Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 20

Yazı tipi:

Өченче картина

Мөселман комитеты канцеляриясе. Диварда лозунглар. Каршыда уртасы яшел, өске чите ак, асты кызыл байракта «Яшәсен хөррият, мөсавәт76, гадәләт!» дип язылган.

I. Нияз һәм Нуретдин.

Нуретдин (паузадан соң, каушап кереп). Кәмититебезнең президиумы әгъзалары җыелып җиттеләрме?

Нияз. Нишләптер бүген акрын җыелалар.

Нуретдин. Батырхан әфәнде мондамы?

Нияз. Килгәне юк әле.

Нуретдин. Әгъзалар кая соң?

Нияз. Әнә анда.

Хатын керә, Нуретдин чыга.

II. Нияз, хатын.

Хатын. Кара әле, егет, миңа кәмитит кирәк иде.

Нияз. Кайсы комитет?

Хатын. Мөселман кәмитите.

Нияз. Хуш, ни йомыш?

Хатын. Әллә үзең буласыңмы?

Нияз. Йомышыңны әйт!

Хатын. Ыслабуд булганнан бирле, иремнән көн күрмим, аер дисәм, хәзер ыслабуды, ди, аермый. Расходка акча сорый башласам, ыслабуд тамагыңны туйдырсын дип ора, суга. Ярдәм сорап килүем иде. Йә ул мине аерып җибәрсен, аермый икән, торырга акча бирсен…

Фәттах керә.

Нияз. Әнә шул бүлмәгә керегез… Казый аерып ташлар.

Хатын. Ничек аерып ташлар?

Нияз. Барыгыз, бар, әнә шунда керегез.

Хатын чыга.

III. Нияз, Фәттах.

Фәттах. Әссәламегаләйкем, исәнме-саумы?

Нияз. Ни йомыш?

Фәттах. Чукрак Хәйдәр малае минем йортта фатирда тора, ыслабуд булган көннән бирле, фатир хакы түләми.

Нияз. Нишләп түләми?

Фәттах. Шәйтан белсен аны… Хәзер ыслабуд, ди, патша да, закон да, чорт та юк, ди, күп шаулашсаң, ди, миңа әйтә, үз фатирыңа кереп утырырмын, ди.

Нияз. Большевиктыр ул.

Фәттах. Шулайдыр, Саручида сату итә.

Нияз. Большевик булса, без бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Социалистлар комитетына барыгыз. Большевикларны алар карый.

Фәттах. Миңа монда килергә куштылар.

Нияз. Монда бездә хак мөселман агай-эне эшләре генә карала. Большевиклар эше бездә каралмый.

Фәттах. Аның большевикмы, түгелме икәнлеген каян беләсең, маңгаенда язылмаган бит.

Нияз. Өстендә күн тужурка, билендә наган, күкрәгендә кызыл тасма булса, большевик булыр.

Фәттах. Андый нәрсәләре күренми.

Нияз. Алланы сүгәме?

Фәттах. Нишләп Алланы сүксен, мөселман ул. Үзе, юньсез булса да, җомгадан калмый.

Нияз. Квартал ясагын түлиме?

Фәттах. Безнең кварталның казначие мин, анысын алабыз. Менә шуңа булашып фатир акчасын түләми.

Нияз. Алайса, безнең тәбәга77 икән. Әнә шул бүлмәгә казыйга кер. Ул карар.

Батырхан керә.

IV. Нияз, Фәттах һәм Батырхан.

Батырхан. Җыелдылармы?

Нияз. Акрын җыелалар.

Батырхан. Бу абзыйга ни кирәк?

Нияз. Абзый, барыгыз, казыйга керегез.

Фәттах. Суд юк, закон юк. Алла белсен, кем хуҗа? Ясак җыя беләләр. (Чыга.)

Батырхан. Нияз әфәнде, ишеттегезме, шомлы хәбәр.

Нияз. Нәрсә тагын?

Батырхан. Төркестанда хәлләр начар, ди.

Нияз. Булмас ла?!

Батырхан. Начар, ди, начар, ди, яшерен фонд спискаларын яндырыгыз. 25 сентябрь утырышының протоколларын яшерегез. Акча алынганлыкка бирелгән квитанцияләрнең корешокларын юкка чыгарыгыз. Тегеләр ягыннан килүчеләр булмадымы?

Нияз. Кемнәрдән?

Батырхан. Хәрби революционный комитеттан.

Нияз. Юк.

Батырхан. Бу буталыш ике-өч айга тартылыр төсле күренә. Авылларга бүгеннән калмыйча агитаторлар җибәрергә кирәк. Бөтен таяныч хәзер авылда. Дин ягын каерсыннар.

Асрау керә.

Нишләп газит чыкмаган, белмәдеңме?

Нияз. Наборщиклар җыймаганнар. Бүген эшкә дә чыкмаганнар.

V. Батырхан, Нияз һәм асрау.

Батырхан. Сволочьлар! Эт симерсә, иясен тешли, ди шул. Әнә Советларына барып карасыннар. Бүгеннән үк базарда мал калмаган, яхшылыкны белмәсәләр йөрерләр шунда аяк туздырып, совет суганын суырып! Килүчеләр бармы?.. (Борылып чыга башлый.)

Нияз. Беркадәр генә…

Асрау. Абзый, прашениеләр карый торган кәмит шул буламы?

Батырхан. Әнә бу кешегә күрсәт. (Нуретдин кергән бүлмәгә керә.)

Нияз. Ни йомыш?

Асрау (кәгазен биреп). Мин элек Сабирҗан абыйларда торган идем, ул оборонга Иж заводына киткәч, Хәдичә апа, безгә асрау кирәкми, дигәч, Мисбах хаҗига кердем.

Нияз. Йомышыңны әйт, нәрсә кирәк?

Асрау. Йомышым шул инде. Кергән көннән башлап хаҗи абый миңа кул сала башлады.

Нияз. Йә?

Асрау. Шул, кул сала башлады: ул сала, мин алам, ул сала, мин алам… (Кара савыт, китапларның тузаннарын сөртә.)

