Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 22
Алтынчы картина
Учреждениедә кабинет. Батырхан эшләп утыра. Рауза керә.
I. Батырхан, Рауза.
Рауза. Ситдиков иптәш. Исемегез турында тагы бер буталу чыкты. Яңа документларыгызда исемегез Батырҗан дип күрсәтелгән, бөтен иске документларыгызда Батырхан дип язылган. Шуларның кайсы дөрес?
Батырхан. Ничек?
Рауза. Батырханмы? Батырҗанмы?
Батырхан. Хан белән минем арада нинди мөнәсәбәт булуы мөмкин. Контр «х» ның астына кызыл нокта утыртканыма бер елдан ашып китте инде. Феодал хан белән интернационал «җан» арасында аерма булырга кирәк бит… Моннан соң документлар-фәләннәр дип волокита тудырасы булмагыз, Батырҗан Ситдиков, вәссәлам.
Рауза. Болай булгач, сезнең бөтен контр «х» ларыгыз астына кызыл нокталар куеп чыгарга туры килер.
Батырхан. Туры килер түгел, кирәк булыр. Барыгыз!..
Рауза чыга, Давыт керә.
II. Батырхан, Давыт.
Давыт. Мөмкинме?
Батырхан (эштән башын күтәрмичә генә). Рәхим итегез!
Давыт. Батырхан әфәнде…
Батырхан (башын күтәреп). Тукта, тукта, Давыт әфәнде!.. Сез ничек болай?.. Рәхим итегез, утырыгыз!..
Давыт. Рәхмәт.
Батырхан. Ничек болай?.. Кайчан кайттыгыз?.. Легальныймы… Әллә?..
Давыт. Документлар буенча легальный, әмма үзем… (Җилкәләрен уйната.)
Батырхан. Шулаймыни?.. Йә, шуннан?
Давыт. Артык бетергән эш юк.
III. Батырхан, Давыт һәм Рауза.
Рауза. Батырҗан иптәш, кул гына куеп җибәрегез, регистратурага бирергә кирәк.
Батырхан кул куя.
Рауза чыга.
Давыт. Әллә исемегезне алмаштырдыгызмы?..
Батырхан. Пышылдамыйча, теләгәнчә кычкырып сөйләшергә мөмкин, йә Давыт әфәнде, шуннан соң? Бик кызык очрашу булды бу. Дилбәр туташ та кайттымы?
Давыт. Әйе.
Батырхан. Йә, шуннан соң?
Давыт. Мин, Батырхан әфәнде, теге вакыттан бирле урынсыз йөрим. Советлар иленең бер гражданы буласым килә һәм кулдан килгән хезмәтне – халык өчен дисезме, эшче-крестьян өчен дисезме – үтисем килә.
Батырхан. Шулаймы?..
Давыт. Минемчә, татар спецларына тоткарсыз эш бирелергә тиеш. Мәскәү бит хәзер спецларга бөтенләй икенче күз белән карый башлады.
Батырхан. Мәскәү карар ул. Мәскәү ерак бит, Давыт әфәнде. Мәскәүдә һәрбер кызыл авыз кулына күсәк тоттырмыйлар. Ә монда бездә эшләр башкачарак. Малай-шалайлар белән көрәшеп көннәр уздырабыз. Кеше юк. Ярдәмчеләр, үз кешеләр кирәк.
Давыт. Ничек уйлыйсыз, Батырхан әфәнде, миңа монда берәр яры урнашырга булырмы икән?
Батырхан. Мин үзем белемнәре, эшләре белән безгә кирәк булган төрек-татар укымышлыларын һичбер вакыт читкә какканым юк. Ләкин безнең арабызда мәсьәләгә тар карашта булучылар да юк түгел.
Давыт. Нигә инде ул алай?
Батырхан. Янәсе, Советларга үч итеп бер тапкыр җимергән илне төзәтүне менә сезнең шикеллеләр кулына тапшырырга мөмкин түгел, имеш.
Давыт. Минемчә, Советлар власте аерым кешеләрдән курку дәрәҗәсеннән узган инде хәзер.
Батырхан. Сез шулай уйлыйсызмы?
Давыт. Бүген шулай бит. Ә иртәгәге өчен алдан бернәрсә дә әйтеп булмый. Всё течёт, всё меняется, ди Гегель.
Батырхан. Әйткәндер, әйткәндер. Ә сезнең үз карашыгыз ничек?
Давыт. Миңа хәзер ачыктан-ачык контрреволюция ясаудан бер файда да юк. Мин алпавыт түгел, шулай ук кайтарачак йортларым да юк. Минем бөтен байлыгым, үзегезгә билгеле, товарда, оборотта иде. Переворот ясап, аны һичбер кемнән түләтә алмауга да күзем җитә.
Батырхан. Дөрес, фикерегез туры… Шулай да… Әгәр дә сезгә мондый сорау куйсалар…
Давыт. Хуш?
Батырхан. Сезнең малларыгыз Колчакка хәтле үк киткән иде. Шулай да Колчакта карательный отряд башында торып, Себер авылларында крестьяннарны бугазлап йөргәнсез, дисәләр… ни әйтерсез?..
Давыт. Мин ул эшләрне агымга ияреп эшләнгән акылсызлык дип кенә карыйм. Сезнең дә бит, Батырхан әфәнде, үткәнегез, большевиклар күзеннән караганда, бик үк шәптән түгел.
Батырхан. Минем магазиннарым, фабрикаларым юк иде, Давыт әфәнде.
Давыт. Ә дин төзәтүче булу, Пуришкевич, Марков Второйлар белән бергә Дәүләт Думасында янәшә утырырга уйлау, шул ук Советлар властена каршы оештырылган агымнарның илһамчыларыннан берсе булу, Себердә Милли Идарә исеменнән Колчак ишеге төбендә большевикларга каршы милли полклар төзергә йөрүләрегез сезнең монда утыруыгызга уңайсызламаган күренә.
Батырхан. Кояшта да андый гына тап бар, Давыт әфәнде. Үткәндәге эшләремне искә төшерүдән теләгегез нәрсә икәнен белергә мөмкинме?
Давыт. Юк, һичбер яман теләгем юк. Сез минем Колчакта карательный отрядта эшләвемне хәтергә алгач, сүз уңае килеп әйтүем генә булды.
Батырхан. Сунарчы сунарчыны ерактан таный, дигәннәр бәхетле бабайлар димәкчесеңдер, шулаймы?
Давыт. Дөрес.
Батырхан. Буталчык суда балык тотуы уңайлырак, дигәннәр картлар. Безгә хәзер сезнең шикелле спецлар бик кирәк. Мин сезне үзебездә калдырырга тырышырмын. Булмаса, башка җиргә урнаштырырга да мөмкин булыр. Ләкин сез мине, мин сезне белмик. Хәтта без сезнең белән таныш та түгел. Шулай яхшырак булыр. Менә адресым, кичкә фатирыма килегез. Миңа баруыгызны өйдәгеләрегез дә белмәсеннәр. Хәзергә хушыгыз… Сәгать уннарда мин сезне көтәрмен. Менә шунда сезне легальләштерү турында да уйлашып карарбыз… Хушыгыз!..
Давыт. Рәхмәт. (Кул биреп, чыгып китә.)
Батырхан (идән буйлап йөренә. Зур пауза. Телефонда). 8-16… Мәрдан, синме?.. Син кичкә миңа килә алмассыңмы?.. Ә?.. Утырыштан соң булса да кереп чык. Мин сине бер кош белән таныштырырмын. Ә?.. Ышанычлы, ышанычлы… Файдаланырга мөмкин булачак, ярый. (Утырып яза башлый.)
Мисбах шаулап, талашып керә.
IV. Батырхан, Мисбах хаҗи һәм Рауза.
Мисбах хаҗи. Тукта, кызый, канатларыңны бик җәймә алай. Син граждан булсаң, мин дә граждан. Әлхәмделилла, советский. Йомышым булгач, монда килми кая барыйм!
Рауза. Вакытында килергә кирәк. Күрәсез бит, сәгать өч инде.
Мисбах хаҗи. Сезнең шәйтан вакытларыгызда минем эшем юк. Үз вакытым вакыт. Өйләдән чыгып килешем.
Батырхан. Җибәрегез, керсен!
Мисбах хаҗи. Әнә юньле кеше нәрсә ди. Әссәламегаләйкем!
Рауза чыгып китә.
Батырхан. Йомышыгызны әйтегез!
Мисбах хаҗи. Хәзер әйтербез, Алла боерса, хәзер әйтербез. (Утыра.)
Батырхан. Йә?
Мисбах хаҗи. Мин йортларны кайтара торган комиссиягә… Машалла!.. Чү, чү, сөбханалла!.. Син соң теге, кем, ни түгелме? Йә Ходай, син ич!
Батырхан. Йомышыгызны әйтегез!
Мисбах хаҗи. Әйтербез, әйтербез, Алла боерса. Кая, кил, күрешик. Исәнме, саумы?.. Кызыл түрә дә булдыңмыни?.. Ярый, ярый, бәрәкаллаһ. Укыган кеше – ике яклы пычак шул. Тегеләй дә кисә, болай да юна, хи-хи-хи!.. Ярый, ярый.
Батырхан. Сезгә ни кирәк?
Мисбах хаҗи. Юк, әле шуны әйтәм: теге чагында милләт дигән пычак белән кисә идең. Коммунист дигән пәкең дә бар икән ләбаса синең. Безнең өчен, ни әйтсәң дә, урыс түрәсеннән мөселман түрәсе яхшырак инде. Ике як белән кисәбез, диең, ә? Машалла, машалла… Ә менә без укымаган надан булгач, рәтен-чиратын абайламагач, утка кергән күбәләк төсле өтелдек тә калдык. Уңнан да өттеләр, сулдан да өттеләр; милләтегез белән дә өттегез, Колчак белән йонны теттегез. Шулкадәр өтелдек, кем, егет, тәмугта янарлык йоныбыз да калмады, хи-хи-хи!..
Батырхан. Йомышыгыз нәрсә?
Мисбах хаҗи. Мин түбән урамдагы йортымның үземә кайтарылуын сорап йортларны кайтара торган комиссиягә прошение биргән идем. Юләр әйтмешли, бер ел үтте инде, прошением дә юк, җавабы да юк, йортым да юк. Бу ни хәл бу? Артыннан йөреп, менә Алла хәзер, ике кием киез ката туздырдым.
Батырхан. Йортыгыз зурмы?
Мисбах хаҗи. Кечкенә, бик кечкенә. Йорт дип әйтерлеге дә юк.
Батырхан. Ничә катлы?
Мисбах хаҗи. Кат саны күп аның. Өч катлы, үзе кечкенә.
Батырхан. Ничә квартиры бар?
Мисбах хаҗи. Саный башласаң, фатир саны да ишле аның, фатирлары кечкенә, шырпы тартмасы хәтле генә.
Батырхан. Алай да ничә фатир?
Мисбах хаҗи. Бик каһәрләп санасаң, дүрт, биш, алты, җиде фатирга тулыр, бәлки.
Батырхан. Ничә тәрәзәсе бар?
Мисбах хаҗи. Исәпкә күп. Ләкин аның биш тәрәзәсеннән бер зур тәрәзә чыгармы икән, валлаһе әгъләм.
Батырхан. Ни өчен кайтармакчы буласыз?
Мисбах хаҗи. Күз-колак булмагач, искереп эштән чыгып бетә.
Батырхан. Ярый, бер атнадан җавабына килерсез.
Мисбах хаҗи. Кем, син, зинһар, минем кулны тота күр инде. Мин, теге Ибраһим бай төсле, хөррияттән файдаланып өйләнмәдем дә, милләтегезгә дә, шураларыгызга да, үзеңнең кәмититкә дә сораганын һаман бирә килдем.
Батырхан. Ярый, ярый, бетте, чыгыгыз!
Мисбах хаҗи. Караштыра күр инде… Тау тау белән очрашмаса да, кеше кеше белән очраша, дигәннәр… Карый күр!.. (Чыга.)
Рауза ашыгып керә.
V. Батырхан, Рауза, Сөнгать һәм башкалар.
Рауза (каушап кереп). Үзәктән инструктор килгән, безнең бүлекне сораша.
Батырхан. Үзәктән инструктор?!
Рауза. Әнә монда керәләр!
Сөнгать берничә кеше белән керә.
Сөнгать. Исәнмесез, иптәшләр!
Батырхан. Исәнмесез, рәхим итегез!
Сөнгать. Бүлек башлыгы мондамы?
Батырхан. Юк. Урынбасары мин булам.
Сөнгать. Таныш булыйк, Сөнгать Сәйфетдинов. (Гаҗәпләнеп, аптырап кала.)
Батырхан. Батырҗан Ситдиков.
Сөнгать. Батырҗан, дисезме?! (Гаҗәпләнеп карый.)
Батырхан. Әйе, Батырҗан.
Сөнгать. Тукта, тукта, сез теге Батырхан әфәнде түгелме соң?
Батырхан. Әйе шул, Сөнгать иптәш, онытмагансыз икән.
Сөнгать. Сез алай тиз генә онытыла торганнардан түгел бит, Батырхан әфәнде… Ә… Монда эшлисезме?
Батырхан. Икенче ел инде.
Сөнгать. Икенче ел?!
Батырхан. Әйе, икенче ел.
Сөнгать. Бүлек башлыгы булыпмы? Ячейка секретаре белән директорыгызны чакырып килегез әле.
Башкалар чыгып китәләр.
Сөнгать. Гаҗәп!
Батырхан. Гаҗәп!
Сөнгать. Әйе, бик гаҗәп! Сезне бит, Семёнов отрядына кушылып Кытайга киткән, дигәннәр иде.
Батырхан. Уйлаганым да юк. Гомумән, Семёнов отряды белән минем һичбер вакыт һичбер төрле мөнәсәбәттә булганым юк.
Сөнгать. Милли Идарә әгъзалары башында генерал Семёновка ипи-тоз тотып сәдакать игълан итеп баруыгызны, бәлки, хәтерли торгансыздыр?..
Батырхан. Агымга иярелгән ялгышу гына ул. Хәер, ул ахмаклыкларның берсен дә Совет властеннан яшермәдем.
Сөнгать. Гаҗәп!..
Батырхан. Нигә болай гаҗәпләнәсез, Сөнгать иптәш? Акылы сәламәт кешегә, үткәндәге бөтен хаталарыннан кайтып, тәүбә итеп, туры юлга керергә ярамыймыни?..
Сөнгать. Нигә ярамасын, бик ярый. Ләкин ул ярау кешеләрнең йөрәкләре төсле үк серле һәм катлаулы була. Хәер, бу турыда икенче урында яхшылап сөйләшергә кирәк булыр… Рәхим итегез, нигә басып торасыз!.. Рәхим итегез! (Урын күрсәтә.)
Батырхан торып шашынып кала.
Пәрдә.
Җиденче картина
Бай кабинеты.
I. Зәйнетдин һәм Дилбәр.
Зәйнетдин (язу өстәле янында утырып, язулар карый. Счёт сала). Хатын!.. Дилбәр, Диллүс!.. Баядирка, чукрак чучка, чык монда!..
Дилбәр (кереп). Юньле кылан. Тупасланмасаң да, тупаслыгың җитәрлек.
Зәйнетдин. Ай Алла, Баядирка дию тупаслыкмыни? Баядирка дип үзең шаштың ич…
Дилбәр. Ярый, ярый, паяцланып утырмасана! Ни кирәк?
Зәйнетдин. Ай-яй, бер дә серкәң су күтәрми икән синең, болай булгач, карт хатынны кайтармый да булмас, ахры.
Дилбәр. Ярый, кайтарсаң кайтарырсың… (Чыга башлый.)
Зәйнетдин. Бетте, бетте, Баядирка җанкисәгем, сылуым, иркәм, бетте. Син булганда, карт хатыннар өшкергән инде.
Дилбәр. Нәрсә кирәк соң сиңа?
Зәйнетдин. Чәпчемә, чәпчемә, менә шул вексельне карап чык әле. Фәлшесе юкмы икән?
Дилбәр. Кара әле, Зәйнетдин, шул вексельләрең белән башымны катырмасана, рәтләренә төшенә алмыйм.
Зәйнетдин. Төшенә алмыйм, ха-ха-ха!.. Мин төшенәм ич, гимназияләрдә укымадым, университетка да кермәдем, простой школга да йөрмәдем… Вексель фәлшесен дә сизәрлек булмагач, гимназия бетерүеңдә ни файда соң?
Дилбәр. Әй, базар татары төсле башымны катырма әле.
Зәйнетдин. Базар татарында хикмәт, Биби Баядирка җанкисәгем, Дилбәрбану, сылуым, иркәм, базар татарында хикмәт. Сезнең тирәдән бәрәкәт очты инде хәзер. (Күкрәгенә сугып.) Нэп абзаңда хикмәт, нэпта!.. Давыт каенагайны әйтәм әле, Мәскәүдә укыган бит. Шулай булса да, сукыр бер тиенлек базар бәрәкәтен аңлый алмый. Хәзер шул вагонлап-вагонлап мал җибәреп торучы Коншоннар да, Морозовлар да, Сендельләр дә юк. Өшкергән хәзер алар, җанкисәгем, өшкергән. Хәзерге заманда җиде кат су, җиде кат ут кичеп товар табыла. Кая киттең инде!.. Утыр дигәч утыр!..
Дилбәр. Курчак төсле каршыңда утырырга эшем бар минем.
Зәйнетдин. Утыр, Нирон Лазаричка хат яз!
Дилбәр (утырып). Йә?..
Зәйнетдин. Җибәргән малларыңны һәм дружеский вексельләреңне алдым, диген. (Кашына.) Атна-ун көн эчендә яңадан акча һәм соратканың хәтле дружеский вексельләр җибәрермен, диген. Ахырга «эс товарищеским приветом» дип куй. Кулны үзем куярмын. Менә, Алла боерса, киләсе баруда Мәскәүдән яза торган машина алып кайтырмын. Тәкелдәт тә тәкелдәт аннары. Фасоның да килә!.. Нәкъ коеп куйган… Машинада язуны булдыра торгансыңдыр бит.
Дилбәр. Әй, куй әле, зиһенемне таратма!
Зәйнетдин. Пианинода уйный ала торган бармаклар машинада да уйнар әле… (Тәмәке каба.) Кая, шырпы бир!
Дилбәр. Бер эшне бетерергә ирек бир!
Зәйнетдин (кабызып). Совнаркомский, диең, ә?.. Ха-ха-ха… Зәйнетдин Гыйлаҗетдинең совнаркомскийны сайрата… Ә абразовный Давытка «даёшь всё» да тәтеми! Ха-ха-ха!..
Дилбәр. Тупасланмасана, Зәйнүш!
Зәйнетдин. Бетте, бетте, Диллүс… Бетте, Баядирка!.. (Җырлый.)
О, Баядирка, мы тебя любим.
О, Баядирка, через тебя страдаем…
Дилбәр. Булды, кул куй.
Зәйнетдин. Кая, мин әйткәнчә яздыңмы? (Карый.)
Дилбәр. Кара әле, Зәйнүш, бүген дә кинога бара алмыйча калдыкмыни?
Зәйнетдин. Ничә мәртәбә әйттем мин сиңа, шул «у» хәрефләрен чуалган дилбегә төсле язма, дип. (Төзәтә.)
Дилбәр. Әй, яратмасаң яздырмассың тагы!.. (Чыга.)
Пауза.
Мисбах хаҗи керә.
II. Мисбах хаҗи, Зәйнетдин.
Мисбах хаҗи. Әссәламегаләйкем! Бай үзе дә өйдә икән!
Зәйнетдин. Вәгаләйкемәссәлам, әйдә, хаҗи абый, әйдә!
Мисбах хаҗи. Кая, бер дога кылыйк. Ни хәлләр бар, Зәйнетдин энем? Бик байыйсыңмы?
Зәйнетдин. Сәвиттә кеше байыймыни?
Мисбах хаҗи. Байыйсыз инде, байыйсыз. Алла бирсен.
Зәйнетдин. Баетырлар болар. Иткән файдаң налогларны түләргә дә җитми.
Мисбах хаҗи. Ярый-ярый, Алла бирсен, әйдә, без, карт байлар, көя төшкән тире төсле, хикмәти Хода, куырылдык та калдык, һич хәлләнер хәл юк.
Зәйнетдин. Насыйп булса булыр әле.
Мисбах хаҗи. Булмый инде, булмый, биш йорттан берсен кайтармадылар бит, имансызлар, картлык белән рәтен белә алмаганбыз, күрәсең. Әнә Мифтах малае йортын кайтарып та алган, күмәчче Шәрифкә саткан да. Рәтли белгән, күрәсең.
Зәйнетдин. Дөрес әйтәсең, хаҗи абый, рәтли белүдә хикмәт зур. Хәзерге вакытта ишектән куып чыгарсалар, тәрәзәдән керергә кирәк, тәрәзәдән кусалар, ярыктан керергә кирәк.
Мисбах хаҗи. Шул-шул. Малай-шалай шул, һичбер сүзне төшендереп булмый үзләренә. Йөри-йөри өч кием киез ката туздырдым, әле шуның өстенә төрмәгә эләгә яздым. Берсенә илле сумны төрткән идем, разбой сала башлады – атамы дип торам. Әллә илле сумны азсынуы булган инде.
Зәйнетдин. Төртә белергә кирәк, хаҗи бабай, төртә белүдә хикмәт. Сәдаканы да бисмилла әйтми бирсәң кабул булмый, ди. Төртә белүдә хикмәт!
Мисбах хаҗи. Шулайдыр, шулайдыр, бөтен дөньясы чәкмәрә килде, бөтен эш, бөтен нәрсә яңача булып китте… Карап торам да, Зәйнетдин энем, хәйранга калам. Кем идең, кем булдың! Ни әйтсәң дә, миндә кеше булдың син, миндә. Кем әйтеп кем ышаныр, кибеттәге өч тиенлек малай башың белән, бөтен дөнья хәерчелеккә калганда баедың да киттең. Нуретдин байның атбакатларга бикәчлеккә хәзерләнгән, гимназия бетергән кызын типтең дә куйдың. Дөньяның асты өскә килде. Әле, Зәйнетдин энем, шуның өчен дип кергән идем. Кибетеңдә миңа берәр эш табылмасмы? Алла, хәзер менә фатирга түләрлек тә рәт калмады. Элек син миндә хезмәтче идең, хәзер мин булыйм. Әйләнгәч, әйләнеп бетәргә кирәк инде.
Зәйнетдин. Хәзерге вакытта күпләп хезмәтчеләр, приказчиклар тотарга ярамый. Аннан соң, турысын әйткәндә, син, хаҗи абый, хәзерге сәүдәнең хикмәтенә дә төшенә алмассың. Хәзерге заманда, ай-һай-һай, хикмәтләп эш итәргә туры килә.
Мисбах хаҗи. Булмас шул, булмас. Үзем дә булыр дип ышанмаган идем. Ахшамнан чыгышлый, тукта, бер бәрелеп карыйм диеп кенә кердем. Өйдә утыра-утыра эч тә поша, йөрәк тә яна, ух-ух-х-х… Бетәсе булгач, бетәсең икән… Ярый, Зәйнетдин энем, сау бул, гаепләп калма! Үз кеше булгач кергән идем инде, ух-ух-х-х… (Чыга.)
III. Зәйнетдин, Дилбәр.
Зәйнетдин. Диллүс!.. Диллүс-с-с!
Дилбәр (кереп). Нәрсә?
Зәйнетдин. Таныдыңмы абзаңны, хезмәт сорап кемнәр килә аңа, ха-ха-ха!.. (Кочаклый.)
Дилбәр. Канатларыңны җәймә, җибәр, җибәр! Какао кайнатам.
Зәйнетдин. Асрау кайнатсын! Нигә үзең эшлисең, Баядиркам, сылуым, иркәм… (Әйләндерә.)
Дилбәр. Әй, җибәрсәнә! (Чыга.)
IV. Зәйнетдин ялгыз.
Зәйнетдин. Мисбах хаҗи нәрсә ди?.. Нуретдин байның атбакатка гына бикәч булырга хәзерләнгән кызын типтең дә куйдың, диме?.. Тибәрбез әле без, бер аяк белән тибеп нинди хикмәтләр чыгарып торабыз, ике аяк белән тибә башласак күрерсез әле. Тибә белеп тибүдә хикмәт!
Дилбәр поднос белән какао һәм бисквитлар кертә.
V. Зәйнетдин һәм Дилбәр.
Зәйнетдин. Булдымы? Яратам шул какао дигән хикмәтне, американскийлар белми эчмиләр икән… (Авыз итә.) Әһә, барып чыккан бу!
Дилбәр. Яхшы булганмы?
Зәйнетдин. Первый сорт!..
Пауза. Эчәләр.
Ха-ха-ха!..
Дилбәр. Нәрсә шашасың тагы? Ашаган-эчкән чагында шаркылдап көлү неприлично.
Зәйнетдин. Атбаш Гыйлаҗи малае бисквитлап какао эчә, ә? Ха-ха-ха!.. Каршысында атбакатлар өчен үстергән Баядирка!.. (Кикерә.)
Дилбәр. Ярый, ярый, кыланма, юньле утыр!
Зәйнетдин. Бетте, бетте, Биби Баядирка җаныем, иркәм!.. (Шопырдатып эчә.)
Дилбәр. Шопырдатып эчмә. Неприлично.
Зәйнетдин. Шопырдаткач хикмәтлерәк була ул. Әткәй мәрхүмне кабереннән торгызып шул хикмәтне күрсәтәсе иде. Ни эшләр иде икән?.. Теге театрдагыча күзләрен шар хәтле ачып шашыныр иде бугай, ха-ха-ха-ха… Театр дигәннән, безнең татарда да Баядирка төсле уен булырмы икән?
Дилбәр. Татарга тагын!
Зәйнетдин. Мин дә шулай уйлыйм. Ай-һай акырырга кирәк бит. Ул хәтле акырырга безнең агай-эне бугазы чыдамас. (Чапылдатып ашый башлый.)
Дилбәр. Сыер шикелле чаф-чоф килмә әле. Чапылдатмый ашарга өйрән, неприлично.
Зәйнетдин. Чапылдатмый ашасаң, тәме, ләззәте булмый аның. Чапылдатуда хикмәт. Кая, тагы бер стакан бир!
Дилбәр. Җитәр инде, какаоны күп эчмиләр, неприлично.
Зәйнетдин. Китер, китер, какао да үземнеке, корсак та собственный. Неприлично дигәнең үзеңә булсын! Давай!
Дилбәр. Давайламый юньләп сора!..
Зәйнетдин. Давай, давай!.. Китер…
Дилбәр чыга. Ишек кагалар.
Җыеп ал боларны, кеше бар… Керегез!
Нуретдин, Батырхан, Давыт керәләр. Дилбәр чыга.
VI. Зәйнетдин, Батырхан, Нуретдин, Давыт.
Нуретдин. Әссәламегаләйкем!.. Өйдә икәнсең, кияү, бик яхшы.
Зәйнетдин. Вәгаләйкемәссәлам, әйдә, каенатай, хуш килдең! Саумы, каенатай!
Нуретдин. Таныш булыгыз, бу безнең иске дустыбыз Батырхан әфәнде.
Зәйнетдин. Ишеткәнем бар, утырышыгыз, кунаклар.
Дога. Зәйнетдин тәмәке бирә.
Нуретдин. Дилбәрнең кияве шул була инде, Батырхан әфәнде.
Батырхан. Бик яхшы, бик яхшы.
Зәйнетдин. Кунаклар, чәй эчәсегез киләме, әллә какаомы?
Нуретдин. Юк, кияү, рәхмәт, чәйләр эчә-нитә тормабыз. Без зур гына йомыш белән килгән идек.
Зәйнетдин. Алаймы?
Дилбәр керә.
VII. Әүвәлгеләр һәм Дилбәр.
Дилбәр. Исәнме, әткәй?
Нуретдин. Үзең саумы, кызым?
Батырхан. Исәнмесез, Дилбәр ханым, мөбарәк булсын!
Дилбәр. Рәхмәт!.. Нихәл, Давыт, нишләп торасың?
Зәйнетдин. Кунакларга чәй дигән идем, эчмибез, диләр.
Дилбәр. Сөйләшә-сөйләшә эчәрбез әле.
Нуретдин. Юк, кызым, рәхмәт, кирәк түгел. Без кияүгә эш белән генә килдек.
Дилбәр. Сөйләшә-сөйләшә эчәрбез әле… Фатыйма, Фатыйма, самавыр куй.
Нуретдин. Йә яшьләр, башлагыз, Батырхан әфәнде, сез башлагыз!
Батырхан. Безнең сезгә килүебез, Зәйнетдин әфәнде, яңа икътисади сәясәткә бәйләнгән.
Зәйнетдин. Ничек бәйләнгән?
Батырхан. Ягъни нэп турында сөйләшмәкче булабыз.
Зәйнетдин. Була, була, сөйләгез, сөйлә.
Батырхан. Большевиклар властьны алу белән, бөтен сәнгать, сәүдә эшләрен дә үз кулларына алып караганнар иде, ләкин эш чыкмагач, сәүдә, сәнгать эшләрендә нэп уйлап чыгарган булдылар. Хәзерге заманда кулларында беркадәр капиталлары булган яшь сәүдәгәрләргә шул нэпның бөтен серләренә төшенеп эш күрергә кирәк.
Зәйнетдин. Әйе, әйе, сергә төшенүдә хикмәт. Хуш, хуш?..
Батырхан. Бу мәсьәләдә без фәнгә, белемгә, сәясәткә таянмасак, гомергә Совет властеның жалуниясез приказчиклары булып калачакбыз. Большевикларның бөтен теләгәннәре дә шул.
Дилбәр. Гафу итегез, сүзегезне бүлдем. Сез үзегез дә большевик бит, Батырхан әфәнде!
Зәйнетдин. Большевик?
Нуретдин. Айныды инде, айныды, күптән айныды, хи-хи-хи…
Батырхан. Тормышта адәм баласының башыннан төрле хәлләр үтүе бик мөмкин, Дилбәр ханым. Ләкин шул хәлләрдә мәңгегә харап булып калмас өчен, яхшыдан яманны аерырга дип, Аллаһы Тәгалә адәмгә акыл биргән.
Дилбәр. Димәк, сезнең большевиклыгыгыз факт?
Батырхан. Дөрес, мин бер елга якын большевик булып ахмакланып, җил куып йөргән идем. Ләкин хәзер, Аллага шөкер, ул афәттән котылдым.
Зәйнетдин (читкә чакырып). Каенатай, бире килегез әле.
Нуретдин. Ни бар, кияү?
Зәйнетдин. Бу әфәндегез өч хәреф түгелме икән?
Нуретдин. Юк, юк. Ул яктан тыныч бул, кызым Дилбәр дә аны бик яхшы белә, баштанаяк үз кеше, тыныч бул. (Кайтып.) Дәвам итегез, Батырхан әфәнде!..
Батырхан. Ә… әйе… бер елга якын большевиклар арасында кайнаганлыктан, аларның тоткан сәясәтләренең төбенә төшендем.
Зәйнетдин. Бик дөрес, төбенә төшенүдә хикмәт. Кем, исемегез ничек әле?
Батырхан. Батырхан.
Зәйнетдин. Дөресме, Батырхан әфәнде, бу нэп дигән нәрсә вакытлы гына булачак, ди, имеш, яшергән малларны чыгартыр өчен корылган хикмәт кенә, ди, имеш, дөресме?
Батырхан. Дөресен әйткәндә, ул нэпта сез аңлый алмаган кайбер серләр бар.
Нуретдин. Кияү, бу кеше – бөтен нәрсәнең төбеннән белеп сөйли торган кеше.
Зәйнетдин. Әлбәттә, әлбәттә, төпне белүдә хикмәт. Минем мәрхүм бабай әйтә торган иде, «белеп сөйләүдә бер хикмәт булса, белеп эшләүдә йөз хикмәт» ди торган иде. Сөйләгез, сөйлә!
Батырхан. Нәрсә сөйли идем әле мин?
Давыт. Нэпның мәгънәсе болай, кияү. Нэп, тышкы яктан хосусый капиталга юл ачу булган төсле күренсә дә, төбе аның башкада. Әнә шул большевиклар уйлаган башканы җимерергә кирәк.
Зәйнетдин. Җимерү мәслихәт. Большевикларның үзләрен җимерүгә дә мин каршы түгел. Хуш, каенагай, шуннан соң?
Давыт. Әнә шул зур эшләрне башкару өчен, акча кирәк.
Зәйнетдин. Хикмәт әнә шул акчада шул. Акчасыз, Ходаның хикмәте, бер хикмәт тә чыкмый. Әнә шуңа күрә тырышкан булабыз да.
Давыт. Тырышу гына җитми, көрәшергә кирәк. Көрәшү өчен, барлык мөмкинлекләргә хуҗа була белергә кирәк. Төшенәсезме, кияү?
Зәйнетдин. Төшенүен төшенәбез, каенагай, төшенүдә хикмәт.
Давыт. Безнең план зурдан.
Зәйнетдин. Әнә шул сезнең зур планнарыгыз минем кечкенә планнарыма туры килеп бетми шул. Миңа бер тиенем ун тиен китереп тора икән, мин шуңа канәгать.
Давыт. Большевиклар яшәгәндә, ул һаман шулай булып торыр, дип уйлыйсыңмы әллә?
Батырхан. Миллионнар үзләре кычкырып торганда, хәрәкәтсез ятарга ярамый, Зәйнетдин әфәнде.
Зәйнетдин. Кая миллионнар кычкыра?
Батырхан. Кая, дисеңме? Зәйнетдин әфәнде, менә эш нәрсәдә… Сездә капитал бар. Бездә белем бар. Ягъни сәяси белем. Менә шушы ике көчне бергә кушарга кирәк.
Зәйнетдин. Әһә… бергә кушарга?!
Батырхан. Әйе.
Зәйнетдин. Мин надан кеше, сезнең шикелле хикмәтләп сөйләшә дә белмим. Минем надан акылым миңа болай ди: капиталсыз коры белем белән бер телем икмәк тә алып булмый, каенагай. Белемсез капитал белән бөтен дөньяны сатып алырга була, каенатай. Акча үзе абразавный шул, әфәндем… төрле телне белә. Мең төрле эшләрне хикмәтләп чыгара. Сез белемегезне минем капиталга алмаштырырга теләсәгез дә, мин капиталымны сезнең белемегезгә алыштырасым килми. Мин, Дилбәр әйтмешли, американский уйлыйм. Американский эшләргә уйласагыз, әйдәгез, эшлибез.
Батырхан. Ничек американский?
Зәйнетдин. Яңа эшегезгә мин күпме капитал куйсам, сез дә шулхәтле үк куясыз. Файда итсәк тә уртак, хикмәтләнсәк тә уртак, барамы?..
Давыт. Ә безнең белемебезне кая куясың?
Зәйнетдин. Сезнең белемегез үзегездә, минем наданлыгым үземдә калыр. Аларны компаниягә кертмәбез.
Батырхан. Соң, сез бит безнең нинди эш башларга теләгәнлекне белмисез.
Зәйнетдин. Белү генә түгел, мин андый миллионнар тудыра торган эшләрне белеп оныткан инде. Миңа һәр көн байны баетучы хәерче абразавныйлар йөреп тора. Һәммәсе миллионнар күрсәтәләр. Ә үзләренең кесәләрендә грошлары да юк. Хикмәти Хода, барысы да мине баетмакчы булалар. Теге бер тиен сәдакага мең сум теләгән теләнчеләр төсле. Ха-ха-ха!..
Нуретдин. Мин бай чагымда андый гына суманы милләт файдасына да бирә торган идем.
Зәйнетдин. Сез бай чакта сезнең милләтегез булган. Ә без, каенатай, интернационал, ха-ха-ха!.. Бездә милләт тә, чорт та юк. Милләт, кесәңдә булса – милләт, кесәңдә булмаса – имгәк, ди, ул, Мисбах хаҗи.
Давыт. Молодец, кияү, үз ягыңны кара.
Нуретдин. Бу нәрсә булды инде?
Давыт. Иләк белән су ташуны ташларга кирәк, әткәй!
Батырхан. Дилбәр ханымның фикерен ишетмәдек әле.
Зәйнетдин. Какао эчәсегез килсә, Дилбәр ханым аны бик оста булдыра, ирләр эшенә катнашырга большевик та, комсомол да булганы юк әле аның.
Батырхан. Шулай укмыни, Дилбәр ханым?!
Дилбәр. Шулайрак, Батырхан әфәнде.
Батырхан. Гаҗәп!..
Нуретдин. Сез тагын борынгы әкиятләрегезгә керештегез. Мәсьәләгә кайтыйк, эш турында сөйләшик.
Давыт. Мәсьәләгә яңабаштан кайтканчы, өйгә кайту артыграк булыр, әткәй. (Урыныннан торып җыена башлый.)
Батырхан. Минемчә дә, бу мәсьәләне бүгенгә калдырыйк. Минем дә бүген кәефем юк. Йөрәгем уйнап, башларым әйләнә башлады. Әллә инде, Дилбәр ханым, сезнең һавагыз килешмәде?..
Дилбәр. Гаҗәп түгел.
Нуретдин. Кайтасы булсагыз кайтыйк!
Дилбәр. Туктагыз, чәй эчәрбез, әткәй.
Нуретдин. Рәхмәт, кызым, рәхмәт!
Зәйнетдин. Утырыгыз, каенагай, чәй эчәрбез, каенатай!
Батырхан (Дилбәрнең кулын алып). Шулай, Дилбәр ханым, кояш баегач кына, без аның кадерен сизәбез икән!..
Дилбәр. Ул кояш турында уйламагыз, Батырхан әфәнде, ул яңадан һичбер вакыт чыкмас!..
Зәйнетдин. Нигә чыкмасын?.. Менә юләр! Кояш чыгар, хикмәт чыкмас, диең син аңар!
Нуретдин. Ярый, Аллага тапшырдык, балалар, хушыгыз!
Дилбәр. Хуш, әткәй, хуш!.. Килеп утырыгыз!
Зәйнетдин. Бигайбә, каенатай, һәркемнең дә бармаклары үзенә таба бөгелә… (Озата чыга. Пауза. Кире керә.) Кара син аны, тол саескан, хикмәтләп «кояш» чыгарырга килгән. Бер кат күзлек белән генә күзләрең күрмәсә, фонарьлар куеп җибәргән өчен дә кыйммәт алмам мин!..
Дилбәр керә.
Дилбәр. Нәрсә дисең?
Зәйнетдин. Әле теге әфәнденең кояшы турында әйтәм… Уһу-һу-һу, сәгать ун булган. Урын җәйгәнме?
Дилбәр. Җәйгән.
Зәйнетдин. Ай сине, Баядирка дисәң Баядирка. Бөтен дөньяның күзе кыза бит үзеңә, ә?.. (Төрткәли.)
Дилбәр. Кыланмасана!
Зәйнетдин. Теге әфәнде кояш чыгарсын, ә без утларны сүндерик, ә? Ха-ха-ха… (Утларны сүндерә.) Әйдә!..
О, Баядирка, мы тебя любим,
О, Баядирка, через тебя страдаем.
Вальс биеп бүлмәгә керәләр.
Пәрдә.