Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 23

Yazı tipi:

Сигезенче картина

Ярлы подвалда фатир.

I. Нуретдин һәм Рөкыя.

Нуретдин, тәбәнәк өстәл янында утырып, иске киез итекләргә ас сала. Рөкыя баскан килеш җепкә сумала сыдыра.

Нуретдин. Кызым, чәй эчеп аласы иде, булмаса.

Рөкыя. Күмер юк, күмер юк!.. (Чыгып китә.)

Нуретдин. И-хи-хи-хи!.. Бер кирегә китсә китә икән. Таудан тәгәрәгән таш төсле һаман әле аска таба тәгәрибез.

II. Нуретдин, Давыт, Рөкыя.

Давыт яшеренеп керә. Тынычсызлана. Зур пауза.

Нуретдин (кинәт Давытны күреп сискәнеп). Йә!.. Син икәнсең, улым. Котны алдың.

Давыт. Әти, ул-бу юкмы?

Нуретдин. Хәзергә тыныч әле.

Давыт. Мине сораучылар булмадымы?

Нуретдин. Яңалардан юк. Күк күзлекне күргәнсеңдер.

Давыт. Күрдем.

Нуретдин. Үзеңдә ниләр бар, улым?

Давыт. Батырхан әфәнде килмәдеме?

Нуретдин. Юк… Әй замана, замана!.. Первый гильди купецтан тишек киез итекләр яматалар.

Давыт. Коммерческий институт бетергән улыңа киез итекләр ямарга да мөмкинлек бирмиләр.

Нуретдин. Бу да булдымы хөррият! Бу да булдымы тигезлек!

Давыт. Куеныгызда елан үскәнне сизмичә, күгәрченнәр ашатуыгызның җәзасы. Шулай кирәк. Алар урынында мин дә шулай эшләр идем. Хәер, ул көннәрнең шәүләләре… Ничек әле, әти, ике кучкарның башы бер казанга сыймый, диләрме?

Нуретдин. Кучкар, кучкар… хәерче, кустарь, дисәң бер хәл.

Давыт (онытылып, көч белән). Ләкин мин чәнчелеп ачка үлсәм дә, властьны хезмәт кулына бирү ягында түгел. Чөнки ул караш дөрес караш түгел. Капитализм үзенең гегемон дәверен уздырырга тиеш.

Рөкыя. Һаман сүз, һаман сүз!.. Сөйләгән сүзләрегезнең меңнән бер өлеше генә эшкә ашкан булса да, хәзер инде җир йөзендә бер большевик та калмаган булыр иде.

Нуретдин. Үз почмагыбызда сөйләшергә дә ярамый башладымы әллә инде?!

Рөкыя. Аналап-әбиләп сүгенеп тә ал, булмаса.

Нуретдин. Сүгенермен дә шул. Син үк бит, чәй, дигәч, күмер юк, дисең.

Рөкыя. Юк шул. Күмер дә юк, шикәр дә юк… Вареньены әйтмим дә, хи-хи-хи!..

Нуретдин. Тукта, дим мин сиңа!

Рөкыя. Әтә-тә-тә!.. Большевик ачуын миннән ала.

Нуретдин. Тукта, дим!

Рөкыя. Күмер юк!

Нуретдин. Һе, бөкре җабага… дәргяһтан сөрелгән шәйтан анасы!..

Рөкыя. Бай кызыңа бар. Какаолар хәзерләп көтеп тора, ди, хи-хи-хи!..

Нуретдин. Канымны бозма, кәкре галдиш!

Рөкыя. Җикеренмә миңа, карт дурак!

Нуретдин. Туктыйсыңмы, юкмы!.. (Калып белән кизәнә.)

Давыт (бик каты кычкырып). Шаулашмагыз!.. Сезнең тавышыгызны сагынып килмәдем әле!

Нуретдин. Бер хәл булса, җелегемә үтеп, эчәгеләремне саварга тотына.

Рөкыя. Шулаймы?

Нуретдин. Туктыйсыңмы, юкмы?.. (Кизәнә.)

III. Шулар ук һәм Зәйнетдин, Дилбәр.

Давыт. Җитәр!.. Җитәр сезгә!..

Зәйнетдин. Әссәламегаләйкем!.. Исәнме, каенатай!.. Саумы, каенагай. Нихәл, каенигәч!.. Сау гына хикмәтлисезме?..

Нуретдин. Түрдән узыгыз, балалар.

Дилбәр. Нишләп торасыз, әткәй? Рөкыя апа безгә килеп тә карамый инде. Безне бөтенләй чит күрә.

Рөкыя. Нишлим мин сездә?!

Нуретдин. Балалар, чәй куйсак эчәрсезме?

Рөкыя. Маташма, күмер юк.

Зәйнетдин. Юк, юк, борчылмагыз, каенатай. Кирәк түгел. Мин хәзер, хикмәти Хода, чәйне бик аз эчә башладым. Дилбәр ханым какао белән хикмәтли хәзер.

Рөкыя. Безнең әти дә, какаоны бик яратам, ди.

Нуретдин. Телеңә тилчә төшкере, галдиш!..

Давыт. Утырыгыз, нигә басып торасыз?

Зәйнетдин. Мин, каенатай, сезгә хикмәт белән, йомыш белән кергән идем.

Нуретдин. Алаймы, ярый, ярый. Утырып сөйләшик, кияү. Йомыш, дисеңме, хуш, кияү, хуш?

Зәйнетдин. Мин бу йортыма капитальный ремонт ясатырга уйлыйм. Юкса күгәреп, череп эштән чыга. Сезгә дә җайсыздыр.