Нияз. Ни кирәк соң сиңа?

Асрау. Кул сала торгач, беркөнне, Нәгыймә абыстай мөслимәләр җәмгыятенә дип киткәч, ишекләрне бикләп алды да, хәзер ыслабуд, теләсәм нишләтә алам мин сине дип… (Елый.) Кайткач, Нәгыймә абыстайга әйткән идем, иртәгесен куып чыгардылар.

Нияз. Беттеме?

Асрау. Юк әле… Күмәчче Мәңгәр Сәлахиендә, курсиларга килгән безнең авылның укытучысы Мәчтүрә апа фатирда тора…

Нияз. Ярый, җитәр, аңлашылды.

Асрау. Юк әле, абый, аңлашылып җитмәде әле. Шул Мәчтүрә апа әйтә, бу эшне болай калдырма, ди, хәзер хөррият, ди, менә язып өйрәтеп җибәрде.

Нияз. Ярый, беттеме?

Асрау. Хәзер бетә… Мәчтүрә апа әйтә, моның өчен аның арт сабагын тыңлатырлар, ди. Абый җаным, зинһар өчен, шул карт мордарның арт сабагын тыңлатыгыз әле…

Нияз. Аның арт сабагын тыңлатудан сиңа ни файда?

Асрау. Адәм рисвае булсын. (Өстәл тузанын сөртә башлый.)

Нияз. Бу кәгазең белән мөслимәләр җәмгыятенә бардыңмы?

Асрау. Юк. Мәчтүрә апа барырга кушмады. Ник дисәң, Нәгыймә абыстай анда перчидәтел булып утыра икән. Карга карганың күзен чукымас, ди. Анда бернәрсә дә эшләмиләр, җыелышып, күлмәк модалары тикшереп, гайбәт кенә сөйләп утыралар, ди.

Нияз. Син тагы тотындың. Сөйләп бетерәсеңме инде?

Асрау. Бетте.

Нияз. Шаһитларың бармы?

Асрау. Нәгыймә апа белән Мәчтүрә апа беләләр.

Нияз. Ничек беләләр?

Асрау. Мин аларга бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем.

Нияз. Ул гына җитми… Кәгазең монда калыр, ә үзең әнә шул бүлмәгә кер.

Асрау. Әем, кермим мин анда. Мин азган-тузган кыз бала түгел.

Нияз. Эшеңне казый карар.

Асрау. Карамый торсын әле, карагыч кушарлар. Әйем, кирәкми!..

Нияз. Ихтыярың.

Фәтхи керә.

VI. Нияз, асрау һәм Фәтхи.

Асрау. Беләм мин сезне, мин алдалана торган кыз бала түгел. Кара син аны, песи-песи сөйләшкән булып, бүлмәгә кертеп, минем үк арт сабакны тыңлатмакчысыңдыр. Тыңлатмый тор әле… Тыңлаткыч кушарлар. Мәчтүрә апаны алып килсәм, үзеңнең арт сабагыңны тыңлатыр.

Нияз. Нәрсә саташасың, төш күрәсеңме әллә син?..

Асрау. Төш күрергә аяк өстемдә басып торам ла.

Фәтхи. Нәрсә, туташ, әллә бу катыргы муен абижайт итәме?

Нияз. Сезгә нәрсә кирәк?

Асрау. Прашиния белән килгән идем, бүлмәгә кер, ди, җирбит.

Фәтхи. Йөрмә монда, кызый, йөрмә юкка. Байлар кайгысын кайгыртучы кәмитит бит бу, син безнең кәмититкә бар.

Асрау. Ул кайда тагын?

Фәтхи. Мөселман социалистлар кәмитите дисәң, һәркем әйтер.

Асрау. Мәчтүрә апа белә торгандыр. Ничек дидең әле?

Фәтхи. Мөселман социалистлары кәмитите.

Асрау. Мөселман сәт, сәт…

Нияз. Мөселман сәләмәләре кәмитите диең, ха-ха-ха…

Фәтхи. Без сәләмәлектән хурланмыйбыз, тәти егет, менә сезне сәләмәләндереп ташласак, ни эшләрсез икән, селәгәй авыз.

Асрау чыга.

Нияз. Абзый кеше, сүгенергә бу кабак түгел, йомышыгызны әйтегез дә юлыгызда булыгыз!

Фәтхи. Кабакта, ичмасам, эчеп исерәсең, ә сез монда эчми исергәнсез. (Газета чыгарып.) Минем фамилиямне кем рөхсәте белән монда бастырып чыгардыгыз, ә?

Нияз. Кая?

Фәтхи. Койма башында. Бу нәрсә соң?

Нияз. Фәтхулла Насыйров дөньяда бер сез генә дип беләсезме әллә?

Фәтхи. Минем өчен бер мин генә шул.

Нияз. Кызганыч… Фәтхулла бай сезнең белән адаш булуына хурланса, бер хәл иде… Сезгә ни калган?

Фәтхи. Киләсе гәзитегездә, сабын заводының эшчесе Фәтхулла Насыйров белән буржуй Фәтхулла Насыйров арасында адашлык та, кардәшлек тә, туганлык та, чорт та юк, дип бастырыгыз! Мин моны сезгә яхшылык белән әйтәм. Бастырмасагыз үпкәләмәгез!.. Мин үземнең, чисный фамилиямне какой-то собака, буржуй фамилиясе белән бутыйсым килми. Менә шул!

Нияз (төкереп). Шпана!..

Фәтхи чыга, паузадан соң Мисбах хаҗи керә.

VII. Нияз, Мисбах хаҗи.

Мисбах хаҗи. Җыелдылармы?

Нияз. Бүген әллә нишләп бик акрын җыелалар, хаҗи әфәнде.

Мисбах хаҗи. Кара әле, кем, капка төбендә бер кыз очрады, урын-фәлән эзлиме әллә?

Нияз. Юк.

Мисбах хаҗи. Ни эшкә соң ул монда буталып йөри?

Нияз. Сезне эзләп килгән.

Мисбах хаҗи (куркып). Мине?!

Нияз. Әйе, сезне, хаҗи әфәнде.

Мисбах хаҗи. Нигә кирәк булдым икән мин аңар?

Нияз. Менә гариза калдырып китте.

Мисбах хаҗи. Гариза?! Нинди гариза?

Нияз. Сезнең өстегездән жалу белән килгән, хаҗи әфәнде.

Мисбах хаҗи. Минем өстән жалу белән?!

Нияз. Ул сездә асрау булып торган икән.

Мисбах хаҗи. Йә, йә?

Нияз. Бикәгез мөслимәләр җәмгыятенә җыелышка киткәч, сез, хаҗи әфәнде, ишекләрне бикләп, аның белән кети-кети уйнап алгансыз икән.

Мисбах хаҗи (лап итеп утырып). Ә?! (Кинәт торып.) Йә, хуш, хуш, нәрсә ди?

Нияз. Эшне зурга җибәрергә уйлый. Әгәр дә хаҗи абый ризаландырмаса, эшне болай гына калдырмыйм, мөселман социалистлары комитетына ирештерәм, ди.

Мисбах хаҗи. Хуш, ирештерде, ди, аннан ни булган, шаһитлары кая? Хуш, шаһитлары кая, йә?

Нияз. Доктордан караткан.

Мисбах хаҗи. Ай, каһәр икән, Алла орган икән! Ризаландырыр өчен, үзенчә күпме сораган була?

Нияз. Ул үзенә күп сорамый.

Мисбах хаҗи. Шулай да күпме ди?

Нияз. Үзенә биш йөз, ди, аны берәү котырта икән, аңа да бер-ике йөз кирәк булыр. Докторны да күреп сөйләшергә кирәк. Җыенысы мең сумга җыелыр.

Мисбах хаҗи. Мең сум?! Мең сумга, дурак, мин алма төсле унҗиде яшьлек мулла кызын гомерлеккә алам. Йөз сум бирсәм дә, түбәсе күккә тияр әле.

Нияз. Мең сумнан ким бер тиен булса да алмаска кушты.

Мисбах хаҗи. Ничек кушты? Кемгә?

Нияз. Миңа.

Мисбах хаҗи. Сиңа?!

Нияз. Әйе, менә язуы.

Мисбах хаҗи. Ике йөзгә дә күнмәсме икәнни?

Нияз. Күнәр төсле күренми… Вакыты бик уңайсызга туры килде. Ни әйтсәң дә, шәһәрдә көч большевиклар кулында бит. Эш аларга ирешсә, шуны бәһанә78 итеп атып куюлары да бар.

Мисбах хаҗи. Һә, биш йөзгә дә күнмәсме икәнни?

Нияз. Күнми, хаҗи әфәнде, күнми. Яхшы чакта бетерергә кирәк.

Мисбах хаҗи. Акча күрсәткәч, бәлки, алты йөзгә күнеп тә куяр.

Нияз. Ихтыярыгыз. Мең сум өчен атып куйсалар…

Мисбах хаҗи. Өркетмә, егет, өркетмә… Асрау өчен аталар ди, атмый ни…

Нияз. Шундый гына атып куярлар…

Мисбах хаҗи (бүлдереп). Ярый, ярый… Аяк астыннан чыккан каза икән, хәерле булсын. Мең булса, мең булсын.

Нияз (шатланып). Менә әллә кайчан шулай кирәк иде. Кая, рәхим итегез!

Мисбах хаҗи. Нәрсә?

Нияз. Мең сум.

Мисбах хаҗи. Ә, кем, акчаны үзенә үз кулым белән бирермен, син шаһит булырсың, яме!

Нияз. Ничек?

Мисбах хаҗи. Шулай. Мәслихәтләрең өчен рәхмәт. Җыелдылар дисеңме? (Чыга.)

Нияз. Алырсың шәйтаннан иман. (Гаризаны карап.) Әһә… Пеште генә. Адресы күрсәтелгән… Кызны алдан күреп йөзгә күндерсәм… калганын эһем, эһем, эһем… (Кулларын уа.)

Сәхнә артында шау-шу башлана, шаулашып чыгалар.

VIII. Нияз, Нуретдин, Батырхан, Мисбах хаҗи, Сәхипгәрәй һәм башка байлар.

Мисбах хаҗи (чыгып китмәкче була, башкалар җибәрмиләр). Валлаһи газыйм, бер тиен бирмим. Алла боерса, бер тиен юк!

Батырхан. Хаҗи әфәнде, соңын уйлагыз!

Нуретдин. Бернәрсә булса, хәзер тәртәгә тибә башлый. Син тәртәгә тип, мин тәртәгә тибим, милләтне кем кайгыртыр?

Сәхипгәрәй. Деньги на кон, отец дьякон! Акча сездән, хезмәт бездән!

Батырхан. Хаҗи әфәнде, сез акыллы кеше, соңын уйлагыз! Дулый торган вакыт түгел. Әфәнделәр, утырышыгыз, мәҗлесне дәвам иттерәбез. Нияз әфәнде, утырыгыз.

Зур өстәл әйләнәсенә утырышалар. Нияз кәгазьләр алып утыра.

Мисбах хаҗи. Утырсам утырам, ләкин бер тиен бирмим, сүзем сүз! Болай да инде бирә-бирә бирәнгә сабышып беттем.

Нуретдин. Ә мин бирмимме? Юрган хәтле гәзит чыгарам, шуның өстенә кәмититкә дә, Хәрби Шурага да, башкасына да синең белән тигез бирәм.

Мисбах хаҗи. Хөррият, милләт, кәмитит, шураларыгызның барысы да минем кесәгә көя төшерер өчен корылган тегермән. Бир дә бир, ал диюче юк.

Батырхан. Гел алырга гына димәгәндер бит. Алган хәтлесенә шөкер итегез. Кайчагында бирергә дә кирәк бит, ахрысы. Безнең кемнәр өчен тырышканлыкны күрмисезмени, сезнең өчен бит, сезнең өчен, ягъни милләт өчен!

Сәхипгәрәй. Безгә үз ихтыярыгыз белән бирмәсәгез, большевиклар кычкыртып алырлар.

Батырхан. Мөселман комитеты президиумының нәүбәттән тыш фәүкылгадә утырышы дәвам итә. Каралачак мәсьәләләр: беренче – Хәрби Шураның матди ягын төзәтү; икенче – мөселман комитетының тышкы һәм эчке идарәсен автономияле итеп игълан итү; өченче – Совет властен тасдыйк итү-итмәү79 мәсьәләсе; дүртенче – Төркестандагы соңгы хәлләр турында информация.

Мисбах хаҗи. Алай икән, сезгә акча да бир, шуның өстенә савитны да тасдыйк ит… Алай булса, без киттек, хушыгыз!.. (Торып китмәкче була, тотып утырталар.)

Нияз. Сабыр итегез!

Батырхан. Утырыгыз, сез мине аңламадыгыз, хаҗи әфәнде. Ул алай түгел.

Нуретдин. Бу ниткән кирегә өстерәвең инде синең!

Сәхипгәрәй. Деньги на кон, отец дьякон!

Мисбах хаҗи. Минем алдымда савит дигән сүзне телгә аласы булмагыз, рөхсәт юк! Җыен разбуйник, галах, зимагур, динсез сәләмәләр шайкысы бит алар. Савит, имеш, шайкы, шайкы, шайкы!.. У-у-у! Алла биреп, богауланган көннәрен бер күрсәм, тиреләрен үтмәс пычак белән үз кулым белән тунар идем. У-у-у! Алла боерса, у-у-у! Алла боерса!.. (Өстәлне тукмаклап.) Менә сезгә хөррият, менә сезгә ыслабуда! Менә сезгә магазин, менә сезгә кәнтрибуция!..

Батырхан. Менә шул шатлыклы көннәрне күрәсегез килсә, хәзерге вакытта дәүләтегезне кызганмаска кирәк.

Сәхипгәрәй. Бүген ун мең бирәсегез килмәсә, иртәгә йөз мең контрибуция түләрсез.

Мисбах хаҗи. Акчам юк дигәч, пычагыма кәнтрибуция саламыни ул!

Сәхипгәрәй. Табарлар…

Мисбах хаҗи. Табар менә!.. (Йодрыгын күрсәтеп.) Килеп карасын, бирермен!..

IX. Әүвәлгеләр һәм хәзрәт.

Хәзрәт. Әссәламегаләйкем!

Нуретдин. Вәгаләйкемәссәлам, әйдүк, хәзрәт!

Батырхан. Хәзрәт, соңга калыбрак килдегез.

Дога кылалар.

Мисбах хаҗи. Ашарга чакырсаң, вакытында килә алар, монда бит майлы бәлеш төбе көтми ашыгырга.

Хәзрәт. Никах мәҗлесе бар иде.

Мисбах хаҗи. Шундый кыямәттә кайсы диванасы өйләнергә уйлаган тагы?

Нияз. Шулай инде, кайсы өйләнә, кайсыберсе бүлмәгә бикләп кети-кети уйный.

Мисбах хаҗи. Егет, май кап. Бетте!

Нуретдин. Кемгә никах укыдыгыз, хәзрәт?

Хәзрәт. Ибраһим байга.

Нуретдин. Чәйче Ибраһим байгамы?

Хәзрәт. Әйе, бикәсе бик күркәм, яшь кенә, йоны яңа чыгып килә торган үрдәк бәбкәсе төсле. Бик зифа, бик сылу, һөнәре дә бар икән.

Нияз. Яшь башы белән алтмыш биш яшьлек картка чыккач, һөнәре бардыр шул.

Хәзрәт. Һөнәре бар, ди, бар. Тешләр ямаучы, ди.

Мисбах хаҗи. Яшь булгач, Ибраһим байның тешен дә, кесәсен дә берьюлы ямап куяр, Алла боерса, хи-хи-хи…

Сәхипгәрәй. Байлар, карап торам да мин сезгә, эшнең, сәясәтнең кая таба барганлыгын төшенмисез, күрәм. Бөтен шәһәр Советлар кулында, урамнарда нәмаешлар80, бүген-иртәгә реквизиция, конфискация, контрибуцияләр башланачак. Үлем куркынычы борын төбендә торган бер заманда мөселман комитеты президиум әгъзалары бикәчләп яталар. Болай булса, гафу итегез, байлар, үзегез дә бетәсез, безне дә бетерергә җыенасыз. Мин Хәрби Шураның вәкиле булуым сыйфаты белән тарихи вакыйгаларга сезнең болай салкын карашыгызга протест бәян итеп, мәҗлесегезне ташлап китәргә мәҗбүрмен. Гафу итегез, байлар, сез безгә кирәк түгел, без сезгә кирәк, хушыгыз! (Чыга.)

Батырхан. Сәхипгәрәй әфәнде, Сәхипгәрәй әфәнде!..

Нуретдин. Бу ни булды бу?!

Батырхан. Мәсьәләнең ничек булганын төшендегезме инде, байлар?.. Сәхипгәрәй әфәнденең бу чыгышы – Хәрби Шураның бездән аерылуы дигән сүз.

Мисбах хаҗи. Ә сез шул койрыксыз саесканнар өчен бездән акча даулыйсыз.

Нуретдин. Тукта әле син, эшнең төбен аңламыйча лыгырдама әле!

Батырхан. Ит үзлегеннән кортлый, дигәннәр бабайлар, безнең кәмитит тә үзлегеннән кортлады, әфәнделәр. Менә күрәсез, комитетның фәүкылгадә җыелышына шундаен мөһим вакытта биш кеше килгән. (Кычкырып.) Бу ни эш бу!..

Мисбах хаҗи. Кычкырма, барыбер миннән бер тиен юк!

Батырхан. Бу эшебез белән үзебез муеннарыбызга бау салабыз.

Мисбах хаҗи. Син сал, мин салмыйм.

Батырхан. Йә, менә иртәгә большевиклар килеп барыбызны берәм-берәм суя башласалар?.. Кем яклар, таянычыбыз кемдә?..

Мисбах хаҗи. Өркетмә, егет, өркетмә… Алла барлыгын онытма, әфәнде! Син Аллага ышанасыңмы, әллә койрыксыз саескан Хәрби Шурагамы?.. Шулай бит, хәзрәт?..

Хәзрәт. Алла, сакланганны саклармын, дигән. Динебез, милләтебез бетмәсен дисәгез, иганәләрегезне кызганмагыз. Мал кызгана торган чак түгел.

Нияз. Әфәнделәр, бу фәүкылгадә мәҗлес булмады, бу фәүкылгадә ботка булды, протоколга ни язарга да белмим.

X. Әүвәлгеләр һәм Давыт.

Давыт (шашынып керә). Харап, әфәнделәр, харап!

Барысы (сискәнеп торып). Ни бар, ни булган?..

XI. Әүвәлгеләр һәм хатын белән Фәттах.

Фәттах.

Хатын.

Ни бар, ни булган?

Давыт. Милләт бетте!

Барысы. Бетте?!

Давыт. Дин югалды!

Барысы. Югалды?!

Давыт. Дәүләт очты! (Арып утыра.)

Мисбах хаҗи. Очырмабыз, рөхсәт юк!

Батырхан. Милләткә ни булган?

Давыт (кулын бутап). Харап!

Хәзрәт. Динне нишләткәннәр?

Давыт. Харап!..

Нуретдин. Дәүләткә ни булган?

Давыт. Беттек, җәмәгать, беттек!

Хәзрәт. Ярабби, әльәман81 ярабби, әльәман!

Барысы. Ни бар соң? Ни булган?!

Давыт. Югары урамда бөтен кибетләрне пичәтләп киләләр!

Барысы. Ә-ә-ә?!

Давыт. Түбән базарны патрульләр чолгап алганнар!

Барысы. Сөбханалла, машалла!

Давыт. Урам башларында пулемётлар…

Барысы. Ләхәүлә, ләхәүлә…

Куркыналар, хәрәкәт.

Мисбах хаҗи (Батырханга җикеренеп). Ишетәсеңме, правасыз атбакат, тол пистон. Кая милләтең, кая иттифакың, кая Хәрби Шураң?! Анда безнең кибетләрне талыйлар бит!.. (Нуретдингә.) Син кызыңа кияү эзләп шул шартлавыкны безнең арага тыктың! (Батырханга.) Кибетебезне талатыр өчен, җиде ай буенча бездән акча җыйдыгызмыни! Буш куык, шартлавык!.. (Нуретдингә.) Тайга карап азган ат, син нәрсә карадың, тол дүдәк!..

Нуретдин. Җикеренмә миңа, юләр балык, юка баш!

Батырхан. Әфәнделәр, сабыр, үпкәләшә торган чак түгел, холыксызланмагыз, сабыр! Бөтенләйгә өметегезне өзмәгез, бу эшләр вакытлы гына…

Мисбах хаҗи. Малым, дәүләтем таралганнан соң, аның мәңге булмавыннан миңа ни файда!

Батырхан. Мал бетсә табылыр. Җанны саклап калырга кирәк.

Мисбах хаҗи. Мал булмагач, хәерче җан ни эшкә миңа? (Шашынып.) Кая, бирегез балта, бирегез күсәк, мылтык бирегез, дин юлында шәһит китәм, чукындырып шәһит китәм! (Шашынып кешеләргә, урындыкларга бәйләнә.)

Хәзрәт. Сабыр, хаҗи, сабыр, тынычланыгыз, утырыгыз! (Утырталар.)

Мисбах хаҗи (елап). Ай малларым, җанкисәкләрем, малларым!..

Нуретдин. Йә Батырхан әфәнде, инде ни эшлибез?

Хәзрәт. Ярабби, әльәман, ярабби, әльәман!..

Давыт. Үзебез гаепле, үзебез. Куеныбызда еланнар асрадык!

Батырхан. Әфәнделәр, шашмагыз, болай өметсез булырга ярамый… Ир булыгыз!..

Мисбах хаҗи. Әй кяфер, хәзергә кадәр мине хатын дип йөрдеңмени!.. (Һөҗүм кыла, хәзрәт тота.)

Хәзрәт. Сабыр, сабыр, хаҗи әфәнде!

Мисбах хаҗи. Хурлыгына чыдар хәлем юк, хәзрәт. Шул сакалым белән мине хатын исәпләп юләр саттырган бит ул… Ай малларым, җаннарым, малларым!.. (Елый.)

Батырхан. Җәмәгать, әфәнделәр, урыннарыгызга утырышыгыз!.. Большевикларның мондый чыгышлары, күрегез дә торыгыз, үз башларына булыр. Шәһәребезнең большевиклар кулына күчкәненә күпме генә булды, базарда мал, икмәк, чәй-шикәр калмады. Бу эш кара халыкны үзен үк тынычсызландырачак. Бу афәттән котылырга юллар бар, ләкин һаман да шул бер нәрсә кирәк.

Барысы. Нәрсә, нәрсә?!

Батырхан. Милли сәрмая, акча кирәк.

Мисбах хаҗи (урыныннан сикереп торып, Батырханга барып). Тагын акча!.. (Кукиш курсәтеп.) Менә монысы акча, ә менә монысы милли сәрмая!..

Сөнгать һәм кораллы ике эшче керә.

XII. Әүвәлгеләр, Сөнгать һәм кораллы ике эшче.

Сөнгать (кереп, гаскәрләрне төрле урыннарга куеп). Әфәнделәр, бер шәһәрдә ике властьның яшәве мөмкин түгел. Революцион военный комитет исеменнән бирелүегезне үтенәм, коралларыгыз булса ташлагыз!..

Батырхан. Сөнгать әфәнде, исәнмесез!.. (Алга атлый.)

Сөнгать. Урыныгыздан кузгалмагыз!..

Мисбах хаҗи өстәл астына кача, башкалар катып кала.

Пәрдә.

Дүртенче картина

Бай зал. Төнлә.

I. Давыт, Нуретдин, Мисбах хаҗи, Дилбәр, хәзрәт, Сәхипгәрәй, Фәттах һәм башка байлар.

Сәхипгәрәй. Итак, әфәнделәр, әгәр дә Хәрби Шура председателен 24 сәгать эчендә азат итмиләр икән, без коралга ябышырга мәҗбүр булачакбыз.

Барысы. Корал күтәрергә кирәк, мәслихәт.

Давыт. Корал күтәрерлек реальный көч җитәрлекме?

Сәхипгәрәй. Җитәрлек һәм тайяр82.

Давыт. Шулаймы?

Сәхипгәрәй. Тимер дружина, беренче сигнал бирү белән, большевикларга каршы сугышка чыгарга тайяр тора. Тик бер айлык жалунияләрен алдан бирелүен сорыйлар.

Мисбах хаҗи. Кара син аларны, акыллы башлар икән. Сугышмас борын жалуния алмакчылар. Иң элек сугышсыннар, савитны җиңсеннәр, аннары алырлар. Без качып китмибез ич.

Давыт. Сугышка чыгарлык булсалар, сораганнарын бирергә кирәк.

Мисбах хаҗи. Моңарчы биргәннәребезне Алла кабул итсен. Алдан жалунияләрен алып бетергәч, нәрсәгә кызыгып сугышырлар икән алар! Без, энем, эш хакын кәләпүшчеләргә дә алдан биреп куймыйбыз. Бу сугыш эше, уен түгел. Бәлки, ул капкадан чыгуга үләр.

Сәхипгәрәй. Тимер дружинаның теләкләрен ирештердем, калганы ихтыярыгызда, байлар.

Нуретдин. Сәхипгәрәй әфәнде, сугыш эшендә хәйлә кирәк бит, хәстәрен күрдегезме?

Сәхипгәрәй. Бөтен планнар әзер.

Нуретдин. Шулай да?..

Сәхипгәрәй. Беренче, броневиклар үтә алмасын өчен, бөтен урамнар аркылы бүрәнәләр тезелеп ята. Зур йортларның чарлакларына, мәчет манараларына пулемётлар куелды.

Нуретдин. Туплар нинди урыннарда булачак?

Сәхипгәрәй. Шәһәр сугышында тупларның кирәкләре юк.

Нуретдин. Юк, юк, туплар кирәк. Гөрселдәтеп атып җибәргәндә гөж килсеннәр иде.

Мисбах хаҗи. Корал ягы ничек, корал ягы?

Сәхипгәрәй. Кемнең?

Мисбах хаҗи. Тимер дружинаның.

Сәхипгәрәй. Ышанычлы 800 штык, 12 мең патрон, 3 пулемёт, ләкин икесен төзәтергә кирәк булыр. Хәер, шәһәр сугышында пулемётның әһәмияте аз…

Давыт. Кавалерия буламы?

Сәхипгәрәй. Әлбәттә, хәзергә 35 баш ат, 28 ияр…

Нуретдин. Азрак икән…

Сәхипгәрәй. 19 сөңге, 96 кылычыбыз бар. Ләкин кавалериянең шәһәр сугышында кирәге дә шулкадәр генә.

Давыт. Әфәнделәр, бу кораллар белән генә сугыш башлау бәладән башка нәрсә тудырмас. 12 мең патронны бер сәгатьтә атып бетерергә мөмкин. Аннан соң ни эшләрбез? Манарадагы бер пулемёт та күгәрченнәр куркытудан башкага ярамас. Минем фикеремчә, үзара яңадан акча җыеп, беренче планда коралны ныгытырга кирәк.

Мисбах хаҗи. Тагын акча?! Акча белән корал ныгытырга дип уйласагыз, мине бөтенләй юк дип белегез. Ныгытасын ныгыттык инде, Алла кабул итсен.

Сәхипгәрәй. Сез байларның ярдәменнән башка ныгытып булмый.

Мисбах хаҗи. Милләтегез кая соң?.. Болай да бер елдан бирле милләт, дин ныгыттырдыгыз. Инде хәзер корал ныгытырга уйлыйсызмыни?.. Бигайбә, мәгъзүр, әфәнделәр. Әнә яшь бикәчкә өйләнгән Ибраһим байдан ныгыттырыгыз. Кәмититкә дә язылып кына түләмичә котылды. Ә үзе бер ай эчендә төгәл бер миллион сум патша акчасы җыеп алды. Нигә ул ныгытмый, ныгытсын!..

Хәзрәт. Җиһад83 эшендә коралның нык, яхшы һәм көчле булуы, әлбәттә, кирәк. Ләкин сугышта иң кирәкле нәрсә – хәмият, гайрәт һәм иман. Алыйк, мәсәлән, Бәдер, Өхед сугышларын. Карыйк ибне Зиатның Әнделсне фәтхен…

Нуретдин. Хәзрәт, эш вакытында әкият сөйләмик.

Давыт. Мөселман полыгының ни хәле бар?

Сәхипгәрәй. Аны оештыру бөтен килеш Батырхан әфәндегә тапшырылды.

Давыт. Минемчә, безнең иң көчле терәгебез әнә шул мөселман полыгы булырга тиеш. Ул оешмаганда, сугыш башлаудан, бая әйткәнчә, бер мәгънә дә чыкмас.

Тавыш.

Нуретдин. Батырхан әфәнде кулында булса барып чыгар, Алла боерса.

Фәттах. Әле хәзер генә бу әфисәр әфәнде бүрәнә дигән иде. Хәзерге вакытта саллар юк, урман ерак. Аннан соң хәзерге вакытта шәһәрдән дә чыгып булмый бит. Уйлап-уйлап торам да, ул хәтле бүрәнәләрне каян табып бетерербез икән, дим? Әллә, мин әйтәм, бүрәнәләр урынына урамнар аркылы тирән-тирән чокырлар казу мәслихәт булырмы икән, дим? Кыргыч, көрәк, лом, Аллага шөкер, һәрбер йортта бар.

Сәхипгәрәй. Телефон, телеграм баганалары хәзергә җитәрлек.

Хәзрәт. Бүрәнә дә булсын, чокыр да булсын… Бу инде, ягъни мәсәлән, гасре сәгадәттәге Хәндәкъ сугышы төсле…

Нуретдин. Хәзрәт, вәгазеңне мәчеттә, иркен чакта сөйләрсең. Йә, хуш, хуш, тагы?

Дилбәр. Картлардан узып булса да, миңа да сүз бирегез әле.

Сәхипгәрәй. Рәхим итегез!

Мисбах хаҗи. Бу ниткән кош тагы?

Сәхипгәрәй. Мөслимәләр җәмгыятеннән килгән вәкилә.

Дилбәр. Әфәнделәр, җәмәгать, картлар, сез кораллар, бүрәнәләр, чокырлар турында сөйләштегез. Әмма санитарлык турында һичберегез бер сүз әйтмисез. Мөслимәләр җәмгыяте мәҗрухларны84 карау эшен үз өстенә ала. Без мөслимәләр җәмгыятенең бөтен әгъзаларын шәфкать туташлыгына мобилизовать иттек.

Мисбах хаҗи. Минем карчыкны да туташ иттегезме, ха-ха-ха… Йөрмәгез юк белән саташып.

Дилбәр. Әгәр дә кирәк булса, хатын-кызлардан дружина төзергә сүз бирәбез.

Мисбах хаҗи. Ә?! Ха-ха-ха!

Дилбәр (каты). Әйе, юкка көләсез, хаҗи баба.

Мисбах хаҗи. Соң бит безнең ирләрдән төзелгән тимер дружинабыз бар, хатыннардан агач дружина төземәкче буласызмыни?.. Маташмагыз юк белән кеше көлдереп… Энҗе калфаклы дружина, ха-ха-ха!..

Дилбәр. Хәер, хаҗи баба, сез әле һаман да хатынкызларга курчак итеп карамакчы буласыз икән. Ләкин ялгышасыз, Керенский төзегән ударный батальоннарны онытмагыз!.. Жанна д’Арк – Орлеанская деваны исегезгә төшерегез!

Мисбах хаҗи. Аруллы дифкыларыгыз да, калфаклы дружиналарыгыз да үзегезгә булсын, бәлагездән башаяк.

Дилбәр. Ай хаҗи баба, хатын-кыз дигәч тә, сезнең азиатлык пружинагыз басылды булырга кирәк.

Мисбах хаҗи. Тимер дружинага агач пружина куйсаң басылмый хәле юк аның, хи-хи-хи!..

Барысы. Юк эшкә кердегез, юк эшкә!..

Шаулашалар. Батырхан керә.

II. Әүвәлгеләр һәм Батырхан.

Батырхан (честь биреп). Әфәнделәр, полк хәзер, фәрманыгызны көтә!

Барысы. Ура, ура!..

Нуретдин. Яшәсен мөселман полыгы, яшәсен Батырхан!

Барысы. Ура, ура!..

Батырхан. Яшәсен Чыңгыз әүлады!

Барысы. Ура, ура!..

Давыт. Яшәсен татарның Әнвәр пашасы!

Барысы. Ура, ура!..

Хәзрәт тәкбир әйтә башлый. Сәхипгәрәй авызын кулы белән каплый.

Батырхан. Әфәнделәр!..

Барысы. Тес, тес!..

Хәзрәт тәкбирен бүлә.

Батырхан. Мөселман полыгын большевикларга каршы сугышка чыгарыр өчен, өч нәрсә кирәк!

Барысы. Ун булсын, йөз булсын, барысын да үтибез.

Батырхан. Шул өч нәрсә булса, полк сезнеке!

Барысы. Үтибез, үтибез, теләкләре нәрсә соң?

Батырхан. Полк теләгән өч нәрсәнең беренчесе – акча!

Барысы. Алай!..

Пауза.

Батырхан. Икенчесе…

Пауза.

Нуретдин. Хуш?

Батырхан. Акча!

Мисбах хаҗи. Ишеттек!

Батырхан. Өченчесе һәм ахыргысы – акча!

Мисбах хаҗи. Безнең өчен файдалы сүз әйтәме дисәм, һаман шул иске куыкны шартлатуың икән, энем.

Батырхан. Йә әфәнделәр, мин җавап көтәм, акча буламы?

Мисбах хаҗи. Акча булса, мин милли мөселман полыгы түгел, кяферләр полыгы да төзи алам.

Батырхан. Булмый икән, бүген үк төнлә полк солдатлары авылларына таралачак.

Мисбах хаҗи. Сугышкан өчен оялмыйча акча сорарга алар милләт түгелмени?

Батырхан. Алар хәзер милләт тә, чорт та түгел, алар – сугыштан алҗыган солдатлар гына. Йә байлар, ни әйтәсез?!

Барысы тын кала, пауза.

Акча җыясызмы?

Барысы тын, пауза.

Акчагыз бармы?

Мисбах хаҗи. Юк!

Батырхан. Юк булгач, мәгъзүр, сау булыгыз!.. (Китмәкче була.)

Нуретдин. Тукта әле, Батырхан, тукта!

Батырхан. Байлар, мин ике сөйләшергә дип килмәдем, ахыргы сүзем, акча бирәсезме, юкмы?

Нуретдин. Күпме кирәк соң?

Батырхан. Жалуниягә сиксән мең, коралларга ике миллион.

Барысы. Алай-й-й!..

Давыт. Әфәнделәр, Батырхан мәсьәләне уртага салды, ни дисез?

Фәттах. Ул сораган хәтле булмаса да, кадәри хәл җыеп бирергә кирәк булыр.

Мисбах хаҗи. Миннән сукыр бер тиен юк. Болай да бирә-бирә бет басты инде мине.

Нуретдин. Син, кем, хаҗи, бер нәрсә булса, хәзер пузырьга керә башлыйсың, алай ярамый, син бирмә, мин бирмим, кем бирер?

Мисбах хаҗи. Милләт бирсен.

Нуретдин. Син, мин милләт бит инде.

Мисбах хаҗи. Алаймы, акча сораганда – милләт, магазиннарны пичәтләгәндә – имгәк!

Батырхан. Менә шул пичәтләнгән магазиннарыгызны ачтырыр өчен, йортларыгызны кайтарыр өчен, контрибуцияләр түләмәс өчен, төрмәләрдә газап чигүче каһарманнарны азат итәр өчен, акча кирәк.

Мисбах хаҗи. Магазиннарымны товарлары белән, йортларны зарарлары белән сугышып кайтарып алып бирсеннәр, бирермен. Юкса төче телләнеп, явачак карга, туңачак бозга ышандырып, җитәрлек каен терәттегез инде.

Нуретдин. Тукта әле, хаҗи, сөйлисең дә сөйлисең, башкаларга сөйләргә ирек бир. Хуш, Батырхан әфәнде, нишлик икән?.. Бик зур акча бит, җыеп булырмы икән?..

Батырхан. Йөз еллар буенча җыелган дәүләтләрегез тар-мар булсын дисәгез, акча бирмәгез! Мең өч йөз елдан бирле килгән динегез мәсхәрә ителсен дисәгез, акча бирмәгез! Никахлы хатыннарыгыз, буйга җиткән кызларыгыз хурлансын дисәгез, акча бирмәгез!

Мисбах хаҗи. Йөз еллардан бирле җыелган дәүләтем китте. Хур ителерлек кызым юк, яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган. Карчыгымны алалар икән, үпкәм юк, алсыннар.

Дилбәр. Милләтнең карт аталарына шундый тарихи вакыйгалар алдында мондый сүзләр сөйләү оят. Мең мәртәбә оят! Дөнья яралганнан бирле, коллыкта, хурлыкта яшәгәнбез, шәрык хатын-кызлары, бу көн җиткәч, намусыбызны саклап калыр өчен, актык тамчы каныбызгача көрәшеп корбан булырга хәзербез!.. Бернәрсәбез жәл түгел!.. Менә сезгә энҗеле калфагым, менә сезгә ридикюлем. (Өстәлгә ташлый.) Без бичара хатын-кызлардан тагын сезгә ни кирәк?.. Урамнарга чыгып сугышыгыз дисәгез, без хәзер! Үлегез дисәгез, үләргә дә без хәзер! Бирегез корал, корал бирегез!.. Корал, корал, корал!.. (Һушыннан язган була.)

Давыт белән Нуретдин әйләнәсендә йөриләр.

Сәхипгәрәй. Су бирегез, су!..

Нуретдин. Милләт юлында корбан булган кызым, кызым Дилбәр!..

Давыт. Әткәй, алып чыгыйк!..

Нуретдин. Кызым, кызым!

Култыклап алып чыгалар.

Дилбәр калфагын, ридикюлен алып чыга.

Батырхан. Әфәнделәр, күрдегезме бу каһарман туташны, шуны күреп тә күңелләрегез йомшармадымы?.. Оят сезгә, оят! Шулай ук хатыннардан да түбән калдыгызмыни?.. Кая соң сездә бабабыз Чыңгыз ханның гайрәте?!

Мисбах хаҗи. Калфак бәреп кенә гайрәт күрсәтү сиңа кирәк булса (кәләпүшен кат-кат өстәлгә бәреп), менә сезгә кәләпүшем, алыгыз, ал! Кил, зинһар, акча гына сорамагыз!.. Һе, корал, имеш, коралланасы килсә, тимер дружинага барсын… Ир-ат алдында кыз башы белән кәмит уйнамасын.

Шау-шу.

III. Давыт, Дилбәр, Нуретдин, башкалар һәм Зәйнетдин.

Зәйнетдин. Әссәламегаләйкем!

Хәзрәт. Вәгаләйкемәссәлам!

Сәхипгәрәй. Әфәнделәр, менә тимер дружинадан килгән вәкил, үзе белән сөйләшегез.

Зәйнетдин. Дөрес, җәмәгать, мин вәкилен вәкил, ләкин тимер дружинадан түгел.

Сәхипгәрәй. Кайдан?

Зәйнетдин. Мин үз йомышым белән генә килгән идем.

Сәхипгәрәй. Хуш?

Зәйнетдин. Миңа Фәттах абый кирәк иде, Фәттах абый, кил әле!

Фәттах (торып). Минме?

Зәйнетдин. Әйе, кил әле!

Сәхипгәрәй. Җәмәгать, таралмагыз!..

Фәттах. Мин хәзер, хәзер… Йә, ни бар, Зәйнетдин?

Зәйнетдин. Әйдә, киттек, рәт чыкты.

Фәттах. Йә?

Башкалар үзара сөйләшәләр.

Зәйнетдин. Бер җирдә биш чиләк спирт калкып тора.

Фәттах (шатланып). Булмас ла?!

Зәйнетдин. Билләһи газыйм… Әйдә!

Фәттах. Бәһа?

Зәйнетдин. Сорап та торма, мөф… Әйдә, киттек!

Фәттах. Мәҗлес бит, чыгармаслар, үзең генә рәтлә.

Зәйнетдин. Минем сума җитми шул, булмаса, акча гына бир!

Фәттах. Акча?.. Күпме кирәк?

Зәйнетдин. Ике чиләгенә үземдә дә рәт бар, калганына сума җитми.

Фәттах. Янымда ул хәтле юк шул, кем, Зәйнетдин.

76.Мөсавәт – тигезлек.
77.Тәбәга – кул астындагы халык.
78.Бәһанә – сылтау, сәбәп.
79.Тасдыйк итү – тану.
80.Нәмаеш – демонстрация.
81.Әльәман – ярдәм ит, коткар.
82.Тайяр – әзер.
83.Җиһад – сугыш.
84.Мәҗрух – яралы, җәрәхәтле.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
17 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1931
Hacim:
511 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04198-0
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre