Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 19

Yazı tipi:

Давыт бер якка, Нуретдин икенче якка чыгалар.

VII. Батырхан, Дилбәр.

Дилбәр. Батырхан әфәнде, мин сездән бер нәрсә сорамакчы булам.

Батырхан. Рәхим итегез!

Дилбәр. Бу сәясәт, милләт планнарыгыз бер дә ялыктырмыйлармы сезне?

Батырхан. Профессиям шул бит, сөекле Дилбәр туташ. Минем башымда кайчагында йөзәр, меңәр план берьюлы тора. Кайчакларда шул планнар, микроблар төсле бер-берсен ашап бетереп, бөтенләйгә юкка чыгалар. Менә шундый чакларда башым бөтенләй сафланып кала да, йөрәгем белән акылым берләшеп фәкать бер генә нәрсә турында уйлый башлыйлар. Менә хәзерге шикелле тормыштагы шул сәгатьләрем иң якты, бәхетле сәгатьләрем була.

Дилбәр. Мин никадәр уйласам да, башымда бөтен бер план оештыра алмыйм. Нигә ул алай икән?

Батырхан. Сезнең акылыгыз белән йөрәгегез тату торалар булырга кирәк.

Дилбәр. Нигә, әллә акыл белән йөрәк талашалар дамы?

Батырхан. Талашу гына түгел, сугышалар да. Акылы белән йөрәген берләштерә алган кеше генә үзенчә тормыш кора ала.

Дилбәр. Сезнең акыл белән йөрәгегез ничек соң?

Батырхан. Минем акыл белән йөрәкнең боткалары пешми.

Дилбәр. Нидән алай дип уйлыйсыз?

Батырхан. Чөнки йөрәгем эшләгән кичәге эшне күп вакытта бүгенге акылым яратмый. Акылым уйлаган кичәге планны бүгенге йөрәгем эшкә ашырмый. Сәяси тел белән әйткәндә, йөрәгем анархист, акылым монархист.

Дилбәр. Бигрәк явыз дошманнар икән. Хи-хи-хи… Сез хәзер генә, йөрәгем белән акылым берләшеп, фәкать бер генә нәрсә турында уйлый башлыйлар, дигән идегез… Анархист белән монархистны берләштерә торган ул «бер генә нәрсә» нәрсә соң?

Батырхан. Анархист белән монархистны берләштергән ул «бер генә» – сез, туташ!..

Дилбәр. Мин, ха-ха-ха…

Сөнгать белән Давыт керәләр.

VIII. Батырхан, Дилбәр, Сөнгать, Давыт һәм Нуретдин.

Давыт. Әткәй монда юкмыни?

Нуретдин (дога кыла-кыла чыгып). Монда, монда, Аллаһы әкбәр… Әйдә, Сөнгать әфәнде, әйдә. Кем, Сөнгать әфәнде, үзара киңәшеп, сезне хезмәткә алырга булдык. Башка кешегә егерме сум биргәндә, Давытның дусы булгач, кирәк чагында безнең сүзне дә тыңлар әле дип, сиңа айга кырык биш сум куярга булдык. Тукта, кара әле… (Чалбар төбенә күзе төшә.) Тукта әле, тукта, синең чалбарыңның төбе бөтенләй протестка кергән ләбаса. (Әйләндереп бастырып, Сөнгатьнең чалбар төбен капшап карый.) Иртәгә үк, Алла боерса, кибеткә төшеп, җаның теләгән кисәктән бер чалбарлык кистереп ал… Чынлап әйтәм, җаның теләгән кисәктән үлчәт тә ал. Үзебезнең үк тегүчегә биреп тә калдыр… Болай протестка кереп, бөлгән чалбар белән, бөлгән бояр төсле йөрергә ярамый. Менә озакламый думага сайлаулар булыр. Җәмәгать алдына чыгарга туры килер. Бәлки, депутат булып Питергә дә китәрсең.

Сөнгать. Анысы булмас.

Нуретдин. Нигә, әллә синең сайланырга праваң юкмы?

Сөнгать. Правам да юк. Правам булса да, мондый карагруһ думага депутат булып бармас идем.

Давыт. Вакыт узмаган, либераль дума сайларга да мөмкин бит әле.

Нуретдин. Дума дигәннән, кем, Сөнгать әфәнде, теге Кави шәкертләр үзара оешып җыен протестка кергән кешеләрне сайларга дип торалар. Алыйк, мәсәлән, Низам мулланы… Ул тыңкыш танау анда барып нишли алыр икән! Урысча түгел, татарча да сөйләшә белми бит ул. Хәзер бит эш яшьләр кулында. Үзегез даулап чыгарган дума бит. Милләт өчен файдалы кешеләрне сайларга кирәк. Синең яшьләр арасында сүзең үтә диләр… Әйдәгез, берләшеп, шул тыңкыш танауларга үч итеп, Батырхан әфәндене сайлыйк.

Сөнгать. Бик яхшы, сайлагыз.

Батырхан. Әфәнделәр, мәсьәләне ачык куярга рөхсәт итегез.

Нуретдин. Ачык булсын. Эшнең бөтен әңгәмә-кәлтемәләрен Сөнгать әфәндегә төшендерергә кирәк.

Батырхан. Сөнгать әфәнде, эш менә нәрсәдә, Дәүләт Думасына булачак сайлауларда агай-эненең кайберләре минем кандидатурамны куймакчы булалар. Ләкин үз-үзеңне мактау әллә ничегрәк, килешми.

Нуретдин. Нишләп килешмәсен, мактамыйча авыл агаена бер аршын ситсы да сатып булмый, ә бу бит милләт өчен депутат!..

Батырхан. Платформага килгәндә, һәрхәлдә, Низам муллага караганда, мин сезгә якынрак торам.

Сөнгать. Зарарлылык ягыннанмы?

Батырхан. Дөресен генә әйткәндә, мин сезне аңлый алмыйм, Сөнгать әфәнде. Сез, бер яктан, икътисади, рухани һәм сәяси яктан изелгән халыкны азатлыкка чыгарабыз дисез, икенче яктан, үзегезне пролетариат киртәсе дигән киртә белән киртәлисез. Төрек-татар революционеры алдында беренче планда төрек-татар халкы интересы торырга тиеш. Ә сез бөтен дөнья күсәген күтәрергә маташасыз.

Нуретдин. Суга алмаган зур күтәрер, дигәннәр картлар.

Батырхан. Бөтендөнья пролетариаты дигән әкиятне, хыялны ташларга вакыт. Кулдан килгәнне эшләргә кирәк.

Сөнгать. Шул бөтендөнья пролетариаты эченә татар пролетариаты кермимени?

Давыт. Керер өчен иң элек пролетариаты булырга кирәк, кая ул?

Сөнгать. Һе, пролетариаты булмагач, бәлки, буржуазиясе дә юктыр?

Батырхан. Дөрес, бездә чын пролетариат булмаган кебек, чын капиталистлар да юк. Бөтен татар байларының капиталын бергә җыйсаң, Американың бер урта капиталисты капиталы кадәр капитал җыя алмассың. Шулай булгач, капитал, пролетариат мәсьәләсе татар дөньясына читтән адашып кына кергән бер мәсьәлә булып кала.

Сөнгать. Ике сыйныфның интересларын бутарга без җыенмыйбыз, аңа яшелле-сарылы төс тә бирергә теләмибез. Безнең билгеле юлыбыз, программабыз бар, җиңгәнгә кадәр шул юл белән барачакбыз.

Нуретдин. Бу галдиш ни сөйли бу?

Давыт. Сөнгать әфәнде, акылга утырырга вакыт, ул юлларыгыз, ул программаларыгыз мөхаль – утопия бит. Реальный тормышта реальный булырга кирәк. Гасырлардан соң булу ихтималы булган хыял белән баш ватканчы, бу көнге хакыйкатькә, фактка буйсыну артыграктыр, дип уйлыйм.

Сөнгать. Без, Давыт әфәнде, бүген туып, иртәгә үлә торган фактларга да, агымнарга да иярмибез, буй да сынмыйбыз.

Батырхан. Бу тәгассыб – фанатизм, Сөнгать әфәнде, алмашыну көннәрендә фанатизм колы булу ярамый. Һәрбер дәвернең үзенең гадәтләре, кануннары була.

Сөнгать. Без гадәтләргә койрык буласыбыз килми. Без үзебез дәвергә тон бирергә җыенабыз.

Нуретдин. Ярый, егетләр, тун да бирегез, миңа дисә толып та бирегез! Әкиятләрегезне башка вакыт, иркен чакта сөйләшерсез. Эшкә керешик. Болай да бүген милләт юлында йөри торгач, кибеткә дә төшә алмадым. Йә Сөнгать әфәнде, күзгә-күз карашып сөйләшик, Батырхан әфәндене депутат итеп сайлыйбызмы, юкмы?

Сөнгать. Сез сайлагыз, без – юк.

Нуретдин. Ярый, сез, мөселманнардан аерылып, миссионер дьяк малае Калатушкинны сайламакчы буласызмыни?

Сөнгать. Минем үземнең сайларга да, сайланырга да правам юк.

Нуретдин. Соң, алай булгач, үзең сайланмагач, Батырхан әфәнде депутат буламы, башкасы буламы, сиңа барыбер түгелмени?

Сөнгать. Миңа дисәгез бөтенләй думасы ук булмасын, Нуретдин әфәнде.

Нуретдин. Нәрсә? Болай булгач, тел талдырып, авыз күтәреп сөйләп торасы да юк. Дума тикле думаны да протестка керткәч, мәгъзүр, жалунияңне егерме сумнан арттыра алмабыз…

Рөкыя керә.

IX. Әүвәлгеләр һәм Рөкыя.

Рөкыя. Әткәй, кичәге юан абзый килде.

Нуретдин. Хәзер, хәзер, кабинетка кертегез! Сөнгать әфәнде, хуш, сау булыгыз, бүлмәгездә тагын бер кат яхшылап уйлап карагыз… Иртәгә хезмәткә чыккач, тагын бер кат сөйләшеп карарбыз. Чалбарлыкларның английскиләре бар… Ярый, хушыгыз!

Сөнгать (барысына башын иеп). Хушыгыз! (Чыгып китә.)

Нуретдин. Әйдә, улым, кеше көтмәсен. Кызым, ашаталармы, эчерәләрме, ни эшлиләр икән анда?

Чыгалар.

X. Батырхан, Дилбәр.

Дилбәр. Батырхан әфәнде, сез бая йөрәгегез белән акылыгызның берләшүе турында нәрсәдер әйтмәкче идегез.

Рөкыя керә. Бүлмә җыеп маташа.

XI. Батырхан, Дилбәр һәм Рөкыя.

Батырхан. Ә, әйе… акылым белән йөрәгем берләшеп, фәкать… (Рөкыяне күреп.) Ә… исәнмесез, Рөкыя туташ!

Рөкыя. Аллага шөкер.

Дилбәр. Апа җаным, Гөлнар өйдә микән? Әткәй әйтә, хәзерләнделәрме икән, ди. Бар, белеп кенә кил әле.

Рөкыя. Үзең барырга аякларыңның риматизлары кузгалдымы әллә?

Дилбәр. Апа җаным, кеше алдында тәрбиялерәк булырга кирәк.

Рөкыя. Кемнән үрнәк алып тәрбияле булыйм икән?

Дилбәр. Батырхан әфәнде, гафу итегез, мин хәзер килермен. Апа, бер генә минутка чыгыйк әле, синдә йомышым бар иде. Апа, әйдә, чыгыйк, дим!

Рөкыя. Чыгасың килсә чык… Комганның суы бар, хи-хи-хи!..

Дилбәр. Апа.

Рөкыя. Ау-у-у!

Дилбәр. Бу издевательство, бу свинство, позор, скандал, ха-ха-ха!.. (Гасабиланып чыгып китә.)

Рөкыя (артыннан үртәп). Ә-тә-тә-тә-тә! Хи-хи-хи!..

Батырхан уңайсызланып йөреп тора.

XII. Батырхан, Рөкыя.

Рөкыя. Һәрвакыт шулай ул, чыгымчы бия төсле хәзер тәртә сындырырга керешә. Хи-хи-хи… Өйләнгәч, мыекларыгызны йолкып бетерер, хи-хи-хи… Аның тагын бер яман гадәте бар, әйтсәм, чәчләрегез үрә торыр!.. Нигә эндәшмисез, әллә телегезне ломбардка салдыгызмы?

Батырхан. Гафу итегез, туташ, сүзләрегезгә төшенә алмыйм.

Рөкыя. Ярый, ярый, ландринланмагыз… Дилбәргә өйләнергә уегыз бармы, дим?

Батырхан. Булса соң?

Рөкыя. Ә миңа? Минем байлыгым Дилбәрнекеннән бер дә ким түгел бит.

Батырхан. Сез нәрсә сөйлисез?

Рөкыя. Сез бит әле кыш көне генә миңа өйләнмәкче булган идегез.

Батырхан. Кем әйтте аны?

Рөкыя. Мин әйтәм. (Хатлар чыгарып.) Менә сезнең кул белән язылган шушы хатлар әйтәләр. Гыйшык хатлары, хи-хи-хи!..

Батырхан. Кая? (Хатларга ташлана.)

Рөкыя. Ай, юк, сабыр итегез. Мин аларны үлгәнче үземдә саклаячакмын. Сездән башка миңа берәү дә гыйшык хатлары язмады, дисәм, хәер, сукыр Галләм суфи бер хат язган иде тагы…

Батырхан. Сез нәрсә әйтергә телисез?

Рөкыя. Гомерегезне заигъ кылып йөрмәгез бу тирәдә. Сез жулик булсагыз, бездә сездән дә остарак жуликлар бар.

Батырхан. Нинди үчегез бар миндә, нигә сез мине хурлыйсыз?

Рөкыя. Сезне хурларга уйлаганым да юк. Ләкин мәсьәләнең бер башы миңа да кагылганга, мин сезгә коточкыч бер серне ачарга тиешмен.

Батырхан. Нәрсә?! Нинди сер тагын?

Рөкыя. Мин әйтте дип әйтмәскә сүз бирәсезме?

Батырхан. Сез кешеме, шәйтанмы? Бөтен акылымны чуалттыгыз. Нәрсә бар, сөйләгез!

Рөкыя. Мин әйтте дип әйтмәскә сүз бирәсезме?

Батырхан. Сөйләгез, дим.

Рөкыя. Мин әйтте дип әйтмәскә сүз бирәсезме?

Батырхан. Югалыгыз каршымнан, юкса мин сезне буып ташлармын!

Рөкыя. Мин әйтте дип әйтмәскә сүз бирәсезме?

Батырхан. Бирегез хатларымны, бирегез хатларымны! (Рөкыягә ташланып, буа башлый.)

Рөкыя. Каравыл, каравыл, үтерәләр!..

XIII. Батырхан, Рөкыя, Нуретдин, Давыт, Дилбәр.

Нуретдин. Ни бар, бу нинди тавыш?.. Батырхан әфәнде, сез нишлисез?

Рөкыя. Аның миңа нәрсә әйткәнен белсәгез, чәчләрегез үрә торыр, хи-хи-хи…

Нуретдин. Син монда нәрсә буталып йөрисең, марш моннан!.. (Кулыннан алып бәреп җибәрә, Рөкыя идәнгә яткан килеш кала.)

Батырхан. Нуретдин әфәнде, Дилбәр туташ, гафу итегез… Мин борчылдым, артык монда кала алмыйм… Гафу итегез!.. (Ашыгып чыгып китә.)

Барысы. Аңа ни булган?

Рөкыя. Саташкан! Хи-хи-хи!..

Барысы кинәт, борылып, Рөкыягә акаеп карап калалар.

Пәрдә.

Икенче картина

Бик бай йорт эче. Кунак бүлмәсе.

I. Сөнгать, Гөлнар.

Сөнгать. Иртәгә безнең полкны фронтка озаталар. Ә инде атна-ун көннән, бәлки, полкның сәләмә флагы гына исән калыр.

Гөлнар. Син бит сугышка каршы, нигә күрәләтә үлемгә барасың? Нигә берәр оборон эшенә кереп калмыйсың?

Сөнгать. Оборон эшендә кулга мылтык та, бомба да бирмиләр, Гөлнар.

Гөлнар. Нигә кирәк мылтык, бомба?

Сөнгать. Кирәк, хәзер вакыты шундый.

Гөлнар. Әнә дәү абый, Давытны сугышка җибәрмәс өчен, сукно фабригы алырга йөри. Сиңа да, бәлки, шунда берәр урын табылыр иде.

Сөнгать. Юк, безгә хәзер кулга мылтык, бомба алырга кирәк. Мондый вакытлар йөз елларга бер генә туры килә. Хәзерге вакытта көч тә, корал да эшче-крестьян кулында. Немец, француз, итальян, төрек эшче-крестьяннары ни өчен, кем өчен үлемгә хөкем ителүләрен аңламыйлар дип беләсезме әллә?

Гөлнар. Алар аңлаудан ни файда, безнекеләр аңламагач.

Сөнгать. Безнекеләр дә аңлыйлар. Менә фронтка чыгачак безнең полкта 4000 кешедән 3900 е сугышны теләми.

Гөлнар. Теләмәү белән эш бетәмени?! Менә син дә бит сугышны теләми идең, җибәргәч – барасың.

Сөнгать. Безгә сугышка барырга кирәк. Әлбәттә, кирәк. Сугышны бетерер өчен, сугышка барырга кирәк. Менә шулай, Гөлнар, якты көннәрне күрергә күп калмады. Гөлнар, менә шушы хатны Салих Ризвановка, зинһар, тапшыра күр, ул атна-ун көннән кайтыр. Хатны синнән килеп үзе алыр. Ләкин һичбер кем белмәсен иде.

Гөлнар. Тыныч бул, Сөнгать. (Хатны алып күкрәгенә яшерә.) Сез мине тәмам почта ящигы иттегез инде.

Сөнгать. Юк, син безнең өчен почта ящигы гына түгел, янмый торган тимер сандык.

Гөлнар. Сандыкмы, ящикмы, келәтме – анысы барыбер инде.

Сөнгать. Гөлнар, тагын бер дуслык үтенече бар.

Рөкыя керә.

II. Сөнгать, Гөлнар һәм Рөкыя.

Рөкыя. Нинди әфисәрме дисәм, өтек солдат икән, хи-хи-хи… Исәнмесез, Сөнгать әфәнде.

Сөнгать. Исәнмесез!

Рөкыя. Кара, кара, чын солдат төсле үк булгансың ич.

Сөнгать. Солдат булгач, муллага охшамам бит.

Рөкыя. Болай булгач, ай-вай дип җырлый да, сызгыра да белә торгансыңдыр?

Сөнгать. Һу! Ничек кенә әле… Мин сызгырганда, тәрәзә пыялалары дер-дер килә.

Рөкыя. Һәр көн таң белән безнең каршыдан шау-шу килеп, җырлашып, сызгырып әллә сез үтәсезме?

Сөнгать. Нигә, әллә вакытсыз йокыгыздан уяталармы?

Рөкыя. Тупас солдат җырлары безнең абразовный ландрин тартмаларының кәефләренә бер дә килешми. Таң белән солдатлар җырлашып үткән саен, нәкәс сыерлар төсле мөгри башлыйлар.

Сөнгать. Йокылары бүленә торгандыр шул.

Рөкыя. Кара әле, Сөнгать әфәнде, сугыш бетә, диләр, дөресме?

Сөнгать. Ишеткәнем юк.

Рөкыя. Сугыш бетә, дип ах-вах килүчеләр бар. Хи-хи-хи…

Гөлнар. Сугыш беткәнгә кем кайгырсын икән.

Рөкыя. Бар шул, бар, кайгыручылар бар.

Сөнгать. Фронтка баргач күрербез тагын.

Рөкыя. Син сугышка киткәнче, сугыш та бетәр. Бер елдан бирле китәм-китәм дисең, ә үзең һаман әле монда.

Сөнгать. Бу юлы инде тәгаен китәм. Иртәгә поход чыгабыз.

Рөкыя. Сугышкамы?

Сөнгать. Әйе, фронтка.

Рөкыя. Барырга булдыңмыни инде?

Сөнгать. Кушкач ни хәл итәсең.

Рөкыя. Тукта әле, тукта! Уен-көлке бер якта торсын, чынлап ук шулай сугышка китәсеңмени?

Сөнгать. Бик чынлап. Поход капчыкларыбыз да бәйләнгән.

Рөкыя. Кара әле, нишләп берәр оборонага кермисең, бөтен дөнья оборонага керә бит.

Сөнгать. Барыбыз да оборонага кергәч, кем сугышыр соң?

Рөкыя. Дурак гыйбдиләр беткәнмени!

Сөнгать. Менә мин дә шул гыйбдиләр белән бергә барырга булдым. Акыллылар монда калсын.

Рөкыя. Мин синең урыныңда булсам бармас идем.

Сөнгать. Нигә?

Рөкыя. Барлык адәм рәтле кешеләрне сугышка җибәреп юри үтертеп бетерәләр. Җыен усал, комсыз, оборона булып, монда кала.

Сөнгать. Сез мине шулай адәм рәтлеләр арасына кертәсезмени?

Рөкыя. Нигә кертмәскә… Бездә торган чакта, теге безнең ландрин тартмаларының каннарына тоз сипкәндә рәхәтләнә идем, ичмасам. Сез булмагач, бөтенләй рәхәтләнеп калырлар инде.

Сөнгать. Мин үләргә дип китмим… Ярый, Гөлнар, сау булыгыз. Хушыгыз, Рөкыя туташ!.. Ландрин тартмалары, дисезме әле?.. Хи-хи-хи… Насыйп булса, ул тартмалар тиздән бушарлар. Ярый, хушыгыз!..

Гөлнар. Сөнгать, хат яз. Мөмкин кадәр ешрак яз. Мөмкин кадәр ешрак!.. (Елап борыла.)

Сөнгать. Ярый, ярый, Гөлнар… Син нишлисең?! Менә!.. (Аптырап, уңайсызланып кала.) Ярый, хуш, сау булыгыз!..

Гөлнар аның артыннан елап кала. Рөкыя аның янына килә.

III. Гөлнар, Рөкыя.

Рөкыя. Ярый, җитәр, Гөлнар, алай сабырсыз булма. Сугышка киткән һәрбер кеше үләмени…

Гөлнар. Мондый бала җанлы, саф йөрәклеләр үләләр шул!..

Рөкыя. Бер дә үлмәс, күр дә тор, әфисәр булып кайтыр. Укыган бит ул. Төс итеп тотарлык берәр нәрсә бирдеңме соң үзенә?

Гөлнар. Авыр, Рөкыя апа җаным, авыр! (Елый.)

Рөкыя. Әй, шыңшыма әле, дөньяда җиңел нәрсә бармыни. Безнең ландрин тартмалары гына бит үзләренә үзләре сокланып, чыш-пыш йөриләр.

Гөлнар. Өч ел буенча күңелемдә асраган сүземне әйтә алмый калдым.

Рөкыя. Әйтмәвең, бәлки, хәерлегәдер әле… пошынма, җитәр.

IV. Гөлнар, Рөкыя һәм Дилбәр.

Дилбәр (ашыгып пох-пох итеп кереп). Әткәй өйдәме?

Рөкыя (ачулы). Юк!..

Гөлнар елавын яшерә.

Дилбәр. Кайда?

Рөкыя. Каенлыкта каймак ашый.

Дилбәр. Дорфа, тупас, хәшәрәт! (Бәргәләнеп икенче якка чыга.)

Рөкыя. Әтә-тә-тә!.. Кыланышларына карап мигрин булырсың, хи-хи-хи!.. Әллә нинди зур эш куптарган төсле тырт-пырт, шырт-фырт килеп, кызган майга салган суган төсле чаш-чош киләләр.

Дилбәр керә.

Дилбәр. Гөлнар, әткәй күптән чыктымы?

Гөлнар. Чыкканын күрмәдем.

Рөкыя. Нигә эт күргән мәче төсле бәбәкләреңне акайттың?! Әллә берәр әфисәреңне сугышка куалармы?

Дилбәр. Не твоё дело.

Рөкыя. Муну, муну… муну!..

Дилбәр. Карт дура!

Рөкыя. Үтү-тү-тү!..

Дилбәр. Зәһәр елан, крокодил!

Рөкыя. Әтә-тә-тә-тә!..

Дилбәр. Тфү!

Рөкыя. Тимәде, әлләли, бәлләли, тимәде!

Дилбәр, утырып, аякларын бәрә-бәрә елый башлый.

Гөлнар. Нуретдин абый нигә кирәк иде соң?

Дилбәр (елап, сулышына кабып). Чернояровларга… Заграничный ефәк килгән… Илаһи, халык, Илаһи, халык!.. Бер генә платьялык булса да алып каласы иде… (Ялынган йомшак тавыш белән Рөкыягә килеп.) Апа җаным, зинһар, илле сум биреп тор әле. Әткәй кайткач та түләрмен…

Гөлнар тирән сулап хәсрәт белән йончыгып чыга.

V. Рөкыя, Дилбәр.

Рөкыя. Алмасаң ни була?

Дилбәр. Заграничный ефәк бит. Тагын кайчан булыр… Әй Илаһым, алып бетерәләр, бетерәләр… Сугышы да бетмәде, чәнчелгере!.. Йә, бир инде, апа бәгырем, билләһи, әткәй кайткач та түләрмен.

Рөкыя. Түләрсеңме?

Дилбәр. Билләһи, түләрмен.

Рөкыя. Иманым кяфер, үзем мордар булыйм, түләрмен, диген.

Дилбәр. Иманым кяфер, үзем мордар булыйм, түләрмен.

Рөкыя. Унбиш ел укып син шулай әле, илле ел укысаң, нәрсәгә ярар идең икән?

Дилбәр. Апа җаным, мин синнән үтенәм, үзеңне дә тыңлармын.

Рөкыя. Дустым, бәгырем, диген.

Дилбәр. Дустым, бәгырем.

Рөкыя. Синнән дә якын дустым, ахирәтем юк, диген.

Дилбәр. Синнән дә якын дустым, ахирәтем юк. Бир инде.

Рөкыя. Моннан соң аяк астыңда туфрак булырмын, диген.

Дилбәр. И, бигрәк инде син тагын.

Рөкыя. Мин киясе ефәк түгел, ихтыярың.

Дилбәр. Азаплама, бир инде.

Рөкыя. Моннан соң аяк астыңда туфрак булырмын, диген.

Дилбәр. Йә, йә, моннан соң аяк астыңда туфрак булырмын.

Рөкыя. Кочаклап үп.

Дилбәр. Йә, күңелең булсын… (Үбә.) Бир!

Рөкыя. Тезлән.

Дилбәр (тырылдап китеп, гасабиланып). Карт тә… карт тә… карт тә-тәтә…

Рөкыя. Нәрсә?

Дилбәр. Карт тәтәй, карт апай, карт, карт, апа бәгырем, җаным, бир инде…

Рөкыя. Тезлән.

Дилбәр (тезләнә). Йә, бир.

Рөкыя. Акчам юк!.. Хи-хи-хи!..

Дилбәр (сикереп торып, бәргәләнеп). Нахалка, идиотка, урод, тфү!

Рөкыя. Тфү! Ландрин!..

Дилбәр. Хулиганка, шпана, дура, тфү!..

Рөкыя. Тфү!.. Сыбызгы!..

Дилбәр. Тфү!..

Рөкыя. Тфү!..

Дилбәр төкеренә-төкеренә чыкканда, Нуретдин белән Давыт керәләр.

VI. Рөкыя, Дилбәр, Нуретдин һәм Давыт.

Нуретдин. Чү, чү, кызым, бу ни эшең? (Йөзен сөртә.)

Дилбәр. Гафу ит, әткәй, сиңа түгел, менә бу идиоткага! Тфү!..

Рөкыя. Тфү!..

Нуретдин. Балалар, бу ни эшегез?

Дилбәр. Бетте, бетте. Әткәй бәгырем, илле сум акча бир, бик кирәк, бик, бик!

Нуретдин. Ярый, карарбыз.

Дилбәр. Юк, юк, карап торырга вакыт юк, әткәй, хәзер кирәк, хәзер бир! Югыйсә ычкына, ычкына!

Нуретдин. Нәрсә ычкына?

Рөкыя. Кияве! Хи-хи-хи…

Нуретдин. Сиңа монда ни калган, марш моннан, көчек!

Рөкыя (көйләп). Көчекнең атасы эт булыр дигән имди.

Нуретдин. Марш, югал күземнән, чатан дуңгыз!

Рөкыя. Мишәр әйтмешли, матур-матур чучкаларың белән кал. Хро-хро-хро! (Китә башлый.)

Нуретдин. Менә шашкан, аңгыра тавык!

Рөкыя. Тол әтәч, кикрику-ку-ку-ку!

Нуретдин. Вон моннан, кәкре кяфер! (Һөҗүм итә.)

Рөкыя чыга.

Дилбәр. Әткәй бәгырем, шул зәһәргә карап каныңны бозма, илле генә сум.

Нуретдин. Әй, буталмасана… Нәрсәгә ул хәтле?

Дилбәр. Бер җирдә бик затлы заграничный ефәк бар. Бәясе дә бик арзан. Хәзер бармасам – ычкына…

Нуретдин (акча бирә-бирә). Менә шашкан, гурбон шәйтан, мә!

Дилбәр. Рәхмәт, әткәй бәгырем!.. (Йөгереп чыгып китә.)

Нуретдин. Башка бәлагә туган кәкре имгәк. Баш-аягы белән протестка кергере. Юньсез, бөтен зиһенне таратты… Кая, шутны бир әле… Күрсәтермен мин сиңа тол әтәчеңне, миең черегән нәрсә, тавык баш!

Давыт счёт бирә.

Нуретдин. Җыенысы күпме, дисең?.. Һе, кәкре галдиш!

Давыт. Дүрт йөз утыз мең.

Нуретдин (счётка сала). Безнең өлешкә күпмесе төшә?

Давыт. Йөз дә кырык өч мең өч йөз сум.

Нуретдин. Купчи кәгазьләре ничек була инде? Һе, кәкре галдиш.

Давыт. Аларда да, бездә дә.

Нуретдин. Әгәр сугыш туктап китсә, ул фабрикны кая куярбыз?

Давыт. Сугыш яңа кыза гына әле, әткәй. Уһ-уһу… Бу сугыш туктаганчы, сумабыз өч өлеш булып кайтачак.

Нуретдин. Кеше белән уртак эш итүне яратмыйм, аннан соң сугыш туктала калса харап бит.

Давыт. Сугыш, Алла боерса, тиз тукталмый әле.

Нуретдин. Шулаен шулай да, улым, әллә, мин әйтәм, теге урман подрәтен генә алыйкмы? Унбиш-егерме мең яна икән, чорт с ним, янсын. Җан тыныч булыр. Оборонда калырлык булгач, сиңа барыбер түгелмени?

Давыт. Юк шул, әткәй, барыбер түгел. Урман подрәтендә күрәләтә торып егерме мең сумны суга ташларга туры килә. Ә бу фабрик эшендә, Алла биреп сугыш яңадан ике-өч елга тартылса, ике-өч йөз мең саф файдасы күренеп тора. Мондый чаклар йөз елларга бер генә килә. Файдаланып калырга кирәк.

Нуретдин. Чыкылдаган йөз кырык өч меңне чыгарып салырга кирәк бит.

Давыт. Әгәр дә безнең бәхеткә сугыш тагын бер өч елга сузылса, файдасына үзеннән зур фабрик корырга мөмкин булыр.

Нуретдин. Амин! Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре патшаның күңеленә ачу салсын инде!..

Батырхан офицер киемендә, Голам әкә үзбәк киемендә керәләр.

VII. Нуретдин, Давыт, Батырхан һәм Голам әкә.

Батырхан. Хәерле көн, әфәнделәр!

Нуретдин. Сөбханалла, машалла!.. Батырхан әфәнде!.. Күктәнме сез, җирдәнме сез?..

Күрешәләр.

Давыт. Урамда очратсам танымас идем мин сезне!..

Батырхан. Нигә?

Давыт. Сез гаскәри түгел идегез бит.

Батырхан. Бөтен Европаны чолгаган пожар вакытында һәрбер намуслы, ватанын сөюче граждан гаскәри булырга тиеш. Европаны бандаларның тимер йодрыкларыннан коткарырга кирәк! Европаның үзәгендә яшәүче сугыш аждаһасы җиһангир Герман бетәргә тиеш. Шул чагында гына Европада һәм бөтен дөньяда мәңгелек солых туачак…

Давыт. Бу кем?

Батырхан. Бу, – Голам әкә, лашман.

Давыт. Әһә…

Нуретдин. Рәхим итегез, кем, Батырхан әфәнде. (Урын күрсәтә.) Төрекләр дә Герман яклы бит, Герман җиңелсә, төрекләр дә бетәр бит.

Батырхан. Бөтен дөньядагы тынычлыкны саклау юлында Төркияне генә түгел, ярты дөньяны корбан итәргә мөмкин. Ләкин, асылда, Төркия бетмәс, Төркиянең Европада адашып калган өч-дүрт шәһәре китә икән, Европа тынычлыгы алдында ул – бик кечкенә мәсьәлә.

Давыт. Сез элек болай сөйләми идегез, Батырхан әфәнде!

Батырхан. Үткәнне искә төшерүченең күзе чыксын, диләрме әле… Бәндә сагышлый, Алла багышлый, дигәннәр бабайлар. Тарих тудырган бөек вакыйгалар алдында һәрбер намуслы граждан тез чүгәргә тиеш. Сугышларның сугышы булган бу бөек сугыш киләчәктә булу ихтималы булган бөтен сугышларның соңгысы булачак. Вак-төяк хөкүмәтләр бетә икән бетсен! Вак-төяк милли теләкләр корбан була икән булсын! Утыз-кырык миллион кеше үлә икән үлсен! Алтмыш-җитмеш миллиард һавага оча икән очсын! Кызганыч түгел. Ләкин бу сугыштан соң бөтен дөньядагы изелгән милләтләргә якты көн, тигезлек, рәхәт тормыш туачак. Без шуның өчен тырышабыз, шуның өчен кан коябыз, шуның өчен үләбез… Үлгәндә дә яшәсен Европаның тынычлыгы, яшәсен мәңгелек солых дип кычкырып үләбез!..

Нуретдин. Алай… Батырхан әфәнде, бу сугыш тагын озакка сузылырмы икән?

Батырхан. Германиянең көле күккә очкан көнне мәңгелек солых кәгазенә имза ителер.

Голам әкә. Һәм шуттә көнне Айя-Суфия мәнарәсигә хач һәм куелырмы, ди, кү?

Батырхан. Һайт, Голам әкә, шәшмәң, җум булың!

Нуретдин. Нәрсә ди, нәрсә ди?.. Айя-Суфия, нәрсә ди?

Батырхан. Һәм шул ук көнне Айя-Суфия манарасына тәре дә кадалырмы, ди, ахмак.

Нуретдин. Юк, кем, Батырхан әфәнде, туры сөйли ул. Айя-Суфия түбәсенә тәре кадатырга без мөселманнар риза түгел.

Голам әкә. Һа, машалла, машалла, һәм чал нугай әкә дә җүдә түзек гәп буйды кү.

Батырхан. Шәшмәң!.. Лашман!

Нуретдин. Дөресен сөйли ул, бәрәкаллаһ…

Батырхан. Бөтен дөнья тынычлыгы алдында, бөтен милләтләр азатлыгы каршында ай-тәре мәсьәләләре – кечкенә мәсьәләләр. Айя-Суфия манарасына тәре куелу белән, төрек милләте нәрсәсен җуя? Төркиянең башына туган бөтен бәла дә әнә шул Айя-Суфия түбәсендәге айдан булды.

Нуретдин. Юк инде, ни булса да Айя-Суфия түбәсендә ай калсын иде инде. Тәре куелуына без риза түгел.

Давыт. Батырхан әфәнде, көтелмәгәндә каян болай килеп чыктыгыз?

Батырхан. Төркестаннан. Монда үтешли генә кердем.

Давыт. Кая үтәсез?

Батырхан. Фронтка.

Давыт. Фронтка?!

Батырхан. Әйе, лашманнар алып барам.

Давыт (Голам әкәне күрсәтеп). Болар анда ни эшләрләр икән?!

Батырхан. Милләтләр азатлыгы өчен булган көрәштә Төркестан кардәшләребез дә үзләренең ватанпәрәстлекләрен күрсәтсеннәр, дибез.

Давыт. Хәзерге сугыш эшенә яраклылармы соң?

Батырхан. Урман кисәрләр, юллар ясарлар, окоплар казырлар, тиз арада лашманнар дивизиясе төзеләчәк. Эшкә ярасалар, корпус төзергә дә уйлыйбыз әле.

Давыт. Өйрәнмәгән һавага, күнекмәгән эшкә чыдый алырлармы икән, кырылып бетмәсләрме?

Батырхан. Кырылсыннар, бетсеннәр, никадәр күп үлсәләр, шулкадәр ватан һәм Европа каршында төрек-татар милләтенең абруе күтәрелүгә сәбәп булыр. Нигә аңа эчең поша, Давыт әфәнде?

Давыт. Юк, болай әйтәм, фабриктагы кара эшкә ничегрәк булырлар икән, дим. Барыбер ватанга хезмәт бит.

Дилбәр керә, кулында төргәк.

VIII. Әүвәлгеләр һәм Дилбәр.

Дилбәр. Өлгердем, әткәй, өлгердем!.. Ах, пардон!

Батырхан. Исәнмесез, Дилбәр туташ!

Дилбәр (катып карап тора). Батырхан әфәнде, бу сез? Әфисәр?!

Батырхан. Шулай, Дилбәр туташ, шулай!

Дилбәр. Алай…

Батырхан. Шулай… Гаскәри мундир кию һәрбер намуслы гражданга фарыз хәзер.

Дилбәр. Гаскәри форма сезгә нинди килешә…

Батырхан. Рәхмәт.

Дилбәр. Әллә сугышта булдыгызмы?

Батырхан. Юк, барабыз гына.

Дилбәр. Сугышка?!

Батырхан. Әйе. Эшелоным вокзалда көтеп тора. Сезгә үземнең сугышка керер алдыннан булган сәламемне ирештерергә генә кердем.

Дилбәр. Сез пехоттамы, кавалериядәме?

Батырхан. Берсендә дә түгел!

Нуретдин, Давыт, Голам әкә бергә сөйләшәләр.

Дилбәр. Артиллериядә?

Батырхан. Түгел.

Дилбәр. Моряк, пилот дисәм, формагыз охшамый, кем соң сез?

Батырхан. Лашман полыгының меңбашы.

Дилбәр. Лашман?

Батырхан. Әйе.

Дилбәр. Кем, нәрсә ул?

Батырхан (Голам әкәне күрсәтеп). Әнә. Ярый, хушыгыз, фатихада булыгыз, лашманнарым минем көтә торганнардыр. (Дилбәрнең кулын алып.) Хушыгыз, Дилбәр туташ, үлсәм, Коръән укыгыз, исән булсам онытмагыз! Кайда гына булсам да, еракта, окопларда, туплар төтене арасында сезне уйлаучы, сезне сагынучы, сезне сөюче бер җан барлыгын исегездә тотыгыз!.. Хушыгыз, әфәнделәр!

Нуретдин. Чәй дә эчә алмадыкмы, Батырхан әфәнде?

Батырхан. Эшелоным көтә, гаскәри эштә җыйнак булырга туры килә. Голам әкә, кәлләмне бир!

Нуретдин. Кая, Батырхан әфәнде, бер дога кылыйк.

Утырып дога кылалар.

Батырхан әфәнде, авырсынмыйча гына шуны алыгыз, берәр расходыгызга ярар шунда. (Акча бирә.)

Батырхан. Рәхмәт, Нуретдин әфәнде, мин моны мөселман лазареты фондына бирермен! Хушыгыз! (Голам әкә белән чыгалар.)

Голам әкә. Хәй, хәй!..

Нуретдин (аптырап катып калып). Хәерле юл, хәерле юл!

Дилбәр (һушыннан язган сымак). Ах!.. Китте!..

Пәрдә.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
17 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1931
Hacim:
511 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04198-0
İndirme biçimi: