлары, саламнар кочаклап, җырлап, Исмәгыйль каберенә килә.
Кочак, кочак гөлләр җыйдым
Сөйгәнемә бүләккә.
Каз канаты тәкбир әйтә,
Кыйблаларга очканда.
Кыз канаты тәсбих әйтә,
Сөйгән яры кочканда.
Кабергә сибеп.
Кочак, кочак гөлләр җыйдым
Сөйгәнемә бүләккә.
Унтугызга җитәр-җитмәс
Ут кабынды йөрәккә.
Күк күкри.
Каз канатын кызлар сата,
Ир канатын кем сата?
Ир канатын патша сата,
Туган илне елата.
Елап.
Кыйгак-кыйгак кыр казлары
Оча кыйбла ягыннан.
Кыр казлары үткән саен
Хәбәр көтәрмен синнән.
Нурлар чәчеп күк йөзендә,
Алсуланып таң атар.
Ярсыз калган кыз баланы
Кемнәр генә юатыр?
Чү, чү, йолдызлар сүнә, йолдызлар сүнә, сүнәләр, сүнәләр. Йолдызлар сүнәләр…
Каты күк күкрәп, яшен ата.
Аһ, аһ, аһ!!!
Бик каты кычкырып егылып үлә. Күк күкри. Яшен яшьни, яңгыр ява башлый. Күк күкрәве ераклашканнан-ераклаша. Күк йөзе ачыла башлый. Кояш чыга.
Җиденче күренеш
Җиһанша кычкырып елап кайта.
Җиһанша. Ай Алла! Ай Алла!.. Инде нишләрбез? Кая барырбыз? Нинди гөнаһ шомлыкларыбызга каршы Алла бу бәлаләрне җибәрде икән? Уу… Уу… Шулай ук, кортлар шикелле, ачлыктан үләрбез микән?.. Ай Алла, ай Алла… Нихәл итәрбез?.. Ничек көн күрербез?.. Уу!.. Уу!.. (Елый.)
Сигезенче күренеш
Җиһанша, мулла, Надир, картлар.
Мулла, Надир, картлар җеназа күтәреп керәләр.
Надир. Ни булды сиңа, Җиһанша бабай? Нигә елыйсың?
Насыйр. Ни булды? Әллә, әллә…
Җиһанша. Әйтмәгез инде, әйтмәгез, ни хәл итәрбез, ничек көн күрербез? (Елый.)
Надир. Нәрсә, ни булган?
Җиһанша. Югары арыш басуын боз сугып эштән чыгарып китте.
Барысы бергә. Ә-ә-ә!!!
Җиһанша. Күз алдымда эштән чыгарып, балчык белән аралаштырып, бутка ясап китте.
Насыйр. Ничек, бик каты суктымыни?
Җиһанша. Эштән чыгарды. Аяк өстендә бер салам калдырмады. Ут шикелле кырып, себереп китте, и-и-их!!! Ниләр генә күрәсебез бар икән?!
Мулла. Әйдәгез, җәмәгать, үлекне көттерү – гөнаһ, ярамый.
Җеназаны алып китәләр.
Тугызынчы күренеш
Җиһанша, Насыйр.
Җиһанша белән Насыйр, каберташларына кара-каршы утырып, башларын салып калалар.
Җиһанша. Ниткән калу, чишмә башыннан наратлыкка кадәр буйлап себерде дә алды. Алпавыт кырына да читен эләктергән. Әйтәм бит, бер буразнаны исән калдырмады. Инде ни хәл генә кылырбыз икән? Ни белән кышны уздырырбыз икән?..
Насыйр. Минем хәзердән үк бер уч игенем юк. Яңа игенгә чаклы дип, Саттар байдан урак өстенә кадәр алганны да төпләдек. Мине бетерде бу хәл.
Җиһанша. Барыбызның да хәл бер инде!.. Өсәк төбен кырып-себереп, кичә генә төпләдек. Бөтен таяныч яңада иде.
Унынчы күренеш
Әүвәлгеләр, мулла, Надир, халык.
Һәммәсе, каберлекләргә таралып, кычкырып, Коръән укыйлар.
Соңыннан, башларын чайкап, өметсезләнеп, җыелып, үзара сөйләшә башлыйлар.
Насыйр. Хәзрәт, ни кылырбыз икән инде? Югары арыш кырын боз сугып эштән чыгарган, ди. Ни эшләрбез икән инде, хәзрәт?
Мулла. Сабыр итәргә кирәк, сабыр итәргә. Алла сабыр итәргә куша. Гөнаһыбыз күбәйгән шул. Алланы оныттык. Намазга йөрмибез. Сәдака бирмибез, корбан чалмыйбыз, Алла күрә бит аны. Сәдака бирергә кирәк. Алла сабыр итәргә куша.
Мулла һәм табутны күтәрүчеләр чыгалар.
Насыйр. Картлар, кырны барып карап әйләнеп чыгарга кирәк. Исән калган җирләре табылмасмы?
Җиһанша. Бер буразна исән калмаган. Әйләнеп чыктым инде. Ни генә кылырбыз? Ничек көн күрербез?
Сафый. Картлар, болытны җил кире кайтарды. Тагын монда таба килә.
Җиһанша. Сабанны гына эштән чыгармаса ярар иде. Ух-ух, гөнаһларыбыз күптер шул.
Кырны карарга дип, икенче якка чыгалар.
Унберенче күренеш
Мәхдүм ялгыз.
Мәхдүм, торып, Исмәгыйль каберенә таба килә.
Надир. Бу ни бу?.. Сәрвәр мескен йокыга киткән. Йокла, нарасый, йокла. Тыныч йокла! Сөйгәнеңнең каберенә килдеңмени? Елый-елый йокыга киттеңмени? Йокла, нарасый, йокла. Рәхәтләнеп, иркенләп йокла. Төшләр күрә-күрә йокла, безгә хәзер синең белән төштә күреп юанырга гына калган бит, йокла, нарасый, йокла! Йокың туйганчы йокла! Уянсаң да, барыбер шатлык хәбәре көтми. Югары арыш кырын боз суккан. Бәхетсезлекләр берсе артыннан берсе туа гына тора. Ә син йокла, йокла, нарасый… Чәчәкләр китердеңме? Яхшы, бик яхшы, чын сөешү шулай була ул, шулай!.. Ә менә мин үлгәч, минем каберемә кем килер икән? Һичкем, һичкем… Гурбун мәхдүм кабере дип әйтүче дә булмас. Рәхмәт, рәхмәт, Сәрвәр… Чынлап сөйгәч… Шулай сөяргә кирәк аны. Саф йөрәктән чыккан чын бүләкләр. Чәчәкләр, саф чәчәкләр… Ә миңа аларны китерүче булмас. Һич, һичкем китермәс. Минем бит беркемем дә юк. Мин ялгыз… Дөньяда да ялгыз, каберемдә дә ялгыз… Каберем дә, үзем кебек бөкрәеп, читтә боегып ялгыз торыр. Әйе, әйе… Туган көннән бирле ялгыз… Үлгәч тә ялгыз… Мәңге, мәңге… ялгыз… (Җырлый. «Уел» көенә.)
Ник яраткан Ходай дөньясына
Ярсыз, дуссыз сынганлай ят күңел?
Икеләй генә тилгән, һай, бер былбыл,
Нигә үлгән тилгәнләй мин түгел?
Мескен, чыланып беткән… (Җиләнен салып каплый.) Туңма, җаным, туңма. Сиңа җылы булсын… Менә шулай, менә шулай… Чү… Салкын!.. Сәрвәр, Сәрвәр!.. Өне юк… Күгәргән!.. Ул, ул үлгән… Сәрвәр үлгән!.. Ахры, иң соңгы өметем дә сүнде. Тагын ялгыз!.. Сәрвәр күгәрченем, урманнарга кем белән чыгармын, кем белән менә шул кабер янында утырырмын?.. Моннан соң «Каз канаты» н кем җырлар?! (Елый.) Юк-юк, елап булмый. Яшь каткан. Гомеремдә беренче мәртәбә күңелем тулып, йөрәгем кысылды… Юк-юк, елый алмыйм… (Ерактан күк күкри.) Хуш, хуш, күгәрченем, хуш, дөньядагы бердәнбер куанычым… Ходай, синең җаныңны алып, актык йолдызымны сүндерде… Сукырның актык таягын сындырды. (Кинәт торып, чалмасын бөтереп.) Хәзер мин үземә ни эшләргә кирәген беләм… Моның өчен һичбер кешенең мине шелтәләргә дә, көләргә дә хакы юк… (Чалмасын агачка бәйли.) Мин үземә үзем хуҗа!!! Ташлар, агачлар, каберләр, менә күрегез, шаһит булыгыз!.. Мин үземә үзем хуҗа!..
Асылынып үлә. Бик каты күк күкри, яшен яшьни, яңгыр ява. Яшен яктылыгында Надирның кара янып чыккан йөзе, асылынган теле күренеп-күренеп кала.
Пәрдә.
1923 ел
Җилкәнсезләр
Комедия
Сигез картинада
УЙНАУЧЫЛАР:
Батырхан – зыялы.
Нуретдин – тәрәккыйпәрвәр, бай сәүдәгәр.
Давыт – Нуретдиннең улы, студент.
Дилбәр – Нуретдиннең кызы, гимназия бетергән.
Рөкыя – Нуретдиннең кызы, бөкре, зәгыйфь.
Гөлнар – Нуретдиннең кардәш кызы, алар тәрбиясендә.
Сергей Сергеевич Носов – генерал.
Зәйнетдин – Нуретдиннең кияве, нэпман.
Фәттах – вак кул бай, спекулянт.
Сөнгать – зыялы яшьләрдән, социалист.
Нияз – мөселман комитеты секретаре, офицер.
Мисбах хаҗи – зур сәүдәгәр, кара бай.
Сәхипгәрәй – Хәрби Шура вәкиле, офицер.
Фәтхи – эшче.
Рауза – хезмәткәр.
Наум Пахомич – зур бай.
Хатын.
Асрау.
Хәзрәт – мулла, мәхәллә имамы.
Голам әкә – лашман, үзбәк.
Байлар һәм эмигрантлар.
Вакыйга башлана 1910 елда, бетә 1923–1924 елларда.
Беренче картина
Бай кунак бүлмәсе.
I. Гөлнар, Сөнгать.
Гөлнар (ишекләрне карап, тәрәзәгә килеп ымлап). Кер инде, кер, берәү дә юк. (Тагын ишекләрне карый.)
Сөнгать керә.
Ни булды сиңа, нигә мондый вакытта?
Сөнгать. Бер нәрсә китергән идем, яшерә алмассыңмы?
Гөлнар. Нәрсә соң ул?
Сөнгать (чемодан кертеп). Менә!
Гөлнар. Мондый нәрсәләр белән нигә көндез киләсең?
Сөнгать. Хәтәр эшләрне көндез эшләү уңайлырак.
Гөлнар. Моннан соң бу тирәдә күп күренеп йөрмә.
Сөнгать. Нигә?
Гөлнар. Давыт кайтты.
Сөнгать. Кайтты?!
Гөлнар. Бүген иртә белән.
Сөнгать. Алайса, син моны (кулындагы чемоданны күрсәтеп) ышанычлырак урынга яшер.
Гөлнар. Авырга алма, Сөнгать, моннан соң сезнең бу хикмәтле нәрсәләрегезне саклый алмамдыр, ахры. Монысы актыгы булсын.
Сөнгать. Нигә?!
Гөлнар. Бу йортта озак кала алмам күренә. Шулхәтле туйдым, шулхәтле туйдым, әллә кая баш алып китәргә риза булыр идем. Әллә кем мин монда! Асрау дисәң, асрау түгел. Хуҗа дисәң, хуҗа түгел, әллә нәрсә генә шунда. Кардәш дигән булалар, ансын да сизмим. Адым саен кырын караш, чәнечкеле сүзләр… (Чемоданны күрсәтеп.) Моны кайчан алырсың?
Сөнгать. Атна-ун көнсез булмас. Ләкин, зинһар, ышанычлырак урынга куя күр. Юкса бик күп иптәшләрнең эзләре ачылачак.
Гөлнар. Тс-с-с!.. Харап булдык, Давыт керә.
Сөнгать (кулы белән ишарә ясап). Борчылма.
II. Гөлнар, Давыт, Сөнгать.
Давыт керүгә, Гөлнар белән Сөнгать бер-берсенә карашып, сүзсез катып торалар.
Давыт. Бу ничек болай, Сөнгать «иптәш», сез бездә?!
Сөнгать. Менә туташ белән дә шул турыда сөйләшеп торадыр идек. С приездом! (Күрешәләр.) Кайтканыгызны ишеткәч тә килергә булдым.
Давыт (шикләнеп карый). Чемоданнар белән әллә берәр яры китәсезме?
Сөнгать. Юк, бер яры да китәргә җыенмыйм.
Гөлнар борчыла.
Давыт (чемоданны күрсәтеп). Ә бу соң?
Сөнгать. Яңа фатирга күчәм.
Давыт. Нигә, әллә?..
Сөнгать. Юк, ул яклардан полный тынычлык.
Давыт. Нигә фатир алмаштырасыз?
Сөнгать. Хозяйкалар белән тыныша алмыйм бит мин. Алар акча диләр, ә минем акчалар банкыда, хи-хи-хи!
Гөлнар. Давыт абый, сине зур әти сораган иде.
Давыт. Күрдем.
Гөлнар чыгып китә.
Йә, нигә басып торасыз? Утырыгыз.
Сөнгать. Рәхмәт.
Давыт. Йә, ниләр бар монда, сездә, шәһәрдә? Мин бит әле кичә генә кайттым.
Сөнгать. Ул-бу юк. Искечәрәк.
Давыт. Үзгәргәнсез, ябыккансыз дип әйтимме?!
Сөнгать. Гаҗәп түгел! Быел дачага чыкмадым, курортка баруны мәгъкуль тапмадым. Бүлмәдән кудылар, номерга кертмиләр, бурычка ашарга да бирмиләр, хи-хи-хи!
Давыт. Шутник сез, да… Аттестат зрелостиегез ни хәлдә?
Сөнгать. Губернатор канцеляриясендә хәл җыя.
Давыт. Ничек?!
Сөнгать. Шулай, быел имтиханга да кертмәделәр.
Давыт. Сәбәп?
Сөнгать. Неблагонадёжный.
Давыт. Шул политикага катнашып, үзегезне генә харап итәсез. Политика белән чуала торган заманмыни хәзер, бигрәк тә безгә, татар яшьләренә. Бишенче елны шаярдык, балаландык, шул җитмимени!
Сөнгать. Мин сезгә, Давыт әфәнде, бөтенләй башка йомыш белән килгән идем. Әмма үгетләргә килгәндә, әни карчыкны һич уздыра алмассыз. Гаҗәп кызык карчык. Бер елны үзенә читек алып кайткан идем – кимәде. Тула оек аякка рәхәтрәк, ди.
Давыт (коры гына). Шуннан соң?
Сөнгать. Минем сезгә килүемнең сәбәбе, Давыт әфәнде, ни иде… Теге ни… Сезнең конторага счетовод кирәк дип ишеткән идем…
Давыт. Нигә, сез урынсызмыни?
Сөнгать. Урынсыз дию генә аз, бөтенләй Алла положениесендә калдым.
III. Сөнгать, Давыт, Нуретдин, Батырхан.
Нуретдин (ерактан шау килеп керә). Сайлыйбыз, Алла боерса, сайлыйбыз, күңелеңне көр тот.
Давыт. Исәнмесез, Батырхан әфәнде!
Батырхан (кулында чәчәкләрдән букет). Ә… Давыт әфәнде, исәнмесез, туган, исәнмесез!
Нуретдин (бүлмә ишекләренә кычкыра, Сөнгатьне абайламый). Кызым, кызым, кызым, дим!
Рөкыя керә.
Рөкыя. Нәрсә, әткәй?
Нуретдин. Син түгел, йөрмә монда, кеше бар! (Төрткәләп кире чыгара. Икенче бүлмәгә барып.) Кызым Гөлнар, әй, тфү, Дилбәр, дим!
IV. Әүвәлгеләр һәм Гөлнар.
Гөлнар. Нәрсә, дәү абый?
Нуретдин. Син түгел лә… Нәрсә аяк астында буталасыз! (Кулыннан тотып этеп җибәрә. Гөлнар чемоданга барып бәрелә. Батырхан белән Давыт үзара сөйләшәләр.)
Гөлнар чемоданны алып чыгып китә.
V. Давыт, Сөнгать, Нуретдин, Батырхан, Дилбәр.
Нуретдин. Әйдә, кызым, әйдә, Батырхан әфәнде көтә.
Дилбәр. Исәнмесез! (Реверанс ясый, туктап кала.)
Батырхан. Хөрмәтле Дилбәр туташ, көмеш медаль белән бүген гимназияне бетерүегезне котлап шушы саф гөлләрне тәкъдим итәргә рөхсәт итегез!.. (Букет бирә.) Дилбәр туташ, милләтебез сезнең шикелле сөйкемле, зыялы, медальле туташларга мохтаҗ. Яшәсен Дилбәр туташ, яшәсен аның медале!
Сөнгать пырхылдап ала, Нуретдин аңа табан борыла.
Нуретдин. Бу кем?
Давыт. Минем танышым, шәһәребезнең яшьләреннән, таныш булыгыз!
Батырхан. Ә, Сөнгать әфәнде… Без таныш, исәнмесез!
Сөнгать. Исәнмесез!
Давыт. Бу – минем әтием.
Нуретдин. Батырхан әфәнденең үзен һәм танышларын өебездә күрүгә без шат, исәнмесез!
Сөнгать (күрешә-күрешә). Сөнгать Сәйфетдинов!
Нуретдин (сискәнеп китеп). Син әллә теге җомганы бәскерәсиниягә алмаштыручы Ходайсыз Сәйфетдиновмы?
Сөнгать. Җомга белән якшәмбедә минем эшем юк. Хезмәтчеләргә атнага бер көн ял көне бирелүен яклыйм.
Нуретдин. Ярый, ярый. Шул икәнсең, үзе икәнсең, тай, нихәтле тәртәгә дошман булса да, ат булгач, тәртә эченә үзе керә башлый ул, энем. Үзе керә, үзе…
Сөнгать. Әгәр дә тай тәртәне сындырып ташласа, ат булгач, анда керергә туры да килмәс иде.
Нуретдин. Урманда агач бетмәгән, энем. Аннан соң бу заманда тәртәләрне тимерлиләр бит, чибәр егет. Тәртәне сындырам дип аяксыз калуы да бар бит аның, хи-хи-хи!..
Батырхан. Ай-һай, Нуретдин әфәнде, телгә яман икәнсез, хи-хи-хи…
Нуретдин. Нихәтле кабарынырга тырышсагыз да, егет, кызыл флагларыгыз белән ерак бара алмадыгыз. Бер атна эчендә җыеныгызны протестка керттеләр. Кояш та, шул иртә белән чыкмыйм-чыкмыйм дип нихәтле кызарынса да, өйлә вакытында агара шул. Үтә кызыл тиз уңа, дигәннәр бабайлар. Сез менә флагларыгызның бер читен яшел итегез, берсен ак, берсен сары… Менә шулай бергә-бергә булганда барып та чыгар ул. Җомга урынына бәскерәсиния тудырып, Ходай сүгеп кенә бернәрсә дә барып чыкмас, энем… Утырышыгыз, әфәнделәр!
Батырхан. Менә, Сөнгать әфәнде, халык нәрсә ди. Ә сез, халыкның теләгенә колак салмыйча, эшчеләрне диктатор ясарга җыенасыз. Әгәр дә сезнең ул планнарыгыз тормышка ашса, дөньяга шундаен анархия туачак, бала – атаны, ата баланы танымас, кечкенәләр олыларны санламас.
Сөнгать. Бик яхшы, танымасыннар. Без, гомумән, фетишизмга каршы.
Батырхан. Ташыгызның кем бакчасына атылганын күрәм мин, Сөнгать әфәнде. Шулай да мин фетишизмны сезнеңчә аңламыйм. Бөтен җиһанны яратучы көч булырга тиеш бит. Сез инде аңа материя, атом, фәлән дисез. Менә шул атомнар белән идарә итүченең барлыгын аңлыйсыгыз килми. Мондый койрыксыз караш фәнни караш була алмый.
Сөнгать. Атомнарга хозяин эзләү фәнни карашмы? Хи-хи-хи…
Нуретдин. Әфәнделәр, атом-матомнарыгызны ташлап, үзебезчә, атышмыйча гына сөйләшик әле.
Батырхан. Минемчә, Сөнгать әфәнде, дин аркылы да социализмга ирешергә мөмкин. Фәнгә, тигезлеккә, икътисади нигезгә нигезләнгән дин, мәсәлән, ислам дине аркылы интернационалга ирешергә бик мөмкин.
Сөнгать. Оҗмахлы, тәмуглы Аллагыз шул интернационалның башында торырмы? Хәер, без андый интернационалга, андый социализмга да ышана алмыйбыз шул… Давыт, Нуретдин әфәндегә минем йомышны әйтсәгез, мин китәр идем.
Нуретдин. Нинди йомыш?
Батырхан белән Дилбәр сөйләшеп террасага менәләр.
Давыт. Сөнгать әфәнде урынсыз икән, счетоводлыкка сездә урын юкмы, ди.
Нуретдин. Былгахтирия рәтләрен беләсеңме соң?.. Телгә үткен булсагыз да, эшкә чамалы буласыз шул.
Сөнгать. Контора эшләрендә яхшы ук тәҗрибәм бар.
Нуретдин. Ә-ә-ә! Булды, булды! Менә нәрсә, Сөнгать әфәнде… Юк, тукта… Гөлнар, Гөлнар! Бире чык әле.
VI. Әүвәлгеләр һәм Гөлнар.
Гөлнар. Нәрсә, дәү абый?
Нуретдин. Менә Сөнгать әфәндегә әйбәтләп чәй эчерегез әле…
Сөнгать. Рәхмәт, чәй эчәсем килми.
Нуретдин. Эчәрсең, эчәрсең, Алла боерса… Без шул арада сине конторга алу турында үзара сөйләшеп карарбыз…
Гөлнар чыга.
Бар, бар. Рәхәтләнеп, ашыкмыйча, теләгән кадәр эч!.. (Сөнгатьне чыгара.) Кая, балалар, якынрак килегез, Батырхан әфәнде, сез дә. Бу малай башыма бер уй салды, сезнеңчә, зурлап әйткәндә, план.
Давыт. План? Ни турыда?
Нуретдин. Теге Кави шәкерт, үз энесен думага үткәрер өчен, бөтен байларны, муллаларны үзенә караткан. Яшьләр аркылы, менә бу маңка социалистлар аркылы Батырхан әфәндене думага үткәреп булмасмы, дим. Барыбер алар үзләре сайлана да алмыйлар, сайланырга правалары да юк. Әллә, мин әйтәм, Батырхан әфәндене юньләп сөйләшкәч сайларга да риза булырлар. Үзләре сайланмагач, аларга барыбер түгелмени!
Давыт. Батырхан әфәнде үзе ни әйтер бит, алар ягыннан сайланып баргач, думада, алар файдасын карарга туры килер. Сәяси платформагыз сыйдырамы соң?
Нуретдин. Сыйдырыр-сыйдырыр, уйлап эшләгәндә сыйдырыр, Алла боерса. Шулай бит?.. Сыйдырыр бит, Алла боерса?
Батырхан. Бик күп сыйдырмаса да, беразын сыйдырса кирәк.
Нуретдин. Әйттем бит сыйдырыр дип. Безнең Батырхан әфәнде башкалар төсле тар күңелле түгел, аларны гына түгел, башкаларны да сыйдырыр, Алла боерса.
Давыт. Ничек инде ул алай?
Батырхан. Менә ничек: мин анда, ягъни думада, бөтен татар милләтенең файдасы өчен тырышачакмын. Милләт эчендә эшчеләр дә, ярлылар да бар. Шулай булгач, үз платформама аларның платформасын да сыйдырган булам.
Нуретдин. Менә барып та чыкты, сугып та екты, депутат, Алла боерса, первый гильди депутат.
Дилбәр. Кави шәкертләргә үч итеп булса да, Батырхан әфәндене депутат итәргә кирәк.
Нуретдин. Ишетәсезме, нәрсә ди бу? Депутат итәргә кирәк, ди… Ай, сез яшьләрне, хи-хи-хи… Депутат, депутат, Алла боерса, расходларын үзем күтәрәм.
Батырхан. Нуретдин әфәнде, сезгә расходлар тотарга ризалык бирә алмыйм. Мин Дилбәр туташны аңлыйм…
Нуретдин. Аңлаганга депутат дим дә бит, Алла боерса.
Давыт. Күндереп булса, бу эштә Сөнгать, чынлап та, бик зур ярдәм итә алачак.
Нуретдин. Ике сүз белән авызын томаламасам, исемем протестка керсен минем.
Батырхан. Ул мондагы социалистларның иң катыларыннан исәпләнә.
Нуретдин. Әнә корыч нинди каты да, шулай да эретәләр. Ул яктан күңелне киң тот, Батырхан әфәнде…
Давыт. Башта осталык белән җәясен тартырга кирәк. Булмаслык булса, серне ачудан хикмәт чыкмас.
Нуретдин. Алайса, бар, син җәясен тарт. Монда кергәч, мин угын атармын… Бар, улым, бар… Ә мин шул арада өйлә намазымны укып алыйм, сез сөйләшә торыгыз!..
