Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 21

Yazı tipi:

Сәхипгәрәй. Әфәнделәр, урыннарыгызга утырышыгыз, мәҗлес дәвам итә.

Фәттах. Хәзер, хәзер.

Зәйнетдин. Өеңдә бармы?

Фәттах. Табылыр.

Зәйнетдин. Әйдә, алайса, киттек.

Фәттах. Мәҗлес бит, милләт эшләре.

Зәйнетдин. Әй, дуракланмасана!.. Милләт кайгырта торган чакмыни… Биш чиләк бит!.. Әйдә!

Фәттах. Шулаймы?

Зәйнетдин. Нишләттең, әйдә, дим, инде!

Фәттах. Хәзер… Җәмәгать, минем хатын үлә икән, мәгъзүр, сау булыгыз!..

Зәйнетдин. Үлә генә түгел, шытты инде, шытты.

Чыгалар.

Барысы. Таралмагыз, таралма, җәмәгать, бу ниткән эш бу?!

Наум Пахомич белән генерал Носов керәләр.

IV. Әүвәлгеләр, Носов һәм Наум Пахомич.

Наум Пахомич. Керергә рөхсәтме?

Нуретдин. Әйдүк, Наум Пахомич, әйдүк.

Наум Пахомич. Господа, таныш булыгыз, генерал Сергей Сергеевич Носов.

Нуретдин. Сез соңладыгыз, Наум Пахомич.

Наум Пахомич. Менә генералны көттем, совещаниедә идек.

Нуретдин. Йә, ничек соң сездә эшләр?

Наум Пахомич. Көткәннән дә артык булып чыкты. Сергей Сергеевич, аңлатыгыз!

Носов. Господа, без сезнең белән ничә йөз еллардан бирле туганнарча тату, дус булып яшәп килдек. Татарлар моңарчы ватанга һичбер вакыт хыянәт кылганнары юк. Татар солдатлары сугышларда ватан өчен геройларча сугышканлыкка мин үзем шаһит. Бу турыда мин 1916 елны главный командующийга рапортта да белдергән идем. Без һәрвакыт сезгә ышанган төсле бу юлы да ышанабыз. Башлаган эшегез зур, Алла куәт һәм гайрәт бирсен! Большевикларга каршы көрәшү – хәзерге заманда һәрбер намуслы, ватанын сөюче гражданның бурычы. Без рус офицерларыннан төзелгән өч меңлек көч белән сезгә булышырга хәзер торганлыгыбызны белдерер өчен килдек… Өч меңле офицер отряды к вашим услугам, господа.

Барысы. Ура, ура, ура!..

Носов. Сездә оста командирлар аз булганлыктан, командование эшен без үзебез алып барырга булдык.

Наум Пахомич. Сергей Сергеевич үзе главный командующий булачак.

Барысы. Ура, ура, ура!..

Носов. Бер атна эчендә бу шәһәрдә бер большевик та калмас. Бер айдан, күп булса, ике айдан Мәскәүдә булырбыз!..

Барысы. Ура, ура!..

Сәхипгәрәй. Йә җәмәгать, күпмешәр языласыз?

Нуретдин. Миннән ун мең языгыз!

Мисбах хаҗи. Миннән бер тиен дә юк.

Нуретдин. Ярамый, хаҗи, ярамый.

Мисбах хаҗи. Хәзергә ярап торыр… Соң, үзең уйлап кара, Нуретдин, полыгына бир, шурасына бир, дружинасына бир, кәмититенә бир, мөхтәсибенә бир, квартал казначиена бир, чортына бир, муртына бир, бир дә бир!.. Мә дигән кеше юк, бирә-бирә бетмәскә, минем кесәм зәмзәм коесы түгел, егетләр.

Батырхан. Менә иртәгә үк сәләмә кызылгвардеецлар, йортларыгызга кереп, көз көне казларны суйган кебек, берәм-берәм барыгызны суеп чыгачаклар. Исән калганнарга гомергә түләп бетерә алмаслык контрибуцияләр салып, җыеныгызны, богаулап, окоплар казырга алып китәчәкләр. Салкын кырларда, буран, бозлы яңгыр астында ач-ялангач килеш, адашкан этләр төсле кырылып бетәчәксез… Үләксәләрегез козгыннарга, ач бүреләргә азык булачак. Кәфен саручыгыз булмас, кабер казучыгыз булмас, җеназа укучыгыз булмас, сөякләрегезне тычканнар кимерер…

Мисбах хаҗи. Өркетмә, егет, өркетмә!.. Ярый, мең сум языгыз!

Нуретдин. Миннән илле мең.

Сәхипгәрәй яза.

Хәзрәт. Бездән дә илле сум языгыз!

Мисбах хаҗи. Киткән-киткән икән, ике мең булсын.

Нуретдин. Миннән алтмыш мең.

Башкалар тагы яздыралар.

Батырхан (кыза барып). Хатыннарыгызны, сылу, зифа кызларыгызны плен алып, казармалар, күперләр юдырып, зимагурларның шакшы киемнәрен яматып, кызылгвардеецларга никахсыз загс ясап кияүгә бирерләр, әби-бабаларыгыз күмелгән зиратларны стадион ясап, эшчеләрдән футбол типтерерләр!

Нуретдин. Миннән йөз мең!

Мисбах хаҗи. Мин синнән киммени, языгыз ун мең!

Башкалар язылалар.

Наум Пахомич. Молодец, Мисбах Шакирич, молодец. Миннән егерме мең языгыз!

Мисбах хаҗи. Языгыз егерме биш мең!.. Әмма ләкин актыгы булсын.

Носов. Молодец, князь, молодец!..

V. Әүвәлгеләр һәм Нияз.

Нияз. Җәмәгать, җәмәгать!..

Барысы (куркышып торалар). Ни бар, ни бар?!

Нияз (тагы кычкырыныбрак). Җәмәгать!

Барысы куркышып, сискәнеп тайчаналар.

Җәмәгать!.. Финляндский полк килде, вокзалда совет агитаторлары аларны котырталар. Үз ягыбызга аударырга кирәк. Барысы да кораллы!

Мисбах хаҗи. Кеше куркытмыйча әйтсәң, авызың тузар дип курыктыңмы әллә, саескан!

Давыт. Әфәнделәр, ул полкны үз ягыбызга аударырга кирәк.

Мисбах хаҗи. Аларга да акчамы?..

Батырхан. Әфәнделәр, ул полкка әби-бабаларыбызның гадәте булган кунакчыллык күрсәтү – сезнең бурычыгыз. Хәзердән җөмһүриятнең бөтен урамнарына, тыкрыкларына фәрман таратырга кирәк. Һәрбер гаилә дүрт-биш солдатны кунак итсен!

Тавыш.

Һәм большевикларга каршы өндәү алып барсын.

Нияз. Аннан соң тупчылар казармасында булдым. Йөз меңгә егерме туп сатарга булдылар.

Нуретдин. Алырга кирәк, безгә туплар кирәк.

Барысы. Алырга кирәк!

Нияз. Алырга кирәк булса, хәзер, шул минут акча бирегез! Тизрәк, тизрәк. Вакыт үткәрмәгез!

Нуретдин. Барысы күпме кирәк?

Нияз. Йөз мең. Унбиш пулемёт мең ярым. Барысы йөз дә бер мең ярым.

Мисбах хаҗи. Сатулаш, бәлки, төшәрләр.

Нияз. Шуннан ким бирмиләр.

Нуретдин. Йә җәмәгать, бирә башлагыз. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, менә егерме биш мең. (Акча бирә.)

Мисбах хаҗи. Көтәргә бирмиләрме?

Нияз. Акча, акча кирәк, акча!

Нуретдин. Кая, хаҗи, күпме саласың?

Мисбах хаҗи. Янымда барлыгы ун сум килгән.

Нуретдин. Ярый, теге май хисабыннан синең өчен утыз мең бирәм.

Мисбах хаҗи. Нишләттең инде син?.. Карт көнеңдә син дә кызыл гвардин булдыңмы?..

Нияз. Бирәсезме, юкмы?

Мисбах хаҗи. Ә, монда биш мең сум бар икән. Кая, җәмәгать, хәлле хәленчә сез дә салыгыз, безне генә саварга димәгәндер бит.

Башкалар да акча салалар.

Нуретдин (акча санап). Булды, менә нәкъ йөз дә бер мең биш йөз сум.

Мисбах хаҗи. Алган нәрсәләреңә яздырып счёт ал!

Нияз (акчаларны кесәсенә салып). Ярый, җәмәгать, теләктә булыгыз. Үлеп-нитеп калып кайтмасам, бәхил булыгыз!..

Барысы. Бәхил, бәхил!..

Хәзрәт. Җәмәгать, йә, тәкбир!..

Тәкбир әйтәләр. Нияз чыга. Еракта пулемёт тавышы. «За власть советов» көенә җыр тавышы ишетелә. Тәкбир акрынлана, куркынып бер-берсенә карашалар. Бик каты кычкырып Дилбәр керә.

Дилбәр. Киләләр, киләләр, матрослар киләләр!

Барысы куркышып катып калалар.

Барысы. Тес-с-с!..

Кача башлыйлар. Пулемёт тавышы көчәя.

Пәрдә.

Бишенче картина

Себер шәһәрләренең берсендә номер. Чемоданнар, кәрзиннәр хәзерләнгән.

I. Нуретдин, Мисбах хаҗи.

Мисбах хаҗи. Сез дурак, сез дурактан битәр мин дурак! Йә, ниемә калган, йорт-җиремне ташлап, чегән төсле, шәһәрдән шәһәргә сөрлегеп йөрү? Йә, ниемә калган?.. Үз иркең белән тот та, бөтен мөлкәтеңне ташла да дуадак күке төсле кит, имеш. Бу да булдымы эш, бу да булдымы акыл, бу да булдымы сәүдәгәрлек! Шулай шул. Алла берәүнең башына бәла җибәрим дисә, иң элек аның акылын алыр, дигәннәр… Бик дөрес… Менә хәзер бөтен мөлкәтеңнән колак кагып, кардәш-кабиләңнән аерылып, тол ата каз төсле, чемоданнар күтәреп йөр инде монда сөйрәлеп! (Башын тукмаклап.) Әй син, карт дурак, миңгерәү бүкән, ярык чүлмәк, буш барабан!.. Кайда идең соң син?! Ахыр гомеремдә шул дураклыкны күрсәтер өчен, мин сине алтмыш биш ел буенча муеным өстендә асрадыммыни, дурак, дурак!..

Нуретдин. Болай холыксызлану килешми, хаҗи, бер синең генә башка төшкән бәла түгел, ил белән күтәрәбез.

Мисбах хаҗи. Төкерәм мин синең илеңә! Илеңдә минем ни эшем бар, миңа рәхәт булмагач! Карт хәерче төсле, күпер төбендә үлгәндә, илең минем авызга су салырмы соң?

Батырхан керә.

II. Нуретдин, Мисбах һәм Батырхан.

Батырхан. Әссәламегаләйкем!

Нуретдин. Вәгаләйкемәссәлам! Әйдүк, Батырхан әфәнде, утырыгыз, шатлыклы яңа хәбәрләр юкмы? Сугыш сафында ниләр бар?

Батырхан. Өфе киткән.

Мисбах хаҗи. Ишкән икән! Без аны синнән башка да ишеттек, киткәнне син әйтмәсәң дә, Аллага шөкер, ишетә торабыз. Алганны син әйт безгә. Моңарчы киткәннәрен Алла кабул итсен.

Нуретдин. Ярсыма, хаҗи. Хуш, хуш, Батырхан әфәнде, хуш.

Батырхан. Чиләбе төбендә бик каты сугышлар бара.

Нуретдин. Шулай укмыни?

Мисбах хаҗи. Өфесе дә китәр, Чиләбе дә китәр, Умский да китәр, бөтен Себере дә китәр. Безгә ни эш кала, безгә кая барырга?

Батырхан. Тагын да ерагракка күчәргә туры килер.

Мисбах хаҗи. Рәхмәт киңәшеңә, акыллы сүзең өчен, Аллаһы Тәгалә келәвез хатынга дучар итсен үзеңне… Тапканнар бер сүз, күчәргә, имеш… Болай да инде күчә-күчә иске күчәр төсле шомарып беттем. Бөтен дөньяны алып бетерсәләр дә, һаман шулай күчерерсезме?..

Батырхан. Шуннан башка чара юк, хаҗи әфәнде.

Мисбах хаҗи. Чарасы юклыгын синнән башка да беләм. Күчерә-күчерә агач атка атландыруыгызны азсынып, әллә инде йолдызларга атландырмакчы буласызмы?

Нуретдин. Кит, хаҗи, тузга язмаганны, ичмасам, син сөйләмә. Бөтен дөньяны кем бирә аларга! Менә күрегез дә торыгыз, Чиләбе төбендә борыннарын сындырмасалар, башым протестка керсен!

Мисбах хаҗи. Бер кат протестка кергән башны икенче кат тагы, хи-хи-хи!..

Нуретдин. Тукта әле, хаҗи, син төшенмисең!

Мисбах хаҗи. Төшенгән хәтлесеннән дә ычкына алмыйм, зинһар, яңа башыннан төшендерә күрмәгез инде.

Нуретдин. Соң бит бөтен генераллар, барлык әфисәрләр, адвакатлар, докторлар бу якта. Вакыты җиткәч, шундый кыздыра башларлар, Алла боерса, ул кызыл шәйтаннар Мәскәүне ташлап киткәннәрен дә сизми калырлар.

Мисбах хаҗи. Үз сүзен сөйләгән дурак бер генә кат дурак, ди, башка дурак сүзләрен сөйләүче дурак йөз кат дурак, ди. Син, Нуретдин энем, бу юлы соңгысы булып калдың, бигайбә. Соң, кеше сүзен сөйли торган чакмыни!.. Ә менә мин генералларыгызга да ышанмыйм, кызылларыгызга да ышанмыйм. Үз кайгым кайгы. Нигә, миңа димәгәе, җыенысы шунда бергә җәһәннәмгә поход китми! Барысы да – безнең башка бәла булып туган имгәкләр… Инде эшнең төбен уйласаң, барысына да менә моның төсле шартлавыклар, тол пистоннар гаепле. Хөррият, кәмитит, чорт, горт дигән булып, җир өстендәге бәрәкәтне күтәрделәр. Патша начар булган аларга. Патшасыз, кәмитит булып көн күрергә уйлаганнар. Кырдыгыз!.. Туйдан соң дөмбергә дигәндәй, сез ашаганга авыз сөртеп, адашкан эт шикелле йөр монда өстерәлеп.

Нуретдин. Бу шәйтан туе мәңгегә тартылыр дип беләсеңме әллә син?! Большевикларның нинди кош икәнлекләрен халык хәзер үзе дә аңлады инде. Менә, Алла боерса, киләсе елга шул вакытта, Колчак хәзрәтләре Мәскәүдә патша булып утырмаса, башым протестка керсен!

Мисбах хаҗи. Аңарчы кызыллар муеныңны киссәләр, ни әйтерсең? Хи-хи-хи!.. Әй, нәрсәгә дип тел туздырып карт башың белән малай-салай сүзен сөйләп утырасың иренмичә. Мәскәү, имеш, барып кара, хәзерләгәннәр, ди. Исән-сау абынып, әби-бабайлар янына күмсәләр дә, рәхмәт укырсың әле. Әй син, пугач батыр, тол пистон, каһәр суккыры, нигә телеңне йоттың! Бик шапырына идең бит әле… Рәт калмадымыни! Кая милләтең, кая кәмититең, кая Хәрби Шураң!.. Ходаның хикмәте, бездә рәт бар чагында барысы да бар иде, бездә рәт күренмәгәч, керосин сибелгән кандалалар төсле, әллә кая юкка чыгып беттеләр. Кәмитит тә юк, шурасы да юк…

Батырхан. Ахмак сүзне атаң сөйләсә дә тыңлама, диләр.

Мисбах хаҗи. Ярый, хуш, акыллы сүз ишетик. Кая соң милли кәмитит, шураларың? Йә, кая?

Батырхан. Хәзерге вакытта Русиядәге бөтен татар-төрек милләтен оештыра торган, аларга юл күрсәтә торган Милли Идарә бар.

Мисбах хаҗи. Нәрсә, кем?

Батырхан. Моңарчы исемен дә ишетмәвегез тәәссеф85.

Мисбах хаҗи. Себер җиленең шаукымыннан колакларым тонса да тонгандыр. Бигайбә, нәрсә, кем дидегез әле?

Батырхан. Милли Идарә.

Мисбах хаҗи. Алаймы?

Батырхан. Шулай.

Мисбах хаҗи. Ярый, ярый, бара торгач, милләткә дә койрык таккансыз икән, энем.

Нуретдин. Куй әле, хаҗи, юк-бар сүзләреңне. Хуш, Батырхан әфәнде, хуш?

Батырхан. Кичә генә әле Милли Идарәнең әгъзалары мөфти хәзрәт белән берлектә Колчак хәзрәтләренең эчке эшләр министры урынбасарының секретарен күреп сөйләштек.

Нуретдин. Хуш, хуш, нигә соң аны баядан бирле әйтми торасыз. Йә, хуш, нәрсә ди?

Батырхан. Эчке эшләр нәзарәте янында милләтләр бүлеге дигән бер бүлек төзергә мөмкин булыр төслерәк сөйләште.

Нуретдин. Менә шул-шул, юньле булсаң, берәү дә читкә какмый. Яхшылап түбәнчелек белән сорый белгәч, бөтен хокукларны бирерләр әле, Алла боерса.

Батырхан. Ләкин хәзерге вакытта Милли Идарәнең матди ягы гаять начар. Тиз арада милләт ярдәм кулын сузмаса, бөтен милли теләкләр харап булачаклар.

Нуретдин. Хуш, ни эшләргә кирәк инде? Нинди ярдәм?

Батырхан. Милли хокуклар бирелсен дисәгез, милләт харап булмасын дисәгез, милли сандык файдасына…

Мисбах хаҗи. Тагын акчамы?

Батырхан. Әйе, акча бирегез!

Мисбах хаҗи (торып). Мишәр әйтмешли, сыптырып каталатсаң үзегезне, яхшы түгел. Кара син, акыллы башлар, бумажникны азсынып, милли сандыкка ук ябышканнар.

Батырхан. Вакыт мөһим һәм куркынычлы. Акча булганда гына, милли иттифакны, милли мәнфәгатьне саклап кала алачакбыз.

Мисбах хаҗи. Алаймы?

Батырхан. Шулай, хаҗи әфәнде.

Мисбах хаҗи (кукиш курсәтеп). Менә монысы сәүдәгәр кукишы, ә менә монысы майлы кукиш. (Ике кулыннан бер кукиш ясап.) Ә менә монысы иттифаклашкан мәнфәгатьле кукиш!

Батырхан. Алаймы?

Мисбах хаҗи. Шулай!

Батырхан. Ә менә монысы мәдәни кукиш! (Яңагына суга.)

Нуретдин. Батырхан әфәнде, бу ни эшегез, сез ни эшлисез?!

Пауза.

Мисбах хаҗи (Батырханның кулын алып). Тот кулны, рәхмәт, энем, билләһи газыйм, чын күңелдән рәхмәтләр укыйм. Бу аз әле. Без дуракларны җиргә яткырып суктырырга кирәк. Ник дисәң, дуракка йодрык кына акыл кертә ала… Без дурак булмасак, сезнең ише тол пистоннар артыннан лагун төсле тагылып йөрер идекме?.. Без дурак булмасак, патша да урынында утырыр иде. Дуракларны яңаклау гына аз. Аларны, яткырып, кабыргалары сынганчы әйтә-әйтә бүсәргә кирәк. Әле шунысына рәхмәт әйтәм, кем, Нуретдин, яңакласа да, үз кеше яңаклый, большевик түгел. Ни әйтсәң дә, үзебезнең мөселман, милли йодрык, хи-хи-хи!..

Батырхан. Хаҗи әфәнде, зинһар, гафу итегез, кызулык белән булды…

Мисбах хаҗи. Бәхил, билләһи газыйм, бәхил. Береннән алып меңенә кадәр бәхил!.. Үзеңнең тегеләй бармакларың, каләм тотып кына тәрбияләнсәләр дә, шактый салмак икән, хи-хи-хи!..

Батырхан. Хаҗи әфәнде, зинһар, гафу итегез, мин сездән үтенәм.

Мисбах хаҗи. Үтенмә, энем, үкенечкә калырсың. Гомереңдә бер егетлек эшләгәнсең икән, май кап!

Офицер киемендә Давыт керә.

III. Әүвәлгеләр һәм Давыт.

Давыт. Хәерле көн, әфәнделәр!..

Күрешәләр.

Нуретдин. Улым, сугышлар Чиләбе төбендә бара, ди, расмы?

Давыт. Барса бара торгандыр.

Нуретдин. Бу ни була инде?

Давыт. Сугышта стратегиясез булмый.

Батырхан. Гомумән, хәлләр ничегрәк, Давыт әфәнде?

Давыт. Яхшы.

Батырхан. Соңгы көннәрдә хәбәрләр бик буталчык булып күренәләр. Әллә чынлап та?..

Давыт. Хуш?..

Батырхан. Әллә чынлап та киләләрме?..

Нуретдин. Алла сакласын, Алла сакласын. Сез ни сөйлисез, Батырхан әфәнде?

Давыт. Батырхан әфәнде, мондый сөальләр бирүегезгә гаҗәпләнәм. Бөтен мәдәни дөнья безнең белән булган чагында, бер төркем бандитларның үлем алдында тыпырчынуларын әле һаман да күрмисезмени?

Батырхан. Анысы шулай да бит, Уфаның китүе бик шомландыра.

Давыт. Күңелеңне тыныч тот, Батырхан әфәнде. Биш айдан соң Мәскәүдә, конституционный монарх исәнлегенә бокал күтәргәндә, бу көнге куркуларың өчен кызарырга туры килмәсен сиңа.

Батырхан. Алаен алай да, яшерен хәбәрләргә караганда, Чиләбе төбендә алар искиткеч көч белән, коточкыч дәрәҗәдә сугышалар, ди.

Давыт. Әнә аларның соңгы тыпырчынулары шунда инде. Безгә аларның бөтен көчләрен бер җиргә җыярга кирәк иде. Менә хәзер алар Чиләбе төбенә җыелып җиттеләр. Бүген-иртәгә безнең тарафтан бирелгән бер удар бөтен большевизмны Урал таулары итәгендә күмәчәк. Шуннан соң Мәскәүгә барып керергә генә кала. Соң, үзегез уйлап карагыз! Азыклары юк, киемнәре юк, кораллары юк; нәрсә белән сугышырга кирәк! Бөтен өязләрдә, авылларда сәнәкчеләр продналог отрядларын кырып бетергәннәр. Хәзерге вакытта Сембер, Самар, Воронеж, Тамбов губерналары сәнәкчеләр кулында. Мәскәү ут эчендә… Петроград камалган. Шулай, Батырхан әфәнде, яңа Россия яңартылган җир төсле яңарып, чистарып калачак… Әткәй, мин командировка алдым. Бәлки, тиз генә күрешә дә алмабыз. Миңа бераз акча кирәк иде.

Нуретдин. Әллә фронтка озаталармы?

Давыт. Юк. Безнең тылга берничә большевик бандитлары үтеп, партизан отрядлары төзегәннәр, авылларда коткы салып йөриләр икән. Шул бандитларны атарга, авылларны тынычландырырга безнең эскадронга приказ булды. Дилбәр кая?

Нуретдин. Иртә белән чыгып киткән иде. Кайтмаган, күрәсең.

Фәттах керә.

IV. Әүвәлгеләр һәм Фәттах.

Фәттах. Әссәламегаләйкем, исәнме, байлар!

Нуретдин. Әйдә, Фәттахетдин, әйдә, йә, ниләр бар?

Фәттах. Биш вагон дигәннәре ике генә булып чыкты. Менә образчыгы!

Мисбах хаҗи. Кая, кая? (Чәйне чәйнәп.) Урта күренә. Бәһа?

Фәттах. Бәһа турында сорамагыз да, мөф инде, мөф!.. Ычкындырырга ярамый, байлар, башкалар сизмәс борын тибәргә кирәк.

Нуретдин. Казна малы түгелдер бит?

Фәттах. Ниткән казна малы булсын. Вагоннарында кытайлары да утырып торалар.

Мисбах хаҗи. Казна малы булса ни булган… Казна малында бәрәкәт тә хәзер…

Фәттах. Ниятегез булса ашыгыйк, байлар, извозчик көтеп тора.

Нуретдин. Карарга кирәк булыр. Улым, акча дигән идеңме?

Давыт. Әйе.

Нуретдин. Ярый, әйдә безнең белән, нинди чәй икән? Батырхан әфәнде, вакытыгыз сыйдырса бездә калыгыз. Озакламыйча Дилбәр дә кайтыр.

Батырхан. Ярый, ярый, минем язасы нәрсәләрем дә бар иде, хушыгыз, Давыт әфәнде, муаффәкыять86 телим.

Давыт. Рәхмәт, хушыгыз! (Чыгалар.)

Батырхан, идән буйлап озак йөреп утыра. Язарга керешә.

«Шарабан» җырлап, Сәхипгәрәй керә.

V. Батырхан һәм Сәхипгәрәй.

Сәхипгәрәй (җырлый).

 
А ну, лошадка, трогай, трогай
По сибирскою дорогой,
Ах, шарабан мой, шарабан,
Я мальчишка шарлатан…
 

Ә Батырхан әфәнде, җаныем, бәгырем, син һаман мондамыни әле? Исәнме, яхшымы, исәнме, матурым, саумы?

 
Куда ветер, туда я,
Галиябану сылуым-иркәм,
Балдызым, ялгызым, җизнәкәй…
 

«Шарабан» көенә.

 
Прощайте, други, я уезжаю
И шарабан мой я вам завещаю.
Ах, шарабан…
 

Кая соң болар? Хуҗалар кая? Дилбәр туташ, Давыт кая?..

Батырхан. Давыт хәзер генә монда иде, чыгып китте.

Сәхипгәрәй. Син өй саклап калдыңмы? Мин күрешеп, бәхилләшеп, исәнлектә-саулыкта, юл сәфәренә, юл сәфәренә, сәфәр чыкмакчы булып, сәфәрләшергә килдем… (Җырлый.)

 
Вместо сигар, эх, тарый-барый
Хотят дать нам коммунары.
Ах, шарабан…
 

(Җыр ахырын җырлап бетерә. Елый.)

Батырхан. Сәхипгәрәй әфәнде, ятып йоклап алыгыз.

Сәхипгәрәй. Булмый, булмый, йоклап та, елап та булмый… Беттек бит, беттек, хур булып, мәсхәрә булып, адәм көлкесе булып беттек бит, Батырхан әфәнде… Соңгы көннәрнең соңгы сәгатьләрен аракыга батырабыз… Мин гомеремдә аракыны авызыма алган кеше түгел… Сәламәтлегем югалмасын, дидем, гимнастика ясап, мускуллар үстердем… Таза, сау, шат булып дөньяда торасым килде… а вон поди, большевик үтермәкче була… Нигә ул мине үтерә, сукин сын? Мин бит гимназист чагымда социалистлар кружокларында эшләдем. Прокламацияләр тараттым, комитетларга, съездларга сайландым. Мин бит монархист түгел!.. Үткән көннәрнең күләгәләрендә үземнең собственный утарымда хәл җыясым килә… Мин укыдым, мин тырыштым, мин ватанга, патшага, халыкка хезмәт итәргә тиешме, түгелме?.. (Җырлый.)

Ах, шарабан мой…

Йә Батырхан әфәнде, шуннан соң?

Батырхан. Ятыгыз, Сәхипгәрәй әфәнде!

Сәхипгәрәй. Сез мине аңламыйсыз, аңламыйсыз! Уф-ф!

Батырхан. Мин сезне аңлыйм. Матди һәм мәгънәви бөлгенлекне хис итүе авыр.

Сәхипгәрәй. Әй, сезгә нәрсә, и так хорошо, и так недурно.

Батырхан. Миңа яраган нигә сезгә ярамый?

Сәхипгәрәй. Ярамый шул, ярамый. Ярамаганга ярамый… ярамый!.. Черньның87 миңа баш булуын каным күтәрә алмый. Каппл дивизиясендә чагында Самар төбендә атылган крестьяннарның күз карашлары… ух, ул минутлар!.. Мин «җир – крестьяннарга» дип, менә шул куллар белән прокламацияләр таратучы мин! Шул ук крестьяннарның күкрәкләренә төзәлгән пулемётны менә шул ук кулларым белән борып тордым…

Батырхан. Да!

Сәхипгәрәй. Раз алда үлем, эчәргә кирәк, артта үлем, эчәргә кирәк. До победного конца эчәргә кирәк. Эчүдә генә табарсың син үз хакыңны! Дурак!.. Әйдә, акыллым, аек дурактан исерек дурак акыллырак, әйдә, киттек, дурак!.. («Шарабан» җырлап чыга.)

Батырхан (идән буйлап йөри. Ширма артына караватка барып ята). Чынлап та, аек дурактан исерек дурак акыллырак… Их, менә шулай ятып йокыга китсәң иде дә йөз елдан уянсаң иде! Уһу-һу-һу!.. (Йокыга китә.)

Зур пауза.

VI. Батырхан, Дилбәр һәм Нияз.

Нияз. Нуретдин әфәнделәр кая болай төялеп киттеләр икән?

Дилбәр. Милли Идарәгә яисә берәр сәүдә эше белән киткәннәрдер. Йә Нияз әфәнде, хикәягезне сөйләп бетермәдегез бит.

Нияз. Хикәя түгел, Дилбәр туташ, үз башымнан кичкән вакыйга.

Дилбәр. Хуш?

Нияз. Шул… Алты пулемёт белән иллегә якын кызылармеецларны плен алып штабка китереп тапшырдым.

Дилбәр. Карагыз әле, Нияз әфәнде, үз шәһәребездә чакта мин сезне гаскәри дип тә белмидер идем. Ә сез чын каһарман әфисәр икәнсез ләбаса.

Нияз. Ерак сәфәр кешеләрне таныта да, дуслаштыра да, Дилбәр туташ. Ул чакларда мин дә сезгә якын барырга батырчылык итми идем. Сәфәр интересларының берлеге миңа көч, гайрәт бирде. (Төргәккә күзе төшеп.) Бу нәрсә?

Дилбәр. Бу – Америкадан килгән крепдешин, көчкә-көчкә генә бер платьелык алып калдым.

Нияз. Шулай ук бик зарурмыни?

Дилбәр. Мәскәүгә кайткач, без, эмигранткалар, барыбыз бертөсле платьелардан, бертөсле киенеп грандиозный бал ясамакчы булабыз. Вакыт җитеп бара. Иртәгә эмигранткаларның җыелышы булачак. Шунда фасон сайларга булдык.

Нияз. Кайчан Мәскәүгә кайтырбыз дип уйлыйсыз?

Дилбәр. Аермачык әйтүе кыен. Шулай да ике-өч айдан кайтырбыз дип уйлыйбыз. Анысы инде, Нияз әфәнде, сездән, әфисәрләрдән зависит… Ике атнадан кайтарасыз икән, без әзер.

Нияз. Мин дә әзер, Дилбәр туташ, Мәскәүгә генә түгел, дөньяның койрыгына кадәр сезнең белән барырга әзер. Мин, Дилбәр туташ, боргаланып-сыргаланып ике сөйләргә яратмыйм. Мин гаскәри кеше – раз, два и готово!.. Мин, Дилбәр туташ, сезне туганнан бирле яратып йөрим… Менә бу куллар, бу беләкләр… (Үбә.)

Дилбәр (торып). Нияз әфәнде, ярамый!

Нияз. Юк, ул ярарга тиеш. Сез минем гомерлек юлдашым булырга тиешсез! Мин, шул сөальгә җавап алмыйча, бу бүлмәдән чыгачак түгелмен. Җавап бирегез. (Кочакламакчы була.)

Дилбәр. Ярамый, ярамый, Нияз әфәнде. Мине бүлмәдән качарга мәҗбүр итмәгез!

Нияз. Сез миңа бүген, хәзер катгый җавап бирергә тиешсез. Туган көннән бирле шашып яратуымның бүләген бүген сездән алырга тиешмен. Җавап бирегез…

Дилбәр. Акылыгызны башыгызга җыегыз, Нияз әфәнде.

Нияз. Миңа хәзер акыл да, оят та, вөҗдан да – берсе дә кирәк түгел. Миңа сез кирәк, сез җавап бирегез! (Кочаклап кыса.)

Дилбәр (кычкырып, ычкынып). Артыгракка китү инде бу!.. Үзегезне тота белмәгәч, мин сезнең белән бүлмәдә кала алмыйм!..

Чыкмакчы була. Нияз, аны көч белән тартып алып, ишекне бикли.

Нияз. Менә күрәсез, ишекнең ачкычы миндә, сез хәзер чыга алмыйсыз. Әгәр дә минем мәхәббәтемә җавап бирмисез икән, мин моннан үз ихтыярым белән чыгачак түгелмен… Җавап бирегез!

Дилбәр. Ишекләр бикләп кенә, мине куркыта алмассыз!.. Ачыгыз хәзер ишекне! Югыйсә мин!..

Нияз. Юк, юк, Дилбәр җаным. Мин сезне куркытырга теләмим, мин сезнең аяк астыгызда шулай, менә шулай утырасым гына килә. Дилбәр җаным, әйтегез, мине сөясезме? Әйтегез, сөясезме?

Дилбәр. Бүген мин сезгә бер сүз дә әйтә алмыйм.

Нияз. Кайчан әйтерсез?

Дилбәр. Бер туры килгәндә.

Нияз. Вәгъдәме?

Дилбәр. Әйе.

Нияз. Вәгъдәгезнең ныклыгын менә шушы берлиант йөзегегез белән раслагыз!

Көчләп йөзеген салдырып үз бармагына кия.

Дилбәр. Сез нишлисез, Нияз әфәнде, акылыгыздамы сез?

Нияз. Гафу итегез, җаным, вәгъдәгезнең ныклыгын раслау өчен кирәк ул миңа… Дилбәр бәгырем, Дилбәр акыллым… (Энҗе бавы белән уйнап.) Әгәр дә сез минем күңелемдәге уйларны белсәгез иде, әгәр дә белсәгез иде… Юк, сез белмисез дә, беләсегез дә килми… Менә шушы энҗе бөртекләре шикелле тезелеп торган, тезелеп-тезелеп торган… (Энҗене кинәт өзеп ала.)

Дилбәр. Ах, бу ни эшләвегез!..

Батырхан уянып карап тора.

Нияз. Тс-с-с!.. Сөйгәнлектән, бәгырем, сөйгәнлектән.

Дилбәр. Хәзер кайтарыгыз энҗемне, юкса…

Нияз. Тс-с-с! Энҗеләрегезне заложник итеп алдым. Минем мәхәббәтемә җавап биргән сәгатьтә энҗеләрегез кире кайтачак.

Дилбәр. Шаяртмагыз, Нияз әфәнде! Сезнең бу кыланышларыгыз мине шөбһәләндерә башлады!..

Нияз. Шөбһәләрегезне бетерергә мөмкин!..

Кочаклап, көчләп үбә. Диванга ега, тартышалар.

Карышмагыз, бирелегез, бирелегез!..

Дилбәр. Коткарыгыз, коткар! Караул!..

Нияз (авызын каплап). Карышмагыз, бирелегез!..

Батырхан (Ниязның җилкәсеннән эләктереп, ишеккә этеп җибәрә). Нахал, хулиган!

Нияз (наганын чыгарып). Сез кем?! Кузгалмагыз урыныгыздан! (Ишекне ачып, бикләп чыгып китә.)

Дилбәр (бикле ишеккә бәрә-бәрә). Энҗеләрем, йөзегем, караул!..

Батырхан. Куегыз, чуалмагыз шул хулиган бандит белән!.. (Диванга утырта.) Юк өчен борчылмагыз!..

Дилбәр (елап). Рәхмәт, Батырхан әфәнде, рәхмәт, сез мине коткардыгыз!.. Ничек Алла сезне болай туры китерде.

Батырхан. Тынычланыгыз, Дилбәр туташ.

Дилбәр. Энҗеләрем, йөзегем, әтигә ни әйтермен?! (Елый.)

Батырхан. Берни дә әйтмәссез!.. Борчылмагыз!..

Дилбәр. Талады бит ул мине, талады, хулиган… Әнкәйнең төсе итеп саклаган йөзегемне… (Елый.) Ярый әле, сез булдыгыз…

Батырхан. Яман эшкә караганда яхшы йокы хәерлерәк икән, Дилбәр туташ.

Дилбәр. Йокы?!

Батырхан. Гафу итегез, Дилбәр туташ, мин монда йөз елдан соң уянырга дип яткан идем, йөз минут та үтмәде, уяттыгыз!

Дилбәр. Гафу итегез, Батырхан әфәнде, әфисәр булгач, бандит дип кем уйлар аны.

Батырхан. Күрәсең ич.

Ишек артында Нуретдин тавышы.

Нуретдин. Ачыгыз, ач!.. Харап, харап, ачыгыз, кем анда?!

Дилбәр. Әткәй тавышы… (Ишеккә барып.) Ах, хулиган, нахал, өстән бикләп киткән… Әткәй, әткәй!..

Нуретдин. Ачыгыз, ач!.. Харап, харап!..

Батырхан. Нуретдин әфәнде, Нуретдин әфәнде, әү!.. Ватып керегез, ватып!..

Ишек вата башлыйлар, Нуретдин керә.

VII. Батырхан, Дилбәр һәм Нуретдин.

Нуретдин. Харап, харап, кызым, харап!.. Батырхан әфәнде, кем бикләде, бу ни эш?! Харап, Чиләбе киткән!

Дилбәр. Киткән?!

Нуретдин. Киткән, киткән, туры монда киләләр, ди. Алдагы юлны кызыл партизаннар кискәннәр, ди… Харап, харап! Әйдә, җый нәрсәләреңне, киттек!.. (Чемоданнарын күтәреп чыкканда кире кайтып.) Батырхан әфәнде, нәрсә карап торасыз, кызыллар килә бит!..

Батырхан. Мин монда калам.

Дилбәр.

Нуретдин.

Нәрсә?..

Урамда «Шарабан» җырлап офицерлар үтәләр.

Нуретдин. Әйдәгез, әйдә, киләләр, киләләр! Керәләр!..

Батырхан өстенә чемоданнар өеп, шаулатып, буталып чыгалар.

Мисбах (чемоданнар күтәреп кереп). Тагын күчәргә!.. (Чыгып китә.)

Пәрдә.

85.Тәәссеф – үкенечле, кызганыч.
86.Муаффәкыять – уңыш.
87.Чернь – кара халык.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
17 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1931
Hacim:
511 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04198-0
İndirme biçimi:
Ses
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 6 оценок
Ses
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Chumchuqning uch hikmati
Народное творчество (Фольклор)
Ses
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Ses
Средний рейтинг 3 на основе 1 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Ses
Средний рейтинг 5 на основе 1 оценок
Ses
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin PDF
Средний рейтинг 0 на основе 0 оценок
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 4 оценок