Нуретдин. Рәхмәт, кияү. Ремонтлар ясап безнең өчен борчылмагыз.

Зәйнетдин. Төбендә ул ремонт сезнең өчен… түгел, каенатай.

Нуретдин. Алаймы?

Зәйнетдин. Мин бу подвалны цементлап, яхшылап төзәттереп, склад ясарга уйлыйм. Фатирчылардан хикмәт чыкмый, каенатай. Аскы катта барлыгы алты фатир бар. Шул фатирлардан айга ун сум җыяр хәл юк. Кайсы эшче, ди, кайсы эшсез, ди, кайсы хикмәт, ди. Склад булса, азында айга алтмыш-җитмеш сум китереп торыр.

Нуретдин. Һе, алай икән. Шуннан соң, кияү?

Зәйнетдин. Сезгә бу фатирдан күчәргә туры килер, каенатай. Ай башына хәтле үзегезгә фатир табып хикмәтләп куйсагыз, яхшы булыр иде.

Нуретдин. Анысы алаен алай да бит. Тиз арада гына арзанлы фатир табуы читенрәк булыр, кияү.

Давыт. Табарбыз. Кайчанга бушатсыннар?

Зәйнетдин. Ай башыннан калмыйча ремонтка керешмәкче булам.

Давыт. Ярый, өч атнадан фатирың бушаган булыр. Башка хикмәтләрең юкмы?

Нуретдин. Улым, алай кырт кисеп куйма. Фатир табулары җиңел эш түгел хәзер.

Давыт. Тиреслек башына күчәрбез. Анда тишек киез каталар да, кыргаяклар да күбрәк.

Зәйнетдин. Тынычрак булыр… Синең өчен, дим, каенагай…

Рөкыя. Бу хәтле карун чучка булырсың икән, кияү.

Нуретдин. Катышма, синең эшең түгел.

Дилбәр. Килмисез, йөрешмисез дип үпкәлисез. Килсәң, Рөкыя апа зәһәрләнә башлый.

Рөкыя. Фатирдан куарга килүегез өчен кулларыгызны үбәргә кушар идегезме тагын!

Дилбәр. Кирәк булгач, берни итәр хәл юк. Бер сез генә тормыйсыз бит бу йортта. Үз кешеләрне башта чыгармасаң, башкалар чыгарлар дип беләсеңме?

Зәйнетдин. Эшне шулай куймаганда, хикмәт чыгарып булмый, каенигәч. Ярый, туры килгәндә, үзегез дә керә-чыга йөрегез, каенатай. Чынлап әйтәм, каенагай, баргалап, кергәләп, чыккалап йөрештерегез. Сөйләшеп утыру кызык ич. Бездә тыныч та. Ярый, бары шунда инде, кинога үтешли генә кергән идек. Бик хикмәтле картина, ди, бүген. Дугасмы, Пугасмы, ди, шунда, гаҗәп хикмәтле, ди. Ярый, исән булыгыз!

Дилбәр. Хуш, әткәй. Менә аз булса да чәй янында кабарсыз. (Кәгазьгә төргән паштет кисәге бирә.) Хуш, Давыт! (Чыгып китәләр.)

Зур пауза.

Нуретдин (төргәкне сүтеп карап, Рөкыяга сузып). Кызым, алып куй, чәй янында ашарбыз.

Давыт. Менә, әти, сезнең сәүдәгәрлек калдыгы безнең Дилбәрдә һаман бетмәгән әле. Ул паштет кисәге белән вөҗданын аклап, күңелендәге курку хисен басмакчы була. Хәзерге тормышта бай булып яшәргә үзен хаклы дип тапкан безнең кияү алай маташмый. Алты сумлык доходны алтмыш сумга күтәрер өчен, никахлы хатынының атасын урамга ташларга кирәк икән, ул аны эшли. Аның планы метр белән үлчәнә. Яшәү өчен көрәшкәндә, шулай булырга кирәк тә. Черек сентиментальностьларның эзләрен ком бураны күптән күмеп киткән инде. Ә сез, күгәрченнәр ашатып, кулыгыздагы властьны ялчыларыгыздан алдырдыгыз!..

Рөкыя. Һаман сүз, һаман әкият. Ә күмер юк. Күмер кирәк, күмер кирәк!.. (Чыгып китә.)

Паузадан соң Мисбах хаҗи керә.

Давыт. Тс-с-с, кеше бар!.. (Яшеренә.)

IV. Нуретдин, Мисбах хаҗи.

Мисбах хаҗи (сәләмә киемнән. Кулында сыңар киез ката, черек киез кисәге һәм иске читек балтырлары). Әссәламегаләйкем!

Нуретдин. Вәгаләйкемәссәлам, әйдә, хаҗи!

Мисбах хаҗи. Кем, Нуретдин, болар сиңа батмыймы?

Нуретдин (бик җентекләп карап). Кая, эһем… Монысын көя эштән чыгарган икән. Күпме сорыйсың?

Мисбах хаҗи. Икесенә сиксән тиен бирерсең.

Нуретдин. Монысын көя эштән чыгарган бит, хаҗи.

Мисбах хаҗи. Көя кисмәгән булса, йөз егерме тиен дә бирер идең.

Нуретдин. Кырык тиенгә риза булсаң калдыр.

Мисбах хаҗи. Кем, Нуретдин, сумасы илле тиеннән.

Нуретдин. Көя кискән бит. Һу!.. Бу җирен күрми дә торам икән, син әйткән бәһагә батмас, хаҗи.

Мисбах хаҗи. Күпме дисең соң, тиярен бир!

Нуретдин. Икесеннән тартып-сузып бер киемгә аслык чыкса чыгар.

Мисбах хаҗи. Кысмыйча гына тиярен бир дә алып кал.

Нуретдин. Ярый, илле тиенгә калдыр.

Мисбах хаҗи. Ихлас әгәр, сумасы илле тиен. Биш-ун тиен дә файдасы булмагач булмый бит инде. Кысма син мине.

Нуретдин. Илле биш тиеннән артык бер тиен дә бирә алмыйм, хаҗи.

Мисбах хаҗи. Ярый, игелеген күр… Болары батмыймы?

Нуретдин (балтырларга карап). Юк. Акчасына иртәгә керерсең.

Мисбах хаҗи. Бүген булмыймыни?

Нуретдин. Бүген булмый, юк.

Мисбах хаҗи. Иртәгә тәгаен булырмы соң?

Нуретдин. Тәгаен булыр, Алла боерса. Йә, ни эшләр бетереп торасың, хаҗи?

Мисбах хаҗи. Ипие булса, бәрәңгесе юк, чәе булса, шикәре булмый. Без бай чагында, Ходаның хикмәте, бөтен дөнья тук иде. Дөньясы чәкмәрә килде. Үлеп тә булмый. Беттек инде, Нуретдин, аръягына чыгып беттек. Булмаса, боларны да алып кал, читек балтырларын, дим.

Нуретдин. Боларга бит өр-яңа башлар кирәк. Хәер, баш сабарлык җире дә калмаган икән.

Мисбах хаҗи. Алып кал, берәр ямауга ярар шунда. Тузган булсалар да, читек балтырлары бит.

Нуретдин. Юк, хаҗи, болар эшкә ашырлыклар түгел. Үзләре черегән, үзләре… юк, батмый.

Мисбах хаҗи. Әйе, яңа башлар кирәк шул, яңа башлар.

V. Шулар ук һәм Батырхан.

Батырхан. Исәнмесез, әфәнделәр!

Нуретдин. Әйдә, Батырхан әфәнде, рәхим ит.

Батырхан (Мисбахка). Исәнмесез!

Мисбах хаҗи. Хәлләр хәстә булгач, коры исәнлектә генә хикмәт аз икән, егет.

Нуретдин. Берәр җиргә киткән идегезме әллә, күренмәдегез?

Батырхан. Заманасы шундый бит, әфәнделәр.

Мисбах хаҗи. Менә, кем, әфәнде, безне генә эштән чыгардыгыз. Барыбер үзегезгә дә булмады. Безне генә харап иттегез. Хәер, Алла ул чыдап тора-тора да бер каптыра. Таладыгыз, таладыгыз, барыбер байый алмадыгыз. (Читек балтырларын җиргә ташлый.)

Батырхан. Мин үзем дә шул турыда төннәр буе уйлап чыгам.

Мисбах хаҗи. Туйдан соң дөмбергә дигәндәй, беткәннән соң уйлавыңда ни файда! Хәер, сиңа нәрсә, элек тә хәерче идең, хәзер дә шул ук. Һе, дөньяны тигезләргә уйлаганнар. Җыен катржан җыелып алганнар да тигезләргә керешкәннәр!

Нуретдин. Бәйләнмә аңа, ул алардан түгел.

Мисбах хаҗи. Җыенысы – бер себерке белән себерелгән чүп. Йортымны кайтарырга баргач бит, әллә кем булган, рәтләп сөйләшмәгән дә була.

Нуретдин. Ул күптән айныды инде.

Мисбах хаҗи. Йортым кайтмагач, аның айнуыннан миңа ни файда! Ярый, хуш, Нуретдин. Сөйләшә башласам, йөрәгем бозыла. Иртәгә керермен. (Китә башлый. Кире кайтып.) Читек балтырларын онытып китәм ләбаса… Иртәгә кәҗә базарына чыгарып карармын… (Балтырларны күтәреп бер-берсенә бәреп.) Иһи-һи-һи!.. Заманында болар да кәҗүл булганнар бит… Ярый, хуш, Нуретдин!.. (Чыгып китә.)

Нуретдин. Давыт, Давыт!..

VI. Нуретдин, Батырхан, Давыт.

Давыт (чыгып). Исәнмесез, Батырхан әфәнде! (Сәгатенә карый.)

Нуретдин. Батырхан әфәнде, инде ни эшләргә?.. Ни эшлибез? Шулай ук бөтен бөлгенлекләрнең чигенә җиттекмени?!

Давыт. Юк. Минемчә, романның беренче бүлеге генә бетте әле. Минем уйлавымча, куелган бу нокта, кызыл нокта романның икенче бүлеген башларга вакыт җиткәнлеген күрсәтә. Ә инде романның икенче бүлеге беренче бүлегеннән дә кызыграк булыр төсле. Шул турыда фикерегезне ачык белер өчен, мин сезне чакырган идем… Әти!.. (Рөкыяне чыгарырга ымлый.)

Нуретдин. Кызым!

Рөкыя. Нәрсә?

Нуретдин. Тышкы ишекне биклә. Кеше-кара сизелсә, тиз генә кереп әйтерсең.

Рөкыя. Тагын сүз, тагын сүз, ә күмер һаман юк. Күмер кирәк, күмер!..

Нуретдин. Бар, кушканны эшлә.

Рөкыя чыгып китә.

Батырхан. Шулай, әфәнделәр. Алда торган мәсьәләләргә тирәнтенрәк карый башларга вакыт җитте бугай инде. Безгә бөтен төрек-татар дөньясын, хәтта бөтен мөселман дөньясын…

Давыт. Марксизм-ленинизм чиреннән саклап калырга кирәк, дисезме?

Батырхан. Әйе, әйе, бу – безнең мөкатдәс бурычыбыз. Бу зур эшне, әлбәттә, үзебез генә башкарып чыга алмабыз.

Давыт. Руслардан һәм чит илләрдән ярдәмчеләр кирәк, дисезме?

Батырхан. Әйе, әйе, без алар белән бер саф булып большевизмга каршы көрәшергә тиешбез.

Давыт. Соңгы заманның иң зур даһисы Муссолини Европада марксизмга каршы…

Батырхан. Әйе, әйе… Безгә дә төрек-татар мөселман дөньясын марксизм-ленинизмнан коткарырга кирәк. Моның вакыты җитте. Әгәр дә без бу көрәшкә хәзерлекне хәзердән башламасак, төрек-татар тарихы алдында зур җинаять эшләгән булырбыз.

Давыт. Әһә, аңлыйм, аңлыйм.

Нуретдин. Нигез ныкмы соң?

Батырхан. Нигез бар. Тамырлары бөтен төрек-татар җөмһүриятләренә җибәрелгән. Кайбер партбилетлылар арасында да фикердәшләр бөтенләй үк юк түгел.

Давыт. Чит илләр белән дә багланыш бар. Кыскасы, Батырхан әфәнде, менә шул: Европа өстендә йөргән марксизм шәүләсенә каршы, анда хәзер фашизм гәүдәсе… Менә шул эшләр белән иртәгә мин…

Нуретдин. Чү!..

VII. Әүвәлгеләр һәм Рөкыя.

Рөкыя (каушап йөгереп кереп). Ишектә кешеләр бар!..

Батырхан. ГПУ!..

Нуретдин. Кертмә, ярамый!..

Давыт (идән тактасын ачып). Әйдәгез, Батырхан әфәнде, бу юл безне коткарыр!..

Идән астына төшәләр.

Нуретдин, ишеккә таба омтылып, керүчеләрне көтеп торган хәлдә кала.

Рөкыя (чабып кереп). Керделәр!..

Икесе дә, карашларын ишеккә юнәлтеп, керүчеләрне көтеп омтылып калалар. Өйалдында ишек тимеренең чыңлаган тавышы һәм кереп килә торган аяк тавышлары ишетелә.

Пәрдә.

1926 ел

Зәңгәр шәл
Мелодрама

Биш пәрдәдә
УЙНАУЧЫЛАР:

Мәйсәрә – ятимә кыз.

Җиһанша – Мәйсәрәнең атасы белән бертуган.

Булат – Мәйсәрәнең сөйгәне, шахтёр.

Заһирә – Булатның сеңлесе.

Фатыйма

Саҗидә

Нәсимә

Мәйсәрәнең дус кызлары.

Нурый

Әптери

авыл егетләре.

Ишан.

Хәдичә

Мәрфуга

Сабира

Фазыйлә

ишанның хатыннары.

Галәви – ишанның хезмәтчесе.

Малай.

Шәйхи бабай.

Пәтрәй.

Миңлегали.

Тимуш.

Xәйри.

Мишка.

Качкыннар.

Картлар.

Карчыклар.

Байгура.

Егетләр, кызлар.

Беренче пәрдә

Урта тормышлы авыл йорты. Кое. Өйгә керә торган ишек. Капка. Эңгер-меңгер вакыт. Мәйсәрә ялгыз, коедан су ала. Артта хор белән «Газизәкәй балдыз» көенә җырлыйлар.

I. Мәйсәрә ялгыз.

Хор.

 
Һаваларда йолдыз, суларда кондыз,
Газизәкәй балдыз,
Елама, калдырмам ялгыз.
 

Мәйсәрә.

 
Саф-саф кынай булып киек казлар
Үткән саен хәбәр көтәмен.
 

Хор.

 
Һаваларда йолдыз, суларда кондыз,
Газизәкәй балдыз,
Елама, калдырмам ялгыз.
 

Мәйсәрә.

 
Киек казлар төсле очар идем,
Белсә идем торган җирләрен.
 

Хор.

 
Һаваларда йолдыз, суларда кондыз,
Газизәкәй балдыз,
Елама, калдырмам ялгыз.
 

Мәйсәрә.

 
Әйтсәгез лә миңа, юлаучылар,
Сөйгән ярым исән калдымы?
 

Хор.

 
Һаваларда йолдыз, суларда кондыз,
Газизәкәй балдыз,
Елама, калдырмам ялгыз.
 

Мәйсәрә.

 
Күрдегезме аны, казкайларым,
Биргән вәгъдәләрен саклыймы?
 

Хор.

 
Һаваларда йолдыз, суларда кондыз,
Газизәкәй балдыз,
Елама, калдырмам ялгыз.
 
II. Мәйсәрә, Җиһанша.

Җиһанша (чыга). Нәрсә, шыңшып утырасың, эшең беттеме? Кортлы баш! Кяфер!

Мәйсәрә. Җиһанша абый, нигә мине рәнҗетәсең? (Елый.)

Җиһанша. Нәрсә?.. Әллә атаң урынына калган абзаңа тел кайтармакчы буласыңмы, кәкре танау! Мәккә кяфере! Түк бу суларың, бисмилласыз су тәһарәткә дөрес түгел. Нәрсә каттың? Сиңа әйтәм бит. (Мәйсәрәне төртеп җибәрә, суы түгелә.) Мордар, яэҗүҗ-мәэҗүҗгә азык булгыры! Көтүдән терлекләр кайтуга суларың соскан булсын, ишетсен колагың. Әрәмтамак, бинамаз, үләт! (Чыгып китә.)

Мәйсәрә (елап, су ала. «Салкын чишмә» көенә җырлый).

 
Кыраулар тигән, ай, ак гөлдәй
Ятимлектә сула яшь җаным…
 

Кызлар керәләр.

III. Мәйсәрә һәм кызлар.

Хор.

 
Тау астында салкын чишмә
Чылтыр-чылтыр агадыр.
Дөньясында ямь күрәлми,
Гомерең үтеп барадыр.
 

Кызлар.

 
Оясын җуйган, ай, аккоштай
Нигә, ахирәт, болай моңландың?
 

Хор.

 
Тау астында салкын чишмә
Чылтыр-чылтыр агадыр.
Дөньясында ямь күрәлми,
Гомерең үтеп барадыр.
 

Мәйсәрә.

 
Борылыптай үскән камыштай,
Сәлам хатың көтеп саргаям.
 

Хор.

 
Тау астында салкын чишмә
Чылтыр-чылтыр агадыр.
Дөньясында ямь табалмый,
Гомерең үтеп барадыр.
 

Кызлар.

 
Моңланма болай, тукта, ахирәт,
Сабан тургайларын тыңлап кал.
 

Хор.

 
Тау астында салкын чишмә
Чылтыр-чылтыр агадыр.
Дөньясында ямь күрәлми,
Гомерең үтеп барадыр.
 

Заһирә (ашыгып, шатланып керә). Мәйсәрә ахирәт, сөенеч, сөенеч, сөенеч!

IV. Шулар ук һәм Заһирә.

Мәйсәрә. Сөенеч?..

Заһирә. Сөенеч, билләһи, ахирәт, бик зур сөенеч.

Мәйсәрә. Ай, куй, ахирәт, йөрәгем-йөрәгем, уф! Әйтә дә алмыйм.

Кызлар. Менә. Ха-ха-ха!..

Заһирә. Йә ахирәт, сөенечкә ни бирәсең, тиз бул инде, үземнең дә йөрәгем, уф!

Кызлар. Менә. Ха-ха-ха!..

Мәйсәрә. Сиңең йөрәгең нәрсә ул, менә минем йөрәгемне син тотып кара әле. Уф!

Заһирә. Синең йөрәгеңдә эшем юк, үз йөрәгем йөрәк, уф!

Кызлар. Менә. Ха-ха-ха!.. Сезгә карап безнең йөрәкләр дә, уф! Ха-ха-ха!..

Мәйсәрә. Шул-шул. (Кызларга.) Менә тотып карагыз әле, тотып карагыз.

Заһирә. Сөенечне ишеткәч, йөрәгең түгел бәгырькәйләрең сикерер, тавык борын.

Кызлар. Йә, әйт инде, Заһирә, маташтырма!

Мәйсәрә. Үземә генә әйт, Заһирә.

Заһирә. Сөенечкә ни бирәсең, ике урам бушка гына чаптыммыни!

Мәйсәрә. Сөенечкә үз колагың үзеңә булыр.

Кызлар. Менә. Ха-ха-ха!..

Заһирә. Нәрсә, чынлап әйтүеңме?

Мәйсәрә. Нинди сөенечтер бит әле.

Заһирә. Сөенечнең иң зуры, тегермән ташы хәтлесе. Мин, синең урыныңда булсам, көмеш колак алкамны да кызганмас идем.

Нәсимә. Йә, тиратайланма инде, Заһирә, әйтсәң әйт.

Мәйсәрә. Әйт инде, ахирәт, әйт инде, сөенечең, чынлап та, тегермән ташы хәтле зур булса, менә шул йөзегем сиңа булыр.

Заһирә. Кая, бир!

Мәйсәрә. Менә әйтмәс борын бирәләрмени?

Заһирә. Вәгъдәме?

Мәйсәрә. Вәгъдә, билләһи, вәгъдә.

Нәсимә. Сөенечне безгә ишетергә ярый торгандыр бит, әйе бит, Заһирә?

Заһирә. Ярый-ярый, нишләп ярамасын, сер түгел. (Мәйсәрәне читкә алып китеп.) Абый кайтты.

Мәйсәрә. Ә? Уф, йөрәгем!

Кызлар (ташланып.) Нәрсә ди?..

Заһирә. Кәбестә ди. Йә, вәгъдәң кая?

Мәйсәрә (йөзеген салып). Мә, мә, теге сөяк саплы тамбур энәмне дә бирермен.

Заһирә. Чынлап та, йөрәгең уф икән. Сиңа шатлык булгач, миңа да шатлык түгелмени! Мә, мә, җүләр. (Йөзеген кайтара.)

Кызлар. Нәрсә ди, нәрсә ди?

Нәсимә. Нәрсә ди?

Мәйсәрәне тарткалыйлар.

Фатыйма. Ник дәшмисең?

Саҗидә. Нинди сөенеч?

Кызлар. Кара, кара, качмакчы була.

Нәсимә. Ник дәшмисең?

Фатыйма. Кара, кара, оялмый да.

Саҗидә. Әйт инде, хәйләкәр җен.

Кызлар Заһирәне тарткалыйлар.

Нәсимә.Нәрсә әйттең?

Заһирә. Кәбестә!

Фатыйма. Нигә бездән яшерәсез?

Заһирә. Кирәккә.

Саҗидә. Әйтмәслек булгач, нигә көттердең?

Заһирә. Пәрәмәч, мин көттердеммени!

Кызлар. Әйт дигәч әйт инде.

Тарткалыйлар.

Мәйсәрә (Заһирәгә). Әйтмә, әйтмә.

Тарткалашалар.

Заһирә (утырып). Әйтмимен.

Җыр «Айхайлүк» көенә.

Кызлар.

 
Сөенчеңне әйтмәс булгач,
Ник көттердең, ахирәт, ялганчы.
 

Заһирә.

 
Әйтмимен.
 

Мәйсәрә.

 
Ахирәтем, Заһирә дус, итмә фаш.
 

Кызлар.

 
Бу эшеңне онытмабыз, тузган баш.
Тукта әле, йомышларың
Төшмәс микән безгә дә, ялганчы.
 

Заһирә (чакырып ала).

 
Нәсимә!
Чит илләрдән абыем кайтты туйга дип.
 

Саҗидә.

 
Кара, кара, серен аңа да әйтте бит.
 

Фатыйма.

 
Безне генә читкә кагып,
Нишләвең бу, Заһирә, ялганчы!
 

Заһирә.

 
Фатыйма!
Чит илләрдән абыем кайтты туйга дип.
 

Саҗидә.

 
Кара, кара, безгә генә әйтми бит.
Башкалардан без киммени,
Безне генә калдырдың, ялганчы.
 

Заһирә.

 
Дусларым, чит илләрдән абыем кайтты туйга дип.
 

Кызлар.

 
Сөйгән егетен яшергән була тагын, чутыр бит.
 

Кызлар.

 
Кара аны нинди егет,
Алдан сайлап куйган бит, хәйләкәр.
 

Мәйсәрә.

 
Дусларым, чыгара күрмәгез уймак уеннан.
 

Кызлар.

 
Чыгармабыз, калдырмасаң туеңнан.
 

Егетләр җырлап киләләр.

Заһирә. Чү, егетләр, тәгаен сиңа сабан сөлгесенә килә торганнардыр, кызык булсыннар әле.

Җыр башлана.

V. Шулар ук һәм егетләр.

Егетләр.

 
Абзый, сары атыгыз ла
Безнең болын буенда.
Безгә дигән матурларның
Кояш уйный битендә.
Сабан тургайлары сайрый,
Мактап Сабантуйларын.
Сукага җиксәң ярарлык
Безнең авыл кызларын.
 

Кызлар.

 
Безнең урам түбән таба
Алма тәгәрәтергә.
Егетләрнең хәтере калган,
Кирәк бәхилләтергә.
 

Барысы да.

 
Ай яктысы якты диеп,
Ташка басып су алма.
Минем җаныем читтә диеп,
Ятлар белән чуалма.
 

Егетләр сөлгеләр белән капка ягында, кызлар эчтә.

Әптери. Сәләмә-сөләмәне алып саттык. Кем?

Заһирә. Вәли белән Маликкә бер кибән салам.

Барысы да. Ха-ха-ха!..

Әптери. Матур кызлар, кодачалар, киленнәр, апалар, сеңелләр, җиңгиләр, әниләр, әбиләр һәм бишектәге бәбиләр…

Заһирә. Капка кагып, ил уятып нәрсә эзләп йөрисең?

Әптери. Сөлге.

Кызлар. Ха-ха-ха!..

Әптери. Әйе.

Заһирә. Сөлгегә сүсебез юк.

Әптери. Яулык та ярый.

Заһирә. Яулыгыбыз ямаулы.

Әптери. Бир, булмаса, тастымал.

Заһирә. Үзең сатып ал.

Әптери. Синеме?

Заһирә. Какма кеше капкасын, үз капкаңны кагарлар.

Әптери. Кагарлык капкам булмаган, сөйгән ярым уңмаган, яулык чигеп куймаган, сөлгесен тукымаган, тастымалын юмаган, иртәгә сабан.

Заһирә. Әй надан, нәрсәң генә бар соң синең?

Әптери. Сабанда узарлык атым бар, мәйданга чыгарлык даным бар.

Заһирә. Батыр икәнсең, кунак бул. (Капка ача.)

Керәләр.

Әптери. Илчегә үлем юк, көнчегә кием юк, ди.

Заһирә. Илчегә үлем, көнчегә кием бездә бар.

Әптери. Әй матур яр, киемең тар булыр, кисәм күзең шар булыр.

Көләләр.

Заһирә. Йә, ни бар?

Әптери. Инештә сулар шаулый, сабанда тургай сайрый, ил егете ил кызыннан чүпләмле сөлге даулый.

Заһирә. Инештә су шауласын, кырда тургай сайрасын, ил егете ил кызыннан сөлгесен түләп алсын.

Әптери. Кыз булса, кыз булсын, күктәге йолдыз булсын, җир төсле юмарт булсын, егетнең күңелен күрсен.

Заһирә. Кыз булса, кыз булсын, күктәге йолдыз булсын, җир төсле сак булсын, егеткә алданмасын.

Әптери. Кыз булса, кыз булсын, күктәге йолдыз булсын, кояштай юмарт булсын, сөлгесен кызганмасын.

Нурый. Ак кашкалы аргамак сабанда узам диде, ил батыры нык беләк сабанда җиңәм диде. Ил матуры ак беләк хәзерләсен бер бүләк.

Мәйсәрә. Ак кашкалы аргамак бәйгедән алда килсә, ил батыры нык беләк мәйданда өстен чыкса, ил матуры ак беләк хәзерләп куяр бүләк.

Нурый. Аргамагым канаты бар, һәр көн сыйпыйм таң белән, үземнең сәләтем бар, алып салам ян белән.

Мәйсәрә. Егет булса, мут булсын, ике күзе ут булсын, сөлге хакын түләмәсә, күз алдымнан юк булсын.

Нурый. Кыз булса, кыз булсын, синең төсле шук булсын, сөлгесен бирмәсә, иртәгә үк җир йотсын.

Егетләр. Йотмасын, йотмасын, коткарыгыз кызларны!

Егетләр белән кызлар аралаша, «Төймә» көенә җыр башлана.

Егетләр.

 
Киек казлар җырлап узды,
Килә диеп Сабантуй,
Их, Сабан туе безнең туй,
Сөлге-яулык сайлап куй.
 

Кызлар.

 
Сабан туе безнең туй,
Чалгы-урак кайрап куй,
Их, кайрап, кайрап, кайрап куй.
 

Барысы да.

 
Һаваларда моң тургайлар
Болытка юл тотканнар,
Их, Сабан туе безнең туй,
Чалгы-урак кайрап куй.
 
 
Сабан туе безнең туй,
Сөлге-яулык сайлап куй,
Их, сайлап, сайлап, сайлап куй.
 

Барысы да парлап биеп китәләр. Нурый Булат килгәнен күрә.

Нурый. Егетләр, карагыз әле, бу кем бу? Әллә монда килә?

Әптери. Булат ич бу.

Барысы да. Булат?

Әптери. Әйе, бүген кайткан дигәннәр иде, йөрәге түзмәгән егетнең.

Кызлар карый.

Нурый. Өс-башына кара малайның, писермени?

Нәсимә. Ә сез авылда күгәреп әниләрегез куенында ятасыз. Әнә кеше нишләтә!

Нурый. Барыбыз да читкә китсәк, үзегезгә үк күңелсез булыр бит, прәннек борын.

Нәсимә. Мәйсәрә, аяк атлауларын кара, нинди генә, ха-ха-ха…

Барысы да. Айһай-айһай, шәп икән, малай.

Нурый. Кеше төсле үк, түбәсе өстеннән йөрми әле.

Нәсимә. Йөрәгең янамыни, туң күчән.

Булат «Шахта» көенә җырлап керә.

VI. Шулар ук һәм Булат.

Хор.

 
Булат, Булат кайткан.
Бүләк алып кайткан.
Сабан җилен каян,
Каян сизгән наян!
Сабан таңда, сабан,
Бүләкләр дә алган.
Сабан җилен каян,
Каян сизгән наян.
 

Булат.

 
Дусларым, каңгырып кайттым,
Дусларым, ерак илләрдән.
Шахтёрлар – батыр егетләр,
Дусларым, сәлам әйттеләр:
Матур кызларга, якын дусларга,
Син дә, кодача, өлешсез калма.
Анда юк урак, анда юк сабан,
Анда икмәкне алалар сатып.
Эшчеләр санын номерлар тагып,
Меңәрләп кенә саныйлар анда. Һай!..
 

Хор.

 
Булат, Булат кайткан… (Ахырына кадәр.)
 

Булат.

 
Сөйгән яр, бәгырем, хәлеңне,
Сөйгән яр, белә алмыйча,
Зарыгып үскән җилләргә,
Зарыгып чит-ят илләрдә
Сәгатьләр үтте ай-еллар булып,
Раушандай йөзең күрә алмыйча.
Анда юк урак, анда юк сабан,
Анда икмәкне алалар сатып.
Эшчеләр санын номерлар тагып,
Меңәрләп кенә саныйлар анда.
 

Хор.

 
Булат, Булат кайткан… (Ахырына кадәр.)
 

Булат.

 
Егетләр, мин йөргән җирләр,
Егетләр, мин күргән илләр
Еракта, җылы якларда.
Еракта – кыш булмый анда.
Батыр шахтёрлар ай яктысында
Тимер, күмерләр казыйлар анда.
Анда юк урак, анда юк сабан,
Анда икмәкне алалар сатып.
Эшчеләр санын номерлар тагып,
Меңәрләп кенә саныйлар анда.
 

Хор.

 
Булат, Булат кайткан… (Ахырына кадәр.)
 

Булат.

 
Менә шул таза эшчеләр
Менә шул җирдә эшлиләр.
Дусларым, нык билләренә,
Дусларым, фонарьлар тагып,
Тезләнеп ятып тирән базларда,
Кәйлә уйнатып эшлиләр анда.
Анда юк урак, анда юк сабан,
Айда икмәкне алалар сатып.
Эшчеләр санын номерлар тагып,
Меңәрләп кенә саныйлар анда.
 

Хор.

 
Булат, Булат кайткан… (Ахырына кадәр.)
 

Әптери. Ну, Булат, малай, егет икәнсең, йөрәктәгене әйттең дә салдың бит. Булмаса булган икән, киткәндә, мине дә үзең белән алып кит, мин дә шахтёр булам, малай.

Заһирә. Сиңа тагын шахтёр булу, кыйшык танау.

Көләләр.

Әптери. Әллә булмас дисеңме?

Заһирә. Булды, ди, сине генә көтәләр, ди, анда.

Әптери. Булат, шулай диең, эшчеләрне меңләп кенә саныйлар диең анда. Алай булгач, мине дә үз арагызга сыйдырырсыз әле шунда… Энекәш тә үсеп җитте инде, бер колач җирдә ике егеткә эшләрлек эш тә юк монда. Киләсе язга Сабан туена бергәләп кайтырбыз, булды гына, мин дә шахтёр булам. (Җырлый.)

Анда юк урак, анда юк сабан,

Анда икмәкне алалар сатып.

Номерлар тагып, эшчеләр санын

Меңәрләп кенә саныйлар анда. Һай!..

Заһирә. Әй надан, кыйланышы. Ха-ха-ха.

Көлешәләр.

Әптери. Синең шикелле писер булып кайтам да Заһирәне ябыштырып чыгарам.

Булат. Уе яман түгел егетнең. Шулай да ярый ла эш барып чыкса уңайга, мин дә авылдан киткәндә шулай уйлаган идем дә, менә кайткач, муенга асылынмыйлар әле. Алып кайткан бүләкне кире алып китәргә туры килмәсен дип курка башладым…

Нурый. Хәбәрне салды бу.

Көлешәләр.

Нәсимә. Бүләге нәрсәдер бит әле, Мәйсәрә, әйеме?

Нурый. Төтене бу якта икән. (Мәйсәрәне күрсәтә.)

Әптери. Төтен генәме, Мәйсәрәнең битләрендә утлар күренә, яулыгына капмаса ярар иде.

Көлешәләр.

Нәсимә. Бүләкне аны муллага сәдака биргән төсле яшереп бирмиләр. Җырлап, биеп бирергә кирәк аны.

Нурый. Тарт колагын, Гыймади, без дә күрик тамашаны.

Булат. Алай барып чыкмас, кызлар! Минем бүләгем бер генә бит.

Нәсимә. Сөйгән кызың ничә соң синең?

Кызлар. Ха-ха-ха!

Әптери. Булат дус, авызларына саескан төкергән бу халыкны сүз белән җиңә алмассың.

Мәйсәрә. Алай димә, Әптери, бүләге нәрсәдер бит әле.

Әптери. Кара, кара, моның да теле чыкты.

Көлешәләр.

Нәсимә. Алай да, Булат абый, бүләк-бүләк, дисең, бүләгеңне күрсәтмисең.

Булат. Бүләкне бүләк багу мәҗлесендә генә күрсәтәләр бит аны.

Мәйсәрә. Күз тиярлек бүләк түгелдер әле.

Әптери. Кара, кара, бу кошның да теле ачылды. Булмаса булган икән, бүләгеңне күрсәт үзләренә.

Булат. Болай гына бушка күрсәтә торган бүләк түгел.

Мәйсәрә. Шахтёр бүләге әллә ни булмас, корымлы яулыктыр әле.

Булат. Корымлымы, корымсызмы – анысы икенче эш, ләкин бушлай күрсәтү юк.

Нәсимә. Кемгә соң ул бүләк?

Булат. Аңа.

Кызлар. Кемгә?

Булат. Аңа.

Кызлар. Кемгә?

Булат. Аңа.

Нәсимә. Юри маташтыра ул, иске чабата төреп килгәндер әле.

Булат. Чабатамы?

Нәсимә. Чабата.

Булат. Чабатамы?

Нәсимә. Чабата, дим ич.

Булат. Чабатамы?

Нәсимә. Чабата, чабата, чабата…

Булат. Чабатаңны күрсәтим әле мин сиңа. (Шәлне күрсәтә.) Менә.

Барысы да. Шәл – зәңгәр шәл!..

Булат. Чабатамы, киермә борын!

Нәсимә. Кемгә бу шәл?

Булат. Кемгә, дисеңме?

Нәсимә. Әйе, кемгә, дим.

Булат (шәлне җәеп). Кемнең кулы җитсә – шуңа.

Нәсимә. Ничек кулы җитсә?

Булат. Менә шулай. Кызлар, бер кызык күрәсегез киләме?

Барысы да. Йә, йә!..

Булат. Егетләр, менә кызларны хәзер биетәбез. Мин шулай басып торам, кем дә кем, биеп, кулымдагы шәлне алса, шәл шуңа булыр.

Заһирә. Валлаһи, диең.

Булат. Валлаһи.

Нәсимә. Таллаһи, диең.

Булат. Таллаһи!

Әптери. Ну, усал икәнсең, Булат малай, кызларны шүрләттең бит.

Нәсимә. Шүрләгән кеше юк әле монда. Биибезме, кызлар?

Кызлар. Биибез, биибез.

Әптери. Тарт колагын, Гыймади, әйдә, кызлар, подходи!

Балет.

Биеп беткәндә, Мәйсәрә шәлне урап ала.

Барысы да. Һап!..

VII. Шулар ук, Җиһанша.

Җиһанша (керә). Бу нинди эт көтүе! Югалыгыз хәзер, мәккә кяферләре!

Барын да куып чыгара. Мәйсәрә белән Булат качып кала.

Ишан хәзрәтне каршы алу юк, чиркәү сакчылары, кяферләр… Йортымда шәйтан туе ясап яталар… Шәйтан ялчылары… (Чыга.)

Мәйсәрә. Харап булабыз, Булат җаным, җибәр.

Булат. Кайда күрешәбез?

Мәйсәрә. Кичкә кил, көтәрмен.

Качалар. Җиһанша керә.

Җиһанша (тегеләрне күреп). Сез монда ни эшлисез, мәккә дуңгызлары? (Мәйсәрәне тартып ала.) Ах, син, имансыз, тәре тактасы, югал күземнән!.. Ә син, шахта шәйтаны, кяфер, җаныңа сусаган булсаң, мордар!.. (Күсәк күтәрә.)

Булат (чыгып). Йә?

Җиһанша (шәлне ташлап). Мәккә кяфере, вон моннан, минем йорттан!

Булат. Шулаймы?

Җиһанша. Тәре ясаучы шахта шәйтаны, кяфер башың исән килеш чык моннан!

Булат. Җиһанша агай, синең белән исәнләшкән дә юк бит әле. Хаҗиларча бер исәнләшеп алыйк, булмаса. (Каршы бара.)

Җиһанша (куркып). Ах, мәккә кяфере. Ишан хәзрәт, ишан хәзрәт. (Кача.) Караул, караул, караул!..

Булат чыгып китә.

Пәрдә.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
17 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1931
Hacim:
511 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04198-0
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre